СҮЗЛӘРНЕҢ БАР ШУНДЫЙ КӘРВАНЫ


Күзгә-күз
Күпме яшәп була, адәми зат. һаман набат сугып, чаң кагып? Бераз гына туктап уйлан әле Сызылып аткан таңга таң калып!
II талкыйбыз сыман бу дөньяны!
Ду киләбез... хәйран тамаша! Тамашадан айнып бер карасаң. Дөнья безне талкый лабаса!..
Кул селтә дә дөнья шау-шуына, Алсу таңга ишек ач! Керсен... Уйларыңа тылсым фәрештәсе Канатының очын тидерсен!
Менә шунда, уйларың сүз булып Очар... гүя кошлар кәрваны...
Ә сүзләрнең шундый кәрван б\лып Биекләрдә очып барганын
Шигырь днеп ышанып гел яши Шагыйрь дигән сәер бер нәсел! ...Сызылган таң белән алар һаман Гел күзгә-күз кала, күрәсең...
ЗӨЛФӘТ (1947)-шагыйрь. ‘Ямыимар ярында*. •Утлы бозлар». ‘Йөрәгемне былбыл чакты- һ 6 китаплар авторы Г 7\каи исемендәге Лң ют премиясе шуреаты <2000) Кашндаяши
Зарыгу
Б)ла шундый дуслар... .Акыл аңлый— Юлларында инде бу җирнең Очраивлар, күрешүләр булмас...
Ул аръягына китте гомернең!
Каршы очрап, ихлас сәламләшеп, Бер сүз алмашырдай кемнәр бар? Җан дус белән гәпләшәсе килгән. Киңәшәсе килгән көннәр бар...
Юл узышлый гына эндәшсә дә Бөтенәер.
Бүтәнәер иде дөньялар: -Иә, картаеп буламы соң анда? Ниләр кыйратасың? Ниләр бар?
Дуслар исән-сауда—юллар тауга! Юл һич бетмәс сыман барасың. Вакыт үзе мәллә шигырь әйтә— Гади сүзләрне дә шигырәйтә... Мәңгелекнең тойгач карашын!
Шигырь—гомер... Чын дусларга дәшеп Тәмамласам икән мин аны:
—Йә, ниләр бар? Нихәлләрдә, дустым? Җир җимертеп яшәп буламы?
...Даһи акыл һәм хис ияләре Әйткән бөек сүзләр барында. Болай гына әйтелгәндәй сыман Сүзләрне ник күңел зарыга?
Болай гына, дидем... Юк. түгел лә!— Ул сүзләр бит, уйлап карасаң, Мөмкиинән һәм мөмкин түгелдән Бик тирәннән ташып түгелгән! Күңелләргә ташкан күңелдән— Мөмкиинән һәм мөмкин түгелдән...
Бөек сер
Кеше күңеле меңгә төрләнсә дә Мәхәббәтле караш бер булыр— Мәхәббәт ул бөек ачыш булмас. Ачылмаслык бөек сер булыр.
Күпме яшәсәң дә аңламаслык Күңел ашкындыргыч шул серең, һәр яшәгән көнгә әфсен өрер, Тылсымы шул булыр гомернең... һәммәсен дә аңламакчы кеше! .Акылы белән, әйе, бөектер... .Аңлашылмас ләкин чын мәхәббәт— Мәңгелектән килгән бөек сер. Мәңгелеккә калган бөек сер...
Аңлашылса беркөн сөю сере. Кешелеккә килер зур афәт— Җиһан үзе юкка чыккан сыман Юкка чыгар Бөек Мәхәббәт!
Ярый әле, язмыш, насыйп иттең Сөю дигән чоңгыл-үткелне. Юкса, узып китәр, бетәр идем Сердән мәхрүм дөнья шикелле...
Яфрак ярдың, и сүзем!..
Борынгыдан килгән язмаларга Гомер багышлаган чын галим Бер сөйләгән иде язмаларның Ничек кара җиргә чумганын.
Күмелгәннәр күпме кулъязмалар Кеше белән бергә кабергә!
Бу— язылган сүз өчен һәлакәт тә
Бәм... җан тетрәткеч олы кадер дә...
Элеккедән яшәп килгән йола һәр язганны туфрак итәргә! Туфрак һәм Күк! шушы икәү аша Тәңрегә үк барып җитәргә...
Ышашапнар: сүз җан...
Язылган сүз
Җанның тапшырганы кәгазьгә.
Кәгазьләрдә бөек дастаннар да. Мөнәҗәт тә, дога-вәгазь дә...
Җан барлыкка дәлил түгелме бу?
Һәр җан дога... ул—тән җылысы...
Әллә каян серләр эзлисе юк Хикмәт шунда, асыл сер шушы!
Җан хакында сөйләү җан сорый, дип.
Җан дияргә хәтта куркабыз. Яктыртсын җан тома караңгыны. Кара төндә, кардәш, ут кабыз!
Боек фәлсәфәләр кора-кора, Кешем, һаман читкә талпынма!
Кан. дан хакында без күп сөйләштек...
Сойләшикче бер жан хакында...
Яралткыч көч алсу офыкларда Ярсу-саксыз җанны кабызды.
Җан ул без үзебез! Туфрак һәм Күк! Туфрак һәм Күк Боек Ялгызлык!
Кулъязмалар күмелгәннәр элек Кеше белән бергә кабергә... Язылган сүз өчен кабер дә бу, Язылган сүз өчен кадер дә бу. Җан белән сүз гел бер., гел бергә!
Тентү арты тентү керә торган Караңгы һәм шомлы дәвердә, Табылмас, дин. кабер тентүчеләр, Яшергәннәр һаман кабергә Изге сүзләр язган кулъязманы. Яшергәннәр сүзнең газизен... Асыллары сүзнең туфрак булган... Җанда яфрак ярдын, и сүзем!
Тере бул син. . һаман җанда бул син— һаман янда, һаман ерак бул!
Минем белән бергә күктән иңдең. Минем белән бергә туфрак бул!..
Тансык
Акыл сату җиңел... Әмма, никтер. Сатып алын булмый акылны— Сәфәрчеләр шуңа гел юл сапты. Гел бушлыкка уклар атылды.
Гел акыллы гына яшәүчеләр Бар бит җирдә, бар бит, җитәрлек.
Алардагы акыл
диңгезләрне Чыланмыйча җәяү үтәрлек.
Алардагы акыл җитеп ашкан, Акыл сата алар нәкъ шуңа— Юнәлтмәкче булып бәндәләрне Гел әйбәткә, һаман яхшыга.
Мактый-макгый сата алар һаман.
Йә. җәмгысы күпме сатылды?
Никтер, алучылар күренми шул Менә дигән сатлык акылны! ’
Хәер, мемкиндер бит рәхәт яшәү Акыл шундый тансык вакытта. Акыл базарында ду китереп Юк акылны хәтта сатып та?!
Юк акыл да—акыл...
тансыкта!
һуш
Инде Әмирхан ага да
Бик ипле генә
Күз салды җан ышыгына— Мәңгелегенә...
Саф дәрья суларын таба.
Агымын таба
Синдәй саф уйлаган уйлар, Әмирхан ага!
Затлы гомерең укыйм да Тетрәнеп китәм: —Әйтәсен әйтте...
Күбесен
Ул алып киткән!
Шул соңгы сагы да киткәч Әдәби һушның.
Ходам, безгә тагыи ниләр Кылыр! а куштың?
Белмим, тагын ни кылырбыз Мондыйлар юкта?
Бусы соңгысы.
Бүтән юк!
Мәңгелек нокта.
...Менә шулай безнең тарих Тын. ипле генә
Китеп бара бугай инде Мәңгелегенә...
Төнге гөлләр
Гөлләр җылысыннан мантый дөнья Йолдызлары салкын төн килсә. Җылытырга түгел җылынырга Диеп шыткан гөлләр югыйсә!
Җылынырга түгел, җылытырга Моңнар тулып күңел яралган Шул күңелдә шигырь сутык-сулык! Ул каныма инде таралган.
Сыенадыр шигырь төше гөлгә Шигъри сүздән дөнья җылынсын! Күшеккәндә, яшәр җылы иләп. Шигъри сүзгә еллар сыенсын!
Гомерлеккә җитәр итеп сеңдер Гөл җылысын, гөлләр яктысын. II күңелем! Сиңа сыенсын да Җылынсын бу дөнья яктырсын!
...Чнксезлеккә әйдәшәм бвгт инде
Тын гөлләргә дәшкән шикелле... Гөл җылысы бераз җылытмасмы Йолдызлары салкын б\ төнне?
Шуңа күрә, япа-ялгыз чакта. Йолдыалары салкын төннәрдә. Өшәнгән б\ җаным җылынсын иш. Сыенам мин төше гөлләргә .

Реклама