Логотип Казан Утлары
Роман

ОҖМАХКА БЕР АДЫМ


Дүртенче бүлек
азан каласы кайгылардан исәнгерәп калган кебек.
Тышта җил исә.
Зәһәр жил йөзьяшәр карт агачлар белән көрәшеп, аларның ботакларын сындырып бетерә, аннан Сөембикә манарасына килеп ябырыла, янә өлкә комитеты йортларының түбәләрен зыңгылдатып үтә. шуннан Пеләтән төрмәсенә китә: монда аның ачуы мен өлеш кабара— чыдый алмыйча, йә карт бүре булып улый, йә яралы аю шикелле үкерә.
Пеләтән төрмәсендәге фаҗига Татарстан җөмһүрияте фаҗигасе. Татар халкы афәте. Чөнки, ни дисән дә. монда күбрәк Татарстанның үз кешеләрен китереп тутыралар.
Сәламәт тоткыннарны артык нык җәзалыйлар. Кулларын каерып, аякларын сындырып бетерәләр. Кул тырнаклары астына энә кадыйлар. Тәүлекләр буе йокысыз басып торырга мәҗбүр итәләр, һуштан язганчы тукмау, су сибеп янә изәргә керешү.. Түзә адәм баласы. Чыдый. Сабырлык күрсәтә. Чөнки үзен гаепсез сизә ул. Дөрес, үләр чиккә җиткәненең төрле уйдырма язуларга кул куйганнары да бар. Мондый очракта алар: барыбер атылам, бу вәхшәттән котылып булмас»,—дип уйлый. Болары, чыннан да, йә атыла, йә мәңгелек сөргенгә, каторгага җибәрелә.
Чирлеләр аерым яши. Алар арасында да үзгәрешләр булып тора.
Нифаков акылыннан язды. Аны психбольницага күчерделәр. Озакламый үлүе турында хәбәр килде.
... Каюм Йосыповны тукмалган, изелгән, беткән килеш кертеп ыргыттылар. Тешләрен коеп бетергәннәр. Бер күзе чыккан. Аның ахыргача көрәшүе күренеп тора.
Галимҗан Ибраһимов өчен бик авыр иде бу хәл. Чөнки Каюм Йосыповнын дөрес кеше икәнлеген яхшы белә. Севастопольдән Казанга Пеләтән төрмәсенә товар вагонында алып кайтканда да күрсәтте ул олы йөрәклелекне. Вакытсыз үлемнән саклап алып калды аны Ә менә үзенә яшәү бүләк итеп булырмы? Галимҗан Ибраһимовнын үз хәле соңгы көннәрдә берникадәр яхшырып китте. Бу—табибә Фатыйма ханымның
Ахыры. Башы 2 санла
К
лсылы күз карашы, йөрәген ярып бирергә әзер торуы аркасында да иде. УЛ. оилгеле, андый миһырбанлылыкны башкаларга да еләшә. Галимханга ул әледән-әле тәмле-татлы ризыклар да алып керә
—Кирәкми, акыллым, мин сезгә беркем дә түгел бит, гаиләң, балаларын бардыр, белсәләр, минем өчен үзегезне харап итәргә мөмкиннәр,—дип тә карый Ибраһимов
— Ике яшьлек кызым, биш яшьлек улым бар, Галимхан абый, ирем яхшы урында эшли—прокурор, бик акыллы, уңган кеше,—диде табибә бер сөйләшкәндә —Ул сезне яхшы белә, әсәрләрегез буенча Сезне коткару чарасын эзли
— Менә монысы кирәкми, акыллым. кабатлап әйтәм: минем аркада авырлык күрә күрмәгез.
— Минем ирем куркак түгел, Галимхан абый. үзем дә яратмыйм гүбән жанлыларны
—Рәхмәт, акыллым...
— Ирем сезнен хакта сорашып кына тора. Галимхан абый' Сезне коткарачаклар, менә күрерсез. Шундый әсәрләр язган кеше нишләп «халык дошманы» булсын инде, бу бер аңлашылмаучылык кына Тик Шул урында сүзе киселде Фатыйма ханымның
Ибраһимов сорарга мәхбүр булды:
—Нәрсә: «тик?»
— Ирем әйтә: допрос вакытында үзен бик дорфа тотмасын, аларны хинеп булмый барыбер, ди
— Намусым кушканча кыланам, балакаем, табигатем шулай
—Сезнен хакта бөтен шәһәр халкы сөйли Кем-кем. әмма Галимхан Ибраһимов «халык дошманы* булмас, диләр.
—Төрлесе бардыр инде балакаем'
—Андыйлар күп түгел
Каюм Йосыповның хәле көннән-кон авырая баруы нык борчый Ибраһимовны Галимхан ана Фатыйма алып килгән ашамлыкларны ла тәкъдим итә. Ләкин алмый аны Каюм Йосыпов Ибраһимов андый монын сәбәбен: Галимхан абыйсының үз ханын сакларга кирәк, янәсе Тик монда башка хикмәт бар икән комиссар Йосыпов яман шеш яки рак белән авырый башлаган. Юньләп ашамаганына бер айга якын булган инде. Ләкин чирен берәүгә дә әйтмәгән Ә «дәжхал*'га көн дә диярлек чакырганнар. Газаплыйлар, алдан әзерләнгән язуга кул куярга үгетлиләр. «Мин халык дошманы». «Мин фашизм ялчысы». «Мин совет властена каршы» кебек сүзләр, башка гаепләүләр дә бар анда Әлбәттә, сорау алучылар белгән аның ашказанында рак икәнлекне Табиблар куйган шундый диагнозны. Ә инде язуга кул куйдырырга тырышучылар, әгәр алар теләген үтәсә, «алтын сарай» вәгъдә иткән дәвалау өчен авырулар бүлмәсенә чыгарачаклар, гомерен саклап калачаклар, тегесе- монысы и
Каюм Йосыпов шул ерткычларча кыйналудан соң озак яшәмәде Көннәрдән бер көнне аны «үлем бүлмәсе»нә чыгардылар Икенче көнне инде «үлем бүлмәсе»ндә ул булмаган. Димәк, иртәнгә чаклы өзелгән гомере Кая алып киткәннәр'’ Кайда күмгәннәр’ Беркем дә белми Чөнки «халык дошманы»нын кабере юк Бер төнне әллә ничә тоткын хушлаша фани дөнья белән Шәһәр читендә «халык дошманнары»нын «үләт базы» бар, имеш. Шунда илтеп аударалар икән аларны.
Каюм Йосыповның ү геме ноябрь башындагы салкын иртәгә туры килде Ачы җилләр котырынды Көчле буран купты Кышкы гарасат шашынып җенләнде. Шул «халык дошманнарымның «үләт базы* өстендә мен дию пәрие улаган тавышлар чыгарып шыншыды Аннан бөтен Казан каласын дер селкетеп чыелдады 'Тоткыннар «допрос»ны үзләренчә «дәжжал» дип атадылар, чөнки сорау алу накыт-иакыт шул дәрәҗәгә барып житә
Шул көнне Галимхан Ибраһимовны янә «дәжжал»га чакырдылар. Тикшерүчеләр җәза төрләрен алыштырып кына торалар Берсеннән- берсе газаплырак булганнарын уйлап табалар. Җәзага күпләр түзә алмый. «Дәҗҗал»дан чыгу белән егыла. Бәгъзе берсе еландай бөгәрләнеп ята. Икенчесе үгездәй үкереп еларга керешә. Өченчесе сүзсез генә әрни.
Бүген тикшерүче башка кеше иде. Кырык яшьләр чамалы, аксыл йөзле, килешле гәүдәле, чибәр генә кеше утыра иде өстәл артында. Галимҗан Ибраһимовны ул ачык йөз белән каршы алып, алдындагы утыргычка утырырга кушты. Аннан алар бер-берсенә озак кына карашып тордылар. Тикшерүченең нигә алмашынганын андады Галимҗан Ибраһи- мов. Тегесе белән борчаклары пешмәде. Ул артык тупас телле иде. Надан иде. Сорауны да рәтләп бирә белми иде хәтта. Һәр сүзеннән сәяси мәсьәләләрдә аксаганлыгы сизелеп торды. Монысы аңа охшамаган. Аның шулай икәнлеге сүз башлавыннан ук күренде. Каршысында «халык дошманы» түгел, бөтен төрки телле халыклар өчен уртак язучы булып дан- шөһрәт казанган, академик, Хезмәт Герое, тарихчы, тәнкыйтьче, тел галиме, педагог, методист, революционер Галимҗан Ибраһимов утыруын яхшы белә иде ул.
Тикшерүче сүзне бик йомшак башлады:
— Галимҗан Гирфанович! Сезнең эшне миңа тапшырдылар,—диде ул.—Моңа чаклы булган тикшерү кәгазьләре буенче фикер йөртсәк, миңа аларнын барысы да таныш, шуңа күрә сораулар күп бирүне артык, мәгънәсез, урынсыз эш дип исәплим. Минем ихлас күңелдән, чын ирләрчә сөйләшәсем килә. Мин, билгеле, юрист кеше, кануннар буенча эш итүче, тик шулай да законнардан өстен торган нәрсәләр дә бар бит бу дөньяда Ул да булса кеше язмышы Ләкин кемдер әйткәнчә: «Закон тәртә белән бер, кая борсан, шунда бара»,—дип тә булмый. Бу әхлаксызлык булыр иде. Хәер, сез зур мәгълүматлы кеше. Боларнын барысын да безгә караганда күбрәк анлыйсыз. Кыскасы, мине сезнен язмышыгыз борчый. Без сезне коткару ягында. Бөтен Казан халкы кызыксына сезнен язмыш белән. Алар сезнең котылуны тели. Чөнки сез—татар халкының горурлыгы булу дәрәҗәсенә күтәрелгән бөек шәхес. Мин бит сезнең «Безнең көннәр», «Яшь йөрәкләр». «Казакъ кызы», «Тирән тамырлар» кебек татар классик әдәбиятының алтын фонды булырлык романнарыгызны укып, тәрбияләнгән кеше. «Татар хатыны ниләр күрми», «Кызыл чәчәкләр», «Алмачуар» кебек әсәрләрегез генә ни тора! Образлы, матур тел белән язылган «Яз башы». «Сөю—сәгадәт», «Табигать балалары». «Диңгездә» хикәяләрен сездән башка берәү дә бу кадәр классик дәрәҗәдә иҗат итә алмый. Минем әтием белән сез «Галия» мәдрәсәсендә бергә укыгансыз. Ул сезнең үзегезгә дә, зур әдәбиятыгызга да мөкиббән гашыйк иде Мин дә хыялландым язучы булырга. Мона сез гаепле. Сезнең әсәрләрегез сихерләде мине. Язарга каләм алуым шуңа бәйләнгән. Юридик институтта укыганда каләм тибрәтүчеләр әдәбият түгәрәге оештырган идек Мин анын җитәкчесе булдым Сезнең әсәрләрне укып бәхәсләшкән, фикер алышкан чаклар сагынып искә алырга гына калды. Ышансагыз— ышаныгыз, ышан-масагыз—юк: «Яшь йөрәкләр» исемле романыгызны әллә ун мәртәбә укып чыкканмындыр. Беркайчан да туйдырмаган тәмле аш кебек бит ул!
Бик күңелле иде бу сүзләрне ишетү Галимҗан Ибраһимов өчен. Кайсы гына язучы яратмый мактаганны9 Барысы да ярата.
Тикшерүченең фикер йөртү офыклары шактый киң кебек тоела. Анын хакыйкатенә ышанырга ярыймы сон? Мондыйларны беренче мәртәбә очратуы түгел бит Ибраһимовнын. Шул фикерләрен раслау өчен сорауны үзе бирергә мәҗбүр булды ул:
—Бу фикерләрегез бүгенге хакыйкатькә туры киләме?
Тикшерүче уйланып калды.
—Фикерләремнең бүгенге хакыйкатькә туры килмәве дә мөмкин, Галимҗан Гирфанович, бу бәхәскә кермим, сезнен белән сөйләшүнең
иде'Р бУлачагЬ1Н да аңлыйм, ләкин сүзне бер фикер тирәсендәрәк йөртсәк
—Тынлыйм.
—Сезнен барлык әдәби әсәрләрегезне, тел. әдәбият, тарих, фәлсәфә, педагогика, методика буенча язган хезмәтләрегезне бөтен җирдән җыеп алдылар. Ләкин каиберәүләрнеке кебек яндырылмаган әле Алар тиешле урыннарда саклана.
—Минем бөтен борчылуым да шул әсәрләрем, фәнни хезмәтләрем өчен. Ә инде гомер өмет итмим.
—Сез әле яшәргә тиеш. Галимжан Гирфанович. халык өчен, ил өчен! Без моны булдыра алабыз. Сезне шәһәрнен ин абруйлы больницасына күчерү турында сүз бара. Муеныгызга кидерелгән «халык дошманы» камытын да алып ташлаячакбыз.
—«Быз» дисез. Кемнәр сон алар?
—Югарыдагылар һәм мин.
—Аңлыйм: кул куярга кирәк.
—Теге үткәндәге сораулар, «фашист ялчысы» дип әйтүләр алып гашлана Сез андый кеше түгел Менә хәзер кул куюнын бернинди авырлыгы да юк. Кабатлап әйтәм: бүгенге имзагыз сезнен үзегезне үлемнән коткарып калып, әсәрләрегезгә яшәү мөмкинлеге бирәчәк
— Рәхмәт! Мин Киев төрмәсендә дә утырган кеше Оренбургта 1905 елгы революция демонстрациясенә катнашып, аннан Вәли мулла мәдрәсәсеннән, сонрак Уфадагы «Галия» мәдрәсәсеннән сөрелеп, озак еллар полиция күзәтүе астында яшәгән ышанычсыз гына түгел, хәтта патша хөкүмәте өчен куркыныч кеше идем.
—Димәк, анлаштык! Менә бу кәгаздә. мона чаклыларыннан аермалы буларак, сезнен намусыгызга энә очы зурлыгы да кара тап төшерелмәгән нәрсәләр язылган. Укыгыз да. имзагызны куегыз.
«Мөртәтлек» шактый озын язылган. Ун бит чамасы. Дикъкать белән укыды аны Галимҗан Ибраһимов. Бүген дә. башка вакыттагы кебек, үзен тыныч тотарга, йөрәккә кылчыктай кадалырлык нахак-мәгънәсез, адәм ышанмаслык сүзләре булса да, игътибар итмәскә тырышты Шулай да укыган саен йөзе үзгәрә, ачуы кабара, күңеле тетрәнә башлады Дөрес, тикшерүче әйткәнчә. Галимжан Ибраһимовнын үз намусына бернинди дә кара ягылмый анда. Киресенчә, анын зур язучы, ышанычлы, намуслы шәхес булуы турында әйтелгән Анда алты язучы турында сүз бара һәрберсенең әсәреннән менә бүгеннән үк «халык дошманы» итәрлек мисаллар табылган. Анын ачуы йөзенә чыкты Күп яшь көчләрне үстерде ул Дөрес, каты булды, көчле булды, таләпчән булды. Тәнкыйть итүдән дә курыкмады. Уңай һәм кире якларны аерып күрсәтә белде. Шушы яшьләрнен әсәрләреннән «халык дошманы» ясарлык «хаталар» тапканнар Бу юл белән китсәң, барлык язучыны утыртып бетерергә мөмкин Әсәрдәге гәүһәрләрне күрмиләр, шул гәүһәрләр асылына сыенган көферлекне эзләп маташалар. Шунысы көн кебек ачык ул «кырлык»ны НКВД кешеләре таба белми Алар бу әсәрләрне ниндидер бер язучыга биргәннәр Гүләү зур—бу болганчык заманда «газиз» җанкаен саклап кала ич
— Боларнын барысы да талантлы, зур язучылар, аларның әсәрләрен кем тикшергәндер, бу кадәресе мина караңгы; янә шуны әйтә алам ул күрсәтелгәннәрнең берсе дә хата түгел. Аларда язучынын тормышка, чынбарлыкка, кешеләргә биргән җитди, объектив бәясе, мин мона кул куймыйм,—диде дә кәгазьне тикшерүченең үзенә кире кайтарды Ибраһимов.
Тикшерүче йөзен үзгәртмәскә тырышты Бу анын өчен табигый хәл иде Шулай да йөзе акрынлап кара коелды
Галимжан Ибраһимов, утырган урыныннан көч-хәл белән торып, чыгып китәргә җыенды. Анын бу кыланышы ошамады тикшерүчегә
Әле китәргә рөхсәт бирмәдем Соравым бар
-Тынлыйм.
—Сез анда врач Фатыйма Харисовна белән мөнәсәбәткә кергәнсез икән?
—Бу сораунын мәгънәсен аңламыйм мин.
—Аңламаслык катлаулы бернәрсә дә юк монда.
—Фатыйма Харисовна безнең, ягъни авыру тоткыннарның табибәсе. Авыру белән табибә арасында нинди мөнәсәбәт булырга тиеш тагын?
—Анысы сезнең үзегезгә мәгълүм. Галимхан Гирфанович.
—Бу—алтын базыннан чүп эхтәү дигән сүз.
—«Халык дошманнары» чүпли ил намусын.
—Ә мин сезгә алай уйларга кинәш итмәс идем.
—Димәк, бу язмага кул куймыйсыз?
—Мин ике сөйләшергә яратмыйм.
—Тагын бер мәртәбә сорыйм.
—Сез минем кем икәнлегемне белмисез.
—Беләбез. Әйттем бит инде.
—Андый төче сүзләрнең сәяси бәһасен аңлыйбыз. Без инде, әйткәндәй, карт чыпчык. Шомарган таш.
—Алары да мәгълүм.
Галимхан Ибраһимов бу юлы тикшерүчегә атардай итеп батырып карап торды. Тәндә, гәүдәдә, вөхүдтә чәүкә куркытырлык көч-гайрәт булмаса да. анын каты, усал карашында биек таулар, таш кыялар җимерерлек көч бар иде сыман. Әмма көчле ачудан үзе тетрәнә, бизгәк тоткан кеше шикелле калтырана башлады. Егылып китмәс өчен ун кулы белән урындыкка тотынды.
— Мин сатлык хан түгел. Дусларымны да, каләмдәшләремне дә. халкымны да, ватанымны да беркайчан да сатмаячакмын!—дип кычкырды ул.
Тикшерүче сакчыларны чакырды. Галимхан Ибраһимовны алып чыгып киттеләр.
Галимхан Ибраһимов салам түшәгенә менеп ятты. Ике кулын баш астына куйды да хатирәләр дөньясына чумды. Шулай яткан чаклары күп булды аның. Солтанморатта—үзләренең бакчасында. Өй янына карават куелган. Укып, язып аргач ике кулын баш астына куеп, күккә карап сузылып ята. Жәйге көннәрдә анда бик рәхәт. Жил чәчләреннән сыйпап иркәли. Жиләк-химеш исләре аңкып тора. Сирень, сәрби чәчәкләреннән таралган хуш исләр белән аралашып китә алар. Жәйге кыр эшләреннән арып туктагач, зәнгәр күккә карап ятунын ләззәтен башка бернинди рәхәтлекләр белән дә алыштырып булмыйдыр Казакъ далаларында да шулай зәнгәр күккә карап сузылып ятканы бар Кавказда нугай балаларын укытканда да. Киевта да. Зәңгәрлекләр дә төрлечә икән. Солтанморат күге—куе зәнгәр. Казакъныкы—ачык зәңгәр. Кавказныкы—көрән-зәңгәр. Киевныкы—сыек зәнгәр.
Зәңгәр күзләр дә бик күп. Алар да төрлечә зәңгәр. Һич аерып бетерер хәл юк. Беренче очрашуда аны Гөлсемнең уйнаклап торган зур зәнгәр күзләре сихерләде шикелле. Нинди зәнгәр иде ул? Тәгаен генә әйтеп булмый. Әстерхан күге зәңгәрлегедер ул, бәлки? Чөнки кыз Әстерхан каласыннан иде. Бәлки, әлеге санап киткән зәңгәрлекләр хыелмасыдыр. Матурлыгы белән шул зәнгәрлекләрнен барыннан да өстен торган туган авылы Солтанмораттагы Зәнгәр күзле чишмә зәңгәрлегедер ул.
Мәхәббәт ана шул зәңгәрлекләр аша килдеме? «Өйләнмим» дигән иманын шул зәңгәрлекләр химердеме? Ул бит—пролетариат революциясе солдаты! Гаилә кору—анын өчен вак нәрсә. Тик мәхәббәт революцияләр, давыллар, утлар, гарасатлар белән исәпләшми икән. Анын үз кануны. Тулпардай ярсып, яшьнәп, күкрәп килә икән ул. Килде. Кочагына алды. Кысты. Үзеннән уналты яшькә кече булган зәнгәр күзле Әстерхан кызына
гашыйк булды. Медицина институтының беренче курсында гына укый икән әле—унтугыз яшьтә генә. Күзләре генә сихерләмәгәндер Бөтен жире килешле. Өзелеп торган нечкә бил. Калку гына күкрәк. Бөдрә чәч. Иөз чибәрлегенә дә күз тимәсен Бик тере мәгәр
Өйләнүне ашыктырды Галимҗан. Очрашып өч-дүрт көн үттеме юкмы, тәкъдим дә ясады. Колчак тылында йөргәндәге разведчик кыюлыгын күрсәтге. Озак уйланырга вакыт та бирмәде. Хәзергә юньле фатиры да юк. Өс-башы да бик шәптән түгел. Болары вак нәрсә Кызнын беренче курста гына булуы да борчымады аны Өйләнде дә кунды
Шулай да икеләнү, шөбһәләр бөтенләй үк булмады түгел Мәхәббәт җиле беренче мәртәбә генә какмый ич аны. Алмабикә белән булган мәхәббәт романы да шактый хәтәр.
Анысы анын 1906 елда ук башланды.
... Шәкертләрнең миен черетердәй әллә нинди анлаешсыз иске сабаклар яматып, дөньяви фәннәрне укытуга теше-тырнагы белән каршы торган хәлфә мөдәррисләргә каршы чыкканы өчен Ырымбурдагы Вәли мулла мәдрәсәсеннән куылган иде ул. Бәхете—шул ук елда Уфада «Галия» мәдрәсәсе ачылды. Әтисе Гыйрфан мулла зур тимер арбага Алмачуарын җигеп, китерде дә ташлады «тәртипсез» улын шушы яна мәдрәсәгә. Тик исеме бар. җисеме юк, дигәндәй, «Галия» мәдрәсәсенең бинасы да төзелмәгән икән әле. Шәкертләр өчен хәзергә дәресханә дә. ятак та юк Вакытлыча Зариф мулла мәчетендә укытып тормакчылар Галимжаннын әтисе Гыйрфанның дуслары күп Шуларнын берсе—Уфа каласындагы Габдрахман хаҗи Гыйрфан мулланын үзе кебек үк. күркәм сыйфатлы кеше. Ике катлы йорты бар. Биш бүлмә. Бакчасында алма. чия. карлыган ... тагы да әллә ниләр үсә. Биш баласының иң зурысы Каһирәдәге Әл- Әзһар дарелфөнүнендә укый. Тагын өч малае үсеп килә
«Галия» мәдрәсәсен төзегәч, шәкертләргә ятак булачак, билгеле Озакка сузылмас кебек. Чөнки мәдрәсә башында Каһирәдә укып кайткан, шөһрәтле Зыяэтдин әл Камали галиҗәнабләре Ул инде кылны кырыкка яра белүче шәхес «Галия» эшләре аякка басканчы Галимҗан шул биш бүлмәнең берсендә яшәп торачак Бәхет бу! Иллә мәгәр бәхетнең монда аннан да зуррагы—тау кадәресе бар икән әле Монысы —Габдрахман хаҗинын Алмабикә исемле алмадай чибәр кызы Гимназистка Күнел дәрьясы киң. Әдәбият, сәнгать ярата. Галимҗан Ырынбурда чакта үзлегеннән күп укыды Рус классиклары Толстой, Тургенев. Пушкин. Лермонтов әсәрләре. Көнчыгыш һәм Көнбатыш Европа әдәбияты белән танышты. Әтисе калдырып киткән акчасының күп өлешен китап сатып алуга тота иде ул. Егет белән сүзгә керешкәч, кыз башта ни турыла сөйләшергә белми аптырап калды. Галимҗан исә. шактый шомарган егет кебек. Алмабикә әдәбият дөньясына алып кереп китте Алмабикә башта үзен аннан өстен куебрак сөйләшергә тырышты Ни дисән лә. ул—Уфа I имназисткасы. Галимҗан - Ырынбурда! ы тирә-якка яманаты чыккан Вәли мулланын кадим мәдрәсәсеннән куылган бичара бер шәкерт Ә инде фикер алыша башлагач, егетнең белеме тирән, ә кызныкы сап икәнлек ачыкланды.
—Сез, Галимҗан абын, Ырынбурнын ин алама мәдрәсәсендә укыган шәкерт, нишләп шулай бик күп беләсез9—дип сорады Алмабикә
Галимжаннын шаярта торган гадәте бар Алмабикәнен соравына —Фәрештәләр колагыма әйтеп тора,—диде.
Мина да шулай бер фәрештә табып бирә алмассызмы. 1.иимҗан абый?
—Фәрештә синнән ерак түгел лә ул
- Кайда ул?
—Әле Алмабикә исемле чибәр кыз белән сөйләшеп утыра
—Димәк, сез минем фәрештәм булмакчы’
Алмабикә дә нык чибәр иде. Уртача буй. Аксыл көләч йөз Уймак авыз. Энже тешләр Киенүе дә матур. Чытлыкланып га ала үзе Елмайганда
бит очларында сизелер-сизелмәс кенә чокырчыклар хасил була. Бу да анын чибәрлегенә ямь өсти Ләкин анын елмаюында вакыт-вакыт берникадәр эрелек чаткылары да сирпелеп кала Әтисенә, әнисенә килешсезрәк сүз әйткән чагы да була. Алмабикә—дүрт ир бала арасында бердәнбер кыз Кыскасы, бик тә иркә кыз ул Алмабикә.
Адәм баласы фәрештә түгел, билгеле Анын ак һәм кара яклары була Алмабикәнен ак ягын күбрәк күрергә тырышты Галимхан. Башта алар бер-берсенә күз сирпеп карашырга да кыенсынып йөрделәр Чөнки Галимхан үзен нибары фатирчы итеп тойды. Алмабикә беренче курста гына укый әле Болан баласы кебек кенә. Ана нәфесенне сузу гөнаһ булыр иле. Әтисе, әнисе алдында да оят
Тора-бара бер-берсеннән тартынулар һаман кими барды.
Шәкерт чапанына төренгәнче. Галимхан үз зәвыгы теләгәнчә киенеп йөрде Кара чалбар Әнисе тегеп биргән кызгылт күлмәк Анын изүе һәрвакыт эләктерелмәгән. Сул як якасы өчпочмак ясап ачылган. Билен ул әнисе ясап биргән бармак юанлыгы ефәк билбау белән буа. Билбауның очларына әллә ничә төрле ефәк хепләрдән ясалган чачаклар тагылган. Билбау сул як кабырга тирәсеннән бәйләнә. Ә чачаклар асылынып тора. Бу инде шәкерт хөлләсе түтел Бу анын ирекле шәхес икәнлеген раслап тора. Буе уртачадан озынрак Чем-кара чәчләрен ул артка таба төшереп, матур, шома итеп тарап куючан. Төс ягына килгәндә. Галимхан кара чибәрләр рәтенә керә Очкын чәчеп торган кара, чая күзләр. Кыскасы, • егетләр солтаны» дип әйтергә мөмкин аны Бу кыяфәт нык ошый Алмабикәгә Барыннан да бигрәк. Галимханның акрын, салмак, уйлап, хан гына сөйләшүе, өйгә калын китаплар ташуы, шулар хакында әнгәмәләшү. фикер алышу сихерләде Алмабикәнен ялкынлы күңелен. Тора-бара ул ишек шакып. Галимхан янына ялт килеп керүне табигый бер хәлгә исәпли башлады. Сөйләшеп утырулар Алмабикә өчен ин ләззәтле халәт иде. Хәзер инде Галимханны сәгать саен, минут саен күрәсе килеп кенә тора Күрмәсә. йөрәгенә нидер хитми. юксына, борчыла, үзен-үзе өзгәли Әллә Галимханга гашыйк булды инде? Шулайдыр. Шулай булмаса. ул юкта, тәтиен югалткан баладай, сөмсере коелып йөремәс иде.
Галимханны төшләрендә күрә башлады ул хәтта. Төшен мәгәр беркемгә дә сөйләми. Ул тәмле төшләр йөрәк төпкелендә мәхәббәт гәүһәре булып сакланалар Бу хакта әллә үзенә әйтергәме Галимхан абыйнын? Юк Ярамый. Аллам сакласын!
Галимхан, зирәк егет буларак, андый Алмабикәнен йөрәк кичерешен. Кызнын карашында хәзер очкын, хылы агым гына түтел. кайнар ялкын бар Бу ялкын Галимханның үз йөрәгенә дә күчте. Күчте дә ут кабызды. Аннан янарга мәхбүр итте. Ләкин әлегә нык тота үзен Галимхан.
Аларнын артык якынаеп китүенә, Алмабикәнен әти-әнисе кыбыр- хый. шөбһә белдерә башладылар.
— Бу балаларны әйтәм. атасы, гөрләшеп тик утыралар, бер-бер хикмәт булмасын берүк. Азла үзе сакласын инде, —диде беркөн абыстай.
Габдрахман хахи хавапны шаяртыбрак бирде:
—Анысы анын. остабикә, шул инде: матур чиләккә —матур капкач.
Абыстай ачулангандай булды:
—Авызыннан хил алсын бу сүзләрне!
Егет белән кызнын дуслашып китүләренә. Габдрахман хахи да. абыстай да каршы төшмәделәр тагын. Чөнки Галимхан азып-тузып йөрми. Һаман китап укый Аларны Алмабикәгә дә биреп тора. Габдрахман хахи үзе мәгълүматлы кеше Балаларын югары белемле, мәгълүматлы, зыялы итмәкче Баш баласын Каһирәдә укыту—шунын бер ачык мисалы Чиратта Алмабикә тора. Анысын—кыз баланы—чит илгә хибәрмәсләр. билгеле. Кыз пианинода да матур уйный Бу вакытта Галимхан мон дәрьясына чума Гимназиядә бертөрле сабак алса. Галимхан Алмабикәгә әллә күпме әдәбият, сәнгать буенча «дәрес» бирә.
Бу йорт чын мәгънәсендә оҗмах иде Галимжан өчен Ә Алмабикә— шул жәннәтнен былбылы. Зур бәхет бу! Ләкин көтмәгәндә бәхет бакчасына корт төште. Каһәр суккан ютәле Шул ютәле, кан косуы сәбәпле Ырынбурда «Хөсәения» мәдрәсәсенә дә үтә алмады бит. Шул чир аркасында менә хәзер шушы жир жәннәтеннән мәхрүм калырга тиешме ул?
Алмадай чибәр кыз алдында, җитмеш яшьлек карт шикелле, бума ютәлеңне тыя алмыйча, ахмактай кыланып утыр. имеш. Гарьлеге ни тора моның. Алмабикә белән икәү генә булганда бер хәл әле Бервакыт аш табынында тотты ютәле. Галимҗан, авызын ун кулы белән каплап, чыгып китәргә мәҗбүр булды.
Шундый күнелсепекләрдән сон Алмабикәнең жылы карашы көне- сәгате белән салкыная башлады. Дөрес, кыз аны сиздермәскә тырыша Галимҗан алдында, элеккечә, һаман өзгәләнеп тора Тик ул ясалма иде инде хәзер. Элекке кебек ихлас зәвык белән сөйләшүләр торган саен кими барды. Габдрахман хажи белән анын хәләл жәфете абыстайның элекке миһырбанлы. мөкиббән, жылы карашына да салкын кырау төште Кешедәге холык-сыйфатлар әнә ничек бик тиз үзгәрә икән, дип борчылды Галимжан. Житмәсә, бер көн абыстайның: «Бу балада чихуг корты бар бугай. Алмабикәгә йокса нишләрбез-»,—дигән сүзләрен ишетеп калды ул
«Чихут» сүзе очлы хәнжәр булып кадалды анын йөрәгенә Озак тормый, бер әбинең өстәл, урындык, карават кына куярлык ташландык бүлмәсен тазартты да күчте дә килде шунда. Яхшы фатирлар да күп. әлбәттә. Ләкин ана түләргә кесә бик сай.
Алмабикә дә, әтисе, әнисе дә аны җибәрмәскә тырышты
—Әтиен Гыйрфан мулла белән мәдрәсәдә бергә укыдык, искиткеч гадел, кешелекле, ярдәмчел иде бит ул. Мина күрсәткән изгелекләрен гомер онытачагым юк. Әле менә шул яхшылыкларны кайтармакта идем, кай җиребез ошамады сина. нигә китәсен бездән9—дип үрсәләнде Габдрахман хажи.
—Мин дә шуны әйтәм: нигә яратмадын сон әле. Галимжан балам, син безне? Нигә болай илтифатсызлык күрсәтәсең?—дип өзгәләнгән булды абыстай.
Бу сүзләрнең өстән генә, күнел өчен генә әйтелгәнлеген анлады Галимжан. Алмабикә сүзгә катнашмаска тырышты Шулай да:
—Ул бит бала түгел, үзе беләдер,—дип кенә куйды
Галимҗан барда өй эчендә ниндидер җанлылык була иде. Галимжан киткәч, ялкынны кинәт боз каплаган кебек, барысы да сүнде дә куйды Галимҗанны ихлас яратуын менә хәзер генә ныклап анлады кыз Ул аның олы мәхәббәте иде Мәхәббәт өчен көрәшергә кушалар. Ә ничек’ Ике-өч ай үткәч, эзләп табарга булды Алмабикә. «Галия» мәдрәсәсенә барып, адресын алды да торган урынына китте ул аның. Барып керсә, артына егылып китә язды Алмабикә. Шактый дөнья күргән бәләкәй генә өстәл. Анын өстендә китаплар өеме Артсыз ике алама урындык Иске агач караватта Галимжан йоклап яга. Аягындагы, өстендәге киемен дә салмаган. Озак кына карап торгач, чыгып китәргә дә ниятләде ул Шулай да. ни өчендер, бу адымга жөрьәт итмәде
Берара буылып-буылып ютәлләргә кереште Галимжан. Шулай да чыгып китмәде Алмабикә. Анын уянуын, торып утыруын көтте Көтә- көтә түземлеге беткәч, карават читенә барып утырды Мамыктай йомшак куллары белән Галимҗанның чәчләреннән, йөзеннән сөеп иркәләргә кереште. Галимжан. ниһаять, уянды да Алмабикәнең кулын эләктереп алды. Кем кулы бу9 Учына йомылган мамык кулны җибәрмичә торып утырды.
Алмабикәне күргәч, күзләре шардай ачылды. Кызнын биленнән алып кочаклады да аны үзенә тартты Алмабикә, хискә бирелеп.
Галимҗанның муеныннан кочаклап алды да:
—Мин сезне сагынып килдем, Галимҗан абый!—дип пышылдады.
—Ә мин сине сагынып көттем, Алмабикә!
—Сагынсаң, безгә бер килеп чыгар идең әле.
—Әллә нигә уңайсыз бит.
—һи, тапкан сүз! Әти белән әни дә сагына сезне.
—Әгәр бу чын йөрәктән булса?..
—Менә тагы: әйтте бер сүз...
Алмабикә бик матур киенгән иде. Өстә—затлы пальто. Башта— мамык шәл. Бит очлары пешкән алмадай кызарып тора. Галимҗан кызның сылулыгына сокланып карап торды да аны күтәреп үк алды. Егетнең куенына иркә песидәй йомарланып йомылды кыз. Аны кулыннан төшергәч, Галимҗан карават читенә барып утырды, Алмабикәгә әлеге артсыз ике урындыкның берсен тәкъдим итте:
—Ләкин ипләп утыр, Алмабикә җаным, бу тарихи урындык таралып төшә күрмәсен.
—Тарала башласа, торып, куенына сыенырмын, Галимҗан абый!
Шактый озак сөйләшеп утырды алар. Телгә ни килә, шул хакта гәп куерттылар.
—Сез һаман да ютәл чире белән иза чигәсез кебек, Галимҗан абый?—диде кыз. Шунда кызның йөзендә шикләнү чаткылары сирпелеп алды.
Галимҗан кашларын җыерды.
—Мин авырмыйм, акыллым, курыкмагыз...
Бу очрашудан сон да килгәләп торды Алмабикә. Һәр күрешүдә, сүзнең очы шул сәламәтлеккә барып бәйләнә. Кызның яратканлыгын аңлады Галимҗан. Монысына аның иманы камил. Шулай да, Галимҗан фикерләвенчә, чын мәхәббәт түгел иде бу. Мәхәббәт ул—бөек, саф, садә тойгы! Ул вак-төяк икеләнүләргә, курку, шикләнүләргә мохтаҗ түгел. Бер килгәндә Алмабикә яратуын ихлас күңелдән әйтте.
—Мин дә сине яратам, Алмабикә!—диде егет.
Әмма бу әйтүдә дә мәхәббәт кайнарлыгы юк иде. Кыз аны да сизде, һәм... башка очрашуга килмәде.
... Галимҗанны язмыш җилләре әле тегендә, әле монда олактырып йөртте дә йөртте. «Галия» мәдрәсәсеннән куылу, казакъ далалары, Миасс җиз эретү заводы, Казан, Киев... Анда ташкапчыкка эләгү. Яңадан Уфада. «Галия» мәдрәсәсендә укыту. 1915-1917 еллар. Галимҗан утыз яшьне түгәрәкләгән иде инде. Алмабикә янә Галимҗанны эзләп тапты ул чакта.
Үзе сөйләгәннәрнең бары да чын булса, Алмабикәнең матурлыгы фаҗигагә әйләнеп бара икән. Ул Гутман заводында эшләүче бер мастер егет белән дуслашкан. Ләкин әтисе, әнисе аңа барырга фатиха бирмәгән. Аннан сон тотканнар да хатыны үлеп ике баласы белән калган бер муллага «сыларга» тырышканнар. Риза булмаган Алмабикә. Шулай итеп, атналар, айлар, еллар үтә, яшьлек ялкыннары акрынлап сүнә-сүрелә бара.
Аларның очрашуы шактый ешаеп китте. Бер мәртәбә Алмабикә ашка чакырырга килде аны. Әтисе, әнисе кушуы буенча. Әтисе Габдрахман хаҗи әйткән: Галимҗанны табып алып кил әле, кызым, менә бу гарәпчәне татарчага аударырга кирәк иде, минем баш җитми, Галимҗан аны «ә» дигәнче эшләп бирәчәк, дигән.
Барды Галимҗан. Әллә нәрсәләр турында сөйләштеләр. Аш. чәй мәҗлесе дә бик күңелле үтте. Шуннан соң Алмабикәнең чакыруы торган саен ешая барды. Берсеннән дә баш тартмаска тырышты Галимҗан. Икәүдән-икәү генә калган чаклары да була. Мондый вакытта икесенә бер карават, бер мендәр дә җитә. «Яратам» дигән сүзне борчак урынына сипте Алмабикә. Әмма Галимҗан аңа саран иде.
—Яратасыңмы?—дип Алмабикә сораса:
—Алманы яратмаган кеше юк ул,—диебрәк жавап бирә килде.
Бервакыт, әтисе-әнисе энеләрен альт кунакка киткәч, Галимҗанны
янә чакырды ул. Шул ук сый. Жыр Пианинода уйнау. Мон Ике кешегә бер мендәр Иртән Алмабикә дулкынландыргыч хәбәр әйтте
—Минем сина зур бүләгем бар. Галимхан абый!
—Син үзен зур бүләк. Алмабикә!
—Ул әйтелә торган сүз. Ә минеке—башка
—Тынлап карыйк.
—Мин синнән бала көтәм!
Бүлмәне авыр тынлык басты. Алар бер-берсенә карашып каттылар.
Патша төшерелгән көнне Галимхан Туган авылы Солтанморатта иде. Икенче көнне үк ярсый-ярсыи. жилкенә-жилкенә килде ул Уфага. Аннан төрле урыннарда кайнашу, митингларда кайнар чыгышлар ясау, газеталар редакторы булу һәм. ниһаять, учредительное собраниегә сайлану. Ленин. Сталин янында эшләү. Боларнын барысын да ишетеп, белеп йөрде Алмабикә. Ә менә Галимхан белән Колчак тылында очрашу кадәресе ике ятып бер төшенә дә кермәгән иде.
Уфа большевиклар кулына күчкәч, эре байларны йортларыннан куып чыгару дулкыны башланды. Бу дулкынга Алмабикәләр дә эләкте. Алмабикә, бер байга ияреп. Колчак кояшына карап китте. Жылы каршылады аны Колчак кояшы. Бер карт офицерның сөяркәсенә әйләнде. Ашау мул. Эчү. Типтерү. Берсе дә калмый
Хәер, карт офицерларга сөлектәй сыланып йөрүче сөяркәләр Алмабикә генә түгел монда. Алар шактый күп. Алмабикәнен сөяркәсе полковник Арысланов. Исеме—Гайнетдин Аны Геннадий Иванович дип йөртәләр. Мишәр. Урыс сүзләре белән мишәр сүзләрен катнаштырып сөйләшә:
—Алмабикә йүрәгем. сугыш бетмәгә көп калмады, халенне андый м. әзен сүләмәсән дә. понимаешь, терпи, мин сине эрмәгән йиргә дә ытыртмам. вот так ..—диде бер сөйләшкәндә.
— Кайчан бетә сон ул сугыш, полковник әфәнде?
—Бир нимә дә мәңгелек төгәл. Аккушом!
— Без аннан соң кайда яшәрбез сон?
—Америкага китәрбез мухыт.
-Анда эре байлар гына китә. Алтыны күп булганнар.
—Алтун ул биздә бир йүк, так что.
Америка сүзен ишеткәч. Алмабикәнен түбәсе күккә күтәрелә. Күк кабагы ачыла. Ләкин ул озакка бармый. Күккә күтәрелгән түбә бик гиз җиргә төшә. Ачылган күк кабагы ябыла да куя Ни өчен китәргә Америкага'’ Димәк Колчакның жииеп чыгуына беркем дә ышанмый
Монысы бер хәл Беркөн, сугышның иң кызган чагында. Галимхан белән очрашты Алмабикә Моны анлатып бирү дә бик кыен
. . Галимхан дошман тылында озак йөрде. Авыл картлары сүзенә дә колак салып йөри Алар аклар кайда, кызыллар кайда икәнлекне белеп торалар. Бер көнне ул партизаннардан Карма авылына урнашкан кызылларга акларнын ябырылачагы турында ишетте. Атын шул якка борды Галимхан. Чаптырып барып җитте, хәбәрне кызыл командирга җиткерде. Үзенең кем икәнлеген белдерү өчен 5 нче армия тарафыннан бирелгән документын күрсәтте.
Тик хәбәр соңлап килеп җитте. Күп тә үтмәде, аклар кавалериясенең ябырылып килүе күренде Кызыллар каршылык күрсәтәсе урынга, дәррәү күтәрелеп, авылдан чыгып, урман эченә кереп югалдылар
Галимҗан үзе генә ачыклый алмады кызылларның ни өчен шулай тиз. сугышмый гына качуларын
кызыллар кипе Аклар авылга килеп тулды. Галимхан бер якка да юл тотмаска, аклар арасында калырга булды Кем уйлар Галимҗанны шундый куркыныч, авыр, четерекле эш белән йөри дип Биленә төшкән
кара сакал. Тула оек. Иске чабата. Кырык ямаулы бишмәт Киндер ыштан. Җитмәсә, килештереп, аксаклап та йөри. Торганы җитмеш яшьлек авыл карты. Арбасында бер-ике шешә зәмзәм суы да йөртә ул. Кырык тартмачыда ни булмас. Ә эчеп алгач инде теле ачыла ак офицерның. Галимҗан көткән барлык кирәкле хәбәрләр борчак урынына чәчелә башлый. Аларны күнел сәхифәләренә яза бара ул. Шуннан аны кызылларга җиткерә. Бервакыт Оренбургтагы Вәли мулла мәдрәсәсендә бергә укыган Низам атлы шәкерт белән күзгә-күз очрашты. Низам акгвардеец булып алган. Офицер Ләкин танымады ул Галимҗанны. Ни гаҗәп. Мөбәрәк тә шунда иде. Исерек. Ибраһимовны. элекке остазын, якасыннан алып җилтерәтте. Аннан тибеп очырды. Әллә кая барып төште Галимҗан
Бу юлы ни булыр. Анысын бер Ходай үзе белә. Кызыл командир торган йорттан китмәде ул. Аты аның урам якта. Капка баганасына бәйләп куелган. Анысын-алай, монысын-болай итеп, үзенчә бер зур эш корган кешегә охшап, арбасында чокчынуын белде.
Аклар йортларга таралды. Сакчылар куеп йөргән яшь офицер Галимҗанга бәйләнде. Кем ул? Нигә монда тора? Тегесе-монысы... Галимҗан кырык тартмачы булу өчен алган хокук кәгазен күрсәткәч, ул китеп барды.
Бу авылда иң зур, матур, күркәм йорт иде бу. Ике сакчы калдыргач, анда ин зур командир килергә тиештер инде.
Шулай булып чыкты да. Озакламый яшь офицер янә әйләнеп килде. Галимҗанга моннан китәргә кушты ул. Ризалашты Ибраһимов Биш-алты капка үткәч, иң иске йорт янында тукталып калды ул. Бу өй менә-менә җимерелеп төшәр кебек. Калын итеп ябылган салам йортнын билен тәмам бөкрәйткән. Капка баганалары да, исерек кеше шикелле, бер якка кыйгаеп төшкән. Ишегалдында сиксән яшьләр чамасындагы карт яньчелгән комган тотып тора. Юынырга чыккан, күрәсең.
—Әссәламәгәләйкем!—диде Галимҗан.
Карт сул кулын сул колагы артына куйды:
—Ә-ә-ү... Ни кирәк?..
—Атымны куеп торырга буламы?
—Ә-ә-ә... «ат» дисеңме? Аталар шул. Атышалар.
Галимҗан аның колакка каты карт икәнлеген аңлап алды. Шуна күрә бәләкәй капкадан эчкә үтеп, картның янына барды да мәсьәләне аңлатып бирде. Атны ишегалдына куеп торырга рөхсәт сорады.
Капканы көчкә-илалла ачып, атны ишегалдына кертте дә, тугарып, бабайга озакламый әйләнеп кайтачагын әйтеп, урамга чыкты Галимҗан. Яшь офицер һаман чабулап йөри иде әле. Ул Галимҗанны үз янына чакырды.
—Син кырык тартмачымы, бабай?
—Кырык тартмачы.
—Безгә кирәк нәрсә юкмы синдә?
—Кырык тартмачыда кырыктан да ким әйбер булмас. Ни кирәк сон сезгә?
—Аракы. Күрмисеңмени эт урынына чабып эзлим. Берәүдә дә юк —Кемгә кирәк соң ул?
—Полковникка.
—Ул кайда?
—Әнә теге йортта.
—Аракы бар, хәзер үзем илтәм полковник галижәнабләренә,—диде Галимҗан
Офицер аның белән килешмәде:
—Юк. юк, анын янына керергә ярамый,—диде.—Акча кирәк булса, менә...
—Миңа акча кирәкми, бүләк итеп бирәм, олылап.
—Ну. ладно...
Галимҗанның арбасында дүрт шешә аракы бар иде. Арыш капчыгына
төреп салынган. Шунын берсен алып килгәндә, офипер капка төбендә көтеп тора иде. Ул һаман үзенекен тугылады:
—Сиңа ярамый анда керергә
— Бүләктән патша да баш тартмый,—диде дә Галимхан, офицер каршы төшкәнче, ян капкадан кереп тә китте. Офицер Галимхан белән бергә керде. Ун кулын чигәсенә куеп, тантаналы рәвештә дулкынланып әйтте:
— Полковник галихәнабләре. бөтен авыл халкы без килгәнгә зур шатлык кичерә. Менә бу бабай авыл халкы исеменнән аз гына күчтәнәч алып килде. Мин аны монда кертмәскә дә уйлаган идем. Ләкин анын бүләкне сезгә үз куллары белән тапшырасы килде.
Галимхан, рөхсәт-фәлән сорап тормыйча, төргәген ачты да, аннан бер шешә чыгарып, аны өстәл уртасына куйды.
Полковник, күзләрен чекерәйтеп, әле Галимханга, әле шешәгә карап, яшь офицерга бер бармагын күрсәтте Бик аз бит. берәү генә, дигәнне аңлата иде бу Галимхан сизде моны
—Тагын бар, алып килермен, полковник галихәнабләре!
Полковник елмаеп куйды. Шул секундта Галимхан сул якта басып торган яшь ханымга игътибар итте. Бу—Алмабикә иде. Атарнын карашлары очрашты. Күпме генә могҗиза, фаҗига, авырлык күрмәсен, йөрәгенең бу кадәр дертләгәне булмагандыр Галимханның Ин сәере шул—аны Алмабикә дә танып алды. Нишләп йөри ул монда? Менә сина зур язучы! Менә сиңа күренекле галим! Менә сина Ленин, Сталин янында эшләгән бөек фигура!
Галимхан, эчке кичерешләр давылында бәргәләнсә дә. үзен нык тотты, коелып төшмәде, төсен дә үзгәртмәскә тырышты. Ә инде зур офицерлар белән беренче очрашуы түгел анын. Әлбәттә, ашарына-эчәренә күп булса, офицер сиңа борылып та карамый Арт ягына тибеп чыгарып җибәрергә дә күп сорамый ул Күп вакыт, бүгенге кебек, аракы ярдәм итә. Кырык тартмачы икәнлеккә бирелгән кәгазен күрсәткәч, ана тимиләр Бу очракта ул аклар яклы булып сөйләшә Эчкән офипер. сөйли-сөйли, Галимханга кирәкле серләрне дә әйтеп ташлый Бүген дә шундый максатны күз унында тотып кергән иде ул. Ләкин Алмабикә алдында кылану куркыныч. Тизрәк таярга кирәк моннан
— Рөхсәт итегез китәргә, полковник галихәнабләре'
Полковник бер бармагын күрсәтте. Тагын берәү кирәк, дигәнне анлата иде ул.
Галимхан шуңа ризалашып чыгып китте
Ул кайтканда, бабай казан астына ягып маташа иде Казан чәе әзерлидер, дип уйлады Галимхан Өй эчендә җилләр уйнап тора Такталары кайшалып беткән шыгырдык сәке. Ул пычрак. Шалкан чәчәрлек. Сәкенең сул як почмагында йодрык зурлык кына бер мендәр. Ертык җиреннән салам күренеп тора Димәк, эченә салам тутырган мендәр бу Ун як почмактарак бер ярык агач табак белән ярык чәркә Җир идән Карынлыктан ясалган бердәнбер тәрәзә тышкы яктагы яктылыкны эчкә бик аз үткәрә.
Халыкны менә шушындый караңгы баздан чыгару өчен көрәшеп йөрү бит инде, дип уйлады Галимҗан. Аннан картны үз янына чакырды да утырырга һәм тәрҗемәи хәле турында сөйләргә кушты. Бабайның саңгырау икәнлеген анлап, сөйләгәндә ана кат-кат сорау бирмәде Галимхан. Тынлап кына утырды.
Бабайнын карчыгы моннан ун ел элек гүр иясе булган. Үзе Порт- Артур сугышында катнашкан икән Империалистик сугышта өч малае үлеп, хәзер берүзе генә яшәп ятмакта Менә бүген өендә чыпчыкка салырлык та ризыгы юк икән. Шул карт башы белән урманнан балтырган җыеп кайткан да, әле менә шуннан аш пешерү белән мәшгуль. • Казан чәе» дип ялгышкан Галимхан Казан кайнап, өйгә үлән исе чыккач, барын да аңлады ул.
Галимхан тиз генә ишек алдына чыгып, арба төбендәге ашьяулыкка төрелгән бер бөтен икмәк, бер әчмуха чәй алды да өйгә кереп китте. Ашъяулыгын сәкегә җәеп. икмәкне тураклап ташлады, әчмуха чәйне бабайнын кулына тоттырды. Чәйгә карап, катты да калды бабай Моны күрмәгәненә биш былтыр бит инде. Ул хәзер анын төшенә дә керми башлады хәтта. Анын уч төбендә әчмуха чәй түгел, гүя. алтын тау балкып тора. Бабайнын куллары гына түгел, бөтен тәне дер селкенә башлады.
Кояш баеп килә иде инде. Атына солы салып йөргәндә, теге яшь офицер янә килеп житте
—Бабай, полковникка аз булды, тагын да юкмы?—диде дә кесәсеннән акча чыгарды.
—Табылыр, бар. кайта тор, илтермен, полковникка әйтәсе рәхмәтем бар.
—Акчаны алыгыз.
—Юк. Кирәкми. Сез—җиңүчеләр. Бушка сыйлыйм. Әйт шулай дип полковникка.
Офицер киткәч, Галимҗан уйланып калды. Барып чыгармы планы? Ябып куймаслармы? Азмабикә ни уйлый икән? Сатмасмы аны?
Бераз уйланып торгач, йомшап киткәне өчен, үзен-үзе эчтән генә сүгеп ташлады ул. Нинди генә куркыныч хәл-вакыйгаларга юлыкмады? Кемнәр белән генә күзгә-күз килешмәде? Тоттырмады мәгәр. Судан коры чыга белде.
Китте Галимҗан полковник янына. Өстәлдә төрле-төрле нигъмәтләр. Уртада буш шешә кукраеп тора. Яшь офицер белән Алмабикә юк иде. Полковникның борын очы кызарган. Күзләре мелт-мелт итә. Әмма шул сизелә: аңа әле җитмәгән Төргәгеннән бер яртыны чыгаргач, ул Галимҗанны килеп кочаклады хәтта.
—Айда, айда, кырык тартмачы бабай, отыр яныма, син арыган, халь ал, понимаешь, ну и безобразие, күн чап. түн чап, акча үчүн бит. ужас...—дип, бер мишәрчә, бер урысча такылдый-такылдый, өстәл артына— үз янына утыртты Галимҗанны. Аракыны ике рюмкага сала-сала сүзен дәвам итте —Акча бирделәрме сезгә?
—Акча кирәкми. Бу бүләгем сезнең җиңү Шәрәфегезне котлап, полковник галиҗәнабләре!
—Җиңү? Ха-ха-ха! Ә акча?.. Мына... ни дип җырлыйлар әле? «Акча бездә бир букча, җифәк дисәң, мунчала», вот әйткәннәр...
Кесәсеннән бер төргәк акча алып, Галимҗанга аны санамый-нитми төртте дә. рюмкадагы аракысын түнкәреп тә куйды. Аннан Галимҗанны кыстарга кереште:
—Ич, ич, пей, кырыкма, атаманом будешь, ха-ха...
—Мина ярамый, полковник галиҗәнабләре, кырык тартмачы изге җан иясе була.
—Син кем яклы?
—Мин дөреслек ягында.
—Ә дүрүслек кем ятында?
—Ватан ягында.
—Синеке былгатып сөләй.
— Мин дөреслек яратам!
—Вот это хорошо. Дөреслек аклар акылында. Поэтому сине безне яраткан. Так что ли?
Галимҗан эндәшмәде. Эндәшмәүне «ризалашу билгесе» дип уйлады шикелле полковник. Салды эчте, салды эчте, аннан теленә ни килсә, шул хакта лыгырдарга кереште. Карт хатыны, бер улы, бер кызынын Екатеринбургта яшәве турында әйтте. Балалар инде үскән, балигъ булганнар. Ә усал, ачы телле хатынын гомер буе яратмаган Сугыш
беткәч, отставкага чыгып, яшь хатыны Алмабикә белән гомер итәчәк. Кайда? Алмабикә, имеш, аны чит илгә китәргә котырта.
«Алмабикә» сүзен ишеткәч. Галимханның аркасыннан бер көтү кырмыска йөгереп үткәндәй булды Дөрес, кичерешен полковникка сиздермәскә тырышты. Хәер, ана инде хәзер дингез тубыктан, һаман сала да эчә, сала да эчә. Вакыт-вакыт алмашынып та китә Янында кем утырганын да оныта. Ә инде теле тегермән ташы урынына әйләнүеннән туктамый.
Бервакыт Алмабикә белән яшь лейтенант килеп керде Хатын исерек иде. Ул өзгәләнә. Чәчләре тузган, уймак авызы бүртенгән, йөзе шешенгән. Исерек акылдан ни чыкмас'’ Хәерлегә түгел иде бу. Нәкъ ул уйлаганча килеп чыкты да. Алмабикә, ямьсез тавышлар чыгарып, бармагы белән яный-яныи, кычкырырга кереште:
—Полковник әфәнде! Син кем белән эчеп утырганыңны беләсеңме9 Бу бит... бу бит Язучы Га-лим-жан Ибраһимов. Кызылларга сатылган таракан.
Полковник айнып киткәндәй булды. Күзләрен чекерәйтеп, Галимханга карап катты Яшь лейтенантның да чибәр, ак йөзенә кинәт кара коелды. Алмабикә, күз карашы белән тотылдыңмы төлке дигәнне анлагып. янә ахмакларча шаркылдап көлеп җибәрде.
Полковник башта нинди карарга килергә дә белмичә аптырап торды. Аннан сон катгый боерык бирде
—Утыртырга!
Әфисәр кавурыннан револьверын чыгарып Галимханга төзәде
Галимханны кулларын бәйләп, өстеннән йозак белән бикләп куйдылар.
Келәтнең тәрәзәсе-фәләне юк иде. Башта, күз тышта калганлыктан, караңгы булды. Бервакыт күзгә төртсәләр дә күренмәс дәрәҗәгә җитте.
Арыган-алҗыган иде ул. Ләкин йокы алмады.
Алмабикә зурында да һаман әрни-әрни уйланды Галимхан. Каян очрашты алар. Их.
Беренче әтәч кычкырды. Димәк, ярты төн авышкан инде
Әтәчләр тынгач, кемнеңдер йозакны ачып эчкә кергәнлеге ишетелде Бу Алмабикә иде.
—Галимҗан абый! Галимхан абый! Син кайда9—дип. кармаланып килде дә, тапкач, аны кочаклап алды
Нишләргә дә белмәде Галимхан Тибеп очырасы килде хатынны Ләкин тыелды Алмабикәдән аракы исе аңкып тора.
— Кит моннан, себерке!
Алмабикә чигенмәде. Үзенекен анлатырга кереште
Минем болай булуымда син гаепле
— Гаепне үзеннән эзлә!
—Эзлим. Мин сине яраттым Кайнар мәхәббәтем белән. Ә син мина карата боздан да салкынрак булдын.
— Полковник җылытыр. Тапкансың бит.
— Минем сиңа әйтәсе сүзләрем бар
—Җилгә сөйлә.
—Җилнең жаны юк Ул аңламый.
— Бар ул җилнен ханы
—Тыңла әле. Галимхан абый, курыкма, монда берәү дә килмәс, без икәү генә, полковник чучка урынына эчеп егылды Аны хәзер дию пәрие дә торгыза алмый Беләм гадәтен Офицерны да аягыннан егылганчы эчердем
-Минем болармы тыңлыйсым ла килми
—Тында.
-Бар, кит моннан
— Иртәгә сине атачаклар.
— Мин аннан курыкмыйм
—Әнә шул батырлыгын өчен дә яратамдыр әле. Хәтерендәдер: «Мин синнән бала көтәм»,—дигән идем. Ә синен йөзендә тамчы да курку әсәре күрмәдем. Мин алдадым сине ул вакытта. Үземә беркетер өчен әйткәнмендер. Бутен үзенә пистолет төзәгәч тә шүрләмәден Елмаеп куйдын хәтта. Син—жинмешәк кеше. Ләкин жинелден. Кабатлап әйтәм: иртәгә сине атачаклар...
Галимхан эндәшмәде. Хатынны читкә этәрде.
—Син бит үзен дә мулла малае Ник кызыллар ягында йөрисен, ә9 Хәер синең эш. Мин хәзер кулынны чишәм, ә син тизрәк кенә тай моннан. Сакчыларны да көйләдем. Атынны жик тә, тай урманга. Мин авылны чыкканчы озата барам.
Галимхан ат жигеп бетерүгә. Алмабикә килеп тә житте.
Алмабикә. Галимжаннын әйтүен көтеп тормыйча, арбага менде дә утырды. Анын киеме дә әллә ничек бит әле. Өстендә—җилән. Яулыгын корткаларча, алга төшереп бәйләгән. Кулында—төенчек. Юлчы әбигә охшап тора.
Авыл халкынын изрәп йоклый торган чагы бу. Урамнарны ай яктырта.
Зур гына авыл иде бу. Анда-санда этләр өреп ала.
Авылны чыккач. Галимхан атын туктатты:
—Йә, Алмабикә, төш инде. Минем үз юлым, синен үз юлың...
Алмабикә сүзсез генә утыра бирде: ни—«а», ни—«б».
«Әллә йоклап киткәнме сон бу ак шайтан?»—дип борчылды Галимхан. Йокламый иде Алмабикә. Ниндидер бер җенлелек кыяфәте алып кырт борылды да, Галимжаннын кочагына капланып, үксеп еларга кереште. Мәгәр үзе бер сүз дә әйтми.
Ни генә булмасын, монда бер генә минутка да калырга ярамый ич ана. Алмабикәне эзли чыгарлар, килеп тотсалар, бетте баш. Ул шымчы, хисләргә бирелү һич ярамый иде.
Галимхан, жан ачуы белән Алмабикәне үзеннән куптарып, арбадан сикереп төште.
Алмабикә, ниһаять, телгә килде:
—Галимжан абый, ни кылануыгыз бу? Бер кая да китмим. Сез кайда—мин шунда. Безне эзләп килергә мөмкиннәр. Ку атынны! Юк булыйк моннан...
Галимжан аптырап, арбага сикереп менде дә дилбегәне бик нык тартты ат сыртында каеш чыбыркы уйнатып алды.
Алар шактый бардылар да бардылар. Тәмам курку үткәч, Алмабикә сорамый булдыра алмады:
—Кая барабыз сон болай, Галимжан абый?
Галимжан ачулы иде. Шуңа күрә жавабы шактый дорфа чыкты:
—Бәлеш төбе ашарга!
Бара торгач, алар аклан сымаграк бер урынга килеп чыкты. Анда— атлар, арбалар, әллә нинди иске-москы киемнәр киенгән кешеләр. Бер урында учак яна. Чиләк асып аш пешерәләр.
Галимжан атны туктаткач, озын гына буйлы, мәһабәт гәүдәле, башкаларга караганда арурак киенгән кеше болар янына килә башлады Галимжан. арбадан сикереп төшеп, ана таба атлады. Бераз сөйләшеп торгач, мәһабәт гәүдә Галимжаннын аркасыннан сөеп куйды. Алмабикә шулай уйлады: монда кайнашкан чуар киемле кешеләр—партизаннар. Ә Галимжан белән сөйләшеп торганы—партизаннарның командирыдыр.
Бераздан командир Алмабикә янына килде.
—Безнен сафка өстәмә көч—пополнение алып килденме, Галимжан абый?—дип сорады.
Галимжан теләр-теләмәс жавап бирде:
—Шулайрак.
—Молодец!
—Нинди файдасы булыр инде..
—Синен шаярта торган гадәтен бар. Вакыты ул түгел. Монда бер ул гына түгел хатын-кыз заты, әйдә, шулар янына алып барыйк.
Алмабикәне, ботакларын тирә-якка нык жәеп үскән бер карама төбендә бәрәңге әрчеп утырган ике ханым янына китереп куйды командир Атарнын берсе яшь кыз чамасында, иске күлмәк өстеннән ямаулы бишмәт кигән. Мәгәр чибәр генә үзе Кара күзләре уттай уйнап тора. Кыйгач кара кашларын да сикертеп ала хәтта. Бик дәртлегә. мут кызга охшаган, икенчесе—өлкәнрәк. Монысыннан шәһәр исе килә Яланбаш. Арттан кистерелгән кыска чәчле. Өстендә—зәнгәрсу кофта. Кара итәк. Аякта— итек.
Командир:
— Менә сезгә «өстәмә көч»,—дигәч, йөзләре ачылгандай булды. Әлеге авылча киенгәне сорау бирде
—Атма тазарткы пеләме1?
Атмабикә эндәшмәгәч:
—Тымырсык гуй, үргемес. пезнен күк шыгыртык төгәл:.
Икенчесе сүзсез генә утырды. Ул гына да түгел, сорау бирүчегә: «Юлдан арып килгән кешене җәфалама»,—дигән караш ташлады.
Командир аларнын сүзенә игътибар итмәде
—Эшләтегез дә. ашатыгыз да. ял да иттерегез,—диде дә китеп барды.
XIII
омандирның исеме—Мөхәммәткадыйр, фамилиясе—Әхмәтсол- танов
Мөхәммәткадыйр да. Галимҗан Ибраһимов кебек, мулла малае. Алар күптән таныш. Ырынбурнын Аәли мулла мәдрәсәсендә бергә укыдылар. Уфадагы «Галия»дә дә. Киев төрмәсендә дә бергә утырып чыктылар Аннан язмыш җилләре атарны төрле якка чәчте. Империалистик сугыш башлангыч, патша хезмәтенә алына Мөхәммәткадыйр Революция чорында кызыллар ягына чыга. Бервакыт әлеге Мәхмүт Шәһиәхмәтов төзегән татар-башкорт батальонына килеп эләгә. Галимжан Колчак тылына чыгаручыларның берсе иде Мөхәммәткадыйр Язмыш давыллары бервакыт аның үзен Колчак тылына китереп ташлый. Ул батальон камандиры иде. Каты бер алышта батальон чолганышта кала. Партизаннарга килеп кушыла, командирына әйләнә. Мәгәр батальоннар оештыручы Мәхмүт Шаһиәх- мәтов белән элемтәне өзми. Арада разведчиклар йөреп тора Ходай Тәгалә аны Галимжан Ибраһимов белән янә очраштырды Ләкин озакка түгел. Чөнки Шаһиәхмәтов Мөхәммәткадыйр Әхмәтсолтановка Галимжан Ибра- һимовны Колчак тылыннан чыгарып, кызыллар ягына кайтарырга кушып хат җибәргән. Бу фәрман, ә армияда фәрманга буйсынмый чара юк
... Алмабикәдән бәрәңге әрчетмәделәр. Чөнки анын нык алҗыганы йөзенә бәреп чыккан иде.
Куышка кереп яту белән тирән йокыга талды Алмабикә Уянып чыкканда кояш төшлеккә якынлашып килә иде инде Аны Галимжан каршы алды Галимжан абыйсы ана елмаеп карап торды да. кулыннан җитәкләп чуар киемле кешеләр төркеме янына атып китте
Халык күп иде.
Галимжан Алмабикәне командир янына атып килде
'Алма тазарткы иеләме’— Бәрәнге әрчи беләме-’
■Тымырсык гуй. үргемәс. пезнен күк шыгыртык төгәл-Азсүзле. сүлпән икән, безнен кебек шаян түгел (Себер татартары теленнән)
К
Мөхәммәткадыйрга бүген үк китәсен белдерде Ибраһимов. Алмабикә белән булган романын бәйнә-бәйнә, түкми-чәчми, нәкъ булганча, чынлыкка бер генә дә ялган салам кыстырмый сөйләп биргән иде инде ул. Теге вакытта үзен фронт сызыгы аша ничек озатканнар, бишенче армия штабына нәкъ шул сыйфатта кайтып керәчәге турында әйтте. Алмабикә монда калачак.
—Алмабикәнең язмышы синең карамакка тапшырыла, Мөхәммәткадыйр туган'—диде Галимҗан.
Командир җилкәсен кашып куйды:
—Ярый. Килештек.
Галимҗанның китәчәген белгәч. Алмабикә елап җибәрде.
—Мине дә алып кит, Галимҗан абый! Калдырма.
—Бу мөмкин түгел.
— Курыкма, Галимҗан абый. Сиңа авырлык китермәм.
Галимҗан өзеп кенә жавап бирмәгәч. Алмабикә янә сөйләп китте: —Минем әйтәсе сүзләрем күп. Галимҗан абый! Ләкин килештереп әйтәлмәм кебек Синең алда мин зур гаепле. Теге вакыттан бирле. Яратуым көчле. Син мине бер шакшы, бозык хатын дип уйлыйсындыр. Уйла. Каршылыгым юк. Теләсә нинди авыр сүзләр әйтсәң дә ризамын. Үз мәхәббәтемә үзем пычрак яктым. Син көчле кеше. Кичер мине, зинһар Калдырма мине монда. Алып кит! Мәхәббәт—мәңгелек ул. Шуны менә хәзер генә анладым...
—Алмабикә! Бу мөмкин түгел. Бик теләсәң, сине коткару чарасын үзем күрәчәкмен. Сине теге якка чыгарып куярлар. Аннары үзем эзләп табачакмын сине. Ышан миңа!..
Бишенче бүлек
алимҗанның Колчак тылында йөрүе турындагы уйлары йокыдан бүленүгә җитди сәбәп булды. «Колчак» романы аның тарафыннан күптән язылып куелган иде инде. Сорау алу вакытында әлеге яшь. чибәр тикшерүче аның сәхифәләрен янә ачты. «Колчак вакыйгасы »—бер романлык. «Себер татарлары тормышы»—икенче романлык Галимҗан Ибраһимовта, чыннан да, Колчак белән очрашу теләге бик зур иде. Дошман тылында йөргәндә очрашу өчен җай эзләп йөрде ул. Ләкин максаты, кем әйтмешли, аксак тай кебегрәк булып калды. Колчакның Иркутскида атылганы ачыкланды. Җыйган алтын-көмеше җир куенына Колчакнын үзе белән бергә китәчәк Шушы төшне—Колчак белән очрашуны—Галимҗан Ибраһимов юл дәфтәренә язып куйган иде—булачак роман өчен бер эпизод. Әлеге Ялтада аны кулга алганда тикшерүчеләр анын шушы язмаларын да салганнар арыш капчыгына. Ул хәзер—Казан тикшерүчеләре өчен ифрат кыйммәтле кәгазь. Галимҗан Ибраһимовның чыннан да «халык дошманы», «илен сатучы» икәнлеген раслау өчен шушы язма гына да җитәрлек. Сүзне бүген тикшерүче шуннан башлады:
— Галимҗан Гыйрфанович! Сез Колчак белән очрашырга теләгәнсез. Чынмы бу?
-Чын.
— Ни өчен?
—Анын «Бөек хакимдар» булу. Бөек Русия белән җитәкчелек итү турындагы хыял-фикерләрен үз теленнән ишетәсем килде
—Нигә кирәк булды соң ул сезгә?
—Әсәр өчен. Мин бит язучы.
—Очраша алдыгызмы сон?
—Кызганычка каршы—юк.
—Ә язмагыз башканы сөйли. Очрашкансыз бит.
—Очрашсам, әйтер идем. Анын ни гаебе бар'.’
Г
— Без беренче көнне үк алдашмаска, бер-беребезгә карата эчкерсез булырга, аңлашып эш итәргә сүз куешкан идек. Хәтерегездәдер9
—Сезненчә. мин алдакчы кеше булып чыгам9
—Тикшерү фактлар дөреслеген ярата.
— Галимждн Гыйрфанович! Беренче очрашуда ук әтмемнен сезне яратуы, үземнен лә әсәрләрегезгә гашыйк булуым, сезнен язмыш өчен халыкнын нык борчылуы турында әйткән идем. Мин бит. үзегезгә мәгълүм, болар хакында фәлсәйфә сатып утырырга тиеш түгел. Зур талантыгыз, милләт көзгесе булуыгыз сезгә кешеләрчә карарга мәҗбүр итә мине. Ә сез ашка таш атасыз Мине бала-чага дип исәплисез.
— һич юк. Каян аласыздыр боларны. Юридик законнарга теләсә кем,—сез дә. мин дә. хәтта патша үзе дә.—буйсынырга тиеш
— Моны андау гына җитми. Аны гамәлгә ашырырга кирәк.
—Сезнен шунын өчен тырышканлыкны анлыим. Әмма закон белән минем арада нинди капма-каршылыклар булуны сез анлап бетермисез Гадел була алырсызмы мина карата—бөтен хикмәт шунда. Аларны анламагач. мин ничек гадел була алам соң?
—Киевта мин утырып чыктым. Ләкин закон ялгышлыгы белән Әле «халык дошманы» буларак утырам. Сез бит эчке дөньягыз белән мона ышанмыйсыз. Шулаймы? Бер сөйләшкәндә моны үзегез үк әйткән идегез. Гәрчә тиешле булмаса да. Ярый, бу ике арада кала торган нәрсә Әмма мин «халык дошманы» түгел Шулай булгач, закон белән минем арадагы капма-каршылык түгелмени бу?
— Мин моны аңлыйм. Галимҗан Гыйрфанович!
—Анлагач. ышанырга да кирәк!
—Ә нәрсәгә ышанырга бу очракта?
- Минем Колчак белән очрашырга тырышуым аклар ягына чыгу өчен түгеллеккә.
— Кабатлап сорыйм: очраштыгызмы сон?
-Юк.
—Алайса, менә бу язманы карагыз. Сезнекеме ул? Укыгыз. Кул куегыз.
Язуны укып чыккач, Галимҗан Ибраһимов аны тикшерүченең үзенә кире кайтарып бирде
— Минеке.
—Шулай булгач, кул куегыз.
-Бу бит әсәр өчен Төштә күргәнне язам, имеш Чынлыкта мин Колчак янында булмадым.
—Ә төш икәнлеге әйтелми бит монда
—Димәк, ул өлешен алып ташлаганнар Шуна күрә мин ана кул куя алмыйм.
—Авыр сезнен белән эш итүе. Галимждн Гыйрфанович' Чынбарлыкны сезгә анлату мина да бик жинел түгел
Шунын белән аларнын сүзләре киселде. Галимхан Ибраһимовны сакчылар урынына кире илтеп куйды Монда ике хакыйкатьнең очын чыгару бик кыен, әлбәттә. Галимҗан Ибраһимов хакыйкате-нахакка утырганлыгын ачыклау. Башта моңа ышанып бара иде әле ул Ләкин өскә һаман өелә килгән нахак бәлаләр һич тә ерып чыгарлык гүгел Сәламәтлеге булса, көрәшер иде. бәлки Авыру торган саен көчәя Тикшерүченең унышы—«халык дошманы»н утырту Шуна көче җитмәсә, аны йә эштән алып ыргыталар, йә бәдәненә әллә нинди ялган койрыклар тагып, үзен утыртып куялар. Мондагы гаделлек шул
. Төн Төрмә
«Халык дошманы*нын кайберсе үлеп йоклый Түбә сайгагын күтәрердәй гырылдаулары колакларны тондырырлык Ана авыруларның
сызлану өннәре килеп кушыла. Сүгенүләр авазы да ишетелә.
Галимҗанның үз уе. Үз дөньясы. Үз хыялы. 1923 ел. Сентябрь. Казан Ул университетка лекция укырга чакырылды.
Хәзинәдә барынча дигәндәй, матур киенергә тырышты ул. Кара костюм. Ак күлмәк. Зәңгәрсу галстук. Аякта штиблет. Дөрес, аларнын барысы да яп-яңа түгел. Берникадәр дөнья күреп, үзләренә ан гына тормыш сөремен, кешеләрнең күз карашын сеңдергән киемнәр. Ничек кенә булмасын, алар утыз алты яшьлек буйдак ир-егетнен тәненә матур гына, ипле генә сыланып, аны ыспай гына зыялы зат итеп күрсәтәләр
Менә Галимҗан Ибраһимов килеп керә. Кулында берни дә юк. Кайберәүләр кебек, карап укыр өчен, букчасыннан кафедра өстенә өем- өем кәгазьләр алып куймый. Башта ул, гәүдәсен тәртипле солдаттай төп-төз тотып, баскан урынында студентларга карап ката... Шактый зур аудитория. Кызлар, егетләр аралашып та утырган, өлкән яшьтәгеләр дә күзгә чалына: алары укытучы, галимнәр булса кирәк. Яна лекторның акыл кылын тартып карарга килгәннәрдер.
Зал тын иде. Йөзләгән күзләр төбәлде лекторга. Матур киенгән. Карашы кырыс та. ягымлы да, идеаль йөз. Яшь кызларны гашыйк итәрлек. Мәүзүг кызыклы. Һәркемне борчый торган. Лектор ерактанрак башлады. Төрки халыклар башта рун тамгалары белән эш иткән. Иң кирәкле нәрсәләрне, ул вакытта әле кәгазь булмаганлыктан, тактага, тирегә, каен тузына яза торган булганнар. Ләкин алар чери, янгынга эләгә, төрле сәбәпләр белән юк була бара. Ә инде унынчы йөздә ислам дине кабул ителгәч, гарәп тамгаларына яки коллиграфиясенә күчелә. Бу әле һаман дәвам итә. Безнен өчен иң кулае—латин хәрефенә күчү. Монын өчен зур әзерлек бара. Әмма ул да бәхәсле. Егерменче гасырның башыннан бирле килгән бу бәхәс төене әле һаман чишелмәгән.
Галимҗан Ибраһимов һәр аваз—хәрефне, сүзне, җөмләне, күңелгә ятышлы итеп сөйләде Һәрберсенең ихлас күңелдән тыңлавын, язып баруын күргәч, акрынрак сөйләүгә күчте ул. Әйдә, язсыннар. Димәк, кирәкле нәрсәне аңлыйлар.
Тәнәфес ясап тормады әдип. Чөнки студентларның бу мәүзуг чылбырына нык мөкиббәнлек белән бирелүен шәйләде ул. Ике сәгать вакыт сизелми үтте дә китте. Галимҗан лекциясен әле язма әдәби тел барлыкка килгәнче үк телнен зурлыгы, кинлеге, матурлыгы турында халык үзе иҗат иткән мәкаль белән төгәлләде:
Тел дигән дәрья бар,
Төбендә энҗе-мәрҗән бар; Теләгәннәр чумып алыр, Теләмәгән коры калыр.
Бер урында да тотлыкмады Ибраһимов. Сүзләре бер-берсенә эчке мәгънәләре белән бәйләнеп агылдылар, һәр сүзне уйлап, матур, аһәнле әйтеп, сәнгатьле теле белән сихерләде ул студентларны. Алар күңеленә эстетик зәвык салды. Ике сәгать буе урыныннан кузгалмады диярлек. Лекция беткәч, шаулатып кул чаптылар.
Лекциядән сон Галимҗан Ибраһимов иң әүвәл үзе чыгып китмәкче иде. Студентлар анын белән хушлашырга ашыкмады Әле берсе, әле икенчесе, әле өченчесе, юк сорауны бар итеп дигәндәй, килеп кенә тордылар анын янына. Бу хәл нык шатландырды аны. Тел. халык, милләт язмышы һәркемне кызыксындыра. Халык үз язмышын ил, ватан язмышы белән бәйли. Анын күңеле чал тарихка йөгерә, хәзерге хәл-вакыйгаларны айкый, алдагы якты, матур көннәргә омтыла.
Барысы да чыгып беткәч, анын янында егерме яшьләр чамалы бер кыз гына калды. Зур. зәнгәр күзләренә күз салгач, Галимҗан тетрәнеп
куйды хәтта, фән диңгезеннән капыл мәхәббәт дөньясына күчкәнлеген үзе дә сизми калды Каһәр суккыры! Утыз алты яшьлек тун карт йөрәкне кымырҗытучы, ул йөрәктәге салкын бозны эретеп җибәрүче, ул йөрәккә тиз генә кереп оялаучы мәхәббәт угы бар микәнни сон әле? Белми микәнни бу җил кыз йөрәгендә һаман әле фәкать «Пролетариат революциясе солдаты» каны кайнаганны?
Кыз Галимҗанга шактый калын бер китап сузды. Ибраһимов бер китапка, бер кызга карап, ни әйтергә белмичә, аптырап торды. Бу анын 1919 елны Казанның «Сабах» ширкәтендә басылган «Безнен көннәр» романы иде. Галимҗан сүзне сорау белән башлады:
—Сез моны кайдан алдыгыз, сеңдем?
—Әти бирде.
—Ә нигә мина бирәсез? Ошамадымы әллә?
—Ошады. Имзагызны куйсагыз иде!
—Автограф була инде?
-Әйе.
Кафедрадан ике-өч адым ераклыкта өстәл бар иде. Янында ике урындык. Шуларнын берсен—өстәлнең бер, икенчесен—өстәлнең икенче ягына куйды да кызга утырырга тәкъдим итте. Алар капма-каршы утырыштылар. Кыз, букчасыннан алып, Галимҗанга каләм бирде
Башта кызның исемен, фамилиясен, кайдан килүен, кайсы факультетта укуын сорады.
Исеме—Гөлсем, фамилиясе Мөхәммәдова икән. Әстерхан шәһәреннән. Әтисенең исеме—Давыт Галимҗан «Әстерхан» сүзен ишеткәч, нишләптер, кызның тормышы, әтисенең хәл-әхвәле турында кызыксынып китеп, сорау артыннан сорау бирә башлады. Кыз барын да сөйләп бирде Әтисе балыкчы көймәләрен ремонтлау белән шөгыльләнә икән
Әтисе Давыт, гәрчә гади эшче генә булса да, әдәбият-сәнгатьне. яхшы белә икән Шуңадыр, күрәсең, Казаннан килгән язучы, журналист, галим ишеләр анын әтисе белән очрашып яшәгән. Аларда Тукай. Сәгыйть Рәмиев булган хәтта. 1911 елда Петербург консерваториясендә укыган җырчы Мәрьям Искәндәрованын алар өендә булуын дулкынланып сөйләде кыз. Бу вакытта Гөлсем сигез яшьтә генә була әле. Сонга таба Тукай шигырьләрен галибанә мөкиббәнлек белән укый башлагач, анын күңеле «моңлы», «дәртле» Казанга тартыла.
—Без тагы да очраша алабызмы, Галимҗан абый?
—Бик мөмкин!
— Кайда?
—Кайда телисез бит.
—Сезнең төп эшләгән урыныгыз?
—Алар бик күп, сеңлем!
—Ә нигә ул кадәр?..
— Ахмак булганга.
Алар аерылышты. Мәңгелеккә түгел Фәкать берничә көнгә.
Галимҗанның күңеле диңгездәй уйный башлады. Күңеленнән теге зәңгәр күзле кыз китми генә бит. «Әстерхан сандугачы»н эзләп, әллә ничә мәртәбә барды ул тулай торакларына Юк, табалмый Кайда очып йөридер. Шайтан белән эзләп тә табарлык түгел. Бер барды Ике. Өч Дүрт. Биш. Алтынчысында гына тапты
үабу—бер нәрсә. Мәхәббәт дигәннәре—икенче нәрсә шул Кыскасы, хәзер ана угыз алты яшьлек корычтай ир-егет булып, күкрәк киереп, борынны югары күтәреп йөрү килешми. Ана хәзер, уналты яшьне азып ыргытып егерме яшьләр чамалы яшь егет сыйфатына кер\ кирәк Кинога алып бар син аны Театрга! Циркка, музейга! Кабан күлендә көймәдә йөзәргә. Үзеңне шат тот. Кикриге шиңгән әтәчтәй йөремә Шаяр
Көлдер. Үзең дә көл. Әмма чаманы бел. Ахмакларча кыланма. Ярлы тәкәббер булма. Ир-егетлек сыйфатыңны югалтма. Кичке бакчаны да күрсәт. Форсаты тисә, зәңгәр күккә дә каратып ал. Йолдызларны макта Нәфесеңне уч төбеңә йомарлый бел.
Ияләшер өчен шактый вакыт кирәк. Сабыр тотты үзен. Кыз әдәбият, сәнгать ярата икән. Рус классикларын укыган Чит ил әдәбияты белән дә ару гына таныш. Очрашкан саен мәхәббәт учагы ныграк дөрли. Фикерләр уртаклыгы, дөньяга караш берлеге белән яшәү әлеге тормышны тагын да ямьләндереп җибәрде. Шулай да баштук алтын сарай вәгъдә итәргә ярамый. Ничек бар анын тормышы, ул аны шулай кабул итсен Фатирына шул ният белән алып килде ул аны. Күрсен аның тавык кетәгеннән аз гына зуррак булган бер тәрәзәле бүлмәсен. Тегендә дә, монда да таудай өелгән китапларын күрсен.
Алып килде. Күрсәтте. Кавказ халкының: «Кем иренен нык кыса, шунын йөрәге тарая»,—дигән бер мәкален ишеткән иде Галимҗан. Ә менә бу «Әстерхан сандугачы »ның, алама бүлмә күреп, ирене аз гына да кысылмады. Димәк, йөрәге анын тараймады, зур килеш калды. Йөзе үзгәреп, чырае да сытылмады. Ни дисәң дә, эшче-рабочий кәүсәсеннән үсеп чыккан ботак шул, дип уйлады Галимҗан. Ә менә Алмабикәнең кәгазь кебек юка иренен кыса торган гадәте бар иде. Ирендә дә хикмәт бар икән шул, валлаһи!
Кара-каршы утырып чәйләр дә эчкәч, кара һәм зәнгәр күзләрдән чыккан җылы нур агымнары бер-берсенен йөрәгенә керешеп кәрәзләнде. Әмма, никадәр генә кыю булмасын, мәхәббәт алдында юаш иде Галимҗан. Өйләнү мәсьәләсен теле белән әйтә алмады, язып бирде. Өч сүз белән генә:
—Миңа тормышка чыгасызмы?
Тынлык шактый озакка сузылды. Менә бервакыт, кыз зур зәңгәр күзләрен әйләндереп, бер карап алды да ана:
—Сез мине аңламыйсыз икән, Галимҗан абый!—диде.
—Бәлки.
—Мин иптәшләрчә... абыем кебек күреп...
—Ә мин сезне ул хисегездән беркайчан да мәхрүм итмәм.
—Минем әле укыйсым бар. Шул хыялларымны сез тапарга җыенасыз. —Киресенчә. Ул хыялларыгызны мин ныгытачакмын гына.
Бераз дәшми торгач, кырыс тавыш белән:
—Уйларга өч көн вакыт бирәм, Сандугач!—диде.
* ♦ *
Өченче көнне Галимҗан Гөлсем янына, тулай торакка китте—ул юк. Барды дүртенче көнне—ул юк. Бишенче көнне барды—ул юк. Һәм вәссәләм. Бүлмәдәш кызыннан сораса—әйтми. Нидер яшергәнлеге йөзеннән үк сизелеп тора. Димәк, кача. Очрашасы килми. Нишләргә?
Йөри торгач очратты ул кызны. Тагын алып килде үз бүлмәсенә. Китаплар караштырып утырырга кушты да, бер букча алын, йөрештереп кайтачагын әйтеп чыгып китте.
Галимҗанның басылган әсәрләре бер урындарак. Шуларны караштырырга уйлады ул. Дөрес, аларнын күбесе Әстерханда чакта ук кат-кат укылган иде инде. Менә «Сөю-сәгадәт». Менә егет яраткан кызы турында ничек уйлый: Минемчә, ул—илаһи; ул—табигатьнең аерым бер сәнгате; ул—хозур язның бөтен күрсен, бөтен ләтафәтен җыйнаган бердәнбер асыл чәчәк» Яки. «Мин аның белән танышкан көнемнән алып, үземне бөтенләй яна бер халәттә хис кыйла башладым. Хәятым әллә ничә дәрәҗәдә матурайды, баеды, язмыш тагы рәхимләнде» Яки: «рухым үзенә яна бер куәт, яна бер дәрт алып, һәммә нәрсәнен төсе матурга таба үзгәрде; кулларым да, бөтен тормышым да җинеләеп, эшкә гайрәтем тәмам башкаланды». Янә: «Ул мина бөтен шатлыкнын чишмәсе, хәятым-
нын мәркәзе булды. Шул дәрәҗәдә ки. дөньяны туфан басып та. ул сәламәт калса, мин һичбер кайгы күрмәячәкмен. Аны бер күрү, нурлы йөзенә тагы бер аерым күрек арттырып, сак кына бер елмаюы, матур бер сүзе, хәтта икенче бүлмәдән торып аның мина ишетелгән тавышы, хәтта ерактан күренгәндер бер киеме, йөреш вә кузгалышы—кыскасы, һәрбер нәрсәсе илаһи бер ямь ала. Була шундый вакытлар: ул үзенен гажәеп тавышы белән шынгырдатып. кем беләндер көлә-көлә сөйләшә башлый. Мин бөтен рухым белән анын тавышына йотылып, һәрбер авазын йөрәгем-нең төбенә, күнелемнен иң эченә алып, бонан башка бер хәлдә дә булмаган шаһи бер сәгадәт хис кыйлам. Шуннан тамырларымача бер хозур йөгерә, тәнемә аерым бер ләтафәт китә. Сизәм ки. мин бу туташны сөям».
Сөюнең бәхет, сәгадәт, илаһият икәнлеген әнә ничек тасвирлый. Ул—табигатьнең аерым бер сәнгате Язнын бөтен күркен. ләтафәтен җыйган бердәнбер асыл чәчәк! Мәхәббәт табигать сәнгате булу дәрәҗәсенә күтәрелә. Кыз йөрәге белән табигать йөрәге олы бер сәнгатькә әверелә. Мәхәббәт турында Галимҗан Ибраһимов кына шулай олы итеп әйтә аладыр.
Тышта аяк тавышы ишетелде. «Кайтты» дип уйларга да өлгермәде, ишек шакыдылар. «Рәхим итегез» диюгә, ишек шактый киң ачылып, егерме яшьләр чамалы бер егет килеп керде Бик җитез кыяфәтле үзе. Тере. Бер басасы урынга биш басып тора торган. Гади генә күк күлмәк кигән. Изүе ачык. Пиджак төймәләрен дә эләктермәгән. Аягында штиблет. Озын чәчләре ике якка аерылып төшеп тора. Кин маңгай. Зур зәңгәр күзләр. Ул күзләрдән ниндидер ялкын бөркелә
Егет, тышкы яктан шактый кыю күренсә дә. нишләптер, кыюсызланып кына сүз башлады.
— Миңа Галимҗан ага кирәк иде
—Хәзер кайтып җитәр инде.
-Ярый, гафу итегез, башка вакытта килермен әле
—Сез кем буласыз сон? Галимҗан абый кайткач, кем килде, дим?
— Мин.. Мин Һади Такташ булам.
—Һади Такташ?! Шагыйрь?!
—Әйе. Без ни... Галимҗан агага тынгылык бирмибез инде. Бер нәрсә язсак, тизрәк аңа укып күрсәтергә йөгерәбез Ишеген типкәләп ачып кергән чак та була. Төн уртасында килсәң дә кабул итә ул. Ачуланмый Тангача утырган вакытлар да була. Без. язучылар, бигрәк әрсез халык шул. Ишектән куып чыгарсалар, тәрәзәдән керә торган.
— һәр язган әсәрне ана күрсәтү мәҗбүримени сон9
—Ул әсәрнең ак һәм кара якларын тиз аерып күрсәтә белә Проза, драма, поэзия Барын да тирән андый ул. Редакциягә без күп очракта Галимҗан ага фатихасы белән барабыз.
—Әле нәрсә укыячаксыгыз сон ана?
—«Зәңгәр күзләр» дигән озын гына шигыремнең яна вариантын.
—Ул язылып беткәнме инде?
—Басылган иде инде ул. Быел «Безнең юл»да. Галимҗан ага. укыгач, бик ошатып бетермәде. Мин аны үзгәртергә булдым Шактый озын шигырь. Поэма кебегрәк.
—«Укып күрсәтергә килдем» дисез, ә үзегезнен кулда берни дә юк -Мин барлык әсәрләремне ягган беләм.
—Сез бик зиһенле икән
— Башта йөрәктә языла. Аннан күңел сәхифәләренә күчә. Мин шуннан карап укыйм.
—«Зәңгәр күзләр»не укып күрсәтсәгез, мин бик шат булыр идем
—Хәзер. . бер өзек.
Зәнгәр күзле егет кунак итеп Сезне чакыра. Әй, сез!
Ишетәмсез?!
Зәңгәр күхте егет ял итәргә
Сезне чакыра.
Әй, сез!
Килешәмсез?!
Без бу җирдә сирень гөлләреннән Матур итеп таҗлар үрербез.
Кайгы-хэсрәтләрне онытып, без Балалардай уйнап йөрербез. Кызык булыр.
Биредә безгә карап
Көлүчеләр дә юк. кем дә юк.
Акыллылар да юк, Алла да юк. Патша да юк монда, җен дә юк. Килегез сез!
Мин дә. зурлап сезне,
«Зәнгәр күзләр» көен көйләрмен.
Күкрәгемдә бик күп еллар яшереп йөргән Бер серемне сезгә сөйләрмен.
Сөйләп биргәч, йә, ничек ошыймы, хис-тойгыларыңа кагыла алдыммы азрак», дигәндәй. Такташ кызга карап катты. Кыздан бәһаләү көткән иде ул. Ләкин сүз әйтергә ашыкмады Гөлсем. Ә инде Такташ ошау-ошамау мәсьәләсендә ныклап, кат-кат сорагач, эчкә салынган шигъри гәүһәр хакында әйтми калуны килештермәде кыз.
— Мин сезнен әсәрләрне кат-кат, дөньямны онытып, жаным-тәнем белән, әллә нинди тирән хис илаһилыгына бирелеп укыйм, Такташ абый, алардан әллә нинди менә, үзем дә аңлап бетермәгән, йөрәкләрне җилкендереп жибәрә торган лирик тәм алам. Тукайлар, Сәгыйть Рәмиевлар, Дәрдмәндләр. Такташлар татар поэзиясен Күк тәхетенә күтәрәчәкләр әле. Тик менә...
—Нәрсә: «тик»?
—Ярый, әйткәч әйтим инде. Үпкәләмәсәгез?..
—Минем андый гадәт юк, акыллым!
—Галимҗан ага чәчмә әсәрдә яки прозада, сез. Такташ абый, шигырьдә яки поэзиядә лирик җылылык белән эш итәсез Шуның белән отасыз да. Чөнки әдәби әсәр, ничек әйтим, тәмле аш кебек ул. Сезнен әсәрләрне лирика тәмли. Җир белән күк илаһилыгын кушып язуыгыз да отышлы. Тик, Такташ абый, сез кайбер очракта лирика аклыгына кара тап төшерәсез. Күрәм: сез мина үпкәлисез. Йөзегез үзгәрде.
—Юк, юк. акыллым, әйтегез, сезне тыңлау күңелле. Минем ул кара тапнын ни икәнлеген беләсем килә.
—Кара тапны аңлатып бирә алмам кебек. Шулай да, бер сүз чыккач инде, әйтми калырга ярамастыр. Сез, Такташ абый, яныгызга кешеләр чакырасыз. Анда сездән көлүчеләр дә юк, беркем дә юк. акыллылар да юк, Алла да юк. патша да юк. жен дә юк. Ә нигә сез аларнын барысыннан да куркасыз? Шулар юк җирдә аулак кормак буласыз9 Атарсыз мөмкин түгел бит Алла һәр эшенә катнаша. Жен дә. һәркемне ике фәрештә сагалап йөри. Берсе яхшылыгыңны, икенчесе яманлыгынны яза бара Атардан качып котыла алмыйсыз, Такташ абый! «Аяла да юк» дип әйтүегез бөтенләй чеп-чи ялган. Бар ул Атта! Бар! Димәк, сезне яманлыкка җенегез, шайтаныгыз өнди. «Атта юк» дип әйтүегезгә алар шатлана. Атар җиңгәч, сезне Атта орачак. Шагыйрь эше Атта сүтү түгел. Сак булыгыз!
Зур зәнгәр күтләрен чекерәйтеп, артык гаҗиз булып, хәтта тын да
алмый тынлап торды да. кызнын сүзе беткәч, кычкырып көлеп җибәрде Такташ.
Нәкъ шул вакытта Галимхан кайтып керде Анын кулында төенчекләр иде Такташны күргәч, аптырабрак калды ул. Төенчекләрен бер урынга куеп. Такташ белән килеп күреште аннан Аны үз итеп, якын күреп. «Һадиулла» дип эндәшергә ярата ул. Бу юлы да шулай итте.
—һо, Һадиулла хәзрәтләре килгән, болай булгач, эш майлы табада шуган коймак сымаграк китәчәк, яна шигырь беләнме?
—Искесен сипләгән идем дә ул. Галимхан ага. менә бу сенелкәшкә сөйләп күрсәткән идем, тәнкыйть чукмары, ай-һай. каты икән: телгә дә. башка да китереп бәргән иде. дивана кеше кебек бәлтерәдем дә калдым Кем була сон бу усал кыз. Галимхан ага. бер-бер туганыгызмы, дигәндәй?.
—Бумы9 Әстерхан сандугачы бу Гөлсем. Табибәлеккә укый. Беренче курста гына әле «Тәнкыйть чукмары» шәп дисен инде9 Булачак хингән шул яктан да танытып өлгердеме үзен9 Тукай әйтмешли, тәнкыйть кирәкле шәйдер. Сина да, мина да. барыбызга да.
Шулай сөйләнә-сөйләнә. Галимхан пинхәк кесәсеннән бер кашлы йөзек алды да аны Гөлсемнен урта бармагына кидерде. Йөзек тап-таман иде.
—Туй бүләге!—дип. Галимхан зур шатлык белдереп куйды хәтта.
Галимхан үзен тыныч тотты. Гөлсемнен исә эче давыллы иде. Ничек бу? Шундый катлаулы мәсьәлә шулай бик хинел хат ителәме9 Ләкин ниндидер карышулык күрсәтү дә әллә ничек хәзер, лөгатькә сыймас кебек тоела.
Такташ, каккан казык кебек, урыныннан аз гына да селкенмичә, аптырап карап тик торды. Ни сон бу9 Чынмы9 Түгелме? Хәер. Галимхан абыйсының шактый катлаулы мәсьәләләрне әнә шулай капыл-кинәт хинел генә чишеп ташлый торган гадәте барлыкны белә Такташ Бусы шуларнын чираттагы берседер Аның өйләнүен бөтен дуслары, җәмәгатьчелек. язучылар, галимнәр, хурналистлар —тагы да әллә кемнәр тели иде бит инде. Менә шатланырлар инде!
... Алар һаман әле шул тар бүлмәдә яшәп ятмакта иделәр Галимхан иртәннән алып кичке дүрткә кадәр Гыйльми үзәктә була Аннан башка эшләр башлана. Шул тар бүлмәгә кичен язучылар, галимнәр, төрле һөнәр әһелләре җыела. Кыскасы, көндез очланмый калган эш кибәннәре очлана биредә. Вакыт-вакыт ул төнге сәгать икеләргәчә сузыла. Галимханның бу кадәр гадилегенә аптырый Гөлсем ханым Ләкин каршы бер сүз дә әйтми. Шулай кирәктер, күрәсен. дип уйлый. Инде ул зур кеше ич— Гыйльми Үзәк рәисе Академик Нишләп ана юньлерәк бер фатир бирмиләр икән9 Бу хакта уйланмый түгел Гөлсем ханым Уйлана. Шулай да фикерен әйтми иренә. Галимхан исә моны яхшылыкка юрый Кайбер кәттәкән-түрәләр хатыны кебек яхшы фатир, затлы киемнәр таләп итеп, беркайчан да анын якасыннан алмый. Бу яктан караганда, минекенә җиткән хатын бөтен җир йөзендә юк. дип уйлый ул.
«Сабыр иткән—морадына җиткән» кебек булды боларнын Бервакыт Татарстан Мәгариф министры Шәһит Әхмәдиев килде дә _
—Син начар бүлмәдә яшәгән өчен мине сүтәләр, еламаган балага имчәк бирмиләр ич. бу мәсьәләне үзен ахтә кайчан күтәреп чыгарга тиеш илен инде, күрмисенмени: әллә кемнәр ахтә нинди сарайларда яшәп яталар.—диде
Галимҗанга Новокомиссариатская урамыннан биш бүлмәле фатир бирделәр. Аста өч бүлмәле подвалы да бар
Инде хәзер нәсел-нәсәп мәсьәләсендә дә уйлар вакыт җиткәндер 'Хәзер!е Мөштәри урамы
3. .К У■ мз
Галимхан төрле яклап әтисенә охшап туды: төсе, бите, йөзе, чырае, зур башы, кин мангае, әрекмән колагы—һәммәсе Гыйрфан мулланыкы
Ибраһимоаларнын нәсел агачы янә бер җимеш бирде 1926 елның 5 ноябрендә Гөлсем ханым бер ир малай бүләк итте Галимханга. Теге вакытта Галимханның әтисе Гыйрфан муллага бер тамчы су кебек ошавы турында сокланып әйтсәләр, шул ук сүзләрне хәзер дә кабатларга туры килә. Малайга Рөстәм дип исем куштылар. Рөстәм суйган да каплаган әтисе Ибраһимовлар нәселен дан-шөһрәткә күмүдә әтисе Галимханны мең өлеш арттырып җибәрер, бәлки Шуны өмет итеп куанды Галимхан. Үз улының гына түгел, инкыйлабый түнкәрелеш елларыннан сон туган балаларның анлы, зиһенле, көрәшчән булуларына, алар яулаган яңалык байрагын югары тотанакларына, ил, халык бәхете өчен яшәячәкләренә ихлас, мөкиббән, биниһая ышана иде ул. Рөстәм бәхете белән туды. Йөгереп-чабулап уйнар өчен биш бүлмәле фатир бар. Мәзәк сүзләр сөйләп көлдерә торган шаян, чибәр әтисен бик яратыр Рөстәм. Бер басасы урынга биш басып торган җитез, хәрәкәтчән, сүзгә оста әнисен ул дөньядагы ин бөек, иң гүзәл, ин чибәр ана дип исәпләр.
Инде кырыкны кырлап килгән Галимхан өчен бала бигрәк тә тансык иде. Бишеккә бара да озак-озак карап тора ана.
—Ата кешенең күзе каты була, имеш, Галимхан бабакай, күзен тия күрмәсен берүк,—дип кисәтә кайчак Гөлсем.
—Анысын да ишеткәнем бар, балакай, карамый һич түзә алмыйм шул. Ләкин мин күзнен катылыгын йомшартыр өчен аны исле сабын белән ныклап юып киләм,—дип шаярта Галимхан.
—Мин үзем дә аннан күземне алалмыйм инде, бабакай, бу кадәр дә мәхәббәтле бала булыр икән!
—Синен үзендәге мәхәббәт зур булганга шулай ул, зәңгәр күзләреннән ана төшкән сөю ялкыны кире үзенә мәхәббәт уты булып кайта.
—Мин аны ашар чиккә җитеп яратам. Үбә башласам, тыела алмыйм хәтта. Икегезнең мәхәббәте бергә укмашты, күрәсең.
—Ә менә тагын берне тапкач, мәхәббәтен ана күчәчәк.
—Күңелеңне кин тот, бабакай, безнең нәсел бик үрчемле.
—Ә безнеке сон: картатайнын унике баласы була—сигез ул, дүрт кыз. Шуларнын берсе—минем әткәй. Әни дә җиде бала тапкан...
—Мин бала яратам. Күпмегә тырышсам да, тыймассын, бабакай, ярыймы?
—Алла белән киңәшләшеп карыйсы бар, балакай!
—һи. синен әле «Партия белән киңәшләшеп карыйсы бар» дип тә әйтүең мөмкин.
Икесе дә көлеп җибәрделәр.
Тукайның зур бәхет турында әйткән сүзләрен янә бер искә алды Галимҗан:
Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә;
Аһ, оят. хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә.
Дөрес, зур эшләрне шәхси бәхет өчен башкармый Галимҗан. Ул хакта уйламый да хәтта, һәрхәлдә үзен бәхетле сизә Галимҗан. Күпме авырлыклар аша килде бу илаһи зур бәхет! Рөстәм вакыт-вакыт яңгыратып елап җибәрә. Аһ. анын елавы! Тавышының монлылыгы! Сандугач сайрыймыни! Җырчы булыр, Аллаһы боерса! Әнисе дә бик матур җырлый бит. Әстерхан татарлары җырын суза башласа, мең сандугачың бер якта торсын Галимҗан җыр, мон ярата. Дөньяларын онытып тынлый әйбәт җырны Үзенең тавышы монлы гына кебек.
Галимҗан кинәт аяктан егылды. Шифаханәдә Гөлсем ханым көн- төн анын янында. Чөнки Галимҗанга бик авыр Ул—яшәү белән үлем арасында. Җитмәсә, шифаханәгә Рөстәмнен тәрбиячесе Феня елап килеп
керде. Рөстәм бик каты авырып киткән. Ут эчендә ята. Температурасы— 39 градус. Шулай итеп, ике ут арасында калды Гөлсем ханым. Галимхан сөйләшә дә алмый. Тамагына берни капмый. Аны Казанның ин абруйлы табиблары саклап тора Ә инде Гөлсем ханым ана рухи ныклык биреп торучы. '
Бала хәбәрен Галимханга әйтмәскә булган иде Гөлсем ханым. Ләкин андый эшне яшерергә мөмкинмени9
— Кайгырма. Галимхан, бала авырмый тормый, салкын-фәлән тигәндер, аны уйлап борчыла күрмә берүк, мин кайтып килим тиз генә,— диде Гөлсем.
—Дөрес эшлисен, балакай, ул ялгызы бит. монда мине әллә күпме табиб карый, бар. Рөстәм янына ашык,—диде Галимхан.
Гөлсем ханым әле Рөстәм янына йөгереп кайтты, әле Галимхан янына кабат йөгереп килде Ике арада киләп-сарып йөрергә туры килде аңа. Ул икесенен дә бик тиз аякка басуына ышанды. Ләкин алданды Казан табиблары Галимханны үлем тырнагыннан йолкып алып калачакка ышаныч белдермәделәр. 1927 елнын апреле иде бу. Яз—авырулар өчен куркынычлы мәл. Ул әллә кемнәрне алып китә теге дөньяга. Галимханда чихут чире көчәйде. Галимхан зур милләтнең алтын баганасы булу дәрәхәсенә хиткән иде. Бу багана ауса, ниндидер зур афәт килер кебек милләткә. Казан һавасы муенына агулы елан булып сарылды. Казаннан чыгып китмәсәләр, ул елан аны буып үтерәчәк. Бу елан әле Ялтага барып җитмичә аның муенын җибәрмәячәк Ялтага барып җиткәч кенә иркен тын алачак Галимхан.
Юл шактый озын, куркыныч, газаплы, әлбәттә. Симферопольгә хәтле өч тәүлек чамасы поездда барасы Аннан сон машина белән янә өч-дүрт сәгатьлек юл. Ялтага чаклы аны бер Казан табибы озатырга тиеш. Тегендә каршы алачаклар Әлбәттә, анын белән бергә хәләл хефете Гөлсем ханым да барырга тиеш Бу вакытта Рөстәм дә сәламәтләнеп бетмәгән иде әле Гөлсем ханым өстенә өелгән авыр тауны алып ташларга беркемнең дә көче җитмәстер хәзер. Монын өчен инде фәкать Алла кодрәте генә кирәк!
Кырым һавасы коткарды Галимҗанны вакытсыз гүр-иясе булудан Муенын буган әлеге үлем еланы Ялта һавасында тончыкты Ләкин моны болай әйтүе генә җиңел Чир ул потлап килә, мыскаллап китә. Юлда нык йончыган иде ул. Ун ай буе түшәктә беркеп ятты Галимхан Аяклар эшләми. Тән дә. куллар да каткан. Гөлсем ханым аны кош баласын ашаткан мисалда туендыра. Вакыт-вакыт сөйләргә теле дә әйләнми.
Бу кадәресен көтмәгән иде Галимхан Ул инде яшәудән өметен өзде. Хәер, мондый тормышның кирәге дә юк Еллар буе файдасыз кисмән урынына караватка беркеп ят. имеш Берни язма. Эшләмә Ә җиләктәй хатынын синең өчен кипсен, корысын, чәчәктәй гомерен заяга үткәрсен. „ ,
Шулай да ун айлап яткач, кашыкны үз кулына тотып ашый башлады ул. Мондагы табибларның һәркөн килеп торуы, янадан-яна дарулар бируе. рухи яктан ярдәм изүләре, кешелеклелек сыйфатлары, барысы, һәммәсе баш күтәрергә ярдәм иттеләр.
Рәхмәт инде сезгә, үлем тырнагына бирмәдегез. Газраилне якын китермәдегез, тәки алып калдыгыз бит,—ди Галимхан шатланып
-Үзегезгә рәхмәт. Галимҗан Гыйрфанович. сез безгә көчле рухыгыз белән ярдәм иттегез, бергәләп җиңдек бу чирне,-диләр табиблар.
Гөлсемгә анын рәхмәте тау кадәрле иде:
—Синен мөнәсәбәтен табибларның барлык даруларыннан, шифалы мәрхәмәтлекләреннән дә өстен булды, балакаем, син бөтен назыңны шифа итеп яптын мина.—ди ул.
з*
—Бу минем төп вазифам, бабакай. Синдә эчке ныклык көчле, шул сәламәтләндерде дә үзенне!
Галимжан, акрынлап, торып утыра башлады. Кулына каләм алды Ана 1924-25 елларда ук яза башлаган «Тугры сүз» («Тирән тамырлар») романын төгәлләргә кирәк иде. Дөрес, куллар әле һаман карыша. Языйм дисә, ак кәгазьгә аваз энҗеләре түгел, әллә нинди кәкре-бөкре тамгалар— хәрефләр төшә. Ә шулай да язарга кирәк.
Шулай да артык җәфаламаска тырышты аны тормыш юлдашы Гөлсем.
—Син әйтеп тор, мин язып торыйм. Галимхан бабакай,—диде көннәрдән бер көнне ул.
Галимхан җавапны борчылып кайтарды:
—Күпме җигәргә була инде сине, балакаем!..
Өстәп куйды.
—Авыр инде сина, балакай, авыр!..
Татарда анын җыры да бар: «Уфа тараклары белән кемнәр чәчен тараган; Бу дөньяны авыр диләр, кем күтәреп караган» Авырлыкка сылтанып яшәү—ялкаулар эше. Авырлыкларны җиңү өчен яңа көрәш башланды. «Тугры сүз» дәвам ителде. Галимжан торып утыру гына түгел, акрынлап карават тимерләренә ябыша-ябыша, аякка да баса башлады. Бу анын яңа җиңүе иде!
Казан җәмәгатьчелеге 1928 елда Галимжан Ибраһимов ижатынын 20 еллыгын бәйрәм итүне көн тәртибенә куйды. Бу мәсьәлә 1927 елда ук кузгатылган иде инде. Ләкин әдип үзе моңа җитди каршы чыкты. Беренчедән, язучыны каты кара чир канаты ныклап каплап алган иде инде. Ул каты кара канатны анын күңеленә бернинди дә бәйрәм төсе сындырып үтәрлек түгел иде. Анда җан кайгысы көчле иде. Икенчедән, хәтта сәламәт булса да, Галимҗан Ибраһимов барыбер үткәрмәс иде аны. Илдә бөек төзелешләр бара. Халыкның тормышы һаман мантымый.
Гомумән, үзе өчен генә түгел, андый юбилейларга каршы иде Галимжан Ибраһимов. Гайбәткә кереп китсә, арыслан артыннан чапкан ташбака кебек, кем әйтмешли, кәжә тезеннән торырлык хезмәте өчен дә бәйрәм тантанасы йөткерергә тырышып йөрүчеләр яңгырдан сон үрчегән гөмбә кебек күбәячәк. Шуларны уйлап, бу өлкәдә һич тә кире өлге күрсәтәсе килмәде аның. Кылган хезмәте күп. билгеле. Ләкин алар белән һич тә канәгать түгел ул. Менә аякка басты. Бөтен көчен әдәби әсәрләр язуга сарыф итәчәк. «Безнең көннәр»не трилогия итеп эшлисе, «Яшь йөрәкләр»не яңадан язып чыгасы, янә күңелен борчып торган әллә күпме яна әсәрләрне ак кәгазьгә төшерәсе бар. Тыныч кына һичьюгында янә ун ел чамасы язганда, әллә күпме яна томнар барлыкка киләчәк. Бик телиләр икән, әнә шул чакта үткәрерләр аның иҗат тантанасын.
Юбилейның кирәклеге турында ана иң якын дуслары, каләмдәшләре, җитди җитәкчеләр, шактый абруйлы кешеләр кат-кат ныклап әйтте Ләкин ул берсен дә тыңламады. Казанда юбилейны Галимжан Ибраһи- мовсыз гына үткәрергә булдылар.
Бу вакытта Галимжан Ибраһимов Ялтада бер бүлмәдә тора иде. Иртәннән алып кичкә чаклы элемтә бүлегеннән телеграмма ташыдылар аңа. Почта хезмәткәрләре арып бетте хәтта. Үзебезнең илне әйтәсе дә юк: Казан, Уфа, Мәскәү, Чиләбе, Троицк, Әстерхан. Оренбург, Алма- Ата, Ташкент. Сахалин, Мурмонск, Архангельск, Төркия, Германия - тагы да әллә кайлардан килде котлаулар.
Ничек кенә каршы килмәсен, Галимжан Ибраһимовның үзе өчен дә бик күнелле булды бу юбилей Анын күңеле күтәрелеп, йөзе ачылып, хәле аруланып китте. Фәннәр академиясенә член итеп сайланды. Хезмәт Герое исеме бирелде.
Бу кадәр кирәкмәс иде. нигә бу тиклем шапырыналар, кая күтәрәләр мине,—дип кыенсынды ул.
Гөлсем ханым бу хакта тирәнрәк уйлаучы булып чыкты:
—Сине генә күтәрмиләр, бабакаем, татар милләтен күтәрәләр,— диде ул горуланып.—Бу синен шәхси батырлыгын гына түгел, милләт Батырлыгы'
«Тирән тамырлар» («Тугры сүз») язылып беткәч. «Безнен көннәр» трилогиясенә кереште Галимхан Ибраһимов. Ин әүвәл анын беренче томын югары сәнгать таләпләренә хавап бирерлек итеп, янадан язып чыгарга кирәк иде әле. Бер үк вакытта -Әдәбият кануннары»н да янабаштан эшләп чыгарга йөрәксенде ул.
Галимхан Ибраһимовны Кырымга алты айга дип хибәргәннәр иде. Бер ел да, ике ел да аккан судай, искән җилдәй үтеп китте
Бу көннәрдә ижат аның өчен зур хәят, анын хәләл җефете Гөлсем— шул хәятнын рухы. Рөстәм шул рухлар канатланучы бөркет булып тоелды
Рөстәмгә тәрбия бирү, аны анлатып бирә алмаслык илаһи бер бөек ләззәт белән сөю. мәхәббәт ялкынын ана биреп бетерү чигенә җитеп ярату ягыннан алар арасында аерма булмады шикелле. Галимханны кырысрак табигатьле дип уйлый иде Гөлсем ханым Усаллык бар. билгеле. Галимханда. Әмма бала янында үзе дә балага әйләнә дә куя ул Бишек янына килеп, бала тәтигә кызыгып карагандай карап тора Рөстәмгә. Бу вакытта анын күзләре очкынлана, эчкә баткан янаклары алсулана, калын иреннәре зур шатлык кичереп дерелди. Шуннан. Гөлсемне чакырып, бер үк сүзләрне кабатлый
—Балакай! Кара инде бу бөркетне, тач мин бит бу! Ә башынын зурлыгы!
Гөлсемнең Галимҗанга бик кыйммәтле, җылы, матур сүзләр әйтәсе килә. Алар вакытында йә телгә килми, йә артык төче булып яңгырар кебек «Баллы сүз баш әйләндерә»,—дигәне дә бар бит әле анын Ждвапны барлык аналарга хас булган уртак сүзләр белән бирергә тырыша Гөлсем ханым:
—Тигез карарга насыйп булсын инде, әтисе, бәхетле булсын бала'
Өч яшендә соклангыч бала булып өсте Рөстәм Акыллы кешеләр белән зурларчарак сөйләшүе генә ни тора, һәркемнең анын белән сөйләшәсе килә, бер үк вакытта һәркемнең аны тотып сөясе килә Казанда әтисе белән бер үк вакытта аяктан егылганнар иде. Икесе дә кабат аякка бастылар
• * *
Тора-бара бу зур бәхет әле бер. әле икенче як читеннән башта азлап-азлап. аннан күпләп-күпләп кителә башлады, бервакыт бөтенләй челпәрәмә килде.
Галимҗанга җандай кадерле күргән, сөеп кенә түгел, карап та туя алмаган, яраткан улын кулга алырга, анын белән бергә утырып ашарга, алсу бит очларын, зүр зәңгәр күзләрен үбәргә, анын белән гомерендә бер генә мәртәбә бүлса да кочаклашып йокларга рөхсәт ителми башлады Чөнки бала Галимханнан туберкулез авыруы йоктырыр дип курка иде Гөлсем. „ , с
—Әти! Әти!—дип йөгереп килсә. Галимҗан, төрле сәбәпләр табып, аннан качарга, ераклашырга тырышты
Ата белән бала арасында Аллаһы Тәгалә үзе биргән җәннәт җылылыгы бар иде Ә хәзер инде ике арага, гүя. боз тавы үсеп чыкты Рөстәм, авызын турсайтып, әнисе янына килә дә
—Әти мине яратмый,—дип үпкәли.
Гөлсем ханым аны төрлечә юата
—Алай түгел, акыллым минем, әтиең сине нык ярата, ул әле чирле, шуна күрә анын янына барырга ярамый.
—Чирле ата янына барырга нигә ярамый?
—Менә ул озакламый савыгыр, аннан рәхәтләнеп уйнарсыгыз.
—Кайчан терелә соң ул?
—Озакламый. Син дә бит авырган идең. Әнә хәзер алма кебек булдың.
—Әтинең кай төше авырта?
—Куй. Сорама. Аны врачлар гына белә.
—Ә мин врач килгәч сораячакмын.
—Ярамый, улым! Врачлар сораганны яратмый.
Бервакыт тәлинкәләр дә. кашыклар да бүлеп куелды: әтинеке, әнинеке, Рөстәмнеке.
Бу хакта да күп сораулар бирде бала. Моның серен дә анага алдаша- алдаша аңлатып бирергә туры килде.
Хәер, озакламый Рөстәм бу яшерен мәсьәләләрне үзе үк белде. Урамда бер әрем телле хатыннын озын телле малае әйткән ана:
—Әтиен чихут белән чирли, ул йогышлы, әнием синең белән уйнамаска кушты, яныма килмә минем,—дигән.
Бу хакта да әнисенә кайтып әйтте Рөстәм Бу юлы да Гөлсем ханымга төрлечә аңлатырга туры килде. Шулай да саксызлык та җибәрде Гөлсем ханым:
—Йокмый ул, балам, йокмый, якын килмәсәң, бергә утырып ашамасаң, берни дә булмый.
Моны Рөстәм атасына җиткерә:
—Син чихут белән чирлисен, ул башка кешеләргә дә йога, шуңа күрә мин синең белән бергә ашамыйм да, йокларга да ятмыйм,—ди.
Галимжан дөресен әйтә:
—Син дә нык авырган идең бит. Сәламәтләндең. Минем дә чирем озакка бармаячак. Менә күрерсен. Аннан сон без бергә утырып та ашарбыз, бергә ятып та йокларбыз, урамда җитәкләшеп тә йөрербез.
—Ә минем йә сеңлем, йә энем булырмы соң?
—Булыр, улым, булыр, булмый калмас.
—Кайчан?
—Ашыкма, улым, сабыр ит...
Бергә утырып ашау ярамагач. Рөстәмне балалар бакчасына бирделәр. Ләкин анда да әлеге әрем телле хатынның озын телле малае Рөстәм әтисенең йогышлы чир белән авыруы турында әйткән. Шуннан балалар Рөстәм белән уйнамый башлаганнар.
Галимжан исә Рөстәмне күз нурлары, йөрәк ялкыны, балага булган кайнар хис-тойгылары белән генә сөеп йөрде. Гел болай булмас әле. Табиблар яхшы моңда. Көн дә диярлек килеп торалар. Ашау-эчү начар түгел. Кеше гомерен кисә торган «чихут» дигән каһәр төшкән чирнең көче җитмәячәк ана. Җиңәчәк ул аны. Барыбер җиңәчәк!
Рөстәм җәннәткә ашыкмаса, ул шулай да булыр иде, бәлки. 1931 елның 21 мартында, дүрт яшь ярымлык вакытында, гүр иясе булды Рөстәм. Йөрәк параличы алып китте аны.
Бу көтелмәгән дәһшәт иде. Гөлсем ханым, һушы китеп, караватына ауды. Табиб чакыртып, укол казагач кына килде ул аңына. Кешеләр җыелган. Ин беренче Рөстәм караваты янында улына карап каткан Галимҗанны күрде ул. Йөзе аның көл төсле булган. Сулыш та алмый хәтта. Хәрәкәт тә ясамый. Әйтерсең, үлгән кешене бастырып куйганнар.
Шуннан алар бер-берсе өчен кайгырыша башладылар.
—Гөлсем, балакай! Кулга алырга тырыш инде үзеңне, сабыр ит!— дип юатырга тырышты Галимжан хәләл җефетен.
Гөлсем ханым йөрәктә каткан кайгыны күз яше белән түгеп ташлау юлына басты. Әле тегендә барып, әле монда килеп, кеше күргәндә дә, күрмәгәндә дә елап ала. Шуннан ул берникадәр бушанып кала. Эчтә
укмашкан кара төер таркала, тышка чыга, тын алырга ирек бирә. Тик Галимжан гына елый алмый. Йөрәгенә укмашкан кара төер таркалмый, изелми, тын алырга ирек бирми Ана: «Ела, җинелрәк булыр»,—дип әйтеп тә булмый бит Ул мона—яки күз яшьләре түгәргә—күнекмәгән. Алар шулай тәрбияләнгән. Авыр еллар шулай иткән аларны. Каты бәгырьлегә әверелдергән.
Гөлсем ханым Галимжан Ибраһимовны ташлап киткәч, гаилә бәхете бөтенләйгә челпәрәмә килде. Тормыш, югыйсә, җай гына аккан су шикелле бертөрлелектә, әллә ни тирән үзгәрешләр көтелмичә, ярсу-давылланулар да булмыйча, яшәүнең әллә ни тәмен татымыйча, һәммәсенә күнгән ярлы кешенен талгын гомер сөрүен хәтерләтеп, акрын гына үз жае белән бара иде әле. Рөстәмне югалту кайгысын икесе дә авыр кичерде Гөлсемнең болай да бәләкәй гәүдәсе тагын да кечерәеп калды Нык ябыкты ул. Яңаклары эчкә батты Зур зәңгәр күзләреннән коелган кайнар яшьләрен җыйсаң, арттырып әйтсәк, үзенчә бер күл булыр иде. Аның бөтен эчен бала сагышы уты биләп алды. Инде бергәлектә ун ел гомер кичерделәр Нинди генә авырлыклар үтмәде баштан'’ Ләкин Гөлсем бервакытта да зарланмады, эш күптән сыкранмады Бернинди авырлык та чылатмады аның күз төбен яшь белән. Менә шунда гына ныклап белде Галимжан бала югалтуның ана йөрәге өчен ин авыр кайгы икәнлеген.
—Балакаем! Үлгән артыннан үлеп булмый, үзеңне кулга алыр вакыт җиткәндер бит инде, гомер буе болай яши алмассың, бер басылырга кирәк,—кебек сүзләр дә әйтеп карый. Алар, киресенчә, ярсытып кына җибәрә Гөлсемне:
—Нишлим соң, нишлим, Ходайдан сабырлык та сорап карыйм, берни ярдәм итми, дип күз яшьләрен коя.
Бервакыт зәңгәр күзләргә яшь килми башлады. Алар эчтә корып беттеләр шикелле. Йөрәктәге кайгы утында корыдылар бугай Гөлсем эшкә керде. Техникумда рус теле, әдәбияты буенча дәресләр бирә башлады ул. Дәресләре күп иде аның. Икенче бер яна хезмәткә чуму, көннәрен техникумда халык арасында үткәрү, кичләрен дәрескә әзерләнү, дәфтәрләр тикшерү, җәмәгать эшләренә бирелеп киту., —шуларга охшаш башка шөгыльләр анын авыр кайгысын берникадәр җиңеләйтә башладылар
Галимҗан да кичерде шундый ук авыр кайгы газапларын Еламаска тырышса да, нык уйланган чакларда күзе төбенә барыбер килеп чыга иде кайнар яшь. Аны сөртеп ала. Мәгәр Гөлсемгә күрсәтмәскә тырыша Баланы бирде-бирүен Ходай, тик ул аны кысып-кысып бер сөяргә дә рөхсәт итмәде, дип әрни.
Иҗат дәвам итте, билгеле. «Безнең көннәр» романын янадан эшләп чыкты. Чир белән көрәшеп яшәде ул.
Ходайга шөкер, таякка таянып булса да. җәй көне бакчага чыгып йөри башлады. Бу, билгеле, яшь баланын тәпи басарга өйрәнү чоры кебек кенә иде әле. Ләкин бит яшь бала, егыла-егыла булса да. шуннан акрынлап йөреп китә. Ул да шулай булыр. Аягы ныгыр Бәдәненә хәл керер Хәзер инде, яшь чактагыча, муенга кырык төрле хезмәт камыты киясе юк. Хәер, ул әле дә карт түгел Яна гына кырыктан үткән ир кеше карт була димени9 Анын яшендә әдәбият мәйданында дан шөһрәт казанучылар бик сирәк. Димәк, алга! Яна җиңүләргә! Яна ижат биеклекләренә*
Бакчага чыгып утыргач, вакыт-вакыт аны сырып алалар Танышлары күп монда һәркем анын хәлен сораша. Анын озак яшәвен тели. Бу да анын күңеленә яңа рухи көч өсти. Кешеләрнең бер тәмле сүзе бәгъзе бервакыт синен рухыңны күкнен җиденче катына күтәрә Ә тәмсез сүз тернәкләнеп килгән рухны телгәләп ташлый
Беркөн шулай булды да. Көн нык матур иде Дингез яктан талгын гына җылы жил исә Зәнгәр күк йөзендә болытның әсәре дә юк Кыскасы.
Кырымнын авыруларга шифа өләшеп йөри торган хозур бер көне иде бу. Анын алдына илле яшьләр чамалы бер хатын килеп басты Өс-башы бик начар иде анын. Ямаулы итәк, иске пинҗәк кигән. Баш очлары тишелгән түфлиләре дә анын ифрат ярлы яшәве турында сөйләп торалар Чәче-башы тузган. Соры күзләре ач мәченекедәй ямьсез карый. Үзеннән аракы исе анкып тора Бәйләнде бит ул Галимҗанга. Әллә ниләр такылдый. Тик сүхтәрен һич аңлап булмый. Әллә кырым татарлары телендә, әллә гагауз телендә, әллә караим телендә сөйли. Рус сүзләрен дә ара-тирә кыстырып җибәрә.
—Әленне бир маа. сизә бер сөз гәпрәм1.—ди бу.
Анын куллары да шакшы, пычрак rue. Галимҗан, саруымны кайнатып йөрмә әле дигән төс чыгарып, башын икенче якка борды Ләкин хатын китеп бармады. Русчага күчте. Анысын да вата-җимерә сөйли:
—Рука дай мнуга ыскажу... пыравды ыскажу...
Ачуы килде Галимҗанның. Ана акча кирәк. Шуны бирмәсәң. барыбер китмәячәк, кат-кат килеп җанына тиячәк әле ул. Кесәсеннән бер көмеш чыгарып бирде дә, китәргә кушты ана Галимҗан Әмма хатын китмәде.
—Менә... рәхмәт сия. чичас пыравду ыскажу... синеке катын бер хәрби кеше мән гулять итә.
Бер агарды, бер күгәрде Галимҗан.
—Китегез моннан!—дип кычкырганын үзе дә сизми калды
Хатын, шаркылдап көлеп, китеп барды
Бераз киткәч, янә борылып карап, тагын бер мәртәбә алама итеп кычкырып көлде ул. Монысында мыскыллау тагын да ныграк янгырады.
Хәбәрнен яхшысы да. яманы да тиз тарала. Аны алама авыздан да. матур авызлардан да ишетәсең. Галимҗанның монда танышлары күп иде инде. Гөлсем ханымның намусына тагылган әлеге хәрби кеше турында күпләрдән ишетте ул. Киләләр дә сөйлиләр. Киләләр дә сөйлиләр. Мәгәр Галимҗанның һич тыңлыйсы килми андый гайбәтләрне.
—Кем белән кем йөрмәс..
—Дөнья иркен ич. .
—Мин көнләшә белмим...
—Юкны сөйләмәгез —кебек сүзләр әйтә дә куя.
Хәрби кешенен майор булуы турында әйтәләр. Мәгәр бик чибәр, озын гына буйлы, ачык йөзле, матур гәүдәле, күнелле кеше. имеш. Бик якыннарыннан ишеткәч. Галимҗан көннәрдән бер көнне сорарга мәҗбүр булды:
—Ниндидер хәрби кеше белән дуслашып алгансың икән, хәерлегә булсын, кем ул?
Гөлсем сорауга каршы сорау белән җавап бирде:
—Кемнән ишеттең аны?
—Телләргә кергән күңелләргә күчә.
—Димәк, гайбәт җыясын9
—Аллам сакласын!
Сорау бирүенә үкенде Галимҗан Кирәкмәс иде. Хәрби кеше, бәлки, элекке, әллә кайчангы танышыдыр. Мәктәп елларындагы дустыдыр
Шундый уйлар кичерде ул башыннан Ә инде Гөлсем ханымның <■ гайбәт җыясын» дип әйтүе хәтерен нык калдырды аның. Нинди гайбәт9 Ни пычагыма ул9 Әйтерсең, анын шуннан башка эше юк
Юк. гайбәт түгел иде бу Анын шулай икәнлеге элекке кайнар Гөлсемнен акрынлап салкын бозга әйләнә баруында да сизелә Авырган чакта бала урынына тәрбияләде ләбаса ул ярын Кашыклап ашатты. Каткан тәннәрен акрынлап массаж ясап йомшатты Иҗади эшкә икәүләп керештеләр Ул әйтеп тора Гөлсем яза. Ин авыр вакытта да ике арадагы җылы мөнәсәбәт җиле өзелмәде. Ә хәзер ике арада кырыс җилләр исә.
'Кулыгызны бирегез мина, сезгә бер сүз әйтәм.
Әйткән сүзенә юньле жавап та бирми Гөлсем. Элек сүзләре тәмле була иде. Хәзер ире белән сөйләшәсе дә килми
Анын холкы-табигате дә үзгәрә башлады. Уйланып тора-тора да. елап җибәрә. Мәгәр бу Рөстәм өчен елау түгел иде инде. Ике арада сүз бетте.
Ялта күге җәйләрен гел аяз була диярлек. Сентябрь, октябрь айларында да әле күк җәйге төсен ул кадәр нык үзгәртми.
Күңелләрдәге болытлар нык куерды. Алар хәзер мәнге таркалмас кебек.
Моны якыннары да сизде. Галимҗан янына күп киләләр иде. Табиблар. Кырым өлкә комитеты кешеләре. Кырым язучылары. Зур җитәкчеләр. Гади кешеләр белән аралашырга да яратты Галимҗан. Бакча каравылчысы Кырымбай белән нык дуслашты ул Кырымбай—уртача гына буйлы, юка гына гәүдәле, кара-туткыл йөзле, илле яшьләр чамалы хәрәкәтчән кеше. Бакчада сөйләшеп утыра торган булып китте алар Май бәйрәме көнне Кырымбай Галимҗаннарга хәләл җефете Нәфисә белән килеп тә киттеләр. Бәйрәм белән котларга. Күп итеп йөзем җимеше алып килгәннәр. Ул кырым җирендә генә үсә. имеш. Бик файдалы Җитмеш төрле дәвасы бар. Әле татарчалап, әле русчалап сорады беркөн Кырымбай:
—Сизиң үй ичидә цир тетрәмәче икән ку. Галимжан мүәллим?'
Галимҗан эндәшмәде. Елмаеп кына куйды. Чөнки жавап бирү кыен инде аңа. Кырымбай анлады Галимҗанның кичерешен. Башкача төпченмәде.
Гөлсем шикле сүзләргә үзе нокта куярга булды. Хатын керләрен юып. үтүкләп, үзенекен ике чемоданга тутырып куйды. Галимҗанның да юды киемнәрен. Алар да үтүкләнгән. Үз урыннарында. Боларнын барын да күреп. Гөлсем ханымның китәргә әзерләнүен сизеп торды Галимҗан.
Гөлсем ханым әллә ничә мәртәбә тукталды әйтергә. Ләкин булдыра алмый. Әйтергә авызын ачса, күзенә яшь килеп тыгыла. Елый-елый аерылышырга теләми ул. Тавыш-гауга да кирәкми. Барысы да урынсыз. Барысын да кешеләрчә эшләргә кирәк. Соңыннан бер-берен турында яман уйларлык булмасын. Әлбәттә, ул күп әйтмәячәк.
-Мин китәр1ә булдым, бабакай, гафу ит' Шулай кирәк Башкача безгә бергә торырга ярамый. Соңыннан моны үзеңдә аңларсың,—диячәк.
Галимжан. гадәтенчә, караватында ятып тора иде.
— Бабакай! Мин китәм! Гафу ит!—диде
Шуннан аның йодрыгы төйнәлде. Ирене кысылды. Уртлары чәйнәлде. Елап җибәрмәс өчен иде бу
Галимжан авыр сулап куйды. Сүз әйтергә ашыкмады. Алама сүзләре юк иде анын Гөлсем ханым өчен. Хәер, булса да әйтмәс иде. Бу бит ир белән хатынның аерылышуы гына түгел. Болар намуска, кешелеклелеккә. хәтта бөек идеалларга бәйләнгән нәрсәләр. Аны язмышка бәйләп аңлаталар. Ул, бәлки, шулайдыр. Ләкин аның белән генә чикләргә ярамыйдыр аны. Кешеләрнең йөрәк төпкелендә, күнел тирәнлекләрендә әллә пиләр бар бит ул.
Өч кенә сүз әйтте Галимҗан:
— Бәхетле бул. балакай!
Гөлсем, елап. Галимҗанның күкрәгенә ауды
—Алай димә! Бәхет теләмә мина! Сүк син мине! Чәчләремнән йолык! Җиңелрәк булыр кебек!..
♦ * ♦
Тышта көчле гарасат купты. Көн кинәт караңгыланып китте Дөньяны җимерердәй итеп, күк күкрәде Юк. күк күкрәү генә түгел иде 'Сетнен ойдә жир тетрамәкче икән Ялтада еш кына жир гетраучән Кырым татарлары ой эчендәге ызгышны шуна чагыипыручан .Мүәгтим.-аларнын зур кешегә хөрмәтләп эндәшүе
бу. Шуна кушылып, бизгәк тоткан кешедәй, бөтен җир тетрәнә-селкенә башлады Жир тетрәү! Бу юлы артык кылана шикелле. Йорт, әйтерсең, хәлсез кешедәй, менә-менә авып китәчәк. Җимерелеп төшәчәк. Өстәл, китап шкафы, хәтта Галимхан яткан карават ыргый, сикерә, бии башлады. Йә, Хода! Ахырзаман, кыямәт көне шушымы әллә? Бу дөнья бетеп, бөтен жан-рух ияләренең икенче бер урынга җыела торган чагы килеп җиттеме?
Гөлсем ханым, Галимҗан кочагыннан аерылып, тышка чыгып йөгерде. Ә Галимҗан ята бирде караватында. Җир һаман тетри. Карават сикереп-сикереп куя. Галимҗанны ул туп урынына чөя. Рөстәм исән чакта да булган иде шундый көчле җир тетрәү. Бу юлы бигрәк каты кылана бу җир. Әйтерсең, кемгәдер үче бар.
Галимҗан, бөтен көчен җыеп, торып утырды. Караваттан төшеп, тәгәри-тәгәри булса да, тышка чыгуда иде аның исәбе. Әмма коточкыч янә бер тетрәү аны идәнгә сузып салды. Шунда һушын югалтты ул. Анын өчен хәзер җирнең асты өскә килә.
Тетрәү дәвам итте. Кайбер йортлар җимерелеп төшә башлады хәтта. Галимҗанны җимерек йорт астында изелеп калудан Кырымбай белән Нәфисә ханым килеп коткарды.
Алтынчы бүлек
... 1937 ел. 31 декабрь.
Халык яңа елны каршылау мәшәкате белән йөри. Салкын бит очларыңны чеметеп ала.
Мәгәр кешеләрнең табигатьтә әллә ни гаме юк. Аларнын үз шөгыле баштан ашкан. Кичкә матур табын әзерләп өлгерергә кирәк. Яңа елны ярлы өстәл белән каршы алырга ярамый.
Илдә бөтен дөньяга өлге итеп куярлык социализм төзеде.
Яңа җәмгыять өчен яңа төр кешеләр кирәк икән. Лаеклы булмаганнар өчен Гулак кебек үлем йортлары төзелә. Алар һаман ишәя бара. Социализм—оҗмахның ишегалды гына. Чын оҗмах—коммунизм. Ана күп калмаган. Бер адым гына. Кешеләрне хәзер җиз иләктән үткәрәләр. Үтеп чыга алганнар коммунизм гөлбакчасында яшәячәк. Үтмәгәне—иләк өстендә калган кибәге—жилгә очырылачак.
Пеләтән төрмәсенә «халык дошманнары»—коммунизм-оҗмахта яшәргә тиеш булмаганнар—юк ителергә хөкем көтеп яталар.
Авырулар бүлмәсендәгеләрнең хәле тагын да мөшкелрәк. Үлем хәленә җиткәннәрне монда алып килеп ябалар. «Халык дошманы» булыр рәте бармы аларнын? Үз җанын сакларлык та чамасы юк бит.
Галимҗан Ибраһимов та үлем хәлендә килеп кергән иде. Өч көн дә яши алмас кебек иде. Өч ай үтеп киткән икән ләбаса инде. Өч ай! Өч ел сымак тоелды ул. Газаплы көннәр. Каһәрле минутлар. Йокысыз төннәр. Берөзлексез үлем белән көрәшү. Жан чатырман арасында диләр, дөрес икән.
Бүген «дәҗҗал»га яки сорау алуга чакырмадылар. Яңа ел килү шаукымы, күрәсең, һәркем күңеленә ниндидер шәфкатьлелек нуры өсти. Авырулар арасында да чагыштырмача тынычлык хөкем сөрә. Ә инде сонгы көннәрдә, яна ел якынлашуын сизеп булса кирәк, имеш-мимешләр куерып китте. Имеш, 1938 елның башында суд ясаулар күбәячәк. Менә шунда алар һич тә «халык дошманы» булмаулары, совет властена каршы түгел икәнлекләре турында чатнатып әйтеп бирәчәкләр. Совет суды гадел хөкем чыгарырга тиеш. Аңлы, белемле, кешелекле судьялар язмышыңны уңай якка хәл итәргә тырышачаклар. Ил, халык алдында аларнын тузан бөртеге кадәр дә гаепләре юк икәнлекне болай да тикшереп белгәннәрдер инде. Чыгарырлар моннан. Башкача тотмаслар.
Болар өчен шундый изге хәбәр дә йөри. Янәсе дә, гаепсезгә
утырганнарны яңа елда болай гына—судсыз гына коткарачаклар. Утын агачы кадәр дә файдагыз юк бу җәмгыятькә. бушка ашап ятасыз сасып, сезне асраганчы эт асрарсын. алдыңнан артын яхшы. ди. арт ягына берне чәпеп куачаклар, ди. моннан.
Галимҗан Ибраһимов сүзләргә катнашмаска тырышты Чөнки бу сүзләргә ышанмый инде аның акылы. Утын итеп яксалар-ягарлар адарны. иллә мәгәр чыгарып җибәрмәячәкләр. Шулай да моны аларга әйтергә ярамый. Өмет, кеше өчен бик кирәк ул. Ә үзенен кәефе начар түгел иде бүген. Яңа елга бәйле өметле уйлардан күтәрелгән күнел түгел бу. Сәбәбе Фатыймада.
Галимҗан Ибраһимов Фатыймага үз янына бөтенләй килмәскә, анын белән сөйләшмәскә, фикер алышмаска кушты. Бик авыр кичерде анын бу кыланышын табибә. Алсу бит очлары кинәт күтәреп киткәндәй тоелды. Җылы күз карашлары салкынайды. Сүз әйтә алмас хәл кичерде хәтта. Шулай да сорарга мәҗбүр булды
—Галимҗан абый! Нигә алай?
—Шулай кирәк.
—Хәтерегезне калдырдыммы әллә?
—«Халык дошманы»нын хәтерен сакламыйлар.
—Ник алай дисез? Сез «халык дошманы» түгел. Әйттем бит инде сезне коткарачаклар. Бөтен җәмәгатьчелек шөгыльләнә монын белән Әтием—шуларнын башында
—Кирәкми, акыллым! Соңгы сүземне әйтәм. Мина беркемнән дә. бернинди дә яклау кирәкми. Зинһар, килмәгез яныма!
—Әгәр шулай кирәк икән.
—Шулай кирәк.
Бу хәлне икенче көнне әтисенә сөйли Фатыйма ханым.
— Галимҗан Ибраһимов зур. акыллы, мәгълүматлы кеше, кызым, көчле сәясәтче, анын сина әйткән сүзләрендә ниндидер серлелек, үзенчә бер тирән мәгънә бардыр: ана карап, аны ташлама, кызым —диде
— Нинди серлелек икән сон ул. әти?
—Син кешенең чирен генә карама, кызым, анын эчке дөньясына да үтеп керергә тырыш, врач кеше шулай булырга тиеш бит
—Галимҗан Ибраһимов кебек бөек шәхеснен эчке дөньясына үтеп керерлек сизгерлек бардыр шул миндә
—Ул синен үз язмышын өчен борчыладыр
—Ничек инде алай?
—Галимҗан Ибраһимовка якынлыгыңны сизсәләр, үзенне харап итәргә мөмкиннәр.
— Мин аннан курыкмыйм. әти!
Ата күнеле дөрес фараз иткән иде Галимхан Ибраһимовнын нечкә сәясәте хакында. Бер сорау алу вакытында тикшерүче Фатыйма ханым белән ни өчен якын мөнәсәбәткә керүен сораган иде биг Димәк, шымчылар авыру -халык дошманнары- арасында да бар Хәер, кайда гына юк ул чебен җанын саклап калу өчен намусын, вөҗданын сатучы әшәке җаннар? Галимҗан Ибраһимов. чыннан да. Фатыйма язмышы өчен борчылып кискән иде ике арадагы җылы мөнәсәбәт жебен.
Әмма Фатыйма тиз чигенә торган холыклы түгел икән шул Кергән саен, арага бернинди күләгә төшмәгәндәй, кояштай балкып килә дә Галимҗан абыйсы янына, әйтәсе килгәнен чатнатып әйтеп, әлеге балкышыннан нур түгеп калдырып китеп бара. I алимжан теге вакытта салкын сүз әйткәне өчен үкенеп тә куя Бүген, яна ел алдыннан, бу шәфкать туташ фәрештәсе җылы хәбәр белән шатландырды аны. Ул ана Хәдичә белән очрашуын сөйләп бирде
—Хәдичә?!
—Әйе. Хәдичә апа!
—Тукта! Тукта! Минем Хәдичәме0!
—Сезнен Хәдичә!
—Бу бит .. бу бит... Әллә ничек...
—Әйе. Галимхан абый, әллә ничек шул. Бик катлаулы.
—Ә син гадиләштереп кенә сөйләп бир инде, сеңлем!
... Теге вакытта, Симферопольдән Казанга килеп төшкәч, аны-моны һич уйлап тормыйча, Галимхан Ибраһимовка ташланган иде Хәдичә. Утыртып куйганчы, иренә бер генә сүз булса да әйтеп калуда иде аның теләге. Ләкин Мөбарәк-Колга күреп калды да Хәдичә ханымны, ире яныннан тартып алып, аны бер милиционер кулына тоттырып җибәрде. Бер ай җәзалыйлар Хәдичәне төрмәдә. Көн дә диярлек сорау алына. Хәдичә, барын да булганча сөйләп бирә. Декабристлар хатыннарының ирләре артыннан Себергә барулары турында да әйтә. Нигә, гаепмени? Чын хатын шулай булырга тиеш.
Иреккә чыккач, йөри, сораша. Галимҗанның Пеләтән төрмәсендә утыруын белә Хәдичә. Монда тоткыннар белән очраштыру гадәте юк икән Якын да китермиләр. Шунысы бар: үзенең дә хәле шәптән түгел, бер тиен акчасы юк. Үзе дә ач йөри. Кунар урыны да юк. Төннәрен вокзалда үткәрә Ашханәләр тирәсендә йөри. Чүп савытына бәрәнге кабыклары, кәбестә яфраклары чыгарып түгәләр. Кайчакта икмәк кисәге дә эләгә. Кыскасы, аның тормышы ташландык эт язмышыныкына әйләнә...
Үзләрендә кунакта булган күп кенә татар язучыларын белә Хәдичә ханым. Әллә шуларны эзләп табаргамы? Ялтада аларда көн дә кеше була иде бит. Галимҗан аларны кочаклап ала иде. Әллә ана да эзләп табаргамы фатирларын? Барып керергәме9 Юк шул, булмый. Заманы ул түгел хәзер. Кешеләр керпе урынына йомарланды Галимҗан Ибраһимовнын исемен әйтергә дә куркучылар күбәя бара. Аларны мазасызлап йөрү һич килешмәс. Ни дисәң дә, Галимҗан Ибраһимов хатыны бит әле ул!
Казаннан китү ярамый иде ана иреннән башка. Эш эзләде дә, эш эзләде. Бервакыт, үзе дә ни өчен икәнлекне уйлап тормыйча, китап кибетенә керде ул. Китаплар шактый күп. Алучылар да юк түгел. Шунда ике кешегә игътибар итте. Язучылар затыннан булырга тиешләр. Алар янына барды да:
—Сез Галимҗан абыегызны беләсезме, яшьләр9—дип сорады.
Берсе сорауга сорау белән җавап бирде:
—Казанда Галимҗаннар буа буарлык ул, апа, сезгә кайсысы кирәк сон аларның?
—Галимҗан Ибраһимов, дигәне.
—Димәк, сез «халык дошманы»н эзлисез? Кеме буласыз аның?
—Галимҗан Ибраһимовнын «халык дошманы» булуы мөмкин түгел. Анын турында шундый алама фикер йөртүчеләрнең үзләрен «халык дошманы» дип әйтер идем мин.
—Авызыңны шәйләп ач, апа, утыртып куюлары бар.
—Ә мин аннан курыкмыйм.
Бу ике кеше чыгып киткәч, яшь кенә сатучы кыз янына барды ул: —Мина Галимҗан Ибраһимовнын берәр әсәре кирәк иде. сеңлем.
—Сон, апа. белмисезмени: «Галимҗан Ибраһимов» дигән сүзне әйтергә дә куркалар Казанда. Ул бит «халык дошманы» булып чыкты. Китапларын әллә кайчан җыеп алдылар бит. Яндырып та бетергәннәрдер инде.
Хәдичә, башын түбән иеп, йөрәге уттай янган хәлдә, чыгып китте китап кибетеннән. Тышта буран иде Анын эчендә ут иде.
Өч тәүлек инде авызына юньле ризык капканы юк Су белән генә тора. Анын хәле бетте. Башына әллә нинди уйлар килә Ул хәзер психбольница га бармак була. Аһ, куй! Ни өчен? Әллә хыялланамы’9 Бетте, бары да бетте. Дырылдап җир әйләнергә тотынды. Әйләнде, әйләнде дә ниндидер упкын барлыкка килде.
Бөтен көчен туплап, йөгереп китмәкче булды ул. Ләкин булдыра
алмады. Исерек кешедәй чайкалып шул китап кибетенең баскычына барып утырды да ике кулы белән башын тотты.
... һушына килгәндә, бәләкәй тәрәзәле тар бер бүлмәдә агач караватта ята иде ул Озак кына түшәмгә карап ятты Кайда ул9 Ни булды9 Нишләттеләр аны9 Менә шактый дөнья күргән бәләкәй генә бер каты уч төбе анын йөзен сыйпап алды. Шуннан анын карлыккан, алҗыган, зәгыйфь тавышы ишетелде:
—Үтте, балам, бары да үтте, Аллага шөкер, инде үлем шайтаннары тырнагыннан тартып алынды. Ходай Тәгалә моннан арысын хәерле кылсын инде! Иншаллаһ! Болай булгач—яшәрсен!
Караваты янына терәп үк куелган агач урындыкта утырган бер карчыкның күзләре белән очрашты анын карашы Күзләре анын бәләкәй генә Эчкә баткан. Шуна күрә аларнын нинди төстә икәнлеген дә белеп алу шактый кыен Соры төсендәрәк булса кирәк Битләр кырык картадай җыерчыкланып беткән
—Китап кибете күтәрмәсеннән егылып төшкәнсең бит. гөлкәем, кем сон син? Йөрәк өянәген бармы әллә, күгәрченкәем, әгәр шулай икән, нишләп ялгыз йөрисен бу суыкта? Өстен дә бик юка лабаса, ярый әле изге күнелле кеше кулына эләккәнсең, тунып үләр иден бит —дип сөйләде дә сөйләде әби.
—Кем кулына эләккәнмен сон мин, әбекәй9
—Нурмөхәммәт исемле ул. Тушы1 бүлмәнен хуҗасы була. Китап кибете күтәрмәсе янында тәгәрәп ятканыңны күргән дә. күтәреп алып та кайткан фатирына. Шуннан синен янына мине чакырды. Шәфкатьбикә әби. ди бу, син тушы хатын янында утырып тор, ди; мин. ди. ашамлыклар алып кайтам, аннан сон өчәүләп чәй эчәрбез, ди. Ут инде. ут. балакаем, терекөмеш тә шулай булмас, кеше өчен үлеп тора мәгәр; получка алган саен чәйгә чакыра. Шәфкатьбикә әби, Коръән укы, сабак укы, ди. пәри кызлары ияләшмәсен, алар минем ише ялгыз ирне чамалап кына йөриләр,—дип көлдерә. Җәмәгате дә би-и-к уңган иде мәгәр, күршекәем. Шәфкатьбикә әбекәем, дип, үлепләр торыр иде, авыр туфрагы җинел булсын инде Вафатына ике ел инде менә.
Бүлмәгә күз йөртеп чыкты Хәдичә. Ишекне кергәч тә. сул якта табак-савыт куя торган урын, аннан берничә агач урындык. Бүлмә уртасында дүрт почмаклы кечкенә өстәл. Ун як стена буенда ике кеше ятарлык агач карават Өстәл өстендә яткан берничә китап хужднын укырга яратуын анлатып тора.
-Шәфкатьбикә әби, сезгә бик зур рәхмәт инде. Мине саклаган өчен. Ходай бәхетле картлык, озын гомер, сәламәтлек бирсен үзегезгә!—дип. ишеккә таба киенергә бармакчы булды Хәдичә ханым Ләкин, башы әйләнеп, кире карават читенә утырды
—Син китмәк буласынмы, балакаем, Нурмөхәммәт җибәрмәскә кушты бит. ни диде, чәй куя тор, диде, очып кына базарга барып кайтыйм әле. диде. Чәй куелган, кәридурда, примуста, кайнагандыр инде
Ул арада тышта аяк тавышы ишетелеп, жинелчә генә ишек шакылды. шунда ук ул ачылып та китте, бер ир-ат килеп керде Керә-керешкә тәтелдәргә дә кереште:_ __
Вәт минем күршем Шәфкатьбикә әбекәччәем. чәен дә өлгерткән, дога укып, бу чибәркәйнен чирен дә куган, хәзер рәхәтләнеп чәйләп алабыз, хи-хи-хи
Кулында анын берничә төенчек иде
—Бусы. Шәфкатьбикә әбекәччәем, сарык итен таныш татардан алдым, хәзер үк аш салып жибәр әле
Тушы—Казан арты сөйләшендә шчт чиратлашуы картлар телендә һаман да бар
Чәй табынында сүз әллә ни куермады.
Хәдичә ханымга бик кыен иде. Чәйне кыстатып эчте.
Бу ике миһырбанлы кеше янында бик рәхәт ана. Нурмөхәммәтнең буе—уртачадан югарырак. Күкрәге—кин. Уйнаклап торган коңгырт күз. килешле генә борын. Чибәрлеге уртачарак. Мәгәр сөйкемле кеше.
Хәдичә нишләргә белми иде. Чыгып та китә алмый. Чит кеше фатирында калу да килешми.
Тәрәзә төбендә берничә китап ята иде. Хәдичәнең китапларга карап торуын күреп, берсен алып бирде Нурмөхәммәт:
— Менә бу китапны ун мәртәбә укып чыкканмындыр.
Бу Галимхан Ибраһимовның «Яшь йөрәкләр» романы иде, Хәдичә аны күкрәгенә кысты. Китап тәненә сеңеп, йөрәгенә үтеп кергәндәй булды. Ул тынсыз калды. Күз яше сыгылып чыкты.
Хәдичә ханымның бу аңлаешсыз халәте аптырашта калдырды Нурмөхәммәтне:
—Сезгә ни булды, сеңлем? Төсегез үзгәрде?
— Мин—Галимхан Ибраһимовның тормыш иптәше Хәдичә Фәтхуллина булам!
— Галимхан Ибраһимовның хатыны?!
—Әйе...
Беразга тын тордылар. Авыр иде бу тынлык. Нурмөхәммәт озакка сузмый, үзенең Пеләтән төрмәсендә сакчы булып эшләве, Галимхан Ибраһи- мовны күрүе, аны коткарачаклары турында хылы сүзләр ишеткәләве, әдипкә Фатыйма исемле изге күңелле табибәнең ярдәм итүе турында сөйләп бирде.
— Шулай да Галимхан ага Ибраһимов бәхетле икән!—диде ир елмаеп.
— Нишләп кинәт кенә андый фикергә килдегез әле?
—Аны бөтен кеше ярата. Кешеләр тарафыннан яратылу зур бәхет ул! Бу—бер. Икенчедән, аның сезнең кебек олы йөрәкле хатыны бар.
— Шулай иде дә бит.
— Шулай булып калачак та! Галимхан Ибраһимовны коткарачаклар! —Ул әле яшәячәк! Тагы да шулай матур-матур әсәрләр язачак! Галимхан, сәламәтлеге яхшырса, үзен-үзе акларлык көч табачак!—диде Хәдичә.
Галимхан Ибраһимов белән Хәдичәне очраштырырга сүз бирде Нурмөхәммәт. Хәдичә бер кисәтү дә ясады:
— Галимхан Ибраһимов китабын саклавыгыз өчен рәхмәт! Ләкин хәзер аны теләсә кемгә күрсәтмәскә кирәк.
—Ә мин курыкмыйм, Хәдичә сенлем! Шул китап белән бергә үземне утыртсалар да курыкмыйм!
—Сез көчле, каһарман кеше!
—Мин үз иманыма табынам.
—Сез нишләп эш урыны итеп төрмәне сайладыгыз?
— Мин анда кирәкле кеше!
—Кайсы яктан?
—Тоткыннарны эт урынына да күрмиләр. Типкәләп йөртәләр. Ә мин алай итмим. Шуңа күрә мине яраталар. Мин анда бик кирәк. Фатыйма сеңлекәшне алыйк. Ул бит теләсә нинди якты, зур, нур балкып торган шифаханәләрдә эшләрлек. Юк. Китми. Авыру тоткыннарны дәвалый. Үзен нык яраталар. Палатага бер кереп чыктымы, авырулар төрмә тышындагы матур тормышны күз алдына китерәләр. Теләсәгез, мин сезне Фатыйма белән дә очраштыра алам.
—Мин бик шат булыр идем, Нурмөхәммәт абый!
Көннәрдән бер көнне Нурмөхәммәт тоткыннарны эшкә алып килде. Үзе кебек янә бер конвой-сакчы белән. Тимер юлдагы вагоннан цемент бушатырга. Рәттән акча эшләргә дип килүче чуар кешеләр дә йөк бушаталар.
Әлеге «чуар» кешеләр арасында Хәдичәне күреп калды Нурмөхәммәт Кырык ямаулы телогрейка, сырма чалбар кигән Башындагы бүреге шулкадәр иске—нинди чүплектән тапкандыр инде аны Ирләр анын хатын кеше икәнлеген белми шикелле. Аркасындагы мендәргә' капчыкны салып җибәреп кенә торалар Кайдан ала ул бу кадәр көчне*’ Таш ташып чыныкканмы* Үзен харап итә ләбаса бу. Менә исәр хатын! Анын аркасына авыр капчык салганда. Нурмөхәммәтнен эчәк-бавырлары өзелеп төшкәндәй тоелды
Нишләргә. Бер капчыгын илтеп куеп, янә башкасын алырга барганда, анын юлына аркылы төште Нурмөхәммәт
Сукмакта торырга ярамый иде. Читкәрәк алып китте аны Нурмөхәммәт:
—Хәзер үк кайтып китегез. Хәдичә сеңлем!
—Эшнен ни гаебе бар. Нурмөхәммәт абый9
—Ул хакта кич сөйләшербез.
— Күп калмады бит инде. Тагы бер сәгать чамасы эшләсәк..
—Бу капчыкларның авырлыгын мин үзем дә күп татыдым Аркам әле дә чымырдап тора.
— Мин бәләкәйдән үк авыр күтәрергә өйрәнгән
—Андый михнәт нормагыз аркылып үтәлгән бит инде Нигә үзегезне- үзегез кыйныйсыз?
Сөйләшү кич дәвам итте. Документ юк. Бер җирдә дә эшкә алмыйлар Ә яшәргә кирәк Шул хакта әйтеп бирде Хәдичә ханым 1938 ел башларында Галимҗанны чыгарачаклар Аны тәрбияләргә дә кирәк булачак бит әле Шул кадәресен дә мәгълүм кылды Хәдичә ханым Ул янә бер хатын белән танышкан икән Әлеге «мендәр», кырык ямаулы телогрейка, җылы чалбар, бүрекне ул табып биргән Иртән Нурмөхәммәт фатирыннан чыгып китә дә. теге хатынга барып, әлеге алама киемнәрне киеп ала. эштән кайткач, юынып, кеше рәтендә өйгә кайта икән
— Менә нәрсә, Хәдичә сеңлем, Галимҗан Ибраһимовны тиздән коткарачаклар, акча мәсьәләсендә борчылма, мин ялгызым гына түгел, без бик күпләр, ул чыгуга якты бүлмәләр дә. тәмле ашамлыклар да. дус-ишләренең хөрмәте дә күп булачак, ә сез сәламәтлегегезне анын өчен сакларга тиеш Озакламый мин сезне Галимҗан ага белән очраштырачакмын' Менә шул' Хәзергә бер үзеңә бер бүлмә җитәдер бит9
Бу мәсьәләне алар беренче көнне үк хәл иткән иде инде Шәфкатьбикә әби үз янына алырга булды Хәдичә ханымны Мәгәр анын бу уе белән килешмәде Нурмөхәммәт
— Караватың бик тар, Шәфкатьбикә әби Минекендә йокласын, әнә
—Ә үзен?
— Шәйхелисламның да ялгыз икәнлеген беләсен. мин хәзергә шунда
Шул хәлләрне Фатыймага җиткерде Нурмөхәммәт Фатыйма нык шатланды мона.
— Мине Хәдичә белән очраштырыгыз әле. Нурмөхәммәт абый'—диде ул.
Җавапны шаяртыбрак бирде Нурмөхәммәт
-Кирәк икән. Сезнен өчен күктәге фәрештәне алып төшәм
Ышанам сезнен көчкә. Нурмөхәммәт абый! Тик мине башта җирдәге фәрештә белән кавыштырыгыз әле!
Очрашты алар Хәдичә ханым Галимжан Ибраһимовны белгән вакыттан башлап, бүгенге көнгә кадәр булган барлык тормыш маҗараларын бәйнә- бәйнә сөйләп бирде. Шуларны җиткерде Фатыйма I алимҗан Ибраһимовка Хәдичә ханым белән тиздән очраштырачагы турында әйтте 'Аны төрлечә атыйлар мендәр, подушка, козел, ишәк
һәр кеше үзе бер дөнья! Туа. Үсә. Хезмәт итә. Житди хыяллар белән яши Бәләкәй чакта ук һәр күргәнен күнел сәхифәләренә яза башлый ул. Башта—азлап. Үз тирәсендәге әйберләр турында. Аннан күз карашы ерак офыкларны капшый. Күнел кошы әллә канларга очып китә дә галәм серләрен өйрәнеп йөри Бу кошның томшыгы каләмгә әверелә. Каләм күреп кайтканнарын хужасынын күңел сәхифәләренә яза. Димәк, һәркемнең күңелендә калын-калын китаплар бар. Шуна күрә һәркем үзе бер дөнья ул. .Аның йөрәгендә кояш ялкыны, котып бозы, акыл барып җитмәслек галәм сере, ак һәм кара төсләр, оҗмах, тәмуг —тагы да әллә ниләр, әллә нәрсәләр бар.
Хәдичә белән 1915 елның көзендә танышты Галимҗан. Бу вакытта ул усал тәнкыйтьче булып танылган иде инде.
Аны үзен «Галия»дән кугач Зыя Камали укытырга чакырды. Хәдичә дә шунда укый иде.
Ул вакытта кызга 16-17 яшьләр чамасы иде
Ашханәдә кызлар эшли. Хәдичә дә шунда мәш килә. Галимҗан килгәч, Зыя Камали әфәнде кушуы буенча, чәй һәм вак бәлеш алып керде Хәдичә. Хәдичә белән дә кызыксынды егет. Хәдичәне монда казакъ егете шәкерт Бәембәт Майлин алып килгән икән.
Ике ел эшләде Галимҗан Ибраһимов «Галия»дә. Ике ел буе Хәдичәне дә өйрәтте укырга-язарга. Бу еллар Хәдичәнең аязлы көннәре иде. Ике елдан сон китеп барды Галимҗан. Хәдичә өчен болытлы көннәр башланды. Галимҗанга бөтен йөрәге белән гашыйк булганлыгын анлады ул. Барысын да,—сөю-мәхәббәт, бәхет-сәгадәт, өмет-рухият,—үзе белән алып китте Галимҗан Ибраһимов. Кояштай балкып китте. Хәдичә өчен кояш нурлары үтмәстәй кара болытлар калдырды.
Уфада яшәү мөмкин түгел иде. Ул туып-үскән якларына—казакъ далаларына кайтып китте.
1933 ел. Галимҗанны Гөлсем ташлап китте. Бернинди караучысыз калды ул. Кырымбай агай белән Нәфисә түтинең килми калган көне бик сирәк сирәген дә...
Монысы кем? Чемоданын күтәреп килеп керде.
Хәдичә ич бу!
Галимҗан ятып тора иде. Аны күргәч, торып ук утырды. Бу көннәрдә анын хәле ул кадәр начар түгел иде. Ул сикереп диярлек аягына басты хәтта. Ишек төбендә басып торган кызга таба атлады:
—Хәдичә! Бу синме?! Әллә ялгыш күрәмме? Нинди язмышлар белән? Хәдичә, чемоданын куеп, анын куенына йомылды:
—Әйе Бу мин, Галимҗан абый! Хәдичә. Таныдыгыз.
—Сон. нишләп мин сине танымаска тиеш әле?
—Күп еллар үтте бит.
—Ничек сон бу? Ялга-фәләнгә килденме?
—Ялга түгел. Галимҗан абый!
—Сон’’ Берәр эш беләнме'1
— Мин сезнен янга килдем. Бөтенләйгә. Рөхсәтме?
—Бәхет бит бу!
—Әйе. минем өчен бәхет! Сезнен өчен ничектер?
—Уртак бәхет!
—Рәхмәт!
—Төшме бу, өнме?
—Өн бу. Галимҗан абый! Тормышта шундый көтелмәгән хәлләр була икән шул.
—Көтсән дә болай килеп чыкмас, валлаһи!
—Гафу итегез инде!
—Ни сөйлисен? Нинди гафу?
Хәдичәнен өстендә хәйге юка пальто иде Аны салып чөйгә элгәч, костюмнан гына калды. Күксел-зәнгәр костюмы анын көзге айларда була торган казакъ далаларының күксел-зәңгәр күк төсен хәтерләтә. Ә инде дулкынланып торган чем-кара чәчләре казакъ далаларының көзге төндәге шигъри каралыгы төсле. «Галия*дә аны «кара чибәр» дип йөртәләр иде Сөрмәле кара кашлар, гөл чутыдай озын керфекләр, көлеп торган кара күзләр, чиядәй кызыл иреннәр аны бик гүзәл итеп күрсәтә. Әйтерсен. казакъ далаларын матурлау өчен генә үскән гүзәл бер чибәр бу' Шул гүзәллекне тулы килеш, бөртеген дә югалтмый алып килгән монда. Б\ чибәрлек Ялта кызларын да көнләштерерлек ләбаса! Утыз биш яшьтә үзе әле егерме яшьлекләргә биргесез. Икесе өчен дә бик кадерле минутлар иде бу. Көтелмәгән очрашу икесен дә хәлсезләндереп җибәргәндәй итте Шулай да ул артык озакка бармады. Чемоданын ачып, өстәлгә казакъ бавырсагы, татар чәкчәге, тагы да әллә нинди ашамлык-күчтәнәчләр куйгач:
—Хәзер чәй әзерлим,—дип, үз өендәге сыман, житез хәрәкәтләр белән табын хәстәрләргә кереште Хәдичә.
—Син мине бәхетле иттен, Галимхан әкә!
—Киресенчә, Хәдичә-Йолдыз!
—Ничек алай?
—Теге вакытта мин моны аңламаганмын.
—Ә мин аңладым: «Пролетариат революциясе солдаты» өчен мәхәббәт кирәкмәгәнлеккә төшендем.
—Уналты ел янып яшәдеңме?
—Ерактагы Кояш нурында кызынып
—Син егетләрне бер каруда гашыйк иттерерлек, Хәдичә!
—Мәхәббәт бер генә була, Галимхан әкә!
—Яхшылыгыңны бәяләрлек сүз таба алмыйм, Хәдичә! Арыслан кыз син!
—Арыслан—ерткыч ханвар. Тешләрем бар, Галимхан әкә! Миндә усаллык та юк түгел.
— Шул энхе тешләрен белән бит очларымны умырып алсан да бер сүз әйтмәс идем.
—Синең бит очларын болай да чокырлы. Галимхан әкә. аның кай жирен умырасын?
Шулай сөйләшә торгач, алар янә көлешеп ала
Ул яңакларның эчкә батуы, чибәр йөзнен көл төсенә керүе өчен Галимханның үзен гаепли Хәдичә.
Уфадан киткәч, уналты ел буе, Ялтага килеп янадан очрашканчы, Галимханның тормышы, иҗаты, бөтен эшләре белән кызыксынып яшәде
Ә инде өйләнгәнен ишеткәч, нишләргә дә белмәде ул Йөрәге беркөн шатлыктан шашса, икенче көн кайгыдан котырынды «Пролетариат революциясе солдаты»нын боз ханына яшәүнең бөек мәгънәсен бирә торган сөю кайнарлыгы кергән, ниһаять! Эретсен ул кайнарлык анын бозын' Бәхетле итсен аны. Алладан бернәрсә дә яшереп булмаган кебек, бөек затларнын да кылган эшен сер капчыгында саклап тору һич мөмкин түгел Анын үзеннән уналты яшькә кече кызга өйләнүе дә мәгълүм булгач, «аһ» итте Хәдичә. «Пролетариат революциясе солдатымның боз йөрәгендә чын мәхәббәт уты кабыза алырмы ул? Әллә бозны яшьлек тилелегенең кара япмасы белән төрерме?
Гөлсем малай тапкач, шатланган иде Хәдичә Чөнки Галимханга нәсел-нәсеп тамырын дәвам иттерүче варис кирәк Ә инде уллары озак яшәмәгәч, күңеле белән янә Гөлсемне битәрләде ул. «Жебегән нәстәкәй: ирен аяктан екты, улын кабергә тыкты»,—дип гасабиланды. Бер хәрби кеше белән танышып. Галимхан Ибраһимовны иң авыр вакытта ташлап
китүен ишеткәч, жене бөтенләй котырды Хәдичәнең. Ирне ир иткән дә хатын, чир иткән дә хатын шушы түгелме'.’ Оятын эт ялаган бу юньсезнең, дип. тупас уйларга да бирелгән чагы булды. Шул юньсезлекне эшләр идеме Хәдичә? Астан эшләмәс иде. Кирәк икән, көче җитсә, күтәреп йөртер иде һм!.. Галимҗан Ибраһимов бит ул!
Боларны түкми-чәчми ихлас күңелдән сөйләп бирә ул Галимҗан әкәсенә.
Галимҗан Ибраһимов аны болан баласыдай юаш бер кыз дип исәпли иде. Теге вакыттагы әдәпле, басынкы, артык ипле чакларын уйлап. Куркак куян баласын да хәтерләтә иде әле ул.
Болары шулай булсын, ди. Ә менә атылган йолдыз урынына килеп керүе һич акылга сыймый. Чыннан да. ул аны шулай нык яратканмы9 Шуңа күрә, үзе әйткәнчә, башкага тормышка чыкмаганмы? Кызлык гыйффәтлелеген аның өчен саклаганмы’’ Бу бит искиткеч зур мәхәббәт' Таһирның Зөһрәсе. Йосыфның Зөләйхасы, Мәҗнүннең Ләйләсе, Отелло- нын Дездемонасы, Хәлилнең Галиябануы ише бит бу! Кайбер йомшак авызлар: «Элеккеге мәхәббәт юк ул хәзер»,—дип, кара сафсата саталар. Бар икән бит! Гөлсемнең мәхәббәте ялган булган. Аңлау кыен моны. Серле йомгак икән мәхәббәт. Анын хакында күп акыллы башлар бик гыйбрәтле сүзләр әйткән. Әмма һәркем үзенчә фәлсәфә сата беркем дә төгәл генә аңлатып бетерә алмый.
Сөю тойгысы көчле булган Хәдичәдә. Өйләнергә теләүчеләр анын ачуын китереп бетергән хәтта. Берсен дә яратмаган. Берәүгә дә баш бирмәгән.
Шуларны сөйләгәч, шаяртып, яратып, Галимҗан:
—Усал син, Хәдичә,—дип кеткелдәде.
—Усал. Аргамакнын ялын тота алмадым барыбер.
—Тоттың инде, тоггын, тик мин аргамак түгелмен шул инде хәзер.
—Йөрәген аргамак булсын, Галимҗан әкә!
—Йөрәктәге аргамак бии лә ул, аны йөгәнләп кенә булмый.
—Йөгәнләмә, Галимҗан әкә..
— Рәхәт синең белән!
... Барысын да сөйли Хәдичә. Берсен дә яшерми.
Зур кешеләрнең хатлары да үзенчә бер мәгънәле әсәр икән. Аларда— йөрәк сере, күңел дөньясы, аң-акыл, дуслык-туганлык хисләре, кешеләр арасындагы яхшы мөнәсәбәт, кыйммәтле тойгылар. Галимҗан Ибраһи- мовның бай китапханәсе бар. Китап дөньясына чума Хәдичә ханым. Укыган саен фикерен ярлы, башын надан, карангы икәнлекне аңлыйсын. Китап наданлыгыңны кысрыклап, айга белем энҗеләре сала, караңгы башыңны һаман яктырта бара Өем-өем хатларны да ихлас укый Хәдичә. Галимҗан әкәсе язмышына бәйле булганнарына тирән анализ ясарга ярата. Әлеге Шәһит Әхмәдиевка язган хаты кат-кат әйләнеп кайта. Беркөн аерым юллары турында озак баш ватып утырды ул. Бер урында бодай диелгән: «Адәм гомере шулай инде: дөньяга килсән, планнын бер өлешен үтисен, тәмамлауны башкаларга тапшырып китәсен Шулай да. Шәһит, акрынлык белән булса да, бер егерме ел гомер кирәк әле. Саклансак, мона да ирешербез»
Егерме елны ул түшәмгә төкереп яту өчен теләми Ана язарга кирәк Язарга!
—Галимжән әкә! Гомерне чикләп әйтмиләр, ул бит фәрештәнең «амин» дигән чагына туры килергә мөмкин,—диде Хәдичә ханым
— Бу хакта әнидән дә ишеткәнем бар иде. усал биям! Синен фикер аныкына гел туры килә дә тора. Тик мин аны рәнҗеттем.
—Нишләп?
—Җирләргә кайта алмадым.
—Аңладым: «Пролетариат революциясе солдаты...»
—Ул гына түгел. Вакыт булмады
—Шул инде ул. Солдатлык галәмәте..
—Ата-ананы рәнҗеткән бала рәхәт күрми, имеш.
—Шуны әле яна гына белденме9
—Ничек? ИДӘН ишеткән бар иде дә ул. Аларны күп рәнжеттем бугай.
—Кире якларым күп иде.
—Аларча яшәргә теләмәгәнсеңдер?
—Бу мөмкин түгел иде!
— Рәнҗемәгән нәрдер Синен кебек бөек кешегә бәддога кылмый ата- ана. Горурлана гына...
— Шулай дисеңме?
—Шулай димен!
—Син минем акылыма алтын саласын.
—Әгәр мине тыңласаң, озак-озак яшәтермен. Галимҗан әкә!
—Врачлар әйтә...
—Мина алар сүзе кирәкми, Галимжан әкә. үзем врачмын Чирне дәвалау юлларын күп беләм
—Берәрсен әйт әле хәзер үк
—Чирне иркәләргә ярамый. Иркәләсәң, ул очына, и хужам әйбәт, дип. йокыга моң песидәй, ята бирә эчендә. Сүгенсәң, авырткан жиреңне йодрыкласаң, бик начар, дивана кешегә эләктем, моның белән борчак пешереп булмас, ди дә китә дә бара икән.
Галимжан кычкырып көлеп җибәрде дә алдына утыртты Хәдичәне. Аның чәчләреннән әллә нинди тәмле ис килә Чәч тәме' Мәхәббәт тәме дә шундадыр, бәлки. Галимжан шул тәм эченә чумды
Сөю хисе белән янган кайнар иреннәрен үзе үк Галимжаннын иреннәренә китереп терәде Иреннәр бер-берсенә керешеп, көчле, утлы, ярсулы үбешү булып алды. Алар бер-берсенә берегеп, бер мәхәббәт йомарлыгы булып әверелделәр. Рәхәт тә, ләззәтле дә. шул ук вакытта куркыныч та иде бу минутлар. Ин әүвәл Галимжан һушына килде
—Ярамый бодай!..
—Нигә ярамый? Мин хәзер—синең хатынын.
—Күп нәрсәне анлап бетермисен шул әле.
—Нәрсәне алларга кирәк сон әле безгә тагын да9
—Миндә туберкулез. Сиңа йогуы бар
—Мин аннан курыкмыйм, Галимжан әкә! Ир белән хатын бер йөрәк ул, алар бер бөтен, бер-берсеннән шикләнмәскә тиеш, мин монда туберкулездан куркып түгел, мәхәббәтемне эзләп килдем.
Хәдичә уттай янган иреннәрен Галимжаннын иреннәренә батырды Бу ут иреннәр тирәсендә генә калмады, йөрәк төпкеленә үтеп керде Галимҗанның. Бу ут чын мәхәббәтнең ялкыны булды. Ул утны океан сулары белән дә сүндерерлек түгел иде инде
—Мин сине яратам, нык яратам, Галимжан әкә!—дип пышылдады Хәдичә —Син дә мине яратасыңмы, тик дөресен әйт. мин ялганны яратмыйм, икебез бер иман белән яшик'
—И, усалым, беренче мәртәбә мондый сөю ләззәтен синнән күрәм. син—мәхәббәт фәрештәсе!
—Юк. Галимжан әкә, мин фәрештә түгел, була да алмам, андый кызыл сүзләр кирәкми, дөресен генә өзеп әйт'
—Дөресе шул. мин сине бик нык яратам! Бик нык!
Хәдичә килгәч Галимжан Ибраһимов күп эшләде. «Безнен көннәр» романының икенче кисәге язылып бетте, өченчесен башларга иде исәбе «Яшь йөрәкләр» романын янабаштан үзгәртеп чыкты «Казакъ кызы» романының икенче кисәгенә тотынырга дәртләнде
Галимҗанның эш ысулы кызыксындыра иде Хәдичә ханымны Өстәл алдыннан ул, нигәдер, кара чалбарын, ак күлмәген кия. галстук буа \ зен матурлый, җыйнаклый, билгеле бер тәртип-халәткә кертә Бу кыланышы аның кыз алырга барырга әзерләнгән фырт егетне хәтерләтә Шулай узен
52_
билгеле калып эченә керткәч тә. әле тиз генә барып утырмый. Уйлана. Йөрештереп ала. Нидер кичерә Бу вакытта Хәдичә ханым аны кызлар белән ат чабышына әзерләнгән казакъ егетенә охшата. Шул минутларны сагынып искә ала. Менә хәзер Галимҗан белән икебез ике атка атланып чабышасы иде, дип кызыга. Әлбәттә, ул еллар үткән инде. Җил булып искән.
Бу вакытта аңа аз гына да комачауламый Хәдичә ханым. Эше булса, аяк очына гына басып йөри. Үзе дә җитди бер эш таба да берәр урынга барып сенә. Ана килгән, ул кемгәдер язган (кайберләренен күчермәсен калдыра) хатларны кызыксынып укый. Менә ничек язган ул Фатих Хөснигә:».. Сезнең анда, беренче биттә үк, менә мондый сүзләр бар: «Гыйнвар кешеләрнең мыекларына кар ябыштырып йөри». Шунда ук тагын: «Ә җил чабып килә дә вагоннар астына кереп ышыклана»,—дигән җөмләләр бар. Мин аяламыйм, Фатих туган, ничек ябыштыра сон ул гыйнвар дигәнен кешеләрнең мыекларына карны? Бөтен кешеләргә берьюлы ябыштырамы? Әллә, берсен оформить иткәннән сон, икенчесенә китәме? Аннары тагын, Сезнең логика белән йөрсәк, болай килеп чыга: гыйнвар үзе тудырган җил, шул гыйнварның үзеннән качып, вагон асларына кереп ышыклана булып чыга. Мин үзем, сүздән әйтик, табигатьнең мондый четерекле күренешен аңлап җитмим. Ник дисәгез, сәбәбе ачык: чөнки мыекка кар ябыштырып йөрүче гыйнварны, образлап әйткәндә, бәлки, күз алдына китереп тә буладыр. Әмма, гыйнвардан куркып, вагон астында качып утырган җилне күргәнем юк... Болар барысы да, Фатих туган, ничек тә булса шәп итеп, шаккаттыргыч итеп язарга тырышудан килә. Ә нигә кирәк безгә кешеләрне шаккаттыру? Болай да эш җитәрлек ләбаса. Кыскасы, гадилек һәм кешеләрчәрәк язарга өйрәнәсегез бар».
Шундый хатларны укып чыккач, тирән уй кичерә Хәдичә ханым Язучы хезмәтенең тауда таш кисүдән, шахтада күмер ватудан, цехта чуен кайнатудан авыр икәнлеген ишеткәне бар иде аның. Валлаһи, дөрестер бу
Галимҗан Ибраһимовны аңламаучылар да күп булды. Кемнәрнедер дусларча, кемнәрнедер аяусыз тәнкыйть итү уты бервакыт аның үзенә әйләнеп кайтты, үзен көйдерә башлады. «Алмачуар» хикәясе басылып чыккач, «алашалар әдибе» дип атадылар аны хәтта. Хәнәф Наум дигән «тәнкыйтьче» кара канатын аеруча нык җәеп җибәрде. Галимҗан Ибраһимов ин авыр чирләр кичергәндә, аның турында әллә күпме лөгатькә сыймастай сүзләр белән мәкаләләр язарга, өстенә чиләкләп-чиләкләп пычрак атарга тотынды Галимҗан Ибраһимовны әдәбият тарихыннан сызып ташларга кирәклек турында пычрак сафсата сатты, лаф орды. Акылның аң белән яхшы булуын аңламауның күңелсез бер күренеше иде бу. Шундый кара уйлылар юлына ак җәймә җәюче мөхәррирләр дә гаепле, билгеле. Камчы тәнне яралый, ә нахак сүз сөяк сындыра Болай да коры сөяккә калган Галимҗанның җаны нык әрнеде ул вакытта. Утны май белән сүндереп булмый. Җәмәгатьчелек Ибраһимовнын утлы һөҗүмен көтте. Әмма сабыр итте зур әдип. Ут та чәчмәде. Су да сипмәде. Корым да сөртмәде. Эндәшмәве белән җиңде Галимҗан. Шуның белән ул үзенен көчле ихтыярлы икәнлеген янә бер мәртәбә исбат итте. Шул инде: мең эт җыйнаулашып өрсә дә, айнын чите кителеп төшми.
Үткәннәр. Хатирәләр. Киләчәк. Янә бер авыр чирне җиңде Галимҗан Ибраһимов. Ялта табиблары анын ике кабыргасын кисеп ташлады. Шулай да аякка басты. Нык баскан иде шикелле. Хәдичә ханым һаман шулай йөрәгенә, күңеленә, шифа булып керә белде Казакъ халкының: «Картлар йөрәген гашыйк яшәртә»,—дигән әйтемен искә алып тәрбияләде аны Ире белән бер йөрәк булып яшәргә тырышты.
Ул көнне алар дингез буенда да йөрделәр.
Сентябрь азагы. «Бәрхет мизгеле» дип атала бу чор Кырымда, һава саф. Сулышны кысмый. Галимҗан Ибраһимовнын күнеле күтәренке иде.
—Син мина янә ун ел гомер бир, Хәдичә’ Язасыларым күп бит!
—Вакытны чикләп сорамыйлар, Галимҗан әкә!
—Әйе. Бу хакта әйткән иден инде
Анын хәяты явыз көчләр белән чикләнде Иртәнге саба җиле ана шифа булып исте, кичке саждә жиле гомерен кисте
... Төрмә. 1938 ел. Беренче гыйнвар. Төн буе керфек какмады Галимхан Ибраһимов. Уйланып ятты Башкаларнын да халәте шулайрак иде Яна ел. Тоткыннар янадык өмет итә. Өсләренә өелгән пычрак-чачракны алып ташларга тели
Кичен әллә күпме бәхәсләр, юраулар, хыял итүләр булып алды. Төн урталары үткәч, берәүләр авыр ярадан сызлана, икенчеләр сүгенә, өченчеләр гырлап йоклап китә.
Шулай да тоткыннар өчен рәхимлерәк булды беренче гыйнвар Атарны бүген «дәҗҗалга» яки сорау алырга чакырмадылар. Тикшерүчеләр бәйрәм иткәндер, бәлки.
Төн буе Хәдичә ханым турында уйланып ятты ул. Нык борчылды анын язмышы өчен. Кайларда йөри икән? Нинди язмышлар көтә аны алда? Ә менә төштән сон язмыш очраштырды да куйды аларны Моны изге күнелле Фатыйма ханым белән әлеге миһырбанлы сакчы Нурмөхәммәт оештырган.
Хәдичә Казанда яшәячәген, эшкә урынлашканлыгын әйтте Бер арада әлеге яратып әйтә торган «әкә» сүзен кыстырырга да онытмады
—Сине коткарырга йөрүчеләр күп, Галимхан әкә, мин шуларнын берсе.
Галимхан мона каршы төште:
—Юк, юк, кирәкми. Хәдичә, үзенне утыртып куюлары бар
Хәдичә үпкә белдерде:
— Минем курыкмаганлыкны беләсен бит инде, Галимхан әкә!
Ибраһимов аның күңелен күтәрергә тырышты
—Беләм, беләм, усалым, син энә күзеннән үгез үткәрәсең. Сак кылан Минем аркада бодай да күпне күрдең
— Безнең язмышлар уртак
Алар кавышу өмете белән аерылыштылар.
Берничә көннән бәхетсезлек килде Фатыйма белән Нурмөхәммәтне утыртып куйдылар. Моны Галимхан бик авыр кичерде Нурмөхәммәткә аның язмышы өчен борчылып йөрмәскә кушкан иде Фатыйма ханымны янына килүдән дә тыйды. Катырак әйтәсе калган аларга. Ит яхшылык, көт явызлык кебегрәк килеп чыкты бу. Ана изгелек эшләү үз башларына кара кайгы алу булып чыкты Моның өчен Ибраһимов сонгы сулышынача кайгырачак
Тоткыннар арасында да шымчылар бар икән шул.
Сталинга хат язарга кушалар Ибраһимовка. Бергә эшләгәннәр, янәсе Онытмагандыр. Аңа язучылар күптер инде хәзер Мен-миллиондыр Сталин хәзер коммунизм шәүләсе белән фашизм шәүзәсе арасында кысылып калды Бу ике шәүлә кыршау урынына кыса аны Көнбатыш Европала сугыш уты кабына. Анын ялкыннары Бөек Русияне ялмый. Асу Ату Үтереш Илнең алтын баганасына торырлык ватан каһарманнары харап була Күпләрнең башы төрмәләрдә чери Кайчанга чаклы дәвам итәр б\ ’ Хәят кояшы кара болыт белән каплана. Ул болытларны куарлык берәр пәйгамбәр табылырмы ’
Сасы төрмәдә үлем белән һаман Прометейча көрәшеп яткан Галимжан Ибраһимов үз иҗат офыкларының кайсы тирәдәрәк тибрәлүен яхшы белә Ләкин әнә шулай язып чыганакларына ышанып бетми инде хәзер Чөнки
ул—«халык дошманы». Бу кандала дөньясына килеп эләгүне бер аңлашылмаучылык дип исәпли. Совет власте бар. Коммунистлар партиясе бар. Ленин идеяләре яши. Дәүләт түрендә корыч характерлы Сталин утыра. Тиздән аны бу кандала оясыннан коткарачаклар. Шуна ышана ул.
Үлем шайтаны күз алдында бии. Газраил йодрыгын борын астына китереп куя. Мәңгелеккә чакыра.
Мәңгелек!
Жан бирер вакыт җиткәндә адәм баласы шул хакта баш ватып хафалана икән Жир һәм Күте берлеген барлый Ул оҗмах өмет итә. Бер уйласаң, Жир үзе дә җәннәт бит Матурлык белән зиннәтләндерелгән ул. Көмеш сулы елгалар. Зәңгәр сулы океаннар Калын урманнар. Чәчәкле хәтфә болыннар Җимеш тулы бакчалар. Иген кырлары Тагы да санап беткесез мен-миллион төрле бизәкләр. Димәк, оҗмах икәү: берсе—Жирдә, икенчесе— Күктә. Күк оҗмахына эләкмәде Галимҗан. Бер адым калгач. Сират күпере кылы өзелде. Бу төш иде. Ләкин тавык төшенә ярма керү түгел ул. Җир һәм Күк кендеге берлеге турында уйлану төше. Тавык беркайчан да андый төш күрми. Тавык мие эчкәннәр дә күрми андый төшне.
Жир ожмахы турында да уйлана Галимҗан. Язганнары чама белән егерме том булыр кебек. Шуларны уйлап, якты дөньяга чыгарырлар, бәлки. Шайтан гына өметсез була. Яшәүгә өмет бар әле.
1938 ел. 20 гыйнвар. Галимҗан Ибраһимов «дәҗҗал* бүлмәсендә. Өстәл артында яна тикшерүче утыра иде. Илле яшьләр чамалы бер «мужик» Чыннан да ул «мужик» кыяфәтле иде. Каткан костюмнан. Күлмәк, пинжәк изүләре ачык Чуалган чәчле. Күзләре, менә сине чәйнәп ташлыйм дигәндәй, ерткыч бүренекедәй елтырап тора Бит очларындагы кан бүлтәймәсе—тавык күкәе зурлык. Чиртсәң, кан чишмәсе бәреп чыгарлык. Аның салмыш икәнлеген ахмак та аңларлык. Алаптай авызын колакларынача ерып, көрәктәй зур кул аркасы белән каткан калын иреннәрен сыпырып куйды да:
—Бу соңгы сорау, понимаешь ли, или смерть, или жизнь, решай сам, яшисен килсә, кулынны куй,—диде ул, тупас кына, татар, урыс сүзләрен боламык урынына болгатып.
Анда ни язылганны белә Галимҗан. «Мужик» укый башлагач:
—Кирәкми, укыма,—диде.
—Значит, кул куясын?—дип турсайды «мужик».
Галимҗан эндәшмәде. Син бүре булсаң, мин бүре алдында каушап кала торган сарык түгелмен, дигәндәй, «мужик» усал гына карап торды Анын яныңда янә ике кеше бар иде. Берсе—озын буйлы. Икенчесе—мичкәдәй юан кыска гәүдәле. Галимҗан башта аларга игътибар итмәгән иде әле. Бәй, бакса, икесе дә таныш кешеләр икән ләбаса. Озын буйлысы—элекке шәкерте Мөбәрәк. Мичкә юанлыгы карсакнын исемен белми Галимҗан. Ялтада тентү үткәреп, аны Казандагы шушы Пеләтән төрмәсенә китереп ыргытучылар бит болар. Икесе дә, теге вакыттагыча, НКВД киемендә. Икесе дә үзләрен тыныч тота. Йөзләрендә берникадәр горурлык та бар кебек. Менә тагын да очраштык, «остазым», безнен капкын шулай инде ул, бер эләксәң, аннан ычкынып китүе бик кыен, дигәндәй карый Карсакның да йөзе шуны анлата.
Тикшеренү арасында төрлесе булды. Берсе юха елан урынына кылана. Икенчесе төлкеләнергә ярата. Өченчесе ач бүредәй тота үзен Әмма берсенә дә баш бирмәде Ибраһимов. Үзен һәрвакыт алардан өстен тотты. Шуны аңлап, ерткыч «мужик»ны җибәрүләрен сизде Галимҗан. Ләкин аның алдында да калтыранып калмады Ибраһимов. «Мужик», чыннан да, котырынган бүре урынына кыланды. Әле утырды, әле каты-кат басып йөреп алды, өстәлне йодрыгы белән төя-төя, әллә нинди кабахәт сүзләр әйтте дә:
—Мин җинмәгән, подпись куйдырмаган «халык дошманы» юк,—дип җенләнде.
һаман чигенмәде Ибраһимов. Үзен кешеләрчә горур тотарга тырышты:
Иманым бөек минем Аны вакларга тырышуыгыз ташны сыгып су шикелле генв Жафа чикмәгез Бер дә юкка икмәгез нервларыгызны. Бу хаталарның вакытлы икәнлеген аңларсыз бервакыт изакл а мае
«Мужик» ручкасын йөз мәртәбә кулына алып, аны йөз мәртәбә кире куйгандыр инде Тагын бер тапкыр алды да Галимҗанга сузды аны
—Мә!
Галимжан үрелмәде ручкага. Шуннан «мужик», нәрсәгәдер эшләргә кушып, тегеләргә бармагы белән ниндидер билге күрсәтте. Алар икесе ике яктан Ибраһимовнын ике беләгеннән килеп тотулары булды, «мужик» ручка очы белән бер-бер артлы Галимҗанның ике күзенә җибәрде Күхләрдән кан чәчрәп чыкты. «Халык дошманы» егылмаган иде әле. Күхтәрдән кан ага. Ә кулын тотып, әлеге кәгазьгә имзасын салдырдылар да яткырып типкәләргә тотындылар аны Җан биргәнче изделәр дә үлем бүлмәсенә чыгарып ыргыттылар. Шулай җан бирде Ибраһимов
Эш беткәч, «уф» дип куйды «мужик», тегеләргә горурлык белән карады менә шулай кирәк, янәсе; мона чаклы тикшерүчеләр камыр батырдай кыланган, ә ул берүзе бер кала алырлык каһарманлык күрсәтте
Аннан кыска гына протокол төзелде Өчесе дә ана кул куйдылар Анда Галимҗан Ибраһимовнын «халык дошманы» икәнлеген тануы хакында язылган иде.
Бу зур «җиңүне» алар аракы эчеп тантана итте
Ул көнне якты дөнья белән хушлашучы бер Галимҗан Ибраһимов кына түгел иде Авырулар арасыннан алар бишкә җитте. Аларнын барысын да башта «үлем бүлмәсе»нә кертеп куйдылар. Аннан, карангы канат җәйгән мәлдә, ихата уртасына чыгарып куйдылар.
Кыш уртасы булуга карамастан, артык салкын түгел иде Чөнки мамыктай йомшак карлар ява Башта ул сирәк-мирәк кенә төште Аннан куера башлады Куерып, укмашып, куе караңгылык карыныннан бияләй зурлык карлар ишелде җиргә. Бервакыт мәетләр калын кар юрганы астында калды
... Таң алдыннан Галимжан һушына килде Әлеге газраил белән «дуслыгы ярдәм иттеме? Ил. халык, киләчәк матур хәят өчен анын кирәкле каһарман булуын аңлыймы.’ Аннан мәңге үлмәс Прометей ясамак буламы’ Җир йөзендә куерган артык фаҗигый хәлләр анын ачуын кайнатамы ’ Кешелексезлек атомының Җир шартлатачагына борчыламы'’ Газраилнен дә вөҗданы бармы’’ Алып йөрәкле ир-солтаннарны кырырга ашыкмаска Аллаһы Тәгалә үзе кушканмы әллә ана’ Шуна алмаганмы Галимжаннын җанын? Хәзер аны. кар астыннан йолкып чыгарып. Прометей урынына берәр диварга сөяп куймакчы буламы’’ Күк оҗмахына керергә калган бер адымны башта Җир оҗмахында атлатып карарга телиме'.’ Анламассын Серле бу Сихерле Коточкыч Әкияттәге кебек.
Галимжан. мәетләрне тезеп яткызган чакта, бер як читкә зуры килгән иде Чыгып бетмәгән җанына йомшак кар һавасы яшәү сулышы өрдеме' Әллә Ходай, фани дөнья өчен һаман кирәклеген анлап. үлгәннәрне кабат терелтә торган шифалы кар яудырдымы анын өстенә.’ Ходайнын кодрәте зур бит ул' «Бүлмәгә керү белән җанын эри. ничектер табигый матурлык, зәвык, тәмиз хис кыласын».—дип язган иде Галимжан бервакыт Ходай
«■Мужик» аның сүзен бүлде.
—Мораль укыма, «халык дошманы»! :Кул куй!
— Бу шакшы кәгазь нәкъ менә пычракта аунаган дуңгыз батасы шикелле инде, мина калса...
—Димәк, кул куймыйсыз?
-Юк!
бүген анын өстенә йомшак кар яудырган. Ул хәзер рәхәт хис кылып ята. Ул—ожмахта! Оҗмахта! Рәхәт ана. Уй да юк. Кайгы да. Хәсрәт тә.
Изге күңелле кеше үләр алдыннан шундый рәхәт мизгел кичерә. Аңа Ходай Тәгалә оҗмахтагы хозурлыкны күрсәтә.
Тән авыртуын сизми. Күзләре юклыкны да белми. Ә йомшак кар астында изелеп ятканлыгын чамалый. Күтәрелергә уйлый. Мәгәр гәүдә кузгалмый. Анын өстендә, әйтерсең, йомшак кар түгел, албасты сузылып ята. Шуннан үл үзенен күп албастыларны җиңеп яшәгәнлеген хәтеренә төшерде. Бу албастыны да тибеп очырырга кирәк. Аякларын күтәрергә тырышты. Күтәрү түгел, кыймылдатып та булмый. Кулларына өметләнде. Алары да албасты урынына киреләнәләр. Шулай да. үтенеп хәл сорагач. Ходай _ярдәм итте. Куллар, акрынлап, хәрәкәткә килде.
Йомшак карны авызына алырлык та көч тапты ул. Салкын кар башта теш төбендә торды. Аннан, эреп, эчкә китте. Ана рәхәт иде хәзер.
Кычкырырга уйлады. Әмма тавыш чыкмый. Ниндидер гырылдык кына килә тамак төбенә. Үлмәгәнен белгәч, кемнеңдер коткаруына өметләнә ул.
Чү! Тавыш. Кемнәрдер килә. Ул мәрхәмәтлелек көтте. Оһ. «мәрхәмәтле» берәү ни беләндер анын башына тондырды.
1938 ел. 21 гыйнвар.
Аларны төяп алып киттеләр. Кайда каберләре? Аны бер Ходай үзе генә белә. Корыч ихтыярлы. Прометей йөрәкле Галимҗан Ибраһимов һаман үлмәгән булгандыр, бәлки. Тереләй күмелгәндер...
Кичкә таба буран купты. Көчле, давыллы җил котыра-шаша, дөньяның астын-өскә китермәк була. Казан каласында Нух заманындагыдай шашкан гарасат. Буран жылый. чиный, үкерә. Хәдичә ханым, кар-буран пәрдәсен ерта-ерта, Пеләтән төрмәсенә таба атлый...
Соңгы сүз урынына
Кеше һәм йолдыз! Аларны чагыштырып карау җиңел түгел. Авырлыгы да юк кебек. Чөнки кеше—йолдызның дусты. Караңгы төннәрдә ул адашканнарга юл күрсәтә. Аның атамасы да шуңа бәйләнгән бит. Юл төз дип йөрткәннәр. Димәк, йолдыз төз юл күрсәтүче. Кыскача болай була: юл төз (юлдөз) йолдыз, һәркемнең үз йолдызы бар. дип сөйләшәбез. Соңгы вакытта моңа аеруча игътибар ителә башлады. Сүнүче йолдызлар бар. Әмма нурлары галәмнең башка җисемнәренә, шул исәптән Җиргә, килеп торалар.
Җиргә куркыныч янаганнары да юк түгел. Соңгы вакытта Эта Киль йолдызы котырына. Аның авырлыгы Кояшныкыннан 100 тапкырга артыграк. Ә инде балкышы Кояшныкыннан 4 миллион тапкырга артып киткән. Йолдызның гамма-нурланышы озон катламын ертса. Җиргә зыян килә.
Романда төрле шәүләләр бәрелешенең егерменче гасыр кешеләренә зыян китерүе турында сүз йөртелгән иде. Эта Кильнең шашынган гамма- нурланышы шул шәүләләр белән аралашып китмәсме?
һәркем, күчерелмә мәгънәдә яки шагыйрьләр теле белән әйтсәк, үзе бер йолдыз. Тик аларның яктылыгы бертигез түгел: берәүнеке—мул, икенче- неке—уртача, өченченеке—сүренке, дүртенченеке... Хәер, санап беткесез.
Күк җисемнәренең серен ачыклау бик кыен. Шуның кебек, мул нурлы шәхес-йолдыз Галимҗан Ибраһимов ишеләрнең дә эчке илаһи дөньясы зур дикъкатьлелек сорый. Галимҗан Ибраһимов—катлаулы шәхес. Корыч ихтыярлы кеше. Вакыт-вакыт ул муенына берьюлы унар төрле эш камыты киде. Унлап эш арбасы тартты. Әйбәт тартты. Тырышып. Чын ирләрчә. Сыкранмый. Октябрь инкыйлабыннан соң Ленин, Сталин белән эшләү. Колчак тылында йөрү. Академик үзәк рәисе булу, һәр фәннең дилбегәсен оста тота белү, ун ел буе Кырымда яшәү, Киев төрмәсендә, Казанның Пеләтән төрмәсендә утыру.
...Һәр вакыйга аерым-аерым роман язарлык. Аларның һәммәсен бер чылбыр яки сюжет тирәсенә туплау-ифрат авыр хәл. Бу хакта мин трилогиянең икенче томында («Күкнең җиденче катында») әйткән идем. Шуны янә кабатлыйм. «Нигә менә шул хакта да язмаган» диючеләр булыр. Әйберләрне артык дыңгычлап салсаң, капчык ертыла. Галимжан Ибраһимов кичергән вакыйгаларның барысын да көчләп тутырсаң, әсәр, тупас булса да әйтик, күп ашаган кешенең корсагыдай бүлтәеп торачак.
Галимжан Ибраһимов турында трилогия язуымны белгәч, бигрәк тә беренче, икенче томнар басылып чыккач, төрле тарафлардан миңа хатлар ташкыны агылды. Әдипнең туган авылы Солтанморатта яшәүче элекке укытучы Фәүзия ханым Рәхмәтуллина ун дәфтәр язып жибәргән. Рәхмәт аңа! Ходай, бөтен кайгы-хәсрәттән аралап, бәхетле һәм рәхәт яшәтсен!
Бер үк вакыйга турында төрле кеше төрлечә яза. Кайсын сайларга? Кайсысы дөрес? Автор баш вата, борчыла, чынбарлыкны эзләргә керешә, үзенә кирәген таба. Бу очракта да: «Алай түгел, болай ул»,—диючеләр булмый калмас. Ризасызлык белдерүчеләр гафу итсен мине!
Кыскасы, минем трилогия язу бөтен җәмәгатьчелек эшенә әверелде шикелле. Аның шулай булуы табигый хәл. Теләсә кем түгел бит ул. Галим җан Ибраһимов! Җәмәгатьчелекнең рухи ярдәмен нык тоеп яздым мин. Зур яшьтә бу авыр эшне җиңеп чыгарга шул да ярдәм иткәндер, бәлки.
Рәхмәт әйтәсе кешеләрем бихисап. Аларны санап чыгу мөмкин түгел. Бик күпләр. Шулай да кайберләрен искә алмый булмый.
Сүзне Татарстан фәннәр академиясе президенты академик Мансур Хәсәновтан башлыйсы килә. Галимҗан Ибраһимов 1955 елда аклана. Монда Гомәр Бәширов белән Әмирхан Еники зур эшчәнлек күрсәтә. «1955 елның 29 октябрендә Еники иптәшкә Мәскәүдән түбәндәге документ килә:
29 октябрь. 1955 N13 ОК—8122-55
Казан шәһ. Достоевский урамы.
05-85, кв. 1.
Ә. Еникеевка.
Сезнең Г. Ибраһимовны гаепләү буенча эшне яңадан тикшерү турында КПСС Үзәк Комитетына адресланган гаризагыз тикшерелде. РСФСР УПКның 4 нче статьясының 5 нче пункты буенча, ягъни Ибраһимовның эшләрендә җинаять составы булмау сәбәпле. 1955 ел 24 сентябрендә эш туктатылды.
Махсус эшләр бүлегенең прокуроры, юстиция Советнигы И. Земцов».
Мансур Хәсәнов Галимҗан Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗаты турында докторлык диссертациясе язып яклады. Шундый ук фәнни дәрәҗә трилогия-эпопея авторына Галимҗан Ибраһимовның тел-өслүб үзенчәлекләрен тикшергән һәм күп хезмәтләр бастырган өчен бирелде. Галимҗан Ибраһимовның сигез томлыгы басылып чыкты. Кыскасы, зур йолдызлар үлми. Зур йолдызлар сүнми. Сүнсә дә. аларның яктылыгы, нуры галәмнең башка җисемнәренә барып тора. Тукай—егерменче гасыр поэзиясе пәйгамбәре. Г. Ибраһимов—егерменче гасыр прозасының пәйгамбәре. Пәйгамбәрләр үлми. Алар—мәңгелек!
Инде рәхмәт әйтү мәсьәләсе. Алар бик күп. мөбарәк тәсбих төймәләре генә җитәрлек түгел. Санап чыгу бик кыен. Иң зур рәхмәтем трилогия чыгаруны, исәп-хисап эшләрендә яки акча мәсьәләсен үз кулына алган Галимҗан Ибраһимов туганы Марат Сәетовка «МИГ С җәмгыяте» директоры Мәҗит улына һәм аның әнисе укытучы Мәүсилә ханымга, башка туган-тумача, кардәш-ыруларына чиксез рәхмәтлемен. Кыскасы, трилогия язган матур, эзлекле, уйландыргыч киңәшләре белән ярдәм иткән бөтен Солтанморат халкына, башкаларга, бик күпләргә ихлас рәхмәтемне велдерем!