Эзләнгәндә


ТУКАЙНЫ ИСКӘ АЛГАНДА
агыйрьнең тормышы авыр иде. Ул аны бөтен ачылыгы берлә үзе дә язып калдырды Анын шигырьләре дә авыр монга төренгәннәр Шагыйрьнең ярату көче турында да әле тәнкыйть коесы капланган юк Берәү аны шәрекъ тәэсирендә, диде Берәү аны гарәп тәэсирендә, диде Берәүләр анын җитди шигырьләрен күтәрделәр. Икенчеләр анын һөжүи шигырьләренә күбрәк әһәмият бирергә тиешлек турында яздылар Өченчеләр анын балаларга карага язган шигырьләрен беренче урынга куйдылар. Берәүләр өчен ул үзенен ярату көчен халык әдәбияты коесыннан алган оригинал шагыйрь иде Икенчеләр өчен ул тәрҗемәче һәм тәкълидче (иярүче) иде Иде!. Иде’..
Боларнын барысы өчен дә анын шигырьләрендә һәм тормышында җитәрлек шаһид бар иде.. Бу турыда язучылар анын шигыренен тышкы күренешен генә күз алдында тотып фикер йөрттеләр Алар шул шигырьләрне язарга мәҗбүр иткән шагыйрьнең эчке күнел тормышын карый алмадылар. Шуңар күрә бу эчке күнел тормышын дулкынландырган төп сәбәпләр дә капланып калды Бу уңай берлә халыкнын алдына ачылып салынырга тиешле бик күп ачы хакыйкатьләр дә ябылган көе калды
Тукай ник «болай» иде? Тукай ник «тегеләй» иде?
Монын җавабы
Тукай үзе «болай» йә «тегеләй» түгел иде: Тукайнын күңелен дулкынландырган татарнын тормыш шартлары йә «болай». йә «тегеләй» иде Тукайдагы күренеш, анын шигырендәге төрлелек әнә шул тормышның күренеше һәм шул тормыш шартларының төрлелеге иде Шагыйрь күнеле шул күренешләргә көзге иде
Тукайны корбан иткән еллар безнең тормышыбыз өчен өметлерәк еллар иде Без артка түгел, алга таба бара идек Безнен сонгы елларда истәлек бәйрәмнәрен иткән көннәрсбезнең башлангычы ул елларда иде. Шунар күрә без тормышның ул көнге күренешен тәнкыйть күзе берлә карарга теләмәгән идек
Чынлап та, Тукай еллары безнен өчен—йөз елларча изелгән һәм киләчәге өчен бер нык юл сызылмаган бер халык өчен бер нормаль тормыш идеме? Чынлап та. ул көннәр бер-бер күңелгә ут-ялкын бирерлек, бирә алырлык көннәр идеме? Ул елларда күнел бер генә юлда. бер генә өслүбтә. бер генә төрдә тибрәнә алырлык идеме? Әлбәттә, ул көннәр дә бу көнгесе шикелле үк авыр иде Бу көнзесе шикелле үк карашы иде Ул көннәр дә әле безнен тарихыбыздагы шанлы көннәребезне җанландырырлык түгел иде Тукайны бер кеше итеп анлар өчен анын күнел тормышына кереп, анын тойгысы берлә яшәр өчен безнен ул көннәргә чаклы уздырган якын тарихыбызны безен авырлыгы, бөтен ачылыгы берлә күз алдыбызга кзперергә тиешбез.
Бу тарихта бер уй иясе өчен өмет бирерлек бер күренеш бар идеме? Бер Тукайда гына түгел-анын алдыннан торган дөньядан бизүчеләрне дә карагыз Берничә буынның үткән тормышы бергә берничә буынның киләчәген уйлый алган һәм үзенен хәрәкәтен шул ике күренешнең мәсьүлиятенә нигезләгән кеше өчен ул көнге тормышта чиксез өмет табу бик җиңел булмас
Шагыйрьнең күңелендәге сүнмәс очкын—анын идеалы. Шагыйрь идеалы—халык идеалы. Бу идеал шагыйрьгә генә түгел, бетен халыкка тормыш азыгы бирә. Ул аңар авыр көннәрне өметсезләнмичә уздырырга ярдәм итә Ул анар е гларнын жиленө-суыгына торырга көч бирә Ул көннән-көн шул идеалга якынлаша якынлашкан саен анын көче арта бара Тукай көннәрендә безнен халкыбыз өчен, шулай ук халыкнын мәгънәви азыгын әзерләгән әдәбиятыбыз өчен бер идеал юк иде Тик шунын юклыгын күргән һәм шунын кирәклеген белгән бер даһи аны эхтәргә тиеш иде
Тукай шуны эзләүче иде. Анын шигырьләрендәге тыштан караганда бер-берсенә каршы күк күренгән мон бер үк күнелнен туктаусыз тормышы
Ш
иде. Шуңар күрә ул төрле иде. Шуңар күрә ул ачы иде.
1905 елны күргән шагыйрь күңеле ачарга өлгермәде Ана аннан соңгы елларның кыравы төште. 1917 нче елны күргән булса иде—без бу күңелнең балаларча куануына шаһид булыр идек. Тик бу шатлык та кыска гомерле булыр иде...
Бер шигырьдә бөтен нәрсә дә шагыйрьнең үз малы гына түгел Шагыйрьнең андагы хакы—анын бер фикерне халык күңеленә, тойгысына ярарлык итеп, һәр яктан үз итеп калыпка салуы. Мондагы осталыгы шагыйрьнең ижат көчен үлчәргә җитә. Халык биргән материалдан ямьлелек, ярату һәм шул материалдан яңадан-яңа формалар кую—бу шагыйрьнең иҗат көченең тирәнлегенә, чынлыгына бәйләнгән.
Менә монда Тукай бер оста иде һәм башкаларга үрнәк булырлык бер оста иде Тукайның ижадиятен анын шигырьләре аркылы тикшерү безнең бу көнге теләгебезнең эченә керми. Уңае берлә бу юлдагы тәжрибәне икенче урында бирергә мөмкин булыр. Без монда бу көн уңае берлә Тукайдагы төрлелекнең төп сәбәбен генә күрсәтергә теләдек.
Тукай көннәрендә үзенең юклыгы берлә ачылык тудырган бу идеал нәрсә соң? Без үз илебездә яшибез. Тик без дошман кулында яшибез. Дошман безнең тормышыбызның төп нигезләрен жимерә... Ул безне изә, жырыбызны кыса. Халкыбызны мадди һәм мәгънәви ярлыландыра. Әле генә узган дәһшәтле ачлык еллары—алар соңгы тарихыбызның безнең өстебезгә ташлаган югалу куркынычының бер кечкенә шәүләсе генә. Бу куркыныч бүген дә дәвам итә. Ирек ул һичбер вакыт мәгънәви генә була алмый. Ирекнең нигезендә мадди ирек салынган булырга тиеш. Мадди ирек халыкның язмышы үз кулында чакта гына тормышка күчерелә ала.
Коллыкта торган һәм коллыкта яшәргә мәжбүр ителгән бер халык тулы мәгънәсендә бер мәдәният гудыра алмый. Чөнки мәдәният ул нәрсә икәнлеге билгеле булмыйча һавада очкан бер төтен генә түгел, ул—тормышның, көндәлек тормышның куанычыннан һәм кайгысыннан туган һәм шул куаныч һәм кайгы өчен халыкның үзе корган оешмаларының эшендә генә туа ала. Бу—халыктан бер дәүләт һәм бер үз булган идарә сорый. Бу сорауга жавап бирү халыкның идеалы булырга тиеш. Без халыкның ижат көченә бер бәһа куйганда һәм анын даһиларының күңел коеларын актарганда әнә шул идеалга хезмәт итүнең дәрәжәсен үлчәү итәбез.
Тукай безнең шул идеалларыбызны эзләүдә бөек шагыйребез иде. Ул шул юлда туктаусыз һәм тиңсез тартышта безнең арабыздан китте. Тик анын юлы калды: анын ачы булса да ямьле, ямьле булса да ачы моңы безгә жуаныч һәм куаныч булып калды.
Аны искә ату көне безне тагын да анын язмышына һәм шуның берлә бергә халыкның язмышына тирәнрәк карарга һәм ул язмыштагы сорауларга тагын да ачыграк жаваплар эзләргә өнди
Гали БИКТИМЕР.
(Берлин, «Яңа милли юл-. 1933. 5сан. 23-256.)
 

Реклама