Логотип Казан Утлары
Повесть

САРЫ ЙОРТЛАР СЕРЕ


I
у сары йортның алтынчы подъездыннан, кешеләрнең тынычлыгын алып, тормыш рәвешен үзгәртергә, шом, курку һәм үкенүләр эчендә яшәргә мәҗбүр иткән серле подъездыннан, элегрәк тә этләр өргәне ишетелә иде. Ләкин соңгы арада этләрнең тавышы көннән- көн көчәя барып, болай да котлары алынган халыкны һуштан яздырырлык дәрәҗәгә җитте, кешеләр төннәр буе керфек какмадылар. гамакларына ризык үтмәде, куллары эшкә бармады, үхтәрен вокзалдагы кёбё к хис иттеләр, үгкән гомерләрен тагы бер кат энә күзеннән үткәреп, эчке бер тетрәнү белән ниндидер фаҗига, кыямәт көне белән чагыштырырлык афәт көттеләр. Кайчагында этләр өрмидер, этләр шушы кадәр ук булдыра алмыйдыр, ә бу тавыш аларнын колагына гына ишетеләдер сыман тоелды Этләр өрүе аларнын җанын талады, берчә чыдап булмаслык дәрәҗәдә көчәеп, берчә азга гына тынып калып (ә бу тынлык, бу коточкыч тынлык, бу бөтен күзәнәкләреңне чатнатып ярырлык тынлык, ин ачы тавыштан да газаплырак иде), берчә сабый бала елавыдай әрнетеп үзәкләргә үтте Сары йортларда яшәүчеләрнең кайберләре акылыннан шашып башларын таш стенага бәрде, кайберләре тәрәзәдән сикереп жан биралми газапланды, сүн алар өчен үлем дә. яшәү дә берни түгел, бары шушы тавыштан котылу мөһимрәк иде Әлеге газапка башкача чыдарлыгы калмаган кешеләр кайда киткәнлекләрен хәтта гаиләләренә дә әйтеп тормастан. берәм- сәрәм алтынчы подъездга керделәр Көтмәгәндә әллә кайдан килеп чыккан карчыкның һәртөрле могҗизаларга ия булып, үзләренә бетмәс-төкәнмәс зыяннар китерергә сәләтле икәнен белсәләр дә. йөрәкләре табан астына
Марат КӘБИРОВ (1970)—шагыйрь, прозаик ^Онытма таңнарыңны-. •Сермшик ам*.-Күңелм табын- исеме шигырь китапюры авторы Уфада яши
Б
төшсә дә, алар башкача булдыра алмады; әлеге җәһәннәмнең серен белү, котылу юлын эзләү теләге күпкә, бик күпкә көчлерәк иде. Ләкин алар сары йортларда яшәүчеләр өчен бер файда да китерә алмадылар, карчыкның фатирына ачкыч яратып керу белән, фатир аша үтәли искән жил. ишекне шапылдатып япты да үзе бикләнмәде инглиз йозагы аны келәләп тә куйды, әмма керүче мона игътибар итмәде, фатир идәнендә тәгәрәп яткан сөякләр, кеше башларын күреп, аның коты алынды, ул бермәлгә һушын югалтты һәм ач этләрнең мизгел эчендә ничек үзен ботарлап ташлавын да сизмәде. Кешеләр еш керә башлагач, этләрнең тавышы тына төште һәм сары йортларда яшәүчеләр азга гына булса да авыр газаптан котылды. Тик хатыннарны ничектер юкка чыккан ирләренең һаман кайтмавы гына борчыды, аларнын алтынчы подъездга юнәлүен күрүчеләр табылды.. Өч-дүрт көннән этләрнен өрүе тагын көчәя башлады, ул инде чыдый алмаслык дәрәҗәгә житеп елый-елый улауга әверелде. Чыдауның чигенә чыккан кешеләр җыйнаулашып серле фатирга юнәлде, әмма көтмәгәндә каршыларына килеп чыккан гүзәл кызны күреп, туктап калдылар.
Бу гади кыз түгел иде. бу чибәр кыз кыяфәтенә кергән сихерче карчык иде. Теге дәһшәтле көндә күккә ашканчы әле, карчык берчә әлеге гузәл, берчә эт, берчә сабый кыяфәтенә кереп йөри иде.
Шуннан соң да теге кызны күргәч, без катып калдык, ә ул бер генә сәер караш ташлады да атылып подъездына кереп китте һәм бераздан этләрнең тавышы икеләтә көчәйде Алар безнең колак төбендә өргән, юк өргән генә түгел, җилкәләребезгә басып башыбызны кимергән сыман тоелды, без. ломнар, балталар, мылтыклар тоткан ир-егетләр, баскан җиребездә тамыр җәйгәндәй, урыннарыбыздан кузгалыр көч тапмадык, тәннәребезне калтырау алды, хәтта үзебезнең ни өчен шулай коралланып җыйналуыбызны да оныткан идек Кинәт котырынып өргән тавышлар тынып калды һәм без әкренләп һушыбызны җыйдык, ләкин беребез дә бер хәрәкәт тә ясамады, дөресрәге, аңыбызга кайтсак та, без әле мускулларны тоярлык хәлдә түгел идек. Ә инде ни өчен җыйналуыбызны аңзап, карашларыбызны подъездга юнәлткәндә, кинәт ишек ачылып китте . Аннан ике эт килеп чыкты һәм, алар, без нәрсәдер уйлап өлгергәнче, агачлар арасына кереп югалдылар. Юк, туган, минул этләрнең нинди нәселдән икәнен белмим, алар дә-ә-ү гәүдәле, борыннары чучканыкынарак охшап тора иде. ә күзләре ни өчендер миңа кызыл сыман тоелды. Без ни уйларга, ни кылырга да белми торган арада бер иптәшебез алга чыкты да: «Әйдәгез, кереп карыйк!АсЬпын-өскә китерик! Күпме шулай түзәргә була?»—дип кычкырды һәм без, атакага ташланган солдатлар сыман, алга омтылдык. Бездә еллар буена җыела килгән нәфрәт көчле иде. Карчык яшәгән фатир ишеге төбенә җиткәч, кинәт туктап калдык; баскыч мәйданчыгы куе кызыл канга баткан, ә тирә- якта адәм сөякләре аунап ята. Коточкыч күренеш иде бу, туган, акылдан язарлык күренеш иде Тик монысы баласы гына булган икән әле... Карчыкның фатирына узгач, безне мәхшәр каршы алды: идәннәрне катып беткән кан каплаган. Әле анда, әле монда кеше башлары, кабыргалар, аяк-куллар чәчелеп ята; өстәл-урындыклар ауган, ватык савыт-саба пыялалары белән дөнья тулган; алар арасында без югалган күршеләребезнең сәгатьләрен, ертык кием кисәкләрен, йөзекләрен таптык Кайсысы кемнең сөяге икәнен генә аера алмадык. Хәтта баш сөякләрендә дә бер генә бөртек ит кисәге дә калмаган иде Ә явыз карчык үзе күренмәде, без беренче катның башка фатирларын да караштырып чыктык, тик аны тапмадык, күрәсең, эт кыяфәтенә кереп чыгып шылгандыр. Шулай, туган, карчыкның өенә керү безгә тынычлык өстәмәде: колакларыбызда чыңлаган эт тавышлары икеләтә көчәйде, аңа эт корбаны булган күршеләребезнең җан өзеп кычкырулары өстәлде, аларның идән буйлап сибелгән сөякләре күз алдыбыздан китмәде; төшләребездә безне әле эт талады, әле шул сөякләр бугазларыбЫздан буып алды, без атналар буе табынга якын килә алмадык, өстәлдәге ризыклар кеше ите булып күренде, су эчсәк тә кан эчкәндәй булдык. Тора-бара тәмам хәлдән таеп гәүдәләребезне дә күтәрә алмас хәлгә җиттек, өн белән төшләр буталды, үзебезнең теге дөньядамы
САРЫ ЙОРТЛАР СЕРЕ
монысындамы яшәгәнебезне оныттык, без кояш нурларын да. төннәр карасын да курмәдек. куз алдыбызны соры томан басты Бу мәхшәрдән котылырга теләдек, тик ничек икәнен генә белмәдек, теге этләрнең кабат кайтуын, безнең дә җаннарыбызны алуын көттек, тик алар башкача куренмәде. Коточкыч вакыт.зар иде ул, туган, коточкыч дәвер иде
Шәһәр читендәге бистәнең ике катлы сары йорты якындагы «П» хәрефенә охшаш сары йортлардан бер нәрсәсе белән дә аерылмый иде Анда да фәләнешәр дистә елын завод-фабрикаларда эшләп фатир алган гали кешеләр, үз кыеклары булуга куанып, аз гына хезмәт хакына ачлы* туклы гомер кичерә иде. Үз тормышларына зарланмыйлар да, байларга карап көнләшмиләр дә, «ач тамагым—тыныч колагым»,—дигәндәй, юктан канәгатьлек табып, үз күңелләрен үзләре күтәреп яши бирәләр, подъездлар алдындагы эскәмиягә утырып гәп сугалар, үхтәре күргән-белгәнне сөйлиләр «Башларыннан үткән» хәл-вакыйгаларның күбесе шыр ялган һәм дөньяда мәңге булмастай шәп-шәрә хыяллардан гына торса да. аларнын дөреслеген беркем дә шик астына алмый, чын күңеленнән ышана, кызык урында шаркылдап көлә, кызганыч урында күз яшьләрен сөртеп ала. яки күзен читкә бора
Бер-берсенә охшаган ике катлы сары йортларда бер-берсенә охшаш беркатлы кешеләр яши иде. Хәтта ишегалдында һәр гаиләнен үз агачы, һәр агачнын үз исеме бар һәм кешеләр аларга үз балаларына карагандай карый, иркә сүзләр белән эндәшә, кәүсәләреннән сөеп иркәли иле.
Гомере буе сәламәтлеккә зарарлы химикатлар тирәсендә тир түккәнлектән, бу кешеләрнең барысы да үз яшьләреннән күпкә өлкәнрәк, кырыктагылар—алтмыш, илледәгеләр—җитмеш яшьтә булып күренә, ә инде ниндидер бер могҗиза белән җитмешкә җитүче кеше булса, ана җиде гасыр гомер иткән карт төсе керә. Анын акылы күптән җуелып килделе-киттеле сүзләр сөйләсә дә, анын һәр тәгъбирен изге сүз урынына күрәләр, ана тирән мәгънә салып, урынлы-урынсызга да кабатлыйлар иде. Болар барсы да Бөек Ватан сугышына кадәр туып, булыр-булмас белем белән авылларыннан бәхет эзләп чыгып киткән, барысы да бер дәвердә зарарлы урыннарга эшкә кергән, барысы да бер вакытта фатир алган кешеләр иде. Алар туган-үскән җирләре белән күптән араларын өзгәннәр, хәзер үзләренең нинди милләткә, нинди дингә караганнарын да онытканнар иде. «Кеше дөньяга ни өчен килә?» дигән сорау бирсәләр, алардан һичшиксез: «Завод-фабрикаларда эшләп, менә шушындый сары йортларда яшәр өчен»,—дигән җавап ишетелер төсле иде Кайберләренен, заводка эшкә килгәнче гаилә корып өлгергәннәренең, берәр баласы бар, ләкин ул балалар инде әти-әниләре белән яшәми, башлы-күзле булып үз дөньяларын көтәләр һәм шәһәр читендәге сары йортларны күптән онытканнар иде. Калган нарының бал ас ы-фәләне юк, хатын-кызлары да, ир-егетләре дә үзләренен ата-ана булу мөмкинлеген аларга яшәр урын һәм ашар ризык биргән сөекле заводларында калдырган һәм алар монын өчен тамчы да үкенми, сабый дип авыз суын корытмый, бала үстерүне мал симертеп хөкүмәткә тапшыру сыман гадәти бер эш итеп күрәдер төсле иде Менә шулай бер төрле шартларда бертөрле тормыш белән гомер итүче бер төрле кешеләрне сөекле заводлары көннәрдән бер көнне пенсиягә озатты һәм эш атына, ишәккә әйләнгән адәм балалары, үз язмышларына риза булып, вакыт агымының үзләрен әҗәл куенына илтеп җиткерүен тавыш-тынсыз гына көтеп, уртак һәм тагы да бертөрлерәк тормыш белән гомер үткәрә башладылар
Менә шушы сары йортларның ин читтә урнашканының алтынчы, ин кырыйдагы подъезды гына башкаларына охшамаган иде. Монда килеп керү белән мәче бәвеле исе күзне томаламый, вагы к тәрәзәләрдән кергән җил ишекне каерып ачмый, шакылдатып япмый, монда ниндидер хуш исле үләннәр исе аңкый, чисталыктан ялтырап торган тәрәзәләрдән көндехтәрен якты нур гарала. Анын каравы, кичләрен керсәң, күзгә төртсәң күренмәслек караңгылык хөкем сөрә, чөнки бу подъезда бер
генә лампочка да янмый, яңаны куйсаң да шундук шартлый яки кызып эштән чыга һәм караңгылыктан котылуны мөмкин булмаган хәлгә әйләндерә иде Бу подъездның тагы бер үзенчәлеге шунда: җәйләрен монда чебеннәр мыжгып тормый, дымсурак җирдә урнашып, тирә-якта агачлар күп булса да. черкиләр җәфаламый, бөтен шәһәрнең хуҗасы булып алган тараканнар әлеге подъезддагы фатирларга якын да килми, вак соры кырмыскалар җанга тими, гомумән, монда бернинди зарарлы бөҗәк тә керергә җөрьәт итми, әгәр берәр адашкан чебен форточкаданмы. подъезд ишегеннәнме эчкә үтсә, ул берничә минуттан ук үлеп идәнгә килеп төшә, ә кире урамга ыргытсаң—терелеп очып китә иде. Пенсиягә чыккан эш атлары ишек алларын һәрчак тәртиптә тотса да. ялгыз карчык кына яшәгән бу подъезд алды һәрчак пычрак килеш кала, алар монда якын килергә курка, шулай да эскәмиядә утырып гәпләшүчеләрнең күбесе үзләренең әлеге подъездга төннәрен кереп караулары хакында сөйли, анда жен-пәриләр. ут шарлары, тагы әллә нәрсәләр күрүләре, карчыкның фатирыннан ынгырашу авазлары, колакка ятышсыз чинау тавышлары, эт өргәне, сыер мөгрәгәне, бүре улаганы ишетелүе хакында озак-озак тәфсилләп бәян итәләр. Боларны сөйләгәндә аларнын иреннәре калтыранып куя. маңгайларына тир бәреп чыга, күзләре зур ачыла, йөзләре агарынып китә һәм бу. һичшиксез, тыңлаучыларның йөрәгенә шом сала, алар, бер-бер нәрсә килеп чыкмагае дигәндәй, алтынчы подъезд ягына әледән-әле караштырып алалар иде.
Әлеге подъездның бер бүлмәле фатирында яшәүче карчык үзе дә күңелгә шом салырлык, аның күзләре зәңгәр һәм нигәдер песинеке түгел, ә әкияттәге кара кешенеке кебек, аларга туры карасан, үзеңне ниндидер күренмәс җәтмәгә эләккәндәй хис итәсең; битләрен җыерчыклар басып бетерсә дә. карчыкның озын чәчләре чем-кара һәм ул аларны иннәренә таратып йөри. Борыны карчыга томшыгыдай кәкре, ә юка иренле авызы кечкенә булганлыктан, ул мәче башлы ябалакны хәтерләтә, тавышы да төнге кара урманда кисәк ишетелгән көчле кычкыру сыман тоела, андагы металл чыңы, бәрелешкән машиналар шыңгырдавы һәм тагы әллә нәрсәләр бала йоннарын кабартырга мәҗбүр итә иде. Бу йортка ул моннан биш ел чамасы элек килде. Өстендә—кәлүш йөзенә төшеп торган бәбәй итәкле кара күлмәк иде. Беренче күргәндә ничек булса, биш ел үткәннән соң да шулай калды, картаймады да. яшәрмәде дә. кыяфәтен дә. киемен дә үзгәртмәде, хәтта кыш көннәрендә дә. яланбаш, өстендә шул кара күлмәк, аягында кәлүш булды, һәм еллар үтүгә болар аның киеме түгел, ә организмының аерылгысыз бер өлешедер сыман тоела башлады.
Тәүге күренүендә ул ишегалдында гәпләшеп утыручылар янында тукталды, исәнлек-саулык сорашты да. аларнын җавап бирмичә, каян килгән бу әкәмәт дигәндәй, кызыксынулы карашларына да. гомумән, бер нәрсәгә дә игътибар бирмичә, ярты сәгатьләп утырды, һәр кешене бер-бер артлы бик җентекләп, йөзендәге кечкенә җыерчыктан алып аяк киеменен читеннән ашала башлаган табанына кадәр өйрәнеп чыкты. Аннан сон аларнын коммунизм көтеп, киләчәк рәхәтлекләр турында хыяллануын тыңлап авызын кыйшайтып алды да торып басты һәм. «Син! Син!».—дип, унлап кешегә төртеп күрсәтте. Ул күрсәткәннәрнең барысы да әлеге алтынчы подъездда яшиләр иде. Анын сәерлегенә аптырап авызларын ачып калган кешеләргә исе дә китмичә ул: «Сезнең өчен коммунизм өч көннән соң киләчәк», дип әйтеп салды. Тиздән рәхәтлеккә чыгачак күршеләренә соклану авазлары яудырган бу беркатлы кешеләр анын кай арада кая китеп баруын да сизми калдылар, әбигә тагын берничә сорау бирергә дип авызларын ачкач кына аның араларында юклыгын белделәр. Ә өч көннән сон алтынчы подъездда яшәүчеләрнең барысы да бер-бер артлы теге дөньяга китте. Аларнын менә шулай кисәк кенә кырылуына сары йорттагылардан башка беркем дә аптырамады, җирләүләр бюросында гына гажәпкә калучылар хәтсез булды. Юк'
САРЫ ЙОРТЛАР СЕРЕ? үлемнәренә түгел, ә тереләр исемлегеннән күптән төшеп калган бу бәндәләрнен әле һаман да исән, дөресрәге, әлеге вакытка кадәр яшәп ягулары аптыратты һәм алар тел шартлатып иннәрен генә сикертте: «Гафу итегез, мәрхүм булулары турында белешмә бирә алмыйбыз, чөнки яшәүләре турында документлары юк» Аларны җирләүгә өч көн үткәннән сон коммунистлар партиясенең үзен җирләделәр Сары йортларда яшәүчеләр баштарак алтынчы подъезддагы күршеләренә «Коммунизмны үзләре белән алып киттеләр, безгә аз гына да калдырмадылар.—дип рәнҗесәләр дә. соңыннан үхтәренен дә тиздән теге дөньяга күнәчәген уйлап, аларнын каннары суынды, күнелләре тынычланды. Ләкин теге сәер карчык хакындагы уй җаннарына һич кенә дә тынгы бирмәде, ул янадан яннарына килеп, серле ишарә ясар һәм тагы үлем-китемнәр, һәртөрле сырхаулар башланыр төсле тоелды Ишек алларына чыгып утыручыларның телендә гел шул булды, алар әлеге хәлнен серенә төшенергә, нәрсәнедер ачыкларга тырыштылар, тик миләрендә эш һәм жан асрау турында уйлый торган ике генә сыр калганлыктан, бер фикергә дә килә алмыйча, күнелләрен кара шом басты... Карчык озак көттермәде, ишек алдындагылар янында тагын пәйда булды Анын кай арада, ничек килүен сизмәсәләр дә котылгысыз карашын һәркем тойды: жанын курку басты, тик беркем дә кузгалып китә алмады Карчык, әйтерсең, утырган урыныннан шул карашы белән барысын да бергә бәйләп куйган иде. Алар хәтта сөйләгән сүзләреннән дә туктый алмадылар, берсе тынса, икенчесе үз ихтыярыннан тыш. әңгәмәне дәвам итте, ана өченчесе кушылды. Карчык берни әйтмәстән алтынчы подъездга кереп киткәч тә урыннарыннан кузгалмадылар, анын кире урап чыгуын көттеләр. Озак торса да ул чыкканчы беркем авыз ачып бер сүз эндәшә алмады
Карчык яннарына кабат килгәч кенә әңгәмәләрен дәвам иттеләр, ә тегесе аларны тынлап күзәтеп утырды һәм кинәт үзенчәлекле тавышы белән барысын да тынып калырга мәҗбүр итеп: «Мин әнә теге бер бүлмәле фатирда яшәячәкмен».—дип куйды Ана каршы берәү дә бер сүз дә әйтмәде, күңелләреннән генә анын үлемен, башкача монда күренмәвен теләүчеләр дә. «Рәхим итегез, без бик шат. Бик шат!»—дип баш какты. Карчык исә аларнын яшерен уен сизгәндәй астыртын елмайды һәм тавыш-тынсыз гына утыручыларны өйрәнүен дәвам итте. Аннан сон эскәмиянең ике башында утырган ирле-хатынлы икәүгә күрсәтеп «Син! Син!!!.—диде,—Мин иртәгә күчеп киләм. яныма керергә онытмагыз!» һәм китеп тә барды Тавышы металл чынын хәтерләтсә дә. адымнары өрәкнекедәй жинел. ул. әйтерсең, атламый, ә йөзеп кенә бара иде
Икенче көнне карчык, чынлап та. күченеп килде Анын бөтен мөлкәте берничә капчык һәм һәртөрле пыяла савытлар тутырылган бер зур гына кап булып, ул аларны кечкенә куларбага төягән иде. Сары Йортгагылар анын эскәмиягә чыгып утыруын шомланып көтсә дә. карчык никтер күренмәде. Ә теге икәү, карт белән кортка, бу сәер кешенең сүзләре җаннарына тынгы бирмәсә дә. күршеләре «Барыгыз, кереп күренегез, юкса, зыян салуы бар», дип йөдәтсә дә. үзләре дә моның белән килешсә дә карчык янына керергә йөрәкләре җитмәде. Анын җаныңның астын өскә китерә торган карашыннан, күңелеңне игәгәндәй тоелган тавышыннан курыктылар Бәлки, үзе гагын чыгар да ни өчен керергә кушуы турында әйтер, ә. бәлки, бу хакта бөтенләй онытыр да бер зыян да салмас, дип көттеләр Карчык икенче көнне дә. өченче көнне дә күренмәде, шулай итеп атна үтте, ун көн Электән үк битләрен кара сакал баскан карт белән кортка көннән-көнгә кибеп, саргая барды, күз төпләренә яшелле-сарылы дүңгәләкләр чыкты, хәлләре бетә башлады һәм тиздән бөтенләй күренмәс булдылар Аптырап ишек ватып өйләренә кергән күршеләре аларны идәндә бөгәрләнеп яткан хәлдә тапты, икесенең дә тәне суынган иде Бу вакыйга сары йортларның куркуын гагын да ныграк көчәйтте, анын күзенә чалынмаска тырыштылар, карчыкның үзләре янына килгәнен күрсәләр, барысы да дәррәү кубып өйләренә
тарала башладылар. Анын кайсы вакытларда өзгәләнеп: «Туктагыз, бичаралар! Кырылып бетәсез бит...»—дигән сүзләре күпләрнен төн йокысын алды, төшләрендә анын күзләрен күреп саташып чыктылар, тавышын ишетеп куркып уяндылар, алтынчы подъезд эскәмиясенә якын да бармас булдылар, гомумән, кешеләр карчыкның үзен дә, яшәгән йортын да урап үтәргә тырыштылар. Ә явыз карчык анын саен алар белән очрашырга, мәче күзләре белән ханнарын актарырга омтылды, жыелып торган урыннардан дәррәү таралышсалар, берәм-берәм эләктереп алды һәм үз фатирына керергә кыстады, сүз белән генә ипкә китерә алмагач, беләкләреннән тотып өстерәргә итте, тик куркудан гайрәтләнгән кешеләргә көче җитмәде. «Һәлак буласыз бит, акылсызлар, һәлак буласыз бит»,— дип мыгырданып калды ул алар артыннан һәм монын белән генә тынычланмыйча, берәм-берәм фатир ишекләрен кагып йөрергә тотынды. Тик ана ачучы булмады, ишекләрен җиде йозакка бикләп, тәрәз пәрдәләрен тартып өй эчендә дер калтырап утырды кешеләр. «Инде афәт үтте»,—дип тынычланып барганнарның жанын телеп урамда карчыкның ачы тавышы яңгырады: «Кадалышып бетегез, алайса! Кадалышып бетегез...». Бу хәлдән сон карчык күренмәде, әмма бер кеше саргаеп кибеп жан бирде. Аны җирләп кайтуга сары йортлар янында сирена тавышлары ишетелде, «ашыгыч ярдәм» һәм тагы әллә нинди машиналар килеп тулды, ак халат кигән кешеләр озын шланглар тотып фатирларга таралды, анда яшәүчеләрне машиналарга төяп шифаханәләргә алып киттеләр, өйләрендәге һәрнәрсәгә ниндидер сыекча сиптерделәр «Ярый әле кешелекле илдә яшибез, ярый әле изге күңелле докторлар бар, юкса, бу явыз сихерче барыбызны да һәлак итеп бетерә иде»,—дип сөенде сары йортларда яшәүче халык, айга якын больницада ятып, ике-өч айлык пенсиясен түләп кайтканнан сон. Карчыкка булган нәфрәт катыш куркулары тагын да ныграк көчәйде. Атнага якын өеннән чыгучы булмады. Ләкин бертөрлелектән ялкып, аралашуга сусаган кешеләр яңадан ишек алдындагы эскәмияләрдә җыелыр булдылар. Тик карчык инде алар белән очрашу эзләмәде, берсенә дә якын бармады, эндәшмәде. Бу кешеләр— үзләре, ул—үзе бер дөнья булып яши башладылар. Хәтта сәер сихерче хакында сөйләшүләр дә сирәгәя төште. Әмәлгә калгандай, шул көннәрдә «якындагы зоопарктан бер юлбарыс качкан икән» дигән хәбәр таралды. Сүзләр гел шул тирәдә йөрде, аның монда килеп чыгу мөмкинлеген, килсә нинди зарар китерәчәген, аннан ничек котылу юлын тикшерделәр Ир-атларның кайсысы үзләренең балконда ятып тутыга башлаган мылтыкларын чистартып майлап куйды һәм бу хакта күршеләренә: «Монда килеп чыкса куркыныч юк, һә дигәнче егып салабыз, тик менә башка урынга китеп кенә зыян итмәгәе»,—дип шапырынып алды. Шулай шапырынып сөйләнеп утырганда, аларның сүзен тикшереп карарга теләгәндәй, агачлык арасыннан юлбарыс килеп чыкты. Халык «аһ» итеп куйды, тик аларнын майланган мылтыклары өйләрендә һәм алар бу очрашуга әзер түгел иде Ә юлбарыс, үзенен көченә ышанган генерал шикелле, сабыр һәм ыспай гына атлап, кешеләрнен каршысына килеп басты, аларнын котын алып ырылдап куйды, эре тешләрен күрсәтергә теләгәндәй, авызын ачты Бу авыз—адәм башын без алма ашаган җинеллек белән йотарга мөмкин икәнен аңлаудан, кешеләр селкенергә дә куркып калды, ә юлбарыс кайсысын башта ботарларга микән дигәндәй, әле берсенә, әле икенчесенә карап мангаен җыерды, кемдер артын пырылдатып, кемдер ыштанын юешләп торганлыктан, ул, әйтерсен. икеләнеп калган иде. Үз ризыгын җентекләп тикшерергә теләгәндәй, ашыкмый гына кешеләр утырган эскәмияләрне бер әйләнеп чыкты да кабат урынына килеп басты. Нәкъ шул чакта тавыш-тынсыз гына үзенә якынайган карчыкны абайлап, ана таба борылды, ачуланып ырылдап куйды, ләкин килүченең бер генә күзәнәгендә дә курку әсәре сизелмәде, күзләрендә шүрләү дә. явыълык та юк иде карчыкның. Алар ике адым чамасы ераклыкта бер-берсенә текәлеп катып калдылар. Бераздан юлбарыс тыныч
кына борылды да, ничек килгән булса, шулай итеп агачлыкка кереп китте.
Бу вакыйга сары йортларда яшәүчеләрне шулкадәр тетрәтте ки. инде карчыкнын җәнлек-җанварлар телен белеп, үзе дә теләсә нинди киеккә әверелә алуына беркем дә шикләнмәде. Җитмәсә. теге юлбарыс шул көнне үк үзе зоопаркка кайткан икән дигән хәбәр дә таралып, кешеләрнен бу фикерен ныгытып куйды, әлеге вакыйгадан сон сары йорттагылар үзләренә очраган жан ияләренә йомшаграк, мәрхәмәтлерәк булырга тырышты, подъездда куышып йөргән мәчеләрне пыр туздырмадылар, чүплектә ризык эътәүче этләргә таяк ыргытмадылар, ишек алдына кунган чыпчык-күгәрченнәргә җим сиптеләр, үзләреннән арткан сөякләрне иске тәлинкәләргә салып ихатага чыгарып куйдылар, ә песиләр өчен баскыч мәйданчыкларында чәркә белән сөт утырттылар. Алар әлеге мәхлукларның берәрсе сихерче карчык булыр да. үзен рәнҗеткән кешегә газаплы зыян салыр, дип курыктылар. Бу куркудан туган шәфкатьлелек гора-бара гадәткә әйләнде, алар үътәренен йорты тирәсендә генә түгел, башка урыннарда да дүрт аяклы жан ияләренә, кош-кортларга изгелек кыла торган булдылар һәм көтелмәгән ачыш ясадылар: әйбәтлекне җәнлекләр, хәтта иң усал, ин явыз дигәннәре дә анлыи һәм шундый ук яхшылык белән җавап кайтарырга, һичьюгында койрыкларын болгап булса да рәхмәт белдерергә омтыла икән ләбаса! Бу ачыш аларнын сөйләшен дә үзгәртге: телләре ягымлыракка әйләнде, ә үх1әренә ошамаган кешеләргә карата еш әйтелә торган «эт», «хайван», «фәлән нәрсә» кебек сүзләр бөтенләй кулланудан төшеп калды.
Шулай бер көнне эскәмиядә гәпләшеп утырган җирдән бер ирнен сулышы кысыла башлады. Ул сары йортта яшәүчеләр арасында ин яше, кырыкка да җитмәгәне булса да, әлеге авыруы соңгы вакытларда бик еш кабатлана, анын шулай көтмәгәндә авыр чиргә уралуы күршеләрен хафага сала, моны да алар карчыкнын рәнҗеше дип уйлый, ләкин үзләренә зыян төшүдән куркып, кычкырып әйтергә базмый иде. Яше кырыкка да җитмәгән ир кешенен йодрык зурлык кына йөзе тагын да кечерәеп, күкшелләнеп калды, газап һәм курку катыш күзләре зур ачылды, зәнгәрсу- кызгылт төскә кергән колаклары тырпайды Моны чиксез хәвеф белән күзәткән кешеләр карчыкнын яннарына ничек килеп басуын да сизми калдылар. «Бозым бар синдә!.—диде ул хәтта буылучынын үзе дә бер мизгелгә тынып калырлык итеп,—Рәнҗеше төшкән сиңа берәүнең» Теге кеше елт итеп якындагы тирәк төбенә карап алды, моны бер кеше дә сизмәде Әмма карчык анын күз карашын гына түгел, ә тәненнән күтәрелгән парный күләмен дә тоя иде Карчык авыру янына килеп басты да учларын анын башы тирәсендә йөртте һәм эченнән нәрсәдер пышылдый-пышылдый күкрәк янына төшерде дә нәрсәнедер йолкып алып җиргә ташлаган хәрәкәт ясады. Аннан соң кулларын бер-берсенә ышкып селкеп куйды Бераздан чирле кеше торып басты һәм косарга тогынды Арыш ипие, дунгыз мае. чәй чүпләре, кәбестә кисәкләре өстенә бармак буе кара корт килеп төште һәм күз иярмәс тизлек белән чәбәләнергә тотынды Бу кара җәнлек бары тик карчыкның утлы карашы һәм догалары тәэсирендә генә тынып калды, ә бераздан бөтенләй юкка чыкты. Кешеләр могҗизадан айныганда карчык үзенен алтынчы подъездына кереп бара иде инде. «Ялгыз әниемне ташлап килгән идем бит мин монда,—дип ыңгырашты теге кырык яшьлек карт, һушына КИЛГӘЧ Пһнын рәнҗешләре гөште микәнни’ Яратып нөргән кьвымны да авырлы килеш калдырып киткән идем. • Ул шул рәвешле үз гөнаһларын санады да санады Бу хәлдән сон сары йортларда яшәүчеләр бер-бер җирләре авыртып торса, яки чирләп китсәләр: «Миндә дә бозым юк микән, мина да берәрсенен рәнҗеше төшмәде микән»,—дип үз күңелләрендә казыныр булып киттеләр, үткәндәге гөнаһлары өчен үкенеп 1әүбә кылдылар, янадан начар гамәлләр эшләмәскә, хәтта берәүгә дә авыр сүз әйтмәскә тырыштылар, өннәрендә кемнен дә булса кәефен
кырсалар, бармак зурлык теге кара корт төшләренә керде Алар хәзер кешенең завод-фабрикаларда эшләп, сары йортларда яшәр өчен генә дөньяга килүенә шикләнә башладылар. Болардан тыш та кеше нәрсәләргәдер ирешергә тиештер кебек тоела башлады. Ләкин бу үзгәрешләр аларга кирәкми, алар өчен бу үзгәрешләр тормыш ритмын бозып, бөтен дөньяларының астын-өскә китерә торган, үзләрен мескен бер бөҗәктәй тоеп, газапланырга мәжбүр итә торган авыр йөк. ә тормыш агымында үз әжәлләрен көтеп яшәгән бу бәндәләрнең мондый йөкне күтәрерлек рухи ныклыгы да, аны күтәрергә теләкләре дә юк иде. һәм бер көнне алар, бөтен куркуларын жинеп. ишегалдына чыккан карчыкны сырып алдылар: ‘■Нишләтәсең син безне? Ни өчен безгә авырулар, шик-шөбһәләр. күңел газаплары җибәрәсең? Ник безнен көннәребезнең нурын, төннәребезнең тынычлыгын аласын, ник безне бәхетсезлеккә дучар итәсең?»—,диделәр. Карчык аларнын мон-зарын тынлап бетерде дә жаннарны өшетеп, бала йоннарын кабартырлык, бер дәһшәт белән кеткелдәп көлде, аннан сон һәрберсенең күзенә карап чыкты (алар бу мизгелдә үзләренең аяк астында жир убылгандай хис иттеләр) һәм гасырлар буена колакларда чынларлык тавыш белән: «Сез каберләр өстендә яшисез.—диде һәм. йөзләре кинәт агарынып киткән кешеләргә карап сүзен дәвам итте,—Үзегезнең каберләр өстендә яшисез сез!» Һәм... китеп тә барды. Кешеләр шунда тирә-якларына карады һәм яңа гына күзләре ачылган сабый сыман гажәпкә калдылар. Алар әллә ничәшәр ел шушында гомер кичереп күрмәгән бернәрсәгә игътибар иттеләр: сары йортлар янында үскән агачлар гарип икән бит. кәүсәләре кәкре дә бөкре, ботаклары чуергалы, яфраклары да артык кечкенә һәм алар жәй уртасында ук саргаеп коела икән, ул агачларга кошлар да кунып сайрамый, кышын кар сарылмый, алар жәен-кышын япа-ялгыз икән, ә кайберләре бөтенләй үз асылын җуйган—ботаклары да, яфраклары да юк. алар якындагы завод-фабрикаларнын торбалары сыман серәеп каткан икән. Менә шушыларны күрүгә, эченнән кара корт чыккан ир кеше баягы тирәккә текәлде, калганнар да һәрберсе бер агачка карап тораташка әйләнде, йөзләре ап-ак булды, күзләрен әйтеп бетергесез сагыш һәм үкенеч ялмады. күгәргән иреннәре калтыранды, колакларында карчыкның: «Каберләр өстендә яшисез сез! Үзегезнең каберләр өстендә!..» дигән сүзләре яңгырады.
Чынлап та, каберләр өстендә яши иде бу кешеләр. Завод морҗаларыннан чыккан сасы төтен сулар һаваны пычратып, агачларны гына гарипләп калмаган иде. ул кешеләрнең рухи мохятен дә пычракка батырып, җаннарын да гарипләгән иде. Ләкин сары йортта яшәүчеләр ул хакта уйламады, агачларның үсмәвендә алар үзләрен гаепле санады. Карчыкның тавышы аларны бик ерак булып тоелган үткәннәргә, яшьрәк чакларына алып китте. Заманында агулы матдәләр арасында эшләп зур хезмәт уңышларына ирешеп, рәсемнәре завод-фабрикаларнын почет тактасында торган, ә үзләре бөтен уңайлыклары булган иркен фатирларда шатланышып яши башлаганда, сары йортлардагы хатыннарның билләре юанаеп киткән чакларда алар бер-берсен: «Кайчан туа? Синеке кайчан?».—дип сәламлиләр, ләззәтле бер ашкыну белән бала карау хәсрәтләре хакында сөйләшәләр иде. Ләкин көмәннәре зураеп, көтелгән вакытлар житсә дә. алар бер-берсен котлый алмадылар, кайберләре кара көеп: «Үле туды».—диде, кайберләре берни дә дәшмәде. Болай да анлашыла иде. Мондый хәлләр озак дәвам итте, кайсыбер хатыннар бер баладан ук төшенкелеккә бирелсә, бәгъзеләре өчәр-дүртәр тапкыр авырга узды, ләкин берсенә дә бала төсе күрергә насыйп булмады. Юк. үле тумады аларнын сабыйлары, ул балалар йә ике башлы, йә өч куллы, йә дүрт аяклы, иә сынар күзле булып, гарип булып туды һәм нарасыйларын да, үзләрен дә гомерлек газапка дучар итәргә теләмәгән әти-әниләре аларны үтереп төннәрен ишек алдындагы агачлар төбенә илтеп күмде, ул агачларга күңелләреннән генә гарип балаларына кушылырга тиешле исемнәрне бирделәр. Бу сары йортларда яшәүчеләрнең һәрберсе белә торган һәм берсе дә беркайчан да ычкындырмый торган әрнүле сер иде. Алар Һәр көн саен агачлар белән сөйләшәләр, кәүсәләрен сыйпап иркәлиләр иде Бу
дистә еллар буе шулай дәвам итте, ә ул агачларнын да гариплеген менә хәзер генә, сихерче карчыкнын сүзләреннән сон гына күрделәр һәм күнелләрен чиксез курку биләп алды Үз балаларына кылган бу гамәлләре агачларны гарипләгән икән, димәк, башка вакыттагы хаталары, яманлыклары табигатьнең, тирә-якнын бүтән нәрсәләренә дә зәгыйфьлек китергәндер, алар сары йортларда яшәүчеләргә нык рәнҗидер, үхтәренен дошманы итеп күрәдер сыман тоелды. Кешеләр үзләрен бар Галәмдә бер ялгыз калгандай хис итте. Хәтта мәче башлы ябалакны хәтерләткән сихерче карчыкнын бүтән жиргә түгел, ә нәкъ үзләре янына килеп, аларнын тыныч тормышларын пыр туздыруын да кылган гөнаһлары өчен табигатьнең үч алуы дип уйладылар. Жәнлек-жанварларнын. агачларнын. гомумән, бөтен нәрсәнен дә телен белгән һәм теләсә нинди кыяфәткә керә алган бу карчык, кешеләр фикеренчә. гади карчык кына түгел, ә нәкъ менә табигатьнен бер вәкиле, бөек хөкемдар тарафыннан чыгарылган җәзаларны тормышка ашыручы булырга тиеш иде һәм кешеләр, үзләренен мондый газаплы тормышына чик куярга, һичыогы аны бераз жинеләйтергә теләп, сонлап булса да. агач төпләренә күмелгән гарип балаларын, йола кушканча итеп зиратка күчереп җирләргә булдылар. Ләкин зәгыйфь агачлар янына килеп җиргә баккач, тагы гаҗәпкә калдылар, сабыйларның кабер урыны кап-кара җир булып тора иде. Башка вакытта ничек күрмәгәннәр дә. ничек сизмәгәннәр, дистә еллар буе монда үлән үсмәгән икән, ләбаса. Каберләрне икешәр колач тирәнлектә казып карасалар да берни табылмады Югыйсә, аларнын гарип балалары ярты гына метр аста булырга тиеш иде бит.
«Коточкыч көннәр иде бу, туган, коточкыч көннәр иде Жаннарыбыздагы яра өстенә яралар өстәлеп торды, үкенүләр өстенә үкенүләр өелде, уз хаталарыбызны төзәтүдән, юк, төзәтергә тырышудан да мәхрүм идек без. гомер буена күпме ялгышлар, күпме бозыклыклар эшләвебезне аңладык. зәкин ни дә булса үзгәртергә соң, бигрәк соң иде инде. Шуны тоюдан көннәребез көн. төннәребез төн төсен җуйды, яшәвебез яшәү булмады. Әмма монда без генә гаепле идекме соң? Әгәр шатланышып, көннәре-минутларына кадәр санап көтеп алган балаларыбыз сау-сәламәт булып туса, без нинди бәхетлеләр булыр идек ' Аларны үтереп агач төпләренә күмәр идекмени? Без бит аларны агач төпләренә генә җирләп калмадык, йөрәк т үр. /әребезгә дә к үмдек. гәуг<а. зәре җирдә бу. зса да. әрну. зәре йөрәкләребездә булды. Әнә зиушы хакта без карчыкка әйтергә теләдек, юк. аның җәзаларын җиңеләйтуен көтмәдек, бу гөнаһларыбызның сәбәбен, гомер буена җанга тынгызык бирмәгән күңел кичерешләребезне аңлавы безнең өчен күпкә мөһимрәк иде. һәм без. бөтен тәвәккәллекләребезне җигеп, алтынчы подъездга кердек...»
II
арчыкнын фатирында чәчелеп яткан сөякләрне зиратка илтеп җирләгәч тә. тәүге мәлләрдәге тетрәнүләр бераз үтә төшсә дә кешеләр инде тамагына ризык кабар, эскәмиягә чыгып сөйләшеп утырыр хәлгә килсә дә. күңелләрендәге шом басылмады, алтынчы подъезддан бала елаган, эт өргән тавышлар тынмады, ул инде элеккечә ^канны тырман. акылдан шаштырырлык дәрәҗәдә булмаса да ара-тирә ишетелеп-ишетелеп кала, хәтәр көннәрне искә гөшерә һәм афәтләрнең монын белән генә бетмәячәген искәрткәндәй тоела иде Дәһшәтле көндә сихерче карчыкнын күккә ашуын үз күзләре белән күрсәләр дә, сары йортта яшәүчеләр анын сау-сәламәт килеш җирдә, үзләре арасында, ниндидер кыяфәткә кереп яшәп ятуына шикләнмиләр, гомумән, алар бу карчыкнын үлү мөмкинлегенә ышанмыйлар, аны гади кеше итеп түгел, ә бөек хөкемдарның ихтыярын үтәр өчен адәм балалары арасына җибәрелгән бер вәкил дип исәплиләр иде Ә подъездда сирәк-саяк ишетелеп калган тавышлар анын үлемсехтеген исбатлаучы бер дәлил кебек булды.
Карчыкның фатирында мона кадәр дә адәм сөякләрен к\р1әне бар
К
иде кешеләрнең. Теге вакытта, агач төпләренә күмелгән балаларын таба алмагач, алар шушы подъездга керделәр. Карчыкның ишеге бикле түгел иде. эчкә узу белән барысы да катып калды, юк. аларны түрдәге караватта берни белмичә берәүгә дә игътибар бирмичә кулларын күкрәгенә куеп тыныч кына йоклап яткан карчык та. стена буйлап тезелеп киткән шкаф киштәләрендәге сансыз банкалар да, бөтен өй эченә таралган сәер һәм шул ук вакытта тәмле ис тә. хәтта бер почмакта тавыш-тынсыз гына утырган, мона кадәр күзгә-башка күренмәгән овчарка да гаҗәпкә калдырмады. Барысының да чәчен үрә торгызган нәрсәләр, ак биләүгә төрелгән сабый сөлдәләре булды, өч биләүдән күренеп торган өч баш сөягендәге өч пар күз чокыры көтмәгәндә килеп кергән кешеләргә рәнҗеп һәм үпкәләп карый төсле иде.
«Коточкыч күренеш иде бу туган, коточкыч күренеш иде. Без баскан урыннарыбыздан кузгалырлык көч тапмадык, гүя бөтен күзәнәкләребез таралып, тәннәребез камырга эшләнгән. хәтта уй уйларлык та хутыбыз калмаган иде Күпме шулай басып торганбыздыр, әйтүе кыен, һушларыбызга килгәч, ниһаять, әлеге сөякләрнең почмакта утырган эттән калганлыгын аңладык һәм кинәт килгән ярсу белән аңа ташландык. Эт өрмәде дә. каршылык та күрсәтмәде, тик ничектер җиңел генә безнең аша үтеп урамга чыгып югалды. Аны тота алмадык, ә кабат өйгә кергәч, явыз карчыкны уятып барсы өчен дә аннан сорау алырга һәм үзен дә җәзага тарттырырга булдык. Безнең нәфрәт чиксез иде. ләкин аны менә шулай, йоклап яткан килеш үтерергә беребезнең дә кулы бармады, аны уятырга һәм: «Менә бит. без генә гөнаһлы түгел бит. син үзең дә пычрак җанлы икән бит»,—дип бугазыннан алырга кирәк иде. Тик без аны уята алмадык...».
Кешеләр күпме генә тырышмасыннар, карчык күзләрен ачмады, шуннан сон кемдер башын анын күкрәгенә салып карады да тын алмавын әйтте, икенче берәү беләген тотты—карчыкның пульсы юк. Йөрәге типми иде. Кешеләр бер-берсенә карашып алды, алар ышанырга да ышанмаска да, шатланырга да шатланмаска да белмәделәр—көннәренең тынычлыгын алып, дөньяларның астын-өскә китергән, уйсыз-моңсыз көннәрен оныттырып газап эчендә йөзәргә мәжбүр иткән карчык, сихерче карчык, явыз карчык үлгән иде. Әмма кешеләр куанычтан бәйрәм ясарга ашыкмады, менә шулай кинәт кенә килер өчен, менә шулай җиңел генә бирелер өчен бу артык озак көткән һәм искиткеч зур шатлык иде. Сары йортта яшәүчеләр өчен бу фани дөньяда оҗмах ләззәтен кичерү белән бер булды, ә оҗмахка эләгү бәхетен алар бу дөньядан гына түгел, ә теге дөньядан да көтмиләр иде. шунлыктан йөрәкләре чиксез бәхеттән ярсып-ярсып типсә дә. хисләрен тыярга тырышалар, хәтта шатланырга куркалар иде. Сабыйларның сөлдәсе дә. чыгып качкан эт тә онытылды, хәтта ашау-эчүләр. йокы-фәләннәр онытылды, кешеләр бары тик бер нәрсә—карчыкның үлеме хакында гына уйлый ала иде. хәтта бер- берсе белән очрашканда да «Исәнме-саумы?»,—дип түгел, ә «Чынлап микән, малай». «Чынлап булсын иде»,—дип исәнләштеләр.
Карчык икенче көнне дә. өченче көнне дә шул хәлендә ята бирде Ниһаять, кешеләрнең шиге бетте. Күңелләрендә басылып яткан тойгылар тышка ургылды, алар өчен кояш нурлары яктырыбрак киткәндәй тоелды, сулар һавалары сафланып, тын алулары иркенәеп калды, атлап йөрешләре җиңеләйде, телләре чишелде, хәтта ишек алдындагы гарип агачлар да оҗмахның җимеш бакчасы булып күренде. Алар кесәләре мөмкинлек биргәнчә, ин татлы ризыкларны, иң яхшы эчемлекләрне алып сыйландылар, бер-берсенә кунакка йөрештеләр. ишек алларына чыгып гармун көйләренә ярсып-шашып биеделәр, юк тавышларын бар итеп, дөнья яңгыратып җыр суздылар, шатлык- куанычтан аларнын көннәре белән төннәре буталды.
«Искиткеч мәлләр иде бу. туган, искиткеч мәлләр иде. Без ни кылганыбызны, кайда басканыбызны да тоймадык, без атлап түгел очып йөри идек, ирексездән дәртле җырлар суздык, аяклар үзләреннән үзләре биеп торды, йөзәр еллар тоткынлыкта ятып, көтмәгәндә-уйламаганда иреккә чыккан коллар кебек идек иңнәребезгә гүя канат үсте, иңнәр нәрсә, йөрәкләребезгә үсте сихри канат һәм ул
безне күккә, иркенлеккә, биеклеккә әйдәде, күңелләрдә ургылган хисләр өермәсе йолдызларга алып менде безне, без үзебез дә кара болытларны ерып чыккан йолдызлар кебек, бар дөньяга карап көлә идек, шаян нурлар сибеп балкый идек, без җиде көн буе бәйрәм иттек, безнең өчен җиде көн буе төн булмады, күктә кояш, җирдә тик без идек...
Күңелләре булганчы бәйрәм иткәч, карчыкны җирләргә кирәклеге исләренә төште һәм алар кабат теге фатирга керделәр, бер нәрсә дә үзгәрмәгән иде монда. Ак биләүдә—сабый сөлдәләре. караватта—карчык мәете Кешеләргә инде ул явыз булып күренмәле, ана карап нәфрәт кичермәделәр, үзенен үлеме белән сары йортларда яшәүчеләрне бәхетле тормышка чыгарган бу әбигә алар рәхмәтле иде. шуна күрә, аны бөтен йолаларын китереп, ин кадерле кешеләре кебек тәрбияләп жир куенына тапшырырга булдылар.
• Зиратка барып карчыкка урынны үзем сайладым Урын табып, кабер казыттым. Тик бер нәрсә, гаҗәп нәрсә күрдем мин анда Юкса, ул зиратта күп тапкырлар булганым бар иде, әмма моңарчы никтер күрмәгәнмен. Балаларның, агач төпләренә күмеп, кабат табылмаган балаларның каберләре шушы зиратка күчкән иде. исем-атлары да. туган-үлгән еллары да язылган иде Җитмеш җиде кабер иде барлыгы, тик өчесе генә шул казылган килеш казган иде Без. моңа кадәр «Алла юк».—дип йөргән кешеләр «Ә моннан соң. ни хәл итәсең ».—дип авыр сулап куя башладык...»
Башта карчык фатирында яткан өч баланы җирләделәр, бөтен йолаларны төгәл үтәргә тырышсалар да күнелләрендә шик калды, нәрсәнедер дөрес эшләмәгән нәрдер, ниндидер зур хата ясаганнардыр кебек тоелды аларга. Бердән, сабый сөлдәләренен исем-атларын белмәү борчыса, икенчедән, сөякләр бик күптәнге, хәтта мона кадәр дә җир куенында булгандыр сыман иле. Ләкин аларны менә шул килеш карчык-нын өстәлендә саклап та булмый ич. Бу җитди сәбәп, һәрхәлдә, кешеләргә үзләрен акларга мөмкинлек бирүче сәбәп булганлыктан, сары йортгагылар җаннарын талаган шик шөһбәләренә зур әһәмият бирмәскә, тизрәк онытырга тырышты Балаларны үз йолаларынча күмеп кайтканнан сон. тагы аптырашта калдылар: ничә еллар бергә яшәсәләр дә. алар бу карчыкның кем икәнен, кайсы яктан, нинди милләттән булуын, хәтта исемен дә белмиләр икән бит Бөек көчләр тарафыннан кешеләр арасына җибәрелгән могҗиза иясенен. бәлки, туган елы да. милләте дә булмагандыр, моны ачыклау, бәлки, мөмкин дә түгелдер, әмма карчыкны рухы рәнҗемәслек итеп, өрәк булып яңадан сары йортларга кайтмаслык итеп җирләргә кирәк иде. ә күршеләре анын нинди дин кешесе булуын, димәк, нинди йола буенча җир куенына тапшырырга кирәклеген белмичә аптырады. Йортның тәртибен бозып өй хуҗасын да. карчыкның рухын да рәнҗетмәскә тырышып кына, зур саклык белән алар бөтен фатирны тентеп берәр документ, һичьюгы исем-аты гына язылган берәр кәгазь кисәге эзләделәр, хәтсез генә китаплар, яшел кара белән язылган дәфтәрләр табылды, ләкин сары йортгагыларга болар бер нәрсә турында да сөйләмәде Кешеләр ни гарәп, ни латин язмасын белми иде китап шүрлегенең ин күренеп торган урынында ятса да. ин ахырдан гына игътибарны жәлеп иткән өч кәгазьнен берсе урыс графикасы белән язылган иде Әмма укый башлагач, ул да серләрен ачмады «һәза мә әүса биһи фүланүн әүса вә һуа йәшһәдү ән лә иләһә илләллаһу вә әннә Мөхәммәдән габдүһү вә рәсүлүһү » дигән сүзләрдән кешеләр берни дә аңламады, ләкин Мөхәммәт исеменең ишетелүе бу карчыкнын мөселман икәненә шик калдырмады һәм аны ислам дине, шәригать кануннары кушканча җирләргә булдылар Тик ул кануннарны сары йортта яшәүчеләрнең берсе дә бетми иде. авылда яшәгән чакларда җирләүләрне бик еш күргән булсалар да. хәзер инде онытып бетергәннәр, җеназалар гына түгел, башка йолалар, гореф-гадәтләр дә хәтерләреннән чыккан һәм телләре дә әллә ничә милләт сүзтәренен җыелмасына әйләнгән. Гомумән, бу кешеләрнең үткәне юктыр, алар татар балалары булып туып авылларда үсмәгәннәрдер. ә туганда ук завод-фабрика
эшчеләре булып туганнардыр сыман тоела иде. Берәүнең танышынын танышы аша ак сакаллы бер карт чакыртып китерделәр, ул карт өйрәткәнчә итеп, колашага салып башта алгы ягын, сул кабыргасына яткырып ун ягын һәм аркаларын сабынлап юдылар, юылып беткәч, пакь җәймә өстенә салып корыттылар, өч катлап кәфен тектеләр, кәфенләнгәч, башын көн батышы тарафына каратып җиргә куйдылар да карчыкның күкрәк турысына басып аксакал җеназа укыды.
«Аксакалның тавышы безгә иң моңлы, иң якты җыр булып ишетелде, җаннарны иркәләде, аның тавышыннан йөрәк яралары уңалгандай тоелды, җеназа моңы түгел. ә иң зур бәйрәмнәрдә яңгыраган җырлар да бу кадәр ук тәэсир итми, күңелләрне сафландырмый иде, югыйсә. Без газаплардан да арынып калгандай тоелдык, шундый рәхәтлек биргәне өчен ак сакаллы картка да, мөселман алласына да чиксез рәхмәтле идек без...»
Җеназа тәмам булып, хәерләр өләшкәч, күтәреп зиратка алып китәргә дип мәет янына килергә генә торганда, барысы да сискәнеп китте һәм «Син дә күрдеңме, әллә мина гына шулай тоелдымы?», дигәндәй, бер-берсенә карашып алдылар, күршеләренең күзләрендә дә курку катыш гаҗәпләнү билгеләре күреп, күңелләрен шом басты. Димәк, чынлап та, мәет кыймылдап куйган, димәк, бу күзгә генә күренмәгән, димәк, алар юкка шатланганнар. Күңелләрен тагын шом басты, юк, бу шом теге вакытлардагы кебек кенә түгел, ә икеләтә-өчләтә көчлерәк иде. Бердән, карчыкның үлемсезлеген тою үзе үк мәхшәрләрнең мәңгегә дә бетмәячәген искәртсә, икенчедән, ул кешеләрнең ничек шатлануын, йөзләрендәге тантананы күреп яткандыр, шуңа рәнҗегәндер һәм хәзер үч аладыр сыман тоелды. Курку һәм үкенеч аларны тораташка әйләндерде, күзләрен карчыкның кәфененә төбәп ни кылырга, ни уйларга белмичә басып тордылар. Ә карчык тагын, тагын кыймылдап куйды һәм бераздан ниндидер дога укыганы ишетелде. Анын тавышы кешеләрнең йөрәгенә ут, тәмуг уты салды. Бераздан ул әкрен генә торып утырды, кәфенлек эченнән ике елан сыман куллары шуып чыкты һәм алар карчыкның битендәге япманы сыпырып төшерделәр. Янып торган ике зәнгәр күз һәр кешене берәм-берәм көйдереп үтте. Сары йортларда яшәүчеләрнең барысы да шушында булып, барысы да бер үк нәрсәне тамаша кылса да, карчыкның терелүен алар төрлечә күрделәр, һәрхәлдә, төрлечә итеп сөйләделәр.
«Искиткеч мизгел иде бу туган, искиткеч мизгел иде. Мәетнең кыймыл-даганын күреп без һушсыз калдык, һәм кинәт дөнья нурланыбрак киткәндәй тоелды, җаныбызның-тәнебезнең һәр күзәнәген ниндидер сихри ләззәт биләп алды, колакларда назлы моң яңгырады һәм без күккә бактык. Ә һавадан ике кош, нурдан гына торган ике ак кош очып килде дә фәрештәләр сурәтенә кереп, карчыкның баш очына басты һәм кулларын сузып аны торгызып бастырдылар. Карчык үзе дә нурга коенды, ул мәче башлы ябалак түгел, ә гүзәл кыз булып күренде, әйтерсең, ул моның белән: «Сезнең янда гына котсызмын мин, ә гүзәл җаннар арасында менә нинди булам!», дияргә тели иде. Тик ул бөтенләй башка нәрсә әйтте: «Яңа чорга дәшәм сине, кешем!»,—диде ул. Аның сүзләре һәрберебезгә аерым әйтелде һәм барыбызга да берьюлы ишетелде, ишетелде дә бөтен булмышыбызны яулап алды, йөрәккә кергән сүзләрнең кайтавазы кан тамырларында яңгырап торды, һәм кулларын сузды. Тик без, әлеге күренеш белән ничек кенә тәэсирләнсәк тә, яңа чорга атларга әзер түгел идек, ул безгә кирәкми, ул безне куркыта, без карчык килгәнгә кадәрге тормышта тыныч кына яшәп, тыныч кына дөньядан китәргә тели идек. Ул кулларын сузып чакырса да, беребез дә аңа иярмәдек, күңелләрдә ирексездән нәфрәт кабынды, ә фәрештәләр күз алдында эреп юкка чыкты һәм бераздан гүзәл кыз да котсыз карчыкка әверелде. Без тормыш чынбарлыгына кабат кайттык, дөнья кабат соры төскә керде, тирә-ягыбызда гарип агачлар пәйда булды, сулар һавабыз тын юлларын кысты һәм безнең күңелләрне бәхет кошын кулдан ычкындыргандагы кебек, чиксез үкенеч биләде...»
«О, ул мизгелләр . An-ак кәфенгә төрелгән карчык әкрен генә торып басты да һәммәбезне дә берәм-берәм күздән кичереп чыкты, аның карашларында оҗмах
нуры да, тәмуг уты да бергә уйный иде. Җаннарыбызны дулатып барыбызның да күңеленә курку салгач. ул болай диде *0. кешеләр! Сез тиздән яңа чорга аяк басачаксыз. Шушы мизгелдә сезне афәтләрдән коткарачак пәйгамбәр туды. Коткаручыгызның кадерен белегез, күңел тәрәзәләрегезне сөртеп багыгыз аңа. зт хөкемендә яшәтмәгез...» Без аның сүзләренә ышанмадык Без гомумән. Анага да. дингә дә ышанмый идек, аның серле сүзләре йөрәккә шом салса да. күңелләрнең бер почмагында мәсхәрәле елмаю ялтырап китте һәм карчыкның өстендәге ап-ак кәфен аның без белгәннән бирле киеп йөри торган кара күлмәгенә әйләнде. »
«Әлхәмдел иллаһи шөкер. Аллаһы Тәгаләме? уз мөэминебезне җир куенына тереләй бирүдән саклады. Азан намазын укып бетерүемә үк мәрткә киткән кешенең йокысын ачты Юк. мин фәрештәләрне дә. сихри нурларны да күрмәдем, яшем олы бит инде, күзем дә начараядыр, калаклар да ныгып киләдер Карчык әкрен генә торып утырды, аягына басты, тирә-ягына. кешеләргә гаҗәпләнеп озак карап торды, авызларын ачып-ябып. ачып-ябып алды. Сүзен ишетмәдем. берни дә әйтмәде бугай. Бәй. башкаларга ишетелсә. Күңелләре белән нәрсәдер көткәнгә, өмет иткәнгә шулай тоелгандыр, һәркем үзе теләгәнне ишеткәндер »
Алар үзара шундыйрак сүзләр сөйләделәр, ә ул чакта карчыкнын терелүенә гаҗәпләнүләренең чиге юк иде. Кешеләр өч көн буе алтынчы подъезд төбендә басып тордылар, атна буе авызларын ачып сүз әйтәлмәде- ләр, һәм телгә килгәч тә сөйләшер сүз тапмадылар. Кара көннәр һаман дәвам итә, ачы кайгылары—уртак, ул хакта тел тибрәтүнең мәгънәсе юк сыман иде Ә бераз тынычлангач, теге сихри мизгелдә күргәннәрен бер- берсенә сөйләп тәм таптылар Ишек алларында җыелып, шулай гәпләшеп утырганда элекке тыныч тормышта гомер иткән чаклар аларга кире кайткан сыман иде. Карчык та хәзер озак кына күзгә күренми торганлыктан, сары йортларда яшәүчеләр «Әллә чынлап та яна чорга аяк бастык микән, газаплардан арынып калдык микән?».—дип сөенечле уйларга бирелә башлады Әмма алтынчы подъездга әледән-әле кереп-чыгып йөргән овчарка гына күңелләренә шик өстәде, ә көннәрнең берендә алар коточкыч ачыш ясады: карчык хәзер эт кыяфәтенә кереп йөри башлаган икән бит? Моны нигезләрлек сәбәп тә бар иде—теге вакытта аны үле килеш күргәндә, почмакта бер эт тора иде ич. Димәк, карчык үз гәүдәсен калдырып эткә күчкән булган, ә җирләү алдыннан, гомергә эт булып калудан куркып кабат кайткан Бу ачыш белән бәхәсләшүчеләр табылса да. аны бөтенләй үк инкарь итеп тә булмый иде. Чынлап та бит. әнә. карчык күренсә, эт күренми башлый һәм. киресенчә, эт йөргәндә карчык юкка чыга... Бу ачыш карчыкның шәхесенә бернинди дә ачыклык кертмәде, киресенчә, аны тагын да серлерәк итә барды, анын сихри мөмкинлекләрен киңәйтте, димәк, кешеләрне үзләренең көчсезлегенә ныграк ышандырды Овчарка үзе үк кешеләрне пошаманга калдырыр дәрәжәдә сәер иде. Ул башка этләр кебек чүплекләрдә чокчынмады гына түгел, хәтта маэмайлар өчен махсус куелган тәлинкәләргә дә якын бармады Ишегалдында күренсә, бүтән этләр койрыкларын бот арасына кыстырып табанын ялтыратты. Ул кешеләрдән тамчы да курыкмады, киресенчә, ниндидер сихри нур белән балкыган карашлары бе 1ән сары йорттагыларны чарасыз калдыра, коелып төшәргә мәҗбүр итә иде Ул өрми дә. ырламый да. чыгып кайлардандыр урап килә дә кешеләр гәпләшеп торган эскәмияләр янына туктала, сүзләрен бераз тынлап тора, аннан сон шул утлы карашлары белән һәркемне өйрәнеп чыга, һәм ниндидер анлаешсыз аваз чыгарып, алтынчы подъездга юнәлә Бигрәк тә менә шушы гадәте үртәде кешеләрне, менә шушы гадәте аларнын шик-шөбһәләрен таратты Карчыкнын эткә әйләнүе алар өчен бәхәссез иле хәзер Шу на күрә дә яннарына килүче овчарканы күрүгә үк сүз берләшкәндәй барысы да авызын йома, ләкин бу гына да ярдәм итми, күзләре этнен карашы белән очрашуга ук җаннарын нәрсәдер көйдереп ата. Бу эт аларнын үткәнен, киләчәген, әлеге мизгелдә нәрсә уйлаганын—һәммәсен дә белеп торадыр, уз кешене үтәдән-үтә күрергә сәләтледер кебек тоела иде
Инде шушы сынауларга күнегеп, карчык белән этнен бер үк зат
икәненә инанып килгәндә, кинәт аларның бөтен гөманнарын җимерерлек хәл булды—карчык эте белән бергә күренде. Монысы инде тагын да коточкычрак күренеш иде, димәк, карчыкның сихри мөмкинлекләре чиксез, димәк, ул берьюлы үзе дә, эт тә була ала. Аның икегә генә бүленүен дә исбатлап булмый бит әле. бәлки, ул берьюлы әллә ничә төрле кыяфәткә керәдер? һәм кешеләрнең күңелен шик томалады, һәр җан иясе, һәр агач, һәр үлән аларга карчык булып тоелды, хәтта бер-берсеннән дә шөбһәләнә башладылар, якын күршен кыяфәтенә кереп эч серләреңне сөйләтмәгәе, дип курыктылар. Хәзер инде ишегалдына чыгып гәп куертулар, кунакка чакырышулар сирәгәйде, күбрәк өйләренә бикләнеп утырырга күнектеләр. Тик алай да күңелләре тынычланмады, хәтта фәләнешәр ел бергә яшәгән җәмәгатьләренең сәеррәк ягын эзләделәр, таптылар һәм «Карчык минем тормыш иптәшем кыяфәтенә кермәде микән» дип шүрләделәр, алай гына да түгел, кайберәүләр хәтта үз-үзеннән шикләнеп куйды.
Менә шулай итеп кешеләрнең тормышы газапка әйләнде, газап өстенә газап өелде. Һәркем бу мәхшәрдән котылу юлын эзләде, ләкин үз уйларын башкалар белән бүлешергә курыкканлыктан, һәркем үз алдына гына эш кырырга тырышты һәм сары йортларда могҗизалар көннән-көнгә арта барды. Беркөнне ишегалдында, подъезд төпләрендә, баскыч мәйданчыкларында үле этләр, мәчеләр гәүдәсен күреп кешеләрнең чәче үрә торды. Икенче көнне берәүнең ире тәрәзәдән ташланып җан бирде. Өченче көнне алтынчы подъезд төбендә бер хатын ерткыч капкынына эләгеп аягын өздерде... Мондый бәла- казаларнын чиге-чамасы булмас төсле иде. Бу хәлләр кешеләрдәге курку хисен тагын да арттырды гына, карчык аларның уй-фикерен белеп тора, шуңа күрә һәркемгә җәза җибәрә кебек тоелды.
Мондый явызлыклардан сонгы чиккә җиткән кешеләр кинәт айнып киткәндәй булды, көн саен һич югы бер афәт чыгып торса да, карчыкнын бик хәтсездән күзгә-башка күренгәне юк, лабаса. Үзе булып та, эт булып та йөргәне юк... Бу хәл аларны бераз тынычландырып җибәрде. Кешеләр карчыкка каршы аерым-аерым көрәшүләрен туктатыл, тагы нәрсә булырын көтә башлады һәм кисәк кенә теге афәтләр дә юкка чыкты, беркем дә капкынга эләкмәде, беркем дә баскычтан егылып имгәнмәде, гомумән, бәла-казалар сары йортларны урап үтте. Кешеләр кабат ишегалдына чыкты, эскәмияләргә утырып гәп куерттылар, бер-берсенә булган шик таралды, тормыш үз агымына кайткандай булды.
«Ләкин бу тыныч тормышта озак яшәмәдек без, туган, озак яшәмәдек. Үз хәлләребезгә күнегеп, бер-беребезгә ышаныч арта гына башлаган иде, алтынчы подъездда бала елаган, эт өргән тавышлар кабат ишетелә башлады. Эт өрүе берчә шулкадәр нык көчәя, көннәр буена дәвам итә, берчә тынып тора, ә бала елавы теләсә кайчан ишетелеп-ишетелеп ала иде. Безнен йөрәкләрне тагын шом басты... Ә бермәлне... Ә бермәлне чәчләрне үрә торгызып, күзләрне маңгайга мендерерлек бер хәл булды: алтынчы подъезддан бер гүзәл кыз чыкты. Мона кадәр аны күргәнебез юк иде безнең, тик менә ант итеп әйтә алам, ул таныш та кебек иде. Мин озак, бик озак баш ваттым бу турыда, мин аны кайдадыр күргән идем, ул мина шундый таныш иде. Ләкин кайда күргәнемне һич кенә хәтерли алмадым, бу хакта күршеләргә әйттем, алар да минем хәлдә иде һәм без карчыкнын гүзәл кыз кыяфәтенә керүен аңладык...»
Теге вакытларда овчарка аларның тынычлыгын ничек алган булса, хәзер гүзәл кыз йокыларын очырды. Юк. бу кыз сәер дә, усал да түгел иде. бу кыз алар янына килеп сүзләрен тыңламады, күз карашлары белән җаннарын көйдермәде.. Ул аларга һәрчак ягымлы булды, очраганда исәнлек сорашты (тик кешеләр җавапсыз калды), берәрсе авыр сумка белән кибеттән кайтса, юл уңаена кыз анын сумкасын күтәрешергә итте (тик аңа ирек бирмәделәр), кыз алар белән сөйләшергә, аралашырга омтылды (тик. кешеләр якын китермәде). Сары йортта яшәүчеләрне көтмәгәндә пәйда булган бу гүзәлнең матурлыгы, ягымлылыгы, ярдәмчеллеге, ихласлыгы куркытты. Бер- берсенә дә тулысынча ышанып бетмәгән бер дәвердә, бөтенләй чит кешегә
алар тамчы да ышанмый, ышана алмый иде. Аларнын фикеренчә. әйбәт булып кыланучы бу гүзәл кыз чынында сихерче карчык иде һәм кешеләр аннан мөмкин кадәр ераграк булырга тырышты. Кыз аларны куркытып алды, әмма бернинди дә зыян салмады.
Ләкин көннәрнен берендә ишегалдында карчык, кыз һәм овчарка бергә чыкты Һәм кешеләр янә таяк тыгылган кырмыска оясына әйләнде Алар үзләренчә нәтиҗә ясады, бер-берсенә булган ышаныч җимерелде, алар кабат үзләренә бикләнде, афәт-бәлаләр сары йортларга кабат кайтты, ерткыч капкыннары, агулар кабат кешеләрне корбан итә башлады Ә бер көнне теге гүзәл нәни бер малай ияртеп чыкты Бу сары йортта яшәүчеләр өчен һәлакәт белән бер иде. Бу гүзәл кыз олы хатын булып, бу бәләкәч малайга әверелгәнче күптин-күп сулар агачак, димәк, алар үлгәнче шушы мәхшәрдә яшәргә тиеш булачак. Котылу юк иде аларга. котылу юк иде
Шулай да күңелләрендә бераз өмет тә бар иде Алар моннан ике ел элек булган вакыйганы—карчыкның үлеп терелгән чагын, анын яңа чорга чакырганын, яна пәйгамбәр тууы хакындагы сүзләрен хәтерләделәр һәм әлеге кызны яна дәвергә дәшеп кулларын сузган гүзәлгә охшаттылар, ана ияреп чыккан малайнын да ике яшьләр тирәсендә икәненә игътибар иттеләр Юк, бу ачышлар да аларнын күңелләрен тынычландырмады, киресенчә, хафага гына салды, элек алар бу затларнын явызлыгына ышанган булсалар, хәзер аларнын изгеләр нәселеннән, әүлияләр кавеменнән булу мөмкинлеге куркытты аларны. Элек аларны гөнаһ чыганагы дип исәпләсәләр, хәзер үзләренен бөтен үткән гомерләренең дә. уй-хисләренен дә дөреслеге шикле тоелды. Алар тормыш агымында адашкан кешеләр иде. барысы бергә һәм һәркайсы аерым-аерым адашып калган кешеләр Алар үзләренең кайчан, кайда, ни дәрәҗәдә адашканлыкларын да анлый алмый тинтерәделәр һәм кайсыдыр тарафтан күренгән кечкенә яктылыкка да иярергә әзер иделәр Шул ук вакытта ул яктылык аларны куркыта, уй-хисләрендә, кылган гамәлләрендә хаос тудыра иде.
Әйе. кешеләр карчыкны аңламады, анын үзеннән дә. сүзеннән дә. кылган эшләреннән дә курыкты Бәлки, карчык та. гүзәл кыз да. эт тә һәм сабый бала да изгеләр затыннан булып, адәм балаларына тик игелек кенә теләгәндер, ләкин Галимнәр кешеләрнең маймылдан яралуын раслый, хайваннан бәндәгә әверелер өчен фәләнешәр миллион еллар кирәк булган Бүгенге кеше, әйтик. Мөхәммәтәмин, маймылны юындырып, кырындырып, адәмчә киендереп заводтагы гади бер станок артына бастырырга гына теләсә дә. хәтсез вакыт әрәм булыр һәм моннан маймыл да. Мөхәммәтәмин дә бернинди дә файда күрмәс иде. Бәлки, сары йортларда яшәүчеләр белән карчык арасындагы мөнәсәбәтләрне дә шунын белән чагыштырырга мөмкиндер. Ничек кенә булмасын, кешеләр карчыкнын могҗизаларыннан да. үзеннән дә тизрәк котылырга теләде, алар үзләренчә капкыннар корды Куркыныч күршеләренә күбрәк зыян салып, анын көчен һәм яшәү теләген киметергә тырышты, күкләрдәге бөек затларга, илаһи көчләргә көн-төн ялварып явыз карчыкны юк итүләрен теләделәр «Күлләрдә бик озак, йөзәр еллар яшәп симергән еланнар аждаһага әверелеп кешеләргә чиксез зыян китерә икән, шул чакта, бөек көчләрнең кушуы буенча, болытларга төренеп күл өстенә изге фәрештәләр килеп төшә дә аждаһаны күккә күтәреп алалар икән, күтәрелгән чакта аждаһаның койрыгы җирдән сөйрәлеп бара, анын койрыгы тигән җирдә печән кибәннәре ишелә, агачлар егыла, йортлар җимерелә икән, ә аждаһаны күтәреп алгач, аны үтереп Каф тавы артына илтеп ыргыталар икән», дигән сүзләрне ишеткәне бар иде кешеләрнең Алар әнә шундый якты болытлар ябынып киләчәк фәрештәләрне көтте, күл буенда түгел, ә шәһәрнең пычрак бистәсендә яшәсапәр дә. теләкләренең чынга ашуына өмет өзмәделәр
һәм ул килде Әгәр кара болытлар ябынып килгән бу дәһшәтне фәрештә дип әйтеп була икән, жен-шайтаннарнын кодрәте дә кылган гамәлләре дә моның янында уен гына, аяусыз диктаторларның явызлыгын шук малай гаебе белән тиңләп булмагандай, әлеге фәрештәләрнең дулавын
бернәрсә белән дә чагыштырырлык түгел иде. Сары йортларда яшәүчеләр әлеге нәрсәнең үзләренең чакыруы буенча килүенә ышансалар да. күңелләре тынычланмады, бу алар чакырган, алар көткән, алар күз алдына китерә алган нәрсә түгел иде.
«0, коточкыч күренеш иде бу, коточкыч күренеш иде. Ул гаҗәп зур елан сымак кап-кара төскә кереп, берчә аксылланып, берчә тараеп, берчә юанаеп килде дә шәһәр янындагы агачларны төбе-тамыры белән йолкып күккә күтәрде, заводларның биек торбаларын җимереп ташлады, кечкенә йортлар, зур-зур станоклар һавада өерелде. Аның яралы ерткыч кебек үкерүе генә дә җирләрне тетрәтте, тирә-якка таралган сасы исе сулышларны томалады. Ул әле безнең янга килеп җиткәнче үк ниндидер бер сихри көч белән йөрәкләрне суырып алырга теләгән төсле иде. Ул җәйдә ахырзаман җитәчәк, дөнья бетәчәк дигән сүнәр йөрде халыкта һәм без моның дөнья бетүе икәненә шикләнмәдек, шул ук вакытта без бу афәтне үзебез чакырып китерүебезне дә онытмадык. Завод ихаталарын пыр туздырып ул сары йортлар янына якынлашты, шәһәр читендәге бер-ике йортны күтәреп күккә чөйде, шул чакта без карчыкны күреп калдык, ул йортлар арасындагы калкулыкка басып кулларын күккә сузган. Үзе нәрсәдер кычкыра иде. без куркуыбызны оныткандай булып, карчыкны күзәтергә тотындык. Якындагы дәһшәт нәзек кара еланга охшап, аның янына юнәлде. Безнең күңелләрдә карчык һәлак булачак һәм без кабат элеккечә яши башлаячакбыз дигән сәер өмет елтлап китте. Ләкин елан нечкәргәннән-нечкәрә барды, кара төстән ул алтынсуга әверелде, яралы ерткыч гүләве моңлы бер авазга әйләнде, һәм менә шушы илаһи күренеш карчыкны нурлы бер алиһәгә әйләндереп күккә күтәрде. Ул югарырак менгән саен тавыш көчәя, моңлы бер җырга әйләнә барды һәм бу сихри моңнардан безнең күңелләребез тулды, күзләребезгә яшь кунды. Ә бөтен дөньяны җимереп юкка чыгарырдай тоелган гайрәтле зур елан, әкрен-әкрен генә алтын баганага әверелеп, кояш чыгышына табан юнәлде һәм бераздан бөтенләй күздән югалды. Без ни уйларга, моны нәрсәгә юрарга да белмәдек, әмма карчыкның сихри кодрәткә ия булуы һәм безнең аннан котылуыбыз бәхәссез иде»
Карчыкның күккә ашуы аның зур тылсымнарга ия булуы хакындагы сүзләрне көчәйтте генә. Берәүләр аны изге затка исәпләде, икенчеләр диюләр патшасы икән диде, өченчеләр исә, чит планета кешесе дип сөйләде Аның үле гәүдәсен тапкандагы кебек бәйрәм итмәсәләр дә, карчыктан котылуга һәркем шат иде һәм аның хакында сөйләүләр әкият кебегрәк яңгырый иде.
Ләкин карчыкның фатирында ара-тирә яңгырап, азак көчәеп киткән һәм бераздан тынып калган, ә күпмедер үткәч шул ук тәртиптә янадан ишетелгән этләр өргән тавыш, сары йортларда яшәүчеләрнең күңелен тырнап торды, үткәннәрнең кире кайтмаячагына булган ышанычларын какшатты.
III
йе, карчыкның фатирында чәчелеп яткан адәм сөякләрен зиратка илтеп җирләгәч тә кешеләрнең күңеле тынычланмады. Алтынчы подъезда эт өргән, бала елаган тавышлар әледән-әле ишетелеп торды, ә кешеләр анда эт кыяфәтендәге баламы, бала кыяфәтендәге этме— ниндидер кеше-жәнлек күрүләре хакында берсеннән-берсе хәтәррәк хәбәрләр сөйләп бер-берсенен йөрәгенә шом салды. Имеш, бер эт белән бер бала төннәрен ишек алдына чыгып йөри икән, алар кешечә дә сөйләшә, эт булып та өрә икән. Моны карчыкның кире кайтуы дип фараз иттеләр, әгәр ул үлгәннән соң да терелгән икән, нишләп әле күккә ашканнан сон кабат кайтмаска тиеш?! Ул үлемсез... Ул кешеләрнең бозыклыгы һәм вөҗданы кебек үк мәңгелек. Сары йорттагылар карчыкның «Шушы мәлдә яна пәйгамбәр туды»,—дигән сүзләрен кабат-кабат хәтерләде дә кешелек тормышының яна дәвергә, газаплардан азат дәвергә керүен теләде...
...Ә карчык уянып табутыннан торган мәлдә, чынлап та, дөньяга бер малай туды. Дөресрәге, ул көнне туган балалар саны миллионлаган иде.
Ә
ләкин әлеге малай башкаларыннан аерыла, чөнки анын әнисе Мәрьям, унсигез яшьлек гүзәл кыз. кияүгә чыкмаган, алай гына да түгел. гомерендә бер генә тапкыр да ир-егет куены күрмәгән саф кыз иле. Кызнын исеме Мәрьям булса да, ул диннәр үлеп барган дәвер кызы иде, шуна да баланын гөнаһсыз булуына ышанучы табылмады. Хәтта врачлар да «Хәзер бит ирсез дә бала табып була, әйтик лабораторияләрдә, донорлар ярдәмендә*.—дип уйлады. Әмма кызның сафлык пәрдәсен карагач, иннәрен генә җыердылар. Ә кайбер шәфкать туташлары өчен Мәрьямнен ирсез бала табуыннан бигрәк, унсигез яшенә кадәр кызлыгын саклап йөрүе дә гажәп тоелды.
Мәрьямнен мондый гажәп хәлен гәзитчеләр бөтен илгә таратты, гади халык кызыксынып укыды, әлбәттә, динчеләр моны Ходайнын хикмәте белән аңлатты, ә докторлар табигатьнең шаяруына нигезләмә эзләп кызны кабат-кабат тикшерде, анын үткәндәге авыруларын энә күзеннән үткәрде. Гади кыз иде ул. тик докторларның игътибарын бер нәрсә җәлеп итте Мәрьям моннан берничә ай элек яраланып больницага эләккән. Урамнардагы атыш вакытында анын касыгына пуля тия. җәрәхәте төзәлә һәм җиде ай үтүгә ул күреме тукталуга зарланып кабат больницага килә... Бу гажәп хәл иде, ләкин ул бер нәрсәгә дә ачыклык кертә алмады. Әмма врачлар тикшерүне дәвам итте һәм тагын бер ачыш ясадылар: Мәрьям белән бер үк вакытта бер үк урыннан яралы милиционерны да больницага китергәннәр, бандит пулясы анын ирлек горурлыгын тамырыннан өзеп киткән була Димәк... Бу, чынлап та. аптырарлык күренеш иде, милиционерның орлыгы пуляга ияреп Мәрьямнен аналыгына кергән һәм... үлем чәчәргә тиешле корал бер кеше гомеренең яралуына сәбәпче булган.
Ләкин бичара кызга моннан гына бернинди дә җинеллек килмәде, анын якыннары медицина тарихын да, табиблык кануннарын да белми иде Шуңа Мәрьямнен бер сүзенә дә ышанмадылар һәм аны азгынлыкта гаепләделәр. Яратып йөргән егете: «Күгләк!» дип яңагына шаңлады да кырт борылып китеп барды, дус кызлары: «Презерватив кулланырга иде. тиле Хәзер безнен дә эшләр сизелә башлаячак...».—дип битәрләп читләштеләр, әти-әнисе. югары уку йортынын абруйлы хезмәткәрләре «Репутациябезне харап иттен. дәрәҗәле урыннан казак кактырдың, син безнен кызыбыз гүгел»,—дип күз ачтырмады Мона кадәр һәркем арасында сөйкемле сөяк булып йөргән Мәрьям сабые белән япа-ялгыз калды. Ә бер көнне «жан биргәнгә юнь бирер әле», дип бөтенләйгә өеннән чыгып китте Матди авырлыклардан бөгелеп төшәрдәй көннәре күп булса да анын күнеле тыныч, жанын чеметүчеләр юк иде Ләкин көтмәгәндә баласы чирләп китте.
Мәрьямнең документлары югалган иде. аны батай гына бер батьницада да кабул итмәделәр Ул түзмәде, трамвайда урыннары янәшә туры килгән бер әбигә үз кайгысын сөйләп бирде Карчык аны игътибар белән тынлады. баласының күз кабакларын сыпырып, эчләрен тоткалап карады да үзенә чакырды Мәрьям башта кыенсынып торса да. әбинен кыставына карыша алмады. Шәһәр читендәге сары йортның алтынчы подъездында яши иде карчык. Анын почмакта гына посып утыручы овчаркасы да бар иде «Курыкма.—диде карчык, этенә күрсәтеп.—беркемне дә юкка рәнҗетми ул Бер кышны урамнан табып керткән идем, адәм акыллы булып үсеп җитте Әйдә, кызым, яткыр менә монда бәләкәчне » Карчык үзе карт һәм ямьсез булып, тавышы иләмсез тупас янгыраса да. анын күзләрендә ниндидер җылылык, күнелне әсир иткеч ягымлылык бар иде Ул ниндидер үләннәр кайнатып балага да. Мәрьямнен үзенә дә эчерде Төнәтмә тәмсез иле. әмма сабый аны йотлыгып эчте дә тынычланып йоклап китте Мәрьям дә сонгы вакытта беренче тапкыр ләззәтле тынлыкка чумды.
Карчык белән очраштырган өчен язмышына рәхмәт укып бетерә алмады Мәрьям Азар, ничектер, уртак тел тапты Мәдинә әби (серле карчыкның исеме шулай иде) анын ахирәте дә. әти-әниседәй якын таянычы да булды
Мәдинә әби гасыр башында туып, заманынын абруйлы шәхесләре зур галимнәр белән якыннан аралашкан укымышлы карчык иде Илдәге
үзгәрешләр гомеренең һәр чорына үз тамгасын салган: Октябрь революциясе анын зыялы әти-әнисен һәлак итеп гаиләләрен ятим калдыра, гражданнар сугышында ике абыйсы ике якта сугышып икесен дә корбан итә. репрессия елларында татарның күренекле биологы булып танылган ирен тотып аталар Мәдинәнең үзен ике баласы белән Себергә сөрәләр, бер улы шунда ачлыктан вафат була; хатын икенчегә кияүгә чыга, тик өч ай да бергә яши алмыйлар. Бөек Ватан сугышы башлана һәм ире шунда китеп хәбәрсез югала; сугыштан сонгы авыр елларда күз терәп торган бар юанычы—икенче баласы да вафат була. Мәдинә үзенең гомерлек һөнәре итеп медицинаны сайлый, фронтның алгы сызыгында йөри, тик соныннан, абруе үсә башлагач, яман тедтәр чагып анын үткәннәрен кабат хәтерлиләр һәм «тыныч еллар» КГБ коридорларында уза. Әти-әнисенен зыялылыгы, иренен данлылыгы, яуда үлгән икенче иренен билгесез югалуы, чәчәк кебек чакларын Себердә, алмадай мәлләрен фронтта үткәреп тә бүген дә тыныч-имин генә яшәп ятуы, үз һөнәрендә уңышларга ирешүе өчен акланырга туры килә. Тиздән аны хезмәткә яраксыз дип табалар һәм ялгыз хатын үзе җитәкләгән шифаханәдә идән юучы булып тамак туйдырырга мәҗбүр була. Әмма көчле терапевтны дәваланучылары онытмый, качып-посып булса да аның дәвалавын телиләр. Мәдинә алар сүзен екмый һәм үз башына тагы бәла ала. Анын белән Иминлек хезмәте кабат шөгыльләнә башлый һәм хатын бәхилләшү хаты белән киемнәрен елга ярында калдырып бөтенләй икенче шәһәргә юллана. Тормышның ачысын-төчесен татып, карт көнендә сукбайлыкта йөри торгач, сары йортларга килеп чыга. «Ленин үлде, Сталин дөмекте, социализм җимерелде, партия җирләнде, ә мин бер яклаучысыз гади татар хатыны һаман яшим әле»,—дип сөйли иде ул Мәрьямгә һәм керфекләрен дымландырып өстәп куя иде,—кызганыч, бу көннәрне балаларым күрәлмәде. Аларны бит «татарин» дип кимсетәләр иде...»
Зыялылар нәселеннән булып, кечкенә чагында ук фән нигезләрен яхшы үзләштергәнлектән, дөньяга карашы гаҗәеп кин иде Мәдинә карчыкмын Ул әдәбиятны да, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын да, географияне дә. химияне дә тирән белә, ә дин анын өчен үзеңнең татарлыгың белән аерылгысыз бер нәрсә кебек иде. Яши-яши ул телепатия һәм гипноз серләрен дә үзләштерде, Бурбанк ысулы белән үсемлекләрнең төрен үзгәртү, аларнын телен аңлау, хәтта җәнлекләр белән аралашу мөмкинлегенә ия булды. Мәдинә карчык бик күп күренешләрне, хәл-вакыйгаларны, кешеләр язмышын алдан әйтеп бирергә сәләтле иде, ләкин ул монын белән акча яки дан тупларга омтылмады. Кулыннан килгәнчә кешеләргә ярдәм итте һәм алардан бернинди бүләк тә, хәтта рәхмәт тә көтмәде. Шулай да изгелеген күреп тә рәхмәт әйтеп китә белмәүчеләр ана кызганыч иде. Һәртөрле күрәзәчеләргә, экстрасенсларга ышанмады карчык, изгелек-явызлык төшенчәләре, дини догалары белән кешеләрнең башын катырмады, ул үз сәләтен Ходай биргән көтелмәгән бүләк, гайре табигый бер могҗиза дип түгел, ә күп еллар буена бик күп фән нигезләрен тирәнтен өйрәнү нәтиҗәсе итеп исәпли һәм аны вак-төяк максатлар өчен куллануны хурлык саный иде.
Әнә шулый сукбайлыкта йөргән көннәренең берендә ул сары йорттагыларга килеп юлыкты һәм аларнын завод төбендәге агулы зонада, хәтта агачлар, үләннәр гарипләнерлек урында яшәүләрен күреп нык кызганды, бәлки, берәр ярдәмем тияр, дигән уй белән якыннанрак танышырга булды. Яннарына килеп сүзләрен бераз тыңлап тору белән бу кешеләрнең төзәлмәслек авырулар икәнен сизде. Араларында берничәсе ике-өч көннән үк җан бирәчәк иде, җитмәсә һәркайсы диярлек сары авыруы эләктергән һәм тиздән бөтен шәһәрне эпидемиягә урарлык хәлдә иде. Мәдинә карчык боларнын үгет-нәсихәткә килүенә шикләнде дә мәсьәләне каты тотарга булды: «Син! Син!..»,—диде ул төзәлмәслек чирлеләргә төртеп күрсәтеп. Ләкин аны аңламадылар, анларга теләмәделәр Завод-фабрикалар һәм үзләренен буш хыялларыннан башканы белмәгән бу кешеләр карчыкны үз даирәсенә кертмәде, ул алар өчен бөтенләй бүтән дөнья кешесе иде. Шуннан карчык һәрберсен аерым-аерым дәваларга теләде.
тик бу да барып чыкмады, кешеләр аннан куркалар иде. гайрәтле дәүләтнен курку белән туып, курку эчендә яшәргә күнеккән бичара балалары, агулы тормыштан тәннәре генә түгел, жаннары да гарипләнгән бәндәләр иде. Дәваларга мөмкин булып та. үз чирен үзе белмичә, белергә теләмичә үлеп китүчеләр ешая башлагач. Мәдинә карчык медицина үзәгенә хәбәр итте һәм бу кешеләрне «ашыгыч ярдәм* машиналарында больницаларга алып киттеләр. Кешеләр Мәдинә карчыктан куркалар иде. ул аларга изгелек иткән саен сары йорттагыларнын куркуы көчәйде, куркулары арткан саен алар әйбәтрәк була барды. Тик бу әйбәтлек тыштан гына иде. икейөзлелек кенә иле, ә күңелләре белән алар тамчы да үзгәрмәде, күңеленнән алар үзләре кылган яхшылыкка каршы, үзләренен әйбәт якка үзгәрүеннән үзләре үк курка иде. Мәдинә карчык аларны шушы куркудан азат итәргә, күзләрен ачтырып тирә-якка, һәр кешегә бер генә бирелә торган гомерләренә байкау ясатырга теләде һәм., бу кешеләрнең ин зур дошманына әверелде.
«Сез каберләр өстендә яшисез!*.—диде ул бермәлне аларга Юк. аны- моны уйлап әйтмәде, үзегезнең гомерегезне, гүзәл һәм кабатланмас гомерегезне юкка әрәм итәсез, дигән мәгънәдә әйтте Анын бу сүзләре сары йортгагыларны тетрәтүен сизде, бу кешеләр үхтәренә бирелгән гомерне генә түгел, ә үзләре яралткан гомерләрне дә үтерүчеләр икәнлеген аңлады. Һәр агачның исеме булуын, кешеләрнең алар белән «бәләкәчем* дип сөйләшүләрен ул ишетеп йөри иде һәм әлеге бәрелешүдән сон һич көтелмәгән нәтижә ясады: болар үз балаларын үтереп агачлар төбенә күмгәннәр икән бит Һәм төннәрнең берендә агач төбен чокып карарга булды Агач төбеннән алынган балалар сөякләрен кабергә илтми булмый иле инде. Анын һәр төне шушы авыр хезмәт белән үтте, карт сөякләре генә түгел, йөрәге дә сызлады карчыкның. Сары йорттагыларга ул кызганып карый иде. аларны рәхимсез системаның корбаны дип уйлый иде. Алай гына түгел икән шул. рәхимсез дөньянын кансыз корбаннары икән бит болар. Үткәннәрен генә түгел, ә киләчәген дә һәлак итүче өметсез бәндәләр икән. Авылларда туып-үскән үз милләтен, әти-әнисен. туган җирен оныткан мескен колларны ул башкача кызгана алмады, алар карчыкка җирәнгеч булып тоелды. Бу кадәр үк коллыкка төшәрлек нинди авырлык күргән дә. нинди тетрәнүләр кичергән әле бу бәндәләр? Мәдинә карчык күргән газаплар боларнын төшенә дә кереп карамаган бит. ә бит ул сына да сыгыла да ала иле. Тик ул бирешмәде, ул үткәннәрен онытмады гына түгел, ә киләчәк буыннарга да калырлык гыйлемнәр туплады, аны кешеләргә бүләк итәр өчен әзерләп, китапларга туплап берничә телдә, берничә җирдә калдырды Ул китаплар—белем чишмәләре. Мәдинә карчыкнын үлеменнән сон бәреп чыгачаклар, авторы билгесез калса да. гыйлем үз юлын алачак. Ул яшәде, ул әле дә яши. Ә бу бәндәләр Ләкин карчыкнын нәфрәте озакка бармады, уйлары бөтенләй башка юнәлеш алды—бу бәндәләр бит туганда ук кеше булып түгел, ә кол булып туган гарип җаннар һәм үз гариплекләренә үзләре генә гаепле түгел алар Мәдинә бит шәхесләр заманында шәхес булып туды, ә болар кеше булып түгел, ә халык массасы булып дөньяга килделәр Зәгыйфь балаларын үтереп күмүләре—үзләренен коллыгын анлап. гарипләр токымына чик куярга теләүдәндер, бәлки Менә шундый авыр эшләр һәм авыр уйлар аны тәмам хәлдән тайдырды, хәтта һәртөрле төнәтмәләрнең дә ярдәме азая барды, ә көннәрнең берендә ул ятты да кабат торалмады .. Ләкин бу әжәл булып чыкмады, әйтерсең. Ходай Тәгалә анын тереләр арасында гомер итүен хуп күреп, яшәр һәм эшләр өчен ял бирергә тели иде Мәрттә булып кайткач, сары йорттагыларнын мөнәсәбәте икеләтә начарланды, карчык инде башка урынга күчү турында уйлана, шуна жай эзли башлады Шулай эзләнеп йөргән көннәрнен берсендә ул Мәрьямне очратты Могҗиза белән бала табып, сабыен үстерү хакына дусларыннан, җитеш тормышыннан, хәтта әти-әнисеннән баш тарткан Мәрьямнең батырлыгы аны хәйран итте Б\ яшь хатын сары йортларда кол булып яшәүчеләрнең барысыннан да өстен иде. Яхшылыкны андый. бәяли белә торган, үзе дә яхшылыкка омтылучы гүзәл зат иде ул. һәм карчык
аны үзе янына чакырды. Мәрьям баласы терелгәнче генә торыр да китәр, сары йортлардагы мәхшәргә түзә алмас, дип уйлаган иде. Ә ул чакта, чынлап та, коточкыч хәлләр хөкем сөрә иде: кешеләр карчыкның үзен генә түгел, этен дә күрә алмадылар, кемдер аны агуларга теләп ишек алларындагы эт тәлинкәләренә агу сибеп чыкты да тирә-юньдәге бөтен маэмайларны кырып бетерде. Бер күршесе йорт тирәләренә капкыннар куеп чыкты, аңа бүтән күршеләре эләкте. Шул рәвешле астыртын явызлыкларның чите булмады. Тик карчык, чиксез гыйлем иясе булганлыктан, кайларда афәт барын, хәтта аны кемнәр әзерләгәненә кадәр сизеп-тоеп торды. Шуна да исән котылды. Мәрьямне үзләренә алып килгәч тә өеннән бик чыгармаска тырышты, күршеләрнең юньсезлеген белмәгәнлектән, ул әллә нинди бәла-казаларга эләгергә мөмкин иде. Бермәлне кешеләр ничектер тынычланып калды, шунда гына ул Мәрьямгә чыгып йөрергә рөхсәт итте. Мәрьям ачык күнелле, саф йөрәкле гүзәл кыз иде, шуна да карчык аны күршеләре белән ешрак аралаштырырга тырышты Бәлки, алар белән татулашып алса, ике арага күпер салучы да булып китәр дип өметләнде. Тик Мәрьямнең күренүе кешеләрне тагын куркуга төшерде... Ләкин гомер буе үз фатирында бикләнеп яту мөмкин түгел иде. Бермәлне алар бергәләп чыгып йөри башладылар...
Мәрьям китмәде, үзенә изгелек кылган Мәдинә карчыкның сердәшкә, ярдәмчегә мохтажлыгын ул яхшы белә иде. Аннан соң. шундый гыйлемле кешедән күп нәрсәләргә өйрәнергә дә тели иде кыз. Баласы имчәктән аерылып күп тә үтмәде, Мәрьям авырып китте. «Монда мин генә ярдәм итәлмәм. операция кирәк, балам»,—диде Мәдинә карчык, аны тикшереп карагач һәм больницага илтеп урнаштырды...
Яшен йөзгә якынлашканда нәни бала карау жинел түгел иде, шулай да Мәрьямнең әти-әнисе: «Безне тынламады, баласын больницада гына калдырмады, хәзер теләсә нишләсен»,—дип бусагадан борып җибәргәч, карчык малайны күтәреп кабат сары йортларга кайтты. Тик фатир ишеген ачарга иткәндә, янындагы тугры дусты, овчаркасы, беләгенә асылынды, ишеккә якын да җибәрмәскә тырышты. Мәдинә карчык бөтен гыйлемен җыеп, бөтен сәләтен җигеп нәрсә булганын ачыкларга тырышты һәм эшнен асылын аңлагач, авыр көрсенеп, икенче каттагы фатирга юнәлде. Мәрьям дә күренгәч, кешеләр кабат котырына башлаган иде шул. Капкыннар, агулар һәм башка астыртын явызлыклар тагын хәрәкәткә килгән иде. Ләкин бу кадәр үк юньсезлеккә барырлар дип башына да китермәде карчык. Анын фатирына кемдер ачкыч яратып кереп (ә ишектәге инглиз йозагын тутык кадак белән дә ачып була иде) ике ач эт калдырып киткән иде. Монын ни өчен икәнен анлый алмады Мәдинә карчык. Ләкин аның сиземләве буенча бу этләр үтә дә явыз заттан, кешеләргә зыйн салыр өчен махсус өйрәтелгән ерткычлар булырга тиеш иде. Аны. йөзгә житеп килгән карчыкны, үтерергә дә мөмкин инде, әмма алма кебек хатынны, яшь баланы эткә ашатырга теләмәгәннәрдер бит инде. Монын кем эше икәнен дә тикшереп тормады ул. Бер-ике көннән сон эт өргән тавышлар җанына ук тия башласа да, күршеләренә берни сиздермәде. Әлеге эш кемнен явызлыгы булса, үз гамәленен нәтиҗәсен күрер өчен ин беренче булып шул бәндә киләчәк иде.
Этләрнен өрүе көчәйгәннән-көчәя барып, атнага якын вакыт үтүгә теге вакытта эченнән бармак зурлык кара корт чыккан адәмнен алтынчы подъездга керүен күрде. Тиздән ачтан котырыр чиккә җиткән этләр кара яу куптардылар да бераздан тынып калдылар. Ә кеше кире чыкмады.. Мәдинә карчык бу адәмнән элек бераз шикләнә иде, ләкин үзе үлемнән алып калган кешенен шундый ерткычлыкка бара алуына барыбер дә әле ышанып җитмәде. Башкаларны нахак җәзадан кисәтергә теләп ул эскәмиядә утыручылар янына атлады, ә тегеләр, пәри күргәндәй, куркышып таралыштылар. «Этләр бар минем фатирда!—дип кычкырды аларга Мәдинә.—Анда кермәгез. Сак булыгыз...» Кешеләр аны әллә ишетте, әллә юк. Күптән инде алар карчыкка илтифат күрсәтмиләр иде. Шуннан сон ул фатир ишекләрен шакыды: «Этләр бар минем өйдә! Кемдер этләр керткән! Сак
булыгыз! Сак бул.. » Кешеләр ишек ачмадылар, әмма анын тупас тавышын ишетми калмаганнардыр. Икенче көнне ул. нәни баласын күгәреп, яшәр урын эзләргә чыгып китте.
Анын алтынчы подъездда күптән яшәмәгәнен белмәгән кешеләр һаман һәртөрле явызлыклар корды һәм үз капкыннарына үзләре эләгеп һәлак була торды. Аларнын жанын бигрәк тә этләр өрүе өзгәләде һәм кыюрак кешеләр карчыкның фатирына ачкыч яратып керде дә кабат чыгалмады .
Карчык җиргә сенгән кечкенә бер йортнын бер бүлмәсендә вакытлыча урын табып (Мәрьям әле больницадан чыкмаган иде), сабый белән шунда яшәп торды, ә этен өйгә кертергә рөхсәт итмәделәр. Шунлыктан анын күнеле бик үк тыныч түгел иде Хужалар башта аларны кызганып кабул итсәләр дә, бала мәшәкатьләреннән тиз ялыктылар һәм үхтәренен үпкәләрен тәүдәрәк читләтеп, соңрак турыдан-туры белдерә тордылар. Ахыр чиктә. Мәдинә карчык бу бүлмәне дә калдырырга мәжбүр булды. Сабыен күтәреп, этен ияртеп сары йортнын алтынчы подъездына кабат кайтты Кешеләр анын китүен тоймаган кебек, кире кайтуын да сизмәделәр.
... Мәдинә карчык аны өч көн алдан сизде. Ул жанына тынгылык тапмады, тамагына аш үтмәде, күзенә йокы кермәде. Күнелендә көчле дулкын кубып, үткән бөтен гомерен айкады Сонгы вакытларда ничектер онытылып торган газиз кешеләрен уйлап сагынды, бәхетле балачагын, үсмер елларын, тәүге мәхәббәтен, кичергән шатлык-кайгыларын йөрәгеннән кабат үткәрде. Ничектер, үз-үзенә урын тапмады ул, шундый чакларда үз хисләрен сабый балага сөйләде дә: «Эх, синен дә телен юк бит. ичмаса, бер серләшер идек туйганчы» дип, аны күкрәгенә кысып иркәләде Бу кечкенә малай да Мәрьямнеке түгелдер, ә үз улыдыр сыман тоелды. Бар дөньяны тетрәтеп, агачларны тамырыннан йолкып, йорт-кураларны, завод морҗаларын жимерердәй дәһшәтле өермә иң тәүдә Мәдинә карчыкның күңелендә купты Өермә икәнен ачык кына белмәсә дә. ул шушы арада ниндидер афәт буласын көтте. Ул афәт карчыкны бик куркытмады, ул үзен ни өчендер аннан кодрәтлерәк итеп тойды. Моңа бер дәлиле булмаса да, үзенең шул һәлакәтләрне туктата алачагына бар булмышы белән ышанды. Алай гына да түгел, ул үзенең дөньяга килүен нәкъ әнә шушы фаҗигане туктатыр өчен дип бәяләде Шәһәр читенә якынлашкан көчле өермәне күргәч, ничектер кәефсезләнеп куйды, ул үзендә заман ахырын җиңәрлек көч тоя иде бит, ә монда ниндидер гади бер торнадо, тик нишләмәк кирәк инде хәзер, димәк, язмышың шуннан һәм карчык сабый белән этен фатирында калдырып өермәгә каршы атлады
Якынлашып килгән дәһшәтле давылга каршы киткән карчык һәлак булачак һәм без кабат элеккечә яши башлаячакбыз, дигән сәер өмет ялтлап китте сары йортларда яшәүчеләр күнелендә. Ләкин өермә нечкәргәннән- нечкәрә барды, кара төстән ул алтынсуга әверелде, яралы ерткыч гүләве монды бер авазга әйләнде һәм менә шушы сихри күтэенеш карчыкны нурлы бер алиһә итеп күккә күтәрде
Карчыкның үлеме сары йортгагыларга искиткеч зур шатлык атып килде, аның үле гәүдәсен тапкандагы кебек үк тилереп бәйрәм итмәсатәр дә. үзләренең яшәү тәртибен бозган бу явыздан котылудан һәркемнең күнеле куаныч белән тулы иде Әмма бу халәт озакка бармады, аны алтынчы подъезддагы этләр тавышы бозды. Элегрәк бу тавыш бер сүрелеп, бер дулап торым-торымга кабатланса, хәзер ул көннән-көнгә көчәя барды һәм явыз карчыкның һаман да исән булуына шик калдырмады. Болай да коты азынган халык һуштан язар дәрәҗәгә җитте, алар төннәр буе керфек какмадылар, тамакларына ризык үтмәде, куллары эшкә бармады, үтләрен вокзалдагы кебек хис иттеләр, гомерләрен тагы бер кат энә күзеннән үткәреп эчке бер тетрәнү белән ниндидер бер фаҗига, фани дөньяның тәмугы булырдай афәт көттеләр Кайчагында этләр өрмидер, этләр бу кадәр үк булдыра алмыйдыр, ә бу тавыш аларнын колагына гына ишетеләдер сыман тоелды Этләр өрүе аларнын жанын талады, сары йортларда яшәүчеләрнең кайберләре .акылыннан шашып башын стенага бәрде, алар өчен яшәү дә үлем дә түгел, ә шушы
тавыштан котылу мөһимрәк иде. Әлеге газапка чыдарлыгы калмаган кешеләр җыйнаулашып серле фатирга юнәлде, әмма көтмәгәндә каршыларына килеп чыккан чибәр кызны күреп туктап калдылар- “Бу гади кыз түгел иде, бу гүзәл кыз кыяфәтенә кергән сихерче карчык иде...»
... Мәдинә карчык мона кадәр көн саен диярлек, һич югында да, атнасына берәр кабат сабыйны күтәреп, Мәрьямнең хәлен белеп китә иде, ә соңгы вакытта бөтенләй күздән югалды. Бу югалу озаккарак сузылгач, хатынның түземлеге калмады, хәле бик үк яхшыдан булмаса да, больницадан качып чыгып сары йортларга юнәлде. Болаи да хәле авыр кешене борчымыйм дип, карчык ана фатирдагы этләр һәм үзенең икенче катка күчүе хакында әйтмәгән иде. Алтынчы подъездга җитү белән Мәрьямнең күңелен шом басты, мона кадәр Мәдинә карчыкны дошман күргән кешеләр анын бусагасы янында тора иде. «Бер-бер бәла-казага юлыктылар микән әллә?»,—дигән уй Мәрьямнең йөрәген телеп үтте һәм ул җыелган халыкка бер генә караш ташлады да атылып подъездга кереп китте...
Юк. ул ерткычларча өргән этләрне ишетмәде дә, алар кайгысы түгел иде. ул газиз баласы, анасы урынына калган Мәдинә әби өчен яна иде. Фатир ишеген ачып та җибәрде, ачлыкның соңгы чигенә җиткән ике ерткыч анын өстенә ыргылды да. Мәрьям сүз әйтергә генә түгел, уй уйларга да өлгерә алмый калды. Ә берничә минут үтүгә баскыч мәйданчыгында сылу яшь хатынның ботарланган сөякләре генә ята иде инде...
«Коточкыч күренеш иде бу, туган, коточкыч күренеш иде. Тик монысы баласы гына булган икән әле, карчыкның фатирына узгач безне мәхшәр каршы алды. Идәннәр катып беткән канга буялган, әле анда, әле монда кеше башлары, кабыргалар, аяк-куллар чәчелеп ята, алар арасында без югалган күршеләребезнең сәгатьләрен, йозекләрен, ертык кием кисәкләрен таптык. Ләкин кайсы кемнең сөяге икәнен генә аера алмадык... Юк, карчыкның өенә керү безгә тынычлык өстәмәде. Колакларыбызда чыңлаган эт тавышлары икеләтә көчәйде, аңа корбан булган күршеләребезнең җан өзеп кычкырулары өстәлде; аларның идән буйлап сибелгән сөякләре күз алдыбыздан китмәде Без атналар буе табынга якын килә алмадык, өстәлдәге ризыклар кеше ите булып күренде, су эчсәк тә кан эчкәндәй булдык. Без тәмам хәлдән таеп, гәүдәләребезне дә күтәрә алмас хәлгә җиттек, өн белән төшләр буталды, үзебезнең теге дөньядамы, монысындамы икәнлегебезне оныттык. Без кояш нурларын да, төн карасын да күрмәдек, күз алларыбызны соры томан басты. Без бу мәхшәрдән котылырга теләдек, тик ничек икәнен генә белмәдек...»
Карчыкның фатирында чәчелеп яткан сөякләрне җирләгәч тә тәүге мәлләрдәге тетрәнүләр бераз үтә төшсә дә, кешеләр инде тамагына ризык кабар, эскәмияләргә чыгып сөйләшеп утырыр хәлгә килсә дә, күңелләрендәге шом басылмады, алтынчы подъезддан бала елаган, эт өргән тавышлар тынмады. Ул инде элеккечә җанны тырмап акылдан шаштырырлык дәрәҗәдә булмаса да, ара-тирә ишетелеп-ишетелеп кала, хәтәр көннәрне искә төшерә һәм афәтләрнең моның белән генә бетмәячәген искәрткәндәй тоела иде
Сары йорттагылар карчыкның сау-сәламәт килеш җирдә, үзләре арасында, ниндидер кыяфәткә кереп яшәп ятуына шикләнмиләр, гомумән, алар бу карчыкның үлү мөмкинлегенә ышанмыйлар, аны гади кеше итеп түгел, ә бөек хөкемдарның ихтыярын үтәр өчен адәм балалары арасына җибәрелгән бер вәкил дип исәплиләр иде. Ә подъезда сирәк-мирәк ишетелеп калган тавышлар анын үлемсезлеген кабатлаучы бер дәлил кебек иде. Кешеләр анда эт кыяфәтендәге баламы, бала кыяфәтендәге этме—ниндидер сәер кеше-жәнлек күрүләре хакында берсеннән-берсе хәтәррәк хәбәрләр сөйләде. Бер эт белән бер бала төннәрен ишек алдына чыгып йөри имеш, алар эт булып та өрә, кешечә дә сөйләшә, имеш Ничек кенә сәер тоелмасын, бу хәбәрләр дөрестән дөрес иде, Мәдинә карчыкның акыллы овчаркасына ияреп кешеләр арасында эт тормышы белән гомер итүче малай Мәрьямнен гөнаһсыз яралган улы иде.