НИЗАГЛЫ ЙОРТТА


АЛТЫН УРДА ДӘҮЛӘТЕНЕН ТАРКАЛУ ЧОРЫННАН СӘХИФӘЛӘР
ик көчле шәхес үз идеалы өчен гомер буе көрәшә. Әйе. ул. вакыйгалар барышына буйсынып, күпмедер вакыт актив тормыштан читкә китеп торырга да мөмкин. Ләкин бу әле тынычлану түгел. Уңай шартлар туу белән аның күңелендә пыскып яткан күмерләр кабат җанлана, ялкын чәчә башлый һәм күп тә үтми аның бөтен барлыгын көрәш уты чолгап ала. Шәхес үз стихиясенә әйләнеп кайта. Гайрәтле йөрәге аны яна тәвәккәллекләргә згәрә
Әйе. илдә низаглар купкач. Мамай мирза кабат көрәшкә ташлана. СОН1Ы елларда ару-талуны белмичә гел хәрәкәттә була. Әйләнеп карасаң. 10 ел вакыт үткән дә киткән икән! Ә нәтижә шул ук—ул кабат үз олысы Кырымга кайтып төште. Әйе. ул гомере буена язмыш әзерләп куйган кысаларга сыя алмады, йөрәкле булды. Мескен, вак жанлы ханнарга баш иеп яши белмәде. Бәлки анын бөтен фажигасе дә шундадыр Инде менә урдасында яңа ханны—Мөхәммәт Бүләкне күтәртте. Карап карыйк, ул үзен ничек тотар икән.
Сарайда да ныклап тамыр җибәрә алмады ул. Анда җиде яктан җитмеш җиде дошман сиңа чокыр казый, дөнья тәмам болганды, иреннәрендә сөт тә кипмәгән күпме малай-шалай биек тәхет турында хыяллана, аларны арттан котыртып, үсендереп торучылар да җитәрлек Ярар, дөнья бит Сарайдан гына тормый. Җитмәсә, ул Иделнең сул ярында урнашкан Ике арала зур су—Идел ага. Ярның бу ягына чыксаң, күпме җирләр, калалар бар. яшел далалар җәелеп ята. Идел белән Кырым арасында кылыч уйнатсаң, шул биләмәләргә урыс кенәзлекләрен дә кигереп кушсаң—тагын ни кирәк?! һәм Мамай мирза, чыннан да. Иделдән көнбатышта яткан җирләрдә үз хакимиятен ныгытырга керешә.
Инде 1370 елда ук. ягъни Сарайны ташлан китүенә ике ел тулар- тулмас, Мамай мирза Суздаль һәм Нижний Новгород кенәзе Дмитрии Константиновичны Болгар олысына яу белән җибәрә. Яуга җибәрерлек булгач, алар Мамай мирза кул астында яшәгәннәр дигән сүз. Гомумән, бу елларда урыс кенәзлөре ышанычсыз Сарай ханнарына таянуга караганда, гайрәтле Мамай мирза белән зш йөртүне, салымнарны ана түләүне кулайрак күрәләр.
Бу вакытта Болгар олысы үзәге инде Казанга күчкән була, чөнки Болгар урыс яуларыннан сон кабат күтәрелә алмый 1369 елда Сарайны ташлап качкан Хәсән хан Казанга барып урнаша, аны ныгыта, кальга төзи Шулай да анын әле яу белән килгән урыс гаскәренә каршы торырга көче җитми Чыганаклардан күренгәнчә, ул кенәз Дмитрий Константиновичка зур йолым түләргә һәм бүләкләр бирергә мәҗбүр була Мамай мирза әмере буенча, урыслар Казанда Хәсән солтан белән аның улы яшь Мөхәммәт угланны (булачак Олуг Мөхәммәд) да идарәче итеп куялар. Шулай Казанда
Дәвамы Башы I санда.
Т
берьюлы ике хаким кала. Мамай мирза моны Хәсән солтанга үч итеп горн эшләгәндер, чөнки 2 ел гына элек (1368) Хәсән солтан. Габдулла хан белән аны Сарайдан куып жибәреп. үзе тәхеткә чыккан иде. Ә бер ел үтүгә үзе үк шул хәлгә төште—куылды.
Бу очракта Мамай мирза үзен бик нечкә психолог буларак күрсәтә, ул Мөхәммәт угланны атасы Хәсән солтан белән тигез куя. шулай аннан үч ала. Улы белән Казан тәхетен бүлешү Хәсән солтанга жиңел булмагандыр.
Шулай итеп. 1369—1377 елларда Мамай мирза Иделдән көнбатышта яткан жирләрдә үз хакимиятен ныгыту белән шөгыльләнә. Шул исәптән урыс кенәзлекләре тормышында да актив катнаша, төрлечә басым ясап, аларны үз канаты астына алырга омтыла. Ләкин бу процесс бер яклы гына бармый Сарайда тотрыклы хакимият булмаудан файдаланып, урыс кенәзләре дә Идел буендагы олысларга һөжүм итүне ешайталар, торган саен батырая баралар.
Мәсәлән. 1374 елда Нижний Новгород халкы Мамай мирзаның илчеләрен саклар өчен жибәрелгән мен ярым кешелек отрядын юк итәләр, ә баш илче Сары Айка иптәшләре белән кулга алына. Ләкин татарлар ничектер зинданнан чыгу юлын табалар да. кулга корал тотып, урыслар белән жан-фәрманга сугышалар. Шунда барысы да ятып кала. Бу хәлләр Мамай мирза белән урыс кенәзлекләре арасында тартышу барганлыгын күрсәтә.
Ә Сарайда бу вакыт эчендә тагын берничә хан алышына. Хәсән ханнан сон тәхеттә Тулунбик хан. Алибик хан. Каганбик хан. ә 1375 елда Гарәпшаһ ханнар утыра. Соңгысы чыгышы белән Себер якларыннан була. 1377 елда ана Күк Урдадан чыккан Ырыс хан белән бик нык бәрелешергә туры килә, ахыр чиктә Сарай Ырыс хан кулына төшә. Гарәпшаһка качып котылырга гына кала. Күрәсең, ул Иделнең уңъяк ярына чыккан, Мамай мирза кул астына кергәндер, чөнки шул ук 1377 елда аның боерыгы буенча мордва жирләрендәге Пъяна елгасында урысларның Мәскәү. Суздаль. Новгород гаскәрен тар-мар итә. Бераздан ул Нижний Новгородка килеп, аны да яндыра, Рязаньга яу чаба. Шуның белән Гарәпшаһнын исеме тарихтан төшеп кала. Шушы бәрелешләрнең берсендә ул һәлак булгандыр, күрәсең.
Сарай тәхетенә Ырыс хан чыккач. Алтын Урда дәүләте ике капма- каршы өлешкә бүленә дә куя. Көнчыгышта Ырыс хан хөкем сөрсә, көнбатыштагы жирләрдә Мамай мирза хужа булып кала. Идел исә Җучи олысын (Алтын Урданы) икегә бүлүче чиккә әверелә.
Ырыс хан биләмәләренә Сарай каласы белән беррәтгән Мангышлак киңлекләре. Арал диңгезе буйлары. Сыр-Дәрья тирәсендәге калалар (Сыгнак, Йаса. Отрар). киң далалар керә. Бары тик Хәрәзем олысы гына ана буйсынмыйча мөстәкыйль яши.
Мөхәммәт Бүләк хан исеменнән идарә иткән Мамай мирза жирләренә исә Кырым. Төньяк Кавказ. Кубан. Дон буйлары. Азак белән Мажар калалары. Идел буеның байтак өлеше керә. Урыс елъязмачылары бу вакытта Мамай мирзаны «царь Волжский» дип атыйлар, чөнки ул Иделнең унъяк ярындагы иң көчле хакимгә әверелә. Шулай Алтын Урда дәүләтенең ун канаты аның кулында кала. Шуңа да карамастан Мамай мирза өчен хәл ителмәгән бер мәсьәлә һаман яши бирә—ул да булса урыс кенәзлекләренен язмышы, аларның статусы. Сонгы елларда барган үзара низаглар аркасында урыслар артык иркен сулый башлыйлар. Вак-төякне инде әйткән дә юк. хәтта Мамай мирзаның илчесе Сары Айканы да үтерергә жөрьәт итәләр. Ә 1376 елда Мәскәүнең олуг кенәзе Дмитрий Иванович Болгар олысынын Казан каласына яу жибәрә. Бу хәл Казан солтанының йолым түләве белән төгәлләнә. Гомумән, соңгы вакытта урысларда ниндидер ирәю, бер сүзгә килү, үзара якынаю галәмәтләре нык сизелә. Әле 1372 елда ук Мамай мирза Рязань кенәзлегенә олуг кенәз итеп Олег Ивановичны билгеләгән иде. Тора- бара ул да Мәскәүнең олуг кенәзе белән якынайды, аны үзенең «өлкән туганы» дип таныды, сүз берләште. Димәк. Мамай мирза кул астыннан чыгарга жай эзли. Инде менә Мәскәү кенәзе дә еллык дань-салымнын күләмен киметү турында сүз кузгата, зарлана, канәгатьсезлек белдерә. Болай барса, урысларның бөтенләй кулдан ычкынып куюлары да бар.
Бу хәтәр күренешләр Мамай мирзаны урыс кенәзлекләре белән ныклап торып шөгыльләнергә кирәк дигән фикергә этәрә. Инде әйтелгәнчә. 1377 елда ул. мордваларның урыслардан зарлануына, яклау соравына колак салып. Пъяна елгасына Гарәпшаһ угланны җибәрә. теге берләштерелгән Суздаль- Мәскәү гаскәрен туздырып ташлый, аннан Нижний Новгородка ук барып чыга. Шушы ук юнәлештә эш алып барып. Мамай мирза Мәскәүнен олуг кенәзе Дмитрий Ивановичка каршы гаскәр башы Бигеч мирзаны яу белән җибәрә. Тик аның бу адымы уңышсызлыкка дучар була Дмитрий Ивановичның гаскәре татарларны Рязань кенәзлегендәге Вожа суы буенда каршы ала. 1378 елнын 11 августында Бигеч мирза яугирләре елганы кичкән чакта урысларның көчле һөҗүменә дучар булалар. Бу бәрелеш татарлар өчен зур фаҗигагә әверелә. Каршы ярга чыгып сафларга төзелеп өлгерә алмаган татар гаскәре зур югалту кичерә. Шушы бәрелештә Бигеч мирза. Хаҗи бәй. Кабырга. Карабелек, Костров мирзалар һәлак булалар.
Бу югалтуны Мамай мирза бик авыр кичерә. Тынгысыз тормышында анын төрле хәлләргә юлыкканы бар—күп тапкырлар дошманнан өстен чыкканы да, шулай ук җиңелү ачысын татырга да туры килгәне бар Әмма мона хәтле аның әле бер тапкыр да урыслардан җиңелгәне юк иде Хурлык, хурлык... Кеше күзенә күтәрелеп карарга оят. Әлбәттә, бу хәлне ул татарның данын-абруен төшерә торган вакыйга буларак кабул игә. Ә бит ул инде Үзбәк хан заманнарын кире кайтару, олысларны туплау, бу башбаштаклыкларны бетерү турында ук хыяллана иде.
Нәкъ шул көннәрдә анын урдасына килеп ирешкән хәбәрләр вакыйгаларга икенчерәк төсмер бирә. Мамай мирзанын авыр кичерешләрен бераз җиңеләйтеп җибәргәндәй тоела. Анда, кояш чыгышындагы олысларда. Туктамыш белән барган көрәштә Ырыс хан һәлак булган дигән хәбәр тиз арада далага таралып өлгерә. Инде менә аталары үчен кайтарырга Ырыс хан уллары Тактакыя белән Тимермәлик угланнар Туктамышка каршы күтәрелгәннәр. Димәк, тиз генә тынычлана алмаячаклар. Бу инде Мамай мирзаның артында. Иделнең сулъяк ярында, әлегө көчле дошман сагалап тормаячак дигән сүз. Болан булгач. Мамай мирза зур көч җыеп урыс кенәзләренә яу йөри алачак Әйе. аңа да Вожа суы өчен, шул сугышта шәһид киткән мирзалары өчен үч кайтармый калу ярамас һичшиксез кайтарырга кирәк булыр Аннан сон аңа халык алдында абруен ныгыта төшү дә комачауламас. Юкса, соңгы вакыгга кайберәүләр аңардан күзен яшерә. Әйтеп бетермәгән уйлары бар. димәк Әлбәттә, беренче эш итеп ана урысның олуг кенәзе Дмитрий Ивановичны урынына утыртырга кирәк. Мәскәү тез чүксә, башкалары үзләре үк баш иеп киләчәкләр.
Шулай Мамай мирза урыс кенәзлекләренә каршы зур яу оештыру эшенә керешә. Тарихка «Куликово сугышы» дип кереп калган әлеге орыш аның өчен нинди фаҗига белән тәмамланасын ул. әлбәттә, башына да китерә алмый. Кеше дигәнең тәкъдирендә ниләр язылганын алдан белми шул. Белсә әллә ниләр кылыр иде.
Гарәпшаһ углан тәвәккәллеге
Дәшти Кыпчакта, ягъни Алтын Урда дәүләтендә барган болганышлар дәверенең соңгы елларында (1377) Сура елгасы тирәләрендә Гарәпшаһ углан атлы бер идарәче пәйда була Кайбер тарихчылар ул бирегә Иделнең сулъяк ярындагы җирләрдән Ждек даласыннан килгән дип язалар Бу хәбәр дөрескә чыккан очракта. Гарәпшаһ углан Туктамыш ханнан качып Мамай мирза ягына. Иделнең унъяк ярына күчкән зат була Чыннан да. бу вакыгга Иделдән көнбатышка сузылып киткән далада Мамай мирза хөкем сөрә Тарихчы Ризаэтдин Фәхретдин лә шул ук фикерне куәтли «Мамай (мирза) тарафыннан Гарәпшаһ исемле бер гаскәр башлыгы 1377 елда Мәскәү кенәзенә һөҗүм итте»,—дип яза Гадәттә, урыс тарихчылары бу вакыйгага артык тукталып тормаска, аны берничә сүз белән генә телгә алып узарга тырышалар Сәбәбе нәрсәдә икән сон'* Әйдәгез, төпченеп карыйк әле
Әлбәттә, Иделнең унъяк ярында Мамай мирзадан тыш тагын бер идарәченең пәйда булуы урыслар игътибарыннан читтә калмый. Мәскәүнен олуг кенәзе Дмитрий Иванович, тиз арада көч туплап, үзенә кайнатай тиешле Суздаль һәм Нижний Новгород кенәзе Дмитрий Константиновичка ярдәмгә ашыга. Әмма Гарәпшаһ углан нилектәндер урыслар өстенә килми Гомумән, урыслар күпмедер вакытка аның эзен югалтып торалар. Гарәпшаһ углан тарафыннан актив хәрәкәт көтеп арган Мәскәү кенәзе Владимир, Переяславль. Юрьев, Муром, Ярославль, Нижний Новгород калаларыннан җыелган зур гаскәрне кенәзләргә һәм воеводаларга тапшыра да өенә, Мәскәүгә кайтып китә.
Төрле яктан җыелган урыс гаскәре Сура елгасы кушылдыгы Пьяна суына таба хәрәкәт иткәндә үзләренең даладагы хәбәргәрләре аша Гарәпшаһ углан урдасының бик еракта, Северский Донеи елгасы тирәләрендә үк торуын белеп алалар һәм, моңа бик тә сөенеп, кинәт тынычланып калалар Дөрес, моннан сон да хәбәрләр килгәләп тора, тик аларга инде берәү дә игътибар итми, кул селтәп: «Ташлагыз, зинһар! Бу кадәр көчкә каршы күтәрелергә кемнең батырчылыгы җитсен! Әнә бит, Гарәпшаһ бездән куркып Дон буенда качып ята!»—диләр.
Кыскасы, бу очракта да урысларга хас ваемсызлык үзенекен итә, җиңеп чыга. Кенәзләр белән воеводалар сугышчыларга карата таләпчәнлекме нык киметәләр, уяулыкны тәмам югалтып, үзләре дә тугарылып йөри башлыйлар. Кораллар, сугыш кирәк-яраклары арбаларга төялә, тимер көбәләр, очлымнар капчыкларга тутырыла, ияр артларына бәйләп куела, сөңге башлары да сапланмаган килеш теләсә кайда аунап йөри.
Бер караганда, урыс гаскәренең болай тугарылуын, ваемсызлыгын анларлык сәбәп тә бар кебек. Жәйнен ин матур чагы, июль урталары була бу. Көннәр гаҗәеп эссе тора, мондый чакта кемнең сугыш киемнәреннән йөрисе, тәртип саклап көчәнәсе килсен. Шуңа күрә дә сугышчылар киенер- киенмәс килеш йөри, озаклап елга-инешләрдә су керә, кояшта корсак кыздыра, берәр җирдән хәмер ише нәрсә таба алсалар, лаякыл булганчы эчәләр, рәхәтләнеп күңел ачалар, мактана-мактана татарны мыскыллыйлар, анын турында көлке хәлләр сөйлиләр.
Ә кенәзләр белән воеводалар кая карый? Сон, алар да шул ук адәм балалары ич—күмәкләшеп эчәләр, макташып озын-озын тостлар әйтәләр, ауга йөриләр, төрле интригалар коралар, кызлар белән шаяралар.
Бу хәлләр мордва җирендә була. Әлбәттә, бу кадәр әрәм тамакларны туйдыру, аларга эчәргә табу мәшәкатьләренең байтак өлеше җирле халык өстенә төшә. Мордва кенәзләренен күпмедер вакыт бу тамашаны карап- күзәтеп торганнан сон түземе беткән, күрәсен. Алар саранча кебек басып алган урыс гаскәреннән ничек тә котылыр өчен тоталар да Гарәпшаһ угланга кеше җибәрәләр. Углан исә вәзгыятьне бик тиз анлап ала, вакытны әрәм итмичә шундук юлга чыга. Урыслар лагерына якынлашыр алдыннан ул гаскәрен биш өлешкә бүлә дә дошманга һич көтмәгәндә төрле яктан һөжүм итә.
Татарларның һөҗүме шулкадәр көтелмәгәндә була ки, урыслар тәмам шашып кала, бер-берсен таптап, качарга керешә. Күбесе якындагы Пьяна елгасына ташлана, каршы ярга йөзеп чыгып, татар кылычыннан котылмакчы була. Шушы мәхшәрдә Нижний Новгороднын яшь кенәзе Иван байтак боярлары, воеводалары, хезмәтчеләре һәм сугышчылары белән су төбенә китә, калганнары татар кылычыннан үткәрелә.
Әлеге һөҗүмнән сон Гарәпшаһ углан Нижний Новгородка юнәлә, бу хакта ишетеп алган карт кенәз Дмитрий Константинович, бәладән башаяк дигәндәй, Суздальга чыгып качуны хәерлерәк күрә. Шәһәр халкы исә, татарлардан куркып, көймәләргә төялә дә Идел буйлап тирә-якка тарала.
Нижний Новгородта гайрәт күрсәткәннән сон Гарәпшаһ углан кире юлда Рязань кенәпегенә дә сугыла, җирле халыкка татарның әле көчле булуын шик калмаслык итеп төшендерә, кенәз Олег үзе качып котыла.
Шулай итеп, Гарәпшаһ углан Мамай мирза әмере буенча Иделнен
унъягында урнашкан жирләрне урап чыгып, анда кабат татар хакимиятен ныгытып йөри. Аннан сон гына далага әйләнеп кайта. Кызганыч, анын шушы яудан соңгы язмышы хакында ни дә булса әйтүе кыен, чөнки хәбәрләр теркәлеп калмаган. Татар дәүләтен саклауда күрсәткән батырлыклары белән Гарәпшаһ углан Алтын Урда тарихына кереп калган, бу затнын хәтеребездә сакланырга тулы хакы бар.
Шушы урында вакыйгаларга нокта куярга да мөмкин булыр иде. Ләкин хәлләр ут күршеләребез мордва халкы өчен бик аяныч тәмамлана. Шул хакта да бер-ике сүз әйтеп узу кирәктер
Гарәпшаһ углан гаскәре кире кайтып китеп, дөньялар бераз тынычлангач, урыс кенәзләре жәза полклары белән кинәт мордва җирләренә килеп чыгалар. Бу хәл инде кышкы зәмһәрир суыклар башлангач була. Нижний Новгород кенәзләре Борис Константинович белән Семен Дмитриевич һәм Мәскәү воеводасы Свибл (исеменә караганда, читтән ялланган адәм булса кирәк) полклары Мордва илен талап, жимереп, яндырып тәмам бөлгенлеккә төшерәләр. Нижний Новгородка куып китерелгән меңләгән мордваларны җәзалаулар. Идел бозы өстендә ач этләрдән талату, бәкеләргә тутырулар байтак көннәр дәвам итә Шулай урыс кенәзләре үз ваемсызлыклары аркасында тар-мар ителүдән тиешле нәтижә чыгарасы, сабак аласы урынга мордва халкыннан үч алып акланалар.
Куликово кыры хикмәтләре
• Егылганнан сон кабат күтәрелә алу сәләте боек халыкка хас бер сыйфат булып тора Каһәрләнүе бик авыр булуга да карамастан, тиешле сәгать суккач, ул үзенең таркау яткан рухи кетләрен туплый, аларны бер боек затта яисә берничә боек шәхестә гәүдәләндерә һәм алар юлдан вакытлыча твшеп торган халыкны тарихның туры юлына кабат алып чыгалар*
В Ключевский, урыс тарихчысы
I
1980 елның сентябрь аенда «совет халкы» зур шау-шу белән Куликово сугышының 600 еллыгын билгеләп үтте. Урыс дөньясы өчен зур әһәмияткә ия вакыйгага үз өлешен кертмәгән бер генә гәзитә-журнал да калмагандыр. Мин ул чакта өйгә 7-8 журнал алдыра идем. Әле дә хәтердә, шушы датага хәзерлек йөзеннән журналлар жәйге айлардан ук зур-зур мәкаләләр-очерклар бастыра башладылар һәм вакыйганың апофеозы балалар чәчәк тотып мәктәпкә барган сентябрь аенда булды. Шулай ярты ел чамасы матбугат чараларында монгол- татарны, аның «иго»сы өчен «татарны» сүгү-каһәрләү дәвам итге. Бу айларда үз тарихын рәтләп белмәгән татар кешесе ирексездән татарлыктан баш тартырга, «мин татар түгел, болгар, болгар! • дип бәргәләнергә мәжбүр ителде Хәер, ул елларда тарих фәнендә «болгар теориясе» әле бик көчле иде
Әмма шулай тоелган гына икән Шул ук 80 еллар азагында галим- голяманы гына түгел, гомумән, киң җәмәгатьчелекне нык дулкынландырган бу мәсьәлә матбугат битләренә бәреп чыкты, кызу гына «болгармы^-татармы?» бәхәсе булып алды. Анын койрык очы але бүген дә ара-тирә ялтырап киткәли, үзен сиздергәләп куя.
Сүзне Куликово сугышы юбюееннан башлаган идек. Әмма Куликово кыры вакыйгаларына барып җиткәнче берничә күзәтү ясап үтмичә ярамас, чөнки 1380 елда булып узган бу сугыш берничә гасыр дәвамында барган зур процессның мөһим бер баскычын тәшкил итә
6. <К. У • М I
Көнчыгыш Аурупанын урта гасырлар тарихына гомуми караш ташлаганда, беренче чиратта, без анда ике зур суперэтноснын—төркиләр белән славяннар берлегенең—гаять катлаулы һәм каршылыклы мөнәсәбәтләренә, үзара көрәшенә игътибар итәбез.
1. Кубрат ханның Бөек Болгариясе таралганнан соң. Көнчыгыш Аурупа далаларында төркиләр төзегән Хәзәр дәүләте генә торып кала. Бу дәүләт белән Киев Русе арасында барган көрәш 965 елда кенөз Святославның хәзәрләрне тар-мар итүе белән тәмамлана.
2. X йөзнең азагыннан (990 елдан) Киев Русе белән бәжәнәкләр союзы арасында көчле бәрелешләр башланып китә. Әмма бераздан бу көрәш өзелеп кала. Эш шунда, XI йөз башларында Кимәк каганлыгыннан аерылып чыккан кыпчаклар Көнбатышка таба юл тота. Алар бәжәнәкләр яшәгән далага килеп керә. Бәжәнәкләр гайрәтле һәм гаять көчле кыпчаклар тарафыннан кысрыкланып. тагын да арырак—Дунайга күчеп китәргә мәжбүр булалар.
3. Шулай итеп, бәжәнәкләр урынын алган кыпчак ырулары үз чиратында Киев Русе белән көрәш башлый. (1061 елда кенәз Всеволод кыпчаклар тарафыннан тар-мар ителә.) Көрәш байтак вакыт дәвам итә һәм бары тик кенәз Владимир Мономах (1125 елда вафат) заманында гына кыпчакларның активлыгы беразга тукталып тора. Урыс кенәзләре. кыпчакларны үз якларына аударып, үзара сугышканда алардан бик оста файдалана. Кенәзләр улларын кыпчак кызларына өйләндерә, шулай үзара туганлашу, кода-кодагыйлык башланып китә. Шуңа да карамастан төрки кыпчаклар белән урыслар арасында киеренкелек сакланып килә. (Әйтик, 1168, 1182, 1184, 1202, 1205 елларда Киев кенәзләренен кыпчакларга каршы оештырган яулары шул хакта сөйли ) Сугышларның тынмавы дала батырлары кыпчакларның урыс кенәзләрен даими борчып, аларга каршы көтелмәгән һөжүмнәр оештырып торуы белән аңлатыла. Кыпчаклар исә шактый таркау яши. Әле бер, әле икенче кенәз ягына чыгып, күп яуларда катнашалар.
Бу вакыт урыс кенәзләре үзара мөнәсәбәт ачыклау, <■ Киевнең алтын өстәленә-тәхетенә» утыру өчен күп көч куйсалар, шул сәбәпле гаять таркау яшәсәләр, дала уллары кыпчаклар арасында да үзара берләшеп, көч туплап, берәр дәүләт сыманрак нәрсә оештыру турында уйлаучы табылмый. Шуна күрә XI йөз урталарында бик зур гайрәт белән Көнчыгыш Аурупа далаларына бәреп кергән кыпчакларның, уртак бер идея тирәсенә туплана алмыйча, теләсә кем белән сугышып, теләсә кемгә хезмәт итеп, һәр хан үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып яшәүләре аркасында тарихи жегәре-энергетикасы әрәм-шәрәм булып бетә. Дөрес, бу чорда Көнчыгыш Аурупа далаларында төрки массив арта төшә, калыная һәм бу хәл, монгол яулары башланып, Алтын Урда дәүләте төзелгән вакытта уңай роль уйный.
II
1223 елда Көнчыгыш Аурупа далаларына монгол армиясе бәреп керү белән монда яшәгән этнослар өчен зур сынаулар, үзгәрешләр чоры башланып китә Калка елгасындагы беренче сугышта берләштерелгән кыпчак-урыс гаскәре дошманга каршы чыга Ләкин монголлар бу бәрелештә жиңә. Олуг тарихчыбыз Ризаэтдин Фәхретдин фикеренчә, Жучи ханнын (Чыңгыз ханнын улы) Дербенттан (Тимер Капу) килеп чыгуының төп максаты—кыпчак төрекләре белән берлек төзү иде. Ләкин урыс кенәзләренен котыртулары аркасында кыпчаклар белән тау халыклары Жучи хан гаскәренә каршы тордылар һәм, урысларның сугыш мәйданын ташлап качулары сәбәпле, җиңелделәр» (Р Фәхретдин. Алтын Урда ханнары —Казан.—1996. —16 6 ).
Бу чыннан да дөрескә охшый, чөнки монголларның сугыш алдыннан, кыпчакларга кеше җибәреп, без сезнең белән кан-кардәшләр дип, тегеләрне сугышмаска өндәве тарихи чыганакларда теркәлеп калган.
Шул ук елны монгол гаскәре даладан читтәрәк яшәгән Идел Болгариясенә дә кылыч тартып карый, ләкин, бик нык каршылыкка очрап, кыйналып кире борылырга мәжбүр була. Ә инде тагын 13 елдан монголларның бик зур
гаскәре, Ждек елгасын кичеп. Көнчыгыш Аурупадагы дәүләтләрне яуларга керешә. 1236 елда Идел Болгариясе, 1237 дә Рязань. Мәскәү. Владимир кенәзлекләре егыла. Ике елдан соң алтын гөмбәне чиркәүләре белән дан тоткан гүзәл Киев каласы да алар кулына төшә, аннан төрки-монгол гаскәре Галиция. Волынь, Польша, Силезия. Моравия. Венгрия, ә 1244 елда хәтта Вена шәһәре диварларына кадәр барып җитә.
Шушы дәһшәтле яулардан соң 1243 елда үзәге Идел буеның мул үләнле даласында урнашкан Жучи олысы, ягъни Алтын Урда дәүләтенә нигез салына.
Әлеге вакыйгалар турында сүз барганда, без гел «монгол гаскәре», •монгол яулары» дигән гыйбарәләр кулланабыз. Бу урыс тарих фәненә иярү күренеше. Ә бит чынында Көнчыгыштан килгән ифрат зур армиядә монгол элементы шактый аз булган. Гаскәрдә күпчелекне яулар барышында һаман өстәлә торган төрки кавемнәр тәшкил иткән. Шуңа күрә бу яулар турында сүз барганда анда кан-кардәшләребез төркиләрнең ролен гел истә тотарга кирәк. Миңа хәтта бер төрек аркадаштан «монгол яулары» дип язган өчен шелтә дә ишетергә туры килде. Ул. мәсәлән. Алтын Урданы фәкать татар дәүләте дип саный һәм дөрес эшли.
Әлбәттә. Чыңгыз хан империясен монголлар төзегән, ханнары да чыңгызыйлар. ягъни Чыңгыз хан нәселеннән чыккан затлар булган. Әмма төп масса төрки халыклардан торган Дөньяга яна этәргеч биргән, ана «кан алыштырырга» ярдәм иткән бу яуларда төркиләрнең өлеше ифрат зур Моның белән горурлана белергә кирәк. Гомумән. Монгол империясен төзегән Чыңгыз хан феномены. Александр Македонлы (Искәндәр Зөлкарнәйн) һ. б. бөек җиһангирлар эшчәнлеге кебек үк. Галәм. Илаһи Көчләр катнашыннан башка тормышка ашырыла алмас иде. Бу хакта әле фәнни әйләнешкә кермәгән эзотерик (яшерен) чыганакларда шактый ачык кинаяләр бар
Алтын Урданың барлыкка килүе Көнчыгыш Аурупа далаларындагы таркау этносларны да. ничә гасыр буе үзара тарткалашып гомер кичергән утрак халыкларны да бер дәүләт кысаларына туплый. Объектив яктан караганда бу. һичшиксез, алга китеш, тәрәккыят күренеше Әлбәттә, сугышларда күп кан коела, рухани һәм матди байлыклар да күп харап була. Ләкин яңаны төзү, үсешнең яңа баскычына күтәрелү һәрвакыт искене җимерү, аннан баш тарту, инкяр итү юлы белән бара түгелме? Бу бит эволюциянең төп кануны. Н. К. Рерихнын «Держава Света» исемле китабында бу хакта кызыклы фикер бар. «Халыкларның бөек күченеше—очраклы хәл түгел,—дип яза ул.—Даими булып торган дөньякүләм күренешләрдә очраклылык була алмый. Шушы үзенчәлек аркасында халыкларның ин тормышчан куәте, сәләте чыныгу ала Яңа күршеләр белән аралашу аңны киңәйтә, яңа расаларның формасын барлыкка китерә Шуңа күрә тере хәрәкәтчәнлек ул зирәклелек галәмәте булып тора».
Монгол яуларының асыл мәгънәсе нәрсәдә соң9 Мондый сорауга җавап биргәндә, иң элек теге яки бу күренешнең эволюция барышына ни өстәвен ачыкларга кирәктер, шәт. Үзебезгә якын Көнчыгыш Аурупаны күз алдына китерик. Бу вакытта Русь кенәзлекләре ни хәлдә9 Пыр тузынышып сугышып яталар, үсеш тукталган, алга китү онытылган Ә монгол яулары шушы сөрсеп яткан дөньяга хәрәкәт, яңа җилләр алып килә. Алтын Урда составына кереп, урыслар яңача төзелгән дәүләт үрнәген күрәләр; яна хәрби система белән танышалар, яңача идарә итү. салым җыю тәртипләрен үзләштерәләр, элемтә чаралары, шъни тиз арада хәбәрләшү ысулларын ачалар (ям чабу), яна сәүдә юллары барлыкка килә; яна кануннар белән танышалар һ б.. һ. б
Бу яңалыкларны алга китеш, тәрәккыят дип карамыйча мөмкин түгел Рас шулай икән, халыкларның бөек күчешен, олуг яулар, шул исәптән монгол яулары белән Алтын Урда дәүләте төзелүне дә Илаһи Көчләр ярдәме белән башкарылган гамәлләр дип карау дөрес булыр иде. Чөнки Галәм кешелек дөньясының эволюциясен гел кайгыртып тора, әмма кирәксезгә Җир эшләренә кысылмый, барысын да адәми затның үз кулы белән табигый рәвештә башкара Кешеләр моны сизми генә—үзеннән-үзе шулай килеп чыкгы дип уйлый Эзотерик чыганаклар безгә шул хакта сөйли в*
Монгол яуларына кадәр дә Көнчыгыш Аурупа далаларында кыпчак массивының шактый көчәюен, бу кавемнең славяннарның төп көндәшенә әверелүен искәртеп үткән идек Алтын Урда барлыкка килү белән бу далалар, гомумән. Кыпчак даласына әйләнә—тарихка да ул Дәшти Кыпчак исеме белән кереп кала. Шулай итеп, кыпчаклар бирелә төп этнос булып китә, ә аз санлы монголлар бераздан йотылып, тәмам кыпчаклашып бете, ассимиляция кичерә Төркиләр хаким халыкка әверелә. Әлбәттә. Идел Болгариясе дә бу процесстан читтә калмый. Болгарларның «татарлашуы» да шушы вакытта башланган дип исәпләргә нигез бар.
Форсаттан файдаланып, Алтын Урдадагы халыкның «татарлашуы» хакында бер күзәтүем белән уртаклашасым килә. Моңарчы күпме тарихи хезмәтләр укысам ла, әле Үзәк Азия далаларында Чыңгыз хан белән көрәшкән татарларның нинди телдә сөйләшкәнен ап-ачык итеп, өздереп әйткән хезмәт очратканым юк иде. Бәлки туры килмәгәндер. Тик шунысы сәер, тарихчылар да бу мәсьәләне гел әйләнеп узалар. Чыннан да. кайсы телдә сөйләшкән сон ул татарлар? Төрки телдәме, әллә инде монгол яисә башка берәр телләме'1 Ниһаять, «Мирас» журналының 1996 елның 7-8 саннарында басыла башлаган кыйммәтле чыганак—Ибне әл-Әсирнен «Елъязмалар төзү өлкәсендәге камиллек» исемле хезмәтендә моңа күпмедер ачыклык кертелә кебек. Чыганакта сүз Алтын Урданың Жучи улы Бәркә хан заманы турында бара Аңа Мисыр солтаныннан илчеләр килә, аларнын хан тирмәсендә кабул ителүе тасвирлана «Бәркә (хан) тәхеттә утыра, янәшәсендә олы хатыны, арырак 50-60 әмир эскәмиядә утыра Илчеләр патша (Бәркә хан) янына кергәч, ул вәзирләренә хатны укырга кушты. Бәркә (хан) янында булган баш казый хатны тәрҗемә итте һәм исемлекне (нинди исемлек икәне аңлашылмый—С. Ш'.) ханга җибәрде; хатны Бәркә (хан) кешеләренә (тезелешеп утырган әмирләр булса кирәк—С. Ш) төркичә укыдылар. Татарлар моңа куандылар...» (1896.)
Әйтергә кирәк, соңгы жөмләдә бик кыйммәтле мәгълүмат бар. Димәк. Алтын Урда дәүләте төзелгән елларда ук (беренче хан Бату 1255 елда вафат), төрки-татарлар дәүләтне идарә итүдә актив катнашканнар. Илчеләрне кабул иткәндә хан янәшәсендә утырган 50-60 әмирнен күпмесе төрки-татарлардан булгандыр—анысы билгесез, тик Мисыр солтаныннан килгән хатнын алар өчен махсус төркичә тәрҗемә ителеп укылуы һәм татарларның мона куануы игътибарны җәлеп итә. Бу факт Алтын Урданың чынгызый ханнарынын татарларга (асылда төрки-кыпчакларга) таянып идарә итүен бик ачык күрсәтә Шунлыктан дәүләттә кыпчак (татар) теленең тиз арада рәсми телгә әверелеп китүе табигый хәл булган, дип әйтә алабыз.
Шулай итеп. Алтын Урда дәүләтенә кергән барлык төркиләр, кыпчаклык казанында кайнап, ижтимагый-сәяси, икътисади һәм мәдәни яктан бер үзәккә тартылып, көчле дәүләттә уртак тел, мәдәният һәм әдәбият хасил итәләр.
Тере организм, үзгәрүчән система буларак. Алтын Урда дәүләте дә төрле заманнар кичерә. Тик аның ин бөек, иң шөһрәтле һәм гайрәтле чагы, мәмләкәт барлыкка килеп, бер гасыр вакыт узгач, Үзбәк хан (1312—1342) идарәсенең сонгы елларына туры килә. Бу вакытта аның сәяси абруе, җайга салынган тормышы, икътисады, мәдәнияте шундый югарылыкка ирешә ки. күрше дәүләтләр өчен ул өлге-үрнәккә әверелә Нәкъ шушы дәвердә ислам дине чын мәгънәсендә мәмләкәтнең рәсми диненә әйләнә Мөселман дөньясынын төрле тарафларыннан Сарайга дин әһелләре, галим-голяма. шагыйрьләр агыла. Шушы елларда Алтын Урда җирләре аша узган мәшһүр ислам сәяхәтчесе һәм олуг дин белгече Ибне Батутта юлларның иминлеге, дәүләттәге тәртип һәм тынычлык, һәр тукталышта юлчыларны кабул итәргә әзер торган кәрван-сарайлар, ханәкәләр, анда яшәп яткан суфилар, дәрвишләр турында хәйран калып яза. Сәяхәтченең юлда дала тутырып баручы процессия белән очрашуы, соңыннан ачыкланганча, йөзләгән тирмәләр белән хәрәкәт итүче бу халыкнын Үзбәк хан бичәсен озатучылар булып чыгуын белеп, анын бик нык гаҗәпкә калуы гына да ни тора!
Әмма нәкъ Үзбәк хан заманында җайга салынган тормыштан, үзәккә агылып торган байлыктан, мәмләкәт ирешкән абруйдан, һәртөрле дипломатик
уңышлардан тынычланып калу, киләчәкне уйламыйча рәхәткә чумып яшәү, ваемсызлык галәмәтләре дә күренә башлаган булса кирәк. Билгеле хакыйкать— берәр нәрсәгә ирештем дип тынычланып калдыңмы—беттен. Бу инде үсеш тукталды дигән сүз.
Үзбәк хан шулай ук кул астындагы урыс кенәзлекләренә дә бик зур иркенлекләр бирә Мона заманында Р Фәхретдин дә игътибар иткән. Бу ханның эшчәнлегенә бәя биргәндә, тарихчы аның ялгышларына да күрсәтеп үтүне тиеш таба: «Үзбәк хан алдан күреп эш итүчән. гакыллы, галиҗәнап падишаһ булса да, сәяси җәһәттән зур бер ялгышы инкяр ителмәс. Бу ялгыш Мәскәү кенәзлеген куәтләндереп. Урдага каршы киләчәк дошман хәзерләүдән гыйбарәт. Үзбәк хан гамәлдә үз араларында сугышып, кырылышып торган вак кенәзләрне бетереп, бер ноктага җыйды Шул сәбәпле урыслар куәт алып киттеләр*.—дип яза тарихчы. Алай гына да түгел. Үзбәк хан Русия митрополиты Петрга православие дине өчен чикләнмәгән ирекләр бирә, монастырь җирләрен ясак түләүдән азат итә. Бу динне яклап хан тарафыннан бирелгән ярлыкта. Р Фәхретдин әйтүенчә, хәтта кем дә кем христиан динен сүксә, чиркәү, монастырь вә часовняларга тел тидерсә, «ул адәм үтерелер» дигән сүзләр дә булган
«Әлбәтгә. һәр халыкның үз динен, гореф-гадәтләрен тогарга тулы хакы бар. Бу яктан караганда. Алтын Урда дәүләте заманның ин алдынгы, һәр дингә иркенчелек, тигезлек бирелүе белән Аурупа илләреннән аерылып торган. Чит илләрдән килгән кунаклар да моңа игътибар иткәннәр, андагы вөҗдан иреген күреп гаҗәпкә кала торган булганнар, чөнки үз илләрендә бу хакта хыяллана да алмаганнар. Гомумән. Алтын Урдада дингә көчле идеологик корал итеп карау, моны анлау бөтенләй булмаган ахры дип әйтергә туры килә.
Шул ук православие динен алыйк. Әгәр дә ханнар бу диндә мөселман татарга каршы юнәлтелгән идеологик корал күрсәләр, анын урыс халкын берләштерүче, мөселманнарга карата дошманлык тәрбияләүче көчле чара икәнен чамалый алсалар—андый ук иркенлекләр бирмәсләр иде Урыс халкы мескенлектән фәкать үзенең руханилары тырышлыгы белән чыкгы. рухи яктан ныгый барды һәм күпмедер вакыттан сон Сарайга каршы корал күтәрерлек көчкә әверелде Шулай итеп. Алтын Урда үз куенында үсеп җиткәч үзен үк чагачак елан үстерде Шунысы кызык: Үзбәк хан тәхеткә чыгу белән монголлар арасында һаман әле яши биргән буддизмга каршы аяусыз көрәш башлый, үз дәүләтендә анын тамырын корыту өчен күп көч куя. Шуның аркасында өлкәннәре белән каршылыкка да керә Ә менә православие диненә бөтен иркенлекләр дә бирелә. Бу ялгышы киләчәктә дәүләт өчен зур мәшәкатьләр тудырасын башына да китереп карамый
Үзбәк хан белән Жднибәк ханнар заманында Алтын Урда әле яшьнәп яши. ләкин алардан сон тәхеткә чыккан Бирдебәк хан 1359 елда үтерелгәннән соң дәүләттә эчке чуалышлар, низаглар башланып китә 1360—1361 елларда дәүләт икегә аерыла—уң һәм сул канатка. Иделдән көнчыгыштагы җирләр сул канатка керсә, көнбатыштагылары ун канатны тәшкил итә Уртада—Идел елгасы Бер якта гел алышынып торган Сарай ханнары булса, икенче якта. Сарайны кулга төшереп, анда үз ханын утыртырга омтылучы гайрәтле Мамай мирза хәрәкәт итә. Шулай итеп, дәүләттә ватандашлар (дөресрәге, наганны харап итүчеләр!) сугышы башланып китә Ул 20 елга сузыла һәм дәүләтне эчтән җимерүче факторга әверелә Татарның үзара талашуыннан бик оста файдалана белгән Мәскәү кенәзлеге исә шушы елларда матди һәм рухани яктан шактый ныгып кала. Әгәр дә Алтын Урдада бу низаглар, тәхет даулары булмаса. 1380 елда урыслар корал тотып Куликово кырына чыгу түгел, ул хакта уйларга лә жөрьәз итә алмаслар иде. Татар мәмләкәте өчен исә эчке чуалышлар чоры Куликово кыры вакыйгасы белән тәмамлана. Ике дистә елга сузылган башбаштаклык, акылсыз сәясәт татарны шундый хәлгә төшерә Бу— үлчәүнең урыслар ягына авыша башлавын кисәтүче симптом була
Дөрес, бу очракта Куликово сугышында берләштерелгән урыс армиясенә каршы бөтен Анын Урда гаскәре түгел, ә дәүләтнең Мамай мирза кул
астындагы ун канаты гына катнаша. Шуна күрә без. урыс тарихчыларына иярмичә, бу сугышта «Алтын Урда гаскәре тар-мар ителде» дигән фикерне катгый рәвештә кире кагарга тиешбез. Чөнки нәкъ ике елдан (1382) Мәскәү шәһәре Урда татарлары тарафыннан алына һәм олуг кенәз Дмитрий Иванович Донской элекке кебек Сарайга ясак түли башлый.
Ill
Алтын Урда тарихын өйрәнгәндә сәер бер хәл игътибарны җәлеп итә— дәүләтнең сәясәтенә мөселман руханиларының йогынтысы бик зәгыйфь булуын күрәсең. Дин әһелләре ханнар өчен рухани остаз, киңәшче, кыен мәсьәләләрне хәл иткәндә киңәшче дәрәҗәсенә күтәрелә алмаганнар, ахры, дигән фикер туа. Чыганаклардан күзгә ташланган бердәнбер зур вакыйга Үзбәк ханының улы Жанибәк хан заманына карый. 1357 елда Мөхетдин әл- Бәрдагый дигән атаклы бер шәех Сарай шәһәренә килә дә Әзәрбәйҗанда хөкем сөрүче Мәлик Әшрәф өстеннән Жанибәк ханга шикаять бирә, анын халыкны бик нык җәберләве, залимлеге, комсызланып мал җыюын бик тәэсирле итеп сөйләп бирә. Хан мәшһүр шәехнын сүзен игътибарсыз калдырмый, гаскәр туплап, залим хөкемдар өстенә яу чаба. Ике гаскәр Тәһран елгасы буенда очраша, зур сугыш була. Мәлик Әшрәф гаскәре тәмам туздырыла, үзе Жанибәк хан хозурына китереп бастырыла.
Кин күнелле. мәрхәмәтле Жанибәк хан Мәлик Әшрәфне гафу итмәкче булса да. Әзәрбәйҗаннын олуг адәмнәре ханнан аны үтертүен сорыйлар, чөнки «ул сәламәт калса, бу тараф халкына һич рәхәтлек булмас, анын янадан әйләнеп кайтуыннан һәркем куркып яшәр», диләр алар, һәм Мәлик Әшрәф Жанибәк хан әмере белән җәзага тартыла. Дөрес, бу очракта Жанибәк ханның нияте хакыйкатьне торгызу гына булмаган, күрәсең, чөнки кулга төшкән малның гаскәргә бүлеп бирелгәннән калган өлеше 400 дөягә төялә һәм Сарай шәһәренә кайтарыла.
Бу вакыйганы җәелеп язуның сәбәбе аңлашыладыр дип уйлыйм, чөнки Алтын Урда тарихында мондый фактлар бик сирәк очрый. Бу исә дин әһелләренең ханнарга йогынтысы әллә ни зур булмавын күрсәтә.
Ә менә урыс тарихында руханилар, нигездә митрополитлар, яисә үзенен яшәеше, тормыш рәвеше, рухи батырлыклары белән изге дип танылган абруйлы затларның кенәзләргә. соңрак патшаларга да йогынтысы гаять көчле булган Урыста дәүләт сәясәтен идарәче-хаким белән дин әһеле кулга-кул тотынышып алып барган. Мәгълүм ки. дин әһелләре, җәмгыятьнең ин укымышлы катламы буларак, дәүләтнең идеологиясен эшләгәннәр, аны заман таләпләренә җайлаштырып, үзгәртеп торганнар. Шулай итеп, хакимнәргә дәүләтнең яшәү максатларын ачыкларга ярдәм иткәннәр. Әлбәттә, бу традиция урысның үзендә барлыкка килеп, табигый рәвештә үсеп чыккан нәрсә түгел. Ул әзер килеш православие дине, шуна бәйле бай мәдәният белән урысларга Византия (Рум) империясеннән килә, аннан инде җирле шартларга яраклаштырыла. үзгәрешләр кичерә.
Сарай ханнары кул астыннан чыгарга хыялланып яшәгән, хәтта бу юнәлештә инде кайбер адымнар да ясарга җыенган Мәскәү кенәзе Дмитрий Иванович 1380 елның җәй ахырында Мамай мирзага каршы яуга кузгалыр алдыннан, гадәткә кергән йола-традиция буенча, көч-таянычны дин әһелләреннән өмет итә. Куликово сугышы алдыннан алар белән күрешеп, хәер-фатиха алырга ниятли. Тик кем белән очрашырга, кемнән фатиха алырга? Эш шунда ки. моннан ике ел элек. 1378 елда. Мәскәү митрополиты Алексей вафат була, анын урынына яна кеше әле расланып өлгерми, чөнки урыс руханилары арасында митрополит кафедрасы өчен ун елга сузылган тарткалашу башланып китә Бу очракта кемгә мөрәҗәгать итәргә, урыс руханилары арасында кем ин зур абруйга ия дә кем бөтен халык тарафыннан танылган изге зат санала9
Дөресен әйткәндә, олуг кенәз Дмитрий Иванович алдында андый сорау бөтенләй тормый, чөнки ул елларда рәсми куелган митрополиттан башка
изге гамәлләре, тормыш-яшәеше. рухани батырлыклары белән халык тарафыннан танылган бердәнбер асыл зат Сергий Радонежский була. Әйтергә кирәк, гатарда бу руханига карата мөнәсәбәт шактый катлаулы, чөнки урыс халкын Алтын Урда белән жан-фәрман көрәшкә өндәүче, ана көч-куәт биреп горучы. күңелләренә өмет нуры салучы төп фигура да шушы Сергий атакай Радонежский бит. Ләкин бу хәл ана карата тискәре мөнәсәбәт саклар өчен сәбәп була алмый. Ул бит мәгълүм бер заманда, конкрет бер вәзгыятьтә үз халкынын азатлыгы, аның бәйсезлеге өчен көч куйган зат. шуна күрә бүгенге көндә тулы бәйсезлек хакында хыялланучы татарның ана карата кинә саклавы чикләнгәнлек галәмәте булыр иде.
Анын бу вакытта зур абруй казануын тагын бер факт раслый: 1377 елда, вафатына бер ел калган чакта митрополит Алексей, көннән-көн хәлсезләнә баруын исәпкә алып, йола буенча үзе исән чакта урынына кеше билгеләп калырга тели. Шул нияте белән Сергии Радонежскийга мөрәжәгать итә. митрополитлыкны аңа тапшырмакчы була. Тик Сергий атакай моннан баш тарта: «Гафу ит. Владыко, мин яшь чагымда да алтыннан киенмәдем, карт көнемдә дә мохтаҗлыкта яшәргә тиешлемен дип беләм».—дип жавап бирә ул. Ә тагын бер елдан митрополит Алексей вафат була. һәм. әйткәнебезчә, руханилар арасында митрополитлык өчен көрәш башланып китә. Шунысы игътибарга лаек: митрополит булырга теләүчеләрнең һәркайсы көрәш барышында Сергий Радонежскийнын фатихасын алырга тырышалар. Бу исә дин әһелләре арасында анын аерым урын алып торуын, зур абруйга ия булуын күрсәтә
IV
Әйе. Алтын Урда ике канатка аерылып. 20 ел буе үзара сугышлар алып барган, шул сәбәпле татар үз дәүләтен эчтән җимергән, хәлсезләндергән, потенциал дошманы Мәскәү кенәзлегенә көч тупларга ярдәм иткән мәгълүм елларда татарлар арасыннан бу хәлнең дәүләтне һәлакәткә китерәсен аңлаган, төрле низаглардан, үзара көрәшүче фирмалардан өстен торган берәр олуг шәхес үсеп чыкканмы? Үзенен ханнар да колак салырдай саллы сүзе белән ике якны килештергән, сукыр сәясәтнең бөек татар мәмләкәтен нинди авыр хәлгә куячагын күрә белгән, шуны аңларга тырышкан берәр асыл зат булганмы’’ Кистереп әй га алабыз—юк. булмаган андый шәхес Булса, анын исеме тарихта калыр иде. андый затны халык онытмас иле. Бу очракта без чыганаклар сакланмаган дип тә котыла алмыйбыз. Халыкның хәтере дә бар бит әле. Андый шәхесләр чыганакларда гына түгел, халыкнын йөрәгендә яши. риваятьләр, дастаннар булып буыннан-буынга күчә. Әнә бит. Идегәй мирза белән Туктамыш ханның үзара көрәше дастанга әверелгән, гасырлар аша безгә килеп җиткән.
Бу елларда Алтын Урда коточкыч инкыйраз-кризис кичерә, ханнар белән хөкүмәт ваклана, зур деградация кичерә, идеаллар түбән тәгәри Балык башыннан чери дигәндәй, идарәчеләрнең әхлагы түбән булгач, гади халыктан ни көтәргә кала’’ Гомумән, бу кризис, болганышлар чорында илне кайгыртучы олуг шәхеснең мәйданга чыга алмавы—Алтын Урда канаты астына тупланган чуар кавемнәрнең уртак идеалы әле калыплашып җитмәве турында сөйли шикелле Әгәр дә дәүләт тагын илле ел (ике буын) гына тыныч шартларда яшәсә, инде борынлап килгән уртак үзаң, уртак идеал, һичшиксез, ныгып өлгергән булыр иде. (Бу мәсьәләгә язманың азагында киңрәк тукталырбыз.) Урыс дөньясында исә бу елларда бердәм булсак җиңәрбез, үзара талашуларны, әләк белән Сарайга, ханнар хозурына йөрүләрне гукгатып. бер йодрыкка тупланырга кирәк дигән фикер көннән-көн. елдан-ел ныгый бара Мәскәү кенәзләре. аларның таянычы булган урыс руханилары бу фикерне пропагандалаучы төп көчкә әверелә
Татарда исә бу елларда—кая карама томаналык, сәяси сукырлык, рухи деградация. Бөек мәмләкәтнең тарихындагы бу дәвергә Р Фәхретдин лә игътибар иткән, бик нык аптырагач, аңлатыр сүз таба алмагач, «җәнабы Алланың үзенә генә мәгълүм булган сәбәпләр аркасында хөкүмәтләр өстенә

Реклама