Китәсе килми


Туган якларга кайтыр чакларда
Хәтта бер минут көтәсе килми.
Яшьлек тавышыдай авылым каршылый, Мине һич тә ят итәсе килми.
Монда дусларым, монда ишләрем, Дусларсыз юллар үтәсе килми. Әткәй кабере... Әнкәй кабере... Яшьләрем тама, сөртәсе килми.
Сынаусыз-нисез, сагышсыз-моңсыз Матур көннәрнең иртәсе килми. Туган төягем, синдә йөрәгем. Синнән аерылып китәсе килми. Китәсе килми...
Г
Гомер башы—йөзек кашы, Манчылгандай иде нурга. Учак яктым, дуслар таптым Ялкынында җылынырга.
Яннарында янып-шашып, Сихри таңнар аз атмаган. Ни арада үткән алар, Учак кузын көл каплаган.
Артларымда алтынланып Мәңге кайтмас гомер ята. Йөрәк—учак, тик өр генә. Аста утлы күмер ята. Утлы күмер ята икән— Башланмаган гомер ята.
Марат КӘРИМОВ (1930)—шагыйрь, күпсанлы шигырь һәм проза китаплары авторы Башкортстан Язучылар оешмасындагы татар секциясе җитәкчесе Уфада яши
Марат
Каримов
Уйлану
Шигъриятнең урамына Мин дә салдым өемне. Шул өемдә көй көйләдем. Яшьлек биргән көй инде.
Яшьлек җыры—иртәнге җыр. Аны кем соң аңламый.
Ә шулай да иртәнге җыр Кичкелеккә ярамый.
Өй дә хәзер ялтырамый— Куна заман тузаны. Өем туза, гомер уза. Маңгаемда ызаны.
Кояш төшлеккә дә җиткән. Ни дип тулгандым әле? Кичке уйны уйлый-уйлый Җиңне сызгандым әле:
Өемне агартасы. Көемне яңартасы...
Маскарад
Кемгә—ничек
Берәүләргә хаклык түшәм кебек. Түшәм ныклы икән бул тыныч. Җил-яңгыр да сиңа тими үтәр. Бураннар да булмас куркыныч.
Ә берәүгә хаклык идән кебек. Шунда басып йөри һавалы. Шак-шок итә пычрак итекләре. Ул итекләр корыч да1алы...
Бал-маскарад. Күңел ача идек Алай итеп, болай итеп тә. Беребезне беребез танымыйбыз һәркайсыбыз бии битлектә.
Хәзер исә кон дә бал-маскарад. Әнә кара: зәңгәр тартмадан Кемдер безгә елап зарын сөйли. Йөзен битлек белән каплаган.
һәм бандит та битлек киеп алган, Кан калтырый аннан бар тирә. Көпә-көндез ул банклар талый, «Ыһ* та итми кеше үтерә.
Син баһадир омончыларны әйт. Бер бассалар, җирне сыталар.
Куркуданмы, нәрсәдән соң бу хәл? Битлек киеп бандит тоталар.
Мондый б»плек нәрсә! Мәшәюпъссз.
Киясе дә аны саласы.
Гомер буе бездән йөзен яшереп Яши күпме адәм баласы.
Имансызлар: иман. иман, диләр, Вөҗдансызлар безне «фаш итә*. Акылсызлар көн-төн акыл сата. Ә башсызлар үзен баш итә.
Ялган бии хаклык битлегендә. Бу бәйрәм бит аның кулында. Тоташ Рәсәй үкси-үкси елый Бал-маскарад дигән уенда.
Каеннар
Кем әйтә соц каеннарны Сала дип кайгыларга? Ә мни, кара кайгы килсә, Карыймын каеннарга.
.Алар мине чакыралар Үзләре арасына.
Аклыклары дәва икән Йөрәгем ярасына.
Яшел яфраклар: «Яшисе Бар, бар!»—дип юаталар, Кара кайгыны җиңәрлек Миндә көч уяталар.
Кем килгән мәңге кайнарга Бу дөнья мазасында!
Каен булып калсам икән Терелер арасында...
Әтәч кычкырганда язылган шигырь
Әтәч кычкыра авыл читендә, Авыл читендә, иске читәндә.
Тары тапканмы, нәрсә тапкандыр.
Шатландыр, әтәч, барсын шатландыр.
Минем дә гадәт синеке сымак: Әллә нишләп бит түгелмен «тыйнак».
Бер тинем булса,—дуслардан сора,— Гел әтәч булып кычкырып тора.
Гел әтәч булып кычкырып тора— Байлык дигәнем ычкынып тора.
Тапканым уртак, табарым уртак, Киләләр икән—кабарым уртак.
Йөрәгем ачык—җылым да уртак, Йөрәктән чыккан җырым да уртак.
Йөк уртак булгач, һич авыр түгел. Миңа да җиңел, дуска да җиңел.
Шатланам шул хис туса бүтәндә. Кычкыр син, әтәч, кычкыр читәндә!
Булмаган кебек
Әле генә мәхәббәттән Илергән идек кебек. Чыклар ярып, Ай юлыннан Йөгергән идек кебек.
Йөгереп арып, алмагачка Сөялгән идек кебек, Үбешергә тәү кат шунда Өйрәнгән идек кебек.
Иңбашыма башың салып Йоклаган идең кебек. Җир шары да әйләнүдән Туктаган иде кебек.
Ә Ай кызы үзенә чакырып Кулын болгаган кебек. Безнең белән булдымы бу? Аһ, юк, булмаган кебек...

Реклама