Логотип Казан Утлары
Шигърият

Габделвәли бабама


•-яхшы табигатьле. туры сузле hex укымышлы кеше иде- Хакыйкатьне әзлеңдә көчле фикерле булуы- белен аерылып тора иде_«
Ш Мәрҗани
Якты булсын гүрең, җәннәт Була күрсен урының.
Бу дөньядан дәшәм сиңа. Оныгың мин, туруның.
Якын да ара, ерак та.
Әтиемә син ата.
Төнчегеңнең төпчегемен Арада гасыр ята.
Упкын ята! —баласы мин Тәһарәтсез дөньяның. Сихерле бер йокыдан мин Әле яңа уяндым.
Уяндым, тнк айнымадым Башымда томан әле. Күбәләктәй җаннарымның Канатсыз, зәгыйфь мәле. Ныклык эзләп, исемеңне Дога кебек кабатлыйм: ...бине Вәлид, бине Максуд Эл Кәчевн...
Рәфикъ Юныс
Ярабби!
Булмасамчы буш орлыгың. Нәселебез хурлыгы!
Хәзер мин кояш күзендә. Туруның мин. оныгың...
Кортладык
Анда тук-тук, монда тук-тук.
Хәлеңне, тукран, тоям.
Үзем дә бит чиләк-чиләк Җиләк түгел—корт жыям.
Бар да чирле, бар да черек!
Җанда иман йоклады.
Менә шуңа үзебез дә...
Дөньясы да кортлады.
Ак эт
Актыр аның тырнагы да. Актыр борыны да. Акбай. Тик бай түгел. Юктыр Кунар урыны да.
Беркем дәшмәс аны. беркем Әйтмәс: « СөбханаллаI» Нинди кара исем чаба Үзеннән дә алда?
Юкса чирле-бетле түгел. Актыр, юкса, пакьтер. Хет кочакла, хет үп аны, Хет мендәрдә яткыр.
Затлыдыр ул. Холкы гүзәл, һөнәрле дә үзе: Угрылыкны, яманлыкны Бер чакрымнан сизә!
Кызыкканнар! Зур бәягә Кулдан-кулга күчкән. Түрдә булган урын. Ләкин Базары тиз төшкән.
Судьядан да арткан. Мулла Бәддогалап куган.
«Сөттән дә ак» түрә хәтта Үтермәкче булган.
Ак эт барда карак берни Апчыгалмый өйдән.
Ләкин... хәрәм малны өйгә Ул кертми дә икән...
«Тугры хатын» аны төнлә Түфли атып сөргән: Сөяркәсе килгәч, ак эт Разбой салып өргән...
Азгын ир кайткач, кертмәгән Бусагадан ары...
Хәрәмләшкән-алдашканда Өргән күзгә карап...
Эт йөри, эт. Ап-ак йонлы, Ап-ак күңелле ул...
Әй. укучым, сиңа, менә сиңа Кирәк түгелме ул?
г
И мәгънәсез үтә көннәр!
Ай, әрәмгә үтә лә.
Күпме өмет шытым килеш Шиңеп калды түтәлдә.
Күпме хыял кысыр калды! Юк максат һәм юк теләк. Хуҗасы җуйган сәгать күк Текелди тәндә йөрәк.
Хыял тәмен татып ымсынам мин. Татлы төшләр күреп үртәләм. Гөл-чәчәкле, нурлы бу дөньядан Шуып үтте бары күләгәм. Шуып үтте салкын күләгәм.
Бүләк гомер, бердәнбер бу гомер Башланмаган килеш азакта.
Канда тып-тын күпме гайрәт ята, Җанда күпме кайнар наз ята! Җанда әле күпме наз ята.
Тоям төптә тонык гөрелтеләр. Олы язмыш мине көткәндер. Бөредәге «мин»не уятырга Баштан сыйнау. бәлкем, җиткәндер? Чәчтән сыйпау, бәлкем, җиткәндер?
Өлгермәдем, ахры, табылып мин. Өлгермәмен, ахры, кабынып. Дөньягыздан, ахры, китәрмен мин Уянмаган янар тау булып. Янмый калган янар тау булып...