Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЧЫНЛЫК КӨЧЕ


РӘФКАТЬ КӘРАМИГӘ 60 ЯШЬ
езнен татар әдәбияты, бигрәк тә аның проза тармагы һәрвакыт жиргә. чынбарлыкка, реаль тормышка таянуы белән көчле һәм кызыклы булып килде. «Бу нилектән шулай икән?»—дигән сорау куйсак та жавапны бик тиз табарбыз. Чөнки егерменче гасырның ахырларына хәтле татар халкының абсолют күпчелеге авылларда: димәк жирдә. димәк басу- кырлар, урман-болыннар кочагында яшәде. Әдәбиятка килгән иҗатчылар үзләре дә әнә шундый кешеләр мөхитеннән иде—кендекләре жирга береккән кешеләр дөньясыннан.
Бераз сонрак әдәбиятта мондый каләм әһелләрен түбәнсетергә теләүчеләр дә күренеп алды. Бигрәк тә урыс әдәбиятында Е. Евтушенко буынындагы кайбер «шәһәр егетләре» каләмдәшләре В Шукшин. В Распутин. В Астафьев. Ф Абрамов. В. Белов шикелле авылдан чыккан әдипләрдән шактый сизелерлек итеп көләргә маташтылар, аларны хәтта әдәби иҗаттан ук биздерергә теләделәр. Әмма... Әмма тормыш дәвам итте. Ул арада әлеге әдипләр буыны дөнья рухиятенә «Яшә һәм онытма!» (В. Распутин). «Патша-балык» (В. Астафьев). «Ак пароход» һәм «Яр буйлап чабучы ала эт» (Ч. Айтматов) кебек бөек проза әсәрләрен бирде. Җитмешенче елларда телгә кергән Латин Америкасы прозасына хәтле иң башта элеккеге Советлар Союзы халыклары
(урыс, украин, казакъ, литва, молдаван) прозасы бөтен дөньяны шаулатты. Нәкъ әнә шул елларда безнең татар әдәбиятында да Әмирхан Еникинең. Нурихан Фәттахның. Аяз Гыйләжевнен фәлсәфи һәм эстетик яктан әлеге әсәрләргә һич тә бирешмәстәй ижат җимешләре булды. Әмма ни кызганыч: безнен автономия кысалары биргән матди һәм социаль мөмкинлекләр ул әсәрләрне урыс теленә һәм анын аша бүтән телләргә тиешле дәрәжәдә сәнгатьле итеп тәржемә кылдыра алмады.
Танылган прозаик, күпсанлы китаплар авторы Рәфкать Кэрами ижаты турында уйланганда күңелдән иң элек әнә шундый фикерләр узды. Чыннан да. тормыш, яшәеш көчен—ул китереп чыгара торган исәпсез-сансыз һәм кабатлангысыз мәгънәләрне башка бер генә чыганактан да алып, табып булмый бит ул!
Ә менә хәзер без сүз йөртә торган Рәфкать Кәрами дигән авторыбыз иҗатка килгәнче иң башта «тормыш университетларның узган: ул тәҗрибә туплаган, акыл жыйган. үзенең эчке дөньясын баеткан. Әнә шуннан сон инде алтмышынчы еллар ахырында «Дүрт кешелек каюта». «Кичке уйлар» кебек әсәрләр барлыкка килә.
«Теплоход хәзер кузгалып китәчәк.
Туристлар, телефон чыбыкларына кунаклаган кошлар кебек, өч палубага да тезелгәннәр иде. Ә озатучылар басма каршында шаулашалар, причалда, яр өстендә кулъяулык болгыйлар, эшләпә, фуражкалар күтәрелә...
Күзне чагылдырып яр буенда көчле утлар кабынды. Гудок тавышына дәртле музыка кушылды һәм теплоход әкрен генә причалдан аерыла башлады. » Кызыклы, ымсындыргыч исем куелган «Дүрт кешелек каюта» әсәрен әнә шулай башлап китә Р Кәрами. Аннары инде без бу повестьның
Б
каһарманнары белән танышабыз: автор аларнын төгәл, истә кала торган портретларын бирә, җайлы гына иттереп сөйләштереп җибәрә. Алар теплоход белән Әстерханга хәтле барып ял итәргә уйлаганнар икән... Бусы үз чиратында тагын безнен күңелләрне иләсләндерә. дәртләндерә. Кыскасы, повестьның агымы укучыны табигый һәм эзлекле төстә үзенә ияртеп алып кереп китә. Ятим үскән кыз Клараның язмышы безнен алда бөтен фаҗигасе һәм катлаулылыгы белән, башка персонажлар тормышына бик табигый рәвештә уралган хәлдә ачылып бара. Һәм. әлбәттә. Ктара белән Жәүдәт арасындагы мәхәббәт дулкыннары әсәрнең үзәк агымын, төп стихиясен тәшкил итә
«Кичке уйлар»... Моннан 30 ел элек язылган һәм басылып чыккан бу повесть бүген дә Рәфкать Кәраминен ин житди. иң тирән эчтәлекле әсәрләреннән берсе дип саналырга хаклы. Әсәр Шакир исемле авыл абзыеның кичен өйалды баскычында уйга чумып утыруы белән башланып китә. Ни өчен һәм нинди уйга талган соң Шакир9
Сугыштан соңгы авылда туып үсеп, ярлылыктан тәмам туйган Шакир бераз өс-баш юнәтү, акча эшләү нияте белән шахтага чыгып китә. Шактый еллар тир түккәч ул үз хыялына ирешә дә: бай егет кыяфәтендә туган авылына кайта, исәбе—ин матур кызга өйләнү Галия әнә шулай итеп анын хатыны була, ләкин Галиянең әнисе читкә җибәрмәгәч алар авылда калалар һәм бергәләп дөнья көтә башлыйлар. Ләкин инде Шакирның борынына зур акча исе кергән, ул уй-ниятнен дә иң эресен генә кора авылда беренче булып «Волга» машинасы кирәк аңа! Шул максат белән жан-фәрман тырышу, дөнья куу башлана һәм, әлбәттә. Галиягә дә инде бүтән ял тими Хастаханәдән кайткач авыр эш эшләү сәбәпле ул өзлегә дә. балаларын ятим, ирен тол калдырып үлеп үк китә...
Шакир хәзер менә шулар өчен кайгырып, борчылып утыра.
Аңлашыладыр—язучы үзенең әйтергә теләгән фикерен бик тә оста китереп чыгара. Шакир да. Галия дә безнең күз алдында тулы канлы образ булып яшиләр. Әсәрдә Шакирның холык-табигатен ачучы төгәл детальләр байтак кына, әмма берсе аеруча истә калган. Бәләкәй вакытта бала-чага акча юнәтү өчен сөяк җыеп тапшыра бит Әнә шул чагында әсәр герое Шакир сөяк табу өчен хәтта үләт базына да барудан чирканмый! Менә шушы факт әсәрне уку барышында хәтергә нык сенеп кала һәм алга таба Шакир акча эшләү максаты белән үзе дә ныграк тырышкан. Галияне дә күбрәк изә барган саен әлеге фактның мәгънәсе дә һаман тирәнрәк булып ачыла бара. Хәтта символик эчтәлек ала сыман ул Акча эшләү өчен үләт базы янында йөрү Шакирның тулаем тормыш мәгънәсен билгели шикелле.
Ә аннары язучының «Капитан Хәкимов» повесте дөнья күрде (1974) Бу әсәр нәкъ менә шул елны аерым китап булып басылды һәм мин аны армиядән ялга кайткан вакытымда сатып га алган идем Ерак Көнчыгышка үзем белән бергә алып китеп Совет Армиясе турында! ы бу повестьны шул хезмәттәге бер офицер буларак укып чыктым һәм бик тә әйбәт фикердә калдым Р. Кәраминен армияне дә. шул як табигатен дә белеп язуы, әсәрнең сюжетын мавыктыргыч һәм эчтәлекле итеп коруы, китапта әллә нинди зур фәлсәфәләр хакында акыл сатмыйча—армияне авыр һәм четерекле эш. ирләрнең ирлеген сыный торган вазыйфа буларак ачуы ошады
Менә хәзер әлеге повесть язылганга ла утыз еллап вакыт узды. Рәсәй армиясе үзе дә халыкны, илне саклаучы көч булудан бигрәк куркыныч, явыз бер нәрсәгә әверелде. Ана хәзер инде яшыәрнен барасы да килми.
Менә шушындый шартларда, армиягә карата халыкта шундый начар караш, мөнәсәбәт булганда мондый әсәрләр ничек кабул ителә икән сон дип «Капитан Хәкимов» повестен инде әллә ничәнче мәртәбә яңадан күздән кичердем Юк. барыбер укыла, барыбер мавыктыра бу әсәр' Ни өчен шулай’’ Чөнки анда чын тормыш белән яшәүче чын кешеләр, безне ышандыра торган персонажлар һәм вакыйгалар бар Анда армия чынбарлыгы. аның искерми юрган асылы, нигезе дөрес чагылдырыла.
Соңгы елларда (1995) әдип безне «Каргышлы этаплар» исемле романы
белән дә сөендерде. Әсәр гап-гади бер авылда яшәп ятучы Мотаһир исемле кешенен шәхес культы елларында кичергән фажигасен тасвирлый. Ләкин илдә нинди генә кырыс еллар булмасын, кешеләр үзләрендәге сөю-сөелү хисләреннән дә мәхрүм кала алмыйдыр күрәсең, шуна күрә бу романның тәүге битләре дә авыл тормышының жанга тынычлык, рәхәтлек бирүче күренешләреннән башланып китә. «Уртага яткан өч яшьлек Әгъдәсне уятмаска тырышып. Мотаһир шыпырт кына хатынына дәште:
—Мөсәмирә, торасынмы әле?!
Хатыны уяу икән Ак яулык бәйләгән башын чак кына калкытып иренә яратып карады
—Торыйммы соң?»
Әйе. менә шушы күренештән үк аңлашылып торганча. Рәфкать Кәрами кешеләр яшәешендәге ин мөһим, иң кадерле рухи-әхлакый хәзинәләрне үз әсәрләрендә тәэсирле итеп, истә калырдай итеп сурәтләп, күрсәтеп бирә белә.. Беркемне дә җәберсетмичә тыныч кына яшәп яткан менә шушы эчкерсез кешеләр дөньясына һич тә көтмәгәндә бәла килеп керә Үз авылларында яшәп яткан бер хөсет адәм «чагуы» буенча Мотаһирны кулга алалар Ә чын сәбәбе мондый. Мотаһир—гадел кеше—колхозның ревкомиссия рәисе икән дә. ул кайсыбер житәкчеләргә урлашырга комачаулый икән!
Язучы игътибар иткән вакыйгаларның күбесе элекке чор тормышыннан алынса да. алар бүгенге көн өчен дә бик актуаль мәгънәгә ия. Бүгенге көн Мотаһирлары да төрле-төрле оешмаларда хәзерге җитәкчеләрнең караклыгына каршы көрәшеп яталар түгелме сон91
Романның төп каһарманы Мотаһир язмышыннан килеп чыгып хәзерге еллар яшәешенә килеп ялгана торган мондый фикерләр, нәтижәләр. әлбәттә, әсәрнең бәһасен дә күтәрә, тәэсир көчен дә арттыра, эчтәлеген дә киңәйтә.
Бу роман уңаеннан автор файдасына тагын шуны әйтмичә үтү мөмкин түгел: ул шомлы утызынчы еллар тормышын бик тә нык өйрәнгән Китапны укып барганда чынлыгына шик туардай яисә ышандырмастай эш-гамәлләр күренми. Ә менә психологик яктан нечкә тотып алынган һәм шул чор тормышының, шул чор кешесенең эчке халәтен төгәл, тирән ачып бирүче ситуацияләр күп Шулардан берсе: Мотаһир төрмә капкасы төбендә сәгатьләр буе таптанып үзен төрмәгә алып кереп китүләрен көтеп йөри Ул болай дип уйлый -Аны барыбер эзләп табачаклар Ул жир читенә китеп олага алмый бит. китсә дә килгән юлына кире төшәр—өенә кайтыр. Тагын борчу, тагын шул ук каталажка, этап Монысыннан да яманрак булыр...»
Әйе. болар—тәмам куркытылган кешенең уйлары Империядә яшәгән һәркемне биләгән, богаулаган тойгылар алар. Ләкин әсәрне укыганда без нәкъ менә татар кешесенә хас булган сыйфатларны да байтак табабыз. Димәк, язучы Р Кәрами үз каһарманнарының милли һәм индивидуаль үзенчәлекләрен дә ача алган дигән сүз бу
Романдагы икенче мөһим персонаж—Мөсәмирә, тоткын Мотаһирның кечкенә малае белән, житмәсә әле тагын бер бала табарга жыенып. авырлы килеш авылда калган хатыны. Аның образын иҗат итүгә язучы бөтен күңел жылысын салган, илһамын тулы көченә эшкә жиккән Нәтижәдә Мөсәмирә укучы күңелендә кала торган, үзенчәлекле образ булып чыккан Ирен кулга алып, өйдән алып чыгып китеп барганда Мөсәмирә әйткән сүзләр дә кызыклы:
—Мотаһир, чәй өлгерде бит!
Гади авыл хатынының үзенә иң авыр вакытта әйткән әлеге сүзләренә әсәрдә автор мондый аңлатма бирә: «Кияүгә чыкканнан алып, кара гүргә кергәнчә гомерен ихатада кош-корт тирәсендә, кече якта аш-су белән әвәрә килеп үткәрүче татар хатыннарының ин кирәкле һәм урынлы дип санаган сүзе иде бу. Чөнки беркем дә аштан олы була алмый: мулламы ул, колхоз яисә авыл советы рәисеме. Казаннан яисә районнан килгән түрәме, туган- тумача яки бала-чагамы, хәтта наган таккан милиционер да...»
Романның ахыры болай төгәлләнә: «Мотаһир онытылып укып утыра. Ләкин шулчак кемдер кинәт ишек шакый калса. Мотаһир сискәнеп китә.
чөнки тагын аны алып китәргә килгәннәрдер төсле тоела...» Әйе. әсәр каһарманы Мотаһир бүген дә. безнен көннәрдә дә куркып яши. Авторнын үз әсәрен әнә шулай—укучыны тынычландырмыйча, бөтен кайгыларны юлдан алып ташламыйча тәмамлавы да уңышлы. Чөнки безнең елларда да бу әсәрдәге «наган таккан милиционер» шикелле адәмнәр көчәеп, хәтта үтә көчәеп бара. Ил буенча хакимияткә дә шовинистик һәм фашистик көчләр ыргыла. Мотаһирда булган курку безнен чор кешеләрендә дә юк дип әйтеп булмый.
Әйе. алтмышынчы елларда әдәби ижат белән шөгыльләнә башлаган Рәфкать Карами татар укучысы яратып кабул иткән байтак әсәрләр язды: ике романы белән күп санлы хикәяләрне исәпләмичә бары тик повестьларны гына алсак та—алары гына да дистәгә якынлаша һәммәсе дә онытылып, мавыгып укый торган әсәрләр!
Әле бит тагын шунысын да онытырга ярамый, боларнын барысы да эштән аерылмыйча, нинди дә булса җаваплы эштә эшләгән килеш—кичләрен һәм төннәрен ял хисабына язылган әсәрләр.
Эш дигәннән, безнең татар әдипләренең эштән бәхетләре бар инде аларнын! Әнә бит Рәфкать Кэрами да үзенең алтмыш еллык гомерендә нинди генә вазыЙфалар башкармаган.
Сарман төбәгенең Рангазар авылында туган егет авылда җидееллык мәктәпне тәмамлагач башта Алабуга мәдәният техникумында укый, аннары Сарман мәдәният йортында баянчы булып. Түбән Әхмәт авылында клуб мөдире булып эшли. Шуннан инде Әлмәт яклары: гади эшче, рәссам, электрик һәм машинист ярдәмчесе.. Ә аннан сон өч ел буена Хәрби диңгез флоты... 1964—1977 елларда Р Кэрами Казан органик синтез заводын коруда катнаша—башта электрик, ә соңыннан «Казаньхимстрой» трестынын төзү идарәсендә профком рәисе була. Шул ук елларда ул хезмәтеннән аерылмыйча Казан дәүләт университетының тарих бүлеген тәмамлый. 1977-1979 елларда Р Кәрами Мәскәүдә СССР Язучылар берлегенең Югары әдәби курсларында укый. Ә инде 1979-1993 елларда ул Татарстан Язучылар берлегенең матур әдәбияты пропагандалау бюросын җитәкли, 1994 елда исә Татар интеллектуаль милек агентлыгын оештырып җибәрә һәм анын беренче директоры була.
Әйе, Рәфкать Кәрами бүгенге көндә татар прозасын төпкә җигелеп һәм ихлас көчен салып, илһамын биреп тартучы әдипләрдән санала. Ана укучылар гына түгел каләмдәшләре дә зур ышаныч күрсәтә—ул инде менә күп еллар буена Татарстан Язучылар берлегенең идарә әгъзасы булып сайлана. 1989 елда «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды, ә инде 1999 елда Рәфкать Кәрамигә «Каргышлы этаплар» романы өчен Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге премиясе бирелде.
Тынгысыз жанлы. ихлас күнелле, һәр мәсьәләдә принципиаль карашлы шушы каләмдәшебезгә бу айда 60 яшь тула. Аны олы бәйрәме белән кайнар котлыйбыз, яналан-яна иҗади уңышлар һәм ныклы сәламәтлек телибез!