Логотип Казан Утлары
Повесть

БӨРКЕТЛЕ БАГАНАЛАР


КАЗАКЪ ДАЛАЛАРЫНДА
1956 елның ноябре иде.
Күкчәтау казакъ драма театры бинасында беренче чирәм уңышын урып-ж.ыю буенча жинүчеләрнс бүләкләү тантанасы бара
Бүләкләрне партия өлкә комитетының Беренче Секретаре Ждлкын Ждксылыков, мөнбәр артыннан торып, үзе тапшыра.
Әле генә Сәдитләрнен «Мәмләкәт» совхозыннан Кривошапка дигән комбайнчы күкрә!снә Хезмәт Кызыл Байрагы орденын кададылар
Сәдит әле шул вакыйгадан һушын жыя алмый утыра.
Менә тантаналы җыелышның рәисе чираттагы бүләкләнүченең исемен атады:
—Сәхнәгә беренче унышны югалтусыз җыеп алу өчен барган социалистик ярышта җиңеп чыккан һәм һм барлык өлкә буенча беренче урынны яулаган һәм һм -Алып баручы, кәгазен укый алмагандай. «һәм»не •һм-һм»га әверелдереп, телендә тәмләп, янадан төртелеп торды — хезмәт уңышлары өчен «Хөрмәт билгесе» ордены белән бүләклән!ән «Мәмләкәт» совхозы комбайнеры Сәдит Гәбдерәүф улы Гатиятуллин чакырыла'
Монда, кичә генә компартия ихтыяры белән иксез-чиксез казакъ даласына җыйналган йөзләгән милләт балалары, ниндидер Сәдитнен ниндидер атасы Гәбдерәүф. атасының ниндидер бабасы Гатиятуллаларны түгел, Сәдитнен үзен дә белмәгән һәм белергә дә ашкынып бармаган, в*
аннан гайре, яхшы оештырылуыннан ук ясалмалык бөркелеп торган бу тантанадан шактый арый, талчыга төшкән зал гадәттәгечә иренеп кенә кул чабарга тотынды.
Арткы рәтләрнең берсендә утырган Сәдит, күрер күзгә егерме биш- утыз яшьләр өстендәге ир. башкалар шикелле ут капкан сыман кыбырсымый, ашыкмыйча урыныннан күтәрелде һәм өстендәге соргылт пинжәген тәртипкә китерергә теләгәндәй, аннан-моннан тарткалап, сыйпап-сыйпаштыра салып, келәм буйлап президиумга таба юнәлде. Атламнары аның вак. әмма ышанычлы, бераз артка чөелгән йөзендә киләчәккә ышаныч, өмет һәм ихтыяр көче сизелеп тора иде. Аның «сәтсиәлистик ярыш йомгакларына» мотлак ашыкмавы Беренченең ачуын китереп куйды. Авыз суын корытып, күпме кешегә таратасы бар мондый бүләкләрне, ә ул. кара син аны. җәйләүдәге нәсел тәкәсе сыман, ничегрәк кенә текә басып килә ята!. Ленин орденлы халык акыны, туксан тугыз яшьлек Җамбыл бабай Җабаев' та үзен болай иркен тотмаган мондый мәртәбәле залларда!..
Ул якынлашып килгән механизаторны карашы белән җиз иләктән или, ниндидер, үзе генә белгән нурлар белән тикшерә, үтәли үтә иде. Беренченең йөз җепселләре кинәт тартышып куйды. Ул. таныгандай булып, үткер карашы белән яңадан Гатиятуллинга кадалды. «Шул түгелме бу?— дип уйлап алды ул.—Бункеры өстенә бишек элеп, ашлык өемнәре белән басуны тутырган нугай1 2 малае түгелме соң бу?»
Гүя аның алдыннан ялкынланып яна-яна агарган кояш үзе тәгәрәп килә иде. Бер карады—ул кайнардан пеште. Икенче карады—ул салкыннан өшеде. Аннан көтмәгәндә генә елмаеп куйды. -Нугай малае» әле һаман килеп җитә алмый иде, әтнәке.
Аны тизрәк тартып китертергә теләгәндәй. Беренче үзе дә сизмәстән кул чаба башлады һәм алкышлаудан әле генә туктаган, бу пошмас бүләкләнүченең ниһаять сәхнәгә күтәрелүен көткән залны артыннан ияртеп алып китеп, яңадан кул чаптырырга, дәррәүдән алкышлатырга тотынды. Менә ул килеп җитеп килә... Менә ул килеп тә җитте. Әйе. шул. Нәкъ үзе. Кыска, туп шикелле җыйнак буй-сын. Үзе ашыгып бармаса да, дәрте- дәрманы ташып торган, хәрәкәтчән тән-бәдән. Иген басуы кебек киң. якты маңгай. Кояшта янып, кызгылт кавын төсенә кергән йөз. һәм. шунын капма-каршысы: җиткән арыш сабагы сыман аксыл-сары чәчләр учмасы. «Бу кеше җәй буе баш киемен салмаган, күрәсең,—дип уйлап куйды Беренче —Моның чәчләре быел җәйге кояш белән бөтенләй танышып та өлгермәгән.. •• Гомерендә меңләгән «социалистик ярыш» алдынгыларын күргән-белгән Беренченең бу кешене истә калдыруының, онытмавының үз сәбәбе бар шул. Ярар, анысы хакында, әгәр насыйп итсә, соңыннан искә алырлар. Хәзергә партия гозерен үтәгез, иптәш Җаксылыков.
Беренче үзе басып торган мөнбәр артыннан чыкты һәм Сәдит Гатиятуллинны кысып кочаклады, аннан, тәртип кушканча, орденны кечкенә каптан чыгарып, пинжәк якасына беркетә башлады. Бүләкләнү-ченең күзенә карап, ата-бабаларының нинди нәселдән булуын аныклау, зал каршында озаклап гәп куертып тору регламентта бөтенләй каралмаган каралуын. Әмма бу юлы Җаксылыков үзен регламент белән чикләп, бу бурычтан котыла алмады. Гатиятуллинга орденның таныклыгын һәм буш кабын тапшырып, кулын кысканда аларнын карашлары очрашты. Комбайнчының җете зәнгәр күзләре ниндидер боз биләү эчендә яна. ана ниндидер бер куркыныч белән янап ялкынлана, бәгьрен бораулый иде... «Зәнгәр күзле нугайлар, гадәттә, аксөяк нәселле, тирән тамырлы, кабилиятле нугайлар була торган иде.—дип уйлап алды ул.—Ә бу туескан3 карашы белән мине ашап бара, әтнәке. Вагаймаганнармы?»
'Җамбыл Җабаев (1846—1945)—казакъ халык акыны. Сталин премиясе лауреаты (1941).
2 Нугай—Урта Азия халыклар Идел буе татарларын үзара нугай диләр.
’Туескан (казакъ)—туган, энекәш.
Көткәне озак көттермәде.
Комбайнчы еларга житеп авызын чалшайтты, Жаксылыковнын кулын үз кулынын мамырлы ыргагы белән эләктереп кысып, пышылдады:
—Ниг—гә?! Пач-чам-му?!!!
«Вагайганнар икән». Секретарь бер нәрсәне аңламады һәм берүк вакытта күп нәрсәне анлады да кебек Ин мөһиме, ана бу «Ниг-гә? Пач- чам-му» дигән сүзләрне зал гына түгел. СССР компартиясенең беренче секретаре иптәш Хрущев үзе. Казакъстан компартиясенең беренче секретаре иптәш Брежнев үзе. Казакъстан Министрлар Советы рәисе Димәш әкә— Динмөхәммәд Әхмәд угылы Кунаев үзе. алар гынамы. Жир шарынын барлык коммунистик һәм эшчеләр хәрәкәте житәкчелеге. дөньянын барлык прогрессив жәмәгатьчелеге ишеткән кебек тоелды.
Берничә секундка гына югалып калган Беренче үзен күлга алды: -Тс-с!..
Комбайнчы жегет ана бертуган энесе сыман өзеп, яшьтән дымлы күзләре өздереп карый иде.
Җаксылыков үткер карашы белән тирә-ягын чумырып алды
Аларга барлык кешеләр аңлаган-белгән һәм мотлак анларга-белергә тиеш булган рәсми, милләт-ара дәүләт телендә сөйләшергә ярамый иде. Бу телдә аларны мөнбәрләр генә түгел, диварлар да тыңлыйлар иде шул. Аларга шул мизгелдә онытылып барган телләре ярдәмгә килде. Алар, беркем дә аңламасын дигәндәй, татар һәм казакъның уртак гомумтөркиендә ике- өч кенә кәлимә сөйләшеп алды:
—Бавырым, ол сезбе?.. Ә-ә-бү-га-лис!.. Бункердагы бисек Кечкентәй бала Кырык градус кояш Ол сезбе?
— Мин. иптәш секретарь!—диде тыны куырылган Сәдит — Мин булмыйча!.. Кем булсын тагын9!..
—Өзелестә1 яныма килче! Жду!
Ялкыннарга чорналган Сәдит гүя үзе артыннан бар дөньяны да яндырып урынына төшеп утырды. Орден таныклыгын эчке күкрәк, анын кызыл катыргы кабын исә аскы кесәсенә салганнан сон. үз горурлыгын башкаларга сиздермичә генә, кулын сул як түшеннән шудырды Орден урында иде Металл салкыны аны өшетеп алгандай булды
Сәдит әле үткән жәйдә генә булган, әмма көтелмәгәндә генә менә бу. ана хәзер бер караганда сөенеч, икенче караганда көенеч булып күренгән, инде геләсән-теләмәсән дә тарихка әйләнгән вакыйгалар өермәсенә чумды
... Алар оештыра башлаган яна «Мәмләкәт» совхозының җирләре чынлап та иксез-чиксез иде. Татарстанның Сарман якларыңда туып-үскән Сәдитнең бу кадәр киң һәм иркен яланнарны күргәне юк иде. Мондагы бер совхоз җирләре бөтен Сарман районы җирләренә тора Әгәр үзен җитәкчеләрен һәм синен бункердан иген ташучы шоферларын белән килешеп, басуны кишәрлекләп-бүлеп алмасан. загоннын бер башыннан икенче башына бер тәүлек эчендә дә барып җитә алмассын кебек Яратмый Сәдит мондый торгын моңсулыкны Нәкъ әнә шул казакъ акыны Ждмбул Җабаев айтыс'лары кебек инде Башы да. Азагы да юк. Нәрсә күренә, шунын хакында җырлыйсын да җырлыйсын Жырлыи-жырлыи. барасын да барасын Әмма да ләкин анын нәселе, каныннан килгән кешелек табигате. Сарман. Минзәлә тарафлары ндагыча. борылышларны, манзараларның янарын торуын ярата Нишләп шулайдыр инде ул тагын?
Совхозга быел кыш. дөресрәге, ыжгыр февраль суыкларында килеп урнаштылар әле алар. Яшь база белән Кеше ышанмаслык нәрсә инде бу Имеш, язгы чәчү башлануга өлгерәләр Бераз гына соңласалар да. харап булалар, югыйсә. Аны авыз тутырып «урнашу» дип тә булмый инде югыйсә Бер сүз белән. Теләнче Тамак комсомолы биргән путевка буенча инде, ташка үлчим инде ул мондый «урнашу» дигән нәрсә. Әй. тора-бара барысы да булыр әле. Түзәргә кирәк Германиядә танкист булып хезмәт иткән һәм
'Өзелес (казакъ)— тәнәфес
Айгыс (казакъ)—акыннар ярышы, әйтеш
шулай итеп, көтмәгәндә, механизатор һөнәренә ия булган егеткә туган Теләнче Тамакларында трактор да. комбайн да бирмәделәр Бер карасаң, үпкәләргә дә урыны юк инде. Анда инде, ходаем, күптән түгел генә өч авылны берләштереп эреләтелгән колхозда, ике трактор. Бер кәлүсний У— 2 һәм НАТИ аламасы тагын. Бер комбайн. «Сталинец—4». Алары да иске, төртсән. таралырга тора... Әмма шундый сирәк һөнәре булган ир-егетнең төрле эшләрдә, труттинле Нуреттин сыман, кәгазьдәге таяк хакына бушка йөрисе, алданасы килмәде. Җитмәсә. гаиләләре дә ишле. Җитмәсә. өйләнеп тә ташлады Җитмәсә, балалары да булып куйды бит әле. Беренчеләре. Рәмзияләре. Казакъстан якларында чирәм җирләр турында шау-шу купкач. Сәдит ике дә уйлап тормады—нибары яше тулып маташкан кызы белән хатынын «култыгына кыстырды» да чыкты да тайды менә шушы тарафларга. Хуш. Теләнче Тамак! Син теләнеп яшәсәң дә. без теләнмәбез. Алла боерса!
Бөтен ил шашты бит ул көннәрдә. Урамнардагы барлык радиобага- налар «Чирәм җир! Чирәм жир!» дип бакырды, һәр яшь йөрәкнең таза тешләренә шул көннәрдә чыккан атаклы җыр эленде. Аңлар-анламас булса да, Сәдит белән Шәфыйка да җырлады ул җырны:
Едут новоселы
По земле целинной.
Песня молодая Далеко звучит.
Ой ты. зима морозная.
Ой ты. земля целинная!
Скоро ли я увижу
Свою любимую в степном краю..
Әйе. Аллага шөкер. Җан сөйгәннәрен көтеп ятмады Сәдит далада, урыннарыннан кубарды да. үзе белән бергә өстерәде дә алып килде. Тормыш җиңелдән булмаса да. теләнеп яшәмиләр. Килүләренә нибары сигез ай— өс-башларын энәсеннән җебенә кадәр бөтәйттеләр.Үзенә яп-яңа комбайн эләктерде. «Сталинец-6> Монда үз йөрешле комбайннар да күренгәли инде. Әгәр монда ошамый башласа, җитәкчеләр үзләренең «Яшәргә почмак та бирәбез» дигән вәгъдәләрендә тормасалар. ул совхозның берәр үзйөрешле комбайнын чәлдерәчәк тә. Теләнче Тамакка таячак! Шәфыйкасын. Рәмзиясен, тапкан бар «җиһазын» төиячәк тә качачак! Фью-фью! Ул мондый чакларда сызгырып та җибәрә. Әйе. киләсе сезонда үз йөрешлегә күчәргә хыяллана әле ул. Бар. Теләнче Тамакта күреп кара син мондый яна техниканы!..
Менә «Бирәсе килгән колына чыгарып куяр юлына» дигәндәй, көтмәгәндә генә бу орден кисәге дә килеп кунды әле аның җылы учына. Орден турында уйлаганда аның күзенә ачы яшь типченә. Шатлык катыш гарьлектән ул, әлбәттә.
Быел, әле оешып кына ятсалар да. «Мәмләкәт»ләрнен. кем әйтмешли. бүресе улады. Чирәм җирләрдән беренче уныш алынды һәм нинди генә уныш әле! Теләнче Тамакта елның елында ин зур уңыш гектарына ун центнердан артмагандыр. Ә монда? Монда, егетләр. Җир Ана гүяки миллион еллар буе безне генә көтеп яткан. Әйе. җирдә миллион еллар буе тупланып килгән аш һәм татлы тоз чирәмнең беренче елында ук гектарыннан, ышанасызмы, кырыгар-иллешәр центнер уныш бирде Күрелгән нәрсәме бу?! Киләсе елларда ничегрәк булыр, анысын Алла бабай гына белә, әмма быел игеннәр ишелепләр. котырыплар үсте. Совет Армиясенең ярты техникасы иген җыйнарга, ярты брезенты урылган игеннәрне явымнардан капларга китте. Куярга урын калмагач, кешеләрнең ишек аллары, ихаталарына, ат һәм сыер абзарларына, мәктәп, клуб идәннәренә бушаталар иде. Мондый уңыш Америкада да булмагандыр. Башак буйга бер карыш, ингә—имән бармак кебек юан, бөртек үзе төш кебек эре. саллы һәм эчтән яктыртылып якты иде. Кайчакта. эштән арып, бераз күзне, билне һәм тез буыннарын язылдырырга дип җиргә төшкән чакларда. Сәдит куанычын
кая куярга белмичә, берничә башакны өерелтеп. уч.ма итеп өзеп ала һәм кояшка күрсәтә—югарыда вакыты-вакыты белән кырык, ә бәлки вакыты белән илле дәрәҗәгә дә житеп кыздырган кояш нурларында башаклар шәмдәлләр кебек эчтән яктыра Бер карасан. алар Мәскәүнен киножурналларда. сурәтләрдә сурәтләнгән Кремль шәмдәлләрен хәтерләтә. Нигә, чынлап та шулай. Әйе, әйе. әгәренки дә шул башаклар булмаса. Ватаннын гербы каян килә ди дә, теге Кремль шәмдәлләренең төссез һәм хәлсез пыяла кисәкләре ничек итеп илне эчтән яктырта, ана көч бирә алсын, ди? Икенче карасан, анда гүяки түбәтәйле аксакал картлар һәм ак яулык бәйләгән мөслимә әбиләр тезләрен чәнчеп, китап укыйлар һәм мөнәжәт әйтәләр. Әйе, чынлап та шулай! Игътибар белән карый гына, аларны күрә генә белергә кирәк. Ул бер тапкыр мондый башакларны штурвалда торучы ярдәмчесенә дә күрсәтеп карады Ярдәмчесе дигәч тә. әллә кем түгел инде ул. Үзенен хәләл хатыны Шәфыйкасы. ягъни мәсәлән. Совхозда кеше җитмәгәч, ул минем хатыным, әле күкрәктән аерылып та өлгермәгән балам- багалмам бар. фәлән-төгән дип тормады, баласы-ние белән үз экипажына алды да куйды Штурвалчы булу өчен әллә ни белем кирәкми бит инде. Санга бар—исәпкә юк. Кем әйтмешли, коданын кардәшлеге, кәжәнен маллыгы, штурвалчының һөнәрлеге. Екипажда алар өчәү, мин сезгә әйтим Сәдит, хатыны Шәфыика һәм ике яшькә житеп барган кызлары Рәмзия. Өч танкист, ягъни мәсәлән. Ул кайчакта кәефе килеп җырлап та җибәрә: «Тыр-ри танкиста, тыр-ри вес-селых друг-га. ек-кипаж маш-шины бай- йа—вай!» Шулай «экипаж» түгел, армиядә өйрәнгәнчә, «екипаж» ди ул. Юк. күрми хатыны башакларда теге Кремль шәмдәлләрен Мөслимин бабай белән әбиләрне ул гүпчим дә күрми инде. Вәт. надан' «Күр,—мин әйтәм — Әгәр күрмисен икән, үзеңне салып та очырам, екипаждан да куып чыгарам!» Чак сугышып китмәделәр башактагы яктылыкны күрү мәсьәләсендә Күрде, ниһаять тегесе. Хатын булгач, күрми кая барсын ул?!
Беренче секретарь Ждксылыков белән танышлыгы да анын нәкъ әнә шул «екипаж» аркасында булды да бит инде
Уракка төшүнен беренче көннәре генә иде әле. Мондагы загоннарнын озынлыгы берничә чакрымга сузыла икән шул Күзне талчыктыра, жанны арыга мондый бер төрле манзара. Барасын да барасын Иге-чиге юк бу баруның. Аннан, эһ итәргә дә өлгермисен—бункер тула Игенне кая куярга? Ташырга йөк машиналары җитешми Аны бит уч төбенә аударып булмый Балтасы суга төшкән ир кебек, хет утырып ела. Юк. ин зур иген басулары алтмыш-житмеш гектардан артмаган Теләнче Тамакның егетләре монда, бер басуы гына мен-ун мен гектар мәйдан биләгән совхоз шартларында да утырып елар өчен тумаган. Алар ятып калганчы атып калыр өчен туганнар, мин сезгә әйтим
Сәдит җитәкчеләрдән беркем белән дә киңәшми-нитми торып, теге чакрымнарга сузылган загонны кишәрлеккә бүлеп ура башлады Чөнки ул аларнын мона барыбер рөхсәт бирмәячәкләрен белә иле
Ул шушы юл белән совхоз җитәкчелегенә иген ташучы машиналарны файдалырак файдалану мөмкинлеген аңлатырга тели иде Теленә көтмәгәндә «файдалырак файдалану» дигән сүз килгәч, кәефе килеп, елмаеп га куйды ул чакта Әйе, машиналарны загоннын бер башыннан икенче башына ягулык яндырып чаптыру кирәкми. Игенне жиргә бушаткан хәлдә бу аеруча уңайлы. Ә менә меңәрләгән гектарларны вак кишәрлекләргә ничегрәк итеп бүләргә соң? Сәдит кояшнын кайнар рәшәсен күз зәңгәре белән үтәли үтеп, тирә-ягына караш ташлады һәм куанычыннан кычкырып җибәргәнен лә сизмәде
-Яшибез, болай булгач'
Ул комбайнында чайкала-чайкала үзе килгән юл дала юлы буйлап сузылган телефон баганаларын шәйләп алды Бәй-бәй. мона кадәр ул аларны ничек күрмәгән?! Әгәр дә Әгәр дә аралары якынча йөзәр метрдан торган биш багана арасын бер кишәрлек игеп бүлсән? Ул баганаларны янадан күзеннән кичерде Үз күзләренә \зе үк ышанмыйча, бер юлы ике күзенең дә кабакларын уыштырды: шунысы кызык, һәр багананың очы гүя киртләп
очлаган чук белән чукланган иде. Нәрсә булыр бу?! Казакъ элемтәчеләре һәр багананы шулай киртләп утырта мәллә югыйсә?! Әгәр шулай икән, Теләнче Тамакка кайткач сөйли торган бер әкәмәт нәмәстәкәй бит бу! Татарстанда да шулайтып киртләсеннәр элемтә баганаларын!
Егет комбайныннан сикереп төшеп, баганаларга таба йөгерде.
Багана башында яшел күзләрен чекрәйтеп дала бөркете утыра иде.. Сәдитнен жаны өшеп, арка үзәге чемердәп куйды
Куркуы юкка булган икән. Соңыннан бу бөркетләр Сәдитнен иң якын дусларына, жан сакчыларына, көн торышын алдан хәбәр итүче кошларга әйләнделәр.
Ул икенче, аннан өченче, аннан дүртенче баганага чапты Арыды Бөркетләрне өркетеп, аларнын чынлыгын раслау өчен ул җирдән кечкенә таш кисәге эзләде. Иксез-чиксез далада ташның ишарәте дә юк иде. Ниһаять ул күзенә чалынган туфрак төеремен кулына эләктерде һәм бөркеткә атты.
Бөркет томшыклары белән жинелчә генә ыскылдау авазы чыгарып, багана очтыгында җилпенде һәм һавага күтәрелде.
Сәдит комбайнына таба юнәлде. Бераз баргач, артына борылып карады: бөркет үз баганасына кире кунган иде. Башка бөркетләр исә, берни булмагандай, шундый ук багана башларындагы чук сыман оеп калганнар. Соңыннан белүенчә, аларнын чын исемнәре дәшти. ягъни дала бөркетләре икән. Дәшти бөркетләр туган баганаларын ташламыйлар да, бирмиләр дә икән...
Күп күрде Сәдит баганалардагы дәшти бөркетләрне. Ул аларнын сыннарын гына түгел, җаннарын да күрде. Бөркетләрнең жанын, ир-ат жаннары кебек үк. карбыздай ярып, тиз генә карап булмый икән. Алар каты биктә икән. Әмма аларнын жаннары изге икән. Ул бөркетләрдән ярдәмнән, теләктәшлектән башка бернәрсә дә күрмәде. Кайчакларда аларнын Шәфыйкасы белән нәниләрен кишәрлек башында бөркетләр карамагына калдырып китәргә дә туры килгәләде. Комдай кызгылт дала төлкеләре, аксыл сары дала барыслары, чиядәй куе кызыл чиябүреләр—дала шакаллары аның шул ук далада йөзгән иген корабына якынлашкан очракларда дәшти бөркетләр һавалардан төшкән шәүләләре белән хәвефле өркетеп, ыскылдыйлар, хәбәр бирәләр. Кайвакыт томшыкларыннан дала еланнары сәленеп торган бу дәһшәтле кошлар Сәдитнен хәләл җефете һәм кечкентәй генә кызчыгыннан торган гаилә «екипажын» төрле күренгән һәм күренмәгән афәтләрдән саклап калалар иде...
Ул бөркетле биш багана калдырып, загоннан озынлыгы чама белән биш йөз метрдан ким булмаган кишәрлек бүлеп алып, ура башлады.
Озакламый кишәрлек башларында кечкенә ындыр табаклары хасыйл булды. Ниһаять басу тоташ бер ындыр табагына әйләнде. Игенне көн кызуында урып калуны изге бурычы итеп санаган Сәдит үзенен гадел эш итүен белә һәм шуңа күрә дә үзен тыныч һәм ышанычлы тота иде. Нигә, чынлап та шулай түгелмени: комбайнны аның кулына якты көндә иген янында елап утыру өчен түгел, ә ул игенне уру өчен биргәннәр Йөк машиналарының җитмәве өчен ул гаепле түгел бит. Комбайн биргәнсең икән, машинасын да бир. Нәрсә, көзге быжык, кара яңгырларны көтеп утырсынмы ул?! Шуңа күрә бит ул урак өсте «урак конвейеры» дип атала. Бер боҗрасы булмаса, чылбыр өзек булып чыга түгелме?
Кишәрлек башларында кирегә яңа борылыш ясаганда ул еш кына бөркетле баганаларга карап ала. Бөркетләр гүя урыннарыннан кузгалу, аерылуның нәрсә икәнен дә белмичә шул ук баганаларын саклыйлар. Гүяки алар оеп, баганалары белән бер бөтен сынга әйләнгәннәр. Шулай ук соңыннан аңлашылуынча, дәшти бөркетләр, ябалакларга охшап, көндезгә караганда күз бәйләнгән мизгел, иләс-миләс энгер, тома карангыда күбрәк күрәләр икән Шуна күрә, алар көндез даими очышта булырга бик яратмыйлар, күк тирәнлекләренә сирәк, ихтыяҗ булган очракларда гына күтәреләләр. Аларнын күз бәллүрләрендә төнлә күрә торган нурлар бар, димәк? Бу фикер Сәдитне әллә нинди истәлекләргә алып кереп китте. Моннан өч ел элек танкистларнын Магдебург полиго-нында аларга, яшь танкистларга, бер яшерен жаиланма— яна танкларга куелырга тиешле булган төнлә күрү приборларын күрсәткәннәр
иде. Т-54 дип аталачак бу танкларны алар төнлә йөртеп тә карады: тышта күзгә төртсән күренмәс карангы. ә тримплексларда исә бераз яшькелт нурга чумган яп-якты җир өсте, мин сезгә әйтим
Дәшти бөркетләрдәге Туган Ил тойгысы анын жылыйсыларын китерде. Яшь тулган күз чокырларын ул челт-челт ачып-йомгалап алды
Сагынган, бик сагынган иде үзенен Теләнче Тамагын яшь чирәмче. Сәдитнен урактагы мондый башбаштаклыгын белеп алган җитәкчелек тәмам котырды Эссесе белән якты көнне бер юлы ак һәм кара мунчага әйләндергән кояш бер яклап кыздырса, урындагы түрәләр Сәдитне икенче яклап кыздырды. Башта анын янына директор урынбасары Чабатенко килеп, төрмә белән янап китте. Аннан директор Алмаченко үзе килде һәм урылган игеннен хакын түләтү белән куркытты
—Ти у мене на карачках ползать будеш!—диде ул ана. күзләрен агартып. Аннан кояш ялкынында табак битеннән эреп аккан маен тастымал кадәр кулъяулыгы белән сыпырып алып, козгын сыман талый башлады —Запамятуй, татарове, ти у мене кажну ридну пшиницю языком лызать будеш! Я тоби сказав, кажиня. татарове...
Рәнҗетте. бик тә рәнжетге Сәдитне Алмаченконын бу сүзләре
Күп тә үтми анын урып барган комбайнын куып житеп. каршысына ук бер төркем жинел автомобильләр килеп туктады. Кызган рәшә ялкыны аша кулын болгап. Алмаченко аңа туктарга һәм моторны сүндерергә дигән ишарә ясады. Сәдит агрегатны шып туктатып сүндергәнче һәм җиргә сикереп төшкәнче анын комбайны тирәсен ул белмәгән һәм күрмәгән житәкчеләр сырып алды.
Араларыннан берсе—озын буйлы, алсу шома йөзле, бүгенгедәй кырык градуслы эсседә дә өстенә карасу зәнгәр төстәге, түшендә орденнар шакмагы ялтырап торган китель, галифе кигән, милләте белән казакъ икәнлеге чакрымнар аша кычкырып торган кеше ана кулын сузды
—Исәнмесез. Өлкә комитеты секретаре Жаксылыков булам.
Сәдит үзенен исем-фамилиясен әйтте
—Эшләр барамы сон?
—Ничек дим икән инде. Бара шунда. Дөрес оештырган хәлдә ун мәртәбә яхшырак бара алган булыр иде
Беренче Алмаченкога карап алды.
-Дөрес оештыру дигәндә сез нәрсәне күздә тотасыз?
Сәдит барысын да үз каланчасыннан торып аңлатып бирергә тырышты.
— Бу егет ничегрәк эшли соң?—дип сорау бирде Алмаченкога секретарь —Яхшы эшлиме, әллә...
— Болай алганда, начар түгел. Тырыш. Әмма бик тә үз сүзле, кирегә беткән кеше...
— Ничек., кирегә беткән?
Алмаченко үз роленә кереп Сәдитне сүгәргә тотынды. Имеш, ул иген конвейеры закончалыклар бозып, барлык басуны тәртипсез ындыр табагына әйләндерде Нәтиҗәдә, имеш, совхоз күрелмәгән зур югалтуларга юл куярга мәҗбүр булачак. Tai ын да шунысы Бытыр-бытыр. Тагын да шунысы. - директор Беренченең колак гәбендә бытырдавын дәвам итте —Әйткәнне тыңламый .—Тагын да бытыр-бытыр Жаксылыковнын ирен читләре тартыша башлады Ул Алмаченконы шып туктатты:
— Евгений Христофор малае, тукта. Әтеү әрләшеп китәрбез Шунысын гына әйтәм: егетләрең районда искиткеч зур уңыш үстергән Урыны- урыны белән алтмыш центнерга җиткән бүлекчәләр бар Нәрсә, алар синең егетләрең түгел мени? Алар хәзер шул уңышны тизрәк җыеп алу өчен көрәшмиме'.’ Без аларга барлык шартларны тудырырга тиеш түгелбез мени? Әгәр син кеше кулына комбайн штурвалы тапшыргансың икән, анын игенне ташу өчен синен машинаң булуы-булмавында ни эше бар ’ Нигә сез Өлкә Комитеты резервыннан өстәмә транспорт сорамыйсыз?—Ул Алмаченконын күзләренә текәлде.—Сезнен иген ташырга автомобильләр җитми икән ләса! Ә минем бу хакта ишеткәнем дә юк Ә сез, оят булса да әйтим Ул җиңелчә генә сүгенеп куйды —Безгә әллә каплардан килеп.
иген үстерергә өйрәткән бу уңган егеткә яла ягасыз! Әйтегез әле.совхозга бүгеннән ничә йөк машинасы кирәк?
—Йөз.—диде баягы өшкерүдән әле айнып та җитмәгән Алмаченко, аны-моны уйлап тормыйча.
—Бәлки ике жүздер тагын? Какой умница нашелся. Бәлки урынбасарыгыз беләдер?
Ждксылыков тирәсендә кара шәүлә сыман кемсә пәйда булды. Аның фото кәгазе кебек соры чырае ничектер истә калырлык түгел иде.
Йөзе саргаеп каткан Алмаченко нәрсәдер мыгырданып маташты.
—Сезнең агрегатка шәхсән ничә автомобиль кирәк булыр иде?—дип сорады Сәдитгән Беренче.
Егетнең башына шаукым бәрде, шатлыгыннан кан басымы күтәрелде.
—Алты,—диде ул. комбайн белән ындыр табагы арасының шактый ерак булын исәпкә алып. Әлегә мине нибары ике ЗИЛ хезмәтләндерә. Аның да берсенең брезент япмасы юк. Игеннәре юлга коелып бара... Мина алты ЗИЛ булса яхшы булган булыр иде..
—Җитешәчәксезме?
— Нигә житешмәскә?—Егет үзе дә сизмәстән шаркылдап көлеп җибәрде —И-и-и. җитешми диме, бирсеннәр генә!—Аннан ул Алмаченко ягына утлы караш ыргытты.—Без, татарлар, яуда да, хезмәттә дә беренчелекне бирмибез. Не чабата же я какуй, чтобы я и мой хатун у кава-ты как чабата на хбасту мотатсы...
Сәдитнен соңгы сүзләренә игътибар итүче дә, аңлаучы да булмады кебек. Аларны бары тик совхоз директоры—бирегә Брежневның шәхси чакыруы буенча Днепропетровсктан килгән Алмаченко гына бар кинаясе белән аңлый иде. Әйтелгән сүзләрне бары тик үзенең тупас алабарманлыгы аркасында гына илтифатсыз калдырган кебек тоелса да, ул аларны игътибарсыз калдырмаячак һәм бер килеп үчен алачак иде бу фиргавен токымы.
Нишләптер гел бәйләнеп кенә торды шул Сәдиткә бу Алмаченко дигән җитәкчеләре. Башта ул аның исемен ошатмады—Сәдитне Александрга әйләндереп маташты. Аннан фамилиясен, аннан әтисенен исемен кабул итмәде. «Без. татарлар, исемне әҗәткә алмыйбыз, үзебез аны башкаларга бүләк итәбез,—дип әйтергә мәҗбүр булды аңа бер тапкыр йодрыкларын төйнәгән Сәдит,—Менә сезгә дә фамилияне без бирдек. Сезнең Алмаченкогыз ул безнең «Алмачы әнкәй» дигән сүзебездән алынган, аңладыңмы? Урысча, яблучная мать, ызначит. Чабатенкогыз—чабатадан пүнәл, лапти, ызначит Кахулчасын үзен беләсеңдер...—Аннан күзләрен кысты да, армиядә ишеткән бер мәзәгендәге татарның урыска әйткән сүзләре белән җөпләп куйды.— Не забудь, тбой тринадцатый прапрадед мене прикурить дулжын...
—Жазып куй һәм контрольгә ал,—диде янындагы Шәүләгә Җаксы- лыков.—Совхозга резервтан өстәмә егерме биш ЗИЛ кайтартырга, шуларнын алтысын урып-җыю тәмамланганчы Гафиятуллин агрегатына беркетергә. Сынап карыйк, өлгәшер микән?—Беренче Сәдиткә таба борылды.—Туктагыз әле, мина сезнең фамилиягез бик тә таныш күренә.—Гүя ул «таныш фамилияне» телендә тәмәйтеп карый иде,—Гафиятуллин... Гафиятуллин бит, шулай бит, Гафиятуллин? Сез Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллиннын туганы, йә булмаса алыстан туесканы...э-э... берәр чыбык очы түгелме?
—Юк. без Гатиятуллиннардан булабыз,—дип төзәтте комбайнчы. Безнең аерма. —Ул берни булмагандай эчкерсезлек белән тагын да шаркылдап көлеп җибәрде —Бер хәрефтә генә... Гафиятуллин—Гатиятуллин. Газинур абзый Гафиятуллин исә минем бик якын якташым була, мәрхүмкәй... Ул— Сугышлыдан, ә мин. .
—Ә-ә-ә, менә эш нәрсәдә!—дип кычкырып җибәрде Ждксылыков.— Менә шул син әйткән бер хәреф бутаган да инде мине!..—Ул кулын Сәдитнен иңенә салды. Йөзенә бер мизгелгә уйчан шәүлә яткан секретарь күзен бер ноктадан күтәрмичә сүзен дәвам итте.—Без аның белән бер армиядә хезмәт иттек 22-нче армия. Икенче Балтыйк буе фронты. . Әмма таныш түгел идек. Кая ди анда? Армия кадәр армия бит ул!..—Ул авыз чите белән
көлемсерәп куйды —Әйтергә генә жинел.йөз мен солдат. Ә ул безнен армиянең беренче шундый бөек герое — Жаксылыков сонгы сүзләрен үз тирәсендә басып торучылар өчен өстәп куйды шикелле.—Беләсездер инде. Газинур Гафиятуллин—дошман амбразурасын күкрәге белән каплаган татар каһарманы.. Псков өлкәсенен Овсише авылын алганда.. Озакламый бәлки безнен казакъ даласында якын карындасымыз Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин исемендәге совхоз да күтәрелер әле. шулай бит. туганнар’
Бу сүзләрдән сон Сәдитнен жаны күккә ашты Әмма шундук жиргә төште—жирдә башаклардан иген, алтынланып өлгергән иген коела иде!
Баш өстенә менеп кунаклаган дала кояшы чеметеп алып, өздереп кыздыра, жир йөзендәге аз гына симез нәрсәне дә аяусыз рәвештә өтә. эретә һәм юк итә. Анын гаебе белән шулай тукталып, вакытны—кадерле минутларны заяга очырганы өчен оялып. Сәдит урынында таптанды, аннан, башка кайберәүләр кебек, мондый чакларда хәйләләгән булып, кунакларга аерылышырга, эшкә башларга вакыт икәнлеген төшендерү өчен кат-кат сәгатенә караган булды Тик анын кул беләзегендә әлегә сәгате юк иде «Алла бирсә, баесам-нитсәм, камалы тун тектерәм».—дигән кырыктартмачы үсмер кебек, ул сәгатьне, чынлап та баеган хәлендә, сатып алырга гына жыена иде. Кыскасы, вакыты кыскан Сәдитнен вакытны белү өчен үз вакыты юк иде...
Якында гына чыелдап йомран сызгырып җибәрде.
Сәдитнен йөрәге ярылгандай итте
Ул күк гөмбәзендә, нәкъ үзенен баш түбәсеннән шәм сыман эреп аккан кояшка карый алмаган карашын жиргә төшерде
Ләкин мондагылар ашыкмады, чөнки Беренчеләре бу юлы ни сәбәпледер ашыкмады Сәдит ашыккан саен ашыкмады мәллә ул? Юк. армия дәрәҗәсендәге политработник булып авыр сугышларны үткән казакъ Жаксылыков ашыкмавынын сәбәбен башкаларга караганда яхшырак белә иде яу алдыннан һәм яу барышында адәм баласына булган игътибар аны күккә күгәрә, дәрәҗәләрне тормыш офыклары белән тигезли һәм адәм баласы биеклеккә эленгән байрак, күкрәгенә кунган шөһрәт, кочагына тулган мал-мөлкәт белән жиргә төшә. Дан мондый адәм баласына! Ул галифе кесәсеннән эре зәнгәр шакмаклы кулъяулыгын чыгарып, инде ничәнче кат битендәге тирләрен сөртте
— Бая сине бүлдердем бугай Ә син өзенде кайсы авылдан айткан иден әле? Теге... Сугыслыдан алысмы ул?
—Теләнче Тамактан мин. Сарман ягыннан Сугышлыга булса шул житмеш-сиксән чакрым булыр.
—Тукта, тукта Сарман . Сарман —Секретарь кояшнын бу кайнар мичендә нишләргә белмәгән җолдасларынын һушын алып, җырлап җибәрде
Сарман буйларыннан үткән чакта
Тынларсынбы жырулар жырласам? Күътәренде тултырыи карарсынбы. Зәнгәр таудан жаулык болгасам? .
Сәдит куанычыннан үкси иде Ул үзенең мондый җебегәнлеген башкалар күрми микән дип оялгандай итте һәм керфек очларындагы яшь тамчыларын үтеп барышлый гына жин очы белән җилпеде.
Алмачснко моны шәйләде. Ул үзе дә сизмәстән кулындагы чыбыгы белән хром итеген чәбәкләп алды
Жаксылыков боларнын икесен дә күрмәмешкә салышты Болар анын җиңүе иде.
— Безнен 37-нче укчылар дивизиясенең яртысы татарлардан торды — дип сөйләп китте ул —Хәер. Россия армиясе гомер-гомергә яртысы белән татар армиясе бит инде ул «Сарман» исә безне иң хәтәр хәлләрдән коткара торган авральный җыр юк. тантаналы марш иде! Һич тә арттырмыйм, яулашларымның күп чакларда һөҗүмгә шушы жыру белән күтәрелгәнен хәтерлим —Секретарь истәлекләреннән арынып, яңадан Сәдиткә таба борылды -Теләнче Тамак дисен Ул урысчага ничек кайтарыла?
Сәдит аңламый торды.
— Переводится?
Сәдит монысын да аңламады.
—Теләнсе Тамак. Орысча кандай?
—Не знай.—Сәдитнен бу хакта беркайчан да уйланганы юк иде Урысчасы да чамалы булгач, ул беразга югалып калды.—Них-харуший сүз инде ул. егетләр—Теләнче... Теләнче.. Ул нишший була микән инде? Нишший.—диде ул аннан ике дә уйламыйча.
— Немае. ни нищий,—дип тезеп китте Алмаченко.—һолодный. буде!.. Типрошайка! Батрачни!
—Таптым! Таптым!—Сәдит. алтын күргәндәй сөенеп, урынында 1аптанды.—Ачлык! Гулыт, ызначит! Гулытный! «Тамак» дигәне... «Тамагы» инде аның «гурлы» була шикелле...
—Ни Ни һорло,—ди малороссларга хас булганча, «г»ны «һ» белән каплап.—«Рит» я вам кажу!
—«Теләнче Тамак» ызначит Гулытный гурлы,—дип раслады Сәдит.
—•Һолодный рит»,—дип раслады Алмаченко.
—Хохол белән татар бәхәсе—басмадагы ике кире тәкә бәхәсе инде ул,—диде кемдер.
«Моңа биллаһи дә акыл кермәгән икән,—дип уйлап алды Сәдит.— Тагын акыл утыртырга туры килер, ахрысы.»
—Икесе лә дөрес,—дип төзәткән булды Ждксылыков.—Авылыгызда, нәселегездә кемнәр бар?
—Авылда сугыш янбалиты әтием, әнием, өч ир, ике кыз туганым бар. Тирә-якка атаклы балта осталары, бетончылар нәселеннән без. Галимҗан абзыкаебыз Березникида атаклы бетончы, Сәлимхан абзыкаебыз Магниткада атаклы балта остасы...
—Акча белән ярдәм иткәлиләрме сон?
—Кая ди инде ул. Кайвакыт елына бер тапкыр посылка салгалыйлар. Анысына рәхмәт.
—Татарстанда тормыш авырмы?
—Күтәреп карасаң, авырдыр инде ул. Әлегә кайда жинел сон? Жинел булса, мин яшь ярымлык баламны, хатынымны ияртеп, шушы күз күрмәгән якларга чыгып олагыр идемме? Дөрес, халык ызан башында ачка үлеп ятмый ятуын, тырышкан була. түзә... Безнең авылның вербавай кызлары-егетләре бер пар эрзинкә, бер күлмәклек хакына Сахалиннан Мәскәүгә кадәр урман кисә һәм турыф чыгара, һәм, мин сезгә әйтим, бик һәйбәт чыгаралар...— Сәдит тешләрен ыржайтып һәм шаркылдап көлә башлады —Хәер, безнең халык Явыз Иван заманнарыннан алып лашманчы инде... Ха-ха-ха-ха-ха!.
—Ә син нигә...көләсең жылаудын орынында?
—Көләм. бәй. Көлеп кенә исән калам бит мин. Ә бу хакта көлмичә сөйләп буламы соң?
Нәкъ шул чакта каяндыр яшь бала елаган тавыш ишетелде.
Бу тавыш якында, бик якында, гүяки кемнеңдер кесәсеннән чыга иде Адәмнәр барысы да тирә-якка караштылар. Анда чиксез казакъ даласыннан, күктә эреп аккан кояштан башка бернәрсә дә юк иде.
Елаган тавыш кабатланды. Адәмнәр бер-берсенә караштылар. Беренче янындагы шәүлә карашы белән һәркемне тентеп чыкты. Араларында беркем дә еламый иде.
Кинәт Сәдитнен комбайны артыннан өстенә зәңгәрсу комбинезон, башына чөерелтеп шундый ук яулык бәйләгән хатынкай йөгереп килеп чыкты һәм ут капкандай ашыгып бункерга күтәрелә башлады.
—Кем бу?—дип сорады Беренче Сәдитгән.
—Хатыным.
—Тукалын?! Ул биредә нистәп йөр?
—Эшли. Минем белән.
—Кем болыптыр?
—Кем булсын,—диде Сәдит аптырап.—Пешекче түгел инде. Штурвалчы. Монда бүтән эш юк.
— Штурвалчы? Хатын-кыз. Штурвалчы?!
—Әйе. Һаман кушканча, мин аннан ир—ат ясыйм.—Ул көлемсерәде—Үземнән хатын-кыз ясыйм, бала карыйм.. Ждксылыков бу кинаяне төшенеп житмәде.
—Бодай ер тетрәтеп әле нистәп йөр?
— Нишләсен, баласы янына күтәрелә.
— Бала?! Кечкәнтәй? Кайда ол?
—Бункерда.
—Нистәп ол анда?
—Нишләсен, йоклый, бәй. Анын бишеге шунда.
—Бисек?!
Беренченең күзләре маңгайга сикерде. Анын кулыннан папкасы төшеп китте. Янында басып торган адәмнәрнең дә күзләре ике булган иде Әмма алар барысы, күрәсең, үзләренең күзләре турында оныткан иде. алар шапылдап төшкән папканы камылдан күтәреп хуҗасына тапшыру өчен ташландылар.
Ул арада бала бар тавышына елый башлады. Далага ниндидер ямь. көрлек һәм дәрт өстәлде. Кояш эссесе сүрелгәндәй, җил искәндәй итте Ана бункер өстенә иелде. Инде баланың анда, бары тик анда икәнлеге беркем өчен дә сер түгел иде. Беренченең терсәге белән Шәүләсенә төртүе булды, Шәүлә шундук акбарс тизлеге белән бункерга ыргылды Шәүләнең бункерга күтәрелүе булды, нәкъ шул мизгелдә ана сабыеның елавын тагын да көчәйтә биреп, тагын да елата биреп, алтынсу рәшә уйнаган бункердан алтын бодай көлтәсен суыргандай суырып чыгарды, аннан бу кадерле көлтәсен күкрәгенә кысып, ана нидер сөйләп маташты, аннан мотор ягына китеп чүгәләде һәм баласына имчәген каптырды.
Сабый тынып калды. Далада моңсу булып китте. Гүя анда баланың ычмык-ычмык килеп имгән авазлары гына саркыла иде.
—Здесь—махонький!.. Монда бишек ба-а-ар!—Бункерның эчен караган Шәүлә бугазыннан җиз торба тавышлары чыгарып кычкырды.—Бишек ба- а-ар!..
—Төш аннан, баланы куркытырсың тагын!—дип жавап бирде ана Ждксылыков.—Тавышын кеше тавышы кебек булса тагын ...
Әмма бу хәбәр инде беркемне дә кызыксындырмый иде
— Бисек...—Ни әйтергә дә белмәгән Беренче башта Сәдиткә карады — Бисек элеп, батырлык эшләдем дисен инде... Лихо, ничего не скажешь — Аннан ул Алмачснкога иелде һәм анын колак куышын кайнар тыны белән өттереп алды,—Сез мондый бардак өчен бюрода жавап бирәчәксез. Нәрсә, комбайнга бишек асып, уракка чыгарга Суматра джунглиләре түгелдер бит монда?! Советлар Союзыдыр, шәт?! Әгәр идеологи к дошманнар комбайн бункерындагы бишекне фотога төшереп, берәр <■ Нью-Йорк тайме» та бер егерме миллион данәдә бастырып чыгарсалар?! Советлар чирәм уңышын балаларның саулыгы, күз яше белән яулыйлар дип бераз күпертеп тә җибәрсәләр, ә ?!
Жаксылыков комбайнга таба юнәлде Йөзендәге аклы-күкле төсләрне сары камылга коеп, анын артыннан Алмаченко һәм башкалар да иярделәр
Сәдит каккан казык сыман урынында калды.
Секретарь комбайнга күтәрелде һәм күләгәле булсын өчен өсте ясалма брезент белән капланган бункер өстенә иелде. һәм елмаймыйча түзә алмады эре, якты, чүпсез, кара солысыз, кем әйтмешли, чеп-чиста бодай белән тулып килгән бункерның эченә беркетелгән аркылы агачта, кырык дәрәжәдәге кояш аегындагы күләгәдә, карлыгач оясы кебек биектә һәм җил җиләсендә тияккә төенләнеп, чиста, ак җәймәләр белән тулган бишек тирбәлә иде.
Бункер мәйданчыгының аргы очында бераз чүгәли биреп бала имезгән тукалга караш ташларга да кыенсынып, ул җиргә сикереп төште. Беренче артыннан ашаган ат сыман гөп-гөп килеп башкалар да сикерделәр.
Беренченең күңеле тулган иде. Бугазына торган төенне тизрәк йотарга, дулкынлануын сиздермичә генә басарга теләп, ул бер сәбәпсез комбайнны әйләнеп чыкты Анын артыннан кайсы хром итек, кайсы җиз кадаклы
штиблетлары белән эре сабаклы, сөян төсенә кереп саргайган камылда чаштыртап, башкалар да комбайнны урап әйләнде.
Ул әле һаман казалган казык сыман урында басып торган Сәдит янына килде Ана ияреп, башкалар да килделәр.
—Ай-бай, бавырым, үзен дә булдырасын икән Әбугалие син. мин сиңа әйтим! Әбугалисина! А-ви-пен-на!
—Кем була ул?—Сәдит күзләрен тожырайтып Беренчегә карады.
—Шуны да белмисенме’—«Шуны да» дигән каһәр суккан сүзбәйлә- нешен ничек ычкындырганын сизми дә калган һәм мондый гакылсызлыгы өчен кешене рәнжетә күрмим дип уйлап өлгергән Беренче авызын каплап куйды һәм мизгелне йомшарту өчен ашыгып-ашыгып сөйли, шомарта башлады.—Моннан мен ел элек яшәгән бөек табиб, тылсымчы гыйлем иясе Безнен бөек төрки бабабыз Әбугалисина' Тутырып ук әйткән хәлдә. Габдел Гали Хәсәен ибне Габдуллаһ ибне Гали ибне Хәсән диләр аны Күрәм. син дә анын кавеменнән икәнсең бит' Кана, бавырым, син бу бисеген белән безнең барымызды да савыктырдың бит әле —Жаксылыков ләззәт белән көлде, инде яшереп тә тормыйча күзендәге яшен сыпырып алды. Анын артыннан башкалар да көлде —Ә синең белемең нинди?
—Безнен якта әйтүләренчә. коридорлары белән дүрт класс...
—һәйбәт бу. Бик һәйбәт Чынбарлык шуны раслый. Рәсәйнен дүрт сыйныф белеме әлегә Казакъстаннын урта белеменә тин. Димәк, синең, бавырым, бездә урта белемле адәм булып исәпләнергә хокукын бар. Төпләнеп, тамырланып китсәгез. Күкчәтау авыл хуҗалыгы институтына керерсез Үзем тәкъдим итәрмен. Инженер-механик булырсыз. Армия һөнәрегез нинди?
—Танкист.
—Шулай булгач...—Секретарь бер мизгелгә уйга калды —Шулай да, әйт әле. Гатиятуллин. ничек итеп Ничек мөмкин бу? Комбайндагы шнек шавы астында ничек итеп кечкәнтәйне йоклатырга мөмкин?.. Күптәнме?
—Күптән түгел әле. Булса, бер атна чамасы булыр. Башта без кызыбыз белән яшел печәнгә дип кукруз чаптык. Кукруз чапкан чакта, беләсез, бункерга берни дә акмый, шау-гөр юк. Бодай урагына төшәр алдыннан сиртмәле бишеккә чүп-чар кермәсен өчен чыбылдык юнәттем дә, бәбине бишеккә салып, сынау үткәрдем Ничауа. йоклый! Гөрелтегә игътибар итмәскә ул кукруз урагында өйрәнеп калды, ахрысы —Сәдит майлы кул сырты белән танау астын себерде —Аннан, иптәш секретарь, артык борчыла башласа, әнисенә дә ял кирәксә—әнә. минем куыш!—Сәдит камыл уртасында торып калган салам куышка күрсәтте. Анда мендәр-юрган, башка кирәк- ярак та бар . Икесен дә күтәрәм дә, илтәм дә салам'
—Кечкәнтәй канча жаста?
—Ничә яшьтә дип. Бер яшь тә сигез ай.
— һы. Үзегез дә тәвәккәл, үзегезгә охшап, сабыегыз да тәвәккәл икән.
—Йоклыймы?—диде Секретарь әле һаман ышанмыйча—Ыжламый- дамы?
Сәдит багана башларындагы бөркетләргә карап алды. Алар урынында иде.
—Йоклый. Ыжламый да. Ярдәм дә итәләр.
—Кемнәр тагын? Моны бездән көлеп әйтәсезме?
—Бөркетләр,—диде Сәдит баганаларга таба ымлап,—Дала бөркетләре
—Ә-ә-ә Танышып өлгердегез мени инде? Бездә аларны дәшти бөркетләр дә диләр Бик хуп. бик хуп Димәк, сабый дала бөркетләре яслесендә тәрбияләнә... Тәвәккәл! Тәвәккәл!—диде кәефе килгән Беренче һәм аннан нәрсәнедер исенә төшеп, сорап куйды —Ә сез нигә , исеме ничек әле.. Рәмзияне яслегә бирмисез?
—Биргән илек тә. кире алдык та, бирегә алып килдек. Монда, басуда, бет тә, микроб та юк.
—Ни сәбәптән кире алдыгыз?
—Бетләде, бәй. Өченче көнендә үк. Андагы зимләнкедә бала түгел,
ат та бетләр. Монда бет чүпләп утырырга килмәдек бит без...
—Ишетәсезме. Алмаченко. яслегездәге бетләр унышын комбайн белән уралар.
—Тикшерербез. Жалкын Сарбаевич.
—Тикшерергә кирәк имәс Бетләрне үптерергә кирәк.
—Әйткәннәрегез үтәлер. Жалкын Сарбаевич
—Бөжәкләргә каршы тиешле санитария чаралары үткәргәннән сон. Гафиятуллиннын кечкәнтәен яслегә урнаштырыгыз. Кирәк булса, тәүлек әйләнәсенә. Кирәк булса, атналыкка Карагыз аны
— Карарбыз. Жалкын Сарбаевич.
Бөжәкләр турында барган мондый унайсыз сүздән сон авыр тынлык урнашты. Сәдит бу кунаклардан шактый туйган иде. Эшкә башларга теләген белдергәндәй итеп, ул комбайнына карап, урынында таптанып куйды.
Моны Секретарь дә тойды шикелле. Сүзне югары кәефтә тәмамлау ниятендә ул, тәҗрибәле «партия мулласы», мондый чакта, «тырыш хезмәт хакына утка керергә әзер булган совет кешеләре даирәсендә* бирә торган сораунын ин үтемлесен бирергә уйлады
—Ә син бит инде...—Жаксылыков Сәдиткә туган-тумачаларча күз кысты —Яратасын бит инде, әйеме? Ул да сине ярата, әйеме?
—Сез., нәрсә турында?—Аптыраган Сәдит сорауга сорау белән жавап бирде —Эшнеме? Комбайннымы?
— Юк... Кхе-кхе ..—Секретарь бункерга иелеп баланы бишеккә салып маташкан Шәфыйкага ымлады Киленне әйтәм
-Яратмый нишләсен, монысы булгач.—диде Сәдит үз кочагында бала тирбәткәндәй игеп —Аннан, яратмаса. аптыраган юк. Жалкын Сарбаевич. Икенчесе бар...
—Ничек... икенчесе бар?—Жаксылыков дөрес ишеттемме, дигәндәй, колакларын уды — Ничек, икенчесе бар?
- Мине хатын-кыз бик тә ярата,—дип сөйләп китте Сәдит берни булмагандай. Әллә ул дөресен сөйли, әллә бераз гына кыилана—моны аеруы читен иде хәзер —Мине ззләп авылдан икенчесе. Сәвиясе дә килеп җиткән әле. мин сезгә әйтим... Әле совхозда, ындыр табагында эшли.
Беренче Секретарь, бу сүзләргә ышаныргамы-юкмы дигәндәй, бераз урынында чайкалып торды да кеткелдәп кенә көлеп куйды:
— Ну. кызык адәм дә сез'
Ана кушылып Сәдит тә. башкалар да көлә башлады.
—Теләнче Тамактан ук килгәнме ул?
—Әйе. Теләнчедән үк. Яраткач, нишләсен? Алар икесе дә мине, теге., үлеп яраггылар шул. Әмма мин Шәфыйкага насыйп булып куйганмын —Ул тагын да кочагында бата тирбәткәндәй итте —Ә менә Сәвия бәгырькәем Алма гөлем —Сәдитнен йөзе борчулы төс атып томанланды —Безнен авылдан юл ике тарафка гына чыга шул—иә Уралга торф чыгарырга, урман кисәргә, иә—казакъ далаларына чирәм җирләр күгәрергә Сәвия менә чирәм җирләрне сайлаган .
—Әфарин!—дип кычкырып җибәрде Жаксылыков —Сезнен өчен килгән бит ул!.. Менә саф мәхәббәт нишләтә' Без ул Сәвия карын-дасымызга чирәм җирләрдә менә дигән кияү габармыз әле'—Аннан шапыл датып Сәдитнен кулбашына сугып куйды Шулай бит. ә. Гатиятуллин?
-Шулаен шулай ла ул,— диде ни әйтергә белмәгән Сәдит урынында таптанып —Шулай булырга тиеш лә ул.
Сәдит белән Жаксылыковнын менә шуннан сон очрашканнары юк иде.
Яхшы эшләде Сәдитләр Жаксылыков бүлеп биргән ЗИЛ-лар килеп җитүгә алар башта совхоз, аннан район буенча беренче урынга чыктылар Кечкенә Рәмзияләрен атналыкка дип теге «җанвар»лардан тулаем арынды- ры.пан яслегә дә урнаштырып алгач. Сәдит белән Шәфыйканын гаилә -екипажы» инде бөтен өлкә буенча беренчелеккә күтәрелде Алар турында язматан гәзит. сөйләмәгән радиобагана. аларны сурәткә төшермәгән фоторепортер калмады
•Урак өсте елга бер килә торган бөек мәшәкать, аны сызланмыйча үткәреп җибәрергә кирәк»,—дип исәпләгән Сәдит. кем әйтмешли, алны да. ялны да белми эшләде. Таңнардан таңнарга кадәр, күзләре кызарганчы урды ул беренче чирәм уңышын. Тан йокысы теңкәләргә тиеп күзләрне буа башлаганда гына төртеп ала иде ул башын җылы, сөт исләре килеп торган салам күбәсенә. Мондый чакларда багана башындагы дәшти бөркетләрнең томшыкларын кайрап ыскылдауларыннан уянып китә иде ул Әйе. бу бөркетләр каркылдамый да. гөрелдәми дә. бары тик даланы иркә генә сискәндереп, уятырга чамалап ыскылдыйлар. Мондый сәер һәм җанга газиз аһәңнәрне Сәдитнен беркайда да ишеткәне юк иде. Анын һәм анын кечкенә гаиләсенең тән сакчыларына әверелде бит бу дәшти бөркетләр Рәмзия киң басуны яслегә алыштыргач һәм бу тарафларда күренмәс булгач, бөркетләр алмашлап комбайн өстендә әйләнә-тулгана башлады. Гүя дәшти бөркет халкы үз тавышы белән «Әннә. әттә!» дип даланы яңгыраткан татар кызчыгын юксынып, күк гөмбәзендә бөтерелә, аны эзли һәм яңадан баганалары башына барып кунаклый иде...
Кишәрлек башында зәңгәр сүстән ишелгән аркан булып төтен күтәрелә. Бу—Шәфыйка яккан учак Учакта чәй һәм итле аш пешә. Озак та үтми, артларыннан даланын соргылт җиләне өстендә шундый ук сыек зәңгәр төтен киндерәләре калдырып, ашлык ташучы машиналар да килеп җитә. Аларнын әрҗәләренә ун бункерны бушатуга аш та өлгерә. Яшерми Сәдит. кәефен күтәрү, беләкләргә көч һәм дәрт өстәү ниятендә ул бер йөз грамм чамасы теге нәмәстәкәйне дә җибәреп ала. Шәфыйкасы йөзен чыта. Шәфыйканын йөзе сытылуы Сәдит өчен теге, нәстә диләр әле, закуска гына инде ул. Ул кәгеп кенә куя. Мондый авыр эштә ансыз була диме? Ансыз дөнья сансыз! Әлбәттә, ул моны беркайчан да башкаларга күрсәтеп эшләми, гәрчә кайчандыр фронтта, хәлиткеч һөҗүм алдыннан, солдатикларга геройлык өстәп, йөзәр грамм «наркомовский»ларның махсус бирелгән булуын белсә дә. Үзләре «һорилка»дан чучка кебек күбенеп йөргән Алмаченко, Чабатенколар бу эшеңне сизеп алсамы? Аларның үзләренә ярый ул яравын, ә менә башкаларга, башка ирекле гыражданнарга. Ул чакта сәтсиәлистик ярыш тактасыннан очып төшкәнеңне көт тә тор, менә шул.
Аннан, аракы, тәмәке дигәнен табуы да җиңел түгел әле монда. Бер карасаң, әллә нинди сирәк әйберләр дә булмаска тиешләр дә бит инде алар. Нишлисең, башта нәкъ әнә шул -юклык»ны тудыру, анан бу «юк»ларны «яшрен» юллардан табу белән бара бит инде безнең тормыш. Бер өйрәнгәч, шул «юк»лардан башка яшәүнең кызыгы да юк кебек. Бу "юк”лар тора- бара алдавыч льготаларга әйләнеп, адәм баласын капкынга каптыра Мәскәүнен ниндидер Мытищи дигән җиреннән ашлык ташырга килеп чыккан шофер егет Володя гына ярдәм итте аңа хәмер мәсьәләсендә. Моннан бер илле чакрымда яткан ниндидер Сары Арка айлы янында чегәннәр табыры бар икән. имеш. Бу «әҗәл даруларын» шул чегәннәр сата. имеш. Дөрес тә булган ул имеш-мимеш. Володя хәзер ике арага тузан төшереп тормый. Бара да альт кайта. Яшрен-батырын түгел, кайсы чакларда, ару-талудан күзләре бәйләнеп, барасы юллары элже-мелже килә, мотор тавышларыннан баш миләре изелә, савыла башлаган мизгелләрдә Сәдит урындыгы астыннан чүпрәккә төрелгән теге ак башлы зәңгәрсу шешәне тартып чыгара, биләвеннән баласын сүткән кебек иркә генә итеп аны чүпрәгеннән арындыра, пухылдатып ак сургычлы бөкесен чыгара, аннан ап-ак сыеклыкны чынлап та «әҗәл даруы» микъдарында гына кечкенә зәңгәрсу савытка сала һәм савытны авызына каплаганнан сон, телләре белән анкавын бераз тәмәйтеп тора да. авызына бер нәрсә дә капмыйча, бу сыеклыкны ашказаны тарафларына зәнгәр күзләренең татлы челт-челте белән генә озатып җибәрә. Шушы «челт-челт»не дә «закуска» дип атый ул. Тагын шунысы да хак. артык мавыкмый Сәдит ул нәрсә белән. Тәүлегенә ике. бик матавыкланганда өч тапкыр бирә ул үзенә мондый мөмкинлекне. Илле-алтмыш грамм бодай аракысы анын шушы ук бодай уңышын күгәреп арыган, талчыккан тәнендә, кан юлларында бер шифалы дару сыман эреп югалып, дәрт-дәрманны күтәрә...
Менә шулай Шәфыйкасынын турыдан-туры штурвалчылык ярдәме, анын тәмле аш-суы. жан җылысы һәм. әгәр шулай әйтергә яраса, йөрәк мае. Сары Арка чегәннәреннән килгән бодай мәе ярдәме һәм дәшти бөркетләрнең илһамлы ыскылдаулары астында яулый алды Сәдит сәтсиәлистик ярыштагы беренче бу җинүен. Менә бүген ул шул жинүе өчен Беренче Секретарь Жаксылыков кулыннан менә шушы «Хөрмәт Билгесе» орденын алды. Сәдит орденны капшады Ул урынында иде Тимердән килгән гүр салкыны аны өшетеп куйды. Ул тешләрен шыгырдатты Иркәй ике кулы белән тотып, түшендәге орденны эләктергеченнән ычкындырды, кире кабына салды һәм кесәсенә шудырды.
Егерме минуттан концерт булачаган әйтеп, тәнәфес игълан иттеләр.
Ачуын кая куярга белмәгән Сәдит шатлыкларын кая куярга белми кайнашкан, бер-берсен котлашкан, кулларындагы орден капларын, төргәкләрен юлпыч сыман селки-селки буфетка таба чабышкан бүләкләнүчеләрне ера-ера. залның президиум чыгачак очындагы ишеккә таба юнәлде Жаксылыков аны табарга үзе кушса да. ишекне үзе бәреп керергә кыенсынды ул Бераз көтәргә булды. Гадәттәгечә, башта анын температурасы, аннан кан басымы күтәрелә башлагандай итте. Ниһаять аякларына ап-ак фетр итек кигән, башындагы чәче шома итеп кырылып алынган, күрер күзгә колхоз рәисе, йә булмаса совхоз директоры кебегрәк бер адәм зат ишекне ачып, үтәргә дигәндә генә ана сылана салып. Сәдит тә эчкә үтте дә куйды Пеләшбаш артыннан эчтәге икенче бер зур гына залны аркылы чыгып, ул ишеге ачык бүлмә каршында туктап калды Бүлмә алсу йөзле, канәгать чырайлы, тулы карынлы җитәкчеләр белән тулган иде. Сәдит кайнар карашы белән капшап, алар арасыннан Жаксылыков эзләде. Әнә ул! Әле генә дәүләтнен зур бүләген тапшырган комбайнчыны Беренче үзе дә шәйләп алды һәм кулы белән изәп. үзенә чакырды:
—Гатиятуллин! Бире кил!
Әмма барлык дәһшәте белән агарынып калган Сәдит урыныннан кузгалмады. Гүя ниндидер көч аны басып торган җиренә кадаклаган иде Жаксылыков ана таба юнәлде һәм бөркеттәй кочагына колачлап алды:
—Чын күңелдән!. Чын күңелдән котлыйм' Килеп урнашуыгызның беренче елында. . и такой орден! «Хөрмәт билгесе»! Безнең өлкәдә бердәнбер мондый батыр бит сез!.
Сәдит бер сүз дә эндәшмәде.
Секундлар сәгатьләргә тин иде.
Секретарь Сәдитне күздән кичерде. Ул куркыныч иде
Секретарь аңардан нәрсәдер көтте
— Пач-чам-му?!— Ниһаять Сәдит хәнҗәрдәй үткен күхтәре белән Беренчегә кадалды—Ниг-гә?!
Анын күзләре чынлап та куркыныч иде
Монда ниндидер бер зур. котылгысыз сөйләшү барлыгын аңлап азган Жаксылыков. янәшәсендәге берәүгә башын какты да. кулын Сәдитнен иңеннән төшерми торып, аны күршедәге икенче бер бүлмәгә таба азып китте Алар артыннан мунча яфрагы сыман аркага ябешеп. бүлмәгә теге дә керде. Сәдит аны таныды: ул урак өстендә очрашкан Шәүлә иде
Алар икесе өстәл артында урын алды. Шәүлә өч-дүрт адымда баскан килеш катып калды.
Нәрсә булды. Гатиятуллин0 Сөйләгез —Ул Шәүләгә ымлады — Тартынмагыз, безнең кеше...
Бу кеше үзенең карадан-кара киеме белән бүлмәне тутырган иде
Тәмам aiарынган Сәдит орден кабын һәм таныклыгын кесәсеннән чыгарып, өстәлгә салды:
Мина мондый, билгесе булып та хөрмәте булмаган бүләк кирәкми Мин бик ю рәнҗедем. Жалкын Сарбаевич
Шәүләнең маңгаена бөрчек-бөрчек тирләр шытып чыкты Ул агарынып хуҗасына карады.
— Ничек хөрмәте булмаган'’ Моны ничек анларга?—Беренченең кандай кызарган йөзе буйлап ниндидер төеннәр йөгерде Ул сүз таба алмагандай.
7. .КУ. MI
бер мизгелгә тынып калды. Аннан үзе дә сизмәстән өстәп куйды.—Бездә орденны сорап алмыйлар Нәрсә бирсәләр, шуны алалар, туй...
Менә сиңа мә! Иште ишәк чумарын! Ул, коммунистик идеянең тәҗрибәле көрәшчесе, ерак Татарстаннан яхшы тормыш һәм социаль гаделлек эзләп килгән гади бер комбайнчыга, шулай дип әйтергә тиеш идеме’’ Кызу урак өстендә бункерга бишек асып, чирәм игенен урган егетнең хакы шулай очсызмы ни?
Әмма дилбегә кулдан ычкындырылган иде. «Гади комбайнчы» исә бу дилбегәне шундук кулына алды:
—Ә менә бездә алай итмиләр... Бездә тиешлесен бирәләр...
Сәхнәдән әле генә таулар актарырлык күтәренке кәеф белән төшкән Беренченең гүя эчендә тегермән ташлары дөбердәп кузгалды. Ул кашларын җыерды. Сәдит беренче тапкыр анын тырпаеп торган чәчләренең шомырт кара, ә кашларының чал булуын абайлады.
—Нәрсә, бүләгебез кечкәнтәй мәллә?
—Эш бәләкәйлектә,йә булмаса зурлыкта түгел.
— Нәрсәдә соң? Тиешенчә бәһаләмәгәннәрме?
—Әйе. Нәкъ шулай.
__ 999
Сәдит пинжәк кесәләреннән бер төргәк гәзит кисентеләрен чыгарып салды һәм алар өстеннән күзләрен йөгертеп алганнан соң, чак-чак ишетелерлек тавыш белән дәвам итте:
—Орден тапшырганда сез мине сәтсиәлистик ярышта җиңүче дип атадыгыз. Мин дөрестән дә җиңүче булганмын икән шул... Менә бу гәзитгә язуларынча, игенне мин Говоровка караганда...—Ул, тамагы төелеп, эндәшә алмыйча торды — . ике мен центнерга. Зельцерга караганда. . өч мең центнерга, Жумабаевтан исә.. —Аның күз алдыннан дәшти бөркетләр кунган баганалар йөгереп үтте.—... дүрт мең ярым центнерга артыграк суктырып, беренче урынны яулаганмын ләбаса! Әмма... «булганмын» гына! Әмма җиңүчеләр итеп икенчеләрне раслагансыз икән... Ә безнен «Мәмләкәттән» бүген орден алган Кривошапка исерек килеш яна үзйөрешле комбайнны яндырган кеше... Аны утыртырга иде дә бит, әмма... Сез мине әләкче дип уйлый күрмәгез, болай, сүздән генә әйтәм.—Сәдит бер мизгелгә тынып калды.—Сәтсиәлистик ярышта җиңүен мин җиңдем, ә менә сез бүген иң югары бүләкләр—Ленин орденын Говоровка, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнарын Кривошапка, Зельцер һәм Жумабаевка тапшырдыгыз, шулай бит? Мина «Хөрмәт билгесе»,шулай бит?. Ягъни мәсәлән, хөрмәтсез билге, хөрмәттән көлү билгесе... Мине дөрес аңласагыз иде... Мин сезнең янга орден дауларга дип килмәдем. Минем бары тик беләсем генә килгән иде: нишләп болай килеп чыкты икән ул, Жалкын Сарбаевич?
Секретарь кайнар тиргә батты. Аның һәрчак ярдәмчел, алып бирергә, илтеп куярга, хәбәр итәргә, сакларга, утыртырга, азат итәргә, пычратырга, агартырга әзер торган, әмма бу мизгелдә онытылган гына түгел, иң мөһиме— хуҗасына бернинди дә ярдәм итә алмаган ярдәмче Шәүләсе исә гүя бу һавада үтә күренмәлегә әверелеп эрегән иде. Җаксылыков үткән җәйнең бар тирә-юньне шәм итеп эреткән июль кояшы астында, даланың беренче чирәм уңышын җыйганда, көтмәгәндә генә, каяндыр Татарстаннан бәхет эзләргә килеп чыккан бер гидай комбайнчы белән танышуы өчен хәзер хәтта үкенә дә иде кебек... Мондагы, бу бүлмәдәге кояш теге чактагы дала кояшыннан күпкә эссерәк һәм рәхимсезрәк иде. Аны аялау, йә булмаса аңларга тырышу бүгенге тантанадан алган ләззәтне җиргә салып таптау, алдагы якты идеаллардан баш тарту, җиңүләрнең бәясен юкка чыгаруга тиң иде...
—Иптәшләреңә карата алай ук кансыз... алай ук рәхимсез булырга кирәк имәс иде, Сәдит. . кем малае әле?
—Гәбдерәүф малае.
—Әйе, Сәдит Гәбдерәүфович. Алар да бит эшләгән, хезмәт кылган, тир түккән... Кешеләрне бердәй күрүемез кирәк...
Секретарь мондый җебегәнлеге өчен үзен ертып ыргытырга, чәйнәп
өзәргә әзер иде. Шу шыл арны сөйләп торырга тиеш идеме ул хәзер, ат- тасынын б-б-баш б-б-бал-ласы!..
— Кеше буларак, без, әлбәттә, тигез,—дип эләктереп алды политграмотасын Магдебург танк полигоннарында ныгытып өлгергән яшь механизатор.—Ләкин, абзыкаем мой харуший. кешеләрнен тигезлеге аларнын хезмәтен тигезләү дигән сүз түгел әле, шулай бит? Хезмәт тигез була да алмыйдыр ул. Шуна күрә бит партиябез үзенен программасында «Һәркемнән—сәләтенчә, һәркемгә—хезмәтенә карап» диелгән. Дөр-рес бу!.. Ул бит «һәркайсын тигезләгез» димәгән, шулай бит? Аннан, «сәт-сиәлистик» дигән сүз, минемчә, «гаделлек» дигәнне айлатадыр кебек. «Сәтсиәлистик хезмәт ярышы» дигәне инде «гадел хезмәт ярышы» буладыр, шулай бит?
Әйе, «шулай бит», «шулай бит» дия-дия, комбайнчы иптәш Казакъстан коммунистлар партиясенең Үзәк Комитеты әгъзасы, анын күренекле әһелләренең берсе булган иптәшне диварга китереп терәгән һәм бу иптәшнең бу кадәр төгәл мантыйк, аек акыл, ышандырырлык, дәлилле итеп сөйли белгән комбайнчы иптәшен үзенә лекторлар төркеме җитәкчесе итеп эшкә аласы килә башлаган иде...
Әйе, комбайнчы иптәш Казакъстан коммунистлар партиясенең Үзәк Комитеты әгъзасы, анын ин күренекле әһелләренең берсе булган иптәшне бик тә куркыныч, кагылырга да ярамаган, рухи, әхлаки, идеологик бәхәснең чыга алмаслык баткагына алып кереп батырган, инде анын борын тишеге бу сазлыкның соргылт-сасы массасы эченнән беренче куыкларын чыгара башлаган иде...
Ул, котылырга теләгәндәй, урындыгына чат ябеште һәм Сәдитнен күзләренә карады. Алар нәкъ басудагыча садә зәңгәрлек белән ялкынланалар Комбайнчының сүзләрендә ачу зәһәре булса да. шунысы сәер, күзләрендә бернинди ачу да, зәһәрлек тә юк, татарның бары тик теге, Ждксылыков үзе искә төшергән затлы нәселлелегенен асаба зәңгәрлеге генә бар. Бу аның күңелен нечкәртеп җибәрде. Нәрсә, ул күпне күргән, солдат белән ат тоягы эзендәге сазлык суын да, сасы аракысын да бергә чүмергән армия политработнигы түгел мәллә?! «Бәлки, бүләкләнү хөрмәтенә... чынлап та бер иллешәр грамм тяпнуть что ли?»—дип уйлап куйды Беренче.
Хуҗасы өчен бу җәзаның да җәзасына, бер комбайнчы кисәгеннән түбәнлекле, үкенечле, мона кадәр күрелмәгән хөкемгә әйләнгән бу бәхәстән котылып, моннан ничек чыгып сызарга белмәгән Шәүлә идәндә катып калган шәүләсен кузгатыл маташты. Әмма хуҗасы бу ишарәгә игътибар итмәде. Шәүлә бүлмәдәге кизүлеген дәвам итте
— Мондый истәлекле көндә...мондый гадәти сорауларга җавап эзләп, вакланып маташасы да килми, Сәдит туесканым,— дип башлады сүзен Секретарь саклык белән алга барып —Казакъ әйтмешли, ат аунаган җирдә төк калмый булмый, гуй. Аннан, без бит—солдатлар. Ир-егетләр, туесканым Нәкъ менә шул ир-егетләрчә синен беренче җиңүен хакына берәр йотым кайнар хәляльне тотсак, барча үпкәләрне онытсак,ә? Аннан юлыбызны, партия кушканча, яна җиңүләргә таба дәвам итсәк, ә? Яшь гаиләң хакына, гүзәл тукалың хакына, ә?—Секретарь элекке хәләтенә кайтып, батырайды һәм хәлиткеч хәрәкәт ясап, өстәлдә яткан орден кабын Сәдит алдына шудырды—Кечкентәен бункерда үскән бодай баласы хакына. Әйткәндәй, исәнме, исеме-аты кем әле анын?
— Эчмим,—дип алдалашты Сәдит.—Кызнын исеме Рәмзия анысы
— Һмм. . Ярар алайса.—Секретарь уңайсызланып куйды.
-Авызыма да алган нәрсәм түгел —Сәдит шундый ук боерыкчан хәрәкәт белән орден кабын Беренченең алдына ук күчерде һәм чекерәеп яңадан күзләренә текәлде —Социализм «тигезлек» дигән нәрсә түгел мени?
- Тигезлек — Сәдит таккан бәхәстән, ул алып кергән сазлыктан котылу мөмкин түгел иде. Секретарь тирән итеп сулыш алды һәм уфырды —Мин синең белән килешәм. Тигезлек, туесканым
Мине, беренче урынны яулаганны, ин түбәнгә тәгәрәтү тигезлек буламыни?
—Э-э-э... Карагыз әле. безнең республикада ике ин зур халык бар—
казакълар һәм орыслар. Бүләкте беренше итеп орыска бирү безнең халкымызнын көнел киңлегенә тап киләдер, гуй. Бездә милләтшелек имәс. Болар барысы да халыкларымыз достлыгы бола ятыр, гуй.
—Ә мин. татар, шул дуслыкның кайсы тирәсендә инде?—дип сорап куйды Сәдит.
—Ярар инде, арттырма, туесканым,—дип каршы төште ана Җаксы- лыков һәм ягымлы итеп елмайды.—Ортасында, нәкъ аманат ортасында. гуй! Хөрмәт билгесе! Орыстан, казакътан кала, татар туесканымыз өченче болып орден алып ятадыр, гуй!..
—Кахулдан кала,—дип төзәтте Сәдит.
—Әйе, бу мисалда украиннардан кала —Ярар инде, орден нисбә-теннән һәр халыкны мыскалга салып булмайды Ул гадел дә булмас иде... «Хөрмәт билгесе»! Йә, әйт, бу бүләк кемнәрдә бар тагын’’ Татар карындасымызда! Мин. мәсәлән, монын белән бик тә горурланам!—Ул орден кабын яңадан Сәдит алдына шудырды. Шәүлә, аякларын алыштырып, урынында таптанды,— Килгән елында ок мондаен Һәдия алуың белән котлаемдыр, гуй...
Ул сикереп торды. Сәдитне кочты, сөякләрен он итәрдәй итеп шатырдатып кысты һәм кап эченнән орденны чыгарып, калтыранган куллары белән Сәдитнең түшенә янадан беркетә башлады:
—Без аны шулай итәбез, туесканым Хөрмәт орденыннан баштаек... Аннан—Кызыл Байрак. Аннан Ленин бабамызнын үзен үк чамаларсың, гуй.
Сәдит белән әллә нәрсә булды. Нәкъ шушы мизгелдә кемдер анын үзе белән дә кинәшми-нитми. ризалыгын сорамый торып, анын корыч их-тыярын сындырды, диярсең: ул хәзер үз-үзе белән дә идарә итә алмый, имеш. Гүя ул үз күкрәгенә үзе хужа да түгел Гүя анда бишек. Гүя анын бишекле күкрәген кемдер арендага алган да. шунда җир сөрә, тырмый, чәчә, ура, анда тамырдай каты куллары белән туфрак йомшарткандай итеп, үзенә кирәк максатларда файдалана, тик Сәдитнен үзен генә кертми иде Менә ул якасына нәрсәнедер каптырган, нәрсәнедер боргычлаган пинжәген Жаксылыковнын кысла сыман капшаучы кулларыннан арындырасы, азат итәсе, аннан бер читкә этәреләсе килә, әмма ничек кенә тырышмасын, монын өчен анарда—әле генә көч-куәт чәчеп торган баһадир ир-егеттә—батырлык та, ихтыяр көче дә җитми. Хәтта багана башларында ыскылдап утырган дәшти бөркетләр дә ярдәм итми. Бу нинди хәл? Ул Жаксылыковнын фиркави һәм дәүләти кочагында балавыз сыман эри һәм эрүен дәвам итә иде.
Сәдит кинәт кенә, тиле кеше сыман, шаркылдап көлә башлады. Бу көлү исә Беренченең күңеленә аеруча хуш килде.
Ниһаять орден янадан Сәдит күкрәгенә менеп оялады.
—Менә ничек бөтәеп киттең, 1уй!..—Беренче ана сокланып карап куйды—Әтеү, алмыйм, имеш! Әтеү, онытма, бездә дә «бирмим, имеш» булуы мөмкин, гуй...
Ул тынычланды. Кемне нинди орденга билгеләү буенча хакимиятнең гадел эш иткән булуын раслау өчен меңтәгән ялган дәлилләр китерә, әгәр бик тели икән, үзенә генә билгеле булган юллар, чаралар, чамалар, шомартулар, куркыту-өркетүләр аша ышандыра, инандыра алган, инандыра алмаган очракларда, үз сүзен барыбер сүз итеп, маңгае белән дивар җимергән Беренче бу юлы,—ә бәлки бу барлык тормышында, партиядә эшендә эшләү дәверендә беренче мәртәбә булгандыр—комбайнчы белән артык кызылланып, шомартынып, татлы телләнеп тормады, Сәдит туесканы биргән сораунын иң аска яшерелгән җавабын ачты да салды.
—Алмаченко теләмәде. Евгений Христофорович. Без ана Ленин орденын да. Хезмәт Кызыл Байрагы орденын да тәкъдим иткән идек. Кирәк имәс, диде. Безнең совхозда әлегә лаеклылар юк. диде...
— Рәхмәт, рәхмәт,—дип пышылдады шалкан сыман агарынган Сәдит.— Мин җавабыгыздан канәгать. Миңа шул гына кирәк иде ... Миңа орден һич кенә дә кирәкми иде...
«Бу Алмаченко һаман акылга утырмаган»,—дип уйлап куйды ул тагын.
Әле күптән түгел генә Теләнче Тамагындагы оясыннан очып чыккан татар бөркете шунысын аңлады: бу шартларда орден—адәм баласының
хезмәте өчен алган горурлык билгесе—ул хосусый милек икән. Ул лаеклы булган бүләкләр арасындагы ин «түбәндәге*сен алу да анын өчен зур батырлык икән Сәдитнен күнеле уйнап куйгандай итте Ул читкә карады Шул мизгелдән алып Сәдит өчен Тукайлардан килгән саф, чиста милли хиснең милеккә, шәхси хуҗалык сыман ниндидер бер матди, гасаби хиссият чыганагына әйләндерелгән булуы анарда мәңгелеккә тар. тынчу милләтчелеккә карата мәнгелек җирәнгеч мөнәсәбәт тудырды.
Анын җавабыннан канәгать булучыдан үзе үк канәгать булган Беренче, кәефе килеп, елмайды, кәнәфиендә төендәй чишелеп, бәдәнен яздырды һәм Сәдитнен колагына ишетелер-ишетелмәс итеп кенә пышылдады
—Аннан, туесканым. һич тә аптырама мондый тантаналар ниндидер микъдарда театр концерт рәвешен алалар Син алдагы зур тантаналарга репетиция генә үтәсен. Синен юлын—Социалистик Геройлыкка!.
Сәхнә ягыннан «Ой. ты. зима морозная»ны күмәкләп җырлый башладылар. Бу бүләкләнүчеләр хөрмәтенә концертының башлануы rue
Беренче Шәүләсенә баш какты Менә ярты сәгать инде күрсәтмә көтеп урынында кара баганага әйләнгән, йөзендә йөзе, телендә теле булмаган һәм кеше хәтерендә шәүләсеннән башка бер нәрсәсе белән дә хәтердә калмаган телсез аппарат чиновнигы, саздан аерылгандай, аякларын чак кузгатып һәм кергәнендәге сыман елышып кына, бүлмәдән чыкты Бүлмә анын артыннан киңәеп, яктырып киткәндәй булды.
Әмма Шәүлә аларны бөтенләй ташлап китмәде—бүлмәдән чыгу белән икенче бер уңайлы урынны сайлап тагын да катып калды. Хәзер ул күзәтә дә. берүк вакытта концерт та тынлый иде
—Ә син кайгырма .. Алмаченкога да кинә саклама. Жаманлыкта нан үстереп болмыйдыр. гуй —Секретарь болай да бик тәртипле итеп ятып торган шомырт кара чәчләрен сыйпады —Таррак адәм ол. әлбәттә. Бездә озак кадалмас ол.
—Тар түгел. Татарны яратмауда татарнын үзеннән дә ... татарырак кеше...
—Нишләтәсең, һәркемнең үз холкы. Аннан, җитәкче халкы үзенчә чирли бит ул.. Аларны вакытында кашып торырга кирәк, шулай бит’—Беренче елмайгандай итте.—Кайгырма, барысы да рәтләнер Исәнлек кенә кирәк Тукалын, теге бункердагы бишектә үскән кызын нихаътә сон? Исән-аманнармы’’
— Исәннәр, аллага шөкер Әнисе йөгереп, кызы сикереп, әтиләре кикереп йөри Малайга да нигез салдым Бишкә кадәр туктамаска исәп
— Менә монысы өчен бездән сина һәм тукалына тагын бер орден Ә теге авылдан, синен арттан килгән кызкай Исеме кем иде әле Ну. синен икенче хатынын
Ниндидер чинашкан тавышлар чыгарып, сәхнә ягыннан жыр яңгырады Сәдит бу концертка кереп тә тормаячак Мондый шома, монсы з җыр ишарәтләрен, шырды-бырдыны анын җене сөйми
Беренче сәгатенә карап куйды
Сәдит тә. җиңен ышырып. сәгатьсез беләгенә карап куйгандай итте Аннан, нәрсәнедер исенә төшергәндәй итеп, сискәнде
— Нишләп ул минем икенче хатыным булсын, ди?!—Сәдит. уянып киткәндәй, кап урталай ярылды —Сез... чамалап! Бехтә бехтәргә бер генә тапкыр яратырга кушылган, пәннимәешь ты'
- Гафу ит инде! Сине һич тә рәнҗетергә теләмәгән идем дә бит —Мактарга теләгән идегез мени’’
-һәрхәлдә, һич кенә дә кимсетермен дип уйламаган идем Аннан, шартыннан чыгып, кулыннан килгән, булдыра алган ир-егеткә ул кадәр хөкемгә тарттырырлык җинаять тә түгелдер инде ул...
Нич- ча- уа сиб-бә!—дип кычкырып җибәрде Сәдит — Болай булгач, сезне зеррәгә генә Беренче Секретарь итмәгәннәрдер. абзый! Сездә. Казакъстан компартиясендә ничектер, ә менә бездә. Татарстан компартиясендә. көпә-көндез ике хатын белән яшәү мактала торган нәрсә түгел Ул ике аягына ике ыштан киеп чабу белән бер. мин сезгә әйтим' Андый чакларда райкомга чакыралар да, түзәлмәсән дә түзеп торырга кушалар
—Син бит коммунист түгел, .—дигән булды Ждксылыков Сәдитнен бары тик «Хөрмәт билгесе» орденына гына тәкъдир ителүенең бер сәбәбен сиздерергә тырышып.—Совхозыңа кайту белән партиягә кер. Син бит., һаман да коммунист түгел!..
—Булмаса ни! Анын каравы, мин—партия баласы!, —дип жавап бирде ана Сәдит.—Партиясезләрнең балалары да мәм-мәм сорый, мой харрушии!
—Анысы хак. Минем ул кызкай хакында беләсем генә килгән иде Совхозда калдымы ул? Китмәдеме? Кем булып эшли?
—Китмәде. Ындыр табагында үлчәүче булып эшли.
—Кияүгә чыкмагандыр бит?
—Чыкмады әле. Сезне көтә.
—Ну, кызык та инде син, Гатиятуллин!
— Шул кызык коткара инде мине... Югыйсә, элмәккә керергә кирәк...
—Нигә алай бик кискен әле?
—Ничек кискен булмаска, ди? Алдан да, арттан да мәхәббәт камалышындамын Ә менә яшәргә, ике хатын белән түгел, берсе белән дә йокларга урын юк...
—Кит аннан' Нигә әйтмичә торасын? Әле кайда яшәп азапланасыз?
—Ат абзарында.
—Ат абзарында?! Булмас ла!
—Килеп карагыз, бәй. Ат караучы алачыгында. Рәмзиянең бишеге хәзер шунда күчте.
—Һм. Хужалыкнын ат караучысы юкмыни?
—Бар иде Хатыны бу шһртларга түзә алмыйча алып кайтып китте. Ат караучы булып әлегә мин эшләп торам. Әле кичә генә Шәфыйка белән ике колын кабул иттек...
—Кит аннан! —Жаксылыков йодрыгыннан ут чыгарып, өстәлгә сукты һәм, ялкын капкандай, урыныннан күтәрелде.—Кайтуына совхоз сине фатирлы итәчәк. Гатиятуллин!.. Туесканым!.. Йә мин. йә бу Алмаченко!... Әйдә, кониертты карап алайык. туй...
Кәефләре жинеләеп. фикерләре сукыраеп калган Сәдитнен бер йөз генә грамм булса да төшерәсе килеп китте.
Орденыннан баш тартып, Секретарь белән кайнар бәхәсләшкән Сәдит һәм инде менә орденын түшенә тактырган Сәдит гүя икесе ике кеше иде Атар бүлмәдән чыктылар һәм концерт залына юнәлделәр. Артларыннан дивар буйлап шуыша-шуыша теге Шәүлә дә озата барды Татар монын. аның «Шахта» һәм *Сарман»нарын сагынган Сәдитнен бу колак тондыргыч, уйлавынча, моңсыз һәм жиде ят тамашага һич кенә дә керәсе килми иде. Ләкин ниндидер пошаманлы көч иркәйне шунда тарта, кальбенә каршы килеп булса да. керергә, мондый бергәлектән читтә калмаска боера иде..
Буфет каршында шактый кызып алып, кайсы кайда изрәгән, шаулашкан, сүз куерткан замандашларын ерып, ул гүя үз күкрәгенә бишек итеп орден таккан Сәдит. артыннан майлы комбинезон киеп ир-ат рәвешенә кергән штурвалчы Шәфыйкасын да ияртеп, һәлакәтенең, бөек тарихынын азагына, анын гына түгел, үзеннән сон калачак балаларының, балаларының балаларының, барлык нәселенең, милләтенең яңа бер мәжүси сыйфатына таба үзе теләп атлагандай, Беренче Секретарь ачкан ишек аша залнын шау- шулы ят авазларда, хәмер исләрендә чайкалган томанлы караңгылыгына, туган жыруларыннан жинелчә, монсыз «Ой, ты, зима морозная»лар аша якын киләчәкнең меңләгән шырды-бырды такмаклары патшалыгына кереп чумды.
Кайчан чыгар ул аннан?
Чыгар микән?
Чыккан хәлдә, анын үзен дә икенче бер бишеккә салып чыгармаслармы?
2001, январь—февраль.
Чаллы.