ҖАНЫНДА ХАЛЫК ГАМЕ

китереп, кендек каннарын җиргә тамыза тора. Әйтик, 1941 ел татар поэзиясе өчен аеруча уңдырышлы булды (Р. Гаташ, Г. Рәхим, Р. Харис кебек куәтле шагыйрьләр дөньяга килде)... «Без—кырык икенче ел балалары» дип, авыз тутырып әйтерлек булмаса да, сугышның икенче елы да татар әдәбиятына миһербанлы булды, берничә иҗади шәхесне бүләк итте. Айның беренче көннәрендә (икенче февральдә) Мамадыш төбәгенең Ак Чишмә авылында, мулла соңрак Әхмәт дип исем кушкан бала дөньяга килә. Нинди шигъри атама: көмеш күбекләрен өскә чәчә-чәчә чылтырап аккан чишмә, әле үзе җитмәсә Хозыр Ильяс сакалы кеби ап-ак. Караңгылык пәрдәсен ерып таң атканда шәрран ярып үзе турында җиһанга хәбәр биргән малай исә чүл гарәбе кебек чем кара. Ак янында кара... Башка төсләр шуларның төрлечә кушылмасыннан хасил була, диләр. Ак чишмә кырында кара малай. Шундый исемле авылдан шагыйрь чыкмаса, гаҗәп булыр иде. Алгарак китеп булса да, шуны искәртәсе килә: Әхмәт Гадел дигән шагыйрь, язучы иҗатына хас чуар төсләр уены, көйгә, моңга күчкән чишмә тавышы, адашкан бураннар шәүләсе, яшерен серлелек, контрастлар уены, көтелмәгән аллегорик нәтиҗәләр дә шуннан килә торгандыр. Осталыкның серен «балачактан эзлә» дип юкка гына әйтмәгәннәрдер безгә чаклы яшәгәннәр. Кем уйлаган, заманалар узгач, шул бөтерчек хәтле малайдан ирләрчә тулырак йөзле, беркадәр астан карый торган җылы, мәгънәле, кара-коңгырт күзле, аерылган кара болыт кисәгедәй озын кашлы, борчак коймагыдай калын иренле, олпат гәүдәле ир. шагыйрь, прозаик, драматург, кино либретточысы, тәрҗемәче Әхмәт Гадел үсеп чыгар дип! Дөрес, әнисе гаиләсен, нужа бабай арбасына утыртып, шигъри исемле авылдан тиз алып китә. 1946 елда исә җиңүче булып, татар атына атланып кайткан атасы, урман белгече буларак, Саба районының Әбде урман хуҗалыгына күчерелә. Урманчыларны (башка һөнәр ияләрен дә, мәсәлән, укытучыларны, табибларны) ул елларда, тамыр җибәреп өлгермәсеннәр диптер инде, гел 9. .к. >• м 2
1942 елның җилле-буранлы, карлы-болытлы феврале. Ватан сугышының тәүлеге елына торырлык, ил язмышы кыл өстендә тирбәлгән авыр, фаҗигале көннәре. Татар һәм башка милләтләрнең чибәр, назга мохтаҗ хатыннарын, буй җиткән, әмма каһәр орыш котырынуы нәтиҗәсендә гаилә кора алмыйча калган Гөлҗамалларын, меңнәрчә балаларны ятим иткән өчпочмаклы, кара мөһерле хатларның еш килгән һәм шулай да инде немец фельд-маршалы Паулюс армиясенең Идел буенда билен сындырган сөенечле дә вакыт. Авыр сынау мизгелләрендә дә мәңгелек тереклектә өзеклек була алмый, хәят, берни белән санашмыйча, үз кануннарын куа, дөньяга көрәшчеләрнең дәвамчыларын
урыннан-урынга күчереп торганнар. Саба, Тәкәнеш, Балык Бистәсе, Алексеевск районнары, булачак иҗатында эз калдырган Шомыртбаш авыллары пәйда була. Сугыш яралары дөньядан иртә алып киткән әтисенең күчмә тормышка тартым холкын Әхмәт тә үзенә сеңдерә һәм илләр буйлап сәяхәтен дә дәвам иттерә. Ул «бәхетле иткән» олы төбәкләрне генә атап үтик: Германия, Ташкент, Кырым. Түбән Кама, Тольятти, Казан, Мәскәү... Ә инде хезмәт иткән урыннарын, һөнәри белгечлекләрен атый-саный калсаң, искитмәле. Малай чакта урыс һәм татар телләрендә мәктәп белеме ала, әтисенә ихтирам йөзеннән, Лубян урман техникумын тәмамлый, шуннан китә хезмәт дастаны: район газетасы хәбәрчесе, мәктәптә немец теле укытучысы, производство гимнастикасы инструкторы, слесарь-монтажчы, тракторчы, компрессорчы, Казан радио-телевидениесе тәрҗемәчесе, халык иҗаты йорты хезмәткәре; унбер ел дәвамында мәдәният министрлыгында әүвәл инструктор, аннан бүлек мөдире, «Социалистик Татар-стан» гәзите хәбәрчесе, Татарстан кинокомитетының баш мөхәррире. Язучылар берлегенең әүвәл әдәби фонд директоры, аннан рәиснең беренче урынбасары була... Әмма иҗади хезмәт һәрчак беренче урында тора: татар, кырымтатар һәм урыс телләрендә басылган дистәләгән шигырь китаплары авторы ул хәзер. Гел читтә йөрү сәбәпле булса кирәк, ул алтмышынчы еллар башында дәррәү төркем булып иҗатка килгән шагыйрьләр—чордашлары «обоймасына* эләкми, шул сәбәпле аның иҗаты мактаулардан, игътибардан, үксез бала кебегрәк, читкәрәк кала. Дөрес, тәнкыйть Әхмәт Гаделне бөтенләй әйләнеп үтте дию дөреслеккә хилафлык булыр иде. Заманында В. Цыбин, И. Цеховский, А. Кудрявцев, татардан С. Гомәр-Әмин, Н. Юзиев, Р. Мостафин, Р. Миңнуллин, Ф. Сафин, Г. Морат, И. Кәримов аның лирикасы турында уңай фикерләр белән чыкты; иҗатына җылы карашларын X. Туфан, С. Хәким, Н. Арслан, Г. Ахунов кебек сүз осталары даими сиздереп, әйтеп, рухландырып тордылар.Ләкин аның үзенчәлекле иҗатын иңләгән яисә шуңа омтылган хезмәтнең әлегәчә күренгәне юк. Әхмәт Гаделнең күбәләктәй тыйнак җан очышыннан башланган тылсымлы шигърият чишмәсе акрынлап туарылып, ишелеп аккан олы дәрьяга барып тоташа, татар әдәбиятының бер игелекле тармагын тәшкил итә. Шигырь китаплары янына проза әсәрләре, тарихи-лингвистик эзләнүләре өстәлә тора.
Бүген китап киштәләрендә урын алган «Эзләнү», «Чам», «Яшьлек урамы», «Көмеш кылган җыры», «Яшьлегем былбыллары», «Серле күпер», «Командир сәгате». «Дәрт», «Алмагач кызы», «Йолдызлы чат» һ. б.—айсберг дигән серле тауның өске өлеше генә.
Әхмәт Гаделнең әле басылып чыкмаган дистәдән артык кулъязма китабы үз нәүбәтен көтеп ята. «Рух бәйрәме», «Таланган болытлар», «Уходят кони в синие рассветы», «Поэмалар китабы», «Пьесалар», «Киносценарийлар»... Берничә томлык «Татар тарихы» китабы, аңлатмалы алынмалар сүзлеге. Татар һәм рус телләрендә мәкаләләре, очерклары.
Детальләрне өйрәнү, аның шактый катлаулы образларына төшенү, Гаделнең үзенчәлекле, Эзоп телен өйрәнү генә аның иҗади җимешләреннән ләззәт тойгысы алырга мөмкинлек бирә.
Ышануыбызча, Әхмәт Гадел үзенең күңеле аша берничә мәдәният катламын рух назларында кайнатып, яңа форма, яңа төсмерләр, яңа образлар булдырган шагыйрьләребездән. Хәзер аның тормыш һәм иҗат юлына күз салыйк.
Балык Бистәсе районының Котлы Бөкәш авылы мәктәбендә укыганда, сабакташы (хәзер күренекле шагыйрь) Равил Фәйзуллин белән ярыша-ярыша, рус телендә язган Әхмәт Гадел дә аңардан үрнәк алып ана телендә шигырьләр яза башлый. Ул чит илдә, армиядә хезмәт иткәндә «ачыла». Солдат тормышы үзенең катгый таләпләре, кырыс чикләүләре белән күпләрнең рухи үсешен туктатып торса. Әхмәт менә шундый кырыс һәм кыргый шартларда шашынып- шашынып каләмен сыный. Иҗат кешесенең холкы, фикерләү рәвеше үк серле дөнья, ачылып бетмәгән континент. Потстдам шәһәрендәге хәрби газета редакциясендә солдат Әхмәтнең «Поиск» исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Күп тираж белән җыелган китабы туган җирләреннән, туганнарыннан.
сөйгән ярларыннан читтә яшәргә мәҗбүр булган чордашларының, юлдашы, сердәше, киңәшчесе булып китә.
60-70 елларда да Әхмәт Гадел ике телдә язуны дәвам итә. Урысча ташып чыккан «Чам», «Кыз куу бәйрәме», «Йолдызлар», «Мәйданда», «Шомыртбаш урманында көз» кебек башка милләт укучыларын татар халкының рухи дөньясына, көнитеш хасиятләренә алып кергән шигырьләре үзәк матбугат игътибарыннан да читтә калмый. Аерым алганда, күренекле урыс шагыйре В. Цыбин аның эзләнүләренә югары бәя бирә. «Әхмәт Гаделнең шигырьләре— һәрвакытта диярлек хисләрнең текә, кыю, кискен алышынуы, бер-берсенә капма-каршы торган ритмнар гаммасы, буйсынмас төсләр уены, сүзнең ниндидер самими сизгерлеге—барысы да тормышны тирәннән, җирдән сиземләүдән килә» (Тверской булвар, 25—//Литалманах, 1972. — 75 б.).
Үзен шундый җылы кабул итү тәэсирендә шагыйрь, форсаттан файдаланып, бер-бер артлы китапларын нәшер итеп, урыс телендә иҗат итүче, торгынлык елларында уч төбендә йөртелгән әдипләр шеренгасына басарга тиеш иде кебек. Олы сәясәт шул юлга этәрә, үз туган телен онытканнарны, өйрәнергә теләмәгәннәрне хуплап торган манкортлар заманасы иде. Мәгәр бишек җыры, чишмә чыңы илә бала чагыннан йөрәгенә, канына сеңеп калган милли хис аңа башка юнәлеш бирә, үз халкының тарихын, бүгенгесен өйрәнергә өнди, үз кыйбласын эзләү юлына чыгара. Ул әлегә туып-үскән җире, мәңгелек мәхәббәте Татарстанны, олы стратег кебек әйләнеп йөри, чагыштырып карау өчен тәэссоратлар туплый. Сәяхәт итә, әйтелгәнчә, бик күп төбәкләрдә: Дагыстанда, Кырымда, Төньякта, Себердә, Балтыйк буе илләрендә. Урта Азиядә йөреп, яшәп, мая җыя («Күгәрченнәр», «Чам» кебек шигырь китаплары (1971, 1978) үзбәк китап нәшриятында басылып чыга.) Ул яраткан шагыйре Хәсән Туфан үрнәгендә, биштәрен аркасына асып, «дөньяның мин күрмәгән җирләре күп әле» дип, ил буйлап сәяхәт кыла...
Төрле төбәкләрдә яшәгәндә дә Әхмәт Гадел, коры җиргә эләккән су кебек сеңми, югалып калмый; үзбәкләр, каракалпаклар, әтисенең шул якларга сөрелгән кан кардәшләре белән аралаша, уртак тел таба, шивәләрен өйрәнә. Аерым алганда, шул як күренекле сүз осталары белән дуслык мөгамәләсе урнаштыра, Җәүдәт Ильясов. Хәмид Голәм, Рәим Фәрһади, Рәүф Парфи, кореялы Борис Пак, кырымтатар язучылары Рәшид Морад, Юсуф Болат, Шамил Аләдин, Сәет Гомәр Әмин, Әнвәр Сәламәт, Риза Фазыл һ. б. белән дуслыкта яши.
Иҗатының җитлеккән чорын ачып җибәргән «Чам» шигыре (кырымтатар телендә нарат агачы) Әхмәт Гаделне үзенчәлекле шагыйрь итеп таныта. Хикмәт шунда: «Чам» әсәрендә шагыйрь халыкның фаҗигасен һәм мәңгелеген—туган җиренә берегеп үсүен шул әрсез нык агач образы аша символлаштыра, аллегория ярдәмендә аның илаһи көчен, метафора белән туган җиргә, ил язмышына береккәнлеген чагылдыра. Шигырьне тән-кыйтьчеләр, әдәбият белгечләре өчен һаман каты чикләвек булган Дәрдмәнднең «Кораб»ы белән янәшә куям, хәтта, шуның дәвамы итеп кабул итәм.
Тамырлары белән туфракка тирән үтеп, Кыяларны кочып, Ташларга сарылып үсә. Ялгызы үсә Кәкре нарат—Кырым чамы!
Ботаклары күк гөмбәзен тотып тора, Алып батыр куллары кебек.
һәркем туган җирен сөйсен иде шулай, Ташлы тауның батыр чамы кебек...
Шигырьнең әлеге варианты 1978 елда Казанда басылып чыккан «Яшьлек урамы» җыентыгында бирелә. «Кыяларны кочып», «ташларга үрелеп үскән Кырым чамы» шул ук. Әмма биредә инде ул ике халыкны якынлаштырган уртак җепләргә, язмышларга ишарә итеп, татар дастаны батыры Алыпны алып керә. Давыл җилләргә бирешмичә үскән чам һәм Алып батыр... Беренче варианттагы «кыяларның ярыкларына ябышып». «Башка үсемлекләр үсә 9*
алмаган җирдә үсә» кебек ваклыклар төшереп калдырыла, шигырь камилләшә, чарлана һәм гомумирәк төсмер ала. Шагыйрь үзенә, иҗатына таләпчәнлекне арттыра бара. Шул эзләнүләр нәтиҗәсендә «Кеше», «Моң», «Юмарт татар», • Казан», «Болгар» кебек, һәркайсы халкыбызның, мәшһүр үткәнен яисә холкының бер асыл сыйфатын калкытып куйган шигырьләре туа.
Күргәнебезчә, Әхмәтнең холкы бертөслелекне яратмый, рухи кабул итми. Тәэсирләр яңартуга, хис-кичереш дөньясын баетып торуга омтылу, мәҗүси сафлык белән табигатьне, матурлыкны, халкын ярату аның канына балачактан тоз кебек сеңгән. Атасы ягыннан кырым нәселеннән булган Әхмәткә—анасы Казан арты—Әтнә төбәгенең моңын, назын, рухын сеңдерә. Рәнҗетелгән, кимсетелгән, әмма горурлыгын, киләчәккә өметен җуймаган халыкның ике нәселеннән чумырып ала Әхмәт сәләтне һәм хаксызлыкка нәфрәтне, үзенең олы дөньядагы урыны өчен көрәшә белү рухын. «Бәхетле солдат тормышы»н, «халыклар дуслыгы»н җырлаудан башланган иҗат үсә, тирәнәя бара. Рәсми сәясәт күңелләргә сеңдерә килгән халыклар арасындагы тигезлек идеяләренең сабын куыгы, алдавыч икәнен Әхмәт читтә йөргәндә ныграк аңлый. Халык хәсрәте—аның шәхси кайгысына әверелә, шагыйрь тынычлыгын югалта, әрни, сызлана.
Романтик рухлы, яңага һәвәс Әхмәт, армия хезмәтен тутыргач, шул чорда шаулап-гөрләп күтәрелә килгән Түбән Кама нефтехимия төзелешенә юл тота. Анда аны беркем көтми, урманчы белгечлегенә ихтыяҗ юк. Солдатта алган һөнәрләре ярдәмгә килә. Язудан туктамый; аны күреп алалар һәм шәһәр гәзитенә, аннан радиога эшкә чакыралар. Җитди иҗат өчен белеменең саерак булуын сизенгән егет 1970 елда Мәскәү әдәбият институтына юл тота һәм Булат Сөләйман. Эдуард Мостафин, Разил Вәлиевләр белән бер вакыттарак укый, шул ук изге максат белән уку йортына килгән Балтыйк буе, алман, болгар, маҗар, себер, монгол, гарәп, Кавказ, Урта Азия егетләре белән аралаша. Төннәр буе шигырь уку, язу, бер-берен тәрҗемә итү, аны семинарлар-да тикшерү, гаҗәеп иҗади атмосфера...
Әхмәтнең әтисе—җиңел сөякле, көчле, нык иманлы Һади абый туры мәгънәсендәге көрәшче була, әле фронттан яраланып кайтканнан соң да, күп тапкырлар сабан туйларында батыр кала. «Бу бәйгеләргә,—ди Әхмәт,—әти март аеннан ук, чабыш алдыннан тыпырчынган ат кебек, үзен әзерли башлый. Үз эченә бикләнә, аз сөйләшә... туктаусыз әстерхан һәм урман чикләвекләре ашый торган иде.»
Яшьлеге Татарстанда ипле генә узса, Әхмәт, бәлки, көрәшче булыр иде. Спортны, татар бил алышуын ярата, хәзер дә әле ул, йөрәк кысуга зарланып, үзен җәлләтеп алгаласа да, алтмыш яшьлекләрдән төз гәүдәсе, хәрәкәтчәнлеге, җилкә, күз Шәрифләренең уйнаклап торуы белән аерылып тора. Ул—көрәшче. Әхмәт халкының азатлыгы, иминлеге, бәйсезлеге өчен көрәшкә каләмен күтәреп чыга. Әлегә җир шарында сүз, каләм көчен җиңәр коралның уйлап табылганы юк. Иншалла, табылмас та. Шул ук вакытта шагыйрь тавышын ясалма көчәйтми, барабаннар какмый, ә туган иленә мәхәббәтен энҗедәй нечкәлек, самимилек ярдәмендә ачып сала. Мәсәлән, «Син* (1990) шигыре ватанпәрварлек, гражданлык пафосы белән чолганып-сарылып акса да, ул Әхмәткә генә хас моңга сагышка төрелгән. Бу лирик парчаны тулысы белән китереп үтәсе килә.
Син минем ярты йөрәгем. Син минем ике күзем. Син миңа шундый кирәксең, Беләсең микән үзең?
Эссе көндә сирин җилем. Салкында җылы кояш. Бер төсле авыр тормышның Рәсемен, әйдә, буяш!
Син минем гади арышым, Зәңгәр күгемдә тургай.
Мин синсез якты дөньяда Яши дә алмам бугай.
Син миңа, җаным, кирәксең. Терәгем син, булышчым. Үлгәндә саклап калдырган Иң кирәкле сулышым.
Бер генә матур илгә дә Китә алмыйм мин синнән. Син минем туган туфрагым, Мин синдә үскән имән!
Бу хәтле җылы, кешенең рухын, җанын, вөҗүден агулаган мәхәббәт булыр икән, дип сокланып укыганда, соңгы куплетта сүз сөреше бөтенләй икенче ягы белән борылып куя. Сүз туган ил, газиз туфрак турында бара, ә лирик зат шул уңдырышлы җирдә үскән нык имән икән. Сүз табигатьнең җанландырылган, әдәби образ дәрәҗәсенә күтәрелгән җанлы кыйпылчыгы турында бара. Ун алты юлдан соң, көтмәгәндә ясалган борылыш, ярсып аккан елга аша сикерү, гаҗәеп фикерләү сәләте түгелме? Мондый көтелмәгән ачышлар, лириканы тар кысаларга куып кертергә өйрәнгән тәнкыйтьне авыр хәлгә куячак, көтелмәгән ачышлар Әхмәт Гадел иҗатында шактый.
Тормыш матурлыгын күрә, шуңа сөенә белгән шагыйрь, язарына азыкны һәр адымда таба. Чөнки матурлык үзеннән-үзе мөстәкыйль яши һәм шагыйрьнең илһам кылларын хәрәкәткә китереп, яңа матурлык иҗат итәргә булыша, ягъни тормыш матурлыгы шигъри юлларга, проза битләренә күчкәч, ул янәдән мәңгелеккә кешегә әйләнеп кайта, аның белән кала, юлдашына, киңәшчесенә әверелә. Менә аның «Атлар килә» исемле, һәр татар кешесенә якын ат бәйгесен сурәтләгән шигыре. Әсәр әллә нинди илаһи хисләрне уятып, романтик биеклектә башланып китә: «Атлар килә... Дөп-дөп итә йөрәкләр. Канатлана колгадагы сөлгеләр». Чабышның нәтиҗәсенә берәү дә алдан фаразлык итә алмый, кем беренче килер, кайсы егеткә «кайсы гүзәл чиккән» сөлге эләгер? Шагыйрь күргәнне кәгазьгә, мизгелне сурәткә алучы гади күзәтүче түгел. Бердән, йөрәк кагышына тиң дөп-дөп иткән тояклар көмештән, икенчедән, алар кайчандыр бабаларыбыз гомер сөргән «ерак дала ягыннан» икән. Мәгәр шигырь әле шәхеснең килеп керүен, кичерешләрнең ачылып-актарылып китүен көтә. Шагыйрь хыялы вакыйга типкеленә нинди юнәлеш бирер икән? Бетем кызыклы һәм көтелмәгәнчә:
Кайбер юрга кебек азак китеп, без Иң элгәре бәлки әле килербез!
Шигырьнең офыгы, мәгънәсе киңәеп, гомумән, кешенең тормыштагы урыны, яшәешнең гел бәйге булуы, күп нәрсә шәхеснең үзеннән торуы хакында уйланулар боҗрасына алып чыга.
«Гитара» парчасы да сагыш, моң белән өртелгән статик халәтне күз алдына бастыру белән башлана. «Кулымда серле гитара. Кара төн, якты учак». Лирик зат үзе генә түгел, канәгать якташлары аны башларын иеп, тыңлап утыралар. Ни өчен гитара «серле», ник тыңлаучыларның башлары салынган? Чөнки гитара—үзенчәлекле уен коралы: «Өздерә татар көен: Әй газиз туган илем». Читтә яшәгәндә йөрәк түрендә туган ил рухын сакланган адәм баласы туган як турындагы нәзберек көйне башкача тыңлый да алмый. Төрле төсле, коелган яфраклар моңы сеңгән «Менә көз дә җитте инде», тарихи аң төпкелләренә иңү рухы белән язылган «Болгарда», «Соңгы буран», метафора җәюгә корылган «Күл буенда». «Куркыныч шәһәр», мәгънәсенә барып җитү өчен интеллект әзерлеге таләп иткән «Әйдә», «Ташка язу» шигырьләре заманча яңгырашлары, темпераментлары, төзелешләре, кафияләре, аваз уйнатулары белән күңелгә сеңеп калалар. «Кияүгә чыга татар». «Бакчада асылган кош зары», «Ана телем», «Милләтемнең якты йолдызлары» шигырьләрендә тирәнгә сирпелгән эчке сагыш, тарихи үкенеч, моңсу аһәң өстенлек итә. Аларның чыганагы тирәндә, тарих катламнарында ята. Бу—олы милләтләр аңламый, аларда була, туа алмый торган гаҗәеп серле моң. Булмаганны югалтмаган халыкларда да мондый сагыш туа алмый башлый. Җан ярасына дәва юк, тик үткәннән, киләчәктән таяныч кына эзләп була. Ә инде бөек халык кичереш ләрен, моңын бер йөрәккә туплаган Әхмәт Гаделдә алар аеруча тирән һәм дәвамлы.
Әхмәт Гадел тормышны бөтен катлаулылыгында һәм фәлсәфи кабул итә дигән идек. Җөмләдән. «Вакыт» шигырен искә алмыйча үтә алмыйм. Хәзерге татар поэзиясендә вакыт дигән фәлсәфи төшенчә турында язмаган, аның белән бил алышмаган шагыйрь юктыр. Ә. Гадел берәүне дә кабатламыйча. Вакытны хәрәкәтчән, үтүчән олы дөнья белән янәшә, хәтта аңардан өстен куя.
Бар нәрсә фани—дөньяда.
Вакыт—үлемсез!!!—
ди автор, фикеренең ахырында сорау түгел, ә өч өндәү билгесе куеп.
Газиз жиребез һәрдаим авыр сынауларга дучар, туктаусыз аның байлыкларын, җелеген суырып торабыз, ә тереклек аңардан башка яши алмый, ә Вакыт, галиҗанәп Вакыт мәңгелек. Ул—үлемсез, бәлки, без табынырга тиешле илаһи көчләрнең берсе Вакыттыр, дигән сорауны куя философ шагыйрь.
Әхмәт Гадел мәхәббәт пакьлеге, ир-хатын, кыз-егет мөнәсәбәтләрендә сафлык, вөҗдан, намуслылык мәсьәләләрен дә оста күтәрә. Теге очракта да, бу очракта да. ул милләтебезнең киң күңеле, башка халыклар белән яшәү күперләрен, үзара мөнәсәбәтләрне матур итеп кора белә торган, тырыш, эш сөючән, батыр, фидакяр халык икәнлеген исбат итә. Кыскасы, олы дөнья турында фәлсәфи фикер йөртү, мөһим төшенчәләр белән эш итү, сыкранып уйланулар Әхмәт Гаделне гади мәхәббәт, язмыш, бәхет, ялгызлык кебек һәр кеше башыннан уза торган тормыш-көн итеш мәсьәләләреннән читкә алып китми. Позага басып, өч бармакны жилет кесәсенә, каеш төененә тыгып кына яшәп булмасын аңлап эш итә. Аның күпсанлы җырлары—яшәеш җепселләре белән якынлыгын раслаучы мисаллар. Җырларының байтагына көйне автор— Әхмәт Гадел үзе язган, үзе тудырган, уңышлылары җырчыларыбызның теленнән төшми. Исе.ме үк җырлап торган »Ак болытлар ага»ны Миңгол Галиев яратып башкара. Символик мәгънәле «Көзге җил» Гүзәл Маликова, Эмиль Җәләлетдиновлар башкаруында колакларны, җанны иркәли. Салават Фәтхетдинов үзенә фәлсәфи эчтәлекле «Тормыш түгел алсу алма». «Гомер— мизгел» җырларын сайлап алган. Бу әсәрләрендә шигъри фикерләүне, шул ук шәхеснең музыкаль фикерләве тулыландыра. Тавыш һәм сүз... Алар арасында ярашу, тәңгәллек булганда гына укучы җырны кабул итә. Ә. Гаделнең тирән, самими лиризм кешелекле моң белән сугарылган шигырьләре композиторларны үзенә тартып, рухландырып тора. Күренекле композиторларыбыз Сара Садыйкова («Салават», «Аптыраш»), Әнвәр Бакиров («Үпкәлисең нигә?»), Фасил Әхмәтов («Ватан кояшы») заманында Ә. Гадел шигырьләрен күреп алып, матур әсәрләрен биреп калдырдылар. Көй чыгаручы мәңгелек мәүзугның эчтәлеген, кыйбласын, сүзләр, сурәтләр бизәклеген яңача яңгырата белгән шигырьләрне генә сайлап ала. Ә. Гаделнең шигырьләре Фәүзи Алиев, Мәсгудә Шәмсетдинова, Резеда Әхиярова, Мәсгут Имашев, Рәшит Кәлимуллин, Сафьян Ибраһимов, Ганс Сәйфуллин, Фәрит Хатыйпов, Мәмәт Арсланов, Илфат Дәүләтшин, Рәисә Имамиева, Әхмәт Кәрим кебек дистәләгән көйчеләрнең илһам күзәнәкләрен уятып, җыр язуга дәрт бирәләр.
Әхмәт Гадел нигездә лирик булса да, лиро-эпик әсәрләр дә яза—бу шигъри төрдә эзлекле тәҗрибәләр алып бара. Ул—«Ата җыры*. «Өмме гөлсем», • Минзәлә», «Вәхи», «Ут-ялкын», «Варис», «Ялтада зәңгәр яңгырлар» поэмалары авторы. Барысында да диярлек хәзерге көнүзәк мәсьәләләргә автор тарих аша килә, һәр детальдә милләте узган авыр үткән өмет чаткылары яктылыгында күзәтелә. Мәсәлән, «Минзәлә» поэмасында автор шул өязнең тарихына, дөресрәге, аның азатлык сөюче бик күпләрне интектергән, азаплаган зинданнары тарихына күз сала, аннан бүгенге көненә әйләнеп кайта, хыяллары белән уртаклаша.
Халкыбызның газиз баласын тарих туктаусыз үзенә тартып, олы юлда бабаларыбыз ирешкән бөеклекләр күңелен күтәрсә, җибәргән хаталары әрнү, сызлану уята. Менә ул борынгы төрки шагыйре Микәил Габделлаһ ибн Шәме әт Тәбир әл Болгариның «Шан кызы» исемле дастанын тәрҗемә кыла...
Кызганыч ки, Әхмәт Гаделнең хикәя-повестьлары вакытлы матбугатта ком арасындагы энҗедәй күренгәләп алса да, аларның әле аерым җыентык, китап булып чыкканнары юк. Дөнья күргән «Шакир кода», «Ялгыз аккош», «Сәер затлар», «Мәхәббәт газабы», «Бәхет» әсәрләре Әхмәтнең шактый мәгънәле хикәяче, нәсерче, шигърият белән проза казанышларын үреп баруга сәләтле язучы икәнлеген исбатлый.
Юбилеена әзерләнгән символик мәгънәле, иллеләп хикәяне, дистәләгән нәсерне эченә алган җыентыгында яңача фикерләү, шәхесне чикләп торган киртәләрне алып ташларга омтылу, каһарманның гамәлен, табигый ниятләрен күрсәтү гамәлен, табигый ниятләрен күрсәтү белән беррәттән, аның рухи дөньясын ачуга омтылыш өстенлек итә. Хикәядән хикәягә ул безне халык
тормышының асылына кайтара, хыял дәрьясына алып керә, шул юлда халык риваятьләренә, ышануларына киң таяна...
Аның язганнары белән танышканда тагын бер нәрсә күзгә ташлана: Әхмәт ирешкәннәр белән канәгатьләнми, чыжлап табадан төшкән кабартманы өстәлгә бирми, ягъни әсәрен матбугатка күтәреп китми, хисләргә суынырга ирек бирә, кат-кат эшкәртә, һәр җөмләсен җиз иләк аша уздыра. Ә. Гаделнең хикәяләре антология төзүчеләр тарафыннан да вакытында шәйләнмәделәр һәм җыентыкка кертелмәделәр. Үзе дә «мине күрерләр, бәяләрләр» дип, дөньяда дөреслек, объектив бәя барына ышанып йөри, бугай.
Татарстан кино комитетының баш мөхәррире булып эшләгәндә, Ә. Гадел халкының нәфис фильмнар студиясен тудыру хыялы белән янып йөрде. Бу олы нияте тормышка ашмасын аңлагач, тар кысаларда булса да. республиканың уңышларын, асыл затларын мәңгеләштереп калу шөгыленә керешә. Кино сәнгатенең үзенә генә хас үтемле үзенчәлекләренә үтеп керә алу нәтиҗәсендә документларга нигезләнгән нәфис фильмнарга тартым әсәрләр иҗат итә. Аның «Татарстан. Гасырлар һәм минутлар», «Мәйданда», «Бар илләрнең байраклары безгә килер кунакка». «Кешеләрне яратам». «Шәрык—серләр, тылсымнар» һ. б., бигрәк тә «Татар халкының бетек уллары һәм кызлары» сериясеннән чыгарылган документаль фильмнары үзләренең нәфислеге, бигрәк тә публицистиклыгы белән аерылып торалар. Бер-бер артлы Гомәр Бәширов, Әмирхан Еники. Рөстәм Яхин, Гариф Ахунов һ. б. мәдәният әһелләре, асыл затларыбыз турында тасмалар туа. Ул шәхесләрнең күбесе фани дөньяны ташлап китте. Сәнгати образлары, сыннары, фикерләү рәвешләре, тавышлары яңа буыннар өчен киноязмаларда калды. Әхмәт аларның хәрәкәтләнүче җанлы сурәтләрен тудыруга ирешкән. Символларны, нисби төшенчәләрне, метафораларны, ялгау, кыскартуларны тасвирга алып керә. Ә. Гадел бу әсәрләрнең авторы, әңгәмәче, алып баручы, шигырьләр, көйләр авторы... Тагы шуны да онытмыйк, Әхмәт Гадел беренче татар мультфильмы авторы, тәрҗемәчесе һәм редакторы да бит әле. Бүгенге көндә дә ул «Төлке хаҗи» дигән анимацион фильм сценарие язып эшкә тапшырды.
һәр каләм иясенең әсәрләре артыннан аның шәхесе күтәрелә. Әхмәт Гадел аралашу, мәсәләләр хәл итү. киңәш-табыш өчен бик җайлы кеше. Йомшак, ипле холкы белән ул үзенә тартып тора, һәрвакыт мәгънәле итеп, ихластан сөйли, үзе яраткан яисә кабул итмәгән күренешләргә анык бәясен бирә. Ихласлык—аның төп сыйфаты. Үз мәнфәгатьләре турында уйлап яши торган кеше түгел. Ул, киресенчә, үзенә игътибарсыз. Тормыш-яшәеш ваклыкларыннан Әхмәт өстен: галстугының дөрес төенләнешенә, күлмәк якасының тәгаен ятуына, кәстүм сәдәпләренең төймәләнеп бетүенә игътибар итмәс. Мондый лирик тәртипсезлек аңа килешеп тора. Әхмәтне Әхмәт итә. Вакыты белән вәгъдәгә юмартланып ташлавы бар: теге яки бу шөгыльнең аңардан гына тормаганлыгын бәяләп, шәйләп җиткерми. Татар киносын булдыру хыялы белән шашып, чиновниклар белән сугышып йөргәне хәтердә. Нәтиҗәдә, аны инфаркт белән хастаханәгә салдылар.
Аның югарыда мин бәян иткән сыйфатлары хакында Гариф Ахунов та бик мәгънәле итеп әйтеп калдырган икән: «Тирән белемле, эрудит, тиз ара- лашучан, ягымлы Әхмәт Гаделнең иҗаты белән танышкач, мин бер фикергә килдем. Талантка зур постлар биләп утыру кирәк түгел икән. Әхмәт Гаделнең иҗатындагы олы җанлылык, рәхим-шәфкатьлелек аның күңелендә тумыштан ята икән!»
•Әхмәт Гадел кем ул, бер җөмләгә туплап бәя биреп кара әле», дип сорасагыз, болайрак дияр идем.—Татарстанның латыйф табигате кочагында туып, олы дөньяны аркылыга-буйга иңләп, халкының тарихи фаҗигасен аңлап, ихлас йөрәге, җаны аша уздырып, һәр инсанны бәхетле, азат күрү, милләтен богаулап килгән коллык психологиясеннән коткару рухы белән яшәгән, гомерен туып-үскән туфрагында тәмамлап, туачак буынга энҗе бөртегедәй матур, гүзәл әсәрләр мирас итеп калдырырга җыенган зат. әлегә лаеклы бәясен алмаган олы язучы дип җавап бирер идем...

Реклама