Логотип Казан Утлары
Хикәя

ӘЙТЕЛМӘГӘН ВАСЫЯТЬ


Баязит Бикбаига

омшак кына жәйге жил исә... Дала буйлап кылганнар йөгерә, кылганнар йөгерә. Ефәк чукларын еш-еш кына селкеп, акрын гына кыштырдап, бик тырышып һәм бик кабаланып йөгерә кебек алар . Колын булып уйнаклап, шул кылганнар артыннан чабасы да чабасы килә. Дала буш. дала киң, жир жылыкаи. шаян жилкәй биттән соя Рәхәт, һәй. рәхәт тә соң!.. Һәм ямансу Нигәдер бик ямансу да шул! Шагыйрь әйтмешли, йөгереп уйныйсы, ятып елыйсы килә бу тын. буш. монсу башкорт даласында'
Әнә көмешләнеп дулкынланган кылганнар арасында ак яулык бөркәнгән, алъяпкыч бәйләгән, күлмәген ыштан бөрмәсенә кыстырган кечкенә буйлы арык кына бер әби кизәк жыеп йөри Сул беләгендә анын иске чиләк, уң кулында нечкә таяк Шул таягы белән ул кизәкне чирәмнән куптарып әйләндерә дә аннары иелеп алып чиләгенә сала Тагын як-ягына каранып эзләп китә. Тагын кизәкне, чирәмнән куптарып, чиләгенә алып сала... Шулай да бу авыл кырыңдагы чирәмлектә хәзер кизәк аз табыла, колхоз терлекләре монда йөрмиләр, ә бәләкәй генә авылның үз бозаулары салып калдырган «беленнәр» күпме генә сон алар! Далада утын дигән нәрсә бик кадерле булгач, ялгыз әби. ике өч көндә бер чыгып, иске чиләге тулар-тулмас шул «беленнәр»не жыеп кайта. Борыннан килгән бер гадәт Аннары кизәк казан астына бик килешә, ашны әкрен генә кайната, ә үз жае белән әкрен генә кайнап пешкән аш бик тәмле була ул Әйтерсең, чирәм исе керә ашка
Тик соңгы вакытта әбинен хәле бик үк әйбәт түгел әле Картлыгы житкәнме. берәр чир зәхмәтеме шунда, ләкин гел менә бөтен тәне авыраеп, кул-аяклары сызлап, йөрәгенең хәле китеп гора Ара тирә өшетеп тә җибәрә яки тиктомалга яндыра да башлый Үзенчә, мәтрүшкәсен- ниен эчкәләп, ятып караса да, бер дә юнәеп китә алмый Менә бүген лә, кояш шактый нык кыздыруга карамастан, анын зәгыйфь тәне, эчендә боз яткандай, гел туңып тора; аркасы буйлап әледән-әле салкын кымырҗу йөгереп уза, шул ук вакытта күз төпләре яна. иреннәре бөрешеп кибә, һәм ул гер таккандай авыраеп киткән аякларын көчкә генә сөйрәп йөри. «Булмас ахрысы, кайтырга кирәк».— ди ул үз-үзенә иренеп кенә һәм. чиләге кизәк белән тулмаса да. авылга таба борыла
Читән буйларында котырып кычыткан үскән гар тыкрыктан узып, бәбкә үләне түшәлгән кин урамга килеп чыккан чакта гына, ана Миңлебай карт очрый Торна шикелле нечкә озын аяклы, какланып беткән бу чандыр бабайны, авылның иң карт кешесе, диләр Туксанның өстендә
Й
үк түгел микән? Хәер, тәгаен ничә яшьтә булуын ул үзе дә белми. Былтыр гына аның җитмештән узган Миңлегәрәй исемле улы үлеп киткән иде Хәзер бабай Миңлегәрәйнең зур улы Миңлегалидә тора. Миңлегалинең дә өйләнгән улы. кияүгә чыккан кызлары бар. Минлебай карт менә шуларнын балаларын, ягъни үз токымынын дүртенче буынын күрде Дүртенче буын әкәмәт икән ул, бер дә бабай дигәнчә түгел. Ул хәтта аларнын исемнәрен дә отып ала алмый. Вилне Вилдан дип, Эмманы Әсмабикә дип тик йөртә бирә..
Дөньяда чамасыз озак яши торгач, кайчандыр паровоз тавышын да ишетмәгән бабай тракторын да күрде, автомашинасын да, самолетын да, радиосын да күрде; алар анын авылына һәм өенә килеп керделәр, ләкин картның берсенә дә исе китмәде. Чөнки бу заманның барышына ис китеп өлгерерлек түгел иде.
Ләкин былтырмы икән, өченче ел микән, кемнәрнеңдер бу тирәләргә очып килеп, самолеттан бүре атып йөрүләрен ишеткәч, картның моңа шулай да исе китте. Кара син аны Бүрене самолеттан гына «сугалар» диген, ә?.. Кайчандыр, бик күптән инде, ул үзе ир-егет чагында камчат бүрек, ак чикмән киеп, билен кызыл билбау белән буып, камыт күрмәгән сөлектәй яшь айгырга атланып далага чыгып китә иде дә, йөри-йөри бүренең эзенә төшкәч, аны уктай сузылып очкан бурзаеннан өсләтеп һәм ун-унбиш чакрым куа барып, озын саплы чукмары белән сугып ала торган иде. Менә бу ичмасам бүре сугу иде! Ә хәзер һавадан атып йөриләр, имеш. Монын ни кызыгы да, ни комарлыгы бар? Юк, әллә нишләде бу замана! Машина да машина, ә кешенең үз йөрәгенә, үз кулына ни кала?!
Минлебай картның дөньяда да, колхозда да хәзер бер эше дә юк. Ул какланып беткән тәнендә бары жан асрый. Алдына куйганны утырып ашый, ястыгын тәгәрәтә дә ятып йоклый, шулай итеп гомерен суза да суза. Анын хәзер бер генә эше бар—ул ялан таптарга ярата. Һәр көнне иртәнге чәйдән соң ул, озын карагай таягын тотып, торнаныкыдай нечкә аякларын сыгылдырып кына буш урамнан уза, кырга чыга һәм юлсыз- нисез күзе караган якка таба китеп бара. Берәр түбә җиргә менгәч, озын таягын ике учлап, ерак кырларга тик кенә һәм озак кына карап тора. Бу күз җитмәс Юлкотлы яланының бөтен ягын, андагы түбәләрнең, үзәннәрнең, чокырларның барысын да исемнәре белән белә. Хәзер инде ул исемнәрнең күбесе онытылып бара. Хәзер, мәсәлән, Каракош басуы яки Атчабар кыры дип түгел, ә фәләненче бригаданың да төгәненче бригаданың участогы дип кенә йөртәләр. Юлкотлы яланнарын тоташтан сөреп бетерделәр. Иске чикләр, иске исемнәр барысы да күмелеп калды шунда...
Карт түбәдән төшеп китә, үзәнлекләрдән уза, иген басуларын буразна буйлап кисеп чыга, шулай итеп әллә никадәр җир әйләнеп, күп вакытта авылның икенче очыннан кайтып керә. Юлында очраган кешегә үзе башлап дәшми, ә берәрсе: «Саумы, Минлебай бабай?»—дип дәшсә, «Ару әле» яки «Шөкер!» дип кенә узып китә. Ни уйлап, нәрсә карап йөри торгандыр карт—белүче юк.
Менә бүген дә карчык, йөзгә-йөз очрашкач дәшмичә китүне килештермичә, үзе башлап ана:
—Нихәл, арумы, Минлебай агай?—диде, авызын учы белән генә каплый төшеп.
—Ә, синмени әле бу, Акбикә килен? Шөкер!—диде карт тукталып. Җитмештән узган карчык анын өчен һаман да килен иде әле, Акбикә дип тә бары ул гына дәшә, югыйсә, авыл халкы карчыкны күптән инде Акъәби дип кенә йөртәләр.
—Каян кайтып киләсең болай?—диде карт
—Менә кизәк жыярга чыккан идем.
—Ә, ярый, ярый... Казан астында утның өзелмәве яхшы. Йә, үзен ару гынамы сон?
—Шөкер иде әле, тик менә бу көннәрдә генә әллә нишләп халем китеп тора,—диде карчык һәм тирләгән битен яулык очы белән сөртеп алды.
—Авырма инде, син—ялгыз кортка, карар кешен юк.
—Алладан вакыт җитмәгән булса, үтәр әле
—Үтәр, Алла боерса, үтәр, бик күпне үткәрдек,—диде карт, ияк очында гына ябышып торган берничә бөртек ап-ак кылдай сакалын селкетеп —Ярый, кортка, юлында бул!
Һәм карт, озын аякларын сыга биреп, китеп тә барды. Ул карчыклар белән күп сөйләшеп торырга яратмый иде
Акъәби, үзенен жил капкасына килеп җиткәч, туры читән алачыкка узды. Бу эчтән балчык белән сылаштырылган жир идәнле алачыкта анын барлы-юклы савыт-сабасы да тора, шунда аш-суы да пешә иде. Җирдән аз гына күтәртеп салынган, калай морҗасы туры гына кыектан чыгарылган учагы алдына карчык кизәкләрен бушатты Казанына өч- дүрт чүмеч су салды да учагына күп кенә итеп чыбык-чабык сындырып тыкты, ут төртеп җибәрде. Чыбыклар күмерләнеп төшкәч, алар өстенә ипләп кенә кизәкләр өештереп куйды Анын исәбе башта су җылытып, табак-савытын юу, аннары әзер казанда үзенә бер-ике генә ужау буш умач пешереп алу иде Нигәдер күнеле бүген сызык йөгерткән буш умачны корот катып кына ашарга теләп тора иде. Ләкин карчык сизә, пешерә дә, ашый да алмас кебек; хәле бөтенләй бетеп бара, көчкә генә йөреп азаплана, гәүдәсе менә гел ятарга гына сорап тора Ахырда түзмәде, казан астыннан кизәкләрне алгара к тартып, учагын сүрелтә төште дә бераз ятып торырга булды. Алачыктан өенә узышлый күрше ишек алдында йөргән яшь хатынга читән аша гына дәште
—Гарифә кызым, минем казан астын гына кереп караштыра тор әле, әз генә ятып алмакчы булам, бер генә дә хәлем юк.
—Ә, ярый, ярый, Акъәби, карармын, борчылма, ят!—диде унган хатын, әбинен төсе качкан чыраеннан авыру булуын шунда ук чамалап
Акъәби урам тәрәзәләре ябык, әрем себеркесенен исе анкыган салкынча өенә керде, сәке түренә бөкләп куйган ястыгын җәйде дә, бисмилласын әйтеп, сырган юрган белән ябынып, бөгәрләнеп кенә ятты Анын бик җылынасы килә иде Ятып күзләрен йомуга, ул. салкын бер чонгылга баткандай, башта тунып китте, кымырҗып, акрын гына калтырана башлады Күпмедер вакыттан сон бераз гына җылынган кебек булды, ләкин тәмам эреп, изрәп китә алмыйча, ярым уяу. ярым йокылы хәлдә һаман бөрешеп кенә ята бирде Бераздан Гарифә кереп хәлен белде, ашыйсын-эчәсен килмиме, дип сорады Әби «Локма да кабасым килми, кайнар чәй генә эчәр идем»,—диде Гарифә алачыктан утлы көл өстендә генә пешергән куе чәй китереп, чынаягына карлыган кагы салып, шуны сыек бал белән генә ана эчерде. Әбинен җыерчыклы ябык куллары һәм кипкән иреннәре калтырый иде Шулай да ул тәлинкәне үз кулы белән тотып эчте, Гарифәгә күп итеп рәхмәт әйтте, тирләп бер йокласам, иртәгә, Алла боерса, аякка басармын, диде, тик бүген инде көтү кайткач, кәҗәсен савып, сөтен баз өстенә генә куярга кушты Гарифә барысын да эшләргә булды, тыныч кына ятарга кушты һәм карчыкнын өстен әйбәтләп ябып чыгып китте.
Ләкин карчык икенче көнне дә, өченче көнне дә аягына баса алмады. Күрәсен, авыруы анын болай бер-ике көн генә ятып үткәзеп җибәрерлек түгел иде Ниндидер җитди чиргә охшый Карчык үзе алай дип уйларга тырышмаса да. әллә ходайдан вакыт житүе шушы микән, дип шомаланып та куйгалый иде
Күршеләре кереп анын хәлен һаман белә тордылар. Гарифә исә ашау-эчүен кайгыртып, йорт-җирен һаман карый йөрде Шулай да карчыкнын хәле бер дә алга бармагач, ана. әллә улларына, кыпарына хәбәр итикме, болай яту ярамас бит. дия башладылар Ләкин Акъәбинен өмете зур иде әле. ерак каладагы балаларын бер дә борчыйсы килми иде 6. «к. у. м 11
Аннары балай да берәрсе кайтып китмәсме дигән өмете дә юк түгел иде Кайткалыилар иде әле анын уллары яки кызлары, инәләрен онытып бетермиләр иде, исән генә була күрсеннәр инде.
Карчыкның соңгы еллардагы гомере шул балаларының кайтып китүләрен көтеп яшәү белән генә уза башлады. Дөрес, моннан ун ел элек, карты үлгәннән соң, балалары карчыкны калага тартып караганнар иде дә каравын, ләкин Акъәби гомер иткән нигезен ташлап китәргә теләмәде инде Шушы Юлкотлыда туган ул, үскән ул, шушы Каһарман карт өенә килен булып төшкән, шушында илле биш ел яшәгән, уллар- кызлар үстергән. Шушы Юлкотлы туфрагында анын атасы, анасы, күпме туганнары, яшьли үлгән сабыйлары, гомер иткән карты ята—йә, ничек шуларнын барысын да ташлап китәсең?.. Күп торасы да калмагандыр, ят жирнен туфрагына барып ятканчы, шушында үзенең ата-анасы, карты, сабыйлары янында булыр—шулай уйлаган иде карчык ул чакта. Һәм. һичнигә карамастан, хәзергә чаклы ул шушы ниятендә нык торды.
Шулай да карчыкка жинел түгел иде. Туган туфрак никадәр генә үзенә бәйләмәсен, авыл артындагы канау белән әйләндереп алган зыяратта ятучы әрвахлар нихәтле генә якын булмасын, әмма болар гына аның тормышын тутыра, ялгызлыгын җиңеләйтә алмыйлар иде. Ялгыз башын монда асраса да, күңеле белән ул һаман шул балалары янында иде Шуларны уйлап, шуларны сагынып, шыксыз озын көзләрне дә. салкын кышларны да уздырып җибәрә, сабыр гына җәйне көтеп ала, ә җәен берәр улымы яки кызымы балалары белән кайтып китәргә тиеш анын... Шулай көйләнде инде карчыкнын тормышы: асылда җәйнең бер атна- ун көне өчен генә яши ул һәм ел буе диярлек тик шуна әзерләнә. Маен- күкәен дә шул көнгә дип җыя, итен-казылыгын да балаларым өчен дип каклый, шомыртын, эремчеген, коротын да шулар өчен киптереп куя. Бигрәк тә оныкларын бик сагына карчык. Шулар кайтса инде, куанычы эченә сыймый, бөтен дөньясын оныта, үзе дә бер бәйрәм итеп кала, бичара. Тик бу бәләкәчләрнең әти-әниләре карчык янына гадәттә бик кыска вакытка гына кайталар. Алар, ни хикмәттер, гел ашыгалар. Кайсының эше көтә, кайсының курортка китәсе була, аннары, балаларыбыз авыл җирендә авырып-нитеп китә күрмәсен, дип куркалар да булса кирәк, кыскасы, бер атна торгач та, карчыкның бик тилмереп соравына карамастан, юатыр өчен кулына мул гына акча тоттырып, вәгъдәләр биргән булып, китеп тә баралар, шулай итеп, ел буе көтеп алган санаулы көннәр төш кебек кенә үтә дә китә. Аннары тагын шул кыска гына тансык төшнен янадан инүен көткәндәй, озын йокыга охшашлы ялгыз гына яшәү башлана.
Нишлисен, заманасы шулай туры килде инде Акъәбинен сабый чактан исән калган балалары үсә тордылар, күрше авылнын урта мәктәбен бетерә тордылар, һәркайсы, канат чыгарган кош кебек, Юлкотлыдан еракка оча торды. Хәзерге вакытта бер улы белән бер кызы Өфедә яшиләр Тагын бер кызы, врач булып чыкканы, Пермь өлкәсендә тора, ә ин кече малае, институтны бетергәч, Казакъстанга җибәрелгән иде, шунда, исеме дә билгесез бер шәһәрдә, кемдер булып эшли.
Өфедәге ин зур улы Суфиян хәзер инде отставкага чыккан полковник, ә кызы Гөлбикә фәнни институтларның берсендә гыйльми эштә, кияве исә анын, Чакмагош башкорты, зур җаваплы урында утыра. Кыскасы. барысы да зур кешеләр булып беттеләр. Кайсы галим, кайсы инженер, кайсы врач Борын заманда бер ата-анадан түгел, бөтен өязеннән бу кадәр укымышлы башкортлар чыкмагандыр Акъәби үзе кыз чагында башкорттан яки татардан доктор барлыгын ишеткәне дә юк иде. Әле дә хәтерли, элек авылда берәрсенен теше сызласа, моннан унсигез чакрымдагы чуваш авылына, тәмәке алып кайтыр өчен, ат мендереп кеше чаптыра торганнар иде. Булган заманнар. Юк. анын балаларына килде инде бәхет, килде, әйтәсе дә түгел!
Тик менә бик бәхетле булып киткән балалары аңардан ничектер
шактый ераклаштылар Зарланса язык булыр, карыйлар, ярдәмнәреннән ташламыйлар, рәхмәт үзләренә, тик шулай да карчык борчылып уйламыйча булдыра алмый: туган җирләрен дә, кечкенә Юлкотлыны да, аталарыннан калган нигезне дә алар бөтенләй онытып баралар кебек Уйлары да. күнелләре дә бүтәндә булса кирәк.. Менә зур улы Суфиян Күпме ил гизде, нинди зур дәрәҗәгә иреште, олайды, үзенен дә ул-кызлары ^сеп житте, инде хәзер беркайда да эшләми. Зур пенсия ала. машинасы барана бит Юлкотлыга ешрак кайтса да була хәзер.. Ләкин, нишләтәсен аны, һаман вакытым юк дип зарлана, ниндидер комиссияләрдә эшләп йөри, кышын бер-ике айга курортка китә, йә булмаса үзе кебек погоннарын салган полковниклар белән төннәр буе карта сугып утыра, ә жәйгә чыккач, машинасына хатынын, бала-чагаларын утырта да йә Кырымга, йә хатынының урыс туганнарына—Саратовка китеп бара. (Суфиян сугышка чаклы ук әле. Саратовта хезмәт иткән чагында маржа кызына өйләнгән иде, һәм Акъәбинен ул чакта мона күнеле бик тә сыкранган иде ) Ә каладан йөз егерме чакрымда гына торган Юлкотлы читтә кала, әнисе- карчыкнын алар өчен генә дип саклаган казлары келәтендә шул килеш эленеп тора. Полковникнын кереп туган авылын күрергә һәм әнисен куандырырга вакыты да, жае да табылмый Ничек монда күнел сыкранмасын. ди.
Шулай да былтыр җәй Суфияннын җиткән улы Геннадий үзләренен машинасында «бабушканы» күрергә дип кайткан иде Өч көн торды, өч көн Акъәби бер кәлимә башкортча белмәгән оныгы алдына барлык сыйларын куйды, сүзсез генә ана монсу һәм назлы итеп карап утырды Егет җирән чәчле иде, таза иде, физкультурник иде. урам буйлап чыгып киткән чакларында карчык анын чуар күлмәк кигән кин аркасына читән аша гына карап кала иде. Егет бер көн эчендә Юлкотлынын бөтен тирә- ягын йөреп чыкты, машинасына ыбыр-чыбыр балаларны төяп, әллә кайларлан үзләрен йөртеп кайтарды, аннары колхоз келәтендә аунап яткан ике потлы гер ташын табып кайтты да иртә-кич гел шуны күтәреп- чөеп уйный башлады.
Кечкенә авылда егеткә аралашыр өчен үз тиннәре бөтенләй юк диярлек иде,—кызлар җәйләүдә яталар, егетләре каядыр таралышып беткәннәр,—һәм Акъәбинен мона бик эче поша иде Оныгынын күнелен табар өчен, ул әледән-әле аңа башкортча нидер әйткән була, ләкин Геннадий, берни аңламыйча, «бабушкасына» бик юмарт елмаеп карый, җавапсыз калмас өчен генә
—А, да-да, точно!—дип баш кагып куя иде.
Әби белән онык арасында бер кызык хәл дә булып алды Шулай иртәнге чәй янында оныгын сары майда гына йөзгән әче коймак белән сыйлаган чакта Акъәби «безнең башкорт халкы » дип нидер сөйли башлаган иде, Геннадий, шуны үзенчә анлап булса кирәк, көтмәгәндә генә баш бармагы белән күкрәгенә төртеп
-Я—башкирин. бабушка, башкирин'—диде. һәм. җитмәсә әле «борчылма!» дигәндәй, әбисенә күз дә кысып куйды
Акъәби уйчан гына ана карап торды, үзалдына гына көрсенгәндәй итте, аннары монсу-назлы итеп кенә елмайды нишлисен, бу җирән чәчле егеттә анын каны, башкорт каны ага иде шул!
Менә шулай Акъәби ялгыз башы шушы көнгә чаклы улларын, кызларын көтеп, оныкларын сагынып, алар турында үзенен күңелле һәм күнелсез уйларын эченнән генә уйлап, исән имин генә яшәп килде Жәйгә чыгу белән, һәрвакыт өметләре уяна торган иде. бәйрәм көннәрен көткәндәй рухланып, шуңа бер дә иренмичә әзерләнә башлый иде Әмма быел, ходайдан вакыт җиткәнме, жәйгә аяк басу белән, үзен начар сизә башлады һәм бирешмәскә тырышып йөрде-йөрде дә ахыр чиктә менә урынга ук ятарга мәҗбүр булды
Башта торып китәрмен дигән өмет белән ятты, күршеләренең калага улларына хәбәр итик дигән сүзләрен дә кире какты, әмма ләкин хәле в*
анын отыры начарлана барды. Биш-алты көн эчендә ул күзгә күренерлек булып суырылды, саргайды, ашаудан калды. Күршеләре, карчыкның болай начарлана баруын күреп, хәвефкә төштеләр, нишлик икән, дип үзара кинәшеп тә алдылар, ахырда Юлкотлыдагы колхоз бригадиры Сәетгалигә хәбәр итәргә булдылар.
Колхоз идарәсе моннан алты чакрымдагы Сыртлан авылында иде, шунлыктан Сәетгали кечкенә Юлкотлыда бердәнбер хуҗа һәм баш кеше һәр көнне иртән иртүк ул, мотоциклының сиртмәле биленә атланып, такыр юлдан пырылдап, тирбәлә-тирбәлә Сыртланга китеп бара, ә кич белән тагын шулай җен кебек машинасында тумырылып кайтып җитә иде. Гарифә барып әйткәч тә, Сәетгали икенче көнне үк, Сыртланга узышлый, үзенең мотоциклында пырылдап, Акъәбинең капкасы төбенә килеп туктады Акъәби шунда ук кем килгәнен белеп алды һәм, ни өчен икән бу. дип борчылып уйлап куйды. Ул арада ишектән, иелә биреп, тузанлы күн итекләрдән, бригадир белән председательләр өстендә генә очрый торган, капчыкланып беткән зәнгәр пинжәктән Сәетгали үзе дә килеп керде.
—Саумы, Акъәби?—диде ул, таза кешегә дәшкәндәй юри кычкыра биреп.—Бәй, ни булды, әллә авырып калдыңмы?
—Авырыйм шул, Сәетгали,—диде карчык, гаепле кеше сыман итеп
—Куй. юкны сөйләмә, гомердә авырмаганны Синен кебек корткага килешәмени ул!
Сәетгали, килеп, сәке кырыена гына утырды, карчык юрганын үзенә таба җыя төште.
—Килешми дә бит, нишлисең, ходайдан вакыт җиткәч...
—Җиткән ди сина... Болай гына, салкын-фәлән генәдер әле... Кай җирен авырта соң?
—Авырткан җирем дә юк кебек... Тыным кысыла, сулавы авыр...— диде Акъәби. бугазын һәм күкрәген сыйпап.
Сәетгали карчыкның суырылган, саргайган йөзенә беравык сынап карап торды.
—Иә, нишлибез. Акъәби, доктор чакыртыйкмы?
—Кирәкмәс, Сәетгали улым, иншалла болай да үтәр әле...
—Үтә күрсен!—диде Сәетгали, карчыкка тагын да сынабрак карап. Юк, шулай да карчыкның хәле бер дә шәпкә охшамый, йөзе лимон кебек сары, күзләре тоныкланып тора,—Әллә, мин әйтәм,—диде бригадир сак кына,—калага хәбәр итикме? Суфиян агай, йә булмаса, Гөлбикә апай килеп китсә, зарар итмәс... сөйләшерсез...
—Юк. кирәкмәс, сабыр итик әле, алар да эшле кешеләр,—диде карчык, эченнән генә үзенекен уйлап.
—Анысын куй,—диде Сәетгали, урыныннан торып,—бер әсәйләре өчен вакыт табарлар әле Ярый, идарәгә баргач, мин Гыльман агай белән сөйләшермен. Берәр чарасын күрербез. Ә син, әбекәем, тыныч кына ят. Терел.
—Иншалла!.. Рәхмәт керүеңә, Сәетгали улым.
Сәетгалигә ияреп, Гарифә дә өйалдына чыкты. Алар анда пышын- пышын гына нидер сөйләшеп тә алдылар Аннары мотоциклның каты гына пытыр-пытыр итеп кузгалып китүе ишетелде, һәм озак та үтмичә, анын тавышы ераклашып, ниһаять, бөтенләйгә тынды
Ә берничә көннән сон Сыртлан ягыннан Юлкотлыга таба тузан уйнатып килгән өр-яна яшел «Волга» машинасы күренде һәм, кин урамнын күк үләнендә ярылып яткан кара эз калдырып, Акъәбинен капкасы төбенә килеп тә туктады. Машинадан җәйге габардин пальто, күк эшләпә кигән зур, таза гәүдәсе бер ир белән ефәк плащ кигән, зәңгәр косынка бәйләгән озын буйлы ябык кына бер хатын чыктылар. Болар Акъәбинең кызы белән кияве иделәр.
Алар урам тәрәзәләре ябык караңгырак өйгә килеп кергәч һәм кызынын: «Әсәем!»— дип дәшүен ишеткәч, йокылы-уяулы хәлдә яткан
Акъәби сискәнеп күзләрен ачты, бер мәлгә өнемме, төшемме бу дигәндәй аптырап, каушап калды, аннары куанычыннан онытылып китеп, капыл гына урыныннан тормакчы булды
—Кызым, Гөлбикә!—диде ул, өзелеп.
Кызы шунда ук килеп, анын өстенә иелде, мангаеннан үпте, һәм алар тотынышып икесе дә елап җибәрделәр Мәһабәт кияве дә. килеп, карчыкнын кипкән ябык кулын зур, таза кулларына алды, иелә төшеп, күтәренке тавыш белән: «Нихәл, әби жаным. авырып киттеңмени? Ничево, ничево, берни дә булмас!»—диде һәм, пальто чабуын кайтарып, аз гына читкәрәк, сәке кырыена утырды. Кызы да чажлап торган платы белән әнисенең аяк очына чүкте. Алар икесе бертавыштан карчыкка кузгалмаска куштылар. Ләкин карчыкка кияве белән кызы алдында болай авырып ятуы гажәп уңайсыз иде. һичнигә карамыйча, анын тизрәк торасы, кадерле кунаклары өчен әүвәлгечә бөтерелеп йөрисе килә иде. әмма тик. нишләсен, ятарга чарасыз мәжбүр иде Шулай да ул түшәк өстенә торып утырды һәм Гарифәгә урам тәрәзәсен чыгып ачарга, тизрәк самовар куярга кушты
Тәрәзә капкачы ачылгач, өй эче яктырып китте Акъәби шәһәрчә бик пөхтә киенгән кадерле кызы белән кадерле киявенен чиста, шома йөзләрен күрде. Күрде дә үз хәленнән тагын бер уңайсызланып, елыйсы килеп, авыр сулап куйды. Үз нәүбәтләрендә алар да бик ябыккан, тәма.м кечерәеп калган әниләренең зәгъфрандай саргайган, сулган йөзен күрделәр Күрделәр дә, сүзләрен оныткандый, бер мәлгә тынып калдылар һәм яшерен генә карашып алдылар. Болай ук булыр дип көтмәгәннәр иле алар Хәер, колхоздан калага шалтыраткач та. алар карчыкнын чынлап авырып китүен белеп, башта ук тәгаен бер ният белән юлга чыкканнар иде. Хәзер исә ике төрле сүз булырга мөмкин дә түгел Эшләре тыгыз, вакытлары юк, шуңа күрә сүзне озынга сузмыйча, карчыкка шул ниятләрен әйтергә булдылар
—Әсәем,—диде кызы, әнисенә үрелеп —Без сине үзебез белән алып китәргә дип килдек Калада докторларга күрсәтербез, әйбәтләп карарбыз, анда тизрәк терелерсен.
Кияве дә шунда ук өстәде:
—Дөрес, әби. бездә сина әйбәтрәк булыр, монда доктор да юк. караучы ла юк, ялгызын нишләрсен?
Карчык тиз генә жавап кайтара алмады, анын кинәт күңеле тулды, шул ук вакытта нигәдер бик борчылып та куйды
— Рәхмәт инде, балалар!—диде ул, бераздан әкрен генә Юкка мәшәкатьләнгәнсез, үз өемдә дә терелер идем әле ходай насыйп итсә
— Юк, әсәем. сине хәзер монда калдырып китеп булмый -диде кызы, кабаланып —Алып китәбез. Яхшылап дәваларга кирәк сине
—Өй ялгыз кала бит
—Калсын, берни дә булмас, күршеләрен карый торырлар
Карчык бүтән бер сүз дә әйтмәде, сулап кына куйды, монда доктор каравыннан башка, мәтрүшкә-фалән эчкәләп кенә терелеп китмәсен үзе дә аңлый иде булса кирәк Аннары япа-ялгыз яту да аны шомландыра иде. Ә тегендә, калада, бөтен балалары диярлек, ходайдан вакыт җитеп, алай-болай булып китсә, алар анын янында булачаклар Әмма шул ук вакытта нәкъ менә шушы «алай-болай булып», ягъни үлеп кизүен уйлап, ул үзенең гомер иткән почмагыннан чыгып китәргә лә теләми иде Чиг җирдә үлү, чит җир туфрагында ятып калу аны һәрвакытта куркыта иде Юк, анын шушында, карты жан биргән кечкенә өендә үләсе, авылдашлары кулы белән кечкенә авыл зыяратына карты һәм яшьли үлгән сабыйлары янына куеласы килә иде Ләкин ничек итеп менә хәзер ул алырга дип килгән кызы белән киявенен ихтыярына каршы тора алсын' Чыкмаган җанда өмет бар. дигәндәй, бәлки, алып китеп, чынлап та терелтеп аякка бастырып кайтарырлар, шунын өчен килгәннәр бит Юк. авыр иде карчыкка бу төенне чишү, бик авыр иде!
86_
Чәй урынын карчык янына, сәке өстенә әзерләделәр. Карчык, яткан җиреннән генә, Гарифәгә кушып, үзенен сыйларын—баздан сөтен, маен, чоланнан кәрәзле балын, каклаган казылыгын табынга китертте. Ярлырак та бит. нишлисен, таза чагы булса, үзе тиз генә берәр кайнар аш та өлгертер иде. ә болай кешегә кушып кына буламыни ул. Аннары кызы белән кияве дә: «Борчылма, әсәй. бик әйбәт, бик җиткән»,—дип кенә торалар. Ашыгалар, күрәсең. Алып китәргә дип килгәч, алар үзләре дә бу юлы күчтәнәчләр төяп кайтмаганнар иде. Шулай да кызы берничә лимон белән бер кап шоколад конфетлар китергән икән, шуны табынга чыгарып куйды. Лимон авыру карчыкның нәфесе бик теләп торган нәрсәсе иде, ул ана бик сөенде, хәтта кулына алып иснәп-иснәп тә карады.
Табын әйләнәсенә утырыштылар. Гарифә чәй ясый башлады Карчыкка берьюлы рәхәт тә. күңелле дә булып китте Менә ходанын рәхмәте, көтмәгәндә генә ул ин кадерле якыннары белән бер табында утыра бит әле. Анын өчен елына бер генә килә торган бәхет бит ул. гел шуны көтеп яши иде бит ул, тик менә, кызганычка каршы, урын өстендә каршы алырга туры килде үзләрен. Шунадыр ахры, бу минутта ана никадәр генә рәхәт булмасын, нечкәргән күңеле нидер сизенгәндәй ирексездән ямансулап та, шомланып та куйгалый иде. Хәерлегә була күрсен иде...
Чәй янында сүз дә гел китү белән бәйләнгән эшләр турында барды. Карчыкка авыр иде бу сөйләшү, китүенә бер дә ышанасы килми иде. шикелле, шуна күрә күбрәк кызы бу турыда кайгырып утырды. Анын соравы буенча карчыкның кәҗәсе белән тавыкларын Гарифә карап торырга булды. Келәтнең үз йозагы бар икән, өйне бикләргә дә бер иске богау йозагы бар икән әле, Гарифәгә шунын белән өйне бикләп, ачкычын үзендә сакларга куштылар. Боларны тынлап утырганда, карчыкның рухы акрынлап һаман сүнә барды. Ахырда түзмәде, өзелергә торган тавыш белән еламсырап әйтте:
—Ходаем, гомер иткән өемә йозак салып китәрмен, дип уйлаган идеммени мин...
—Әсәем, бу ниткән сүз?—диде кызы, гаҗәпләнгән булып.— Бөтенләйгә ташлап китмисен бит, менә тиздән терелеп, үзең дә кайтып җитәрсең.
Карчык: «Юат инде, кызым, юат!*—дигәндәй, үзалдына монсу- зәгыйфь кенә көлемсерәп куйды, әмма кайтарып бүтән бер сүз дә әйтмәде
Чәйдән сон юлга да әзерләнә башладылар. Кияү кеше ашыга иде, ана ниндидер бер кичке җыелышка кайтып җитәргә кирәк икән Ул машинасы янына чыгып китте. Тузан кунган яшел «Волга»ны бала-чага сырып алган иде. Аягына чак тәпи басканы да ава-түнә килеп җиткән. Зурраклары машинанын бөтен ялт иткән нәрсәләрен тотып-сыйпап, әйләнеп йөриләр, тик түбәсенә генә менеп китмиләр. Зур, таза абзый чыккач, алар башта куркып читкә сибелделәр, ләкин тиз үк янадан машина тирәсенә җыела башладылар. Аларнын тынгысыз елтыр күзләре бу шәп агайга, машинасында бер йөртеп килмәсме, дигән яшерен өмет белән, гел чекрәеп карап кына торалар. Хәтта бер кап-кара башлы малай әрсезләнеп һәм юмаланып сорап та куйды:
—Агай, ә, агаем, безне анавы очтан гына бер йөртеп килсән ине' Мәһабәт агай башын кагып, телен шартлаткан булды:
—Юк шул, малайлар, булмый хәзергә, ашыгабыз. Менә Акъәбиегезне китерә килгәч, мин сезне рәхәтләнеп бер йөртеп кайтарырмын, ярыймы!
Малайлар. Акъәби дигәнне ишеткәч, шунда ук тындылар, артык бәйләнеп тормадылар Кайчагында алар мәсьәләнең җитдилеген зурларга караганда да тизрәк анлый беләләр иде.
Шул арала читтәге капка төпләрендә җыелышып торган корткалар, хатын-кызлар да акрынлап килә башладылар Акъәбине алып китәләр, дигән хәбәр кечкенә авылга бик тиз таралып өлгерсә дә, хатын-кызлар каладан кайткан кадерле кунакларга ашап-эчкәндә комачауламас өчен
шулай әдәп саклап, көтебрәк торганнар иде. Хәзер иңде менә килделәр, олыраклары өйгә ук кереп киттеләр. Акъәби аларга бик якын кеше, гел бергә яшәгәннәр, ана бик ияләшкәннәр, шуна күрә аны ерак юлга, билгесез сәфәргә озату алар өчен шактый зур вакыйга иде Йөхтәре дә аларнын житди-уйчан иде, нидер сизенәләр иде, ахрысы, һәркайсында корткабызны янадан инде күрә алмабыз дигән уй ята иде шикелле Гажән бит ул,—кеше берәүнең дә үлүен теләми, әмма шул ук вакытта ничектер ихтыярсыздан шул үлемнен буласын сизеп, көтеп тора кебек
Бераздан кара бишмәтен, оек-калушын кигән, чәчәкле зур шәлен ябынган Акъәбине кызы белән Гарифә ике ягыннан култыклап, акрын гына өйдән алып чыктылар. Алар артыннан бер хатын зур мендәр күгәреп чыкты.
Кияү машина ишеген ачты. Карчыкны ипләп кенә утырттылар, мендәрен, таяныр өчен, янтыгына салдылар. Кызы янәшәсенә кереп утырды. Машина тәрәзәсенә хатын-кыз башлары иелде
—Акъәби, җаным, хуш, сау бул инде!
—Акъәби, бәгырем, терелеп кайта күр!
—Хуш, безне онытма, без көтәбез сине!—диделәр ана.
Ә таякка таянган бер кортка.
—Хуш, яшьтәш, бәхил бул, ахирәттә күрешергә насыйп итсен!— диде, бик тыныч, әмма чын күнелдән бик ихлас итеп
Гөлбикә иренә тизрәк кузгалырга кушты Машина алдында торучыларга кыска гына бер гудок бирде дә шома гына кузгалып китте
Аз гына китүгә. Акъәби кинәт урыныннан кузгалып
— һай. кәфенлегемне онытканмын лабаса!—диде, нишләргә белмәгәндәй бик борчылып
Кызы бу көтелмәгән сүздән сискәнеп киткәндәй булды һәм чыраен сытып:
— Куйсана, әсәй!— диде, үпкә катыш рәнҗү белән —Таптын искә төшерер нәрсә!
Карчык дәшмәде, күзләрен йомып, хәлсезләнеп башын гына иде Яшел машина йомшак кына тирбәлеп һәм тузан уйнатып. Юлкотлыдан зур калага таба чыгып китте Кечкенә өйнен капкасы төбендә җыелышып калган хатын-кызлар бөтерелеп тузан сузылган юл буена, машина күздән югалганчы, тик кенә карап тордылар
II
енә Акъәби ялгызы кечкенә бер бүлмәдә, сиртмәле тар караватта, ак гүшәмгә карап һәм каяндыр түбәннән тонык кына ишетелгән зур кала гөрелтесенә колак салып, тыныч кына ята. Урыны йомшак, астында чип чиста ак җәймә, өстендә сатин юрган-ипле, рәхәт аның арык-җиңел гәүдәсенә. . Рәхмәт инде киявенә дә. кызына да,- аны менә шулай кадерләп, аерым бүлмәгә урнаштырдылар. Дөрес, ул аларны бер дә тыгызлыйсы килмәгән иде килүен, ләкин кияве белән кызы бу хакта авыз да ачтырмадылар. Хәтта элек бу бүлмәдә торган асрау кызларын да кухняга чыгардылар Тик бераздан гына сизде карчык монда авыру кешенең яткан җире генә түгел, ашаган-эчкән савыт-сабасы да аерым булырга тиеш икән.
Гомумән, карчыкка башта игътибар бик зур булды Беренче көнне үк шәһәрнең икенче читеннән отставкадагы полковник улы белән килене дә аны күрергә килеп җитгеләр. Чүкечтәй нык, базык гәүдәле, зур йомры башлы, кыска имән муенлы полковник Суфиян, әйтергә кирәк, кәкре аякларындагы тар кунычлы хром итекләре белән генә түгел, бөтен кыланыш гадәтләре белән дә чын «янарал» булырлык, беткәнче хәрби бер кеше иде Кычкырып, кырт кисеп сөйләшә ул. берәүдән дә тарсынмыйча киерелеп, шаркылдап көлә һәм. ин мөһиме, үзен бик хаклы рәвештә дөньяның хуҗасы санап, бернигә исе китмичә, рәхәтләнеп
М
яши иде Квартир менә дигән, машина бар, пенсия җитәрлек, шунын өстенә аучылар җәмгыятендә нидер эшләп тә шактый акча төшергәли. кыскасы, әле чак иллесен тутырган полковникның тормышы бал да май. ал да гөл иде.
Әнисе карчык янына күрешә килгәч тә, ул карлыккан тавыш белән бүлмәне яңгыратырга тотынды:
-Һай, әсәй, әсәй, әсәем!—диде, әнисенең кипкән кулын каты учларына алып —Ни булды сина, авырып киттеңмени, ике күзем.’ Ну. ничево. түлке син паникага бирелмә. Безнең генерал әйтә торган иде: солдатны пуля түгел, паника үтерә, дип...
— Нәрсә сон ул... пәникә дигәнен, улым?
—Улмы, ул ни... курку, әсәем!
—Мин бер дә курыкмыйм, улым,—диде карчык тыныч кына- Тәкъдирдән узмыш юк. барысы да Алла кулында.
— Һи. әйттең тагын' Барысы да безнең кулда!—диде полковник, һаман шаулап —Менә мин сина докторның иң шәбен үзем алып килермен, әсәй!.
— Рәхмәт, улым, рәхмәт!
Карчыкның килене, өч башкорт бичәсенә торырлык юан, мәһабәт, ап-ак Мария Васильевна, каенанасы белән ике куллап, бик җитди итеп күреште Карават карыена урындык алып утырды да, авырунын хәленә керергә теләгәндәй, ана чын кызгану белән карап тора башлады Юрган астында бала шикелле сизелер-сизелмәс кенә яткан бу каенана дигән сап-сары йөзле карчыкка анын нидер әйтәсе дә, кайгыртып нидер сорыйсы да килде, ләкин, гөнаһ шомлыгына каршы, тел юк—карчык бер кәлимә русча, ә килен бер авыз башкортча белми иде. Шулай да Мария Васильевна ире аркылы булса да берничә сорау бирде
—Әсәй. киленен менә синнән кай җирең авырта дип сорый
Карчык уйчан-монсу гына әүвәл улына, аннары килененә карады. —Тыным кысыла,—диде ул, күкрәген күрсәтеп —Хәлем бер дә юк —Күптәнме?
—Тыным бетүен кыштан ук сизә башладым. Ә хәлсезләнүем күптән түгел...
Суфиян карчыкнын сүзләрен русчага әйләндергәч, Мария Васильевна иреннәрен мәгънәле генә кысып, башын селкеп торды. Аннары ашыкмыйча гына нидер әйтте.
—Әсәй. киленең әйтә,—диде Суфиян,—опасный берни дә булмас, бронхлары ниткәндер, борчылмасын, ди.
Карчык дәшмәде, тик күзләре белән генә рәхмәтен белдереп, килененә бер тутырып карап алды.
Икенче көнне карчык янына күрешергә дип Суфияннын зур улы Геннадий да килде. Геннадий инде Юлкотлыга барып, әбисендә кунак булып кайткан егет, шуңа күрә ул карчык белән бик үз булып: «Ха, бабушка'»—дип шатланып күреште һәм, урындык алып, караваты янына утырды Акъәби сөенеп-яктырып, башкортча: «Улым, килдекмени, рәхмәт төшкерем!»—диде, ә егет анын ни әйткәнен аңлагандай, елмаеп башын какты Әйе, карчык бу дәү, сары егетне, үз нәселенә һич охшамаса да. чынлап ярата иде—барыбер анын токымы ич, анын каны'. Нишлисен, якын шул, бик якын'. Тик егет үзе «бабушкасынын» йөрәгендә ана карата нинди тирән һәм газаплы мәхәббәт ятканын сизәме икән? . Юк, сизәргә тиеш, әнә килгән бит әле ул, әнә елмаеп әбисенә нидер әйтә дә бит әле. Ах. бу тел юклыгы!. Карчыкның тел өйрәнер вакыты күптән үткән шул инде, әмма нигә бу Суфиян, юньсез, балаларына, ичмасам, әбиләренә дәшә алырлык кына үзебезчә берничә дистә сүз өйрәтмәде икән сон9!
Егет әдәп кушкан кадәр утырганнан соң кузгала башлады, торып, әбисенен кипкән ябык кулын сыйпады һәм: «Пока, бабуся!»—дип баш какты да чыгып китте. Карчык анардан бик шат, риза булып калды.
Шул ук көнне тагын Суфияннын өч кызы—Татьяна, Светлана.
Рита белән кече малае Борис та әбиләре янына килделәр Кызлары да суеп каплагандай әниләренә охшаганнар, әниләре кебек барысы да эре сөякле, җирән чәчле, зур соры күзлеләр. Тик Боря (Борис) гына атасына охшаган, атасы кебек зур башлы, зур битле, арыш чумарыдай кап-кара бер малай иде. Бусын инде бер дә икеләнмичә Суфиян малае Шәяхмәтов дип йөртергә була.
Кызлар әбиләрен сырып алдылар, шаулап: «Здравствуйте, дорогая бабушка!»—дип күрештеләр, алып килгән чәчәкләрен карават янындагы тәрәзә төбенә утыртып куйдылар, урындыгына шоколад конфетларын салдылар һәм. инде ни әйтик, дигәндәй, күзләрен елтыратып, әбиләренә карап тора башладылар. Шушы икән инде ул папаларына мама тиешле әби-карчык! Үзе кечкенә, үзе арык, өстенә кин жинле әкәмәт кенә күлмәк кигән, башына вак кына чәчәкле сары яулык бәйләгән, в обшем. типичная башкирка икән.
Ә Акъәби үз нәүбәтендә җитеп килгән бу таза, зифа кызларга уйга калып, исе китеп, селкенмичә карап ята Аннары зәгыйфь кенә елмая, иреннәрен кыймылдатып куя—нидер әйтергә тели, ахрысы Менә ул күзләрен Боряга төби, әкрен генә кулы белән ымлап, аны якынрак килергә чакыра Боря курыккандай башын сөзеп, каш астыннан гына карап, кузгалмыйча тора, тик апалары «иди. иди* дип аркасыннан этәргәч кенә әбисенә якынлаша. Карчык бердән яктырып, малайның аркасыннан сөеп: «Бәбкәчем, ди,—зур егет бул. Алла тәүфыйк бирсен үзенә'*—ли Малай берни аңламыйча, кызарып, әбисе яныннан тизрәк китә, ә кызлар, нидер әйтеп, шаулап көлешәләр. Карчык исә һич үпкәсез, әмма боек сагышлы итеп, тирән генә бер сулап куя. Әйе, бу баталар, никадәр ят- сәер күренмәсеннәр, анын үзенеке шул, үзенеке1 Улының кемгә өйләнүенә, ничек яшәвенә бәгыре күпме генә сызланмасын, әмма оныклары ана бик якын, бик газиз шул! Минем байлыгым, дип кенә йөртә ул аларны.
Бер-ике көннән сон кызы Гөлбикә доктор чакыртып китерде Урта яшьләрдәге таза, мөлаем хатын доктор Акъәби белән бик ачык сөйләште күп сорашты, аннары күкрәген алдан да. аркасыннан ла әйбәтләп тыңлады, гик ни өчендер карчыкның үзенә авыруы турында бер сүз дә әйтмәде Кызы белән залга чыгып, шунда икәүдән-икәү генә сөйләштеләр
Әкъәби күңеленә нәрсә генә килсә дә. сабырлыкка өйрәнгән гадәте буенча артык борчылмыйча, шомланмыйча, тыныч кына ята бирде Ләкин докторларны озатканнан сон янына кергән кызынып бик җитдиләнеп киткән йөзенә карап, ул эшнең серен сизенгәндәй булды Дөрес кызы ана берни әйтмәде, әмма бу киеренке хәрәкәтсез чырай, бу юри ана карамаска тырышкан борчулы күзләр хәлнең ничек икәнлеген һәртөрле сүздән дә ачыграк әйтеп торалар иде кебек Ә хәлләр чынлап та бик шомлы-куркыныч иде докторлар карчының үпкәсендә яман шеш (рак) таптылар Алар фикереңчә, җитмештән узган карчыкка операция ясап торудан мәгънә юк. ин яхшысы—үзенә әйтмичә юатып, тыныч кына яткыру да авыру газабын төрле дарулар белән җиңеләйтергә тырышу бары менә шуны гына эшләргә мөмкин Хәер, үзенә әйтмәсәләр дә карчык бу авыруның әҗәленә тигән авыру булуын күптән инде сизеп тора иде. күпме яшереп маташмасыннар, монда ул бары вакытлы мөсафир гына...
Докторлар килеп киткәннән соң. карчыкка игътибар һәм тәрбия тагын да көчәя төште Кызы белән кияве генә түгел, у >ы белән килене дә башта «кәйләренә бик йомшак булдылар, гел кайгыртып кына тордылар Кирәк дару тарын ла табып китерделәр, күңеле теләгән ризыкны ла алдыннан өзмәделәр Гүя алар көннәре санаулыга калган «кәебез алдыңда соңгы бурычыбызны үтик дип тырышалар иде һәм шушы хәл үзе генә дә nine карчыкка күп нәрсә турыңда сөйли иде кебек Билгеле ул балаларыннан бик риза, күңеленнән аларга рәхмәтен укып кына тора, әмма шулай да .нарның бу соңгарак калган яхшылыклары вакыт вакыт
карчыкка аны фани дөньядан юатып озатыр өчен генә эшләнгән шикелле булып тоела, шуңа йөрәге сызланып куя, һәм. чыкмаган жанда өмет бар. дигәндәй, ин элек бер Алласына сыенып, тыныч кына ята бирә иде
Акъәби калага килеп урынга яту белән, Казакъстандагы кече улын һәм Пермь өлкәсендәге зур кызын чакырып язуны үтенә башлады Аны менә язабыз, инде язабыз дип гел юатып тордылар, ләкин шулай да язарга ашыкмадылар. Бу шактый читен мәсьәлә иде Карчыкның кече малае кайтып- китеп йөрмәслек бер җирдә эшләгәнгә күрә, аны. гомумән, чакырып маташудан мәгънә юк иде. Ә зур кызы Пермь өлкәсенен эчкәре бер районында балалар врачы булып эшли, җәй көне эше аеруча тыгыз була, шуңа күрә аны да вакытлы-вакытсыз борчырга ярамый иде. Кыскасы, карчыкның хәле бер кәерәк торган чакта чакыру белән ашыкмаска булдылар.
Көннәр үгә, гүя алар зур каланың түбәндәге шау-шуы кебек тонык кына гүләп, читләтеп үгә. Колакка сеңгән бу шау-шуның башы-ахыры булмаган кебек, үтеп торган көннәрнең дә исәбе һәм билгесе юк Ә рәхимсез авыру карчыкны астыртын гына кимерә, акрынлап кына ул эри-сыза..
Озакка сузылган өметсез авыруның бик күңелсез бер ягы бар. авыручы үзе дә. аны караучылар да акрынлап ялыга башлыйлар. Бигрәк тә соңгылар өчен бу бик читен хәл алар, үз-үзләренә икърар итәргә курыксалар да, ничектер ихтыярсыздан «ахырын» көтә башлыйлар. Акъәби моны әле сизми иде, элекке кебек игътибар да бар, карыйлар да үзен, әмма шулай да нәрсәдер, ждн җылысымы, борчылып торумы, кимеде кебек. Һәрхәлдә, кайгырту- карау гадәткә кергән мәҗбүри бер мәшәкать төсен алды шикелле. Аннары кызы да, кияве дә бик эшле кешеләр, һәркөнне үзләренең хезмәтләренә йөриләр, шулай булгач, аларнын авыру әсәйләренә бөтен игътибарларын биреп бетерә алмаулары бик табигый иде
Карчыкның берәүгә дә зары юк, ул барысын да андый, һәммәсеннән риза-канәгать, тик ул көне буе ялгыз ятудан бик туя һәм берәрсенен кайтып керүен зарыгып көтә. Кеше тансык, кеше кирәк аңа Бигрәк тә кызының ике баласын—алты яшьлек Равиле белән дүрт яшьлек Гүзәлне бик сагына иде ул. Аларны балалар бакчасына йөртәләр—иртән илтеп куялар, кичкә табан алып кайталар. Алар кайткач, зур квартир тулып, җанланып киткәндәй була. Бүлмәдән бүлмәгә йөриләр, такы-токы нидер сөйләнәләр, һәм Акъәби ишектән күзен алмыйча аларны көтеп ята Равиле—малай кеше—әбисе тирәсендә күп чуалырга яратмый, керсә дә, тизрәк чыгып кизү ягын карый, әмма Гүзәле, кыз бала булганга ахры, авыру әбисеннән бер дә ятсынмый, аңа гел сырпаланып кына тора. Бары шушы бала гына ана бик матур, бик мөлаем итеп «Әбекәем!»—дип дәшә. Бичара карчыкның күзләре яшь белән тулып китә бу жанга якын, тансык, кадерле «Әбекәем»не ишеткән чакта. Бик ярата, өзелеп ярата ул шушы түм-түгәрәк битле, кап-кара күзле йомшак, пакь, татлы оныгын! Үз йөрәгедәй якын ул аңа
Хуҗаларга кунаклар да еш кына килгәлиләр иле Өйдә, билгеле, ыгы-зыгы башлана. Гөлбикәнең кадак үкчәле түфлиләре белән шак-шок басып, ашыгып йөргәне ишетелә, тәлинкә, чәнечке-пычак, рюмкалар чынлавы ишетелә, шуннан залдагы кунакларның шаулап сөйләшүләре, көлүләре ишетелә башлый. Карчык шуларнын барысын да ничектер балаларча кызыксынып тынлап ята.
Кызы Гөлбикә, вакыты тыгыз булса да, кергәләп. «Әсәй, хәлен ничек, бер-бер нәрсә кирәкмиме?»—дип сорап чыга. Карчык, күңеле булып:
— Рәхмәт, кызым! Кунакларыңны кара, кунакларыңны!—ди ана.
Ә залда мәҗлес матур гына дәвам итә Сөйләшеп-көлешеп арыгач, берәрсе пианинода уйный башлый, аңа кушылып, кемдер җырлап та җибәрә Ә кайчагында исә кунакларның тавышы бөтенләй тына, анын урынына ят бер хатын-кызнын ашыгыбрак сөйләгән ясалмарак тавышы ишетелә. Бу инде телевизор дигән нәрсә булырга тиеш Карчыкның аны әле күргәне юк, ләкин шундый әкәмәт бер әйбер барлыгын, өйдәгеләрнен аны бик көтеп, бик яратып карауларын ул инде белә. Вакыт-вакыт шул «тилевәзир» дигән нәрсәдән бик монлы курай тавышы да. бик борынгы башкорт жыры
да янгырый. Шул чакта карчык ишекләрне ачарга куша һәм жанына тансык бу җыр-монны тәмам эреп, хыялларга китеп тыңлый. Гүя ул ефәк кылганнар йөгерешкән даласына, авыр чулпыларын чыңлатып йөргән кыз чакларына кайткандай була.
Әмма кайвакытта бу «тилевәзир» бик әкәмәт нәрсәләр дә күрсәтеп куя, ахрысы. Шундый әкәмәтләрнең берсен өйдәгеләр «футбол» дип атыйлар. Нәрсәдер инде ул футбол дигәннәре, Хода белсен!.. Ләкин шуны күрсәтә башласалар, хужалар да, килгән кунаклар да ашау-эчүләрен дә. дөньяларын да оныталар. Бервакытны шул хәерсез футбол аркасында Акъәби бичара чак жаныннан аерылмады. Тик кенә уйланып ятканда, залдагы бер ханым кинәт:
—Керде!—дип чыйнап җибәрде.
—Гол!—дип үкереп салды җитмәсә тагын бер ир кеше
—Әстәгьфирулла. тфү, тфү!—диде карчык, тәмам агарынып.
Кунакларның күбесе читтәге кечкенә бүлмәдә авыру карчык ятканны белмиләр дә иде шикелле. Һәрхәлдә, авыру бар дип борчылучы яки анын хәлен белергә керүче булмый диярлек—утыралар, көләләр-шаулыйлар, ашыйлар-эчәләр дә таралышалар. Шулай да ешрак килеп йөрүче бер кунак Акъәби янына кергәли торган иде. Бу—тәбәнәк буйлы, ашыкмыйча, елмаеп кына сөйләшүче, исеме шактый билгеле булган олы яшьтәге бер шагыйрь иле.
Залда кунаклар шаулап утырган чакта гына, ул карчык янына мыштым гына килеп керә, керә дә: «Саумы, әбекәем!»—дип ике куллап күрешә, аннары урындык алып, карават кырына утыра. Ул күп сөйләшергә яратмый иде, күбрәк тезләренә таянып тик кенә утыра һәм ара-тирә берәр хикмәтле сорау гына биреп куя торган иде. Карчык анын эчкәнме-түгелме икәнен дә аера алмый, чөнки шагыйрь һәрвакытта гел бертөсле була торган иле Ләкин, ничек кенә булмасын, ул бу уйчан, сәер кешене көтеп ала иде Ничектер алар, аз сөйләшсәләр дә, бер-берсенә бик тиз ияләшеп киттеләр
—Акъәби, Акъәби!—ди шагыйрь, үзалдына әйткәндәй әкрен генә —Ә ни өчен Акъәби, ни өчен Кара әби түгел?
— Минем исемем Акбикә,—ди карчык, бу көтелмәгән сорауга бераз пошынып —Кыз чагымда мине Аксылу дип йөртәләр иде, кияүгә чыккач. Аккилен булдым, аннары Акжингә. ә хәзер менә Акъәби
—Димәк, син гомерен буена ак кеше булгансың икән Ак күңелле, пакь күңелле кеше.. Менә мина да шундый әсәй кирәк иде
— Ни сөйлисең, улым, синең үз әсәен бардыр бит9
— Юк шул, юк Күптән ожмахта инде ул Ә әсәйсез авыр, әсәй сабый балага гына түгел, менә минем кебек сакалы агарган кешегә дә кирәк икән ул!
— Рәхмәт, улым!—ди карчык, нигәдер ирене калтырый башлап
Шагыйрь, тезләренә таянган килеш, бераз уйланып утыра, аннары тагын сорап куя:
Юлкотлыны сагынасынмы9
—Сагынам, улым!
—Әйе, халык матур уйлаган, авылына, җиренә, суына матур исемнәр бирә белгән Юлкотлы' Юлын котлы булсын, Акъәби'-дип әйтәсе килеп тора.
— Безнең ерак бер бабаебызның исеме Юлкортлы булган лиләр Анын кышлавын «Юлкотлы кышлавы»1 дип йөрткәннәр Тора-бара авылга да шул исем күчкән.
—Ә, шулаймыни?—ди шагыйрь, кызыксынып, һәм карчыктан ипләп кенә анын кыз чакларын, кайчан, ничә яшендә кияүгә чыгуын, туйларның ул заманда ничек узуын, шул чактагы йолаларны, уеннарны, җырларны сорашырга тотына Әкъәби, еш кына тыны кысылса да. үзенен истәлекләрен. күргән-белгәннәрен иренмичә сөйли, ә шагыйрь аны бик игътибар
'Кышлау дип борын күчмә башкортларның җәйләүдән сон кыш уздырыр өчен тукталган җирләренә әйткәннәр Автор
белән тынлап утыра Карчык сөйләп бетергәч тә әле, ул ни дә булса әйтергә ашыкмый, тик бераздан гына үзенен берәр эчке уен раслагандай әйтеп куя:
—Ийе узган гомер кире кайтмый, сулар үргә акса да!.. Шулай ди жыр. сулар үргә акса да, ди, усал әйтә! Берсе дә—узган гомер дә, үтеп киткән тормыш та кире борылып кайтмаячак. Син дә, әбекәем, монын белән килешә торгансыңдыр?
—Килешмичә нихәл итәсен инде...
—Юк, син дөресен әйт, син олы кеше, бәлки, борынгы тормыш сиңа кадерлерәктер, син аны сагына торгансыңдыр? .
—Хәзергесе начар булса, сагыныр идем,—ди карчык, уйланып кына — Хәзергесе. Аллага шөкер, әйбәт бит
Шагыйрь ана күзләрен тутырып карый.
—Шулаймы"’!. Син дөньяны таный беләсең икән, әбекәй, янә, яшә!.. Ләкин сагыныр нәрсәләр дә юк түгел бит. Әнә шул син сөйләгән халыкның матур йолалары—бәйрәмнәре-туйлары. уеннары-җырлары—берсе дә онытылмаска тиеш, минемчә. Халыкның буын нан-буын га күчеп килгән рухи байлыгы бит алар барысы да.. Дөрес, яңа заман яна байлыклар тудыра, ләкин искенен дә яхшысын саклый белергә кирәктер ләбаса!
—Борчылма, улым,—ди карчык, сабыр гына.—Халыкныкы халыкта саклана, югалмас. Алла бирсә!
—Гажәп сүз әйттен, әсәй бәгырем, гажәп сүз! ., һәм шагыйрь, кинәт кенә тураеп, бер аягы белән идәнгә акрын гына суга-суга җырлап та җибәрә:
Аппак микән, йомшак микән йәнкәемнен куллары, Салавап күпере кү-ү-үк суга барган юллары
Онытып кара син бу җырны, онытып кара, мөмкинме соң!..
Шагыйрь тавышы өзелгәндәй шулай ук кинәт кенә тынып кала, башын артка чөя һәм күз төбендә аның тәгәрәп төшә алмаган яшь бөртекләре күренә Тик бераздан тынычлангач кына, гафу үтенгәндәй әйтеп куя:
—Син мине тилегә санама инде, яме!.. Нишлим, мин шагыйрь кеше, халык җырын, бөек Тукай әйтмешли, рәсүлнең тырнагыдай йөрәгемдә саклап йөртәм.
—Ә мин Тукайны беләм,—ди карчык һич көтмәгәндә.
— Китче!—ди шагыйрь, шаккатып —Кайдан беләсең син аны?
—Суфияннар мәктәптә укыган чакларында: «И туган тел, и матур тел»,—дип бер җыр ятлап иөриләр иде, шуннан хәтеремә кереп калган
—Суфиян агай туган телне җырлап йөрдеме9 Кызы-ык!—һәм шагыйрь, бөгелә төшеп, тавышсыз гына көләргә тотына:—Их. генерал, генерал!..
Ләкин Акъәбинен җитдиләнеп китүен күргәч, ул көлүеннән шунда ук туктый, иелеп чәчләрен сыпыра, аннары баладай юаш кына әйтә:
—Син мине кичер инде, әсәй, синнән бернәрсәмне дә яшерә алмыйм шул...
— Бик яхшы, улым,—ди карчык тыныч кына.—Күнелен кешеләргә көзгедәй һәрвакыт ап-ачык булсын!
—Рәхмәт, әсәй, рәхмәт' Жиңел, рәхәт миңа синең янда... Тик күп лыгырдап ялыктырам бугай үзеңне. Ярый, кузгалыйм булмаса, син дә ял ит инде, ял ит. безгә карама, без—әрсез кунаклар!..
һәм шагыйрь, торып, карчыкның юрган өстендә яткан сап-сары кулын йомшак кына сыйпый да исерә төшкән кешедәй аз гына чайкала биреп чыгып китә.
«Сәер кеше!—дип уйлана карчык, анын артыннан.—Ләкин әйбәт кеше үзе. кече күңелле, тик күңелендә ниндидер сызлавыгы бар шикелле, жанына урын таба алмыйча, шуна сызланып йөри, ахрысы, бахыркаем!» һәм күп вакытта ул аны ятим баладай күреп, чын ихластан кызгана торган иде.
... Бер ике-өч атна үтүгә, карчыкнын хәле шактый авыраеп китте Бик ябыкты ул, тамагына бернәрсә капмас булды, шуның өстенә тавышы да бетә башлады Яңадан врачлар килде, карадылар, юаткан булдылар, тагын ниндидер яна дарулар язып калдырдылар. Хәер, карчык өчен боларнын берсе дә кирәкми иде инде. Ул барысын да белеп ята. Шулай ук анын хәлен уллары-кызлары да бик яхшы белеп торалар... Һәм эчләреннән генә куркып, шомланып үлемне көтәләр. Карчык хәзер моны үзе дә сизә, карчыкның сизгәнен алар да беләләр
Ләкин шуңа карамастан һаман: «Әсәй, борчылма, үтәр, терелерсең!»— дип аны да, үзләрен дә алдарга тырышалар.
Карчык соңгы көннәрдә бик уйлана башлады. Көндезләрен барысы да хезмәтләренә китеп беткәч һәм асрау кыз да, карчыкнын өстеннән бикләп, базарга китеп баргач, Акъәбигә ялгызы ак түшәмгә карап, теләсә күпме уйланып ятарга мөмкин иде. Уйлар күп, уйлар төрле-төрле, өзлексез килә торалар, китә торалар... Башта ул чынлап та Юлкотлысын сагынып йөдәде. Бөтенесе—яланы-кыры, авылы-урамы, кешеләре, малайлары—бер генә минутка да исеннән чыкмый. Бөтенесе—өе. алачыгы, келәте, кәжәсе. тавык-чебешләре—күз алдында тора, бөтенесен ап-ачык ишетә, күрә. . Менә кәжәсе көтүдән кайткач, ишек төбенә килеп, Акъәбине дәшкәндәй, тавышын калтыратып кычкыра торгандыр. Җавап булмагач, тык-тык басып, өйалдына ук керә башлыйдыр... Тавыклары да тибенеп йөргән җирләреннән туктап: «Нигә әле безнең әбиебез күренми9»—дигәндәй, башларын кырын салып, желт-желт карана торганнардыр Казлары да, күл буеннан кайткач, ишек алдында озак кына каңгылдаша торганнардыр да, чыгучы, дәшүче булмагач, боек кына чирәмгә чүгәләшеп, башларын сыртларына салып, йокыга талалардыр... Әйе, алар барысы да әбинен юклыгына гаҗәпләнә торганнардыр, күңелсезләнеп, боегып, моңаеп йөри торганнардыр Шуларны уйлагач, Акъәбигә гаять авыр булып китә, алар да. үзе дә ана бик кызганыч булып тоела һәм ихтыярсыздан кайнар яшьләре мөлдерәп агып төшә. юк. күрмәс инде ул аларны—туып-үскән Юлкотлысын да. гомер иткән оен дә. күршеләрен дә, терлекләрен дә берсен дә я надан күрә алмас инде!
Шушы котылгысыз аерылышуны сизеп торганга күрә дә булса кирәк, карчыкнын күңеленә еш кына башка уйлар—җитдирәк, тирәнрәк уйлар да килә башлады. Әйе, анын көннәре санаулы, сонгы сәгате якынлаша Ул курыкмый, ул тыныч көтә бу серле, рәхимсез сәгатьне, тик бер ходаеннан җан бирү газабын җиңеләйтүне генә сорый Ул әзер булып торырга тиеш, әйе, зиһене ачык, теле бар чакта үл үзенен сонгы теләген, соңгы васыятьләрен әйтеп калырга тиеш. Аннары инде китәргә дә була.
Иң элек анын уен, билгеле, үлгәннән сон ничек итеп күмәрләр дигән нәрсә гел борчып тора. Ул белә: кайда, кемнәр кулында ятуын, әмма ул, гомере буена башыннан яулыгын салмаган мөселман карчыгы. Алла хозурына барам дип ышана, шуна алдан әзерләнеп килгән һәм бөтен керсез күнеле белән үлгәннән сон гәүдәсен бары мөселманча итеп җирләүләрен тели: «Инде, мулла-мәзин чакырып, тәхлнл әйттерү кебек зур мәшәкатьле эшне сорамыйм да, анысын эшләмәсәләр дә ярый Әмма ләкин гәүдәмне әйбәтләп юып, ак кәфенгә төреп, ләхетле кабергә куйсыннар иде. Аннары, берәр карттан гына булса да. баш очымда Коръән укытсыннар иде...» Авылында булса, аны шулай күмәрләр дә иде. аның алып куйган кәфенлеге дә, чәчеме өчен жыеп тоткан тәңкәләре дә. гәүдәсен ләхеткә куючылар өчен саклап килгән сөлгеләре дә бар иде. ләкин, нихәл итмәк кирәк, барысы да сандыгында торып калды шул Ничек кенә булмасын, улы-кызы анын бу үтенечен тыңларга тиешләр. Үзләре ышанмасалар да. кирәксез нәрсә дип тапсалар да. ул кушканча эшләргә тиешләр-бу бит газиз аналарының соңгы васыяте! Васыятьне үтәмәү мөмкинме сон?'
һәм кызы бер кичне анын хәлен белергә кергәч. Акъәби ана якынрак килеп утырырга кушты.
—Гөлбикә кызым, сиңа сүзем бар,—диде ул, чак ишетелерлек зәгыйфь тавыш белән — Алладан вакыт җитә шикелле, шулай сизәм Менә исемдә
чакта әйтеп каласым килә...—Ана сөйләве авыр иде, әледән-әле тыны кысыла, авызы белән көчкә генә өзеп-өзеп сулышын ала.—Иә Аллам, җинеллек бир Э-э, әйе., кызым, ишетәсеңме, мин үлгәч, гәүдәмне берүк...
Гөлбикә, кызганудан йөзен чытып, шунда ук анын сүзен бүлде:
—Әсәй, әсәем, нигә ул хакта сөйлисен әле Куй, кирәкми, борчылма, уйлама ул турыда...
—һай. кызым, ничек уйламыйсын ди. килә бит ул әжәл, килә. күрмисенмени9 Ух, уф... Соңгы сүземне әйтеп калыйм.
—Әсәем, бәгырем, ярамый сина сөйләшергә,—диде кызы, кат-кат башын селкеп —Хәлен юк, тавышын беткән, нигә үзенне азаплыйсың... Тыныч кына ят. кирәгеңне генә сора!
Карчык бераз күзен йомып торды, аннары ничектер хәл кергәндәй тыныч кына әйтте:
—Мин, кызым, нәкъ менә ин кирәген сорыйм да шул... Сез. яшьләр, шәригать йолаларын белмисез, үзем әйтеп калдырмасам, кем мине мөселманча жирләр?.. Яшнеккә салырсыз да илтеп куярсыз..
Кызы урыныннан ук торды—ул, гадәтенчә, каядыр ашыга иде
—Юк хәсрәт төшкән башына, әсәй!.. Ярар, бу хакта сүзне бетерик... Врачлар кинәшен тыңларга кирәк. Хәзер менә шушы даруынны эч, бераздан Фатыйма кайнар чәй кертер. . Онытма, ямьсез уйларга бирелеп яту синең өчен бик зарарлы ул... Ярый хәзергә, сөйләшербез, минем барып киләсе җирем дә бар иде...
Карчык дәшмәде, тик «бар!» дигәндәй башын гына каккандай итте һәм бик озак күзләрен йомып, берни уйламагандай, тын гына ятты. Әмма анын зиһене бер генә секундка да эшләүдән туктамаган иде. Нәрсәнедер, үзе өчен бик мөһим, бик яна бер хакыйкатьне аңларга тырышып ята иде кебек Алай, әнә ничек икән ул! Үләсе кеше белән каласы кеше тиз генә уртак тел таба алмыйлар икән! Бик кыен икән аларга сөйләшүе... Ни өчен сон бу шулай? Бөтенләй кирәксез, юк нәрсә турында кайгыртып ятамыни ул—дөньядан китәсе ана кеше? Балалары белән анын арасы шулай бик ераклашты микәнни? Алай дисән, карыйлар, дәвалыйлар, кызганып, борчылып та торалар кебек, ә менә әсәйләренең соңгы сүзен, соңгы үтенечен тыңларга, йөрәген аңларга теләмиләр. Нидән соң бу болай?
Әлбәттә, карчыкка монын жавабын табу бик читен иде. Тик ул күнеле белән генә сизелә: балалары анын бүтән кешеләр, бик нык үзгәргән кешеләр. Авыр ана, ямансу ана, ничектер кинәт бик ятим, бик ялгыз калгандай хис итә ул үзен Ләкин шулай да анын балаларына үпкәлисе, рәнҗисе килми. Җәнлек үзенең ярасын ялап төзәткәндәй, ул да җәрәхәтле йөрәген сабыр акылы белән тизрәк тынычландырырга, юатырга ашыга: ярамый болай, язык булыр, ди, балаларымны бәхилләп, ризалыкларын алып китәргә тиешмен, ди. Шәт. алар да мине аңларлар, сүземне тыңларлар, кадерләп озатырлар... Әйе, анын өмете зур һәм әйтер сүзе дә күп әле, күп. .
Җитмеш алты ел буе дөньяда яшәгән карчык бит ул. Гомер иткән нигезе бар, нужа белән тапкан күпме-азмы мал-мөлкәте бар, яшь килен чагыннан ук саклап килгән үзе өчен бик кадерле кием-салымнары бар— шуларнын барысын да ул бик теләп, бик куанып балаларына калдырып китә. Өен. абзар-курасын, кәжә-сарыкларын соңыннан теләсә нишләтсеннәр, колхозга бирәләрме, сатып акчасын бүлешәләрме—алар эше.
Ләкин кайбер бик кадерле нәрсәләрен ул балаларына исемләп, атап биреп калдырырга тели. Сатар өчен дә түгел, чит кешеләргә бирер өчен дә түгел, ә анын төсе итеп, саклап тотар өчен бүләк итәргә тели. Мәсәлән, үзенен ак ука тоткан, якут каптырмалы сары бәрхет камзулын Гөлбикәсенә, вак мәрҗәннән жыеп эшләнгән, әдрәс астарлы кашмау белән чәчкабын Пермьдәге олы кызы Сылубикәсенә, картыннан калган камчат бүрекне улы Суфиянга билгеләп тора Аннары бик борынгы тәнкәләр һәм төрле төстәге ташлар белән бизәлгән бөяте (хәситәсе) бар. шуны, кабул итсә, маржа килененә бүләк итәр иде. Улының хатыны булгач, ул ана да якын бит. бәлки. Мария килен дә каенанамнын төсе дип бөятне үзендә саклар иде.
Билгеле, кызы—кашмаулы, килене бөятне киеп йөрмәсләр, ул кадәресен генә Акъәби андый инде Ләкин бит аларны бер әсәиләре генә түгел, әсәйләре кебек бик күп башкорт кызлары, башкорт җингәләре кигәннәр. Шунын өчен генә булса да. алар ул киемнәрне ничектер сакларга тиешләр. Югыйсә бетә бит инде барысы да. югала, онытыла... Ярый, шушы көнгә кадәр ул. Акъәби дигән кортка, яшәп килде. Ул менә аларны монарчы туган җирләре белән, андагы тормыш, андагы кешеләр белән бәйләгән бердәнбер жеп булды. Хәзер шушы бердәнбер жеп тә өзелә инде.. Нишлисен, тәкъдирдән узып булмый шул, узып булмый! Ләкин, ни кызганыч, тере жеп өзелү белән бергә туган-үскән илгә юл да киселәчәк. Кылганлы далада утырган Юлкортлы үзе дә. анын кешеләре дә акрынлап онытылачак Әмма киселергә тиешме сон. Раббым, туган илкәйгә юл. онытылырга тиешмени сон ата-бабадан килгән андагы тормыш, андагы кешеләр9 Юк. Акъәби үзе мондый хәл белән һич тә килешә алмый. Анын өчен туган ил—туган туфрак дигән сүз. Шул туфракта ата-бабаларынын сөякләре ята. шунда анын гомердәшләре Миңлебай картлар. Минҗиһан корткалар, шунда анын күз алдында үсеп җиткән яшь ирләр, яшь киленнәр, шунда анын тирәсендә чуалган бала-чагалар, һәм ул аларны. кая гына китмәсен, актык сулышына чаклы онытачак түгел. Менә шул хакта анын үз балаларына да бик нык әйтеп каласы килә:
«Суфиян улым, Гөлбикә кызым, балакайларым! Сез икегездә укыган, белемле, дәрәҗәле, зур кешеләр булдыгыз. Икегезнен дә түгәрәк кенә тормышыгыз бар. бер-бер артлы балаларыгыз үсеп килә, үзегез дә инде олыгаеп барасыз Аллаһы Тәгалә барыгызга да тигез гомер биреп, шул балаларыгызнын игелеген күрергә насыйп итсен! Амин' Ләкин сезнең дә сабый чакларыгыз бар иде. Сез «Аслы күл* әйләнәсендәге кин. тигез балада утырган Юлкотлы дигән кечкенә башкорт авылында тудыгыз. Сөттәй йомшак, көмештәй саф сулы «Аслы күл» Юлкотлыдан өч кенә чакрымда Анын шифалы суында коендырыр өчен атагыз мәрхүм сезне, арбага тезеп утыртып, еш кына шунда алып бара иде Ә «Аслы күл»нен Нора тавына менсән. шуннан инде еракта ялгыз утырган, нәкъ түбәсенә куш каен үскән Балкан тавы да күренә. Сезнен «Зыятүләк белән Сусылу* әкиятен ишеткәнегез бар инде, шул көзгедәй уйнаклап яткан күл белән еракта басып торган биек таудан туган әкият ул. ә таунын түбәсендәге куш каенны Зыятүләк белән Сусылуның кабере диләр, каеннар төбеннән бәреп торган чишмәне Сусылунын озын, кара толымнарыннан саркып чыккан су диләр Әнә шулай әкиятләргә кергән гаҗәеп якты, иркен, матур җирләр бит ул безнсн «Аслы күл» яклары! һи. ниләр генә сөйләп булмас иде безнен башкорт илләре, башкорт җирләре турында!
... Мин бераз читкәрәк киттем шикелле, балалар! Әйтәсе килгәнем бүтән иде Зиһенемне азрак җыйыйм әле Әйе. менә шул... Сез Юлкотлыда тудыгы з. анын кин урамында чабышып йөрдегез, чирәмендә ятып аунадыгы з Үсә төшкәч, сез Юлкотлынын ак кылганлы яланнарында, тау-чокыр буйларында йөрдегез, бозау көттегез, кизәк җыйдыгыз, әрлән кулыгыз Бүтәннәрдән бер аермагыз да юк иде. бүтәннәр шикелле үк сез дә ситсы күлмәк, бөрмәле ыштан киеп, ялантәпи йөрүче кап-кара балалар идегез, үскәч кенә менә кем булып киттегез!
Жиде-сигез яшегездән Юлкотлынын кечкенә мәктәбенә сабакка төштегез. Шунда тел ачкычы таптыгыз, шунда күнел күзегез ачылды Икешәр өчәр көн рәттән котырган кышкы бураннарда үзем сезне җитәкләп мәктәпкә илтә торган идем Атагыз Әлшәй базарыннан, куенына кыстырып, сезгә китаплар, дәфтәрләр алып кайта торган иде Бик ипле, бик бала жанлы кеше иле ул. мәрхүм' Бервакытта ла сезнен теләгегезгә каршы килмәде Юлкотлы мәктәбен бетергәч. Сыртлан мәктәбенә йөреп укыдыгыз Аны да бетергәч, калага китәбез, дидегез—каршы тормадык [әрчә сезне бер-бер артлы яныбыздан жибәреп тору авыр булса да. уку—изге эш. без күрмәгәнне балаларыбыз күрсеннәр, безгә насыйп булмаган аларга насыйп булсын, дип. хәлебез җиткәнчә һәркайсыгызнын өс-башын юнәтеп, акчасын да аннан
моннан табып, сезне ерак юлга озаттык. Сездән аерылгач, безгә бик ямансу була иде. атагыз, ир кеше, сиздермәсә дә, минем ашарга утырган саен кашыгыма яшьләрем тәгәрәп төшә иде... Сез киттегез, әмма ул чакларда әле сез Юлкортлыны онытмый идегез, Юлкотлыны сагына идегез, бала кошлар шикелле очып-очып кайткалый идегез.. Ләкин ни өчен сез аны соңыннан оныттыгыз? Чакырып-дәшеп тә еллар буе кайтмый башладыгыз9.. Ике сүзнен берендә «туган ил» дисез, ә Юлкотлы нәрсә соң? Туган илнең сезгә ин якын, ин кадерле бер өлеше түгелмени ул?..
. Сез бик еш кына «халык» дисез, ләкин Юлкотлыдагы кешеләр дә халыктыр бит инде. Бер тамырдан чыккан, бер ыругтан үрчегән халык, шуңа күрә ул сезгә якынрак та, туганрак та булырга тиештер ләбаса1 Кайчандыр сезнең башыгыздан сыйпап узган агайларның, апайларнын кайберләре хәзер дә әле исәннәр Менә кайтып, шулар белән ике куллап бер күрешсәгез, олылап бер җылы сүз әйтсәгез, сез аларны күпме сөендерер идегез, һәм күпме рәхмәт, күпме изге теләк сез алардан ишетер идегез Һай, ярата безнен халык зур укыган кешенең кече күңелле булуын, мактап бетерә алмый, ә тәкәббердән кача, тәкәббергә бервакытта да йөзен дә, телен дә ачмый ул...
Яки атагыз мәрхүмне исегезгә төшерегез. Ул да бит халыкның бер бөртеге. . Сезгә җан биргән, сезнең өчен тир түккән, сездән күпме өметләр көткән ата кеше бит әле ул сезгә! Йә. сез аның алдында бер дә бурычлы түгелмени сон? Авыл читендәге канау белән генә әйләндереп алган кечкенә зыяратга аның гәүдәсе ята. Баш очында ташы юк... Аның каберен мин дә. тагын берничә авыл карты гына белә. Бездән сон белүче булмаячак, кабер җир белән тигезләнәчәк... Йә, сезнең ханыгызны бер дә борчымыймыни бу нәрсә9 Машиналар сатып алырга хәлегездән килә торып, атагызның каберенә бер ком таш кына яздырып куярга сезнең кулыгыздан килмимени? Килә, бик килә, тик күңел саранлыгыннан котылырга кирәк, тик кемгә бурычлы булуыгызны онытмаска кирәк! Имештер, яшь чагында көтү көткән, соңыннан бик баеп киткән Өфенен бик зур бер куписы үзенең шул кайчандыр киеп йөргән иске чабаталары белән озын чыбыркысын намаз бүлмәсендә генә элеп тоткан, ди. Күрәсез, ул да, бахыр, намаз укыган саен шуларга карап, элек кем булуын онытмаска тырышкан. Менә сезгә гыйбрәт!
Әйе, сез зур кешеләр булдыгыз, илгә, дәүләткә кирәкле, файдалы кешеләр булдыгыз, хәзер шуның әҗерен күрәсез, рәхәтен чигәсез!.. Ләкин сезне менә без, Сәлимхан белән Акбикә дигән гади башкорт кешеләре, дөньяга китердек, Юлкотлы дигән кечкенә башкорт авылы сезне үзенен туфрагында үстерде, башкорт халкы сезне бүгенге югарылыкка күтәрде,— сез шуны онытмагыз, балаларым, ишетәсезме? Сезнең онытырга хакыгыз юк, аңлыйсызмы9 Бу минем күнелем түреннән чыккан ин кайнар, ин зур, ин сонгы васыятем сезгә!»
һәм шушы васыятен әйтеп калырга Акьәби берничә тапкыр омтылып карады. Бу аның өчен бик тә кирәк иде, әйтмичә китәсе килми иде, хәтта үлгәннән сон да әйтә алмыйча калган васыяте өчен каберендә борчылып ятыр кебек иде. Ләкин ул авызын ачты исә, ана: «һәй, әсәй, юкка борчылма әле син, кирәкмәгән нәрсәләр уйлап ятма әле»,—диделәр. «Сиңа күп сөйләргә ярамый, фрачлар кушмый»,—дип гел тыйдылар һәм аны юатыр, тынычландырыр өчен тамчылап даруын эчерделәр, лимонлап чәен китерделәр, тәлинкә тутырып алмасын, чиясен китереп куйдылар.
Аптырап-уйланып ята торгач, кайчагында Акъәбинен үзе янында сырпаланган кечкенә Гүзәлгә нидер әйтәсе килә, бик сак кына, бик гади сүзләр белән генә күңелендәген шул сабыйга анлатасы килә. Шул ук вакытта баланын йөрәгенә шом салмыйм дип тә курка ул... Ничек кенә дип әйтергә ана9 Бераз икеләнеп ятканнан сон, баланын аркасыннан сыйпап, гүя болай гына әйтеп куйган була:
—Бәләкәчем, мин тиздән китәрмен инде...
—Китәсен. Кая китәсен?—ди бала, зур күзләре белән әбисенә тутырып карап (Ә берни сизә, берни төшенә белмәгән, бары тик ышана яки курка
гына белгән сабый күзләреннән дә бәгырьне телгәләрлек нәрсә бар?!)
—Ни инде үзебезнең Юлкотлыга,—ди карчык, көчкә генә телен әйләндереп
—Юк, китмисен, китмисен!..—ди бала, шунда ук үпкәли дә башлап.
Акъәби үксеп жибәр.мәс өчен иреннәрен кыса һәм озак кына дәшә алмыйча тора. Бары бугазына килгән төер кире киткәч кенә, тагын әйтеп куя:
—Мин сина, кошчыгым, аннан бүләк җибәрермен
—Бүләк9 Нинди бүләк, әбекәем9
—Сина билгеләп куйган бик матур чулпыларым бар. шуларны җибәрермен
—Ә нәрсә ул чулпы? Нигә син аны алып килмәден?
—Онытканмын.
Бала ышаныргамы-юкмы дигәндәй әбисенә карап тора-тора да. нидер сизенгәндәй, башын селкеп куя.
—Син алдыйсың,—ди ул, сузып кына —Бездән китәр өчен генә әйтәсең...
Акъәби йөзен тизрәк читкә бора Юк, булмый, сөйләү мөмкин түгел Сабыйнын күңеленә кагылырга ярамый, ярамый, аярга кирәк аны. аярга! Кем белә, бәлки, соңыннан бу әйткәннәрне исенә төшереп, әнисеннән. «Әбекәем кая китте, нигә мина чулпы җибәрми?»—дип сорап йөдәтер һәм карчык сабыйны тынычландырыр өчен, анын күңелендә бернинди шик- шомлану калдырмас өчен, көлгән булып, баланы юатырга ашыга:
—Юри генә әйттем, бәбкәчем, юри генә! Сине калдырып кигәнме сон?!. Юк. юк, беркая да китмим, күз нурым!..
...Гаҗәп хәл! Бала белән шушы гөнаһсыз гына сөйләшүдән сон Акъәби гомумән васыятьләрен кемгә дә булса әйтергә тырышудан шактый вакыт тыелып торды. Әллә ничек шунда һичнәрсәгә исе китмәстәй, һичнәрсә турында уйлыйсы килмәстәй булып калды Тик өзлексез жанын борчыган бер генә нәрсә аны һаман уйландыра иле һәм бары шуны гына ул үз янына ашыгып кына кереп чыккан улы Суфиянга ишетелер-ишетелмәс тавышы белән тагын бер тапкыр әйтеп карады
—Улым, үтенәм сездән, мине зинһар үзебезчә, мөселманча җирли күрегез инде.
Улы Суфиян уйлап та тормыйча.
— Һи, әсәй, обязательно шулай эшлибез аны!—диде гаҗәеп бер жинеллек белән:—Менә әйтте диярсең, мөфти хәзрәтнең үзен чакыртам янына Только син, әсәем, үләргә ашыкма әле. яме! Торыйк але, торыйк. Алласына, мулласына үч итеп, дигәндәй
— Көфер сүз сөйләмә, улым!—диде карчык, сабыр, җитди генә
Ләкин Суфиян авыру кешегә бердәнбер кирәк нәрсә, ул да булса (үз сүзе белән әйтсәк), бодрость дип белә иле Шуна күрә ул һәр сүзне уенга бора, үзенчә шаяртмакчы-көлдермәкче була, һәм күп вакытта утырып та тормыйча, авызына ни килсә шуны сөйләп, бүлмәне бер шаулатып, тизрәк чыгып га китә иде. Ә карчык, бичара, ни уйларга да белмичә, анын артыннан башын гына чайкап кала. Чынлап әйттеме ул. юри генә әйттеме, нигә утырып, әйбәт кенә сөйләшмәде сон. кая ашыга, кая чаба ул? Гаҗәп бу шәһәр халкының гадәте—барысы да каядыр ашыгалар, ашыгалар, ашыгалар'
Үлем дә ашыга иде шикелле Сонгы көннәрдә карчыкның хәле бөтенләй мендәреннән бер дә аерылмас булды Бала шикелле тәмам кечерәеп калды, күзләрен дә инде йөртә алмый башлады
Врачлар кызы белән киявенә карчыкнын тиздән өзелеп китү ихтималын әйттеләр,—торса, тагын бер атна-ун көн генә тора алыр, диделәр Бу хәбәр аларда зур борчылу тудырды. Димәк, әсәй карчык китә! Һәм бик ачык, котылгысыз булып алларына килеп баскан бу гаять авыр, хәсрәтле үлем аларны тәмам аптырауга төшерде. Хикмәт шунда, үлем дигән нәрсә аларнын оенә беренче мәртәбә керә әле. моңарчы аларнын мондый фаҗигале хәлне күргәннәре дә. кичергәннәре дә юк иде әле Борчылмыйча, уйланмыйча һич мөмкин түгел Ин элек карчыкнын үлеме балаларга бик авыр тәэсир
7. «к у > м и
итәчәк, куркытачак бу нәрсә аларны... Аннары мәетне юу бар. жыештыру бар. озату бар. ә алар үзләре бу эшләрнең тәртипләрен һич белмиләр. Кемнән эшләтер!ә. ничек эшләтергә боларны? Түбәндәге дворник хатыны Сәрбижамал апага әитсән. ул бик теләп боларнын барысын да оештырыр иде. Юарга, кәфенләргә карчыкларын да табар иде. бәлки, мулласын да чакырып китерер иде Ләкин болар барысы да гаять мәшәкатьле эш бит. әллә ничек күнелсез эш Кияве, бу хакта сүз чыкса, теше сызлагандай, чыраен сыта башлый Мөселманча булсын, дип әллә нинди карчыкларны, муллаларны үзенен квартирасына бер дә китерәсе килми анын.. Килешми анын хәлендәге кешегә бу нәрсәләрнең берсе дә. Ничектер бүтән юл. бүтән чара табарга кирәк бу положениедән чыгар өчен...
Кияве белән кызы арасында шушы хакта берничә көн буена сүз барды. Гаять четерекле мәсьәлә турында алар мөмкин кадәр әдәп, такт саклап сөйләштеләр, ләкин шулай да ара-тирә үпкәләшеп, талашып та киткәләделәр. Хәер, асылда аларның фикерләре бер иде: карчык квартирда үлсә, бик авыр, бик күңелсез булачак.
Ахырда кияве әйтте: <• Гөлкәй, бүтән чара юк. әбине больницага салырга кирәк.—диде —Больницада әле аңа яхшырак та булыр, урын-жире чиста, врач көн да карап тора, сестралар һәрвакыт янында, үзебез дә чиратлашып янына баргалап торырбыз... Аның каравы, балалар кадерле әбиләренең үлемен күреп, тетрәнеп калмаслар, куркып елашмаслар... Аннары больницада мәетләрне әйбәтләп юындырып, киендереп озатучы махсус кешеләр дә бар. Ә без үзебез монда нишли алабыз?.. Юк. ин яхшысы—больницага салу инде...»
Гөлбикә бу эшнең күңелгә авыр, оят, килешмәгән ягын сизсә дә. уилыи-тора ахырда риза булды. Шулай сөйләшеп килешкәннән сон. алар үзләренен бу карарларын, уңайсызланыбрак булса да. Суфиян белән Мария Васильевича да әйттеләр. Башта Суфиян бик кайнарланып каршы төште
— Што сез,—диде кычкырып.—кадерле әсәебезне өйдә үлмәсен өчен генә больницага илтеп салмакчы буласыз! Оятын ничек күтәрерсез, хурлыгын кая куярсыз?. Юк. юк. мин мона асла риза түгел!
Ләкин кияү кеше кызмыйча гына, әйбәтләп кенә ана төшендереп бирде:
—Каенагай, оят мәсьәләсендә синең безгә бер сүз әйтергә дә хакың юк Әсәебезне авылдан без барып алдык, без аны өебездә ай ярым буена кулыбыздан килгән кадәр тәрбияләдек, карадык, терелмәсме дип бөтен чараларны күрдек Әсәй үзе моның өчен безгә рәхмәтен әйтер, дип ышанабыз. Инде больницага салу мәсьәләсенә килгәндә, бу синең өчен авыр икән, тотасың да үзенә аласың. Сина да ана бит ул! Әмма мин әсәйнен үлгән чагын балаларга күрсәтеп, аларнын йөрәкләрен җәрәхәтләргә теләмим —Һәм шунда ук. каенагай тагын дулап китмәсен, дип булса кирәк, ипләп, йомшартып улына әйтте:—Без, Суфиян, дәү кешеләр, мәсьәләгә айнык карарга тиешбез. Авыруны больницага салуның һичбер гаебе юк. беркем бер сүз әйтмәячәк. Инде анда үлеп китә икән, без әсәебезне шуннан гына бик әйбәтләп, бөтен шартын житкереп. сонгы юлына озатырбыз. Ә өйдән мәет озату бик авыр, бик мәшәкатьле эш ул. син безнен хәлебезне аңларга тиешсен. Суфиян!
Бу сүзләрдән соң Суфиян шактый аптырауга төшеп, үзенә терәк эзләгәндәй, алмашлап бер сенелесенә. бер хатынына карады Ире артына посыбрак, бөрешеп кенә утырган сенелесе гүя бөтен кыяфәте белән: -Мина карама, мин арыдым, мин берни дә эшли алмыйм»,—дип әйтеп тора иле. Ә юан ак беләкләрен зур күкрәкләре өстенә кушырып салган хатыны, бу мәсьәлә ана һич кагылмагандай, йомык бер битарафлык саклап утыра иде. Суфиян акрын гына җилкәсен кашырга тотынды.
— Шулай, каенагай!—диде кияве, анын хәлен жинеләитергә теләгәндәй—Борчылырлык урын юк. барысы да бик әйбәт булыр, менә күрерсең!
Һәм Суфиян бу мәсьәләдә үзенен ялгыз калуын гына түгел, бигрәк тә көчсез булуын сизеп, ниһаять, килеште.
Инде моны карчыкнын үзенә җиткерергә кирәк иде. Кияү, билгеле, бу эштән читгә калырга теләде, чөнки ул, нинди генә якын кеше булхгасын. карчыкнын үз баласы түгел. Шуңа күрә улы белән кызы әйтергә тиеш булдылар. «Әсәи жаным,— диделәр алар ана ипләп кенә,—докторлар сине бер атна-ун көнгә больницага салып торырга куштылар, анда дәвалап карамакчы булалар. Син борчылма бер дә, хәлен яхшыргач та. кире алып кайтырбыз үзеңне...»
Акъәби монын чын сәбәбен сизгәндерме-юктырмы. әмма «болнис* дигән сүз үзе генә дә анын котын алды, бәгырен телгәләп җибәрде Тәмам куркып, рәнжеп һәм ялварып ул: «Балакайларым, зинһар кузгата күрмәгез, шушы җылы урынымда тыныч кына үлим, мина берни дә кирәкми вакытым җитте, анлагыз шуны!*—диде.
Ләкин улы белән кызы, ташка әйләнеп булса да. аны үгетләп, юатып, хәтта азрак кына көчләп тә урыныннан кузгаттылар, киендереп чыгардылар һәм «Волга» машиналарына кырын яткырып, алдан кияве сөйләшеп куйган бер больницага илтеп салдылар.
Өч тәүлек үтүгә, төнлә белән Акъәби шул больницада вафат та булды Жан биргәндә, янында кеше булмаган Берәүне дә борчымыйча, күбәләктәй тавыш-тынсыз гына киткән дә барган. Әйтерсең, үзенен Юлкотлысына
Иртән иртүк әбинен үлгәнен телефон аша кызына хәбәр иттеләр. Кызы белән кияве шунда ук машинага утырып больницага киттеләр Алар килгәндә, Акъәбине үлекләр ята торган цемент идәнле таш бүлмәгә төшереп куйганнар иде инде Тиздән улы Суфиян белән килене Мария Васильевна да килеп җиттеләр. Ак җәймә астында яткан әсәйләренсн йөзен ачып карадылар. Иөзе бер дә бозылмаган иде. киресенчә, ничектер авыр газапларыннан котылып, тынычланып калган кебек иде Әмма күзләрендә ни торып калгандыр, анысын күрмәделәр—күзләрен кемнеңдер бармагы сак кына йомдырып куйган иде.
Аннары больница бакчасына чыгып, шунда гына карчыкны ничек итеп җирләү турында үзара кинәш корып аллылар Мулла чакыру, җеназа укыту кебек нәрсәләрне эшләмәскә булдылар. Шулай да әсәйләренен Аллага ышанган карчык кеше булуын исәпкә алып һәм анын үзенен дә бик үтенеп соравын исләренә төшереп, гәүдәсен кәфенгә төреп күмәргә булдылар Ләкин, гөнаһ шомлыгына каршы, больницадагы мәетне юып. киендереп озатучы марҗалар кәфен дигән нәрсәне бөтенләй белмиләр дә икән. Ә читтән кеше чакыртып, дини йолага бәйләнгән нәрсәләрне эшләтү монда рөхсәт ителми икән Шулай итеп, чарасыздан. Акъәбине «заманча гына» әзерләргә мәҗбүр булдылар. Бер чиста күлмәген китереп өстенә кидерделәр, башына «мөселманча» итеп ак батист яулык бәйләделәр, шуннан сон гәүдәсен кечкенә кызыл табутка салдылар. Табут әйләнәсенә чәчәкләр тезделәр, күп итеп ислемай сиптеләр, һәм Акъәбиебез хәйран матураеп китте Ул. бичара, хәтта көлемсерәп яткандай күренә башлады
Зыяратка табутны машинага куеп илттеләр Озата баручылар күп түгел иде ин якыннары да аларнын кайбер дус-ишләре һәм шулар арасында әлеге кечкенә буйлы шагыйрь дә бар иде Ләкин ул бүген дә кызмача иде шикелле
Табутны кабергә төшергәндә, кызы Гөлбикә бик каты елады, килене Мария Васильевна да елады, аның кызлары да «бабу шкал арын» кызганып елашып алдылар. Ләкин ирләр түзделәр Кияве, иреннәрен кысып, читкәрәк кипе Ә улы С уфиян, әсәен озату шәрәфенә, бөтен орден-медальләрен өр- яна кителенә тагып килгән, башына соры папахасын сындырыбрак кигән полковник, кабер кырыенда таш сыныдай басып торды. Үлемне күп күргән, елауны күптән оныткан кеше булуына карамастан, ана бу минутта яшьләрен йотып калу гаять авыр иде шикелле
Күмеп бетергәч тә. борылып китү ничектер кыен тис. шу на күрә шагыйрь ак балчык өеме янына басып, мәрхүмә турында берничә сүз әйтергә булды
—Кадерле дуслар, без менә шушы биек тау башындагы, инде үләннәре дә корыган, чәчәкләре дә шиңгән жир куенына Акъәбиебсзне бирдек,— диде ул. ашыкмыйча, салмак кына —Ак күнелле. пакь күңелле әсәебездән мәңгегә аерылдык... Әйе. ул барыбызның да уртак әсәебез иде. Алай гына да түгел, мин. һич икеләнмичә, аны башкорт халкының изге җанлы анасы дияр идем . Әмма нәрсә беләбез без аның хакында1. Күрә белдекме без анын шул изге жанын. пакь күңелен, ак уйларын!.. Менә сез. анын уллары, кызлары, кияүләре, нәрсә генә әйтә аласыз гомере буе сезнең өчен өзелеп яшәгән бичара әсәегез турында?.. Юк бит. әйтә алмыйсыз бит...
Шунда ук Суфиян кычкырып аның сүзен бүлде:
—Син ни сөйлисен, ә?! Ташла, кирәкми...
—Безобразие бу!—диде кияве дә, кызарып-бүртенеп.
Шагыйрь аларга һич игътибар итмичә тагын нидер әйтә башлаган иде. шул чакта кемдер аны беләгеннән эләктереп, кабердән жилтерәтеп читкә алып китте. Телгә батыр булса да, гәүдәгә бик жиңел иде шагыйрь...
Бу күңелсез тамаша аркасында озата килүчеләр яңа гына кабергә куелган Акъәбине ничектер онытып җибәрделәр. Берәүләр шагыйрьне тиргәргә тотындылар, икенчеләр, киресенчә, ана әһәмият бирмәскә, сүзне уенга борырга тырыштылар. Һәм үзара сөйләшә-шаулаша кабер яныннан тарала да башладылар. Иң ахырдан кузгалган Гөлбикә зират капкасы төбендә утыручы карт-корыларнын учларына тиз-тиз генә акча салып чыкты...
Киттеләр. Агыйдел, Дим буйларына караган биек тау башында Акъәби берүзе генә торды да калды.
Әмма ләкин Акъәби биек тау башыңдагы зыяратта әнә шулай ялгызы гына торып калса да, үзенен фани дөнья белән аерылып бетмәвен тагын бер тапкыр балаларының исенә төшерде. Хикмәт шунда, кызы Гөлбикә Юлкотлыда карчык өен карап торучы әлеге күрше хатыны Гарифәгә кыска гына хат язып, әсәйләренен август ахырында вафат булуын хәбәр иткән иде. Озак та үтми, Гарифәдән дә Акъәбинең үлүенә бик хәсрәтләнеп, күрше-тирәнен аны бик кызганып елауларын әйтеп, инде бахырның өе ятим калды, аны нишләтергә уйлыйсыз, дип борчылып язган хат килә. Хат артыннан ук колхоз машинасына салып җибәргән карчыкның иске яшел сандыгы да килеп төшә. Күрәсең, яхшы күнелле Гарифә үзенчә бер изгелек эшләргә теләгәндер инде, ләкин монда ул сандыкны берәү дә әле көтми иде Яна гына кичергән кайгы-мәшәкать аркасында, гомумән. Юлкотлыда калган өй-нигез турында да. башкасы турында да уйлашырга өлгермәгәннәр иде Инде менә әсәйләренен үзе белән бергә картайган, буявы да унып беткән иске сандыгы: «Мин сезнеке, мине нишләтәсез?*—дигәндәй. Гөлбикә квартирына килде дә керде. Гөлбикәгә бу сандык бик таныш иде, кайчандыр анын шушы сандык өстендә курчак уйнаган чаклары да бар иде. кинәт күргәч, әллә нишләп китте, бер мәлгә аптырап-каушап калгандай булды. Аннары исенә килеп, тиз генә агасы Суфиянга шалтыратты. Шул ук көнне кичкә табан агасы белән җиңгәсе Мария Васильевна, зур уллары Геннадийны да ияртеп, аларга килеп тә җиттеләр.
Барысы да җыелып беткәч, сандыкны идән уртасына куеп ачтылар. Ачып җибәрүгә, алар өстә генә яткан ак бәз кәфенлекне күрделәр, һәм, күреп, берәр сүз әйтү түгел, хәтта бер-берсенә күтәрелеп карарга да ничектер кыймадылар, тик ак материяне сак кына бер читкә алып куйдылар. Аннары бөкләп салган кием-салымнарны чыгарырга тотындылар. Менә әсәйләренен тәнкәле кара җиләне, читләренә ука тоткан сары хәтфә камзулы, алтынга манган тәңкәләр һәм төрле ташлар тагылган бөяте (хәситәсе), вак мәрҗәннән эшләнгән кашмавы белән чәчкабы, беләзек, муенса, чулпылары, кыз чагында үз кулы белән чүпләп суккан кызыл башлы сөлгеләре килеп чыкты. Шулай ук аталарынын кызыл сәдәпле кара кәзәкие белән камчат бүреге дә килеп чыкты—карчык шушы көнгә кадәр аларны да саклап торган икән, бичара!. Актарына торгач, тагын бер хикмәтле әйбер табылды: бу аталарынын яшь чагында тотып йөргән кыска саплы, күн чуклы, өч җәпле, һәр жәбенен очына көмеш пластинка бөкләп кидерелгән бик шәп камчысы иле.
Хикмәтле камчы шунда ук барысын да бик кызыксындырды
— һай. атаемнын төлке куганда тотып чапкан камчысы бит бу!—дип кычкырып ук җибәрде Суфиян һәм элмәгеннән киеп селтәнеп тә. бот буена сугып та карады.
—Да-а. менә бу ичмасам реликвия!—диде кияве дә. сокланып —Тик кем саклар аны?
—Ә анын хуҗасы бар,—диде Суфиян катгый рәвештә һәм улы Геннадийга борылып, тантаналы итеп әйтте —Мә. улым. Гена, ал бабаңнан калган чуклы камчыны... Белеп тот. Шәяхметовлар кулында йөргән камчы булыр бу’
һәм Геннадий Шәяхметов баш кагып, елмаеп кына өч җәпле камчыны кулына алды.
Инде калган әйберләрне нишләтү, ничек бүлешү мәсьәләсе кузгалды белгәнебезчә, әсәйләреиен бу хактагы теләген алар тыңламыйча калдылар Шулай ла һәркайсы үзенә ошаган нәрсәне алырга хаклы иде. Ләкин бу тәнкәле җилән, хәтфә камзул, бөят, кашмау. чәчкаплар белән алар нишләрләр икән? Төс итеп кенә саклаудан башкага ярамый инде боларнын берсе дә. аунап йөри торгач, череп-тузып кына бетәрләр... Шул чакта кияүләренен башына бик шәп бер идея килде. Ул болай диде:
—Менә нәрсә. Гөлбикә, каенагай! Без бу әйберләрне бүлешеп, әрәм шәрәм итеп бетермик. Барыбер файдаланып булмаячак биз Без лучше тотыйк та бөтенесен театр гардеробына тапшырыйк Анда мондый нәрсәләрне саклый беләләр, борынгы тормышны уйнап күрсәткәндә, киеп файдаланырлар, ә безнең тарафтан театрга бу бик әйбәт бер бүләк булыр Чын. уйлагыз әле!
Бу фикергә шунда ук Мария Васильевна да кушылды:
—Бик дөрес әйтәсез. Сәхип Карамович. безгә нигә алар, артистлар кисеннәр.
Ләкин Суфиянга да. Гөлбикәгә дә мондый тәкъдим белән тиз генә килешүе авыррак иде. Ничектер күңелләре тартып бетерми иле. Әллә ничек менә әсәйләреннән яхшы түгел кебек—алар өчен саклаган, аларга, дип калдырып киткән бит әле ул Инде тот та бөтенесен кочагы белән театрга илтеп ташла! Килешерме, оят булмасмы9
Шул ук вакытта кияүләренең сүзендә дә дөреслек бар бүлешеп алсалар, әрәм-шәрәм булып кына бетәчәк: нишлисен, тәнкәле җиләннәр, укалы камзуллар заманы үтте шул инде' Ахырда, уйлаша торгач, башта Суфиян, аннары Гөлбикә дә яшел сандыктан чыккан бөтен кием-салымны театрга илтеп тапшырырга риза булдылар. Гөлбикә шулай да әсәенен төсе итеп, уртасына кызыл якуг куеп, саф көмештән челтәрләп эшләнгән ике зур чулпыны үзенә алып калды
Көннәр уздылар. Хәсрәт иртәнге томандай бик тиз таралды Эш. мәшәкать белән тулы иркен, мул тормыш үзенең иске эзеннән ашыгып һаман алга таба тәгәрәде Акъәбинен балалары өчен бу кызу чапкан тормыш бик тансык та һәм бик мавыктыргыч та иде.
Дала буйлап кылганнар йөгерә, кылганнар йөгерә Куыша-куыша йөгергән кылганнар арасыннан, озын карагай таягын җир үлчәгәндәй алга ташлап. Минлебай карт кайтып килә Ыштан балагын эчкә тыгып кигән ак оекбашларына чәчәк тузаны кунып, билчән уралып, бакра сырышып беткән—әйтерсең. Юлкотлы яланнарын үзе белән ияртеп кайта ул
Авылга кереп. Акъәбинен тәрәзәләре кагылган өе янына җиткәч, карт күрше Гарифәдән гел кычкырып сорап уза:
—Аккилен кайтмадымы әле?
Гарифә ни дип җавап бирергә дә белми-ул бит инде ана былтыр ук берничә мәртәбә Акъәбинен калада вафат булуын әйткән иле «Балалар акылы керә башлаган ахрысы бу картка».-дип уйлый ул эченнән генә һәм. аптырагач, ачуланып биреп әйтә:
-Куй. Минлебай бабай, үлгән кеше кайтамыни, ничек телен барып сорый
Ләкин карт аның сүзләрен гүя колагына да элми.
—Алдама,—ди ул, таягының башын селкеп —Аккилен үлмәде ул. китте генә.. Китте генә... Кайтыр, насыйп булса, кайтыр... Ә син учагын карый тор. учагын... Учагында ут сүнмәсен.
һич аңламассың, әллә чынлап, әллә үчекләп, әллә саташып әйтә бу бернигә исе китми торган әжәлгә дә күптән кулын селтәгән, ялан таптаучы йөз яшәр Минлебай карт!
Искәрмә
Аксылу. Аккилен. Акҗиңгә. Акбикә.
Хәзер инде аны, Акъәби, дип олылыйлар.
Болар—бер кешенең исемнәре.
Озын гомер кичергән Акъәбинең сандыгында пөхтәләп төрелгән кәфенлекләр генә түгел икән. Аның бәяләп бетергесез хәзинәсе мулдан: сөлгеләр, камзул, кәзәки, камчат бүрек, хәситә, чулпылар, кашмау, чәчкап, муенса, беләзек... Ә күңеле сандыгы чагыштыргысыз бай икән. Халыкны үзгә-үзенчәлекле иткән әйберләренә өстәп, Акъәбинең туган ил турында, кендеге өзелгән туган жире турында васыяте бар икән! Балаларына һәм оныкларына әйтәсе шушы васыяте турында көн-төн дигәндәй уйлана, башкорт иленә, башкорт язмышына бәйле һәр нәрсәне ишетүенә һәм хәтерләвенә куанучы да, кайгыручы да башкорт әби:
«... Сез киттегез, әмма ул чакларда әле сез Юлкотлыны онытмый идегез, бала кошлар шикелле очып-очып кайткалый идегез... Ләкин ни өчен сез аны соңыннан оныттыгыз?.. Чакырып-дәшеп тә еллар буе кайтмый башладыгыз?... Ике сүзнең берендә «туган ил» дисез, ә Юлкотлы нәрсә соң? Туган илнең сезгә иң якын, иң кадерле бер өлеше түгелмени ул?..»
Ишетмиләр Акъәбинең болай ачыргалануын балалары. Оныкларын инде әйткән дә юк.
«... Сез бик еш кына «халык» дисез, ләкин Юлкотлыдагы кешеләр дә халыктыр бит инде. Бер тамырдан чыккан, бер ыругтан үрчегән халык, шуңа күрә ул сезгә якынрак та, туганрак та булырга тиештер ләбаса!»
Акъәбинең өзгәләнүе балаларына һаман ишетелми. Оныкларын әйтәсе дә юк.
•Яки атагыз мәрхүмне исегезгә төшерегез. Ул да бит халыкның бер бөртеге... Сезгә җан биргән, сезнең өчен тир түккән, сездән күпме өметләр көткән ата кеше бит әле ул сезгә! Йә, сез аның алдында бер дә бурычлы түгелмени соң?.. Аның каберен мин дә, тагын берничә авыл карты гына белә. Бездән соң белүче булмаячак, кабер җир белән тигезләнәчәк... Йә, сезнең җаныгызны бер дә борчымыймыни бу нәрсә?..»
Акъәбинең рухи газабын балалары һәм оныклары барыбер ишетмиләр.
Ходай ла! Үзгәлеген-үзенчәлеген югалтучы халык, барыбызның да Анасы-Әсәе булган изге Акъәбинең васыятен кабул итү түгел, ә тыңларга да теләмәгәч, югалтуга бара түгелме соң?!.
Юк, һич тә алай түгел икән!! Ялан таптаучы йөз яшәр Миңлебай карт Акъәбинең күршесе Гарифәдән гел сорап уза:
♦ —Аккилен кайтмадымы әле?..
—Куй, Миңлебай бабай, үлгән кеше кайтамыни...
—Алдама... Аккилен үлмәде ул, китте генә... Китте генә... Кайтыр, насыйп булса, кайтыр... Ә син учагын карый тор, учагын... Учагында ут сүнмәсен.»
Әйе, өзекләр Әмирхан абый Еникинең әле генә сез укыган «Әйтелмәгән васыять» исемле хикәясеннән (1965 ел) китерелде. Өзекләрнең күбрәк һәм озынрак китерелүе минем Әмирхан абыйдан уздырып әйтә алмаячагымны ихластан тануымнан булды. Соңгы җөмләгә игътибар итегез—«Учагында ут сүнмәсен». Инде халыктагы бер гыйбарәне искә төшерик. Авылның һәр ихатасында өч төтен күтәрелеп торырга тиеш икән: өй, мунча һәм самавыр
торбаларыннан. Кунаклар килүенә барысы да әзер булыр ягъни. Ә кунакчыл-лыгыбыз бетмәгәч, халкыбыз бетми дә бетми инде!
Шулай шул—сүзне оста сайлаганда гына әдип укучысына фикерен төгәл җиткерә ала. Әмирхан абый исә сүз сайлауга—әдәби әсәрнен теленә бик тә таләпчән, хәтта талымчан иде. Егерменче гасырныц җитмешенче елларыннан соң мин аның белән шактый аралаштым, әңгәмәләребез әдәбият сәнгать турында иде, әлбәттә, тормыш барышына еш кагылгалый идек, гайбәт тирәсенә төшмәдек. Шахмат уйнаган чакларыбыз булды, хәтта сабан туенда (аңа инде алтмыш яшь иде) бил дә алыштык.
Бервакыт ул миннән кинәт:
—Хәситә...—диде дә, гадәтенчә тукталып уйлангач:—Нәрсә ул? Каян беләсең син аны?—дип сорады.
Бу, шиксез, Әмирхан абыйның мине сынавы иде. Шул чакта басылган бер хикәямдә «хәситә» сүзе кулланылган иде. Көмешчеләр-коемчылар авылы тумасы булуымны, бала чагымнан һөнәрмәндләр ясаган бизәнү әйберләренең күбесен туган авылымда күреп калуымны, әмма коемчы һөнәрен белү миңа килеп җитмәвен әйттем.
—Алай икән...
Аксакал соравының ни өчен бирелүен шәрехләмәде, ләкин бу бәя минем өчен зур иде.
Икенче вакытта—1997 елның 22 февралендә Әмирхан абыйның өенә баргач, мин аңардан «шәриктәш* сүзенең дөрес кулланышы ничек булуын сорадым. Хикмәт шунда—бер хикәямә әлеге сүз керүен әйттем, бу сүзне аңламауда мине гаепләүче булды, дидем. Әмирхан абыйның «Казан утлары» журналының шушы бүлегенә әзерләнүче «Матурлык» исемле бик мәгълүм хикәясендә дә бар иде бу сүз: «Әнә шундый сәер генә, серле генә һәм сөйкемле генә бер егет иде безнең Бәдретдин шәриктәшебез!»
—Дөресе «шәрик» булмыймы икән...
—Шулаймы... Ялгыштым микән...—дип чәй яныннан акрын гына кузгалды Әмирхан абый һәм бераздан икенче бүлмәдән кечкенәрәк форматлы, әмма шактый ук калын китап күтәреп керде. —Карыйк әле без шул сүзне.
Сүзлегенең тышлыгы таушалган ук иде, исеме күренмәде, ахрысы гарәп әлифбасында иде бу китап. Мин исә нинди һәм кем төзегән сүзлек икәнлеген сорарга базмадым.
—Монда «шәриктәш» диелгән,—дип иркен сулады Аксакал язучыбыз.—Төзәтмибез. Язылганча калсын.
Бу кечкенә деталь дә Әмирхан абый Еникинең әдәби телебезне камилләштерүдәге олпатларча өлешенә бер дәлил булып тора, әлбәттә.
Өч сәгать чамасына (артыграк та бугай) сузылган шушы очрашуда ук мин Әмирхан абыйга бер хатының күчермәсен бирдем. Унынчы класста 1948 елда язылган хикәя сыман нәмәрсәкәйгә аның кыскачарак анализы иде бу. Мактап та күрсәткән иде соң Әмирхан абый минем «Тимерче эше» исемле иҗат җимешемне!.. Шөкер, аның турыдан һәм гадел тәнкыйтендә мин әдәби иҗатның олпатлыгын аңлый башладым кебек. Ә моны аңларга тырышу хәзергәчә дәвам итә...
Әмирхан абый, хатының күчермәсен укыгач, үзенә генә хас булганча йомшак кына елмайды, аннары кеткелдәп куйды... Һәрчак дөресен язуына мәсләгенә тугры булуына сөенүе иде аның! Олпат Аксакалның сөенүе исә миңа да сөенеч булды.
Мондый тәэссораты да аның кеше буларак та олпатлыгы булып тоелды миңа. Әйе, Олпат шәхес, әдәбиятыбызны тотучы Әзмәвер әдипләрнең берсе иде Әмирхан абый Еники.
«Әйтелмәгән васыять» хикәясе әдипнең ике томлык «Сайланма әсәрләр»енең икенче томыннан (1971 ел) алынды
Әсәрне журналда бастыруга
Мәгъсум ХУҖИН әмрлоде