ЯКТАШЫМ ГАЗИЗ ГАЗИЗ МӨХӘММӘТШИННЫН ТУУЫНА 70 ЕЛ


әйе Исән булса. Газиз.—үзе әйтмешли. Газизян,—житмешне тутырган булыр
иде. Булыр иде...
Эре сөякле, куе кара чәчләре карга канатыдай ике якка аерылы п
төшкән, шәп кенә борынлы егет, чынлап та әрмәнгә тартым кыяфәтле иде...
Күтәренке күнелле. һәрвакыт ачык йөзле Газиз Мөхәммәтшин. кырык яшенә дә
житмәстән. арабыздан китеп барды—1972 елнын кар-буранлы февраль аенда ук.
Февраль башларында Газиз минем эш бүлмәмә килеп керде, һәрвакыт көләч
якташымның йөзе сүрән иде «Әни үлем түшәгендә икән, кайтып киләм инде «—диде
ул көрсенеп Бу безнен сонгы күрешүебез булган икән. Ул туган авылы Яна
Бикчәнтәйгә кайтып китте Анын жәсәден Минзәлә хастаханәсеннән Зәки Нури барып
алды Ни хикмәт, үлеменнән сон да Газизнең йөзе тыныч һәм матур иде.
Газиз Мөхәммәтшин әдәбиятка иртә килеп керде. Әле Минзәлә педагогия
училищесында укыганда ук анын шигырьләре район газетасында басылгалый иде
Күбесенчә табигать турындагы шигырьләре Әмма Газиз тиз арада шигырьдән
хикәяләргә авышты. Үз йөзен шунда—көлкеле-шаян хикәяләрендә тапты. Анын
«Кадерле бүләк». «Минем характер» кебек хикәяләре 1955 елда «Чаян» журналы
битләрендә дөнья күрде Тәүге хикәяләре булса да. алар камил эшләнгән, тел- теш
тидерерлек түгел иде Юкса Газиз Мөхәммәтшин бу вакытта әле Казан дәүләт
педагогия институты студенты гына иде.
«Укып бетерүгә безгә киләссн. Газиз!»—диләр ана «чаянлылар». Ләкин ул
елларда заманнар кырысрак булды. Газиз Мөхәммәтшин. институт тәмамлауга.
Төмән өлкәсендәге бер татар авылына эшкә җибәрелде—мәжбүри ике елга.
Без—«Минзәлә педучилишссы оясыннан очып чыккан кошлар» (Газиз
сүзләре)—Ләбиб Айтуганов. Спартак Әхмәтов һәм мин Газизне озатырга вокзалга
төштек Газиз, көләч булырга тырышса да. күзләре моңсу иде Вагонга кереп утыргач,
ул: «Менә сез. егетләр. Казанда каласыз, ә мин Себергә үк китәм Минем каршыма бер
бәндәне кертеп утырталар, конвой белән Мин сорыйм «Абзый, кая барыш?» Ул әйтә:
«Себергә лә! Кеше үгергән идем,—ди.—Ә син кая?» «Мин дә Себергә лә! Институт
бетергән идем ■•—дип җавап бирәм». Газиз шушы сүзләреннән сон үзенә генә хас
көлү белән кеткелдәп куя.
Газиз Мөхәммәтшин Төмән якларында ике ел эшләп (1956—1958), кайтып та
төште, озын-озакка сузмыйча. -Чаян» журналына әдәби хезмәткәр булып кереп тә
утырды Анын оештыру сәләтен тиз күреп алдылар: әүвәл «Ялкын» журналына, ә 1963
елны «Казан утлары» журналына баш мөхәррир итеп билгеләделәр
Әмма Газиз еш кына зарлана иле. үзе зарланганда да елмая- -Үз әйберләреңне
язарга вакыт калмагач, тормышмыни бу9»—ди иде
Шулай да ике дистә елга да тулмаган кыска ижат гомерендә Газиз
Мөхәммәтшин аз эшләмәде I960 елда анын «Сер итеп кенә» исемле беренче китабы
нәшер ителде. Көлкеле-шаян хикәяләр китабы. Ул мина «Марс дуска! Шушы бәләкәй
генә нәрсәмне истәлек итеп зинһар ал әле. Пожалуйста, жәме9 9/V—60. Г
Мөхәммәтшин»—дип язып биргән иде Бирелә дә Газизнең шук- шаян холкы-табигате
ярылып ята.
Шул уңайдан тагын бер кызык та, кызганыч та вакыйганы искә төшереп узыйм
әле.
Минем Татарстан радиосында эшләгән чагым, ә Газиз— «Чаян»да. Ураза
көннәре иде. Газиз минем янга килеп керде «Бер әйбер «пешереп» китердем
Ә
әле».—ди. Үзе көлә. Баксан, ул «Иван мулла» дигән сатирик хикәя язган икән. Хикәяне
ошаттык, озакка сузмый гына радиодан да янгыраттык. Аннары мин тиздән туган
якларыма язга кайтып киттем Катышка ук дигәндәй Минзәлә педучилишесына барып
кердем Кирәк бит. әдәбият укытучыбыз булган Салих ага Латыйповны очраттым. Ул
бик үзсүзле, кырыс абзый иде. мулла нәселеннән Салих ага мина очып кунды «Сез
анда Газиз Мөхәммәтшин белән икәүләп нишләп безне рисвай итеп йөрисез? Без
сезне дингә тел тигезергә өйрәттекме'' Ниткән «Иван мулла» ул тагын?» Китте тезеп,
китте тезеп' Кузне дә ачырмады Сонрак Газизне дә эләктергән ул. Газиз мина: «Бу
«Иван мулла» белән яндык бит»,—кенә диде Артык сүз катмады. Хикәясен дә яналан
к үтәреп йөрмәде.
Ә инде сонгы китабы—«Йөрәктәге эзләр» романына Газиз бодай дип язган.
«Мөжәһит Дәүләтуллинга—Марсель Даваига—Марс Шабайга якташын, сабакташын
Газизяннан яшьлек, студент елларының, монастырьның бер истәлеге булсын! Газиз
Мөхәммәтшин. I6/XI—71. Казан./256-25866./- Бу сүзләр Газизнен ззафатына нәкъ өч ай
кала язылганнар «Монастырь» дигәне пединститутның без яшәгән тулай торагы иде.
Хәзер анда Татарстанның дәүләт архивы
«Йөрәктәге эзләр» Газизнен беренче романы булды. Ул үзе безгә килеп
өзекләрен укый, үзе кет-кет көлә: «Мин сине дә. «Азат хатын- журналындагы хатын-
кызларны да тарихка кертеп калдырам әле»—ди. Сүзендә торды һәм шулай итте лә.
Анын романындагы үзе күрсәткән 256-258 битләрдә мине ул бик көлкеле итеп
сурәтләгән, шунда «Азат хатын» хатын-кыхтарын ла санап үткән
Газиз Мөхәммәтшиндагы жор теллелек романның һәр битеннән бөркелеп тора.
Ул, әйтик, болай яза: «Яшь һәм чибәр кәләшләрнең җылы һәм йомшак кочагы, кайнар
сулышы, колакларны иркәләгән өзек-озек пышылдавы кемнәрнең генә жанын эретеп
камыр ясамады инде, егетләр, һәм күпмебезнекен эретәчәк әле! Без дә адәм баласы
бит. нигез ташы түгел—гади кеше'» Юк. Газиз иҗатында гел генә кет-кет көлеп йөрүче
булмады Мәсәлән, шул ук романында ул гажәезз тирән, йөрәкләрне тетрәндерерлек
мондый юлларны да иҗат итте:
«Атадан һәм анадан кадерле кем бар дөньяда безнең өчен
Күктә ай белән кояш—бер.
Җирдә ата белән ана—бер
Дөньяда алардан башка бары да табыла
Алар безгә тор.чыш биргән, авырсак—баш очыбыздан китмәгән, ашның иң тәмлесен безгә
каптырган, туңсак—күкрәгенә кысып җылыткан. егылсак—күтәрезз торгызган, еласак—күз яшебезне
сөрткән, кайгырсак кайгырган, шатлансак шатланган, без янсак-янган, без көйсәк—көйгән.
Алар безгә туган тезебезне өйрәткән
Беренче каләмне һәм дәфтәрне безгә алар сатып азган
Көзнең бер якты иртәсенде шулар безне җитәкләп мәктәпкә илткән Әнкәң ничек кенә
булмасын, ул сиңа әнкә!
Әткәң ничек кенә булмасын, ул сиңа әткә'
Ата аркасы—кала аркасы Җәйләүгә тугай яхшы, яхшыдан ата яхшы Яратыйк көмеш садак
әниләрне!
Яратыйк алтын канат әтиләрне.'
Ата-анасына хыянәт иткән зат Туган иленә хыянәт кысмас дисеңме’?» Романдагы бу
юллар шигырь булып яңгырыйлар
Ни кызганыч. Газиз Мохәммәтшиннын гомере озын булмады У.ч үзе «Көлкеле
бер роман язып, татарның Дон Кихотын тудырам әле мин'- тип хыяллана иле
Шулай ла Газиз Мөхәммәтшин 7-8 китап бастырып өлгерле Хикәяләреннән
күләмлерәк әсәрләргә лә талпынып. «Без әле җирдә яшибез- (1963). -Сау мысе з
аккошлар» (1971) повестьларын һәм югарыда генә алынган романын за ижаз итте.
Болардан тыш ул үзен драматургия өлкәсендә дә сынап караш Шундыйлардан
берсе—«Тынгысыз төн- комедиясе (ул «Казан утлары- журналының 1969 елгы 7
санында басылды). Тагар дәүләт күчмә теагры сәхнәсендә уйналды Якташым-
сабакташым Газиз Мохәммәтшиннын әсәрләрендәге тормыш чанлык, җыйнаклык
кыскалык, габзпыи тсл-сурәзләү чаралары, җор-шаян тс зенсн халыкчанлыгы аерым
бер тикшеренү-күзәтүне сорый
Мин биредә исә Газиз Мөхәммәтшин турында бик кыска итеп шәхси
фикерләремне генә әйзергә тырыштым.

Реклама