УЗЫП БАРУЧЫ ЕЛДАН ШИГЪРИ БӘЙЛӘМ


Халкыбыз күңелендә узып баручы 2002ел—күп һәм җуе.змас истәлекләр, хатирәләр елы булып калачак дип уйлыйбыз.
« Казан утлары». димәк, безнең 80еллык юбилеебыз тантаналары белән башланып киткән III Татар Конгрессы корылтае, аннары Рәсәй буенча җанисәп—халык санын алу көннәре...
Тагын башка күп бәйрәмнәр һәм дәүләтчелегебезне—Казанны югалтуга 450 ел тулу уңае белән моңзы Хәтер көне
Егерменче гасыр азагында кабат алдык дип ышанган суверенлыгыбызны да акрынлап җую куркынычы, сәясәттәге төрле афәтләр, янаулар, касәфәтләр... Болар бар да шигырь теленә дә күчте, рухи бер активлык тудырды шагыйрьләр күп яза. яңа исемнәр дә күренә тора . Һәм иң мөһиме, төрле төбәкләрдән, бигрәк тә Башкортстаннан хатлар, шигырьләр еш килә. Гомумән. Башкортстан халкы язмышы, андагы татар шагыйрьләре иҗаты белән журналыбыз даими таныштырып бара юбилейларын да билгеләргә онытмыйбыз, яңа исемнәрне дә күрсәтә киләбез. Бу санда тәкъдим ителә торган бәйләмдә Уфадан Лилия Сәгыйдуллина—әнә шундый, шиксез, сәләтле яңа шагыйрә дип уйлыйбыз Ул—Шаран районы кызы, бүгенге көндә Башкорт дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укытучы. Доцент, фәннәр кандидаты. Татарча бер китап бастырып чыгарган безнең авторыбыз. «Азатлык» радиосының Уфадагы р хәбәрчесе Мөнир Вафинны да укучыбызга мәгълүм исем дип уйлыйбыз. Берничә китабы булган. Яңавылда яшәүче Фәрит Суфияров та..
Чыңгыз Мусин атлы шагыйребез—Әгерҗедә туып-үссә дә. иҗади мәйданы— Ижевскида. шундагы газета, әдәби көчләр мохитендә Аның да берничә китабы бар. ул— Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Ә Алабугада яшәп иҗат иткән мәрхүм Фазыл Шәехнең бу бәйләмдә—инде аның васыяте булып, соңгы шигырьләре тәкъдим ителә. Бу шагыйрь—күңелендә чын шигырь һәм матурлык, сөю кояшы йөрткән икән
Чаллыдан Мансур Сафин—шулай ук укучыга билгеле. русча һәм татарча шигырь китаплары авторы Ул—тәрҗемә дә итә. публицистика өлкәсендә дә актив эшли. Журналыбызда әлегә сирәк күренде ул.
Питрәчтә яшәп иҗат итүче керәшен кардәшебез Павел Апушев та—берничә шигырь китабы авторы. Проза да яза. Ул—милли җанлы, чын татар рухлы шагыйребез
Бу бәйләм—яңа 2003 елга кергәндә иске елдан шигъри саубуллашу хатлары, «утырып уйлар уйладым» дигәндәй, халкыбыз, хәлебез һәм киләчәк турында гамьнәребезнең бер елъязмасы булыр, укучы аны нәкъ шулай кабул итәр дигән өметтә казабыз.
Чыңгыз
Мусин
Соңладым
Мин тормышны соңрак белдем, ахры. Йә туганмын җиргә иртәрәк.
Тик нигәдер язмыш кануннары Юлларымны торды киртәләп.
Йөрәгемдә гүя тоям кебек Бәхет гөлләренең сулганын. Хыял үрләренә җнтәлмамдыр, Соңладым шул, ахры, соңладым.
һәр кылганның җнрдә үз сәгате, Тормыш җырым кайчан язылыр? Гомер көзләренә килеп кердем, Ә бу. бәлкем, бәхетем языдыр?
Ижевск швһвре
Мәхәббәт
Кичке эңгер җиргә иңгән. Хуш исле серле алан. Мин хыял аргамагында Үткәнгә кайтып барам:
Очрадың да юлларымда, Күңелне сихерләдең.
Әле дә яшьлектә табынган Мәхәббәт хисендә мин.
И... серле гүзәл нәфислек, Кемне әсир итмәгән?
Тәүге снхрн тойгыларны Йөрәгемнән үткәрәм.
Моны тою зур бәхеттер, Иң гузәл саф хистер ул. Мәхәббәтең җанга хуҗа. Бер илаһи көчтер ул.
Гомеремнең гүзәл гаме, Шигъри гамь ул-хислелек. Иң бөек хис- мәхәббәт ул, Яши җанга көч биреп.
Тик офыкта куе томан Иртәләрдә, кичен дә. Ирексездән чайкаламын Шул томаннар эчендә.
Гамьсез яшьлек узган инде Давыл белән, җил белән.
Ә мнн аны куа-куа Юлларымда сөрлегәм...
Яшьлегемә йөгереп кенә Кайтып буладыр кебек. Ул мине үрләр артында Көтеп торадыр кебек.
Фазыл Шәех
СОҢГЫ ШИГЫРЬЛӘРЕННӘН
Кояш
Көн яктысы белән хушлашканда
Җирнең яме белән инде күптән Хушлаштым мин көзге көннәрдә. Кояш, йолдыз, ай нурларын күрәм... Төшләремә генә кергәндә.
Ак күңелләр кыйбласында яшим, Ямен тоеп бөтен Галәмнең.
Шуңа салкын кара төннәрдә дә Ару белми кайнар каләмем.
Ә ул тормыш давыллары аша Әйди мине алга юл алып.
Битараф һәм гамьсез күңелләрнең Йөрәгенә очкын, ут салып.
Ничек ри.за булыйм, мин сукыр дип, Шигьрн җаным эшсез торсынга?!
Бурычым бар газиз халкым өчен Наз булырлык җырлар тусынга.
Кояшның мин нурын күрмәсәм дә, Җылысы бар итә йоламны.
Юк, барыбер җиңел булмас миңа Ташлап китү якты дөньяны.
Кояшның мин күрмим яктылыгын. Тоям бары аның җылысын. Ләкин яшим нурлы хозурында, Рәхмәтемнең әйтеп олысын.
Караңгыдан, кара күләгәдән. Буш төннәрдән саклыйм акылны. Кояш килә мина—кешеләрнең Якты күңелләре аркылы.
Минем җанга, димәк, һәрбер кеше Таңнар, көннәр, кояш китерә. К)к. кояшсыз яши алмый сукыр. Нуры белән һаман ул бергә.
Ләкин сукыр кара күңелләрнең Нурсызлыгын тоеп интегә. Җаны кала аның рәхәтләнеп. .Айсыз төннәр үтеп китүгә.
Сукыр кеше дөнья киңлегендә Нинди юллар капшап бармасын. Тоеп яши хәтта күкләрдәге Йолдызларның моңсу карашын...
Белмәсә дә сукыр— газапларның Язмышына язган иң дәпеи. Әллә нигә тора сулышы да— Аңа ярдәм иткән берәүнең!
Мәхәббәт хаҗы
Көзге гөлбакчада йөргән чакта, Берән-сәрән өзәм гөлләрен.
Әүвәл шул гөлләргә гашыйк булып. Йокы күрмәдем мин төннәрен.
Хәзер алар назланырга әзер. Күкрәгемә кат-кат үрелеп. Җаныма ут салган чәчәкләрне Үбәргә дә булмый өлгереп.
Ул гөлләрнең инде хуш исләре Сүрелсә дә кырыс җилләрдә. Алар гүя үкенечләр аша Яшьлегемә сәлам җибәрә.
Вакыт әфәнденең сихри көче.
Күрәсең, үз эшен эшләгән. Яшьлекнең тик кайтавазы килә Күз яшьләрен түккән төшләрдән.
Баш иям мин көзге гөлбакчаның Чәчелеп калган чәчәк таҗына. Кайнар мәхәббәткә юл сайлаган Йөрәгемнең сөю хаҗына.
Саумы, Мөхәммәт?! ди күршем, күрел Кулымдагы алсу гөлләрне.
—Ару, - дим мин. Мөхәммәтең әле Хаҗи булып киткән көннәре...
Алабуга швһвре
Яшәү белән үлем талаша
Җнр| ә киләбез бит Яшәү. Тормыш, диеп. Яшәү белән үлем талаша.
Бу дөньяда ни рәхәтем, диеп.
Кешнәп куя бер карт алаша... Яшәү белә үлем киләчәген, Чөнки яшәү бит ул акыллы. Белми үлем кемне йотачагын Чиксез явызлыгы аркылы. Кояш якты, кояш мәрхәмәтле, Алып килә матур, алтын көн. Ай да көмеш төстә, һаман истә. Тик юлдашы аның кара төн... Көнгә көндәш төн дә инде әнә Алсу офыклардан авышкан. Уртак авазларны ишетәбез Чишмәләрдән килгән тавыштан. ... Нәни чишмәләр бит, ага-ага, Олы елга белән кавышкан.
Ялгыз чакта
Җан бөреләрем
Җилләр япса, үзең ач син Тәрәзәләрең иртән.
Мин бит сөю-сәламемне Шул җилләр аша нлтәм.
Керсен алар өй эчеңә Сөйләргә хисләремне. Исенә ал, җаныңа сал Сагынган кичләремне.
Калмасын бөре эчендә Шытасы яфракларым. Җаным бөреләрендә ич Өзелеп яратканым.
Көзге кич. Өйдә берүзем.
Тәрәзәмә жил шакый: —Керт мине, дустың булырмын, Ялгыз утырма бакый...
—Гомер буе яшим сине, Җил дускаем, яратып. Юлдашларым-уйларымны Китәрсен шул таратып.
... Җил артыннан килеп кунды Тәрәзгә сары яфрак:
—Керт мине,—ди. серләшербез, Утырмачы аптырап.
—Яфраклар—минем сердәшем, Барсы да якын таныш.
Сине кертсәм, уйларыма Сарылыр сары сагыш.
—Исәнме!—дигән шикелле Тәрәзәмнән ай карый.
—Яктырып китәр уйларым, Сиңа керсәң дә ярый.
Җибәрә күр фәрештәңне
Читлеген ваткан җанвар күк. Сындырып кыршауларны. Эзләп кнтәселәр килә Ачмаган утрауларны.
Җилкәнне шашкын җилләрнең Иркенә куясы да Барып чыгасы иде лә Бәйсезләр дөньясына.
Пушкин да килгән кунакка Үз итеп чегәннәрне— Торагы чатыр булса да. Табигать сөйгәннәрне.
Аерма ләкин, и Тәңрем. Сизгер, сак күзләреңнән. Читләшсәм туры юлымнан. Бастыр үз эзләремә.
Тыя бел җилләр иркен дә Иң кирәкле чагында.
Юлдаш итеп, фәрештәңне Җибәрә күр яныма.
Шикле гамәлем булганда.
Ул мине күреп торсын. «Болай ярармы икән?!» дип. Бер акыл биреп куйсын...
Кайт үзеңә
Мин бәхәстә үткен итеп Карамасам дус күзенә, Рухым дәшә: син бит хаклы, Чигенә күрмә, кайт үзеңә.
Хәсрәтемнән башым иеп, Тезләнсәм мин пар теземә, Дәшә рухым: син бит горур. Нишләвең бу, кайт үзеңә.
Ят арбага утырып мин. Тап төшерсәм үз йөземә. Дәшә рухым: син пакь кеше, Ю кереңне, кайт үзеңә.
Онытылып әгәр бер көн. Читкә тайсам үз эземнән. Рухым дәшә: юлың туры. Адашмачы, кайт үзеңә.
Вәгьдә биреп, үтәмәсәм, Торалмасам мин сүземдә. Рухым дәшә: туры бит син. Таш ярырсың, кайт үзеңә.
Бер ялгышып, бер төзәлеп. Дөрес юлны эзлим менә. Рухым дәшә: тайпылмассың. Иманлы бул, кайт үзеңә.
Питроч
Илаһи мизгел
Кем кабызган бу кояшны. Бу галәмгә җан өргән? Яралдырган бу язларны. Язмышларга моң үргән?
Мансур Сафин
Кем офыкка Өмет утын Иртә-таңнарда салган. Гашыйк нурларына төреп, Безне назларга манган?
Әйе, кем ул?
Кем иң бөек Вә мөкатдәс, нң изге? Ул—дөньяны Дөнья иткән. Безнең күңелләргә җиткән Тәүге Илаһи Мизгел!..
Газиз Кашаф-Ү зилегә
Үзен-үзе яндырды ул Иҗат учакларында. Күбәләктәй бәргәләнеп Илһамлы чакларында.
Гөл-учаклар мәңге дөрли, Мәңге үзенә тарта: Җан-күбәләк янган саен— Дөньяның яме арта... Үз-үзеңне корбан итү— Бер дә яңалык түгел. Беләм!..
Тик мин дә күбәләк шул— Мине дә көтә күгем.
Кызыл карлар
«КЫЗЫЛ карлар* ява таң атканда: Сөенечкә? Тылсым-снхергә?
Әллә инде Тәңре бүген килгән Кыш турында изге фикергә?
Яз сулышын сизә бугай Ул да— Елмаюлар чыга битләргә: Бәлки менә бүген, бәхет юрап,
Мин—Ватанчы! Табигатьче! Милләтче генә түгел. Каеннар кебек яратам Туган ягымның күген.
Сандугачлардай инанам Язның ал вәгъдәсенә!— Мәҗүсидер күңелләрем— Илаһи моңнар сеңә.
Мин—Ватанчы!
!Л, Гафури
Җир-ананың җыр-баласы Булып яшим галәмдә, Шуңа күрә бар әйтәсем— Кулымдагы каләмдә.
Мин—Ватанчы! Табигатьче!
Сулышларыбыз—бергә.
Канатым канап, егылсам— Җирләгез җилле үргә: Җирсүем булсын түрдә...
Безнең яктан бүтән чикләргә Мәҗбүр итәчәк ул моң-зарларны Кызыл буран булып китәргә?!.
Кадыйр Сибгатның юбилей кичәсендә туган уй-шигырь
Чаллы шәһәре
Фәрит
Суфияров
Йолдызларга карап
Караш җитми галәм чикләренә, Йолдызларга карап сокланам: Миллион еллар буе кешелеккә Үз яктысын-нурын саклаган Изге исем булып яңгырый алар Планетада барлык телләрдә. Зәңгәр төндә якты нурлар сибеп. Күк өстендә алар тирбәлә Яз сулышын җиргә өрә сыман Иракта! ы йолдыз җилләре. Яшьлек ямен, гүзәллеген күрәм.
Дусларым китә баралар: Каерылып артка карыйм— Әллә инде мин үзем дә Алар артыннан барыйм?
Киек казлар кире кайта. Язгы һаваны ярып.
Нигә соң әле сагышлар Күңелне ала сарып?
Ап-ак күбәләк-хисләрсм Яна япан шомлыкта:
Дусларымның китүләре- Качу микән коллыктан?
Караңгы шул—күз төртерлек.
Дөнья тулы тозаклар... Әле тагы ничә гасыр Явыз Иван газаплар?
Дусларым китә баралар... Кайгыдан—тик бер чарам: Сагыш догаларын укып. Мин дә шул юлдан барам.
Бу назларның юктыр тиңнәре.
Йолдызларның балкып елмаюын— Күңелемдә калсын—күчерәм. Сандугачлар сайрый, сихри төн бу, Татлы хисләремә нсерәм.
Күзләремә төшә якты нуры, Кешеләргә шуны өләшәм: Авыр минутларын җиңеләйтеп. Елмаямын, көлеп эндәшәм.
Хәтер китабы
Мин актардым хәтер китабымны, Узган вакытларга карадым.
Йөгереп кенә кайтып бала чакка, Болыннарны чыгып урадым.
Дусларымны күреп, барлап чыктым, Мәҗлесләрнең булдым түрендә. Бер ваемсыз үткән балачагым. Кайгы болыты юк күгемдә.
Хәтер китабымны актарганда, Мин тап булам шомлы елларга. Кайгыларым кара шәлен бәйләп, Чыгып баскан йөргән юлларга.
Ерак калган еллар кайтавазы. Ялгыз калсам, килеп чаң кага. Тетрәнә дә күңел кинәт кенә, Диңгез дулкыныдай чайкала.
Хәтер китабына бар да сыйган, Күп югалту күрдем гомердә. Язмышыма ятлар сөенмәсен: Зарланмадым үзем мин бер дә...
Поездларны юлга озатам
Поезд чаба, вагоннары зыңлый, Тәгәрмәчләр җырын көйләде. Моңсу чакта мин дә китәр идем. Әллә ничек җае килмәде.
Газиз башны берәр якка илтим, Борчу-мәшәкатьне калдырып.
Авыр кичерешләр белән яшим. Йөрәк утларымны яндырып.
Җир тетрәп калтырана сыман. Гаделсезлек җанны өттерде. Яңа көнгә күзләремне ачтым, Кайнар яшьләремне түктерде.
Офыкларга караш тартылганда.
Поездларны юлга озатам.
Мон-сагышларымны алып китсәң. Өнсез булып торам азактан.
Гәйбәтчеләр тынар, этләр өрмәс.
Китәм әле мин дә еракка.
Куанычлар, юанычлар юллыйм.
Бер тынгылык эзлим йөрәккә.
Башкортстан Яңавыл шәһәре
*
Тарту көче
Ник күкләргә тартылу сон һәр баланын эше? Көчле буладыр, күрәсең, Күкиен тарту көче. Каурый кебек кала алмый. Авырая кеше, һәм шул чакта бөгеп сала Җирнең тарту көче. Бала чакның хыяллары Тәки чынга аша: Күкнең тарту көче белән Җан галәмгә аша.
88
Милләт дигән сүздә
Ми сүзе бар!
Бер күрсәтер әле ул үзен.
(Миле милләт булса!)
Тиле милләт булса
Ул бу сүздә
Таба алмас һич тә Ил сүзен.
Мөнир Вафин
88
Кеше туа.
Карыннан чыкканда ук Күзләр шәрран ачык.
Тугыз айлык тоткын—дөньялыкка Бер караштан гашыйк.
Кеше үлә.
Җан гәүдәне ташлый.
Газранлдән качып, Бу дөньяны күреп туялмаган Күзләр кала—ачык...
88
Кемдер балда, майда йөзә, Тормышын оҗмах итә. Икенчеләр ул оҗмахны Ахирәтлектән көтә...
Монда оҗмахта яшәгән Тәмуг көтәсен таный... Адәмнәрне тигезләргә Әл дә дөньялар—фани!
88
Дөнья куласа. Әйләнә дә бер баса Диләр.
Их. куласа Тизрәк дуласа! ... Кыен үл аста.
88
Бу урында Алып батыр Күккә карап яткан, диләр. Аннан торып чабатасын Рәхәтләнеп каккан, диләр.
Кеше әйтеп ышанмаслык: Чабатага тулгач-тулган!— Дөбер-шатыр аккан туфрак Мәгърур-горур таулар булган.
Ул тауларга кешеләрнең Карашлары төбәлгәннәр. Кайберәүләр гомер буе Атлап чак-чак менәлгәннәр.
Уңыш телим мин дә бакый— Кеше атлы туганнарга: Җан-тир түгеп, үрләгәндә Миннән калган... тузаннарга.
Тегермән ташлары.
Тегермән ташлары...
Алтыннан кадерле орлыклар ташланды.
Алтыннан кадерле орлыклар вакланды.
Алтыннан кадерле булмышлар таркалды, он итеп тартылды һәм камыр басылды.
Әй! Орлык затлары-ы-ы?!.
Эх, орлык чаклары!..
Чәчәк тау
Исеме бар Чәчәк-тау, дигән. Шау чәчәкле чагы булгандыр.
Лилия
Сәгыйдуллина
ҖИР БЕЛӘН КҮК АРАСЫ
&)
Синсез үткән көннәремнең Саннарын санамадым.
Йөрәктәге яраларның Исәбен алалмадым.
Нух пәйгамбәр чорындамы Без бергә булган идек?— Туфан кнләсен белмичә Уй-теләк корган идек...
68
Болытлар төньякка ага, Иссә дә саба җиле.
Табигатьтә иләслекме?
Әллә мин тиле-миле?
Тормыш үренә үрмәлим. Әйтерсең, бер альпинист. Шул үрне ала алмасам Яшәү мәгънәсез, имеш...
89
Кирәк булгандыр да шул чак Көймә ясап каласы!..
Бүген исә безнең ара— Җир белән Күк арасы.
Туфаннан соң гасыр түгел. Күпме дәверләр үтте... Яңа туфан кирәктер ул Кушарга Җиргә—Күкне!
һәрбер адым—олы җннү. Бәлки шулдыр җиңелү. Таң чыгыдай Күккә ашып, Күк боз булып сүрелү.
Инде Күккә якынайдым.
Тик җитми сулар һава-а-а!.. ... Саба җилләре иссә дә Болыт төньякка ага.
Хәтер булып исем калгандыр. Бүген монда—ап-ак кылганлык.
Тауның зарын тыңлый тик җилләр, Сыйпый-сыйпый кылган башларын. Ни кичкән тау кыя вакытта? Вакланып ук беткән ташлары.
Җыерчыклар баскан тау битен. Кечерәеп калган шул тавым... Тау булып тау үтә алмаган Тәкъдир куйган вакыт сынавын.
88
Ялкын ялмый алтын яфракларны.
Көзге яфрак—көзге учакта! Сүзләр кирәксездер бу чакта...
Учак өсләрендә—ак-ак төтен. Хушлашулар шулдыр—Көз яна!.. Төтен исе. Төтен—дөньяда...
Синең янга төтен булып барсам!.. Тик ул бәхет кемгә эләгә?!
Мин—төтеннән калган күләгә...
Гөнаһлы мин...
Уфа
Гөнаһлы мин Ходай каршында: Барлыгына аның инанмый, Башка аллаларга ялындым, Үзем ясап, сынга табындым...
Гөнаһлы мин атам каршында: Мәңге яшәр, диеп, ышанып. Әйтер сүзләр саклап йөрткәнмен. Миңа рәнҗеп-анда киткәндер...
Гөнаһлы мин анам каршында: Безгә бәхет теләп Ходайдан, Үзен онытып, гомер кичерә. Чәчләренә бәсләр төшерә...
Гөнаһлы мин сөю каршында: Сөю йөзен таный белмичә, Үземнекен күрми үткәнмен, Башканыкын мин үз иткәнмен...
Гөнаһлы мин синең каршыңда: Сабыйларча, ихлас ачылып. Ахры, сине артык яраттым, һәм шуңадыр—сине югалттым...
Гөнаһлы мин тормыш каршында: Корылмаган йортым алдында, Утыртмаган агач алдында, Ту ыл мага н бала алды нда...
Гөнаһлы мин тормыш каршында!

Реклама