Түләүле тамаша


Авылдан элеккеге күршебез Хөснетдин абый килеп төште. Туган тумача
булмаса да ул үзебезне кайткан саен олылап чәйгә чакыра. Анын белән к
үрешеп-сөйләшеп утыруы ни тора. Үзе кызыксынучан. үзе мәзәкчән, үзе һәр
нәрсәгә борын тыгучан. Аның колхоз рәисеннән башлап Ельцин—
Путиннарны сүгүен тыңлап утырганда гел митинглар. Макашовлар. Баркашовлар,
Зәки Зәйнуллиннар искә төшә.
Килеп керде бит бу безгә кичатна көнне. Гомергә бер тапкыр дигәндәй..
Ә минем эшкә барасы бар. Алдым серванттан бер яртыны, өстәлгә хатын пешереп
калдырган ризыкларны куйдым һәм телевизорны кабыздым. Ял ит. мәйтәм,
рәхәтләнеп. Бик кирәк булсам, миңа шылтырат. Бүген бераз иртәрәк тә кайтырмын
әле, Алла боерса.
- Рәхәт яшисез, агайне. Бөтен нәрсәгез бар. Ярый кайгырма, әйдә бар эшеңә...
Мин үземә берәр шөгыль табармын...
Эштән кайтып фатир ишеген ачып җибәрергә өлгермәдем—коридорда бераз
кызарынган Хөснетдин абый күренде. Күзләре аптыраштан алҗыраган, тик йөзендә
сихри нур балкый. Өстәлдә буш шешә тора һәм ниндидер кәгазь кисәге ята иде.
—Бу телевизорны, әйтәм, Хәкимҗан, әллә нинди каналлар бар икән сездә.
Әллә нәмәрсәләр күрсәтәләр, малай. Канны кыздыралар, мәйтәм.. Кызык та яшисез
инде...
—Әйтмә дә инде, Хөснетдин абый.
Кунагым телефон өстәлчеге янындагы кәнәфигә барып утырды.
— Уш китмәле. Хәкимҗан энем... Менә досуг та, досуг, дип язалар
телевизорларыгызда... Шылтыраттым шулерның берсенә, аннары икенчесенә Нәрсә
икән ул, мәйтәм?
Мин сагаеп калдым.
- Йә, шуннан?
—Думина сугалармы, шахмат уйныйлармы, тансы мансымы, кәнснрт ме?
Шуны белергә дип, кат-кат шылтыраттым. Мөлаем тавышлы яшь кызлар белән
сөйләштем.
- Нәрсә диделәр соң. Хөснетдин абый?
—Сәгатенә дүрт йөз тәңкәгә пулный программа диләр. Теләсәң имеш, көрт
сугарбыз, теләсәң тансы манчы ясарбыз, курай уйнатырбыз... Әдрисеңне бир. агай,
акчаңны хәстәрләп куй. Калганы, имеш, безнең эш... Аңлавымча, болар фатирга килеп
кәнснрт күрсәтүчеләр булып чыга.
Мин бераз пошына башладым.
—Әдрисне бирмәгәнсеңдер бит. Хөснетдин абый!
— А как же... —Ул сәгатькә күз салды.-Тагын биш минуттан килеп тә
җитәрләр...
А
Мин башымны тоттым.
—Хөснетдин абый, алар бит теге... ниләр... Мәрьям кайтып керсә, башлар
себер китә бит, валлаһи газыйм!
Сүземне бетерергә өлгермәдем, ишектә кыңгырау шалтырады.
—Хөснетдин абый, зинһар, ача күрмә!
Ләкин авылдашым мине ишетмәде, ул юлбарыс кебек алга сикерде:
—Үзем! Хәзер!
Коридорда иреннәрен лачтырдатып кызылга буяган кыска итәкле ике яшь нәрсә
пәйда булды.
—Сез Хуснутдинмы?—дип сорады берсе, нечкә бармаклы кулын алга сузып —
Мин Гуля. Только деньги вперед...
Икенчесе кереп җитмәс борын Хөснетдин абыйның муенына сарылды.
—Ну что, бабайка, акча бармы?
Хөснетдин абый кызларның бу кыланышларын аңлап бетермәсә дә, эшнең кая
тәгәрәгәнен шәйли башлады.
—Карале, Хәкимҗан энем, болар эшне бик фырт тоталар, әй!
Үземне кочаклаган Чибәркәйнең кулларыннан ычкынып, мин:
—Ишкәнсең ишәк чумарын... Болар бит фәхишәләр!—дип, Хөснетдин абыйга
кычкырдым. Тик авылдашым югалып калмады...
—Әй, Хәкимҗан, бер картлыкта, бер яшьлектә. Чукынып китсен! Как раз ике
айлык пенсия алган идем. Матурлар бит, карасана! Сара апаң рәнҗемәс әле —һәм
күзләре үгезнеке кебек кызарган кунагым Чибәркәйнең берсен безнең йокы бүлмәсенә
алып кереп китте.
Монысы инде бөтенләй көтелмәгән борылыш иде!
—Хөснетдин абый, нишлисең?! Хәзер Мәрьям кайта, харап булабыз бит!—дип
ыңгыраштым мин, гарьләнүемнән нишләргә белмичә.
Күрше бүлмәдән Хөснетдин абыйның чаптар аттай мышнавы гына ишетелде.
Бу хәлләрнең ничек бетүен күзаллыйсыздыр сез, җәмәгать.
Әлбәттә, кәнсиртнең иң кызык җирендә, өйгә хатын кайтып керде... Әлбәттә,
фатирда зилзиләләр купты, яшен яшьнәде... Әлбәттә, бу ямьсез хәбәр бик тиз арада
Сара апаның колагына барып иреште... Әлбәттә, без хәзер Хөснетдин абый белән
икебез дә буйдаклар...
Язып кара!
ельетончы Сәгыйть авырып киткәч, гәҗитнең баш редакторы очерклар
махиры Газизҗанны чакыртты.
—Агайне, заманалар кырыс, халык авыр яши хәзер. Давай,
кызыклы-мәзәкле усалрак нәрсәкәйләрне язып кара әле син...
Гадәттә тонналар, литрлар, үтәлгән йөкләмәләр турында гына язганга күрә.
Газизҗан бераз аптырашта калды. Яхшы кешеләр, матур күрсәткечләр турында язу
бер нәрсә... Ә фельетон, тәнкыйть... Тырышсаң, кулдан килмәслек эш түгелдер,
әлбәттә. Аласың бер кимчелекне, кем әйтмешли, саласың кәстрүлгә, су кушасың,
болгатасың, кайнатасың, тозын-борычын өстисең дә— менә сиңа фельетон!
Шулаен шулай да, икенче ягы бар шул, каһәрнең: шырдый-бырдый, усал нәрсә
язып берәрсенең ачуын китерсәң, үпкәләтсәң? Тәнкыйть бит ул сиңа сыра да, ширбәт
тә түгел. Хәзер кеше сүз күтәрми. Бигрәк тә, начальство. Дары кебек кабынып китәләр.
Җитмәсә, шәһәре дә кечкенә. Агайне ак-мыек, бер-беребезне яклыек дигәндәй, җүнле
урыннарга район башлыгы Хәсән Галиевичның туган-тумачалары кереп оялаган. Ә
Газизҗанга фатир аласы, телефон куйдырасы бар...
Озак баш ватты ул. Фельетон өчен темалар чәчелеп ята. Мәсәлән, юллар
начар. Әйтерсең лә, бомбага тотканнар үзләрен, танклар белән үтүкләгәннәр. Язасы
иде шулар хакында. Халык та рәхмәтле булыр иде. Фельетонның бәреп ега торган
беренче җөмләсе дә әзер: «Рәсәйдә ике бәла бар—юллар һәм
Ф
тилеләр». Шул тармак өчен җаваплы идарә фәкать түрәләр бистәсенә асфальт
салдыру белән мәшгуль. Тә-әк, ә идарә башлыгы кем? Әйе, Гали... Галиевич...
Главаның абыйсы. Язып кара син ул хакта! Кулына кәҗә билеты тоттырып, егерме
дүрт сәгать эчендә районнан сөрәчәкләр!..
Тагын уйланды Газизҗан. Кәнишне, фатирлар төзү һәм бирү идарәсендә дә
сазлык. Андагы хәлләр турында фельетон гына түгел, сатирик вә криминалистик
роман язарлык. Редакциягә җалулар да килеп тора. Нинди шәп нәрсә сырлап булыр
иде. Билләһи газыйм, халык гәҗитне типографиясе белән бергә йолкып алып китәр
иде дә. рәхмәт әйтә-әйтә укыр иде. Елдан-ел аска тәгәрәгән тираж бер мизгелдә
күтәрелеп китәр иде. Язып кара. Газизҗан! Тәвәккәллә! Шунду к фатир алыр идең.
Идарә башлыгы Кәрим Галиевич икенче көнне үк кәҗүнни йорттан тимер
рәшәткәлесен, кояшлы яктан бирдерер иде. Бернинди чиратсыз!
Озак уйланды Газизҗан. Бәлкем, җир бүлү турында язаргадыр . Анда да
безобразие бит! Алып-сатып, үзләштереп бетерделәр җирне. Урман-күл буйларын,
кәүсәр суларын дус-ишләргә тараткан җир комитеты башлыгы Харис ... Галиевичны
өтәләргә иде... Өтәләрсең, бар... Главаның энекәше шул...
Янә уйланды Газизҗан. Әйе, иномаркаларның чамасыз күбәюе турында да
шәп фельетон язып булыр иде. Һәр түрәнең аяк астында джип бит! Шуларны фотога
төшерәсең, «мерседес»ларының асларына бәһасен язасың, янәшәсенә түрәләрнең
рәсми хезмәт хакын сырлап куясың. Шуңа кыска гына бер-ике чеметә торган җөмлә
өстисең дә—вәссәлам! Укы халык, мә сиңа—фельетон! Тикшер, эш кузгат, хөкем ит!
Хәсән ... Галиевичтән башлап... Чү! Әллә нәрсәләр керә башка...
Озак уйланды Газизҗан. Темалар күп, фаш итәрлек фактлар буа буарлык, ә
булачак фельетон геройларына якын барырлык түгел... Болай да. тегеләй дә, аксак
кәҗәгә атланып та. Күңелдәге «кирәк» һәм «ярамый», ниһаять көрәшеп ардылар.
Көн кичкә авышканда Газизҗанның талчыккан йөзе кинәт яктырып киткәндәй
булды. Ул кулына каләм алды, тиз-тиз нәрсәдер сырлап, шуны редакторга алып
керде.
Гәҗит башлыгы тәмәкесен көйрәткән килеш кем беләндер телефон аша
сөйләшә иде. Ниһаять, сүзен очлап, ул Газизҗанга төбәлде.
—Нәрсә, яздыңмы?
—Яздым. Галимҗан Галиевич.-диде журналист һәм язганын тиз генә шефның
өстәленә салды.
—Бу нәрсә?—дип гаҗәпләнде редактор, кәгазьне боргалап.
Газизҗан күзен челт-челт йомгалады:
—Ни... Гариза ул, Галимҗан Галиевич Икенче ел бит инде отпускасыз эшлим.
Бик ардым. Ялга җибәрегез инде, пожалыста!..

Реклама