СӘНГАТЬКӘ БАГЫШЛАНГАН ГОМЕР


илли сәнгатебез тарихында үзенчәлекле эз калдырган күренекле сәнгать эшлеклесе, педагог, оештыручы, галим, профессор, ватан сугышы ветераны Әзһәр Хәниф улы Абдуллин 40 елга якын гомерен Казан консерваториясенең хор дирижерлык кафедрасына багышлаган шәхес
Анын күп кенә шәкертләре музыка факультетлары һәм мәдәният институты могаллимнәре. музыка училишеларынын дирижерлык бүлеге җитәкчеләре, торле жыр һәм бию ансамбльләре сәнгать җитәкчеләре һәм хормейстерлары, хор студияләре, музыка мәктәбе укытучылары
Әзһәр Хәниф улы Абдуллин 1923 елнын 20 октябрендә Минзәлә районының Тауасты байлары авылында мөгаллим гаиләсендә туа Атасы—Хәниф Абдулла улы—Теләнчетамак мәдрәсәсендә укыган. Дәвек, Күзкәй мәдрәсәләрендә мөгаллимлек иткән, гарәпчә яхшы белгән »30 ел бергә яшәү дәверендә — дип искә ала Асия ханым Абдуллина—Әзһәр аганың хәләл жефете,—аларнын нәсел-нәсэбенен табигый рәвештә музыкага һәвәс булганлыгына инандым Шулай бервакыт. Әзһәрнен әнисе безгә беренче тапкыр кунакка килгәч, радиодан бик матур яна кой тапшырдылар. Ул шул койгә мокиббән китеп, тавышы белән койләп торды да. беренче тапкыр пианино күрүенә дә карамастан, шул койне пианинода җыеп уйнап бирле Әтисе дә скрипкада уйный иде Болар ны искә алуым шуна, Әзһәрнен таланты нәселдән килә» 1937 елны 13 яшьлек Әзһәр Казан музыка училишесына укырга керә Виолончель классы укытучысы В П Варшавский классында музыка серләренә тошенә башлый һәм бик тиз унышлар казана 1939 елда, музыка училишесынын 35 еллык юбилеен үткәргәндә. Татарстан хөкүмәте училишенын ин талантлы берничә укучысына махсус стипендия бирү турында карар чыгара. Шулар арасында Әзһәр дә була 1947 елда Казан консерваториясенә укырга керә һәм 1952 елда аны кызыл диплом белән тәмамлап. Мэскәү консерваториясе аспирантурасының хор дирижерлык бүлегеңдә укуын дәвам итә. Шунда профессор Анисимов классында укып, татар халык койлэре темасына багышланган диссертация яза башлый Аспирантураны уңышлы тәмамлап кайткач, ул консерваториядә хор-дирижерлык кафедрасында укытудан тыш. музыка училишесынын симфоник оркестры белән дә җитәкчелек итә 1956 елда Г Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында оркестр җитәкчесе булып эшли
Шушы чорда Әзһәр Абдуллин С. Сэйдәшев иҗатын өйрәнүгә, аны янадан торгызуга күп коч куя Сәйдәшнең язып бетерелмәгән -Голнара» балетының партиту расын архивтан табып алып, берничә ел анын остендэ эшли Компо эиторнын кайбер башка әсәрләренә дә яна оркестровка булдыра. -Зәнгэр шәл-. •Ит». -Кандыр буе». «Наемшик», «Сүнгән йолдызлар» кебек спектакльләргә язылган
М
pongst
•әнгать
Әзһәр Хәниф улы Аблуллин Jpom Зарипов росеме
бик күп гүзәл әсәрләрнен музыкасын торгызып, янадан халыкка кайтара. Ул эсэрләрнен кайберләре 1957 елда Мәскәүдә үткәрелгән татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында Әзһәр Абдуллин дирижерлыгында башкарыла һәм хуплап кабул ителә.
Күп тә үтми. Әзһәр Абдуллин Казан консерваториясенең олкән укытучысы буларак, кин кырлы педагогик эшчәнлеген башлый, сирәк очрый торган табигый музыкальлеге, халык ижатын һәм дөнья музыка культурасының тарихын һәм тәгълиматын тирәнтен белүе ана төрле өлкәләрдә уңышлы эшләргә булышлык итә Әзһәр Абдуллин опера һәм балет театрыңда бик күп музыкаль спектакльләргә, мәсәлән. Җәүдәт Фәйзинең -Башмагым-ына үзе аранжировка ясап, үзе үк дирижерлык та итә. Венгр халкының боек композиторы Золтан Кодайдан үрнәк алып, татар халык җырларының көйләрен системалаштыра, аларны хор белән башкару өчен эшкәртә Шушы ук әсәрләрне балалар хоры белән башкару өчен дә яраклаштыра Кызганыч ки. бу әсәрләрне ул аерым җыентык итеп бастырып чыгарырга олгерми кала.
Консерваториядә анын тарафыннан бик күп талантлы хор дирижерлары әзерләнде Алар Идел буе регионы республикаларында гына түгел, хәтта Россиянен бик күп шәһәрләрендә, чит илләрдә дә хор культурасы үсешенә зур өлеш кертәләр Бу уңайдан Россиянен һәм Удмуртиянең халык артисты. Удмуртия Дәүләт премиясе лауреаты. -Италмас- Удмурт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе, композитор А В Мамонтов исемен атап китү дә урынлы булыр
Консерваториядә укыту елларында укучыларда сәнгатькә мәхәббәт һәм ышаныч уята алуы, кеше психологиясен, эчке дөньясын андый белүе, тыйнаклыгы, зыялы булуы, һәркемгә ихтирамлы, игътибарлы булуы белән үзенә җәлеп итә. яраттыра иде Аны берничек тә дан-шоһрәт яратучан дип әйтеп булмый Гажәеп киң талантын, үзенен артык тыйнаклыгы аркасында, вакытында дөньяга танытырга омтылмады Хор белән эшләгәндә кисәтү-күрсәтмәләре төгәл кыска булып, эшенең асылын күрә, үтемле итеп әйтә белә, хор белән эшләгәндә шәкертләренә комачауламас аларнын башлангычын кысмас, шул ук вакытта бик таләпчән дә була белде Консерваториядәге укытучыларның музыка өлкәсендәге эшләренә ин төпле тирән анализлы тәнкыйть-рецензияләрне ул яза иде Шул вакытларда анын белән берлектә консерватория хоры, опера һәм балет театрының хор һәм оркестры белән Татарстан радиосында бик күп язмалар дөнья күрә «Мәрфуга-. •Тан атканда-. -Хуш. авылым- -Фазыл чишмәсе- һ. б. әнә шундыйлардан
1965—1968 елларда Ә Абдуллин Татар җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе булып эшли Әзһәр әфәндедән тирән белем һәм ижади мәктәп алган, анын талантлы шәкерте. Татарстанның халык артисты. Татар жыр һәм бию ансамбле хормейстеры, могаллимә Венера Хәсән кызы Гәрәева. анын бик күп эшкәртмәләрен һәм композитор буларак язган әсәрләрен башкарып дөньяга күрсәтте, әле дә бу эшне дәвам итә Ансамбльдә бергә эшләгән, анарда белем алган елларны Венера Гәрәева менә ничек искә ала -Әзһәр ага белән мин бала чактан бирле таныш Минзәлә театрының баянчысы булып эшләгән әтием белән дуслар иде. театрга да еш килә иде Профессиональ сәнгать доньясында анын белән беренче очрашуым 60 елларда ул ансамбльдә эшләгән вакытта булды Музыкант башкаручы осталыгы ана тагын бер яна талантын ачарга ярдәм итте. Бу татар халкының төрле жанрдагы җырларын һәм композиторлар әсәрләрен хор белән башкару өчен эшкәртү осталыгы-
Халкына хас аһәңнәрне югалтмыйча, үз кануннарын саклап гармония белән бизәү—бик зур сәнгать Әзһәр ага хор өчен эшкәрткән әсәрләрдән -Фазыл чишмәсе-. -Эрбет». «Туган тел-. Р Яхиннын -Сорнай моны-. -Агыйдел- сюитасы һ б бик күп җырларны атап була. Мәсәлән. -Фазыл чишмәсе- кой ягыннан гади, чылтырап аккан чишмәдәй саф. кояш кебек якты Әзһәр Хәнифович жырнын кушымтасын торле тавышларда яңгыратып, искиткеч гармоник һәм математик төгәллек белән эшкәрткән Ә нинди симфоник яңгыраш! Моны исбатлау өчен ■Туган тел» әсәрен алып карыйк Бу кой безнен бишек җырыбыз да. гимныбызда да. динебезне, телебезне сакларга өндәүче дога да Әзһәр ага -Туган тел-дә мөмкин булган бөтен ысулларны файдаланган Әсәрнен буеннан-буена полифоник тема «Тәфтиләү». -Туган тел». -Бишек җыры—кеше тавышы
симфониясе булып яңгырыйлар Шундый әсәрләрнең тагын берсе—өч кисәкле •Агыйдел буенда» сюитасы Әзһәр аганын ин затлы эшкәртмәләренең берсе •Сорнай моны» (Р Яхин. Ш Хөсәен). Ул кой Татарстанның халык артисты Шамил Әхмәтжанов очен махсус эшләнеп, халык күңеленә дә анын башкаруында кереп калды Бу бөек әсәрне японнар, алманнар. чехлар. Африка илләрендәге халыклар да аяк осте алкышладылар Бу алкышларның топ сәбәпчесе Әзһәр ага иде билгеле Әзһәр аганын сонгы эшкәртмәләреннән -Картуф» җыры әле дә ансамбльнең репертуарыннан төшми яши «Болын» һәм «Әзифә» җырларын ул Ания Туишева тавышы очен, "Сандугачкай» белән -Зәңгәр чиләк»не Лена Бичарина очен эшкәртеп, аларга бүләк иткән иде. Әзһәр Хәнифович җырларны бервакытта да бер кушымтаны гел кабатлый торган вариант белән эшкәртмәде, музыкаль фантазиясе бай иде анын һәр кушымтаны төрлечә бизәкләп, җырны тулы сюжетлы күренешкә әйләндерә иде
Ә Абдуллин хор эшлеклесе генә түгел, олы талант—зур симфоник оркестрлар белән дирижерлык итү сәләте ана тумыштан бирелгәндер, күрәсең Ул эшкәрткән хор әсәрләре симфония булып ишетелә Мондый талант татар хор музыкасында сирәк очрый.
1989 елда консерваториядә татар музыкасы кафедрасы ачыла һәм Әзһәр Абдуллиннын зур методик, теоретик, гамәли ижат тәҗрибәсе кафедранын башлангычына нигез ташларын ныгытуга зур терәк була Ул кафедрага татар музыка фольклоры белгече буларак күчерелә һәм ана профессор вазифасын тапшыралар
Әзһәр Абдуллинда табигатьне бөтен матурлыгы белән ишетү сәләте була Мәшһүр дирижер Натан Рахлин да ана карата "Мөкәммәл ишетүле беренче татарны очраттым », дигән иде Натан Григорьевич ниндидер сәбәпләр аркасында. үзе симфоник оркестр белән дирижерлык итә алмаган очракларда, оркестрын бары тик Әзһәр агага гына ышанып тапшыра торган була -Ул танылган, тәҗрибәле мастер, кин масштаблы талант кына түгел, тирә-ягына җылы яктылык сибеп, үзенә тартып торган тирән фикерле һәм юморлы акыл иясе, сокланырлык кешелек сыйфатлары балкып торган олуг шәхес булып исемдә калды,—ди консерваториянең ректоры Рубин Кәбир улы Абдуллин—Консерваториянең композиция һәм фортепиано факультетында белем алган кызы Алсуга зур өметләр баглыйбыз, башкаручы буларак та, композитор буларак та әтисенең ижат эшен дәвам итәр дип ышанабыз».—ди ул
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Казан дәүләт университеты хор капелласы җитәкчесе, профессор В. П Леванов: -Ә X Абдуллин беренче лардан булып татар халык җырларының жанр төрлелеген һәм халык җырларын башкару үзенчәлекләрен өйрәнде Анын бар ижаты татар музыкасы тарихында М Мозаффаров. А Ключаревлардан соң аерым тулы бер чор булып тора. •— дип, ассызыклап искә ала хезмәттәшенең татар хор өлкәсенә керткән олешен югары бәяләп
Әзһәр Абдуллин ижат иткән чорда татар хор культурасының югары биеклектә булуы күзәтелә Хор җәмгыятенең рәисе буларак та ул бу өлкәгә бәһалап бетергесез гамәли олеш кертте
Габәши, Мозаффаров, Ключаревлардан сон заман миссиясен берүзе күгәреп чыгып, тормышка ашыра алган ул Анын ижаты шәхси монэсэбәтлэр каршылыгыннан югары булды Нинди генә тармакка тотынса да. һәр эшне югары профессиональ дәрәҗәдә башкарды Кайсы гына жанрны алсак та. анын үзенә генә хас фикерләү культурасы булганлыгы ярылып ята. Әзһәр Абдуллин хор белән башкаруда академик һәм халыкчанлыкны берләштерә алган әлеге бергәлекне синте злау юлында алтын уртаклыкны тапкан һәм аны укучыларында ла тәрбияләг Ә1! шәхес Югарыла әйтеп кителгән фикерне анын укучылары Венера Гәрэева һәм Анатолий Мамонтов эш ысулларында ачык күреп була
Татар җырының бер тавышлы табигатен тоемлап эш итүе, аерым җырчы тавышы белән хорны куша алуы, табигать күренешләре төсмерләрен башкару манераларын хор "келәмендә» берләштереп сокланырлык итеп чагылдыра алуы, кин фактуралылык, симфониялелек, гомумән, күп тавышлылыкнын үз кылын табуы анын әсәрләренә хас сыйфат
Әзһәр Абдуллин кеше тавышынын мөмкинлекләрен симфоник һәм халык уен кораллары оркестрларының янгыраш үзенчәлекләрен яхшы белеп эш итте Сәйдәшев, Мозаффаров. Ключарев традицияләрен баетып, камилләштереп, заманынын эстетик таләпләренә жавап бирерлек итеп дәвам итте. Галим буларак татар халык җырларын жанрларга бүлеп, халык җырларының кайбер башкарылу үзенчәлекләрен ачыклады, фән өлкәсендә нигезле өлеш кертте. Бу өлкәдә ул музыкаль ижат белән башкаручылыкның бер-берсенә йогынтысы, халык җырчыларының башкару манералары һәм көйнең структурасы белән башкару үзенчәлекләрен ачыклады Орнаментлы озын көйләрне иркен-импровизанион манерада һәм кызу тизлектәге җырларда, киресенчә, бер тавыштан икенчесенә күчкәндә зур төгәллек белән башкару ысулларын исбатлап күрсәтте.
Идел буе халыкларының хор сәнгате энже-жәүһәрләрен жыю белән беррәттән. ул бу халыкларның композиторлары әсәрләренә дә эшкәртмәләр ясап, хрестоматия әзерләде. Әмма дөньяга чыгарырга өлгерә алмады. Бу эшне булдырган очракта, мондый уникаль хрестоматия студентлар өчен бик кирәкле кулланма булыр иде
1963 елны Ә Абдуллиннын Лебединский редакцияләвендә матбугатта күп кенә фәнни эшләре һәм Баянда уйнарга өйрән» китабы татар телендә бастырылып чыга. Бу җыентыкта ул баян өчен үз эшкәртүендә 32 татар халык коен һәм үзе ижат иткән берничә пьесаны да кертә. Өстәвенә Әзһәр Абдуллин күп кенә авторларның фәнни эшләрен рецензияли һәм редакцияли Анын 80 гә якын музыкаль язмасы Бөтенсоюз радио фондында саклана. Ул күп кенә әсәрләрнең авторы да Аларнын күпчелеге Татар дәүләт жыр һәм бию ансамбле өчен язылган һәм эшкәртелгән "Бәхет юлы». "Шат үтә безнен көннәр», тынлы оркестр өчен "Бәйрәм маршы». «Сарман яшьләре» сюитасы, шулай ук "Каз өмәсе» дип аталган вокаль хореографик күренешне дә ансамбль өчен ул ижат итте. С. Сәйдәшевнен 90 еллык юбилеена «Зәнгәр шәл» музыкаль драмасы анын тарафыннан концерт программасы вариантында эшкәртелде.
Әзһәр Абдуллиннын хор өчен татар фольклоры әсәрләренең эшкәртелү ысуллары, үзешчән һәм профессиональ хорлар белән эшләү алымнары хезмәтләре бар. Татар музыка бүлекләре өчен дә укыту методикасы бөтенләй юк дәрәҗәсендә икәнен, сонгы вакытларда татар халык әсәрләрен башкару манерасы турында да күп бәхәсләр баруын истә тотсак, болар сонгы елларда төрле уку йортларында ачылган милли сәнгать бүлекләре өчен уку әсбабы булырлык хезмәтләр Әзһәр Абдуллиннын татар сәнгатенә, хор музыкасына керткән өлеше бик зур һәм бәһаләп бетергесез икәнен белгән хәлдә, анын барлык хезмәтләрен бер китапка туплау— бу сорауларга турыдан-туры жавап та булыр иде.
Әзһәр Хәниф улы Абдуллиннын ижат мирасы хөкүмәтебез, ижат берлекләре тарафыннан игътибарсыз калдырылмас, йөз белән борылырлар дип ышанасы килә.

Реклама