Логотип Казан Утлары
Шигърият

ӨЛКӘН КАЛӘМДӘШ ӘХСӘН БАЯНГА


БЕР ЛИРИК БӘЯН
бәйрәмебез—«Казан утлары»ның 80 яше тулган һәм киң билгеләнгән елда узуы—бер гыйбрәтле, үзенчәлекле фал. безнеңчә Очраклы түгелдер ул: шагыйрь озак еллар журналыбыз редакциясендә—әүвәл җаваплы сәркатип, аннан баш мөхәррир урынбасары булып эшләгән каләмдәшебез бит! Һәм аның иҗаты да— һәммәбезнеке кебек!—«Казан утлары» белән аерылгысыз бәйләнгән. Әдәби җәмәгатьчелектә кызыксыну, хәтта бәхәсләр уяткан «Сез аңларсыз мине» поэмасы. «Яшьлегемне эзлим». «Дүрт монолог» кебек повестьлары 60 елларда басылып. Әхсән Баяновны укучыга киң танытса, аннан соңгы еллардагы «Тау ягы повесте». «Төлке тоту кыен түгел». «Аязучан болытлы һава». «Аргы яр». «Агыйделдә ак пароход» һ. 6 повестьлары. «Ут һәм Су» романы нәкъ менә безнең журналда басылып, танылу алды—азак китапларына. «Сайланма әсәрләр»енә керде, үзенчәлекле лирик-фәлсәфи прозасы өчен әдип Г Тукай премиясенә дә лаек булды (1999 елда!). Шулай ук—«Сәяхәтнамә». «Ак чәчәкләр» (Такташка багышланган) поэмалары да журналыбызның калку әсәрләреннән булса, әдипнең шигъри драма үрнәкләре—« Һәйкәл». «Алтын кашбау» һ. 6 нәкъ менә «Казан утлары» аша укучыга
Әхсән Баянның 75 еллык юбилее безнең олуг
иреште
Кырык елдан артык вакыт эчендә җитди шигъри бәйләмнәрен, мәкаләләрен, яшь каләмдәшләренә фатиха-кереш сүзләрен дә журналыбызда бастырды ул. Кыскасы, чын- чыннан. «Казан утлары»ның уз әдибе, үз шагыйре!
Һәм әдипнең уз иҗаты хакында фикерләр, тәнкыйть, әдәби портретлар, мәкаләләр дә басылды журналыбызда. Сибгат Хәким. Әмирхан Еники язганнар аеруча хәтердә калган. Гариф ага Ахунов мәкаләсе дә. Ә Аяз абыйның безнең журналда дөнья күргән мәкаләсенең исеме дә нәкъ үзенчә усал иде: «Үзең кем, укучы?» Кырык ел буе бер мохитта кайнап, дус. фикердәш булып яшәгәнгә, җитмәсә әле якташлар да булганга, мин дә Әхсән Баян иҗатына беркайчан да битараф булмадым—шактый санда эреле- ваклы язмаларым басыла торды Өлкән каләмдәш үзе дә яшьрәкләргә бик игътибарлы булды—мөгаен, бу яктан күпләр аңа рәхмәтледер. Мин дә..
Башкортстанның Илеш районыннан алар өчәү: мәрхүм Хәсән Сарьян, юбилярыбыз Әхсән ага һәм Роберт Миңнуллин (Дүртенчесе—шагыйрь һәм прозаик, талантлы егет Марат Кәбиров та «Сары йортлар сере» исемле кызыклы повесте белән журналыбызда күренде быел!) Үзенчәлекле өч холык, өч стиль, өч дөнья Өчесе дә якын дус. фикердәш булганга, иҗатларын да бик яхшы белам дия алам, горурланам да. Якташ булганга түгел, талантлы каләмдәшләрем өчен горурлык бу!
Әхсән Баян—өчесе арасында үзгә. аерылып торган холыклы (иҗатында да өслүбе— шуннан!) үз чоры, замандашлары белән туры карап, кискен сөйләшүдән. хәтта бәхәс- көрәшләрдән курыкмаган, дәверенә карата сораулар куеп, катгый җавап көткән, әчма үзе тиз җәрәхәтләнүчән нечкә күңелле. кызу канлы—егерменче гасырнын нәкъ менә икенче яртысы формалаштырган әдип Моңсу, злегик. хәтта әрнүле ноталар өстенлек иткән фәлсәфәле лирика, җете төсләр, каршылыклы уйлар шагыйре Бик актив, заманча хәрәкәтчән, уйлы-фикерле шәхес яши аның шигъриятендә
Шунсы гаҗәп: бу лирик геройда ниндидер мәңгелек яшьлек, һаман дәвамлы хисләр, кыршылыклы фикерләр ташкыны Хәтта ниндидер үпкә-зар да бар кебек Әмма тынычлану, суыну, канәгатьлек юк. һаман эзләнү, ашкыну, ташыну
һаман яза. күп яза шагыйрь. Җитмеш биш яшьлек чал аксакал гел яшь омтылышлы, яучан, даучан шәхес булып күзаллана Соңгы язганнары—юбилеена тәкъдим иткән шигырьләрендә дә. диюем. Өлкән агайларыбыз арасында үзенчә почеркы белән аерылып. • Бу—мин.'* дип кычкырып әйтеп тора кебек
Ун елдан соң да. аннан соң да шулай, үзгәрмичә, яшь кал, *Кальбеңдә ниләр бар. бәян ит». Әхсән ага Баян'
Рәдиф ГАТАШ


Әхсән Баян
И. ГОМЕР, ДИП ӨЗЕЛӘ ГӨЛ
Иртәләр килгән саен
Һәр көн саен, иртән торгач.
Тәрәзәләрдән карыйм. Болытлымы, аязмы дип. һаваның хәлен барлыйм.
Иминме дим торган җирем -
Иделем. Казансуым.
Чамалыйм җилнең, һаваның Көчен, дымын, басымын.
Циклоннар ерак булса да.
Күңелем тыныч түгел. Пәйда була туган җирем Лвылым. Агыйделем.
Җилләрнең анда исмиме
Афәтле, ачылары?
Акмыймы кушылып агу. Сафмы эчкән сулары?..
Әй, сез. җирдәш-судашларым.
Дусларым, туганнарым.
Сезнең шатлык минем сөенеч.
Кайгыгыз минем кайгым.
Туган җирем, торган җирем Язмышның нке яры.
Бер үк елга, бер үк йөрәк Икегә аерыламы?
Гел саф түгел эчкән сулар, Гел тыныч тормый һава. Мәгълүм тарафлардан килеп, Яман хәбәрләр ява... Ярлар тигез сакланачак, Калмасак әгәр каушап. Аю ашый алмаячак, Әгәр без аерылмасак.
Кыялар какшамаячак, Әгәр без каушамасак. Иделләр имин агачак, Әгәр без аерылмасак.
Гомерләр үттеләр, аналар көттеләр Сугыштан кайтмаган улларын.
Сагышка манчылды сәгате, минуты Имин дип саналган елларның.
Сугышлар юк сыман, офыкта күк томан һәм озын әле дә минутлар.
Гомерләр үтәләр, әбиләр көтәләр, Исән-сау кайтсын, дип оныклар.
Балалар киттеме азатлык яуларга? Кирәкме хакимлек аларга? Кемгә дан, мал килә сугыштан?— Үзләре түкми яшь, коймый кан...
Шул хакта уем да, хисем дә, Шул теләк өнемдә, төшемдә: Әниләр, әбиләр тын йоклар, Сау кайтса балалар, оныклар.
Мизгел
Өлгергән алма рәвешле Эленеп тора мизгел. «Өзелмә!»—дип иелә гөл. «Өзел!»—диеп исә җил.
Күз иярми, кай арада Өзелеп төшә алма.
«И гомер!»—дип бөгелә гөл. Тик исүен белә җил.
*
Август мине уйландыра, Үзе—җәй ул, үзе—көз. Бүген көлгән, сөйгән була, Иртәгәсе... билгесез.
Бүтән айлар—туры сүзле, Гадәтләре—хәйләсез.
Җәйләре—җәй, кышлары—кыш, Боекмыйм, булса ямьсез.
Август—матур, август—юмарт. Гөрләп бара бар эше. Җилләр белән килә ләкин Сагышлармын сарысы.
Бер сәбәпсез борчылулар. Сәбәпсез кайгырулар. Шатланмый яуган яңгырлар. Коен эзләгән моңнар...
Мин белмәгән көйсез көннәр Сизелмәсен дип ялгыш.
Күз яшергән гөл төсендә Көйри билгесез сагыш.
Август мине моңландыра... Түгел, ахры, җил белән - Сәбәпсез борчу, кайгылар Килә... күңел төбеннән.
Исемсез кошлар
Җылы илләргә китеп барышлый. Туктала кошлар безнең якларда. Кунак кошларга әйдәшәм сорап: «Сезне кем диеп, ничек атарга?*
Канатларыгыз яшел, ал, сары...
Мөмкнндер әйтү: «Оҗмах кошлары!» Исләр китмәле гүзәллекләрне Үз җирегездә күрүче бармы?
Танылмаганнар юклык иленә Оча да китә, кайтмаска бүтән. Иясез калган риясыз эшләр. Исемсез хисләр... алар юк күптән.
Төшендем моны соңгарып бик тә: Билгеле булсын дәрәҗәң, затын. Күрә белмәсә үз илең, халкың. Чит җирләр ничек бәяли алсын?
Кунак кошларым, тыйнак дусларым.
Танышын шундый киңәштә калыйк: Җылы яклардан кайтып барышлый. Сезгә исемләп эндәшә алыйк.
Г
Гыйнвар суыгында агач чатный. Очмын тора кошлар һавада. Дөнья туңып талган тын арада Бәллүр чәчәк ата абага.
Тәрәздәге чәчәк бәйләмнәре Күңелләрне язга чакыра. Ышанасы килми һич салкынга. Гүя яшьлек алда, якында.
Гәрчә Гыйнвар көнне калтырата. Зәһәрлеген гәрчә арттыра. Юккамы тик көннәр озыная. Юккамыни көннәр яктыра?
Ышанасы килә: абагалар Чәчәк аткан көннәр килерләр! Озыная барган кебек көннәр. Озыная барыр гомерләр...
Кышкы яңгыр
Тышта Гыйнвар... Тышы бирми Тамчылар, шыбырдашып.
Адаштыргыч ак бураннар Калды кайда адашып?
Туды, ахры, җылы уйлар Гыйнвар картньщ җанында. Бер яшьнәп, күкрәп аласы Килде бугай аныц да.
Июль белән очрашырга Хыяллана торгандыр.
Юккамыни кар урнына Тон буе койды янгыр?!
Төн буе яшь койды Гыйнвар Күкри белмәс тынлыкта. Ияләшүләр кыен шул Чал чәчле олылыкка...
Яшьни алмау рәнҗешеннән Кузгатыр ул оермә.
Яшь Җәй әйтер: *Әй. оермә.
Син мине күрә күрмә!»
Ак болытлар йөзгән су буенда Күрдем аны. суга керешли.
Су кызыдыр... Йә булмаса. күктән Иңгән кыз булырга тиештер...
Әй, чибәр кыз, сине күпме гасыр Иҗат итте икән табигать?
Буын саен яна рәвеш эзләп. Үзгәрткәндер бизән, кадерләп, һәр буынга төшкән яна бизәк Табигатьнең бөек середер.
Осталыкның инде син чигедер. Гүзәллекнең соңгы сүзедер.
Табигатьтә ләкин бөтен нәрсә Үзгәрергә дучар лабаса. Ничек аны кичерербез, шушы Әсәрне дә саклый алмаса?..
Хиса.ч Ка.чалга
Сабантуйга бергә барган идек. Хәзер менә кайтып киләбез. Булды җиңү, булды жинелүләр. Сынатмадык бугай иллә без.
Сабантуйлар узса, бар ярминкә.
Юл тотарбыз тунда иртәгә.
Язсын анда алдау-алданусыз— Тагын бергә бәйрәм итәргә.
Хакимлек тәме
Хакимлек тәме бар, диләр.
Белмәгәч, нәрсә әйтим? Хаким була язганда да. Булдым мин һаман... ятим.
Гадилекнең галилеген
Шәйли язган икәнмен:
Риясызлар арасында Тойдым яшәүнең тәмен.
г
Әгәр мине коннәр алдаса. Кичләремдә омет каралса. Ал шәфәкъләр яна алмашка: «Бу доньяда әле эшең бар. Сагына белә торган кешең бар».
Аера таулар, еллар дисеннәр. Таралыйлар китсен знһеннәр. Таулар, еллар аша жил сойләр: «Синең әле жнрдә эшен бар. Сине сагынучы кешен бар».
Онтыл! андай хисләр, исемнәр. Шәфәкъ сүнсен, утлар сүнсеннәр. Таныш йолдыз таңда сер сойләр: «Синең әле жнрдә эшең бар. Сагындыра алган кешең бар».
Әгәр коннәр. кичләр алдаса, Тоинәремдә күкләр каралса. Таныш йолдыз яна таңгача. Мин кабатлыйм: «Әле эшем бар. Тон йокламый уйлар кешем бар».
2000 2002