МОҢНАР ЯШИ ҖИРДӘ

 

«Моңсызлар да була», диеп яздым Күңел кырыс мәлдә, җырымда. Фикеремнән бүген кире кайтам, Изге Китап тотып кулыма.
... Йолдызлардан моңнар килә Җиргә, Ерак булса да бик арасы. Галәм моңсызларны тудырмый ул, Юк, Моңсыз булмый адәм баласы. Бишегендә сабый елаганда Үзәк өзгеч моңнар тоям мин. Кешеләрнең зарын тыңлаганда Йөрәгемә моңнар коям мин.
Мәхәббәт тә хистән, моңнан тора, Ярату ул— Янар хисле моңнар тарата. Ә бу җирдә һәркем сөеп-сөелә, Моңсыз булса, ничек ярата? ... И, мин моңсызлар дип атаганнар! Миңа үпкә саклый күрмәгез. Тик гозерем бар сезгә: хаталанып Җырга гына барып кермәгез.
Бәйсезлек
Тудым... Дәрәҗәне күтәрергә Бераз гына алдым елап та.

Кендек әби миңа бәхет юрап. Әфсен укып өрде колакка.
Мин ирекле! Бишек-җир минеке! Беркем дәгъва нтми бит аңа.
Нинди рәхәт бәйсез булып яту, Тавыш бирү азат дөньяңда.
Бурыч, вазнфа юк. Синдә бары Яшәп калу өчен талпыну.
Имезлектән иңгән кара икмәк. Ана сөте көченә табыну:
Тормыш юлына баскач... үзгәртәләр... Бәйсез булып калу бик авыр.
Сүрәнләнә хөрлек кояшың да, Көннәр, еллар була болгавыр. Язмыш дигәнең гел бәйлелектә Илеңә дә, хәтта хуҗаңа.
Ил яклый ул! Хуҗаларның гына Исе китми синең нужаңа...
Аһ, ул бишек-җиһан бәйсезлеге!
Кайнар каныма минем сеңгәндер...
Мин үз фикерем белән гомер сөрәм,— Башкача бит яши кемнәрдер...
е
Китә кеше... Җаның сызлап кала, Язмышка без бик зур үпкәдә. Ни аяныч, кирәклеләр китә, Алар кирәк ахры Күктә дә. Пәйгамбәрдәй затлы җаннар сүнә, Ачынудан йөзләр саргая.
Әллә инде Тәңре тирәсендә Пәйгамбәрләреме азая?
Иртә сүнә шагыйрь, әдипләре, Намус, вөҗданлысы сыкрап. Шундый исәненең үкчәсенә Заман басып килә җан сорап. Кала бирә вәхши, миһербансыз Тормаганы хәтта чүпкә дә.
Андый кавем кирәк түгелдер ул Җирдә генә түгел. Күккә дә... Китә кеше... Яхшылары китә. Гүя йөрәк тамырын актарып. Кирәкленең гомерен озайтыгыз. Сүнгәч булмый Аны кайтарып.
Акчарлаклар үкси һаваларда
Кама өсләрендә күксел моңнар. Көрсенәләр генә чал дулкыннар. Ак пароход уза моңны ерып. Эае асларында бар упкыннар. (Шуннан менә җаның моңнар булып, һәм тарала яшьле шомнар булып...) Чыгасыңдыр төнлә мин югында.
Ә мин синсез—дөнья тәмугында. Кинәт кенә моң сарыла ярга. Сизәм. ул-Син, килдең сүзең барга:
* Дулкыннарда ник юк миңа чәчәк, Кая ярда без кабызган учак?» Чәчәкләрдән
Такыя үрдем Сиңа - сөйгәнемә. Элеп куйдым Кама күкрәгенә, һич борчылма, безнең учак яна!— Күчердем мин аны йөрәгемә... Акчарлаклар үкси һаваларда. Канатына моңны алалар да. Күңелемне сызлатып ла—сызып Яшисең син минем яраларда...
Акчарлаклар үкси һаваларда.
ЭЗЛИМ
Ничә еллар менә эзләп йөрим Ялгызак каз сыман каңгырап. Күңел тавышым җирдә, һаваларда. Йолдызларда китә яңгырап, Эзлим аны инеш буйларыннан. Чишмәдәге аккан сулардан. Син арышын урган басулардан. Йөрәк маең тамган кырлардан. Туган нигеземнән эзлим аны Син калдырып киткән языңда. Ул—язлардан да бит якты иде һәм җылырак иде тагын да. Күпме мәдхияләр язылса да. Аз әйтелгән аның хакында. Никадәр ул кирәк тормышымның һәрбер борылышы чатында! Аһ. нәрсә ул каурый болытлардан Миңа таба карый иелеп?..
Рәхмәт, әни!
Мин әнә шул җылы карашыңны Ничә ел эзлим бит тилмереп...
2002

Реклама