МӘХӘББӘТНЕҢ ГОМЕРЕ ЧИКЛӘНМӘГӘН


МОСТАФА НОГМАННЫҢ ТУУЫНА 90 ЕЛ
остафа Ногман әдәбиятка зур тормыш мәктәбе узып килә. Шуна да 1912 елнын 22 декабрендә
Арча районының Кызыл Яр авылында урта хатле крестьян гаиләсендә туып-үскән егет иҗатка
ашыгып-кабаланып тотынмый Тормыш тәҗрибәсен тирән белем белән дә баету кирәклеген
белеп эш итә
1931 елда Казан педагогика техникумын тәмамлаганнан сон Татарстан һәм Тажикстан
мәктәпләрендә укытучы булып эшләгән М Ногманга 1935—1937 елларда Дүшәмбе шәһәрендә Хәрби
трибуналда секретарь вазифасын башкарырга да туры килә. 1937—1941 елларда шушы ук шәһәрнең
педагогия институтында үзбәк һәм таҗик телләрен өйрәнү буенча белем ала. Бөек Ватан сугышы
елларында юстиция өлкән лейтенанты сыйфатында Совет Армиясендә хезмәт итә. 1947- 1951 елларда
Мәскәүләге Көнчыгышны өйрәнү институтында фарсы, төрек телләрен өйрәнә. Мостафа Ногман
тормышны, яшәүне чын күңелдән яратучы кеше була. Әнә шул сыйфаты да аны. мөгаен, төрле халыклар
белән аралашырга мөмкин булсынга—телләр өйрәнүгә сәбәпче булгандыр. Төрки халыкларның күбесе
белән ул аларнын үз телләрендә җиңел аралаша, тел буенча алган тәҗрибәсе, белеме ана тәрҗемә
өлкәсендә зур уныш китерә дә.
Берәүләрнен күңелендә ул тел галиме, икенчеләрендә—балалар өчен поэмалар ижат итүңе.
өченчеләрендә исә онытылмас җырлары белән калгандыр.
1969 елны дөнья күргән «XVII—XVII! йөзләрдәге русча-татарча кулъязма сүзлекләр». «Иске татар
язуы үрнәкләре» (1971) китаплары—М. Ногманнын галимлек эшчәнлегенен якты мисалы. Шулай ук К.
Насыйри ижатын өйрәнүгә дә зур алеш кертә ул
Татар укучысын атаклы төрек язучысы Назыйм Хикмәт иҗаты белән дә беренчеләрдән булып М
Ногман таныштыра Н Хикмәтнең аның тарафыннан татар теленә тәрҗемә ителгән беренче җыентыгы 1952
елда Казанда басылып чыга. Шулай ук. Рудәкый. Хәйямнәрнен шигырьләрен дә фарсычадан тәрҗемә кыла
Үзбәк язучысы А Кадыиринын «Үткән көннәр» романын татар укучысы яратып кабул итә.
Заман рухы белән яшәгән шагыйрь буларак М Ногманнын шигырьләре бик күп теманы яктырталар.
Анын беренче шигырьләре Бөек Ватан сугышы чорында языла һәм 1944 елда «Давыллы еллар лирикасы»
исеме белән аерым китап булып басылып чыга Шулай ук «Апрель җилләре» (1954). «Тан йолдызы» (1959).
«Кокушкино таңнары» (1964) шигырьләр китабы һәм башка русча, татарча җыентыклары дөнья күрә
Заманында укучыларны патриотик рухта тәрбияләү Йөзеннән язылган поэмалар да үз вазифаларын
үтәгәннәрдер.
Тик шулай да. М Ногманга шагыйрь буларак танылуны анын җырлары алып килә «Карлыгандай
кара күзләренә» (1945) исемле беренче җыры ук (3 Исмәгыйлев музыкасы) ул елларда халык арасында
яратып тынлана һәм җырлана. Гомеренең соңгы көненә кадәр М Ногман җыр жанрына тугры кала һәм
композиторлар белән берлектә әле хәзергә кадәр онытылмаслык, хәтта халык җырлары дәрәҗәсендәге
җырлар иҗат итеп калдыра Рөстәм Яхин көйгә салган «Күзләрем тик сине эзлиләр». •Оныта алмыйм». «Ул
гына аңлар кебек». «Бөдрә таллар». «Салагыш болыннары». •Әниләр» җырлары әнә шундыйлардан «Сөи
буйлары бөдрә урман». «Арча кичләре» һәм башка бик күп танылган җырлары—С.Садыйкова белән иҗади
дуслык җимешләре.
Бер үк вакытта югары уку йорты мөгаллиме дә. шагыйрь буларак та танылган, матур сыйфатлары
белән искә алынырлык жан иясен укучысы—танылган язучы Марсель Галиев үзенен «Догалы еллар»
әсәрендә әнә ничек сурәтли:
• Мостафа аганың мәшһүр аһәнсаз Рөстәм ага Яхин белән язган «Бөдрә таллар» җырын мин бүген
дә тыныч гамь белән тынлый алмыйм. Әллә каян, бәгырьдән әрнүле сулкылдау күтәрелә дә Назлы мои үзе
үк сине өмстсезлектән йолып алып, тирбәтә, юата башлый, талгын сагышлы халәткә кереп җанын
тынычлана, чистарып кала. «Бөдрә таллар»—шагыйрьнен дөньялык белән бернинди үпкәсез, якты сагыш
белән бәхилләшү җыры булгандыр кебек тоела мина»
Әгәр исән булса, ана бүген туксан яшь тулган булыр иде. Шигърияткә, милли сәнгатькә эчкерсез
бирелгән бу шәхес 1976 елнын 4 сентябрендә 64 яшендә вафат була Ләкин анын җырлары һаман яши.
шагыйрь үзе әйткәндәй, мәхәббәтнең гомере чикләнмәгән.
М
Гөлзадә БӘЙРӘМОВА

Реклама