Логотип Казан Утлары
Хикәя

БАРСАМ


Ирем Әхмәт сөйләгәннәрдән
Кара юрга аткаем, Йомшак иде ялкаең Күңелемнән китәсе юк Тугрылыгың, малкаем!
1942 елнын февраль башлары иде. Мин өченче сыйныфта укып йөрим Көннәрдән беркөнне, дәрес вакытында, безнең сыйныф ишеген кинәт кенә кемдер шакыды. Сискәнеп киттек. Укытучы апабыз ашыгып ишеккә юнәлде...
Бераздан ул безгә:
—Балалар, колхоз рәисебез Ахун абый килгән. Аның сезгә әйтер сүзе бар икән. Басып каршы алыгыз,—диде.
Сугышка кадәр Ахун абыйны без барыбыз да яхшы белә идек. Алыптай баһадир гәүдәле, төз сынлы, бик тә сөйкемле кеше иде ул...
Бүген исә каршыбызга без яраткан, якын иткән Ахун абыебызга бөтенләй дә охшамаган ят бер кеше килеп басты. Аның йөзенә күтәрелеп туры карарга да әллә ничек кенә уңайсыз иде: сул яңагының буеннан- буена чыбыркы очы сыман нечкә-озын, күкле-зәңгәрле жөй сузылып төшкән. Ул жөйнен бер очы күз кабагының аскы ягын тарттырып, күзен йомылып бетә алмаслык иткән... Аскы ирененең яртысы юк, теш казнасы имәндергеч булып, ыржаеп күренеп тора... Элек арыш тулы капчыкны баш очына кадәр көчәнми-нитми күтәрә алган сул кулы урынында хәзер... буш җиң...
Без хәтта утырырга тиешлегебезне дә онытып, баскан көйгә тораташтай катып калдык Каршыбызда коточкыч сугыш афәтенең ни-
Гөлчәчэк ГАЛИЕВА—язучы. •Тулгак» китабы авторы Язучылар берлеге әгъзасы.
нәрсә икәнен миләребезгә, вөжүдебезгә сеңдерергә теләгәндәй, бу сугышның тере шаһиты басып тора иде. Анын куркыныч рәвешкә кереп гарипләнгән йөзе, шыксыз булып асылынып торган жине бу каһәр төшкере сугышнын әле кешеләр өстенә янә дә мен вә мен бәхетсезлекләр яудырачагын сүзсез дә сөйли иде
Ул. исән кулы белән гарип авызын каплабрак, безгә болай диде:
—Утырыгыз, балалар. Мине күргәч тә аптырап калганыгызны анладым Нишлисен, сугыш бит Аннан кем генә исән-имин кайтыр икән, белмим . Ыжгырып килгән фашистны атарга мылтыгы да житми бит анын. Ярый, балалар, фронт хәлләрен икенче юлы сөйләрмен. Ә хәзер бер гозеремне тыңласагызие. Анда, кәнүшнидә, янарак кына туган бик матур ике колыныбыз үлем хәлендә ята. Әнкәләре дә шул ук хәлдә. Күтәрәмгә калганнар, бичаракайлар. Әгәр дә кайсыгыз да булса шул колыннарны өенә апкайтып исән калдыра алса, гел үзегезнеке булачак. Сүз бирәм! Ату үләләр бит бичаралар Калхуз ал арны барыбер саклап кала алмый Уйлап карагыз әле, йә, кайсыгыз тәвәккәлләр икән?!
Тынлык... Башлар иелгән.. Сугыш бит ул үзе белән бергә ачлыгын да алып килә. Өендә бер уып салырдай булса да умачлык онын калса ярый әле ул... Бу балаларның байтагы үзләренен туйганчы ашаган чакларын инде хәтерләмиләр дә бугай. Югыйсә, кырык беренче елны игеннәре дә үкереп уңган иде лә. Әмма дә... Әмма дә халыкка анын бөртеге дә эләкмәде.
—Абый, берсен мин алып карыйм әле —дип әйткәнемне сизми дә калдым Сафура апам мәктәптә директор булып эшли Әнием дә үтә мәрхәмәтле зат Шуларга ышанганмын, шуларга таянганмындыр инде
—Бәрәкалла! Ялгышмасам, син Кәшифәггәй малае бит әле. име'.’ Сыер тота аласызмы соң?
—Әйе, Ахун абый, сыерыбыз бар Сөтен дә иште бирә
—Сөт эчерә алсагыз, колын исән калачак, Аллаһы боерса'
Өйгә кайтып керү белән, әнигә барысын да ашыга-ашыга сөйләп бирдем.
—И-и, бала, ат жене кагылган шул сина, ат жене Барсан өстеннән егылып төшеп, беләгенне бер тайдырганыен инде, югыйсәм —диде әни - Күз аллымнан һич кенә дә китәсең юк: Барсанны сугышка озатканда жылый-жылый шешенеп беткәннең Әтиеңне йөрткән ат булгачтын. бөтен яшәве бездә ие бит инде ул малкайның Бигрәкләр дә мал җанлы бала шул син, улым Йә, бар инде, бар, олы чананы лапастан ал да, йөгер'
әнүшнигә килеп керсәм... Бетәшеп беткән ябык, тире дә сөяккә генә калган (әмма дә тиресе-йоны сокланып туя алмаслык чем кара матур!) бер колын үләксә шикелле сузылып ята. мин синайтим. Маңгаенда ап-ак кашкасы да бар. Күзләре йомык Жан әсәре тамчы да сизелми. Эчем жу-у итеп китте, тыным кысылды Жылап җибәрдем Үлгән колынны жәлләп жылавымны ишеткәнме, әллә каян гына ат караучы Саттар абый килеп чыкты.
—Саттар абый, икенче колын кайда’ Монысы үлгән бит. үлгән Ахун абый «алар икәү», дигән ие —дим. ә үзем әле һаман да жылавымнан туктый алмый сулкылдыйм
—Юк, олан, исән әле. исән ул!—ди Саттар абый — Жә инде, жегет кешегә яшь агызып жылап тору бер дә килешми Әнәтсрә. жегет булгач, колын ла үлемгә бирешмәскә тырыша Ә менә син сораган икенчесе үлде. Анысы да матурые. бә-әк матурые. Әйдә, балакай, чанаңны мондарак китер, икәү күтәреп салмый булмас яна туган булса да, авырлыгы җитәрлек монын, ат токымы бит һай. әгәр дә исән имин үстерә алсанмы’!— Нәселле айгыр булачак бу! Саттар абый әйткәнне, диярсен әле менә, боерган булса!
К
Колынны күгәреп маташканда, ничектер, күзем әнкәсенә төште Йә Ходаем, күзләрен зу-у-ур итеп ачкан да. әле безгә, әле колынына карый Башын да күгәрмәкче була үзе. тик хәле генә юк. Капылт кына торырга теләгәндәй, бөтен гәүдәсе белән талпынып та карый, бичаракаем
—Саттар абы-ы-й’ Күр әле. әнә безгә ничек итеп тилмереп карый Күзеннән мөлдерәп яшь ага. Нишләп икән, ә?
— Бала—кемгә дә бала шул инде Кадерле Колыны күздән югалуга ук үләчәк инде ул. бичара...
Саттар абый, ат күзеннән нишләп мөлдерәп яшь ага икән ул. ә? Әти җигеп йөри торган теге Барса исемле атны сугышка озатканда да шулай бултаные. Әллә атлар да кешеләр шикелле җылый микән ул?
—һы. ничек кенә җылыйлар әле! Тик алар тавышсыз гына, атларча гына җылыйлар.. —диде Саттар абый, көрсенеп
Шулай, икәүләшеп чана тарта-тарта. сөйләшеп кайта-кайта. өйгә җиткәнебезне сизми дә калганмын Капканы ачуга. Моряк атылып килеп чыкты Безнен эт ул. Аптыраган кыяфәт белән әле миңа килеп сырпалана, әле чанага карап йомшак кына өргәләп ала. әле: «Син кем сон?» дигәндәй. Саттар абыйга да өргәләп куя.
Колынны идәнгә кертеп салдык. Әни җылымса гына итеп сөт әзерләп куйган. Сөтне олы кашык белән колынның авызына сала башладык. Әмма колын аны йотмады, сөт авыз турысына куйган җамыякка агып төшә торды, төшә торды. Мин колынның башын бераз гына күтәреп торам, ә Саттар абый ике кулы белән аның авызын ачып, әни исә олы кашык белән сөт салып тора. Сөт идәнгә ага. . «Булмас ахры бу»—дигән шомлы уйдан өметем киселеп барганда, менә терә вәйт. Ходайның рәхмәтле бирмеш көне, колыным беренче йотымын йотмасынмы1 Озак та үтмәде, күңелләребезгә шатлык өстенә шатлык өстәп, күзләрен дә ачып җибәрде бу' Менә сөенеч кайда икән ул!
Бераздан Саттар абый:
—.Аллага шөкер, болай булгач, монысы исән калды, дигән сүз. Ярый, мин кайтыйм инде,—дип. саубуллашып чыгып китте.
Озакламый мәктәптән Сафура апай да. энекәшләр дә кайтып керде.
Озын-озак уйлап тормадык, колыныбызга Барса дип. әти җигеп йөргән атның исемен куштык.
— И-и. балакайларым,—диде уйларыннан айнып-арынып киткән әниебез.—Әле генә шуны уйлап утыра идем Барса диген . Элекке Барсабыз ла ап-ак кашкалы, нәселле ат иде бит Монысы тагын да матурырак булырга охшаган, тик әтиегез генә юк...—диде дә. күз яшьләрен безгә күрсәтмәскә тырышып, битен яулыгы белән каплады. Әнинен йөрәгеннән чыккан ачы сагыш, мон тулы бу сүзләрен без ул чагында аңлап та бетермәгәнбездер. Исән калган колын шатлыгы биләгән иде безне ул чакта. Ул шатлыкның иге-чиге юк сыман иде. Әллә инде безнен бу халәтне анлап. боларнын куанычларын тагын да арттырыйм әле. дигәндәйме, колыныбыз да нечкә, озын сыйракларына басарга талпына башлады Нәзир энем белән мин. ана торырга булышмакчы булдык. Колынның корсак астыннан тоткан Нәзир кинәт кенә чырыйлап кычкырып җибәрмәсенме:
-Карагыз әле. пес итә бит бу. пес итә! И. Алла, кулларымны буяды бит. әни. тизрәк астына ләгән куй инде!
Ачуым килде моңа.
—Улым, тыныч кына тор. песе бүленмәсен. Соныннан үзем сөртермен дә алырмын—диде ана әни. Ләкин энем мырлавыннан туктамады.
Ачуым тулышты, түземем төкәнде.
Бигрәкләр дә өф-өф инде син. Нәзир. Чебен тисә чер иткән кызлардан бер дә ким түгел Харап булган, кулына колын сидеге чәчрәгән икән, үлә күрмә инде тагын. .
— Нигә бу төшеннән үзен тотмадын сон алайсам. мина куштын? Хәйләкәр төлке, өстәвенә әле ачуланган була тагын. Ачуымны бәк
китерсәң—киттем-бардым Үзен тот!—диде дә Нәзир, авызын турсайтып, китте дә барды Ә кодын, маладис, сыйраклары бераз калтыраса да. сер бирмәде, аягында калды һәм һәм идәнне чылатуын дәвам иттерде.
Атна-ун көн эчендә Барсабыз тәмам ныгыды, тернәкләнде бит. әй! Шаянлыгына, арт сикертеп чапкынлавына. кыланмышларына түзәр әмәл калмагач, тоттык та, җылы абзарга чыгардык үзен Апай узенен күз карасыдай карап торган тегү машинасын каядыр илтеп, ике капчык солыга алыштырып кайтты. Әле тагын каяндыр бер капчык арыш көрпәсе дә юнәтте.
Мин Барсаны әкренләп өйрәтә башладым. «Сыйлавын* да камчы - чыбыркы белән түгел, шакмаклап туралган шикәр чөгендере белән генә сыйлыйм инде анысы. Хәер, Барсага чыбыркы-камчынын бервакытта да йомышы төшмәде. Акыллы иде ул. зирәк иле
Шулай бер-бер артлы атналар, айлар үтте Торган саен зирәкләнә баруы белән колыным күрше-күләнне дә гажәпкә калдыра башлады Ул үзенен шатлыгын да. үпкәсен дә. рәхмәтле булган чакларында хәтта «рәхмәт»ен дә матур итеп аңлата, кешеләрнең тел белән әйтүенә караганда да үтемлерәк итеп аңлата белә иде Үзенә генә хас кешнәве, дәү күзләре, бар килеш-килбәте белән ничектер нәзәкатьле. затлы итеп «сөйләшә* иде ул безнең белән.
1944 ел. Ул елларда безнен якларда бүреләр бик ишәйде Әйе. 1944 елның салкын марты иде. Шундый көннәрнен берендә, шабыр тиргә батып, саташып уянып киттем Әллә нинди шомлы иртә Иртә дә түгел әле бу. иртәнен яралгысы кара төн чатыры эчендә әле тыпырчына гына башлаган чак.
Ишегалдына чыктым Чыксам .. Минут эчендә түгел, бер мизгелдә минем янга койрыгын болгап килеп житә торган Морягым юк! Күренми Оясына якынрак килеп карасам, өнсез калдым ап-ак кар өстендә кан тамчылары, йолкынган йоннар, бүре эзләре Бөтен тәнем куырылып кипе «Моряк бәгърем, син кайда, нишләттеләр сине’!» дип. әллә кайларга кадәр ишетелерлек итеп кычкырасым, бөтен дөньяга аваз саласым килде, әмма тавышым чыкмады. Кинәт кенә «Абзардагылар ни хәлдә икән9* дигән уй йөрәгемне өтеп алды Карыйм шөкер, ишекләре ябык, аларга аркылы салган нык араталар да үз урынында Бүре дигән зәхмәтнең түбәдән төшә торган гадәте дә бар, Аллам сакласын' Атылып абзарга керсәм башка чакта ишек янында ук басып, иреннәре, яңаклары белән битләремне назлап каршы ала торган Барсам хәзер исә мина арты белән баскан да. пошкырынгалап тик тора Юк. юк. бу галәти пошкыруы түгел анын. Кай жире дә булса авыртудан, шуна чыдый алмыйча гасабилы ыңгырашуы, уфылдавы бу анын Башын бормыйча гына, үзе күз кырые белән мине күзәтә Карашында тирән үпкә сизелә кебек Морягымны кызганудан йөрәгемнең әле дә булса сулкылдап әрнегән бер мәлендә бахбасмнын бу анлаешсыз сәер халәтен күрүдән мин. ни уйларга ла белмичә, гажиз калдым Өстәвенә, алгы аякларын чиратлаштырып, тезеннән бөгеп, мина таба боргалап та ала һич анламыйм Ни булган? Нигә үпкәләдең? «Их. Морягым өчен йөрәгемнең ничек итепләр сыкранганын-сызлаганын белмисен шул син. югыйсә, мина бодай артыңны куеп тормас идең»—дим. Шулай дип Барсамны муеныннан кочаклап алуым булды, анын күгәребрәк торган аягына күзем төшүе бу злы Малкаемның ике аягында да канлы жәрәхәт иде Иә Хода, буре- зәхмәт әллә монда ла үтеп кергәнме9 Абзарнын бөтен жирен идәнен, түшәмен, ян тәрәзәләрен карап тикшереп чыктым Тик шикләнерлек урын тапмадым Атымны яктыда җентекләбрәк карамакчы булып, абзар ишеген киңрәк итеп ачып җибәрдем Тан сызылып килгәндәге ак кар яктысында ишектәге су зылып-сузылып киткән кан эзләре шәйләнде «Аһ1» иттем
Аннары, ниһаять, барысын да аңладым: әй, бичаракаем. Морякны коткарам, диеп, жан көчләре белән тибенгән икән. Аяклары канаганчы тибенеп, ишекне ачмакчы булган, күрәсең. Үпкәсен тел белән әйтә алса: •Их, син. нигә уянмадын.’ Моряк бит безне ничекләр итеп чакырды, мин дә бит сине чакыра-чакыра кешнәдем, нишләпләр генә уянмадын. югыйсә, мылтыгын да бар иде бит»—дигән булыр иде ул. Мин исә абзар ишегенен калын такталардан ясалуына, аратаның да нык булуына сөенеп бетә алмадым. Әй, Барсакаем—жүләркәем минем, ярый әле чыга алмагансың! Бер көтү бүре үзенне дә ботарлап ташлаган, харап иткән булыр иде Синен хәсрәтеңне мин дә, әни дә күтәрә алмас идек. Анын бит хәсрәте бодай да башыннан ашкан: әтине жирләдек, Гаяз абыем сугышта, ут эчендә. Инде кайчаннан бирле хәбәре-хаты юк. Җизнинең хаты килгәли хәзергә дә. ләкин сугыш үз корбаннарын чүпләп кенә тора бит Безнең авылга гына да кемгә—«үлгән», кемгә—«хәбәрсез югалды» кәгазе никадәрле килде бит инде. И. гөнаһсыз малкаем! Син бездән акыллырак шул. сөйләшә генә алмыйсың...
Тан атты Әни дә уянып чыкты. Аннары без икәүләп Барсанын аякларын юып. жәрәхәтләренә киптерелгән бака яфрагын уып сиптек тә, йомшак чүпрәк белән кысып бәйләп куйдык. Аяклары авыртуын, шәт, баса алганбыздыр, әмма хәсрәтен баса алмадык, күрәсең. Ул көнне Барсабыз ни ашамады, ни эчмәде Гел яратып каба торган шикәр чөгендере кисәкләрен дә биреп карадым.алмады, капмады, башын гына борды. Озак, һай, озак оныта алмады ул урак койрыклы шаян нәни дустын. Аптырагач, эт оясын юкка чыгарырга туры килде. Шуннан сон гына нәни дусты Моряк яшәгән ул урыннан, туктап калмыйча, тыныч үтә башлады.
ервакыт Барса апай белән икебезне коточкыч бәладән (бәлки әле үлемнәндәдер) саклап калды.
1944 елның зәмһәрир салкын кышы иде. Сабадан укытучылар өчен декабрь аена бирелгән хезмәт хакы акчасын алып кайтып киләбез. Юлнын шактый өлеше урман кырыеннан уза. Шул урман кырыена житәрәк. күрәм: ике ир заты урманнан чыгып, нәкъ юл уртасында безгә каршы басып, туктап торалар Берсенең кулында мылтыгы да бар. Эчкә шом керде, курку төште. Апай хәтта агарынып китте.
— Энем, бу урманда сугыш качкыннары яши икән, дип сөйлиләр иде. Мөгаен, шулардыр. Бсзнен акча апкайтканны беләләр инде болар, нишлибез?..—ди.
—Апай, син сузылып ят, түлке чана башына ныгытып ябыш, ныклап! Төшеп калырлык булмасын Курыкма, Барса бирешмәс!—дигән булам.
Барса да, нидер сизендеме, әсәренеп, колакларын торгызды. Пошкыруында да шом сизелә. «Нишлик'.’»—дигәндәй, башын үзе безнен якка да боргалап куя. Ә тегеләр—торалар. Кузгалмыйлар да. Атны туктатачаклары на ышаналар, күрәсен. Инде болар турына килеп житәбез, дигәндә генә, минем «Әйдә, на-а. Барса!» дип. бар шәпкә дилбегәне каты итеп кисәк кенә тартып җибәрүем булды. Барса жаный дүрт аяклап чабып боларнын өсләренә ташланмасынмы! Өстәвенә, әллә нинди бер усал, дәһшәтле-кыргый тавыш белән көтмәгәндә кешнәп җибәрде! Бу хәл тегеләрнен бөтенләй котын алды бугай: икесе ике якка (ничек тайпылып өлгергәннәрдер?) юл читендәге кар көртенә мәтәлеп кенә килеп төштеләр Артыбыздан атып карадылар каравын, шөкер, сон иде инде. Коштай очкан Барсабыз безне бу кәбихләрдән шактый ук еракка алып китеп өлгергән иде инде. Бераздан, йөзеннән кан качкан, акбурдай агарынган апай да телгә килде:
—Э-э-э-нем жа-аным! Исән калдык бит1 Барсабыз тегеләрнен жүнсез кешеләр икәнен бездән элегрәк сизенгән икән бит, әй! Ул синен команданы гына көткән булып чыга бит. Сөбханалла! Атлар кешеләрдән
Б
дә зирәгрәк буда, дисәләр, бәлки ышанмаган да булыр идем—диде дә. сәер генә тынып калды апаем. Борылып карасам, апаем ике кулы белән дә йөрәк турысын тоткан, бөгелеп төшкән .
Шул вакыттагы куркуыннан имгәнеп калган йөрәге озак чыдый алмалы анын. 1953 елнын мартында, бары тик утыз өч яшендә чагында, берсеннән-берсе кечкенә кызлары Алия белән Алисәне ятим калдырып, дөнья куйды ул...
арсам турындагы ин авыр сәхифә—кызганыч хатирә—ул аерылышу, мәңгегә аерылышу тарихы.. Күнелемә гомер буена җитәрлек әрнүле җәрәхәт салган бу вакыйгаларны күз алдына китерү мина әле хәзер дә жинел түгел.
... Нигәдер, ул көнне иртәдән үк эчем пошты Сәбәбе дә юк төсле Мәктәпкә дә теләр-теләмәс кенә киттем. Дәресләр беткәнен көтеп тормыйча, озын тәнәфестә тиз генә өйгә кайтып килергә уйладым
Кайтып киләм шулай, күрәм безнен капка төбендә тарантаска җигелгән ат тора. Капканы ачып керсәм, ишегалдында ике ят ир-ат. кулларын болгый-болгыи. минем апайга нидер аңлатып маташалар. Абзарның ачык ишегеннән чыгар-чыкмас боларны күзәткән Барсага да карап-карап алалар. Бахбаем, мине күрүгә, гадәтенчә—биегәне ы ман вак- вак атлап яныма килеп җитте. Мин аның маңгаен кашыдым, муенын сыпырдым. Шунда тегеләрнең берсе
—О! Какая походка! А осанка, осанка какая! Это же не конь, а чудо!!!—дип, атыма соклануын белдерде
Барсамнын боларда эше юк: ефәк төкле йомшак иреннәре, янаклары белән ул минем битләремне назлый, иркәли
Шул рәвешчә бераз басып торгач, икенче ир заты да телгә килде:
—А какой ласковый, настоящий джигит!—дип, Барсанын елкылдап торган янбашыннан сөеп куйды.
Апай мине ымлап кына өйгә дәште.
Бу кешеләрнең атымны алып китәргә килүләрен белгәч, бугазыма утырган төердән сулышым капланды. Сүзсез калдым. Авыр иде мина. Әйтеп бетергесез авыр иде. Мин, үз-үземне белештермичә, йодрыкларым белән ишек яңагын төйдем
— Бирмим! Бирмим!!' Үзем ач кала-кала, үз өлешләремне ашата- ашата үлемнән саклап калдым мин аны Ә сез ул вакытта «Нигә ябыга бу бала, тәмам сөяккә калды бит»—дип аптырый идегез. Ни хаклары бар ал арның?! Әйдә, Ахун абыйга әйтик «Мәктәпне атсыз калдырасыз бит- диик...
Апай сүземне әйтеп бетерергә дә бирмәде, ниндидер куркынган- серле тавыш белән ишетелер-ишетелмәс кенә
—Тукта, энем, шаулама Хәзер безгә Ахун абыен түгел, обком үзе дә ярдәм итә алмаячак, болар бит НКВД кешеләре Закон алар кулында, ни телиләр—шуны эшлиләр. Энем, җаным, мине саклыйм дисәң. зинһар өчен, үзең булыш инде. Берүк кире дәшә күрмә' Барыбер алардан котылып булмаячак, «алабыз* дигәч, алалар да алалар инде болар
Апайның шушы сүзләреннән сон. Барсага үз кулларым белән йөгәнен киертеп, капкадан үзем алып чыктым Күземә яшь тулды Гете кешеләрнең берсе атланган арада атымның ялларыннан, яңакларыннан сыпырам, үбәм. ә күзләремнән мөлдерәп яшь ага.
Урам буйлап бераз ияреп бардым да. кинәт кенә борылып, агыма •Сау бул!» дип тә әйтә алмыйча, бугазыма тыгылган төерне йотарга тырышып. ӨЙГӘ чаптым Кайттым да. чак-чак тыеп торган яшьле күзләрем белән мендәремә капландым
Әмма, озак та үтмәде, берзаман, шактый ерактан ук Барсамнын ярсып кешнәгәне ишетелде Атылып бәрелеп урам якка караган ачык тәрәзәгә
Б
ташландым. Карасам-күрсәм.. Бахбаем бар булмыш көченә чаба-чаба. сырт сикертеп өйгә кайтып килә!
Ишектән чыгу юк—тәрәзәдән генә сикердем Әле анда да чак-чак кына атгердем. Капканы ачуым булды—ялт Барсам! Мина күзен дә салмыйча янымнан выжлап кына үтеп кереп китте бу мин сиңа әйтим! Шул чагында муены буйлап сузылып төшкән озын камчы эзен күреп алдым. «Аһ, фашист тәреләр!»—дип кычкырганымны сизми дә калдым Аннары, муеныннан кочып назламакчы булып, янына килдем. Әмма ул, капылт кына борылды да. абзарга кереп китте һәм миңа арты белән басты. Инде ни генә, ни- нәрсә кылсам да Барсамның мине үзенә якын җибәрмәячәге көн кебек ачык иде Әйе. анын үзен бу рәвешле тотуы хыянәтем өчен үпкәләве генә түгел, ә бик тә. бик тә нык рәнҗүен белдерүе иде.
Икенче көнне барысын да күреп-күзәтеп торган бер дус малаем мина менә нәрсәләр сөйләде: «Башта тыныч кына барган бахбай авылны чыккач та кисәк туктап калды. Бер адым да кымшанмый бу. мин синайтим Куган саен киреләнә, пошкыра-пошкыра таптанып, бер урында тик әйләнеп тора Атланган бәндәнең дә берзаман тәмам түземе төкәнде оятсызларча сүгенеп, камчысы белән Барсаның муенына сыздырып җибәрүе булды, бахбай ыргылып китеп чаба да башлады. Арт сикертеп чаба, хитри! Менә бер заман кисәк кенә арт санын шундый итеп күтәрде бу—теге мөртәтҗан атның башы аркылы җиргә очып та барып төште. Барсаң да кире авылга сыпырды, вәт! Аяклары җиргә дә тимәде бугай, очты гына, малай!»
Инде бер атнадан сон, ниһаять, Аллага шөкер, атыбыз үзебезгә калды бугай, дип куанып кына йөргән бер мәлдә безнен капка төбенә җигүле ат белән тагын бер ят кеше килеп туктады. Матур гына ишеккә шакып, өйгә килеп тә керде бу. Матурын матур да, әмма дә йөрәк барыбер «»жу-у! итеп китте Күнел дигәнең сизенә бит ул, тиз генә өйдән чыгып шылдым Башымда бер генә уй бөтерелә: ничек итеп атны шыпырт кына абзардан чыгарырга да. төнгелеккә урманга сызарга...
Өйалдыннан да чыгарга өлгермәдем:
—Карале, кем. энекәш, минем атка да инешегездән су эчертеп менсән яхшы булырые Туарып биримме атны, әллә үзең дә булдыра аласынмы?— дигән тавышка сискәнеп, имәнеп киттем. Теге абый шыпырт кына артымнан ук чыккан икән, карак мәче диярсең...
—Ат та туармаска, —дип, төксе генә җавап кайтардым да, ирексездән, теләр-теләмәс кенә атлап урамга чыктым. Капка аратасына бәйләп куелган, елкылдап-тупылдап торган яшь алмачуар бияне күрүгә, һәммәсен дә онытып, онытылып, күреп туймаслык бу затлы гүзәлгә текәлдем. Бу сылубикәгә соклану тәэсиреннәнме, күңелемә бер уй килде: «Нигә соң әле шушы алмачуар белән бергә Барсамны да инеш буена алып төшмәскә ди?1» һәм шулай эшләдем дә.
Бахбайлар, бер-берсен күргәч тә, башларын нәзәкатьле генә чайкап, тыйнак кына кешнәшеп, пошкырынгалап алдылар Аннары Барса, вәкарь белән генә сөлектәй сыгылмалы сынын уйнатып, кияү егетедәй көяз атлап, кунакнын янәшәсенә үк килеп басты. «Кунак кыз» исә, һич тә көтелмәгән бу бәхетле очрашудан нишләргә дә белмичә, әле биегәнсыман иттереп зифа аякларын тыпырдаткалый, әле елкылдап торган гәүдәсен дулкын- дулкын дерелдәтеп, уйнаткалап ала...
Менә бер мәлне болар йомшак иреннәре белән бер-берсен назларга керештеләр Вакыт-вакыт кешнәшеп тә куялар Халык телендәге: «Кешеләр сөйләшеп, атлар кешнәшеп табыша» дигәннәре менә шушы була торгандыр инде ул.
«Егет» белән «кыз»нын су буендагы матур кыланышларын сүз белән генә язып бетерә торган түгел, аны үз күзләрең белән күрү кирәк. И-и, уйнал та карадылар инде Моряк үлгәннән бирле Барсамның болай шаярганы, болан куанганы юк иде әле. Хәтта ул янәшәләрендә минем басып торганымны, барлыгымны да онытты. Анын бөтен кыяфәте: «Күрәсезме, мин нинди бәхетле!»—дигән шикелле иде.
Мин бу ике гашыйкнын шушы бәхетле халәтенә сокланып туймадым, хәтта көнләшеп тә куйдым бугай әле. Үземнен дә Зәйтүнә исемле бик тә чибәр, сөйкемле бер кызга гашыйк булып та. хисләремне белдерергә җай таба алмыйча гаҗизләнеп йөргән чагым иде лә.
Зәйтүнәкәем янында, нишләптер, гел өлкәнрәк егетләр чуала иде шул Көннәрдән-беркөннс шуларнын берсе "Карале. Зәйтүнә, нишләп әле юеш борынлы бу салага синен тирәндә бөтерелә.’»—димәсенме' У-у-ф-ф. шул чактагы гарьләнүләрем, хурлануларым. Ачуымнан шартлардай булып, хыялым белән тегенен ипи шүрлеген шундый иттереп «җимереп» ташладым! Зәйтүнәгә: «Нишләп салага булсын ул. менә дигән егет ич! Ул мина бик тә ошый!»-дип кенә әйтәсе бит инде, югыйсә
Менә хәзер, бу гүзәл жаннарнын сөю-сәгадәтле халәттә мәхәббәттә анлашуларын күзәткәндә, янымда Зәйтүнәкәй булса, ул минем хәлемне аңлар иде. дип уйлаганым әле дә хәтеремдә Һай. самими-садә. гүзәл сабыйлык елларым.
һич тә көтмәгәндә: «Әхмәт! Әхмәт!-—дип дөнья ярып кычкырган тавышка сискәнеп китеп, борылып карасам, йөзе качкан энем Ирек йөгереп килеп тә житге.
—Әхмәт абый! Әхмәт абый жаным. атларны апкайт инде. Теге кунак абый ашыга! Беләсең килсә, ул бит Барсабызны апкитәргә килгән' Теге вакытта килгән кешеләрнең иң зур нәчәлникләре икән ул. исеме Шамил абый —дип. тыны кысылудан, бу хәбәрне көч-хәл белән аңлатты
Шылды. Аңлашылды Әйе. барысы да аңлашылды. Бу юлы инде Барсамнын үзе теләп китәсе көн кебек ачык иде Минем атыма хуҗа булыр өчен менә нинди хәйләле, мәкерле юл эзләп тапканнар Көчсехлегемнән. чарасызлыгымнан күңелем тулышты Мин. ачы күз яшьләремә буылып, яр буена сузылып ятып, үкси-үкси еладым
Капка төбендә безне котеп торган теге юньсез кеше
—Сөбханалла! Кара боларны. ничек КЙЛешкэннәр. ә' Безнен Иркә егетне сайлый белә шул ул Егет тә бик канәгать күренә, шулай бит. Сафура ханым ’—дип. янында басып торган апайга ку зен кысты
Бу бәндәнең кыланмышларыннан косып җибәрерсең, билләһи' Ун фашистны җыгып салырлык гәүдәсе белән, сугышка китмичә, моңда гына илнең тынычлыгын саклый имеш Авыл халкы ачлыктан интегә, ачтан үлә. ә ул—аяклы әбрәкәй, корсагын киереп, монда мин үстергән атны алып китәргә килгән Шул вакыттагы кичерешләрем, уйларым, нәфрәтем миндә гомерем буена сакланып калды Оныта алмадым, һай. оныта алмадым мин Барсамнан мәңгегә аерылган ул көнне
Аннан сон байтак вакытлар дәвамында ак кашкалы колынымны төшемдә күреп, уянып китә торган булдым Колынымның ку егәре йомык икән Жан әсәре дә сизелми Эчем жу у итеп китә, тыным бетә Жылап жибәрәм Шунда әллә каян гына ат караучы Саттар абый килеп чыга «Исән әле ул. исән!»—ди имеш Саттар абый Жә. инде, җылама. жегет кешегә җылау бер лә килешми -ди икән имеш Ә мин үлгән колынымны кочам Апын нәни гәүдәсенә ингән боз салкыны мина ла күчә, минем бар вөҗүдемне биләп ала һәм мин. шабыр тиргә батып, тунын уянып китом
Саттар абый да юк инде Сугыш аңлыгын күтәрә алмыйча вафат булды Урынын җәннәттән әйдәсен Ни дияр иле икән’ Барсанын үзенә икенче гомер биргән, авызыннан өзеп, азыгын ана жәлләмәгән ин якын дустын шулай җиңел генә ташлап киткәнен күргән-белгән булса, ни генә дияр иде икән ’ «Дусчык кына түгел, мәхәббәт дигән нәрсә дә бар әле бу дөньяда N г дуслыктан өстенрәк була Ә син борчылма, олан Барсан сине беркайчан ла онытмас» тияр иде. мөгаен