Логотип Казан Утлары
Публицистика

АК КАЗЛАР ЧАКЫРУЫ


ин «Ак каз» исемле китап укыйм. Янда гына Татарстан радиосы сөйләп тора. Аны тыңламыйм, игътибарым—«Ак каз»да Кинәт радиодагы бер хәбәр, җәрәхәт ясап, анга бәреп керә, җырчыбыз. милли мон пәһлеваны Хәйдәр Бигичевнын кабер ташыннан язулы пластинкасын каерып алганнар' Төсле металл җыючыларга сатып исерткеч алу өчендер, мөгаен Бик ипле Казаныбызда бит бу! Төрле милләтләр гореф-гадәт алмашып дус яши торган баш шәһәребездә... Әйе, мөртәтлекне шул «дус»ларнын теләсә кайсы кылырга мөмкин, •үзебездән, татар милләтеннән түгелдер лә», дигән өмет бик кечкенә Әләбебезнен аклыгы, бөекләребезнен пакь исеме өчен генә түгел, изге һәикә.гләрсбезнен. истәлек такталарыбызнын бөтенлеге өчен дә хәвеф көтеп яшәр көннәргә кашык Татар милләте дә дөнья бозыклыгыннан саклана алмалы, хәтта мона әллә ни омтылмады да кебек «Ник яратмасын маржаны, татарнын да бар жаны«. гип жырлый-җырлый, горур кыяфәттә әдәбебезне, гореф-гадәтләребезне бүтәннәрнеке белән тәнгәлл эттердек. Ә бит кайчандыр—Бөек Болгарга Ибн Фадлан сәяхәт кылган заманнарда —борынгы бабаларыбыз үзләренең әдәпле тормыш- көнкүрешләре белән сокландырганнар
Милләтче дигән төркемебез бервакыт «Казан—Татарстан башкаласы булса. Чаллы—бөтен гатарныгт баш шәһәре» дип сөйли башлаган иде. Хәзер күрәбез •татар үзәге», Казаннан да узып, наркомания афәтенә суырыла бара, суырыла бара Янәшәсендә—Сажидә Сөләйманова үз иткән Ә.тмәт шәһәре җырла «ал гына, гөл генә» дип мактала торган Бөгелмә Рәшит Гәрәйнең Минзәл.кен аракы мафиясе тетрәтеп - тетрәтеп ала
Милләт башындагылар да татарнын ак әдәбен торгызуга әллә ни йогынты ясый алмадылар һәм «бары -бергә, югы—уртак» дип микән, халык бе тән бер сафта, «горур кыяфәттә» упкынга таба атлыйлар... Менә тагын матбугатта «сөенечле» бер хәбәр мингерәйткеч сыра кайнатып сату буенча Татарстаныбыз Россиядә икенче биеклекне яулаган. Димәк, без һәрьяктан Федерациянең ышаныч ты икенче урынында. Ә эчүчелек белән беренчелекне үк дәгъвалыйбыз бугай Кайчандыр ак әдәпле авылларыбызнын бүгенге яшьләренә игътибар бсләнрәк күз салсан, шундый хәвефләнү жанны өтеп ала. Эчеп тә карыйлар! һәм шушы хәл өлкәннәр алдында гаеп тә саналмый.
Мин «Ак каз» китабын укыйм Баш каһарман, мәктәпкә киләсе е ста барачак Таһирҗан, бер урында әтисен бодай сурәтли «Безнең әти әйбәт күңелле, бик тәртипле кеше Ул гомеренә тәмәке тартмады, аракы »чмәле Аш янына бисмилласын әйтеп утыра, амин итеп торып китә иле Әти ашны кытык итеп ашый, кашыкны тәлинкәдән алуга аның астына кин учын куя. авызына кадәр шулай озата»
Менә ул- татар әдәбе' Исерткеч эчмәү дә, бисмилла әйтеп кенә ашарга керешү лә. ашның тамчысын да идәнгә төшерергә теләмәү дә бер-берсенә нык бәйләнгәннәр Таһирҗан әтисендәге бөтен пакь сыйфатларны күреп тә бетерми, чагыштыра, нәтиҗәләр ясый да белмидер әле Белсә, күзәтүчәнрәк булса (без бу сыйфатларның өлкәннәрдән безгә күчәсе ин кадерле ядкарь икәнен, аларнын бер заман бетәсем, шуна күрә аларны отып калырга тәвам иттерергә тиешлегебезне
М
аңладыкмыни?), ул чактагы иллелекне киңрәк сурәтләр һәм без әхлакый югалтуларыбызнын тагын да күбрәк булуын күрер идек.
♦Ак каз»—житмешен тутырган адкән әдип. Татарстан Язучылар берлегенен Фатих Хөсни исемендәге бүләге иясе Радик Фәизовнын өченче меңъеллык башында басылып чыккан яна китабы ул Жыентык шул исемдәге повесть белән ачыла Бүген җитмешкә җиткәннәрнең яшь чаклары хакындагы бу әсәрне укыганда ак казлардай очып кына югалган пакь әдәбебезне юксынудан йөрәк кысыла. Кая омтылдык та, кая килеп чыктык без9 Пакь ислам диненнән язуыбыз шушы пычракка тартып керттеме безне? Күпләр әхлаксызлык сазлыгына бата баруыбызның сәбәбен шулай гадиләштереп аңлатырга омтыла. Кайбер танылган гына динчеләребез дә, исламга кадәрге үткәнебезне тоташ каралтып, «кешеләр берберсең корбанга чалган кыргый чорыгыз* дип кенә җибәрәләр. Тик менә әлеге шул Ибн Фалдан. ислам дине әле урнаша гына башлаган, аның тәрбиядә йогынтысы юк чакта да Бөек Болгар халкын һич тә кыргыйлар итеп сурәтләми Шулай булмыйча, ул чордагы әби-бабаларыбызнын әхлагы, ана кадәрге тәңречелек һәм дини йоладай сакланган матур гадәтләр тәэсирендә, пакь һәм кырыс ислам динен жинел кабул итәргә әзер булган Рус халкының гореф-гадәтенә һәм яшәү рәвешенә якын да килмәгәнгә Әнә, Мәскәү кенәзе ислам динен кискен кире каккан.
Таһирҗаннар гаиләсенең «үзе шундый зур, гайрәтле, бәпкәләренең берсе дә үлмичә тупырдап үсә торган ана ак казы»н повесть авторы нәкъ менә өлкән әдипләргә хас булганча шундый бер җылылык, сагышлы мәхәббәт белән сурәтли ки: күз алдында каз үзе җанлы булып гәүдәләнә, кайдандыр ерак еллар аръягыннан аның тавышын да ишеткәндәй буласың. Иркенлеккә, сафлыкка чакыру авазын! Юк. яз көне ояда йомырка өстендә утырып та, сынар бәпкә чыгара алмаган, соныннан инкубатор бибиләрен ияртеп йөрергә калган (чөнки повестьтагылай казларны тәрбияләп үстерә белүче Гайшәбикәләребез сирәк инде, ак казнын токымы да бу көннәргә килеп җитмәгәндер) бүгенге ran-гали йорт казы тавышы гына түгел бу Ул тавышта ерак үткәнебезнең, дәүләтле чакларыбызнын кыр казлары авазы шәйләнә. Таһирҗан ла ак казнын «әнисе яз көне тау астында йөргәндә кыргый казлар белән кушылган булырга тиеш,—дип уйлый — Иректә, үзбуйлы яшәгән казлар белән Кыр казлары якындагы киң болынга очып килгәндә, бик сирәк кенә булса да, тау астына да кунгалыйлар. Үзем күргәнем бар Безнен ак казнын башын югары күтәреп йөрүендә, бибиләрен саклап бик яман ысылдавында, бөтенесен куркытып алуында ниндидер бер кыргый, табигый көч бар Көз көне, инде бибиләре үзе хәтле булып. Шашы тау башына башак чүпләргә менгәч тә. алар аннан бүтән казлар кебек алпан-тилпән килеп җәяү төшми. Бибиләрен ияртә дә. алар йөгерә-барып. һавага күтәреләләр. Басулар өстеннән авыл ягына очып кына төшәләр... Инде тау астындагы яшел чирәм өстенә төшеп кунгач та, бик озак тынычлана алмыйлар Киң җәелгән канатларын да җыимастан әрле-бирле йөренәләр, үзара тагын нидер сөйләшәләр, «һавала очып йөрүләре нинди күңелле. Зәңгәр күктә рәхәт, иркенлек анда. Безгә бу тау астыннан кин болыннарга очып китәргә кирәк!»—дип киңәшәләр бугай.. Ә бит теләсәләр, бездән бөтенләй очып китеп, кыргый кардәшләре белән бергәләп, иркенлектә яши аласылар үзләре Алар ни өчендер моны эшләмиләр һәм бу мина сәер тоела».
Әйе, шагыйрь Марие Нәзировнын Венера Ганиева бик яратып җырлый торган искиткеч матур җыр сүзләрендә әйтелгәнчә, «очмыйча син түзеп кара, иннәрендә канат барда» Радик Фәизовнын ак казы халкыбызның иреккә, сафлыкка, габигыйлеккә омтылу символы булу өстенә. тарихи шартлар нәтиҗәсендә тау асты тарлыгыңда гомер кичерергә мәҗбүр булганнарның кырыс тормыш чынбарлыгы шаһите һәм хөсетлек, миһербансызлык корбаны да. Авылнын мәчет манарасын кисеп төшергән көнне дә «әллә ничә тапкыр бик моңлы итеп кычкыра» ул. Сугыштан соң, әле халыкның хәерчелеге хәттин ашкан елларда, мәҗбүри заемга яздырырга кергән клуб мөдире Маһирә дә Гайшәбикәнен аһ-зарын шул ак каз белән томаламакчы була. Янәсе, зарланып маташма, өч мен сум заем күп түгел сина «Сыер тотасын, ак казын ел саен унбиш бәпкә чыгара».
«Башына әтәч кикриге киеп куйган тавык» Маһирәнен үз әхлагында да
бүгенге авыру җәмгыятьнен байтак билгеләре төсмерләнә башлаган инле Басудан башак урлап тотылган ач балаларга карата анын миһербансыхлыгы ир-ат милиционерны да аптырашта калдыра Гажәп тә түгел, җәмгыятьнен тулаем бозылуы хатын-кызнын әдәп кагыйдәләрен санга сукмавыннан башлана ич Кызлардан комиссарлар, каты күнелле эш атлары ясап, большевиклар ил әхлагына, милләтнен инле калыплашкан, аталан балага күчә барган гореф-гадәтенә, ипле һәм тыйнак яшәү рәвешенә төзәтеп бетермәслек зыян китерделәр Маһирәнен •ел саен унбиш биби» чыгарган ак каздан да кара күпсенүе һәм ишле бәпкә хуждсы Гайшәбикәдән заем акчасын күбрәк каерырга омтылуы белән Чатан Саттар малае Вәли гамәле арасында да охшашлык бар инде Вәли «Безнен ата казны аздыра, безнен ата каз үзебезнекеләрне басмый аннары» дип. ак казнын эченә таяк тыгып кайтара «Ирләр белән тигез хокуклы» комиссар кыхзар үрнәге җәмгыятькә менә кемнәрне тәрбияләп бирде' Маһирә һич тә бер әдип фантазиясе беләи генә тудырылган каһарман түгел, ул—тормышның у-зеннән Без анын игезәкләрен Зәки Зәйнуллин әсәрләрендә дә (Чолык Зәйнәбе) күп очраттык, кызганычка, инде реаль чынбарльпыбызда алар гадәтигә үк әверелеп киләләр Хатын-кыз явызлыгы күп очракта бернинди җәзасыз кала (Алла күбесен игелексез балалар яки оныклар белән җәзалый анысы, тик бу соңрак була), шунлыктан анын бүтәннәргә әшәке йогынтысы һәм җәмгыять әхлагына җимергеч тәэсире дә көчлерәк була. Шуна күрә җәмгыятьне савыктыру эшен дә әниләр-кыхзар белән бик акыллы һәм эзлекле эш алып барудан башларга кирәк, моның канунын булдырырга да вакыт иде. тик без кирәкле эшкә өлгермибез, анын каруы, булачак милләт әниләренен тагын һәм тагын бер буынын чит әдәп кочагына бирә барабыз.
Ризык кадерен белмәү—әхлаксыхтыкнын йөз төрле чагылышыннан бер генә күренеш әле ул. Бәлки ин беренчеседер, һәрхәлдә, бала холкында бу башкаларыннан элегрәк чагыла башлый Без мона игътибар итеп вакланмыйбыз гына. Алар ачлык күрмәгән, сугыш чоры авырлыкларын кичмәгән шул инде, дип тынычланабыз, һәм ин зур бәла чыганагыбыз да шушы безнен. Рәсәй халкы ГУЛАГ михнәтен күрмичә ирекнең, сугыш газабын кичмичә тынычлыкның, ачлык афәтендә кырылмыйча ризыкнын. вабадай чирләрне янарткаламыйча сәламәтлекнен кадерен белми, шулай күнектерелгәнбез Бу илдә тыныч үзгәртеп корулар, реформа дигәндә дә әледән-әле танклар хәрәкәткә килә, генераллар хакимияткә күтәрелә. Әле җитмәсә һәр буын, «тәрбияле» булу өчен, мондый мәхшәрне үк- татырга тиеш, элгәрләреннән гыйбрәт аласы гына түгел Тарихыбыз да теге сугыштан бу сугышка, бер ачлыктан икенче ачлыкка, революциядән контрреволюциягә өлешләп кискәләнгән безнен «Кайгылар күрми ир булмый», дип җырлана борынгыдан килгән җырыбызда да Өй каршында үскән гөнаһсыз ак каеннар да безгә кайгы телиләр кебек тоела. Ил дә безне михнәтләр аша гына кеше итеп тота белә. Чөнки безнен бүгенгедәй тыныч, чагыштырмача тук һәм ирекле тормышка ярашлы тәрбия чараларыбыз эшләнмәгән, күрәсең, андый тормышның килү ихтималы да күз алдында тотылмаган, элекке пакь гореф- гадәтләр. өлкәннәр үрнәге чорнын нинди борылышындадыр өзелеп калган, хәзер бөтенесенә авырлык, сугыш, мохтажлык бәрабәренә ирешелә Без әле «әниләр яисә балалар елы», «яшьләр елы» дигән булып та. рәтле бер гамәл кылмыйча, үз-үзебезне юатып бушка вакыт уздырабыз гына Вәли җәрәхәтләгән ак казны тагын унбишәр бәпкә чыгарырлык итеп савыктыру очен Гайшебикәгә бер ел җитсә дә. җәмгыятьнең Ю1 алган ак әдәбен кире кайтарырга, авыру әхлагын дәваларга әле бик күп вакыт һәм тырышлык кирәк булыр Гайшебикәләребез бүгенгәчә сакланып калган, алар урынын Маһирәләр алып бетермәгән булса ярый әле Югалтуларыбыз зур бит Повесть каһарманы Таһирҗан да читтә олыгаеп үз авылына кайткала!анда андагы казларны күреп, «бәлки алар безнен ак казнын нәселеннәндер» дип юкка өметләнә, без арттагы күперләрне яндырып үткәнебездәге һәр аклыктан нык ераклашканбыз, аннан тәмугтагыдай утлы упкын белән бүленгәнбез Инде шул утта безнен гомерләребез янган
Елдан -ел четереклеләнә барган әдәп-әхлак проблемасы Радик Фәиювнын •Узган гомер -янган күмер» повестенда да үзәк урынны били Арчанын район газетасы мөхәррире Ринат Таҗиен мисалында автор әдәп кагыйдәләреннән.
буыннар аша сыналып калыплашкан яшәү рәвешеннән чак кына тайпылуның да кеше шәхесен таркатуга, ахырдан тәмам югалтуга, олы фаҗигага китерү ихтималын ышандырырлык итеп сурәтли. Радик Фәизов килер алдыннан шунда берничә генә аи булса да эшләп алган кеше булганга, повестьның Арча редакциясендәге тормышны тасвирлаган өлеше, андагы шәхесләр миңа шактый таныш. Нәкъ шул сәбәпле, авторнын кайбер фикерләре, аерым алганда, Ринатка кадәр мөхәррирлек иткән Шакир Гафаровка карата әйтелгәне белән шәхсән килешмим дә.
Повестьның бер каһарманы, автор карашынча, җәмәгатьчелекнең кешелекле мөнәсәбәте, үтемле сүзе булмаганга гына һәлакәт чигенә барып житә. Ул үз тирәсендәгеләрнең киңәшен һәм аптыраулы карашын инде ишетми-күрми, ә партия райкомында мөхәррирнең әкренләп бата баруына ваемсыз-тыныч карыйлар Чөнки ул партиягә каршы гамәл кылмый, хәтта урлашмый да, әкрен-әкрен исерткеч тәэсиренә генә бирелә бара. «Аннан кемгә нинди зыян? Барыбыз да эчә». Безнен чит милләт әдәбенә нигезләнгән җәмгыять аракыга шундый мөнәсәбәттә булды, әле дә әллә ни үзгәрмәде. Гомуми калыпка сыймаганнарны исә авыр кабул итте.
Әнә. Арча газетасында мөхәррир булган Тәлгать Мостафинны күпме кеше дөрес аңлады, яшәү рәвешен хуплады икән? Газета өчен гади журналистлардан уздырып баш күтәрми яза, аның өстенә, райкомнан килгән кеше буларак, андагы түрәләр өчен әледән-әле доклад әзерли, редакциянең бердәнбер машинасын колхозга чыга торган егетләргә биреп, үзе Казанда буласы киңәшмәгә поездда китә. Яшәү шартлары—«гомуми йортның кысан гына фатиры» (менә ул—Балтачның басынкы холкы, чөнки Тәлгать абый шушы районныкы бит»), һәм, әдип әйткәнчә, «гаҗәеп кенә түгел, тыйнакның да тыйнагы» шушы кешегә Радик Фәизовтан башка жылы сүз әйтүче булды микән? Киресенчә, «электә райкомда аз гына эшләп, артын гына җылытып чыккан, болын кебек иркен йортларда, хәтта кайберләре ике катлыларында» яшәүчеләр аннан мөмкинлеге барында умырып калмаганы өчен көлеп пәриләрдер. Бу илдә әхлаклы яшәүчеләрне бик хупламыйлар, шуңа күрә алар аз да. Документаль повестьның «ак каз»ы ул—Тәлгать Мостафин. Иркенгә, очар кошлар биеклегенә күтәрелергә тиеш булып та (Тәлгать Мостафиннар өчен хыялдагы иң гадел җәмгыятьтә—коммунизмда яшәү шундый биеклек булыр иде. мөгаен), ялгызлыклары аркасында һәм хөсетле мохит канатларын каерганга күрә хыял-омтылышларына җитә алмыйча калганнардыр алар. Ирексезлек, шул ирексезлекне җаннары белән тою аларнын барыр юлын чикләгәндер Үзләре шундый хәлдә булганнар гына аңлый моны.
Радик Фәизов телсезләрне дә аңлый алучы әдип икән Аның «Телсез» исеше сокландыргыч хикәясен укыгач шундый нәтиҗәгә киләсең. Тумыштан чукрак-телсез булганлыктан кызлар күзе төшмәгән, шуңа күрә өйләнүдән мәхрүм булган «урта буйлы, кин иңсәле, чем-кара чәчләре дулкынланып торган күркәм, чибәр егет» Хәйдәр һәм аның авылдагы Сәгыйдә исемле яшь киленгә гыйшкы хикәядә шундый матур, жылы һәм саф итеп сурәтләнгән, аларны гөнаһта гаепләү дә кыен Хәер, егетнең эчкерсез чын мәхәббәте гөнаһлы гамәлләргә җитми дә. Кая ул—«Сәгыйдә аның өчен кеше кулы орынырга да ярамаган илаһи зат» бит! Сәгыидәнен ире тарафыннан җәберләнүен дә күтәрә алмый ич ул! Аның Сәгыйдәгә кечкенә генә тупас хәрәкәте дә хикәя каһарманының күңел кошын күктән җиргә орыр иде.
Килен үзе дә «бик тә чибәр: зур зәңгәр күзле, бит урталарын батырып һәрвакыт елмаеп кына тора», һәм, менә «бәла»: ул да егетне андый! Анламаса, анын хисләреннән көлсә, егеткә, бәлки, җиңелрәк тә булыр, аның канатсыз килеш кинәт күккә күтәрелгән җаны фаҗигага да барып җитмәс иде, кем белә... «Юләрем син минем... Акыллым. Бәхетсез кошым син минем» дигәндә Сәгыйдә егет мәхәббәтенең азагы күңелсез йомгакланасын сизенгәндер. «Бәхетсез кош» ерак оча алырмыни1 Каберенә ир хатыны Сәгыйдә килгәләп йөри—менә ул күтәрелә алган иң зур «биеклек», һәм бер генә кеше күңелендә дә начарлык белән сакланмый ул. Бәхетсезлеген берәүгә дә ягып калдырмыйча, бөтенесен үзе белән алып китте.
«Гөли» хикәясе дә үзенең үтә табигыйлеге белән укучыны сискәндереп җибәрә Гөли—«табигате балалыктан чыккан» булса да. «акылы нарасыйдан
чыкмаган» 15-16 яшьлек Гөләндәмнен кеше арасындагы исеме Шул «акылы» белән мәктәптә укый алмаса ла. әдип аны тинтәк итеп күрсәтергә теләми Хәтере әйбәт, хәйлә белми, ышанучан. үзе миһербанлы, мәче балаларын ла кызгана. «Бәлки кешелекнен гөнаһсыз сабый чагы тулаем шундынрак булгандыр1» Җитмәсә, гашыйк, чын-чынлап гашыйк Гали! Телендә көтүче Рәсим генә «Рәсим янына төшәм!.. Кичәгенәк без болында йөрдек, Рәсим белән Рәсим мина болынга тагын төш, диде».
Бу хикәядән дә укучы жанына аклык бөркелә. Көлмиләр бит Гөлидән' Жәллиләр генә. Киресенчә, «акны каралан аермаган гөнаһсыз бала бит. кыз бала, ул-бу килеп чыкмасын, оятлы хәл булмаган дип. авыл егетләре Рәсимне кисәтеп куялар Бик каты кисәтеп- Рәсим дә мондый хәлдә уз жаваллылыгын һәм кызны төшенерлек икән. «Нәрсә, мин аңламыйммыни, егетләр. Аллам сакласын!»—ди ул.
Әлбәттә, хикәя азагында бернинди дә могҗиза булмый, чөнки әдип тормыш чынлыгыннан тайпылмый Көтүче Рәсимнең бүтән авылда яши торган әти- әниләре, «монда эшләрнен буталып китүе дә бар» дип. улларын алып китәләр Моны белми калган һәм көтү каршына чыгып көн дә егетне эзли торган Гөлигә «кайсыдыр ахмагы» «Рәсимең үлде синең, аны зиратка илтеп күмеп куйдылар» дип тупас шаярта, һәм Гөли, ышанып, шунда ук каберстанга йөгерә, зират тирәсендә көн саен йөри-йөри сукмак салып бетерә Камил акыллы кешеләрнең шулай җннел алдашуын, гөнаһсыз хисләрдән көлү аларга берни тормавын кайдан белсен ди ул?! Хикәя безнең үз-үзебезгә, әхлагыбызга нарасый акылы аша карап, аларга төгәлрәк, гаделрәк бәя бирергә ярдәм итә
Гажәп хәл: телсез Хәйдәрнең, акылы өлгермәгән Гөлинен өметсез мәхәббәтен авылда күпләр анлап, аларнын киләчәге өчен борчылып күзәтсә, мәктәп укучылары Сәрия белән Сәүбәннең яна бөреләнгән гыишкы («Көнбагыш чәчәкләре» хикәясе) укытучылар коллективын тәмам чыгырдан чыгара Чөнки биредә тигез мәхәббәт ике яшь йөрәкне ирекле һәм горур итә аларнын тәртибе кысан кагыйдәләргә сыймый' Юк, беренче саф хисләрдән канатланып яхшырак та укымый, тора-бара зур гыйлем алып дөньякүләм уңышларга да ирешми егет Әдип шулай тасвирласа—бу әкияттәгедәй килеп чыгар, ышандырмас иде Чынлыкта. Сәүбән белән Сәрия әллә ниләргә омтылмаганнар да икән Егеттән аеру өчен Сәрияне бүтән мәктәпкә күчерүгә. Сәүбән дә укуын ташлый һәм әтисе янында тимерчелектә эшли башлый, һөнәр ала. һәм шул һөнәре белән гомерен үткәрә Сәриясе белән өйләнешеп, сөеп һәм сөелеп, алты ул. өч кыз үстерәләр Бөтенесе авылда ярты авыл — Гаделшиннар токымы Ә менә яшьләрне бер-берсен ярап дан тыярга тырышкан мәктәп директоры гомерен эчүчелектә түгәрәкли Әхлаклылык үрнәге түгел икән бит ул, ихтыярсыз, рухи кыйбласыз бер жан икән'
Китаптагы «Үкенеч». «Очрашу» хикәяләре дә бик гыйбрәтле, сабак өчен кат-кат укырлык. Моңа кадәр язганнары кебек, бу яна җыентыкта да бер генә «буш* әсәре дә юк Радик Фәизовның Халкыбызның әхлак дефициты чорында нәкъ шушы әсәрләрне суытмыйча дөньяга чыгарып, Татарстан китап нәшрияты да зур, бик кирәкле эш башкарган
Авылларыбызда ап-ак каз төркемнәре елдан-ел күбәя хәзер Тик алар үзебезнеке түгел, йомыркасын ерак илләрдән кайтартып, инкубаторда чыгарылган бәпкәләр алар Үзара «сөйләшүләре» дә чит теллә кебек Нәселгә калдырсаң, утырып биби чыгара да белмиләр Иңнәрендә канат барлыгын тоеп зәңгәр күккә дә күтәрелмиләр, аннан киек кошлар очып үтсә дә. башларын кыегайтып, куркынып карап калалар. Үзебезнекеләр сагындыра Европача чит әдәп, ят көйләр дә, тыштан бик ымсындыргыч тоелуларына карамастан, рухыбызны күтәр.» һәм сафландыра алмадылар Шуңа күрә, тәмам югалып юкка чыкканчы, үзебезнекеләрне кайтарасы иде. Тын калып тынлыйк әле, алар да безне чакыралар түгелме’’!