ТОЙГЫ КАТЛАМНАРЫ


Күк йөзенә караганда да гүзәлрәк күренеш бар ул—кеше күңеленең тирәнлеге.
Виктор Гюго
атар әдәбияты егерменче гасыр дәвамында дөнья мәдәниятенә байтак каләм осталары бирде Гасыр башында әдәбият мәйданына килгән Г Исхакый, Г Тукай, Дәрдмәнд, Г. Ибраһимов һәм Ф Әмирханнар сафына сонрак К. Тинчурин. һ. Такташ, X Туфан, ә гасыр урталарында бүтәннәр белән бергә Әмирхан Еники дә килеп кушыла.
Әмирхан Еники тормышына сониаль-ижтимагый хәлләрнен тынычсыз агышы туры килгәнгә, ул байтак чигенешләр һәм төрле борылышлар ясарга мәжбүр. Әмма ул—әлеге гарасат гаугалары эченнән үзенчә юл ярып яктылык эзләгән һәм тапкан, тормышы белән дә, ижаты белән дә якты юл сызып калдырган әдип.
Булачак әдипнен якты хәяткә беренче аваз салуы 1909 елның 17 февралендә (яна стиль белән 2 мартта), элекке Уфа губернасынын Бәләбәй өязе Яна Каргалы авылында була.
Анын әтисе—таза хәлле крестьян—соныннан вак һөнәрчелеккә бирелеп китә. Озак та үтмичә аларнын гаиләсе Яна Каргалыдан кырык чакрым ераклыктагы Дәүләкән авылына күчеп килә. Дәүләкән—Дим буеның гүзәл почмагы «Мин Дим буенда үстем,—дип яза Ә Еники үзе дә,—һәр жомганы без. Дәүләкән яшьләре. Дим өстендә ишкәкле көймәләргә утырып, гармунга кушылып жырлап йөрергә ярата идек» (Хәтердәге төеннәр Казан, 1983). Язучының ел саен туган жиренә кайтып йөрүе туган ягынын шигъри табигатен, бәрәкәтле һавасын оныта алмавыннан килә, күрәсен.
Еникиләр гаиләсе үзе дә кызыклы һәм шактый күп тармаклы: әдипнен нәсел шәжәрәсе әнисе ягыннан атаклы Купринга ук барып тоташа Нигьмәтжан абзый (Әмирханның әтисе)—ан-белемле кеше, улына беренче хәрефне танытучы да ул Мәктәпкә барганчы ук кечкенә Әмирхан шулай укырга-язарга өйрәнә •Тукайнын Сәгыйть ага бүләк иткән «Су анасы» минем өчен чын мәгънәсендә тел ачкычы булды»,—дип искә ала язучы үзенен бер мәкаләсендә Шуннан башлап Әмирханның китап укуга хирыслыгы гел арта бара «Китап уку, әгәр ана бер ияләшеп китсән, бик мавыктыргыч эш бит,—дип дәвам итә ул.—Ашау- эчүне дә онытасын Бик күп мәгълүматларны, бик күп рухи байлыкны без китаптан алабыз Китап ул—кешенен гомерлек юлдашы Әгәр мина, бала чагыма кайтып, укуны якадан башларга туры килсә,—дип яза ул —мин баштарак төрле илләр, халыклар турында язылган популяр китапларны укырга тырышыр идем Ни өчен’1 Бердән, аларны укуы бик күнелле. икенчедән, бик кирәк тә икән География белән тарихтан яхшы хәбәрдар булу ул киләчәктә, әйтик,
Т
дөнья әдәбияты белән танышканда, бик зур ярдәм итәчәк икән (шунда ук)
Ә Еники төплерәк белем алу өчен егерменче елларның икенче яртысында Казанга килә һәм университетта оештырылган рабфакка укырга керә Бу чорда авыллардан, шахталардан күпләгән яшьләр шәһәр уку йортларына килеп тула Әмма ул чор—ыгы-зыгылы, шаукымлы: кешеләрне чыгышы белән гаепләп, укудан куган чак. 1926 елда Фатих Әмирхан фани дөньядан китә, ана -либераль буржуа» мөһерен басып куалар. Г Тукайдан вак буржуа шагыйре ясыйлар Яшь язучыларны да берәм-берәм әдәбияттан куу башлана 1927-28 елларда зыялыларга донос көчәеп. Ә Еники дә. әлеге рабфакның I курсын тәмамлагач, китәргә мәжбүр була Үзе әйткәнчә, бу инде анын -рабфактан икенче тапкыр китүе- икән Яшәү өчен эш эзләү кирәклеге алга килеп баса
Ул рабфакта укыганда байтак кына язучылар белән аралашып алгергән була, шуна күрә тизлән -Кызыл Татарстан- газетасында штаттан тыш хәбәрче булып эшли башлый. -Эшләрем бик шәплән булмаса да. һәм матди ягым бик хөрти булса да. редакциядә эшләве күнелле иде,—дип яза ул үзенен истәлегендә — Кешеләре кызыклы иде Аннары көлке күп иде—ул чакта кешеләр юктан да көләргә, көлке уйлап чыгарырга яраталар иде Такташ үзе юмор капчыгы. Исмәгыйль Рәми бик чая телле. Кутуй—фантазер Менә ул (Кутуй —М Ж) озын, нечкә сыйраклы әкәмәт бер кош шикелле килеп керә Өстендә—сары эт тиресеннән тегелгән, тезләренә дә җитмәгән, шуклыктан гәүдәсен бик калынайтып җибәргән галәмәт йонлач авыр тун. ә нечкә аякларында—кыска галифе, обмотка урап кигән кара ботинкалар • (Шунда ук).
Казан инде тынычлыгын югалткан, кулга алулар ешайган, шуна да булачак язучы шәһәрдән югалып тору ягын карый Җәлил белән икесе Сәмәркандка китәргә язылып. Мәскәүдә тукталгач (бу Урта .Азиягә поезд көткән арада). Талбашбюрога керәләр Мондагы өлкән агайлар яшьләрне Донбасс шахталарына ликбез өчен юллап, путевка бирәләр Шулай Ә Еники татар шахтерларын язга кадәр укытып, туган иленә кайта Аннары Урта Азия якларына китеп, укытучы булып эшли, бары сугыш башланган көннәрдә генә сагындырган шәһәренә кайтып төшә Урамнарда ана борчулы кешеләр, хәвефле йөзләр очрый Еники хәрби комиссариаттан чакыру көтеп яши һәм. озак көттермичә. 1941 елнын июль аенда фронтка китә -Мин сугыш вакытында әдәбиятка кайткан язучы,—дип яза Әмирхан ага үзенен -Язу—намус эше».— исемле мәкаләсендә —Моңа дәһшәтле авыр елларда күрган-кичергәннәрем сәбәп булгандыр, дип беләм. Гомумән, мин үз иҗатымда күбрәк тормышта күргәннәргә яки ишеткәннәргә таянырга тырышам- (•Казань* журналы. 1998ез. 5-6 саннар)
Анын фронт шартларында язылган -Бала-, -Ялгыз каз», -Мәк чәчәге». • Бер генә сәгатькә» кебек әсәрләре психологик тирәнлеккә, рухи нәфислеккә ия һәм кыска, киеренке сюжетлы әсәрләр буларак үзенчәлекле Соныннан. паныч хезмәткә күчкәч тә. Ә. Еники сугыш темасын чагылдыруга байтак әсәрләр багышлый -Кем җырлады?», «Без дә солдатлар идек». -Рәшә- повестьлары моңа ачык үрнәкләр.
Әмирхан Еники тыныч хезмәт көннәрендә дә актив ижат итүче язучыларыбызнын берсе булды Анын -Саз чәчәге» -Йөрәк сере». -Вөҗдан». •Әйтелмәгән васыять-. «Яиымык». -Туган туфрак-. -Төнге тамчылар-. -Гөләндәм туташ хатирәсе». -Соңгы китап» кебек хикәя-повестьлары алтмышынчы, җитмешенче еллар прозасын бизәп торалар
Әдипнең ижат лабораториясе дә кызыклы. Ул бер әсәрне дә тота-каба язмаган, озак уйланып йөргәннән сон гына язарга алынган икән «Әсәрнең темасын мина мәрхүм Баязит Бикбай биргән иде. дип искә ала ул -Әйтелмәгән васыять» хикәясе турында —Дөресрәге, бер башкорт карчыгының аяныч үлемен сөйләгән иде Уйла, балки язарсың, синең каләмгә туры килә торган нәрсә бу. дигән иде. Ләкин минем тиз генә эләктереп алып язып ташлый торган сәләтем юк Бер ел-ел ярым вакыт узгач кына мин аны тәвәккәлләп язарга керештем. Башкорт авылын, башкорт картларын яшьтән үк күреп үскәнгә күрә алар миңа яхшы таныш һәм якын иле Кыскасы. -Әйтелмәгән васыять» әнә шулай язылды» (-Хәтердәге төеннәр»)
•к. у . м зз
Ижат эше гаҗәп нәрсә бит ул, мәшәкатьле дә. авыр да. Әмирхан ага мина «Саз чәчәге» повестен ничек язуы турында сөйләгән иде «Минем өчен ин кыены—әсәрне башлан җибәрү,—диде ул.—«Саз чәчәге»н башлау зурында шактый уйланып йөрдем Башкортстанга танышларга барып чыккач, чәй эчкән вакытта, кинәт анын беренче җөмләсе искә төште, һәм мин гиз генә урынымнан торып, куен дәфтәремә язып та куйдым. Шуннан сон әсәрне язып чыгу авыр булмады».
Әсәрне язу бер нәрсә: әмма аны бастырып чыгару мәшәкате кычкырып тора бит әле «Язучылык эше—акыл һәм йөрәк катнашыннан туган авыр эш.— дип яза Әмирхан ага үзенен истәлегендә (•Долгая жизнь*. •Казань* жур. 5-6 саннар. 1998) Таләп зур, җаваплылык бихисап,—дип дәвам итә ул,—ә ижатның төп мәгънәсе—ышанычта, инанып, теләк белән язуда». Шулай булгач, гөрзе тоткарлыклар, ясалма киртәләргә дә карамастан, язучының әсәрләре хәяткә юл яра «Саз чәчәге* (1956) басылып чыккач та. тәнкыйть, ду килеп, авторны гаепләгән иде. янәсе, коммунистлардан яшерен көлү сизелә түгелме -Рәшә» повесте исә. байтак каршылыклар кичереп кенә дөнья күрә Шунысы хак. Еникины укыйлар, халык аны үзенеке дип кабул итә Язучы ла «моны үз хезмәтемә туган халкымнын иң юмарт түләве» дип кабул итүендә ялгышмый
һәр язучынын үз ижали йөзе, үз кыйбласы була. Ә. Еники моны «Язучынын эчке дөньясы» дип атый. Менә шул эчке дөнья, анын әсәрләрендә «үз йөзе булып, көзгедәге шикелле чагыла да инде» («Хәтердәге төеннәр») Ни дә булса өстәве кыен язучынын сүзләренә, халык әйтмешли, хак сүзгә җавап юк Ә. Еникинең иҗат сере дә кешенен шул эчке дөньясын сурәтләүгә кайтып кала.
«Кешенен бит чын йөзе—эчендә, эчке дөньясында».—ди язучы яшьләр белән бер әңгәмәсендә (шунда ук). Бу—һәркемне уйландырырлык сүзләр, бу— тормыш хакыйкате Чорнын катлаулы яклары, андагы каршылыклар, төрле конфликтлар, гаять киеренке хәрәкәтне эченә алган яшәеш—барысы ла укучыга олы язмышларның психологиясе аша. аларнын эчке дөньясында бара торган тирән агымнар аша гына житә Ә Еники хикәя һәм повестьларының үзенчәлеге дә кеше язмышларын сурәтләү белән характерлы Әмма язмышларны төрлечә тасвирларга мөмкин бит әле язучы Гомумән, язма сәнгатьтә шәхес дөньясына кип урын бирелүе мәгълүм Моның классик үрнәкләре дә байтак: Гюго. Бальзак, Флобер. Мопассан, һәм дә ки. XIX гасыр буе ижат иткән күрше рус әдәбиятында да уңдырышлы туфракка салынган традицияләрнең (Достоевский. Л Толстой. Чехов. Тургенев. Лесков, Куприн, тагын башкалар) бүгенге көнгә килүенә юлыгасың.
XX гасырның алтмышынчы-сиксәненче еллар татар прозасында матур үсешне тәшкил иткән якты кыйбланы Еники әсәрләреннән башка күз алдына китерә алмыйсың Бу кыйбла иҗатка сискәндерерлек этәреш биреп, үзенен оригинальлеге, мәгънәви тирәнлеге, тасвири осталыгы белән укучы күңелен яулый, аның уй-гамь дөньясын уятып, онытылмас яшәве белән гыйбрәтле вә реаль Хикмәт нидә?—диярләр Бөтен хикмәт сәнгати әсәрнең психологик эчтәлегендә: анын персонажларыннан алып, психологик пейзажына, психологик детальләренә, психологик диалогларына кадәр сурәтләнгән үтә җыйнак һәм киеренке төзелгән сюжетына тап буласын Әйтерләр, психологик дөнья башка язучыларда юкмыни9 Әйе. оста каләм иясенең ижат байлыгы моннан башка яшәвенә ышанасы да килми.
Ф Хөснине. А. Шамовны. Г Бәшировны. И Газины, А. Гыйлөҗевне аласыңмы, һәм гомумән, алтмышынчы-җитмешенче еллар прозасының эволюциясе шушы психологик якны сурәтләү белән алдыра шикелле. Тик һәр чәчкәнең үз гүзәллеге, үзенен хуш исе булган кебек. Еникинең, беренчедән, тасвирлаган вакыйгасы, шәхесе һәм кешеләре психологик дөнья белән уратып алынган булса, икенчедән, ул шул эчке дөньяны төзүче сәнгати кануннарның үзе өчен яраклы үзенчәлеген табып гәүдәләндерә ала Ачыграк әйткәндә, эстетик анализны шуна юнәлтеп, әдәби тәнкыйтьтә еш телгә алынган «Ә. Еники— психолог», дигән төшенчәнең нидән гыйбарәт икәнен ачыклыйсы килә
Ә мондый омтылыш безне Еники сгиленен үзенә генә хас ягына, әсәрләрендәге форма белән эчтәлекнең сурәтләнеш гармониясенә, анын уйлы дөньясынын хиссиятенә, киеренке тойгылардан үрелгән күңел ачышына илтә. Шул нәүбәттә әдип эчке агымнарны, көтелмәгән борылышлы хәлләрне ясап куя Бер ноктадан этәрелеп китеп, калган героиларнын уй-хис дөньясы үз эчендә кайный, үзенчә каршылыклы агымнар тудыра, фикри кичереш һаман эчкә, тирәнгә китә дә, әсәрнен тармаклы сюжеты ясалып, ул бер кинәя. бер жыела. әмма сәнгати төзеклек югалмый. Шушы жирлектә психологик герой бирелешендәге беренче үзенчәлекне—анын үз эчендә күптөрле тавышлар тудыра алу сәләтен әйтеп була.
Үзәк геройның күңел дөньясында урын алган башка персонажлар исә. төрле юнәлешкә киткән хис агымын гына тудыралар Үрнәк өчен «Йөрәк сере» (1957) повестена мөрәжәгать итик Әсәрнен төп герое Зөһрәнен эчке тавышында ярәшелгән егете Нәжип. һәм очраклы танышкан Бәхетгәрәй белән киеренке мөнәсәбәте, шунын өстәвенә әтисе, әнисе белән кискен бәрелешләре яктырып күренә. Бу геройларның һәркайсы үз карашлары, үз кичереше, үз дөньясы белән яши Зөһрәдән тармакланып, үсеп киткән хисләр агышы сюжетны урап ала да. ана бөтенлек бирә һәм финалны да ясый
Әдипнең байтак хикәяләре дә шундый ук стильдә язылган. «Төнге тамчылар»нын (1964) баш герое Хәлил Ишмаевнын зчке дөньясында, уйлана торгач, үз тавышлары белән башка персонажлар туа. Анын сагышлы кичерешләр дулкынында һәркайсы үз язмышы белән калка, үз аһәне. үзенең психологик интонациясе белән яңгыраш ала: «Бик нәфис, бик чибәр иде бит ул, шайтан алгыры!—дип борчылып уйлана татар теле профессоры Ишмаев—Озаграк карап торсаң, кара кайма булып күренгән ул күзләрнең төбендә акрын гына эреп югалгандай шикелле тоя иден үзеңне Ак күбәләк кебек нәфис, жинел. нечкә җанлы булганга күрә Ләйлә исемле иде...» (Сайланма әсәрләр. II том 1971 ел). Шундук икенче персонаж—профессор Хәлил Ишмаевнын үз хатыны гәүдәләнеш таба «Мәрвәр ханым сизә калса, утыз сигезле башмаклары белән бөтен саф хисләрснне таптап изәр Үткәннәр турында сагышлы бер уйлануы дип тормас Карт алаша, күрсәтермен мин сиңа Ләйләне, закон минем якта, дип кенә жибәрер» (шунда ук). Әйтеп тә торасы юк. һәр икс ханымның капма-каршы сыйфатлары ачык күренә. Утызынчы елларда фәнгә очраклы үрмәләгән әлеге Ишмаев үзенең чуалчык тормышын укучы хөкеменә куя: анын болганып яшәвендә үжәтлек тә. үз-үзенә мәсхәрәле янау да бар
Ижат ганынын элгәрерәк балкышында пәйда булган «Бер генә сәгатькә» хикәясе дә (1944) психологик сурәтләргә нигез булырлык әлеге үзенчәлеккә ия. Фронтка үтешли командирыннан рөхсәт алып, солдат Гомәрнен туган йортына тик бер генә сәгатькә кайтуы бу. Хикәядә персонажларның катлаулы, аптыраулы кичерешләренә юлыгасың Улын кинәт күрү белән ата-анасынын куанычы, җиңгәсенең үксеп җибәргән тавышы, ул да түгел, ун яшьлек Зәйнәпнең сөенеченнән абыйсына килеп сарылуы минут эчендә юкка чыга Чөнки солдатнын •бер генә сәгатькә» керүен әйтүе белән «елмаерга өлгермәгән кояшнын кинәт кара болыт артына яшеренүе кебек иде»,—дип хикәяли автор. «Бу хәбәр тәэсире барысына да шундый булды ки. гүя ул Гомәрнен авызыннан чыкмады, ә кайдандыр стена аша килгән ят. ямьсез бер тавыш булып ишетелде, һәм алар бу тавыштан ничектер барысы берьюлы кинәт катып калдылар • (Сайланма мәр.ыр I том 1970 ел) Аннары инде хисләр «казаны»нын ничек кайнавына, хикәя геройларының ни хәлдә калып, аларнын гажәеп җитезлек белән үзгәреп торган көчле кичерешләренә тап буласын
Ә. Еники сурәтләвенең икенче психологик үзенчәлеге герой хисләренең тышкы дөнья белән каршылыкка керүендә Башкорт халкының олуг анасы Акъәбннең хисси халәтен нәкъ шушы үзенчәлекнең якты үрнәге дияргә кирәк Повестьның исеме үк серле «Әйтелмәгән васыять» (1965). ул баш геройның йөрәккә үтә торган язмышы белән бәйле Ана үз балалары белән эчке һәм тышкы бәхәскә керә, хаста карчык үзенең үпкә-сагышлары белән һаман ялгыз кала, анын борчулы уй-кичерешләрендә җанланган улы Суфиян, гыйльми
хезмәткәр кызы Гөлбикә, жаваплы урында утыручы «акыллы кияү» һәм тагын башка шәһәрләрдә тыныч кына яшәп ятучы улы белән кызынып тормышы— болар һәммәсе укучыны заманча проблемаларга юнәлтә, күңелне кузгатып, монсу уйларга күмә.
Авыру карчыкнын көйрәп яткан эчке газаплары бермәлгә ачылып китә дә. ана шагыйрь тавышы кушылып, менә мондый психологик диалог ясала:
•—Димәк, син гомерен буена ак кеше булгансын икән Менә миңа да шундый әсәй кирәк иде.
—Ни сөйлисең син. улым, синең әсәен бардыр бит?!
—Юк шул, юк. Күптән ожмахта инде ул... Ә әсәйсез авыр...
—Рәхмәт, улым!—ди карчык, нигәдер ирене калтырый башлап.
Шагыйрь, тезләренә таянган килеш, бераз уйланып утыра, аннары тагын сорап куя:
—Юлкотлыны сагынасыңмы?
—Сагынам, улым!» (Шунда ук).
Монда һәр ике геройның үз эченә яшерелгән хисләр тирәнлеген әйтелеш интонациясе бирә Авыру ананын «Сагынам, улым!» фразасында ннрәүле гажиз тавышы ишетелгән сыман тоела. Бу исә, хәзерге чорны үткән белән тоташтыручы буынның фажигасе Акъәби үзенең монсу-тын даласын сагынып-сагынып та. әйтергә теләсә дә. әйтә алмаган васыяте белән китеп бара Мәгълүм ки. заманы белән зур каршылыкка кергән шәхеснең көйсез тәкъдире монда бик реаль чагылыш таба
Психологик тасвирда «тавышны» еш очратып булмый диярлек. Еники исә, тавыш тембрыннан, сүзнең ничек әйтелеш агышыннан читләшми генә түгел, бәлки шунын катламлы тирбәлешен, куәтле тәэсирен күңел кылларына сала; ул тәэсир синен хәтеренә йә үкенечле хакыйкать, йә назлы мон. Йә зарлы сөю. яисә якты сөенеч булып иңә. Хисси фикер һаман төрләнеп, тирәнгә, бик тирәнгә китә. Аны бары сүзнең дәвамлы өч ноктасы, өзек эчке тавышлар, уйнакчыл басымнар гына тыңлаучыга житкерә ала.
Тагын шуны да өстәргә кирәк: Еникидә әдәби геройның ясалышы аз сүз белән бирелгән диалоглардан, кичерешләр тирбәлешеннән, үзенә хас мимика, ишарә ярдәмендә туган чырай үзгәрешләреннән, зирәк күз карашыннан гыйбарәт Диалогик формага кыскалык һәм үткенлек биреп, язучы эчке мәгънәле, кинаяле сөйләмгә ирешә:
• Нәкъ шул чакта кемнеңдер урам яктан зал тәрәзәсен бик каты изеп кагуы ишетелде. Төш кинәт өзелде, Зөфәр сискәнеп, күзен ачып жибәрде Ул ни дә булса уйлап өлгергәнче, залда яткан әнисе Тайбә абыстай торып тәрәзәгә барган иде инде.
—Кем ул. ни булды, пожармы әллә?—диде карчык куркынган тавыш белән.
Урамнан бер хатынның бик кабаланып нидер кычкыруы ишетелде. Зөфәр күпме колагын салып ятса да, аның сүзләрен аера алмады, тик ахырдан көлепме, елапмы жибәрүен генә ишетеп калды Ул да булмый, бүлмә ишегендә Тайбә абыстай күренде Анын йөзенә карау белән Зөфәр ниндидер гадәттән тыш хәл булганын сизеп алды.
—Улым, тор әле,—диде Таибә абыстай әкрен генә, серле һәм сөенечле тавыш белән —Әнә күрше Митриләрнен килене килгән, сугыш бетте ли...
—Сугыш бетте?..
—Әйе, сугыш бетте, ди. хәзер генә радиодан әйттеләр, ди. нишләп ятасыз, ди...» (Шунда ук)
Әмирхан Еникидә әдәби характерный үз эчендәге каршылыгы психологик сурәтләүнең өченче билгесе булып истә кала Тышкы якның эчке халәт белән ярашмавы кебек табигый канунчылык язма сәнгатьтәге психологик күренешнең кызыклысы, һәм ул геройларның үзенчәлекле, төгәл бирелешен тәэмин итә Кеше драмасының күзгә бәрелеп тормаган әнә шул каршылыклы сыйфатын тәфсилле тасвирлавы белән ул укучыны янача уйлауга, янача фикерләүгә этәрә •Шаяру» (1959) хикәясенең героинясы Диларә ханым тышкы чибәрлеге, мөлаемлелеге
белән Зөһрә («Йөрәк сере»), Клара («Туган туфрак»), Гөләндәм («Гөләндәм туташ хатирәсе») шикелле гүзәл туташлардан калышырлык түгел. Яшь ханымнын чибәр портреты беренче карашка соклануга якын табигыилеккә ия
•Өстендә анын тулылана башлаган гәүдәсенә ыспай ятып торган тар итәкле, ачык изүле, әфлисун төсендәге йон күлмәк, аягында кара «лодочка» туфлиләр, ялангач беләгендә кечкенә алтын сәгать. Куллары анын бик ак. бик нәфис, тырнакларына тип-тигез алсу кына салган, бер бармагында кечкенә бриллиант каш яна. Чем кара шома чәченен озын толымнарын бик пөхтәләп артка өеп куйган, һәм ап-ак муенында сөйкемле генә кара мине дә бар... Сөрмәле күзләре, кара керфекләре дә берәмләп диярлек югарыга һәм түбәнгә матурлап бөгелгән—кыскасы, әнә шулай шартына бик житкереп көяхзәнгән. үзе чибәр, үзе яшь. үзе нигәдер боек бу ханымга игътибар итмичә узарлык түгел иде» (Шунда ук).
Әмма шундый тышкы чибәрлек ханымнын эчке дөньясына тәнгәл килеп бетми шул: тук яшәүгә җайлашкан героиняга баш түбәсе агарып калган аткән ир дә килеп кушылгач, анын элекке тышкы бизәкләре унып киткәндәй була. Бигрәк гә студент яшьләр белән мөнәсәбәттә бу ханымнын шактый ямьсез эчтәлеге тырпаеп күренә, анын шаяруы да күнелгә рәнжүле сагыш кына сала
Автор бәхетсезлекне күрсәтеп кенә калмый, бәлки аны барлыкка китергән сәбәпләрне дә ача: талымсызлыгы. карашының тарлыгы, ваемсызлыгы бу яшь ханымны тормыш эргәсеннән төшерә, рухи ярлылык аны фаш итә. Бу. үз чиратында, чынлык хөкеме булып, укучыны сагаюга, уйлы гыйбрәткә китерә
Ә менә «Матурлык» хикәясендә шәкерт Бәдретдиннен әнисе беренче карашка бик чирканыч, күңелсез тәэсир калдыра. Әмма ямьсез ана белән чибәр улнын үзара ягымлы мөнәсәбәте соклангыч та. гаҗәпләндерә дә Бәдретдиннен үзе ясаган скрипкасында «Салкын чишмә» көен өздереп уйнавын тынлаган шәкертләргә, «әнисен ярату гына түгел, аны беткәнче аңлау, кадерләү, юату сизелеп торган кебек» Башта килеп бәрелгән мескенлек тойгысы сонрак җуела, шәкертләрнен күнел үксүен ананын куанычлы, нурлы дөньясы басып китә Геройның үз эчендәге капма-каршылыгы хисләр дулкынын айкал җибәрә, инде матурлык төшенчәсенә караш үзгәрә, кешенең эчке матурлыгы тагын да кыйммәтрәк, мөһимрәк булып кала Психологик геройлар бирелешендәге мондый үзенчәлекне язучының башка әсәрләрендә дә очратып була Зөфәр Сабитов («Рәшә»), Нажия («Саз чәчәге») образлары бу төргә кулай үрнәкләр
Гомумән. Ә Еникинең тойгы катламнарын оста үрә. психологик процессларның үзгәрәк якларын сурәтли торган язучы икәнлеген укыган саен тирәнрәк аңлыйсын Вакыт-вакыт геройның эчке дөньясы үзе психологик процесс мәйданына әверелеп китә Бер тамырдан шытып чыккан яшь үрентеләр кебек кичерешләр таралып китәләр дә. каршылыклы, әйләнеч юллар үтеп, шул ук ноктага урап әйләнеп кайталар, әмма яна бәрелешләр хисләрне тагын да тирәнәйтеп җибәрә Гаилә көйсезлегеннән суд алдына баскан Зәбировнын («Яшьлек хатасы») эчке дөньясы каршылыклы хисләр белән тулы ул тыштан яуган сорауларга җавап бирерлек түгел Егерме өч еллык гаилә газабы анын уй хис дөньясы булып, эчке бәхәстә генә юнәлеш ала Суд утырышы бары киеренке тойгынын этәрелеп киткән ноктасы гына, ә төп процесс геройнын эчке халәтеңдә, ул. төрле борылышлар ясап, элекке ноктага килеп тоташа
Язучынын эстетик фикерләвендә психологик процессның дүртенче үзенчәлеге— пейзажны, табигать образын сурәтләве аша яңарак сыйфатлар табуында. Әдип кеше Йөрәгенең уй сөрешен, анын үзенә генә хас тирбәлешләрен, әле күтәрелеп, әле төшеп торган дулкыннарын пейзаж ярдәмендә ачып сала Табигать күренешләренең аерым кисәген генә, агачларның берсен генә, чәчәкләрнең бары бер оясын гына алып, язучының ачык бизәкләргә дикъкатьне тартырлык рәвештә ихлас тасвирлавы үтә тәэсирле чыга. Уйсу җирдә бер оя булып үсеп утырган, сары гәрәбәдәй тамып торган ут чәчәкләре («Саз чәчәге») матур, бик матур Райком секретаре Мостафнн ана ихтыярын югалтып, сокланып карый Тик шул уг чәчәкләре агулы икән, яшь председательнең характерлавынча, «бик юһәр булганы өчен аларны ут чәчәкләре диләр икән Менә син аны тотып
иснәсәң. төчкертә ул, капсам—авызны уттай яндыра, ышкысаң—тәнне боза. Так что алама нәрсә, шуңа күрә мал да ашамый аны» (Шундаук). Никадәр ачы алдану! Мостафинны әнә шул «ут чәчәге» үскән Майпәрвәз сазлыгы эчкә суырып алганга күрә, фажига тирәнәеп күренә
Язучының мәк чәчәге образы да бер бөртек бизәк кенә («Мәк чәчәге»). Бомба төшеп казылган чокыр төбендә бер генә бөртек мәк чәчәгенең балкып утыруы үзе могҗиза диярлек. Фронтка үтүче солдатлар анын яныннан аерылып китә алмыйлар. Чәчкә һәр солдатның йөрәген айкап ала: тыныч көннәрне, еракта калган газиз кешесен, шушындый ук чәчәкләр үсә торган туган жирен искә төшерә Шунысы гажәп: тирә-яктагы сугыш афәтенә исе китмичә, уттай кызыллыгы белән янып торучы бу чәчәк—тормышның дәвамын, тереклек көченен сүнмәвен әйтеп тора. Реаль эчтәлекле, гаять матур бу шартлы образ укучының күңел дөньясын тибрәтергә житә кала.
Идел образы язучының әсәрләрендә шулай ук еш очрый («Шаяру». «Рәшә» һ. б.). Анын «Рәшә» повестенда беренче сиземләүдә үк Идел бик киң дә. бик кечкенә дә кебек, ягъни ул бер мизгелдә ике төрле һәм капма-каршы ассоциацияне үти. Рәшидәнең «Зөлхижжә жыры» төнге манзараны, кара сулы киң Иделне урап алган Рәшидәләр «көймәсе күзгә күренмәс дегеттәй кара суны авыр ерып акрын гына бара шикелле, ләкин каршы якка бер дә якынаймый төсле иде. Әллә ничек менә жир дә, кешеләр дә моннан бик-бик еракта кебек. (Шунда ук.) Алай ук ерак түгел икән, жыр белән ярга якынайган көймә шул кинлек хисен үзенә жыеп өлгерә. Иделнең бары көймә ерып барган су юлы гына хәтергә нык сенеп кала. Бу исә. көйсез язмышның озак юлы булып та, билгесез мәхәббәтнең тынгысыз бүгенгесен дә сиздереп куя Шул рәвешчә, Идел әледән-әле психологик вариацияләрнең уйнаклавын белдереп тора, ул һаман да эчке дөньяга юнәлгән булып, персонажның тышкы күренешләргә капма-каршылыгын ачып күрсәтә.
Татар прозасында тау пейзажын реаль сурәтләгән язучы да—Әмирхан Еники дияр идем Ул ана ерак тарих иңкүлегеннән килә торган кырыс моңсулык бирә, биеклекләрне инләп алу аркасында халыкның тереклек чишмәсен ачып жибәргәндәй итә Локман картның өзелмәс чылбыр булып килгән гомер юлын автор «Тауларга карап» хикәясендә күрсәтә. «Локман өенә кайтып төшкәч, тарантаска аягүрә басып, ун кулы белән бөеренә таянып, тауларга карап күпме кунаклар алдында көр тавыш белән сузып жырлаган иде
Агыла болыт, ай агыла.
Таулардан да тауга кагыла .» (Шунда ук).
Ә менә гомер үткәч тә, карт күңелендә изге хатирә булып, сугышларда корбан булган уллары, оныклары, бөтен нәсел жебе таулар тезмәседәй сакланалар икән, анын иң соңгы—нәни оныгы Газизжан да таулар итәгендә, бабасына кайтып килә Нәсел жебе өзелми, тормыш дәвам итә. Ниһаять. Локман карт үзе дә авылны иң башыннан кочып алган олуг тауны хәтерләтә сыман Димәк, таулар образы язучының бай хыялына очыш бирә, ул төрле юнәлештәге фикер- хис агышын тудырып өлгерә.
Язучы стилендә дала пейзажы—милли традицияләрнең яңаруын искәртеп тора торган онытылмас бизәк. Күз күреме җитмәслек ераклыкларга сузылган дала башкорт халкының хөрлек яраткан ашкынучан характерын, киң күкрәк авазы булып ишетелгән куәтле моңнарын бик тулы чагылдыра. Шул яктан дала образы бик тәэсирле, ул—халыкнын борын-борыннан килгән туган жире, туган моңнары, бөтен яшәү образы, тарихы лабаса. «Йомшак кына жәйге жил исә... Дала буйлап кылганнар йөгерә, кылганнар йөгерә Ефәк чукларын еш-еш селкеп, акрын гына, кыштырдап, бик тырышып һәм бик кабаланып йөгерә кебек алар Колын булып уйнаклап, шул кылганнар артыннан чабасы да, чабасы килә Дала буш, дала киң. жир жылыкай, шаян җилкәй биттән сөя. Рәхәт тә. һәй рәхәт та соң!., һәм ямансу Шагыйрь әйтмешли, йөгереп уйныйсы, ятып елыйсы килә бу тын. буш башкорт даласында • «Әйтелмәгән васыять» хикәясе шушындый пейзаж сурәте белән башлана Хикәянең герое Акъәбинен тормышын башкорт даласыннан
башка күз алдына китереп булмас иде. Акъсылу. Акъкилен. Акъжингә һәм лә ки Акьәби булып башкортнын каршылыклы тарихы, мәгънәле дөньясы, монсу табигате нә гайрәтле рәнжеш тулы җырлары, ярсу батырлыгы кылганнар символында гәүдәләнә. Табигатьнең куенына ук кереп яшәгән бу кардәш халыкның карашы тарихын, сакланган гуманистик табигатен, әмма бүгенге юл чатындагы янаулы үзгәрешләрдән туган билгесез кыйбласын да. бернигә ярашмый юл ярып барырга күнеккән бөтен бер халәтен дә чагылдыра сыман ул «тын. буш. монсу башкорт даласы» Нәкъ шушы әйтелгәннәрнең яшәешен, аларнын мәгънәви тирәнлеген куәтләп кин .зала образы икенче әсәрдә («Рәшә») бөтенләе белән диярлек тискәре ассоциация уята. «Зөфәр төшендә күргән дала тын. очсыз-кырыйсыз Үләннәре саргаеп кипкән Төпсез күктән кызган тимердәй ап-ак кояш туп-туры анын күзенә карый» (Шунда ук.) Мондый дала күренеше сәүдә эшендәге коммерсантнын болганчык, астарлы тормышын ачуга бик кулай килә Чөнки, әсәрдәге «буш. корган башкорт даласы» киләчәк вакыйгаларга мон өсти, геройлар язмышына сугардай хәтәр яшеннәрне укучы сагаеп көтә
Ә менә һәртөрле үзгәрешнең, хәрәкәгнен дәвамлылыгын. табигатьтәге өзлексез алмашынуларның танып-бслүгә этәреш ясавын җанлы сурәтләп, автор укучының зиһенен, хис дөньясын уятып жибәрә Кыш белән язның тартышын, ел вакытлары алмашынуын күрсәткән эпизодны искә төшерик Монлыи нечкә күзэтүчэнлек табигать коча!ында яшәгән авыл кешесенен үткен акылын, күпьеллык тәжрибәсе аркасында крестьянча зирәк фәлсәфәсен искәртеп тора. • Әмма март аеның шушы салкын һавасында каядыр якынча гына йоклаган язнын сулышы сизелә, гүя ай батып, йолдызлар сүнгәч тә, кышкы төн урынына язгы көн балкып туачак. Тан үзе дә хәзер күктән генә иңмичә, җирдән дә күтәрелә кебек, һәм караңгылык ике уртада эреп югала төсле Әйе. бу вакытларда кыш белән язның янәшә—берсенең монсу-хәлсез, икенчесенең иомшак-дәртле сулавын һәрбер жан иясе сизеп тора». (Шунда ук.)
Ә. Еники үз геройларының җанлы портретын да табигать детальләре белән баста, аңа төс бизәкләрне сайлап ала белә Шуның белән у ■ героинын индивидуальлеген ассызыклап күрсәтүгә ирешә Зөһрә («Йөрәк сере») «хәзергә әлс ачылмаган чәчәк бөресе» шикелле булса, җырчы Рәшидә исә («Рәшә») исәпле Зөфәрга «эссе якның хөрмәсе кебек гаять ят җимеш, сезонный җимеш» кенә Табигать детальләре белән автор геройнын әле бер ягын, әле икенче ягын ачып куя; кайвакыт төрлелән төрле бизәкләр кабатланып килүе аркасында персонажның килеш-килбәте бик төгәл күз алдына килә. «Гөләндәм туташ хатирәсе»ндә Салихның ишектән килеп керүенә ин элек менә шул «ак маңгае белән урман күледәй зәңгәр күзләре» игътибарны биләп ала Әдәби текстта кабатланып килә торган мондый эпитетлар, ничек кенә булмасын, персонаж турында төпле бер мөнәсәбәт, җылылык һәм ягымлылык тудыруга ярдәм итә
Жыр Еники стилендә психологик проггесснын бишенче үзенчәлеге булып килә «Кем җырлады’» хикәясендә җырның табигать образы белән үрелеп мон ташкыны, җан тынычлыгы биреп балкуына юлыгасын Татар кызы Таһирә фронтка үтүче үз вагоныннан карангы төн кочагында монлы җырлар суза Караңгы төн. вак яңгыр шавы ут эченә баручы кызның хәтәр язмышы, гомумән, сугыш хәвефен гел сиздереп, күңелне борчып, тынычсызлап тора Ә менә милли моң каршы вагонда үлем салкыны сырышкан яшь солдатка туган як табигатен башкача ясап куя; «яралының күз алдына үтә ачык булып, әллә кайларпг кадәр җәелеп яткан чуп-чуар чәчәкле болын килә. Үлән башларын, чәчәкләрне селкетеп, йомшак кына жил исә. имеш Каяндыр, тургай сайрауларына кушылып, чалгы янаган тавышлар ишетелә кебек (Шунда ук ) Жыр тирбәлешендә туган як табигате хикәянең сюжетын төзи, егет күз алдында анын Таһирәгә беренче мәхәббәте, яна ачылган яшыеге булып га тасвирлана Ягучының стиле җыр кебек ага. Солдат авыр, саташу мизгелендә шулай җан бирә Яшь егетнен үлеме безне реаль дөньяга кайтара, «калкулык өстендәге ялгыз нарат төбендә
168.
егетнең кабере» генә торып кала Монда миллион корбаннарны йоткан сугышның тере фаҗигасен. югалтуның авыр (азабын тоясын
Халык моңнары язучының күп кенә әсәрләрендәге геройларның рухи халәтен урап алып, ул яшәешнең үзе. саекмас хәят чишмәсе, илаһият биргән сәләте, кабатланмас биеклеге булып, өскә, югарыга китә: «Жиз кыңгырау» (1969) истәлек-хикәясенен герое Нигъмәтулла абзыкай «нечкә тавышы белән жыр суза башласа», мәҗлес тә тынып кала:
Утырдым ла көймәнең ай түренә.
Карадым ла суларның төбенә Су Гөлкәйләрендә һич кара юк. Хак язганын күрми чара юк.
«Кеше мәрткә киткәндәй сагышка, хыялга чумды,—дип тасвирлый Әмирхан ага үзе дә моннар эченә йотылып—Кемгәдер яшьлеге кайтты, кемнеңдер заяга узган гомере күз алдыннан кичте, кемнеңдер күптән онытылган ярасы ачылды, әмма барысын да ниндидер бер искиткеч ләззәт-шашыну биләп алды» (Шунда ук.) Әйе. жыр сәләтенә ия булганнар күпләр арасында нур чәчеп тора Мәгълүм ки. тырышып-тырмашып кына жырчы булырга мөмкин түгел. Бары илаһият биргән талантны гына үстерергә, үзеңә юл ярырга мөмкин Әнә «Жиз кыңгырау»— үзе моңлы музыка, ул күшеккән күңелләрне, жир-күк ераклыкларны урап ала да. яңгырашлы чыннары белән ага да ага Шуңадыр ахыры, жиз кыңгырау тәңкәләр сипкән саен «кырлар уянып киткәндәй булды,—дип дәвам итә автор.—тургайлар гүя сискәнеп, тагы да югарыга күтәрелделәр». Кеше менә шундый тирән моң катнаш күнел байлыгына ия: язучының самими осталыгы исә укучының акыл сөрешен, хис тирәнлеген, көткән өметен уятып жибәргәндәй итә.
•Курай» да кичерешле моңнарга бай. җыйнак сюжетлы лирик хикәя. Курайнын татар, башкорт халкында күптәннән яратып уйнала торган уен коралы икәне мәгълүм Табигатьнең үзеннән табылган бу үсемлекне кеше акылы моннар агышын бирә алу кодрәтенә житкерә. Курай дию белән туган халыкның бәгырьгә үтәрлек уи-сагышларын яңарткан жырлары искә төшә. Әсәрнең лирик герое халык моңнарына гашыйк, ул жырны тыныч кына тынлый алмый. «Курай уйный башлау белән капкынга эләккәндәй, шып туктап калам»,—дип әсәрләнә малай Курайга кушылып жырлаучы Котлыяр мулланың далага сыймас иркен тавышы йөрәкләрне әсир итеп ала да, башкорт халкының ирек сөючән табигатен һәм тарих буена сузылган фаҗигале язмышын моннар чишмәсенә ия булган талантына салып, тыңлаучыга җиткерә Язучы туган халкының музыкаль сәләтенә шулчаклы илтифатлы, жыр исә геройларның күңел галәменә табигый яңгырашлы миллилек бирә Әйтерсең, халкына мәңге юлдаш булып, моңы белән Тукай мәрхүм үзе торып баса: «И мөкатдәс монлы сазым, уйнадың син ник бик аз...». Бу көйгә, бу сүзләргә бөтен бер зур халыкның гүя барлык йөрәк зары, саф вөҗданы, ачы нужасы, авыр хезмәте, кара бәхете, якты өмете барысы-барысы бергә җыелган, бергә үрелгән, бер кин дәрьяга әверелеп ага да ага иде»
Чыннан да. автор сурәтләвенчә, Рәшидәнең («Рәшә») табигый таланты халыкка тоташкан Ул туган халкы яшәгәндә генә былбыл булып сайрый ала. шул юмарт агачтан шытып чыккан эре бизәкләрнең берсе булып балкып тора Әлеге искә алынган «Кем җырлады9» хикәясендәге кызның моны газиз тугайларын, яшел болыннарын, урман-суларын һәм бөтен туган җир күкрәген инләп. тыңлаучының күнел төпкелендәге хисләрен каядыр өнди, аны эчке мәгънәле якты сагышка күмә Һәм дә ки. төрле көйләргә бай бу җыр әсәрнең бөтен эчтәлеген бердәм сугарып, сары гәрәбәдәй тезелгән бал кәрәзен хәтерләтә. Ниһаять, язучының жырны ничек куллану осталыгына карап, персонажный эчке дөньясындагы төрледән-төрле хәлләр вә төрледән-төрле көтелмәгән табышлар ачылып китә
Әл-хасыйл соңгысы, психологик процессның алтынчы үзенчәлеге—детальләр, психологик диалог һәм символлар ярдәмендә милли-тарихи проблеманы реаль сурәтләүдән гыйбарәт
«Әйтелмәгән васыять»нен финалда бөтен вакыйгаларны җыеп китерә торган «яшел сандык» летале психологик процессның шушы алтынчы үзлеген тулысыңча ачарга ярдәм итә Чөнки сандык эчендәге әйберләрнең һәркайсы диярлек мәгънәви тирәнлеккә ия. Алар башкорт халкының күпьеллык үзгә
хәзинәсен, буынара бәйләнешләрне, тулаем тарихи-милли яшәешен чагылдыра торган символлар Шунысы дикъкатьне жәлеп итәрлек: Акьәбине заманча гына җирләп мәнгелек дөньясына озаткач та. Юлкотлыдан килеп төшкән сандык анын балаларын яна кичерешләргә күмеп ташлый Ил анасынын кәфене—тирән мәгънәне белдерә торган символ ул. туган халкының кешелеге лә. намусы да. милли яшәеше дә ул. Икенче деталь—бабакайның камчысы—тарих түренә үк алып китә. Башкорт халкының азатлык сөйгән гайрәтле батырлыгына, урыс «туганына» баш бирмәс өчен көрәшенә тере шаһит дияргә генә кала бу «өч җәпле, һәр җәбенен очына көмеш пластинка бөкләп кидергән камчы»ны Авторның үткен психологик диалогында нечкә ирония белән бүген дә үз көчендә булган милли изүне ачык сиземләргә мөмкин:
«—Да-а. менә бу ичмасам реликвия!—диде кияве дә сокланып —Тик кем саклар аны?
—Ә анын хужасы бар,—диде Суфиян катгый рәвештә, һәм улы Геннадийга борылып тантаналы итеп әйтте —Мә. улым. Гена, ал бабаннан калган чуклы камчыны.
һәм Геннадий Шаяхметов баш кагып, елмаеп кына өч җәпле камчыны кулына алды» (Шунда ук.) Башкача комментарий кирәкми лә шикелле Башкортның Рәсәй тарихындагы кара бәхете, камчылы юлы әле һаман-һаман да дәвам иткәнлеген шәйләве кыен түгел монда
Дөрестән дә. хикәянен финалы милли-тарихи кичерешләрнең бер төенгә жыеп китергән өч детале белән тәмамлануы бик оригиналь, минемчә Ак кәфен дә. өч җәпле камчы да һәм йөз яшәр Миңлебай бабай кабызган сүнмәс учак та... Бер-берсенә каршылыклы мондый өч психологик деталь—авторнын отышлы табышы-бөтен югалтуларның тарихи җирлеге, шулай ук туган халыкны киләчәккә ымсындырган хаклы өмете дә.
Мондый үрнәкләрне язучынын әсәрләреннән байтак табарга мөмкин Ә Еникиның иҗат лиапозоны киңлеге, психологик процессларны оста тасвирлавы тәрҗемә эшендә дә ачык чагыла. A Н ОстровскиЙнын «Гаспсездән гаеплеләр» драмасы. К Паустовскийнын «Җәй көннәре» исемле хикәяләр җыентыгы. Ч Айтматовның «Беренче мөгаллим» повесте аның тарафыннан тәрҗемә ителү үзе үк күп нәрсә турында сөйли. Шуңадыр, безнен укучы яратып укый аларны 1984 елла Ә. Еники «Юлчы» дигән хикәяләр җыентыгы өчен Татарстан Республикасының Г Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды Ә сонрак аңа Татарстаннын халык язучысы дигән мәртәбәле исем бирелде
1996 елла әлипнен кызыклы вә гыйбрәтле уйлануларыннан торган «Кояш баер Әддыннан» исемле публицистик җыентыгы дөнья күрә Тарихи ягы өлкән буынга танышырак төсле тоелса да. ул янача кабул ителә, без кичергән мәшәкатьле чорларга, андагы киеренке вакыйгаларга үзенчә ачык бәя бирә Әсәр 1991 елгы Рәсәй хәлләре белән башланып китә, ул чуалчык елларның бер җепкә тезелеп, эзлекле дәвам итүе белән гыйбрәтле
1998 елда авторнын «Санаулы көннәр» исемле истәлеге басылып чыкты •Сүз белән гамәл, дәрт белән дәрман бер-берссннән шунча еракта- дигән фикерне автордан да үткәзеп әйтеп булмас минемчә «Русиянсн XX гасыр дәвамында кичергән ботен бәла-казалары, фаҗигале бәхегсезлекләре. түккән каннары өч большевик—Ленин, Сталин. Ельцин исеме белән бәйләнгән Аларнын өчесенә лә власть кирәк булды Ә власть өчен нишләсәм лә ярый-алдау, көчләү—явызлыктан тыя торган бернинди мораль кагыйдә юк Большевикларның канына сеңгән бу гадәтләр аларнын балаларына ла күчәчәк әле» (•Модэни җомга» 16. 17саннар. 1998ел) Әйе. дөрес сүзгә җавап юк Безгә бәхетне көтү өмете генә кала. Әдипнен соңгы язмаларында да Рәсәй сәясәтенең психологиясе бик дөрес ачылган Гомумән, яшәештәге психологик процесс, автор уйларының, анын күңел төпкеленең үзәген тәшкил итә

Реклама