Логотип Казан Утлары
Публицистика

СӨЙЛӘР СҮЗЛӘР ӘЛЕ НИКАДӘР


Мин—шагыйрә. Шулай булгач әле Ник калырга тиеш оҗмахсыз. Гөнаһларым булса ялгыш кына. Ялгышларым минем гөнаһсыз.
К. Булатова.
ай бу гомер дигәнен., сизелми дә уза икән—әле кайчан гына безгә урта мәктәптә әдәбият, ана теле укыткан шагыйрә Клара Булатованың тәүге шигыре матбугатта басылып чыкканга да 50 ел (!) үтеп киткән. Ә үзе ул, «Мәдәни җомга» газетасы язганча, «бик матур яшьтә генә бит, аннан элеккечә үк сөйкемлелек, зыялылык, зирәклелек һәм әлбәттә, шаянлык бөркеп тора».
Менә шушы 50 еллык иҗатына аның кырык бер ел мәктәптә балалар укытуын һәм дә 10 ел Әлмәттәге «Нур» телевидениесендә «Җомга» тапшыруларын алып баруын да өстәсәң, Клара Булатованың инде 100 яшьтән дә • өлкәнрәк» икәне күренә. Әйе, илленче еллар ахырында, алтмышынчы еллар башында поэзиягә килеп, анда күптән үз сүзен әйткән, егермедән артык китап чыгарган, 200 дән артык шигырьләренең җыр булып китүен күрү бәхетенә ирешкән шагыйрә бүген дә актив иҗат итә.
Тик ни өчендер беренче шигырьләре белән үк Хәсән Туфан, Сибгат Хәким кебек аксакаллар игътибарын җәлеп иткән шагыйрә иҗатына тулаем күзәтү ясаган, аны җентекләп тикшергән тәнкыйть язмалары гына юк дәрәҗәсендә. Дөрес, К. Булатованың 2000 елда «Рухият» нәшриятында дөнья күргән җыентыгына язган кереш сүзендә Равил Рахмани аның иҗатына күпмедер дәрәҗәдә бәя бирергә омтыла, күп кенә шигырьләрен тәнкыйди күзлектән чыгып анализлый. Әлбәттә, кечкенә генә язмада ярты гасырлык иҗатны колачлау мөмкин дә түгел, әмма танылган шигърият белгеченең К. Булатова иҗаты хакында тәүге тапкыр зурдан кубып сүз әйтүе игътибарга лаек.
Без фәкыйрегез тәнкыйтьче дә, әдәбият галиме дә түгел, ул фәкать Клара Булатовадан дәресләр алган шәкерт кенә һәм күпмедер дәрәҗәдә үзенең журналистикага кереп китүендә һәм поэзияне яратуында шагыйрәнең роле зур булуын әйтергә тели.
... Клара Булатова шигырьләрен кайта-кайта укыйм. Һәм гаҗәп хәл: укыган саен алар үзләренең яңа яклары белән ачылалар. Югыйсә, гап-гади алар—аяктан егарлык чагыштырулар да, оригинальлеккә омтылып язылган ясалма юллар да юк. Геройлары да шушы үзебезнең як кешеләре—колхоз рәисе Алмаз, шофер Хатимә, укытучы Галимә, гади шәфкать туташлары, колхозчылар... Иң беренче чиратта нәкъ менә шул гадилекләре, тиз аңлаешлы булулары белән дә җәлеп итәләр икән ул шигырьләр.
Үзенең бер язмасында күренекле шагыйребез Гамил Афзал аны «башы- аягы белән авыл шагыйрәсе» дип атаган иде. Бу урында хөрмәтле әдибебез белән бераз бәхәскә керәсе килә. Күпчелек шигырьләре, чыннан да, авылга, аның хезмәтчәннәренә багышланса да, алай дип кенә әйтү К. Булатова иҗатын шактый тарайту булыр иде. Себергә, Кырымга, Әлмәт шәһәренә багышланган циклларны кая куясың?!
Клара Булатова шигырьләрендә күзгә бәрелеп торган иң беренче матур сыйфат—аларда күңел кичерешләренең табигать мизгелләренә тыгыз бәйләнеп бирелүе. Ул шушы Җир кызы, шигырьләренә дә шушы яктан, шушы туфрактан килеп керә. Әнә китап исемнәренә генә күз салыйк: «Җәйләр җитсә», «Язлар алда», «Гел кояшка карап», «Печән өсте», «Миләш кагы»... Әйе, шагыйрә өчен үзе яшәгән як кадерле, чөнки «мәтрүшкәләр монда хуш ислерәк, ромашкалар монда эрерәк».
Тәнкыйтьчеләр кайчак кайбер шагыйрәләр иҗатына бәя биргәндә, «ул ир-ат шагыйрьләр кебек уйлый, алар әйтмәгәнне дә әйтә» дигәнрәк фикерләр
Һ
ычкындыралар. Әмма шагыйрә шигырьләрендә иң әүвәле хатын-кыз кичерешләрен һәрьяклап ачарга тиештер, безнеңчә. Күп кенә шигырьләрендә К. Булатова да Ана булып та, бала булып та уйлый. Шуның белән ул буыннар бәйләнешен ныгыта, үткәнне бүгенге белән бәйләп киләчәккә тоташтыра. Әйтик, бер шигырендә: «Әнкәй, сиңа ак чәчләрне күрсәтмим мин. алар өчен оят миңа синең алда»,—дип әнисенә мөрәҗәгать итә һәм шунда уйнап йөргән малае хакында сөйләүгә күчә, аның рәсем ясаганын күреп болай ди:
Дәфтәренә бала чиста язны. Якты Майны куйган күчереп... Сакла тормыш, бөтен шул дөньяны, Вата күрмә аны. кешелек!
Бала психологиясен оста итеп ачу шагыйрәнең «Марс китабы»нда ачык чагыла. Бу китап балалар тарафыннан да, олылар тарафыннан да җылы каршыланды һәм К. Булатованың балалар поэзиясендә дә уңышлы эшли алу мөмкинлеген күрсәтте. Бу уңышта шагыйрәнең укытучы булып эшләве нигез булып торадыр, мөгаен.
Клара Булатова иҗатында тәнкыйтьчеләр игътибарыннан читкә калып килгән тагын бер тема—ул Бөек Ватан сугышы темасы. Балачагы сугыш елларына туры килгәннәр исеменнән сөйләнгән шигырьләр аның «һәрвакыт янымда» дигән җыентыгында күп урын алган иде һәм азмы-күпме һәр җыентыгында кабатланып килә.
Ул үз шигырьләрендә халык авыз иҗатын рәхәтләнеп куллана. Халыкчан интонацияләр белән өретелгән «Кыз җыры», «Шушы яктан, шушы туфрактан без», «Бию көе», «Сабан туе иртәгә», «Нәүрүз» кебек шигырьләрдә сөйләм телебездә инде онытылып бара торган матур тәкъбирләрне, сүз уйнаткычларны мул очратабыз.
Асылмалы күпер, асылмалы.
Алты үттем күпер аркылы.
Алты үттем, күңелем басылмады, Басылмаска купкан, ахры.
Күпер төбе генә зәңгәр капка, Тугыз гына түгел, ун такта.
Капка бавын ятлар тарткан чакта Үз дигәнем йөри еракта.
Шагыйрәнең күпләр яратып тыңлый, укыганда күзләрдән яшь китерә торган «Сиңа кайтам» дигән шигыре бар. Югыйсә, темасы һич тә яңа түгел бу шигырьнең: әдәбиятта борынгыдан килә торган тема мәхәббәт. Шигырь нинди сыйфаты белән алдыра соң? Автор биредә кайберәүләр кебек «ах, яшьлегем үтте» дип сыкрамый, ә тәүге мәхәббәтнең, беренче хисләрнең матурлыгын шигьри детальләр, отышлы табылган чагыштырулар аша укучыга күрсәтеп бирә. Ул аны шул хәтле эчкерсез, шул хәтле самими итеп сөйли ки, шигырьне укыганда син үзең дә геройның «хәленә» керәсең, ул булып уйлый башлыйсың. Поэзиянең көче дә шундадыр, мөгаен.
Без К. Булатованың һәр тапканы алтын дип әйтергә җыенмыйбыз. Беренче язганнары белән үк поэзия сөючеләрнең дә, өлкән шагыйрьләребезнең дә игътибарын җәлеп иткән шагыйрә иҗатында да бер урында таптану, баштагы уңышлардан бераз артка чигенү булып алды. Бу хәл бигрәк тә җитмешенче еллар уртасына, сиксәненче еллар башына карый.
Шагыйрәнең шушы чордагы иҗатында төшенкелек мотивлары
Кол Галидән калган шигъри сүрә. Борынгылар язган берәр дастан... Кайта-кайта төшкә шулар керә Сугыш чорындагы балачактан.
Мич буенда олы яшел сандык Әни өскә палас шәлен япкан.
Көйле әсәр укыйм, ятлап алып Кулга килеп кергән һәр китаптан.
Җыелалар кичен солдаткалар. Безнең өйдә якты—бишле лампа. Күз яшьләре белән тыңлый алар Көйләп мин укыган һәр китапны.
яңгыраган, вак шәхси кичерешләргә генә корылган, сентименталь шигырьләре дә күренгәләде. Тик бу чор да шагыйрә өчен эзсез үтмәде, аның тавышы елдан-ел ныгый барды һәм туксанынчы еллар башына инде без үз шәхесеннән бигрәк дөньяви мәсьәләләр, илдә-көндә барган мөһим вакыйгалар турында җитди фикерләүче җитлеккән шагыйрәне күрәбез. Университетта укыганда хәтта диплом эшен дә тезмәләп—шигъри формада язып укытучыларын шаккатырган Клара Булатова соңгы елларда үзенең көчен прозада да сынап карады—аның «Сөембикә* журналында дөнья күргән «Чучундра» хикәясе һәм әле беркайда да басылмаган повестьлары бәлки киләчәктә аерым китап булып дөнья күрер?!
Аның 200 дән артык шигыренә көй язылган дигән идек. Әлбәттә, арада төрлесе бардыр, әмма «Кырга чыктым, юлга чыктым», «Кыңгыраулар», «Язлары еракта гомеремнең», «Дөмәй буе», «Кыяк үлән», «Ялгыз янам», «Авыл урамыннан баян үтә», «Ә йөрәк соң, йөрәк нишләсен», «Татарстан, бәхет җырым син» кебекләре Зөһрә Шәрифуллина, Асаф Вәлиев, Искәндәр Биктаһиров, Мирсәет Сөнгатуллин кебек танылган җырчылар тарафыннан да. үзешчәннәр тарафыннан да еш башкарыла.
Шагыйрәнең шигырьләре тыңлаучыларга бигрәк тә үзе укыганда ничек тәэсир иткәнен карап торганым бар. Алар берәүне дә битараф калдырмый, чөнки анда безнең хисләр, безнең кичерешләр. Әйе, йөрәктән чыккан гына йөрәккә барып җитә диләр. Шулайдыр, шагыйрь хакында аның шигырьләрен нән дә көчлерәк итеп әйтеп булмый торгандыр...
Өндәү билгеседәй туры Калырга күпме тырыш— Сорау билгесе шикелле Бөгә дә куя тормыш.
Калмады бугай күрмәгән Шул тормыш юлларында. Яшәүдән шулай мин мәгәр Туярга уйламыйм да.
Болай дип тормышның ачысын да, төчесен дә күргән, кичергән кеше генә әйтә ала. Клара Булатова да үз гомерендә авыр балачак та кичергән, югары белем дә алган, Әлмәт шәһәрен төзүдә дә катнашкан, мәктәптә балалар укыткан, кияүгә чыгып үзе дә малай үстергән, әти-әнисен, каенанасын карап соңгы юлга озаткан, хәзер оныкларын карый... Һәм шулардай бушаган арада ул шигырьләр язган! Ә бит кешеләр күңелен яулап алырлык шигырьләр язу өчен хатын-кызга икеләтә батырлык та кирәк әле.
... Ул көн саен яза. Хәтта көндәлеген дә шигырь юллары белән алып бара. Аның әле без күрмәгән, матбугатта чыкмаган, әлегә үз күңелендә генә йөрткән шигырь юллары күп, ниятләре зур. Шагыйрә үзе бу хакта болай ди:
Утлардан—суга, сулардан Утына керәсе бар.
Аласын алган бу җиргә Әле күп бирәсе бар.
Бүген шигырь язучылар буа буарлык булса да тумыштан чичәнлек сәләте бирелгән чын шагыйрьләр алай ук күп түгел. Клара Булатова әнә шул азлар арасында.