Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХӘЗЕРГЕ ӘДӘБИ ТЕЛЕБЕЗ ҮСЕШЕ


оңгы елларда үзенең олпат әдипләре—күп еллар мәйдан тоткан көчләре - мәңгелеккә китеп баргач, татар әдәбияты ятимләнеп калган иде . Әйе, Г. Бәширов, Ә. Еники, М. Мәһдиев. Г. Ахунов. А. Гыйләжев зур әдәби мирас, тирән зз калдырып киттеләр. Андый сүз осталары үсеп өлгереп житкәнче. күп еллар үтәр әле...
Әмма әдәбиятта бушлык булмый, әкренләп яңа шәхесләр, яңа көчләр аякка баса. Алар арасыннан милләтебезнең, әдәбиятыбызның йөзек кашы булырдай әдипләр, шагыйрьләр үсеп чыгасына ышанасы килә
Татар әдәби теленең хәрәкәте, яңалыгы, яшәүчән көче матур әдәбиятның төрле жанрларында чагыла. Проза жанры исә. телебезнең тулы канлы яшәеше өчен, халыкның рухи көчен арттыру өчен, халкыбызны милли рухта тәрбияләү өчен, авыр кавалерия вазифасын башкара. Бу жаваплы вә зур эшне олы буын белән бергә урта буын әдипләре, яшь көчләр тартып килә.
Телебезнең яңадан-яңа катламнарын ачуда төрле әдипләребез катнаша: алар төрле төбәктә туып үскәннәр, телләрендә кендек каны тамган шул төбәкнең алмаздай ялтыраган тәгъбирләре дә, мәкальләре дә, фразеологик берәмлекләре дә, төрле грамматик формалары да урын ала. һәр әдип үз төбәгенең байлыгын халкыбызның зур тарихлы теленә куша бара.
Хәзерге прозаның стилистикасы гаять төрле. Мисал өчен «Казан утлары» журналында басылган әсәрләрдән 3. Зәйнуллинның «Агыйделнең аръягында» дигән роман-кыйссасы. Н. Гарифның «Мәмеш бирде» дигән «тарихтан бер кыйсса»сы, II. Әхмәдиевнең «Амбирак яки кара каен кыйссасы*. Г. Ахуновның •Тимерханның эзләнүләре» документаль повесте, Р. Сибатның «Ялгызак* моңсу романы. Ф. Латыйфиның «Бәйсез этләрне атарга* роман нәсере, Г. Гыйль- мановның «Албастылар» хыялый кыйссасы һ. б. шул турыда сөйли.
Авторлар сайлаган жанрларын шулай атаганнар икән, димәк, тел эслүб чаралары да әлеге стильгә тәңгәл килергә тиеш була бит. Безнеңчә, алар моңа нигездә, ирешкәннәр. Журнал битләрендә басылган зур күләмле проза әсәрләре белән бергә кечкенәрәк күләмле хикәяләр дә тел ягыннан матур тәэсир калдыра. М. Хужин. М Закир. Ф Яхин һ. б.ларның хикәяләре жыйнак. эмоциональ табигый булуы һәм сүзне кирәкле урынына кую белән аерылып торалар. Татар теле күңелгә рәхәт булып, талгын гына агылып тора.
Татар укучысы соңгы елларда үзе өчен бер талантлы әдипне ачты. Бу Рауль Мирхәйдәров. Аның Марс Шабаев тәржемә иткән «Иртәләгән сагыш» романы һ. б. әсәрләре интеллектуаль прозаның матур үрнәге булып тора. Чыннан да. әсәрнең тәржемәсе үткән гомернең сагышлы интонациясен бирә алган. Тәржемә әсәр икәнен онытып укып чыктым мин бу әсәрне. Безнең татар дөньясы өчен яңа дөнья, яңа геройлар, деталь-штрихлар, үзенчәлекле сурәтләү стиле укучыны үзенә тартып тора. Киләчәктә дә бу үзенчәлекле әдипнең әсәрләрен тәржемә итү кирәктер.
А. Тимергалинның «Игезәкләр» әсәре яңа темасы белән бергә үзенчәлекле стиль дә алып килде. Әсәрнең теле Адлер аганың үзе кебек катлаулы, саллы, уйланган, сайланган ..
С
Стиле, теле ягыннан аерылып торган, татар прозасы өчен бөтенләй яңа булган «Албастылар» әсәре дә хәтергә уелып калды. Г. Гыйльманов язганга күрәдер дип уйлыйм. Аның элегрәк шөгыльләнгән фәнни проблемасы да татар мифлары иде бит. Шул дөньяга тирән үтеп керүе аның фантазиясенә гаҗәеп үзенчәлекле импульс биргәндер дип уйларга нигез бар. Теле бай, хикәяләве гаҗәеп серле, сихерле—могҗизалы әсәр куркыта да, әмма аны укыйсы да килә; текст артындагы символик мәгънәләрне дә тоясың кебек... Бу әсәрдә стиль таләбе гаять төгәл үтәлгән. Әсәр укыла, мавыктыра, күңелне кузгата... Мондагы кебек стилистик үзенчәлекле серле сүзләрнең концентрациясен беркайда да укырга туры килмәгән иде әле.
А. Хәлимнең «Казыктагы итальян» хикәясендә халкыбызның илле еллар элек кулланылган теле чагылыш тапкан. Бик үзенчәлекле ул. Анда рус сүзләре яңгыраш ягыннан үзгәртелеп тәмам үзебезчә яши: гөбернатыр, эсминә, мачтыр, чәйнүк һ. б. Сурәтләнә торган төбәккә караган, әдәби телгә дә кереп китәрдәй кызыклы сүзләр гаять күп: үсендерү, су алкымын эзләп табу, суы татырлы, егетләрчә ук талу, чәмләнеп китү, эше ы рамлы гына бару, чәчкәләре белән гезгелдәп утыру, калҗаны сайлап сагыну, чагу-сары күлмәк, егет корына кереп җитү, мәрәкә икән, серәеп кайтып керү, ләкап чәпү, язгы карага басу, кып итеп тору, »шәлия табынына утыру» һ. б. Нигездә уртак сөйләмдә алып барыла торган бу хикәя үзенең самимилеге, сафлыгы, оптимизмы белән, йөрәкне кисеп үтә торган сурәтләре белән күңелгә кереп кала.
Әдипнең чагыштырулары да тапталмаган, алар үзенчә кызыклы: чыңрау торна кебек сайрау, кымыз пешергән сөян гөбе кебек зеңгелдәү, яңгырда быксыган гөмбә кебек тору, ат духтыры алдында учка кунган сандугач кебек, бала- чага терекөмеш кебек урамга эркелде, күк йөзендә сары май булып туңган ай йомарлыгы озата килде аларны һ. б.
Соңгы елларның проза әсәрләре турындагы фикерләр арасында М. Вәли- Барҗылының «Ир-ат турында» мәкаләсе аерылып тора («Казан утлары», 10 сан, 2000). Анда Р. Сибатның «Ялгызак» моңсу романы турында сүз бара. Бу әсәрдәге Заһидулланы тәнкыйтьче җирдә нык басып торучы, көчле рухлы, хезмәт яратучы, бераз үҗәт, сау-сәламәт, рухи яктан таза, беркемнән һәм бернәрсәдән курыкмыйча яшәүче, ирекле кеше буларак яшәүче дип билгели. Тел ягыннан М. Вәли-Барҗылы әйткән аерым төгәлсезлекләр белән дә килешергә мөмкин: Заһидәнең «Аһ, аһ!» дип һаман әйтеп торуы, Максимның • чәпчим» сүзен һаман кабатлавы... һәр герой да тел ягыннан үзенчәлекле булырга тиеш иде, ә монда ике герой гына үзенчәлекле сөйләшә.
Шагыйрь күңелле Нур Әхмәдиевнең прозага керүе аңа шигъри кыйсса язарга мөмкинлек биргән. Кыйссаның сүзлек байлыгы, алардан оешкан җөмләләр, фразалар, аларның яңгырашы гаҗәеп бер гармония барлыкка китергән. Әсәрнең диалекталь сүзләр-гыйбарәләр белән бизәлүе, хикәяләү стиле, аның самими-әкияти, романтик характеры татар әдәбиятының бу чорында гүзәл бер әсәр буларак истә калыр кебек...
Аяз Гыйләҗевнең «Күңелем серләре» шәлкеме хөрмәтле әдибебезнең соңгы сүзе буларак кадерле. Аның дөньяда яшәү шатлыгын татуы, хатирәләре, аныңча гына ихлас һәм бераз аныңча гына «арттырып язуы» укучыны тартып тора. Ф. Сафин бу әсәр турында ихлас сүзләр әйтә: «Тел җәһәтенә килгәндә исә әсәр—соклангыч. Менә кайда ул осталык мәктәбе!» (»Казан утлары». 3 сан. 2000).
Үз стиле булган, бай телле әдибәбез Н. Гыйматдинованың «Аргы очта, бирге очта...» повестен укыган кеше андагы вакыйгаларның киеренкелегенә, әсәрдәге халык теленең тәмле-тәмле, ачы-ачы сүзләренә гаҗәпләнеп, укып чыкканын да сизми кала. Автор безне шушындый хәлләрдән сакларга тырышып язгандыр дип уйлыйсы килә. Андагы геройларының сөйләм үзенчәлекләре, уртак сөйләмдәге гыйбарәләр, диалекталь лексиканың чама белән генә кертелүе, әсәрдә һәм җөмләдә урынлы кулланылган фразеологик берәмлекләр һәм канатлы сүзләр бу әсәрнең телен лабораториядә өйрәнерлек итә. Андагы Шәләй үзе генә дә ни тора! Динамизмның соң чигенә җиткерелеп язылган бу әсәрне мин никтер гротеск дип кабул иттем.
Ф. Латыйфиның «Бәйсез этләрне атарга» дигән роман-нәсеренең теле турында Факил Сафин мондый сүз әйтә: «Теле хәрәкәтчән, мул сулы якты Ык
елгасын хәтерләтә». Ф. Сафин әдәби әсәрләрнең теле турында тәнкыйть фикерләре дә язып чыкты: «... бүгенге көндә прозага килгән авторларга тел мәсьәләсендә туры мәгънәдә ярдәм кирәк. Безнең әдәбият институтыбыз юк, әгәр булса, әдипләребез—тел осталары булган прозаиклар—шул институт кысаларында курслар, семинарлар алып барган булырлар иде... Кызганыч, әдипләребез китә тора. Алар белән бергә күпме тәжрибә. байлык китә. Гафу ителмәслек битарафлык бу! Осталык мәктәбеннән мәхрүм итәбез яшьләрне» (•Казан утлары». 3 сан, 2001).
Хәзерге әдәби әсәрләрнең теленә хас кытыршылыклар, житешсезлекләр, хаталар турында бердәнбер саллы сүз әйтүче дип Ф. Латыйфины күрсәтеп үтү кирәк. Үзенең соңгы әсәре («Бәйсез этләрне атарга») белән әдәбиятта югары бәя алган язучыбыз телдәге кимчелекләрне түбәндәгечә билгели: «Авторларның хәтта ни әйтергә теләгәнен аңлап та булмый. Аптырагач, мин ул жөмләне урысчага тәржемә итеп карыйм һәм шуннан соң гына ул аңлаешлы хәлгә килә. Авторларның күбесе, урысча уйлап, татарча яза» (• Казан утлары», 3 сан. 2001).
Әдәби телнең публицистик стиле турында Ф. Латыйфи фикерен болай дәвам итә: «Кайчагында татар газеталарын аласың да андагы төгәлсезлекләрне, сүзнең мәгънәсен белмичә, бозып кулланганнарын күргәч, ул газетаны хәтта ертып атасы килә башлый. Телдәге шапшаклыкның иге-чиге калмады бит... Газеталар, радиолар күбәйде, ә телнең нюансларын, нечкәлеген, тәмен тоеп эшләүче журналистлар саны артмады. Әдәбиятка килүче яшьләр дә тел Жөһәтеннән шактый надан...»
Әйе. мондый фикерләр «Казан утлары» журналының 1999 елгы 12 санындагы редакцион мәкаләдә дә әйтелгән иде: «Бигрәк тә проза әсәрләрендә күп төсмерле, сыгылмалы, жырлап торган милли тел сирәк кунакка әйләнде».
Әдәби тел мәсьәләләренең «Казан утлары» журналында даими тикшерелә торган бер юнәлешкә әйләнеп баруы сөендерә. Ф. Латыйфи бу турыда аеруча борчылып яза: «Хәзер кем ничек тели, шулай яза. Элекке вакытта таләпчәнлек бик югары, белемле редакторлар, корректорлар бар иде. һәр өтер өчен зур бәхәсләр булгалый торган иде. Сүз иреге белән бергә «наданлык иреге» дә килде. Мисал өчен, Оренбург шәһәре генә дә матбугатта дүрт төрле языла: Оренбург, Ырынбур, Оренбур. Ырымбур... Ул өтерләрне әйткән дә юк инде... (•Казан утлары», 3 сан, 2001). Бу сүзләрнең хаклы икәнлегенә шигебез юк. Казан университетына укырга килгән абитуриентларның да белем дәрәжәсе элекке белән чагыштырганда төшеп бара. Ә тыныш билгеләре безнең өчен— укытучылар өчен дә—зур проблема булып кала бирә.
Соңгы елларда безне шатландырган бер вакыйга булды. Сүзнең нинди көч. нинди тылсым икәнен үзенең шигъри ижаты белән күрсәткән Лена Шагыйрьжан «Сүзләр, сүзләр...» дигән эссе язды. Аның һәр тәгъбире—сүзгә мәдхия! Тормышта, әдәбиятта, дөньяда сүздән дә бөек нәрсә юк икәненә ышанасың. Шагыйрә биредә сүзгә сүзләр белән һәйкәл куйган! Моңа кадәр сүзнең тылсымлы, шигъри көчен Лена Шагыйрьжан кебек эсседа күрсәтә алган шагыйрә булмагандыр кебек...
Прозабызга милли хисләр, милли детальләр, милли идея әкренләп кайтып килә. А. Хәлимнең—«Татар вакыты». «Казыктагы итальян». Ф. Сафинның— •Саташып аткан таң», В. Имамовның—«Утлы дала» һәм М. Хужин. М. Юныс, Н. Гыйматдинова. Г. Гыйльманов әсәрләрендә татар дөньясы, татар тарихы, татар мохите шактый тулы сурәтләнә. Татар әдәбияты бу елларда сан ягыннан да шактый үсте: дистәләрчә романнар, повестьлар, драма әсәрләре, том-том шигъри басмалар ижат ителеп, укучыларыбызга барып житте.
Әдәби телебез үзенең халыкчан нигезләрен һаман саклап калырга тырыша. Шулай булырга тиеш тә. чөнки халыкның жанлы сөйләменнән аерылган телнең укучысы булмый, ул алга таба яши алмый, һәр сүзнең кадерен белгән Дәрдемәндебез юкка гына болай дип язмагандыр: «Урамнан һәм базардан чүплә сүзне»...
Хәзер дә әдәби телебезнең халыкчан булуын күрәсебез килә, һәм күп чагында өметләр аклана: проза әсәрләре халыкның жанлы сөйләм теле искиткеч бай икәнен күрсәтеп тора. Әдипләребез кайчак артык халыклашып китмиләр микән дип тә уйлап куясың: чөнки бер жөмләдә нке-өч фразеологик берәмлек
1М.
килә; гади сөйләм сүзләре кирәгеннән артык мул кулланыла; диалекталь сүзләр, формалар да килеп өстәлә; ватылып җимерелгән-үзгәртелгән рус-европа сүзләре дә чиктән тыш очрап тора... Шулай итеп, әдәби телебез бәйдән ычкынган шикелле тоела башлый. Әйе, демократия җәмгыятьнең, барлык яшәү сфераларына килеп керде! Цензура юк! Кем тели, шул яза! Ничек тели, шулай яза! Ничек уйлый, шулай яза! Беркемнән курыкмыйча яза! Болары бик яхшы. Ләкин китап меңнәр өчен языла, халыкның төрле зиһенле, төрле яшьтәге, төрле һөнәрдәге, төрле төбәкләрдә яшәүче төркемнәре өчен языла. Димәк, телебездә гомумхалык өчен уртак лексик, грамматик нормалар өстенлек алырга тиештер. Әмма бу һич тә индивидуаль стиль булмасын дигән сүз түгел!
Хәзерге әдәбиятыбызның теленә караган түбәндәге кызыклы юнәлешләрне билгеләргә мөмкин. Әдәби әсәрләрдә сүз байлыгы катлаулана бара. Моның сәбәпләре дә бар: чөнки, беренчедән, тыелган темалар юк, әдәбиятның сурәтләү объектлары чиксез күбәйде, тематик лексика һичбер чикләнүсез килеп керә (М. Юныс, Н. Әхмәдиев, Г. Гыйльманов һ. б.) Икенчедән, төрле яклардан язалар: Себер, Башкортстан, татарлар яши торган күп санлы Россия төбәкләре... Әсәрләргә шул төбәкләргә хас диалекталь һәм этнографик лексика килеп керә. Өченчедән, тарихи әсәрләр күбәйде. Ә бу. үз чиратында, телебездәге сүзлек байлыгының тарихи катламнарын хәрәкәткә китерә. Дүртенчедән, җәмгыятьтәге үзгәрешләргә бәйле рәвештә яңа сүзләр барлыкка килеп тора. Аннары язучы үзе дә яңа сүзләр ясый, бигрәк тә шагыйрьләр. Ьәм бу— табигыйдер дип уйларга нигез бар. Чөнки сүз остасы яңа сурәт, яңа мәгънә төсмерләре эзләргә хаклы. Алар, бәлки, халыклашып та китмәсләр, ләкин язучының, шагыйрьнең акылында туып, аның әсәрендә яңа сүзләр буларак беркетелеп калалар. Мәсәлән:
Зәнгәрәйде күкләр.
Ачыклана төште, төсләр, югалтулар, табулар...
(Р. Фәйзуллин. 'Тагын килде язлар» )
Хыяллар рәшәсе Тирбәлә дөньяда. Офыктан-офыкка— Ир бала.
Ир бала...
(Мөдәррис Вәлиен. 'Сулыштан—сулышка».)
• Зариф кебек тешсез патриархларны инде алар чынга кабул итмиләр» (X. Мөдәр- рисова. 'Бәйге хакы».)
Туксанынчы елларда рус теленең тәэсире кимегән кебек тоелса да, бу хәл дәвам итмәде. Киресенчә, рус теленең башка халыкларга, шул исәптән, татар теленә тәэсире кимү ягына түгел, ә арту юнәлешендә бара кебек тоела. Берничә еллар элек бездә рус сүзләрен татарчалаштыру процессы барган булса, хәзер радионың да, телевидениенең дә, журналистларның да, язучыларның да артык татарчалаштырып утырасы килми кебек тоела. Без никадәр качарга тырышсак та, рус теле безнең эшебездә, урамда, трамвайда, Татарстан Дәүләт советында, бәйрәмнәрдә, балалар бакчаларында, җәмәгать һәм дәүләт оешмаларында, халыкка хезмәт күрсәтү урыннарында, мәктәптә, югары уку йортларында һ. б. рәхәтләнеп, тулы көчкә, телебезне кысып яши бирә. Иртән рус телендә яңа сүз туса, кич белән радио-телевидениегә. матбугат чараларына килеп кереп гаҗәпләндерә. Шунысы бар: һәммә сүзне дә эквивалент тәрҗемә итеп бетереп булмый! Шуңа күрә күп чагында яңа сүзне әзер килеш алабыз: циклон, буклет, блондин, коррупция, банкир, форум, бизнесмен, компьютер, парламент, интеллект. Дума, файл, дискет, критерий, «Мерседес», «Макдо- нальс», робот, чип, коттедж...
Әйе, техника үсә, камилләшә, дөнья да үзгәрә, яңара... Әгәр һәр яңа төшенчәне белдерә торган яңа сүзне русча яисә дөнья телләрендә генә ала башласак без нишләрбез икән? Әнә бит: французлар инглиз теле тарафыннан йотылудан куркалар; төрекләр күп еллар буена әдәби телләренә европа һәм дөнья алынмаларын кертмәскә тырышып яшәделәр, том-том сүзлекләр
яздылар—үз сүзләрен ижат иттеләр. Ләкин, барыбер, аралашканда, конгрессларга барганда күрдек: төрекләр үзләре бу ясалма сүзләр белән сөйләшмиләр, алынма сүзләрне бик күп кулланалар, филолог галимнәре дә шулай эшли. Димәк, алынмаларга каршы көрәш әллә ни уңыш китермәгән. Иң кулае шул булыр кебек: без һәр алынмага конкрет якын килергә тиешбездер. Телебездә ул төшенчәне белдерә торган сүз булса, шуны алырга. Әгәр андый сүз юк икән, күчерелмә мәгънәле сүзләр эзләп карарга. Булмаса, диалектларга, сүзлекләргә мөрәҗәгать итәргә. Мондый чаралар әйбәт нәтижәгә кичермәгән очракта гына, сүзне алынма сүз буларак кабул итәргә кирәк.
Телебездә мондый тәжрибәләр булмады түгел. ТР Фәннәр Академиясенең һәм Казан университетының ясалма фәһем лабораториясе галимнәре компьютер дөньясына караган русча-татарча сүзлек бастырып чыгардылар. Анда бу өлкәгә караган сүзләрнең байтак кына татарча вариантлары табылган: компьютер— санак, принтер—басак һ. б.
Алынма сүзләр табигый кабул ителгән әсәрләрдә арта бара. Техника һәм зур төзелешләр, фән заманында бу табигыйдыр. Әйтик. Р. Фәизовның «Рәхим итегез, сэр!» дигән фантастик хикәясендә билгеле бер сүзләр җыелмасы әсәрне тотып тора. Аларның күбесе европа сүзләре: гигант, космоплан. Джеймс Райт, двигатель, бетон полоса, атмосфера, штурвал. Пентагон, Америка, генерал, президент, физик, пилот, гризли (аюыдай), кабина, пассажир, салон, плафон, корабль һ. б. Бу фантастик хикәя кысылган код кебек. Ул заманча стильдә һәм заманча лексика белән киеренке язылганга күрә, жиңел укыла, аны алынмалардан башка күз алдына китерү дә мөмкин түгел. Әнә шулай эчтәлек белән форма туры килгәндә, алынмаларның кулланышы аклана.
Әйе, тормышта нәрсә булса, әдәбиятта, бигрәк тә прозада, рус-европа алынмалары күпмедер күләмдә котылгысыздыр да. Әмма кешене рух саклап кала ала. Шуңа күрә кеше әдәби әсәрләр укый һәм аның милли рухын үстерә торган эчтәлек белән бергә милли әдәби тел дә заманча дәрәҗәдә бөек, тулы, сурәтле, бай булырга тиеш.
Илдар Юзеевның бер шигырендә «киллер» сүзе бар. Ике строфалык бу шигырь шушы бер сүз аркасында заманча иҗтимагый яңгыраш ала:
Еллар узган саен сагындырыр
Мәхәббәткә тугры корбаннар.
Килде Исмәгыйльләр—киллер булып Акча өчен ата торганнар...
(•Казан утдары», 2 сан. 2000.)
Шулай да куанычлы: соңгы еллар әдәбиятында персонаж сөйләмендә генә түгел, автор сөйләмендә дә җирле төбәк колоритын бирү өчен диалекталь сүзләр куллану арта бара. Арча төбәге дә, Сарман ягы да, Башкортстандагы типтәр сөйләшләре дә, мишәр ягы да. Себер татары да прозада сизелеп тора. Мәсәлән, Г. Гыйльмановта— «чияләйләп төенләү». •япалай карама», 'бәрәңге төрмәсе»: Я. Зәнкиевта—олы-корылар. курты (җамбы балыгы), күлдәвек, ирмәк, беравык, сыгыт (сагышлы), бакчар (сыерчык), астанә (зыярат). бнртенү (радикулит) һ. б.
Татар теле аерым сөйләшләрдәге грамматик формалар аша да байый бара. Мисал өчен малы (мәле) кушымчалары прозада да. поэзиядә дә, хәтта публицистикада да актив. «Бер офыкка кереп күмелгәч, кемнең кайда йөргәнен дә бслмәле түгел» (Ф. Сафия. 'Саташыпаткан тан».)«Карап кына тормалы инде— чиста, пөхтә...» (Ф. Сафин. Шунда ук.)
Сине туган иткән сихри дәрья
Минем өчен йөзеп чыкмалы.
(3. Мансур. 'Сихерләнү».)
Р. Фәизовның «Рәхим итегез, сэр!» әсәрендә ул аеруча күп очрый: искитмәле машина, искитмәле күркәм чибәр егет, искитмәче кыз. искитмәле очкыч, искитмәле тизлек һ. б. -Гачтын ( гәчтен) формасы да активлаша бара: •Сусагачтын килә күлгә». (Г. Садә.) 'Тугачтын ук коенып үскән гүя». (Р. Га таш.) «Каты чирдән бераз хәл алгачтын, озак итеп тышка карап тордым*. (Ф Яруллин.)
Сөйләшләрдән бәйлекләр дә, кисәкчәләр дә килеп керә: тиңентен, битәр, тәүмәле, мәлдә, ише. эргәсендә. Җирле сөйләшләрдән кергән сүзләр шигърияттә дә, прозадагы автор һәм персонаж сөйләмендә дә шактый күзәтелә. Алар күп түгел, әмма, кабатланудан котылу, өчен кулай бер чара булып тора. Мәсәлән, «... Чәкине ваттырасы, әрәм иттерәсе, *3әм-3әм» суыннан колак кагасы килми.» (3. Хөснияр.) «Хәмит төшеп калгач, яшь хатынның ачуы отыры кузгалган иде». (3. Хөснияр.) «Нәкъ Фәгыйлә! Кайнар сулышына тиклем!» (3. Хөснияр.) «Бу тиклем куәтле, уңайлы һәм акыллы очкычны Галәмгә ничәмә тапкыр күтәреп тә, Райат әле һаман да шул гадәти бер тойгыдан котыла алмый». (Р. Фәизов.) «Бәхетне без умырып тотар идек, Тик кайда соң аның кулчасы? (Р. Идиятуллин.)
Диалекталь сүзләрнең әдәби телне баету мөмкинлекләре чиксез. Вакыты- вакыты белән бу сүзләр җирле төбәктәге вакыйгаларга бәйле рәвештә текстка гаять табигый кереп китәләр. Аерым язучыларыбызның әсәрләрендә алар матур гына бер лексик фон да барлыкка китерәләр. Н. Әхмәдиевнең «Амбирак яки кара каен кыйссасы», Я. Зәнкиевнең «Өтелгән мәхәббәт» әсәрләрендә җирле сөйләш сүзләре урынлы кулланылалар һәм сурәт ясауда гаять матур яңгыраш бирәләр.
Әдәби телебездә, аеруча матур әдәбият телендә һәм фәнни-популяр стильдә парлы сүзләрнең активлашуы күзгә ташлана. Әлбәттә, телебездәге синоним сүзләрдән, антоним сүзләрдән парлы сүз ясау тәҗрибәсе ерак-ераклардан килә: тирә-юнь, ир-егет, киңәш-табыш итү, ата-баба, исәп-хисап, исән-имин, кәнтәй, юк-бар, теше-тырнагы белән, ул-бу булмау, җәбер-золым, чит-ят һ. б. Бер сүзгә аваздаш икенче сүз килеп тә яңа сүз ясала, шулай ук икесенең лексик мәгънәсе булмыйча да яңа сүз ясау бар: әкәм-төкәм, әҗе-гөҗе һ. 6. Әдәби телдә якынрак мәгънәле сүзләрне парлап яңа сүз ясау тенденциясе дә арта бара кебек. Безнеңчә, яңа сурәт чаралары кирәк булу сәбәпле, бу күренеш яңа чорда шигырьдә башланды. Р. Фәйзуллин, Р. Гаташ, Р. Хариста аеруча күп булган мондый сурәтләү чаралары хәзер инде шигырьдән прозага, публицистикага, хәтта фәнни-популяр стильгә дә күчеп бара. Мәсәлән, «Ялыкты авыл туктаусыз куалау-ашыктырулардан» (Факил Сафин). «Дыңк иттереп капка ябылган тавыш ис-һушына китерде бугай, бер мәлгә туктап калды... (3. Хөснияр.) «Үзләренә качып китәргә җай-җирлекәзерлиләр». (С. Шәмси.) «Анда дөнья күргән әсәрләр безне алга күз ату-фаразлары аша яшәргә өйрәтә». (И. Әхмәтҗанов.) «Аның әмер-хәрәкәтләре кыю*. (С. Шәмси.) * Ил-дәүләт хуҗасы саналган колхозчылар бушка дигәндәй эшләгән...» (М. Госманов.) « Түрә-чиновниклар арасында да ихлас күңелдән халык-кавем, кешеләр мәнфәгате алдында үз бурычларына тугрылыклы игелекле затлар очрап торгалаган». (М. Госманов.) «Укытучыларга мөрәҗәгать- гозерем цә бар». (Р. Юсупов.)
Соңгы елларда әдәби телебездә гади сөйләм сүзләрен куллану чиктән ашып китте. Тормышыбыз тәртипсезлегеннәнме, башка телнең дә шушындый түбән стиле таралуданмы—әмма соңгы вакытта әдәби әсәрдә сүгенү сүзләре дә күп күренә башлады. Алар образ ясау өчен кызыклы гына алым булса да, әдәбиятта дорфалыкка, тотнаксызлыкка китерми микән? Мәсәлән, «Каршыда ат йөзле, сыер гәүдәле, тап-таза марҗа тора иде». «Әле син исәнмени, гад?» «Дуңгыз кебек тазалар, чәпчим, менә тазалар, аналарын корт чаккыры», Аяз мулла болар өстенә килә. Авызыннан күбекләрен чәчә-чәчә.» Болар Р. Сибатның гаять кызыклы әсәрләреннән алынган җөмләләр, һичшиксез талантлы, сурәт ясауда зур осталыкка ия булган бу язучы гади сөйләм сүзләрен кирәгеннән артык кулланмый микән?! Әлбәттә, ул көчле импульслы, кыска, халыкчан тел белән яза. Курыкмыйча, алга-артка карамыйча яза. Дөньясы шундый булганга, гади кешенең—җир кешесенең газаплы тормышын яза. Әмма түбән стильгә үк төшеп китмәсә иде Р. Сибат. Укучы, тупас сүзләрдән туеп, аның китабын читкә алып куя күрмәсен иде. Әдәби телнең, нигездә, әдәпле булуы кирәктер...
Татар прозасы милли проза буларак йөз елдан артык үсеп, камилләшеп килә. Аны стилистик яктан дөнья әдәбиятының казанышлары белән тоташтырган күп кенә күркәм күренешләр бар. Мәсәлән, дөнья прозасында уртак сөйләм дип аталган стиль татар әдәбиятына XX гасыр башында сак кына аяк басты һәм кышсызрак кына, күзгә ташланмыйчарак кына яшәп
килде (Г. Исхакый, Г. Ибраһимов, Ш. Камал. К. Нәҗми һ. б. әсәрләре). Ниһаять, ул аякка басты. Прозабызның өлгергән заманында (Г. Бәширов. Ф. Хөсни, Ә. Еники, М. Мәһдиев һ. б.) ул әдәбиятта хикәяләүнең төп чарасына әйләнде. Хәзерге әдәбиятта аның белән исәпләшмичә мөмкин түгел.
Уртак сөйләм өчен автор һәм персонаж планының мәжбүри булуы кирәк. Хикәяләүдә ике план—автор сөйләме һәм герой сөйләме килеп кушыла. Автор һәм герой «тавышлары »ның кушылуы авторның герой халәтендә булуына китерә: авторның объектив планы белән персонажның субьектив планы кушылып китә. Автор һәм персонаж сөйләменең кушылуы проза сәнгатенең иң югары сыйфатын барлыкка китерә. Ул хикәяләүдә фальшка, ясалмалыкка урын калдырмый. Бу адым белән язган әдип үз героен ахыргача тоярга, андагы күңел тибрәнешләренең иң нечкәсен дә сиземләргә, фикерләрнең каршылыклы бөтенлеген сурәтләп бирә белергә тиеш була. Соңгы елларда язылган проза әсәрләре, бәлки, Әмирхан ага Еники дәрәҗәсенә җитеп тә өлгермәгәннәрдер, ләкин алардагы заманча стиль уртак сөйләм аша да сиземләнә.
Хәзерге хикәяләүдә автор кайчак югалып бара кебек. Әсәрләр драматургия стиленә якынлаша. Бу—киеренкелекне, эмоциональлекне арттыра. Темасы, хикәяләүнең юнәлешенә карап кулланганда, ул гаять заманча, экономияле, максатка яраклы. Ә менә тарихи, иҗтимагый яңгырашлы әсәрләрдә саллы, салмак яңгыраш таләп ителә һәм диалоглар күләме сизелерлек кими. (В. Имамов. «Утлы дала».) Хәзерге кайбер проза әсәрләрендәге зур күләмле абзацлар тарихи жанр өчен генә характерлы кебек. Безнеке сыман дөньяда «яшәү—бер мизгел» булган заманда, озын-озын җөмләләрне укып утырырлык укучылар да кими бара. Күп тиңдәш кисәкләре, аерымланган кисәкләре, җәенке җөмләләре булган озын җөмләләр дә заманга яраклаша. Аларны махсус таркатып, берничә мөстәкыйль берәмлеккә аерып, нокта аша язу да ныгып бара. Телдә парцелляция дигән бер стилистик алым үсеп килә. Мәсәлән, 3. Хөсниярның «Айның туган-тумачасы юк» дигән әсәре нәкъ менә шулай башланып китә: «Теге китте. Сөт машинасына утырып. Райүзәккә. Судка дип. Ул калды». (3. Хөснияр.)
М. Юныс өчен дә бу алым шактый кулай булып чыккан. Чөнки җөмлә җиңеләя, мәгънәви акцентлар көчәя бара: «Адәм баласы яшәр өчен дөньяга килә. Бәхетле булыр өчен. Дөнья көтәр өчен. Буыннарны-буыннарга, ата-бабаны балаларга-оныкларга тоташтырып, милләтнең мәңгелеген тәэмин итәр өчен».
Хәзерге прозаның тагын бер үзенчәлеген билгеләп үтәргә мөмкин. Бу прозада диалоглар күләме арту. Диалог хикәяләүнең бер формасын тәшкил итә башлады. Хәтта авторның әйтте, диде, жавап бирде, сорады, сөйләде, кычкырды кебек сүзләре дә юкка чыга бара.
•— Исемең Лотфулла бугай?
—Әй-е.
—Син нәрсә, гелән генә тәрәзәгә киләсең, ә үзең чакырсам кермисең?
—һы! Кызык бит!
- Нәрсәсе кызык?
— Урысча укыганны карау кызык.
—Син әллә урысча беләсеңме?
Кайбер сүзләрен генә беләм!.
(3. Зәйнуллнн «Агыйделнец аръягында».)
Диалогларны автор сүзләреннән башка бирү фикерне тыгызлый, хикәяләүне кискенләштерә, динамизмны арттыра. Хәзерге укучы озын-озын хикәяләүне укып утырмасын өчен, әдипләр шулай язалардыр!
•—Апа, ә Айчибәр үзе кайда?
- Кайда дип... Белмәйһеңмени? Ул бит моннан китте.
—Ничек китте?
—Кыдлар ничек китәләр һуң?»
(Н. Әхмәдие в. »Амбнрак яки кара каен кыйссасы» )
Әдәби әсәрләрдәге башламнар турында материаллар җыйганда да бер нәрсәгә игътибар иткән идем: безнең әдәбиятта диалоглар белән башлау гадәткә әйләнеп бара кебек. Гәрчә аларны барлык язучылар бик өнәп бетермәсә дә. Гомумән, диалогның хикәяләүдәге, текст төзелешендәге роле үсә бару прозабыз
lag-
өчен характерлы бер күренеш дип санарга мөмкин. Шуңа бәйле тагын бер яңалыкны да күрсәтик: диалог, нигездә, җанлы сөйләмдәгечә кыска, динамик, табигый оешкан була.
Шул ук вакытта әдәбиятта салмак хикәяләү дә сакланып килә. Бу аеруча тарихи әсәрләрдә күзәтелә. В. Имамовның «Утлы дала»сында (2000, 1, 2саннар) саф диалоглар бөтенләй диярлек очрамый. Язучының максаты—эпик хикәяләү. Әсәрдә персонаж сөйләмен хикәяләүгә алып керүче фигыльләрнең кайберләрен генә карап үтик әле: әмер бирү, сөрән салу, авызын еру, сорау ишетелү, әмере белән өтеп алу... Бәлки, бу рәвешле хикәяләү тарихи әсәрләр өчен, гомумән, хастыр. Н. Гарифның «Мәмеш бирде» исемле тарихи кыйссасы да шундый ук стильдә язылган. Монда да персонаж сөйләме күп түгел, саф диалоглар да аз очрый.
Сиксәненче еллар азагында безгә башламнар мәсьәләсендә беренче күзәтүләр ясарга, хәзер инде күбесе арабыздан киткән олпат әдипләребездән сорауларга җаваплар алып, бер зур мәкалә дә язарга туры килгән иде. Ә туксанынчы еллар әдәбиятында бу мәсьәлә ничегрәк соң? XXI гасырга аяк басканда алга китә алдыкмы? Безнеңчә, язучыдан зур осталык, интуиция, стилистик тоем сораган башламнарның үткән гасыр әдәбиятындагы кебек вакыйга булырдайлары күп түгел. «Фәхрине үтереп ташладылар». (Г. Ибраһимов. •Тирән тамырлар».) «Ул туды, туганда ул кеше иде». (Ф. Әмирхан. «Татар кызы».) «Яшь бала елый иде». (Ш. Камал. «Буранда».) «Дала буйлап кылганнар йөгерә, кылганнар йөгерә...» (Ә. Еники. «Әйтелмәгән васыять».) «Казмаш заводында яңа директор көтәләр». (Г. Әпсәләмов. «Сүнмәс утлар».) Менә шушындый бер укылгач хәтердә калырдай башламнар хәзер азрак кебек тоела. Әсәргә бит шулар аша кереп китәсең. Әсәрнең нота ачкычы, прелюдиясе бит инде алар!
Хәзерге прозада менә мондый мисаллар: «Җәнҗал аларны үзе эзләп тапты». (Н. Гыйматдинова. «Аргы очта, бирге очта».) «Район үзәгендәге хастаханә янына яңа тарантаска җигелгән кара айгыр килеп туктады». (Г. Галиева. «Тулгак».) «Тагылга барасы чакта, анда уздырган берничә көнемнең гомерем буенча җитәрлек рәхәт әрнү, татлы сагыш, газап китерәсен ялгыш та уйламаган идем». (Н. Әхмәдиев. «Амбирак...») «Хисмәтулланың өй салу артыннан йөри башлавы авылдашлары тарафыннан сәеррәк кабул ителде». (Ә. Моталлапов. «Картлык».) «Суздаль урамнарын көтелмәгән һәм хәвефле тояк тавышлары уятты». (В. Имамов. «Утлы дала».) «Кешелек дөньясы егерме беренче гасырга аяк басты». (Р. Фәизов. «Тәңре хөкеме».) Алмасар авылында уңганлыгы белән тирә-якка мәгълүм механизатор Лотфулла Арукаев көн итә». (Б. Камалов. «Дөмбер Даниял».)
Хәзерге әдәбиятта тагын бер күренеш активлашып бара. Атау җөмләләр XXI гасыр башы поэзиясендә дә, прозасында да заманча фикерләү өчен кулай булып чыкты. Р. Фәйзуллиннар, Р. Харислар шигырьдә актив кулланган атау җөмләләр чәчмә әсәрләргә дә чылбыр булып кереп китте.
Җәя үле буран. Еламсар яңгыр. Җилкәнле болыт. Шадра кыр.
Салкын чишмә.
Төсле җыр.
(Р. Файзуллин.) Ак кар.
Кызыл төлке Яшел күзле. Зәңгәр эзле...
(Р. Харис.)
«Чәй сала торган көмеш калак... Кара чәчәкләр төшкән ак фарфор чынаяклар... Үз өе... Аның тәмле, татлы исе... Акрын гына җан тибрәткеч музыка... Зәп-зәңгәр, үтә күренмәле ялкын телләре... Болар барысы да юлда кайтканда, аннары әле генә өйдә туган икеле-микеле моң-зарларны алып киттеләр». (А. Гыйләҗев.)
•Туган ягым Эстәрле буйлары*.
Бүгенге Башкортстаннын казакъ далаларына чиктәш җирләр...
Көньяктан Ырынбур далалары белән тоташкан изге урыннар... Ах, бу Эстәрле яклары! (3. Зәйнуллин.)
Без үзенчәлекле чорда яшибез. Бер яктан, цензура юк, ничек телисең шулай яз. Икенче яктан, бу чиксез иркенлек әдәби телебезне какшатмас микән? Бу ирек, сиздермичә генә, рус теленең сүзләрен генә түгел, грамматик калыпларын да арттырмасмы? Берничә мисал китерик: әдәби телебез әкрен- әкрен рус теленең лексик, синтаксик-стилистик тәэсирен тоя бара. Элек туры сөйләмнән соң «диде», «әйтте», «сорады* фигыльләре килеп, җөмлә тәмамлана иде. Хәзер бу сүзләрдән соң аерымланган хәлләр урын ала башлады. Рус телендәге сүз тәртибе безгә дә килеп керде: •—Ты пойдешь с нами?—спросила она, одевая ребенка». Нәкъ шушы тәртиптә без дә җөмлә төзи башладык. Язучыларның яше дә, олысы да шулай яза:
—Тот, чукынган!—диде бит алмалары кызарган Заһидулла, дуңгыз мае уртлап. (Р. Сибат.)
—Ә-әйе,—дидем, гаҗәпләнүдән тотлыга төшеп. (Н. Әхмәдиев).
— Ничек соң, Кызылъярда әйбәт кенә яшәп ятасыңмы?—диде ул, хәйләкәр елмаеп. (Ф. Яруллин.)
—Ярый, керегез,—диде министр ханым, модалы кыска күлмәгенең итәген тарткалап куйгач. (Г. Ахунов.)
Рус теле тәэсирендә таралган тагын бер төзелмә активлашты. Бу—«- рга,—ргә» формасындагы инфинитив. XX гасыр башына кадәр аның Вазыйфаларын »-мага.—мак, —у» формалы фигыльләр үтәгән. Бу форма хәзерге чорда рус теленең үзендә дә искиткеч актив икән. Ул турыда рус галимнәре язып чыга. Ләкин бу форманы татар телендә сүзлек маддәсе итеп кую шактый уңышсыз булган дип әйтәсе килә. Ырылдап торган бу форма татар балаларына телне өйрәткәндә гаять авыр. Рус балаларына татар теле өйрәткәндә әйтмим дә инде!.. Иң куркынычы шунда: безнең бу форма белән ясалган фигыльлә- ребезнең синтаксик-стилистик кулланышы нәкъ русча икән! Сүзләре татарча, ә җөмлә калыбы—русча! «Укырга, укырга, укырга!» дигән өндәмәләрдән башланмады микән бу «рга»ларның кулланышы?! Без бер лингвистик тәҗрибә үткәрдек: Г. Ибраһимовта һәм М. Мәһдиевтә «-рга» формасының күпме икәнен санап чыктык. Хәзерге телебездә ул 20 тапкырга арткан булып чыкты!
Мин үзем фигыльләрдәге элекке • ман,—мәк» формасын кире кайтару ягында. Хәзер ул бездә пассивлашкан, Төркия белән багланышлар беткәннән соң, егерменче елларда сүзлекләрдән махсус төшереп калдырылган, аннары • - рга» формасы килеп кергән. Ни өчен кергәне дә мәгълүм: никадәр карарлар, күрсәтмәләр рустан тәрҗемә ителгәннәр! 60-70 ел буе! Шуңа күрә »-рга» активлашкан да.
Татар теленә рус теленең тәэсире калькалар күбәюдә дә сизелә. Менә мисаллар: хәлендә—в состоянии-, юлында—на пути-, дәрәҗәдә—в степени-, нәтиҗәсендә— вследствие; хисабына—за счет, ягыннан—со стороны, буларак будучи; нигезендә- на основе Һ. б. Татар телендә рустан калькалаштырылган менә мондый кушма бәйлекләр барлыкка килде: аермалы буларак, белән бергә, белән рәттән, капма-каршы буларак, мөнәсәбәте белән, сыйфаты белән, уңае белән һ. б.
Рус телендәге иялек килеше катлаулану татар теленә дә кире яктан тәэсир итә. Бу хәл матбугат телендә күбрәк күзәтелә, әлбәттә, ләкин ул кайчак прозага да үтеп керә. Менә мисаллар: педагогия фәннәре академиясе член корреспонденты М. И. Мәхмүтов; республика агропромышленность комплексы работниклары активы җыелышы һ.б.
... Татар әдәби теле яңа гасырга аяк атлады. Күркәм, ышанычлы тенденцияләргә йөз тотып һәм халыкның җанлы сөйләменә нигезләнеп үсә торган татар әдәби теле яңа гасырда да затлы әсәрләр, зыялы әдипләр вә шагыйрьләр теле буларак тагын да камилләшер. Ул заманча төсмерләр, сурәтләр белән баеп үзгәрсә дә, милли үзенчәлекләрен, табигый яңгырашын һәм халыкчан традицияләрен саклап калыр дип ышанабыз.