ИСӘН ЧАКТА...

Күкләреңне терәп торыр чакта Ай-Кояшка җитәр кул булыр; Исән чакта дусларыңны барла. Кабереңә парлак юл булыр.
Исән чакта!
Тузан күченә дә. вакытлыча
Күзне томалый да бер элпә: Югыйсә бит хисләр барбер шул ук. Норәк тнбә. тибә дерелдәп.
Исән чакта!
Кемгә кирәк китеп югалгачтын. Югалткачтын юлыңның очын. Үлә-үлә мнн яраттым сезне. Яшәү, ахры ... югалту өчен.
Исән чакта!
Аккан суларны да туктатырлык Кабилият иңгән чагында.
Син, туктатма мине, туктатырлык
Көчең барда, сагын-сагынма...
Исән чакта!

Күзгә керер бер тузан да җитә— Томаланып кала бар дөнья!
Яна-яна урман сүнеп бара— Янган агачларга тотынма!
Исән чакта!
Ку .парымны гына сузган идем, Мәңгелеккә килеп бәйләндең: Тоташ газап инде... гасабилы Көн аралаш үткән бәйрәмем.
Исән чакта!
Юлларыма чыксам, юлларымда Семофорлар яна—яшел ут! /\гач тамырлары абындыра. Абынсам да барыбер мин шул ук.
Исән чакта!
Килер бер көн—кемгә генә килмәс!— Соңгы сүзе кайчысы белән: Килер алар—Яшәү... Үлем, Мин калырмын кайсысы белән?
Исән чакта!
Йөзәсең йөзәр чагында.
Түзәсең—түзәр чакта: «Далада яшәмибез» лә, Яшибез бер кочакта.
Бары бар, югы буладыр, Юксынуы бигрәк күбрәк: Ничек чыдасын йөрәгем. Күкрәүләр тулы күкрәк.
Яусын ла яңгыр яшенләп. Күкрәп, яшен белән;
Җәй үтеп бара... июль— Түләрмен яшем белән.
Кич иде... Киче июльнең. Моннан бер илле еллап Башланган сукмакның ахырын Очыннан киләм очлап.
Кич инде!
е
Тау-тау инде... Тауларның Күкрәгендә чишмә бар. Кемнәр килеп сулар эчте?— Килер юлы бигрәк тар.
Юл салыйм дисәң, сал икән Тауларга илтсә генә...
Үләнгә абынып еларсың Тауларның күкрәгендә!
Биектән тавыш иңә дә Ерактан—еракларга! (Сулар ага сикерешеп Улактан улакларга.)
Күк тулып ишелде дә, Көн— Энәдән-жептән үтеп Чылатып китте... Җылытып— Бер болыт тора көтеп.
Мәңгелеккә, дип, килсәң дә, Шул бер гомерең белән Яшисең... Таулар өсләтеп Йөгерә соргылт үлән.
е
Кемең кул сузар иде соң Әгәр мин үлгән булсам! Күзеңнең керфек очында Гасырлар кичкән тузан.
Кем ирер—кемнәр кайгыртыр Әгәр мин үлгән булсам.
Тузам да, киләм тәртипкә Гөнаһлы бала сыман;
Күпме бал бирдем милләткә, һаман балавыз сыгам.
Кем ирер—кемнәр кайгыртыр Әгәр мин үлгән булсам.
е
Болыты белән төшәр дә, Яңгыры белән ишәр;
Түбәм тишек ... Исәнме, Күкрәүле яңгыр, исәр!
Күчәр дә болыт, теләгем Кабул бул иясенә; Әйталмый калырмын, юкса, «Рәхмәт!» диясемне.
Барыр юл озын булса да, Әйтер сүз кыска, кыска; Багышка карап китсәң дә, Кайтасың көнчыгыштан.
Көнчыгыштан кайта кошлар Таң алдыннан, төялеп...
Капка төбендә торадыр Сөйкемлесе—сөялеп.
е
Кем себерер бу юлларны Таушалсаң, тузан булсаң; «АҺ1* дияргә өлгермисең, Йөрәгең тузган була.
Юлым өсте—урман юлы. Урманга чыгасым бар; Нинди хуш дөнья!
Урманда Каены, чаганы бер. ... Урманга чыгасым бар.
е
Киләсең дә китеп барасың син Үләннәрне ерып, аралап;
Ике якка ауган үлән сыман Дөньяларым тора таралып.
Аяк басылмаган тарафларга Күләгәләр төшә, чүп үсә,— Ай-Кояшка гына үрелеп лә Яшисе лә иде, югыйсә.
Чүп үсә...
*
Түземлек кирәк, Үземлек кирәк;
Юл чатында
Үсә бер тирәк.
... Җил иркендә тибрәлә Ул да сирәк-мирәк.
е
Яшәвең изге булса да Гөнаһың аска тарта;
Бүдәнә булып йөрисең,
Кычкыра: «Тартай!*, Тартай*.
е
Чигелде җилләр җилендә—күлмәгем яфраклары, Кундылар инде иңемә—сафтан да сафраклары.
Таң гына ата, югыйсә—ә инде киче дисең; Куркытма кош авазын—болында әрем исе!
е
Терәүгә терәп куелган Юл-чатга баганасын Урау көннәр бар иде;
Терәү дә юк. багана да— Юллар хәзер тар инде.
... Уйнап үскән
Киндер кыры бар иде.
F
Кермисең дә. чыкмыйсын да: «Йөзен дә каршыларбыз!»— Дигән идең дә; инде хәзер Шактый ук каршылар без.
Хис-йөрәк шөшле булса да. Чабата күзе саен—без!
Г
Юлымда ятып егьладым... Дошманнар У й лады лар: «Үлде! *.—дип;
Терелеп кайткач әйттеләр: «Юк. ул үзе түгел», дип.
(Барабан кага-кага
Шатланышып көлештеләр:
«Бу егет кая таба!»)
Мин яшимен,
Ә үзләре
Нәкъ тере мәет кебек;
Дснен нә кальбен югалткан Мосафир сәет кебек.
... Алар юк инде, мин йөрим Карадан кара көеп.
Кереп утыра идең: «Ни хәлен бар, Ннндн хәлләр хәзер авылда: Кемнәрең бар. кемгә сыенасың Күңелеңә авыр чагында?»
Өйләндең дә, әйе. җиңеләйдең. Җиңел юлда авыр сизелми;
е
Бу сәгать йөри дә йөри. Туктамастыр, ахыры: «Туктамас Мәхмүт түгел дә. Чиге юк бу аклыкның».
Туа да таң, кошларның Ак канат җилләреннән Өн килә: «Ташламасын ла Дустыңнан, ишләреңнән!»
е
Урман бу!.. Җилләр тавышы Капканы ача киереп:
Гайбәт суз булса да. әйбәт дип Үткәрә бел иелеп.
Сүнә яфрак, сүнәләр дә Җилкән кебек җилкәмә!
... Мин китәрмен дә... ул калыр. «Аны да шулай иркәлә».
Тәрәзәңне ачасың да, бәлкем: «Югалдылар болар», дисеңдер.
«Дию» җиңел, «пәри» авыр була,— Өермәсе белән сугылса;
(Дусларга да бер кирәгең калмый. Өермәләр өереп, сыгылсаң.)
Барысы әйбәт... Сиңа кирәк чакта Сүз дә килеп, җил дә сугылмас; Шартлап-шартлап имәннәр дә ава. Озак яшәр агач егылмас.
е
Үләнгә абынып егылгач—
Бик каты юкәгач та;
Нигә үкенү кирәк соң, Юктан да елагач та.
Агачлар тамыры өстәрәк,
Өстәрәк икән лә шул;
Кайсы агачка абынсаң, Шунсы үзәктә лә шул.
Йөрмә икән өскә карап,
Түмгәккә абынырсың;
Үзеңнән дә түбәнрәк
Тамырга табынырсың...
е
«Килүең дә авыр булды,—дидең,— Яшәвең дә җиңел түгелдер», һәр сулышын тоеп яшим, әнкәй, Өлешемә тигән дәвернең.
Әвернәгә үргән сүс җепләрен Күкрәгемә үреп яшәдем; (Югалтулардан соң аңлашыла Бар мәгънәсе Олуг яшәүнең.)
Әйтер сүзең тамар-таммас чакта, Өзелер чакта әйтер сүзләрең Бик якында идең... Ә мин Ерак кырлар түрен күзләдем.
Кизләүләрдә сулар кипмәс барбер. Үзәннәрдә чыклар кипмәсә;
Сузылган кул булыр, әгәр инде Вакытлыча барып җитмәсәм.

Реклама