Логотип Казан Утлары
Шигърият

ФИЗИК ТА, ЛИРИК ТА...


Алтмышынчы елларда элеккеге СССР киңлекләрендә яшәүче халык телендә, бигрәк тә әдәбият, шигырь сөючеләр гыйбарәсе булып, бәхәс тудырган, ягъни шигъри полемикага сәбәп шундый сүзләр йөрде «физиклармы. әллә лириклармы ?» Ягъни кайсы заманга заек төгәл фән. техника әһелләреме. йә булмаса шигырь сөючеләр, каләм ияләреме4 Күпме шигырьләр язылды ул чорда бу темага ' Безнең шагыйрьләр дә язды
Ә менә илленче елларда шигырьгә килгән Камил Әхмәди улы Мостафин бу полемика белән артык мавыкмады бугай. Әйе. 1932 елның 26 ноябрендә Зеленодольск шәһәрендә туып. Саба һәм Чүриле (хәзер Арчага керә) районнарында үсеп, урта мәктәп тәмамлаган егет Казан дәүләт университетының нәкъ менә физика һәм математика факу зьтетында укый (1951—1956 еллар). Университет тәмамлагач. Мәскәүдә. аннан 1957елдан бүгенге көнгәчә Уралда, элек Чиләбе-2 дип аталган, хәзер Снежинск исемендәге шәһәрдә яши Бөтенроссия техник физикасы фәнни-тикшеренү институтында сектор начальнигы булып эшли (ул—физика һәм математика фәннәре кандидаты) Хезмәт Кызыл Байрагы һәм «Почет билгесе* орденнары. медальләр кавалеры. 1991 елда исә СССР Дәүләт премиясенә дә лаек була Чын мәгънәсендә физик, фән эшчесе шул. нәрсә әйтәсең'
Кызыклы бу фактларны безгә шагыйрь автобиографиясендәге белешмәләр сөйли. Калганы шигырьләрендә. китапларында Илленче елларда яза башлаган Камил шигырьдә И Юзеевлар белән безнең буын шагыйрьләре арасындагы чорда калкып чыкты дәртле, оптимистик, шул азлар романтикасы белән сугарылган. • Такташ томы һәм шаян җгсз» белән дус йөрәк һәм фән белән дә таныш бүгенге яшь кеше акылы кушыла иде аларда Беренче китап исеме дә шундый ноталарда иде «Жыр сафка чакыра» (1966) Русча да язды ул ике телдә дә камил яза алырлык беземе, эрудициясе бар иде Камилнең Татарстанда һәм Урал матбугатында гына түгел. Мәскәүдә («Юность» журналы һ б. төрле альманахлар) дә басылды шигырьләре Сигез китабының («һәркемнең р йолдызы». 1968, «Горур ташлар». 1972. «Хыял кошы». 1984 һ. б.) өчесе—урысча дөнья күрде (Чиләбедә. Мәскәүнең «Современник» нәшриятында) Балалар өчен дә язды ул. юмор- сатира шигырьләре, пародияләр белән дә күренде («Чаян журналы һ 6 ). Тәрҗемә өлкәсендә дә көчен сынады, җөмләдән. М Лермонтов һәм Маяковскийдан тәрҗемәләре безнең журналда да басылып чыкты
1981ездан Язучылар берлеге әгъзасы Камил Мостафин әле дә әдәбиятка, шигырьгә мөкиббән булып яши. яза.-яшьлегенә. татар шигыренә, аның төп магистраль юлына тугры кала, диясе килә.
Юбилее мөнәсәбәте белән тәкъдим ителә торган бу сандагы шигырыәре дә раслый моны аларда да күпне күргән, кичергән безнең дәвер физигының мәңгелек сораулары бе.кэн эзләнүләре тулы ихлас лирикасы, фәлсәфи уйланулары Нәкъ үзенә генә хас катгыйлык, фәнчә төгәллек һәм йөрәк яралары Чын шагыйрьләрчә'
Олпат яшең белән котлыйбыз, яшьләрчә омтылышлы шигырьләрең өчен
шатланабыз. Камил туган' Озак яшә. иҗат ит.'
Рәдиф ГАТАШ


Камил
Мостафин
Юлчы турында баллада
Ташлы юлда хәле беткән кешенең: максат—ерак, ә алдында—чүл дә үр... Шунда кемдер бүләк нткән юлчыга— бер яхшылык, бер җылы сүз, бер шнгырь.
Алда—томан, алда—янгын, гарасат, мондый юлда өч тиенлек—һәр гомер. .Ай-Һай. ничек ярдәм итсен кешегә— бер яхшылык, бер җылы сүз, бер шигырь?!
Авыр булган йөге, ә бу бүләкләр,— һәркем белә,—һич кенә дә мал түгел. Ә ул әйткән, «Үзем белән булсын,—дин,— бу яхшылык, бу җылы сүз, бу шигырь».
Табаннары янган, битен җил өткән, барып җиткән, сукмаклары—көл, күмер... Ул югалган, ләкин калган дөньяда— шул яхшылык, шул җылы сүз, шул шигырь...
Ул якларда яши гүзәл кешеләр, уйлары—саф. эшләре гел ал да гөл, ә бит башта булган (калган юлчыдан)— бер яхшылык, бер җылы сүз, бер шигырь...
Казан төне
Казан төне! Ай да, калфак кебек, кунаклаган шәһәр өстенә.
Ап-ак карлар яна төсләр өсти урамнарның иске төсенә.
Утлар сыек, күләгәләр тонык, трамвайлар чыңлый сак кына,— ярым-таныш дөнья гүя мине серле очрашуга чакыра.
Ул чакыра мине тын бакчага, анда сукмак карга күмелгән.
Ә кемнеңдер көләч күз карашы һаман китми күңел түреннән.
Кем бәхетен карлар яшергәннәр?
Кем язмышы монда, кем даны?
Ник үртәли минем йөрәгемне Казан төне. Казан бураны?!
т
Этләнәбез, яши-яши. эшли-эшлн, ай-һай кыйбат яшәү хакы, сулау хакы. Битарафлар, җансызлар күп. каршылар күп. Йә Ходаем, ә кайсылар безнең яклы?!
Юлларыбыз күренә дә. күренми дә, анда газиз кешеләр дә, каберләр дә. Бу без. дөнья, хәкимнәр дә. ятимнәр дә. әйе, бу сез, юләрләр дә, сәерләр дә.
Юлда үскән ак каеннар нн аңлата — кайгынымы, бәхетнеме, белми һичкем.
Ах. көн генә, бер яктырып, нидер көтә. - әллә кемнән һаман көтә нидер бу көн...
V
Ватан биргәнен дә сатабыз. Ходай биргәнен дә сатабыз, әнә шулай эшләп ятабыз без. әнә шулай яшәп ятабыз.
Хәтерләрдә диңгез эзе бар, күңелләрдә яңгыр исе бар, ни арада малкуарлар булды ай моңнарын тойган кешеләр?
V
Бер баш ник әле тол алдында, кол алдында торыйк бер, тынып, янган иреннәрдән үбнк әле, иске тәүбәләрдән котылып.
Сабыйларның чәчләреннән сыйпап, ' мәтелеккә китик кагылып, җнр йөзендә урын талмый, шашыйк, күптән узган көнне са1ынып.
Эзлик әле күктән, җирдән, көлдән чын мәгънәсен фани дөньяның. Уйлыйк әле. җырлыйк, елыйк әле. өзә-өзә күңел кылларын.
V 1
Очратканда оятсыз һәм җанҗал җанны, без каушыйбыз, агарабыз, кызарабыз, бу бәндәгә шаккатудан телсез калып, өнсез калып,—анын өчен оялабыз.
Кызарабыз, чөнки без дә кайчандыр бер булганбыздыр оятсыз да, әдәпсез дә... Гаеп хисе безнен белән яшн һаман— безнең җанда, безнең канда, безнең мидә.
2
Очратканда гүзәл, якты елмаюны, ана карап, яктырабыз үзебез дә, шунда күктән нурлар төшә йөзебезгә, очкын керә, җылы керә сүзебезгә.
Яктырабыз, чөнки без дә кайчандыр бер булганбыздыр ваемсыз да. бәхетле дә... Шатлык хисе безнең белән яшн һаман— безнең җанда, безнең канда, безнең мидә.
Тирбәлә бер йолдыз тын аккан инештә, чагылыр-чагыл мае. күренер-күренмәс. Кыек юл, тонык нур яктыра биектә, югалыр-югалмас, сизелер-сизелмәс.
Төнге җил җилпенә караңгы болында, басылыр-басылмас, киселер-киселмәс, һәм ялгыз күкенең тавышы яңгырый, тоелыр-тоел мае. өзел ер-өзел мәс...
Кем җырыдыр,—әллә төште күктән, әллә читтән килеп кагылды.
Кем моңыдыр,—әллә таңда туды, әллә кырда кичен табылды.
Кемгә таныш? Кемнең җанын өзә? Кемгә газиз? Кемгә кадерле?
Кемне офтандыра? Кемне өндн һәм елата нинди бәгырьне?
Туктап торам, иеп башкаемны, басып торам, кисеп юлымны, торам, йодрыклатып кулларымны, урталыкта өзеп уемны.
Менә шушы изге минутларда хәбәр килә искән җилләрдән: язмыш өткән бәгырьләргә генә моңнар иңә биек күкләрдән!
Бик күп нәрсә инде беткән, киткән, бик күп нәрсә төндә югалган, тик йөрәккә сызылып, нидер калган, һаваларга ашып, юл алган.
Чыклар төшкән. Төнге сәгатьләрдә тынган чакта юлда тавышлар, ин актыккы юлчы узып китә һәм әйләнә соңгы сагышка.
Өйләр өнсез. Ә шәүләләр озын.
Утлар сүнгән. Дөнья интеккән.
Тик йөрәккә сызылып, нидер калган. Исемнәре аның ни икән?..
Т
Гүзәллек тә, садәлек тә, яктылык та— җәйге көндә, синең җылы сүзләреңдә, офыкларны кискән ерак яшеннәрдә, төшләремә кергән серле йөзләреңдә.
Язлар узган, җәйләр киткән, кошлар очкан, болыннарны, урамнарны түши карлар, ә гүзәллек, ә садәлек, ә яктылык— кемнән алар, нидән алар, кайдан алар?
Белмим, күрмим... Әйдә бүген мәйданнарда әллә кемнең даны ашсын биек күккә, тик барыбер аңа түгел—мнн баш иям яктылыкка, садәлеккә, гүзәллеккә!
Ватан
Кешеләр, ирләр, исәннәр, дусларым, якыннарым, күптән бергә гомер иткән җаннарым, алтыннарым, минем кырыс юлдашларым, уйчан фикердәшләрем, күршеләрем, танышларым һәм көләч иптәшләрем, кинәт очрап куючылар һәм газиз кордашларым, минем сабыр якташларым, кадерле чордашларым,—
күрегез! —юллар чатында ваемсызлар йоклаган, ә Ватан баскан, ярсыган, ул Ватан—безнең Ватан!
Ул биек күкләрне капшый, эзләнә, ул интегә, ул елый, ул өзгәләнә, ул елмая, ул көлә!
Ул дәшә безгә! Дусларым, әйдәгез, — җитте вакыт, яктыртыйк аның күкләрен, җанны учакка атып!