БЕЗ БЕРБӨТЕН, БҮЛЕНМӘС МИЛЛӘТ


Хөрмәтле делегатлар!
Бөтендөнья татар конгрессын оештыру, һичшиксез, зур тарихи адым булды.
Чыннан да, узган гасырнын сиксәненче еллары азагына милләтебез инде шактый зәгыйфьләнгән, имгәнгән иде. Татар гаиләсенең күркәм традицияләре саеккан, юкка чыгуга йөз тоткан: аннан дин качкан, иман киткән, күпләребез телсез идек. Казанның үзендә дә бердәнбер татар мәктәбе калган иле.
Ләкин, безнен халкыбыз шушы авыр хәлендә дә үзенен яшәү көчен исбатлый алды. Ул бернигә дә бирешмәде, «киселгән» саен яна шытымнар бирә торды һәм шунын белән үзенең мәңгелеген ганытты. Шуңа күрә дә инде, илдә демократия җилләре исә башлауга ук, татар дөньясы янарыш чорына кереп китте
Кыска гына вакыт эчендә шактый үзгәрешләр булды Өр-яңадан татар теле гамәлгә керә, татар мәктәпләре аякка баса башлады. Дистәләгән, йөаләгән милли оешмалар үсеп чыкты Алар ныклап милли агарту эшен башлап җибәрделәр һәм бүген дә уңышлы дәвам итәләр
һәммә җирдә, хәтта ерак чит илләрдә дә, Жир шарының төрле почмакларында татар җыры янгырый. Йөзләгән үзешчән сәнгать төркемнәре халыкның милли хисләрен уяталар. Халкыбызга милли рух һәм горурлык хисләре кайтты. Ул үзендә искиткеч, башкаларны тан калдырырдай яшәү көче таба алды
Шулай да, ничәмә йөз еллар коллыкта яшәп, бихисап күп сынаулар үтү эзсез калмады Халкыбызның жанында. рухында тирән җәрәхәтләр, коллык богавының эзләре бар Шул вакытлардан килгән җәрәхәтләрдән, сырхаулардан тиз генә арынып булмаячак Савыгу озакка бара торган процесс. Ул. гомумән, тарихи вакыйгаларга да. үзебезнең татарлыгыбызга да бәйле
Татарлыкның нигезендә яткан мәсьәләләргә карашлар системасы милли идеологиябезнең нигезен тәшкил итә. Ул тел. мәгариф, мәдәният, дин һәм милли яшәешкә караган башка проблемаларга бәйле. Бүгенге милли идеологиябезнең асылында ике төп приоритет бар Аның беренчесе— Татарстанның суверенлыгы, икенчесе- дөнья татарларының Татарстан тирәсендә рухи берләшүе
1997—2002 елларда Башкарма комитет үзенең шушы вәкаләтләрен ничек үтәде соң'.’ Куелган бурычларны ничек хәл итте? Нинди уңышларга иреште һәм эшләнмәгән нинди эшләр калды?
Шушы сорауларга кыскача жавап биреп карыйк.
Тазар иҗтимагый оешмаларын барлау, рәсмиләштерү, берләштерү эше хисап бишьеллыгында да тукталмады һәм ул бүгенге көндә лә бара әле. Чөнки яңа оешмалар туа тора, яңа кешеләр, яңа җитәкчеләр килә тора, рәсмиләштерү тәртипләре үзгәрә, бүгенге сәясәттән чыгып, оешмаларның яна формалары- милли-мәдәни мөхтәриятләр оеша бара
Өченче съездга 21 чит иллә. Россиянен 57 төбәгендә. Татарстанның 43 районында һәм Казанда яшәүче татарларның вәкилләре җыелды Димәк, ким дигәндә, 122 рәсми оешма белән Башкарма комитет тыгыз бәйләнештә тора, якыннан торып эш итә. Күпчелек берләшмәләрдә берничә оешма булуын истә тотсак, бу сан икеләтә-өчләтә арга.
Төбәкләрдәге оешмаларның проблемаларын, анда яшәгән тагар халкының милли мәгариф-мәдәни ихтыяҗларың канәгатьләндерү мәсьәләләрен карау һәм
Индус ТАҺИРОВ 1992-2002елларда Ьотенданья татар конгрессы башкарча комитеты рыке вазифаларын башкарды Әлеге яма III конгресста яңгыраган \ucan докладының кыскартылган варианты
нәтижале чишү өчен беренче бишьеллыкта ук Башкарма комитет бюросының күчмә утырышлары үткәрелә башлады Хисап бишьеллыгында бу механизмны куллану сан ягыннан да. сыйфат ягыннан да камилләште Барлыгы 21 күчмә утырыш үткәрелде: бишесе чит илләрдә (Белоруссия. Казакьстан. Украина, Торкия. Америка Кушма Штатлары), унбере Россия Федерациясе регионнарында (Санкт- Петербург Мәскәү. Саратов. Омск. Әстерхан. Волгоград. Иваново. Төмән. Оренбург. Пермь), бишесе Татарстан Республикасы районнарында (Яр Чаллы. Азнакай. Түбән Кама. Яшел Үзән. Теләче). Утырышларның күбесе Россия Федерациясе төбәкләрендә уздырыла, чөнки, татар халкының күпчелеге Россиядә яши. һәм. әйтергә кирәк, күп кенә төбәкләрдә төп халык рәвешендә яши Шулай булгач, анда яшәүче татарларның мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге ихтыяҗлары кирәкле дәрәҗәдә канәгатьләндерелергә тиеш Алай гына да түгел: башка илләрдә яшәүче татарларны—РФ нен төп халыкларының берсен—аларнын мәнфәгатьләрен Федераль хакимият күрергә, аларга ярдәм итәргә тиеш.
Күчмә утырышларны оештыру һәм унышлы. нәтиҗәле үткәрү өчен ике якка да—Башкарма комитетка һәм урындагы татар иҗтимагый оешмасына—күп көч куярга туры килә.
Күчмә утырыш кебек олы җыенда—монда регионның төрле почмакларында яшәүче татарларның вәкилләре, югары жирле хакимият җитәкчеләре. Татарстаннан килгән министрлар катнаша—күп кенә проблемаларга уңышлы чишелеш табыла, аларны хәл итү кануни рәвеш ала. Мәсәлән. 1999 елның 28 июнендә Омск шәһәрендә уздырылган күчмә утырышта Омск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе тарафыннан әзерләнгән программалар—1998—2000 елларда татар телен үстерү». «1998—2003 елларда татар халкынын мәдәниятен үстерү» программалары—һәм Омск өлкә администрация башлыгынын региональ татар милли-мәдәни автономиясе турындагы карар проекты хупланды һәм өлкә губернаторы Л. К Полежаевтан алар буенча тиешле гамәл кылу соралды. 2000 елның 28 июнендә Төмәндә үткән утырышта «Россия Федерациясенең Себер регионнарында яшәүче татар халкынын милли-мәдәни үсеше» программасының проекты хуплана һәм өлкә губернаторы Л Ю Рокецкийдан бу программа буенча тиешле карар кабул итү соралды
һәр күчмә утырыш кысасында Татарстанның мәгариф, мәдәният министрлыклары үзләренең җирле коллегалары белән килешүләр төзиләр, элек төзелгәннәренен үтәлешен тикшерәләр, аларга бүгенге көн таләпләренә туры килгән үзгәртүләр кертәләр Хәзер мондый килешүләрнең саны мәгариф өлкәсендә егерме тугызга, мәдәният өлкәсендә егерме алтыга җитте Аларнын үтәлешен тикшерү өчен махсус доклад ясарга туры килер иде.
Татарстан Фәннәр академиясенең эшчәнлеге хакында да шул ук сүзләрне әйтеп булыр иде Бигрәк тә татар халкынын хак тарихын төзүдәге роле турында. Ел саен Академиядә яки аның җитәкчелегендә йөздән артык төрле дәрәҗәдәге— региональ һәм халыкара—фәнни һәм фәнни-гамәли конференцияләр уздырыла. Татар халкынын тарихы, теле, әдәбияты, мәдәнияте, дәүләтчелеге мәсьәләләренә багышланган күпчелек фәнни чаралар БТК Башкарма комитеты белән бәйләнештә һәм. кагыйдә буларак, анын катнашы белән. Россиянен күп кенә регионнарында һәм чит илләрдә яшәүче татарларнын вәкилләрен дәшеп үткәрелә Мондый фәнни форумнарнын берничәсен генә атап китик «Борынгы төрки дөнья тарих һәм традицияләр». «Казаннын 1000 еллыгы шәһәрнең тарихын өйрәнү мәсьәләләре». «Милли мәгариф һәм милли мәктәпнен теоретик-методологик нигезләре». «Идел һәм Урал буенда ислам цивилизациясе». «Татарстан дөнья цивилизация системасында». «Татар әдәбияты тарихын өйрәнүнен бүгенге актуаль проблемалары». «Татар милләте бердәмлегенең иивилизанион, этномәдәни һәм сәяси аспектлары» Шуны да ассызыклап әйтергә кирәк, төрле регионнарда яшәүче күренекле татар галимнәренең гуманитар өлкәдә эшләмәгәннәре бу җыеннарга бик сирәк чакырыла. Ә бит татарлар арасында дөньякүләм дәрәҗәдә танылган физиклар, математиклар, табиблар, зур хәрби эшлеклеләр һәм башка белгечләр
дә бар.
Алда әйтелгәннәрдән сизелгәнчә, күчмә утырышларны җирле татар иҗтимагый оешмаларының андагы дәүләт органнары белән берлектә эш алып бару кирәклегеннән чыгып үткәрә башлаган идек Чөнки, -милли идея», «татар
идеясе». дип сөйләнеп йөрү дәвере узган, көндәлек конкрет эшләр эшләү вакыты җиткән иде һәм ул эшләрне хакимият җитәкчеләре һәм хакимият хезмәткәр-ләреннән башка, иҗтимагый берләшмәләр үзләре генә нәтиҗәле итеп башкарып чыга алмаулары бәхәссез иде Бу башлангыч, һичшиксез, уңышлы булып чыкты татар халкынын мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге ихтыяҗларын канәгатьлән-дерүдә дәүләт даирәләренең ярдәме сизелә башлады
Дәүләт органнарыннан ярдәм күрү өметен РФнен «Милли-мәдәни автономияләр гурынла»гы Законы яңартып җибәргән иде Бу закон чыгу белән, төрле төбәкләрдәге татар иҗтимагый оешмалары үзләрен милли-мәдәни мөхтә- риятләр сыйфатында рәсмиләштерә башладылар 1998 елның 20 нче маенда Санкт-Петербург шәһәре. Свердловск. Саратов һәм Ульяновск өлкәләре мөхтәриятләре. гамәлгә куючылар рәвешендә җыелып. Татар фелерать милли- мәдәни мөхтәрияте (ТФМММ) оештырдылар, анын җитәкче органына Совет билгеләмәсе бирделәр. Шуннан башлап. Конгресс Башкарма комитеты һәм Мөхтәрият Советы берләшеп эшли башладылар, төп юнәлештә—туган телне, милли мәгариф-мәдәниятне. гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү, гомумән, татар халкын, татар милләтен саклау һәм үстерү юнәлешендә бергә атлап киттеләр Мөхтәрият үзе Конгресска кабул ителде.
Мөхтәриятләр турындагы Законны гамәлләштерү җиңел бармый Чөнки. РФнен күп кенә башка законнарындагы кебек, ин мөһим маддәләр ярым-ярты эшләнгән Беренчедән, милли-мәдәни автономия милли үзидарә органы булып саналмый Икенчедән, йөкләмәле финанслау каралмаган Димәк, урыннардагы мөхтәриятләр үзләренен программаларын уңышлы үти алмыйлар Шушы ике төп һәм Законга бәйле башка проблемаларны чишү мөмкинлеген эзләү һәм табу өчен 1999 елның 4 июнендә Казанда. «Тагар халкынын милли-мәдәни ихтыяҗларын гамәлгә ашыруда дәүләт органнары һәм татар иҗтимагыи берләшмәләренең уртак эше турында» тәфсилләп сөйләшү максатыннан Бөтенроссия конференциясе оештырдык: һәрьяклап тикшерү, фикер алышу нәтиҗәсендә кабул ителгән һәм РФнен хөкүмәтенә җибәрелгән юлламада. «Милли-мәдәни автономияләр турында»гы Закон нигезендә, татарларның федераль һәм региональ мөхтәриятләрен даими рәвештә финанслау һәм Законга бәйле башка мәсьәләләрне уңай чишүне сорап мөрәҗәгать итгек
Алдагы көннәрдә дә бу Законны күз алдыбызда тоттык
Шул ук елнын 26 октябрендә РФнен Дәүләт Думасы рәисе I Н Селезневка бу законга үзгәртүләр кертүне сорап хат юлладык
БТК Башкарма комитеты бюросының әгъзасы. ТФМММ Советы рәисе Ильяз Мөслимов РФнен Милли эшләр министрлыгында узган «Милли-мәдәни автономияләр турында»гы Федераль Законга үзгәртүләр кертү хакындагы закон проектын тикшерүдә катнашты. Төмәндә үткәрелгән күчмә утырышта кабул ителгән программада. Урал федераль округы мисалыңда, федераль һәм региональ мөхтәриятләрнең бәйләнеше, хәтта җирле мөхтәриятнен структурасы (бүлекләре, белгечләре) билгеләнә. Законлаштыру зына кирәк.
Әлбәттә. «Милли-мәдәни автономияләр турынла»гы Закон Россия Федерациясендә яшәүче барлык милләтләр өчен әһәмиятле Шуңа күрә лә милли- мәдәни автономияләрнең күпчелеге берләшеп, даими рәвештә эшләүче ике даирә оештырдылар. Берсе анын—Дәүләт Думасының милләтләр эше буенча комитеты (рәисе В И Никитин) каршындагы Федераль милли-мәдәни автономияләр Советы, икенчесе—РФ хөкүмәте каршындагы милли-мәдәни автономияләр эше буенча Консультатив Совет (җитәкчесе РФ министры В Ю Зорин) Әйтергә кирәк. Тагар федераль милли-мәдәни мөхтәрияте бу ике даирәдә дә актив эшчәитек алып барды Мәсәлән. Федераль милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләренең Дәүләт Думасы рәисе Г II Селезнев белән 2002 елның 24 гыйнварында үткән очрашуында безнең мөхтәрият түбәндәге проблемаларны күтәреп чыкты милли- мәдәни автономияләрне финанслау. -Милли-мәдәни автономияләр гхрында-гы Законны камилләштерү мәсьәләләре. Россиядә халык санын алуны оештырудагы төгәлсезлекләр Соңгы мәсьәлә Консультатив Советының 24 майда үткәрелгән 9 нчы утырышында да күтәрелде Милли мәдәни автономияләрнең вәкилләре халык санын алу бланкында «Туган теле» графасын төшереп калдыруга каршы чыктылар тәкъдим керпеләр
Әйе. тәкъдимнәр, юлламалар күп булды Бәлки, көз көне Дәүләт Думасында янадан каралгач, яхшырак, милләтебезгә кулайрак закон кабул ителер.
Хәер, бүген дә күп кенә автономияләрдә үз эшләрен җиң сызганып алып баручы йөзләгән милләтпәрвәрләребез бар.
Саратов региональ милли-мәдәни мөхтәриятенен җирле хакимият белән эшләү өлгесе тудыру нәтиҗәсе буларак, шәһәрдәге ел саен үткәрелә торган мәртәбәле татар мәдәнияте көннәре, бернинди исерткечсез үткәрелә торган Сабантуйлары. мисали рәвештә эшләп килә торган 300 бала сыйдырышлы татар классик гимназиясенен эшчәнлеге мона дәлил. Бу гимназиягә керү өчен ел саен бер урынга биш бала дәгъва кыла Автономия җитәкчелеге. Конгресс Башкарма комитеты белән берлектә, гимназияне тагын 300 урынга киңәйтү мөмкинлегенә иреште. Менә ни өчен Фәрит Рәшитов. Камил Аблязов. Зөфәр Хәкимов. Мөкатдәс Бибарсов. гимназия директоры Зәкия Саласкина һәм йөзләрчә милләтпәрвәрләрнең эшчәнлекләренә тиешле бәя бирмәү мөмкин түгел Нәкъ менә шунлыктан, быелнын апрелендә Конгресс Башкарма комитеты. Федераль һәм төбәк милли- мәдәни мөхтәрият җитәкчелеге. Татарстан мәгариф министрлыгы һәм өлкә мәгариф органнары белән берлектә. Татарстаннан читтәге татар мәктәпләре хезмәткәрләренең семинарын Саратов гимназиясендә үткәрделәр
Мәскәү автономиясенең эшчәнлеге һәрвакыт игътибар үзәгендә. Аны мактыйлар да. юк-юк дисәң дә. тәнкыйтьлиләр дә. Бу аңлашыла, чөнки Мәскәү— Россиянен башкаласы. Андагы барлык гамәлләр дә ил күзе алдында. Монда халкыбызның зур интеллектуаль элитасы тупланган. Аларны оештыру җиңел эш түгел. Шулай да. эшләгән эшләр байтак. Ел саен оештырыла торган «Энҗе бөртекләре* балалар фестивале. Татарстанның атказанган артисткасы Роза Хәбибуллина җитәкчелегендәге балалар ансамбле, интеллектуаллар клубы эшчәнлеге. Лема Гыйрфанова җитәкчелегеңдәге татар этнокомпонентлы 1186 мәктәп һәм анда уздырыла торган чаралар һәм башка бик күп эшләр мөхтәрәм Рәсим Акчурин җитәкләгән Мәскәү шәһәр автономиясе ярдәмендә үткәрелә. Мәскәү Өлкә автономиясенең эшләре дә күркәм. Өлкә шәһәрләрендә татар тормышының җанлануы. «Соотечественники*—«Ватандашлар» газетасы. «Фатиха» фондының изге гамәлләре һәм башка эшләр—болар барысы да шуңа дәлил булып торалар.
Федераль автономия Советы рәистәше Ильяз Мөслимов шушы ике автономиягә дә зур булышлык итә. Ул һич кенә дә җиңел булмаган Үзәк хакимият белән арадашлык миссиясен дә уңышлы башкара. Аның тарафыннан чыгарыла торган «Татарские новости» газетасы. Федераль автономия Советы органы буларак, Мәскәүдән башка шәһәрләрдә дә тарала. Шушы кешенең матди ярдәмендә Волгоград шәһәрендә дә татар газетасы нәшер ителә.
Әгәр дә Пермь өлкәсендә Фәүзия Пак җитәкчелегендәге автономия эшләренә уңай бәя бирмәсәк. бу гаделсезлек булыр иде Монда да губернатор администрациясе белән аңлашып эшләү мисалы барлыкка килде. Шәһәрдә һәм өлкәдә мәдәният һәм мәгариф учаклары эшли. Барда районында татар тормышы бөтен тулылыгы белән чагыла.
Ульяновск өлкә автономиясенә карата да шундый ук фикерне белдереп булыр иде. Бүген өлкәнен 19 районында милли-мәдәни автономия эшләп килә. Аларның җитәкчеләре булып абруйлы шәхесләр, өчесен район администрация башлыклары, күбесен мәгариф яки мәдәният бүлекләренең мөдирләре җитәкли. .Алар милли тормышның уртасында торалар, милли яшәеш үрнәкләре тудыралар. Иске Кулатка районы тулысы белән диярлек татарлардан тора Монда наркоманиягә дә, эчкечелеккә дә урын юк. Апрель аенда булып үткән Өлкә автономиясе конференциясендә губернатор Владимир Шаманов автономия рәисе профессор Азат Курчаковка тирән рәхмәтен белдерде һәм киләчәктә автономиягә ярдәмен арттырачагына вәгъдә бирде.
Иваново шәһәренең милли-мәдәни автономиясе инде күптән милли эшләрне оештыручы төп көчкә әверелде. Монда якшәмбе мәктәбе эшләп килә. Сабантуйлар традицион төс алды. Тиздән ул. автономия җитәкчесе Фәрит Ляпин тырышлыгы белән яңа бинага күчеп, стационар рәвештә эшли башлаячак Шәһәрдә берничә үзешчән сәнгать коллективы эшләп килә. Ивановога эш тәҗрибәсен өйрәнү өчен Владимир. Мәскәү өлкәләрендәге автономия җитәкчеләре дә еш килеп торалар.
Төмән өлкәсендәге Хант-Манси автономияле округындагы автономияне унган Чистай мишәре Фәнис Гатауллин житәкли. Мондагы мәһабәт автономия бинасында Татарстан флагы җилферди Өлкәнен күп шәһәрләрендә автономиянен бүлекчәләре бар. Берничә мәктәптә, шул исәптән Сургут һәм Нижневартовск шәһәрләрендә, татар төркемнәре барлыкка килде Гомумән, монда милли мәгарифкә һәм мәдәнияткә зур игътибар бирелә Автономия житәкчесе— губернаторнын кинәшчеләреннән берсе һәм шул ук вакытта округта Татарстаннын сәүдә вәкиле булып та тора
Омск өлкә автономиясен абруйлы юрист Хәким Садыйков житәкли Анын белән ингә-ин куеп, абыйсы—тәҗрибәле педагог Хәлил бара. Бу автономия дә зур авырлыкларны жинеп, барлык булган милли оешмаларны берләштерә алды. Өлкә автономиясенең 37 җирле бүлеге бар Автономия, җирле хакимиятне әйдәкләп, татар теле укытучылары белән махсус эш алып бара. Татар балаларына телебезне өйрәтү, якшәмбе мәктәпләре булдыру эшләренә зур игътибар бирә Өлкәнен үзешчән коллективлары Омск татарларына гына түгел, хәтта күрше өлкәләргә дә хезмәт күрсәтәләр. Автономия кысаларында Сания Мирхәлиева һәм Рузалия Сайганова радиодан татар телендә тапшырулар алып баралар Шул ук вакытта, алар өлкәдәге татар тормышындагы яңалыкларны «Азатлык» радиостанциясе аша татар җәмәгатьчелегенә җиткереп торалар
Мордовия милли-мәдәни автономиясен Шамил Бикмаев җитәкли. Ул — күп еллар губернатор кинәшчесе һәм республика парламенты депутаты булып торган тәҗрибәле кеше. Бүген ул. эшмәкәр буларак, милли эшләрне башкаруга күп чыгымнар сарыф итә. Республикада татар телен өйрәнүгә, мәктәпләр эшен җанландыруга, бигрәк тә яшьләр, балалар белән эшләүгә зур игътибар бирелә 2001 елнын җәендә Кырымда үткәрелгән «Сөембикә варислары- фестивалендә Мордовиядән килгән балалар коллективы лаеклы урыннарны яулап алды
Свердловск өлкәсенең күпчелек шәһәрләрендә һәм Екатеринбургның үзендә региональ автономия җитәкчелегендәге бүлекчәләр эшләп килә Первоуральск. Усинск шәһәрләрендә якшәмбе мәктәпләре бар Барлык татарлар яшәгән шәһәрләрдә дә үзешчән сәнгать коллективлары милли моңнарыбызны, жыр- биюләребезне халыкка җиткереп торалар Татар телендә радио һәм телетапш ырулар жайга салынган Тагарлар өчен рус телендә газета чыга Өлкә автономиясенең житәкчесе Марс Шәрәфуллин күп чыгымнарны үз кесәсеннән чыгара Татарстанның Уралдагы вәкиллеге белән берлектә татар теле укытучыларынын семинарларын үткәрү традициягә әверелде. Урал университетында татар тарихын өйрәнү лабораториясе барлыкка килде Июнь аенда Татарстан көннәрен үткәрү—шулай ук зур эшчәнлек нәтижәсе.
Юк-юк дисәң дә. кайбер вакыт газета битләрендә, радиотапшыруларда •Федераль автономиянен Советы өлкәләрдә региональ автономияләр оештыру эшен сүлпән алып бара»,—дигән сүзләр янгыраштыргалый Тәнкыйтьләүчеләр мәсьәләне җинел генә хәл итмәкче Автономияләрне Россиянен Х9 субъектында да матрицалау яки штамплау рәвешендә төзергә һәм бердәм идарә вертикале булдырырга кирәк, диләр Беренчедән, берничә бөртек кенә татар яшәгән төбәкләрдә милләттәшләребез автономия рәвешендә түгел, башкача, мәсәлән, якташлык нигезендә оешуны кулай күрәләр Аларга автономиянен хажәте шулай гына. Икенчедән, татарлар күпләп яшәгән төбәкләргә дә дифференниаль караш кирәк
Әйтик, әгәр дә Әстерхан татарларының Әнвәр Алмаев җитәкләгән «Дуслык- жәмгыяте. БТК әгъзасы буларак, милли эшләрне гөрләтеп алып бара икән, нигә андагы татарларны көчләп автономия төзергә мәжбүр итәргә’ Атар болай да хакимият органнары белән теләктәшлектә эш алып бару мөмкинлеген тапканнар Әстерхан өлкәсе администрациясенең гомуми һәм һөнәри белем бирү, мәдәният һәм сәнгать, мәгълүмат департаментлары һәм «Дуслык» җәмгыяте ел саен берләштерелгән коллегия утырышлары үткәреп, мәктәпләрдә татар телен өйрәнү проблемаларын тикшереп торатар Мондый бердәм эшчәнлекнең нәтиҗәсе буларак. Әстерхан педагогия училищесында һәр елны 10 татар теле УКЫТУЧЫСЫ хәзерләнә, гагар һәм рус телләрендә атналык «Идел» газетасы чыгарыла, атна саен тагарча теле-раднотапшырулар алып барыла Нәриман районы театрына Әстерхан татар халык театры статусын бирү һәм аны өлкә бюджетыннан финанслау турында
ассызыклап әйтергә кирәк «Ялкын» халык ансамбле, күп кенә, шул исәптән халыкара бәйгеләрдә дә җинүче исемен яулаган «Нур» һәм «Мирас» балалар ансамбльләре, башка иҗади төркемнәр дә күпләргә билгеле Шуна күрә дә алар, быелнын 27 апрелендә Казанга килеп. Казан хакимияте. Башкарма комитет һәм Камал театры җитәкчелеге ярдәме белән зур концерт куеп, татар тамашачысын тан калдырдылар. Гомумән алганда. «Дуслык» җәмгыятенең 1999 елның июлендә уздырылган Башкарма бюросынын күчмә утырышы карарын үтәүгә юнәлдерелгән эшчәнлеге планлаштырылган чараларны мөмкин кадәр тулылыгы белән тормышка ашыру үрнәге булып тора.
Башында Мәсхүг Гаратуев һәм Фнүн Мирзоянов торган Удмуртия Иҗтимагый үзәге дә районнардагы һәм шәһәрдәге барлык милли оешмаларны үз канаты астына алган. Университетта татар бүлеге, мисали рәвештәге татар гимназиясе, балалар бакчасы, район һәм шәһәрләрдәге мәктәпләр, татар телендә радио һәм телетапшырулар, газета—барысы да шушы оешма эшчәнлегенен җимеше.
Автономияләрне станоктан чыгаргандай матрицалап булмый. Чөнки ин беренче урынга кеше факторы, шәхесләрнең һәм мона кадәр яшәп килгән оешмаларның үзара андашуы чыга. Бу бик авыр эш һәм ашыкканны яратмый Әйтик. Саратовта бу эш бик тиз хәл ителсә. Самарада ул сузыла төште. Шунлыктан, ин беренче җирле автономия Тольятти шәһәрендә төзелде Ниһаять, үткән җәй Самарада шәһәр автономиясе барлыкка килде. Әлегәчә тулы аңлашу булмаганлык- тан. өлкә автономиясен оештыру сузылып тора Ә менә июньдә Тольяттидагы Жәмил Валиуллин җитәкчелегендәге автономия регионара Сабантуе үткәрде Шуны да онытмыйк: өлкәдә элек-электән татар тормышы гөрләп торган Камышлы районы да. тагын зур татар авыллары да бар Элек-электән үз җирләрендә төп халык булып яшәгән бу татар төркемнәре, аларнын җитәкчелеге күпмилләтле өлкә үзәгендә урнашкан автономия кысаларында калса, моңарчы үз кулларында булган идарә итү дилбегәләрен ычкындырмаслармы икән? Монда уйланырлык нәрсә бар
Түбән Новгородта да шуна охшаш процесслар. Мондагы «Туган як» җәмгыятенең төп эшләре районнарда, бигрәк тә Кызыл Октябрь районы һәм Сергач районнарында алып барыла «Туган як» газетасы Сергачта чыга. Монда татар китаплары да нәшер ителә. Редакция тирәсендә әдәби көчләр туплана. Күптән түгел «Без Тукай токымыннан» исемле бик күркәм шигъри җыентык чыкты. Татарлар күпчелек тәшкил иткән Кызыл Октябрь районында милли тормыш кайный Ин зур һәм матур Сабантуйлары да шунда үтә Әмма милли эшләрнен идеология үзәге Түбән Новгородта урнашкан. Андагы Алимжан Орлов. Мансур Хафизов кебек гыйлем ияләре милли яшәешкә фәнни төс биреп киләләр. «Туган як»нын башында торучы Совет җитәкчесе Марат Юнисов та милли эшләрдә зур фидакарьлек күрсәтә Кыскасы, автономия төзү мәсьәләсе тулысы белән өлгергән кебек. Әмма ул автономияне кем җитәкләргә тиешлеге хакында активистлар арасында әлегәчә тулы анлашу юк. Шунлыктан, әгәр дә без Нижнийда яки башка урыннарда, шартлары өлгермәстән. автономия төзүне ашыктыра башласак, үзара мөнәсәбәтләрне катлауландырыр гына идек.
Санкт-Петербуггагы хәлләр мона мисал. Монда берничә милли оешма бар Күрәсен. автономия төзегән вакытта Татарстанның сәүдә вәкиле Шамил Әхмәтшиннын һәм вице-адмирал Марс Искәндәровның абруйлары зур булса да. шәхесләр арасында тулы анлашу булмау анын мөмкинлекләрен җәелдереп җибәрүгә киртә булган. Әхмәтшин тирәсендә шәһәрнен ин зур төзү оешмасы җитәкчесе Шамил Акбулатов, профессор Наил Газизуллин, эшмәкәр Ислам Гатин, дистәләгән галим, сәнгать эшлеклеләре тупланган булуына да карамастан. Петербургтагы потенциал тулысы белән милли эшләребезгә җигелгән, дип әйтеп булмый әле. • Нур» газетасы һаман җайга салынмаган, бер генә тагар мәктәбе дә. хәтта автономиянең үз бинасы да юк. Шунлыктан, кайвакыт безнен алда автономия төзеп ашыкмадыкмы икән, дигән сорау да туа.
Менә ни өчен без берәүне дә ашыктырмыйбыз, ашыктырмадык та Ашыккан ашка пешкән, диләр халыкта. Без татарларның үзара тату һәм аңлашып яшәүләрен беренче урынга куябыз. Татар конгрессы Башкарма комитеты. Федераль автономия Советы шәхесләрне һәм оешмаларны якынлаштыруны, дуслаштыруны үзенен төп эшләренең берсе итеп күрә.
Ә инде автономия төзелешенен төп нәтиҗәсенә килгәндә, региональ автономияләрнен саны егерме икегә житте Аларнын ике йөзләп жирле бүлекләре бар Болар. Башкортстан һәм Татарстанны кертмәсән. 1.5 миллионга якын татар яшәгән җирләрне үз эчләренә алалар, һәм автономияләр оештыру эше дәвам итә.
Автономия статусында булмаган яна татар оешмалары да барлыкка килә тора Әле быелнын апрель аенда гына Калуга өлкәсенен Обнинск шәһәрендә беренче тапкыр татар мәдәнияте көне билгеләп үтелде. Шәһәрдә өч меннән артык милләттәшебез яши Аларнын күбесе төрле югары уку йортларын тәмамлап, махсус юллама буенча килеп урнашканнар. 100 мен халкы булган каланын ижтимагый-сәяси. икътисади, фәнни, сәнгати үсешенә татарлар үзләренен зур өлешен кертәләр. Тантаналы кичәне ачу алдыннан Татарстан президенты Минтимер Шәймиевнен котлау хаты укылды. Кичәдә катнашучы милләттәшләребез шәһәрнен «Туган тел» оешмасын төзергә дигән карарга килделәр, һәм оешма төзелә дә. җитәкчесе Рәйсә Юнусовна булган «Туган тел» кыска гына вакыт эчендә рәсмиләштерелә дә. Бүген Калуга өлкәсе татарларының вәкилләре хокуклы рәвештә Конгресс эшендә катнашалар
Автономияләрнен һәм башка рәвештәге милли оешмаларнын төп бурычы— ул милли яшәешебезне тәэмин итү, халкыбызнын төп сыйфатларын, иминлеген һәм бөтенлеген саклап калу.
һәм ассызыклап шуны да әйтергә кирәк: оешу рәвешләре нинди булуга карамастан, татар иҗтимагый берләшмәләре бу бурычны бөтен тырышлыкларын куеп үтиләр. Моны чит илләрдә яшәүче татарларнын оешмалары мисалында да күрергә мөмкин.
Әлбәттә, аларнын проблемалары. РФ төбәкләрендәгеләр белән чагыштыр-ганда. үзгәрәк. Бу аңлашыла да. Хәзерге Польша. Литва. Белоруссия җирләренә 600 ел элек күчеп урнашкан татар төркемнәренә, кайбер урыннарда укмашып яшәсәләр дә. туган телләрен саклап калу мөмкинлеге булмаган Әмма алар милли рухны, изге динне саклый алганнар һәм бүген дә үстерә баралар. Милли рух. милли гореф-гадәтләре белән андагы татарлар күбебезгә үрнәк булып торалар. Атаклы кенәз Әсән токымыннан булган Адам Ибраһим улы Асановичюс бер чыгышында әйткәнчә. Литва татарлары арасында кеше үтерүчеләр дә. урлаучылар да. төрмәдә утыручылар да юк.
Әйе. бездән ерак чит илләрдә яшәгән милләттәшләребез лә татар рухын, татар яшәешен саклый алалар. Әгәр дә 30-40 елларда Сеул шәһәрендә яшәгән егерме алты татар гаиләсе мәктәп ачып, уку китаплары бастырып, мәчет салып, милли тормыш булдыра алганнар икән, бу инде күрсәткеч Шул мәктәптә белем алган Сәгыйть Салахның АКШка килеп югары белем алуы, докторлык диссертациясе яклап, атом тикшеренүләре өлкәсендә күренекле галимгә әверелүе дә очраклы хәл түгел. Мондый шәхесләр халкыбызда байтак Анын Надир Дәүләт. Шамил Юлай. Айшә Рорлих. Рифат Таби. Әдип Акчура кебек илдән читтә җитлегеп тә, тагар рухына, татар яшәешенә тугрылыклы булып калган зур галимнәре бар Финляндиядәге бер мен татарнын үз милли мәгариф системасын булдыра алулары, милли жыр-мон белән сугарылып яшәүләре, аларнын җәмгыятьтә лаеклы урын биләүләре шулай ук халкыбызнын яшәү көчен раслый торган мисал.
Мондый мисалларны күпләп китереп булыр иде
Әлбәттә, чит илләрдә, бигрәк тә СССР таркалгач барлыкка килгән дәүләтләрдә, татарларга мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге ихтыяҗтарын канәгатьләндерү жинел бирелми Каршылыклар. проблемалар җитәрлек Шуна күрә дә БТК Башкарма комитеты. Татарстан Президенты Аппараты. Дәүләт Советы һәм Министрлар Кабинеты белән берлектә. «Россия Федерациясеннән читтә яшәүче татарларнын милли мәдәнияте үсешенең мөһим мәсьәләләре» дигән Халыкара семинар-киңәшмә үткәреп, бу проблемаларны җентекләп тикшерде
БДБ. Балтия һәм ерак чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләренең киңәшмәдә кабул ителгән мөрәҗәгате XXI гасырдагы татар яшәешенен программасы булып яңгырады Аны монда искә төшерү бик тә урынлы булыр:
«Яна меньеллыкка аяк басканда татар җәмәгатьчелеге үзенен үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге хакында уйлана
XX гасыр кешелек тарихында сугыш, инкыйлаб, явызлыклар чоры гына түгел, ә милли үзаннын үсүе, яна дәүләтләрнең тезелүе, төрле илләрнең бәйләнеше һәм халыкларнын берләшү дәвере булды. Бу катлаулы тарихи шартларда татар халкы, үзенә хас сабырлыгын, түземлеген, әдәплелеген саклап, милли мәдәниятен, тетен. гореф-гадәтләрен үстерергә омтылды.
Язмыш җилләрендә төрле илләргә сибелгән милләттәшләребез үзләре яшәгән дәүләтләрнең, өлкәләрнең икътисадына, фәненә, мәдәниятенә зур өлеш кертәләр Татарлар, халыкара хокук нигезләренә таянып, үзләренең милли мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерергә тырышалар Безнен милләттәшләребез үзләре яшәгән илләрнең кануннарына ярашлы рәвештә хәрәкәт итеп, һәркайда иминлек саклап, тарихи ватаннары булган Татарстан Республикасы белән һәрьяклап хезмәттәшлекне киңәйтергә омтылалар.
Татарстан Республикасы төрле төбәкләрдә яшәүче татарларның рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерергә булыша. Бу мөһим эштә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм анын канаты астындагы иҗтимагый берләшмәләр гаять зур роль уйныйлар Татар җәмгыятьләренең бердәмлеге, милләттәшл әребезнең татулыгы. Татарстан белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе төрле төбәкләрдә тотрыклылык саклауга, илләр һәм халыклар арасында икътисади һәм мәдәни мөнәсәбәтләрнең киңәюенә ярдәм итә.
Без барлык дәүләтләрне һәм халыкларны, тормышыбызны ямьсезләгән бөтен тискәре күренешләрне, яман гадәтләрне узып барган гасырда калдырып, киләсе меньеллыкка бары уңай тәҗрибәне генә алып керергә чакырабыз. Ызгыш- талашлар. явызлыклар артта калсын. Бөтен дөньяда, татар халкы яшәгән барлык илләрдә тынычлык, татулык, муллык һәм бәхет тантана итсен»
БТК Башкарма комитеты тарафыннан Казанда үткәрелгән мондый зур җыеннарның саны егермедән арта. Алар Башкарма комитетның яки анын бюросынын киңәйтелгән утырышы, семинар-киңәшмә, фәнни-гамәли конференция яки түгәрәк өстәл рәвешендә уздырылдылар.
Россия халыкларының милли яшәешенә нык кагыла торган тагын бер кануни документны Башкарма комитет шулай ук читләтеп үтә алмады. Ул—«Россия Федерациясенең милли сәясәте турында»гы Закон проекты. Башта без 2001 елнын февраль аенда Дәүләт Думасында бу проектны тикшерү буенча үткәрелгән парламент тыңлауларында катнаштык, чыгышлар ясадык, мөнәсәбәтебезне белдердек. Аннары 26 апрельдә РФ республикалары, крайлары, өлкәләренең татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләрен җыеп. Башкарма комитетның киңәйтелгән утырышын уздырдык. Башкарма комитет рәисенең беренче урынбасары Разил Вәлиевнен доклады тыңланды, күп чыгышлардан сон кабул ителгән резолюциядә Закон проектына кертелергә тиешле 31 үзгәртмә-тәкъдим ясалды
Мөһим проблемаларның берсе—Россиядә халык санын алу проблемасы да гел күз алдында булды. Беренче мәртәбә бу мәсьәлә 1997 елнын 19 ноябрендә Яр Чаллыда уздырылган күчмә утырышта күтәрелгән иде, аннан соң да игътибар итә тордык. 2002 елнын 12 апрелендә үткәрелгән Бөтенроссия киңәшмәсендә бу мәсьәлә бөтен нечкәлекләре белән каралды.
Төбәкләрдәге татар оешмаларының вәкилләре белән аерым очрашулар да еш булып торды. Чөнки кайбер мәсьәләләрне оператив рәвештә хәл кылырга яки берәр чараны оештыру эшен кичектермәстән башлап җибәрергә кирәк иде. Башкарма комитетта узган мондый очрашулар, сөйләшүләрнең теркәлгән саны гына да елына илледән артык. Ә Башкарма комитет аппараты хезмәткәрләре белән узган очрашулар, консультацияләр, алар биргән оештыру-методик күрсәтмәләр, төбәкләргә—татар иҗтимагый оешмаларына да. хакимият башлыкларына да—җибәрелгән хатлар, информацион материаллар санап бетергесез. Башкарма комитетның һәм урыннардагы оешмаларнын эшчәнлеге турында тулы мәгълүмат тупланган «БТК хәбәрләре»—«Вестник»ны чыгару да кирәкле гамәл булды.
Жыеп кына әйткәндә, үткәрелгән очрашулар, утырышлар, киңәшмәләр вакытында татар яшәешенә кагылышлы проблемаларнын күпчелеге каралган, ачыкланган. тиешле чаралар тәкъдим ителгән, аларнын үтәлеше тикшерелгән.
Кызганычка каршы, соңгы елларда халкыбыз арасына күпләп заман чирләре дә үтеп керә башлады. Эчкечелек, наркомания, йогышлы авырулар, шул исәптән
СПИД Боларга каршы көрәшне тик дәүләт һәм кин җәмәгатьчелекнең бердәмлеге
ВЕЗ ВЕРВӨТЕН. БҮЛЕНМӘС милләт 123 нигезендә генә алып барып булачак. Әгәр дә без шушы эшләрне башкаруда дәүләт, жәмгыять һәм гаиләне бер жепкә тезә аямаса. заман тискәрелекләреннән тиз генә арына алмаячакбыз. Телебезне дә. гореф-гадәтләребезне дә. гомумән милли яшәешебезне бөтен тулылыгы белән гәүдәләндерә алмаячакбыз.
Әлбәттә, беренче урынга гаилә мәсьәләләре чыгарылырга тиеш. Чөнки сан һәм сыйфат, тел. лөгать вә әхлак проблемаларын хәл итү гаиләдән башлана. Халкыбызның «кош оясында ни күрсә, очканда шул була», дигән сүзләре үз эченә гасырлар тәжрибәсен сеңдергән. Адәм баласы гаиләдән жәмгыятькә әдәпле һәм тәүфикълы рәвештә, туган теле белән чыгарга тиеш. Телебезне юкка гына «ана теле» димәгәннәр. Тел кешегә тумыштан бирелә. Тел ачылу төшенчәсе юк җирдән бар булмаган. Ана сөте, бишек жыры. гаиләдәге милли аһән тел ачылуга юл сала. Гаилә, ата һәм. бигрәк тә ана—ул телне матур итеп ачарга бурычлылар Тел ачкычы аларда. Шул ук вакытта, балага халкыбызнын гүзәл сыйфатларын, милли горурлык хисләрен, гореф-гадәтләрен сеңдерү дә гаиләнең изге бурычы булып тора.
Форсаттан файдаланып. БТК Башкарма комитеты рәисе урынбасары Роза Туфитуллова җитәкләгән Конгресс Башкарма комитеты каршындагы «Ак калфак» җәмгыятенең, анын төрле шәһәрләрдәге бүлекчәләренең, күпсанлы активистларының изге эшләрен күрсәтеп, берничә булса да исемне әйтеп китү урынлы булыр.
Австралиянең Аделаида шәһәрендәге «Ак калфак» оешмасын Гайшә Маски җитәкли. Моннан дүрт ел элек алар Австралиядә беренче тапкыр татар Сабантуе уздырдылар. Австралиянең дәүләт музеенда халкыбызнын яшәү рәвеше, күркәм гадәтләре, кием-салымы, аш-су осталыгы хакында сөйләүче күргәзмә оештырдылар Атнага өч тапкыр эшли торган тагар мәктәбе ачтылар. Латин хәрефләрендә әлифба һәм башка дәреслекләр булдырдылар.
Төмән каласында эшләп килүче «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Бибинур Сабирова «Ак калфак» исемле газета, аннан сон журнал чыгарырга кереште Башкортстан «Ак калфак» җитәкчесе Кифая Фазлетдинова. Екатеринбургтан Таңчулпан Жданова, Санкт-Петербургтан Мөхлисә Зарипова һәм Роза Гушина. Түбән Камадан Лира Ямалиева. Яр Чаллыдан Әнүзә Еремина кебек булдыклы, жин сызганулы ханымнар тирәсендә милләтенә турылыклы булган хатын- кызларыбыз тупланды.
Бөтендөнья татар конгрессының аерылмас бер өлешен, бер канатын тәшкил итүче «Ак калфак» берләшмәсе «Евразия» Ассамблеясына кергән тугандаш халыкларның хатын-кыз оешмалары. Ливан. Төркия. һиндстан. Сөгуд Гарәбстаны. Финляндия хатын-кыз оешмалары һәм. әлбәттә. «Татарстан хатын-кызлары». «Мөселман хатын-кызлары» оешмалары белән элемтәдә эшли.
Гаиләдә ачылган тел тулысы белән мәктәптә гамәлләшә. туган телдә белем алганда милли горурлык һәм тагарлык хисләре ныгый Шуна күрә дә хәл ителәсе мәсьәләләр арасында беренче булып милли мәктәп мәсьәләсе кала бирә. Татар мәктәбен яки гомум мәктәпләрдә татар төркемнәрен булдыру ин авыр эшләрнең берсе. Беренчедән, ата-аналарны балаларын татарча укытуга күндерү проблема булса, икенчедән, моңа җирле хакимиятнең мөнәсәбәте дә тәэсир итә. Нигездә, күпчелек төбәкләрдә моңа администрация тарафыннан каршылык юк кебек. Ләкин күп вакыт «кебек» кенә шул. Татарстан Мәгариф министрлыгы мәгълүматларыннан күренгәнчә, регионнарда тагар мәктәпләре дип саналганнарында да барлык фәннәр русча алып барыла, татар теле фән буларак кына укытыла Базис укыту планында татар теле һәм әдәбияты, татар халкы тарихын өйрәнү өчен сәгатьләр саны атнага 1-3 сәгать, шунлыктан программаларны үтәргә мөмкинлек юк Авыл җирлегендәге татар мәктәпләренең (бигрәк тә Чувашия Республикасында) материаль-укыту базалары бик ярлы Мәктәпләр дәреслекләр, методик әсбаплар белән бик начар тәэмин ителә. ТР Мәгариф министрлыгы регионнар өчен махсус китаплар бастырса да. алар тиешле күләмдә һәм вакытында сатып алынмыйлар Татар укучыларының, татар балаларының саны урыннарда төгәл билгеләнми, шунлыктан ихгыяжнын күпме икәнен якынча гына күзалларга мөмкин Татар теле укытучылары. финанслау булмаганлыктан. Казандагы һәм Яр Чаллы шәһәрендәге укытучыларның белемен күтәрү институтларына килә алмыйлар
Татар яшәешен тәэмин итүдә балаларга һәм яшьләргә милли тәрбия бирүне.
атарга телебезне, гореф-гадәтләребезне, рухи-мәдәни Байдыкларыбызны мирас итеп тапшыруны, тарихи һәм үзан үстерүне Башкарма комитет һәм анын төбәкләрдәге оешмалары иң мөһим бурыч дип санадылар. Башкарма бюросының 1998 елның 3 декабрендәге утырышында кабул ителгән «БТК БКның яшьләр белән эшләү сәясәтен гамәлгә ашыру чараларымның үтәлеше әледән-әле тикшерелеп торды. Ижтимагый берләшмәләр кысасында яки мөстәкыйль рәвештә эшләп килүче татар яшьләре оешмалары туган телдә укыту, ял кичәләре, төбәкара элемтәләр оештыру мәсьәләләрен хәл итәр өчен зур тырышлык куялар Мәсьәләләрне һәрьяклап чишү максаты белән кайбер төбәкләрдә (Удмуртия. Башкортстан республикалары. Томск. Иваново өлкәләре) татар яшьләре берлекләре оештырылды Әзербаижан. Белоруссия. Латвия. Төньяк Осетия. Мәскәү шәһәре. Төмән. Киров һәм башка төбәкләрнең берләшмәләре яшьләрнең төрле-төрле чараларын (якшәмбе мәктәпләре, студент клублары. Интернет челтәрендә сайтлар. түгәрәк өстәлләр, җыр фестивальләре) оештыру буенча уңай тәҗрибә тупладылар. Башкарма комитет каршындагы «Зыялы татар яшьләре» клубы уңышлы гына эшләп килә.
Шулай да. бу юнәлештә эшләнмәгән һәм эшлисе нәрсәләр күп әле. Ин мөһиме—Бөтендөнья татар яшьләре конгрессын уздыру. Тырышып та карадык, хатлар да яздык, елын да билгеләдек—әлегә бу җыенны үткәреп булмады. Дөрес, объектив сәбәп тә бар иде—күпчелек төбәкләрдә татар яшьләре оешмалары рәсмиләштерелмәгән. 2001 елның 28 ноябрендә үткәрелгән семинардан соң төзелгән һәм яшь галим Фәрит Гәрәев җитәкләгән Координацион Совет бу мәсьәләне Башкарма комитет ярдәме белән хәл итә алырга тиеш.
Яшьләрне борчыган мөһим проблемаларның берсе—туган телдә һөнәри югары белем алу. Озак вакыт күпләр үзләренең өметләрен Татар милли университеты белән бәйләп килделәр Кызганычка каршы, мәсьәлә әлегәчә хәл ителмәде.
Шуңа күрә гамәлдә булган югары уку йортларын мөмкин кадәр файдала-нырга кирәк, дигән фикер өстенлек ала килде. Чөнки моңа ныклы дәлилләр табыла торды. Казан авыл хуҗалыгы, архитектура-төзелеш академияләрендә. Кама политехника институтында мөгаллимнәр татар төркемнәре оештырып, рус һәм татар телендә профессиональ эш алып барырлык белгечләр хәзерли башладылар, татар телендә дәреслекләр һәм методик кулланмалар, сүзлекләр һәм белешмәләр бастырып чыгардылар Башкарма бюросының әгъзасы һәм «Татар мәгарифе һәм фәне» даими комиссиясе рәисе. Казан архитектура-төзелеш академиясе деканы Вагыйз Фәтхуллин җитәкчелегендә бер төркем галимнәр «Татар телендә югары белем бирү концепциясе»н төзеделәр. Бу изге эштә энтузиастларга ТР Министрлар Кабинеты каршындагы «Татарстан халыклары телләре турында»гы законны гамәлгә ашыру комитеты нык ярдәм итә. Татарстан фәннәр академиясенең Гуманитар бүлеге каршында оештырылган «Югары уку йортларында фәннәрне татар телендә укыту» исемле фәнни-методик советның эшчәнлеге дә игътибарга лаек.
Татарларны рухи берләштерүнең ин зур чараларыннан берсе—мәгълүмат чыганаклары Бүгенге көндә Татарстаннан һәм Башкортстаннан читтә 25 татар газетасы нәшер ителә. Ләкин күпчелек төбәкләрдә өлкәкүләм татар газеталары юк Сәбәбе шулай ук җирле администрацияләрнең аларны финанслау мөмкинлеген таба алмауда Санкт-Петербургта шәһәр администрациясе «Нур» газетасын өлешчә финанслауга ризалык бирсә дә. Татарстан хөкүмәте ярдәм кулын сузган булса да. үзара аңлашылмаучылык аркасында газета үле дә. тере дә түгел.
Якын чит илләргә килгәндә. Латвиядә «Чишмә» вестнигы чыгарыла. Литваның Каунас шәһәрендә 1995 елдан башлап литва телендә «Летувос тоторей* газетасы нәшер ителә. Хәзер ул рус телендә «Татары Литвы» дигән исем астында Интернетта чыга башлады. Бөтенукраина татар мәдәни үзәге 2000 елдан алып «Дуслык» газетасын чыгара.
Татарстанда һәм башка төбәкләрдә яшәүче татарларга милли тормыш турында мәгълүмат туплау һәм ул мәгълүматны тарату эшен республикабызның газета-журнатлары. радио-телевидение хезмәткәрләре, мәгълүмат агентлыклары ачып бара «Ватаным Татарстан». «Татарстан яшьләре». «Мәдәни җомга». «Шәһри Казан» газеталары. «Казан утлары». -Сөембикә». «Мирас». «Идел». «Мәгариф». «Фән һәм тел». «Мәйдан» кебек журналлар татар дөньясының ин фәһемле басмалары булып торалар. БТК БК әгъзасы Римма Ратникова җитәкләгән «Татар- Информ» агентлыгы. Шамил Хамматов җитәкләгән «Татарские края»—«Татар
иле» газеталары татар темасын тирән эчтәлекле итеп яктырталар Күптән түгел ачылган «lntertat.ru» Интернет газетасы компьютер кулланучылар, журналистлар арасында зур абруй казанды
Читтә яшәгән татарлар өчен Казаннан кыска дулкыннарда «Татарстан авазы» тапшырулары оештырылды «Татарстан» телералиокомпаниясе белән Башкарма комитет оештырган бу каналда «Дөнья» студиясе татар тормышын яктыртуда зур тәҗрибә туплады Башкарма комитет рәисе урынбасары, мәгълүмат чаралары, телевидение һәм радиотапшырулар даими комиссиясе җитәкчесе Римзил Вәлиев һәм журналист Гөлназ Шәйхи алып барган репортажлар, әңгәмәләр тыңлаучылар тарафыннан җылы кабул ителә. Төбәкләрдә дә (10 шәһәрдә атнасына 15-30 минутлык) татарча радиотапшырулар алып барыла Спутник системасы аша—«Татарстан—Яңа гасыр!» исемендәге телерадиоканал эшли башлады. Шунлыктан, татарлар яшәгән күпчелек төбәкләрдә Татарстан телевидениесен карау һәм радиосын тынлау мөмкинлеге барлыкка килде. Татар дөньясы өчен Интернет системасы бик кулай. Аның аша милләттәшләребез хат языша, хәтта махсус Real-audio режимында радио тыңлыйлар
Төбәкләрдәге мәгълүмат чараларына ярдәм күрсәтү максаты белән Башкарма комитет дәүләт органнары белән бергә татар журналистларының 3 семинар- кинәшмәсен үткәрде.
Хыялланган, уйланган, планлаштырылган чараларның барысы да тормышка ашмаса да. Башкарма комитет тарафыннан да һәм. әлбәттә, төрле илләрдә, төбәкләрдә гамәлдә булган татар оешмалары тарафыннан ла шактый эш эшләнгән.
Алда әйтелгәннәрдән үк сизелгәнчә, ирсшелгән унышнын күбесендә Татарстан җитәкчелегенең, беренче чиратта. Президентыбыз Минтимер Шәимиев- нен өлеше зур. Дәүләтебез күрсәткән ярдәм нәтиҗәсендә хисап бишьеллыгында Башкарма комитетның офислары җиһазланды, компьютер техникасы алынды Беренче бишьеллык белән чагыштырганда. Башкарма комитет үткәргән чараларның саны арту, аларнын чикләре киңәю, әһәмияте үсү шуна да бәйле булды 1999 елның 4 июнендә БТК Башкарма комитеты. Россия татарларының мөхтәрияте һәм Татарстан Министрлар Кабинеты арасында төзелгән килешү дә милли оешмаларның дәүләт органнары белән уңышлы хезмәттәшлек итү юнәлешендә этәргеч булды.
Президент аппараты. Дәүләт Советы. Министрлар Кабинеты. Казан шәһәре Администрациясе һәр эштә теләктәшлек күрсәттеләр. Төбәкләрдәге оешмалар белән эш итүдә Мәгариф. Мәдәният. Яшьләр эшләре һәм спорт. Элемтә министрлыкларынын. «Татарстан» телерадиокомпаниясенсн. «Казан» милли-мәдәни үзәгенең ярдәме аеруча зур иде Татарстан Конституциясенең янартылган вариантында! ы !4 нче малдә гамәлгә кереп китсә, республикадан читтә яшәүче татарларның милли оешмаларына да сизелерлек ярдәм күрсәтү мөмкинлеге туар, дигән өмет бар.
Татар Конгрессы Берләшкән Милләтләр Оешмасының информацион Үзәгендә теркәлгән Конгресс үткәргән чаралар турындагы мәгълүматның шактые шушы Үзәккә җибәрелә ЮНЕСКО белән эшләү Казаннын тынычлык культурасы шәһәре итеп игълан ителүенә, анын һәм берничә шәһәребезнең «Пальма сабагы» исемендәге алтын медаль белән бүләкләнүенә китерде Казандагы ЮНЕСКОнын БТК БК бюросының әгъзасы Энгель Таһиров җитәкләгән Тынычлык культурасы институты белән берлектә башка күркәм чаралар үткәрелде БТКнын Казан бүлеге конференциясендә хупланган, халык депутатларының Казан Советы һәм Казан шәһәре хакимияте Сабантуй милли бәйрәмен ЮНЕСКОнын дөнья халыклары рухи мирасы җәүһәрләре исемлегенә кертү турындагы тәкъдиме дә эзсез калмас, дигән өмет бар
Башкарма комитет Бәйсез Дәүләтләр Парламентара Ассамблеясенә дә күзәтүче рәвешендә кабул ителде, анын Мәдәният, мәгълүмат, туризм һәм спорт даими комиссиясе эшендә активлык күрсәтә Татарстанның Санкт-Петербургтагы даими вәкиле Шамил Әхмәтшин Конгресс Башкарма комитет исеменнән комиссиянең карарларын әзерләүдә катнаша
Күренгәнчә. Бөтендөнья тагар конгрессының, анын Башкарма комитетының, урыннардагы татар оешмаларының эшчәнлеге күпкырлы, чөнки алда торган проблемалар да күпкырлы һәм шактый катлаулы Шуңа күрә Конгресс
Башкармасының эшчәнлегендә кимчелек вә җитешсезлекләр дә аз түгел. Планлаштырган эшләрнең барысын да тормышка ашырып булмады. Татар журналистлары, тагар галимнәре ассоциацияләрен булдыру эшен дә акырына кадәр җиткереп булмады. Әле безнең татар яшәгән кайбер төбәкләрдә йогынтылы оешмаларыбыз да юк. Булганнары да сүлпән эшли. Күрше Мари-Эль. Чувашстанда да милли тормыш сүлпән бара. Ярославль, Кострома шәһәрләре белән дә тотрыклы элемтә урнаштыра алмадык. Ә БТК Берлегендә теркәлмәгән кайбер милли оешмалар үзләренең барлыкларын съездга әзерләнгән көннәрдә генә белдерделәр Берләшмәбез арасында һәрьяклап ихтирамга лаек булган Башкортстан татарлары конгрессы эшчәнлегенә дә игътибар житеп бетмәде.
Дөрес, бу очракта Россиядә барган сәясәтне дә истән чыгарырга ярамый. Күпләрне Татарстан һәм Башкортстан арасындагы махсус мөнәсәбәтләр, тагар һәм башкортлар арасындагы тамырлары ерак гасырларга тоташкан туганлык һәм якынлык борчый. Чөнки бу ике республика соңгы ун ел эчендә Россияне чын федератив дәүләткә әверелдерү юлында башка республика һәм регионнарны әйдәп баручы көч икәнлекләрен күрсәтә алдылар.
Ләкин, гадел булыйк: шушы катлаулы шартларда да Башкортстан татарлары конгрессы зур гына эшләр алып барды. Ул, иң беренче чиратта—татар җәмәгатьчелеге һәм республика, район, шәһәр хакимиятләре арасында элемтәләр җайлау. Башкортстан татарлары милли мәгариф, мәдәният белән кызыксына. Габдулла Тукай. Галимжан Ибраһимов. Муса Җәлил кичәләре, «Нәүрүз чибәре» конкурслары үткәрелә, китаплар басыла. Казанда Нажар Нәҗми. Марат Кәримовнын иҗат кичәләрен Г. Камал театры. «Казан» милли-мәдәни үзәге белән берлектә Рәиф Эмиров, Алик Локманов, Суфьян Сарданов һәм башкалар оештырдылар...
Киләчәктә Башкортстанда да БТК Башкарма комитетының күчмә утырышлары үткәрелер дип өметләнергә кала.
Кабул ителгән карарларның үтәлешен тикшерүгә тиешле игътибар бирелмәгән очраклар да бар. Боларның объектив сәбәпләре булса да. бөтен мөмкинлекләр тулысы белән файдаланыла, дип әйтеп булмый. Бу—Икенче конгрессыбызда латин язмасына күчү турындагы карарга да кагыла. Кызганыч ки, Дәүләт думасы беренче укылышта «Россия халыклары телләре турында»гы канунга «илдә тик Кирилл алфавиты гына кулланышта булырга тиеш» дигән өстәмәне беренче укылышта кабул итте. Шуның белән һәм моңа кадәр булган башка гамәлләр белән латин имласына күчү эшенә сәяси төс бирелде. Без исә Конгресс карарын һәм Татарстан Дәүләт Советы кабул иткән Законны халыкка ныклап аңлату эшен бик сүлпән алып бардык, кайбер даирәләрдәге икеләнүләрне җиңә алмадык. Тик, шулай да, бу эш туктатылмады Һәм безнең үзебез кабул иткән карардан баш тартырга бернинди дә хакыбыз юк.
Безнең Милли университет ачу турындагы карарыбыз әлегәчә тормышка ашмады. Монда гаеп атта да, тәртәдә дә. Җәмәгатьчелек таләпчәнлеген күрсәтмәде, галимнәр кулай концепция төземәде, нәтиҗәдә хакимият тиешле карарын чыгара алмады Тик бу—эш тукталды, бөтенләй сүнде, дигән сүз түгел. Университет ничек кенә аталмасын, ул барыбер булыр. Сайланачак Башкарма комитет бу өлкәдәге эшчәнлеген максатка ирешкәнче дәвам итәргә тиеш булачак.
Җитешсезлекләр һәм хаталар бар һәм булыр да. Чөнки тормыш шунсыз була алмый Безгә тик шуны аңлап, бер-беребезнен хата ясаганын гына көтеп торып, аны мәкерле максаттан файдаланудан тыелу гына кирәк. Кызганыч ки. мондый фактлар әле еш очрый. Әгәр дә беренче урынга шәхси мәнфәгатьләр түгел, милләт, анын язмышы куелса, бу болай булмас иде.
Яна сайланачак Башкарма комитет һәм анын җитәкчелеге, ун ел дәверендә кылынган гамәлләргә таянып, эшне тагын да уңышлырак алып барыр, дип ышанасы килә Без исә ана һәрвакыт ярдәм итәргә әзербез. Милли эшләрне кем генә башкарса да, анын максаты бер—ул милләтебезнең мәңгелеген, анын үрнәк булырлык яшәвен тәэмин итү.

Реклама