ВАКЫТ АТЫ


Уян!
... һай, ай-һай,
Татлы да сон йокы...
—Уян!
Яңгыратып төчкерде ТАҢ— Исәнлеккә бу!—күрерсең. Олы Төнгә өлгерерсең. Уян. дускай, тор син, тор син!
Вакыт аты кешни анда.
Вакыт аты,
Вакыт аты!
Солы сыман сибелеп кала Асыл көннәр бер-бер артлы...
Базар читендә бер карт— Ал-ак кәфендәй бер карт— Юмарт кына елмая: «Сатам!
Хагы да—юк хак...
Гомер буе тупладым. Алыгыз, хәләл малым: Хаталарымны сатам, Алтындай хаталарым...»
Марат ЗАКИР (1969)—шагыйрь, прозаик Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Казанда яши
Фәрештә
Яшьли вафат булган әниемнең якты истәлегенә
Коръән язу ыдай изге сырлар иңгән иде анын күз төпләренә. Корьән битләре сыман иде куллары да ул фәрештәнең.
Рөхсәт итә иде ул безгә гел канатларын алып торырга, һәм без күтәрелә идек ул канатларда йолдызларга югарыга!
Әй, шатлана иде ул энем белән минем болытларда мәтәлчек атканны күреп. Карын ачкач, без дә кайта идек әзер табынга җилкенеп. Без биектә-бнектә кичергәнне бер-беребезне бүлдерә* бүлдерә сөйләгәндә йотлыгып-йотлыгып тыңлый иде ул тын гына, сыйпый-сыйпый өстәл ашъяулыгын. Әмма без аңламый идек, әле без аңламый идек шул безнең өчен бу дөньянын сүздән түгел. СИНнән башланганын.
Беркайчан да сөйләмәде үзе. бахыр, канатларының каян килүен сөйләмәде. Сөйләмәде беркайчан да—без йоклаганда, безне калдырып, ни өчен күккә күтәрелмәвен сөйләмәде...
Сизенгәнсеңдер. Сизенгәнсеңдер... Очып калсыннар! — дигәнсеңдер...
Көзге манзара
Шәмдәй каеннарга Кояш Ялкын үрләтеп мәш килә...
Әйтерсең лә көя төште Урманның алтын шәленә
Сыдырды да көяз җилкәй Шәлнең бер күзәнәгеннән. Хушлашты урман сул-кыл- дап.
Хушлашты көзге ямь белән.
Хәер соранучы
Кып-кыска кул сузган икмәкне Алыр өчен дә, кара: Никадәрле озын икән бит. Озын икән бит... ара.
Матурлык
1
Затлы итеп бизәлгән биек сәхнәгә гади генә киенгән бер кыз бала чыгып басты. Башта ул шигырь сөйләде, аннары ул җыры белән а.тарның күңелен ачарга тырышты. Залда утыручы түрәләрнең, яңа байларның кашы җыерылды:
Кая матурлык? Кая монда, ә натуре, матурлык?!
Аның күңеле түгелде.
Үзен таныма!аннарына Матурлык гаепле түгел иде...
Йә Хода!
2
Тагын да затлырак сәхнә түрендә (менә бу да-а, ичмасам!)- җем-җем—кызыл күлмәге!—Тыпыр-тыпыр биш баса! Иреннәре тәмләп татырлык!—Күчмә Кызыл Байрак шикелле, кулдан-кулга китте Матурлык...
Көзге халәт
Күзләреңне зәңгәр томан сарыр Иделләрдән күзең алчасаң.
Дымлы көзләр җитте
Дымлы күзләр...
Томан сарган Идел буйларын.
Йөрисеңдер син дә аргы ярда Уйларыңның тыңлап юк-барын! Йөрисеңдер син дә ерак ярга Дулкыннарны кире озатып. Йөрисеңдер син дә, минем сыман. Ерактагы ярга күз атып.
Кавыштырмас ярны-ярга дулкын, Дәвам итәр Идел йоклавын.
Дымлы күзен йомып елмай да син. Уйларыңның ташла юк-барын.
Дымлы күзен йомып елмай да син, Оныт инде, оныт һәммәсен!
Тик онытма, зинһар, бергә кичкән Мизгелләрнең асыл мәгънәсен.
Җансыз суда үрсәләнгән ялгыз
Сары яфрак зарын тыңлама!
Дымлы күзләр аша дымлы көздә Дөнья үзе тоташ дымлана.
...Дымлы көзләр, күзләр—бар да дымда, Иләсләнгән мәллә бу дөнья?
Тыпырчына дымлы ярлар анда Әйләнергә теләп бөтенгә.
Дымлы күзләр, көзләр—һаман дымда.
Киптералмас барын мең кояш! Исе дә китмн син елмайганга— Башкаларга килә бүген ЯЗ!
Капка төбендә
Яфрак кебек коела көннәр, коела көннәр... Ә өйдә мәңгелек белән бәхәсләшә мич артындагы чикерткә...
Нигә икән бу җанга мең елга җитәрлек, бушанмаслык САГЫШ иңгән... Нигә икән?!
Бөгәрләнгән гәзит диярсең: бөгәрләнеп бетте яктылык. Аннары: «иртәгә, бәлки әле. төшәрмен дә», дигән сыман гына, сабыр атлап, тирәк яфракларына баса-баса, баскыч буйлап югарыга менеп китте яктылык.
Эңгер-меңгер... Бабайларның гына башы—якты-ак.
Бер ачыш
Сынганчы гына.
Сынганчы гына
Дәһшәтле икән Сөңге очы да...
Ирек
Ачын чыгардылар кенәрине читлегеннән иркен залга. Әмма талпынды ул ирек өрәге артыннан нксез-чиксез дөньясына! һәм... Бәрелеп үлде тәрәзә пыяласына...
Була мени ярым-йорты ИРЕК йә бар ул. йә юк. Бәхет сыман, сөю сыман ул—йә бар. йә юк!
Язмыш каршында-Татар иле... Ә ирек?
Татар тормышы
Бер тарафтан бер тарафка, җил уңаена таралышып, агып бара гамьсез болытлар...
Көлә-көлә көләч ал таңда чалгы җырын тышлый үләннәр...
Төшләрендә балта-пычкы күреп, шомланышып шаулый имәннәр...
Шулай яшәгәннәр. Шулай яшәделәр... Оныклар да шулай яшәрме?
Караңгылык
Jtepan алырлык, кереп алырлык Көрагең булса-караңгылык
Дөм караңгы тарафлар...
Әллә бу
Алла каһәрләгән якмы соң?
Коры хыял сыман 1ыпырчына Ерактагы йолдыз яктысы.
Якты көтә кавем ничә гасыр Хәтгнн ашкан мәнсез сабырлык. Бу кавемнең мәнсез сабырлыгы Җенне хәтта егып салырлык.
Мәрткә киткән илнең күзен беркөн Караңгыдай кара кан баса.
Килә!
Җитә!
Сыта!
Кара язмыш.
Чакма чагар затың калмаса.
Кара таңнан кара төнгәчә ул Кара тиргә батып бил бөгә. Кемдер аны ка\лый караңгыдан Арттан кага кемдер дилбегә.
Бүлгәләргә теләп бу кавемне Төрле яктан аңа кем дәшә?— Әрле-бирле йөри караңгыда, Корбан эзләп йөри каһкаһә...
Бүлгәләргә теләп, кара затлар .Аны йөртә упкын тирәли. Нигә бу кавемгә караңгыда Тавык күзле күзнең кирәге?!
Бүлгәләргә теләп, кара җаннар Бутап куйган аның кыйбласын. Адаштырмас юлга тартыр затың, Чакма чагар затың кайда соң?!
Сыңар очкын җитәр иде бәлки Киптерергә канлы күз яшен.
Әмма күрәчәген бик шәп күрә: Белә кавем гүргәкерәсен.
Кара янып көйгән букавемне
Кара хөкем, кара үч баскан.
Каһәр суккан мәлгунь караңгыны Озатырга иде ичмасам—
Бармы караңгыны тансыклаган. Бармы җирдә шундый бер халык?! Ыргытырга иде көрәп алып,— Тик...
Көрәп алып ыргытырлык Көрәге юк шул, көрәге юк...
Мамык дивар
Сөйләдем кайгыларымны— Елмаялар төркем-төркем. Шатлыгымны чиштем сезгә... Чиштем—тыңламады беркем.
Җырлап үттем сезнең яннан. Җылап үттем, сүгенеп үтәм... Ишетмәде мамык дивар!— Әйтмәс булдым сүзне бүтән.
Әй. бичара—битарафлар, Әйтмәм сезгә сүзне бүтән! Әйтерсең лә кала тулы, Кала тулы—күзле бүкән.
Бу дөньяда үлемнән дә Җан өшеткеч тагын ни бар?— Тупыл мамыгыдай йомшак, Салкын кардан салкын дивар!
—Нишлисең син, җүләр,—диеп Бармы берәү кызыксынган? —Дөрләтергә бу диварны.
Ут төртергә шырпы сызам...

Реклама