Логотип Казан Утлары
Повесть

СОҢГЫ ВАЛЬС


Чернобыль атом х1ектр станциясе һәлакәтенә юлыгып вафат булган энем Әгъдәснең якты истәлегенә багышлыйм
Автор
вырсынып кына килүенә карамастан, бу курорт Газизгә ошады Сигез катлы бина борынгы Болгар иленен дингез кебек жәелеп киткән кин һәм мул сулы олуг Чулман елгасы буенда, кояшка йөзе белән яткан иркен калкулыкта урнашкан иде. Әле автобуста чагында ук балконнары кызыл төскә буялган ак кирпеч бинаны күреп, әллә нидән тынычланып калды ул. Ә инде ишекне ачып керү белән пөхтә, ак киемле, ачык йөзле кызлар анын юлламасын алып бүлмәгә дә урнаштыргач, алдагы шөбһәләнүләреннән жилләр исте. Сирәк булса да. курортларның төрлесендә дәваланырга туры килде ана. Төрлесендә төрлечә кабул иттеләр, төрлечә дәваладылар Биргәннен битенә карама, диләр Кайсыннан ярыйсы гына канәгать булып, кайсыларыннан игътибарсызлыкка гаҗизләнеп, ачка какланып кайткан еллары да булды Ә монда Кы парный гел үз итеп каршы алулары эретте дә салды Якты йөз. тәмле сүз Үзеннеке үзәктә икән шул Үз жирен, үз кешеләрен. \з телен
—Әйдә, абый жаным. түрдән уз. тартынып торма Юлда талчыккан сын да бугай, нигәдер бик йомшак атлыйсын
Адымнары йомшарды, авырайды анын сонгы вакытта—бусы хак Сәламәтлеге шәптән түгел—бөтен сәбәп шунда Яшьнәп торган яшьлеге үтте инде Илле яшь—ир уртасы, дисадәр дә. Газиз Салтанов өчен түгел
Әсгать САЛАХ (1935)—язучы. публицист. •Аккан сулар». ‘Балыкны uaiauiap- һ.б китаплар авторы Ә1мәттә яши 7. .к у.. м ю
А
Әсгать Салах
бу сүз. Күкрәге көчсехтәнеп китте әле аның. Авыртмаган жире юк хәзер Кояш күрмәгән гөл сабагыдай, көннән-көн юкара, хәлсехтәнә бара.
Шуны аңлап. яшь табибә аңа аерым игътибар күрсәтте, озак итеп хәлен сорашты, тикшермәгән, тыңламаган жирен калдырмады. Аннары мөмкин булган барлык дәваларны аның курорт кенәгәсенә язып куйды
—Тормыш мәшәкатьләрегез турында бөтенләй онытып, кайгылы уйларыгызны ташлап, тыныч күңел белән дәваланыгыз, ял итегез, абый. Процедуралар алу чорында бер-бер хәл туса, турыдан-туры үземә керегез Сәламәтләнеп, Алып батыр кебек тазарып, көч жыеп китәрсез бездән, иншалла,—диде ул, олыларга хас теләктәшлек күрсәтеп.
Дистәләгән минераль матдәгә бай шифалы суы, югары дәрәжәдәге дәвалау ысуллары белән танылган бу шифаханәдә яшәү өчен дә. дәвалану, ял итү өчен дә бөтен шартлар бар икән. Кечкенә булса да, якты, уңайлы бүлмәләр, һәрберсендә телевизор, җылы суы, ваннасы, бинаның беренче һәм икенче катларында төрледән-төрле процедура алу бүлмәләре, минераль су ванналары, бассейны, коры мунчасы, ашханәсе, кинозалы... Газиз кебек сырхаулар өчен бу бигрәк тә мөһим, һичберкая чыкмыйча дәвалан да ят. Ашау—байдан, үлем—Ходайдан...
Бүлмәдәше дә үз кеше булып чыкты—Арча ягыннан Габделфәт атлы, үз яшендәге тыйнак, сабыр холыклы авыл кешесе. Ул инде бер атна дәвалана икән биредә, шифаханәнең эчке тормышы, тәртибе белән дә яхшы ук танышкан. Газизне дә үзе белән алып, дәвалану урыннарын күрсәтеп керде. Аннары алар бергә иртәнге ашны ашарга, дәвалар алырга төшеп киттеләр.
Газизнең тормышында, әнә шулай, үзгә көннәр башланды. Көндезге ике-өчләргә кадәр төрле процедуралар ала, шул арада төшке ашка да кереп чыга, вакыт эләксә, аннары бүлмәсендә бераз ял итә, кичен исә дәвалану мәшәкатьләреннән арынып, беравык телевизор карап ята.
Ә бу вакытта бүлмәдәше Габделфәт киенеп-ясанып концерт яисә спектакль карарга төшеп китә, шөкер, шифаханәнең тамашачылар залында һәр көн күрше калалардан килгән артистлар чыгыш ясап торалар— берсеннән икенчесе кызыграк көлкеле спектакльләр дә, жырлы-биюле концертлар да өзелми анда. Ә алардан сон ял итүчеләрнең олысы-кечесе ашханәгә бару юлындагы киң һәм озын коридорда дан-дон килгән музыкага иркенләп бер биеп, танцы итеп ала. Габделфәт аларны да калдырмый. Тик ул Газизне боларнын берсенә дә чакырмый, кыстамый, аның үз хәле үзенә җиткәнен күреп тора
Шулай көн артыннан көн дигәндәй, беренче атна үтеп тә китте Режимлы дәвалану, тәмле ашау-эчү, дөнья мәшәкатьләрен онытып ял итү нәтижәсез калмады күрәмсең. Газиз арык тәненә ит кунып, үзенә хәл кергәнен сизә башлады. Кәефе дә күтәрелде. Моны Габделфәт тә абайлады:
— Күз тимәсен, матураеп барасын, курорт килешә үзеңә,—диде ул аңа чын күңелдән. Ә кичен аны танцыга кузгатты:
—Әйдә, ятма пыскып, хәрәкәттә—бәрәкәт. Биючеләрне күрерсең, үзенне күрсәтерсең...
Өстерәп алып чыккан кебек булды ул аны. Габделфәттән күрмәкче, киемнәрнең дә пөхтәсен киде Газиз. Ашханәгә бару юлы халык белән тулган, дан-дон килеп бар көченә ниндидер чит телдә колагына чөй тыксаң да чыдый алмаслык каты тавышлы музыка яңгырый, бернинди калыпка сыймас мәгънәсез тамаша бара, кайсы аякларын чалыш-полыш китереп бөгелә дә сыгыла, кайсы кыеш-мыеш килә, кайсы анасы сөтенә туенган кәжә бәтие кебек тук-тук сикерә, ә кайсылары бер урында таптанып тора. Шулар арасында, әнә, Габделфәт тә баскан килеш ике якка чайкала.
Газиз бер почмактагы йомшак эскәмиядә танцы дигән шушы тамашаны гажәпкә калып карап утырды-утырды да, аптыраганнан көлемсерәп, урыныннан кузгалды. Өске катка, бүлмәсенә менеп китәргә иде анын исәбе.
Шулчак залда таныш музыка янгырый башлады. Чү. вальс түгелме сон бу? Йә Хода, вальсны да уйната беләләр икән бит әле биредә, вальсны да онытмаганнар Газизнен яшьлек юлдашы, мәнге ашкынулы, мәнге дәртле, мәнге яшь вальс. Йөзләгән уен коралларыннан торган зур оркестр башкаруындагы бу музыка бер-бер артлы йөгерешкән тынгысыз дингез дулкыннарын хәтерләтеп, көчәйгәннән-көчәя барды һәм су буйлык озын һәм кин ашханә юлын, аннан вестибюльне, баскычлар мәйданын, шифаханәнең икенче, өченче, дүртенче катларын яулап алды Газизнен кинәт аяк бармакларыннан алып баш тиресенә, чәч төпләренә чаклы кайнар чымырдау үтте, әйтерсен лә аны кинәт кенә көчле электр тогына тоттылар Әмма рәхәт, ләззәтле чымырдау иде бу. Вальс Күттгән ишеткәне юк иде анын мондый таныш, жанга рәхәт музыканы.. Туктале, тукта, нинди вальс сон әле бу? Һичшиксез. Штраус. Йоһан Штраус вальсы «Вена урманы әкиятләре». «Язгы авазлар» Та-та-та. та-та-та. Кайсысы сон әле боларнын? Тик «Гүзәл зәнгәр Дунайда» түгел, аны Газиз аерым хәтерли.
Яшь чагында Газиз боларнын барысын да белә иде. чөнки аз биемәде ул вальска. Бу яктан колхоз авылыннан чыккан мишәр егетенен бәхете булды. Бер килмәсә. бер килә, диләр бит. Армиядә хезмәт иткәндә кино карарга аларны гарнизондагы бердәнбер Офицерлар клубына йөртәләр иле. Шунда ул клуб мөдире. Новосибирск егете Рәшит белән танышты. Ике татар баласы дуслашып киттеләр Рәшит клубта танцы түгәрәге дә алып бара икән. Авиация полкы очучылары, башка офицерлар, аларнын яшь. гүзәл хатыннары, җитеп килә торган сылу кызлары атнасына ике тапкыр кичкырын танцыга өйрәнәләр.
— Мин монда чагында танцыга өйрәнеп кайтып кит. үкенмәссен,— диде Рәшит.
Анын нинди талантка ия егет булуын Газиз шунда гына белде Биюче дисән дә биюче, чын танцмейстер икән бит Хәрби округ ансамблендә төп биюче булган ул башта. Анын түгәрәгенә йөргән кеше биюче була алмый калмагандыр. Истә, һаман истә ул түгәрәк Рәхмәт Рәшиткә, ул булмаса. ямьшәеп беткән кирза итекле кече сержант Солтановка түгәрәккә йөрү дә тәтемәгән булыр иде әле.
Газиз үзе дә сер бирмәде, танцыга тиз өйрәнде. Бигрәк тә бал танцыларын ярата иде ул. Вальс кына түгел, танго, фокстрот, кадриль, краковяк, полька, падеспань, падеграс—барлыгы унике төр биюгә өйрәнде егет. Бар кимсенгәне—ямьшәйгән итекләр булгандыр, тик анын белән парлап чыгарга телгән гүзәл затлар мона артык игътибар да итмәделәр бугай. Кичәдән кичәгә остарып барган мишәр егетенен түгәрәккә йөргән ин аксөяк сылубикәләр арасында абруе зур. аларнын һәркайсы Газиз белән танцы итүне мәртәбәгә саный, алдан ук ниятләп тора, хәтта сөйләшеп куя Чөнки егет танцыны бию залындагы ин сәләтле кавалерлардан да остарак башкара иде.
Хәзер исә сонгы тапкыр кайчан танцы иткәнен дә хәтерләми, ана кимендә унбишләп ел үткәндер, кайда ул яшьлектәге вальсларның исемен хәтердә калдыру?
Ул шулай уйланып торган арада, бер-бер артлы вальска әйләнә башлаучылар да табылды Музыка Газизнен үзен дә җилкендереп җибәрде •Әллә берәрсен чакырып караргамы?» Ул күхтәре белән үзе тирәсендә утырган хатын-кызлар арасыннан ошардай пар эзли башлады. Мондый чакта вакыт кыска була, кайчак беренче кул астына туры килгән хатын- кызны да чакырасын Ләкин Газизнен күзе үзеннән-үзе ике-өч кеше аша утырган утыз-утыз биш яшьләрдәге бер хатынга төште Түгәрәк, ачык йөзле, җилкәсенә төшеп торган тузынкырак кара чәчле, куе кызыл төстәге озын күлмәге тыгыз гәүдәсенә сыланып тора. Газиз горып, ана каршы килеп басты һәм яшь чагында өйрәнгән, чын кавалерларга хас гадәт буенча башын иде «Мин сезне вальска чакырам • Хәзер хатын сикереп торыр ла. алар парлашып вальс әйләнә башларлар сыман иде.
Газиз ялгышты: хатын гажәпкә калып карап торды да. «юк» дигән мәгънәдә башын чайкады...
Газизнен кәефе, кырау суккан чәчкә кебек, кырылды да төште. Ул кире урынына барып утырырга уңайсызланып, икенче якка чыкты һәм аптырап дивар янына барып басты Беренче коймак төерле булды ла! Эш нәрсәдә, нигә ул чыкмады0 Һич сәбәп юк иде кебек. Газиз ап-ак күлмәктән, пөхтә итеп үтүкләнгән кара чалбардан, туфлиләре дә ялтырап тора, гәүдәсе дә төз. килешле әле анын. Әллә сон шулай бик олы күренәме ул авыру килеш? Юк. бүген башка берәүне дә чакырмаячак ул вальска. Менә, музыка гына тәмамлансын да. бүлмәсенә менеп китәр Үз-үзеңне кимсетеп...
Кинәт диварга сөялеп басып торучылар арасыннан бер яшь хатын кузгалып. Газизгә таба килә башлады Газиз аны үгеп баручыдыр дип уйлаган иде. алай булып чыкмады, анын янына тукталып:
—Абый, сез вальс биисезме?—диде
Газизнен яшьлегендә ир-атны хатын-кыз ак вальска гына чакыра торган иде. Хәзер, әнә. башка гадәт икән.
—Яшь чакларда ярата идем вальсны,—диде Газиз.—Әле менә берәүне чакырган идем лә. чыкмады Кәефе юкмы .
—Ә мин күрдем аны Шуңа сезне чакырдым да. Белдем сезнең вальс танцевать итәсегез килгәнне.
—Рәхмәт...
Башта алар салмак кына әйләнделәр, чөнки Газизгә вальснын инде онытылып беткән нечкәлекләрен искә төшерәсе бар иде. Аннан темпны тизләтә төштеләр. Вальслар шундый инде алар, биегән саен син тизрәк әйләнә, дәртләнә, җилкенә барасын, кәефен, рухын күтәрелә. Вальс ашкындыра сине, сиңа каяндыр көч. куәт килә Хәтта соңгы вакытта чир белән йончыган Газизне дә кодрәтле музыка, әнә. илһамландырып җибәрде, ул парын әле уң. әле сул якка әйләндерә- әйләндерә бию залын ерып аркылыга-буйга чыкты, тиргә батты. Ләкин музыка төгәлләнмичә парын ычкындырмады.
—Сез бик оста танцевать итәсез икән бит. Шулкадәр җиңел, рәхәт сезнең белән.—диде аңа пары,—Каршы булмасагыз. мин сезнең белән тагын биер идем. Башка вакытта да. дим Минем бөтен яратканым— вальс, кич буена танцевать итәргә дә риза.
Ләкин бу кичне бию залында башкача вальс яңгырамады
Бүлмәдә Габделфәт:
— Күрдем, күрдем синең бер чибәр белән ничек әйләнгәнеңне Шәп чыкты, сезгә сокланып карап торган кешеләр дә аз булмады бугай. Афәрин!—диде.
ртән курорт кабат үз тормышында кайный башлады. Анын ике катында халык ыгы-зыгы килә, бер процедураны алып чыга да. икенчесенә, өченчесенә чаба. Дәваланып йөргән арада Газиз күзләре белән нигәдер йә бер. йә икенче дәвалану урынында процедурага чират көтеп утыручылар арасыннан кичә танцыда анын теләген кире каккан хатынны эзләде. Чибәр, ләкин артыгы белән горур хатын иле ул—Газизгә шулай тоелды Кичәге хәлдән сон Газизнен күңел түрендә кимсетелү, рәнҗетелү кебек хис калды. Әллә сон чынлап та горурланырлыгы бармы9 Горур, димәк буш хатын түгел. Шулай да күзгә-күз карап бер-ике сүз алышасы ше үзе белән, гәрчә танцыга чыкмаса да Кем икән сон ул тутый кош. кайсы яклардан, кайсы елга аръягыннан? Ләкин Газизнен күзенә ул хатынны хәтерләткән бер генә кеше дә чалынмады
Кичен тагын танцы булды Репертуар тагын шул ук тавыш көчәйткечләрдән бар куәткә яңгыраган музыкага барысы да кубарылып үзенчә бии Газиз исә сабыр гына вальсны көтте Бүген анын пары
И
булачак инде, әнә бит. кичә анын белән биегән яшь хатын алдан ук әйтеп куйган иде Тик кайда сон әле үзе. һич залда күренми
Ниһаять, вальс. Ах. анын күңелләрне тибрәндергеч. йөрәкне ашкындыргач көче'
Газиз халык арасыннан, сабырсызланып, кичәге парын эзли башлады Ә ул нишләптер юк Инде парлашып әйләнүчеләр дә күренде Шулай ук кич буена бер тапкыр уйната торган вальска әйләнә алмый менеп китәрмени сон ул?
Газиз күзләре белән әле бер. әле икенче якны айкады Ниһаять, тапты ул аны—кичә кара костюмнан чыккан яшь ханым бүген аяз көндәге күк сыман үтә ачык зәнгәр төстәге, өрфия кебек җинел. озын, бераз гына купшы, ләкин искиткеч килешле күлмәктән ишек катында басып тора икән һәм. Газизнен аны эзләвен күрепме, ана кулы белән ишарәләр ясый: «Мин бит биредә, күрегез мине. ■■ Газиз дә ана ым ясады: «Әйдә, чыгабыз. » һәм алар тиз-тиз бер-берсенә каршы атладылар. Шулчак һич көтмәгән, уйламаган бер хәл булып алды. Әллә каян анын каршына башка бер хатын атылып чыкты
—Сезнен белән мөмкинме?
Гажәпләнүдән Газизнен күзләре шар булды: бу бит кичә анын белән вальска чыгудан баш тарткан ханым' Шул ук ачык йөз. шул ук ярымтузгыган кара чәчләр, шул ук үзенә килешеп торган куе кызыл төстәге күлмәк. Кичәгедән аермалы буларак, ул бүген нигәдер авызын ерган. Газиз исә бу хәлдән кинәт каушап китте Шулай да үзен кулга алды:
— Гафу итегез, әнә. килә бит инде.—диде һәм бераз ясалма тәкәбберлек белән ары атлады
Зәнгәрсу өрфия күлмәкле яшь ханым зал уртасына килеп житә иде инде. Алар бер-берсенә каршы ашкынып килделәр дә. мизгел эчендә ЖИТӨКләшеп. көчле музыканың «Та-та-та. та-та-та» дигән өчле тактына ялкынланып вальс бии башладылар. Бу күренеш залдагылар өчен шулкадәр көтелмәгәнчә, хәйран калырлык матур, чын сәнгатьчә, нәзәкатьле килеп чыкты ки. күбесе бу парга чын күнелдән сокланып, ә кайберәүләр исә хәтта көнләшеп куйдылар Бигрәк тә төз. зифа буйлы, арыслан ялыдай күпереп торган чәчле партнерның үзен вальста виртуозларча оста тотуы, анын яшьләрчә җинел гәүдәлелеге, темпераментлы әйләнүе шаккаттырды ал арны Кичә чирканчык алганнан сон. чыннан да Газиз бүген танцыда һич ялгышмады—яшьлегенләгечә дәртле, хис белән җилтерәтте ул кочагындагы яшь бикәсен Хатын да төшеп калганнардан түгел икән Газизгә әле тәмам сыланып, әле кулга кул гына тотышып, анын һәр хәрәкәтен тоеп, үзенең хәрәкәтләрен аныкына тәңгәл китереп, анын белән бербөтен булып, коштай канатланып унга да. сулга да әйләнде дә әйләнде
Вальс хозурына бирелсә дә. Газизнен башында бер үк вакытта тынгысыз уйлар да гизде Кичә бөтен халык алдында чакырып та вальска чыкмаган ханым бүген үзе анын каршына килде ич «Сезнен белән мөмкинме?» Һич мантыйкка сыймый әле бу хәл Хикмәт нәрсәдә’’ Бх гүзәл затларны гел аңламассың: бер карасан ялындыралар, икенче карасан үзләре күзгә керәләр Шулай да. бу хәлдән сон Газизнен бераз үпкәсе басылгандай булды
Вальстан сон татар көен—бию көен уйната башладылар—ул да һәр көнлек репертуарда иде. Яшьләр дә. урта яшьтәгеләр дә. олыраклар да атылып чыгып биергә тотынды, берсе икенчесен чакырып, авылдагыча култыклашып әйдәш әдәп лу-у килделәр
Бу вакытта Газиз вальстан сон хәле бетеп, диварга терәлеп тора иде Әллә ничек шунда, күз аллары әлже-мелже итте, йөрәге тыпырчынды, башы әйләнде, тын житмәде. Нәкъ шул вакытта бии-бии кызган халык арасыннан тагын теге кызыл күлмәкле ханым коштай очып чыкты һәм көчкә сөялеп торган Газизнен аягына китереп басты Газиз исә. аптыраганнан. моңсу итеп елмаеп кына куя атлы
әлсезлек, баш әйләнүе икенче көнне дә бетмәде. «Чамаңны белмисең, танцыга чыккан буласын тагын»,—дип үз-үзен битәрләп йөрде ул көне буе. Хәлен аңлап, Габделфәт аны төштән соң һава сулап керергә чыгарып җибәрде:
—Башын жинеләер, кислород җитми сиңа, дустым, бинадан чыкмый ятасын,—диде ул чын кайгыртучанлык белән —Бар. бар, әйләнеп кер..
Ә тышта, чыннан да. һава саф. кислород артыгы белән иде Сентябрьдә сирәк була торган җылы, йомшак көннәр. Теплоходлар, үзйөрешле баржалар, башка төрле суднолар йөреп торган киң елга ягыннан талгын җил исә. Рәхәт! Газиз бераз вакыт күкрәген киереп саф һава сулап басып торды.
Курортта ял итүчеләрнең шактые урамда икән. Сигез катлы ак бина яныннан төрле якка бетон плитәләр түшәлгән берничә сукмак китә, һәр сукмак—үзе бер маршрут. Берсе каен, икенчесе нарат урманына, өченчесе елга буена юнәлә ул юлларның. Барысында да кеше, кеше— парлап та, төркемләп тә. Ялгызлар да җитәрлек. Газиз дә әнә шул юлларның берсенә төшеп, ашыкмый гына нарат урманына таба китте Нәкъ менә шул урман аланындагы зәвык белән эшләнгән күңелле чатыр-беседкада утырып ял иткәндә аның янына кабат Кызыл Күлмәк килеп чыкты. Башта ул, исәнләшеп, үтеп китәргә уйлаган иде. Ләкин ике-өч адым киткәч тә, кырт кына борылды да, тәвәккәл атлап чатырга керде.
—Мин дә ял итеп алыйм әле яныгызда. Рөхсәттер бит?—диде ул елмаеп.
—Үтегез, утырыгыз, урын җитәрлек,—диде Газиз, ә үзе ханым турында: «Чая, хәерсез»,—дип уйлады.
—Нәрсә, хәлегез китеп торамы әллә? Төсегез үзгәргән...
—Юк, болай гына... Ял итәм,—дигән булды Газиз.
—Сез авырыйсыз, әйеме?
Газиз иннәрен җыерып куйды: «Белмим инде, бәлки авырыймдыр» —Авырыйсыз. Миннән яшерә алмассыз, мин бит табибә. Әйтегез дөресен, нәрсә сезнең?
— Ике сүз белән генә анлатып булса икән,—диде Газиз, ниһаять.
Бер-берсенә карашып шактый гына эндәшми утырдылар алар. Соңгы ике-өч көндә тәмам тынгысын алган, хәзер исә янына ук кереп утырган бу таныш булмаган чая хатынның күзләренә карады Газиз. Коңгырт төстә икән алар. Елмаеп җибәрергә күп сорамый торган түгәрәк, якты йөзле. Күзләренә, йөзенә караганда акыллы, киң күңелле, шәфкатьле булырга ошый. Үзе сөйкемле.
Гомер агышында Газизнең яратып йөргән, һич югында ана бик ошаган кызлар, хатыннар булмады түгел, булды. Тик ул һәрбер тәүге очрашуда ук килеп ябышырга әзер җилбәзәк, жинел акыллы шаталаклардан ерак йөрде. Тышкы бизәк, тышкы матурлык аны тартмады, чөнки берике мәртәбә авызы пешкәч, чибәрләргә шикләнеп карарга өйрәнде ул. Аның күңел дәфтәрендә кайсыдыр бер мәшһүр шәхеснең әйткән сүзләре язып куелган: «Есть красивые девушки, которые напоминают красивый дом. окна в котором никогда не светятся...» Ә бит, чыннан да, бар гүзәлләрнең гүзәле, тик якынрак килеп, танышып киткәч, бу гүзәлнен буп-буш булуына, анда он суы да, тоз суы да юклыгына төшенәсең. Юк. тышкы бизәк белән түгел, ә эчке дөньясы белән матур кеше! Шуңамы, кызлардагы үтә матурлыкка караганда аларнын сөйкемлелеген артыграк бәяләде Газиз, чөнки сөйкемлелектә үзенә бер аерым күркәм сыйфат, тирән мәгънә күрә ул. Йөзләрендә сөйкемлелек балкыган хатын-кызлар гына нечкә, шигъри күңелле, бай табигатьле, көчле рухлы, гүзәллек, садәлеккә омтылышлы, төпле акыллы, сабыр холыклы була алалар. Газизне дә әнә шундый гүзәл затлар гына кызыксындырды. Әмма андыйлар күп
Х
булмыйлар. Элек тә аз, бик аз иде алар, хәзер исә бөтенләй сирәк.
—Йә. карап бетердегезме? Бәлки берничә сүз катарга рөхсәт итәрсез9—диде Коңгырт Күз.
Анын тел төбендә, сөйләү рәвешендә шаянлык-шуклык бар икән, үзе гел елмая.
—Рөхсәт,—диде шундый ук шаян тонда Газиз дә. Ә хатын кинәт җитдиләнеп:
—Абый, исемегезне белмим, гафу итәсез, телибезме, теләмибезме, безгә танышырга насыйп булган ахры,—дип башлады.—Әлбәттә, әдәби әсәрләрдәгечә сандугачлар сайраган салкын чишмә буенда, яфраклары шыбырдашкан карт тирәк астында танышу килеп чыкмады. Эт талашмый танышмый, диләрме әле? Талашуын талашмадык, тик шулай да... Мин сезне бик үпкәләттем бугай. Ялгышымны төзәтим дип, үзем килеп вальска чакырдым—башка белән чыгып киттегез, биергә китереп типтем—бөтенләй мине санга сукмадыгыз. Мин бит теге кичне сезне бер карт җилбәзәк, танышыр өчен генә чакыра, дип белдем. Сезнен мине чын күнелдән вальс биергә чакырганыгызны, үземнен ялгышканымны бик тиз акладым. Хәзер инде терсәкне тешләп булмый. Белсәм икән сезнен вальска шулай оста булуыгызны? Ә сез әнә нинди, бөтен курорт халкын шаккатырдыгыз. Әкәмәт биюче икәнсез, суда балык га шулай оста йөзә алмый торгандыр. Чын менә..
—Гаҗәп матур сайрыйсын икән, сеңлем.
—Айсылу минем исемем, Ай-сы-лу
Ул, сөйкемле елмайган килеш, Газизнен күзләренә текәлде. Газиз аны анлады:
—Газиз. Газиз абыен Солтанов...
—Кем сон сез? Бик серле, гадәти генә кеше түгел бугай сез. Һәм авыруыгыз нидән гыйбарәт, Газиз абый? Бәлки минем профильдер һәм сезгә булыша алырмын? Чын менә..
—Чернобыль дигән сүз таныштыр бит?—диде Газиз һәм Айсылуга сынаулы караш ташлады
—Ма-ла-ка-ем!—Айсылу кычкырып ук җибәрде —Әитәм Күнелем сизгән иде аны сездә нидер барлыгын. Әстәгьфирулла!
Айсылу бераз, анына киләлмәгән кеше кебек, өнсез-тынсыз уйланып утырды. Аннары гына сүзен дәвам итте:
—Ничек соң ул якка барып чыктыгыз, нинди хәерсез җилләр ташлады сезне ул Алла каргаган җиргә?
—Үзем дә еш кына шул турыда уйланам. Архитектор мин. проект бүлегендә эшлим. Бер көнне ашыгыч рәвештә хәрби комиссариатка чакыртып алдылар: «Атом станциясендәге авария турында ишеткәнсеңдер инде, аны туктатыр өчен ниндидер архитектура корылмасы эшләргә белгечләр кирәк»,—диделәр. Белгән булсам икән нинди корылма кирәклеге турында! Тәүге тапкыр балта тоткан кеше дә эшли алырдай бетон булып чыкты ул. Без бит теге еллар тәрбиясен алып үскән балалар. Патриотизм, интернационализм... Ил өстенә куркыныч килгән, тар муенлы чүлмәккә утыртылган пәри бөкене бәреп чыккан да. котырына хәзер. Мин бармасам. башканы алып китәчәкләр Башымда төрле уйлар гизде Гаиләдә дә аңлашу юк иде ул көннәрдә. Күңелдә төшенкелек Шулай, киттем дә бардым Елап калучы булмады, кая барасын дип тә сорамадылар
Газиз тынып торды, тагын Айсылуга таба борылды Йөзендә аптырашлы елмаю иде аның. Аз аптыраган елый, күп аптыраган көлә Газизнен хәле дә шундыйрак хәзер. Үзе ябык, йөзендә йөзләрчә вак буразна, карашы моңсу. Югыйсә чибәр генә кеше икән, әлеге халәтендә елмаюы да аның йөзен ачып җибәр,*
Кинәт Айсылу ана таба шуышты да. бик якын, терәлеп үк утырды —Сөйләгез. Газиз абый,—дип пышылдады ул Газизнен колагына — Сөйләгез, минем сезне тыңлыйсым, юк, ишетәсем, әйе. ишетәсем килә. Бушану үзегезгә дә зыян итмәс Чын менә.
— И-и. Айсылу сенлем, андагы мәхшәр турында сөйләргә көн дә, төн дә житмәс Чернобыль хәзер дә төшләремә керә Саташып, бастырылып, куркудан кычкырып, шабыр тиргә батып уянам...
ез барып җиткәндә саркофагны төзи башлаганнар иде инде, дип башлады хикәятен Газиз.—Дүртенче блок. . Җәһәннәм угы. Болай күзгә күренми, билгеле. Атом ярсуын күргән кешеләрмени без? Томаналар, аңламыйбыз, гәрчә нидер сизенсәк тә. Атом угы көйрәгән корылмалардан ерак та түгел бер-ике мәртәбә файдаланып ташланган санап бетергесез автомашиналар, тракторлар һәм башка төр техника зираты Авариядә хисапсыз уртаазиялеләр—төрекмәннәр, үзбәкләр, таҗиклар, кыргызлар, казакълар, һәм без—татарлар, башкортлар, удмурдлар, марилар Мин соңыннан бу турыда бик күп уйландым... Урыс бик аз, юк диярлек дәрәҗәдә аз иде. Империя сәясәтенең мәкерлелегенә исен-акылын китәр Гомер буе шулай булды—хәтәр җиргә һәрвакыт башта башка халыкны тыктылар. Тарих шул хакта сөйли. Урта Азиядәге басмачылар хәрәкәтен Талбригада кулы белән бастырганнар. Ә бит басмачылар милли азатлык өчен көрәшкән. Әфган сугышында исә Ислам динендәге илгә каршы күпчелек мөселман республикалары балаларын җибәрделәр. Чечняда да шул ук хәл кабатланды Бер-берсен кырсын, дигән сүз бу. Төрки кабиләләрне, ислам динендәге халыкларны бүлгәләү, бер-берсенә каршы кую. котырту, ызгыштыру империянең элек-электән калган сәясәте ул.
Әржәне чират торып төзедек. Үзебез яшәгән зонадан блок өстенә санаулы вакыт эчендә килеп җитәбез. Һәрберебез маскхалатлардан, авызда респиратор, кулларда балта, пычкы, чүкеч, кадак, такта Кыскасы, кемгә бәлеш, кемгә шеш: алдан кемгә нәрсә алып барырга кушылган булса— шул. Блок өстендә нәкъ унбиш минут эшлибез—бу безнең көнлек норма. Без килгәнче башта җиде, аннан ун гына минут эшләткәннәр. Монда да безне бәхет читләтеп үтте. Көннәр кызу, ә безнең өстәге киемнәр авыр, респиратор аркылы суларга һава җитми, күзлекләр булана—күреп булмый һәрберебез манма тиргә батып эшли, мунчадан да кызурак. Ашыгабыз, кабатланабыз, ялгышабыз, тик ялгышны төзәтергә вакыт юк. Тизрәк, тизрәк...
— И-и. Газиз абый, сүзегезне ефәк белән бүләм. Ул саркофаг дигәнегез телевизордан гел киртләч-киртләч булып күренә иде Чыннан да шундыймы сон?—дип сорады Айсылу
—Менә, менә шунда да хикмәт. Әйтәм бит, ялгышны төзәтергә вакыт җитмәде, дип Кая инде аны хасиятләп тору! Коелган тимер-бетон измәсен тотамы әржә? Тота! Шул җиткән...
Газиз сөйләвеннән туктап торды Сөйләр сүзләрен барлыймы күңелендә, әллә йомгак очын югалттымы? Чатыр астыннан каядыр еракка, елга аръягына карап, уйланып утыра бирә. Айсылу да эндәшми, кабат бүлдерүдән яхшысынмый.
Юк, йомгак очын югалтмаган икән Газиз. Елга аръягына караган килеш, ул сүзен дәвам итте:
—Анда эшләү—тәмугъ газаплары белән бер. Вакытны бер-беребездән сорашып кына торабыз: «Күпме калды9 Ничә минут? Ничә секунд?» Вакыт чыгуга, эшне ташлап чабабыз—хәтәр учактан ераграк булуын хәерле. Кесәдәге дозиметрлар безнен нормадан ике-өч мәртәбә артык рентген радиация алуыбызны күрсәтә. Ләкин дозиметристлар: «Юк. алай түгел, сезнен дозиметрлар дөрес күрсәтми»,—дип безнен белән җан талашалар, хәрәмләшәләр, алдашалар. Шулай һәр көн Бигрәк тә Урта Азия республикаларыннан килгән халыкны нык алдыйлар иде. Алар үзләре дә Аллам сакласын1—акча өчен җаннарын сатарга әзер. Җимерек блок кабат атом өермәсен тышка, һавага ташлагач, без вакытлыча блок янына барудан баш тарттык. Бу инструкция буенча да шулай каралган: радиация фоны
Б
күтәрелгән очракта блокта эшләү тыела иле Хәтта безне куркынычсызрак жиргә күчерергә дә тиешләр иде. Ләкин ул көннәрдә һава торышы үзгәрде, жил исә башлады һәм радиация фоны без торган жирдән бер якка авышты. Без күчеп йөрмәдек инде.
Шулай да. безне эшкә куарга маташып карадылар Пәри оясынын авызын томаларга кирәк бит. Аңлыйбыз: катлаулы, четерекле хәл. Ләкин кемнен күрәләтә кабергә керәсе килсен? Көйләп-чөйләп тә. янап- куркытып та карадылар, бик күп акча да вәгъдә иттеләр—булмады, без күнмәдек, жинә алмадылар. Шуннан сон бер төркем таҗикларга, шулай ук бик күп акча бирәбез дип. төрлечә юмалап, алдап-йолдап, боларны блок өстенә җибәрделәр. Алар әлеге атом-төш ягулыгы урнашкан скважинаны тимер-бетон измәсе белән томаларга тиешләр иде Белмим, нәрсә, күпме эшли алганнардыр, шул керүдә иллешәр рентген радиация белән зарарланып чыкты мескен тажиклар Чатырга кайтканда кара туткыллы таҗикларның йөзләре ак китән кебек иде Чәчләре, кашлары - керфекләре. сакаллары-мыеклары күз алдында касмак-касмак булып коелып төште. Өрәк тә өрәк, тажиклар да өрәк, яннарында басып торырга, йөзләренә карарга да куркыныч иде. Барысын да ашыгыч рәвештә Киевкә, госпитальгә озаттылар Күбесе шунда беренче көннәрдә үк жан тәслим кылган, калганнары сонрак берәм-берәм дөнья белән бәхилләшкән.
—Чынлап та шулай булдымы. Газиз абый? Дөресме сон бу?—Айсылу гаҗәпләнүдән Газизнең беләгеннән тотып алды. Газиз исә сүзен җөпләп тормады. Малай чакта булса ул: «Валлаһи, жир йотсын, ике мәчет арасында кысылып үлим»,—дип ант иткән булыр иле Гүя ул Айсылунын сүзен колакка да алмады, үзенекендә булды:
—Әсрар исемле таҗик әле дә күз алдымнан китми Нык бәдәнле, кин жилкәле. чибәр, кара мыеклы утыз биш яшьләрдәге бу таҗик белән танышып киттек без.
—Татарларны хөрмәт итәм мин Минем дә янга татар, бик унган. яхшы хатын.—ди.
—Кем сон ул «янга?»—дим.
—Абыйнын хатыны
—Ә. жинги. димәк.
Янга-жинги. . Бер үк сүз бит. тик ике телдә, ике әйтелештә генә икән, гәрчә татар теле белән тажик теле ике тел төркеменә керсә дә Сөйләшә-сөйләшә әллә никадәр уртак сүз таптык: килен, кәнди, табак, каймак...
Блок өстенә җибәрелгән көнне мин Әсрарга (таҗиклар үзләре ана Осрор диләр иле):
— Нигә риза булдыгыз, ялгышасыз бит. тормышыгызны, гомерегезне куркыныч астына куясыз, уйлашыгыз тагын бер кат,—дидем Ул аптырап, кулларын җәйде:
—Уйлаштык инде, мин генә аерылып кала алмыйм иптәшләрдән
Мин аларны буар елан тарафыннан сихерләнгән, гипнозланган куян халәтендә күрдем: үзе чиный, үзе һаман авызына таба бара.
«Ашыгыч ярдәм» машинасына утыртып җибәрер алдыннан әле унбиш-егерме минут элек кенә дулкын-дулкын кара чәчле, куе кара кашлы, кара мыеклы Әсрарны күреп шаккаттым, ул да өрәк кебек шәп- шәрә калган иде
Газиз авыр сулап куйды һәм шактый вакыт тын торды. Уйлары да авыр иде бугай анын. Айсылу аны бүлдермәде, сүз катмады, ул да уйлана иде.
Аннары Газиз тагын кабынып китте:
—Әгәр шул вакытта аварияне бетерү буенча штаб вәкилләренең сүзен тыңлап блокка менгән булсак. Газиз абыең синен янында менә шулай юк-бар сүз сөйләп утыра алмаган булыр иде. Айсылу ханым
Безнең смена җитәкчесе кипкән таракан кебек ябык Гончаренко дигән бер украинлы иде. Украинлылар, гомумән, матур, таза халык Ә
бу ябыклыкның артына чыккан Саргылт йөзле, очлы күзле, кылыч борынлы, ачы тавышлы. Шул инде безне утка да, суга да кертергә әзер торучы. Безнен илдә, гомумән, кеше хакын хаклау, кеше кадерен белү юк. Бу түрә кисәге дә шул күзлектән чыгып эш итә торганнардан Синен турында кайгыртуны белми дә ул. ә менә эшләтеп жанынны ала Көнлек норманы үтәргә кеше җитмәде исә, инде бер мәртәбә эшләп кайтканнарны кабат блок өстенә җибәрә. Бу—инструкцияне ачыктан- ачык бозу. Безнен белән бер сменада Николай дигән керәшен эшли иде Бәлеш төбе кебек йомшак, тынлаучан, сабыр, аз сүзле. Гончаренко моны бер мәртәбә җибәрде икенче катка, ике җибәрде... Мин түзмәдем:
—Что вы делаете с человеком, хотите прежде времени в могилу загнать?—дидем.
—Не твое дело, здесь я начальник смены,—ди бу.
—Ах, вы начальник смены? Тогда пойдем в штаб, доложите, как соблюдаете инструкцию...
Шөлләде, кабәхәт, Николайга да, башкаларга да бәйләнми башлады
Теге вакытта реактор коесын авызлыкларга барырга үгетләп, янап, куркытып йөрүче дә ул иде. Шул чакта мин ана:
—Хорошо, мы согласны, но только пойдем вместе с вами,—дидем.— Без вас—ни шагу!
Корт чактымыни, күз ачып йомганчы Гончаренкобыз юк булды.
Газиз тынып калды. Айсылу исә анын атом мәхшәре турында шулай тыныч, олы сабырлык белән сөйләвенә шаккатты. Нинди зур ихтыяр көченә ия бу кеше! Юк, гади кеше генә түгел, чын каһарман утыра икән Айсылу янында. Ул гомер буе батыр, кыю, фидакарь кешеләр турында укып, аларны телевизордан карап, кылган гамәлләренә сокланып яшәде, әмма үзләрен болай якын, янәшәдә генә күргәне булмады. Ниһаять, шундый кеше белән дә очраштырыр икән аны язмыш...
—Менә шулай, Айсылу сеңдем,— дип дәвам итте сүзен Газиз.— Таҗиклар Чернобыль җиреннән ерак китә алмадылар, гүр иясе булдылар, ә мина Ходай үз җиремә кайтып үләргә насыйп иткәндер. Картлар әйтмешли, хәерле булсын инде. Нишлисен бит, язмышын шундый булгач. Артыгын да сөйләп ташладым инде, гафу ит...
—Юк. юк, минем өчен зур ачыш ясадыгыз. Газиз абый. Чернобыль турында бик аз беләм икән Чын менә.
— Бөтен ил халкы бик аз белә бу тиңсез һәлакәт, аның күләме турында Аны бит гади, бәләкәй, зыяны да зур булмаган бер авария итеп кенә күрсәтергә тырыштылар башта. Чынында исә дөньяда атом белән бәйләнешле ин зур катастрофа булды ул. Хиросима белән Нагасаки өстенә ташланган бомбалар да, Тоцк полигонындагы сынап карау да атом-төш мәхшәренең балалары гына булган. Газеталар, телеканаллар, әнә, бу һәлакәткә юлыккан, аны бетерүдә катнашкан, шул төбәктә яшәп радиация белән зарарланган алты йөз мен кешенең вакытыннан алда вафат булуы турында хәбәр итәләр. Алты йөз мең! Һәр ел саен бу сан алтмыш-житмеш менгә арта бара. Чернобыль җире, анын тирәсе әле озак еллар кан косачак...
Инде сон, кичке ашка кайтырга вакыт җиткән иде—алар кузгалдылар. Нарат урманының һавасы Газизгә килеште, ул үзен әйбәт хис итә иде Бетон плитәләр салган тигез сукмактан алар ашыкмый гына шифаханәгә таба атладылар.
—Язмышыгыз бик үзенчәлекле икән, Газиз абый. Кызганыч та, соклангыч та. Ходай сәламәтлек бирсен үзегезгә. Сез мона лаек кеше,— диде Айсылу һәм һич тартынмыйча Газизне култыклап алды.
—Яхшы сүзенә рәхмәт, сеңлем, тик сәламәтлекнең ни дәрәжәдә икәнен үзем генә беләм...
—Атай димәгез әле. Менә курорттан тазарып, көч җыеп, яшь егетләр кебек күкрәк киереп кайтып китәрсез—мин сезгә шуны телим Безнен әле сезнен белән вальс биисебез бар—аны да онытмагыз. Мин дә бик яратам
СОҢГЫ ВЛЛЬС 107 бит вальсны Бүген шәт. сезнен белән парлап чыгарбыз, мин сезнен белән вальс әйләнмичә моннан китмим Беркайчан да сезнен чакыруны кире какмам Ялгышуым яшьлегем аркасында булды, диләрме әле9
Айсылу күнелле елмайды да, башы белән Газизнен җилкәсенә жинелчә кагылып алды.
Ишектән керә-керешли ул Газизнен җиненнән тартты һәм үтеп- сүтеп йөрүчеләр ишетмәсеннәр дигәндәй, шыпыртлап
—Газиз абый, танцы алдыннан тагын һава суларга чыгарбыз әле, яме Мина бик рәхәт булып китте сезнен белән Күпне күргәнсез, менне беләсез, мавыктыргыч итеп сөйлисез. Мин бит ялгыз
Лифт белән үз катына күтәрелеп, бүлмәсенә таба атлаганда. Газиз Айсылуның: «Мин бит ялгыз» —дигән сүзләрен кабат исенә төшерде Нәрсә әйтергә теләде ул монын белән9 И-и, җаным, бер син генә ялгызмыни бу дөньяда9 Тирәнтенрәк уйласан, кеше тумыштан ук ялгыз, көчсез, ярдәмгә мохтаж, мескен ул. Чернобыль вакыйгасы монын шулай икәнлеген Газизгә артыгы белән исбатлады. Шунын өстенә эчкечелеккә сабышкан хатыны... Ул да ялгыз иде бу дөньяда һәм ялгыз үлеп тә китте Әнә шулай, хәсрәт өстенә хәсрәт Газизнен Бар шатлыгы—тормыштагы кызы һәм яна туган оныгы Бар булганын, бар тапканын шуларга тота хәзер. Ә үзе ялгыз, һәркем кебек ялгыз ул. Болар турында сөйләп тә. көйләп тә бетерә торган түгел
ичен алар каен урманына таба киттеләр
—Ә син мина артык кәттә, горур булып күренден башта.—дип башлады Газиз
—Әйе. мин шундыйрак, Газиз абый, сез дөрес сиземләгәнсез,— диде Айсылу—Мин балачактан ук үпкәчел һәм горур булып үстем, яшьтән үк буем җитмәс биеклекләргә үрелдем Мәктәптә әйбәт укыдым мин. бәлки, шул мина үземне горур тотарга нигез биргәндер Беренче мәхәббәт мәктәптә килә, дигән булалар Мин сыйныфташларым арасыннан мәхәббәт тотарлык егет тапмадым, гәрчә артымнан ияреп кайтучылар аз булмаса да Көчкә-көчкә «өчле» билгесенә өстерәлгән малай-шалайны санга да сукмадым Яхшы укып, югары белем алып, принц кебек егетне сөеп, ана кияү!ә чыгып, ханбикә кебек гадәттән тыш шартларда тормыш итәсе идем. Чын менә Унынчы сыйныфта безне астрономиядән әле шушы елны гына институт тәмамлап килгән Зөфәр абый укытты Анын безнен класска беренче керүендә үк мин һушсыз кала яздым Зифа буйлы, дулкын-дулкын күпереп торган кара чәчле, олы зәнгәр күзле, сүзендә дә. эшендә дә чатнап торган яшь егет Менә ичмасам принц' Дәресләрен шундый кызык, мавыктыргыч итеп үткәрә, кырык биш минугнын ничек үткәнен дә сизми калабыз. Дәрес буена анардан күзләремне ала алмый утыра идем Әллә нинди тормышка ашмас хыялларга чумам һәм төн саен диярлек төшемдә күрәм Тик Зөфәрех! күтәрелеп мина күзен генә дә сирпемәде. Ә минем ана хисләремне җиткерергә кыюлыгым җитмәде. Ул еллармын кызлары тыйнак иле бит. кая инде хисне белдерү9 Тик ул елларда да кызларның төрлесе булган икән Шул ук Зөфәр абыйга «Яратам»,—дип килгән кыз безнен сыйныфта гына укыган—соныннан ишеттек. Зөфәр абый акыллы иле шул. шөпшә кебек әзер балга төшмәгән, ул кыз белән әйбәтләп кенә сөйләшкән, син дә мина ошыйсын, ләкин син яшь әле. «ища мәхәббәтен көтми булмас, ә минем яраткан, ярәшкән кешем бар. дигән. Булганмы, юкмы анын яратканы-ярәшкәне, тик без урта мәктәпне тәмамлап чыккан елны Зөфәр абыйны армиягә алып киткәннәр Хәрби самолетта укчы-радист булып хезмәт иткән һәм катастрофага очрап, экипажлары белән һәлак булганнар Менә шундый ипле минем «беренче мәхәббәт» Үзем ярар инде, менә Зөфәр абый юк. ул кызганыч Нинди шәп егет иде бит'
К
Аннан сон миндә беркемгә дә көчле хис кабынмады, йөрәгемдә ут дөрләмәде. Институтта укыганда да принц очрамады, эшли башлагач та...
Берәү белән торып карадык, тик, урыс әйтмешли, «не сошлись с характером».
Мин үземне әллә кемгә санап, гадәттән тыш мәхәббәт көтеп йөргән арада ин гади, һәркем өчен мөмкин булган мәгънәле генә тормыш минем яннан узып китеп бара икән. Ханбикә, имеш! Гади бер хатын булып, бер оя балалар табып, шуларны үстереп, ир хатыны исемен йөртеп яшисе калган.
Хәзер бар юанычым—эш: хастаханә, авырулар, моң-зар, хәерчелек, бетмәс-төкәнмәс проблемалар. Ярын инде, эш көне ыгы-зыгыда үтә. Ә кичен мин берүзем, дуадак каз кебек ялгыз.
—Беркемен дә юкмыни?
—Апам бар. Тормышта. Әлбәттә, ире, балалары Без әни белән яши идек, былтыр җирләдек, хаста иде. Әнине карамадым түгел, карадым, миңа рәнҗеп китмәде. Хәзер менә ялгыз башым Ялгызлык интектерә...
—Тукта әле, Айсылу, күнел төшенкелегенә бирелмә, сина охшамаган бу. Син бит яшь әле...
—Каян яшь булыйм инде, Газиз абый, утыз өч бит мина
—И-и, жаным, Бальзак яше ул утыз өч. Ин ялкынлы чагың. Үзең чибәр—гүзәлләрнең гүзәле, үзең акыллы. Юкка гына борчыласын. Барысын да яңабаштан башларга сиңа һич тә сон түгел.
—Янабаштан башларга ышанычлы юлдаш, өметле кеше кирәк, Газиз абый. Аны хәзер каян табасын? Бөтен дөнья сәрхүш белән тулган, аек ирне көндез чыра яндырып та таба алмыйсын. Сүзенне уртаклашырга, серенне тапшырырга, эченне бушатырга да ышанычлы кеше кирәк бит. Менә без, Газиз абый, сезнен белән... Гафу итегез, минем сезгә «син» дип эндәшәсем килә...
—Эндәш, әйдә, мин каршы түгел.
—Рәхмәт якын иткәнен өчен! Менә без синең белән һич уйламаганда очраштык, таныштык, фикер сөрешебездә, тормышка карашыбызда уртаклык таптык Син игътибар белән тыңлыйсың, мин сине. Берберебезне аңлыйбыз. Шулаймы, Газиз абый?
—Әлбәттә!
—Ин мөһиме, мин, Газиз абый, синдә сер сыйдырырдай кеше таптым. Минем күптән болай ачылып сөйләшкәнем юк иде Һәркемне җәлеп итә торган, сөйкемле, әйбәт кеше син. Ләкин шуны да беләм: тагын берничә көн аралашырбыз да, аерылышырбыз. Син мине белмәссең, мин сине. Икебез ике якка китәрбез дә. шуның белән вәссәлам!..
Газиз бу сүзләргә каршы ни дип әйтергә дә белмәде. Һәркемнең үз хәсрәте, үз кайгысы. Шул ук вакытта, «синдә сер сыйдырырдай кеше таптым» дип, бу ханым нәрсәгәдер өмет тә итә кебек. Анын кемгә дә булса сыенасы килүе күренеп тора. Бу да табигый. Бер-береңә сыенып яшәгәндә генә җанына тынычлык, ялгызлыктан качу җаен табарга мөмкин. Газиз үзе сыенмас идемени Айсылуга? Чын мәгънәсендә сылу, сөйкемле, чатнап торган чая, теле белән җанынны эретә, күнеле дә саф булырга охшаган...
—Газиз абый, менә син тормышның ачысын да, төчесен дә күп татыган кеше. Мәхәббәттә дә тәжрибән бардыр. Әйт әле чын мәхәббәт нинди булырга тиеш? Зөфәр абыйга булган бер яклы хисләремнән башка чын мәхәббәтнең нәрсә икәнен дә белми яшим бит мин
—Мәхәббәтнең, Айсылу, чыны яки ялганы, яхшысы яки яманы, тегендие яки мондые юк. Чын мәхәббәт дип әйтү, минемчә, үзе үк дөрес түгел Мәхәббәт бер ул. Бар мәхәббәт—ихлас хис, утлы-ялкынлы тойгы. Инде ике гашыйк арасында мәхәббәт нинди булырга тиеш дип сорасан. уртаклык, аңлашу, гармония булырга тиеш—минем мона иманым камил. Ике сөйгән кеше арасында гыйшык уты сүнмәсен, көйрәп торсын.
Кышын өйдә җылы тотар өчен пичне ягалар бит. Мәхәббәт тә сүрелмәсен, суынмасын өчен шундый «пич» янып, көйрәп торырга тиеш. Чәчәкләр— яз белән, мәхәббәт—наз белән. Шунсыз тормышнын мәгънәсенә, ике арадагы тигезлеккә, татулыкка өмет юк.
—Ә синен үзеннен беренче мәхәббәтен ничек булды? Сөйлә ате, Газиз абый,—диде Айсылу ялынган, үтенгән тавыш белән һәм астан гына елмаеп куйды.
—Хәйләкәр син, кызый,—диде Газиз дә, күнеле булып. Аннан житди төс белән эләктереп китте
—Кызганычка каршы, мин үзем дә сина, шулай булырга тиеш, дигән фараздан чыгып кына жавап бирәм Син хыялланган, күнелендә йөрткән «чын мәхәббәтне» мин үзем дә күрмәдем бугай Тәүге тапкыр сөю хисе белән белән янганда мин әле бик яшь идем Төзүчеләр техник училищесында укый идек ул чакта. Төзелешкә күнегүләргә, практикага йөри башладык. Шунда кранда эшләүче бер чибәр кызга күзем төште бит Күпереп торган, ике калын толымга үреп салган кара чәч. зөбәрҗәт кебек зәнгәрсу күзләр, бәрелеп торган алсу иреннәр Төн йокыларым качты. Ярый әле ул да минем хисләремне кабул итте. Очраша башладык. Сөйгәнем мина фоторәсемен дә бүләк итте. Сәрмәдиянең—исеме шулай иде анын—үзеннән башка үткән сәгатьләрдә шул рәсемне туксан мәртәбә алып карыйм, йокларга да мендәр астына куеп ятам. Күп тә үтмәде, кызым өйләнешү мәсьәләсендә сүз кузгатты Сон. мин әйтәм, мина унсигез генә бит әле, быел армиягә дә алып китүләре бар. «Ул чагында мин синен армиядән кайтканыңны көтеп тора алмыйм, кияүгә чыгам»,— ди. Мин курка калдым: сөйгәнемнән коры калам бит
Беләсеңме, яшь чактагы сөю-яратулар бала-чага уены кебек. Әле төптән уйларга өйрәнмәгәнсең, тормыш кануннары белән санашу кирәклеге зурында белмисен, тәжрибән юк. аягына сыер басмаган, гел үз фикереңне генә фикер дип саныйсын, үз сүзеңне генә сөйлисен, синенчә барысы да дөрес дип уйлыйсын һәм. әлбәттә инде, бик нык ялгышасын
Мина да ул вакытта яхшылап уйлыйсы калган. «Синең каитканынны көтеп торалмыйм» Юкса сина хисләренен. мәхәббәтенен юклыгын ачыктан-ачык әйтеп тора кеше. Торалмыисын икән, дүрт ягын кыйбла, дип кенә әйтәсе бит. Сине яратып, синен өчен өзелеп торган кыз сина бөтенләй икенче төрле сайрар иде «Ничә ел хезмәт итсән дә көтәрмен Син минем өчен бердәнбер Синсез мина авыр булыр, ләкин түзәрмен • Кая ул? «Кайтканыңны көтеп торалмыйм • Шулар турында уйларлык баш җитмәгәнме, әллә сөю хисе белән томанага әйләнгәнменме?
Хәтеремдә, бер көнне олы абый чылтырата. Ана инде егерме биш яшь, армиядән дә күптән кайткан, үзе жан-фәрманга буровойда эшли, авылда!ы әнигә, туганнарга булыша, анда өй салалар, абый бер үк вакытта читтән торып университетта да укый башланган. Анын өйләнергә әле уенда да, вакыты да юк Ә мин, жүләр. өйләнергә йөрим «Башына тай типтеме әллә?»—ди абый Тыңлыйсы бит, югыйсә. Юк. тыңламадым Өйләнештек, берничә айдан мине, чыннан да. армиягә алып киттеләр
Никадәр тинтәк булуым турында мин соңыннан гына аңладым. Әлбәттә, өйләнешү фәкать минем ярату аркасында гына булды. Сәрмәдия өчен иң мөһиме мәхәббәт тә. ярату- да түгел, ә үт вакытында иргә чыгып калу, чөнки яше бара—ана ул вакытта егерме ике яшь иде инде Ләкин ул да ялгышкан, ул бит моннан бернәрсә дә отмады Мин ничек кенә матур гаилә кору турында хыяллансам да, тату тора алмадык, чөнки аңлашу юк иде.
Кем гаепле? Яшьлек, тәҗрибәсезлек, җавапсызлык. Мин беркайчан да үземне гаепсез санамадым. Гаепле, әлбәттә.
—Әллә ае рыл ы шты гы з?
—Юк. аерылышмадык Минем армиядән кайтуыма ук ул мина шактый суынган иде Бәлки анын башка кешесе булгандыр, гәрчә ул
вакытта андый уй минем башыма да килмәде. Мин аны элеккечә ярата идем Ләкин тора-бара миндә дә хис калмады. Сөю, ярату бер яклы гына булмый икән шул. Ул үз эченә бикләнде дә, тымызык кына салгалый башлады. Мин үз дөньям, үз тормышым белән яшәргә мәҗбүр булдым Укып, югары белем алдым, яна эшкә күчтем Архитектура—ижат эше бит ул. кызыклы, мавыктыргыч эш. Иҗат белән янганда гаиләдә аңлани житешмәсә дә яшәргә була. Мин әллә нинди борынгы төзелеш стильләрен камилләштереп, матур-матур йортларның проектларын сызып, хыялланып бетә идем эштә дә, өйдә дә. Тик теге елларда минем сызымнар буенча нинди дә булса бина яки йорт төзү генә мөмкин булмады Зәвыксыз чор иде бит ул. Гел соры солдат казармаларына, колхоз фермаларына охшаган килбәтсез торак йортлар, шыксыз администрация биналары төзелде ул елларда. Мин ясаган проектлардан сөяк-санак кына кала иде. чөнки «экономика-» чоры иде ул. Ә менә хәзер иҗат кешесенә хөрлек килде Тормыш яна ермактан ага. Малкуарлар, эшкуарлар, бизнесменнар, кәсәбә- челәр пәйда булды. Барысы да икешәр-өчәр катлы, мунчалары, бассейннары, спортзаллары белән йорт җиткерә. Мин мона унай карыйм. Мөмкинлекләре бар икән, төзесеннәр. Безнен ише хыялый архитекторларга да эш муеннан, фантазияң генә эшләсен. Мин унлап проект эшләп бирдем инде, һаман киләләр. Проектларым ошый, шуна киләләр. Мин аларга йорт проекты сызам, ә үзем турында шәһәрдә истәлек калыр. «Бу матур йорт кем проекты белән төзелгән?»—дип сораганда, «Газиз Солтанов проекты белән төзелгән»,—дисеннәр. Бу дөньяда беркем дә мәңгелек түгел. Минем исә... без Чернобыльдә җидәү идек Дүртебез юк инде, өчәү генә калдык. Кайсыбыз чиратта—беркем дә белми. Кызганыч, әлбәттә, дөньякүләм шедевр төзеп калдырып булмады, гәрчә хыяллансам да. Шулай да. минем турыда истәлек булып мин сызган проект буенча төзелгән йортларым кала икән—шуна да бик риза. Зур эштә җанын чыкса, данын калыр, диләр бит... Син тагын бу картлач мактана дип уйлый күрмә. Мактанудан үтте. Сонгы елларда эшемнән канәгать мин. шуны гына әйтәсе идем.
—Газиз абый, җаным...
Айсылуның Газизгә әллә нәрсәләр әйтәсе килгән иде, тик ул, артык хистән, бер сүз дә әйтә алмады. Аның бу минутларда йөрәге дөп- дөп тибә, күңеле ярсулы, ә конгырт күзләре мөлдерәмә яшь белән тулган. Ул шул яшьле күзләре белән Газизнен күзләренә карады, аннары кысып кочаклап алды һәм алар беравык шулай икәүдән-икәү өнсез-тынсыз басып тордылар.
Инде караңгыланып килә. «Соң инде, сезгә кайтырга вакыт»,— дигәндәй, сукмак буенда яшь усак яфраклары гына шыбырдашалар иде...
азизнен Чернобыльгә китү хәлләре анын Айсылуга сөйләгәненчә үк түгел иде Гел генә дөп-дөрес итеп сөйләве дә мөмкин түгел шул. Нәрсәгә үз жанынны үзен әрнетеп артык сүз куертырга? Булган-беткән, өстенә мүк үскән.
Ай-Һай, беткән микән? Алай булгач, нигә сон, торып-торып бер амин, дигәндәй, һаман искә төшә, анын җанын бимазалый, тынгылык бирми?
Әле яшьлегендә, техник училищеда укыган елларында ук анын бер иптәше бар иде. Орчыктан аз гына калку гәүдәле, эченә сәнәк белән төртсән дә каны чыкмас ябык, керпе сырты кебек тырпайган аксыл чәчле, торна күзле бу Тансык исемле малай белән бер партада утырып укыдылар. Исеменә күрә җисеме—училище малайлары ана «Торна күз* дигән кушамат та тактылар, чөнки төркемләшләре Тансыкны һич кенә дә тансыкламады, дус түгел, хәтта рәтле иптәшкә дә санамадылар, һәркемгә яраклашырга, тәлинкә тотарга күнеккән малайның абруе булмауга
Г
гажәпләнәсе дә юк иде. Шуна да Тансыкка йомшак бәгырьле, кин күнелле, беркатлы Газизгә сыенудан башка юл калмады. Шулай, артык дус булмасалар да, бергә әвәрә килделәр. Укуны тәмамлаганнан сон. Газиз Торна күзнен кай тарафларга китеп югалуын да искәрми калды Бар иде—юк булды. Әгәр кабат очрамаса. Газиз анын дөньяда барлыгын да белмәгән булыр иде Еллар агымсу кебек акты да акты Инде шактый тормыш сикәлтәләрен үтеп, дүрт дистәсен тутырып барган бер чорда. Газиз урамда подполковник погонлы хәрбидә ике ятып бер төшенә кермәгән яшьлек иптәше Тансыкны танып алды. Белсә икән бу тануынын үкенечкә буласын!
Читек чаклы малайдан кукамай сакчысыныкы кебек жәелеп киткән юан корсаклы, кыска муенлы, төп кебек бер әфисәр чыккан лабаса Менә бит гомерләр! Торна күз генә димә, бу вафасыз дөньяда вакытны ота белгән—хәрби юлны, мундирны сайлаган, карьера ясаган. Төрле җирләрдә жилсез-янгырсыз хезмәт юлын үгеп. ниһаять, туган төбәгенә кайтып төшкән Һәм кем булып диген әле—каланын хәрби комиссары, олы түрә булып. Тәлинкә тотып үсү ярап куйган үзенә Ул гына да түгел Училишеда укыган беренче айларда ике авыз да урысча белмәгән Тансык ана телен бөтенләй «оныткан» булып чыкты
Озак еллардан сон ике иптәшнен очрашып сөйләшүе якынча менә шундый рәвештә барды.
Газиз:
—Тансык, Тансык, бу син түгелме сон?
Торна күз, Газизне танымаганга, татарчаны аңламаганга салышты —Говорите по-русски!
Газиз:
—Сон, Сарачев бит инде син.
Торна күз:
—Да, я—Сарычев.
Газиз:
—Тансык...
Торна күз:
— Нет, Анатолий Иванович.
Газиз:
—Тукта әле, Тансык. Сон, син мине танымыйсынмыни'* Мин бит Газиз, Газиз Солтанов. Без синен белән техник училишеда бер партада утырып укыдык, хәтерлисенме?
Торна күз:
—Да, вроде припоминаю
Газиз...
—Да-а, парень, үз-гәр-гән-сен! Сарычев Анатолий Иванович Нәрсә, документларында да шулаймы'*
Торна күз:
—Угадал
Газиз:
—Алай булгач, хатынын да маржадыр инде?
Торна күз:
—А что тут удивительного?
Газиз:
—Бик күп удивительного, малай Артыгы белән удивительно әле бу...
Торна күз:
- Такова жизнь... Только ты на меня не обижайся Давай поговорим как ты. где работаешь, кем стал?
Сөйләштеләр, әлбәттә Газиз тәмам онытылып беткән яшьлек иптәше белән сагынганнан түгел, ә гыйбрәт өчен сөйләште
Менә сина Тансык, менә сина Торна күз! Маржага өйләнеп, теленнән, милләтеннән качып, дененнән язып, иманын сатып, үзе дә
тулысы белән сатылып беткән бит. Этлеккә башы җиткән үзенен—Сарачев фамилиясен Сарычевка алмаштырган. Тегеләй татар фамилиясе булып калыр иде. ә болай урысныкына әйләнгән: сарыч! Елак ябалакны урыслар «сарыч» диләр. Елак булса да. ябалак бит әле ул. тавык яки чебеш кенә түгел. Фамилиясен алмаштырганда берьюлы исемен, атасынын исемен дә үзгәрткән. Имам улы Тансыктан Анатолий Ивановичка әйләнгән Марҗасы: «Тансыккаем!» димәс бит инде. Әйттерерсең син алардан..
Ах. кая бара сон бу дөньялар? Без үзебез кая барабыз? Мондый галәмәт, мондый аяныч хәл бер Тансык белән генә булса икән! Әнә бит. Газизнен үзенен тераннары да Саранскидан мукшы марҗасына өйләнеп. Гариф тормышының астын-өскә китерде. Гаиләдә ике милләт кешесе арасында аңлашу табып буламыни? Вакыт-вакыт үз милләтең кешесе белән дә аңлашу җиңел түгел бит әле ул. Ике милләт, ике тел. ике дин, ике төрле гореф-гадәт, йолалар. Аларны бер итеп яшәве ай-һай авыр Юк, Гариф белән хатыны да уртак тел, аңлашу таба алмадылар, аерылыштылар. Улы Тимур да. кызы Венера да татарча ике сүз дә белә алмый киттеләр—мукшы аналары татар телендә сөйләшергә рөхсәт итмәде ул сабыйларга. Балалар үсеп җиткәч тә паспорт алдылар, тик «милләте» дигән графага аналары «русский», «русская» дип яздырды. Менә бит нинди хикмәтләр бар бу дөньяда: татар белән мукшыдан туган ике нарасый урыс кавемен арттырсыннар инде! Тимур Гариф улы Сәгыйтов— урыс. Венера Гариф кызы Сәгыйтова—ул да урыс марҗасы...
Газизнен башка туганнары да шулай йә урыс, йә чуаш, йә белорус белән буталып беттеләр. Аларнын да киләчәге юк хәзер, алар да сатылган, алар да үз халкы тамырыннан читләшә, ераклаша барачак...
Тансык—Анатолий Иванович та әнә шул юлны сайлаган. Горур Ак Барс нәселеннән бөтен кыйтгаларга таралган мәшһүр төрки-татар халкының сатлык улы кирәксә-кирәкмәсә дә койрык болгап торган нәселсез эт хөкеменә калган Аның да балалары урыс булырлар Бүген Толя, Толик. Анатолий Иванович булуга карамастан, Валентина марҗасы ана гел үзенен кем булуын искәртеп, мыскыллап «татарин» дип кенә тора. Үзе тапкан балаларга да «татарин» димәс бит инде...
Дус-ишкә гомер бакый мохтаҗ Тансык—Анатолий Иванович Газизгә тагын чытырдап ябышты Балта остасы гына булып калган булса, абруен төшереп ябышмас та иде. Архитектор бит! Андый иптәш белән өстәл артында утырырга да оят түгел. Алар кабат очраша башладылар, хәтта гаилә бәйрәмнәренә, зәм-зәм суы чөмерүле башка мәҗлесләргә дә йөрештеләр. гәрчә бу очрашудан Газиз үзе һичбер рухи канәгатьләнү тапмаса да. Гаиләсендә ышык, җылы, анлашу булмаганга, тормышына ямь кертергә маташудан гына аралашырга мәҗбүр иде ул үз телен әкренләп «исенә төшерә» башлаган Торна күз белән.
Әшнәлекнен янарып, үрелеп барган көннәрендә булган Чернобыль һәлакәте ике танышнын язмышлары уртасына төбе черегән агач кебек дөпелдәп ауды Хәрби комиссарга тиз көннәрдә авариягә утыз кеше җыеп җибәрү бурычы йөкләнгән иде. Сарычев үзенен аппараты белән тиресеннән чыгардай булып халык җыя башлады. Берәм-берәм запаста- гыларны чакыртып үгетләделәр, тик «атом» дигән сүз күбесен шиккә салды Берсе дә тиктомалга чыгып китәргә ашыгып тормый иде. Билгеләнгән көнгә угыз кеше түгел, унны да җыя алмадылар Күрсәтмәнең өзелү куркынычы туды. Өстән исә гел кымтырыклап тордылар. «Чего тянешь? В отставку хочешь?..» Тансыкнын төн йокылары качты..
Хәерчегә җил каршы: нәкъ шул көннәрдә, уйламаганда-нитмәгәндә, Газиз белән Торна күз урамда очраштылар.
—Әйдә әле, мина кереп чыгыйк,—диде Тансык бик җитди төстә Керделәр. Тансык шкафтан бер шешә аракы, рюмкалар алды Очрашу хөрмәтенә берәрне кабып куйдылар. Шуннан сон гына хужа:
—Пропадаю, малай Все валится, спаси,—диде һәм хәлен сөйләп бирде Аннары нәрсәдер исенә төшкән кебек:
—Архитектор кирәк, диделәр. Какое-то важное сооружение төзергә Выручай! Әгәр барсан, мин сина. близкому другу, военную пенсию выхлопочу: «За выполнение особого задания перед Родиной* Бездә андый права бар,—дип алдашты.—Шунын өстенә. син анда заработаешь на всю жизнь,—дип өстәде һәм. акча санаган итеп, баш һәм имән бармакларын ышкыштыргалап күрсәтте.
Тансыкнын сүзләренә ышанырга да. ышанмаска да белмәде Газиз. «Якын дустым» дигән кеше алдашмас бит инде? Акчасы да. пенсиясе дә—алары әле суга сәнәк белән язылган. Ә менә архитектор кирәк булуы... Ниндидер мөһим корылма, ди бит. Бәлки ул чынлап та шулайдыр?.
Гомере буена хәләл көче белән, мангай тирен түгеп тормыш иткән, намуслы яшәгән, гадел, балалар кебек һаман беркатлы, хәйләсез Газиз ялган яшь койган Торна күзнен хәйләсенә әнә шулай эләкте. Чыкты шобага—төштем тобага
Торна күзнен нинди ялганчы, ике йөзле кеше булуын Чернобыльгә барып төшкәч тә аңлады Газиз Кереп ашымны ашый, чыгып башымны ашый, диюләре хак икән. Мөһим архитектура корылмасы төзүме сон анда? Гади эшче, балта остасы, йөк ташучы, бетон салучы, кол кебек башын иеп эшләүче кирәк анда. «Бери больше, кидай дальше»,—ди урыс бу очракта
атастрофаның никадәр катлаулы, куркыныч булуы турында Газиз юлда ук белде. Бөгелмә вокзалында поезд көтеп утырганда, алар янына хәрби киемле, капитан погонлы төп кебек таза, кин җилкәле, каратуткыл бер кеше килде. Бер төрле милләт кешеләренең өерелеп «Чернобыль. Чернобыль*.—дип сөйләшүләрен ишетеп торганга килгән икән ул алар янына. Танышып киттеләр Исеме—Василий, фамилиясе—Емельянов Шонгалы районынын Бхтандай авылында туып- үскән чуаш егете икән. Эчке эшләр министрлыгы челтәрендә хезмәт итә. Катастрофа алдыннан гына ул Киевка квалификация күтәрү курсларына укырга җибәрелгән булган. Укулары башланганга ун гына көн үткән, төнге сәгать икедә аларны тревога белән күтәргәннәр, егерме минут кына элек Чернобыль атом электростанциясендә агтә инде авария, әллә диверсия булуы турында хәбәр иткәннәр. «Шушы минуттан сез Украина ССР Эчке эшләр министрлыгы карамагына күчәсез»,—дигәннәр.
Күпмедер вакыт әзерләнергә кушалар. Ләкин ничек әзерләнергә?— беркем белми Тулай торак ишеге төбенә бер-бер артлы дистәгә якын олы автобус килеп туктый. Шуларга төялеп, илнең төрле почмакларыннан квалификация күтәрергә җыелган ике йөз иллеләп кеше, ничек эләкте, шулай әзерләнеп, юлга чыга. Төркем хәтта махсус химик саклану чаралары белән дә тәэмин ителми
Алар Чернобыль шәһәренә килеп җитәләр, шәһәрдән унсигез чакрымдагы атом электр станциясенә якыңдашалар. тик аларны якын җибәрмиләр, туктаталар. Бу вакытта гаять зур тырышлык һәм югалтулар хисабына янгын сүндерелгән була. Кая барырга, ни эшләргә’ Озата килүче җитәкчеләр авария штабын эзләп китәләр, ә курстагылар. автобуслардан чыгып, күз күремендәге хәлгә тап булып, хәйран калып торалар. Алда-гаять гур атом электр станциясе. Ләкин ул инде янган- көйгән. бер блогы җимерелгән, каралып беткән, аннан хәзер дә төтен чыгып тора, унлаган югары вольтлы электр линиясенен терәк баганалары аркылы-торкылы авып төшкән Тирә-юньдә тәртипсезлек, чуалчыклык Атом электр станциясе өстендә уннарча көчле хәрби вертолетлар оча. аларнын гөрселдәп чыккан каты тавышыннан һава гына түгел, җир селкенә, колаклар тона Һәр җирдә кызыл, сары, яшел һәм башка төстәге түгәрәкләр эленеп тора.
8. «к у . м to
К
Бу түгәрәкләрнең нәрсә икәнлегенә төшенә алмаган егетләрнен икенче көнне үк үзләренә дә шулар белән мәш килергә язган икән Аларны ашыгыч рәвештә Полесье дигән бер авыл мәктәбенә урнаштыралар да, иртән иртүк жимерек блок янына китереп, эш кушалар. Ерактан вертолетларга эленеп куйган төрле төстәге матур-матур түгәрәкләр булып күренгән нәрсәләр гап-гади хәрби техника парашютлары икән. Курстагылар ике көн буе иртәдән кичкә кадәр шул парашютларга ком. чуерташ, доломит калдык-постыклары, кургаш, аккургаш коелма кисәкләре салып, вертолетларга тагалар, ә тегеләр аларны дүртенче блок җимереге өстенә парашюты-ние белән илтеп ташлыйлар Җәһәннәм тишегенә, йөкнен кайсы туры килә, кайсы юк Ин төп бурыч— тирә-юньгә берөзлексез радиация ташкыны атып яткан реактор коесын томалау Тик син теләгәнчә генә эшләп буламыни аны? Монын өстенә, вертолетлар белән ташланган кургаш һәм аккургаш коелма кисәкләре реактор эчендә эреп, кабат агулы болыт булып тышка чыга, һавага күтәрелә һәм өстәмә мәшәкать тудыра
Ниһаять, дозиметрия хезмәткәрләре дә килеп төшәләр. Моңарчы жимерек станция тирәсендә мәш килгән халык атом радиациясенең ни дәрәжәдә булуын да белми.
Аннары Василий Емельянов һәм тагын жиде-сигез кеше авария булган беренче төндә үк ярты сәгать эчендә халкы эвакуацияләнгән энергиячеләр шәһәре Припятьне сакларга җибәрелә, чөнки чүлдәге борынгы шәһәрләр кебек, буп-буш калган шәһәр урамнарында мародерлар күренә башлый Бу—Белоруссия авылларыннан тиз йөрешле мотоциклларда килгән, өйләреннән фәкать өс киемнәре белән генә чыгарып җибәрелгән халыкның байлыгына кул сузучы яшьләр булып чыга.
—Безгә, ул малайларга кисәтеп тә тормый, атарга күрсәтмә бирелде,— ди Емельянов —Ләкин без алай эшли алмадык. Әле бит ялгышу да мөмкин иде, чөнки төнлә өй хуҗалары үзләре дә кием-салым, ятак әйберләр, онытылып калган документларын алырга кайткаладылар. Шулай да, «мотоциклчылар» кайбер фатирларны, кибетләрне, аптекаларны таларга өлгергәннәр иде.
Ул көннәрдә ташландык кала урамнарында коточкыч күренеш күзәтелә. Өйлән чыгып китү уңаенда халык суыткычта, кухняда булган бар азык- төлекне балконнардан, тәрәзәләрдән урамга ташлый, чөнки ул инде радиаиияләнгән, ашарга ярамый Аларны яртылаш йоны коелган, параличланган, арт саннарын өстерәп йөргән этләр, мәчеләр ашап йөри Бигрәк тә буш урамда авыру мәчеләрнең кычкыруы йөрәк өзгеч яңгырый Парк, сквер, аллеялардагы элек ямь-яшел булып утырган агачлар, декоратив куаклар, чәчәк клумбалары саргаеп, йә булмаса алсу төскә кереп, корып төшкән, кибеп беткән Урамнарда ташлап калдырылган автомашиналар, мотоцикллар, башка техника
Ә бу вакытта хөкүмәт җитәкчеләре нәрсә эшләргә дә белми, аптырап утыралар Катастрофадан сон бишенче тәүлек узгач кына Горбачев үзәк телевидениедән чыгыш ясап. Чернобыльдә авария турында хәбәр итә. Ләкин авариянең зыяны зур түгел, куркыныч юк. тыныч, аварияне бетерү өчен бөтен чаралар күрелә, дип ялганлый илнен ин олы түрәсе.
Әлбәттә инде, катастрофаның масштабы, анын дөньякүләм һәлакәт булуы, беренче этапта да дистәләрчә кешеләрнең ут, радиация эчендә һәлак булуы, шул исәптән берничә станция хезмәткәренең беренче шартлау вакытында ук җимерек астында кысылып калуы, аларнын ярдәм сорап ялвару авазлары, ләкин аларны коткарырга мөмкин булмавы, кысылган килеш калулары турында әйтми ул.
Тугызынчы көнне генә курска килгән хезмәткәрләр алдында атом электр станциясе тирәли утыз чакрым радиуста урнашкан авыл халкын башка җиргә күчерү бурычы куела. Башта аларнын үзләрен шушы радиустан читкә чыгаралар, ниндидер бер авылга күчерәләр.
—Эвакуацияләнәчәк халыкка дөресен сөйләмәскә әйтелде безгә,—дип сөйли Василий Емельянов.—Ике-өч көнгә генә китеп торыгыз, озакламый янадан өйләрегезгә кайтырсыз. Берничә көнлек ризык алыгыз да...»
Юк. халык ышанмый. Ул инде Припять шәһәре халкы белән булган хәлне яхшы белә. Белә, тик башка чара калмый, буйсына. «Сез хет алдашмагыз инде, дөресен сөйләгез. Без дә бит бик үк надан түгел, айларга тырышыр идек»,—диләр аларга. Ләкин буйсынмаганнар да була. Икеме, өчме гаилә урыннан кузгалырга катгый каршы килә, авылда кала. «Шунда тудык, шунда яшәдек, шунда үләрбез»,—диләр алар
—Андагы хәлне сөйләп тә бетерерлек түгел. Үзебезнең дә кычкырып елап җибәрәсе килгән чаклар еш булды. Халыкнын йорт-хайваннары храмда калды. Дуңгызларын тоталмыйлар. алары чиныи-чиныи кире якка чаба. Умарта кортлары ояларын күтәреп китәрдәй булып гөжләп утырып калдылар. Кайсылары хәтта этләрен баудан ычкындырырга да онытып киткән иде Телеграф баганаларында, моржа төпләрендә, агач башларында йөзләгән ләкләк авылдагы шау-шу, ыгы-зыгынын сәбәбен белергә тырышкан сыман, тирә-якка аптырашлы караш ташлап, башларын әле бер, әле икенче якка боргалап, моңаеп утыра бирәләр. Коточкыч1
Поезд килмәгән булса, Емельяновның тагын әллә нәрсәләр сөйләргә исәбе бар иде Саубуллашканда ул гадәттәге уртак аралашу теле—урысчадан татарчага күчеп:
—Эх, тугар юлдашларым, зинахар сак пулыгыс, үсекесне саклакыс! Анта кәлләр пит начар,—дип калды Ул үзе дә Казанга, госпитальгә тикшеренергә юл тота иде. чөнки шул сигез-тугыз көндә дә радиация белән бик нык зарарланып кайткан икән
Соңыннан Газиз катастрофаны, андагы аяныч хәлләрне Емельянов сөйләгәннәрдән бик күпкә артык күрде Күреп кенә дә калмады, ә үз җилкәсендә, үз тәнендә, үз язмышында татыды. Анын Айсылуга сөйләгән хикәяте исә үзе күргән, үзе татыганнарның чеметеме генә иде aie
ернобыльдән тәмам арып-талып, йончып, авыруга сабышып кайтты Газиз. Бер атна беркая да чыкмыйча ял итте, ваннада жылы. рәхәт суда чупырдады Шулай тынычланып ял итү. суда коену белән ул һәлакәттә алган авыр тәэсирдән, нурланыштан, башка проблемалардан ансат кына арынырмын бәлки, дип уйлады Элек сәламәтлеге нык иде анын Яшьтән физик эш эшләп, спорт белән шөгыльләнеп, буыннарын ныгытып үсте, аннары да көрәк, балта кебек коралларны еш тотарга туры килде ана «Авырыйм»,—дип хастаханәгә яки сырхауханәгә барганын хәтерләми ул. Бәлки анын нык организмы бирешмәс9
Берничә көн ял иткәч, Газиздә дөньяга чыгып керү теләге туды Анын киенгәнен күреп, Сәрмәдия
— Кая җыенасын’-дип эндәште.
Гадәттә ул Газизгә битараф булып яши иде чыгып китсә дә, кайтып керсә дә ана барыбер Бу юлы исә нигәдер кызыксынды хатыны Әллә бер-бер сүзе бар идеме?
— Военкоматка. Тансык дус янына барып кайтыйм, дигән идем,— диде Газиз, тыныч булырга тырышып
—Тансык дус, дисен инде Җыен хәшәрәт белән дус булып йөрисен шунда...
—Каян белден әле анын хәшәрәт икәнен9 Әлегә кадәр син дә аны якын күрәдер иден шикелле9 ■
—Синен күнелен булсын дип үз күргән булып кыланганмындыр. Кабахәт.
—Әйт. нәрсә булды9
—Син киткәч тә. күчтәнәчләр тотып килеп керде Әйдә, икәүдән- икәү калып сыйланыйк әле. ди Бу турыда мин күптән хыялланам инде, ди Кыскасы, мина мәхәббәте төшкән икән, минем кочакта кунып китәргә иде исәбе Капкалый дигәч тә. бер азгын дип уйлаган иде ахры, хәсис Коньяк шешәсе белән башын ватып чыгара яздым, качып котылды Менә нинди ул синен дустын
Ч
Газиз, салкын суга манчып алган бала кебек, өнсез калды. Кара инде бу Торна күзне! Нинди әшәкелек, нинди затсызлык! Әллә барып үз кабинетында бәреп үтерергәме бу адәм актыгын? һич югында кикриген шиңдереп алырга...
Эчендә ут уйнады, кыбырсынды, тик бер сүз әйтә алмады. Уйлары чуалган иде аның бу минутта.
—Нәрсә катып калдың? Телеңне аркылы тешләдеңме әллә? Әллә сиңа барыберме0 Минем урында бер азгын хатын булса, син нишләр идең? Ишетәсеңме?
—Ишетәм,—диде Газиз, ниһаять, һәм кайнап чыгып китте...
Сарычевнын кабул итү бүлмәсенә кызып барып керде ул. Секретарь кыз аны күптән белә, шуна күрә тоткарлап тормады: «Ул үзендә». Ишек ачып кергәндә Торна күз янында икеме-өчме хезмәткәре утыра иде. Ишектә Газизне күреп. Торна күз аптырабрак киткән иде. ләкин югалып калмады. Нәрсәдер сизенеп:
—Мы заняты пока,—дип Газизне туктатмакчы булды.
—Мин дә бик занят. Тем не менее из Чернобыля привез вам горячие приветы,—диде Газиз хәйләле русчалатып һәм кыю-кыю басып Торна күз янына килде. Хужа икеләнеп кенә торып басты һәм исәнләшү нияте белән кулын сузган иде, шул мизгелдә Газиз яшен тизлеге белән кулын күтәреп Торна күзнен янагына ялтыратып җибәрде. Ул шулкадәр көчле чәпәде ки, тегенең күзеннән утлар очты. Бу хәлне күреп торган хезмәткәрләре сикереп торып Газизгә ташланмакчылар иде, Газиз урысчалатып:
—Если не хотите великого скандала, не подходите,—диде тешен кысып.—Этот подонок заслуживает большего...
Урысча әйтсәң, ярыйсы гына тупас, эт жаннарның зиһененә барып ирешерлек, тәэсирле килеп чыга бит ул: тегеләр шып булдылар.
Газиз башын горур чөеп кабинеттан чыгып китте. Башкача ул бу җирәнгеч адәм актыгы белән булган мөнәсәбәтләрне дә, бүгенге хәлне дә һичкайчан искә алмаска, жанны борчымаска, мәнгегә онытырга сүз бирде үз-үзенә. Әйе, биргән иде. Ләкин йөрәк ярасы тиз генә төзәләмени ул?..
ернобыльдән кайтканнан сон, барлык дөнья мәшәкатьләрен онытып, тынычлап яшәргә иде исәбе Газизнең. Казанда тикшеренү үтеп, ике ел рәттән курортка дәваланырга барды. Берсе—соцстрах, икенчесе үз хисабына. Алып кайткан акчасы шунын белән бетте дә.
Аннан биреп жибәргән белешмә буенча ул егерме дүрт рентген нурланыш белән зарарланган иде. Егерме биш булса, ана өченче төркем инвалидлык бирергә тиешләр. Чынында исә анын, утыздан да ким түгел, ә бәлки кырык, хәтта илле дә булгандыр. Чернобыльдә дозиметрчылар бик нык алдаштылар. Алдашмасалар, аларны анда утыртмаслар да иде шул. Каһәр төшкән Чернобыль җирендә Газиз үзенә күрә ачыш ясады: элек һәр адымда «Все—во имя человека, все—для блага человека» дип шапырынган бу совет, бу урыс җирендә бер изге гамәл дә, бер иман да юк икән бит. Барысы да шапырынкы ялган, һәр жирдә—алдашу, һәр адымда—мәкер, икейөзлелек. Кеше тормышы, кеше язмышы ике тиенгә дә тормый бу башбаштак илдә. Бөтен дөнья җәмәгатьчелеге алдында СССР дигән бөек илнен йөзенә кызыллык китермәс өчен атом-төш һәлакәтен гади авария дип күрсәтергә маташтылар, анын эзләрен яшерер өчен гадел һәм гадел булмаган бөтен чараларны кулландылар, меннәрчә кешене нурланыш утына илтеп тыктылар...
Һәлакәтне бетерүдә катнашкан һәр кеше инвалид хәзер, чөнки ул анда кырык, илле, аннан да күбрәк рентген нурланыш-радиация алып кайтты. Тик аларның берсенә дә: «Син чынында бик күп. фәлән чаклы рентген нурланыш алдың бит»,—дип әйтмәячәкләр, диагнозыңны да расламаячаклар Чөнки син ялганчылар, алдакчылар дөньясында яшисен, һай, йөзен ачасы иде бу алдашулы, эчкерле, икейөзле дөньяның...
Ч
Газиз кайтып-кайтып уйлый болар турында. Тынычлап яшәүме сон монда?..
Бер кичне ул, эштән кайтып, телевизор каршына утырды. Тапшыр} Казаннан, Чулман буенда тезелеп яткан атом электр станциясенең расланмаган проекты буенча, сейсмик яктан тыныч булмаган тектоник ярылу урынында төзелүе, бу гамәлгә кин жәмәгатьчелекнен. халыкнын ризасызлык белдерүе турында иде. Димәк, тагын ялган, тагын мәкер булган. Газизнен янә ачуы чыкты. Ничек түзеп тормак кирәк? Ул яхшы белә, каладамы, саладамы, ин зарарсыз корылманы төзер өчен дә синен проектыннын расланган булуын кат-кат тикшереп жанына тияләр. Ә биредә дөньякүләм зурлыктагы атом электр станциясе төзиләр, анын инде яртысы төзелеп бетеп бара, ана исәпсез-хисапсыз халык акчасы тотылган, шул тирәдәге авыл халкы инде булачак энергиячеләр шәһәренә күчерелгән, ә ин гади таләп, ягъни проектны раслау турында уйлап та карамыйлар. Нинди башбаштаклык! Бу бит түзеп тормаслык хәл! Юк. моны бодай калдырырга ярамый! Татар дөньясы уртасында шундый куркыныч корылманың төзелеп ятуы турында Газиз элек ишетсә дә, ана ул ничектер битараф яшәде. Бүген исә, Чернобыль мәхшәренең авырлыгын үз җилкәсендә татыган, кайгы-хәсрәтен үз күзләре белән күреп кайткан кеше буларак, әлеге хәбәрне йөрәгенә якын алды Юк, һәлакәттән гарантиясе, ышанычы булмаган мондый төзелеш Чернобыль жиренә дә кирәк булмаган, Татарстан яки Башкортстан жиренә дә, башка җиргә дә кирәк түгел! Чернобыльдә чакта ул үзенен язмышын уртаклашкан мескен иптәшләре белән сүз кузгаткан саен, безнен илдә атом-төш электр станциясе төзү җинаятькә тиң, ә аны төзетүчеләр исә җинаятьчеләр, дип әйтә килделәр. Чулман буенда беркемнән дә рөхсәт сорамыйча, бигрәк тә шунда яшәүче ил-атның фикере белән санашмыйча, анын ризалыгын алмыйча АЭС төзи башлау—икеләтә җинаять
Газизнен төн йокылары йокы булмады, шул турыда уйланып, кайгырып чыкты Анын максаты хәзер ачык—атом электр станциясен төзүгә каршы хәрәкәт сафына басарга! Ләкин эшне кайдан, кемнән башларга? Үзенен теләге турында кемгә барып мөрәҗәгать итәргә9 Шул турыда уйлап утырганда, кинәт анын исенә хезмәттәше Әнис Ждмалиев килеп төште Милли хисле, бик зәвыклы, укымышлы бу архитектор Татар иҗтимагый үзәгенең калада оештырылган бүлеге эшендә катнашып йөри Ул бу төзелеш хакында белми калмас...
Иртән конторага барып керүгә, Газиз озын коридор буйлап Ждмалиевне эзләп китте. Ул эшли торган бүлмә коридорның урта бер җирендә Эш сәгате башланырга шактый вакыт булуга карамастан, Әнис ак күлмәк, чем- кара түбәтәйдән өстәл артында, проект эшләп утыра. Уңган, эшлекле кеше шул Милли хәрәкәт эшендә катнаша башлау белән, ул үзенен татарлыгын таныту, үз халкынын мәнфәгатен кайгыртып йөрүче кеше икәнлеген искәртү йөзеннән бик килешле кара түбәтәй киеп йөри башлады Газиз вакыт- вакыт үзе дә чүлмәкчедән күрмәкче дигәндәй, шундый кара түбәтәй киеп йөрергә кызыгып куя иде.
Әниснен йөзе якты, елмаюы матур Сөйләшүе дә төпле, мәгънәле Газизнен гозерен белгәч, шатланып:
-Менә бусы әйбәт, Газиз малай! Безгә синен кебек көрәшче егетләр кирәк Нишләп сон әле синең турыда онытып җибәрдек?—диде Аннары -Иртәгә безнең оешмада җыелыш була. Кил, тынлап утыр, эшнең асылына төшенерсең. Аннан сон карарбыз,—дип өстәде
Иҗтимагый үзәк бүлеге әгъзаларының җыелышы театр бинасынын кече залында үтте Анда утызлап кеше җыелган иде Күбесе аты яшьтә, яшьләр исә санаулы гына-Газиз шуңа игътибар итте. Бүлек җитәкчесе, инде алтынчы дистәсен тутырып килгән озын, какча гәүдәле, пөхтә киемле, гомере балаларга тарих фәне укытып үткән Хәйдәр ага Шәһитов аты сүзне үзе башлады: _
Чернобыль фаҗигасенә быел дүрт ел тула Без бу көннәрдә йөз елларга газаплы үлем китерүче, кеше үзе уйлап тапкан дәһшәт көче турында
118 ӘСГАТЬ САДАХ уйлыйбыз.—диде ул турыдан-туры конкрет темага күчеп. Тәҗрибәле укытучы үгезнең мөгезеннән эләктерергә кирәклеген белә.
—Үзенә-үзе кул күтәрергә аны нәрсә мәҗбүр иткән соң? Кем этәрә аны мона. нинди көчләр? Хәлбуки, бар андый көчләр, халык фикере белән бөтенләй исәпләшергә теләмәгән тун акыллы ведомстволар. Bei. хокуклары чикле автономияле җөмһүрияттә яшәүчеләр, аларнын көчләп тагылган мәҗбүриятен һәр адымда үз тирәбездә татып яшибез Әгәр инде социаль гаделлек хакында каршы әйтергә теләп авыз ачабыз икән, чыбыркы гына шартлап куя. аның саен безгә, язмыш хөкеме белән икенче сортлы саналган халыкка, башны гүбәнрәк ияргә генә кала...
Хәйдәр ага кыска гына вакытта тынып торды, күзлеген төзәтте, тыңлаучылар өстеннән күзләрен йөртеп чыкты. Һәм сүзен дәвам итте:
—Бүген татар милләте өстенә җиде башлы аҗдаһа булып килгән шундый мәҗбүриятнең берсе—Татарстанның гүзәл бер почмагында, зур- зур кала-салалары халык белән кайнап торган урында, горурлыгыбыз Иделгә коя торган, бай тарихыбыз кебек мул сулы Чулман елгасы буенда баш калкытып килә торган атом электр станциясе... Бу үтә хәвефле вакыйганы тагын бер мәртәбә уртага салып сөйләшик әле. җәмәгать! Моның сәбәбе дә бар Мәгълүм булганча. СССР хөкүмәте күптән түгел. Фәннәр Академиясе каршындагы Сейсмология буенча эксперт комиссиясе нәтиҗәсенә таянып. Татарстан АЭСын тиз арада сафка кертелергә тиешле корылма сыйфатында финанслау турында карар кабул итте. Ул гына да түгел, республика хөкүмәтенең үтенеч-мөрәжәгате дә эзсез калды. Әлеге көндә Казанга килеп ирешкән бердәнбер рәсми документта—СССР Министрлар Советының Татарстанда атом электр станциясе төзүгә каршы җәмәгатьчелек хатына биргән җавабында—бу корылманы төзү дәвам иттереләчәк. диелгән. Республикабызның Югары Советы АЭСнын производство максатындагы объектларын төзүне туктату турында карар кабул итте Ләкин, ни аяныч, әлегә бу документның да юридик көче юк. Бу уңайдан СССР Министрлар Советынын жаваплы әһелләре академик В Н. Страхов җитәкчелегендәге дәүләт комиссиясе төзеп, аны янә калкан рәвешендә файдаланырга ниятләделәр. Әлеге комиссия эшендә үзебезнең кеше, нефть берләшмәсе баш геологы, минералогия фәннәре докторы Мөслим Хәлиуллов та катнашты Бүген ул безнен арада. Комиссиянең эше нинди шартларда һәм юнәлештә барган"’ Мөслим әфәнде безгә шул турыда сөйләп бирергә җыена. Рәхим итегез...
Мөслим Хәлиуллов та яшь кеше түгел, чәчләренә күптән чал сарган. Шәһитов кебек үк озын гәүдәле, ләкин анардан кинрәк, затлы аксыл- яшькелт костюмнан, тик бер җилкәсе бераз төшеп, анын гәүдә рәвешен чак кына бозып тора. Ул да сүзгә кеше кесәсенә керүчеләрдән түгел икән.
—Утыз өч галимнән торган эксперт комиссиясенең эше гаять киеренке шартларда барды,—диде ул авыр сулап —Анын эшендә республикадан без барлыгы дүрт галим катнаштык. Чулман буенда АЭС төзүнен нинди зур хата булачагын һәм афәткә китерәчәген никадәр генә дәлилләргә тырышсак та, хакимият мәнфәгатен якларга тиешле галимнәр үзләренен безгә көчләп тагарга тырышкан экспертиза актына бернинди төзәтмә кертергә юл куймадылар. Ә дәлилләребез бәхәссез, кисәтүебез төпле иде. Ике көн буена уникешәр сәгать барган «якалашуларда- минем үземә генә дә егерме тапкыр сүз алып сөйләргә туры килде Ин төп дәлилләребез итеп АЭСнын тектоник ярылу урынында төзелүен, анда махсус тикшеренүләр уздырылмавын, анын сейсмология, геология, гидрология шартлары өйрәнелмәвен күрсәтеп карадык Ләкин боларнын берсе дә Мәскәү тарафдарларына тәэсир итмәде Киресенчә, бер галим-сейсмолог Татарстан җире Әрмәнстаннан ике мен чакрым читтә тора, анда бернинди дә җир тетрәүләр булырга мөмкин түгел, дигән акылсыз фикер белән чыкты. Станция жирле органнар белән бернинди килешүсез, расланмаган, үзен начар яктан күрсәткән иске типтагы проект нигезендә төзелә, ана инде ярты миллиард сум акча тотылган. Менә ни өчен тарткалаша атом ведомствосы Дөресен әйткәндә, галимнәрчә бәхәс килеп чыкмады Безнен аргументларны читкә кактылар. Ахыр чиктә без. комиссия тәкъдим
иткән актка кул куюдан баш тартып, аерым фикеребезне язмача бәян итәргә мәжбүр булдык. Менә шул
—Мөслим әфәнде, гомумән, сез атом электр станцияләрен төзүгә, атом энергиясен хуҗалыкта куллануга ничек карыйсыз?—дип эндәште ана залдагыларнын берсе
—Безнен илдә бүген атом энергиясен халык хуҗалыгында куллануга ихтыяж юк. дип саныйм Су-елгалар, шарлавыклар энергиясен куллану безнен ил өчен күпкә кулайрак. чөнки ил буенча андый елгаларнын. андый шарлавыкларның исәбе-хисабы юк Ин мөһиме—аларны көнкүрештә эксплуатацияләү беркемгә дә куркыныч янамый Моннан тыш ягулык белән эшли торган станцияләр өчен дә чимал җитәрлек—күмер, мазут Ә атом электр станцияләре Чернобыль катастрофасы үзен күрсәтте инде Минемчә, бездә атом электр станциясе кебек артык җаваплы корылмаларны төзүгә хәзерлекле көчләр, ведомстволар әлегә юк. Ә катастрофага килгәндә Бу бик куркыныч Шуны гына әйтим: атом станциясе реакторының аерылгысыз компоненты—плутонийның таркалуы миллиард еллар буена дәвам итә Күз алдына китерә аласызмы? Шуна күрә катастрофаның ахыры нәрсә белән бетәсен әйтүе кыен
Хәлиуллов сүзен тәмамлап, урынына барып утырды
Аннары Газизнен хезмәттәше Әнис Ждмалиев торып басты Үзе тыныч булса да. сүзләре тәэсирле иде анын
—Без коточкыч афәт алдында. Өстәвенә, безнен күршебездә генә, үпкәбезгә терәп диярлек. Башкортстан АЭСы төзелеп ята Кыскасы, бер карыш җирдә—ике станция Шундый ук станцияне төзү икенче бер чигебездә—Удмурд республикасында планлаштырыла. Күрше Ульян ачкәсендә инде андый станция эшләп ята. Чернобыльдәге кебек һәлакәт була калса, бер безнен республика гына түгел, бөтен Идел-Каспий бассейнындагы халыклар, гомумән, тереклек юкка чыгачак
Җыелышка килгән кешеләрнен чыдамлыгы бетте Аларнын әле берсе, әле икенчесе торып, ярсый-ярсыи сүзен әйтте, тәкъдимен кертте
—Төзелешкә каршы халыктан имза жыярга!
—Кисәтү забастовкасы ясарга!
— Һәр җирдә митинглар үткәрергә!
—Халыкны җыеп, төзелеш барган җиргә барырга, анда да митинз оештырырга!.
Татар иҗтимагый үзәгенен бүлек җитәкчесе җыелышка нәтиҗә ясады
—Фикеребез, теләгебез, позициябез бер безнен. Рәхмәт' Мондый шартларда халыкка каршы юнәлтелгән ведомство мәнфәгатьләре белән без башкача килешеп яши алмыйбыз. Тереклек хакына, килер буыннарнын имин язмышы хакына без җитди адым ясарга тиешбез Әгәр безнен таләпләргә колак салмыйлар икән, беренче чиратта Чернобыль һәлакәте булган көнне массакүләм митинглар үткәрү мәгъкуль булыр Кем бу гамәлне яклап тавыш бирә.’
Барысы да дәррәү кул күтәрделәр Газиз исә кулын беренчеләрдән булып күтәргәндер, чөнки җыелыш, анын эчтәлеге, кайнарлыгы, анда каралган мәсьәләнен артык дәрәҗәдә мөһим булуы аны тирән дулкынландырды. дәртләндерде Менә бит ул ничек халык йоклап ятмый, халык үз язмышына, киләчәгенә битараф түгел икән, халык көрәш юлына чыгып баскан, ул ярсый
Таралышыр алдыннан Әнис Газиз янына килеп басты
—Ничек?
—Шәп!—диде Газиз, дулкынланып
— Митингта чыгыш ясый алырсыңмы’ Син Чернобыль һәлакатенен тере шаһиты Синен чыгыш анда ин көчле яңгыраш табачак
Бу тәкъдимнән Газиз аптырап, хәтта каушап калды
—Ә ничек?
Тегендә күргән-белгәннәренне бәйнә-бәйнә сөйлә дә сөйлә. Синнән башка нәрсә таләп ителми
—Риза,—диде Газиз, гәрчә башта икеләнеп торса да
Газиз митингка көн буе да. кичен дә. иртән дә әзерләнде. Исәбе— Чернобыльдә күргән-белгәннәрен озак итеп, тәфсилләп сөйләргә иде Ләкин митингта һәр чыгыш ясаган кешегә өч-дүрт кенә минут бирәләр икән Бу турыда ул каланың үзәк мәйданына килгәч белде. Җирле радиодан, телевидениедән белдерү ясалгандыр, үзәк мәйданга халык күп жыелган иде һәр җирдә шигарьләр, алтакталар, транспаратлар. плакатлар, карикатуралар: «Икенче Чернобыльгә—юк!». «Атом корбаннары булырга теләмибез!», «Башбаштаклыкка юл куймабыз!», «Атом—ул һәлакәт!». «Долой АЭС!»...
Мәйданда халык дулкыны әле бер. әле икенче якка чайкала. Менә Мәдәният сараеның колонналар рәтенә куйган микрофон янына кабат Хәйдәр Шәһитов күтәрелде, тамак кырды һәм оста ораторларга хас алым белән кабат үгезнең мөгезеннән эләктерде:
—Чернобыль һәлакәте материянең иң бәләкәй кисәкчеге булган атомның бөтен табигатькә чикләнмәгән зур афәтләр китерә алуын күрсәтте,— диде ул ачык тавыш белән. Мәйдан чайкалып, гүләп куйды —Бу АЭСнын бер генә блогында булган авария нәтиҗәсендә таралган радиоактив изотоплар миллионлаган кешеләрнең сәламәтлегенә зур зыян китерделәр һәм бүген дә китерәләр. Әлеге һәлакәт белән көрәшкә дистәләрчә миллиард сум акча тотылды инде. Ә безнең Чулман буенда төзелә торган атом станциясендә сигез блок планлаштырылган. Ишетәсезме, сигез!..
Мәйдан кабат чайкалып куйды, «ух» итте.
Митингны алып баручы сөйләргә теләгәннәргә бер-бер артлы сүз бирде, һәр сөйләшүченең чыгышы ачынулы, дәлилле, кайнар иде.
—Түбән Кама ГЭСы суының биеклеге алтмыш метр белән, ә Чулман буенда төзелә торган АЭС илле метр биеклек белән билгеләнә,—диде милли үзәк эшлеклесе. табиб Ильяс Ямаев,—Димәк, АЭС ун метрга түбән урнашкан Әгәр буа, әйтик, җир тетрәүдән яисә башка бер очракта ычкына калса. АЭС тулысы белән су астында калачак.
Халык тагын гүләп куйды.
Шулчак микрофон янына урта яшьләрдәге, тәбәнәк буйлы, пеләш башлы, күзлекле бер кеше йөгереп килде һәм микрофонга:
—Җәмәгать, жәмәгать, мина да ике генә сүз әйтергә рөхсәт итегез,— дип эндәште Җыелган халык арасыннан: «Сөйлә, әйдә!» «Бирегез рөхсәт, сөйләсен!»—дигән сүзләр яңгырады. Митингны алып барган Шәһитов та, әлеге кеше белән бер-ике авыз сүз алышкач, каршы килмәде.
—Мин үзем, жәмәгать. физика укытучысы һәм. мәгълүмдер, атом-төш энергетикасы турында хәбәрдар Мин атом электр станцияләрен төзүгә каршы түгел, аларны кирәк дип саныйм, чөнки дөньяда хәзер алар гына ин арзан электр энергиясен бирә. Экологик яктан да алар ин зарарсызлар...
Физика укытучысының шушы сүзләре дөрләп янып торган учакка бензин сипкән кебек булды—халык шаулаша, кычкырыша башлады «Әй. син. физик, нәрсә лыгырдыйсын? Дөньяга күзлегеңне салып кара! «Чернобыль афәте турында ишеткәнен юкмы әллә синең, пеләш баш?» «Кайтып хатыныңны үрәт, үрәтник!..»
—Туктагыз әле, жәмәгать! Мин дә, Чулман Аланында АЭС төзесеннәр, димим бит Анын урынын ялгыш сайлаганнар—бусы хак. Ләкин АЭСсыз да булмый, чөнки газ да. нефть тә бик кыйммәтле байлык бит ул, аларнын запасы да хәзер күп түгел...
Укытучы тагын нәрсәләрдер әйтергә теләгән иде, тик кызганнан- кыза барган митингтагылар ана сөйләргә ирек бирмәделәр:
—Кит әле, кит, майламаган арба көпчәге кебек сайрама. .
—Син ылучшы кайтып дәресенә әзерлән, балаларын надан калырлар
—Җитте, абзый, саескан бүтәкәсен санап утырма.
—Өйдән торып кибәк сукма...
Мондый мыскыллаулардан сон физика укытучысына микрофон яныннан ничек итте, шулай тиз шылудан башка чара калмады
Чират Газизгә җитте.
—Мин Чернобыльдә, ягъни авариягә дучар ителгән дүртенче блокка саркофаг төзүчеләрнең берсе,—диде ул тирән дулкынланып Митингка
җыелган меңләгән кеше шып булды. Меңләгән кеше алдында олы һәлакәтне бетерешүдә катнашкан тере шаһит, гап-гади бер кеше басып тора. Ул нәрсә сөйләр? Шуна да, әнә, мәйдандагы халык тып-тын калды.
Гомерендә тәүге тапкыр шул кадәр күп кеше алдында чыгыш ясарга микрофон алдына килеп баскан Газиз башта каушады, тирләп-пешеп чыкты, кирәкле сүзләрен тапмый азапланды. Аннары ул әкренләп тынычлана барды, ана ышаныч килде, чөнки халык аны тын да алмый, йотлыгып тынлый иде. Газиз үзе күргәннәрне дә, Емельянов сөйләгәннәрне дә исенә төшерде торба астында кысылып калган станция хезмәткәрләре, арт сансыз өстерәлгән мескен этләрнең улавы, мәчеләрнең кычкыруы, йоннары коелган әтәч- тавыклар, утырган җирендә көеп каткан алмагачлар, караҗимеш, котырып гүләгән умарта кортлары, алдакчы дозиметрчылар, ватылып төшкән вертолетлар Барысы турында да ашыкмый, исенә төшерә-төшерә сөйләде ул халыкка. Һәм аны беркем, хәтта җыелышны алып баручы үзе дә бүлдермәде, тынын кысып тынлап торды.
—Чернобыль һәлакәте китергән зыяннын иге дә, чиге дә юк. Без реактор коесын томаладык, дип кайттык. Ләкин тынычланырга бернинди дә гарантия юк. Реакторда калган атом кыза, анын температурасы һаман күтәрелә һәм көннәрдән бер көнне өстенә капланган меннәрчә тонна авырлыктагы «капкач»ны атып бәреп, анын кабат җир өстенә чыгуы мөмкин Ул чагында һәлакәтнең нинди масштаб алуы турында әйтүе дә кыен. Бәлки мин ялгыша торганмындыр, ләкин ихтыярымда булса, беркайда да. беркайчан да һәм бер кешегә дә атом электр станциясе төзергә рөхсәт бирмәс идем, чөнки атом—гаять дәрәҗәдә куркыныч, анын соны ничек бетәсен дә белүе мөмкин булмаган хәтәр матдә ул. Атом—һәлакәт, үлем, ана каршы дәва да булмаган төрледән-төрле авыр чир, гүзәл табигатебезнең бик озакка зарарлануы, суларга саф һава, эчәргә чиста су җитмәү, тереклекнең тәмам төкәнүе, иксез-чиксез бәхетсезлек чыганагы ул Шәхсән мин үзем Чулман буендагы корылманы төзетмәс өчен башымны куярга да әзер
Митингка җыелган халык беренче тапкыр шаулатып кул чапты, кемнәрдер. «Дөрес әйттен, афәрин!» «Халык рөхсәтеннән башка АЭС төзетүчеләрне судка бирергә!*—дигән репликалар ташланды. Газиз үзе исә җиңел сулап куйды.
Митингта катнашучыларның барчасы атом-төш электр станциясен төзүгә каршы резолюция кабул итте
—Әйбәт сөйләден, афәрин! Ин яхшы, ин тәэсирле чыгыш—синеке булды, диде соңыннан Ждмалиев Газизгә. Юк, салпы якка салам кыстырудан әйтмәде ул аны, чөнки Әнис ике төрле сөйләүчеләрдән түгел, ихлас кеше Шәһитов үзе дә. Газизгә якын килеп: «Рәхмәт энем, бик дәлилле, тыңлаучыларның күнел түренә барып җитәрлек итеп сөйләден»,—диде һәм кулын кысты Аннары өстәп куйды
—Бәлки тагын сөйләрсең9 Митинглар әле башлана гына, чөнки хәл киеренке, үзен дә күреп торасын. Күсәк күтәрми булмый Күлдән шулпа эчкән синдәй егетләрнең безнең эштә катнашуы зарур Уйла әле'
— Нәрсәсен уйлап торырга9 Әгәр файда китерә алсам, мин риза,— диде Газиз.
—Менә бусына тагын да зур рәхмәт' Алай булса, көтәбез
Әнә шул сәгатьтән Газиз өчен яна. чын-чынлап шау-шулы, давыллы, ярсулы тормыш башланды...
имерне кызуында сугып кал, дигән гыйбарәдән чыгып, иҗтимагый үзәк бүлеге тагын берничә җыелыш һәм митинг үткәрергә карар кылды Атом ведомствосының. Мәскәү түрәләренең тиресе калын Аларга әйттең ни дә, әйтмәдең ни Салган хатларга да. сугылган телеграммаларга да, республика җитәкчелеге җибәргән үгенеч-мөрәжәгатькә дә исләре китмәде Үз сүзләре генә сүз. үз эшләре генә эш. Төбәк халкынын тектоник ярылу урынында расланмаган проект буенча АЭС төзелеп ятуына
Т
ризасызлыгын ишеткәч, алар төзелешне туктату түгел, киресенчә, аны тизләтү турында кайгырта башладылар. Тизрәк төзеп бетерергә дә, «Юк инде, җәмәгать, эш бетте, сонга калдыгыз, станция сафка басты, хәзер аны җимерә алмыйсыз, телисезме-теләмисезме, ул сезнен җирдә эшләп ятачак, ә сезгә тавышыгызны басарга, авызыгызны йомарга кала»,—дияргә бугай исәпләре. Төзелешнен бөтен Идел буе бассейны халыкларына, аларның киләчәгенә һәлакәт китерәчәк афәт чыганагы булуы аларнын тун башларына һич барып җитми. Мондый очракта нишләргә? Шайтаннан иман көтеп яту файдасыз, башланган көрәшне дәвам итәргә, күсәкне кулдан төшермәскә кала.
Чираттагы митинг каланың икенче олы мәйданында уздырылды. Биредә дә халык күп иде һәм ул митингның башыннан ахырына чаклы умарта күче кебек гөжләп торды. Ике митинг арасында иҗтимагый үзәк бүлеге калада АЭСны төзүдә каршылык күрсәтү комитеты оештырып җибәрергә өлгерде. Аның рәисе итеп иҗтимагый үзәк активисты, шәһәр депутаты Гариф Кәрамов сайланган иде. Зур булмаган гәүдәле, әмма бөтерчек кебек хәрәкәтчән, көчле тавышлы кырык биш яшьләрдәге бу кешедә милли хистән тыш тирән акыл, көчле эрудиция дә бар. Сүзгә дә бик оста. Шуңа да, бу юлы сүзне ул башлады.
— Бүген Уфада ике автономияле республика—Башкортстан һәм Татарстан вәкилләренең. Иделне саклау комитеты әгъзалары катнашында, фәнни киңәшмәсе ачылды һәм шуның белән бергә ике республика җирлегендә ике атом гыйфритенең баш күтәрүенә каршы протест маршы башланды,—диде ул гөрләп чыккан тавыш белән. Бу хәбәр барып ирешкәч, җыелган халык шаулап куйды. Кәрамов дәвам итте:
—Чөнки эш үтә тирәнгә кереп китте һәм бу борчулы шартларда бары тик кискен чаралар гына унай нәтиҗәгә китерә алырлар...
Бу вакытта Газиз дә микрофоннан ерак түгел, Шәһитов белән Жамалиев янында басып тора иде. Аңа бүген дә сүз бирәчәкләр.
—Кәрамовтан сон син сөйләрсең. Аннары тагын бер «чернобыльче» сөйлиячәк,—диде Әнис.
—Кем ул?
—Керәшен егете. Питыр Никитин. Ул да һәлакәтнең үзәгендә булган. Әнә ул, танышын түгелме?
Әнис алардан ике-өч адымда гына бер читтә басып торган, үзе буйчан, үзе ябык, нечкә генә кара мыек җибәргән утыз яшьләр тирәсендәге кешегә ымлады. Ул сөйләүчене бик дикъкать белән тыңлап тора иде.
— Юк, белгән кешем түгел,—диде Газиз.
Шул арада анын үзенә дә сүз бирделәр. Бу юлы Газиз халыкка өрәккә әйләнгән таҗиклар язмышын бәян итте. Җиңгәсе татар хатыны булган Әсрар хакында, анын һәм бер төркем башка таҗикларның дүртенче блок өстенә ни төстә менеп китүләре һәм ни төстә, ягъни кап-кара чәчләре, сакал-мыеклары, кашлары һәм керфекләре коелган килеш, шәп-шәрә төшүләре, аларны «Ашыгыч ярдәм» машинасына төяп киткән чактагы кызганыч хәл, таҗикларның башкача хастаханәдән борылып кайта алмаулары, барысының да вафат булуы турында сөйләде ул...
Аннан микрофон янына керәшен егете килеп басты. Ул да шул чаклы күп халык алдында чыгып сөйләргә өйрәнмәгән иде бугай, тиз генә сөйләп китә алмады Ниһаять:
—Мин Чернобыльдә бетон болгаткычта эшләдем,—диде ул әкрен тавыш белән. Ана шунда ук: «Начар ишетелә!»—дип кычкырдылар.
—Ул «миксер» дип атала,—диде Никитин тавышын күтәрә төшеп.—Ә безне «смертниклар» диләр иде. Бетон әзерләү заводы АЭСтан унбиш чакрымда, әзер бетон измәсен самосваллардан бетон болгаткычка күчереп төяү пункты сигез чакрымда. Шул бетонболгаткычта без дүртенче блокнын стенасы янына килеп эстакадага менәбез дә, бетон измәсен бушатабыз. Шулай һәркөн ике ай буена сигезәр сәгать эшләттеләр безне Реакторны шул бетон һәм авыр металл катнашмасы белән томалап, эшен бетергәч кенә кайтып киттек. Ләкин, реактор скважинасын томалап кую әле бөтен бәладән котылдым, дигән сүз түгел. Без ясаган капкачның күккә очып,
катастрофаның тагын да кабатлануы һәм анын ул вакытта тагын да катлаулырак, фаҗигалерәк булуы мөмкин. Ә андый куркыныч бар, ул Чернобыль катастрофасын үз күзе белән күргән, аны зарарсыътандыруда катнашкан һәр кешенен баш миен бораулый. Шулай булгач, кирәкме мондый куркыныч корылма безнең төбәккә, безнен халыкка? Юк һәм юк!
Никитинның чыгышы һичкем уйламаганча төпле, тәэсирле, көчле килеп чыкты. Һәм, иң мөһиме, Никитин да, үткән чыгышында Газиз дә, реактор коесының капкачын алып ташлау ихтималын бер авыздан әйткән кебек халык зиһененә җиткерделәр
Митинг дәвам итте. Газиз исә Никитин янына килде. Алар таныштылар.
— Мина әйткәннәр иде синен турыда,—диде Никитин —Без шәһәр һәм районда барлык «чернобыльче*ләрне барлап, үзебезнең ирекле җәмгыятьне оештырырга уйлап йөрибез. Барыбызга да тупланырга, социаль яклау дәгъваларга вакыт, чөнки без оятсыз рәвештә алданган, һәм матди, һәм физик, һәм рухи яктан таланган халык. Хөкүмәт тә, жирле хакимият тә, хәрби комитетлар да безне Чернобыльгә чакырган вакытта алтын таулар вәгъдә иттеләр. Безгә фатир да, автомашина да, акча да. төрле өстенлекләр дә бирергә тиешләр иде. Ә кайда алар? Вәгъдәне бирергә, алдарга-иолдарга оста безнен түрә. «Родина в опасности, выручайте ребята, она вас не забудет...» Кая ул! Кем ярты. кем аннан да күбрәк сәламәтлеген калдырып кайтты, ә безгә кәжә тоягы күрсәттеләр. Мин хәзер дүрт ел квартир сорап йөрим һәм дүрт ел вәгъдәдән башка нәрсәне күргәнем юк.
Никитин үпкәле, ачулы иде һәм хаклы иде ул. Сөйләгәне дөрес, ташка баскан кебек дөрес.
—Оешуны тартырга-сузарга түгел, вакыт уза. Инде күпме егетләребез китте шул дүрт ел эчендә. Аларны да соңгы юлга «вәгъдәле» килеш кенә озаттык...
Газиз аңлады егетләрнең кая «китүләре» турында.
Алар кабат очрашырга, ирекле җәмгыять оештыру турында тагын бер кат сөйләшергә булдылар.
Иҗтимагый үзәк бүлеге, озын-озак уйлап тормыйча, атом электр станциясен төзүгә каршы халыктан имзалар җыюны башлап җибәрде Шәһитов үзе дә, бүлек әгъзалары да, активистлар да халык арасына чыгып китте. Бу эштән Әнис Ждмалиев та, Газиз Солтанов га читтә калмадылар
Кыска гына вакыт эчендә шәһәр һәм район буенча АЭС төзүгә каршы меңнәрчә кешедән, ягъни унсигез том имза җыйдылар алар һәм рәсми рәвештә, барлык таләпләргә туры китереп, СССР Президенты һәм Министрлар Советы Рәисе исеменә озаттылар
Шул ук вакытта митинглар, җыелышлар, фәнни конференцияләр үткәрү тукталмады, дәвам итте. Иҗтимагый үзәк, җитәкчесе Хәйдәр Шәһитов, анын иң якын көрәштәшләре Әнис Ждмалиев, Гариф Кәрамов. Газиз Солтанов һәм башкалар ул көннәрдә җан-фәрманга чаптылар, гәрчә аларнын да күңелләрендә вакыт-вакыт шик-шөбһә бәргәләнсә дә.
том-төш станциясе төзелешенә каршы ин көчле акция—төзелеш җирлегендә үткәрелгән митинг булгандыр Гөбәкнен барлык гаярь егетләре-кызлары, дистәләгән автобусларга төялеп, шул ук шигарьләр, плакатлар, теле камералар, фотоаппаратлар белән Чулман буена барып төштеләр Чыгыш ясарга тиеш булса да. кызганычка каршы. Газиз бара алмады. Шуннан алда гына аны чир бәреп екты һәм ул тәүге тапкыр хастаханә пациенты булды Табиблар, тикшереп, анык берьюлы бавыры, бер бөере һәм үңәче шешенгәнен, ашказанында да шеш барлыкка килүен билгеләделәр Йөрәк тибеше дә шәптән түгел, кан басымы да югары, сулышы да кысыла Моның өстенә, аякларын көзән җыера башлады Болармы н барысы да. ниһаять, Чернобыльдә күпләп алган нурланыш нәтиҗәсе иде.
—Көчле акция үткәрдек, Газиз малай,—дип канатланып килеп керде
А
Жамалиев анын янына.—Төзелеш дирекциясе җитәкчеләре куркып качканнар иде, митингка чыкмадылар. Ләкин без үз вазифабызны йөз процентка үтәдек. Көчле-көчле чыгыш ясаучылар булды, шул ук вакытта төзелешнең үзендә катнашкан егетләр дә сөйләде. Төзүчеләр белән аралаштык, вәзгыятьне аңлаттык. Алар үзләре дә хәлне анлый. безнен фикерне, без үткәргән чараларны хуплый. Митингны кинога төшердек. Бергә-бергә карарбыз, тизрәк терелеп чык...
Ләкин Газиз тиз генә терелә алмады, ятты да ятты Бер көнне Әнис, күчтәнәчләр тотып, тагын килеп керде. Авызы колагына җиткән, үзе һавалы
—Жинәбез бит, малай, җиңәбез!..
—Нәрсә булды? Әйт тизрәк!
—Республиканың Министрлар Советы АЭСта производство өчен билгеләнгән объектларны төзүне туктату турында карар кабул итте
—Кит инде! Менә моңа рәхмәт!
Шатлыклары эчләренә сыймаган ике фикердәш ир-егет кочаклаштылар, аркаларыннан кагыштылар. Тынычлана төшкәч. Газиз
—Ниһаять, республика хөкүмәте дә үз халкының таләбен ахыргача аңлады, анын хакын хакларга алынды. Димәк, боз кузгалды,—диде.
—Дөрес әйтәсең, боз кузгалды. Ләкин көрәшне туктатырга иртә әле. Гасырлар буе кыерсытылган, кимсетелгән, җәберләнгән татар җиренә тагын бер һәлакәт китерергә ниятләгәннәр иде. Тәмам бетерик, тамырын корытыйк бу татарның, дигәннәрдер. Корытмый гына торыгыз әле, сволочьлар! Ул станцияне, ул һәлакәт чыганагын, бик алай хаҗәт икән, үз җирегезгә төзегез! Ә без көрәшне туктатмабыз. Газиз Чулманыбыз буенда ул корылма төзелмәячәк—белеп торыгыз, госпадалар!—диде Әнис ярсып һәм кайсыдыр күренмәс көчләргә йодрык янады.
Алар шулай шатлыкларын уртаклашып, шактый гына сөйләшеп утырдылар. Газиз үзенең һич вакытсыз хастаханәдә ятуына борчылып
—Чылбырга бәйләнгән эт кебек. Чыгасы иде, сезнең арада буласы иде. Кайнар вакыт бит,—диде.
—Чир сорап килми, Газиз малай. Терелеп бетмичә чыкма инде. Өлгерербез. АЭСны төзүне дә туктатырбыз, башкасына да өлгерербез. Алда гомер бар әле,—диде ул Газизне тынычландырырга тырышып
—Булсын иде дә бит, ләкин.. Минем чир, Әнис, терелә торган чир түгел инде ул. Яшисе бик килә . Нурланыш, радиация үзенекен эшли башлады—мин моны шулай анлыйм. Анын кая, нәрсәгә алып барганын да беләм. Ләкин киләчәк язмышым ничек кенә булмасын, мин сезнең белән бер сафта атлап, төбәгебездә гаять куркыныч корылма төзүгә каршы үткәрелгән чараларда катнашып йөрүемнән канәгать, бик канәгать, аны мин олы мәртәбәгә саныйм...
—һәм дөрес саныйсын, Газиз. Мин бит үзем дә шуңа канатланып йөрим. Без бик зур эш эшлибез,—дип сүз өстәде Әнис —Фикереңне бүлдем бугай...
—Дөрес, азрак катнаштым, кызганычка каршы... Чир бит... Белмим, киләчәктә сезнең белән бергә була алырмынмы-юкмы. әмма көрәшеп йөрүебез бушка булмас сыман. Аның нәтиҗәсен күрәсе иде. Ул чагында үлсәм дә үкенмәс идем. Татар җиренә дә, башка җиргә дә атом кирәкмәс Мин моны атомның нинди һәлакәтле әйбер икәнен үз күзләре белән күргән, үз тәнендә, үз язмышында татыган кеше буларак әйтәм. Кирәкмәс!
Берничә көннән Әнис тагын палата ишегендә күренде. Бу юлы үзе генә түгел. Питыр Никитинны да алып килгән иде ул Никитин үз яналыкларын хәбәр итте. Чернобыльчеләрнен ирекле җәмгыятен төзегәннәр икән Барлыгы ике йөз иллегә якын кеше җыелган
—Бер зур булмаган кала һәм район буенча шул кадәр кеше.. Ә ил буенча күпме була икән?—диде Әнис.
—Бик күп була торгандыр, һәм гади генә кешеләр түгел бит алар Шул исәптән Газиз дә. мин дә,—диде Никитин —Һәрберебез авыр йөк. олы проблемалар белән кайтты. Шулай булмаса, Газиз менә монда ятар идемени?
Бу сүзләрдән сон алар өчесе дә уйга калдылар. Тынычлыкны кабат Никитин бозды. Газизгә карап:
—Үзебезнен исәп-хисапны ачтык, чернобыльчеләр фондын оештырдык Башкача мөмкин түгел. Безнен турыда партия дә. хөкүмәт тә кайгыртырга ашкынып тормый Үз-үзебезне кайгыртырга кала. Көчле предприятие. оешма җитәкчеләре белән очрашабыз, сөйләшәбез, ярдәм итүләрен үтенәбез. Безнен максат—ин башта һәр чернобыльчене ел саен курортларга дәваланырга җибәрү,—диде ул һәм кесәсенә тыгылды
—Менә безнен беренче путевканы сина алып килдек,—диде һәм аны Газизгә сузды Газиз дулкынланып китте
—Ай, рәхмәт, Питыр! Уйламаган идем, булдыклы егет икәнсең,— диде ул һәм Никитинны кочаклап алды Тегесе үз чиратында:
—Рәхмәтеңне мина түгел, башта Әнискә житкер Ул кайгыртып йөрде,— диде.
—Эх, дуслар белән яшәү куаныч,—диде Газиз һәм берочтан Әнисне дә кочаклады Күнеле тулып, елап җибәрәсе килде анын. тик үзен-үзе кулга алды, тыелып калды
Әнә шушы юллама белән килеп төшкән иде Газиз әлеге курортка.
елдерү тактасында «Бию кичәсе» диюгә карамастан, ул кичне шифаханәдә таниы булмады. Музыка өчен җаваплы кеше авыру әнисе янына авылга кайтып киткән, берничә көнсез килеп җитмәс әле, диделәр. Танцыга чыгарга ашкынып торган ял итүчеләр бүлмәдә телевизор карап утырырга мәҗбүр булдылар
Габделфәтне авыл кешесе генә димә—курортка «Тефаль» чәйнеге алып килгән Буш вакыт булдымы, су тутырып төймәсенә баса Ике минут та үтми, су гөбердәп кайнап та чыга, һәр авыл кешесе кебек. Габделфәт тә чәйсез тора алмый Чәйне куян каны кебек куе итеп эчә ул Газиз үзе дә каты итеп ясаган чәйне ярага. Габделфәтнең савыты белән балы, кайнатмасы, башка тәм-томы өстәлдән өзелми Әнә бүген дә өстәле тулы сый-нигьмәт. «Тефал »е дә тиз кайнап чыкты анын. Газизгә дә, үзенә дә чәй әзерләп йөри-йөри, кыюсыз гына-
—Әллә дим, яшьтәш, әз генә «кунак булып» алабызмы бүген9—диде ул —Инде күпме бергә яшибез, әле бер генә чәркә дә тотмадык шул хөрмәткә
Гаҗәп бу дөнья, гомердә күрмәгән-белмәгән кеше белән ничәмә көн бергә яшиләр Бүлешәсе әйберләре юк. әлбәттә Ләкин ике кеше арасында да төрле мөнәсәбәт урнашуы мөмкин Габделфәт белән Газиз арасында үзенә бер аерым, уйламаганча җылы, кайгыртучан мөнәсәбәт урнашты Күбрәк, авыру бүлмәдәше турында Габделфәт кайгырта һәм ул моны һич авырсынмый, олы теләк белән, ниндидер бер тәм табып эшли Бөтен шифаханәдә ин иртә торучыларның берсе—Габделфәттер Юынып, ул ин элек шифалы су бүлмәсенә төшә һәм җаны кайсын тели, шул температурадагы суны авыз итә. Зәвык белән мәгарә итеп бизәлгән шифалы су бүлмәсендә төрле «чишмәләр» агып тора Анда сунын салкынчасы да, җылымсарагы ла. бик җылысы һәм хәтта кайнары да бар Аерым бокалда Газизгә дә үзе теләгән суны алып менә Габделфәт Теләсә. Газизгә кайнар чәй лә әзерләп бирә—һич иренми Яшьтәшенең хәле үзгәреп китсә, кизүдә утыручы шәфкать туташлары янына да үзе чаба Беркөн, әнә, Газизне көзән җыерды Габделфәтнең андый хәлне кергәне юк иде әзе Күршесе күм-күк булып катты, үзе тартыша, сызлана, дер-дер калтырый, каты итеп ыңгыраша' Габделфәт атылып икенче катка төште «Бүлмәдәшемнең хәле начар' »
Тегеләрнең дә эше бар
—Үзе төшсен инде
— Нинди «үзе төшсен», тизрәк, кызлар.
—Нәрсә сон анын1’
Б
—Чернобыль! Аңлыйсызмы? Чернобыль һәлакәтен кичергән авыру курортыгызда да бер генә...
Кызларга ике сөйләргә урын калмады. Минут га узмагандыр, алар Газиз янында мәш киләләр иде инде: көчле уколлар кададылар, дарулар эчерделәр, тәнен ышкыдылар, җылы компресс ясадылар, киңәшләр бирделәр
Әнә шундый киң күңелле кеше Габделфәт Йөзе ак, кулы ачык Мондый игелекле җанны ничек якын күрмисен дә, ничек хөрмәт итмисең Шулай булгач, аның тәкъдименә дә каршы килмәде Газиз, чөнки үзенең дә әрнегән жанын, кимсетелгән күңелен бераз бастырасы бар иле.
—Әйдә. Габделфәт, беткән баш бетсен инде, сал булмаса,—диде моңсу көлемсерәп,—Тик күп түгел, салам калынлыгы чаклы гына. Мин аның белән беркайчан да дус булмадым. Чернобыльгә бик күп ташыдылар аны. Санитар врачлар үзләре дә салдылар, башкаларны дә үгетләп йөрделәр: «Радиациягә каршы бердәнбер чара—спирт, аракы Күпме эчә алсагыз—шуның чаклы эчегез, әгәр вакытыннан алда гүр иясе буласыгыз кил мәсә»,—диделәр.
Рәсәй болай дә сәрхүш, болай да эчкечелек баткаклыгыннан чыга алмый азаплана Атом һәлакәте булган, атом бомбасын сынаган төбәктәге халыкны кыстый-кыстый аракы чөмертәләр. Бер яктан эчкечелеккә каршы көрәшеп маташкан булалар, икенче яктан үзләре кыстап эчертәләр. Менә нинди очы-очка ялганмый торган хәл. Тик. беләсеңме Габделфәт, кайткач, үземнең бер таныш врач бөтенләй икенче төрле сөйләде ул спирт, аракылар турында «-Әкият ул, ди. Алкоголь нерв системасын жимерә, ә кеше сәламәтлегенең үзәге—нерв системасы, шулай булгач, радиациягә каршы спирт, аракы эчегез, дигән кеше ул чын-чынлап дошман сүзе сөйли. Бу бахырлар тизрәк аракы сөремендә бетсеннәр, дигән кебек килеп чыга. Мондый чакта, иң сәламәт тормышта яшәүдән дә яхшысы юк!!» Минем Чернобыльдән кайтканнан соң кан басымы нык күтәрелә башлады, йөрәк тибеше дә рәтле түгел. Монын өстенә эчә торган да булсам, әллә кайчан дөньядан киткән идем инде...
—Рәхмәт сүзенә, Газиз Минем үземнең дә артык исем китми бу нәрсәгә. Эч пошканнан гына. Менә чыгып киттем дә, сагынам. Авылымны, гаиләмне, карчыгымны-бөрчегемне сагынам Тукай әйтмешли, эч поша, яна йөрәк, хәсрәт эчендә, уйда мин. Ярый әле иптәш бар Сине әйтәм...
— Минем иптәшлек инде. Ярты жан. Күркем бар да, бүркем юк...
— Юк. Газиз, син миңа олы иптәш, гыйбрәтле иптәш. Эчен тулы хәсрәт, мон-зар синен. Мин бит үзем шатун кебек, чирнең барлыгын да белмим. Рәисебез: «Бер дә ялга барганын юк, жилләнеп кайт әле»,—дип путевка биргәнгә генә чыгып киттем Икмәк уңды быел, жан тыныч болай.
—Игенченең шатлыгы—икмәк инде. Уңган агроном булырга ошыйсың, Габделфәт. Җитди, төпле...
Габделфәт уңайсызланып калды. Үзе, эше турында мактанып сөйли торган гадәте юк аның. Эш эш инде. Авыл җирендә аның беткәне дә. бетәсе дә юк. үлгәч тә өч көнлек кала әле ул Ә менә Газизнең «төпле» дигән сүзе белән килешә. Эшен уйлап, җиренә житкереп башкара ул, әвеш-тәвеш кенә түгел. Бу яктан анарда немец төгәллекләре бардыр. Тик сүз бит бүген аның турында түгел.
—Әйдә әле, Газиз, синең турыда сөйләшик. Әйтсәм әйтим инде, сине минем янга кертмәгән булсалар, мин күптән кайтып киткән булыр идем. Монда мина, урыс әйтмешли, ничу делать. Аллага шөкер, сәламәтлегемнән зарланмыйм. Син генә менә... Сине күрдем дә: «Тукта, Габделфәт, өенә ашыкма әле, бәлки кешегә кирәген чыгар»,—дидем.
—Чын күңелдән рәхмәт сиңа, Габделфәт! Әйдә, шунын өчен булсын..
Кабып куйгач та, Габделфәт тагын урыныннан кузгалды, суыткычтан бер төргәк чыгарды. Аны сүтеп, ул өстәлгә бик затлы ризык—казылык кискәләп куйды.
—Гел онытып җибәргәнмен бит Карчыкның күчтәнәче. Әйдә, Газиз, авыз итеп, ашап жибәр. Минем Сөмбеләм үзе ясый казылыкны.
Газизгә симез ат итеннән бик чамасын белеп сарымсак, кара борыч һәм башка тәмләткечләр кушып ясаган казылык бик ошады.
—Теленне йотарлык бит бу,—дип мактап ташлады ул.—Карчыгын бик унган, бик булган ахры Үзен дә «Сөмбеләм, карчыгым» дип кенә торасын.
—Һи-и, әйтәсен бармы, Газиз малай. Минем Сөмбеләм мировой хатын ул! Дөрес, аз тиле атын мактар, урта тиле үзен мактар, ә шыр тиле хатынын мактар, дигән сүз дә бар Ләкин мин Сөмбеләмне мактаудан курыкмыйм. Ул ана лаек.
—Кайсы якныкы сон үзе?
—Бер авылда, бер урамда туып-үстек без, бер сыйныфта, бер партада утырып укыдык. Үземә саклаган кебек сакладым мин аны Унны тәмамлагач читкә укырга китмәде, балалар бакчасында эшли башлады Гомере буе балалар тәрбияләде ул—авылныкын да, үзебезнекеләрне дә Кин күңелле, шәфкатьле, кайгыртучан Шуңамы, бөтен авыл халкы үз итә, хөрмәтли аны.
Инде минем яратуны белсән Казанда авыл хуҗалыгы институтында укып йөргән елларда сагынышып бетә идек. Безнен мәхәббәт хатлары әле дә саклана. Китап язарлык материал бар анда.
Ак күбәләк күрдем, ак күбәләк.
Бәхеткәйләр булсын түгәрәк.
Гомер юлларыннан синен белән
Насыйп булсын үтү бергәләп
Әнә шуңа охшаш шигырьләр, җырлар язып җибәрә иде хатка Сөмбеләм Шөкер, гомер юлларыннан бергә үтү насыйп булды безгә. Инде егерме жиде ел... Өч балабыз үсте, хәзер исә оныкларыбыз ишәеп килә. Аларнын «бабай», дип кочакка килеп керүләре үзе бер зур бәхет ич
Без бер-беребез өчен туган булганбыз Берсбезнен дә башкага күнеле төшеп йөргән чагы да булмады. Сөмбеләм дә: «Мин сине яратып иөри башлагач та башка егет сәләмәләреннән кулымны да тоттырмадым, үземә сүз дә куштырмадым»,—ди.
—Соклангыч икән тормышыгыз. Бәхетле гомер насыйп булсын үзегезгә, Габделфәт, мен яшәгез!..
Алар шулай җылы гына әнгәмә корып, гадәт буенча гына дуслык өчен «капкалап» утырганда ишек шакыдылар. Айсылу икән Газиз аптырап китте: ул ана кайсы бүлмәдә торуы турында бер сүз дә әйтмәгән иде
—И-и, Газиз абый, бүген дә парлап биеп булмады. Кая барып бәрелергә дә белмим. Сине дә югалттым, бүлмәгезне көчкә эзләп таптым. Гафу итегез инде,—диде ул уңайсызланып.
—Әйдә, сеңлем, үт, утыр, бергә-бергә чәйләрбез. Газиз абыен белән безнен эшләр хутга, Аллага шөкер' Бик вакытында килеп керден әле
Габделфәт кыстый-кыстый Айсылуны өстәл артына утыртты, чәй ясап бирде
—Рәхмәт. Габделфәт абый! Газиз абыйга да рәхмәтем чиксез.—дип дәвам итте Айсылу—Тик. зинһар, минем турыда начар уйлый күрмәгез, сагыз кебек ябыша, дип. Мин бит ялгыз яшим, күңелем китек, кешеләр белән аралашуым да эштә генә, рәсми дип әйтимме инде Биредән эчемне бушатып кайтып китәсем килә Туйганчы бер сөйләшеп, серләшеп диюем
—Андыйларны таба алсан,—дип сүз кыстырды Габделфәт
-Хикмәт тә шунда шул. Сер сыярдай кеше табуы жинел түзел бу заманда Бәхетемә, Габделфәт абый, андый кешене таптым мин Ул. әнә. тыйнак кына елмаеп каршыңда утыра,—диде Айсылу һәм җылы кулы белән Газизнең беләген тотып алды да. ана таба авышып, сыенып торды
— Белдеңме инде. Газиз, бер мина гына түгел, башкаларга да кирәк икәнсең бит. Кирәк, димәк яшисең әле Бергә-бергә яшибез! Киләсе жәйгә кунакка чакырам үзегезне Яңа бал өлгергәч тә Безнен Арча яклары матур, ямьле, җырлы-монлы. шигырьле Әйтәсен бармы—Тукай яклары! Ә син эч чәеңне, сеңлем, сыйлан Самавырыбыз шаулап, өстәлебез гөрләп тора Әллә бера< шәраб га салып биримме? Анысы да бар бездә,—Габделфәт торып суыткычка юнәлде
Юк. юк, Габделфәт абый, мин андыйларны кулыма да алмыйм
—Менә монысы өчен рәхмәт, сеңлем! Шундый хатын-кызны чын күңелдән хөрмәт итәм мин. Минем Сөмбеләм дә бик аек хатын, иснәп тә караганы юк.. Әйе. килегез әле. Газиз, безнең якларга. Умарталыкта бер кошлар сайраганын тынлап, туйганчы бер серләшеп, җырлап утырырбыз. Ә син. Айсылу сеңлем, беләсеңме Газиз абыеннын ничек җырлаганын?
—Тәүге тапкыр ишетәм. ләкин гаҗәпләнмим,—диде Айсылу.
Габделфәтнең сүзенә Газиз аптырап китте:
—Нәрсә, мин бүлмәдә җырладыммыни?—дип текәлде ул Габделфәткә —Юк. җырламадың. Шулай да, ике-өч мәртәбә моңланып алдын Шуннан мин синең әйбәт җырлавыңны сиздем. Мин үзем җырга һәвәс түгел. Газиз, айга карап шыңшыган эт кебек кенә, ләкин җырлаган кешеләргә мөкиббән китәм. Жырла әле. дустым? Ихлас күңелем белән үтенәм—бер генә җыр...
Әлбәттә, Газиз өчен җырлау берни түгел. Жырлы-монлы гаиләдән булгангамы, җырны яратып, моңланып үсте ул. Тик менә бүген тиктомалга ничек җырлап җибәрәсең9 Тавышы да шәптән түгел инде аның соңгы вакытта, тыны да кысыла. Шулай да... Тагын кайчан җырлап утырырга мөмкинлек туар?
Айсылу да ана көч бирде:
—Газиз абый, бу моңлы кичәдә бер җырлап җибәрсәң дә гөнаһ булмас. Башлагыз әле, үзем дә кушылырмын.
—Ярар алайса, тырышып карыйк. Тик үпкәләштән булмасын, җырның ертыгы юк.—диде Газиз һәм берничә мәртәбә тамак төбен кырып алды. Аннары ашыкмый гына, ярым ачык тавыш белән сузып җыр башлады
Күк күгәрчен баласыдай Күгелҗем булмас инде лә, Күгелҗем булмас инде; Сездән аерылып китүләр Күңелле булмас инде..
Жде чыкса, кушылырга дип торган Айсылу да, Габделфәт тә, Газизгә кушыла алмый гаҗәпкә калып, тынып утырдылар. Жыр әсәрләндереп жибәрде аларны. Үзе ниндидер гади дә, ләкин моңлы да, аһәңле дә аерым бер җыр иде бу. Юк, бу көйгә халык га җырламый бугай, моны сәхнәдән башкарган артистлар да юк кебек. Ләкин көе таныш, бик таныш. Әллә сон берәр спектакльдә җырлыйлармы аны? Күнелне яулый торган җинел, моңлы жыр һәм ин мөһиме—Газиз дә аны һәр һәвәскәр җырчы кебек гади генә итеп. Ходай биргән тавышы белән, һич кыстатмый, жайлы гына җырлый. Тамак төбеннән жыр—жыр түгел, йөрәк төбеннән чыккан җыр гына жыр. диләр. Газизнен дә җыры йөрәк төбеннән чыга иде.
Сездән аерылып китүләр
Күңелле булмас инде...
Габделфәт тә, Айсылу да җырчының нинди аерылып китүләр турында искәртүен бик яхшы аңладылар.
Газиз исә, берни булмагандай, жыр сузуын дәвам итте:
Күпер төбе күк томан, Бу илләрдә күп тормам ла, Бу илләрдә күп тормам, Күп тә тормам, аз да тормам. Сагынырсыз, мин булмам...
Жырнын соңгы юлы буасы ерылудан үзен көчкә тыеп утырган Айсылунын әрнегән җанын телгәләде. Габделфәт исә чын күнелдән:
—Әйттем бит. әйбәт җырлый, дип Рәхмәт, Газиз малай, зур рәхмәт үзенә, җанга рәхәт булып китте Мен яшә!—дип дусларча Газизнен аркасыннан сөйде.
Шулай жыр сузып, эчкерсез сөйләшеп, моңланып, чәй һәм мәй белән сыйланып, алар әле тагын бераз утырдылар
йсылу Газизләрдә кич утырудан, дөнья күргән, аны танып белгән ике сабыр табигатьле, төпле ир белән аралашудан гаять зур канәгатьләнү табып чыкты Бигрәк тә Газиз абыйсы көчле тәэсир ясады ана. Анын белән күбрәк бергә булган, аралашкан саен. Айсылу бу кешедә үзе белгән күп кешеләргә хас булмаган үзгә сыйфатлар ача бара. Үзе гади, үзе игътибарлы, үзе мөлаем, шул ук вакытта кискен язмышлы. Бар бит һәрьяклап килгән, талантлы кешеләр' Сөйли башласа авызына каратып тота, җырлый башласа сине мон дәрьясына алып китә, бии башласа җилләр җилдертә, дәртләндерә, җилкендерә. Үзе архитектор—зиннәтле сарайлар, матур йортлар проектын төзи
Әйе, искиткеч кеше. һәм. ин гаҗәбе, шундый кешегә дә чын бәхет йөзен күрү насыйп булмаган. Айсылунын үзенә дә бәхет кояшы көлмәде. Бәлки бар көчен биреп көрәшмәгәнгә көлмәгәндер ул? Ә Газиз анын өчен көрәшкән бит, югыйсә. Бүген дә көрәшә. Яшәү өчен көрәшә! Яшәү—үзе бер олы бәхет, ди ул. Мондый кеше белән тормышыңны бәйләү дә куркыныч булмас иде. Тик. Кем сон әле ана, бәйлә дип. тәкъдим ясаган9
Эх, белмәссең бу дөньяны! Син теләгән кешеләр әллә кайда йөри, син теләмәгәннәр юлына аркылы төшәләр. Күзенне ачыбрак йөрсәң, Газиз кебек бер гади, самими кешене таба алган булыр илен әле син дә, Айсылу ханым, юк, Айсылу туташ! Йә Хода, кем сон инде ул бүген чыннан да?..
... Медицина училищесын тәмамлаганнан соң Айсылуны Чулман буендагы зур булмаган бер авылга фельдшер итеп җибәрделәр. Тыныч кына барып урнашты кыз, кабаланмый гына, училищеда алган белемен барлап эшли башлады Ин мөһиме—сырхаулап килгән кешеләргә игътибарлы була белде. Бәлки шуңадыр, авыл халкы аны үз итте, яратты.
Бер елны колхозга яна инженер кайтып гөште. Шул авылнын әле генә институт тәмамлаган үз егете икән. Зифа буйлы, кин күкрәкле, чатнап торган егет Ниндидер йомыш белән медпунктка да икеме-өчме кагылды ул. Тик аралашулары нигәдер гади булмады Шунамы. Айсылу егетне өнәп бетермәде Инженер дигәч тә. борынын чөя бугай, дип уйлады ул Ләкин егетнең медпунктка кагылуы сәбәпсез булмаган икән Бер көнне ул кереп Айсылуны концертка чакырды —Казаннан җырчылар килгән, диде. Ә Айсылу бармады Егет, үз теләгенә ирешү өчендер, анын янына тагын да ешрак кереп йөри башлады. Ә бер көнне Айсылу янына ата-анасын башкодалап җибәрде Кыз уйланмады түгел, күп уйланды һәм ризалыгын да тиз генә бирмәде. Егетнең үзенә караганда, күбрәк анын атасы һәм анасы ошады Олы башларын кече итеп, алар абруе күтәрелеп барган фельдшер кыз янына килделәр, «Бик яратабыз үзеңне, киленебез бул. бергә-бергә матур итеп гомер итәрбез».—диделәр. Нишләсен, авыл зур түгел, сайланып булмый, вакыт та чыгып бара, утырып калуын мөмкин
Шаулап туй үтте Тик зөфаф кичәсе булмады
—Син гафу ит мине, Айсылу,—диде кияү егете —Алдан әйтергә кирәк санамаган идем Безнен институтның хәрби кафедрасы булмаганга, мине бер елга армиягә алалар, запастагы офицер итеп әзерләячәкләр Бер ел— күп түгел, үтәр дә китәр Син дә сагынып торырсың, мин дә сагынып кайтырмын Әлегә мин сина тимим. Шулай яхшырак булыр
— Гаҗәп,—диде Айсылу-Бәлки мин балага узармын һәм син кайтканчы табып куярмын9
— Юк, мин риза түгел. Мин куркам
—Нәрсәдән?
—Хыянәт итәрсең. дип
-Атан-анан, туганнарын янында яшәп тәме9
—Барыбер
Айсылунын күңеле нык төште, кимсенде, кыбырсынды Сәер хәлдә иде ул. Иргә чыгып, ир хатыны исемен йөртеп шундый хәлдә яшә инде' Дөресен генә әйткәндә, ул бит бу кешегә тормышка чыгарга да теләмәгән иде Нәрсәседер ошамады, ышаныч, өмет чаткылары бик аз шәйләнде
9 «к v • м ю
Кайнигәче —иренен сенлесе
А
анын холкында. Айсылу ялгышты бугай. Сайлаган сазга, очраган газга. Инде нишләргә? Әйберләрен җыеп, чыгып китәргәме"’ Ичмасам янында бер якын кешесе дә. киңәшчесе дә юк тотып сөйләшергә, киңәшергә Чыгып китсә, авылда әнисе белән апасы ни әйтер? Әллә бераз түзәргәме?
Ир буласы кеше армиясенә китеп барды, тик Айсылу елап калмады. Өмете өзелгән, күнеле сүрелеп киткән иде аның.
Армиядән чатлар килеп торды. Башта еш килде алар, эчтәлекләре дә жылы гына иде. Аннары чатлар сирәгәйде. Инде кайтырга вакыты җитеп килә, бәлки шуңа сирәк яза торгандыр, дип уйлады Айсылу Үзе исә бернинди тел-теш тидерерлек гамәл кылмады. Зур булмаган авылда барысы да күз алдында Медпункттан кайта да. өй. йорт эшендә катнаша. Кайната белән кайнана киленнән ризалар, «кызым» дип кенә торатар. Ләкин Айсылуның беркемгә дә күнеле ятмый, ышанычы да юк Рәтле тормыш булмас ахры биредә Анын күнеле нәрсәдер сизенә иде. һәм дөрес сизенгән икән ул Инде бер ел үтте. -Озакламый кайтам».—дип язган кеше һаман юк
Бер көнне кайнигәче1 анын эш урынына медпунктка килеп керде һәм иренен атарга язган хатын бирде. Ул анда үзенен авылга кайтмасын, армиядә офицер булып катасын, хезмәт иткән җирдә башкага өйләнгәнен язган иде Айсылу шул көнне үк туган якларына кайтып китте. Аннары медицина институтына барып, укырга керде.
Газизгә: «Берәү белән торып карадык та. с характером не сошлись»,— дигәне шул иде инде анын.
Яратусыз кавыштылар, үкенечсез аерылыштылар...
♦ ♦ *
ртән Газиз төш күреп уянды. Сәрмәдиясе ап-ак киемнән ниндидер коймамы, әллә бурамы артында басып тора, ана кул изи һәм: «Кил инде тизрәк, нишләп озакладың?»—дип ап-ачык итеп эндәшә, имеш. Әйтерсен лә өстенә салкын су койдылар—Газиз иләс-миләс торып утырды. Йөрәге тыелгысыз тибә, үзе шабыр тиргә баткан, суларга һава җитми, башы чатный Гомерендә бер дә төш-мөш. ырым-шырымга ышанмый торган Газиз, әлеге төштән исәнгерәп китте һәм тәүге тапкыр үзенә хәтәр хәбәр юрады Шулай ук Ах. нәләт Нәрсә сон инде бу тагын?..
Габделфәт сабый бала йокысы белән изрәп йоклый иде әле. Сәламәт кеше шул! Тәмам шөбһәгә төшкән Газиз, йөрәк ярсуы басылмасмы дип. полиэтилен шешәдән бокалга шифалы су салып эчте. Тагын ятып йоклау турында уйларга да мөмкин түгел, йокысы качкан, күзләре шар кебек ачылган иде Шулай да. курортның бер якка ямьшәеп төшкән бәләкәй мендәрләрен төзәткәләп. башын кабат шуларга салды Һәм аны шунда ук очсыз-кырыйсыз уйлар чолгап алды.
Сонгы вакытта ул Сәрмәдияне төшендә еш күрә. Уйланганга күрә керә торгандыр инде ул анын төшенә Уйламаса. кермәс иде. Ә ничек уйламыйсын"’ Утыз ел бергә яшә дә...
«Ах. Сәрмәдия. Сәрмәдия Бәрәкәтсез үткәрдек шул бергә булган гомерләребезне. Әллә ничек булды безнең тормыш: син мина йокмадын. мин сине аңлап бетерә алмадым Өйләнештек, бергә тордык, әмма берберебезгә гомер юлдашы була алмадык. Үкенечкә калды барысы да. .»
Гомеренең сонгы айларында Сәрмәдиянең башына бик нык уй төште. Бер көнне Газиз эштән кайтып кергәндә хатынының елап утырганын күрде. Тезләрен кочаклаган да. тавышсыз-тынсыз күз яшьләрен түгә. Салган баштан балавыз сыгып утырадыр, дип уйлаган иде Газиз, ләкин Сәрмәдия ап-аек. шалкан кебек иде.
-Нигә мышкылдап утырасын әле. нәрсә булды?—диде Газиз йомшак кына һәм анын янына утырды.
—Төш күрдем, бик куркыныч төш...
—Сон. сөйләп җибәр...
И
—Үләм мин. .—диде Сәрмәдия һәм кабат яшенә тыгылды.
—Ташла әле юкны! Сонгы вакытта артыгын җибәрәсен. ә ул психикана бәрә. Беренчесе түгел, сонгысы ла булмас
—Юк, Газиз, эчем поша. Элеккеге кебек түгел. бөтенләй башкача поша. Күнелдә өметсезлек, бушлык, жанда упкын Төшем рас килсә, күп тормам ахры Аннары . Син дә миннән сон озак яши алмассын кебек
Бу сөйләшү авыр шом булып ятты Газизнен йөрәгенә Уртак тел табып, анлашып. яратышып, хөрмәт итешеп, чөкердәшеп яши алмадылар Тик ничек кенә булмасын. Сәрмәдиянен үлүен теләми иде ул. Үзе белән бер-бер хәл килеп туса. Сәрмәдия, ниһаять, айныр һәм аларнын бердәнбер кызларына терәк булып калыр, дип уйлаган иде Тормышны танып белергә өлгермәгән, аягына сыер басмаган унҗиде яшьлек кыз бала шулай ук атасыз да. анасыз да калыр микәнни'’ Шыр ятим булып.
Кинәт анын исенә чынбарлыкны искиткеч төгәл итеп тасвирлаган бер җыр килеп төште Монлы җырлары белән халык күңелен яулап килә торган бер яшь җырчы кыз башкара аны Гаҗәеп монлы тавыш ул кызда
Яшәү, үлем,—бары тик бер сукмак.
Нигә башка сукмак юк икән?
Адаштым, дип кайтып китәр идем. Яшьлегемә кайсы юл илтә?.
Үзе генә калган, уйландырган-монландырган минутларда Газиз дә бу җырны сузып жибәрә. күнелен юата, җанын тынычландыра
Эх. кайтып китәсе иле дә яшьлеккә, барысын янабаштан башлыйсы, кылган ялгышлыкларны һич кабатламыйсы иде Юк шул. анысы булмас хәзер Инде Ходай тагын гомер бирсә, калган елларын ничектер башкача, бәрәкәтле, мәгънәле тормыш көтеп, якыннары белән анлашып яшәр иде
әрмәдиянен юраганы, кызганычка каршы, юш килде Сентябрьнен җылы, кояшлы, матур көннәрендә Газиз иртән шәһәр читендәге җиләк-җимеш бакчасына китеп барды Ял көне иде ул. Сәрмәдия әле тормаган да иле Кичтән дә: «Йөрәгем кысыла»,—дип. дару кабып яткан иде Иртәнге якта да Газиз ана йөрәк даруы белән су каптырды Үзе озак тормам, дип чыгып киткән иде. тик бакчага бер барып төшсән. тиз генә эшенне бетерә алмыйсын, көнен үтә Ул көнне дә шулай булды Инде төш үгге. кичкә авышты. Шулчак Газизнен күнеленә кинәт пошаман төште һәм «Син нишләп һаман монда йөрисен, хатынын авырып калды лабаса-.-дип. өенә ашыкты Сәрмәдиянен күнеле булыр дип. кулына бер кочак кашкарый, гладиолус, тәмле ис чыгарып, анкып торган флокс чәчкәләре аллы
Автобуста кайткан ярты сәгать ана ярты көн булып тоелды, төшү белән өенә ашыкты, өйгә якынайган саен күнеле тынычсызлана, сабырсызлана барды, әллә ничек, хәтәр барын сизенде
Ишекне ачып керү белән
—Сәрмәдия. Сәрмәдия, мин кайттым.-дип кычкырды Тик җавап бирүче булмады Ул кабаланып йокы бүлмәсенә узды. Сәрмәдия жинел халат белән идәндә, карават янындагы келәмдә утыра, башын исә карават кырыендагы мендәргә салган Әллә ничек, унайсыз салган ул башын Бер кулы да шул мендәрдә Йоклыймы, әллә уйланып кына утырамы’ Газиз ана килеп кагылды.
Ул инде суынып беткән иле
Бакчадан алып кайткан бер кочак чәчкәләр Газизнен Сәрмәдия!ә сонгы бүләге булды
инераль ванналар блогында ашыкмый гына үз вакытын көтеп, ял итеп утырганда. Газиз янына анын белән вальс биегән яшь хатын килеп утырды Сонгы кичне танцыга зәнгәрсу өрфия күлмәк белән
С
М
чыккан иде ә бүген өр-яна аклы-яшелле спорт костюмыннан—танырлык та түгел
—Исәнмесез, абый. Хәлләрегез ничек?
—Ә. әйбәт әле. сенлем. Син дә ваннагамы9
—Әйе. Менә бераз сонга калганмын, вакыт җитми. Берәү белән танышкан идем дә...
—Егет белән дисенмени?
—Әйе. монда барысы да «егет» инде. Сез дә менә «егет». Вальсны да гажәп матур биисез. Егетнен дә асылы! Теге кичне танцыдан соң үзегезгә кич утырырга чакырмадыгыз бит. Чакырган булсагыз, буш вакытларны да бергә генә үткәрер идек. Хәзер вальска да чыгып булмас инде, теге көнләшеп маташа. «Беркөнге кавалерын белән танцевать итсәң, смотри»,—ди.
—Гаҗәп икән.
—Былтыр «Казан» санаториенда берәү белән йөрдек, грамм да көнләшмәде. Әле икенчесе белән дә танышырга өлгердем..
—Ирен көнләшәме сон?
—И-и. бер бозау инде шунда. Көнләшә дә, ярата да. назлый да белми. Аннан, кем сон әле ана кайтып сөйләгән? Повод бирмибез инде.
—Яшәгән җирендә дә бармы «егетләр*ен9
—Ә нәрсә? Ба-ар Хәзер кайсы хатынның сөяркәсе юк? Жизнь дается один раз. диләрме әле?
—Димәк, «коллекция» җыясың?
—Жыела инде,—ул кеткелдәп көлеп куйды.
—Алай дөресме соң ул. сенлем9 Әхлак, намус, әдәп, дигән төшенчәләр дә бар бит әле тормышта,—диде Газиз, көрсенеп.
—И. абый, исен киткән икән иске чикмәнгә Менә мондый мәзәкне ишеткәнен бармы? Курортка килгән бер ир белән бер хатын танышканнар. Тәүге кичне сөйләшеп утырганнар, икенчесендә ир хатынның кулын тоткан, өченчесендә кулын биленә салган. Хатын түзмәгән: «Син нәрсә, мине курортка бер елга килгән дип уйлыйсыңмы әллә?»—дигән. Мин дә курортка өч кенә атнага килдем. Дөньясында да ике гомер яшәргә язмаган. Әнә, телевизордан рекламаларны күрә торгансыңдыр: «Бери от жизни все»,— диелгән. Мин дә шул принцип белән яшим Һәм мин генә дә түгел. Кем миңа ошый, йә булмаса кемгә үзем ошыйм—шуның белән көн. төн уздырырга риза Тик «мәхәббәт», «сөям» дигән сүзләрсез генә, буш сүз алар. Тән җылысы, тән ләззәте барысыннан да кадерлерәк, кысып кочакла, суырып үп, төн буе назла..
—Кем белән булса да барыбер, дисен инде?
—Барыбер.
—Ә хис?
—Кочаклашып яткач, хис үзеннән-үзе килә ул.
—Сеңлем, болай яшәп үзенне бик тиз туздырмассыңмы соң?
—Туза, ди...
Хатын шаркылдап көлеп куйды:
—Мин сезнең ир-атларнын күбесенә җитәрмен әле. Яшәп калырга кирәк, яшәп, —дип өстәде һәм урыннан кузгалды. Бу вакытта минераль ванналардагы шәфкать туташы, дәваланучыларның фамилияләрен атап, ваннага керергә чакыра башлады Газизнең чираты җитмәгән иде әле. Ул уйланып калды. Тезгененнән ычкынган, намус төшенчәләрен оныткан, аларны танымаган бу яшь хатын белән сөйләшүдән аның хәтере калды, кәефе төште, жаны бимазаланды. Инде мәхәббәт хисен тулысы белән татый алмыйча яшәгән, тәүге тапкыр чын ярату, артык сөю белән шашынып, гомерендә бары бер тапкыр иренә хыянәткә барса—икенче хәл булыр иде, андыйны аңларга тырышыр идеи. Бу бит тәмам барып җиткән. Мондый азган-тузганнын кытыгын качырырдай кеше кирәк тә бит. андыйлар юк, күрәсен Ире дә «бер бозау» гына ди бит. дөрес булса. Дөрес булмавы да мөмкин. Андый хатыннар сәбәп табарга осталар.
Ах. бу хатын-кызлар! Һич аңламассың аларны. Теләсә ул синен башынны да катыра, йөрәк маеңны да эретә, күңелеңнең ин серле, ин ләззәтле кылларын
да чиертә белә, теләмәсә, инде һичбер нәрсә булмагандай тупас рәвештә тибәреп, төп башына да утырта, маңгаена мөгез дә куя. Син аны шашып сөясен, ә ул сине иненә дә кагылдырмый. Син аннан туеп качарга телисен, ә ул сине баганага бәйләгән аттай йөрәгенә бәйләп куйган да. җибәрми
Газиз теге кичне әлеге тотнаксыз хатын белән вальс биюенә дә үкенә башлаган иде Тик анын шундый икәнен каян беләсең? Кем икәнлеге мангаена язылмаган шул..
әүге тапкыр чын ярату, артык сөю белән шашып, гомерендә бары бер тапкыр иренә хыянәткә барса—икенче хәл булыр иде»,— дип әйтүе белән Газиз үзен акларга маташа иде бугай Бар ярату, сөю бар. Бу инде йөрәк эше. Йөрәккә боерык биреп булмый, диләр бит. Инде гөнаһ икән. Әйе. беркем дә хали түгел бу дөньяда, булса да. шул сабыйлар гына гөнаһсыздыр.
... Газиз Сәрмәдиясеннән калып, ялгыз каз кебек кангырап йөргән көннәрендә архитектура бүлегенә яна сызымчы алдылар Күрше калада педагоги к-сәнгать техникумын тәмамлап, берничә ел мәктәптә рәсем һәм сызым дәресләрен укытып йөргән, шул арада кияүгә чыгып дөньяга бала китерергә өлгергән, курчак кебек нәфис, нечкә билле, эшкә һич иренмәс яшь бер хатын иде ул. Өстендә гади генә ситсы күлмәк, аягында арзан туфлиләр. томрап торган тузынкырак кара чәчле, кыр чәчәге кебек зәп- зәңгәр күзле, битенә иннек, кершән сөртеп, күзенә сөрмә тартмаса да. күңелләрне тибрәндерә алырдай сөйкемле йөзле Буянып-ясанып тормаса да. бүлектәге сөрмәле күзле, битенә олтан калыңлыгы иннек-кершән сылаган унлап асыл зат арасына килеп керде дә. якты йолдыз кебек җемелдәп, кояш кебек җылытып, ай кебек моңландырып утыра башлады Инде дүртенче дистәсе белән баруына карамастан, төсе-бите һәм кыяфәте белән ул шактый яшь күренә иде. Кергән-чыккан, килгән-киткән, үткән-сүткән мут ир-атнын күзе гел шул хатында иде, тик ул гына беркемгә дә игътибар итми, ул гына башын аска—өстәлгә, ватманга игән дә. тырышып-тырышып сызым сыза, эшли, яна урында үзен күрсәтәсе килә.
Сөйкемле хатын-кызга битараф булмаса да. әлеге хатын—Нурсибә. Газизнең күңел күзенә беренче көннәрдән үк чалынмады Анын кайгы- хәсрәтле. уйлы-монлы. моннан тыш өстенә бүлек җитәкчесе вазифаларын йөкләгән мәшәкатьле көннәре иде
Бер көнне ана яна проектның сызымнарын керттеләр Газиз карап чыкты һәм сызымнарда шактый төгәлсезлекләр тапты
— Кем сызды моны?
—Әнә. яңа сызымчы.—диделәр ана.
Чакырыгыз әле!
Бүлмәгә түм-түгәрәк йөзле, шундый ук түгәрәк, нәрсәгәдер гаҗәпсенгән сыман карашлы зәңгәрсу күзле яшь хатын килеп керде
—Сеңлем, нигә бу проект начар сызылган?
Хатын эндәшмәде, анын асылташ күзләре генә челт-мелт итте
—Син сызган идеңме? Менә кара әле
Хатын сызымнарын карар өчен Газиз утырган өстәлгә якынрак килде һәм «әйе» дигән мә1ънәдә башын изәде. Ул дер-дер калтырый иде Моны күреп торган Газиз шунда ук тавышын йомшартты:
-Мә. сеңлем, ал. төзәт! Эшең беткәч яңадан атып керерсең
Эшен ул кичке якта гына бетерде һәм һаман шулай бер сүз эндәшмичә сызымнарын тотып Газиз янына алып керде. Бүлек мөдире ана каршындагы урындыктан урын күрсәтте, тик хатын утырырга теләмәде, басып торуын дәвам итте.
—Утыр, акыллым. утыр! Аякларда дөреслек юк. диләр
Сызымчы кыюсыз гына урындыкның кырыена килеп утырды Газиз сызымнарны кабат тикшереп чыкты «Бусы ярый, бусы да булган, бусы да әйбәт •
Т
— Менә бит. булдыргансың. Әйбәт итеп эшләп була, димәк? Иртән нигәдер куркынган иден ахры?
Хатын бу юлы да башын гына изәде.
—Мин таләпчән, ләкин кеше ашамыйм. Менә шулай пөхтә итеп эшләсәң, минем сина дәгъвам булмас. Килештекме?
Хатын тагын башын какты, ләкин бер сүз эндәшмәде, чыгып китте
Бу—Нурсибәнең Газиз белән тәүге тапкыр якын килеп очрашу, танышу көне булды. Шул көнне үк булектәге хатыннар җитәкчеләре турында гайбәт тә сөйләп алдылар. Янәсе, ул кайчандыр Зөлфия белән очрашкан. Зөлфия дә шушы бүлектә эшли, тик бу көнне бер төзелешкә чыгып киткән һәм хатыннарга анын сөяген юарга жайлы вакыт туган иде. Зөлфия берничә яшькә олы булса да. Нурсибәнең күзлегеннән чыгып караганда, анын җитәкче белән «буталуы» чиктән тыш гаҗәпкә калдырды:
— Шул карт беләнме?—дип сорап куюын сизми дә калды ул.
Күңеле белән Нурсибә бу сүзгә бик үк ышанып та бетмәде. Дөрес булса сизелер иде. ә тегеләрнең арасында кынгыр эш сизелмәде. Утсыз төтен чыкмый, димәк ут булмаган Хатыннарның усаллык яки көнчелек белән сөйләгән гайбәтләре генә иде бугай ул.
Ләкин тормышта син һич уйламаган, акылына да китермәгән хәлләр дә була икән.
Кыска гына вакыт эчендә Нурсибә үзенең оста сызымчы икәнен танытты. Газиз үзе ясаган проектларны гел анардан гына сыздыра торган булып китте. Эшенә һәрвакыт иҗади мөнәсәбәттә булган җитәкченең проектлары да мавыктыргыч, кызыклы була. Моннан автор үзе генә түгел, сызымчы Нурсибә дә канәгатьләнү хисе таба башлады. Эчтән генә ул үзенең җитәкчесе проектларын сызганына горурланып та куя. чөнки алар гади генә, төссез генә түгел, ә катлаулы, югары дәрәҗәдәге, камил эшләр. Ә кайбер вакытта сызымчы үзе проектны тагын да камилләштерү юлын күреп ала һәм бу турыда Газиз абыйсы белән уртаклаша, ана тәкъдимен әйтә.
— Кара син аны! Үзен дә чын архитектор икәнсен бит. афәрин.—ди Газиз абыйсы һәм җинел генә аркасыннан сөеп ала. Аннан үзе белән утырып чәй эчәргә кыстый...
Әнә шушы иҗади бердәмлек аларны шактый якынайтты, дуслаштырды Башта кырын күз белән генә караган Нурсибә дә Газиздә әкренләп күркәм генә сыйфатлар тапты. Игътибарлы, кешелекле, сабыр, каты орынмый. Кайчагында кызып алса да. ачу сакламый, шунын артыннан ук нинди дә булса кызыклы сүз әйтеп, мәзәк сөйләп, көлдереп, кәефеңне күтәреп җибәрә. Инде азау тешен ярган хезмәткәрләр генә түгел. Нурсибә дә җитәкче янына һич тартынмыйча, үз дәрәҗәсендәге кеше, иптәше янына кергән кебек керә башлады. Хәтта аны бер-ике көн күрми торса. Нурсибәнең юксына башлавы да сизелә иде: «Газиз абый нигә күренми сон әле? Берәр кая китте микәнни? Эше күптер инде...»
Кешегә булган мөнәсәбәтеннен үзгәрүе кайвакыт вак кына нәрсәләрдән тора. Унае ла. тискәресе дә Берәү сина бәләкәй генә игътибарлылык күрсәтә дә. синдә ана карата рәхмәт хисләре ташып чыга, йөзен кояш була.
Бер көнне сентябрьдә аларны колхозга бәрәнге алырга җибәрделәр. Иртән көн коры, кояшлы, җылы иде. Шуна да Нурсибә җинелчә генә киенеп чыкты. Бәрәнге җиренә барып төшкәч тә. төньяктан салкынча жил исә башлады, ул болыт куып китерде һәм вак яңгыр сибәләргә тотынды. Кызып-кызып эшләсәләр дә. салкын җил Нурсибәнең юка киеме аша үтә. өшетә башлады Шулчак Газиз өстендәге күн курткасын Нурсибәгә салып бирде. Нурсибә алмаска маташты:
— Мин аны пычратам бит,—диде.
— Ки. ки. өшисен...
Газиз ана курткасын үзе кидереп. «Менә, начальник булдын».— дип шаяргазап. бәләкәй Нурсибәне кочагына алды. Моны Нурсибә һич көтмәгән иде Шулай да. ана шул хәтле рәхәт булды ки. мондый ләззәтле тойгыны анын инде күптән татыганы юк иде. Газизнең курткасы да бик җылы булып чыкты. Нурсибә анын белән көне буе рәхәтләнеп эшләде.
Иртән Газиз Нурсибәгә сызарга тагын бер проект кертте
—Эшләр ничек9 Бүген син тагын да матуррак Бетен бер бүлекнен күнел бүләге син.
Бер-ике җылы сүз. Күнелне эретә торган йомшак, ягымлы сүзләр Нурсибәгә шул җитә калды. Ул энже кебек ак һәм тигез тешләрен күрсәтеп, елмаеп җибәрде, әйтерсең лә бүлмәдә бүлек сызымчысы түгел, ә кояш үзе елмайды
Көннәр үткән саен бүлек мөдиренен Нурсибәгә булган игътибар арта, көчәя барды Бу анын гүзәл һәм яшь хатын белән чын-чынлап мавыга башлавы иде Үткәндә дә. сүткәндә дә, аулак вакытны сайлап. Газиз ана ягымлы сүзләр әйтә, чәчләрен сыйпый, аркасыннан сөя. ягымлы елмая
Бер көнне эш ахырында кызлар чәйләп алдылар—кайсыныңдыр туган көне иде Ләкин озак утырмадылар, таралыштылар, чөнки һәркемнен өндә гаиләсе көтә Газиз үзе генә калып, ниндидер бер проект өстендә уйланып утыра иде' Ишек шакыдылар. Караса—Нурсибә
—Син. матурым, кайтып китмәгән иленмени?
—Әзрәк сызымым бар иде. шуны төгәлләдем Кайтып киткәнче сезне күреп чыгыйм дидем
Шушы сүзләре белән Нурсибә Газизне сихерләде дә саллы. Димәк, «карт» Газиз абыйсы Нурсибә өчен һич тә чит-ят түгел, якын, үз кеше икән. Газиз, дулкынланып, урыныннан торды һәм. магнит тарткан кебек. Нурсибәгә омтылды Ә ул. кыр чәчәге кебек зәп-зәнгәр күзләрен Газизгә төбәп карап тора, әйтерсен лә Газизнең кысып кочаклавын, иркәләвең, назлавын көтә Газизнең үзендә дә шул ук уи. шул ук тойгылар, шундый ук теләк иде. Курчак кебек нәфис, нечкә билле Нурсибәне ул ашкынып кайнар кочагына алып кысты һәм шашып чәчләреннән, маңгаеннан, күзләреннән, битеннән үбәргә тотынды Шуны гына көтеп торган кебек Нурсибә дә йомшак ку.злары белән анын муенына сарылды Шулчак Нурсибә у тенен әлегә кадәр һичкайчан татымаган сәер халәттә калганын сизде. Газизнең кайнар тәненнән ургып чыккан ниндидер сихри көч анын бөтен тәнен чолгап алды да. аны дәртле ашкындырып, аяк бармакларыннан башлап түбәсенә чаклы рәхәт, татлы, кайнар чымырдау үтте. Бу—табигатьтә сирәк очрый торган хат—би о кыр галәмәте, биотоклар күчеше иде. Нурсибә аны бик озак вакыт үткәч кенә аңлады һәм һәрвакыт <-Менә сиңа карт'»—дип сокланып искә ала, рәхәт уйларга чума торган иде. Ничә ел ир белән яшәп тә мондый татлы мизгелне татыганы булмады анын. Бәлки ирен яратмый чыкканга шулайдыр ул? Ире үзенен дусты, Нурсибәнең яраткан егетеннән тартып, талап алган кебек алып китте аны һәм көчләп диярлек өйләнде Бәлки, шуңадыр, ул үзенен иренә карага хиссе з яшәде һәм кайчан да булса берәүне сөеп алу белән хыялланды Өлешенә чыккан көмеше анын. әнә, бүлек мөдире Газиз Салтанов булды
Күпмедер вакыттан сон бүлек хатыннарының Газиз турында Зөлфия белән булган имеш-мимеше Нурсибәнең кабат исенә төште • Шул карт беләнме?»—дип гаҗәпләнгән иде ул теге вакытта Менә хәзер үзе. «шул карт»ны ярата башлады, «шул карт» анын яшь йөрәген тәмам бизәп алды, •шул карт» көндезен дә. кичен дә анын уеннан чыкмый, ә төннәрен төшләренә кереп газаплый. Сөйкемле сөякләре бар икән бит. ничек яратмый түзәсең
Ә бит нинди яшь булганмын икән
Илле, алтмыш тулган елларда Илледә ил гиздем, алтмышта да Гашыйк идем әле кызларта,-
дигән шагыйрь чаклы булган икән Гаҗәп, бик гаҗәп бу дөнья
Ләкин Алар шулай якын итешеп, дуслашып, очрашып озак йөри алмадылар Нурсибә, гаиләсен алып, башка калага күмеп китте Гүзәл ханым үзе айныдымы, акылына килдеме, әллә Газиз суга тирән керүдән шикләндеме—ниндндер без белмәгән хәл булды алар арасында. Тик Газиз бүген дә бер көрсенеп, бер сызланып Нурсибә турында очсыз кырыйсыз уйлар уйлый, шул уйларында ана чиксез сораулар бир,», сөйләшә. аннары озын төннәрдә төшләрендә күрә Өзелеп сагынган көннәрендә ана атап моңлы җырлар суза
нде китте, югалды, башкача очрата алмам, дип йөргән көннәрнең берсендә алар тагын очраштылар Андый хәлләр могъҗизага тин һәм бик-бик сирәк була торгандыр.
Күрше каланын баш архитекторын ялга озаттылар Хакимият башлыгы тантаналы озату кичәсенә, бүләк тоттырып, Газизне җибәрде. Зур ресторанга алты-жиде дистә кеше җыелган, шау киләләр, музыка уйный Тантана да шулай шаулап үтте. Ялкынлы нотыклы, затлы, бүләкләр, җыр һәм бию. төрле уеннар. Тәнәфес вакытында кунаклар танцы иттеләр. Газиз дә, һәрвакыттагыча, бу тылсымлы мизгелне кулдан ычкындырмады—күрер күзгә чибәр генә бер ханым белән танцыга чыкты һәм шунда танцы итүчеләр арасында Нурсибәне күреп ах итте. Нурсибә дә аны күптән күреп, күзәтеп килә икән. Күзгә-күз очраштылар да. бер-берсенә карап, шатлыкларын һич яшерә алмый, якты елмаештылар
Тангодан сон музыкантлар вальс уйнап җибәрде. Нурсибә, кемнең дә булса аны чакырып килүен көтеп тормастан. ашыгып-ашкынып Газизе янына килеп басты. Бу минутта аларнын икесе дә чиксез дулкынлану кичерделәр. Танцыга парлашу мизгеленнән файдаланып. Газиз Нурсибәне татлы иттереп кочып торды Нурсибә дә җавапсыз калмады—залда кеше күп, күрерләр, гайбәт сүз сөйләрләр, дип куркып тормады, бер мизгелгә Газизнен муенына сарылды. Аннан тезеп китте, чөнки аны сагынган, анын белән сөйләшергә сусаган иде ул:
—Әллә кемнәр белән танцы итеп Ә үземнеке янда гына икән. Нинди генә булмасын, үземнеке, тик үземнеке! Монлы карашы да, чиксез күп җыерчыклы йөзе дә. ягымлы елмаюы да. йомшак кулларының җылысы да—үземнеке. Сагынып беттем, һичкемнекенә охшамаган җанга рәхәт тылсымлы тавышынны, күнелне алгысыта торган сөйләшүеңне сагындым Вакыт-вакыт мин аларны ишетәм сыман. Әллә исәрләнәм инде? Синме сон әле бу, ялгышмыйммы?..
Газиз рәхәтләнеп бер көлеп куйды һәм:
—Мин. мин бу—Газиз абзан Солтанов,—диде. Шатлыгы эченә сыймый, дәрте ташый, рәхәт иде ана бу минутларда.
— Нигә сон шунда син бераз яшьрәк, мин исә бераз олырак булып, элегрәк очрашмадык та, бергә була алмадык? Нинди бәхетле гомер кичерер идек...
—Чыгып качтын бит әле, бер дә бергә булу турында уйламадын.
—Шулай кирәк булды. Шулай кирәк! Мина үпкәләмә. Газапларга түзә алмый качтым Яшерен сөю газапларына... Икегә ярыла алмадым. Ярылып та булмый. Ир хатыны бит мин! Ир хакы бар. Ир хакы—тәнре хакы. Шуның белән бергә яшә, шуннан тапкан баланны үстер, тәрбиялә, ә үзен башканы сөй... Килешми ул алай, һич килешми! Аңлыйсынмы?
—Анлыйм, аңлыйм. Мин бит бер сүз дә әйтмим сиңа Әйтә дә алмыйм, әйтергә хакым да юк...
—Әллә ничек килеп чыкты шунда, һич уйламаган идем синең белән мавыгырмын дип Гел сихерләдең. Күңелен кин синен, йөрәген мәхәббәтле, ә үзен назлы. Чын күңелем, жаным-тәнем белән яраттым үзеңне. Бүген дә яратам Тик минем хәлдә сөю-сөелүләр бик хәтәр. Уйланам, сызланам, тәүбә итәм. Ходайнын ярлыкавын сорыйм, ә үзем... Хәзер бетте Тынычландым Әгәр яшьлегемдә ирем мине яратканымнан тартып алмаган булса, мин шул яратканыма чыккан булсам, бу адымга барыр идеммени? Ә син миңа үпкәләмә..
—Юк, үпкәләмим. Мин барысын да анлыйм. Синен хәленне, дим
И
Белми калдым, күрми калдым: Китген... Хушлашмадың да.
Эзен генә калды мина
Йөргән сукмакларында.
Кая киттен? Кемнәр алды— Давыллармы? Сулармы? Эзләрендә ак чәчәкләр— Истәлеккә шулармы’’
Тормышым гына авырайды Синсез боегам, суга сусаган чәчкә кебек шинә барам Авыр мина синсез..
—Үзенә тин бер кеше тап. жаным. өйлән, бәлки син дә тынычла- нырсын. һәм... сина зур рәхмәт' Бәхетле айлар бүләк иткәнен өчен рәхмәт сина һич онытасым юк
Залда музыка көчәйгәннән-көчәя барды. Ул. дулкын-дулкын булып, таниы итүчеләрне өереп залнын әле бер. әле икенче ягына күчереп, әйләндереп йөртте. Вальс биючеләр арасында пөхтә, килешле костюм кигән Газиз белән анын курчак кебек бәләкәй, бал кортыныкы кебек нечкә билле, ләкин бер кабым су белән йотардай нәфис Нурсибәсе барысыннан да аерылып тора иде Әллә инде бер-берсен сагынышудан, алар бу кичне аерым күтәренкелек, илһам, дәрт белән биеделәр Музыка тактын нечкә тоемлап, һич ялгышмый, кин урын биләп, залнын әле бер. әле икенче башына барып чыктылар, алар тирәсендә таниы итүчеләргә һич комачау-ламый, ялгыш та кагылмый, оста биючеләргә генә хас төгәллек белән, әле бер. әле икенче якка тыелгысыз әйләнделәр дә әйләнделәр. Зур залда бу кичне танцыда чын-чынлап Газиз белән Нурсибәдән дә остарак. шул кадәр пар килгән кеше юк иде.
Кичәнен ахырына кадәр алар бергә булырга тырышты Рәхәтләнеп таниы иттеләр, сөйләште-серләштеләр. күзгә-күз карашып, монаеп бергә басып тордылар.
Инде кичә дә тәмамланды
—Озатам,—диде Газиз.
—Юк. озатма.—диде Нурсибә Аннары Газизне кочаклап, битеннән генә үбеп алды
—Хуш. сау бул! Сәламәтлегеңне сакла! Мин сина шуны телим. Даими телим мин аны сина—иртән дә, көндезен дә. кичен дә Синен сау-сәламәт булуынны белеп тору мина да көч бирә
һәм. артына да борылып карамыйча, ефәк күлмәк итәген җилфердәтеп, коеп куйгандай нәфис, тигез аяклары белән җил-жил атлап китеп барды
Ай күрде, кояш алды..
Калага кайтып, ялгыз башын кырын салып өенә таба атлаганда. Газиз үзенә бик таныш бер жырны шыншып алды:
Хушлаштың да китеп бардын.
Аерылу авыр бит Күзләреңнең нурын Йөрәгемә салыйм. Тукта, дустым, сабыр ит'
Юк. туктамады анын Нурсибәсе, сабыр итмәде Биек үкчәле ту фл ил әре белән тек-тек басып китте дә барды
урорт. Шифаханә Дәвалану, сихәтләнү, ял итү урыны Тик кемгә ничектер инде ул Жан тынычлыгы таба алмаган кешегә кайда да уңайсыз Кая барсаң да. кара сакалын артыңнан калмый, чирен дә. хәсрәтең дә. авыр уйларын да сине озаталар Адәм баласын эш түгел, кайгы-хәсрәт бетерә, дип белми генә әйтми торганнардыр
Газизнең туган авылы Зирекле Чишмә уртасында мул сулы кизләу бар Бик борынгыдан килгән кизләү Авыл аксакаллары анын турында төрле риваятьләр сөйли Имеш, авыл халкы килеп урнашканчы бу урында үтеп йөри алмаслык кара урман шаулаган, анда аюлар, бу ре-төлкеләр, поши- боланнар, башка күп төрле кыргый-жанварлар. җәнлекләр булган Аларнын барысы да әнә шуз ургып аккан чишмә-ки зләү суын эчкән Ләкин тора-бара бу төбәккә килеп йөргән күчмә халык урманны кисеп, агачларны төпләп итен игәргә җир ясаган, кизләү тирәли йортлар салып, утрак тормыш башлаган
Башка җирлә бик сирәк була торган хәл-бераз гына күкерт тәме.
К
күкерт исе килеп тора кизләү суыннан. Балки анын әнә шулай күкертле булуы аны тагын да саф. эчеп туймаслык тәмле итәдер. Ә анын хуш исе бөтен кизләү тирәсенә тарала.
Биредәге су исе дә авылның кизләү тирәсен хәтерләтә. Газизнең жанын бимазалаган, күңеленә авыр йөк булып сарылган уйлар шул киңлектә, шул хуш исле саф жилдә таркалып китәләр дә. бераз онытылып торалар..
Сонгы вакытта Газиз үзе дә тормыш мәгънәсе турында еш уйлана. Еш кына үткәннәрне искә ала. Яшьлек—киләчәк, картлык—үткәннәр белән яши. диләр. Яшь чагында гел киләчәген турында гына уйлыйсын, анын турыңда кайгыртасын. Олыгайгач исә ныграк үткәннәр турында уйлыйсың, шулар белән яшисен, балачагыңны, яшьлегеңне, дусларыңны, сөйгәннәреңне искә аласын, дөрес яшәдемме икән, дип үз-үзенә сорау бирәсең, жавап эзлисең Кайчандыр ул урыс язучысы Борис Горбатовнын әсәрләрен яратып укыган иде Бер героинын Двадцать два года, а для бессмертия ничего не сделано».- дип пошынганы Газизнен хәтерендә уелып калган. Егерме ике генә түгел, төгәл илле яшькә җитте ул. тик үлемсезлек өчен берәр нәрсә эшли алдымы сон? Атасыз үскән ачлы-туклы балачак, кимсетелгән үсмерчак, матур кием булмаганнан кызлар янына чыгалмый үткән егет чак. Беренче мәхәббәт— Сәрмәдия Армия хезмәте... Архитектура факультеты. Проект бүлеге.. Чернобыль.. Нурсибә. Никадәр каршылыклы хатирәләр! Тик аларнын берсе генә дә үлемсезтеккә нигез бирә алмый. Хәтта Чернобыль дә. Киресенчә, ул синен үлеменне тизләтте генә. Газиз туган!
Эзлә ни ерак китмичә, ишегалдында шулай уйланып йөргәндә. Газиз таныш тавыш ишетте:
—Газиз абый!
Арттан болан да_ тузынкы чәчләрен жилдә туздырып, жил-жил атлап Айсылу килә икән. Йөзе үзгәргән, күзләре дә куркынган кеше күзләре төсле. Ул ашыгып килде дә. ишегалдында йөреп торган курортчылардан да тартынмыйча. Газизнен күкрәгенә капланды.
— Нишләп юк син.’. Бөтенләй югалта яздым...
Газиз бу ханымнын хискә бирелүчән, тойгылы булуына күнегеп килә Шулай да. анын бу мизгелдә нәрсә әйтергә теләгәнен бик үк аңлап бетермәде
—Мин монда...
—Ай. шундый куркыныч төш күрдем! Бүген процедуралардан арып кердем. Бераз ял итеп алыйм дип яткан идем, йокыга киткәнмен. Төшемдә сине күрдем Зур су имеш, син көймәдә, ә мин яр буенда. «Көймәнә мине дә утырт инде»,—дип кычкырам, имеш. Син ишкәкләрен белән ишәсең, ишәсең, ә көймән ерагая бара Агым сине каядыр өстери дә өстери . Уянып киттем— йөрәгем дөп-дөп тибә. Әллә синен белән бер-бер хәтәр хәл булдымы, дип торам. Сикереп тордым да. сезгә чаптым. Габделфәт абый: «Ул һава суларга чыгып китте-.—ди. Шуннан сон гына бераз тынычландым...
— һи-и. тавык төшенә тары кергән инде,—диде Газиз елмаеп.—Әнә. диңгез, әнә көймәләр, баржалар, теплоходлар, мен төрле башка суднолар... Телисен икән, яр кырыена төшәбез дә. берәр балыкчынын көймәсен алып, хәзер үк кереп китәбез диңгезгә...
Юк. юк! Елга буена төшәргә риза, ә көймәгә керергә—юк. Куркам мин Үзем өчен түгел, синен өчен куркам. Шундый сәер төш .
— Нәрсә, бүредән к>ркып урманга бармаска дисенмени?
— Юк. урманга да бармыйм, елгага да төшмим. Мин элек тә урманнарга да. елгаларга-күлләргә дә йөрмәдем. Йөрткән кешем дә булмады, ана үкенмим дә. Минем башта хәзер башка уйлар.
Нинди уйлар инде алар. Айсылу ханым9 Сер булмаса. сөйләп җибәрегез, зинһар өчен,—диде Газиз шаян тон белән. Айсылу да анын шулай вакыт-вакыт шаяртып сөйләшүенә күнегеп килә. Шаярта икән, бик әйбәт, димәк кәефе шәп. күңеле күтәренке.
— Мин сине шефлыкка алырга уйлап торам.
—Ничек була инде ул?
—Бик әйбәт була. Син авыру кеше, ләкин синең сәламәтлеген турында кайгыртучы кешен юк. Ә мин—табибә Башка аргументлар да бар
—Алары нидән гыйбарәт?
—Күрүемчә, төпле, ышанычлы кеше син. Газиз абый,—диде Айсылу шаяртудан җитди сөйләшүгә күчеп —Син мина чын-чынлап ошыйсын. Юк. ошау гына аз. Мин хәзер гел синен турында гына уйлыйм Ярата башладым бугай үзенне Чын менә... Ләкин бел: мин сина тагылырга уйламыйм Мин бүген үземә тин кешене таптым дип уйлыйм. Инде ялгышам икән,— әйт'
Айсылу Газизнен беләгеннән кысып тотты. Газиз исә уйга калды, ничек итеп хәлен аңлатырга белмәде. Юк. Айсылу турында ул яхшы уйда. Әгәр сәламәт булса, ул ана бүген үк тәкъдим ясар иде Ә болаи Айсылуны өметләндереп, ялгышмасмы ул? һай. тагын гомер булса икән. Ничек әле теге жырда?
Гомер уза аккан сулар кебек.
Йөрәкләрдә кала ярасы;
Кемнәр әйтер, кемнәр санап бирер— Тагын күпме калды барасы’’
Тагын күпме калды икән сон барасы9 Булсын иде ичмасам дүрт-биш ел. Ул чагында Газиз үзе дә каршы килмәс иде, чөнки ул үзе дә бу асыл затны үз итә...
—Син дә мина ошыйсын. Айсылу акыллым Ләкин мин сине бәхетле итә алырмынмы сон? Гәрчә, мин үзем мона ышанмыйм, турысын әйтәм Күреп торасын бит хәлемне Шулай да. мин синен белән бәхетле бүген
Алар шулай сөйләшә-сөйләшә тагын яшь каен урманына килеп җиткәннәр иде Сентябрь кояшы инде кин елганын теге як яры артына яшеренгән, анда кызгылт офык кына күкне бизи Елга ягыннан һаман талгын җил исә, рәхәт су исе борыннарны татлы кытыклый Ничек кенә булмасын, Газиз белән Айсылу тормышында искиткеч матур, хәтта күпмедер дәрәҗәдә хәлиткеч кич иде бу Шуңамы, Газиз Айсылуны тынычландырып, кочагына алды Айсылу каршы килмәде. Бу вакытта аларнын баш очыңда яшь каен яфраклары гына, шыбыр-шыбыр килеп, нәрсә турындадыр сөйләшәләр иде.
иһаять, курортның музыка өчен җаваплы кешесе эштә күренде Бу форсатны беренче булып Айсылу файдалангандыр
— Ринат матурым, вальс кичәсе үткәрик. Халык вальс тели Туйдык без синең кыргый му зыкана сикерүдән. Адәм рәтле бер кичә булсын әле Музыкаңны әзерлә. Ин яхшы классик вальслар булсын Чайковскийны да онытма, үзебезнең татар композиторларын да керт
«Халык вальс тели».-дигән сүзгә музыкант каршы килә алмалы Анын эше—ял итүчеләр мәнфәгатен кайгырту, аларнын теләген үтәү Иртән-иртүк афишалар тактасында эре хәрефләр белән -Вальс кичәсе» дигән белдерү эленде Баянын фәкать бер торкем ял итүчеләрнең иртәнге гимнастикасы вакытында гына кычкырткалап йөргән егеткә курортчыларны тәмам гуйдырып бетергән репертуарны алыштырырга туры килде Шкафта әрдәнәдәге утын пүләннәре кебек өсте-өстенә оелгән дистәләгән кассеталар арасыннан кайсыдыр бер вальс сөюче курортчының бүләк итеп калдырган өр яна кассетасы килеп чыкты Бу—Классика шедеврларымнан егерме ин яхшы вальс кергән кассета иде. Анда Штраус та. Шопен да. Григ та. Сибелиус та. Чайковский да. Брамс та бар иде Кызганыч, егетнең татар нальслары тупланган кассетаны әлегә кадәр күргәне булмады, югыйсә, ул кичен татар композиторлары иҗат иткән вальсларны да уйнатасы иле Хәер, әлеге кассетаны табуына да бик шат иде ул. чөнки музыкаль зәвыгы югары булмаган бу яшь егетнең «әрдәнәсе»ндә җыен юк-бар кассеталар гына аунап ята Татар вальсларын чыгарган очракта да, андый байлыкның бу егет шкафында булуы икеле иде
Айсылу иртәдән алып вальс кичәсенә әзерләнде Ул көнне анын дәвалануы дәвалану булмады, гел ашыкты Ваннасында да. массажында да.
Н
башкасында да озак тоткарланмады. Бүлмәсенә кайтып, чемоданда бөгәрләнеп яткан яна күлмәген үтүкләде, чәчтарашка төшеп тузгыган чәчләрен төзәттерде Аннары, көзге каршына утырды, тик үзе белән алып килгән иннеген дә, кершәнен дә сөртмәде, сөрмәсен лә тартмады, чөнки утыз өчтә дә ул әле кияүгә чыкмаган кызлар кебек яшь. сылу иде.
Менә кич булды, вальс кичәсенә төшәр вакыт җитте. Ә залда һичкем көтмәгәнчә халык күп. барысы да, сихерләнгәндәй, кичәгә җыелган, чөнки әлегә кадәр мондый кичәнең бу курортта булганы юк, киләчәктә дә булуы шикле иде Бу гади вальс кичәсе генә түгел, ә чын бәйрәм кебек—кыз- кыркын да. егет-жилән дә. гүзәл-гүзәл ханымнар да. ир-атлар да ин күркәм, ин пөхтә киемнәрен киенеп төшкәннәр Алар арасында Айсылу исә барысыннан да аерылып тора. Ул үзенә бик ошаган, әле беркайчан да кимәгән, ана килешеп, тәненә сыланып, гәүдәсенең сылулыгын аерымачык тәгаенләп торган, затлы тукымадан тегелгән ап-ак күлмәктән, шундый ук ап-ак, биек үкчәле туфлидән. кара чәчләре жинелчә бөдрәләтеп прическага салынган—хан кызы кебек сылу, кызлар бәйгесендә жинү яулаган туташ кебек гүзәл иде. .
Айсылу залдагылар арасыннан Газизне эзләде. Иш—ише, иш—кушы белән дигәндәй, гөлт итеп торган якты, һәр яклап бәйрәм төсе кергән зур залда һәркем үз парын барлап, сөйләшеп, вальска әзерләнә иде Яшьләр дә, урта яшьтәгеләр дә үз ишләрен караштырдылар Айсылу исә биредә бер генә кешене үзенә лаек пар итеп таный. Хет биш дистәсен тутырган булсын, авырсын, ләкин анын күкеле фәкать шул кешедә генә. Курортта гына түгел, бәлки бөтен төбәктә, юк. бөтен бер илдә, бөтен җиһанда бердән-бер кеше ул хәзер анын өчен, һәм башка кеше ана кирәк тә түгел...
Әмма Газиз күренмәде. Ул да танцыга төшәргә тиеш иде бит. Айсылу, нишләптер, аларнын бүлмәсенә кагылырга кыймаган иде. Кагыласы калган икән. Ул борчылып көтә бирде
Залда вальс янгырады Ашкынулы музыка бөтен бинага таралды, залга җыелган барлык курортчыларның игътибарын җәлеп итте, дәртен уятты, хәрәкәткә китерде Кайберләре инде парлаша да башлады.
Нәкъ шулчак залның кин итеп ачып куелган ике яклы ишек уртасында Газиз күренде. Мәһабәт төз гәүдәле, арыслан ялы кебек күпереп торган купшы-калын чәчле, фәрештә кебек ап-ак киемнән—ак күлмәк, аксыл чалбар, ак оек белән шундый ук ак туфлиләр. Айсылу аны күрү белән талпынып куйды. Газиз дә зал тулы халык арасыннан үз кешесен тиз күреп алды Ул, һәрвакытгагыча, олы тыйнаклык һәм сабырлык белән, ашыкмыйча гына атлап Айсылу янына килеп басты, һәм. ни гаҗәп, шул мизгелдә бер мәртәбә авызы пешкән ирнен күнеленә кинәт шик төште: ә бәлки ул бүген дә «юк» дип башын чайкар, ышан син хатын-кызга! Бар нәрсәгә әзер булып тору яхшы...
Юк, бу юлы Айсылу күндәм иде. Алар парлашуга, залдагылар бер нәрсәгә игътибар иттеләр, кавалер белән дама икесе дә пөхтә, матур, ак киемнән, икесе дә төз, сылу гәүдәле, икесе дә җилкенеп вальска бииләр һәм аларнын биюе залдагы башка биючеләрнекенә караганда күпкә дәртлерәк, нәфисрәк, сыгылмалырак иде. Вальсны болай чын күңелдән яратып, аны белеп, бар күңелләрен салып, уңга да, сулга да тигез һәм жинел әйләнеп биючеләр дә фәкать алар гына булмагандыр. Ул гынамы сон әле! Музыканын ин күтәренке бер мизгелендә Газиз Айсылуны кочагыннан ычкындырды да, сул кулыннан алып аны үз әйләнәсендә әйләндерә башлады, аннары капма- каршы якка үзе дә әйләнеп китте һәм, өч-дүрт әйләнеш ясап, бикәсен кабат биленнән алды да. аны сул беләгенә салды Бу валсьның кульминациясе иде һәм аны. әлбәттә инде, бары тик Газиз белән Айсылу гына башкара алгандыр..
Айсылуның күптән вальска болай биегәне юк иде. Бу минутларда ул үзен чиксез бәхетле сизде һәм, кулын Газизнең җилкәсендә тоткан килеш, шатлыклы елмаеп, конгырт күзләрен Газизгә төбәде. Ә җиңел туфлиләр кигән төз, көчле аяклары үзенекен эшләде. Вальска артыгы белән һәвәс Газиз белән танцы итү аңа жинел дә, рәхәт тә. залдагылар арасында абруйлы да иде...
Дулкын-дулкын булып агылган музыкага жилләнеп әйләнү унаенда Айсылу:
—Газиз абый, сина чын күнелдән рәхмәт! Бәйрәм бүләк иттен син мина Болай рәхәт итеп күптән вальс әйләнгәнем юк иде Мин бүген бик бәхетле!—диде.
—Вальсны да бәхеткә саныйсынмыни"’
—Саныйм. Газиз абый. Синен белән танцы итүем мине тирән рухландыра, бәхетле итә. һәм нинди бәхет әле!.
Айсылу кабынып, дәртләнеп, хисләнеп әйтте бу сүзләрне
Тик...
Әнә шундый чиксез хозур белән вальс әйләнгәндә. Газизнен кинәт күз аллары караңгыланып, сөрлегеп китте һәм ул бер якка ава башлады Ярый әле Айсылу аны тотып калды һәм. нидер сизеп. Газизне тиз генә уртадан алып чыкты. Газиз:
—Ах. на-чар..,—диде өзеп-өзеп һәм күзләрен йомып диварга терәлде. Гөрләп торган залдагы халык моны күрми дә калды Айсылу анын хәле шәптән түгеллекне аңлады һәм. тотыштыргалап, залдан алып чыкты да. бүлмәсенә чаклы озата менде Бу вакытта Габделфәт тә—каян белеп алган диген син аны?—арттан йөгерә-йөгерә килеп керде һәм Газизне күтәреп алып урынына салды.
—Син. Айсылу монда кал инде. Мин шәфкать туташларын алып менәм.— дип. ул кабат аска йөгерде
Шәфкать туташлары йөгереп менеп. Газизгә укол кададылар, анын кан басымын үлчәделәр. Айсылу да үзенчә ярдәм итеп карады Ләкин моннан авыруның хәле яхшырмады. «Ашыгыч ярдәм» чакырырга мәҗбүр булдылар. Ярты сәгать дигәндә күрше каладан кош кебек очып «Ашыгыч ярдәм» машинасы килеп җитте. Табиблар төрле ысуллар белән авырунын хәлен яхшыртырга маташтылар, тик ул уңайга үзгәрмәде
—Мондый хәлдә калдырып булмый, алып китәбез,—диде соныннан өлкән табиб,—Җыярга кирәк
Газизнең шундый хәлгә таруыннан аптырап, каушап киткән Габделфәт бу минутта нәрсә эшләргә дә белмәде: тәмам хәлсез яткан бүлмәдәшенең ялан аякларына оекбашлар кидереп маташты, йә күлмәгенә, йә спорт костюмына тотынды. Аннан хастаханәдә ин кирәк буласы киемнәрен бер полиэтилен сумкага жыя башлады. Газизне озата барырга иде исәбе Моны чамалаган Айсылу кайтгый итеп
— Юк. Габделфәт абый, үзем озатам.—диде
—Ә Сез кеме буласыз анын? Без беркемне дә утыртып йөрмибез мондый вакытта.—диде «Ашыгыч ярдәм» табибы Күпне күргән, күпне белгән Айсылу табибә, шартлатып
-Мин анын хатыны,—дип ике сөйләргә урын калдырмады
Габделфәт Газизне күтәрешеп чыкты
—Тиз терелеп кайт. Газиз малай, мин китмим әле. сине көтәрмен,— диде ул һәм күзләренә бәреп чыккан яшьләрен сөртеп алды Тик Газиз анын әйткәннәрен әллә ишетте, әллә юк—күзләре йомык иде
Айсылу машинага, носилка янына кереп чүгәләде. Газизнен өстенә, төзәтә-төзәтә. олеал япты Ни генә, ничек кенә булмасын, ул аны күз уныннан ычкындырмаячак хәзер! Газизне озата чыгып Айсылу дөрес эшләде. Ниһаять, ул шуны аңлады Газизнен хәле авыр, чиксез авыр Берничә көн аралашканнан сон. ялгызлыктан гажиз булган Айсылуның үзе кебек үк ялгыз башы Газиз белән уртак тел. анлашу табып, ана сыену мөмкин булмасмы, дип уйлаган иде Әллә ничек шунда, бөтен нәрсәдән бәйсез, ирекле бу кеше анын бар игътибарын үзенә жәлеп итте, бөтен ягы белән ана ошады, аны андый алды, дәртен уятты, күңелен җилкетте-җилкетте, данын эретте. Авылда туып, авылда үсеп, сонгы вакытта калада яшәсә дә. холык-фигыле. гадәтләре, саф күнеле белән һаман авыл кызы булып калган Айсылуны н Газиз белән аралашкан кыска вакыт эчендә өметләре канат танган иде «Мин үземә тин кеше таптым бугай».-дип уйлаган иде Айсылу Әйе. сәламәтлеге шәптән түгел Күп нурланыш алган кешенен хәле ничек булганы.
киләчәктә дә ничек буласы турында бер генә уйламады табибә. Ләкин нурланыш алганнар арасында да төрлесе бар Әнә. ничек җилкенеп, дәрт белән вальс әйләнә бит Газиз, авыру кешегә һич охшамаган Әгәр ул исән калса, терелеп китсә, алар шәт бергә калырлар, кушылырлар Ходай биргән гомернен ахырына чаклы гөрләшеп-чөкердәшеп бергә яшәрләр. Тик Газиз белән генә бер-бер көтелмәгән хәл булмасын Ә Айсылу табибә үз чиратында анын сәламәтлеге өчен киләчәктә бөтенесен эшләячәк, барлык көчен куячак. Исән генә булсын!!!
Айсылу, одеал астына тыгылып, авыруның салкынча кулын жылы учына алды Газиз җиткән чаклы анын кулын кыскандай итте. «Рәхмәт сиңа!»—дидеме ул, әллә Айсылуның аны якын итеп, үз итеп озата баруыннан канәгать калдымы? һәрхәлдә, бүген ялгыз түгел ул, анын янында ышанычлы кеше—үз кешесе бар Хәтта үлә-нитә калса да янында якыны була. Ә үлем . Ул бар, аннан барыбер котылып булмас, ахры. Иртәме, сонмы— барыбер котылып булмас.
Яшәү, үлем—бары тик бер сукмак.
Нигә башка сукмак юк икән?..
Нигә башка сукмак юк икән сон? һич югында, нигә ул сукмак бераз озын түгел? Атла никадәр эше бар иде Газизнең. Төгәлләнмәгән проектлар, барасы, чыгыш ясыйсы митинглар, күрәсе, сөйләшәсе кешеләр, тагын әллә нәрсәләр...
«Чи-у. чи-у...» «Ашыгыч ярдәм» сиренасы Газизнең колагында хәвеф хәбәрчесе булып түгел, ә ниндидер музыка булып янгырый. Тик ул музыка, нишләптер, ике тактлы гына, вальс кебек өч тактлы түгел. Ике тактлы гына булса да. ана вальс әйләнергә мөмкин сыман Әнә бииләр бит әле кешеләр Ниндидер якты зал. Яп-якты. Көпә-көндез. Тәрәзәләрдән кояш нурлары сирпел торган. Газизгә әлегә кадәр һич таныш булмаган зал. Залнын әле түшәме дә юк. шуна якты икән Кайда сон ул. нишләп йөри һич күрмәгән, белмәгән жирләрдә? Зал тулы халык, барысы да ак киемнән, һәм «чи-у, чи-у» дигән музыкага котырынып вальс әйләнәләр. Шул халык арасында, әнә. Сәрмәдия дә биеп йөри Гажәп хәл: Газиз элек хатынының вальс әйләнгәнен хәтерләми иде. Сәрмәдиянең өстендә һинд хатын-кызлары киеменә охшаган эленке дә салынкы ак тукыма кием. Чит-ят кешеләр белән ут өереп биеп йөргәнгә. Газиз аны күрмәмешкә салыша, хатыныннан кача, имеш Ләкин кача алмый кала—Сәрмәдия аны күреп ала һәм биергә чакыра «Синен дә вакытын житте».—ди ул. Нинди сүз бу. нәрсәгә «вакытын җитте», дип әйтә ул?
Менә алар Сәрмәдия белән вальс әйләнәләр. Кара инде. Сәрмәдия дә бик оста бии икән бит! Тик анын киеме генә, нигәдер, асылынып- асылынып төшә дә. биергә комачаулый. «Монда кысан, әйдә, күккә менәбез»,—ди Сәрмәдия. Һәм алар шулай әйләнә-әйләнә ачык түшәмнән иркен күккә менеп китәләр...
Машина юл сикәлтәсендә сикереп куйды һәм Газиз бер мизгелгә генә анына килде Аннары, упкынга тәгәрәгәндәй, кабат анын җуйды. Күпмедер вакыттан сон ул тагын анга килде, тагын каядыр убылды...
Кызыл Хач билгесе сугылган ак машина олы юлда барлык утларын яктыртып, һаман шулай чыелдый-чыелдый. гаять зур тизлек белән алга чабуын дәвам итте.
_ Бу минутларда Айсылунын башында очсыз-кырыйсыз уйлар чуалды. Иа Хода, яна бөреләнеп килгән хыяллары, канатланып барган өметләре өзелер микәнни? Бәхеткәйләре аны тагын читләтеп үтәр микәнни сон инде? Нигә шулай мәрхәмәтсез аңа бу язмыш?..
Газиз янында чүгәләп утырган Айсылунын мөлдерәп тулган күзләреннән агарынган бите буйлап тыелгысыз кайнар яшьләр тәгәрәде...