ҺӘРНӘРСӘГӘ—АКЧАЛАТА


Барвихадагы катран
1
үренеп торган сәбәпләре булмаса да, Аргентинлы ни өчендер, сентябрь буе авыр күнеп төшенкелеге кичереп йөрде Кәрт уенында юкса хәлләре әйбәт кенә, еш кына саллы-саллы зур отышлары да була, Аллага шөкер, бер өч еллап инде «янганы» да юк Өйлә лә һәммәсе дә тыныч-имин шикелле, бары тик кече кызы Эйнштейнга гашыйк булды бугай, әллә шул борчыймы сон? Әйе, анын күнеленә шул борчу салды, ул Верочкасынын. хәтта Эйнштейн сәләтле булса ла. кәрт уйнаучыга кияүгә чыгуын теләми—ү зенен яраткан кызын андый язмышка дучар итәсе килми иде Хәер. Георгий тарафыннан кызына карата сизелерлек кызыксыну әлегә күренми-күренүен. егеткә табынырга әзер торучы кызлар буа буарлык: ягымлы, һәрвакыт көяз киенеп йөри, еш кына акчалы, машинасы бар. шунын өстәвенә, белемле, күп укыган кыскасы, күзгә төтен жибәрергә булдыра ала. андыйларны кызлар ла ярата, артыннан тагылып йөриләр Дөрес, сонгы араларда Георгий кәрт уйнарга йөрүләрен сирәкләтте, һәрвакыт Тоглар янында була, әйтерсен. анын референты-киңәшчесе: тегесе кайда барса да. аны озата йөри, хәтта хужасы өйдә тормаганда. Кутузов проспектындагы йортында ла яши Тоглар белән аралашу Георгинга файдага гына булыр, әлбәттә, хәзер үк инде аларнын шулай якынаеп китүләре Эйнштейнның абруен күтәрде
Ә сентябрь ае шундый матур башланып киткән иде бит' Тогларнын туеннан сон. Аргентинлыны гаиләсе белән Константин Николаевичның Кутузов проспектындагы әле генә яңабаштан эшләп бетерелгән квартира сына кунакка чакырдылар Сүз уңаенда әйтеп китик. Аргентин лынын квартираны тулысыңча жиһазлап-бизәп бетерелгән хәлдә беренче күрүе иде әле. югыйсә ремонт ясаганда бер генә кермәгән иде. Эдуард
Ахыры Башы 7-9 саннарда
К
Шаһиевнын картинасын да Константин Николаевич анын тәкъдиме белән алып, остаханәсенә бик урынлы урнаштырып куйды, моны хәтта рәсем сәнгатеннән ерак кеше дә төшенерлек иде—Аргентинлы өчен үзе бер горурлык, куаныч булды ул. Зиннәтле остаханә-салоны белән тулы бер катны биләп торган апартаментлар анын хатынын да. кызларын да тан калдырды, әле кайчан гына үзләренең квартиралары да Тогларнын кәләше Натальяны шулай тан калдырган иде бит.
Константин Николаевичта кунакта Георгий да бар иде. нәкъ менә шул кичтә Аргентинлы Верочканын кәрт уены даһие Эйнштейнга яратып карап утырганын абайлап алды. Городецкий тагын әле шунда Константин Николаевичның бабасы бик атаклы рәссам, академик булганлыгын һәм мөһажирлектә. туган иленнән еракта үлеп калганлыгы турында да беренче тапкыр ишетте. Николай Фешиннын рәсемнәре дә аны битараф калдырмады. ана хәзер Тогларнын ни өчен рәсем сәнгатенә тартылуы аңлашыла иде—кан кан инде, нәсел геннары кайчан да булса бер үзләрен сиздерергә тиеш. Шул җылы сентябрь кичендә легендар Тоглар Городецкийга бөтенләй икенче ягы белән ачылды, ә юкса Городецкий бу кеше турында бөтенесен дә беләм дип йөри иде—ни әйтсән дә. утыз елга якын танышлар бит. үзе бер кеше гомере.
Тоглар Аргентинлыны гаиләсе белән үзенен Переделкинодагы дача йортына да чакырды—кыскасы, якын дусты Костя Фешин хыялланган тыныч-имин тормыш жайга салынып килә иде.
Быел Аргентинлы кәрт уенына ешрак Барвихага йөрде, кайчакларда Шаманның өендә дә уйнаштыргалый иделәр, әмма соңыннан президент тирәсендәге зур түрәләрнең берсендә чын-чынлап катран оешты. Барвихадагы ул катранны зурдан кубып уйнаучылар югары бәяләп йөрделәр: хәвефсезлек һәм уңайлылыгы тәэмин ителгән, биредә бурычка уйнау да юк. һәркем акчасын «дипломат»лар, саквояжлар, бауллар, чемоданнарга тутырып алып килә—үтә дә бай әфәнделәр җыела анда.
Аргентинлынын тирән күңел төшенкелеге өлешчә Барвихадагы катранда ишеткән сүзләрдән, шунда көтелмәгән серләр ачылуны белгәннән дә килә иде. Кыйммәтле коньяк һәм виски белән җылынган түрә кешеләр, берсен-берсе уздырырга тырышып, үзләренең хезмәт һәм дәүләт серләреннән тизрәк котылырга ашыга, әйтерсең лә, ул серләрне белеп, эчләрендә саклап йөртү аларны буа, тормышта рәхәтләнеп-шатланып яшәргә бирми Шуна күрә дә бу тук һәм үз-үзләреннән канәгать әфәнделәр бер кызганусыз, бик жинел генә, әле хәтта әтәчләнеп, бер төндә әллә никадәр байлыкларын югалта иделәр. Урлап, ришвәт алып гаделсез тупланган акчалар гүя аларнын кулларын пешерә, тормыш чынбарлыгын тоярга бирми, шунлыктан отканнар да шатлана алмый, оттырганнар да офтанмый: резинка яки бау белән игътибарсыз гына бәйләштереп куелган егермешәр- утызар менлек төргәкләренең кайберләре бер төн эчендә берничә мәртәбә кулдан-кулга, баулдан чемоданга, чемоданнан «дипломат»ка күчеп иөри Беркем дә аларны санап тормый, типтереп, туздырып бетерү, яки бүләк итү турында сүз дә булырга мөмкин түгел, үзләре әйтмешли, болар-уен акчалары, кайберәүләр хәтта ул саквояж-сумкаларын алып кайтып та тормый, атна арасында яңадан уйныйсы булгач, нигә аларны өстерәп йөрергә, ди? Шулкадәр күп акчаларга шулай битараф карау,—һәй, иртәгә тагын ришвәт китерәчәкләр ич!—яки аларны жинел генә, хәвеф-хәтәрсез генә кулга төшерүләре Городеикиинын элеккечә онытылып уйнау теләген генә түгел, гомумән, тормышның тәмен-ямен җуйды Уенга бөтенесен дә, хәтта гомереңне дә салып, комарланып-дәртләнеп уйнамагач уен- уенмы инде9! Әйтерен бармы, тәвәккәл кәртче кешеләрнең бөек белгече Федор Михайлович Достоевский, Барвихадагы катранга килеп эләксә исе-акылы китәр иде: Россиянен болгавыр яна заманы нинди уенчылар тудырган бит!
Ләкин һәрвакыт шаян-шук, үткен телле, һич төшенкелеккә бирелә белмәс Аргентинлынын тәвәккәл дәрг-теләкләр юклыктан гына пошмый
эче—ул үзе еллар буе туплаган акчаларын куеп уйный. ана үзләре теләп тә, мәҗбүри дә ришвәт бирүчеләр юк. ә акчаның үтә дә кирәк чагы хәзер. Кызларының икесе дә пешеп өлгергән—кияүгә бирер вакыт, йорт, гаилә чыгымнары да арта тора, тормыш көнләп түгел, сәгатьләп кыйм- мәтләнә бара
Әмма аны башка нәрсә борчыи-боектыра—үз игенен. үз халкының күнелсез киләчәге турында ул имеш-мимешләрдән чыгып кына уйланмый, ул бит Россиянен язмышын хәл итүче түрәләр, закон чыгаручы депутатлар, министрлар белән карт уйный.
Кайвакытларда Аргентинлынын уенга бармый каласы килгән чаклары да була—анда бигрәк ачыктан-ачык сөйләнә башладылар инде, ә ул үз тәҗрибәсеннән чыгып әйтә ала: чит серләрне күп белсән—гомерен кыска булыр, диләр. Жинаятьчел дөньянын төп васыятьләреннән берсе бу. шуна күрә дә анда синен күнелендә казынмыйлар, кирәкмәгәнгә башкалар эшенә тыгылмыйлар да. Ләкин Аргентинлы Барвихага барудан туктый да алмый, ул бит Мәскәүдәге бик күп акчалар әйләнә торган бердәнбер урын. Аргентинлынын исә бик тирәндә яткан яшерен хыялы бар бер ун-егерме миллион доллар отса, уйнаудан туктап, төпкә ятар иде. Ана туктар вакыт бик җиткән, нервылары гел киеренке халәттә, сәламәтлеге дә элекке түгел инде, яраткан хатыны да, рәсем сәнгате белән генә мәш килгән Тоглар мисалы да шуна дәртсендерә иде Бәлки, ул да үзенә берәр төрле хобби—шөгыль табар һәм көннәрен. Константин Николаевич мольбертка багышлаган кебек, гел шул мавыгуына багышлар иде. Дустынын яңа шөгыленә Городецкий барыннан да бигрәк көнләшеп карый—менә бит, үткәнен бөтенләйгә «төйнәп куйды да», гомер кояшы баюга барганда булса да, күнеленә хуш килердәи һөнәр тапты Әмма Аргентинлы тагын шунысын да аңлый- Тогларга җиңелрәк, анын нәселдән килгән геннары уянган, анарда рәссам каны уйный
Бервакыт, сентябрь урталарыңда, Барвихада яна уенчы пәида булды, уенга даими йөрүчеләр аны президент командасына ниндидер эшкә яна бил1еләнгән кеше дип таныштырдылар Альберт Янович нәселдән килгән чекистлар гаиләсеннән булып, шәҗәрәсе әллә Берзиньнән, әллә Дзержин- скийнын үзеннән үк башлана икән Дөрес, ул үте. хәзерге демократик таманда, бай совет чоры шәҗәрәсен искә төшерергә яратмый һәм хәзер бик модада булган һөнәр иясе—политолог, ягъни сәясәт белгече, имеш Бу һөнәрдән үзеңне күрсәтергә теләү яки шарлатанлык ачыктан-ачык аңкып тора иде Әмма, күрәсең, ул кирәкле тикшеренүләр һәм фараз кылулар ясыйдыр, юкса президент командасына эләкмәс иде. Яна кеше булуына карамастан, ул инде каптырасын катырып, эләктерәсен эләктереп алырга өлгергән һәм уйнарга шыплап тудырылган яна күн саквояж белән килә, ләкин аны бервакытта да. икенче уенга кадәр калып торсын дип, катранда калдырып китми иде. Анын тел тегермәнен һич тыяр хәл юк, ул хәбәр арты хәбәрләрне туктаусыз сибеп тора, анын ул мәгълүматлары бер Аргентинлыны гына түгел, башка уенчыларны ла туйдырып бетерде Кайбер түрәләр, үзенә сиздермәскә тырышсалар да. бу сәясәт белгече ниндидер аңлашылмаган провокация белән шөгыльләнә, дип шикләнә, моны Городецкий да тоя иде. Альберт Яновичнын коткыларыннан борчылмыйча да хәлен юк
Мәсәлән, бу чекистлар токымы. Россиянен яна Генераль прокуроры турында, президент аны Себердән табып алып күтәргән булуга карамастан, тиздән төрмәгә үзе кереп yrwpbipia мөмкин, дип сөйли. Прокурор үзенен якын туганнарын бик тырышып нефть бизнесына этеп-төртеп урнашты рырга тырышкан, юкса күптән бүленәсе бүленгән һәм көндәшләрне сыйдырмыйлар икән Әле. җитмәсә, югары хакимлегеннән файдаланып. Мәскәү кланнарына да бәйләнә башлаган, ди Азар артында да гади гражданнар гына тормый бит, үз өлешләрен алай тиз генә ычкындырмаслар Альберт Янович Генераль прокурорның ran-гади ришвәтчелектә коррупциядә гаепләнүе Россия тарихында әле беренче талкыр булачак
Һәм ул көннәрен төрмә ятагында үткәрәчәк, дип ышандырырга тырыша. Анын мондый фараз кылуларыннан күпләрнең кәефе кырыла һәм алар кәртләрен урынлы-урынсыз, уйлап-нитеп тормыйча, ыргыта башлый, шуннан Аргентинлы бик оста гына файдаланып та кала иде. Ләкин уенчылар тиздән исләренә килә: изге урын буш тормый, ул прокурор урынына, бәлки, үзебезнең кешеләрдән берәрсе утырыр, шулай булгач, бер яманның бер яхшысы булыр—Мәскәү читтән килгәннәрне беркайчан да, бигрәк тә зур урын биләгәннәрен, яратмады һәм яратмаячак та диләр.
Шул ук Альберт Янович кайчандыр телевизион тапшырулар алып барган, ә хәзер абруйлы бизнесмен булып киткән билгеле бер кешене тиздән атып үтерәчәкләрен әйтеп ычкындырды. Әле өстәвенә, телевидениедә рекламалардан һәм рәсми рәвештә, һәм кулдан-кулга кара «нал» булып нинди акчалар кергәнен санап узды—моны ишеткәч, күпне күргән, алты-жиде урынлы саннарнын нәрсә икәнен белгән уенчыларның да авызлары ачылды да калды.
Берничә ай үткәч, бу сүзчән политологның күрәзәлек итүе дөрескә чыкканлыгына Аргентинлы да инанды. Ул көннәрдә әлеге сәясәт белгече, йөзенә кайгылы төс чыгарып, телевидение экраннарыннан кадерле дустынын җир йөзендә ин эчкерсез кеше булганлыгын, бары тик анын иҗади уй-ниятләре белән килешмәгән кешеләр генә аны үтергәнлекләрен ачынып сөйләде һәм дустынын үлемен Пушкин үлеменә тиңләп сүзен бетерде. Валлаһи, икейөзлелекнең чиге юк. Ләкин Альберт Янович һәрвакытта да икейөзлеләнми—уен өстәле янындагы үз ишләре арасында ул ихластан сөйли, дөреслекне, күзеңә карап, туп-туры ярып салмаса да, бай җиһазлы бүлмә эченә ыргыта—монысы хак.
Чечняда менә-менә башланырга торган сугыш турында Барвихада да ешрак сөйләнергә тотындылар, чеченнәргә тау-тау корал, бронетехника һәм хәтта авиация калдырып чыгып, миллиард долларларны кесәләренә салган кемсәләрнен исем-фамилияләрен дә яшермичә, ачыктан-ачык әйтә иделәр. Булачак сугыш түрә халкын куркытмый, киресенчә, дәртсендерә, исертә генә иде, армиягә төрле кирәк-яраклар биргәндә чын-чынлап баеп калырга мөмкин, ә инде урлашу турында сөйләп торасы да юк. Ә ин мөһиме—халык алдында биргән бер вәгъдәне дә үтәмәскә була, һәрнәрсәгә жавап бер генә—сугыш...
^Барысын да белеп торган Альберт Янович бу юлы да үзенен акыллы сүзен әйтте: сугыш ул—беренче кар кебек, реформа елларында кылынган барлык җинаятьләрнең дә эзен күмеп китәчәк, әгәр монысы барып чыкмаса, икенче сугышны оештырырлар, диде Бары тик зур кайгы- хәсрәт кенә, меңәрләгән яшьләрнен үлеме һәм тагын меңәрләгән яна яшь инвалид-гарипләр генә халыкның игътибарын җәлеп итеп, хакимият башында утыручыларның элекке җинаятьләрен оныттырыр, ә ул оятсызлар, шул ыгы-зыгыдан файдаланып, әле сатылып-урланып бетмәгән халык байлыгының калганын да сатып-урлап бетерергә ашыгыр. Мәчегә—көлке, тычканга—үлем, дип халык юкка гына әйтмәгәндер.
Чечняда булачак сугыш турында сүзләр киткәч, Аргентинлы шундук Тогларны исенә төшерде, ул бит анда өч ел әсирлектә булган һәм андагы хәл-әхвәлне яхшы белә. Әле бер ел элек үк ул, «чехлар» белән бәрелешүдән котылып булмаячак, әлеге таулы төбәктә кемнәрнеңдер бик зур акча мәнфәгатьләре кисешә, болай да сугышчан халык кулына бик күп корал бирелде, җитмәсә, Чечня үзенен регуляр армиясен дә булдырды, дип раслап килде. Корал исә һәркемне—олысын да. кечесен дә исертә.
Аргентинлы үз кешеләре аша тагын шунысын да белеште: алда торган Чечня сугышы аркасында Мәскәүдәге банкирлар, сәнәгатьчеләр, нефть өлкәсендәге бизнесменнардан ясак алу да кискен арткан икән- сугышнын күп акчалар сораячагы аңлашыла, димәк, Терек елгасы аръягында ана җитди әзерләнәләр, дигән сүз
Әле башланмаган сугыш-кырылыш Аргентинлыны әнә шундый пошынулы уйларга сала һәм, әлбәттә, кәефен һич кенә дә күтәрми иде.
2
ечня турында беренче мәртәбә сүзләр кузгалган көннәрдә катранда тагын бер уенчы пәйда булды, монысын Александр Михайлович дип таныштырдылар, ул Альберт Янович белән бергә килеп кергән иде. Теләсә кайсы катранда. хәтта Барвихада да. уенчыларнын тотрыклы төркеме юк, хәер, ниндидер үзәге, даими йөрүчеләре була-булуын. Кәрт уйнаучылар һаман да үзгәреп-янарып торучылар хисабына яшәп килә дә: берәүләр, ыштансыз калганчы, бар булганын оттырып бетереп юкка чыга, икенчеләренен мәхәббәт, эчкечелеккә сабышу, наркотиклар, эшендә йә гаиләсендәге күнелсезлекләр. урын алыштыру, каядыр китеп бару кебек сәбәпләре була. Кайберәүләр еш отып торсалар да. уеннан туя. кемнәрнедер чит илләргә эшкә билгелиләр Шуна күрә дә өстат янында яна кеше күренү көтелмәгән хәл түгел, ул бит урамнан бронялы ишекне шакып килеп кермәгән Клуб кагыйдәләре буенча, яна кеше еш йөрү- челәрнен кайсысына булса да ияреп килә, бу хәл сораулар да. кызыксыну да тудырмый, биредә һәркем үзен мөстәкыиль-бәисез хис итә. шунлыктан кемнен кем икәнен төпченүнең дә кирәге калмый Ә инде яна уенчы Александр Михайловичның Альберт Янович белән бергә килүе уен өстәле тирәсендәгеләрне үзеннән-үзе ана дустанә мөнәсәбәттә булырга мәжбүр итә иде. Кайбер көннәрдә катранда берьюлы ике. өч. хәтта тагын ла күбрәк яңа кешеләр була, андый чакларда бер үк вакытта ике өстәлдә уйныйлар. Яналар арасында танылган кешеләр дә булгалыи артистлар, исемнәре билгеле журналистлар, банкирлар, сәяхәтчеләр Ләкин Александр Михайлович дигәннәре беркемгә дә таныш түгел, матбугатта һәм телевидениедә күзгә чалынганы юк. югары урынла утыручыларга мөнәсәбәте барлыгы белән мактанмый, үзен гади-табигыи тота, әмма үз дәрәжәсен үзе белә
Җитди уенда,—ә Барвихада житди булмаган уен да юк,—каршы як уенчыларын бик караштырып утырыр вакыт булмый, бөтен игътибарын үз кулындагы көртләрдә, нинди кәртләр уеннан чыга бара, ни өчен нәкъ шул кәртне тизрәк ташларга ашыктырдылар, дип. кемнен кулында нинди кәртләр калганын иснәнеп-чамалап чыгарырга тырышып утырасын Кайчагында, кулдагы утыз биш кәртнен барысын ла белеп торсан да. синен төп көндәшен кулында калган бердәнбер—утыз алтынчы кәртне белмәвен аркасында, оттырасын ла куясын Зур отышлар өчен уенны кыска арага йөгерешү ярышлары белән тинләргә мөмкин, анда да бит жинүчене бары тик фотофиниш ярдәмендә генә ачыклыйлар Ә жннүче белән аннан артта калган икенче яки өченче кешене секундның йөздән- меңнән бер өлеше генә аерып торса да. жинүче тарихка кереп кала, бүләкләр ала. жинү данында коена, ә теге артта калганнарны беркем дә искә алып тормый Кәрт уенында да шул ук хәл биредә икенчеләр булмый. Катраннар диварына шундый язу эләргә дә була: «Бирермен дигән колына, чыгарып куяр юлына»
Соңрак, инде буласы булгач, кем әйтмешли, туны тузгач. Аргентиңлы үзен яна уенчы Александр Михайлович белән күпмедер вакытка бәйләп торган вакыйгаларга әйләнеп кайтыр да. үзе югында тиздән Оракул кушаматы алган политолог белән бергә катранга килеп кергән бу яшь кешенен төс-кыяфәтен исенә төшереп азапланыр Әлбәттә. Городецкий бу яңа кешегә игътибар итми калмаган иде юкса Картая барган саен ул үзеннән остарак хәрәмләп уйнаучыга тап булудан курка иде, ә андыйлар хәзер буа буарлык, гел генә сәләтле алдакчы хәйләкәрләр, анын үзенен укучысы булган Эйнштейнны гына алыйк -даһи да даһи, ул да даһи' Аңдыйларны хәзер төрмә даими тудырып кына тора Хәтта, төрмәдә биш-алты мәртәбә утырып та. кулына көрттән башка нәрсә тотмаган, шунда көненә ун-уникешәр сәгать кәрт сугып өйрәнеп утырган бәндәләр бар. аларга исә ШУНДЫЙ шартларны үзләреннән көчлерәк «авторитетлар* гудырып тора Иреккә чыккач, мондый уенчыдан үзләренә дә зур файда
Ч
киләчәген алар беләләр. Иректә бу «оста» тирәсендә бер көтү әрәмтамак җыела—алар башта аны ашата-эчертә, әйбәтләп киендерә, берәр үенчылар төркеменә кертеп жибәрә һәм кем белән уйнау файдалы икәнен дә әйтә. Чөнки соңыннан, отыш әйбәт булганда, үзләренә дә өлеш чыга тора бит.
Ләкин элек билгеле булмаган башка төрле уенчылар да барлыкка килде—алар гипнозга сәләтле, күз буа, сине үз ихтыярына буйсындыра, хәзергечә әйтсәк, экстрасенс көченә ия була—мондыйлар үзе бер бәла, кәрт уенында даһи булмасалар да, күзеңә карап сине алдый. Аргентинлы Мәскәүдә шундый уенчыларга өч мәртәбә тарыды инде, әле ярый, ниндидер сәбәпләр табып, уеннан төшеп кала килде. Менә шундыйрак хат килеп чыкмагае дип, Городецкий Александр Михайловичны да күзәтми калмады. Хәрәмләшкән уенчыны һәрвакыт куллары сата,—андыйларнын кулы горурлыклары да, кадерләп кенә тота торган уен коралы да,- андый кеше үзенең сатәтен һәм мөмкинлекләрен һәрвакыт яшереп тотарга тырыша. Аргентинлы үзе дә шундыйлар исәбендә булып, инде утыз биш еллар чамасы шул ук алымнар белән уйнаганлыктан, тәҗрибәле «бүре» санала һәм әле үз көндәшләрен исәпләп чыгарганда бер мәртәбә дә ялгышмавы белән горурлана иде. Хәрәмләшүчеләрдән артык курыкмый. күз буучы гипнозчылардан курка иде ул—андыйлар бер мизгелгә генә синен игътибарыңны ала да, йә кәртенне ташлата, йә аны алыштыртгыра. яки үзенен кәрте синекеннән кечкенәрәклеккә сине инандыра һәм синдә уенга куйган акчаларны һаман-һаман икеләтә арттырып барырга, ахыр чиктә бар булганыңны салырга мәҗбүр итә! Андый уенның нәтиҗәсе билгеле инде—тулысынча тар-мар ителәсең. Көндәшеңнең кулында күз иярмәс тизлек белән йөргән кәртне буби валеты яки пики дамасыдыр дип утырасын, ә ул, ни өчендер, көтмәгәндә уен тузы булып чыга- беркемне дә гаепли алмыйсын.
Ләкин Александр Михайлович Аргентинлы белгән алдакчы-хәрәм- ләшүче уенчыларга бер сыйфаты белән дә туры килми иде шикелле. Хәер, ул үзенә ышанып, иркенләп уйный, бик зур тәвәккәллеккә дә бара—Городецкий моны аның чыгарып ташлаган көртләреннән дә күрә иде Гомумән, ул кешенең көчле ихтыярлы, дәртле икәнлеге күренеп тора. Аргентинлы аның сөйләшүләренә дә ирексездән игътибар итә. гадәттә, сәнәктән көрәк булу эзсез калмый, кемнәр белән аралашып яшәсән, шунын җуелмас эзе кала—сүзләрендәме, гадәтләреңдәме, һәвәслегендәме. хәрәкәт-кыланышларындамы—бер калкып килеп чыга ул. Александр Михайлович исә четерекле сөйләшүләрдән дә качмый, ә Барвихада андый сөйләшүләргә үзе югары даирәләрдә бөтерелгән кеше генә кайнаша ала иде Анын менә шул сыйфаты—түрәләргә катнашы булганлыгы Аргентинлыны саташтырды да инде һәм ул бу яна уенчыга игътибарын киметте. Кызганыч, бәлки, сонрак анын комарлыгын тыя алырдай яки бу уенчы белән саграк булырга кирәклеген искәртердәй берәр нәрсә дә сизелгән булыр иде.
Дөрес. Городецкий гына түгел, башкалар да искәрткән бер нәрсә бар иде барын, әмма ул—сизгерлеккә өндәми, киресенчә, игътибарны читкә генә алып китә иде. Александр Михайлович кирәгеннән артык фырт-көяз киенеп йөри, шунын белән мондагы башка көязләрдән дә аерылып тора, Аргентинлы үзе кием-салым мәсьәләсендә оста түгел, әмма Александр Михайловичның шулай киенеп йөрүе ана да ошый иде
Ә Городеикийнын игътибарын Александр Михайловичның уенчылар үзара мактанышып сөйләшкән сүзләрен тыңлый белүе һәм, кирәк чакта, тиешле юнәлештә борып җибәрә алуы җәлеп итте. Әле тагын шунысы да бар: анын башкаларга сизелмәгән кырыс, боз кебек салкын күз карашы Мондый күз карашы бары тик тиешле хокук оешмаларында, анда да ин югары урыннарда утыручыларга гына хас була иде. Барвихадагы катран андый кешегә, һичшиксез, кыйммәтле мәгълүмат бирә, кызыксыну тудыра ала—атап әйтелгән исем-фа.милияләр һәм анык суммалар турында
сөйләшүләр, тәмәке төтене белән бергә, уен өстәле өстендә эленеп тора, тыңла хәтеренә сеңдер дә язып кына ал!
Туй үткәч—дөмбергә. дигәндәй. Городецкий үзе белән булган хәлне кырыс очраклылыкка сылтап анлатырга тырышыр, ана каршы анык кына беркем дә әшәкелек оештырмады, ана берәү дә аяк чалмады бит Кыскасы.
язмышы иле- Хавтан әйтмешли, ул паровоз астына эләкте. Үз гаебе дә бар. әлбәттә, сүз дә юк. үзе теге бәхетлегә карата әшәкелек эшләргә тырышты . Әгәр белгән булса, алдан күргән булса.. Кайда егыласынны белсән. түшәк жәяр иден. диләрме әле? Кәртләрен ачылып беткәч, боржоми суы эчүнен файдасы юк шул инде
Хәер, иртәме-соңмы, мондый күңелсезлек бер килеп чыгарга тиеш иде. Бәхетен басып, фарт килү—иркә бала кебек, тиз алмашынучан була ул. Аргентинлынын бер дә үпкәләр урыны юк. бөтен гомерен кулына кәрт тотып үткәрде, рәхәт-имин яшәде, балаларын үстерде, менә дигән квартиралы булды. Бәла киләсен аллан сизенмәсә дә. картайганын тоя. тиз фикерләү сәләтен югалта бара, эчке сиземләве бетте, туктарга бик вакыт иде югыйсә. Юк шул. һаман да бер бик зур отыш эләктерергә чамалап йөрде...
Александр Михайлович катранга өзек-төтек кенә килгәләп йөри, ләкин һәрвакыт теге тел бистәсе—сәясәтче белән бергә була Ул килгән саен уен җанланып китә, банкка салынган акчалар күкләргә ашардай күперә-күтәрелә. яшел тукыма ябылган өстәл өстендә дәрт-комарлык, куе тәмәке төтененә кушылып, артканнан-арта бара, уенчылар хәтта бай сый-нигъмәтне дә оныталар. Барвихага барырга җыенган саен Аргентинлы үзен бер уйда тота: бүген Александр Михайлович белән Альберт Янович килсә, әйбәт булыр, алар уенга ниндидер бер ямь өстәп торалар, дип уйлый иде. Берсе сүз арасында гына аяктан егарлык берәр янадык әйтеп ташлый, икенчесе, кулында уртача гына кәртләр булуга да карамастан, акчаларын икеләтә тота, бу исә уенчыларны тирләп чыгарга мәжбүр итә. алар инде үзләренен кәртләрен бик отышлы дип санамый башлый, ә бу хәл еш кына Аргентинлы файдасына була—ул. ин беренчеләрдән булып, Александр Михайловичнын уенда үзен шулай гадәттән тыш тотарга, башкаларны шаккатырырга яратуын сизеп алган иде
Мөгаен, бирегә берәү дә оттырырга дип килми: махсус та. очраклы да мондый хәл кешенен табигатенә яраша алмый, әмма, шул ук вакытта атаклы катранга йөрүчеләрнең байтагы кул-аяклар калтырарлык тойгылар кичерергә тели, банкка салынган зур суммалар һәркемнен йөрәген сикертә башлый—боларын да Аргентинлы күреп тора иле Ләкин «лендровер» машинасы хужасы Александр Михайловичны ул һич тә андый күнелне кытыклый торган үз-үзен яратучы шәхес итеп тоймый, тегенен бөтенләй башка максатлары бар иде шикелле
Аргентинлынын игътибарын «йоклаткан» тагын бер нәрсә шул булды Александр Михайлович комсыз түгел, монысы анын отканда да. оттырганда да акчага мөнәсәбәтеннән үк күренеп тора иде
Александр Михайлович катранга политолог белән бергә килеп кергәннән сон. айдан артык вакыт эчендә алар һаман оттыра килделәр, алай артык зурдан булмаса да. уеннары гел сизелерлек минус белән бара иде. «Сизелерлек минус»—уенчыларның гадәттә әйтә торган сүзләре Ничектер. Аргентинлыда шундый уй да баш калкыткан иде аларга икәүләп-парлашып та уйнарга була ич. дөрес, һәр икесе дә тигез дәрәҗәдәге уенчылар булырга тиеш, ә бу чекистлар токымы, турысын әйткәндә, йомшаграк уйный шикелле, аллә шуңамы. Городецкийнын бу уе ничек кабынган булса, шулай сүнеп тә куйган иде Барысын да жыеп- төйнәп әйткәндә, менә шушы хәлләр Аргентинлынын игътибарын Александр Михайлович һәм анын дусты Альберт Яновичтан читкә АТЫП китте лә. ул аларны җитди уенчыга санамый башлады, шунын өстенә. катранга очраклы килеп кергән кунаклар ла була тора, алары бер кичтә илле-алтмыш менне оттырып китә, андыйларга бигрәк тә күз-колак
булырга туры килә. Кем сила шул оттыручыларның берәрсе үзенен дуслары белән кайтышлый юлында яки ишек төбендә үк үзенне сагалап тормас дип ышандырып әйтә ала. Заманалар хәзер кабәхәт, күпләр өчен бер генә Алла—акча.
3
т шимбә кичендә урамда эчпошыргыч көзге вак яңгыр сибәли, һавадан инде кыш исе килә башлаган, ә Барвихадагы утларын балкытып утырган ялгыз йортта җылы һәм рәхәт иде. Очрашу, алдан сөйләшенеп-килешенеп, көндез телефоннан чылтыратулар белән ныгытылса да, хезмәт хезмәт инде, Барвихага даими йөрүче зур түрәләрнең дә үзләреннән зуррак башлыклары бар, шуна күрә уенчылар бик көттереп кенә, акрын җыела тордылар. Көндез йорт хуҗабикәсе, мөгаен, эче пошканнандыр, хатын-кызларны җыеп кына бер мәҗлес ясап алган, ул мәҗлес кичкә кадәр сузылган, инде җыелып өлгергән уенчылар һәм эшеннән кайтып кергән катран хуҗасы хатын-кызларны, соңыннан өйләренә машина белән генә кайтарып куярга вәгъдә итеп,—хәер, дамаларның күпчелеге үз машинасында, ә кайберләре хәтта тән сакчылары белән үк килгән иде,—аларны һич кенә дә җибәрергә теләмәде. Кыскасы, йортта җанлылык хөкем сөрә, көлешүләр, музыка тавышлары ишетелеп тора Камин мичле залда, оранжереядә, кунак бүлмәсендә, рәсемнәр эленгән өй галереясендә—кыскасы, һәркайда табын әзерләнгән, фуршет өчен эчемлекләр куелган, ә кунакларга шәһәрдән чакыртып китерелгән официантлар сүзсез генә хезмәт күрсәтәләр. Йорт хуҗабикәсе үзе Тверской урамындагы ин танылган рәсем сәнгате салоннарының берсен тота иде.
Аргентинлы, бүген, мөгаен, уйнап торулар булмастыр инде, дип исәпләп, хужабикә һәм анын ахирәтләре белән бергәләп ике фужер француз шәрабе «Де Кастеллани»ны да эчеп куйды. Кайчандыр Ростов- Донда Тоглар да аны шундый шәраб белән сыйлаган иде. Әмма тиздән хатын-кызлар, ни өчендер, дәррәү кузгалып, кайтып китәргә җыена башлады, ир-атлар исә, җиңел сулап, өске каттагы бильярд бүлмәсенә— гадәтләнгән кәрт өстәле янына күтәрелде. «Хатын-кыз белән кәрт уены бергә сыеша алмый»,—дип куйды телгә’үткен Альберт Янович. Күрәсен. хатын-кызларнын китүеннән ин канәгать кеше ул иде. Үзенең кырык яшьтә генә булуына да карамастан, бу политолог инде рәсми төстә дүрт мәртәбә өйләнеп караган һәм гүзәл затларга карата бер дә төче-матур сүзләр сөйләнеп тормый иде.
Ул көнне покер уены уйнарга булдылар, әмма һәр билгеле булган уенга, үзара килешеп, вак-төяк үзгәрешләр кертәләр һәм алар уенны кызыклырак итә иделәр, һәрвакытгагыча жирәбә салып, әле ачылмаган кәрт колодасын ачтылар—һәр уенга яна колода гына ачыла иде. Гүзәл ханымнар калдырып киткән ашкыну-ымсыну хисләре уен өстәле янына да күчте—беренче өләшкәндә, әле шау-шу һәм дәртлелек тынып өлгермәгән иде Төн урталарында, аларны ашап алырга икенче катка чакырган чагында, Аргентинлы шактый отып өлгергән—отышы йөз меңнән дә ким түгел иде Хәтта ана, хас булмаган сакчыл бер фикер дә башына килгән иде тәмләп ашап-эчкәннән сон, әкрен генә кайтып китү ягын карасан да ярар иде. дип уйлап алган иде ул—әмма бу акыллы уй кабынды да сүнде, юкса, бүген уенчылар гадәттәгедән күбрәк һәм анын китеп баруын сизми дә калыр иделәр Ашап утырганда, башкалар шактый эчте дә, хатын- кызлар белән нык шампан шәрабе эчкәненә үкенеп утырган Аргентинлы, бик оста әитетгән яндыргыч-көидергеч тостлар вакытында, бокалын күтәрсә дә, эчемлеккә телен дә тигезеп карамады. Ул, үз һөнәренең остасы буларак, кәрт уены белән эчемлекләрнең сыеша алмаганын бик яхшы белә иде Шунын өстенә, Городецкий башларына киткән уенчыларнын уенны кыздырганнан-кыздыра башлаячакларын да тоя—аларнын әтәчләнә-батырая барулары әле ашап-эчеп утырганда ук сизелә башлаган иде.
У
Ашап-эчкәннән сон. барысы да авыраеп калды һәм ике сәгатьтән дә артык уйнамаска килештеләр. чөнки төн дә танга таба авышкан иде инде, ә иртәгесен күп кенә уенчылар Кремль Сараена бер билгеле сәяси эшлекленен юбилеи кичәсенә чакырылган, ул сәяси эшлекле реформаларны тагын да яна юнәлешкә кертеп җибәрергә җыена икән, дип сөйлиләр иде Ул тантанада башкаланың барлык «асыл затлары» җыелачак, андый чараларда кайнашып, үзеннен дә шулар арасында булуынны расламый калырга, әлбәттә, беркем дә теләми иде.
Беренче өләшүдә үк уенга салынган акчалар тиз һәм кинәт арта башлады, аларны. табигый ки. оттыручылар күтәрә, шуларнын икесе Төмәннән килгән яна кешеләр—аларны Аргентинлы бер ярты еллап элек шушында Барвихада. Шаман йортында күргән иде. Нефть бизнесына катнашлары бар шикелле. Акчаларның шулай бик тиз арта баруына Аргентинлы үзе әле һич өлеш кертмәгән иде. анын йөрәге шатланып тибә башлады: кулындагы кәртләре бик отышлы, андыиларны еш кына төшләрендә күрәсен—каре дип атала ул. Каре исә элек-электән үк. яу вакытында гаскәриен дүрт почмакланып, дошман каи яктан һөҗүм итсә дә. анын һөҗүмен кире кайтарырга сәләтле булып тезелүе. Үз вакытында бу алымны Александр Суворов һөҗүм иткәндә дә бик унышлы кулланган. Димәк. Аргентинлы. кай яктан һөҗүм итсәләр дә. отышсыз калмаска тиеш иде.
Хәзер аңа үзенен эчке дулкынлануын тышка чыгармаска гына кирәк—сонгы ике елда ул ашкынып көткән отыш үзеннән-үзе кулына килеп керергә тора лабаса! Ә банкка куелган акчалар анын катнашыннан башка, үсә дә үсә... Хәерле булсын.—әллә күз буу булды, әллә башкасы,— түзмәде, үзе дә өсти башлады бит. Уен банкына—өстәмә салган суммалар күпләр өчен күтәрә алмаслык куркыныч саннарга барып басты, күп кенә тәвәккәлләп тотынган уенчылар, өркеп, төшеп калды Уенны дүртәү дәвам итте: теге ике нефть бароны белән Александр Михайлович һәм Городецкии гына. Менә шул чагында өстәл тирәсендәге көлешү-шаярышу тынып калды: уен бик җитдигә әйләнде, мондый зур акчалар бу катранда әле беренче генә уйнала иде. Киеренкелек шул каләргә килеп житте ки. төмәнлеләрнен берсе түзмәде, су эчә торган зур бокалга виски салып бирүләрен үтенде—эчемлек һәм кабымлыклар тезелгән кечкенә өстәл һәрвакыт уенчылар янында тора иде Әмма ләкин бер стакан каты виски да төмәнлегә ярдәм итмәде, алар, бер-берсенә карашып алдылар да. көртләрен ачып, уеннан төшеп калды, шунда Аргентинлы аларнын икесе бер кесәгә уйнап маташканнарын аңлап алды. Ләкин боларнын хәзер бер мәгънәсе дә юк. Александр Михайлович белән Городепкии күзгә- күз генә калган иде. Шул чакта Аргентинлы эченнән генә калтыранып алды: ул бары бер очракта гына, анда да теоретик кына, әгәр дә көртләрне көндәше яки анын кулдашы өләшкәндә генә оттырырга мөмкин иде Ләкин, бәхетенә, тәнәфестән сон көртләрне Александр Михайлович үзе өләшмәде, кичкелекне ашап-эчеп бераз кәефләнгән политолог—Атьберт Янович, хужабикә белән анын рәсем-картиналары турында шактый әңгәмәләшеп килеп кергәч кенә, өләшкән иде. Ә хәзер, әнә. катып калган кыяфәт белән хенны күзәтеп. Александр Михаилович артында басып тора. Димәк. Аргентинлы үз кулында!ы оттырышсыз көртләре белән теләсә ничек тәвәккәлли ала. хәтта гомерен дә уенга сала ала иде Мондый уенда мондый бәхет бер генә килергә мөмкин Александр Михаилович үзенен күн саквояжыннан берничә төргәк лагларын чыгарып, өстәлгә ташлар алдыннан тыныч кына әйтеп куйды, чөнки банкка акча салырга анын чираты житкән иде
—Банктагы акчаларны сонгы мәртәбә күтәрергә тәкъдим итәм, бер-беребезне галап бетермик инде. Сез ризамы?-диде
Аргентинлынын артык дулкынланудан иреннәре кибеп ябышкан иде. ул «риза» дип әйтер!ә теләде, әмма башын гына кагып куиды- чөнки анын кесәсендә салырлык артык акчалары юк иде инде
Александр Михайлович төргәк-төргәк акчаларын илтифатсыз гына банкка ыргытты да:
—Сезнен чират...—диде.
Аргентинлы алдында яткан акчаларны әкрен генә этеп, өстәп әйтте: —Калганына үземнең Кутузовкадагы квартирамны салам, ул бар йорт җиһазлары белән бер миллион бакстан да ким тормый, ярыймы шулай?—диде.
Уен кагыйдәсе буенча, көндәшенең киреләнергә хакы юк—квартира да бәя тора, ә Аргентинлыга исә нибары акчалата дүрт йөз мен доллар гына өстәргә кирәк иде.
Өстәл тирәсендә үле тынлык хөкем сөрә, бераз уйланып утырганнан соң. Александр Михайлович Аргентинлынын тәкъдименә риза булды, һәм алар, берсе артыннан берсе көртләрен ача башлады. Бер үк вакытта шатлык һәм үкенү тавышлары төнге йортны күтәрердәй булып яңгырады. Халык арасында һәр икесе өчен дә җан атучылар бар. әмма күпчелек Аргентинлы ягында иде шикелле. Соңгы кәртен ачып салганчы ук Городецкий үзенең оттырганын аңлады: Александр Михайловичка бары тик теоретик булырга мөмкинлек биргән кәртләр кергән иде—аныкы да каре, әмма ләкин зуррак каре... Әйтик, синдә дүрт дама, ә анарда дүрт туз кебегрәк...
Аргентинлы, аңын җуйган боксчы шикелле, аңгы-миңге генә урыныннан күтәрелде, бер сүз дә әйтмичә, беркемне дә күрмичә һәм саубуллашмыйча, бильярд бүлмәсеннән чыгып китте—анын әле үз гомерендә болай оттырганы юк һәм ул моңа ни рухи, ни физик яктан әзер түгел иде. Борма-борма ясалган мәрмәр баскычтан төшеп, ишегалдына чыккач. Городецкий гомерендә беренче мәртәбә үзенең картайганлыгын ныклап сизде. Ул бөкрәеп калды, күз алдында уен өстәле тормый, гадәттәгечә, ул булып үткән уен турында да уйламый, аны тикшерми— анын бар уе Кутузов проспектындагы үз йорты турында гына иде. Ул бит аны бик ярата, анын белән бик горурлана иде. Ишегалдында да ул, каравылчылар белән саубуллашып та тормыйча, үзенең «Жигули»енә утырып катраннан чыгып китте. Ә бит ул бу катранны үзе өчен ин бәхетлесе дип, кайчан да булса бер шунда ожмах кошын тотармын дип йөргән иде. Тотты менә сина!
Барвихада президент та яшәгәнлектән, Рублев шоссесы хөкүмәт карамагындагы юл булып санала һәм бу сәгатьләрдә буш, әмма, начар яктыртылган булып чыкты—әллә юл төзәтеп маташалар, әллә, башка юллардагы шикелле, экономия режимына күчкәннәр инде.
Аргентинлынын тизрәк өенә кайтып җитәсе, душта юынып, тирән йокыга таласы килә, ә инде иртәгә, үзенең мөшкел хәлен уйлап, алга таба ни-нәрсәләр эшләргә икәнен карар кыласы калган иде. Әлегә ул үз-үзен анышмый, башы да юньләп эшләми, рестораннан шәпләп салып чыккан тәвәккәлләр кебек, машинасын «автопилотка» куйды да, газга басуын гына белде. Шактый озынга сузылып күтәрелеп килгән юлның бер урынында көтелмәгән борылыш бар—чөнки ул борылыш юл читенә үк килеп терәлгән урман артында ук иде—ләкин бүген, юл буш булганлыктан, Городецкий ана игътибар итеп тә тормады. Бу юлны ул яхшы белә, һәрхәлдә атнасына ике тапкыр, ничәмә-ничә айлар буе, шушы юлдан Барвихага килеп иөри, элек тә Шаманга килеп чыккалый торган иде, әмма бүген бөтенләй башка хәл, бу хәлдә аңа, машинасына утырып, руль тотарга да кирәкмәс иде юкса. Аргентинлы теге борылышны үгеп киткәнгә санап, онытылып, зур тизлек белән шуңа барып керде дә, юл буендагы саклагыч киртәләрне җимереп, карангы урман авызына барып төртелде. Болар барысы да шулкадәр тиз, әйтерсең, яшен тизлегендә булды ки, ул хәтта бернәрсә дә аңларга да, куркырга да өлгерә алмый калды.
Әллә баш мие селкенгән иде инде, бер ярты сәгатьләп ул һушына килә алмый утырды. Анына килгәч, үзенең могҗиза белән генә исән калганлыгын төшенде—бер генә сыдырылган-канаган җире дә күренми.
бер сынган сөяге дә юк иде. Ул ин әүвәл Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтләрен әйтте, җимерелгән машинасыннан саклык белән генә чыга алды Барвихага йөрергә дип, махсус сатып алган яна «Жигули»ен илтифатсыз гына карап чыккан булды, машинаның ремонтлап-төзәтеп торырлык рәте калмаган— бигрәк тә хәзер, бар булганын оттырып, бетергәч, монын бернинди дә мәгънәсе юк иде «Димәк, әҗәлемә вакыт җитмәгән икән әле»,— дип. хорафатланыбрак уйлап алды Городецкии. ләкин шунда ук. үзенен бар мөлкәтен оттырганлыгы электр тогы кебек китереп сукты да, әлеге бер мизгеллек куанычын юып ташлады. «Әгәр үлгән булсам, квартира мәсьә-ләсе үзеннән-үзе хәл ителгән булыр иде Братва беркайчан да Александр Михайловичка аның тол калган хатыныннан ул квартираны тартып алырга бирмәс, ана: «Шул кичтә отканын да бик җиткән сина»,—диярләр иде. Ә бәлки, күмү-җирләү чыгымнарын да анын өстендә калдырган булыр иделәр.
Машинасының шулай барып бәрелүе аны айнытып җибәрде, ул үзен кулга алып, эченнән генә уйлап куйды: «Инде исән калгансың икән, яшәргә, нәрсәдер булса эшләргә, үз йортынны саклап калырга кирәк... Ана бигрәк тә «үз йортынны саклап калырга» дигән фикере ошады Әйе, саклап-яклап калырлыгы бар иде шул бу йортның
4
ородецкий үз бүлмәсеннән, бары төннәрендә генә чыгып йөреп, өч көн ятты, ләкин бер фикергә дә килә алмады. Хатыны телефоннан сөйләшү-шылтыратуларны аңа җиткереп тора иде, шуларга карап та әйтергә була: анын бу зур оттырышын бик күпләр белә иде инде. Дүртенче көнендә, «Гербалайфтан» башка да бик ныклап ябыгып булганын белеп, үзе бер унбиш килограммын ташлаганнан сон. Городецкий, өеннән чыгып, туп-туры Олег Лазовскийга—Дантеска юл тотты Анардан, йортын саклап калыр өчен, әжәткә ике йөз мен доллар биреп торуын үтенде, Дантес анарда бер генә булмаган һәм квартирасының менә дигән икәнен дә белә иде Дантес, үзенен дә эшләре бик шәптән бармаганын әйтеп, ин күп дигәндә, бер илле мен доллар биреп тора алачагын әйтте. Соныннан, кемгә оттырганын да сорарга онытмады, аннары көлемсерәп әйтеп куйды
—Шунын кадәр байлыгыңны салганчы, ул мокытны юк итүен арзангарак төшмәсме сон? Ун мен бакска хәзер теләсә кайсы киллер (ялланып үтерүче) йөгереп килеп җитәчәк, әле ниндиләре, диген—менә дигәннәре!
Аргентинлы ярдәм кулы сузган өчен Дантеска рәхмәтләрен әйтте, әмма үзен откан кешене үтерүгә кадәр барып җитүне килештермәде —Адайга калса, мине откан саен үтерә башласалар, бер мен мәртәбә үтергән булыр иделәр, ә мин. күреп торасың, һаман да исән әле —диде.
Ул көнне Аргентинлы ярдәмнәренә исәп тотарлык тагын биш- алты кешене йөреп чыкты, ләкин йөз егерме мен бакстан да артыкны җыя алмады, әле аларын да берәр ун көн көтеп аласы бар иде Кәефе китеп, усалланып һәм ачыгып өенә кайтып килгәндә, ул, ниһаять. Тогларны исенә төшерде менә ул, ичмасам, бу бәладән коткарачак та коткарачак иде! Хәер. Аргентинлы аңардан да әлләни зур суммалар көтми. Фешиннын сонгы бер ел эчендә күпме акча түккәнен үзе күреп торды бит—әмма шулай да. шулай да Ин ахыр чиктә. Тоглар ана берәр файдалы киңәш бирә алыр—кыскасы. Аргентинлы үзенен Мәскәүдә генә йөри торган «сааб» машинасын Фешин өенә габа борды
Тоглар өйдә булып чыкты, әмма аны мондый бөкерәеп калган, кырынмаган, дөресен әйткәндә, гел бабайга әйләнеп калган хәлендә Городецкий нын әле беркайчан да күргәне юк иде. Шуңа күрә ул. үз кайгы-хәсрәтләрен онытып, бусагадан атлап керә-керешкә үк хәвефләнеп сорады:
—Әллә бер-бер хәл булдымы? Бөтенләй төсен киткән бит’ Икенче
Г
атна инде, шылтыратканын да юк, менә, кереп, хәленне белеп чыгыйм дигән идем...
Тоглар, ана җавап та биреп тормыйча, түргә—аш бүлмәсенә таба атлады, бары тик шунда гына ана таба урындыкны этәреп, хәлсез генә итеп утырырга тәкъдим итте Аргентинлы, ана бер карап алудан ук бик зур бәла булганын абайлап алды, өстәл өстендә эчемлекләрдән бушаган шешәләрдән Константин Николаевичның инде шактый көннәр эчеп ятканын төшенде. Фешин бервакытта да эчеп-исереп йөрүчеләрдән түгел, тоташ бертуктаусыз эчүгә сабышулары анын булмый да иде Дөресен генә әйткәндә, тыныч-акыллы Тогларны нәрсә дә булса чыгырыннан чыгаруын уйга да китереп булмый иде. Ул соңгы айларында бик бәхетле иде бит- ниһаять. үз теләгәненә ирешеп, йортлы-гаиләле булды, үзен рәсем сәнгатенә багышлап кына яши башлаган иде. Квартирасының ташландык бер хәлгә килүенә караганда, бөтен бәлаләрнең башы Натальяда булса иде кирәк. Аргентинлы аңлаганча һәм французлар әйтмешли, шерше ля фам—хатын- кызны эзләгез, һәм Городецкий, Тоглар үзенә сузган мөлдерәмә аракылы стаканны кулына алды—югыйсә машинасы көтеп тора һәм һич кенә дә эчәргә исәбе юк иде,—йомшаграк итеп сорарга тырышты:
—Әллә Наталья белән берәр хәл килеп чыктымы?—диде.
—Әйдә, туган, башта эчеп куйыйк әле, шуннан соң мин сиңа барысын да сөйләп бирермен Ничә көн инде эчем яна.. Беркемгә дә. Беркемгә дә сөйләп булмый...—диде Тоглар.
Алар стаканнарның төбенә кадәр эчеп бетереп куйдылар да сүзсез- нисез генә нәрсәдер чәйнәргә тотындылар. Тоглар, караңгыланып килгән тәрәзә ягына карап, бик озакка тынып калды, ләкин Аргентинлы аңарга сүз кушарга базмады: бүген ул иске дустының халәтен һичбер вакыт- тагычадан да яхшырак андый иде. Күз карашын, ниһаять, тәрәзәдән алып, Константин Николаевич кинәт кенә Аргентинлыга таба борылды һәм, әйтерсең лә аны сүзеннән бүлдерерләр шикелле итеп, ашыга-ашыга үкенечле-ачынулы тавыш белән сөйли башлады:
—Ә мин бит аны ярата идем, Аркаша. Гомерем буе күнелемә беркемне дә кертмәдем, хатын-кызларга ышанып яшәмәдем.. Менә, күңелемне ачып, ана ышанган идем., бернәрсәмне дә кызганмыйча, төбенә кадәр ачып салдым. Нигә сон шулай итте ул? Мин бит братванын төп законын белә идем,—дип, ул йодырыгы белән өстәлгә шундый итеп китереп сукты ки, стаканнар сикерешеп куйды —Безнең ише кешеләр гаилә кормаска тиешлеген дә белә идем... Соң бит, төрмә ятагына ин беренче эләккән һәр егеткә шуны тукыйлар: хатын-кыз—җәһәннәм кисәве! Жир йөзендәге барлык явызлык-әшәкелекләр, ирләргә ин күнелсезлекләр алардан килә, дип тукып торалар лабаса! Бәлки, бу миңа Аллаһы Тәгаләнең бер каргышыдыр? Картаеп барган көннәремдә, шул кагыйдәләрне онытып, калган гомеремне гади кешеләрчә яшәргә теләвемә бер афәт булып килүедер, ә?
—Костя, нәрсә булды сон? Озынга сузма,—дип, Аргентинлы үз стаканын шешәгә таба этеп куйды. Ул бүген ныклап эчкәндә генә Тогларнын акылдан язмый калу мөмкинлеген чамалап алган иде, үз хәле дә шул тирәдәрәк иде бит.
Алар, тутырып салып, тагын сүзсез генә эчеп куйдылар.
—Син беләсеңме,—диде Тоглар, ниһаять,—ул миннән качып китте бит Качып китте Ин әшәке ана эттәй качты Ул. миннән. Тоглар. авызын ямшәйтеп, ямьсез итеп көлемсерәргә тырышты.—Син аңлата аласынмы-юкмы, ана биредә нәрсә җитешмәгән иде?—Ул тагын күзләре белән квартирасын күздән кичереп чыккандай итте.
—Син шунын өчен генә кайгырасынмы?.. Үзенне бетереп, эчүгә сабыштыңмы9 Миндә синең кайгыларын булса икән , —дип авыр сулап куйды Аргентинлы һәм үзенен бар байлыгын—квартирасын-ниен дә оттырып бетергәнлеген чак кына әйтеп ташламады, сонгы мизгелдә аны нәрсәдер тыеп калды шикелле.
—Юк, Аркадий, син хаклы түгел,—дип. Тоглар анын борын төбендә бармагын уйнатып алды —Эш анарда гына да түгел Мин бөтен тормышымны жимердем—мин бит гаилә корып, балаларым булып, тыныч- имин яшәрмен дип өметләнгән идем. Бу йортны да анын өчен генә сатып алдым, шушы хәлгә китергән идем. Син бит ир-ат өчен иорт- гаиләнен ничек кирәклеген яхшы беләсен
— Шулай булса да,—дип ризасызлык белдереп маташты Аргентин- лы,—син исән-сау, йортын үз урынында, бер рәтләнерсен әле. Ә мондый квартирага хужабикә табылмас, дип уйлыйсынмы? Натальядан яхшыраклары да булыр, ышан мина...—ул күнелле-күтәренке итеп сөйләргә тырышты, әмма ләкин әйтергә теләгәне барыбер үз дигәнчә барып чыкмады шикелле.
—Әмма мин сиңа барысын да әйтеп бетермәдем әле., —диде Тоглар, урындыгында сыгылып төшеп, ул бу көннәрдә бер егерме яшькә картайган кеше кыяфәтендә иде —Ул бит мине талап чыгып киткән Акчамның тиенен дә калдырмаган. . Хәтта туйда мина братва бүләк иткән агалтын һәм алтын сәгатьләрнең бишесенен берсен дә калдырмаган. Ничек итеп, шушы хәлләрдән сон яшәргә мөмкин мина’. Эш акчада да түгел, кабәхәтлегендә бит Син бит белеп-күреп торасын, бу квартира анын өчен генә алынган һәм эшләнгән иде
—Этнен дә эте икән, кәнтәй!—дип чыгырыннан чыкты Аргентинлы. Мондый хәлләрнең булуын кем дә башына кертеп карамас иде. валлаһи! Хәзер Тогларнын эчеп, өметсезлеккә төшеп ятуын Аргентинлы бик яхшы аңлый, үзенең дә бит хәле шундый, рәнжү һәм гаҗизлектән бүре булып улар чагы иде, шулай да ул, үзе дә белештермәстән
—Күпме урлап киткән инде ул кәнтәй?—дип сорамый булдыра алмады
—Сорап та торма. Аркадий Бик күп. сонгы тиенемә кадәр. Мин инде ана бүләккә алып биргән бриллиантларымнын-фәләннәремнен ничә миллион бакска төшкәнлеген әйтеп тә тормыйм Юк бит. чукынмыш, соңгы тиенемә кадәр җыеп алган. Ул акчалар бит тыныч картлык көнемә дип калдырылган иде —Тоглар. күлмәген аерып төшерде, әитерсен лә, күлмәк аны буып тора иде. Күзенә кайгы-хәсрәт һәм үкенү яшьләре бәреп чыкты.
—Син соң, бер ахмак мокыт-аңгыра шикелле, ул акчаларыңны ул күрерлек урында тоткан идеңмени?—дип гаҗәпләнде Городецкий Күзгә күренгән акча теләсә кемне акылдан яздырырга мөмкин ич
—Юк ла! Бөтен хикмәт тә шунда, акчаларым үз остаханәмдә махсус ясаткан яшерен урында иде Табарсыңмы-юкмы, тапсаң да, акча икәнен тиз генә төшенеп алмаслык иде Ә ул марҗа тапкан, анлап алган
—И-и-и, әшәкенең әшәкесе булган икән! Кулыма эләксә, аяк- кулларын үзем тартып өзәр идем'—дип. кайнарланып маташты Аргентинлы
Ул Тогларны шундый бер бик түбән маржанын алдап чыгып качуына да һәм үзе өчен дә бик рәнжегән-нәфрәтләнгән иде хәзер Тоглардан ярдәм көтәргә дә мөмкинлек калмаган иде бит
Ул кичтә Аргентинлы иске дустын шул кайгы-хәсрәтендә ялгыз калдырып китә алмады, анарда йоклап калды, чөнки анын \зенә дә бик көчле бер йомшап-ычкынып алу кирәк иде. ә Россиядә монын өчен аракыдан да яхшы дәва таба алган кешеләр юк иле әле
Күп эчтеләр, каһәр суккан хатын-кызларны эттән алып эткә салып тиргәделәр, тормыш, мәхәббәт турында сөйләнделәр, ләкин шунысы бар—Городецкий, ничек кенә исерек булмасын. \з кайгы-хәсрәте зурында авыз ачып бер сүз дә әйтмәде-ин әүвәл Тогларны бу рухи төшенкелеге- өметсезлегеннән тартып чыгарырга кирәк иде
5
огларда дулап-эчеп үткәргән өч көненнән сон. иртән иртүк Городецкий квартирасында телефон чылтырады. Александр Михайлович икән. Ул Аргентинлыга «Украина» кунакханәсенә килеп, бурыч мәсьәләсен шунда хәл итәргә тәкъдим ясады. Городецкий «Украи- на»дан әллә ни ерак тормый, троллейбуста нибары ике-өч тукталыш кына барасы—бер сәгатьтән очрашырга килештеләр.
Городенкийны Александр Михайловичның кунакханәдә яшәве сагайтты, ул бит аны Мәскәү кешеседер дип ышанып йөри иде. Болай булуы, бер яктан караганда, анын хәлен җиңеләйтер дә әле: бәлки. Александр Михайловичка ничектер йогынты ясап булыр, ни әйтсән дә. Аргентинлы билгеле, абруйлы кеше бит. икенче яктан караганда—токымсыз ат. аңардан нәрсә көтәргә дә белмәссең, кемнәр белән дустыр бит әле ул—анысы да бар Шуңа күрә Городецкий очрашуга жәяү генә барырга булды, үзенен «сааб» машинасы барлыгын белгертәсе килмәде: машинасыз син аяксыз калдың дип шаяртырга ярата аның ассистенты Эйнштейн. Элек комарлы кәрт уеннары тыелган заманнарда. Аргентинлы «Украина» кунакханәсендә еш кына уйнаштыргалый. кунакханәне яхшы белә, хәтта Александр Михайлович әйткән алтынчы каттагы люкста да еш булгалады— анда, үзе Германиягә китеп барганчы. Алик Тайванлы яшәргә ярата иле.
Александр Михайлович бүлмәсендә ялгызы гына булып чыкты. Аргентинлы. әлбәттә, монысын көтмәгән иде. Сүзне шуннанрак башлап җибәрергә ниятләп килсә дә. бу номерда булгалаганын искәртеп тормады... Люкс хуҗасы аны ачык йөз белән каршы алды, әйтерсең лә, аларнын һәр икесен дә бик авыр сөйләшү көтеп тормый иде, хуҗа аны кәнәфигә утырырга чакырды, кәнәфи янында табын корылган, кабымлыклар һәм эчемлекләр утыра иде инде
—Нәрсә эчәбез—вискимы, коньякмы?—дип сорады Александр Михайлович. Аргентинлы янәшәсенә утырып. Бүген эчәргә нияте булмаса да. баш тарту да килешми иде. Аргентинлы:
— Мөгаен, аракыдыр,—диде.
Икесе дә бик киеренке хәл кичерә иде. вакыйганы тагын да тирәнәйтергә теләмичә, Александр Михайлович үзе сүз башлады:
—Мин сезне яхшы белгән кешеләрдән сораштым.. Һәрберсе сезнең квартирагызның миллион гына торырлыгы барын бик мактап сөйләде. Билгеле, кулымда сезнекеләрдән зур каре булгач, мин бәяне тагын да күгәрә ала идем. Үткән эшкә салават, диләрме әле? Әгәр дә сез квартирагыздан аерылырга теләсәгез, мин акча урынына алырга әзер. Районы абруйлы, йортлары да бер дигән...
—Квартира турында сүз йөртергә иртәрәк булыр әле.—дип аны кырыс кына бүлдерде Аргентинлы —Дүрт йөз мен бакс җитди акча, билгеле, әмма минем мөмкинлекләрем һәм дусларым булганда, күтәрмәслек тә түгел. Уен кагыйдәләре буенча, мин сезнең түләүне чигереп торуыгызны телим. Шул арада мин янадан отармын, яки әҗәткә алып түләрмен. Әгәр дә инде түли алмасам. янадан бу сөйләшүгә кайтырбыз. Шулай гадел булыр дип уйлыйм.. Яки мин хаклы түгелме?
—Ярар, сезнеңчә булсын.—диде хужа кеше, бәхәсләшеп тору мәгънәсез булыр иде.—Сез. Аргентинлы. танылган, абруйлы кеше, шулай булгач, сез бер айга бурычыгызны чигереп тора аласыз. Мин уеннан да баш тартмыйм, әмма сез үзегез Барвихага килеп йөрми башладыгыз.— Сөйләшүне беткәнгә санап. Александр Михайлович урыныннан күтәрелде.
Шул мизгелдә Городецкий анын бераз көлемсерәп кенә торган акыллы күзләрен күреп алды—мондый караш бик мөстәкыйль-бәйсез. тәэсирле, үз көченә бик нык ышанган кешедә генә була ала. Боларнын берсе дә. Аргентинлы белгән үз-үзләреннән канәгать, әмма куркак түрәләргә туры килми иде. Менә шунда. Тайванлынын элекке номерында Аргентинлы Александр Михайловичның теге дәүләт хезмәткәрләре өеренә.
Т
ҺӘРНӘРСӘГӘ - АКЧАЛАТА
хәтта бик югары посттагыларына да катнашы юклыгын анлап алды. юк. оу адәм хәтта зур бизнесменга да охшамаган—бу бик югарыдан оча торган кош. юкка гына чекистлар белән аралашып йөрмәс иде Нинди кош һәм бик биек очамы, әгәр жай туры килсә, моны, әлбәттә, ачыкларга кирәк, әмма аны томана-мокыт. лохка санап йөрергә дә һич ярамас, юкса үзеңне тагын бер кат бик каты очыртырга мөмкиннәр
«Украина» кунакханәсеннән чыккач. Аргентинлы үзенен календарлы кул сәгатенә күз төшереп алды, бу сәгатьне дә ул Мәскәүгә килеп чыккан бер пижоннан откан иде—Аргентинлы карамагында нәкъ өч атна вакыты калган икән Александр Михайлович, әлбәттә, кәрт уены кагыйдәләрен бик әйбәт белә: исәп оттырган көннән үк башланып, беренче чигереп тору нәкъ бер ай була. Аргентинлынын бер атнасы жан газаплары, икеләнү-шикләнүләр белән үтеп тә киткән инде. әнә. Хәзер нәрсәдер эшләргә кирәк иде бит. квартирасын бирү турында сүз дә булырга мөмкин түгел.
Аргентинлы, Барвихага барып, янадан отып булмасмы дип. бик тырыша-тырыша акча эзли башлады—катран га зур акчасыз барып керү һич мөмкин түгел, бигрәк тә анын кебек зур сумма оттырган кешегә. Ул үзенә тук йөзле уенчыларның мыскыллап караячакларын да анлый, түзәргә туры киләчәк: андый акчалар салып уйный торган катран барын да белми иде ул Ләкин алдагы бер атна эчендә ана Дантес кына бер илле мен биреп торды: үзенен дә саеккан чагы икән, башкалар, бер атнадан, ун көннән, дип вәгъдә итүдән ары узмадылар, тагын ярты айдан Атександр Михайлович билгеләгән вакыт бетә. Ә илле мен белән Барвихага барып керү көлке генә булыр иде. Шунда Аргентинлы беренче тапкыр узенен акылсызлыгына үкенеп куйды—ана комсызланмаска. Барвихага Эйнштейнны алып барырга, ана күнегә төшкәч, бүген акча тапса, парлашып ике кулдан уйнар иделәр. Алар икәүләп бик сирәк уйный, акча бик кирәк булган гадәттән тыш хәлләрдә генә. Бу очракта отыш йөз процент ышанычлы була иде. Алар бер хәйлә-шулерлык та кылмый, үз кулларында нинди кәртләр булганлыгын белә һәм шуннан чыгып уйный да иделәр Моңа алар ничәмә-ничә айлар бик озак күнегүләр белән ирештеләр, аннары икесендә дә махсус сиземләү һәм акыл да җитәрлек булды
Беренче ике атна үтеп тә китте, ә җыелган акча бик аз иде әле Инде хәзер тиешле сумманы җыеп бетерерлек вакыт калмады Аргентинлы бик нык кайгырды, ябыкты. Тог.тар шикеллерәк булып кына калды. Ана берәр бай мокыт-лох белән уйнау да файда китермәде, бер-ике йөз мен откаласа да. үз кешеләре белән бүлешергә кирәк була иде
Бу көннәрдә акча эзләп йөргәндә. Аргентинлы юк-юк га Дантеснын киңәшен искә төшереп ала—анысы бу мәсьәләне киллер яллап кына хәл итә алырсың, дип котыртып тора, ләкин Аргентинлы бу фикерне куарга тырыша, ни дисәң дә. ул кәрт уенчысы, ә «юеш эшкә»—кеше үтерүгә бармаячак. Әле бит шунысы да бар, ул киллер белән булган хәл кайчан да булса бер тишелеп чыкса, кәрт уйнауларыңны онытырга туры киләчәк, кем инде үтерү оештырган кеше белән бер өстәл янында утырсын. ди °
Билгеләнгән вакыт килеп җитәргә дүрт көн калгач, Аргентинлы бөтенләй коелып төште, янадан үз бүлмәсенә кереп бикләнде, үз-үзенә кул салу турында уйлана башлады—бары тик шул очракта гына ул гаиләсенә квартирасын саклап кала ала иде. Ул хәтта, Атександр Михайловичны юк гаепләрендә дә гаепләп үлем алды хаты да яза башлаган иде Янәсе, аның оттырышын теге бик җентекләп әзерләнгән һәм. шулай янап. Аргентннлыны почмакка китереп кыскан Мондый кәгазь кисәге братва - коре шл ар кулына барып эләксә, гаиләсен тынычта калдырыр иделәр. Россиянен җинаятьчел дөньясында теге дөньяга китеп баручыга изге итеп карыйлар, юкка гына үлгән кеше турында яки яхшы итеп кенә сөйлә, яки бөтенләй сөйләнмә, димиләр бит Кыскасы. Городецкий барысын да әйбәтләп уйлап бетергән, әмма анын асылынып та. атылып та, агу эчеп тә үләсе килми иде шул. Үзен-узе үтерердәй бик күп
алымнарны уйлап-исәпләп карады, әмма берсе дә куанырлык түгел иде...
Тагын ике көн газапланганнан сон, ул үлем турындагы уй- фикерләрен бөтенләй кире какты. Рублев шоссесында күптән түгел булган бәрелешне исенә төшерде, анда да үлем котылгысыз кебек күренгән иде Хәтта күпне күргән ГАИ хезмәткәрләре дә: «Ну туган, ефәк күлмәктән тугансын икән Димәк, әле синен бу җирдә яшәвен илаһи көчләрнен үзенә кирәк» —диделәр. Үзенең йөрәксезлеген, тормыштан лаеклы китәрдәй ихтыяр көче юклыгын да ул әнә шул югары мистикага китереп терәде—аны ниндидер югарыдагы илаһи көч тотып тора, аның яшәвен тели, янәсе Бу фикер аңа яна көч өстәгәндәй булды, үзенең куркак- йөрәксез булуын ул хәтта фәлсәфи нигезләп тә куйды: «Мин яшәргә тиеш икән, димәк, кемдер үләргә дә тиеш».
Инде хәзер, шушы фикере өлгереп җиткәч, яңадан Дантесны исенә төшерде Анын кинәше хәзер алай тупас кабәхәтлек булып түгел, киресенчә, бик акыллы шикелле тоелды. Городецкийның бу фикере тәмам тулышып килгәндә, инде караңгы төшкән иде, үзенең нибары ике генә көн вакыты калганлыгы аны ашыгырга, эшкә кичекмәстән тотынырга мәҗбүр итә иде. Анын акчасы Дантес әйткән суммага гына җитәрлек, хәер, ашыгычлык өчен бәясен дә күтәрергә бик мөмкин, мондый хәвефле-куркыныч эштә кысмыр булып тору ярамас, үзенә кыйммәткәрәк төшмәгәе.
Аргентинлы һәйбәтләп кырынды, өстенә ак смокинг костюмын киеп алды да юлга чыкты. Бер сәгать дигәндә ул «Пекин»да иде инде
6
ытай ресторанында һәрвакыт үзеңә кирәкле кешене очратырга була, ләкин Аргентинлынын анда Хавтанны эзләп табасы килә иде. иске гвардия абруйлыларны хөрмәт итә, Аргентинлы исә анын өчен Мәскәүдә соңгы кешеләрдән саналмый иде. «Пекин»да Городецкийнын байтактан, Тоглар белән Натальяның туеннан сон бер дә булганы юк иде әле.
Ул Хавтанны «Пекин»да очрата алмады, таныш-белешләр шактый күренә иде күренүен. Сапер кушаматлы Вася Головачев, Городецкийнын Хавтанны эзләп йөрүен белгәч, үзенең әле генә «Золотой петушок»тан килүен, әгәр хәзер үк Аргентинлы шунда элдерсә, хужасын үз ресторанында тотып алачагын әйтте.
«Золотой петушок»та да, Городецкийны кертеп җибәргән швейцар әйтмешли, «капчык шыплап тутырылган» булып чыкты. Залда ул Хавтанны офицерлардан сорашып тормыйча да бик жинел табып алды—тегесе камуфляж форма кигән ниндидер зур гына гәүдәле кеше белән утыра иде Швед эчемлеге «Абсолют»тан бушаган ике буш штофка караганда, шактый утыралар булса кирәк, табыннары да бик бай күренә иде. «Мөгаен, Хавтан камуфляжлы теләсә кем белән озак утырмас»,—дип уйлап, Аргентинлы хужа аны күреп алырлык урынга барып утырды.
Чынлап та, шулай булып чыкты, бер биш минуттан Хавтан, үзенен ресторан хужасы икәнлеген онытмыйча, залнын аргы башындагы ниндидер шау-шуга башын күтәреп карады һәм Аргентинлыны да күреп алды. Күрде дә. гажәпләнеп тә куйды Аргентинлы «Золотой петушок»ка алай артык илтифат күрсәтүчеләрдән түгел иде. Аргентинлы үзе генә килгән, буш өстәл янында утыра, кәеф-сафа корырга җыенмый, димәк, ниндидер җитди эш белән килгән ул. Городецкий вак кеше түгел, вак-төяк йомышы гына булса, үзенен «алтылыгын»—Эйнштейнны гына җибәргән булыр иде «Димәк, көтеп торып булмаслык җитди эш белән бу»,—дип нәтижә ясады Хавтан.
Хавтан якында торган официантка ым какты, бу—«мине йолкып алып кит әле» дигәнне анлата иде, тегесе, хужасы янына килеп, анын колагына нәрсәдер пышылдаган булды.
К
—Йә, Гера, без синен белән бик матур күнелле сөйләшеп утырдык, ә мине хәзер быргы чакыра, эшләр көтә,—диде Хавтан. очрашу тәмамланганны аңлатып —Ләкин син башынны бик катырма әле. тормышын бер җайга салыныр Мин сине эшсез һәм бер сынык икмәксез калдырмам, син бит үзебезнен Люберцыныкы, ә мин яхшылыкны онытмыйм. Ләкин син артык күп эчмә, элек сина сокланып йөргән минем халдей егетләр, хәзер син бер штофтан сон ук исерә башлыйсын, дип сөйлиләр. Ә синен кулын нык. күзен төз булырга тиеш,—Хавтан урыныннан жинел генә күтәрелде дә, тиз-тиз атлап үз кабинетына юнәлде, хәтта Аргентинлыга күз дә салып алмады ичмасам.
Хавтан өстәле өстендәге кайбер әйберләрне дә алып куярга өлгермәде, ишекне каерып ачып, бусагада Аргентинлы күренде, ул елмаерга итенгәндәй кыланса да. елмаюы көчәнүле генә булды
—Сәлам, Леня, сине күптән күргән юк —Аргентинлы каршысына чыгып килгән Хавтанга кулларын сузып алга атлады
—Әйе, байтактан күрешкән юк шул. Соңгы мәртәбә Тогларнын туенда шактый «-төянеп» чыккан идек бугай,—дип җавап бирде Леонид Андреевич, алар кочаклашып күрешеп алдылар.
—Әйе, балаларыбыз туенда яки мәет җирләгәндә генә күрешә башладык,—дип күңелсез генә әйтеп куйды Аргентинлы һәм хужа тәкъдим иткән кәнәфигә барып утырды
—Бәлки, ашап-эчеп алырсың? Кичке ашка да кала аласың... Петрович иске корешы өчен тырышмый калмас, ул бит сине күптәннән белә.
—Рәхмәт. Дөресен әйткәндә, бүген кәефләнеп утырыр чагым түгел әле. Ә синдәге аш-су турында күптән ишетеп беләм. менә өстемнән бер йөкне алып ташласам, бөтен дусларны җыеп, синдә бер утырырбыз әле.
Нинди авыр хәлләргә тарыдын? Безнен көчтән килерлек булса. Аркадий, һәрвакыт ярдәм итәрбез. Аргентинлыга да булышмасан. кемгә булышасың, ди аннары .
— Менә-менә — Городецкий нын күзләре тоныкланды, ул гасабида- нып җилкәләрен сикертеп куйды —Каптым мин. Леня. бик нык килеп каптым. Сәгатем санаулы, иртәгә сонгы көнем Ә. беләсеңме, мин йортымны оттырдым.
Хавтан көтелмәгән бу хәбәрдән сикереп торды, әмма шундук, башына суккандай, кире шып итеп утырды
—Син Кутузов проспектындагы йортыңны оттырдыңмы9 Без синен өлкән кызыйның гуган көнендә утырган йортыңнымы9 Кызына ул көнне унсигез яшь тулган иде бугай.
—Әйе, туган, шул йортымны Башы-аягы белән —дип үкенеп раслады Аргентинлы.
—Кемгә килеп каптың сон син. Аркаша? Мин нишләптер бу оттырыш турында ишетмәдем дә. юкса кирәген дә. кирәкмәгәнен дә белеп торам. Күрәсең, безнен арадагы кеше түгелдер ул.
—Өстенә бастын. Хавтан Безнекеләрдән түгел Нефть эшендә кулын җылытып калган бер түрә бугай.
-Нишләп соң син. соңгы көнең килеп җиткәнче, озакка сузып йөрден? Бер көннән сон дөмектерергә кирәк иде у зен Безнен кеше дә булмагач, бигрәк тә...
—Сиңа сөйләве жинел. мин бит саф кәрт уенчысы, безнен әхлакыбыз башка, без Ходай Тәгалә васыятен тотабыз-үтермә Мин анын каны аша атлап чыга алмый идем, аңлыйсынмы? Бер ай акча эзләп йөрдем, беркем дә бирмәде. Бәлки, уинап-отып кире кайтарган булыр идем Ләкин гаиләне урамга чыгарып ташлау да үлем белән бер. кайда яшәргә, ди, кыш борын гәбендә генә Аннары, мин ул йортыма жаным-танем белән береккән, балаларга да бик ошый, картлыгым да әллә кайда түгел— әнә генә. Син мине дөрес анладын. Ходай Тәгалә васыятен атлап чыгарлык булып өлгереп житгем мин хәзер Кыскасы, профессионал киллер кирәк Ана түләрлек кенә акчам бар минем.
—Анысы билгеле,—Хавтан кунагына кызганып карады —Акчаң бул- маса, бу хакта базар да ясап тормыйлар, киллерлар хәзер кредитка эшли, ә кайвакыт хәтта алдан түләп куюны да сорыйлар. Хәзер сиңа ашыгычлык- тизлек өчен дә түләргә кирәк булачак, анысы тагын илле процент дигән сүз. Ләкин эш акчадан гына да тормый бит... Син бит анлыйсың. бу эшне иң беренче итеп сина сылаячаклар, шул ягын уйлап бетердеңме?— дип пошынып сорады кабинет хужасы.
—Вакытым күп иде бит, барысын да уйладым —Аргентинлы үзенен дәлилләрен жентекләп сөйли башлады —Беренчедән. Барвихадагы ул катран турында, анда нинди кешеләр уйнап, нинди суммалар оттырып йөргәннәре турында да беркем сөйләнеп йөрмәячәк—ул алар өчен үлемгә тин. хәзер матбугат жанжалга сусаган, шуны гына көтеп тора. Икенчедән, син бик акыллы әйтәсең, миңа соңгы көнгә кадәр сузып йөрмәскә, ә иртәгесен үк аны юк итәргә кирәк иде. Өченчедән, анда уйнаганда шунысы да ачыкланды, ул нефть белән шөгыльләнүчеләрне көн аралаш диярлек кырып кына торалар икән. Шулай булгач, минем өлешемдәге көмешем Александр Михайловичның да дошманнары күп. ул кайвакыт үзе кайберләрең әйтеп ычкындыргалаган иде. Нефть бароннарын үтергәндә, тагын бер кызыклы гадәт бар—башына контроль атудан соң, аларнын өстенә шешәдән нефть тә сибәләр икән, монысы кем кемне һәм ни өчен үтергәнлеген белмәсеннәр өчен эшләнәдер инде. Без дә шул алымны кулланырбыз. Ә ментларга чокчынып-казынып торуның файдасы юк Аларга һәр эшне тизрәк ябып кую гына кирәк, ачылмаган җинаятьне кемнен күтәреп йөрисе килсен. Бер бизнесмен дөмеккәннән генә дөнья бетәме? Икенчесе шунда ук туа тора аның, һәм соңгы сүзем: мин иртәгә ана шылтыратам да: «Килеп кара, квартирамны бирергә булдым»,—дим - Аргентинлы тынычлана төшкән иде инде.
—Әйе, алдын-артын ныклап уйлап эшләгәнгә охшыйсын болай,— дип, башын кашып алды Хавтан —Ләкин, миңа калса, вариант һәм алибиларын никадәр азрак булса, шул кадәр яхшырактыр. Син бер мәсьәләдә хаклы, ментлар ул «яна урысларны» бандитлардан да артыграк яратмый. Әгәр дә инде, кемдер, квартира өчен чәнчелдергәннәр, дип мәтәштерсә, бу фаразга берәү дә ышанмас, нефть өчен башын ашаганнар, диярләр.
—Синен күз алдында тоткан берәр ышанычлы кешең бармы?—дип сорады Аргентинлы, ул инде бу киеренке сөйләшүдән арып, кәнәфигә аркасы белән ауган иде.
—Сон хәзер кемнәр генә юк?—дип көлемсерәде Хавтан.—Син сәяси икътисадның төп канунын беләсең: ихтыяж тәкъдим тудыра,—Ул жднланып китте, ресторан шау-шуы ишетелгән ишеккә таба ымлады.—Менә әле генә мин бер офицер белән ашап-эчеп утырдым. Бәлки, ул да ярап куяр...
— Ниндиерәк кеше үзе? Ана ышанырга ярыймы9—Аргентинлы эш болай тиз генә пешеп чыгар дип һич тә көтмәгән иде.
— Мин аны әле армиягә чаклы ук. яшь егет чагыннан беләм, аннары бер жиде ел күздән югалып торды. Ул Люберцыдан, кушаматы Самурай. Дингез десантында хезмәт иткән, армия хезмәтен махсус гаскәрләрнең аерым подразделениесында төгәлләгән. Армиядән сон Владивостокта калган, шунда өйләнгән, читтән торып эчке эшләр министрлыгының Югары мәктәбен тәмамлаган, порт милициясендә эшләгән. Ниһаять, барлык Россия акчаларының да Мәскәүдә генә әйләнгәнен анлап. өенә кайткан, эчке эшләр министрлыгының махсус подразде- лениесенә эләккән. Ләкин бит Люберцы егете булуыңнан берничек тә качып котыла алмыйсын, дәүләтен дә сина хәвефле-куркыныч эшен өчен тиеннәр генә түли. Тегендә, Приморьеда кайберәүләрне әкренләп кенә йолкыштыргалап торган. Сизәм, кайткач, биредә дә шул шөгылен ташламаган Менә шул чагында безнең сукмак-юллар кисеште дә инде, ментлар арасында үз кешен булу комачау итмәс дип уйладым. Ул безне берничә мәртәбә зур күнелсезлек-бәлаләрдән саклап калды инде. Кыскасы, органнарда минем үз кешем иде ул.
—Ә ни өчен «иде»?—дип. ирексездән бүлдерде аны Аргентинлы.
—Әйе. бәхетсезлеккә. бар иде —Хавтан кызганган кыяфәт белән кулларын жәеп җибәрде — Аларнын эшеннән Апам сакласын, бер ел эчендә үзенен ун егетен җирләде, нервылары уйный башлады Хатыны белән лә рәтле тормышы барып чыкмады Анысы анын Владивостоктан— Мәскәүгә ияләшә алмадымы шунда, кыскасы, ирен ташлап, кире китеп барды. Ә ул арада анын кешеләре арасында әйтерсен вируслы чир таралды— курку чире Нәтиҗәдә—берсе артыннан икенчесен эштән куып чыгара башладылар: яшьләр юк-бар тиеннәр өчен башларын салырга теләми. Ә артында үзеннекеләр торганны сизмәгәндә, яна команда белән генә чираттагы броня ишекне штрумлау тез астына сугадыр шул. Ә бәлки, яше дә үзенекен аладыр Кыскасы, эштән китәргә рапорт яза бу. Ә үзе менә дигән профессионал диверсион әзерлек мәктәбен үткән, электротехниканы белә, кул астындагы әйберләрдән бомба-фәлән ясау —анын өчен бер төкрек кенә. Теләсән. аның белән сөйләшеп карыйм,—дип тәкъдим итте Хавтан һәм. Самурайны чакыртырга дип. кынгырауга үрелде
Городецкий уйланып, янагын сыйпап торды
—Юк. ул мина ярамас шул. Мин аны залда күрдем—анарда озакка сузылган өметсез рухи төшенкелек, үземнән беләм Аннары, мин. иске кагыйдәләр кешесе буларак, ментларга ышанып та бетмим—элеккеләренә дә. хәтта Люберцыныкыларга да. Син мина үзебезнекеләр арасыннан берәрсен тап. зонадан кайткан, җитди статья буенча утырган булсын Акча бик кирәк, бала-чагасы ач-ялангач, гаиләсе хәерче ниндидер баклан булмасын инде. Ана бер байны чәнчелдерү шатлык кына китерсен. Ә минем уй-ниятем яхшы уйлап эшләнгән, башкарып чыгучысы гына кирәк
—Күпме түләргә әзер сон син?—дип. эшлекле генә сорады Хавтан.
—Хәзер кабул ителгәнчә, ун мен бакс. мин белештем инде, тиз үтәлүе өчен тагын биш мен плюс. Әгәр дә янә ике-өч кисәк кысып алырга теләсә, ризалаш, җитди кеше генә булсын
—Ярар, төйнәп куйдык,—дип. ресторан хужасы учы белән шап иттереп өстәлгә сугып алды —Иртәгә көндезгә кадәр өендә утыр, ул сина үзе шылтыратыр, исемен, әйтик. Жора дияр, кайда булса да ашап- эчеп алырга һәм шунда чираттагы кәрт уены турында сөйләшергә чакырыр Очрашу урынын үзен әйтерсен. Килештекме'’
Городецкий ризалык белдереп баш какты да кәнәфидән күтәрелде Инде ишеккә юнәлгәч кенә, ул кинәт янадан өстәл янына килде
—Ә син. Леонид Андреевич, хаклы синен Самураен, чынлап та. кызыклы шәхес. Бәлки, берәр кирәге килеп чыгар әле Бир әле мина аның телефонын, мин аны. мөгаен, тән сакчым итеп алырмын Тик кисәтеп куй. эчүен ташласын, мин үзем сирәк салгалыйм һәм исерекләрне яратмыйм, аларнын психикасы башка була.
—Ярар алайса, килештек,—дип шатланды Хавтан —Юкса, мин инде минем кешемне бәяләп бетермисен дип. пошына башлаган идем Ә тән сакчысына—менә дигән килә инде ул Син анын аю кебек килбәтсез- легенә карама, мин аны спортзалда күрдем: пантера, гепард, буар елан Әгәр дә Самурай башка хужа кулына китсә, кызганыч булыр иде
Алар шулай килешенеп, аерылдылар
Рестораннан чыгып киткәндә, Аргентинлы игътибар белән залны тагын бер күздән кичереп алды—яна кешеләр өстәлмәгән иде бугай Машинасын куйган җирдә дә шулай, бер үзгәрешсез иде-бер машина китмәгән дә. килмәгән дә: ул моны үзенен фотографик хәтеренә гаянып. ышанып әйтә ала иде Саклык беркайчан да зыян итми, бигрәк тә бу Александр Михайлович ди тәннәре-Алла белсен, кемдер, хәзер инде аны төпченеп, кем икәнен ачыклап, артында кемнәр торганын чамалап маташыр!а Городецкийнын вакыты юк. ә хәзер. Хавтан белән сөйләшкәннән сон. монын кирәге дә калмады Шулай да бик сак эш итәргә кирәк
7
әкин Аргентинлы әллә үз мөмкинлекләренә артык ышанып ташлады, әллә, киресенчә, үзен тар-мар иткән адәммен сизгерлеген бәяләп бетерә алмады. Аргентинлы -Украина» кунакханәсенә килеп, үзе белән очрашып киткәч, Александр Михайлович Кутузов проспектындагы квартира хуҗасының бернинди шартларда да ул квартирадан аерылырга теләмәгәнен аңлап алды, ә шундый кыска вакыт эчендә анын дүрт йөз мен бакены җыеп бетерү мөмкинлеге дә юк—Мәскәүдә андый котырган акчаларның йөри торган вакыты узды шул инде. Димәк. Россиядә яхшы үзләштерелгән бердәнбер билгеле юл гына кала. Криминал даирәләр бик тиз инандылар: кичә син әле аягына егылып, әҗәткә акча биреп торуын сораган һәм сина яхшылык эшләгән кешегә бурычны кайтарып бирүгә караганда, аны үтереп ташлау җиңелрәк Шуңа күрә дә. инде ничәнче ел рәттән Россиядә банкирларны һәм бай кешеләрне көннен көнендә атып үтереп кенә торалар. Мона кадәр бу мәсьәләдә абруена тел- теш тидерерлек булмаса да. Аргентинлы да шушы сыналган юлга басарга мөмкин бит. Дөрес, ул бурычларын һәрвакыт кайтара килгән, оттырганнарга карата да үзен лаеклы тоткан. Мәскәүдә анын турында дистәләрчә шундый легендалар йөри. Бөек уенчының дәрәҗәсе дә шунда шул. Әмма Александр Михайлович бер мәкальне ярата иде. сакланганны Ходай саклар. Шунлыктан. Аргентинлыны ныклы күзәтү астына алдылар—телефонын тыңлауны оештырдылар, өеннән чыгып йөргәндә, артыннан калмый күзәтеп тордылар. Шулай булгач. «Украина» кунакханәсендә яшәүче кеше Аргентинлынын эшләре ничек барганын һәм анын ни өчен Барвихада күренмәгәнен бик яхшы белеп торды. Александр Михайлович үз фаразларында ялгышмады: теге түләргә тиешле бурычынын чиректән әз генә артыгын жыя алган, димәк, шул сыналган бердәнбер юл гына кала ана...
Александр Михайловичка Аргентинлынын -Золотой петушок» ресторанына килүен ишеттергәч, ул бик сак эшләргә, шикләндермәскә кушты— кунакханәнен алтынчы катында яшәүченең Хавтан белән дә аерым исәп- хисаплары бар иде. Дөресен әйткәндә. Александр Михаилович бераз борчыла да башлады: биредә ике теләк бергә кушылмадымы икән? һәм ул -Золотой петушок- рестораны янына тиз генә үзенен төрле катлаулы аппаратуралар белән җиһазландырылган -лендровер- машинасын җибәрде. Ләкин директор кабинетындагы сөйләшүне язып алып булмады. Картье кушаматлы Слава Неделиннын үз вакытында Хавтанга. тынлый да. күрә дә ала торган хикмәтле нәрсә ясап куйгач, аны кыйммәтле саклану экраны белән дә ышыклаганын Александр Михайлович кайдан белсен, ди? Шуна күрә анын кешеләре алданып кына калды да.
Хавтаннын диварларын тыңлаудан саклый торган бик камил техникага барып төртелгәч, тыңларга килүчеләр бу хакта Александр Михайловичка хәбәр иттеләр, -лендровер» хуҗасы аларга Кутузов проспектына— Аргентинлы йорты янына кайтып, унайлы урынга урнашырга һәм тәүлек буе күзәтеп торырга боерды—операция үзенен ахырына якынлашып килә иде төсле. Барвихада шундый зур отышлы булган кеше Аргентинлынын Хавтан янына ни өчен килгәнлеген тәгаен белә, ләкин анын өчен икенче нәрсә мөһим—Городецкий кайсы киллерны яллады икән дә, алар нинди план корды икән, ә ин белергә кирәклесе шул: Александр Михайловичка ау кайда оештырыла—кунакханәдәме, урамдамы, юлдамы яки Барвихадамы?
Оттырган көненнән сон беренче мәртәбә Городецкий тыныч йоклады Карар кабул ителгән, максат ачык, киллер бар. ул инде шикләнеп- икеләнеп газаплануларыннан котылган иде. Бер генә төп мәсьәлә кала, кәрт уенындагы кебек үк. уныш әфәнде генә сынатмасын, ул бик тә каприз һәм ни-нәрсәләр эшләсен алдан әйтеп булмый торган холыклы әфәнде Бүреләр өере арасында яшәп. Аргентинлы тәүге мәртәбә гладиаторлар законын бар-барлыгы белән тойды: яки син. яки сине— һәм ул шул юлны сайларга мәҗбүр булды.
Л
Сәгать нәкъ унбердә, үзен Жора дип таныштырып, бер адәм шылтыратты. Ул кайда булса да барып ашап-эчеп алырга һәм шунда алдагы шимбә-якшәмбе көннәрендә буласы житди кәрт уены турында да сөйләшеп-килешеп куярга тәкъдим итте—кыскасы. Хавтан карусельне әйләндереп җибәргән иде инде Аргентинлы очрашу урынын алдан ук уйлап куйган, монын өчен ин яхшысы—бу сәгатьләрдә кеше күп болгана торган Тверская урамы иде
Аргентинлы:
—Ярый, шимбә буш көнем. Әбәтне исә, каршы килмәсәгез, белорус вокзалы янындагы «Якорь» ресторанында ашарбыз,—диде.—Килештекме0 Алайса, бер сәгатьтән шунда очрашабыз. Мин төгәл кеше, һәр көнемнен сәгате-минутлары исәпле, сонга калмагыз, яме.—дип. Аргентинлы трубкасын куйды һәммәсе дә майлаган кебек бара, ул канәгатьлек белән кулларын уып алды, бүген уңыш әфәнде йокысыннан ун аягы белән торган бугай.
Киллерга аванс бирү турында ул ни кичтән, ни иртән бернәрсә дә уйламаган иде. хәзер исә акчаларын яшереп куйган урынга ташланды, башына тагын бер уй килде эшне тизләтү өчен дә аванс түләргә кирәкме икән? Ахыр чиктә, акча—четерекле нәрсә, әйтүләренә караганда, киллерлар бик саран-вакчыл һәм каприз халык, заказлар күп булып, акча юмарт тамганга шулай кыланалардыр инде Аргентинлы. ул-бу була калса, дип. йөз долларлы акчалардан ике төргәк ясады: берсе—биш мендек, икенчесе ике мен ярымлык иде Шуннан сон ул гаражына ашыкты, анын машинадан чыгып торырга нияте юк иде, бер минутка гына ресторан алдында туктый да, киллерны машинасына алып, җилдереп китә, янәсе Ә киллер «сааб» эчендә генә тиешле күрсәтмәләрне ала һәм әгәр килешсәләр, әлбәттә, акчасы да кулдан-кулга күчә
Утыз-утыз биш яшьләрендәге, яна мода белән тегелгән кәшемир пәлтәсен ачык төстәге шарф белән ураган бер адәм, «Якорь» рестораны ишеге төбендә үк. аякларын бер-берсенә бәргәләп, көтеп тора иде инде. Аны ерактан ук күреп алган Аргентинлы уйлап куйды «Минем арттан «койрык» булса, бу «джентльменнын» зонада бер генә түгел, ә мөгаен, берничә мәртәбә булып кайтканлыгын бик акыллы булмаган кеше дә анлап алыр иде» Бу хакта теге адәмиен җир төсенә кергән йөзе дә, сыекланып-пеләшләнеп беткән чәче-башы һәм үз-үзен гомуми тотышы да әйтеп тора иде Ул үзе боларны бик күрсәтергә теләмичә, бер урында ябык аяклары белән биештереп кенә торса да,—әле җитмәсә, кыш көннәренә һич яраклашмаган юка табанлы гүфлиләрдән генә әле!—ара- тирә як-ягына каран галап ала—зонада утырганда үзләштергән бу гадәтләр анын канына сеңгән, аларны беркайчан да, бер костюм белән дә яшерә алмас илен Хавтан бик житди кешене җибәргән булып чыга бодай булгач Аргентинлы, алдан уйлап куйганча, якынрак килде дә, машина ишеген ачып, әкрен генә дәште:
—Жора!
Алай ук эшләргә, бәлки, кирәкмәгән дә булгандыр, әмма күз ачып йомган арада көяз егет дигәнебез машина эчендә иде инде, ә «сааб» Тверской урамы буйлап алга ыргылды.
Әгәр дә Городецкий, көзгегә карагандай, күргән-белгән булса икән?! Александр Михайлович кешеләренең очрашуны көтеп торып, әле Аргентинлы килеп җиткәнче үк. бу киллерны абайлап алып, аны берничә мәртәбә фоторәсемгә төшереп алтайлыкларын, шуны шефларына хәбәр итеп тә өлгергәнлекләрен, ә тегесенең. Городецкий белән очрашкан киллерны бүген бер адым да күздән югалтмаска боерганын белгән булса- нишләр иле икән’ Шуңа курә. юж югеп MUCH барган ак -сааб» артыннан ук күзгә бик ташланмый торган өч «Волга» машинасы да җилдереп китте Алар, бер-берсен алмаштырып, ягъни берсе алга чыгып, икенчесе артка калып, дигәндәй. Аргентинлынын машинасын күздән югалтмыйча бардылар, шуннан сон һәммәсе лә ачыкланды. Аргентинлы яллаган
киллерын булачак җинаять урынына—Барвихага таба алып бара иде.
Хавтан тәкъдим иткән купшы-көяз егет машинада үзен Боря дип әйтте дә, рөхсәтсез-нисез генә тартып җибәрде, анын шактый туйганлыгы сизелә иде Көн, әйтерен бармы, бигрәк тә әшәке иде шул: үзе юеш- салкын. үзе җилле, кыш һәм кар исе килеп тора иде.
Аргентинлынын уйларын уйлаган шикелле итеп, сигаретын суыра- суыра, бу адәм гамьсез генә әйтеп куйды:
—Мондый көн безгә бәхет кенә. Мондый салкын лычкылдыкта урамда беркем дә булмый, шаһитлар булганын үлеп тә яратмыйм —Җылыда эченә җан кергән Жора-Боря бераз мактанып алырга да кирәк тапты бугай.
Городецкий да, сүзне нәрсәдән башларга белмичәрәк бара иде: әллә акчадан, әллә үтерелергә тиешле кешедән, әллә бу киллернын профессиональлеген тикшерергә кирәклеген башларгамы?—белмәссең.. Шуна күрә ул бары тик:
—Яратасынмы-юкмы, кайчагында сайлап торып булмый. Кара әле. синен ике шаһитын бармы сон?—дип сорап кына куйды.
Егет, сүзнен ни-нәрсә турында барганлыгын тиз генә төшенеп җитә алмыйча, тынып калды, аннары, анына барып җиткәч, шаркылдап көлеп җибәрде. Ул башын артка ташлап, ихластан көлә иде, Аргентинлы анын тәвәккәллеген шунда ук тоеп алды.
—Әйтерсез дә сон, валлаһи, көлдерәсез. Сез исәптә түгел, сез— заказчы, аларны сатмыйбыз—бу безнен һөнәрнең төп кагыйдәләреннән берсе. Шунын өстәвенә, сез югары абруйлы кеше. Сезне сатсам—үземә үлем карары укыйм, дигән сүз. Сездәй кешеләргә ярдәм итү—минем изге эшем. Мин эләксәм—кемгә барам: Хавтанга, сезгә ярдәм эзләп барам бит. Шуна күрә дә, мин бөтен эшләремне ташлап, беренче чылтырау белән сезгә килдем, әйттеләр—эш бик ашыгыч, диделәр...
—Әйтәсе дә юк, Боря, яна, ялкынланып яна минем эш...—дип, ана куәт биреп куйды Аргентинлы, үзен куып узган «Волга»ны бик ышанычлы гына янадан узып китеп.
—Борчылмагыз ла! Әгәр пуля сезнен мәсьәләләрне шундук хәл итә ала икән, без аны нәкъ маңгаена утыртырбыз. Ә инде ышанычлырак булсын өчен, «калашников»тан бер-ике тырылдатырбыз,—дип ышандырды аны Жора-Боря.
Ниһаять, Городецкий эшкә кереште:
—Сина аударасы кешен хакында бераз мәгълүмат бирү кирәкме?— дип сорады ул.
—Юк, кирәкмәс,—дип, тәрәзә аша сигарет көлен кагып җавап бирде киллер.—Мин беренче утырып чыгуымнан сон ук андый кызыксынуларыма чик куйдым—артык күп белү гомерне кыскарта. Ләкин дә мин анын фоторәсеменә бер күз төшереп алыр идем. Әгәр булса, әлбәттә, бутамас өчен, диюем, юкса, соныннан «Башканы тәгәрәтмәдемме икән?»— дип шикләнеп йөрерлек булмасын. Әйбәт акча сыйфатлы эш тә таләп итә,—дип. Боря үгезне мөгезеннән алып дигәндәй, түләү хакында сүз кузгатты. Бу исә Городенкийга сөйләшүне дәвам итәргә шактый җиңе-ләйтте.
Шулай да Аргентинлы, түләү хакында сүз кузгатканчы, кесәсеннән алдан әзерләп куйган фоторәсемне алып, киллерга сузды. Тегесе, төсле рәсемгә карап, көлеп җибәрде:
— Шаян кеше икәнсез. Биредә бит өч лирик басып тора, мин аларнын кайсысын теге дөньяга озатырга тиеш сон? Өчесен дәме әллә? Ул чагында түләү бөтенләй башка тарифтан булачак. Бер төркем, команда— бу инде йөз кисәкне сорый, хәтта үз кешеләреннән дә...
Хәзер инде Аргентинлы көлеп куйды:
—Син барысын да атып егарга ашыкма әле, игътибар беләнрәк кара, бәлки, кемне булса да кызганырга кирәктер.
—Анысы да хак сүз,—дип, авызын ерды Боря, рәсемдә Аргентинлы-
нын үзен танып алып —Барыбер икәү кала бит әле. Кайсысын чүкергә сон боларнын?
—Ә бу сина психологик мәсьәлә, үзенә күрә имтихан—йәле, үзен исәпләп чыгар: кайсысын алырга кирәк?—дип, бераз мыскыллап та әйтеп куйды Городецкий —Мин хәтта фаразлап та алдым: дөрес әйтсән, димәк, эшебез пешәчәк. Ләкин, дөрес әйтмәсән дә, хәзер инде чигенергә сон— операцияне кичектермәячәкмен. Ырымнарга ышанучан кеше булсам да.
Фоторәсемдәге өченче кеше Альберт Янович иде. Рәсем үзе Барвихада хатын-кызлар мәҗлесе оештырган көнне төшереп алынган, сыйфаты да әллә ни түгел иде анын
Мөгаен, Аргентинлыга үзенең ырымнарга ышанучан кеше икәнлеген әйтеп ычкындырмаска кирәк булгандыр, чөнки киллер, анын сүзләрен чынга алып, рәсемгә бик озак кадалып карап торды, хәтта анын мангаена тирләр бәреп чыкты Ул, ахрысы, чынлап та, бу ике джентельменның кайсысын дөмектерергә кирәклеген тапса, үзенен абруе да шуна бәйле булыр дип уйлады булса кирәк. Аргентинлы моны абайлап алды, әмма киллернын эшен җиңеләйтергә ашыкмады, әйдә, башын ватсын әле!
Муенындагы шарфы бүлтәеп чыккан көяз егет, ниһаять, дулкынланып әйтте:
—Менә бу утыз-утыз биш яшьләрдәге, тәбәнәгрәген—славян кешесен,—дип, Александр Михайлович рәсеменә төртте. Юкса, чекистлар токымы «■Кавказ милләте кешесенә» охшаган һәм һич тә Славянга тартмый иде.
—Булдырдын, егет икәнсен!—дип шатланып жавап бирде Городецкий, ул һич кенә дә киллернын ялгышуын теләми, чөнки, чынлап та, ырымнарга ышанучан иде.—Ярар, шул икәнен тапкансын икән, алга таба тында,— дип, Аргентинлы җитдиләнеп сөйли башлады —Без хәзер Рублев шоссесыннан Барвихага барабыз. Күрәсеңме, юлда ментлар юк. президент Германиядә рәсми визит белән йөргән чак, бу безнен бәхеткә туры килде, юкса башка вариант эзләр идек. Хужа булмагач, Барвихага һәртөрле зур түрә әфәнделәр дә килеп йөрмәячәк, алар аркасында юл махсус тикшерүдә тотылыр иде, ә хәзер, төнлә, әнә, утлары да сүрәнрәк яктырта Минем берничә вариантым бар, әмма сина эшне артык катлауландырасым килми, ин гади һәм, ин ышанычлысына тукталыйк Барып чыкмаса, иртәгә дә өзелергә мөмкин—иртәгә катранда зур уен булачак, чөнки җомга Безгә башка планны уйларга туры киләчәк.
—Сезгә күренә төшә инде. Мин хәтта үзегез алдан һәммәсен дә уйлап-исәпләп куйганыгызга шат та. Ә мин, ышаныгыз, калтыранып- куркып калмам, туп-туры үзенә бәрермен —дип сүзгә кушылды Хавтан җибәргән киллер.
— Бер вариант бар...—Аргентинлы тотлыгыбрак калды, ни әйтсән дә, ул бит кәрт уенчысы гына, бандит түгел.—Шунда, Барвихада ук. Уен барышында ул. ачык балконга чыгып, тартып керергә ярата. Без өченче каттагы бильярд залында уйныйбыз, ә ана каршы шундый ук дүрт катлы йорт төзелеп бетеп килә, хәзер анда язга кадәр эшләр тукталып тора Менә шуннан өченчеме-дүртенчеме каттан чүкисен дә аласын. Анда ара кырык метрдан да артык түгел, тавышсыз снайпер винтовкасыннан тәрәзәсе яктырып торган балкондагы кешегә тидерми калу мөмкин түгел, ышанычлы. Ләкин соңыннан поселоктан машина белән чыгып ычкыну — бик хәвефле булыр, чит машинаны шундук эләктереп алырлар Мина калса, ана тозакны юлда корырга кирәк, биредә бик текә-текә борылышлар җитәрлек, машинаның тизлеген киметергә туры килә Менә шунда тәгаен бәрерсең дә, тагын бер ату өчен дә вакыт кала. Ә безнен тагын бер кирәкле эш бар әле
—Нинди эш?—дип. инде ау дәртенә кергән киллер каударланып сорады
Шунда гына Аргентинлы анын акаеп чыккан күз караларыннан наркотик үлән-фалән тартканын яки. тагын да яманрагы, энәдә утырганын аңлап алды.
4. -к v • м ю
—Мәет өстенә нефть сибәргә кирәк булачак, ментлар бу байны ни өчен чүкегәннәрен аңласын дип «Херша»дан бушаган шешәгә солярка тутырып алып килдем, багажникта булыр.
—Ә-ә-ә, беләм Ишеткәнем бар андый йола турында.—дип тыныч кына җавап бирде Жора-Боря.
Городецкий, машинасының тизлеген киметеп, кисәтеп куйды:
—Хәзер без бер биш минуттан туктарбыз. Бер ай элек мин шунда үзем аварияга эләккән идем, Аллаһынын кодрәте белән исән калдым тагын Менә шул бик каһәрле урын безгә менә дигән инде Барып җиткәч, үзен тирә-ягын карап чыгарсың—уңайлы урын, кискен-текә борылыш, урман юлга ук терәлеп тора, телисенме-юкмы, тизлекне киметергә туры килә. Кереп качар урынын да бар. машинаңны кая куярга да урын әзерләп куйдым.
Берничә минуттан алар юл читенә чыгып туктадылар һәм ашыкмый гына урамга таба атладылар. Аргентинлынын үзе барып капланган урынны күрәсе килә иде Төбенә кадәр кырылып-жәнчелеп беткән «Жигули» янына барып җиткәндә генә, юлдан Барвиха ягына таба ялгыз «Волга» җилдереп узып китте. «Волга» эчендә утыручылар ак «сааб»ны да, урман читендә таптанып йөргән ике кешене дә абайлап калдылар. Александр Михайловичка тозак шушында куелачагын анлау кыен түгел иде. шундук арттан килгән машиналарга алга китмәскә, ә «сааб»ны шәһәргә кергән җирендә—боҗра юл тирәсендә көтеп торырга кушылды.
Алда торган операция белән канатланган киллер сайланган урынны бик ошатты Шулай да, бераз уйлагач, әйтеп куйды:
— Биредә автомат та. контроль ату да кирәк булмас дип уйлыйм. Ышанычлы совет минасы гына кирәк, аннан да ышанычлысы юк. яки противопехотный, яки противотанковый,—дип, ул хәрби телгә үк күчте.
—Ә мин «калашников» белән эшне бетерербез, дип уйлаган идем,— диде Аргентинлы —Мина, минем карашка, тулы ышаныч бирми,—дип шикләнә калды ул.
—Сөйләп тә тормагыз,—диде Жора-Боря,—кем кулында була бит алар Мина-бомбалар, киресенчә, тулы ышанычлы, шуңа күрә дә. Мәс- кәүдә сонгы вакытта бер-бер артлы шартлатулар китте бит. Мин сезгә, белгеч буларак әйтәм. киләчәк—шартлатуларда булачак.
—Димәк, минер эзләргә кирәк9—дип. пошынып сорады Аргентинлы—эшнең мондый юнәлеш алуы һич кенә дә анын күңеленә ятмый иде.
—Ә нигә?—дип. үзенең хуҗасына, балага карагандай, көлемсерәп карап алды киллер.—Мин үзем Әфганны башыннан азагына кадәр үткән кеше, «Батырлык өчен» медалем дә бар. дошманнарга йөзләрчә миналар куйдым, шуларны ук үзем соңыннан зарарсызландырдым, шулай булгач, нәрсәнең нәрсәгә кирәклеген генә беләмдер.
—Сон. алай булса, эш башкача,—дип. күңеле күтәрелеп китте Горо- децкийның,—Мина икән—мина, сез-профессионалга яхшырак билгеле
—Ләкин минаны сатып алырга туры киләчәк, ә безгә кирәкле ышанычлысы. радио аша шартлатыла торганы, «калашников»тан да кыйммәтрәккә тарта,—дип, киллер Боря анын кикриген бик тиз шиңдерде, үзенә тиешле акчага мина сатып алырга анын һич тә исәбе юк иле.
—Нинди базар ясыйбыз? Мин аванс алып килдем,—дип шундук ана ышаныч белдерде Аргентинлы, хәзер ул бөтенесенә дә әзер иде инде.
—Алайса, минем бер генә соравым кала,—дип дәртләнеп әйтте киллер, күрәсен, ул үз кесәсенә керәсе акчаларның рәхәт авырлыгын тоя башлаган иде инде —Анын машинасы нинди, башка машиналар белән бутамаска кирәк булыр бит Хәзер ул иномаркалар шулкадәр күбәйде, зонада утыручыларның бетләре шикелле хәтта, барлык байлар да «мерседес»ларда гына җилдерә...
—Профессионал! Эшнен һәр нечкәлегенә төшенгән кешеләрне
яратам.—дип, аны үсендереп алды Аргентинлы —Әмма бу мәсьәләдә буталчыклык булмас Анын машинасы «лендровер» джипы, инглихтәрнеке. Мәскәүдә бердәнбер генә булмаса да. «ролле-ройслар» кебек үк. алар санаулы гына. Ә бутавын бутамассын.—Аргентинлы авызын ерып елмайды.—Мин анын янында «Украина» кунакханәсендә булганда, чыга-чыгыш- лый. анын «лендровер»ына кечкенә бер нәмәстә беркеттем, ул билгеле бер радиодулкында гына эшли. Сүз уңаеннан, анысы да инглизләр әйберсе. мин аларны кайчандыр бер унлапны сатып алган идем, бурыч түләргә теләмәүчеләр артыннан чапканда, кирәге чыга тора бит,—мин аларны. үзләре һич көтмәгән жирдә шул маякларым аша барып тапкач, аларнын йөзләрен күрсән иде син.—дип кырт кына көлеп куйды Аргентинлы —Ә менә бу сонгысы. күрәсен. җитдирәк эш өчен кирәк булып чыкты Анын джипы бер өч километр ераклыкта күренгәч, менә бу тартмачыкта тонык кына ут янар һәм бераз тавыш ишетелер, димәк, машина якынлашып килә, дигән сүз. анда инде бутамассын. шәт —Аргентинлы Боряга бик арзанлы пластмасс зажигалкага охшаган бер нәмәрсә тоттырды.
—Менә мина да шундый бер нәрсә булса икән,—дип. балаларча чын күңеленнән сокланып куйды киллер — Мина бит кайвакьггларда минем тирәмдә кемнәр буталганын белү дә бик кирәк.
—Эшеңне башкарып чыксан. миннән сина шундый ук ун данә бүләк,—дип юмартланып ташлады Аргентинлы—үз киллерынны кул астында тоту шулай ук начар түгел, заман болгавыр, алла еллар һәм яктылык бик күренеп тормый әле.
—Мина һәммәсе дә уч төбендәге кебек. Урыны менә дигән, хәтта минаны да казып-яшереп торасы юк. Килгән машиналар кыеклап эчке якка саклану кирт;—әре ягына килеп керә ич. ә мин минаны нәкъ шулар артына ук куям.—диде канәгать әфганлы. юл читендә тынып калган «сааб» машинасына кайта-кайтышлый
Машинага кереп утыргач. Аргентинлы капылт кына әйтеп куйды: —Синең белән теләсә кайчан һәм теләсә кайдан элемтәгә керер өчен, кесә телефонын булу ярап торыр иде Әмма монысы хат итмәслек эш түгел. Кайтышлый ук «Билайн» кибетенә кереп чыгарбыз да. сина ул уенчыкны алырбыз,—диде.
— Рәнжетәсен. начальник,—дип елмайды киллер Боря —Фирма себерке генә бәйләми бит, ул уенчыгым бар минем —Ул куен кесәсеннән радиотелефонын чыгарып күрсәтте. Фирма табутлар ясый Шунлыктан, ялган номерлы машинам да, ана тиешле документларым да әзер, тик менә коралларым арасында минам гына юк. ләкин кичкә булыр ул миндә. .
Хәзер инде сүз акчага килеп төртелде, артык сузарга ярамый иде. шуңа күрә Городецкий сорады
—Мин Хавтан белән килешенгән сумманың яртысын алып килдем, җитеп торырмы?
— Шуңа өстәп, плюс тагын яртысын, димәк, җиде ярым кисәк,— дип, каты гына әйтеп куйды киллер, үзенен бу очракта һич тә шаярырга теләмәгәненә басым ясап
—Барысы да дөрес, мин нәкъ шул чаклыны алып килдем дә — Аргентинлы ана ике төргәк сузды.
Боря игътибар белән ике төргәкне дә ачып, санап чыкты
— Мин Афганистанда үзбәкләр белән бергә хезмәт иттем, әйбәт, ышанычлы егетләр Менә шуларнын бер мәкале бар икән юлда табып алсан да. акчаны санап ал. Акыллы мәкаль бит. ул мине бик күп күнелсезлекләрдән коткарып калды
—Алайса, ин азын гына килешәсе калды,—дип йомгак ясады Аргентинлы —Иртәгәге көнне, төгәлрәге, төнне сәгате-минуты белән хәл итик. Кичке уннарга кадәр син буш ял ит. йоклап ал. машинаңны, документларынны тәртипкә китер Мин сина сәгать унберләрдә шылтыратып бер сүз генә әйтермен «Вакыт»,—диярмен Монысы безгә бәйләнеш-
ле булмаган вакыйгалар аркасында, операция өзелмәгән очракта әйтелер Шылтыратуымны ишетүгә, син. озын-озакка сузып тормыйча, сөйләшенгән урынга чыгып китәсең. Карале, җылырак һәм гадирәк киен Бер сәгатьтән сон мин сиңа, барып җиткәнсеңме-юкмы дип. тагын бер шылтыратырмын, яме. Ә син. минем тавышны ишеткәч; «Сезне ишетә алмыйм, яңадан шылтыратыгыз әле»,—дип җавап бирерсең. Монысы, ул-бу була калган очрак өчен—анда, хөкүмәт трассасында теләсә нинди сөйләшүне радио аша тотып алырга һәм һәртөрле шикле сөйләшүләргә үзләренчә хәрәкәт итәргә мөмкиннәр. Син аннан беркемгә дә үзен шылтыратма. Бер сәгать, ике сәгать көтәргә туры килер, шуннан да артык булмастыр, ул гадәттә башкалардан иртәрәк килергә ярата.
—Сугышчан бурычымны намус белән үтәгәнемне мин ничек хәбәр итәргә тиеш?—дип сорады совет армиясенең элекке минеры.
—Мин анысын да уйлап куйдым. Синен генә түгел, минем дә нервылар уйный башлар Синнән тиешле урынга барып җитүен турында хәбәр алу белән мин, «Золотой петушок»ка китеп барырмын—ул хәзер жомга-якшәмбе көннәрендә төнге ресторан булып эшли. Мин сине шунда көтеп торырмын...
—«Золотой петушок»та соңгы исәп-хисап та булырмы?—дип сорады киллер-Боря, күренеп тора: ул да эшне озын-озакка сузарга яратмый иде.
—Әйе, шунда,—дип раслады Городецкий —Шунда уңышыбызны да бергәләп билгеләп үтәрбез. Ярыймы шулай?
—Бик ярый. Мин барысын да төгәл исәпләдек дип уйлыйм —Егет тыныч сөйләшә, әйтерсең лә, эшләнәсе эше күптән эшләнгән иде. Монысы карт Аргентинлынын күңеленә бигрәк тә май булып ятты.
Шәһәргә кайтып кергәч, Городецкий:
—Сине кайда төшереп калдырыйм?—дип сорады.
—Метро янында көтмәгәндә генә туктап алыгыз да, мин шунда, халык белән буталып, аска төшеп тә китәрмен.
Алар шулай иттеләр дә. Александр Михайловичның алар артыннан калмый килгән кешеләре киллернын барыбер эзен югалттылар—өлгер егет булып чыкты ул.
8
ртәгә булачак «ау» урынына барып кайту ике сәгать чамасы вакытны алган, әбәт вакыты җиткән иде. Кәефе әйбәт чакларда Аргентинлынын ашыйсы килә башлый һәм ул, ни өчендер, уйлап та тормастан, янадан Тверской урамындагы «Якорь» ресторанына юл тотты.
Городецкий «Якорь»да озаклап-тәмләп ашады, анын инде ашыгыр урыны юк иде, хәзер ул бернәрсә дә хәл итә алмый—янә дә һәммәсе дә уныш әфәнде кулында кала.
Ул кичне Аргентинлы йокларга иртәрәк ятты һәм сонрак уянды.
Ул көне буе «Бүген Барвихага Александр Михайлович килерме- юкмы икән, аны кемнән сорашып булыр икән?»—дигән сораулар белән баш ватып ятты Бүген анда зур уен буласын ул төгәл белә иде Кичке сәгать уннан сон, Аргентинлы Барвихага шылтыратты, гадәттә ул вакытта уенчылар бильярд бүлмәсендә була. Ни өчендер, трубканы икенче каттагы йорт хуҗабикәсе алды. Аргентинлы. исәнләшеп, үзенен кем икәнен әйткәч, хуҗабикәгә мактау сүзләре яудырып, бер ун минутлап тел тегермәнен әйләндереп торды Аннары, сүз арасында гына дигәндәй «Уенга Альберт Янович бүген килдеме әле? Анын белән бер мәсьәлә турында киңәшләшеп аласы бар иде, мин үзем анда, мөгаен, берәр сәгатьтән булырмын»,— дигән булды. Хужабикә күнелле генә итеп: «Әйе, ул биредә. Гадәтенчә, фырт киенгән, һәрвакыттагыча Александр Михайлович белән бергә. Әмма мин шунысын да ишетеп калдым: алар ярты төннән сон ниндидер төнге
И
клубка барып, анда үзләренә яна компания җыярга маташа шикелле • Һәммәсе дә әлегә бик әйбәт бара иде Аргентинлы. шатлыгын афганлы килдер белән уртаклашканчы, башта «Крюг» шампан шәрабен ачты, бокалын тутырып, аны күгәреп куйгач кына, үзенә күңеленнән уныш теләп, телефонга ябышты Минер-киллернын тавышын ишетүгә, ул шатлыгын яшермичә, әйтеп салды
—Вакыт!—диде.
Аннары үзе әкрен генә «Золотой петушок»ка барырга җыена башлады—анын төнге рестораннарга бик күптәннән йөргәне юк иде инде. Сәгатенә караштыргалап ала-ала, ул француз шампанын шешә төбенә кадәр эчеп бетерде. Сәгать уникенче яртыда ул Боря-киллер белән янә элемтәгә чыкты, анардан килешенгән сүзләрне
—Мин сезне ишетмим, янадан шылтыратыгыз,—дигәнне ишеткәч, трубканы куеп. Хавтан ресторанына ашыкты, әйтерсен лә. аны өмет канатлары очыртып алып бара иде.
Аргентинлынын Хавтанны күреп, күнелен бушатасы, килдер өчен рәхмәт әйтәсе килгән иде Әмма ресторан хужасын урынында туры китерә алмады Метрдотель
—Леонид Андреевич дуслары белән Карелиягә—кабан дунгызлары ауларга китеп барды. Анда инде ике атна элек үк кар яткан икән.—дип аңлатты.
Аргентинлы үзенә ашарга-эчәргә китерүләрен сорады Әллә музыка белән, әллә ашау белән мавыгып китеп, ул киллер турында да бер мәлгә онытып торды. Ә тегесе бит менә-менә килеп керергә тиеш иде инде. Әлбәттә. Александр Михайлович Барвихада тоткарланып калмаган яки төнге клубка баруын кичектермәгән булса
Эшнең уңышлы барып чыгасына Гордецкий шикләнми иде. профессионал киллер алынды бит—ана. әлбәттә, автоматка караганда, мина белән эш итү кулайрак иде Музыка һәм ашап-эчү белән мавыгып утырса да. ул үз янына кемнеңдер килеп кунаклаганын сизенде Әллә озак көткәннән күзенә афганлы килдер күренәме дип. әйләнеп караса Анын янында, елмаеп. Александр Михайлович үзе,—әйе. әйе. үзе!— утыра иде.
—Кемне дә булса көтәсезме. Аркадий Ильич'*—дип. гадәттәгечә тыныч-ягымлы тавышы белән сорады ул Ул! Аны отып-талап. йорт- җирсез калдырырга җыенган дошманы
Аргентинлынын башыннан ин әүвәл яшендәй бер уй чагылып узды: кабахәт афганлы аны саткан! Валлаһи, бу минутларда инде җаны җәһәннәмгә киткән минер-киллерны юкка гына битәрли иде ул Александр Михайлович Аргентинлыны бер минутка да күздән ычкындырмаган үзенең ярдәмчеләре. Городецкийнын әле генә ресторанга килеп утыруын Барвихага хәбәр иткәч, җилдереп килеп җиткән иде Ә Боря-киллер ни .Аргентинлыны. ни Хавтанны сатмаган иде. ул. үзен яллаган кешеләрне сатмыйбыз дип әйткәндә һич тә мактануы түгел иле Әле кичә үк. Аргентинлы белән ул егетнен кайда барып зуктаганын. нинди уй ният корганнарын төшенеп алгач. Александр Михайловичка вакыйгаларның ничек буласын хәбәр иттеләр. Анын кешеләре киллернын машинасын кая яшереп тору урынын, аннары шуннан шәһәргә чыгып сызу юлын да белеп алдылар Болары, янәсе, ул шартлаткач буласы эшләр иде Шунда Александр Михайлович кешеләре кичтән үк яшерен капкын куйды. Киллер Аргентинлыга килеп җитүе һәм эшкә әзер икәңзеген хәбәр итүгә үк. ул машинасыннан радио белән эшләтелә торган минасын күтәреп чыгуга, аны ике ягыннан көчле куллы ике әзмәвер эләктереп тә алды Алар аны бик озак кыйнап, җәзалады «Кемне үтерергә тиеш илен, сине кемнәр яллады?»—дип тинтерәтте Ләкин киллер, ни Хавтанга. ни Аргентинлыга турылыклы булырга ант бирмәсә дә. бер генә сүз дә әйтмәде Вакыт кадерле иде. янәшәдә генә хөкүмәт юлы бит,—Александр Михайлович егетләре, лие барып чыкмаган киллерны сугып һуштан яздырдылар да.
үз машинасының арткы утыргычына ыргытып, янәшәсенә үзе әзерләгән минаны куеп калдырдылар. Үзләре күпмедер китеп баргач, машинасы- ние белән шартлаттылар аннары.
Икенче көнне барлык Россия газеталары һәм телевидение каналлары, хөкүмәт юлында билгесез бер террорчы, дәүләтнен иң югары җитәкчеләренә һөҗүм ясамакчы булган да, машинасыннан чыкканда ук үз минасында үзе шартлаган икән, дип язып чыктылар... Ни әйтсәң дә. Рублев юлында шартлау булган, әмма нинди...
Аргентинлы үзен-үзе белештермәстән:
—Ә син кем сон әле? Ни өчен мин синең алда җавап тотарга тиешмен? Кемне телим, шуны көтәм,—дип, әле үз аңына килеп җитмәгән килеш тупас кына ждвап бирде. Үзе, өстәлдә элекке заманнардагыча аракылы авыр пыяла графин тормаганына үкенеп куйды. Аның яшьлегендә шулай иде бит... Күтәреп алып, теге юньсезнен башын бәреп ярыр иде дә, ыгы-зыгыдан файдаланып, кухнядан урамга чыгып шылыр иде—ул арткы ишекне яхшы белә иде. Ә «Золотой петушок»та шундый шома егетләр эшли, алар ментларга «кавказлы берәүнең» шундый сурәтен сөйләп бирер, гомер буе да эзләп таба алмаслык булыр иде.
Аргентинлы кесәсендә корал йөртмәде, аны машинасында калдыра иде, ә хәзер менә искиткеч уңайлы мизгел иде юкса. Уйланган эшенең барып чыкмаганлыгын. хәзер үзен китереп кысканлыкларын, ә бәлки, үлемгә үк хөкем ителгәнлеген анлап алган һәм һич тә шулай икәнлегенә шикләнми иде инде ул. Шуңа күрә, ул тыныч һәм үлеме алдыннан бер ырылдап булса да калырга әзер иде. Городецкийнын әле тагын бер мөмкинлеге бар: аны «Золотой петушок»та ук үтермәячәкләр—ресторанның хуҗасы кем икәнен яхшы беләләр, Хавтан теләсә кемне җир астыннан да табып алачак, аның абруе—уңышлы эшенең нигезе бит
—Ә мин тагын уртак танышыбызны көтеп утырасыздыр, дип уйлаган идем,—дип, Александр Михайлович Аргентинлы алдына илтифатсыз гына рәвештә бер төсле фоторәсем ташлады. Рәсемдә «Якорь» рестораны ишеге төбендә төшереп алынган ачык кәшимир пәлтәле егет сурәте иде.
Аргентинлы ул рәсемне алып карарга уйламады да, Городецкийнын коелып төшкән кыяфәтен күргәч, чакырылмаган кунак сөйләшүен шундук үзгәртте:
—Син, падла, минем кем икәнемне беләсең киләме?—Тегенең йөзенә борынын ук терәп, дигәндәи. кайнар пышылдады, әйтерсең, Аргентин- лынын башына чүкеч белән суккандай итте:—Мин—Македонский! Бәлки,ишеткәнең бардыр?—диде ул, үзенең сыгылмалы-күнеккән гәүдәсен үгез тиресе белән тышланган күн урындыкка җиңел генә ыргытып.
Аргентинлы шундук мәлҗерәп төште, төсе үлек кыяфәтенә керде, теле сөйләү сәләтен югалтты, бары тик бер биш минуттан сон гына, аңына килеп, зәңгәрләнеп калган иреннәрен ача алды.
—Мин бит белмәгән идем!!!
—Тормыш кануннарын белмәү җаваплылыктан коткармый, сезгә беренче утырган чагыгызда прокурор шулай дип әйткән бугай,—дип усал гына нәтиҗә ясап куйды Македонский һәм шундук Аргентинлыга тулы бокал аракы салып теге аңына килерлек кенә итеп, йомшатып өстәде:— Эч тә, маңкаларыңны сөрт. Мин сине үтерергә дә җыенмыйм, яшә, минем кин күңеллегемнән файдаланып кал. Син бит мине дә күп нәрсәгә өйрәттең, кәрт уйнап, зур отыш алу алга таба мина да рәхәтлек бирмәс иде Әле өстәвенә, мин Мәскәүне синен шикелле оста кәрт уены белгеченнән мәхрүм итәсем дә килми, әмма борынына киртләп куй: син мина йортыңны гына түгел, гомереңне дә оттырдың—белденме? Ә квартираңны мин синнән алырмын —Бу сүзләрдән сон Аргентинлынын ничек тартышып куйганын күргәч, көлемсерәп өстәде:—Алырмын, алырмын... Берсекөнгә минем янга кунакханәгә кидерсен һәм шунда, документларыңны карап чыккач, минем исемгә күчерергә барырбыз. Оттыргансың икән—түли дә бел!—дип әйтте Македонский,—Мин әле үзем дә бүген
генә белдем, син бит ул квартираңны да отып кына алган булгансын икән. Кеше милкенә шулай ябышып яту әйбәт түгел, туган!—Шул сүзләреннән сон, Македонский җинел генә урыныннан күтәрелде Узышлый, әле һаман өстәлдә ятып калган киллер фотосурәтенә төртеп, өзеп әйтте:
—Ана үпкәләмә, ул сине дә, сине анын белән таныштырган кешене дә сатмады. Хәер, мин анын кем икәнен абайлаган идем инде... Тагын бер нәрсәне исендә тот: син мине беркайчан да күрмәден-белмәден. бигрәк тә, хәзерге төс-кыяфәтемне хәтерләмисен. Шул сүзләреннән сон атаклы үтерүче, банкирлар һәм башка байларның котын алучы, залнын караңгы ягыннан, мәче шикелле, йомшак кына басып, дивар буйлап кына китеп барды да, эреп юкка да чыкты.
Мона кадәр аны безнен җәнжал-гауга яратучы матбугатыбыз «Хәзерге авыру жәмгыятебезнен санитары, Россиянен Понтий Пилаты, хәтта Робин Гуды* дип атап йөрткән бу адәм заты үзе яныннан чыгып киткәч, ни сәер булмасын, Аргентинлы жинеләеп калды, үз акылына кайтты Инде хәзер, үзе ниндидер могҗиза белән генә исән калгач, квартирасын югалту да ана әллә нинди зур фаҗига булып тоелмады. Чынлап та. башыннан мәхрүм калган кеше—юк чәче өчен елап торсынмы9 Ул «Золотой петушок»та, әле моңа кадәр булмаганча, эчте дә эчте. Үзен белештермичә эчте .
Иртән ул Хавтан рестораны янында калдырган үз машинасы эчендә тунып уянды. Боря-киллерга түләргә алып килгән акчаларыннан кесәсендә нибары ике йөз генә доллар калган иде Аргентинлы. кичәге хәлләрне исенә төшерергә теләп, машинасынын көзгесенә караган булды һәм үзен-үзе танымады—коточкыч төн аны шундый хәлгә китереп җиткергән икән Күзләре эчкә батып кергән, күз төпләре капчык-капчык бүлтәеп, зәңгәрләнеп чыккан, янаклары мәетнеке шикеллерәк кабарынган, сакал- мыеклары үсеп тырпайган. Ул чәчен төзәтмәкче булып, кулын күтәргән иде, кулларының да калтыранганын күрде Шунда гына ул исенә килде: кичә бит квартирасын да, гомерен дә оттырды ич! Шуннан сон үзен, гаиләсен, йорт-жирен кызганып, илереп елап җибәрде Анын бала чагыннан бирле әле бер дә болай елаганы юк иде
Шундый халәттә ул машинасында әллә бер, әллә ике сәгать утыргандыр—бу килеш өйгә кайтып күренергә һич ярамый—һәм рухи, һәм физик халәте начар иде. Бүген бит якшәмбе, бөтен гаиләсе өйдә чак Аннары, Кутузов проспектына кайтасы да килми, ул өйдәгеләргә, бүген-иртәгә бу апартаментлардан чыгып китәргә туры киләчәк, дип әйтергә дә әзер түгел иде әле. Бүген, башы бик каты махмырлан авыртуга карамастан, ул, ниһаять, үзен нинди чыгалмас тупикка куып керткәнен анлады, ана хәзер әле кичә генә үз-үзенә кул салып, гаиләсен-кызларын коткарып калу фикеренең дә бер мәгънәсе калмаганы ачык иде Кулыннан эләктереп алдылар бит оттырган кешесен үтертәм, дигәндә,—ә кабахәтлек-западло,—моны сина һәр шпана йөзенә бәреп әйтәчәк Хәер, анын легендар Македонскийнын үзенә—Александр Салоникка оттырганлыгын, мөгаен, үз-үзен үтерүе дә юа алмас иде. тегесе бит үзенекен беркемгә дә бирә торган шәхес түгел Хавтан әйтмешли. Аргентинлы. чынлап та, паровоз астына барып кергән икән
Аргентинлы «Золотой петушок* ишеге төбендә торуны үзенә ахмаклыкка санап, күзе кая караса, шул якка таба китеп барды Ул. мөгаен, Георгий Эйнштейнга юл тотар иде, әмма теге чукынмыш тагын чираттагы хатыныннан китеп барып, адресын алыштырган иде Кинәт кенә Городеикийнын миңгерәгән башында бер өмет кабынды-шушында, Кутузов проспектында ук анын күптәнге тамырдашы-корешы тора ич' Городеикийнын юлы уңды. Әмма хатыны Наталья акчасын алып качканнан соң, Аргентинлы Тоглардан: «Нәрсә булды.’ Бөтенләй төс-кыяфәтен киткән *—дип сорамакчы булган иде Тоглар аны җилтерәтеп алды да үзе сорады
—Йә, нәрсә булды9
—Бэла. Костя, зур фажига...— дип. Городецкий анын иңенә төртелеп елап җибәрде.
Үзе каты махмырдан булса да. Городецкий Тогларнын кырынган- юынган. урын жирләре дә җыештырылган икәнлеген абайлап алды. Ул хәтта. Наталья кире кайтып кергәнме әллә, дигәндәй уйга да килгән иде. Юк. әлбәттә! Тоглар өметсез эчүдән туктаган, үзен кулга алган икән. Ул көчле ихтыярлы кеше шул...
Тоглар. дустын ашыгыч «дәваларга» кирәклеген чамалап, аны элекке килүендәге шикелле үк. кухняга алып кереп китте һәм Аргентинлы янында утырырга туры киләчәген шәйләгәч, тиз генә икесенә табын корды Урыслар ялгызы гына баш төзәтеп утырмый, синен күңеленә теләктәш булырдай кеше кирәк, чөнки тәнне генә түгел, җанны да рухи дәвалау сорала. Беренчесен дәшми-тынмый гына эчеп куйгач, иренеп кенә казылык чәйнәштергән булдылар. Аннары шуның артыннан ук икенчесен капладылар, бары тик шуннан сон гына Городецкийның эчендә кайнаганы тышка бәреп чыкты:
—Каптым мин. Костя, бик нык килеп каптым. Йортымны оттырган идем, хәзер инде тормышымны да...
Тоглар. аны бүлдермичә, дәшми-тынмый гына тыңлап утырды, дустының фаҗигале кыйссасы уңаена ара-тирә чәркәсенә сала торды. Аргентинлы Барвихадагы оттырышы, үзен откан кешене үтертергә киллер яллавы, хәтта үзенә дә кул салырга җыенуы турында түкми-чәчми сөйләде. Боря-киллерны ана Хавтан табып биргәнен, хәзер инде ул киллернын үзен дә теге явызлар шартлатып күккә чөйгәнен дә әйтте. Ул боларны ашыкмыйча, тәфсилләп бәян итте. Александр Михайловичны гына ни исеме, ни кушаматы белән әйтеп ычкындырмады. Тоглар белмәгән бик елгыр яшь кешегә оттырдым, дип куйды. Ай буе дүрт йөз мен доллар эзләп йөргәннәрен, әмма таба алмагач, акча сорарга дип. Тогларга килгәнен, ләкин дустының да. Наталья талап качкач, үле кеше хәлендә икәнен күреп, оттырышы турында әйтми-нитми генә кайтып киткәнен сөйләгәч, ул. көрсенеп, сүзен йомгаклап куйды:
—Беттем мин. Костя...—диде.
—Сезнең очрашуыгыз кайчанга билгеләнгән?—дип. эшлекле генә сорап куйды Тоглар. Городецкийның кайгылы кыйссасын тынлап бетергәннән сон.
—Иртәгә иртән. Мин ана кирәкле документларымны алып барырга тиешмен, шуннан сон без квартирамны анын исеменә яздырырга китәчәкбез.
—Син бик бетеренмә. Әле сон түгел,—дип тынычландырырга тырышты аны Тоглар —Квартираңны ничек итеп саклап калу әмәлен беләм шикелле мин Син нибарысы дүрт йөз мен тиешлеме? Без ул акчаларны ана табып бирербез. Ике-өч мәртәбә артыгы белән бирербез, бары тик берничә атна көтеп кенә торсын.
—Ул инде хәзер минем бер сүземә дә ышанмый, җитди ышанычлы кеше яки закладка нәрсәдер салуны таләп итәчәк,—дип. янадан пошына башлады Городецкий Анарда янадан өмет чаткылары кабынган иде бит.
—Анысы, гарантияне генә бирербез,—диде Тоглар.—Әгәр минем исемем ана бернигә дә тормый икән, мин Дантестан яки Сапердан ышанычлы кеше икәнлегемне раслауларын үтенермен. Хәер, мин ана закладка үз квартирамны да тәкъдим итә алам, мөгаен, ул шуна килешер.
—Әллә акылыннан яздыңмы? Гомерен буе йортсыз яшәден. инде хәзер шуны уенга куймакчысын. Кирәкми, ничек булса да. бер җаен табармын әле,—диде айный башлаган Аргентинлы.
—Син минем өчен борчылма, квартирам өчен дә,—Тоглар беренче мәртәбә елмайды —Хәзер бер эш әзерләнеп ята. ул синең дә. минем дә мәсьәләләребезне хәл итәчәк. Мин бит синен өчен, гаилән өчен ул квартираннын ни-нәрсә икәнен яхшы беләм. Ә хәзер, әйдә, тагын берне эчеп куйыйк та. мин сина үз уй-ниятемне сөйләрмен, бәлки, мина
синен дә ярдәмен кирәк булыр.—Тоглар дуслык өчен, дуслар өчен, братаннар өчен тост күтәрде!
Эчеп куйдылар да симез селедка һәм базардан алынган топы кыяр- кәбестә ишеләрен әйбәт кенә ашадылар. Аргентинлыга жан керде, ул Тогларнын беркайчан да буш сүз сөйләмәгәнен белә иде. штна күрә янадан өмете уянды
Тоглар. озын-озакка сузып тормыйча, турыдан-туры эшкә күчте:
— Күнелен күтәрелер, үзенне кулга ал. мәсьәлән хәл ителеренә ышандырыр өчен мин сина бер бик житди һәм куркыныч серемне ачарга мәжбүрмен—Тоглар Городепкийга сынаулы караш ташлады, тегесе, игътибар белән тыңлыйм, дигәндәй, баш кагып куйды.—Алайса, менә шул: «чехлар»,—чеченнәр дигәнем.—мине бер дә бай банкларнын ышаныч кәгазьләрен яки дәүләтнен һәм эре компанияләрнең башлыклары кул куйган кирәкле башка документларын ясап утыру өчен генә урлап алып китмәде, хәер, кирәк чакта андыйларын да ясаштыргаладым Мина бөтенләй башка бурыч куелды. Белеп тор, Аркаша, моны мин бары тик сина гына ачам Мин чын доллардан беркем дә аерып ала алмаслык ялган доллар ясарга тиеш идем Монын өчен кирәкле бөтен шартлар да булдырылган иде: ни сорасам, шуны табып бирә тордылар, хәтта кайбер белгеч галимнәрнен кинәш-консультацияләрен дә алдым, тәҗрибәләремне үткәрергә ин яхшы лабораторияләр дә катнашты. Дөресен әйтим, бу тәкъдим мина ошый, хәтта күңелемне күтәрә иде. кирәк бит—мин куәтле финанс империясе булган АКШка каршы! Минем американнарга күптән нинди дә булса зуррак бер этлек эшлисем килеп йөри иде—бөтен дөньяны үзләренчә үзгәртеп корырга һәм һәрнәрсәне үз аршнннары. төгәлрәге, долларлары белән үлчәргә омтылганнары өчен Яшермим шәхси мәнфәгатем дә шул иде. һәм беләсенме. барып чыкты бит' Булдырдым бит! Мин сина Ростовта. «чехлардан» казналарын урлап тайдым, дигәндә, ялганламадым, ләкин мин үзем ясаган акчаларымны алдым, анда да алып китә алган кадәрен генә!
—Сон. алар ялган акча бит!—дип. бөтенләй айнып, төшенке генә әйтеп куйды Городецкий.
—Шулаен шулай да. алай ук та түгел Менә елдан артык инде мин ул акчаларны дөнья буйлап чәчеп йөрим «Чехлар» үзләре дә һәркайда шул долларлар белән түли, аларны капчыклап банкларга илтеп салалар, һәм бер генә шикләнгән кеше дә юк. Бер генә махсус детекторлар да аларны тота алмый. Миннән ниндине таләп итсәләр—шундыйларны ясадым. Алар—чын. алар супербанкнотлар дип атала.
— Биргәнсен кирәкләрен! Чынлап та. рәссам син! Менә бу класс! Тәкәббер янкиларнын борынына чирткәнсен Мин шат. котлыйм үзенне!— Аргентинлы чын күнелдән Тогларнын кулын кысты
—Мина артык күп кирәкми иде.—дип дәвам итте Тоглар —Чечнядан алып кайтканым гомеремә җитәрлек иде. ләкин өйләнүем бар уй- ниятләремне бозды да ташлады Ничек кайгырганымны үзен күрден. Язмышка озак үпкәләп утыру ирләр эше түгел, алга таба яшәргә кирәк, хәзер бит минем башка шөгыль-мавыгуым бар. күңелем һәм Йөрәгем теләгән эшем—рәсем сәнгате. Әмма, кайсына гына барып тотынма, һәммәсе акча сорый. Шуна күрә мин картаеп барган көнемдә тагын бер тапкыр җилкенеп алырга булдым
—Син янадан акча баса башларга телисенме.’—дип куркынып сорады Аргентинлы. анын бер дә уттан чыгып, суга төшәсе килми иде
— Юк-юк!—дип көлеп җибәрде Тоглар — Супербанкнот.зарны ясар өчен өч ел вакыт һәм миллионнарча данларлар исраф ителде Өстәвенә әле чечен дәүләтенең ышанычлы канаты астында булдым Яна баштан андый зур эшне майтарып чыга алмаячакмын. Аннан сон. дәртем дә сүрелде, кызыгы да бетте. ә шунсыз андый эшкә тотынудан файда юк. Ә нигә кирәге бар анын? Мина бит күп кирәкми Мин Чечнядан тагын бер әйләнеп кайтырга телим, ә элекке урыннарымда булып, үземә тиешле
акчамнын тагын бер өлешен алып кайтмакчы булам. Инде ике атналап шул эш белән шөгыльләнәм, бөтен ваклыкларына кадәр уйлап бетердем шикелле инде Вакыт та минем файдага эшли, менә-менә Чечня белән сугыш башланыр, дип сөйлиләр бит.
—Анысы дөрес,—дип бүлдерде аны дулкынланган Аргентинлы — Мин бит сонгы вакытларда Барвихада уйнадым, анда җыелган зур түрәләр шул сугыш турында гына лыгырдый, аннары инде Чечня сылтавы белән кесә калынайтып өлгергәннәре такылдый тагын...
—Яна ел борын төбендә генә,—дип дәвам итте Тоглар—Минем өчен бу ин унайлы вакыт, сугыш та башланып китсә, тагын да унайлырак булыр иде—ыгы-зыгы, ут-төтен арасында, диюем. Мина анда бер көн, күп булса, көн ярым торырга кирәк. Һәммәсе дә бик тиз. көтелмәгәндә һәм. әлбәттә, бик оешкан төстә эшләнергә тиеш.
—Мин дә синен белән барам,—дип. яшьләрчә дәртләнеп әйтеп салды Аргентинлы һәм хәтта, гәүдәсен турайтып, кәперенгән дә булды.
Мона кадәр җитди сөйләшеп утырган Тоглар түзмәде, кычкырып көлеп җибәрде.
—Их, Аркадий, көзгегә бер карап бак үзеңә. Бетте инде, поезд китте, без йөрисебезне йөреп бетердек. Мин дә бит гаҗизлектән генә барам, мина берәү дә китереп бирмәячәк. Юк, син өендә кал инде, ләкин син мина булыша аласын.
—Ничек итеп?—дип аптырабрак сорады бу юлы Аргентинлы.
—Мин барысын да уйлап-исәпләп бетердем, әмма берүзем генә ерып чыга алмаячакмын Мина тагын ике-өч кеше кирәк, ләкин миннән яшь булсыннар, элекке десантчылар, спортчылар, коралны яхшы тотучылар, нәрсәгә барганнарын белеп баручылар. Ә ин мөһиме, аларга ышанырлык һәм ничек тә булса үзләрен тикшереп торырлык булсын иде, шулкадәр күп акча күргәч, теләсә кемнең башы әйләнергә мөмкин. Акча—кеше рухы өчен зур сынау ул.
—Хәер, вакыты җиткәнчегә кадәр син аларга нәрсә урларга барганыңны әйтми дә тора аласын бит,—диде Городецкий. Ул инде үзен Тогларнын бу эштә ярдәмчесе итеп тоя башлаган иде.
— Нигезле, бик нигезле тәкъдим,—дип ризалашты хужа—Акчалар махсус әзерләнгән төргәкләрдә саклана, һәр төргәктә икешәр миллион доллар, тыштан караганда алар төрле бухгалтер исәп-хисап бланкларына охшашлар. Яхшылап бәйләнгәннәр, үтә күренмәле юка элпә-пленка белән тышлаганнар. Хәтта кулына алгач та андый төргәкнен яшерен контейнер икәнлеген тиз генә анлый алмыйсын. Аларны уйлап табып, ясау өчен бик акыллы кешеләр дә бер ел сарыф иттеләр. Ә синен мина менә нинди ярдәмен кирәк, син бүгенге көнгә кемнен кем икәнлеген яхшы беләсең, менә син мина шундый команданы җыеп бир Барып чыкмаса, Хавтаннан ярдәм сорарбыз, анын да үз кешеләре җитәрлек. Син Мәскәүдә каласы булгач, эшебез унышлы барып чыкса, минем ышанычлым булырсың, синен кулында минем белән хәвефле юлга чыгучыларның һәркайсы турында да тулы мәгълүмат булырга тиеш.
Тоглар бер минутка тынып калды, күрәсен, Городецкийнын бу очракта тагын нинди ярдәме тиярлеге хакында уйланды булса кирәк
—Минем кырык биш менем бар, мин аларны синен операцияңне әзерләргә бирергә телим,—дип, Аргентинлы аны уйларыннан аерды.
— Рәхмәт, алар мина бик ярап куяр,—диде Тоглар, дустынын сонгы акчаларын тәкъдим иткәнен аңлап —Ләкин мин үзем дә бөтенләй үк буш түгел, хатыным качып китәр алдыннан гына...—ул бераз төртелеп торды,—мин Эйнштейнга ниндидер бик җитди уен өчен йөз мен биреп торган идем, ул да бик үтенеп сораган иде, үзенә фарт киләсен тойганын сөйләп, мине ышандырырга да тырышты хәтта. Аннары ул каядыр озакка югалып торды һәм; син беренче тапкыр килеп киткәч үк, кинәт килеп керде дә, кулыма йөз илле меңне тоттырды: «Бу—синен өлеш, ди, зур отышлы булдым»,—ди. Димәк, Ходай бар, мин шул акчалар белән юлга
әзерләнәм дә. Ләкин минем белән баручыларның һәркайсына егермешәр мен булса да аванс бирергә туры килер, шулай булгач, синекеләр дә артык булмас
Алда торган хәтәр эш турында кинәш-унаш итә-итә, алар әле тагын ике сәгатьләп утырды. Аргентинлы тора-тора кабынып китә дә Тогларнын үзен дә алып баруын кабат сорый, ләкин тегесе ул ялынган саен. «Бар, үзеңне көзгегә барып кара!»—дип кенә куя. Сонгы тапкыр шулай кире каккач. Городецкий түзмәде, коридордагы борынгы венециан рамлы, кеше биеклегендәге зур көзге янына чыгып китте Кинәт шул яктан анын көлгән тавышы ишетелде, әйләнеп кергәч, ул кызганыч тавыш белән әйтергә мәжбүр булды:
—Әйе. Костя, син хаклыдыр. Чечняләргә барып йөрергә яраклы түгел икән мин хәзер...—Шуннан сон Городецкий командада үзенә урын даулавыннан туктады.
Тогларга үз эшләре белән Передел кинодагы дачасына барып кайтырга кирәк иде Шулай итеп, төш житеп килгәндә, алар аерылышты Городецкий да өенә ашыкты, ләкин хәзер инде ул башка кәеф белән кайтып бара иде—хәерлегә булсын, яшенле янгыр үтеп китте шикелле
9
үшәмбе көн иртән Аргентинлы Македонский белән очрашырга рухи әзер иде инде Үзенен оттырышы өчен икеләтә-өчләтә түләү мөмкинлеге ана ышаныч бирә. Городепкийнын ышанычлылары оуласы кешеләр дә җәмәгатьчелек алдында абруйлылар. «Матросская тишина» качагы моны белергә тиеш иде. Македонский янына ул «сааб»ына утырып китеп барды, чөнки үзендәге курку хисен яндырып бетергән һәм очрашып сөйләшкән-килешкәннән сон. ныклап торып Тоглар эше белән шөгыльләнә башларга тели иде. Вакыт һәм вакыйгалар кыса Менә- менә яңа ел житә. эше уңышлы чыкса. Тоглар ниятләгәнчә, ул инде утыз беренче декабрьгә табышы белән Ростовка кайтып җитәргә тиеш Ул чагында Городецкий белән Тоглар өчен яна елдан тормышмын яна исәбе ачылыр һәм оттырыш афәте дә. Натальяның акча урлап качып китүе дә артта калыр иде
Хәзер Аргентинлы үзен ышанычлы һәм тыныч тота, әмма бу ышаныч аек акыл эше түгел, ә бары тик Тогларнын ана таяныч ясавыннан, үзенен абруйлы кешеләре ярдәме белән Аргентинлыны бу бәладән йолып калачагыннан туган куаныч кына иде Шуна күрә карт кәрт уенчысы ни үзенен сүзләренә һәм хәрәкәтләренә анык жавап бирерлек хәлдә түгел, ни Македонскийнын тагын нинди хикмәтләр китереп чыгарасын белми— абайламый иле Шундый халәттә булмаса. ул кузгалып китүгә үзен озата барганнарын да. кунакханәнең алтынчы катында кемнеңдер лифт көтеп торганын, ә чынлыкта Аргентинлыны каршы алганын да сизенер-анлар иде Әмма ирек, муенга салынган элмәктән котылу шатлыгы аны исерткән, акылын томалаган, тормыш аңа хәзер капкын-тозакларсыз, тиздән дусты Тоглар алып кайтачак астрономик зур суммалар яктылыгында балкып күрен ә иде
Македонский бу юлы да номерында ялгызы гына иде Ләкин, номер хужасы буларак, бүген ул кунакны алай ук ачык йөз белән, табыннар жәеп көтеп тормаган, әмма Городепкийнын моңа эче пошмады—биредә озаклап утырып торырга җыенмый да иде ул Аргентинлыга кул хәрәкәте белән генә кәнәфигә утырырга боерды да Македонский, үгезне мөгезеннән эләктереп, сорады:
—Документларыңны китердеңме?
—Юк,—дип нык. хәтта малайларчарак бер егетлек белән жавап бирде Городецкий Үзе туп-туры «киллер № 1»нен күзенә карады «Матросская тишина»дан серле рәвештә качкач, матбугат кайвакытларда
Д
Македонскиины шул кушамат белән йөртә башлаган иде.
— Ни өчен?—дип. гаҗәпләнүен яшерә алмый сорады Македонский.— Димәк, син акча китерден?
—Юк, акча да китермәдем, әмма ике атнадан миллион итеп кайтарырга әзер.
Македонский, нәрсәдер уйланып, бүлмә буйлап әрле-бирле йөреп алды.
—Синен закладын бармы?—Македонский Городецкий кебек атаклы каталанын бурычын кичектереп торырга хакы барын белә иде. Хәер, ул үзе күптән инде караклар кануннарын да. дәүләт кануннарын да танымый, бернинди абруй-дәрәҗәләрне хөрмәт итми, ул бары тик Библия кануны белән генә яши: үзенә беркемне дә Алла итмә.
—Закладым да, ышанычлы кешеләрем дә бар,—дип ваемсыз гына җавап бирде Аргентинлы, аякларын чалыштырып куеп һәм бармаклары белән кәнәфи култыксасына бәргәли-бәргәли.
—Мина заклад булса, яхшырактыр,—диде Македонский, һаман да бүлмә буйлап йөрүеннән туктамыйча.
—Заклад—Кутузов проспектында нәкъ шундый ук квартира, әмма күпкә яхшырак, үзгәртелеп эшләнгән.
—Хуҗасы кем һәм ни өчен ул үзенең квартирасын закладка салырга бирә?—Македонскийның соравы тиз һәм кырыс булды.
—Син, мөгаен, аңламассыңдыр. Ул минем иске дустым, кушаматы Тоглар. бәлки, ишеткәнен бардыр?—дип, инде бөтенләй ахмакларча кәпрәеп җавап бирде Аргентинлы.
—Тоглар9—Македонский йөрүеннән кырт туктады, әйтерсен лә, киртәгә килеп бәрелде, үзенең гаҗәпләнүен яшерергә теләмәгәне дә күренеп тора —Ул моннан дүрт ел элек автомобиль һәлакәтендә үлмәдемени?
—Юк. Аллага шөкер, ул исән,—дип бәхетле итеп бер сулыш белән әйтте Городецкий.—Хәер, ул вакытта кемнәрдер аны күмүне оештырган, анысы хак. Востряков зиратында әле дә кабере тора...
—Хикмәтле хәл!—Номер хуҗасы элекке тыныч кыяфәтенә кайткан иде инде —Андый кешенен исән калуына мин дә бик шат. Димәк, язмыш аңа озын гомер юллаган,—Һәм шундук, Городсцкийга аңга килергә дә ирек бирмичә, анын тагын кемнәргә аркаланганын суырып алырга тырышып, сорады:—Ә ышанычлыларың кемнәр булыр?
—Әйтик, шул ук Тоглар, ул гына җитмәсә—Дантес, Сапер, Шаман, -дип тезеп китте уңышлардан башы әйләнгән Аргентинлы
—Җитди кешеләр, җитди...—Македонский тәрәзә буена китеп, янә уйга чумды —Син беләсен бит, мин үз кануннарым буенча яшим, каракларныкын хөрмәт итмим, әмма бу—аерым очрак, синен арканда бөтен «күкшелләрне* дә үземә каршы куясым килми. Ләкин мин синнән ышанып кабул итеп ала алмыйм, син аны исраф итеп бетердең инде.— Аргентинлы, ачуы кабарып, кәнәфиендә бөтен гәүдәсе белән тартышып куйды, әмма хужа аны, кул хәрәкәте ясап, урынына сылады. Иртәгә көн дәвамында син әйткән кешеләрнең берәрсе мина шылтыратсын һәм үзе синен өчен ышаныч белдерсен.
—Сатулашып, базар ясап тору юк, иртәгә шылтыратырлар,—диде Аргентинлы, урыныннан кузгалып, ул инде үзе өчен җитди бу сөйләшүне беткәнгә санаган иде.
Ләкин шунда Македонский, шикләнгәндәй итеп, тагын бер гаепсез генә кебек сорау бирде:
— Ни өчен Тоглар шулай җиңел генә үз квартирасын закладка сала? Ике атна эчендә бер миллион доллар табу җинел эш түгел бит. син үзен ай буе эзләнеп дүрт йөз меңне дә таба алмадың.
Шунда Аргентинлы. игътибарлырак һәм үзен кысыбрак тоткан булса, туры җаваптан качарга тырышыр иде, чөнки бөтенесе дә хәл ителгән иде ич инде, әмма ул, уйлап та тормастан, шатланып ярып салды:
— Курыкма, табарбыз Берничә көннән Тоглар Чечняга барып кайтачак, элекке бурычларын исләренә төшереп, кайберәүләрне дер селкетәчәк һәм акча мәсьәләсе хәл ителәчәк..
Македонский, әйтерсен компьютер, килеп туган хәлне яшен тихле- гендә башыннан үткәрде дә. легендар Тогларнын юк-бар өчен генә хәвефле Чечнягә борынын тыкмаячагын анлап алды. Дүрт йөз мен урынына миллион вәгъдә итәрлек ул акчаларнын кайдан алынасын белү бик мөһим иде. Ул ишеккә юнәлгән Городенкийнын юлына көтмәгәндә генә аркылы төште һәм тыныч кына итеп әйтте.
—Ашыкма. Аркадий Ильич. Йәле. утыр, тәфсилләбрәк сөйләп бир әле Тогларны Чечнядә нинди акчалар көтә?
Городеикий. кызып китеп, Македонскийны аты-юлы белән ераккарак озатмакчы булган иде. әмма тегенен соргылт-корыч күз карашына төртелеп, шып булды. Ә Македонский, ни өчендер пышылдауга ук күчте, анын сызгырып-чыжылдап чыккан тавышыннан Аргентинлынын аркасына салкын йөгерде Македонский анын исенә төшереп әйтте:
—Син бер бик мөһим нәрсәне оныткансын: син мина йортынны гына түгел, тормышыңны да оттырдын. әгәр биредән исән-сау чыгасын килсә. Тогларнын уй-ниятләрен жентекләп сөйләп бир. Атар минем өчен дә кызыклы булыр шикелле
Городеикий. үзенең тозакка эләккәнен анлап, Македонскийны этеп җибәрде дә бикләнмәгән ишеккә ташланды, ләкин номер хужасынын оста гына итеп аяк чалуыннан шапылдап идәнгә барып төште Башын күтәреп караганда. Македонский белән янәшә тагын бер әзмәвер басып тора иде инде. Аргентинлы үзенен биредән, чынлап та. исән-сау чыга алмаячагын ачык аңлады
Аргентинлы җавапларында боргаланып, дүрт сәгатькә түзде, ә кичкә сынды Сындырдылар аны. Македонскийдан ул. ана Тогларнын Чечнягә баруына кагылышлы барлык хәлләрне хәбәр итеп торырга вәгъдә биреп, кыйналган эт шикелле кайтып китте
Кем өлгер, ә кем елгыр?..
I
ариждан йөреп кайткач, Карлен Татлян бик нык үзгәрде, монын сәбәбе—көтмәгәндә генә Тогларнын хатыныннан алган акчаларда иде. Билгеле, ул аларны. дүртенче каттагы гангстер дуслары шикелле акылсыз туздырып бетерергә җыенмый, юкса, бу акчалар ана Абрек белән Крис эләктергән акчалардан да җиңелрәк эләкте Карленда, үзе һич ярлы булмаса да. һәр тиенен исәпләп тота торган типик американ гадәте уянды Ул агалы энеле Цуцаевларнын төпсез саквояжыннан чумырып-чумырып алган акчаларны унга-сулга юмарт сибеп, хәтта вакыты- вакыты белән, кавказлыларга хас булганча, җилбәзәкләнеп тә җибәрә иде. ул мона үзе дә игътибар итеп килде Ләкин, тегеләрдән алган акчалардан шактый күп булса да. үз акчаларын алай җинел генә җилгә һич очырасы килми иде Хәтта Оля да анардагы бу үзгәрешне сизенде, ләкин ул. булачак киявенең бу саранлыгын хатын-кызларча аңлатты өйләнергә җыена бит. гаиләгә акча кирәк булачагын белә, диде
Әле «Эйр-Франс» самолеты салонында ук. Париждан җинеп кайтуыннан башы әйләнгән Карлен «Әллә сон Оленька белән туйны яна елга ук ясыйк микән?»—дип уйлаган иде. әмма, суына төшкәч, бу уеннан кайтты. Тоглар эше мөһимрәк һәм аны озын-озакка сузарга һич ярамый иде. Ләкин Карленнын өйләнү уе җитди икәнлегенә ни Ольга, ни анын әти-әниләре аз гына да шикләнмәде әнә бит. булачак кияү сөеклесенә нинди генә бүләкләр төяп кайтмаган, ә инде туй күлмәге
П
исен-акылларын китәрлек иде' Оля еш кына кичләрен үз бүлмәсенә кереп бикләнә дә, шул күлмәкне киеп сәгатьләр буе көзге алдында утыра, күлмәк ана ошаганнан-ошый бара иде. Тагын да зуррак бүләкне Карлен Париждан кайтып бер атна үткәч ясады. Ямский кыры урамында, Олялар торган йорт янәшәсендә генә тугыз катлы йорт төзелеп бетеп килә, инде тыштан-эчтән бизәкләү-матурлау эшләре генә калган. Йорт дисән дә йорт: жир асты гаражлары, йөзү бассейны, спортзалына хәтле бар. йорт үзе генә түгел, бөтен тирә-юне яхшы саклана—кыскасы, ул бик бай кешеләр өчен генә исәпләнгән һәм аның һәр квадрат метры биш мең доллар чамасы тора иде. Андагы квартиралар ирекле сатыла икән, Карлен янә дә үзен бәхет басканын төшенде Кәләшеңнең әти-әниләре янәшәсендә квартиран булу—шәпнең дә шәбе инде: балалар туар, үсә башлар, кирәк чакта, әби-бабаларында калдырып тормыйсынмы? Аннары районы да бик әйбәт, ул төбәккә Карлен күнеккән дә иде инде, һәм ул, сузып тормыйча гына, Ольга белән анын әти-әниләренә теләген әйтте дә, булачак хатыны исеменә яздырып, дүрт бүл мазе квартира сатып алырга булды. Харитоновлар өендәге шатлыклы шау-шуны, ыгы-зыгыны күрсәгез икән—кызларының язмышы шундый тиз һәм бәхетле хәл ителә бит! Карлен бары бер генә нәрсәне үтенеп сорады: Яңа елга кадәр аның эше бик күп, үзен бер өч атна бимазаламый торсыннар иде: «Үзегез барып карагыз, сайлагыз, тиешле кәгазьләренең эшен бетерегез, ә акчаны мин теләсә кайсы көнне, теләсә кайсы сәгатьтә түләргә әзермен!»—диде.
Ә Татляннын, чынлап та. вакыты һич юк иде—Мәскәүдәге вакыйгалар әллә ничек сәер якка үзгәреп китте. Наталья алдамаган. Фешин Константин Николаевич дигән кеше, дөрестән дә, Кутузов проспектында яши һәм ул августның бер матур көнендә «Пекин» ресторанында туй үткәргәндә Карлен фотога төшереп алган шул кияү иде. Тоглар телефоннан бик аз файдалана, аңа да еш шылтыратмыйлар, булса да, һаман бер үк кешеләр: Аргентинлы белән купшы-көяз ниндидер Георгий гына. Беркөнне Карлен Тоглар йорты янында машинасында, күзен күгәртеп, дүрт сәгать көтеп утырды—ул үзенә бүген Тогларны, һичшиксез, күрергә, аның көн тәртибен ачыкларга, әгәр барып чыкса, килгән-киткән кунакларын да танып калырга дип бурыч куйган иде. Барып чыкмады. Күренеп тора. Тоглар бикләнеп, хәтта дәрвишләрчә, кешеләр белән аралашмый яши икән.
Ул көнне, «гравер» өеннән төш вакытында гына чыкты, Карлен аны кая булса да ашап алырга китерме дип уйлаган иде, юк, теге, күршедәге «Украина» гастрономына кереп, сырлап-бизәкләп эшләнгән бәллүр шешәле ике әрмән коньягы гына сатып алды. Ул шешәләр эчемлекнең саф-чиста булуын раслап тора иде. Анын артыннан кибеткә кергән Карлен легендар Тогларны якыннан күрде. Сизелеп тора: «гравер» берничә көн тыелгысыз эчүгә сабышкан, күрәсең, хатынының качып китүен,—җитмәсә, акчаларын урлап, аны бөлдереп бит әле!—бик тирән кичерә-кайгыра иде. Гастрономда шул бер күреп калуыннан Карлен шундый фикергә килде: ялган долларлар баса торган станок, мөгаен, Фешиннын үзенеке түгелдер, ул әле бөтенләй Мәскәүдә дә булмас, юкса, көйләп куелган станокта биш яки ун миллион долларны басып ташлап, кайгы-хәсрәтләренне оныту өчен ике көн җитәр иде.
Икенче вакытта Карлен «гравер»ны иртәнге якта көтеп алды... Бу юлы инде Тоглар, «Украина» гастрономыннан әрмән коньягы алган исерекбашка һич охшамаган, ул эчүеннән туктаган, аңардан эчке бер көч-җегәр бәреп тора, үзен тотуы да бөтенләй башкача, яшәреп тә киткән, менә дигән итеп киенгән—«Ягуар-стиль» салоныннан алынган кием-салымны бернәрсә белән дә бутарга мөмкин түгел. Менә бу кыяфәттәге Тоглар югары класслы «гравер»га охшаган да охшаган—үзен тотышында, сөйләшү рәвешендә үк анын шул осталар кешесе икәнлеге күренеп тора Беренче карашка вак-төяк, әһәмиятсез тоелган шушы нәрсәләр Карленнын туры юлга чыгуы турында сөйли иде.
Тоглар. гаражыннан үзенен «порше»сына утырып чыгып, шәһәр читенә таба юл тоткач, шатлыктан Карленнын йөрәге сикереп куюы, «гравер» шәһәрдән читтәге яшерен акча басу цехына юнәлде, дип уйлады ул һәм аның артыннан алга ыргылды. Бер-бер артлы Переделкинога килеп кергәч. Карлен янә шатланды; әгәр дә акча басу станогы биредә булса, шуннан да яхшырак һәм куркынычсызрак урынны таба да алмас иден. Карлен Тогларнын уңганлыгына тагын бер сокланды.
Биек агач койма белән әйләндереп алынган ике катлы йортнын ишек алдына кереп киткәч. Тоглар өй эчендә бик озак торды Карленнын машинасы һәртөрле шпионлык итә торган нәмәрсәләр белән шыплап тутырылган булгач, ул ин әүвәл йортта тагын кем дә булса бармы-юкмы икәнен белергә теләде—булса, сөйләшкәннәрен тынлап тору бик жинел иде. Әмма Тоглар ялгызы гына иде Карлен анын адымнарына кадәр ишетеп торды, нәрсәдер шакылдады, «гравер» ниндидер көйне сызгыргалап йөри иде. Тогларнын колагына аю басмаган, күрәсен. Карлен берәр сәгать-сәгать ярымнан йортнын идән астындагы кайсыдыр бер бүлемтегендә менә-менә акча басу станогы эшли дип көтте—ул аны иркенләп тотып алыр иде, чөнки андый станок зур электр энергиясе суыра һәм аны белүе дә кыен түгел иде Ләкин бер сәгать, ике сәгать үтте, ә шымчының акыллы прибор угы ник бер якка селкенеп карасын' Шуннан сон Карлен машинасы белән читкәрәк китте һәм төзелеп ята торган, ләкин кешеләрсез бер вилланы абайлап алды. Тоглар иортынын икенче каттагы тәрәзәләре нәкъ шул төзелеп бетмәгән виллага каршы икән. Карлен вилланың икенче катына күтәрелде дә көчле бинокль аша «гравер»нын йортын күзәтә башлады. Ул шундук Тогларга барып төртелде теге зур, якты бүлмәдә мольберт каршында басып тора һәм мавыгып рәсем ясый иде. Татлян хәтта анын ниндидер көйне яратып шыңшыш- тыруын яки сызгырынуын да күреп торды
Шул көнне үк кич белән Карлен яңадан Переделкинога килде ул һаман да яшерен акча басу станогы Тоглар иортынын подвалында, кайсыдыр төштәдер дип уйлый иде. Шәһәрдән чыгып киткәнче, ул башта Тогларнын квартирасына шылтыратты, анын өйдә икәнен белгәч, язучылар шәһәрчегенә элдерде. Коеп көзге салкын яңгыр ява. көннәрнең кыска, төннәрнең иң караңгы чагы—буш йортка сиздерми-нитми генә барып керү өчен менә дигән вакыт иде бу Разведка мәктәбендә аларны бик күп нәрсәләргә өйрәттеләр, теләсә нинди өи басучы оста карак та Карленнын сәләтенә көнләшерлек иде Йортка ул бер авырлыксыз үтеп керде, кесә телефоныннан әледән-әле Тогларга шылтыратып, анын үз квартирасында җылыда рәхәтләнеп утырганын тикшереп тора тора, биредә ике сәгать чамасы эзләнеп булашты Биредә акча басу станогының юклыгына һәм беркайчан да булмаганлыгына ул бик тиз ышанды, калган бөтен вакытын ул. тырышып-тырышып. долларлар яки доллар баса торган клише-мазарлар яшереп куелган урыннар эзләп үткәрде, ләкин монысы да барып чыкмады—юк иде андый урыннар Аннары ул рәхәтләнеп остаханәдә тагын бер ярты сәгатьләр чамасы «К. Фешин» дип кул куелган рәсемнәрне карап йөрде-рәссамның ныклы кулы, үткен күзе, төсләрне искиткеч оста тоя белүе әллә кайдан күренеп тора. Карлен үзе дә «гравер»нын бу рәсемнәрен сатып алудан баш тартмас иде Разведкада, фәндәге кебек үк. «кире нәтиҗә» дигән төшенчә бар. аңа кайвакыт уңай нәтиҗәгә караганда да ныграк шатланалар. Чыгып китәр алдыннан Карлен, бәлки, кирәге чыгар дип. төрле җирләргә тынлыи торган «коңгызлар» («жучки») төртеп калдырды, гүя ул биредә озакламый мөһим вакыйгалар булачагын сизенә иде
Аргентинлынын телефоннан сөйләшүләрен тыңлаганнан сон. шактый нәрсә ачыклана төште Ул бит Тогларнын якын дусты Городецкий бик нык оттырган икән дә. аз да түгел, күп тә түгел- дүрт йөз мен доллар эзләп Мәскәү буйлап чабып йөри икән Әгәр дә Тогларнын станогы кул астыңда гына булса, бер авырлыгы юк бит: бер-ике сәгать долларларны
шапылдатып аласын да кореш-тамырдашынны бу бәладән коткарасын Аргентинлынын өметсез гаҗизлеге раслап тора: димәк, Тогларнын акчасы да, кул астында гына станогы да юк икән
Кайвакытларда Карленнын бу хәлләрне дүртенче катта яшәүче гангстер дусларына сөйләп бирәсе дә килә, анар белән бергәләп Тогларны урларга һәм ялган долларлар турындагы бөтен серләрен сыгып-сыгып чыгарырга дип тә хыяллана. Әмма аек акылы жинә, эчке тоемы-сиэенүе ана «Ашыкма, син «гравер»нын үзенә чыктын бит инде, үз сәгатен сукканны түземлек белән көт Иртәме-сонмы. Тоглар үз станогы янына яки үзенен хуҗаларына, ә бәлки, әгәр булсалар, компаньоннарына барачак һәм үз «өлешен» йә сорап, йә көч белән талап алачак»—дип пышылдый. «Граверлар» һичкайчан да үз һөнәрләрен алыштырмый, кагыйдә буларак, бик кырыс, рәхим-шәфкатьсез була. Сонгы мәртәбә Тоглар да әнә шундый булып күренде.
Әмма Карленнын түзәрлеге калмаган иде шул инде. Ул хәзер Тоглар белән Аргентинлынын телефоннан сөйләшкәннәрен өендә генә тынлап утыра алмый башлады, тынлый торган аппаратурасын машинасына ук күчерде һәм еш кына Тогларны йорты янында сәгатьләр буе сагалап тора торган булды. Ул кинәт кемдер «граверны» ашыгыч чакыртып алыр да. артыннан өлгерә алмый калырмын, дип курка иде. һәм бервакьп анын бу үҗәтлеге нәтижә бирде. Иртәнге якта, гадәтенчә. Тогларнын бай ишек төбен сагалап торганда. Аргентинлынын телефон аша сөйләш-кәнен эләктереп алды ул.
Күрәсен, сөйләшү яшерен эчтәлекле иде, Аргентинлы нәрсәләрнедер әйтеп үк бетерми, әмма сөйләшүләренең мәгънәсе, Тогларга гына түгел, Карленга да аңлашылып торды. Аларнын сөйләшүләреннән сон, Карленнын ирексездән бу күпне күргән ике дуска—Тоглар белән Городенкийга кинәш бирәсе килеп китте: куегыз үзегезнен телефоннарыгызга тавышны томалый торган скрэмблер, алар сезне бик күп бәхетсезлекләрдән коткарыр, дияр иде ул Ләкин картлар—теге заман кешеләре шул, андый хикмәтле нәрсәләрне ишетеп тә белмиләрдер әле
Исәнләшкәннән сон. Аргентинлы тезеп китте:
—Синен белән «чехлар» янына барырга әзер егетләрне таптым мин. Икесе дә синен таләпләренә жавап бирәләр: спецназ, менә дигән әзерлеклеләр. яшьләр, югары белемлеләр Берсе берничә ел ментларнын махсус бүлекчәсендә эшләгәч, хәзерге мент тәртипләрен белә.
— Ни өчен икәү генә?..—дип кинәт бүлдерде Тоглар.
—Әлегә икәү, алар армиядә бергә хезмәт иткән. Өченчесен иртәгә табачаклар, сайларлык кешеләр бар, мин аларга шартларыңны әйттем,— дип дәвам итте Аргентинлы,—һәркайсына егермешәр мен аванс, ә кайткач, эш пешеп чыккан очракта, һәрберсенә тагын берәр «лимон». Аларнын бурычы нәрсәдә икәнен сөйләп тормадым, үзләре дә бик төпченмәде. Барысы да синен кулда. Синең исемнән кайда һәм кайчанга очрашу билгелик9
Тоглар озак уйланып тормады:
— Берсекөнгә. Минем өйдә кирәкмәс дип уйлыйм, Переделкинода әйбәтрәк булыр. Син аларны кичкә табарак алып килерсең, сәгать бишләр тирәсенә. Хәзер иргә караңгылана.
Сөйләшү шунда өзелде.
Карлен беравык анына килә алмый утырды, ул теләгенә иреште, беләсе килгән нәрсәсен белде. Тоглар ниндидер чехлар янына барырга команда жыя Ләкин Карлен, хәтерен эшкә җигеп, никадәр исенә төшерергә тырышмасын, Чехиядә ялган акча ясаучылар турында бернинди хәбәр лә юк иде. Кинәт кылт итеп башына бер уй килде, тиз генә Абрекнын телефон номерын җыйды һәм. анын тавышын ишеткәч, кабат үпенле
—Абрек, коткар «чехларга барып кайтырбыз» дигәнне ничек анларга9 Чехиягәме, әллә Словакиягәме ул?
Абрек башта көлеп җибәрде. аннары борчылып сорап куйды —Син әллә чеченнәр белән берәр бәлагә тардынмы9
—Чеченнәрнен монда бер катнашы да юк. Мин чехлар турында сорыйм,—дип сүзен ачыклады Карлен.—Бер бәлагә дә тармадым.
—Алайса. Аллага шөкер ит,—дип жинел сулап куйды Абрек.—Хәзер Мәскәүдә алар бик көчле. Ә «чехлар»—чеченнәр дигән сүз.
—Ә-ә-ә, эш менә нәрсәдә икән! Рәхмәт!—дип гажәпләнде Карлен. Димәк, Россиянен яшерен акчалар басу урыны Чечнядәдер дигән күптәнге фаразы раслана Карленнын Һәм Тоглар бер банда белән шунда барып керергә уйлый, ахрысы
2
амурай кушаматлы Герман Кольцовнын эшләре хөрт чагы иде— бөтенесе кырыла-жимерелә шикелле чагы
Самурай белән Мәскәүгә махсус отрядта эшләргә дип килгән егетләрнең сигезе инде һәлак булды, дүртесе яраланды, ул үзе дә берничә тапкыр пуля эләктерде. Берсе артыннан берсе егетләр эштән китә тордылар. Бу китү-качу. спенназнын ин кәттә егетләрен Чечнягә—Жаһар Дудаев сараена һөжүм итәргә җибәрәчәкләр икән, дигән хәбәр чыккач, аеруча кин таралды. Берәүнен дә ни өчен һәм кем өчендер сугышып үлеп каласы килми иде. Владивостоклылардан соңгы кеше булып Самурай үзе эштән китте. Яна команда белән эше дә пешми, ул егетләрне ни янәшәсендә, ни артында тоя алмый, ә монысы беренче җитди засада яки һөжүмгә кадәр генә яшисен калган, дигән сүз. Башлыклары аны теләр-теләмәс кенә җибәрде: майор Кольцов милициядә танылган кеше иде. андый кыю һәм тәвәккатләрне Россиядә эзләп кара хәзер! Күбрәге үз кесә ягын кайгыртып кына эшкә килә, андыйлар юк-бар тиеннәр өчен генә пуля астына керергә бик ашкынып тормый иде шул.
Бервакыт иртән телефон чылтырады. Ниндидер таныш түгел кеше аның белән очрашырга, бергә ашап-эчеп алырга һәм шунда, бер унайдан. бер әйбәт кенә эш турында сөйләшергә тели иде. Самурай мона бер дә гаҗәпләнмәде—анын кем икәнлеген күпләр яхшы белә бит Шул ук көнне «Пекин»да очрашырга сүз куештылар. Самурай, алда торган эшнең, гадәттәгечә, ашыгыч һәм җитди икәнлеген аңлап алды—хәзер кытай ресторанында әбәт ашап чыгу өчен генә дә күп акча чыгарып салырга кирәк, ике россиянлынын уртача эш хакын кушсаң да. җитмәячәк.
Очрашу билгеләгән кеше залнын аргы башында, эстрада сәхнәсе янында ук утыра иде. Ул утырган өстәл кайчандыр җитмешенче елларда Слава Япончикныкы саналып, ул шунда КПСС Үзәк Комитеты Академиясе янындагы комиссион кибет тирәсендә уралучы фарцовшиклардан ясак җыеп тора торган булган, дип сөйлиләр.
-Аркадии Ильич Городецкий. Дус-ишләрем Аргентинлы дип тә йөртәләр,—дип. мәгьнале генә итеп кул бирде илле яшьләрендәге ир кеше. Яхшы киенгән бу кеше, кереш сүз-нисез генә, чәркаләргә «Абсолют» аракысы сала башлады, күрәсең, ул инде Самурайның нәрсә эчәргә яратканын да белеп өлгергән иде
Аргентинлы табынны бай эшләткән, кызык, ни өчен шулай икән"’ Самурайнын «Пекин»да беренче булуы иде Ашап-эчкәндә эш турында сөйләшмәделәр, күбрәк тормыш хәл-әхвәлләре, рестораннар, хатын- кызлар. сыйфаты яхшырак аракылар турында сүз барды Кайвакыт кинәт кенә, бөтенләй көтмәгәндә, милициядә эшләү һәм. гомумән, хакимият турында да сөйләшеп алдылар. Городецкий, күрәсен. шомарган мужик, шуна күрә бер темадан икенчесенә жинел генә сикерә дә куя һәм анын нәрсә теләгәне алегә һич аңлашылмый иде. Самурай болай юк-барны сөйләштергәләп утыруның акыл-зиһененне сынап карау өчен эшләнгәнен чамалый иде. билгеле
Ресторанда озак утырмадылар, тәмле ризыклар ашап, җиләк-
s. «к. У > м io
С
җимешеннән авыз иткәч, яшел чәй эчтеләр лә урамга чыктылар. Ак «Сааб-900» шунда ресторан каршысында ук тора иде—эш турында сүз машина эчендә башланды.
—Сезне мина уртак дустыбыз Хавтан тәкъдим итте,—дип. Германга таба ярым борылып, сүзне Городецкий башлап җибәрде, ул кыска-кырыс җөмләләрен кадак каккандай тезеп китте —Хәзер үзем дә күрәм—сезгә ышанырга була. Ә безнен эш менә мондый: минем бик яхшы бер иптәшем белән,—Хавтан аны да белә,—бик абруйлы кеше, шунын белән Чечнягә барып кайтырга кирәк Юлын исәпләмәгәндә, сез анда бер тәүлек, күп дигәндә, ике тәүлек торырсыз Шуннан кайбер әйберләрне алып. Мәскәүгә әйләнеп кайтырсыз. Бу эш бик җентекләп уйланылган. Хәер, аны әзерләү өчен бераз биредә дә мәшәкатьләре булыр әле. Команда кирәк—өч кеше, сезгә тин дәрәҗәдә: яшь. көчле, җитәрлек тормыш тәҗрибәсе булган егетләр. Үзем барырга җыенган идем дә. картаебрак кителгән — Аргентинлы. үзе дә сизмәстән, кырыслыгын югалтып, малайларча үпкәләгәндәй әйтте сонгы сүзләрен, әйтерсең лә, аны мавыктыргыч бер уенга алмый калдырганнар.
—Ул хәтәр эш өчен безгә күпме түләячәкләр? Чечнядә бүген- иртәгә буталыш башланырга тора. Чеченнәр бернәрсәне дә сугышсыз бирми, алар Мәскәүне дә бугазыннан алган, ә инде үзләрендә...—дип, күз буяу өчен генә шикләнгәндәй итте Кольцов.
— Барысын да беләбез.—дип бүлдерде аны Городецкий.—Сочига сәяхәт түгел икәнен дә аңлыйбыз, шуңа күрә һәркайсыгызга зур калжа. егермешәр мен бакс авансны хәзер үк алырсыз, килешсәк, эш уңышлы барып чыккан очракта, өстәп берәр миллион булыр. Ярыймы шулай?
— Бик ярый Кешеләрем дә бар . —Кольцов тыштан тыныч күренсә дә, эчендә шатлык кайный иде. миллион, хыялланган миллион янәшәдә генә икән ләбаса! Бу сумма аны исәнгерәтеп җибәрде, булырга мөмкин хәвеф-хәтәрләр дә онытылды, һәм күптәннән инде нәрсә тәкъдим итсәләр, шундый эшкә алынырга әзер Самурай килешергә ашыкты,—Ике кеше инде бар дип исәпләгез, ә өченчесен мин бер тәүлек дигәндә сайлап алып килермен. Ышанычлы команда кирәк бит, шундый акчалар түләрлек булгач, сизеп торам—эш җитди,—дип күңеллеләнеп әйтте ул.—Ничек әзерләнергә'’ Нәрсәләр алырга? Нинди документлар кирәк булыр1’
—Ашыкма, атаңнан алда утка кермә,—дип кырт кисте аны Аргентинлы —Бу сөйләшү әле белдереп куя гына. Мин ул эшне бәйнә-бәйнә үзем дә белеп бетермим әле. вакыты җиткәнче, диюем Хәвеф-хәтәр, әлбәттә, булырга мөмкин, ләкин алып кайтасы әйбернең хужасы сезнен белән үзе дә бара, ул да, сезнен кебек үк, тәвәккәлли. Анын белән очрашып сөйләшкәнчегә кадәр, минем кулда өчегез һәм якын туганнарыгыз турында җентекле мәгълүмат булырга тиеш. Монысы—ул-бу була калса дигәндәй, үзегезнеке булмаган әйбергә кызыгып ымсынмас өчен кирәк Бик кыйммәтле әйбер алырга барачаксыз, ләкин анын хуҗасынын гомере барысыннан да кыйммәтрәк. Сез анын белән исән-сау әйләнеп кайтырга тиешсез. Нәрсә турында сүз барганын аңлыйсыздыр дип ышанам.
—Аңламыйча сон!—Безнең язмыш та хуҗа язмышына бәйләнгән,— дип. кырыс-катгый шартлар белән ризалашты Самурай.
—Хавтан белән без дустыбызның иминлеген тәэмин итәргә тиешбез,—дип ачыклый төште Аргентинлы.—Бары тик шуна иманыбыз камил булгач кына мин сезне хуҗа белән очраштырырмын, ә ул калганын үзе анлатыр. Иә. ничек, алынасызмы?
Самурай ризалык белдереп баш какты, һәм алар, телефон номерларын алышып, аерылыштылар—һәркайсынын кичектергесез эшләре бар иде.
Городецкийнын машинасыннан төшеп калгач, Герман Кольцов Тверской урамы буйлап җәяү атлады, алда торган ул хәвефле-хәтәр эш турында ныклап уйланырга кирәк иде Аргентинлыга: «Икәү бар инде».—дип, ул хәйләләде, күңелендәге теләген генә чын итеп күрсәтте. Күз алдында
тотканы армия дусты Славка Неделим иде—Картье Кеше гомеренә торырлык тәвәккәл эшкә анардан да ышанычлы—тугры кешене Самурай эзләп таба алмас иде Картьега ул үзенә ышанган кебек ышана. Аннары бик сайланыр кешеләре дә калмады ич Самурайның кем бәрелешләрдә һәлак булды, ә кемнәрдер эштән китеп бетте Самурай берәр карарга килеп, урамдагы телефон-автоматка керде
Неделин өендә иде Герман, ни өчен икәнен әйтеп тормастан —Синен белән бик күрешәсе килә иде —диде
Картье, анын чылтыратуына артык шатланмаса да
—Ярый, кил,—дип. Кутузов проспектындагы адресын әйтте
Ул төнлә Самурай Неделинда куна калды Германнын. бер «лимон» хакына Чечнядән йөреп кайтырга кирәк, дигән тәкъдиме Картьены кызыксындырды, билгеле
Чечня Неделин өчен болай да күптәннән күнелендә йөри иде ул бит Россиянен банк системасында бик зур афера-аллашулар әзерләнүе, аның эзе Грозныйга сузылуы, ә Мәскәүдә чечен мафиясенә килеп тоташуы хакында тиешле органнарны кисәтә килде Сонрак ул афера «Чечен авизосы» дигән исем алачак һәм Россия казнасына алты триллион сумга төшәчәк. Россиягә каршы янә дә шундыйрак яки анысыннан да зуррак ялган-хәйлә әзерләнмиме икән? Ниндидер серле нәрсәне Мәскәүгә алып кайту өчен миллионнар түгәргә әзер торгач, булуы да бик мөмкин Миллионнар вәгъдә итмәсәләр дә. Неделин үзен кызыксындырган бу эштән баш тарта алмас иде. Димәк, безнен контрразведка тагын ниндидер бик мөһим нәрсәне күз уныннан ычкындырган Ул бит әле җитәкчеләр белән күптән түгел генә очрашкан, Чечня турында. Россиянен бөтен банк системасы диярлек «чехлар» кулына төшүе турында сөйләшеп утырган иделәр Әмма Ичкериягә башкаладан ниндидер банда барырга җыенуы хакында ымлаучы да булмады ичмасам
3
ер көн үткәч, кичкә таба Городецкий Тогларнын Переделкинодагы дача йортына Самурайның командасын алып килде Азарнын узен Неделин дип таныштырганын Аргентинлы ара-тирә «Пекин»да дәрәҗәле кешеләр арасында күргәли иде. әмма «күкшелләр» арасында түгел. Ул үзенен килеш-килбәте, сөйләшүе белән Самурайдан нык кына аерылып тора һәм матур тәэсир калдырган иде Өченчесе -кара-кучкыл йөзле, тыгыз гәүдәсе кай ягы беләндер тау халыкларына охшаганы, анысы үзен гади генә итеп. Леха дип таныштырды
Тоглар кунакларны икенче каттагы остаханәсенлә көтеп тора, анда биш кешелек табын да әзерләнгән иде инде Ләкин башта утыннары шарт-шорт килеп янып торган камин янындагы тирән күн кәнәфиләргә утырыштылар Аргентинлы йорт хуҗасына анын булачак командасын тәкъдим иткәндә. Тоглар да Неделинга игътибар беләнрәк карап алды, кызыксынып сорады
—Ә сез. гомумән, нәрсә белән шөгыльләнәсез?
— Мин бизнесмен, үз фирмам бар-Картье Тогларга у зенен визиткасын сузды, тегесе аны игътибар белән укып чыкты
—Әллә’сезнен эшләрегез бик шәптән бармыймы’ Ни өчен шушындый хәтәр юлга чыгарга ризалык бирдегез’—дип. Неделинга текәлеп һәм шикләнебрәк карап сорады Тоглар
— Юк. киресенчә. Эшләрем бик әйбәт бара, зарлану гөнаһ будыр Неделиннын йөзендә ягымлы елмаю чагылды -Ә баруым- армиядәге элекке хезмәттәш дустым чакырган өчен Житли ирләр эше. лиле Гонорары ла саллы гына икән, тәвәккәллим әле дип уйладым Әмма ин мөһиме, үземне эштә сынап карыйсым килә: без бит Герман белән хәтта спецназ өчен лә аерым булган әзерлек уткән илек, безне шундый хәтәр эшләргә әзерләделәр!—Ул көрсенеп куйды Яшьлек үтеп бара, мин инде
Б
утызны узган кеше, ә өйрәнгән күнегүләрне тормышта чынлап торып кулланырга туры килмәде әле. Бер биш-ун елдан аларнын кирәге дә калмаска мөмкин...
—Әйе, ир кеше өчен җитди дәлил бу,—диде уйчанланган Тоглар- Ләкин сез ялгышасыз, Вячеслав, өйрәнгәнегез теләсә нинди яшьтә кирәк булачак. Мин үзем дә диңгез десантында хезмәт иттем, шул сез хезмәт иткән якларда ук. Мин сезнен биографияләрегезне игътибар белән укып чыктым. Мин дә сезнең белән барам бит. ни кызганыч, инде кырык кына яшьтә дә түгелмен. Ләкин мин үземә ташлама ясауны сорамыйм һәм сезнең яшь җилкәләрегез артына посарга да җыенмыйм.
Ул бардан бер шешә коньяк чыгарды һәм һәрберсенә берәр чәркә төшереп куярга тәкъдим итте. Бөтен команда унайлабрак утырышып беткәч. Тоглар игътибар белән тыңлауларын үтенде.
—Ә хәзер мин сезне эш белән таныштырам. Без Грозный янындагы авылларның берсенә барып чыгарга, шунда сак астында булган йорт подвалыннан алтышар килограммлы төргәк-төргәк ниндидер йөкне алып китәргә тиешбез. Төргәкләр кырык-илле. бәлки бераз артыграк та иә кимрәк тә булыр, ана карап сезгә түләү хакы кимемәячәк. Шул йөк белән Мәскәүгә яки. һич булмаса. Ростовка кайтырга кирәк, анысы янәшә генә. Басым ясап әйтергә тиешмен, бу хәтәр юлга әзерләнгәндә һәркем тигез хокуклы тавышка ия. әгәр дә без нәрсәне булса да уйлап, исәпкә алып бетермәсәк, бәйнә-бәйнә биредә—Мәскәүдә үк хәл итеп куймасак. безгә йә юлда, яки Чечнядә ул бик кыйммәткә төшәргә мөмкин Бер ялгышыбыз барыбызның да гомерен өзүе бар—шулай булгач, уйлашыгыз, тәкъдимнәрегезне әйтегез. Әмма Чечнягә бару һәм кайту юлы, әгәр без аннан исән-сау әйләнеп чыксак, безнен өчен җитди куркыныч тудырмас, хәер, хәзер һәр чакрым саен диярлек туктатып тентиләр-тикшерәләр. ә Грозныйга якынайган саен, ГАИдан тыш, хәрбиләрнең һәм казакларның блокпостлары тора. Ләкин мин. уйлана торгач, безне бөтенләй туктамый яки бик сирәк туктата торган бер әмәл таптым шикелле.
Бөтен команда, хәтта Городецкий да түземсез бер дулкынлану кичерә иде. Тоглар ашыкмый гына, тәфсилләп сүзен дәвам итте:
— Минем хәйләм—махсус транспорт булдыруда Яшермим, мин аны үзем Тын Океан флотында хезмәт иткән ерак елларым арасыннан искә төшереп, эзләп таптым Менә шунда безнен белән янәшәдә генә химик гаскәрләрнең кечкенә бер часте тора иде. Ул частьнен «рафик» машинасы бар, анын ян-якларына аркылы-торкылы ике сөяк өстенә кеше баш сөяге сурәте сугылган һәм сурәт астына «радиация» дип язып куелган, бу куркыныч билге белән язу үлем дигәнне аңлата. Ә машинанын шоферы—бик елгыр-үткен егет иде, аның бер якташы исә безнен белән хезмәт итә. Армиядә якташын булуның нәрсә икәнен сезгә аңлатып торасы юк, үзегез хезмәт итеп кайткан егетләр, ә инде егерме биш ел элек ул, гомумән, туганын кебек якын була иде. Шунын белән шул. дигәндәй, бездән кемнең дә булса, рөхсәт-нисез генә Владивостокка барып кайтасы бар икән, шунын ярдәменә таянабыз. Ә без шәһәрдән илле чакрымнар ары торабыз. Владивосток үзе дә ул кырыс елларда аеруча яшерен, ябык шәһәр—патруль өстендә патруль була иде Каивакытларда ике-өч кеше шул машинага кереп тулабыз, өстебезгә авыр кургаш накидка эләбез, алларыбызда—шлем-скафандр—җилдерәбез генә шәһәргә! Шоферыбыз Толик машинасын туктата башлауга, без тиз генә шул шлем-скафандрларны киеп куябыз да куркыныч бер өрәк шикелле тын гына утырабыз. Кайвакыт патруль егетләреннән берәр бик тырышы ишекне ачып карый да. безне күргәч, өркеп, шалт итеп кире ябып та куя. Кайтканда да, Толик безне алдан сөйләшенеп куелган урында җыеп ала да янә шул кыяфәтләребезгә кереп, кайтып китәбез.
—Чая егетләр! Яшерен-ябык шәһәргә мондый сәфәр, җитмәсә, спеичастьтән—тотсалар, өч еллык хезмәтегезгә тагын бер биш елны чәпәп
тә куяр иделәр,—дип сокланды Леха.—Чая егетләр!—дип янә бер кабатлап куйды
—Чәпәргә дә мөмкин иделәр,—дип ризалашты Тоглар—Безнен яшьлек кырыс заманнарга туры килде. Ләкин теләк-дәртне тыеп буламы сон? Мәхәббәт, кызлар безне шундый тәвәккәллеккә этәрә иде Йә. ничек, бик искергән алым түгелме бу?—дип сорады ул, камин тирәсендә утыручыларны күздән кичереп
Барысы берьюлы дәррәү сөйләргә тотынды Хәзерге көндә. Чернобыль һәлакәтеннән сон. радианион тамгалар сугылган машина элеккегә караганда да тәэсирлерәк булыр, диештеләр.
—Ләкин андый машинаны безгә кайдан табарга?—дип. башкалардан алда ашыгып сорады тынгысыз Леха.
— Машина табу кыен булмас. Биредә, Мәскәү тирәсендә шундый ук бер часть бар. безнен гаскәрләрне Германиядән кайтаргач, шунда куелган. Ул машиналар арасында,—ә алар хәрбиләрнең махсус заказы белән эшләнгән,—безгә яраклы берничәсе дә бар. теләсә кайсысын хет иртәгә үк алырга була. Бу вариантны кулай дип тапсак, билгеле
—Алыйк, әйбәт фикер бу. Ләкин машинаны ерак сәфәр өчен бик ныклап әзерләргә кирәк булыр,—дип сүз кыстырды бизнесмен Картье
—Мин дә шулай дип уйлыйм,—дип аны куәтләде Тоглар,—ләкин, сез әйткәнчә, әзерләү генә җитмәс әле. Мин машинанын тышкы кабыгы гына калыр—гаскәрләрнең куркыныч төренә караган билгеләре өстенә радиациягә каршы кием-салым да кирәк булыр Ә калган бөтен эчке әгъзаларын алыштырырбыз: бик көчле, тизләтелгән двигатель табарга, дүрт көпчәгенә дә пулялардан, очраклы тишелүләрдән саклый торган камерасыз шинлы көпчәкләр куярга һәм хәтта машинаны шып туктатырлык махсус чаралар да күрергә кирәк булыр —Тоглар. бармакларын бөгә-бөгә, янә санап китте — Пуля тишә алмый торган пыялалар куярга, машинанын ян-якларын броняларга, унайлы-көйле джипларның амортизаторларын табарга—машина шалтыр-шолтыр йөрмәскә, тавышсыз гына шуып барырга тиеш. Җылыткыч калорефер да кирәк булыр, урамда кыш. кар. ә безгә, бәлки, төнлә салкын җилдә өч-дүрт сәгать көтеп торырга да туры килер.
—Анлашылды. командир! Кыскасы, химик гаскәрләр калдырчасын броняланган. тиз йөрешле джип итеп үзгәртеп ясыйсы бар,—дип. күңелле генә йомгаклап куйды Самурай
—Ләкин онытмагыз, машина тышкы яктан элекке кыяфәтендә калырга тиеш. Аны сәфәр чыгарга шундый итеп әзерләүне кем үз өстенә ала?
— Мин алына алам,—дип җавап бирде Картье — Шундый бер автомастерскойны беләм, анда кирәкмәгәнне төпченеп-сораштырып тормаячаклар, андый эш аларга таныш та.
-Яхшы,—дип ризалашты Тоглар-Ләкин кемдер шунда һәрвакыт күзәтеп торырга тиеш, бер унайдан машина белән дә таныша торыр
-Мин анда көннәр буе тора алмам, ике-өч смена эшләп, бик тиз дигәндә дә. ул кимендә дүрт көнгә сузылачак.—дип тиз генә җавап бирде Картье-Неделин
—Ә сезгә анда тору кирәкми дә. рәхмәт, мастерскоен таптыгыз Без моны —Тоглар тиз генә Самурай белән кара-кучкыл йөзле егеткә карап алды һәм хәл итеп, әйтеп тә бирде Лехага тапшырырбыз — Бу егет аңа башкалардан ышанычлырак күренә иде —Каршы килмисенме’
—Әзерләр!ә икән-минем кулдан килерлек эш. автомобильләрне яратам мин Жиренә җиткереп эшләрбез, борчылмагыз, диде Леха
— Менә бик әйбәт,—диде Тоглар һәм беренче мәртәбә елмаеп куйды -Ләкин, табын янына удырып, кинәт кенә оешкан дуслыгыбызны билгеләп үткәнче, тагын бер-ике сүзем бар Рәсми рәвештә без Бамут шәһәрчеге тирәсенә командировкага барабыз, анда, тау аегындаыя шахталарда «җир җир», «җир—һава» класслы ракеталарны сүтеп алiаннан
соң кайбер яшерен жиһазлар-приборлар капган. Безнен командировка кәгазьләренә язылган максат—әнә шул куркынычлы җиһазларны махсус контейнерга тутырып, контейнер машинада булыр, алып китү. Ул контейнерга төп йөкнен бер егермеләп төргәге сыяр. Безнен кулда оборона министрлыгының шуны раслый торган приказы һәм һәркайсыгызда хәрби хезмәткәр документлары булыр. Монын өчен сезгә күрше бүлмәгә керергә кирәк, анда төрле хәрби дәрәҗәле берничә китель эленеп тора, шуларны сайлап киярсез дә. мин сезне машина йөртү таныклыгы, хәрби билет, махсус пропусклар, радиация объектларына керү хокукы бирә торган документларга ябыштыру өчен фоторәсемгә төшерермен—без бит үтә яшерен хәрби часть вәкилләре, безнен махсус вәкаләтләребез һәм хокукларыбыз бар. шуңа күрә беркем дә шикләнмәслек документларыбыз булырга тиеш Сонрак. алар әзер булгач, үзегез яхшылабрак танышырсыз. Ә хәзер— табын янына рәхим итегез, бүгенгә җитеп торыр,—дип. Тоглар кәнәфиеннән күтәрелде — Әзерлек буенча барлык эшләрне Аргентинлы дустым аша гына хәл итәрсез, минем белән бәйләнешкә керергә кирәк булмас.
Табынга утырганчы. Картье диварларга эленгән картиналарны да. мольбертлар һәм станоклардагы әлегә эшләнеп бетмәгәннәрен дә карап чыкты. Ләкин: « Болар кем эшләре?»—дип сорарга кыенсынды, чал чәчле ир үзен Константин Николаевич дип таныштырса да. дачаның аныкы булуына Картье ышанып бетмәгән иде. Камин янында Неделин хуҗаның янәшәсендә утырды, рәтләп анын йөзен күрмәде дә диярлек, бары тик хәрбиләрчә ачык-кырыс тавышын гына тыңлап торды. Инде өстәл янына килгәч, ул Тогларга бераз кыеклабрак урнашты. Аларны бирегә. Передел- кинога алып килгән Аргентинлы кушаматлы кешене Неделин еш күргәли иде: «Пекин»да. «Трефовый туз» казиносында, төрле очрашуларда. Анын элекке буын җинаятьчеләрдән икәнен дә белә иде ул. Ә менә Чечнягә бергә барырга туры киләчәк аның дустын Картье беренче күрә. Константин Николаевич истә калырлык шәхес: зур тормыш тәҗрибәсе булган, нык куллы, салкын канлы, аналитик акыл-зиһенле һәм кырыс табигатьле күренә. Шулай булмыйча сон: җебегән-йомшак кеше хәзерге вакытта Чечнягә борын тыгарга батырчылык итәр идеме? «Чечен авылындагы күзгә ташланмый гына, әмма нык сак астында булган йорттан нәрсә табып алып чыгарга җыена икән ул?»— дип уйланып утырды Картье табын янында —Бәлки, бу эш уран белән бәйледер, ана хәзер дөньяда сорау зур. ә ниндидер «яшерен йөк» дигәне, үзе белән баручыларны өркетмәс өчен, игътибарларын читкә тарту өчен генә кирәктер? Радиоактив әйберләр салынган контейнер машинадан ташлап калдырылмый бит Уйланырлык хәлләр бар иде биредә, һәр очракта да алда җитди-хәтәр эш тора, ана бик ныклап уйлап, җентекләп әзерләнәләр. Самурайның Неделинны эзләп табуы да яхшы булды әле.
«Ә бәлки, шефка. Виктор Степановичка сөйләп бирергә кирәктер9 Ул-бу була калса, саклау чарасы күрүләрен, ярдәм итүләрен сораргадыр?»— дигән уй да чагылып китте Неделиннын башыннан. Әмма анык кына җавабы юк иде. чөнки ул бит әле ин кирәклесен белми: нәрсә алырга баралар, ни өчен, кем бу абзый? Бу эштә Аргентинлынын да актив катнашуын исәпкә алганда, бәлки, бер хәйлә-мазар гынадыр. Хәер, ашыкмаска булыр. Неделиннын бит спутник элемтәсе бар. кирәге чыкса, сөйләшеп алырга, кайда икәнлегеңне әйтеп яки ярдәм сорап, пейджерга мәгълүмат яздырырга мөмкин. Ростовта анын элек яшерен мәктәптә бергә укыган ике иптәше яши. аларнын ярдәменә дә исәп тотарга була, ул үзе аларга ничектер Мәскәүдә ярдәм иткән иде. Әйбәт егетләр, күпне булдыра алалар.
Әлбәттә, шикләндермәслек итеп кенә бу командага Самурайның ничек килеп эләккәнен белергә иде. ул бит әле күптән түгел генә үзе милициядә эшли һәм әнә шул Аргентинлы кебек китларны аулап йөри иде Кыскасы, ул кичне Передел кинодагы дачада Картье күп нәрсәләр белде, ләкин тагын да күбрәк ачыклыйсы сораулары да калды. Чечнягә сәяхәтне озакка сузмаячакларын да аңлады...
4
ргентинлы белән Тогларнын телефоннан сөйләшүен тынлап, аларнын Переделкинода очратачакларын белеп алган Карлен да ул көнне түземсезлек белән көтте. Рәссамнын остаханәсендә төрле жирләргә «конгызлар» төртеп калдырган булгач, ул андагы сөйләшүне Ямский кыры урамындагы үз йортыннан чыкмыйча гына да тынлап утыра алган булыр иде Ләкин ул шулай да. машинасындагы көчлерәк аппаратурасына күбрәк ышанып. Тогларнын дачасы янына иртәрәк килеп туктады һәм Аргентинлынын үз «сааб»ында очрашуга өч ир-атны алып килгәнен күреп торды.
Дачадагы сөйләшүләрне тынлау Карленнын сизенүен раслады: Тоглар Чечнягә сәфәргә жыена. шунын өчен җитди команда жыя һәм җентекләп, бик хәйләкәр план кора Бары тик кайчан китәсе көннәре генә әйтелми калды, ләкин анын якын көннәрдә булачагына Татлян шикләнми иде Димәк, ашыгыч кына үз командасын җыярга кирәк булачак һәм ул, Тоглардагы мәжлеснен әкренләп гади кәеф-сафа корып утыруга әйләнә барганын төшенгәч, кайтып китәргә ашыкты.
Дуслары бу юлы өйдә булып чыктылар, кичкелеккә әрмәнчә ит кыздырганнар. Карленны гына көтеп утыра иделәр Абрек белән Крис әзерләгән тыйнак кына табын янында ашап-эчеп, сөйләшеп утыра торгач, төн уртасы җиткәнен сизми дә калдылар Барысын да сөйләп бирергә бик теләмәсә дә. Карленга ачылырга туры килде Американын дәүләт сере, супербанкнотлар ясаган легендар Тогларнын сере. Парижга ни өчен барып кайтуы,—дөрес, ул Натальяның Мәскәүдән урлап киткән акчаларны үзе белән бүлешүен әйтми калдырды—һәммәсен дә түкми-чәчми сөйләп бирде Үзенен Россиягә ни өчен килүен, репортерлык анын өчен түбә-ышыклану өчен генә икәнлеген дә әйтте. Әгәр дә Тогларнын табышын тартып ала алса, газет эшен дә. шымчылыгын да ташлаячагын шулай ук яшереп тормады Тогларнын Чечнягә сәфәргә җыенуын әле берничә сәгать элек кенә белгәнен сөйләгәч, гангстер дусларынын күзләре бигрәк тә кызды
— Бәлки, безгә тагын берәр кешене алырга кирәктер’—дип сорады Карлен Абрек белән Криснын «гравер»ны ауларга барачак.чарына ул бер минут та шикләнмәде
Гангстер дуслары күңелләреннән генә Лондондагы «Лейнсборо» кунакханәсеннән әйләнеп кайтты һәм Карленнын. алар кылган җинаятьне белә торып та, ул террорлык һөҗүмен үз җитәкчеләренә әйтми калдыруын, аларны сатмавын анлалы Үзләре еш кына үртәштереп-көлгәләп йөргән журналист алар күз алдында шундук үсеп китте Ә хәзер җитмәсә, атаклы Тоглар бандасына искәртмәстән кыю һөжүм ясарга да жыена
— Юк. дүртенче кеше кирәкмәс—ул бит тагын бер өлеш чыгару, дигән сүз,—дип. беренче булып Крис сүз башлады Моннан да әйбәтрәк эш кайчан булса да тагын чыгармы-юкмы әле. өчәү генә барабыз. Каро!
—Ә безнен өчәү генә булуыбызга борчылма син, —дип сүзгә кушылды Абрек—Син дә гади генә журналист түгел, өстенлек безнен якта без аларнын кемнәр, ничәү икәннәрен беләбез көтмәгәндә һөҗүм итәрбез яки засада оештырырбыз.. Тик һәммәсен дә уйлап бетерергә, әйбәтләп әзерләнергә кирәк Синен сөйләвенә караганда. Тоглар бөтен ваклыкларына кадәр исәпкә алган, хәтта көпчәкләрен алыштырырга кирәклеген дә онытмаган Ә тагын күпме әйтми калдырган яшерен уй ниятләре бардыр әле' Ул бит командасына хәтта кайсы авылга, кайчан һәм нинди йөк алып кайтырга барасыларын да әйтеп бетермәгән
Аннары алар тагын бер өч сәгатьләп көтмәгәндә Чечнягә булачак сәфәрләренең нечкәлекләре хакында фикерләшеп утырдылар Машина, кирәк-ярак, корал—болары барысы да җинел чәл ителер Үзләренең Чечнягә бару сәбәбен ничек итеп рәсмиләштерү юлын таба алмый бик озак азапландылар Әнә бит Тоглар нинди оста хәйлә тапкан' Хәзер юлла һәр багана төбе саен туктатып тикшерәчәкләрен. Чечнягә барып
А
кергәндә, хәрбиләрнен блокпостлары да булганлыгын алар да белә иде. Ә хәйлә-сылтау тәки табылды бит! Аны Абрек уйлап тапты. Карлен, танылган журналист, «Лос-Анджелес тайме» газетына үзлегеннән бәйсез Ичкерия республикасы игълан иткән президент Жаһар Дудаевтан интервью-әнгәмә алырга Грозныйга бара. Крис белән Абрек исә анын шоферы һәм сакчысы итеп рәсмиләштереләчәк, аларга корал йөртү хокукы бирелә, мондый документлар булганда, машинаны да энәсеннән-жебенә хәтле тикшереп тормаячаклар. Атдагы ике көндә болай эшләргә булдылар: гангстер дуслар машина белән мәшгуль булачак,—күп урынлы, көчле джип—<гранд-чероки»ны сайладылар,—ә Карлен Тоглар командасын күздән ычкындырмаска тиеш. Шулай итеп, алар Чечнягә ыргылырга ашкынып таралыштылар.
Әмма Карлен үзенен алтынчы каттагы бүлмәсенә күтәрелгәч, алда торган сәфәрнең никадәрле куркыныч, хәтәр булуын беренче мәртәбә чын-чынлап төшенде. Ул, унышсызлыкка тарыган яки һәлак булган очракта, үзенен абруйлы исемен саклап калу һәм әти-әниләренә, күпсанлы Татляннар ыруына ФБР белән ЦРУ нын кырын карамаулары турында да уйланды. Һәркайда. бөтен дөньяга гомер-гомергә хыянәтчеләргә һәм аларнын туган-тумачаларына шикләнеп вә җирәнеп карыйлар. Россиядә генә ул хыянәтче Суворов белән Гордиевскийларнын китапларын йотылып укыйлар, аларны телевизорлардан күрсәтеп, сөйләтәләр Америкада мондый гамәлләр үз исеме белән атала: хыянәтче! Бетте-китте! Шуңа күрә Карлен компьютерына кыска гына текст язып калдырды, әгәр үзе әйләнеп кайтмаса. иртәме-соңмы ул язуны анын американ хуҗалары алып укыячак. Шуның белән ул, Америка алдындагы бурычын үтәп, кайда һәлак булуы мөмкинлегенә ишарә ясап куйды.
Язуы мондый иде:
«Уйланып торырга, бу операцияне әзерләргә вакытым калмаганлыктан, кичекмәстән Чечнягә китәргә мәҗбүрмен. Сез күрсәткән сериядәге супербанк- нотларны яшерен рәвештә басып ята торган урынны таптым шикелле. Ул долларларның бер төргәге хәзер минем кулымда Үзем хакында юлдан яки Грозныйдан хәбәр итәргә тырышып карармын. Миңа уңыш теләгез.
Норман».
5
ргентинлы, Самурайның командасын Мәскәүгә алып кайткач, янадан Тогларга—Кутузов проспектындагы квартирасына сугылды. Азар. Переделкинодагы очрашу нәтиҗәләренә йомгак ясап, команда тулысынча әзерлекле, тәҗрибәле, бигрәк тә Кольцов белән анын дусты Леха шәп, дигән фикергә килделәр. Озын-озакка сузмыйча, Тогларнын сәфәргә чыгу вакытын да билгеләделәр—30 декабрь. Ерак юлны хәвеф- хәтәрсез үтү һәм Чечнягә керү өчен шуннан да уңай вакытны таба алмас иден Ләкин китү көнен әлегә командага әйтми торырга булдылар: команданың дәртен сүндермәү хәерле—Яна елга кадәр ике атна калган иде әле. Шуннан сон гына Аргентинлы үзенә кайтып китте... Ул Тогларнын уй-ниятләре белән шулкадәр мавыккан иде, Македонский хакында бөтенләй онытып җибәрде. Бары тик бүлмәсенә кереп, өстәлдәге телефонга күзе төшкәч кенә, өметсезлектән гаҗиз булып, кәнәфигә утырды. Телефон аппаратына мәгънәсез караш белән текәлеп, ул шулай тагын бер ярты сәгатьләп утыргандыр әле, аннары тәки телефонга барып тотынды һәм «Украина» кунакханәсендәге кирәкле номерын җыйды. Тегендә, әйтерсен лә, көтеп кенә торганнар, ышанычлы тавыш шундук җавап бирде:
— Тыңлыйм сезне...
А
6
әфәргә кызып-кызып әзерләнеп йөргән Самурайны, бер көннән сон. Тоглар янә үз янына чакырып алды. Хуҗа анардан берәр бинадагы банданы ничек тотып алу. нинди дә булса притонга яки катранга ничек һөҗүм итү. андый гамәлләр вакытында нинди махсус чаралар кулланылу, кыска-кискен бәрелешләрдә нинди корал ин унайлы. засадаларны ничек алдан белү, хәзер һәр йортта, бигрәк тә шәһәр тирәләрендәге авылларда этләр күп. аларны ничек юк итү турында бәйнә- бәйнә сораштырып утырды. Ике көн шулай бик тәфсидтәп аңлашканнан сон. Тоглар. биек кирпеч койма белән уратып алынган утар планын кәгазьгә сызып. Самурайга күрсәтте. Утарнын бер читендәрәк жәй көннәрендә йөзем куаклары арасында күмелеп утырган «П» хәрефе рәвешендәге тәбәнәк кенә бер катлы бина бар иде Анын сул канатында йортнын ирле-хатынлы карт хуҗалары яши. уртада һәм ун канатта кораллы сакчылар даими тора, ә подвалында нәкъ Тоглар алырга тиешле йөк саклана.
Тоглар подвалда тагын бер яшерен ишек барын, шуннан гына яшерен лаборатория белән типографиягә кереп булганын, үзенен шунда нәкъ өч ел эшләгәнен Самурайга әйтеп тормады. Тогларнын да ул бүлмәгә кереп торырга вакыты булмаячак. Тоглар бу ишегалдын хуҗаларыннан һәм еш алышынып тора торган сакчылардан да яхшырак белә. Йорт хужаларынын оныгы Шамил генә, бәлки, ул белгән һәр почмакны беләдер, чөнки үсмер егет, бик кирәкле әсирне каравыллаудан битәр, күбрәк хуҗалыкны карый иде. Тоглар да бакчадагы һәр агачны, һәр түтәлне хәтерли, төнгә бәйдән ычкындырыла торган этләрнен өчесенең дә исемнәрен онытмаган—ул этләр Тоглар качып китәргә бер ел кала пәйда булган иделәр. Тоглар аларны бик әйбәтләп ашатып, үзенә ияләштерә торды, янгырлы-карлы көннәрдә кайда кереп ышыкланганнарына хәтле белә иде. Сакчыларның кайсы бүлмәләрдә, кайсы тәрәзә яннарында иртәнгә кадәр торганнарын хәтерли. Хәер, ул качып китеп, типография эшләүдән туктагач, бәлки, сакчыларны киметкәннәрдер дә инде Әмма аларны бөтенләй алып бетермәүләренә ул шикләнми иде Лабораторияне дә күчерә алмаслар, чөнки ул бик нык итеп, нигезләп эшләнгән Аннары, качып китәр алдыннан. Тоглар компьютерның барлык басу программасын буташтырып-бозып бетерергә өлгерде, кәгазь исә бик тырышып, җентекләп кулдан эшләнә, ә аның ни-нәрсәләрдән нинди нисбәттә һәм нинди температурада әзерләнгәнен бары тик ул үзе генә белә иде Басылган әзер акчаларны даими алып китеп торалар, ләкин шунда—подвалда ук яшерен бер урын да ясадылар, төргәк-төргәк долларларны анда озак сакларга дип салып куя иделәр. Алихан: «Болары сугыш чыга-нитә калган очракка. Чечнянең кагылгысыз запасы».—ди торган иде. хәер, хәзер ул запасны да яртылаш киметкән яки бөтенләй алып бетергән булулары бик мөмкин Әмма Тоглар үзенен өметенә ышана, аннары бит. анын башка сайланыр мөмкинлеге дә юк иде. Үзенен икеләнү-шикләнүләре турында ул Самурайга, әлбәттә, авыз ачып бер кәлимә сүз дә ычкындырмады
Поселок зур түгел, анда бер биш менләп кеше яшидер, әмма йортлар, каралты-куралар, утарлар үзләренен архитектурасы, зурлыгы, берничә катлы булулары белән исләренне китәрерлек иде .Алты сутыйдан артмаган ишегаллары. бер катлы йортлардан гына диярлек торган ярлы Россиядән сон. Константин Николаевич бирегә килеп эләккәч, аптырап калган иде: «Ничек болай сон бу? Бер илдә, бер үк законнар буенча яшәдек ич...»—дип баш ватты ул Чеченнәр—бер дигән төзүчеләр, алтмышынчы-житмешенче елларда Казакъстаннын чирәм җирләрендәге авыл-поселокларны, нигездә, алар төзеде Тогларны өч ел әсирлектә тоткан йорт урам чатында тора—алгы ягы Ленин урамына караган, ә подваллы ун канаты үтәли тыкрыкка чыга Монын шулай булуы Тоглар командасының эшен җиңеләйтәчәк, һөҗүмне ике төрле ясарга мөмкин
С
булачак иде. Майор Кольцов яшерен йөкне алып чыгу әмәленең алты вариантын да эшләгән иде. ләкин Тоглар барысын да кире какты, егетләр белән „бергә җыелышып яңадан уйларга тәкъдим итте.
Йортның планын алган Самурай Чечнягә сәфәр чыгарга тиешле машинаны ябык аерым бокста кызып-кызып әзерләп яткан автомастер- скоига юл тотты. Анда Леха гына түгел. Картье да бар иде, ул атаклы инглиз фирмасы <Томпсон»да ясалган камерасыз кин шин көпчәкләр алып килгән, алар текә таулы юлларда машинаны тагын да тотрыклы, чайкалмаучан итәчәк—Неделин анысын да истә тоткан. Переделкинода Картье ышандырган дүрт көндә осталар, ничек кенә тырышсалар да, эшне ерып чыга алмый иделәр. Шуңа күрә Картье Германның бу хакта Тогларга хәбәр итүен үтенде.
Булачак машинаны яратып өлгергән Леха:
—Без әйләнеп кайткач, бу супермашина кемгә калачак инде.—дип кызыксынып сорады.
—Сиңа спецмашина ниемә кирәк?—дип көлеп җибәрде Самурай.— Кешеләрне өркетеп йөрергәме?
—Янадан матур төскә буярмын, бу контейнерны чыгарып атып, йомшак утыргычлар куярмын, аннары җилдер генә—пассажирлар йөртәсеңме. йөк ташыйсынмы—рәхәтлән!—дип кайнарланып, үзенен хыялый уйларын әйтеп салды Леха.
Шул чагында Самурай, барып керәсе утарның Тоглар компьютерда сызып биргән ике планын кесәсеннән чыгарып, берсен Лехага сузды:
— Менә объектның планы, —диде —Әгәр син тавыш-тынсыз шуннан яшерен йөкне алып чыгунын ин яхшы ысулын уйлап тапсаң, машина синеке! Мин шефтан аны үзем сорап алып бирермен —Икенче планны Неделинга биреп. Кольцов—Мин. әлбәттә, шаярттым гына. Әмма уйлашырга кирәк: бу утарны ничек басып алырбыз? «Чехларның» коралларында тавыш сүндергечләр юк, әгәр алар бер генә атса да, безнен качып китү юлын ябып куячаклар—аларнын саклану чаралары Кремльнекеннән начар булмастыр. Ә машина хакында, Леха, инде күңелен төшкән икән, чынлап та. шеф белән сөйләшермен, бәлки, бүләк итеп тә куяр. Мин бүген анын өендә булдым, ул ярлы мужик түгел, карунлыгы да сизелми Ләкин аны төнтек-томана бер лох дип уйларга да ярамый.- бүген ул минем алты вариантымны кире какты, үзенең дә, безнең дә гомерләребезне бик саклап каласы килә аның,—диде.
Автомастерскоидан Самурай Неделин белән бергә китеп барды Алар Язучылар йортынын ресторанына кереп, Имән залда ашап алдылар, анда Картьенын эшлекле бер очрашуы билгеләнгән булган икән, ул бер ун минутлап вакытны алды, аннары Славик аны Солнцевога илтеп куйды, Самурай шунда бер бүлмәле фатирда тора иде. Вакытны алар бушка үткәрмәскә тырышты, хәтта ресторанда утырганда да шул план хакында киңәш-уңаш иттеләр. Бу минутларда автомастерскойда калган Леха да шул турыда баш вата иде.
7
ргентинлы Чечнягә сәфәргә әзерлекләрдә, әйткәнебезчә, Тоглар белән элекке өч спецназчы арасында элемтәне тота, автомас- терскойга да берничә мәртәбә килеп китте, күрексез генә, әмма ышанычлы «УАЗ» машинасының күз алдында үзгәрә барганын күрде. Ул Тогларнын зиһене үткенлегенә тагын бер кат инанды—мондый машина белән теләсә нинди эшкә барырга була, хәйлә менә дигән иде Дөрес, бу хәйләне бер генә кабатларга мөмкиндер—бер күзгә чалынгач, аны эләктерергә лә күп сорамаслар. Тоглар белән көн саен диярлек очрашып торган Городецкий, менә-менә җае чыгар, ул, туп-туры яки читләтеп булса да. дустына алар артыннан койрык булачагын һәм хәтта Македон- скийнын «ленлровер» машинасын сөйләп тә бирергә уйлап, изаланып
А
йөрде Әмма көннәр эри тордылар. Чечнягә сәфәр якынлашкан нан - якынлаша барды, ә ул тәки ачылып сөйләргә унайлы вакыт таба алмады, әле тегесе комачаулый, әле монысы, дигәндәй, ә ин дөресе, куркаклыгы иде Каивакытларда һәммәсе дә үзеннән-үзе чишелер кебек тоела Ул еш кына һәлак булган Боря-киллерны хәтеренә төшерә, менә хәзер янадан кирәк булыр иде ул минер Аргентинлы Македонскийга яна һөҗүм оештырырга да әзер, нәрсә булса да эшләргә йөрәге җитми. үзе артыннан ул бандитнын шымчылары гел генә күзәтеп тора шикелле. Дөрес, күнелен юатыр өчен булса да. инде машина бөтенләй әзер булып, аны егетләр Тогларга күрсәтергә җыенганда, Аргентинлы Самурайны бер яккарак алып китте дә унайсыътанып кына сөйли башлады
—Гера. миннән көлмә, яме. мин сина сөйләгәннәрне Константин Николаевичка да әйтмә —Самурай кулын күкрәгенә куйды: нинди сүз булырга мөмкин, мин—кабер, янәсе
Аргентинлы сүзен дәвам итте:—Мин ырымнарга ышанучан. Тоглар бу унайдан мине гел үртәп, көлеп йөри Бүген начар төш күрдем Имеш, сезнен артыгыздан юлда ниндидер бер машина ияргән, кара төстәге чит ил джипы.. Алар. имеш, сезнен Чечнягә алтын алырга баруыгызны белгәннәр икән дә. табышыгызны талап калу өчен унаичак көтәләр икән. Машинада алар өчәү Әйе. өчәү бугай шуннан хәтерләмим, шуннан мин. мөгаен, уянып киткәнмендер .
—Әйе. юлга чыгар алдыннан мондый начар төш күргәнеңне шефка сөйләргә ярамас. Начар ырым, кәефен бозарга мөмкин,—дип ризалашты Самураи —Рәхмәт, мин моны исемдә тотармын, саграк булырмын Белмәссен. безнен биредә ниндидер машина хәстәрләп ятканыбызны кемнәрдер күреп тора бит. кызлар утыртып йөрергә түгеллеге керггегә дә аңлашыла...
Тогларнын егетләр белән юлга чыгып китәренә өч көн кала. Аргентинлынын өендә телефон чылтырады. Исәнләшеп тә тормастан. Македонский кистереп әйтте:
— Ин төгәл—дөрес мәгълүмат шул: бүген иртәнге якта безнен самолетлар Грозныйны бомбага тотачак, ә төш вакытында шәһәргә танклар колоннасы керәчәк. Чечнягә барып керү өчен шуннан да унай вакыт табылмас Кыймылда —дип. трубкасын ташлады
Аргентинлы шундук Тогларга чылтыратып бу хәбәрне туп-туры әйтеп бирде.
Команда соңгы ике көндә беренче әзерлектә тора иде инде. Тоглар. барысын да дачасына җыеп, килеп туган хәлне фикерләшергә уйлады Күп киңәшеп тормадылар. Кичекмәстән чыгып китәргә карар кызынды, әгәр иртәгә Чечнягә каршы сугыш хәрәкәтләре башланып китү турындагы хәбәр расланмаса. Ростовта бер-ике көн ял итеп. Ичкериягә, үзләре уйлаганча. Яна ел төне алдыннан барып керергә булдылар
8
елефон аша сөйләшенгән ике хәбәрне дә—Македонскийныкын да. Аргентинлыныкын да—Карлен өендә тынлады һәм шундук дүртенче кагка йөгереп төште: андагы егетләр дә казарма тормышына күчкән һәм -Ч» вакытын көтеп кенә тора иделәр.
9
акедонский Тогларнын шундый карар кабул итәчәгенә һич кенә дә шикләнмәде, чөнки бу акыллы гына түгел, бердәнбер дөрес тә карар иде—сугыш ут-төтене аегында Чечнягә керергә дә. аннан чыгып ычкынырга да ин җайлы вакыг бит. Ләкин үл аларнын юлга чыгуларын каравыллап тормады юл озын, көчле моторлы «Лендровер* коточкыч тизлек белән җилдерә Аннан сон. Аргентинлы Тогларнын
Т
М
машинасын юлга әзерләгән мастерскойның адресын әйткәч. Македонский анда үзенең бер кешесен дә җибәргән һәм ул адәм броня тышлык арасына күзгә чалынмый торган гына маяк та ябыштырып кайткан иде Кайчандыр Аргентинлы Македонскийнын үз машинасына да шундый нәрсә ябыштырган иде. әмма бу атаклы бандитның маягы күпкә куәтлерәк һәм анын таба алмасыннар өчен саклану чарасы да бар иде.
Нәкъ өч сәгатьтән, кичкә таба. Мәскәүдән Төньяк Кавказга таба бер-бер артлы өч машина кузгалды. Бик тиз энгер-меңгер төште, юеш кар ява башлады, тайгак юл тиз йөрешле машиналарның да моторларын бар куәтенә эшләтергә мөмкинлек бирми иде.
10
вып-томалап торган елак көн булгач. Карленның «гранд-чероки»е Тоглар машинасына якынрак булырга тырышты—әрмән егетләре аны күздән яздырудан курка иде. юкса, ана бары тик Чечнягә кереп житәр алдыннан гына сыланырга, шунда югалтмаска кирәклеген дә андый үзләре. Хәйләкәр -гравер» үз командасына барасы юлның төгәл маршрутын тәки әйтмәде бит. Татлян аларның телефоннан сөйләшкәннәренен дә. Передел кинодагы киңәшмәдән язып алынган язмаларын да кат-кат тынлап карады: юк булгач, юк инде! Шуна күрә Тогларны һич күздән ычкындырмаска кирәк, чөнки ул теләсә нинди хәйлә корырга, әйтик, юлда машинасын алыштырырга яки ниндидер аннан да остарак-акыллырак берәр гамәл кылырга мөмкин.
Македонский исә бераз ваемсызрак күренә иде. Ул белә: анын сәгате әле алда, анын өчен җитди эш бары тик йөк машинага төялеп, •гравер» чечен авылыннан чыгып сызгач кына башланачак. Аның стиле шундый иде: ул һәрвакыт үзенен корбаннары инде беркемнән курыкмый һәм беркем кумаячагын белгәннән сон гына, көтмәгәндә һәм иң соңгы мизгелдә генә һөҗүм итә. Үзе дә. артыннан куа килсәләр яки облава ясап, инде һәрьяктан камап алдылар, дигәндә, ин соңгы хәлиткеч минутта чыгып ычкына белә, аның башы нәкъ шундый чакларда шәп эшли иде. Ул хакимият кешеләренең—ментларнын да. җинаятьчеләрнең дә котын алып тора, чөнки тегеләре дә. болары да беләләр: бу ялгыз бүренен үз хөкеме!
Ләкин бу юлы Македонский ялгызы гына түгел, юл озын һәм ялыктыргыч. Чечнягә берүзең генә бару да кулай булмас, сугышчылар кирәк, үзе әйтмешли, -пехота» Ул ышанычлы кешеләрне, рэкет белән шөгыльләнүче «үгезләрне» сайлап алды. Аларнын әле үз командалары юк. Мәскәү тирәсендәге Воскресенск шәһәрен кулында биетеп тоткан Анзорга хезмәт итеп йөрүләре иде Анзор ул егетләрне утыз грамм героин бәрабәренә Македонскийга бер атнага биреп торды. Анзор өчен дә. «үгезләре» Влас белән Митя өчен дә Македонский читтән очып килгән «үрдәк» Станислав- Стас иде Ул шулай дип таныштырды үзен. Ашарга-эчәргә, тартырга, хәтта спиртлы эчемлекләрне дә юлга иң яхшыларын алдылар. Музыкаль аппаратураның да дистәдән артык компакт-дискы бар—теләгәнчә тыңла гына Шуна күрә егетләрнең кәефе күтәренке иде. Алар инде: «Әллә сон саранрак Анзордан шушы аз сүзле Стаска күчикме икән9»—дип уйлый да башладылар, чөнки Стас аларга отыры ошый бара иде.
Мәскәүдән «лендровер»ны Македонский үзе тотып барды, соңрак, төнлә рульне ул егетләрнен берәрсенә тоттырырга җыена иде Машинада музыка уйный. Македонскийнын да күнеле йомшабрак киткән чагы. Фонотекасын ул бик тырышып, үз зәвыгы белән сайлап кына җыйды. Париждамы. Лондондамы булсын, анын өчен вакыт таба иде.
Кар буй-буй булып ява. кайчагында бер-ике сәгатькә бөтенләй туктап та ала. Вакыт сон булуга карамастан, юлда машиналар тыгыз агым булып ага. Россиянен көньягына—Кубань һәм Краснодар ягына да. Мәскәүгә таба да сыпырталар гына, тегеләре дә. болары да. мөгаен.
Я
Яна елны өйләрендә каршы алырга ашыгалардыр.
Влас анын янәшәсендә, алгы утыргычта утыра, ә Митя—артта Ике утыргыч арасындагы юл өстәлчеген ачып куеп, алар акчага кәрт суга башладылар, үзләре бер-бер артлы «Карлсберг» сырасын бушатып кына тора. «Пехота»ны яраткан уеннарыннан аерасы килми. Македон- скийнын үз уйлары да житәрлек иде Ул юлда йөрүне ярата, ялгыз минутларда киңлекләр буенча очасын гына бит Ниндидер үжәт бер кызыл «жигуленок», аларнын «лендровер»ы өстенә юлдагы пычракны сиптерә-сиптерә. ике мәртәбә куып узды инде. Македонскийнын ул машинада нинди тәвәккәл-әрсез кешеләр барганын беләсе килеп китте «Алтылы»нын койрыгына тагылып, магнитофонын сүндерде дә. махсус тынлавыч техникасын кабызып җибәрде «Лендровер* салонына шундук ят авазлар, көлешүләр килеп керде. Тәэсире шундый көчле булды ки. әйтерсең лә. күрше бүлмәнен ишеген шар ачып куйдылар Бу көтелмәгән хәлдән сискәнеп китеп, «үгезләр» кәртләрен ташладылар ла. «тылсымчы» Стаска сокланып карадылар—әле монын шундый хикмәтле мөмкинлекләре дә бар икән! Ә «жигуленок»та бераз төшереп алган егетләр-кызлар бара, кызларнын яннарында булуы егетләргә, әлбәттә, кыюлык өсти иде.
—Алдагы өченче булып баручы «Волга»ны тынлап буламы9—дип сорады Влас. Анын исе-һушы киткән иде—мондый техникан булганда, шәһәрдә чиксез мөмкинлекләр ачыла бит: машинада утыр да тынлап бар, утыр да тыңлап бар—акчалы кешеләр икән, юл читенә кысып туктат та тала, бәрдереп алырга да була.
Македонский, приборный ничек эшләвен күрсәткәч, ерактан идарә итә торган пультны Власка тоттырды, үзе егетләрнең, балаларча куана- куана. тыңлау белән мавыгуларын көлемсерәп карап утырды, ә бит юкса бу «үгезләр» ничәмә-ничә кешенен канын койган инде
Прибор бер йөз метрлар ераклыкта сөйләшкән тавышларны да тота, әмма, күп кенә машиналарда бер генә кеше утырып баргаңтыктан, тыңлар нәрсә юк иде. шуннан Влас бер егермеләп машинаны узып китәргә сорады—алдарак берәр кызыклы сөйләшү тотып булмасмы, янәсе Бер-ике мәртәбә шулай эшләп карадылар, кеше серләрен аулау Македон- скийны туйдыра башлаган иде инде, шунда салонга кемнеңдер «Тоглар Чечня бакслар «—дигән сүзләре килеп керде Башта Македонский, «гравер»нын машинасына артык якынайдык бугай, дип уйлаган иде. алай булып чыкмады—сөйләшү алдарак барган «джип-гранд-чероки»дан ишетелә иде Ул Влас кулыннан пультны аллы да игътибар беләнрәк тыңлый башлады Теге машинада өч егет бара икән, акцентларына караганда—кавказлылар. Македонский аларнын да Тогларнын серен белгәннәрен һәм аны ауларга барганнарын шундук анлап аллы Македон ский приборын сүндерде, анын йөзе үзгәреп китте, баягы ваемсызлыгынын эзе дә калмады «Пехота»нын кызыксынып тынлап барулары эшнен бозылуыннан саклап калды, менә шуннан сон очраклылык галиҗәнап - ләренә ышанмый кара инде син! Ул көндәшләрне тизрәк юлдан алып ташларга кирәк, иртәнгә кадәр үк. иртәгә эш тагын да катлауланырга мөмкин, ә Македонский табышын беркем белән дә бүлешергә теләми иле «Үгезләр» лә. Стаснын кәефе алмашынуын тоеп, сагаеп калдылар Алар сәфәрләренең максатын да. шефның уй-ниятләрен дә белми иделәр, чөнки ул аларга бернәрсә дә аңлатып тормалы, бары тик. күрсәтмәләр эш барышында бирелер, дигән сүзләр белән генә чикләнде Егетләр Стасны куәтле «джип»тагы үзләренә аңлашылмаган сөйләш\ борчыганын сизенде, ә теге машина алардан өч машина аша алдарак бара иде, ләкин бернәрсә дә сораштырмадылар
С өйләшми-нитми, музыка да уйнатмыйча, бер ярты сәгать чамасы баргач. Стас. кинәт уянып киткәндәй, кискен генә сорады
- Сез кара «лжип-гранд-чероки»ны күрдегезме9 Андагы егетләрнен сөйләшүләре кәефемне бозды
Күрдек.-дип баш какты Влас. ә Митя өстәп куйды
—Әмма бернәрсә дә аңламадык...
—Ул безнен көндәшләр машинасы, шулар аркасында безгә бик зур күңелсезлекләр булырга мөмкин, һич аңлый алмыйм, безнен юлга чыкканны алар каян белеп алганнар, әмма хәзер анысын төпченеп торырга вакыт юк, Мәскәүгә кайткач ачыкларбыз,—дип усалланып әйтеп куйды Македонский. Аннары, шундук тавышын үзгәртеп, тынычрак дәвам итте:— бераз баргач, урман полосаларына җитәрбез, алда-артга машиналар да булмас, тегеләр шәп җилдерә—йөз егермешәр километр белән куалардыр. Шунда яннарыннан узып киткәндә, ике «муха» гранатометыннан берьюлы бәрерсез. Шул җитәр дип уйлыйм.
—Җитәчәк, Стас,—дип җөпләп куйды Митя.—«Джип» зур тизлек белән бара, алардан бернәрсә дә калмаячак.
Тагын сәгать ярымлап юл үттеләр, ә уңайлы вакыт һич кенә дә килеп чыкмый, киресенчә, каршыга килүче машиналар ташкыны тагын да куерды, ә һөҗүм итәргә җайлы урыннар һаман артта кала барды. «Пехота»нын киеренкелеген йомшату өчен Македонский аларга эчеп алырга, берәр нәрсә чәйнәп куярга тәкъдим итте—терәп диярлек атканда барыбер тидерми калу кыен булыр иде. Егетләр, аның тәкъдименнән бик риза булып, эчеп, нәрсәдер чәйнәштереп утырганда. Македонский машинага бензин өстәп алу да комачауламас, дигән фикергә килде һәм ярты сәгатьтән соң, ниндидер район үзәгенә җитәрәк, юл буендагы бензостаниияне шәйләп алды. Алда баручы «гранд-чероки» да шунда борылды Барып җиткәч, Македонский Тогларнын «УАЗ»ын да күрде, аларның чираты җитеп килә иде инде. Беренче сыйныф дәреслегендәге кебек, барысы да дөрес: өч машина да Мәскәүдән бер үк вакытта диярлек кузгалды, хәзер инде дүрт йөз чакрымлап юл үтелде, һәрберсенә бакларын тутырырга вакыт җиткән иде.
«Үгезләр» рәхәтләнеп ашап-эчеп утыра, шотланд виские «Джонни Уокер» шешәсенең төбенә төшеп киләләр һәм тиздән үзләренең гранатометган атачакларын да оныттылар, күрәсең, әллә аңа артык әһәмият тә бирмиләрме? Алар да үзләреннән алда чиратта торган «джип»ны күреп алдылар, ләкин бернинди кызыксынулары да сизелмәде. Ул машинада кемнәр бара, ни өчен аларны атып юк итәргә кирәк? Алар өчен барыбер иде. Алар шулай бернәрсә уйламыйча, кушкан әмерне үтәргә әзер булып кына үскәннәр инде. Чират бер ун-унбиш минутлык бар иде. Македонский чыгып, бераз гәүдәсен язып алырга булды, әгәр җай чыкса, «джип» эчендәгеләргә дә күз салырга кирәк: кемнәр икән алар? Аннары, бензин өчен дә түлисе бар бит әле. Арткы утыргычта «үгезләренең берсенен чуар куртка-бушлаты белән солдат бүреге ята иде, Македонский шул бушлатны җилкәсенә элде дә машинадан чыкты, аны хәзер танырлык та түгел иде.
Янадан кар ява башлады, ләкин төн уртасына таба салкынайткан, кар тыгыз ята, хәтта аяк астында шыгырдый да иде.
Тимер рәшәткәле тәрәзәчеккә илле литр бензин өчен түләгәч, Македонский чиратны күздән кичерде. Өстенә кар яуган, пычранып беткән «УАЗ»ик янында прапорщик погоннары тагылган бушлатлы, төп кебек тәбәнәк, әмма нык бәдәнле егет үзләре алдындагы соңгы машинадан шлангны үзенә бирүләрен көтеп тора иде. Ә «джип»тан әле беркем дә чыкмаган, чыгарга җыенганнары да күренми, күрәсең, колонкага килеп җиткәч кенә кемдер йөгереп чыгачак, Македонский кавказлыларны яхшы белә—байларча кыланалар.
Прапорщик шлангның тимер очлы башын бензобагына тыккан иде инде, кинәт Македонский бер тәвәккәл уйга килде. Ул прапорщик янына барды да ярым пышылдап, тиз-тиз, серле итеп сөйли башлады:
—Тынла әле, братан, мин дә сезнең арттан Мәскәүдән үк киләм, Ростовка барышым. Бер-ике сәгать элек юл буендагы кафега сигарет алырга дип сугылган идем, анда «джип-гранд-чероки» да тукталган икән,— ул Карлен машинасының номерын әйтте,—минераль су алырга кергәннәр
ме шунда Колагыма кайбер сөйләшкән сүхтәре кереп калды, aiap сезнен спецмашина турында сөйләште булса кирәк, сезне сагалап бармыйлармы икән? Саграк булыгыз. Алар өчәү, чеченнәр бугай, ә бәлки, дагстанлылардыр. алар бит барысы да бер төсле. Минем энем дә армиядә, синен кебек прапор, үзем дә стройбатта хезмәт иткән идем —дип сүзен тәмамлады Македонский. Җилкәсендә эленеп торган бушлатын сикертеп, борынын тартып куйды, бу бик табигый килеп чыкты кеше кешегә дус. иптәш, туган, янәсе.
Прапорщик бу ябыграк гәүдәле ир кешегә игътибар белән карап алды, аны-моны сизенмәде, елмаеп жавап кайтарды
—Мөгаен, сез ялгышкансыздыр. Без хәрби лаборатория, радиация белән шөгыльләнәбез, безнен талатыр нәрсәбез юк. шулай да барыбер рәхмәт сезгә —Шлангны үз артында чират торган шоферга тоттырып. Леха җитез генә итеп машинасына кереп чумды *Уазик*нын руле хәзер Картье кулында иде, ул Самурайны алмаштырды, ә анын янәшәсенә Тоглар үзе утырды. Леха. төннен калган өлешен Самурай белән бергә үткәрәчәген белгәч, шатланып куйды; Картены ул белми, анын белән автомастерскойда гына аралашты, ә тегесе аз сүзле егет булып чыкты. Дөрес, аны машинада да Мәскәүдән спутник элемтәсе буенча эзләп табалар, ләкин ул һәрберсенә: «Ял итәм. башкалага ике көннән—Яна елга кайтып җитәрмен*.— дип җавап биреп бара.
Леха шундук үзенен элекке командирына, бер сәер кешенең, ул бензин алган чагында, ниндидер сәер кисәтү ясаганын сөйләп бирде. Самураинын хәтерендә Аргентинлынын «начар төше* янарды. барысы да төгәл туры килә: «джип*, өч кавказлы. Һәм ул турыдан-туры сөйләп бирергә Городецкиига ниндидер тормыш хәлләре комачаулагандыр, мөгаен, ул үзенен дусты Тогларны Чечнягә сәфәрдә артларыннан койрык тагылачагы турында искәртергә теләгәндер, дип аңлап алды. Ләкин Самурай Аргентинлыны телгә алмаска карар кылды Ничектер шәрекьчәрәк боргалап-сыргалап булса да кисәткәненә рәхмәт. Ул тиз генә машина салонын кабинадан аерып торган бүлемне шакыды Тоглар тәрәзәне этеп ачты. Самурай ана әлеге күнелсез хәбәрне сөйләп тә бирде Тоглар да ул «джип»ны әле Мәскәүдән чыкканда ук. якты чакта күреп калганын исенә төшерде, ул машина инде күптән үзләрен куып узгандыр яки берәр җиргә туктап калгандыр, дип уйлаган иде, андый куәтле машиналар, эчендә кавказлылар да утырганда, артта сөйрәлергә яратмый
Яктырырга өч-дүрт сәгать калып килә иде. ә яктыргач бу мәсьәләне хәл итүе артык катлаулы яки. гомумән, сон булуы мөмкин Тоглар. озын-озакка сузмыйча, әлеге кисәтүне тикшерергә кирәк тапты, ул бит командадагыларнын берсен дә рәтләп белми, безнен заманда кемгә булса да ышануы кыенлашканнан-кыенлаша бара, бәлки.кайсысы булса да кемгәдер «тишкәндер»—кем белсен?..
—Димәк, егетләр, вакыйгага карап эш итәбез,—дип. үз уи-ниятен аңлата башлады Тоглар.—Син. Слава.—дип Картьега таба борылды ул.— җилдереп барсан да. як-ягынны игътибар белән күзәтеп бар Казак станцаларына борылып керә торган берәр буш юлны күрсән. ундамы ул. сулда булырмы—барыбер, шунда борыл да унайлырак җирдә туктап, машинадан чык. Мин синен урынга күчеп утырам да авыл юлы буйлап алга куам, ә син телефонын белән берәр агачмы-куакмы артына яшеренерсең. Әгәр «джип» безне эзәрлекләп килә икән. ул. әлбәттә. безнен арттан борылыи керер, син мина шылтыратып, хәбәр итәрсең Шуннан эшкә I ера белән Леха керешер: мин аларны гранагометлар белән берәр унаилы жирдә төшереп калдырам да. үзем артык ашыкмый гына юлымнан дәвам итәм. кавказлылар мине күрә килергә тиешләр. -Джип» сезнең турыга килеп җиткәч, егетләр, туп-туры агып шартлатасыз Шартлау тавышларын ишеткәннән соң. мин кире әйләнеп кнләм. сезне бер-бер артлы җыеп .там да. Алла боерса, без ярты сәгатьтән гөп юлга чыгып та җитәрбез Ну. ничегрәк булыр бу тозак? Нинди тәкъдимнәрегез бар’
Команда каршылыксыз ризалашты, һәркем үз өлешенә төшкән эшкә әзерләнергә тотынды.
Нәкъ бер сәгатьтән Ярмолинская станицасына илтә торган юл өстендә, иртәнге сәгать биштә, кар баскан чөгендер басуларын янгыратып берьюлы ике шартлау ишетелде, бераздан Израиль автоматы «узи»дан кемдер бер тапкыр гына атып куйды Машина шартлаганнан сон күтәрелгән ут баганасы тагын әле бераз вакыт сүнми торды, ләкин Ярмолинская юлы буш. ә янып яткан «джип* олы юлдан күренми. Юл буендагы урман куе. үзгәртеп кору чоры башланганнан бирле сирәкләнмәгән, ул инде кыргый чытырманлыкка әйләнеп беткән килеш тора, өстенә әкрен генә кар ява иде. Шартлау дулкыны шул урманга бәрелеп тынды да
Тоглар, уңайлырак урын эзләп барды-барды да. фермага таба аерылган юл чатында кире борылып. Леха белән Самурай янына ашыкты
Әле ерактан ук, фаралары һәм янгын уты яктысында, ул барысы да. үзе уйлаганча, уңышлы килеп чыкмаганын күреп алды. Тирә-якка әче төтен таратып, «джип* әле һаман да янып ята иде. ара-тирә патроннар да шартлап-шартлап куя, күрәсең. кавказлыларнын да коралы аз булмагандыр. Самурай исә кем өстенәдер иелгән дә. әллә ярдәм күрсәтеп маташа, әллә кемнеңдер сонгы сүъләрен ишетеп калырга тырыша иде Леха беркайда да күренми. Самурай янына йөгереп килгәч, Тоглар кар өстендә яткан кешенен Леха түгел икәнен күрде. Бу—яхшы киемле, яшь бер кавказлы, башында бүреге дә юк. ул һич тә бандитка охшамаган, авыртудан чытылган йөзендә ниндидер зыялылык бар иде. Тоглар бер карауда анын тиздән үләчәген анлап алды, Самурай да моны анлый, шуна күрә бу кешедән, үлем алдыннан булса да, нәрсә булса сорашып калырга тырыша иде. Ләкин кавказлы егет бик авыр сөйләшә, сынып чыккан сул кулын күтәрмәкче була, мөгаен, кесәсеннән нәрсәдер алырга телиме, әллә каядыр күрсәтмәкчеме, әмма булдыра алмый. Шуннан ул кинәт пышылдап сөйли башлады:
—Мин—американ Кесәмдә паспортым бар. документларымны алып китмәгез, мин исемсез үләргә тиеш түгел.—Ул акцентсыз, яхшы сөйли иде.
—Әгәр дә ни өчен безне эзәрлекләгәнегезне әйтсән, калдырырбыз, алмабыз,—диде Тоглар кырыс кына, аннары егетне карт тупылнын бозланып каткан кәүсәсенә сөяп куйды.
—Әйтәм, әйтәм...—дип гырылдады теге —Хәзер инде сер яшереп торудан мәгънә юк, үлеп барганымны тоям. Мин ЦРУнын «граверлар» аулаучы шымчысы, ә син—Тоглар, син бер детектор да тота алмый торган супербанкнотлар ясагансың.
—Син моны кайдан белден?—дип, анын йөзенә үк ятып дигәндәй, кычкырып сорады Тоглар—егетнен тавышы сүнгәннән-сүнә бара иде
—Мин синен акчанны урлап качкан Натальяны эзләп таптым... Ул Парижда, ниндидер модельерга кияүгә чыккан. Ул сине сатты да.. Ә калганын... үзен аңлыйсын.. Документларымны, зинһар, алма, әти- әниләрем мине үз куллары белән жирли алмасалар, кайгыдан үләчәк.
—Вәгъдә итәм...—дип кенә әйтеп өлгерде Тоглар, американ шымчысы жан бирде.
Тоглар шулай да анын документларын алып карады—егет алдамаган, ул, чынлап та, ЦРУ шымчысы һәм «Лос - Анджел ес-тайме» газеты хәбәрчесе булган. Командировка кәгазенә «Жаһар Дудаевтан интервью алырга бара» дип язылган иде. Тоглар анын документларын урынына салып, эчке кесәсен төймәләп тә куйды. Егетне ул юл читенәрәк күчермәкче булды, әмма янәшәсендә Самурай юк иде. Тоглар кычкырып аны чакырды Самурай юлнын икенче ягыннан жавап кайтарды. Тоглар Леха белән дә ниндидер бәла булганын анлап алды. Шымчыны юл читенәрәк сөйрәп чыгаргач, ул Самурай янына йөгереп килеп җитте.
—Менә, кайсысыдыр атып өлгерде, туп-туры йөрәгенә тигән Мөгаен, атар безнен арттан коралларын әзер тотып куа килгәннәрдер,-
дип әкрен генә әйтте Самурай. Аннары өстәп куйды —Ул сездән, эш уңышлы чыкса, үзебезнен машинаны сорап алмакчы иде — Кольцовның тавышы калтыранып китте.
— Нишләтәбез инде аны хәзер?—дип сорады Тоглар. биредән тизрәк китеп ычкынырга кирәк иде.
— Кыш бит, мәҗүсиләрчә күмәбез,—дип көрсенде Самурай —Ул безне гафу итәр дип ышанам Кайсыбыз исән калса да. үлгәннәребезне искә алсын, чиркәүдә дога укытсын, шәм куйсын, хәзер андый гамәлләрне кылу кыен түгел.
—Ярый. әйдә, үзенчә эшлә —диде Тоглар һәм борылып үз машиналары янына китеп барды...
11
. I I ендровер». инде бер сәгатьтән артык Ярмолинскаяга кереп I киткән юл борылышыннан ерак та түгел бер читтәрәк туктап тора иде.
— Бераз ял итик, әйдәгез, капкалап та алыйк, мин дә сезнен белән эчеп куярмын, арыдым,—диде Македонский, «уазик» белән «гранд- чероки»нын станицага таба борылып кереп киткәннәрен күргәч.
Ураза тоткан мөселманнар сәхәр ашаган шикелле, тан алдыннан ашап-эчеп утырганда, борылыш чатыннан олы юлга Тогларнын «уазиг»ы җилдереп килеп тә чыкты. Ростов ягына таба ажгырып китеп тә барды. Кара «джип* исә биш минуттан да. ун минуттан да күренмәде Македонский Власка әйтте:
—Утыр рульгә, кузгалдык, ә мин бераз черем итеп алыйм, «гранд- чероки*га ау тәмам,—диде.
12
ртән Тоглар үзенә таныш юлдан җилдерә иде инде Узган ел Ставропольдән Андрюханын «Волга» сында үткән бу тирәләр анын күңелендә гомерлеккә уелып калды бит Иреккә чыккан беренче көн иде ул! Ул вакытта Тоглар һәр авылны, юл буендагы һәр йортны комсызланып күзәтеп килгән иде һәм менә янә үз ирке белән Чечнягә китеп бара. юкса, теге чакта ул, Кавказга ике аягымнын берсен дә атламам, дип ант иткән иде бугай Чит ил Кавказ, хәтта рус рухы өчен хәвефле дә. Аны тарихи яктан Россиягә ничек кенә бәйләргә тырышмасыннар. нинди генә уртак тамырлар һәм уртак стратегик мәнфәгатьләр эзләмәсеннәр—барыбер чит. Тогларны бу фикереннән берәү дә кире кайтара алмаячак. Шул кавказлылар турында бит инде, кайчандыр төрмәдә утырганда. Тогларнын беренче Остазы әйткән иде: «Бүрене бүреккә салсаң да—урманга карый* —дигән иде Вакыт Остазы сүзләренең дөреслеген раслады. Сүз уңаеннан шунысын да әйтергә кирәк, шактый еллар үткәч. Остазны нәкъ шул кавказлылар суеп чыктылар да
Рульне Картье тоткан иде. станица юлындагы вакыйгадан сон. сөйләшми генә бардылар, чөнки сүз җилеме юк. ябышмый иде Үз кулында үлгән кавказлынын сөйләгәннәренә шикләнми ышанган Тоглар һаман да ул шымчыны кем аны эзәрлекләргә юнатткәнлеген уйланып бара торгач, көтмәгәндә кинәт кенә әйтеп куйды
— Беләсенме. Слава. «джип»тагыларнын берсе американ булып чыкты бит. «Лос-Анджелес тайме» гәзите хәбәрчесе -диде, ләкин анын үлем алдыннан ачылып сөйләгән сүзләрен әйтми калдырды
—Анын исеме Карлен Тат.лян идеме0—дип. уйлап та тормыйча, шундук сорады Картье Бу сорау Тогларны гаҗәпләндерде
-Әйе, шулай. Ә син аны каян беләсен'.’
—Узган ел ул ни өчендер минем белән бик кызыксынып йөрде, ачыктан-ачык түгел, билгеле, әмма мин аны сизенә идем,—дип сөйләп
в. .К У • М 10
И
китте Неделин, юлдан күзен алмыйча гына— Кая гына бармыйм, һәркайда ул иде Мәскәүдәге бер генә житди очрашу-җыелышларны калдырмый йөрде, шуннан мин анын Америка газеты хәбәрчесе икәнлеген белеп алдым Анын бер сәер гадәте бар иде, ул «крутойлар» җыелган һәм күп акчалар әйләнгән җирләрдә—казинода, катран нарда, «Пекин»да, төнге бар һәм рестораннарда булырга тырыша, ә инде Хавтаннын «Золотой петушог»ында даими йөри иде. Мин Леонид Андреевичны ана күз-колак булырга кисәтеп тә куйган идем әле. Аннары ул американ һәрвакыт ике әрмән гангстеры белән килә иде. Ни өчен минем белән шулай кызыксынганын тәки аңламадым.—дип. сүзен төгатләде Картье, аннары өстәп куйды:— Бәлки, шул ереванлы бандитлар аны сезнең эзгә бастырганнардыр, ә?
Тогларга хәзер һәммәсе дә ачык иде. Константин Николаевич американ шымчынын—«граверлар» аулаучының ни өчен Неделин артыннан күзәтеп йөргәнен төшенде—шымчы Картьены ялган долларларга катнашы бардыр дип шикләнгән. Ә Картье шикләндерерлек тә шул: акыллы, купшы-көяз. типтереп иркен яши. ярлы түгел.
Ләкин Тоглар сүздә башкачарак әйтте:
—Кызык.. Рәхмәт, эшнен нәрсәдә икәнен ачып бирден, юкса, мин интегеп уйлап килә идем: нәрсәгә, ни өчен?
Картьенын шулай чишелеп сөйләве Тоглар күңелендәге шикне юып төшерде. Ул бу егеткә беренче мәртәбә ихлас караш ташлады, Неделин ышанычлы егет икән.
Чечнягә барып җитәргә ике сәгать чамасы ара калгач, Тоглар туктап ял итәргә, ашап алырга карар кылды һәм юл буенда кала барган авылларны карый килде. Тиздән алар тукталырдай бер авыл күренде. Юл буенда гына ашханә-трактир шикелле бина тора, анын ишеге янына ук калмык далаларыннан китерелгән курдюклы өч сарык түшкәсе эленеп куелган, алъяпкычы иткә-канга буялып беткән ит чабучы тукталган халыкка үзләре теләгән кисәкне кисеп алып бирә иде. Шар ачык ишектән тәмле исләр бөркелә, ә арттагы бер почмакта, аулаграк урында ачык мангалда шашлык кыздырганнары күренә. Трактир хуҗалары әрмәннәр булып чыкты— Горбачев заманында Бакудагы чуалышлардан сон качып киткәннәр икән.
Үткән-сүткәннәрнен күзенә артык чалынып тормасын дип, машинаны ишегалдына ук кертеп куйгач, тәмәке төтене тулган залга үттеләр.
Үзләре каршысына йөгереп килгән хуҗадан Тоглар:
—Ә биредә чыш-пыш пешерәләрме?—дип сорады. Андый азыкчы бары тик Бакуда гына пешергәннәрен белә иде ул.
Хужа Тогларны игътибар белән күздән кичерде дә. елмаеп жавап бирде:
—Нинди сүз булырга мөмкин? Вакытыгыз бар икән, әзерләрбез. Үземнен дә кинәт шуны ашыйсым килеп китте әле,—дип өстәп куйды Элвис Преслига бик тә охшаган юан хуҗа.—Ә хәзергә аш бар, күфтә ашы, кыздырылган бәрәнгеле сарык кабыргалары, төрле шашлыклар— иттән кирәкме, бавырданмы, мәрсин балыгыннан да эшли алабыз— Донда балык бетмәгән әле. Аракы янына аз тозланган уылдык белән тагын балык кисәкләре бирергә була.—Бу кешеләр кай яклары беләндер хуҗаның күңеленә хуш килгән иде.
Тогларнын шундук кәефе күтәрелеп китте:
—Вакытыбыз җитәрлек,—диде ул—Ераграк бер почмакта табын әзерлә, яна тотылган мәрсин балыгы булса, шашлык та кыздырыгыз, кискәләп тә пешерегез, ни-нәрсән бар—һәммәсен китерегез, бигрәк тәмле итеп сөйлисен. Чыш-пышны да онытма, егетләрне сыйлыйм әле бер. Хәзер аларга Бакуга барулар бик тәтемәс инде, бөтенләй аерылып беттек бит.
Табын янында утырганда, ул Самурай белән Картьега чыш-пышнын нинди ризык икәнен сөйләп бирде: аны сарыкнын эче-бавыры, картасы кебек нәрсәләреннән пешерәләр икән—теленне йотарлык тәмле була, ди.
Трактирда һәркемнен авызында бер генә сүз: Чечня... Сугыш
башланган икән инде, моны иртәнге якта юлдагы машиналарнын икеләтә- өчләтә артуыннан да чамалап була иде Машиналар тоташ бер ташкын булып агыла—халык кача Леханын якты истәлегенә сүзсез генә эчеп куяр алдыннан Тоглар Грозный шәһәренен карта-схемасын жәеп салды да, игътибар белән өйрәнә-укыи башлады: аларга Чечня башкаласы аша республиканың эченә—тауларга таба үтеп китәргә кирәк rue
Караңгылангач, алар кунакчыл трактирдан чыгып киттеләр, артык утырырга уңайсызландылар. Хужа үзе озата чыкты, төн куна калуларын үтенде, әмма кунакларның риза булмаганнарын белгәч, аларга уңыш теләде һәм кире кайтуларына бер дуңгыз баласын шундый тәмле итеп кыздырып куячагын әйтте, егетләрнең андый ризыкны әле гомергә ашаганнары юктыр, диде. Киткәндә Тоглар хужадан, жиде-сигез кисәккә бүлгәләтеп, бер ун килограмм чамасы чи ит сорап алды Егетләр башта анлап бетермәгән иде, аннары төшенделәр: алар барып керәсе йорт ишегалдында бәйдән ычкындырылган өч эт булачак бит—күчтәнәч ит шулар өчен rue.
Грозныйга керү юлындагы Россия гаскәрләренең блокпостына төн уртасына ярты сәгатьләр кала килеп төртелделәр. Документларын бик ныклап тикшерделәр, яшерен командировка язуын да күрсәтергә туры килде, «уазик»нын эченә дә кереп чыктылар. Кизүдә торган майор Тогларга иртәнгә чаклы көтәргә киңәш итте, шәһәр эчендә бик каты сугыш бара икән. Чеченнәр, танклар колоннасын бер каршылыксыз шәһәргә үткәргәннәр дә, аннары һәр кварталда алдагы танкны яндырып, калганнарын бүлеп куйганнар—ни алга, ни артка юл калмаган, шуннан соң танкларны гранатометлардан атып берәм-берәм кырырга тотынганнар, хәтта Россиянең ин яна коралы «шмель»ләр—«шөпшә» белән дә яндырганнар—аларны Мәскәүнен хыянәтче генераллары һәм казна караклары Чечнягә калдырып киткән икән. Шәһәр эченә шулкадәр танк кертеп тутыруны чеченнәр өчен бүләк кенә дип санарга да була, йөзләрчә яшь танкистларны күрәләтә үлемгә җибәргән генералның исемен ил берәр вакыт белә алырмы икән? Әмма Тоглар кизү майорга үзенен төнгә генә исәп тотканын, иртәнгә инде, яшерен йөкне төяп, майор алышынганчы бирегә кайтып җитәргә чамалаганыһ әйтте. Шуннан сон майор. Тоглар кулындагы картаны алып. Грозныйнын хәвефсезрәк үтәрдәй урамнарын кызыл карандаш белән билгеләп бирле. Ул билгеләнгән урамнар шәһәр читендәгеләр—Тоглар трактирда чамалап куйганнары белән тәнгәл килә диярлек иде.
Шәһәргә килеп кергәч, чеченнәр аларны ике мәртәбә туктатып карарга маташтылар, һәрберсенә Тоглар ерактан ук. аларнын әмерен үтәргә җыенгандай, машинасының йөрешен әкренәйтә дә. килеп җиткәндә генә, патруль тикшерергә әзерләнеп юл читенә төшеп баскач, кинәт кенә тизлеген арттыра да алга ыргыла—көчәйтелгән мотор мондый хәйләне эшләргә мөмкинлек бирә иде Арттагы көпчәкләргә һәм броняланган ишеккә чеченнәрнен сонлап атып калуларыннан бер зыян да килми. Грозныйда алар сугышның ни-нәрсә икәнен чын-чынлап тойдылар. Якты ялкыннар бөркеп, шәһәрнең төньяк чите, андагы нефть эшкәртү заводы яна. үзәктә шартлау тавышлары, автомат тырылдаулары, танк пушкаларыннан аткан тавышлар ишетелә, тозакка эләккән танкистлар янып яткан машина эченнән дә бар көчләренә сугышып азаплана иде Әитерсен лә. ниндидер коточкыч «бәйрәм» төне күккә минут саен яктырткыч ракеталар чөелә, төшкәндә алар явып торган карны мату-р итеп жеме.иәтә, әмма бу төндә ул матурлыкны кем дә булса күзәтеп тора алдымы икән?
Рульне Тоглар тотып бара иде, төнге сәгать икенче яртыда. Гроз- ныйдан исән-имин чыгып шактый юл үткәч, тау итәгендәге ниндидер авыл башында бер карангы һәм кешесез-нисез тыкрыкта машинаны акрынайтып, ул кинәт кенә Картьега әйтеп куйды:
Менә без килеп тә җиттек. Картье,—диде
Неделин, унга карагач, биек таш койма белән әйләндереп алынган йортны күреп алды, тон булуга карамастан, йортнын ун канатындагы ике тәрәзәдә дә ут күренә иде Картье шундук диварларына кышлык в*
суган бәйләмнәре эленгән тар коридорны күз алдына китерде, аннары ике бүлмә булырга тиеш, шуларнын берсендә подвалга төшә торган капкач бардыр—бу сызым-планны алар ятлап бетергән һәм ул яшерен подвалга дөм караңгыда да барып керә алырлар иде. мөгаен.
Картье, артындагы тәрәзәне ачып, килеп җиттек дип. Самурайны кисәтергә җыенган иде. Тоглар аны тыеп калды
—Ашыкма, әле иртәрәк. Тук корсакка бераз йоклый торсын, без ана бер янадык та әйтмәячәкбез. Мәскәүдә уйланган план үз көчендә кала. Тәрәзәдәге утларга караганда, йөгебез урынында булырга тиеш. Ләкин без тагын бер-ике сәгать көтеп утырырбыз әле. җитди эшләр, иртәнге сәгать өч-дүртләрдә башкарыла, уңышлы чыга, үз тәҗрибәмнән беләм. Ә хәзергә, бер квартал ары китеп, тегермән янында туктарбыз, атлар куяр өчен түбәсе каплаулы ышык-күләгә урын бар. шунда керербез Аннан безгә йорт эчендә кайчан ут сүнгәне күренеп торыр
Тоглар сүзләрен әйтеп тә бетермәде, гүя бер тылсым белән тәрәзәләрдәге утлар кинәт сүнде һәм йорт тирәсе караңгыга күмелде Шуннан сон. әйтерсен лә. бәла киләсен сизгәндәй, бер эт елаган сыман улап җибәрде. Тоглар. тыңлый төшеп, аның Казбек икәнен абайлап алды.
Тегермән янына кереп туктагач. Тоглар белән Картье машинаның салонына—Самурай янына күчтеләр, тегесе уянган һәм тиешле урынга килеп җиткәннәрен аңлаган иде инде. Мәскәүдә кабат-кабат тикшерелгән план буенча, сонгы өлешендә эшнен юан башы Самурайга төшәргә тиеш иде. Тоглар исә егетләр подвалга барып җиткәч кенә ишегалдына керәчәк иде Леха үлеп калганнан сон. хәл үзгәрде, хәзер Тоглар аларны машинада көтеп утырмаячак, урамда саклап торачак, ләкин барыбер, егетләр сакчыларны хәл иткәннән сон. ул үзе дә йорт эченә керергә тиеш була. Самурай Аргентинлынын кырыс кисәтүен исендә тота—хужанын исән калуы бар нәрсәдән дә кадерлерәк.
Алдан уйлаганча, этләргә ашатырга агуланган итләр әзерләделәр, инструкциясендә бер сәгать чамасы кала агуларга кушылган иде Аннары һәркайсысы үзенен кечкенә генә респираторын киеп карады, бауларын җайлап куйды—спецназ егетләре аны -борынчык- дип кенә атап йөртә Пассажирлары-ние белән самолет яки автобус кулга төшерелгән террорчыларга каршы Израиль коммандослары куллана торган нерв параличлаучы газ файдаланырга килешеп куйган иделәр. Газның төсе дә. исе дә юк. ул радиация шикелле, аны һич сизмисен, әмма бик тиз һәм көчле тәэсир итә. биш-ун минут дигәндә, өч-дүрт сәгатькә теләсә кемне һушыннан яздырып тора.
Тагын бер сәгатьтән сон. алар йорт янына жилгә каршы килеп туктадылар, монысы сак этләр алдан сизенмәсен өчен шулай эшләнде Аннары Тоглар үзе ишегалдына әкрен-тын гына кисәк-кисәк ит ыргытырга тотынды. Бары тик дүртенче кисәктән сон гына этләрнең, кар өстендәге ит кисәкләрен тоеп, шатланып чинашканнары ишетелде. Барлык итләрен дә ташлап бетергәч, ул. игътибар белән тынлый-тынлый. койма буйлап китте һәм өч этнен дә шытырдата-шытырдата итле сөякләрне ашаганнарын ишетте Янадан машинага кереп утырдылар—этләр бик тә түзем җанлы була. әмма, тәжрибә күрсәткәнчә, берсе дә бер сәгатьтән артык тора алмый, егетләр исә агуны кызганмыйча сипкән иде. Шулай да көтәргә булдылар—вакытлары җитәрлек иде әле
Тоглар -Килеп җиттек»,—дип белдергәннән бирле Неделин анын серен чишәргә, аңларга тырышып баш ватты: тау итәгендә утырган бу аулак авылда нинди бик кыйммәтле йөк булырга мөмкин икән? Әмма бер генә аңлаешлы җавап та таба алмады Ә бит моның сере, һичшиксез, бар. дәлиле—американ шымчысы. ЦРУ офицерының үлеме Бәлки, алтындыр7 Россиянен алтын приискаларында. әле патша заманнарыннан бирле үк. алтын кабул итүче һәм аны саклаучылар булып буыннан- буынга ингушлар белән чеченнәр эшләгәнен Картье яхшы белә иде Алтын комы яки саф алтын кисәкләре ике чечен авылына жыела килгән.
алар һәрвакыт дәүләт казнасындагы алтыннардан да ким булмаган, хәтта аларны килограммлы кирпечләр итеп тә койганнар Бәлки. Тоглар чечен- нәрнен шул алтын серләренә төшенгәндер9 Ләкин алтын тагын да ышанычлырак, ныграк сакланырга тиеш, аннары килеп. Жаһар Дудаев идарә итә башлагач, ул алтыннар, һичшиксез. Швейцарияның ин абруйлы банкларына күчерелгәннәрдер. Ничек кенә баш ватсан да. Тогларнын серен әлегә чишеп булмый, аны сонрак барыбер чишәргә туры киләчәк иде.
Машинада тагын бер кат коралларын һәм фонарьларын тикшереп алдылар Көчле ябыштыргыч җилемле кечкенә газ балоннарын бик игътибар белән карап чыктылар, ул балоннарны шул җилемнәре белән теләсә нинди ярыкка яки йозак тишегенә ябыштырып куеп була иле Иортнын ун канатындагы ике тәрәзәдә уг сүнгәнче үк. Тоглар Неделинга тәрәзәләрнең форточкалары ачык икәнлегенә ымлады, аларлан салкын урамга пар чыгып тора иде. Уртадагы карангы бүлмәнен бердәнбер тәрәзәсендә дә шундый ук форточка бар Авыл йортларының форточкалары кечкенә-тар, ике рам арасына газ балоннарын ябыштырып кую—бер минутлык эш. Газ басым белән керсә дә. тавыш-тынсыз була, бары тик форточкаларны тышкы яктан ябып, биш-җиде минут көтәргә генә кала Шул арада Самурай белән Картье ун канаттагы һәм уртадагы тышкы ишекләрне отмычка, ягъни теләсә нинди йозакны ача торган .ачкыч белән ачарга тиешләр. Ишекләрнең берсе ачылса, икенчесен ачып торасы да юк—бүлмәләр эчтә коридор белән тоташкан
Сәгать төнге дүртенче яртыда алар йорт янына ук машина белән килеп туктадылар. Самурай. «уазик»нын түбәсеннән биек таш койма аша ишегалдына төшеп, капканын эшермәле бикләрен ачты да кечкенә капкадан Картьены кертте. Картье газ балоннарын ун канаттагы тәрәзәләргә, ә Самурай уртадагы тәрәзәгә куярга юнәлде. Тоглар. бандитларның хыялы булган кыска автомат тотып, машина янында калды, урамны күзәтүдән бигрәк, анын игътибары ишегалдында иде Самурай тиз генә балонын эчкә ябыштырып куйды да форточканы япты, аннары ишеккә китте Ишекне ачу ин кыены булырга мөмкин иде. әмма ишек, шыплап ябылган булса да. аны бикләмәгәннәр икән. Әллә онытканнар, әллә кемдер төнлә үз йомышы белән тышка чыгып кергән, ә.глә кичтән үк кемнедер көткәннәр—уйланып торырга вакыт юк. Самурай ымлап кына Картьены чакрып алды һәм ишекнен ачыклыгын күрсәтте Ишек янында ук кулдан ясалган зур гына чана сөялеп тора икән Мөгаен, анын белән сарайдан йортка утын-күмер ташыйлардыр,—самурай чананы болдыр янына ук китереп куйды Әгәр дә, Тоглар уйлаганча, төргәкләр урынында булса, аларны тиз генә чанага төяп, капкадан алып чыгып китәргә дә булыр, шулай тагын өч-дүрт минутны отарга жай чьи а Бу серле йорт яныннан никадәр тизрәк сыпыртсан, исән калу мөмкинлеге дә шулкадәр үк артачак иде
Вакыт акрын үткән шикелле Самурай әледән-әле сәгатенә карап ала Ниһаять, ул: «Вакыт .»—диде һәм дуслар, кигән борынчыкларын төзәткәләп. ишекне сак кына ачтылар Аллага шөкер, ишек шыгырдамады да. Тоглар сызып күрсәткән план буенча, алар каравылчыларның кайсы бүлмәләрдә булырга тиешлеген белә иделәр Берсе ун якка, икенчесе сул якка кереп китте Ишек төбеннән үк бүлмәдәгеләрнен гырылдап йоклаганнары ишетелеп тора. Ун канаттагы бүлмәләрнең берсендә тимер караватларда өсләренә спорт костюмы кигән ике егет йоклап ята. һәркай- сынын янында идәндә иске генә автоматлары да бар. бүлмә диварына таба борылып йоклаганының мендәре астыннан ТТ» пистолеты күренеп тора. Картье, ышанычлырак булсын өчен, каравылчыларга газ сиптерде дә, коралларын алып, тәрәзәсез икенче бүлмәгә кергәч утны яндырды Шул бүлмәнең уртасындагы тапталып беткән иске келәм астында подвалга төшә торган капкач булырга тиеш Картье келәмне күтәреп ачып куйган арада Самурай ла килеп керде, капкачны күрүгә, ул йөгереп чыгып
китте. Тогларга хәбәр итәргә кирәк!—Хәзер эшкә тотынырга аның чираты җиткән иде.
Тоглар, Самурайның гаҗәпләнүенә каршы, кулына фонарь тотып подвалга төшеп киткән Картье артыннан ашыкмады, ә диварга элеп куелган бер иске келәм янына килеп, анын бер почмагын күтәрде дә, шундагы ут кабызгычка басты. Подвалда ниндидер механизм эшли башлады, иске таз, камыттыр-иярдер. йөгәндер-фәләндер, киптерелгән кызыл борыч бәйләмнәре, башлы кукурузлар элеп куелган диварларның берсе шаулап ачылып китте Шул дивар артында чечен акчаларының көтмәгәндә, кирәге чыкканда тотыла торган бер өлеше сакланучы яшерен урын бар иде. Шуннан сон Тоглар, бүлмәдәге тагын бер кабызгычка басып, подвалда ут яндырды һәм шуннан соң гына Самурай белән Картье янына төшеп китте
—Яртысын алырга өлгергәннәр, —дип, үзе дә сизмәстән сүгенеп куйды Тоглар. Калын идән такталарыннан ясалган киштәләрдә төргәк- төргәк ниндидер кәгазьләр өелеп тора иде.—Утыз ике,—дип, аларны тиз генә санап алды ул.
Тиз-тиз генә алып чыгарга кушып, үзе берьюлы дүрт төргәкне эләктерде дә баскычка ташланды. Анын артыннан күтәрелгән Самурай Тогларга янадан подвалга төшеп тормаска, ә машина янына барып, үзләрен урам яктан сакларга кушты—йорт эчендә аларга хәзер бер куркыныч та янамый иде инде Төргәкләрен күгәргән килеш, Тоглар өйдән чыгып китте, калганын егетләр үзләре дә майтарачак иде. Төргәкләрен машина эченә ыргыткач, ул урам уртасына чыкты, почмакка кадәр барып, тыкрык ягына карады—чечен авылы ваемсыз йокыда шикелле иде.
Төргәкләр үтә күренмәле таза пленкалар белән пөхтәләп төрелгән, Картье белән Самурай ул төргәкләрнең бары тик ниндидер бухгалтер бланкалары икәнлеген генә күмделәр—мондый йөк өчен миллионнар түләп, гомерләрен куркыныч астына куеп тормас иде Тоглар, димәк, янә ниндидер сере бар моның. Төргәкләрне ачып карап та булмый, алар бик ныклап нейлон баулар белән бәйләп куелган. Егетләр, сөйләшеп тә тормастан, бәлки, эчләрендә нәрсәдер яшерелгәндер дип, аларны селкеткәләп тә карадылар, әмма авырлыгы да гел кәгазь генә икәнлеген күрсәтә иде шикелле. Әлбәттә, бухгалтер кәгазьләре түгелдер инде, нинди дә булса үтә яшерен архив, ниндидер документлар булырга мөмкин. Кремльнең совет чорыннан соңгы хурлыклы серләрен Чечнядән алып чыгу өчен кеше гомерләре дә кызганыч түгелдер, дип уйлады Самурай белән Картье.
Калган егерме сигез төргәкне тиз генә чанага төяделәр дә, ишекне ябып, чананы капка ягына өстерәп китеп бардылар. Картье машина эченә керде һәм Самурай биреп торган төргәкләрне пөхтәләп контейнерга тезә торды—барысын тутырып бетергәч тә бераз буш урын калачак иде әле.
Самурай Картьега соңгы төргәкне биргәндә, тыкрыктан кинәт кенә бер кеше килеп чыкты—хужаларнын оныгы Шамил иде ул Иптәше белән көне буе Грозныйда булган да, бер сәгать элек кенә кайтып, иптәшендә ашап чыккан, хәзер өенә ашыга, иртәгә янадан башкалага китәргә кирәк иде—ул кайтасы булганга күрә, ишек тә бикләнмәгән икән.
Үз йортлары янында автомобиль торганны күреп алды егет, нинди дә булса машина килү турында көндез бер сүз сөйләшмәгән иделәр бит Машина янында бер кеше дә шәйләнә иде. Шамил усал гына тавыш белән чеченчә сорады:
—Сез кемнәр?!
Кем килеп чыкса да, аны атып үтерергә тиешле Тоглар, егетне тавышыннан танып, бер мизгелгә югалып калды, аннары шулай ук чеченчә жавап бирде:
—Шамил, бу мин, Тоглар... кире кайтырга уйладым, Россиядәге тормыш минем өчен түгел икән хәзер...—дип. сөйләнә-сөйләнә, ул Шамилгә таба килә башлады. Исәбе—егетнен игътибарын алып, якынайгач,
сугып миңгерәтү иде. Аны атып үтерергә куды күтәрелмәде Тогларнын. бу чечен егете ана бик кешелекле карый иде бит
Бәлки, шулай барып та чыккан булыр иде . Шамил шатланып нәрсәдер әйтте дә Тоглар каршысына китте, ләкин нәкъ шул вакытта машина артыннан Самурай күренде, чечен егете, үзенә куркыныч янаганын сизенеп. Самурайга беренче булып атып җибәрде. Үзеннән берничә адымда гына торган Тогларга атарга өлгерә алмый калды Шамил йомшак кына аткан тавыш ишетелде—Картье да төз ата иде. егет шундук авып төште. Картье белән Тоглар икесе дә Самурайга ташланды. Аны-моны уйлап тормыйча. Самурайның гәүдәсен машина эченә күтәреп салдылар да. кабаланып кабинага кереп утырдылар—«УАЗ»нын моторы эшләп тора иде, берничә минуттан машина Грозныйга бара торган юлга ажгырып килеп чыкты.
13
на маршрут белән Грозныйдан чыгып ычкыну кыенрак иде—хәтта шәһәрнен кырый урамнарында да сугыш бара, кайбер урамнарда ашыга-ашыга баррикада коралар, һәркайда патруль өстенә патруль, спорт курткалары кигән чечен егетләре, хәнжәр һәм кылыч таккан, инде күптән онытылган агач кобуралы маузерлар аскан, папахалы чечен картлары... Бер чаттагы янган БТР янында үтерелгән өч солдат ята иде, Картье тонык тавыш белән әйтеп куйды:
—Әйдәгез, Германны да шулар янәшәсенә салып калдырыйк. Сугыш тынгач, күмү командасы мәетләрне жыеп алыр, кешечә итеп җирләрләр, диде. Неделин Грозныйны рус гаскәрләре бүген булмаса. иртәгә басып алыр дип ышана иде.
Алар туктадылар, тиз генә машинадан өстерәп алып. Кольцов Самурайны пычрак кар өстендә яткан яшь солдатлар янәшәсенә сузып салдылар. Күңелләреннән генә аның белән хушлашкач, янә урамнар буйлап борыла-борыла, шәһәрдән тизрәк Ростов ягына чыгып китәргә ашыктылар—яктырып килә иде инде.
Бер сәгатьтән соң, инде бөтенләй яктырып беткәч, чеченнәрнен күп тапкырлар атып калуларына карамастан, алар үзләре Чечнягә килеп кергән юлдагы таныш блокпост янына барып чыктылар. Андагы чиратның очы-кырые күренми иде. Тоглар. үзләренең биредә ике дә. өч тә сәгать тоткарлану мөмкинлеген чамалап, төнлә озатып калган таныш майорны күрү өмете белән, жәяүләп кенә аны эзләп китте
Тогларны күргәч, майор шатланып сорады:
—Өлгердегезме?- Соравына у най жавап алгач, ул радианион лаборатория хәрбиләрен чиратсы з һәм тентүсез-нисез бик тиз үткәреп җибәрергә боерык бирде
Чечнядән бер илле чакрымлап юл үткәч. Тоглар машинасын туктаггы да. урынын Картьега калдырып, арыган тавыш белән әйтте
—Бәлки, безгә берәр тынычрак урында туктап, өч-дүрт сәгать йоклап алыргадыр Югалтулар белән булса да. без үз өстебезгә төшкән бурычны үтәдек, ә кайтасы ара якын түгел, юлы да бозлавыклы, тайгак, җитмәсә, кары явып тора, алда татын төн дә бар бит әле —диде.
Картье, бераз уйланып торгач:
—Теге әрмән трактирына барып җитсәк, яхшырак булмасмы? Анда кадәр гагын бер оч сәгатьлек юл калгандыр, шунда ашап, төнгә кадәр йоклап та алырга булыр иде.-диде.-Хуҗа машинабызны да аулаккарак кертеп куяр, үзебезгә дә тыныч урын табар дип ышанам, ул мина бик матур тәэсир калдырган иде. -дип өстәп тә куйды
Шулай хәл иттеләр. Урыннарын алышып утыргач, юлны дәвам иттерделәр Тоглар, башын артка ташлап, гел йокымсырап барды, күрәсең, киеренке халәттә булу, хәвеф, озынга сузылган төн үзен сиздерә иде. аннары яше дә бар биг инде, ул күз алдында ябыгып киткәндәй булды.
Я
Ә Картье һаман да радиапион контейнерда нинди яшерен-серле әйбер алып кайтулары турында, Мәскәүгә кайтып җиткәнче ул кәгазьләрнең серен белеп булырмы икән, дип уйлануыннан туктамады. Хәзер инде аны башкасы да кызыксындыра: бу хәтәр сәфәр өчен түләргә миллионнарны Тоглар кайдан алыр икән? Чечнягә үзләренең йә акча, йә ниндидер бик кыйммәтле әйбер алырга барганлыкларына Картьенын иманы камил иде. Тормышларын куркыныч астына куеп, иптәшләре үлеп кала-кала. чечен авылыннан алып чыккан әйбер хисабыннан түләрләрдер инде ана Кыскасы. Картье тәмам буталып бетте, ул нәрсә кылырга да белми иде Бәлки, ашап-эчеп. ял итеп алганнан сон. Тоглар үзе ачыклап сөйләп бирер әле.
Юл буендагы әрмән трактирына төш вакытында гына килеп җиттеләр. Хуҗа абый, аларнын икәү генә кайтып кергәннәрен күргәч, хәвефләнеп сорады:
—Ә өченчегез. Герман кая? Ул теге чакта бавыр шашлыгын бик яратып ашаган иде...—диде.
—Калдырырга туры килде аны, шулай килеп чыкты инде,—дип. хәрбиләрчә кыска гына жавап бирде Тоглар.
—Ә мин. вәгъдә иткәнемчә, дунгыз баласын әзерләп куйдым. Хәзер мин аны кайнар мичкә тыгып пешереп алам да бер кырык минуттан табында булыр,—дип кабалана башлады хуҗа
Шуннан Тоглар аны бер читкәрәк алып китте дә: «Ашап-эчкәннән сон, йоклап аласы иде. төнлә генә юлга чыгар идек»,—дип әйтте.
Әлбәттә алар, Леха белән Самурайны янә искә төшереп, сүзсез- нисез генә эчеп куйдылар, аннары трактир хуҗасы аларны үз өйләренә алып кайтып китте. Казак станпасынын бер кырыенда ул үзенә ике катлы таш йорт та салып куярга өлгергән, аны биек таш койма белән әйләндереп алган, гаражы да. мунчасы да. каралты-куралары да җитешле икән.
—Рәхәтләнеп ял итегез. Без хатын һәм бала-чагалар белән барыбер төнгә кадәр трактирда чуалабыз,—диде киң күнелле әрмән. Тогларнын юмарт түләгәнен истә тотып булса кирәк, ана йорт һәм гараж ачкычын да биреп калдырды —Йоклап туйгач, трактир янына килеп туктарсыз, юлга чыгар алдыннан тагын ашап-эчеп, җитәрлек бензин алып, Мәскәве- гезгә кайтып китәрсез...—диде.
Әлегә һәммәсе дә бик унай гына килеп тора иде. «УАЗ»ны тимер капкалы бетон гаражга кертеп, бикләп куйдылар да хужанын кунаклар өчен икенче катта калдырган йокы бүлмәсенә күтәрелделәр. Ярты сәгатьтән алар үлеп йоклый иделәр инде.
Бер өч сәгатьләп йоклагач, Тоглар икенче ягына әйләнеп ятарга теләгән иде, кинәт кенә инсәсенен каты авыртуын тойды. Әле уянып җитәр-житмәстән, үзенен ниндидер тозакка эләккәнлеген анлап алды: сул кулының беләзегеннән богаулап куйганнар икән аны... «Кем эше?—дигән ачынулы уй йөгереп үтте —Эзәрлекләүчеләрме, трактирчымы, Картьемы?» Күзен ачкач, Тоглар келәм җәелгән бүлмәдә йомшак күн курткалы, уртача буйлы бер кешенен әрле-бирле йөренгәнен күреп алды Ул кешене трактирда да шәйләмәгән иде, чеченнәргә дә охшамаган үзе. Күз кырые белән генә карап алгач, гырлап йоклап яткан Картьенын да салынып төшкән бер кулынын җылыткыч батарея тимеренә богаулап куелганын күрде, егет әле, үзенә килгән бәлане сизенмичә, йоклап ята иде.
Тоглар, кискен йолкып, богау чылбырын өзәргә тырышып карады— беренче карашка богаунын чылбыры нечкә генә күренә иде. әмма бик нык икән. Анын уйларын укыгандай, дөбердәгән тавышка теге таныш түгел кеше борылып карады.
—Уяндыңмы9—дип сорады.—Ә менә богауны өзәргә маташырга кинәш итмим, сыналган Немецларның атаклы «Крупп» фирмасы ясаган аны. алар ясаган һәр әйбер ышанычлы.—Бу кешенен соравында да. калган сүзләрендә дә ясалмалылык, мыскыл итеп көлү сизелеп тора иде
Тогларнын башыннан яшендәй ярып бер үк уй үтте: бу адәмне ул
әллә белә, әллә анын турында ишеткәне бар иңде. Тегенен тәкәбберлеген жуярга теләп, ул катгый итеп сорау бирде
—Син кем? Миннән сина нәрсә кирәк?
Бүлмәдәге тавышка Картье да уянды Тогларга ярдәмгә ташланмакчы булып, караватыннан ыргылды, ләкин шунда ук кулынын каты авыртуыннан кычкырып җибәрде Тоглар Картьенын бу вакыйгага бернинди катнашы да юклыгын төшенде.
—Мин кемме?—дип. һаман да тыныч, ясалма көлемсерәп сорады теге адәм —Һәм җавабын ла көттереп тормады —Мин—Македонский
Тоглар шундук Аргентинлынын бу атаклы бандит турында чынын да. ялганын да кушып сөйләгәннәрен исенә төшерде. Үзенен өметсез хәлгә тарганын. ничек булса да. сиздермәскә кирәк иде—инде югалтасы нәрсәсе калмаганлыктан. Тоглар да тыныч кына җавап бирде
—Ишеткәнем бар... Синен әкәмәтләреңне беләм. «Матросская тишина» төрмәсеннән сина кадәр берәүнен дә кача алмаганын белгәч, үзенә сокланып та куйган идем әле. Ләкин ике мәртәбә утырып чыккан, дип сөйләгәч, син дә минем хакта ишетеп беләсеңдер9—диде ул
—Әйе. син хаклы Мин синен легендар Тоглар икәнлегенне беләм. Мин беренче качканда, сиңа тапшырырга дип. Соболь бер язу кисәге— малява сырлап биргән, синең мина ксива белән ярдәм итүеңне үтенгән иде...
—Мин сине хәтерләмим , —дип бүлдерде аны Тоглар
—Ә мин сина барып җитә дә алмый калган идем шул. мине Төмәндә үк яңадан тотып алдылар, кемдер саткан
Тоглар үртәлебрәк сорады:
—Сина бездән нәрсә кирәк сон?
—Акчаларыгызны алмакчы булам Ышаныгыз, алар сина караганда миңа күбрәк кирәк —Македонский Тогларнын күзенә керердәй булып карап тора, үзе аны гүя күрми дә иде
—Тончыкмассыңмы сон? Анда бит миллионнар,—дип кызып китте Тоглар. аннары бөтенләй усалланып өстәп әйтеп куйды —Син бит беләсең, безнең законнар буенча, ул минем табыш, синен аны тартып алуын хурлыклы түбәнлек, кабахәтлек, западло булачак. Бу вакыйга кайчан да булса бер тишелеп чыгар, озак яши алмаячаксың бит Бик күп абруй- дәрәҗәле кешеләрнен сина үче бар. ә минем канны коюын братванын түземен төкәндерергә бик мөмкин
Аларнын сүз көрәштерүеннән Картье өсләренә кем килеп кергәнен аңлады—Македонский турында ул. әлбәттә, ишетеп бетә иде Үзләре алып чыккан төргәкләрдә акчалар, хәтта долларлардыр, дигән уй да анын миенә барып җитте. Ләкин хәзер Чечнядән алган табыш турында түгел, ә гомереңне саклап калу турында уйларга кирәк иде Үзләренең бары тик акча артыннан гына шундый хәтәр юлга чыкканлыкларын аялагач. Тогларнын да КГБ мәгълүматларында күптәннән инде автоавариядә һәлак булган, «гравер» булып хисапланган кеше икәнлеген төшенде
— Кайнарланма. Тоглар,—дип. бүлмә буйлап йөренеп, янадан Македонский сөйләп китте.—Аялыйм сине, борын төбеңнән генә шундый табышынны йолкып алсыннар да. тыныч калып буламы сон9 Ләкин, мин сине хөрмәт итмәсәм. братва өчен кылган яхшылыкларынны бетмә- сәм. үлек булган булыр илен инде. Мина сезнен икегезне д? атып үтеру берни тормый бит. ә контейнерыңны ачкычсыз да ача ала идем, хәзер бит лазерлы кискечләр бар. Акчагызны алырмын, ә сине Ростовта төшереп калдырырмын. Дустыңны шушында бетерермен, артык шаһитлар булуын яратмыйм, җитмәсә, ул безнең кан кешесе дә түгел шикелле
— Юк!—дип. сискәнеп китеп, кистереп әйтте Тоглар — Бу зшкә аны мин күндердем, аны мина бик абруйлы кешеләр тәкъдим итте
Аннан сон. ул мине үлемнән саклап калды әгәр ул вакытында төз атып екмаган булса, мине чечен егете чәрдәкләп бетергән булыр иде. мин үлемнән ике адымда басып тора идем Үтерергә булсаң, икебезне дә үтер
—Ярар алайса, аны үз өстенә аласын икән—яшәсен әйдә,—дип кенә ризалашты Македонский һәм пистолетын курткасының эчке кесәсенә яшереп куйды —Ә хәзер базарны бетерербез, тиз генә—машиналар янына! Богауларыгызны Ростовта гына алырбыз. Гараж, машина һәм контейнер ачкычлары кайда?
Тоглар ишек буена эленеп куелган полковник погонлы курткасына күзе белән генә ымлады.
Македонский ишек ягына карап:
—Влас'—дип кычкыруга, бүлмәгә шундук үгез муенлы бер егет килеп керде, анын нинди вазифа башкарганлыгы сүзсез дә аңлашыла иде Македонский ана ачкыч бәйләмен ыргытты —Ачкычларны Митяйга бир. «УАЗ»ны гараждан чыгарсын. Ә син, богаулы килеш, бу кешеләрне берәм-берәм машина эченә кертеп утыртырсың. «УАЗ» руленә үзем утырырмын, ә син болар белән—салонда, кара аны ике күзен дүрт булсын! Митяй «лендровер»да безнең арттан килер
Ярты сәгатьтән сон. тиз йөрешле ике машина, юлдагы төн караңгылыгын көчле галоген фаралары белән яктырта-яктырта, Ростов ягына таба җилдерә иде инде. Әллә төн салкынайткан, әллә Чечнядәге сугыш гаишникларнын кикрикләрен шиңдергән.—хәзер бик үжәтләнеп- тентеп торсан, мангаена пуля утыртулары да бик мөмкин чак,—шуна күрәдерме, Ростовка барып кергәнче аларны бер дә туктатмадылар. Еракта Ростов тирәләрендәге шәһәр яны утлары күренә башлагач, «УАЗ» туктады. Македонский, тәрәзәне ачып. Тоглардан аларны кайда төшереп калдыру җайлырак булырын сорады. Тоглар, бераз уйланып торгач, «Редиссон- Ростов» кунакханәсе янында, дип җавап бирде Чечнядән кайтуы янә шул кунакханәгә килеп төртелде.
—Ә мин сине, Тоглар, буш кул белән иреккә җибәрмим бит,— диде Македонский, кулларын руль өстенә куеп —Мәскәүдә ике еллап инде Новокузненкийдан килгән банда котырына, «күкшелләрне» дә, банкирларны да. ментларны да өркетеп бетергән алар. Банданың сонгы башлыгы Шкабара Көнбатышка гаять күп акчалар күчереп өлгергән, мин синнән тартып алганнан да күбрәктер. Ләкин ул үзе Вена шәһәренә чыгып таяр алдыннан гына аны кулга алганнар һәм ул сонрак төрмәдә асылынып үлгән. Акчаларының кайсы кайда икәнлеген энәсеннән җебенә кадәр белгән бухгалтеры качкан, ә акчаларны алырга кирәкле кәгазьләре юкка чыккан. Мин. бу хикмәти вакыйганы белеп алгач, бухгалтерның эзенә төштем—анын кушаматы Гном икән, ул сезнен бер братвагыэда сак астында булган, мин аны анардан урлап алдым, хәзер ул минем кулда Документ кәгазьләренең очы-башы бөтенләйгә югалган бугай. Әмма Гномда аларнын ксерокс күчермәләре калган, мин аларны җентекләп өйрәнеп чыктым Иртәме-сонмы. мин барыбер сина килгән булыр идем, шул күчермәләрдән тиешле ышанычлы документларны ясап бирүенне үтенеп Мин сина шул күчермә кәгазьләр-ниләре белән Гномны бирәм, калганын үзен майтар, өлешенә кермәскә вәгъдә итәм. Мина тагын чыгып качарга туры килсә, бәлки кайдадыр Женева күле буендагы вилданда мина да җылы урын табарсын. Тормыш итәр өчен бик уңайлы, бик матур урыннар бар анда. Мин, качканнан һәм яраланганнан сон. шунда дәваланып, ял иттем, көч җыйдым...
— Кызык, —диде Тоглар, үзенен жинелгәнен таныган иде бугай инде. Әлбәттә, Шкабара һәм аның бандасы турында ул ишеткән, хәтта Македонскийнын Гномны кемнән урлап алып киткәнен дә белә иде, ләкин бу хакта сүз куертып тормады —Әйт әле, шушы хәтле күп акча сина нигә кирәк булды?—дип, кинәт кенә сорап куйды ул —Бик зур сумма бит Бәлки, сина егерме-утыз миллионы да җитәр, ә?
Юк. Тоглар. мина йөз миллион да җитмәячәк,—дип ана каршы төште Македонский —Саранланма, мин сина күбрәк бирәм Иртәгә син ул кәгазьләрне кулына алырсың һәм мона ышанырсын -Македонский Картье белән Тогларнын богауларын ачып алды да. Тогларга Гном сак
астында тотылган йортнын адресын һәм ачкычын сузды
—Син соравыма жавап бирмәден.—диде Тоглар —Яки ул серме?
— Мина акчалар нигә кирәкме"1—дип, көлемсерәп кайтарып сорады Македонский —Мин сина шундый теория сөйләп бирә пам. Антантанын 1918 елда Россиягә каршы ачыктан-ачык хәрби интервенциясе дә бүген хакимият башына үрмәләгән кабахәт-сатлык жаннарнын ил-дәүләткә китергән зыяннары белән чагыштырырлык түгел. Мин кем? Әйе, бандит . Ләкин үзем туып-үскән жирем-ватаным өчен йөрәгем авырта минем. Бер мин генә шундый түгел Минем фикердәшләрем дә бар. парга мин ышанам, пар да илебез язмышына битараф түгелләр. Сүз унаенда әйтеп узыйм, «Матросская тишина» төрмәсеннән качарга пар ярдәм итте мина Шуннан сон мин үземә-үзем ант иттем хыянәтчеләр һәм һәртөрле кабахәтләр белән аяусыз көрәшәчәкмен, дидем Ә минем кулдан күп нәрсәләр килә, син моны беләсен Ләкин монын өчен акча кирәк, бик күп акча, бик тиз. кичектергесез, бүген үк.
Шул арада «УАЗ» кунакханә каршындагы мәйданчыкка йомшак кына килеп туктаган иде инде Влас сораулы карашын хужага төбәде ары таба нишлибез, янәсе
—Ярар, хушыгыз.—диде Македонский һәм, ишекне ачып, әсирләрен төшереп кпдырды.
Тоглар белән Картье, борылып та карамыйча, бер егерме пымнар китеп баргач, парны янә Македонскийнын тавышы куып җитте:
—Тоглар, тукта әле! Мин синен чал чәчләрен алдында бераз гаделсезрәк кыландым шикелле. Мә, ал —Македонский ике төргәк «бухгптер кәгазьләрен» ыргытты да, «УАЗ», анын артыннан «лендровер» бер чаттан борылып, төн караңгылыгына кереп югалды
Тоглар Картьега карап алды, егетнен күз карашында ышанмаучан мыскыллы елмаю чагыла иде. Димәк, ул да Македонскийнын әкиятләренә ышанмаган.. Нинди Ватан, нинди ил ди ул бу ата бандит өчен"1! Ул бүрегә ил-Ватан шайтаныма кирәкме9 Акча—карак өчен дә. кабахәт сәясәтчеләр өчен дә шул гына—Алла Шул акчпар аркасында, имән кебек Леха чыгарып ташланган эт кебек кар астында ятып калды, утны- суны кичкән Самурай да шул акчалар аркасында үлде, аны-моны уйламыйча. артларыннан куа чыккан әллә әрмән, әллә американ Карлен Татлян һәм анын дуслары да шул акча өчен Аллаһы Тәгаләгә җаннарын тапшырдылар. Йә, чиратта тагын кемнәр?
Тоглар бер урында басып катып калган килеш, кар өстендә яткан төргәкләргә таба Неделиннын ашыкмый гына атлап барганын күзәтеп торды—бу ике төргәк парный зур уныш вә өметләренең кыйпыл чыклары гына иде шул
Ә Тогларнын артында утларын балкытып, музыка янгыратып. зиннәтле-баи «Редиссон-Ростов» кунакханәсе тора Һичкемгә, һичнәрсәгә карамастан, анда, беркайчан да өзелеп тормыйча, туктамыйча, тормыш туе дәвам итә иле.
Марс Шабаев торҗемме

Реклама