Логотип Казан Утлары
Публицистика

31—ЛОКМАН (ЛОКМАН) СҮРӘСЕ


Локман сүрәсе 34 аятьтән тора. Мәккәдә иңгән.
Бисмидләһир-рахмәнир-рахим
I. Әлиф. Ләм Мим. (2) Менә бу аятьләр хикмәт тулы Коръәннең аятьләредер (3) Игелек кылсыннар дип. тугры юлга бассыннар өчен. (Ананың) рәхмәт(е) буларак (иңдерелде) (4) .Алар (мөэминнәр) намаз укыйлар, зәкят бирәләр. Ахирәт көненә чын күнелдән инаналар. (5) Менә шундый адәмнәр Раббы күрсәткән тугры юлдан йөриләр һәм (җәзалардан) котылып. Сәгадәткә ирешерләр
6. Бәндәләр арасында шундыйлары да бар: бернәрсә дә белмәгән башлары белән кешеләрне Аллаһ диненнән читкә алып китәргә маташып, ул динне мыскыл итәр өчен, уйдырма-буш сүзләр (язылган китапларны сатып алып) сөйләүче күпме адәмнәр бар. Менә шундыйларны, әлбәттә, рисвай кылучы җәзалар көтә
7. Андыйларга аятьләребезне укый башласаң, ишетмәмешкә салышалар, әйтерсең лә. колакларында чукраклык бар һәм алар борын чөереп, тәкәббер рәвештә китеп баралар Менә син шундыйларны хәтәр газап тотачагы турында сөйләп «куандыр»
8. Иманлыларга һәм игелек кылганнарга—җәннәт бакчалары (9) Алар анда мәнге калачак Бу—Аллаһнын хакыйкый вәгъдәсе Аллаһ—кодрәт һәм хикмәт иясе.
10. Ул (Аиаһ) сезгә күренеп торучы күкләрне терәксез (торырлык) итеп яралтты Сез чайкалмасын өчен. Хирне каты-нык баганалар (таулар) белән терәтте һәрбер җанлыдан ничә төрле токымнар үрчетте Без Күктән яңгыр яудырдык, туфракта һәр җенестән гүзәл үсемлекләр җитештердек.
(Шушы аятьтә галәмнәрнең сере ачыла. Терәксез күтәр. Жирне гарасатлы калтыранулардан тотып торучы таулар, галәмнең гравитацион тарту көчләре, үзәктән куу. үзәккә тартылу куәтләре, тауларның тамыры, чыннан да. Җирнең үзәгенә кадәр сузылганлыклары. шуның аркасында Жир өстендәге хәтәр хәрәкәтләнүләрне тыеп торулары Коръән иңгән заманнардан күп вакытлар узгач кына, чын фәнни ачышлар белән раслана килде.
Материалы Пятой Конференции международной комиссии по научным знакам в Коране и Сунне. 1993 г.)
II. Менә, боларнын бөтенесе дә Аллаһ яралткан чынбарлык Аннан башкаларның (потларның, сыннарның) ни яралтканнарын Безгә күрсәтегез, зинһар Хәер, ‘ул игелексезләрнең тугры юлдан язганлыгы көн кебек ачык.
12. Хактыр ки. Без Локманга. Аллаһка шөкер ит. дип хикмәт (ачык зиһен) бирдек. Шөкер иткән кеше үзе өчен шөкер итәр. Шөкер итмәгән кеше—шөкер итмәсен Аллаһ анын шөкеренә мохтаҗ түгел. Аллаһ һәртөрле мактауга лаек.
13. Бервакыт Локман углына үгет бирә икән:
—Углым. Син Аллаһтан башка (уйдырма) илаһка табынма. Күп илаһларга табынудан да зур гөнаһ юк!
14. Без кешегә ата-анана игелекле бул, дип васыять иттек. Анасы аны нинди кыенлыклар белән карынында йөртә Ике ел буе сөтеннән аермаенча
Журнал өчен Рабнт БАТУЛЛА әзерләде
имезеп үстерә. Бәс. ин башта Мина, аннан сон ата-анага шөкер in. дип васыять иттек. Кайтарылыш бары тик Мина гына булыр
15. Әгәр дә (атаң-анаң) сина мәгълүм булмаган берәр нәрсәне Мина тин күрел, сине шуна (инанырга) ирексезләсә—аларга буйсынма Ләкин дөньяда аларга игелекле бул. Мина итагать иткәннәр белән бер юлда бул Ахырда кайтарылышыгыз бары тик Минем тарафка булыр. Шул вакытта (Кыямәттә) Мин сезгә (дөньядагы) кылмышларыгыз турында искәртермен
16. —Әй. углым,— диде Локман — (Игелекме ул. яманлыкмы) кылмышын хәрдәл (гәрчич) бөртеге хәтле генә булып, ул да тау кыясына яки күкләргә яки жир астына яшерелгән булса да. Аглаһ (Кыямәттә) аны синен каршына чыгарып куяр. Хактыр ки. Аллаһ ин нечкә-яшерен эшләрне дә күреп-белеп тора. Ул бар нәрсәдән дә хәбәрдар.
17. —Балам, намазынны укы. (башкаларны) игелеккә өндә, яманлыклардан ваз кичәргә чакыр, башына килгәнгә (бәлаләргә) сабыр ит Хактыр ки. батар Аллаһ фарыз кылган, рух ныклыгы таләп ителә торган нәрсәләрдер.
18. -Тәкәбберләнеп, кешеләрдән йөз чөермә Дөньяда масаеп, борын чөереп йөрмә Аллаһ кәпрәючеләрне, үзен генә сөючеләрне мактанчыкларны сөймәс (19)
- Җәмгыятьтә табигый бул (адымың нык булсын), тавыш күтәреп сөйләшмә Шуны онытма, дөньядагы ин ямьсез тавыш—ишәк тавышы
20. Аллаһ күкләргә вә Жирдә булган һәр нәрсәне сез файдалансын өчен бирде, яшерен һәм өстә яткан нигъмәтләрне сезгә мал итте Шуны сез анламыйсызмыни? Шуна да карамастан, белемсез кешеләр арасында дәлилсез һәм кулларында фикер яктылыгы бирүче Китабы булмаган көенчә. Аглаһ хакында тартышучылар бар
21. Аларга:
Аллаһ иңдергәнгә (Коръәнгә) иман китерегез.—дип әнтсән. алар
— Юк. без бабаларыбыз тоткан диндә калачакбыз,—лиячәк Шайтан котыртыгы илә аталарының дине жәһәннәмнен хәтәр газабына илтсәдәме?
22. Игелек кылганнар арасында үзен тәмам Аллаһка багышлаган кешенең, хактыр ки. ышанычлы терәге булыр. Бетен эшләрнең ахыры Аллаһка барып тоташа.
23. (Рәсүлем) инкарь иткәннең инкаре сине хафага салмасын Алар барыбер Безнең тарафка кайта. Менә шул вакытта Без аларнын (дөньядагы) кылмышлары турында искәртербез. Аллаһ (инсаннарның) күңелендә ниләр булганны бик яхшы белеп тора (24) Без аларга (фани дөньяда рәхәт чигәргә) ирек куярбыз, ахырда үзләрен аныр газапларга дучар итәрбез. (25) Хактыр ки. алардан
— Күкләрне һәм Җирне кем яралтгы?— дип сорасаң, алар мотлак.
—Аллаһ'- дип әйтәчәк Әйт син:
— Шулай булгач. Аллаһны мактагыз, әлхәмдүлилләһ—диген Ләкин бу аларнын күбесенең башына килми (26) Күкләрдәге. Җирдәге бәген барлык— һәммәсе дә Аллаһныкыдыр Шик юктыр ки. Аллаһ ул (бернигә дә) мохтаж түгел һәм мактауга лаек
27. Җир йөзендәге бөтен агачлар да каләмгә әверелеп, (дөньядагы барлык) дингез-океаннарнын суы жиде тапкыр артып, язу карасына әйләнсә дә. Аглаһнын сүзләрен язып бетереп булмас иде Шик юк ки. Аллаһ—бөек вә хикмәт иясе
28. (И. адәмнәр) сезне юктан бар итү һәм (үтереп) янадан терелтү-Анын өчен бер кешене бар итеп, янадан терелтү кебек ансат эш Хактыр ки. Аглаһ һәр нәрсәне белеп, күреп тора
29. Күрмисенмени. Аллаһ гөнне көнгә вә көнне төнгә кертеп аралаштыра Кояшны. Айны үз тертибенчә йөртә Боларнын һәрберсе i 4иаһ тарафыннан) билгеләнгән бер вакытка кадәр шул тәртиптә хәрәкәт итәчәк һәм Аглаһ кылмышларыгыздан мотлак хәбәрдар. (30) Чөнки Аглаһ—Хакыйкатьмен Үзедер Аннан башкага габынганнарыгытнын барысы да. һичшиксез, ялгандыр Ин олуг, ин бөек Аллаһтыр
31. Күрмисезме, ӘЛЛӘ күрмәмешкә сатышасызмы. Аллаһ Үзенең бар икәнен күрсәтер өчен, рәхмәте илә диңгездәге көймәләрне йөздерә. Шик юк ки. (кяферлар кыерсытуына. Аиаһ җибәргән авыр сынауларга түзеп) сабыр итүчеләр һәм шөкер итүчеләр өчен бу эшләрдә гыйбрәтләр бар
32. Тау кадәр дулкыннар алар өстенә ябырылганда, атар ихлас мөселман кебек. Аллаһка ялвара башлыйлар Аллаһ аларны коткарып, коры жиргә чыгарып бастыргач, аларнын бәгьзеләре (Аллаһка) ышаныр-ышанмас кала бирә. Ләкин безнен аятьләребезне бары тик шөкерсез хаиннәр генә инкарь итә.
33. Әй. кешеләр. Раббыгызга гыйсъян кылудан тыелыгыз Атаның— баласына, баланын атасына ярдәм итә алмаячак Көннән куркыгыз. Шуны белеп торыгыз ки. Аллаһ әйткән сүз, һичшиксез, тормышка ашачак. Зинһар, сак булыгыз, дөнья тормышы ул бер алдавыч кына, һәм хәтәр ялганчы шайтан Аллаһ барыбер сезне гафу итәчәк, дип аздырмасын.
34. Кыямәт Сәгатенең кайчан сугачагын бары тик Аллаһ кына белә. Яңгырны Ул яудыра. Ана карынында ни барлыгын Аллаһ белә Иртәгә ни кылачагын (ни казаначагын, корган тәдбирләренең уңышлымы, уңышсызмы булачагын) һичкем белми Кеше үзенен кайда үләчәген белми Шик юктыр ки, Аллаһ бөтенесен белеп тора. Ул барысыннан да хәбәрдар.
32—СӘҖДӘ (СӘҖДӘ) СҮРӘСЕ
Сәҗдә сүрәсе 30 аятьтән тора. Мәккәдә иңгән.
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.
I. Әлиф Ләм. Мим (2) һич тә шик юк, бу Коръән—галимнәрнең Раббысы тарафыннан иңдерелгән Китап (3)
—Аны Пәйгамбәр үзе уйлап чыгарган,—диярләр Юк шул. Ул үзләренә кисәтүче (Пәйгамбәр) жибәрелмәгән халыкны кисәтер өчен, шуннан сон алар тугры юлга күнәр дип, Раббыңнан иңдерелгән Китап.
4. Күкләрне. Җирне һәм алар арасындагыларны алты көндә юктан бар итүче бер Аллаһ. соңыннан Анын хакимияте Гарешкә урнашты Аннан башка сезнең бер генә яклаучыгыз да, бер генә химаячегез да юк. Инде шуннан соң да уйлашып, тәүбәгә килмәссезме?
5. Аллаһ Күктән Җиргә хәтле булган һәр эшне тәртип белән алып бара. Бөтен бу эшләр сезнең хисап белән мен елга торган бер көндә Аның тарафына кайтарыла. (6) Менә, күренгәннәрне дә. күренмәгәннәрне дә белүче, чиксез кодрәт һәм мәрхәмәт иясе—Улдыр. (7) Үзе ясаган һәрнәрсәне кем шулай мөкәммәл кылды'* Ин әүвәл Ул Адәмне балчыктан ясый башлады (8) Һәм чирканыч су тамчысыннан анын токымын үрчетте
9. Соңра аны (Адәмне) камилләштереп, (кеше) рәвешенә китерде, аңа үз рухыннан жан өрде һәм сезнен өчен колаклар, күзләр, йөрәк яралтты Ни сәбәпле сез шулкадәр аз шөкер итәсез'*
10. Инкарьчылар әйтте:
-Үлгәннән сон череп туфракка әверелгәч, чыннан да. без яңадан тереләчәкбезме'* (Без моңа ышанмыйбыз).-диделәр. Хактыр ки, алар (Ахирәттә) Раббылары белән кавышуны инкарь итте
II. Әйт
Сезнен жанны алырга вазифаланлырылган үлем фәрештәсе жаныгызны алачак. Ахырда Раббыгыз каршына китереләчәксез,—диген
12. Ул гөнаһкярларнын Раббы каршысында ничек итеп баш иеп
-Раббыбыз, күрдек, ишеттек, инде хәзер безне фани дөньяга кире кайтар, без игелек кылачакбыз, инде хәзер чын күңелдән иман китердек,—дип ялварганнарын күрсәң иде (Азарның мескенлекләренә шаккатар идең.)
13. Әгәр дә Без ихтыяр итсәк, әлбәттә, һәркемне тугры юлга күндергән булыр идек Ләкин
—Җәһәннәмне женнәр һәм (гөнаһлы) кешеләр белән шыгрым итеп тутырачакмын,—дип катгыян әйтелгән сүзем бар.
(•Atiah Тәгалә инсаннарның, җеннәрнең барысын да ирексезләп, уз ихтыяры илә җәннәткә яки җәһәннәмгә кертеп тутырса, колларының иреген, шәхси теләген кысып, шәхеснең азатлыгын буган булыр иде Һәм кешеләрдән, җеннәрдән имтихан алу, аларны сынап карауның кирәге калмаган булыр иде Мөкәлләфләр. ягъни ихтыяр көчен кулланыр дәрәҗәдә балигълыкка ирешкәннәр тугры юлны сайлап, оҗмахка керергәме, әнә азгынлык юлын сайлап, тәмугка барыргамы икәнне үзләре хәл итәргә тиеш»
Ибраһим Дөнмәз тәфсиреннән )
14. (Кыямәттә аларга болай диячәкбез)
— Бу Көндә кавышу турында онытканыгызга күрә, жәзасын да татып багыгыз. Дөресен генә әйткәндә. Без дә сезне (җәһәннәмдә) оныттык Кылмышларыгызга күрә, мәңгелек жәзага дучарсыз
15. Безнең кисәтү вәгазьләребезне ишетеп, масаймыйча, сәҗдәгә киткәннәр вә Раббыга мактау илә тәсбих әйткәннәр генә Безнен аятьләребезгә инаналар
16. Курку илә өмет арасында Раббыга (намазда) ялварганнар җылы-рәхәт ястыкларыннан аерылып, төнлә торып дога укый Безнен тарафтан иңдерелгән ризыкларыннан (зәкятка, хәер-садакага) сарыф итәләр (17) Кылган гамәлләренә күрә бүләк буларак, нинди шатлык, күпме әжер атачакларын берәү дә белмәс
18. Иманлы кеше имансыз кеше белән бер булырмы’’ Юк. атар һичбер вакытта да тигез булмас.
19. Иман китереп, игелек кылганнар өчен, кылган игелекләренә күрә, мәнге яшәр өчен Мәъва җәннәтләре хәзерләнгән
20. Бозык кешеләрнең барачак урыны—утлы Тәмуг Күпме генә алар аннан чыгарга теләсәләр дә, кабат (утка) атылырлар һәм атарга.
—Сез ялганга санаган шул утнын газабын татып карагыз,—дип әйтерләр
21. Без бу хәтәр җәзадан (җәһәннәмнән) алда (фани дөньяда) аларга җәзалар (әсирлек, кытлык, хасталыклар, дөньяви авырлыклар) бирербез Бәлки, алар тәүбәгә килеп, иман китерерләр.
22. Үзенә Раббынын аятьләре белән үгет-нәсихәт бирелеп тә. алардан йөз чөергән кешедән дә игелексезрәк кем бар икән? һичшиксез. Без гөнаһкярларга жәза бирербез
23. Хактыр ки, Без Мусага ул Китапны (Тәүратны) бирдек Син. һичшиксез, анын белән канышачаксың Без аны Исраил нәселен (яһүдләрне) тугры юлга өндәүче итеп күндердек.
24. Алар арасыннан (кыенлыкларга) сабыр итеп түзгәннәрен, аятьләребезгә чын күңелдән инанганнарын әмеребезчә тугры юлга өндәүче (рәһбәр) итеп тәгаенләдек.
25. Бәхәсләрнең сылтавы-сәбәбе турында, хактыр ки. Раббын Кыямәт көнендә (аларның кайсысы хаклы, кайсысы хаксыз икәнен) хөкем итәчәк
26. Без әүвәлдә аларнын (Мәккә кяферзәренең) ничә токымын һәлак иттек. Йортларының (хәрабәләре) арасында әле хәзер дә аларнын токымы яшәп маташа Бу (гыйбрәтләр) аларны тугры юлга чакырмасмы’’ Бу эшләрдә, әлбәттә, сабак алырлык гыйбрәтләр бар Бу гыйбрәтләргә алар һаман колак салмасмы икәнни?
27. Коп-коры туфракка янгыр яудырып, хайваннар өчен дә. үзләре өчен дә тамак туйдырырлык игеннәр үстергәнебезне күрмиләрмени алар’ һәм шулай (мәңге) аңламаслармы икәнни’’ (28) Атар
Әгәр дә сез (Кыямәт, җәннәт, җәһәннәм турында) дөресен сөйлисез икән, анын нәтиҗәсе (җәзасы, савабы) кайчан булачак сон'.*—диләр. (29) Әйт син
—(Йомгак ясалачак Көндә) Кыямәттә генә китергән иманнары аларга файда бирмәячәк Аларнын җәзасы да кичектерелмәячәк. (30) Инде син алар белән аранны өз һәм (җәза килүен) сабыр итеп көт Алар да көтә бит