ЙОМШАК АГАЧНЫ КОРТ БАСА


Китап укымый торган заман килде... Хәзер инде үсмер—яшь- җилкенчәк парта астыннан гына, тез өстенә куеп, дәрес вакытында ♦ матур» китап укымый. Алар төнлә караган порнофильмнар турында авыз суларын түгеп фикер алыша. Хәтта югары даирәләрдә кәнәфи биләп утыручы кайбер түрәләренә кадәр: «Мин китап укымыйм» дип, мәгънәсез горурлыгын дөньяга чәчә.
Китапны дошман күргән хакимнәр элек тә булган анысы. Гомәр хәлиф, әнә, Александрия китапханәсенә ут төрттергән, Аурупаның урта гасыр инквизиторлары, берничә гасырдан сон, исә гитлерлар, Сталиннар «көфер» китапларны учакларда яндырганнар. Хәер, утта янган китапның яңадан «терелү» мөмкинлеге әле бар: аның бердәнбер исән калган нөсхәсен кабат бастырырга, хәтта мең вә мең данәләргә дә җиткерергә була!
Китапның төп дошманы—битарафлык. Бүгенгедәй болгавыр чорда әдип әсәр язуга сарыф итәсе көч-дәрманын китап бастыруга бетерә. Дөньяга чыккан китабыңны исә кабер тынлыгы каршылый. Китап, бахыр, яңа туган сабый баладай, авыз тутырып аваз салырга да өлгерми, аны тынлык-битарафлык мендәре белән томалыйлар...
Инглиз әдибе Сомерсет Моэм болай дигән: «Киләчәк буын шулкадәрле дә битараф, үз-үзе белән генә мәшгуль булачак ки, әгәр дә үткән чорның әдәби продукциясеннән «авыз итәргә» теләсә, ул, әлбәттә, шул чорның фәкать уңыш казанган әсәрләренә генә тукталачак.»
Әмма үз чоры әдәбиятының «йөзек кашы» булып та, үзе хакында бер сүз дә ишетмәгән әсәрне «уңыш казанган» дип әйтү мөмкинме соң?
Өстәлемдә—1999 елны Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән ике проза китабы. «Ил». Авторы—Ркаил Зәйдулла. «Бохара мачысы*. Авторы— Нияз Акмал.
Бу әдипләр прозага шигырьдән килделәр. Бәхәссез талантлы, үз укучысын тапкан шагыйрьләр булып килделәр. Димәк, боларның чәчмә әсәрләрен шагыйрь прозасы буларак та күздән кичерү фарыз. Гюго да, Пушкин да, Лермонтов та проза әсәрләре иҗат иткәннәр. Әле ниндиләрен! Бу җәһәттән караганда, безнекеләр ничегрәк? Үз йөзләре, стильләре бармы? Куәләре ни кимәлдә?
«Үз йөзләре» дигәннән... Студент чагында без карават башына басып шигырь укый торган идек. Беребез фәлән-фәләннең шигырен укып чыга да, сорап куя: «Бу—кемнеке?» Шигырь иясен дөрес әйткәндә Хәсән Туфан белән Мөдәррис Әгъләм атала, Роберт Әхмәтҗан белән Рәшит Әхмәтҗанның исеме буталса да, шигырьләре һич кенә дә буталмый торган иде.
Бүген мин замандашларыбыз Ркаил Зәйдулла белән Нияз Акмалның әлеге китапларыннан берәр әсәрен сайлап алып, шулар хакындагы фикерләремне сезгә дә җиткерергә уйлыйм. Ркаилнең «Сөембикә» хикәясе бик кыска—китап бите белән 7-8 биттән артмый. Икенче авторның «Кол» кыйссасы исә шактый ук күләмле әсәр.
Заманында Фатих Хөсни: «Хикәя нигезенә салынган вакыйга гадәтилектән чак-чак кына күтәрелебрәк, чыгыбрак торырга тиеш»—дигән
К
фикер әйткән иде. «Сөембикә» хикәясендә дә бу «чак-чак кына күтәрелебрәк тору» сизелә.
Хикәя «КамАЗ» машинасын йөртүче шофер егет исеменнән сөйләнә.
«Менә ун еллар инде безнең авылда әрмәннәр шабашкада эшли. Атарның кайсысы килә, кайсысы китә, ә бригадирлары—Рафик дигәннәре—тәмам безнең авыл кешесе булып беткән иде. Әрмәннәр үзләре салган таш йортта торалар, ә бу Рафик исә Гәүһәр дигән тол хатынга йортка кереп, шунда яши иде. Ул теттереп татарча сөйләшә, безнең авыл кешесеннән аерып та алып булмый, дияр идең, үзен бик кибар тота, хәтта түрәләр кебек, муенына галстук асып йөри иде. Башта алар әйбәт кенә эшләделәр, хәзер әллә колхозның акчасы бетте, әллә төзисе әйбер калмады, әрмәннәр инде вак-төяк эшләрдә генә йөриләр, яртысы район үзәгендә персидәтелгә катижмы, матижмы диләр, өч катлы йорт салып ята иде. Шулай да өйләренә кайтырга ашыкмыйлар, нигә ашыксыннар, безнекеләр айлар буе акча алмаганда, болар Ходай бирмеш һәр ай азагында бухгалтер бүлмәсе тирәсендә чуала, елтыраган күзләренә караганда, юкка гына чуалмыйлар да иде төсле. Телевизордан да радиодан, алар илендә сугыш бара, дип лаф оралар, ә монда, кая башны тыкма, әрмән дә азәри, белмим, үзләрендә кемнәр генә сугыша торгандыр, әллә картлар белән бала-чага буза куптарып ята инде?»
Шулай, көннәрдән беркөнне, әрмән егете Арсенның көтүче Йосыф кызы Сөембикәгә күзе төшә. Әмма кызның моңа исе дә китми. Әрмәннәр исә бик тә үҗәт, бердәм халык, колхоз рәисен яучы иттереп, көтүче йортына киләләр.
♦Өстәлгә ярты менеп утырган, тәлинкәләргә затлы кунаклардан калган шашлык калдыкларын куйганнар. Ул шашлыкның тәмлелеген көтүче Йосыф ярты ел сөйләп авыз суын корытты.
—Синең йортың бик тузган икән, беркөнне карап үттем,—дип, бераз салып алгач, персидәтел сүз башлаган.—Колхозга биш фин йорты кайтты. Берсен сиңа бирим мәллә? Яшә карчыгың, бала-чагаларың белән рәхәтләнеп яңа өйдә.
Иренен җыеп алырга азапланган Йосыфның «ә» дип тә, «җә» дип тә әйтерлек рәте калмаган, тик башын чайкап утыра икән, бичара.
—Тик шунысы бар, Йосыф абзый,—дигән персидәтел,—менә Арсен синең кызга үлеп гашыйк булган икән ич. Перәме Мәҗнүн инде, ашаганы аш, йокысы йокы түгел, тире дә сөяккә калган. Ә безнең колхозга андый кешедән ни файда?—ул гырылдап көлеп җибәргән.—Син аңа кызыңны бир, ә без сиңа туй бүләге итеп йорт бирербез.
Тагын берне салып куйгач, Йосыфның бөршәйгән кулы персидәтелнең дәү учына кереп югалган.
— Егет син!—дип мактаган аны персидәтел,—текущий моментны аңлыйсың.
Шулай иттереп, ихтыярсыз көтүче агай бердәнбер кызын фин йорты бәрабәренә сатып җибәрә... Хикәядән озын өзекләр китерүем юкка түгел. Авторның үзенчәлекле, беренче карашка гади дә тоелган, «мин» аша алып барылган вакыйгалар тасвирламасында никадәрле сарказм, ирония ята ләбаса! Персидәтелнең бер сүзе җитә! Бер ярты аракы эчү дә, фин йортына кызыгу да (тора бара ул йортны авылдашлары барыбер ташып бетерә, бәрәкәте булмый) сәбәп түгел бит монда. Гади авыл кешесенең колхоз рәисенә «хуҗа» итеп каравы, коллык психологиясенең җелегенә төшүе сәбәп монда. Бөкрене кабер генә төзәтә шул... Ярый, көтүче Йосыф—үз гомерендә Хрущев «крепостное» булып та җан асраган бәндә, тоталитар совет-татар авылы колбиләүчеләренең дә камытын өстерәгән, бетәшкән, мескенгә әверелгән зат.
Ә менә авыл яшьләре ни карый? Алар үзләренчә юана:
«Безнең кызлар бит ул джунглидан орангутанг килеп чыкса, аңа да ябышырга әзер торалар, тик маймыл татарга гына охшаган булмасын».
Яшьләр дигәннән... Соңгы елларда Казанда FM каналындагы радиолар ачылды, һәммәсендә дә яшьләр эшли. Шул радиоларның берсендә һәркөнне төш турында эфирга чыга торган бер тапшыру бар. «Саумы, хуҗам!» дип атала ул. Төрле оешмаларда хезмәт итүчеләр шефларын-башлыкларын котлап җыр тапшыруны сорыйлар. Валлаһидыр, ялагайлыкның, коллык психологиясенең югары ноктасы! Саумы, хуҗам?! Мөгаен, бу шаукым боларга ата-баба каны аша күчеп килә торгандыр. Чыраең чалыш икән, көзгегә үпкәләмә... Ирексездән, шагыйрьнең түбәндәге шигъри юллары искә төшә:
Безнең илдә. ахры, җил дә, су да бүтән— Офыгында көннәр, төннәр бутала.
Йолдызларга карап кемдер чукынганда. Сарылабыз янә алабутага.
Хәер, хикәяне дәвам итик:
«Арсен Сөембикәне иленә алып китте. Алар кузгалганда мин нигәдер кантур каршында утыра идем. Аның яшьле карашы минем йөзне кисеп үтте, күпергән иреннәре нидер әйтергә теләп кыймылдап алды. Мин, бу чарасызлыкны күрмәскә теләп, башны түбән идем. Соңыннан Сөембикәне тәкәбберлектә гаепләгән кыз-хатыннар аны шулай чит илгә алып китүләре турында бәет тә чыгардылар. Безнең халык нигәдер бәхетсезләрне, кимсетелгәннәрне ярата, өзелеп, чын күңелдән шу ларны кызгана».
Менә кайда ул татар Моңының, бәет мөнәҗәтләрнең килеп чыгу тарихы. Моң тудыру шартлары! Бу хакта «КУ»ның былтыргы 9 санында «Моң хикмәте» язмасында да тәфсилле генә тасвирланды.
...Берничә елдан шофер егет әрмән иленә татар ашлыгы илтергә бара. Көтүче Йосыф та кызы Сөембикәгә «мәктүп сырлый».
Ниһаять, егет авылдашы белән күрешә.
♦Кара күлмәктән, башына да кара яулык бөркәнгән хатынны башта танымыйча тордым.
—Сөембикә!
Аның йөзе дә кучкылланып киткән, борыны да озынаеп калган шикелле. Әйе, әйе, Шалпы авылының Сөембикәсе әрмән хатыннарына охшый башлаган иде...»
Сөембикәнең ике улы да бар икән. Берсе—Тигран, берсе—Вазген исемле...
Әсәрнең шушы турына җиткәч, йөрәк чеметеп куйды. Ирексездән: «Соң, беткән идемени сиңа, Сөембикә, үз авылыңда татар егете? Үстер инде менә хәзер балаларыңны чит кавемгә, чит токымга!»—дип уйлап куйдым. Гаяз Исхакыйның урыс коллыгында интеккән Зөләйхасы искә төште. Йөрәк икеләтә чеметеп куйды. Үзгәрми икән лә бу татар дөньясы, гасыр узса да— үзгәрми яхшы якка... һаман—кирегә генә. Үзбәккә—үзбәк, яһүдкә—яһүд, кыргызга—кыргыз, татарга—урыс табып бирә торган милләттән шул без. Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә татар булганга горурланабыз, ә менә әдип үзе горурлана микән соң?
Хикәя болай тәмамлана: «Икенче көнне без илгә кузгалдык. Муфтадан аякны алганда, нидер чиик итеп куйды. Инде минем тәмам өйдәшкә әйләнеп беткән теге тычкан ялгыш табаным астына килеп кергән икән. Менә бит ул— меңнәрчә чакрымны исән-сау үт тә, аз гына саксызлык аркасында дустыңның табаны астында сытылып үл. Мин машинаны туктаттым да, терсәгем белән рульгә таянып, йодрыкларымны күземә батырдым. Тик озак утырырга туры килмәде, арттагылар зәһәр итеп кычкырта башладылар. Мин ишекне ачып, канлы тычкан гәүдәсен тузанлы әрмән туфрагына этеп төшердем.
♦ КамАЗ» ухылдап алга кузгалды. Берәм-берәм тау тезмәләре артта калды, алда мине үксез илем көтә иде.» Менә шул.
Әрмән туфрагында үлеп калган татар тычканы... Бу бит татар кызының бәхетсез язмышы ләбаса! Автор юкка гына каһарманына Сөембикә исемен бирмәгән. Ул шул рәвешле моннан күп гасырлар элгәре Сөембикә-ханбикә- безнең урыс коллыгына җибәрелүенә ишарәләгән, бүгенге Сөембикә белән аны янәшә куйган. «Алда мине үксез илем көтә иде»—ди. Мескен, ятим ил ягъни. Бу ил инде Сөембикәне генә түгел, сине дә, мине дә якларга-сакларга сәләтсез, бетәшкән-үксез ил. Кыска, кырыс, тыгыз, төгәл-үтергеч нәтиҗә. Шәп финал!
Әдәби ел йомгакларының берсендә хөрмәтле тәнкыйтьчебез Рифат ага Сверигин: «Ил» китабы—аерым, тәфсилле өйрәнүне сорый торган җыентык» — дигән иде. Күргәнегезчә, 7-8 битлек «Сөембикә» хикәясе генә дә никадәрле фикер-тәэсорат тудырды! Әйе, адәм баласы ирекле булырга да, ирексез калырга да хокуклы. Әмма үзен генә түгел, кызын да яклый алмаган бичара Йосыфлар татар илендә, һай, бихисап әле. Үзең нинди—илең шундый. Шагыйрь Равил Фәйзуллинның мондый шигыре бар:
Суыр көн дә коллыгыңны!
Җаныңнан чыгар чөйләп!
Иреген, тоеп суласаң, исемен—Кеше, димәк.
Хөрлектән башлана Кеше.
Коллыгы анын—ләхет.
Куркып тереклек иткәнче, хөр үлә белү бәхет.
Төрекмән башы Сәпәрморат Ниязов әле күптән түгел генә бик тә мәгънәле бер фәрманга кул куйган. Төрекмән кызлары-егетләре чит ил кешесенә кияүгә чыга-өйләнә калса, чит ил кешесе дәүләткә 50 мең доллар күләмендә акча түләргә тиеш. Милләтне катнаш никах афәтеннән саклап калуның, менталитетны югалтмауның, генофондны бөтәйтүнең менә дигән чарасы түгелме соң бу, җәмәгать!
Хәер, нәтиҗә чыгаруларны азаккарак калдырып, Нияз Акмалның «Кол» кыйссасына күчик әле.
• Бу әсәрнең нигезендә чынбарлыкта булган хәл ята. Аның төп герое— минем бик якын бер танышым. Ике ай буе кайда югалып торуы хакында ул теләмичә генә сөйләде. Күрәсең, башыннан кичкән хәлләрне искә алуы коточкыч авыр иде аңа. Мин дустымның нинди бәлагә тарыганын бүтәннәргә дә бәян итәргә уйладым»—Автор үзенең әсәренә әнә шундый кереш сүз куя да, башлап җибәрә: «Мине инде эзли башлаганнар.»
Әсәрнең төп каһарманы Сөббух Каштанов колхоз рәисенең һәм дә үзенең йомышлары белән калага килә, кунакханәгә урнаша. Ресторанда ашап-эчеп утырганда бер кыз белән таныша. Бу танышуның азагы бик күңелсез тәмамлана: кунакханәгә кайткач, кызый Сөббухка йокы даруы эчереп, аның бар булмыш малын-акчасын урлап кача. Бер тиенсез калган ир Кавказ ягы кешеләренә ялланып, шабашкага китә. Гарри белән Соломон атлы бу бәндәләр әнә шулай «шабашниклар» туплыйлар икән дә, аларны алдап-йолдап коллыкка төшерәләр, ягъни үзләренә бушка эшләтәләр. Әсәр әнә шул хакта. Заманча, әле моңарчы татар әдәбиятында яктыртылмаган тема.
Нияз Акмал җитди прозага «Күгәрчен сөте» повесте белән килде, укучыны вакыйгалар өермәсенә бөтереп алып керә белә торган автор икәнлеген күрсәтте. Үтемле, ышандыргыч, нечкә, кайчагында бераз Хәсән Сарьянны да хәтерләтеп ала торган тел агымы, тасвирлаулар хас аңа.
• Кол»дагы Сөббухка килсәк, автор монда беркатлырак, әмма үзен хәйләкәргә санаучы, ихтыярын югалтмаган авыл кешесенең холык-фигылен, психологиясен оста тотып алган.
...Ахыр чиктә Сөббух коллыктан котыла:
«...Бераз ял итеп алгач, ничектер аңышып киттем: башта мин шактый озак йөгердем, бер авып, бер түнеп, куакларга тырнала-тырнала, озак чаптым... Мин бу мәхшәрдән котылырга, һичшиксез котылырга тиеш идем. Мин кол түгел, мин кол булырга тиеш түгел идем!
Кол?! Теге вакытта, кәрт уйнарга чакырган кичтә, Хуҗага да шулай дип әйткән идем. Ул көлде генә:
-Ялгышасың син, Сапог!—диде.—Без—барыбыз да коллар. Син—минем колым, мин—башка берәүнеке, ә кемдер—Алла колы... Бары тик коллыкның үзеңә тиешлесен сайлап ала белергә генә кирәк, аңладыңмы?.. Менә син. Сапог, үзеңне анда авылыңда чакта кол дип исәпләми идеңме? Син анда шундый ук кол идең. Кемдер сине эшләтә, синең исәпкә яшәми идеме? Менә хәзер мин сине эшләтәм, сине ашатам. Тагын ни кирәк?
Боларын ул исергәч әйтте.
Мин шуышам, үрмәлим, йөгерәм. Үзем Хуҗаның сүзләрен искә төшерәм. Ни өчен аның сүзләре яңгырый минем колагымда? Ник кирәк бу мәлдә миңа аның бу сүзләре? Аңламыйм. Юк. аңлыйм, беләм. шушы сүзләр мине алга үрмәләтә, алга таба куа. Шушы сүзләр минем тәндә үч һәм көч тудыра!»
Менә ул —шагыйрь прозасы! Хис тә, фикер дә—үз урынында. Үтемле, тәэсирле!
Күргәнегезчә, мин ике авторның да тел-сурәтләү чараларын, аерым детальләрен күзәтүне максат итеп куймадым. Бүгенге заманның берәр студенты, карават башына басып, авторын әйтмичә генә боларның берәр әсәрен укыса, кем язганын укымышлы иптәшләре дөрес тәгаенләр мөгаен. Чөнки бу
әдипләрнең һичкемнекенә охшамаган үз теле, үз стиле бар.
Ркаил Зәйдулла да, Нияз Акмал да әдәбиятка мәктәп партасыннан ук килеп, Олуг Татар Әдәбияты мәйданында каләм чарлаган, шәхес булып формалашкан әдипләр. Болар инде әдәбият белән язмышларын уртак иткән затлар. Янә шунысы куанычлы: икесе дә «кыскалыкта—осталык» принцибыннан чыгып эш итәләр. Шагыйрь прозасы шулай булырга тиеш тә. Чөнки шигырь кыскалыкка-тыгызлыкка, образлы фикергә, телнең тәмен-аһәңен тоярга өйрәтә ләбаса.
Безнең халыкта: «Йомшак агачны корт баса»—дигән бик тә гыйбрәтле бер гыйбарә бар. Сер түгел ки, бөтен Татарстан буенча бүген читтән килгән әрмәннәр мәктәбен-мәчетен төзи, фермасын, йортын сала. Үзебезнең татар исә эш юклыктан, акчасызлыктан интегә, «озын акча» артыннан читкә чыгып китәргә мәҗбүр. Гаррилар, Соломоннар, Рафиклар, һәм шуларга хәерхаһ персидәтел-түрәләр генә гаеплеме соң моңа? Шулай шул, йомшак агачны корт баса икән шул... Олуг әдибебез Миргазиян ага Юныс «Соңгы сулыш» әсәрендә («КУ» 1997, 8-10) болай дип яза:
«Японнарның колониаль илгә әйләнми калуларының сәбәпләре күп булса кирәк. Алар бит җир йөзендә иң милләтче, чиктән тыш милләтче халык. Японнар арасында башка халык вәкилләре яши алмый. Монда яшисең килсә, рәхим ит, японлаш. Японлашасың килми икән—дүрт ягың кыйбла.
—Урыс та шундый түгелмени?
—Юк, түгел. Алар безгә, татарларга карата гына шулай аяусыз. Әрмәннәрне генә ал. (...) Башка халыкларны тулысынча урыс белән болгатып сыеклап бетергән чакта Әрмәнстанда бары тик ике генә процент урыс керә алган. (...) Әрмәннәр искиткеч пассионар халык. Алар әле безнең Татарстаныбызга да ябырылачаклар. Акча исенә искиткеч сизгер аларның борыннары.»
Авторлары раславынча, «Сөембикә»дә, «Кол»да—булган вакыйгаларга нигезләнеп язылган әсәрләр. Мәгълүм ки, авыруга диагноз куймыйча, аны дәвалап булмый. Минемчә, бу әсәрләр—диагноз. Коллык психологиясен чагылдырган әсәрләр элгәреге олуг каләм ияләребездә дә бар. Әмма бу язмада мин әле яшь ягыннан да чагыштырмача әлләни өлкән булмаган замандаш әдипләребезнең әсәрләренә тукталуны кирәк таптым. Чөнки бүгенге заман турында, бүгенге татарның хәл-халәте, кай тарафка юл тотуы хакында шушы заман казанында кайнаучы әдип кенә яза ала.
Франц Кафканың «Әверелеш» исемле хикәясе бар. Аның төп каһарманы Грегор Замза төшендә үзен бөҗәк итеп күрә. Бөҗәк исә дөньяны үзенчә— бөҗәкләрчә кабул итә... Ярый, Кафканың каһарманы өчен бу әверелеш төш кенә булып чыга.
«Әгәр милләтне йоклаган дисәк, дөнья көпчәгенең бу кадәр дөбердәп әйләнүенә вә башка милләтләрнең әллә нинди каты вә йөрәк яргыч тавышлануларына уянырга кирәк иде»—ди Тукай. Бу фикерне бөек әдип моннан бер гасыр чамасы элек әйткән. Шушы дәвер эчендә ни дә булса үзгәрдеме соң? Яңа меңъеллыкны ваклый башлаган безнең көннәрдә дөнья көпчәге Тукай әйткәндәгедән мең вә мең мәртәбәләр катырак дөбердәп әйләнә түгелме соң?! Татарың бөҗәк төше күреп яткан бер мәлдә кайсыбер милләтләр инде әнә дөньяга хуҗа булырга маташа.

Реклама