Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ЯШӘҮНЕ УЛ МИНДӘ КАЛДЫРДЫ...»


ШАГЫЙРЬ РАЗИМ ВӘЯИУЛЛИНГА 60 ЯШЬ
үптән түгел шагыйрь Разим Вәлиуллиннын өч шигырь китабын укып чыктым. «Зирекле
елга» (1994). «Уч төбендә кояш» (1995) һәм «Ак тулпарда» (1996) Шагыйрь иҗаты
белән куанып, шатланып таныштым. Безнен буталчык заманның халәтен, шул
шартларда яшәгән актив жанлы кешенең хис-кичерешләрен формуладай төгәл,
шигъриятле гәүдәләндерү бар әлеге китапларда.
Бу шагыйрь халкыбызның «урбанизация» дигән давыл дулкынландырган төбәгеннән Зәй
районынын Кәдек дигән авылында 1942 елда туган ул. Аннары. Әлмәттә урта мәктәп тәмамлый.
1963-1967 елларда Казан дәүләт педагогия институтының музыка факультетында укый. Шуннан
сон Лениногорск музыка һәм рәсем педучилищесында укытучы булып эшләгән 1970 елдан
жәмәгатьчелек тәртибендә Лениногорскинын «Чишмә» әдәби берләшмәсен җитәкли. Ә инде
1993 елның октябреннән—Әлмәт язучылар оешмасының җаваплы сәркатибе.
Разим Вәлиуллин иҗатындагы тәүге кыю адымнар җитмешенче еллар башында
билгеләнә. Аңа әдәбиятта үзен раслар өчен «әтәч булып кычкыру» вакыты җитә Шагыйрь үзе
дә бер шигырендә: «Инде юлдан ничек түгел, нәрсә алып бару булып туа мәшәкатьләр»,—дип
белдерә (1978). Әйе, әдәбиятка нәрсә алып килүеңне күрсәтергә вакыт Аның ижаты шул
юнәлешкә керә бара. Шагыйрь буларак, кеше, шәхес буларак, ул ялганга корылган торгынлык
чоры чынбарлыгын кабул итә алмый һәм моны шигырь юлына да сала:
Куллар кабарганчы алкышлыйбыз
•Дөрес!». «Дөрес1» диеп ялгышны...
(1980)
Традицион темага язылган әсәрләрендә дә шагыйрьнең аерым уңышлары бар Шундый
шигырьләрдән берсе—«Бер назлыймчы чәчләреннән» (1971). Биләүдәге кыз баласын ата кеше
хыялында болай күрә:
Күзләрен бигрәк зәнгәр лә,—
Күкләрне көнләштермә.
Яндырма безнең йөрәкне:
Кичләрен соңлап йөрмә.
Яна туган, биләүдәге кыз балага мондый тетрәнүле назлаулар кем күңеленә килер? Сабыйның
зәнгәр күзенә соклану—Туфанның «Яшьләрен юа лабаса күзеннен зәңгәрләрен» дәрәҗәсендә
сурәтле. Шигъри музыкальлек, тетрәнүле эмоциональлек! Әсәр азаккача шул гажәпләндергеч
тәэсирлелек дулкынына корылган. Шагыйрь үз аһәңен, үз гармониясен—үз шигырен тапкан.
Әлеге җыентыклардагы бүтән шигырьләргә дә күз салыйк. Менә унбер юлга тартылган
бер строфалы «Даимилек». Строфалар саны берникадәр артса да. шул ук калыптагы «Уяну»,
«Автобусның тәрәзәсе ачык». «Көннәр дә юк, төннәр дә юк», «Яратам дип өч әйтмиләр»,
«Чулпылар чыңлар әле». Болар—авторның шәхси кичерешләре белән актуальләштерелгән
мәхәббәт шигырьләре Әмма аларда да инде җитдилек, уңай программа барлыгы төсмерләнә.
Бу—авторнын чын, зур казанышлар юнәлешендә эзләнүләргә
К
йөз тотуы. Сонгырак елларда шагыйрь «ирекле үлчәмдәге» шигырьләрдә дә матур гына
нәтиҗәләргә ирешә («Хәнҗәр йөзе буйлап» һ. б.)
Хәер, анын бу юнәлештә уңышка ирешүе, беренче карашка композиторлык тәэсире
булып та күренүе мөмкин Шагыйрь белән композиторның кушылуы •үлчәмсез» ши1ырьне эчке
музыкаль ритмика хисабына гармонияле шигырьгә якынлаштыра ич. Бардыр, андый хәлләр дә
бардыр. Әмма шигырьне батар түгел, актуаль поэтик эчтәлек шигырь итә Бу очракта да ул шулай
әлеге шигырьләрдә автор заманының иң үткен проблематикасы юнәлешендә киеренке
эзләнүләр психологиясен поэтик гәүдәләндерә Үзәк проблемалы булулары, зур сәнгатькә йөз
тотулары белән мондый әсәрләр җитдиләшәләр һәм укучыны жалеп итүче янгыраш табалар.
Классик үлчәмле шигырьләрендә ул эчке музыкаль ритмга түгел, халык жырларынын
сөйләм үзенчәлекләренә мөрәжәгать итә. шигырен жыр лексик үзенчәлекләре һәм семантикасы
төсмерләре белән бизәкли.
Агыйделкәй ага алкын булып.
Сусауларны баса салкын булып
Чык бөрки дә язнын гөлләренә.
Сагышларга каба ялкын булып.
Әмма олы шигърият югарылыгына чыгу өчен, ихлас күңелдән кыйблалы эзләнүләр һәм
яңа. бай бизәкләү мөмкинлекләренә мөрәжәгать итүләр генә дә җитми икән әле. Шигъриятнең
Туфан үрләренә үтәр өчен 90 нчы еллар башындагы сәяси вакыйгалар кирәк булган. Әмма әлеге
җимерелүләр, кешелекнең мәңгелек идеалы дип расланган коммунизмның мәйданнан китүе
шагыйрьне сискәндерми, буташтырмый. Зур шигъри талпыныш белән ул шомлы чикне атлап үтә
дә. үткәнне ачык күз белән йомгакларга («Без батырлар! дип мактандык, җимергән,
яндырганда..». «Тапланлык ялган даннарда ». «Саләмә. ергык әләмнәр,—яңасы нинди
булыр?!») һәм киләчәккә чын юналешне билгеләргә алына («Уяндык ди. Ярый' Шуннан нәрсә'"
Безнең максат бары шушымы?!.. ») Иҗтимагый тормышның сүлпәнлеге, җайсызлыгы аеруча
игътибар үзәгендә
Яна көн Яна төн Яна тан,— Мин ялкын алалмый жанатам
Тыелып, коелып-оялып.
Җуелган иманны янартам
Тормыш тирәнлекләрендә барган көрәш киеренкелеген дә шагыйрь күрә һәм
масштаблы, төгәл чагылдыра
Халыклар зинданы капкасын
Ватарга кавемнәр уяна
Богаулар таркала зынгылдап.
Кулларда чылбырлар шартлыйлар.
«Ирек!»—дип очынган җаннарны
Каралтып. вандаллар таптыйлар.
Разим Валиуллин әнә шулай итеп 90 нчы еглар башында, үз заманының, хис-
кичерешләрен. накыйга-фактларын классикабыз төгәллегендә һәм камиллегендә чагылдыру
югарылыгына күтәрелә. «Чорлар бусагасында». «Яну». «Милләт». •Бюрократ». «Ялгызлык».
«Алгысыйм». «Сүзем бар». «Сабырлык сары алтынмы?». «Манкорт» шигырьләрендә дә ул
әлеге югарылыкта кала
Әйе. ул елларда халык, җәмәгатьчелек тоталитарлык калдырган «тораташлыктан» чыга
алмый интегә. Шагыйрь дә шул социаль җирлек кисәге Әмма ул әлеге тораташлык урманында,
шу.тарның берсе булган хәлендә, шул тораташлыкны җимерү әфсенен мәйданга атарлык көч.
талант таба алган Осталыкнын Туфаннар ирешкән мәйданын киңәйтә алган
Разим ижатынын Казаннан чигга үсеп шул дәрәҗәгә ирешүе күңелләрдә дә ышаныч һәм
якты өметләр кузгата Алда ана яна казанышлар насыйп булсын!