ЯҢАЛЫКЛАР

ТАТАР
КОНГРЕССЫ-
ТӨРКИЯДӘ
2001 слнын 3-10 декабрь көннәрендә
Бөтендөнья Татар Конгрессының Башкарма
Комитеты рәисе И. Таһиров һәм Татарстан
Республикасы мәгариф министры Ф Харисов
җитәкчелегендә Бөтендөнья Татар Конгрессы
делегациясе Төркиядә булды.
Визит барышында делегация Истанбул.
Искешәһәр. Анкара шәһәрләрендә булдылар
һәм Төркиянен милли мәгариф министры М
Бостанжиоглу дәүләт министры А. Чай.
Истанбул губернаторы Э Чакыр, мэры А.
Гуртуна. Искешәһәр хакимияте башлыгы
урынбасары И Әрдам белән күрештеләр,
шулай ук Русия Федерациясенең Анкарадагы
илчелеге һәм Русия Федерациясенең
Истанбулдагы генераль консуллыгында
булдылар Моннан тыш. Татарстан
Республикасы мәгариф министры Төркия
югары уку йортларында укучы Татарстан
студентлары белән очрашты.
6 декабрьдә Татарстан һәм Төркия
мәгариф министрлары мәгариф өлкәсендә
хезмәттәшлек турындагы хөкүмәтара киле-
шүгә кул куйдылар. 7 декабрьдә Русия
Федерациясенең Истанбулдагы генераль
консуллыгында Татарстан делегациясе
хөрмәтенә Татарстан Республикасының тулы
вәкаләтле вәкиллеге тарафыннан оешты-
рылган рәсми кабул итү тантанасы үткәрелде
Ана дипломатлар. Төркиянен рәсми һәм
эшлекле даирә, татар диаспорасы вәкилләре
һәм Истанбулда белем алучы Татарстан
студентлары чакырылган иде.
8 декабрьдә Истанбулда Бөтендөнья
Татар Конгрессы Башкарма Комитетының
утырышы узды Бу БДБдан читтә үткәрелгән
беренче утырыш. Утырышта Төркия һәм Кипр
шәһәрләреннән татар диаспорасы вәкилләре
катнашты Утырыш барышында татар
диаспорасынын Төркиядәге хәле,
проблемалары һәм аның чишелеш юллары
тикшерелде.
• ИДЕЛ-ПРЕСС» ЮБИЛЕЕ
12 ноябрьдә республикабыз җәмә-
гатьчелеге «Идел-Пресс» полиграфия-нәш-
рият комплексына 30 ел һәм Татарстан
полиграфиясенә 200 ел тулуны Г Камал
исемендәге Татар дәүләт академия
театрында тантаналы төстә билгеләп үпе
Юбилярны Татарстан Президенты.
Министрлар Кабинеты һәм Дәүләт Советы
исеменнән Премьер- министр урынбасары 3.
Вәлиева котлады Ул «Идел-Пресс»
полиграфия-нәшрият комплексының ин яхшы
полиграфчыларына Мактау грамоталары
тапшырды Нәшриятның генераль директоры
И Әхмәтҗанов Татарстан Президентының
исемле сәгате белән бүләкләнде.
Республиканың полиграфия промыш
ленносте флагманы хезмәткәрләрен Татар-
стан элемтә министры Р Жэләлов, Мәскәү
районы хакимияте башлыгы Г Минкина
тәбрикләде.
•Идел-Пресс» коллективын юбилее
белән котларга Россиянен төрле
төбәкләреннән бу тармакка җитәкчелек
итүчеләр дә күп килгән иде.
ЯШЬЛӘР ҖЫЕНЫ
Ноябрь ахырында «Казан» милли
мәдәният үзәгендә бөтендөнья татар
конгрессы башкарма комитеты, яшьләр
эшләре һәм спорт министрлыгы белән
• Казан» милли мәдәният үзәге оештырган
-Читтә яшәүче татар яшьләренең милли
яшәеше проблемалары» дип исемләнгән
семинар булып узды Анда Чуашстан.
Башкортстан. Удмуртия. Марий Эль. Коми.
Мордва республикаларыннан. Мәскәү. Санкт-
Петербург. Мурманск. Новосибирск. Самара.
Саратов. Төмән. Әстерхан. Влади мир.
Ярославль өлкәләреннән. Украина.
Белоруссия. Казакьстан һәм Латвиядән татар
яшьләре оешмалары җитәкчеләре катнашты
Яшьләр башкалабызга телне, гореф-
гадәтләрне саклау, заманча сәнгатьне үстерү
кебек уртак эшләр турында •түгәрәк өстәл»
янында сөйләшү, проблемаларны хәл итү
максатыннан җыелды.
ХЕЗМӘТТӘШЛЕК НЫГЫЙ
Истанбулда Төркия Республикасы
Министрлар Кабинетының дәүләт архивлары
Генераль идарәсе һәм Татарстан Респуб-
ликасы Министрлар Кабинеты янындагы Баш
архив идарәсе арасында 2001-2004 елларга
хезмәттәшлек турындагы беркетмәгә кул
куелды.
Шунын белән берлектә Төркия архив
хезмәткәрләре Милли архивка 150 документ
тапшырды. Шулар арасында Фирдәүсинен
• Шаһнамә» поэмасы да бар.
M
Төркиянен архивлар идарәсе генераль
директоры Йосыф Сарынай сонгы елларда
Төркиядә һәм Татарстанда табылган доку-
ментларның терек, татар һәм рус телләрендәге
каталогын булдырырга дигән тәкъдим кертте Ике
дәүләт хезмәткәрләренең уртак хезмәте 2002 елда
Әнкарала чыгар дип көтелә.
УЛЬЯН ЯКЛАРЫНДА
Казакъстаннын Жаек (Уральск) каласыннан
татар халкының беек шагыйре Г Тукайга һәйкәл ачу
тантаналарыннан кайтышлый Язучылар берлеге
делегациясе Ульяновск өлкәсендә тукталды Берлек
рәисе Фоат Галимуллин. Г Тукай премиясе
лауреаты шагыйрь Ренат Харис. Татарстан китап
нәшриятынын баш мөхәррире шагыйрь Харрас
Әюптән торган делегацияне алкә губернаторы
Владимир Шаманов кабул итте Әңгәмә вакытында
Татарстан Республикасы һәм Ульяновск өлкәсе
арасында мәдәни. әдәби бәйләнешләрне үстерү
буенча кайбер мәсьәләләр тикшерелде
Өлкә үзәгендәге Дуслык йортында тантаналы
шартларда Мәләкәстә яшәп ижат итүче шагыйрь
Гакыйль Сәгыйровка Гаяз Исхакый исемендәге
бүләк, шунда ук шагыйрә Лена Сддыйковага
(Иделбикәгә) Татарстан Язучылар берлегенә кабул
ителүе хакынла таныклык тапшырылды
Татарстан язучылары делегациясе Иске
Кулаткы. Николаев һәм Барыш районнарында
булды Иске Мостяк. Татар Сайманы. Әхмәтле. Зур
Черекле авылларында халык белән очрашулар
узды
Очрашуларның ин әһәмиятлесе Барыш
районындагы Зөябашы (Тимошкино) авы лында
булгандыр Биредә туку фабрикасы хужаларыннан
берсе—Хәсән Акчурин чакыруы буенча Габдулла
Тукай 1909 елда биш көн кунак булган Казаннан
килгән язучылар ул торган бүлмәне карадылар,
авыл музеенда булдылар
МИЛЛИ КИТАПХАНӘДӘ АЛ МАН
ЗАЛЫ
Татарстан Милли китапханәсендә Алмания уку
залы ачылды Шул уңайдан журналистлар белән
матбугат конференциясе булды Анда Русиядәгс
Алмания илчелегенен мәдәният буенча атташесы
Альбрехт Конце. Гете исемендәге институт
директоры Вольф ганг Майснер. Татврсган Дәүләт
Совстынын фән. мәгариф, мәдәният һәм милли
мәсьәләләр буенча даими комиссиясе рәисе Разил
Велиев, мәдәният министры урынбасары Рафаэль
Вәлиевләр катнашты Ә уку залын мәдәният
министры Илдус Тарханов ачты
Элегрәк Милли китапханәдә Америка уку залы
ачылган иде Бу очрашуда чит илләрдә Татарстан
уку заллары ачуны оештыру зарурлыгы әйтелде
Дөрес. Нью- Йоркта һәм Хельсинкида андый заллар
ачылды да инде
ХИКӘЯНЕН ХИКМӘТЕ
Татарстан Язучылар берлегенен Г Тукай
клубында яна китап—«Татар хикәясе
антологиясе«н тәкъдир итү булды Тарихы
гасырларга сузылган татар хикәясе турында житди
сөйләшүгә әверелгән бу кичәдә Язучылар берлеге
рәисе Ф Галимуллин. Татарстан китап нәшрияты
директоры Д. Шакиров, китапны төзүче М Хужин.
китапны әзерләүдә катнашкан Г Гыйль- манов һәм
Р Корбанов чыгыш ясады Күренекле артист А.
Аретанов төрле буын язучыларынын хикәяләрен
укыды, радио фондында сакланган «Курай»
хикәясе Ә Еникинен үз тавышында янгырадьг
ДИНИ МУЗЫКА ФЕСТИВАЛЕ
Төркиядә VI халыкара дини музыка фестивале
булып узды Анда Татарстаннан халык артистлары
Зөһрә Сәхабиева. Гөлзадә. Мингал Галиев. Рамил
Курам- шин һәм Сара Садыйкова фонды рәисе
Әзһәр Хөсәенов катнашты Безнен жыр-
мөнәжәтләрне фестиваль кунаклары һәм
тамашачылар бик жылы кабул итте
Татарстан вәкилләре шулай ук Гаяз Исхакый
жирләнген зиратта булдылар, бөек әдип рухына
дога укытыл, каберенә чәчәкләр салдылар
Фестивальдә катнашу чыдарга «Монсара»
телевизион фильмының кассетасын бүләк иттеләр
КҮРГӘЗМӘДӘ—ЕРАК ТАРИХЫБЫЗ
Казаннын сынлы сәнгать музеенда
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
Рушан Шәмсетдиноанын шәхси күргәзмәсе булып
узды
Экспозиция рәссамнын тууына 55 ел тулуга
багышланган Тамашачы игътибарына сынлы
сәнгать, графика һәм каллиграфия әсәрләре
тәкъдим ителгән
I* Шәмсетдинов әсәрләрендә сурәт һәм
шигърият бер-берсен тулыландырып тора Бу
тәңгәллек «Идегәй» эпосында. Кол Гали поэмасы
«Йосыф китабы»нда, «Баш баһадир». «Мөселман
бәйрәмнәре». «Болгар ханы». «Алтын Урда
ханнары» «Казан ханнары». «Үткән заман
шагыйрьләре» китапларында ачык чагыла
РӘССАМ ИҖАТЫН БАРЛЫЙ
Рәссамнар берлегенен күргәзмәләр залында
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.
рәссам Шамил Нигьмәтиен тууына—50. ижат
эшчәнлегенә 30 ел тулуга багышланган күргәзмә
эшли
Шамил Нигъмәт рәссам-монументалист һәм
күпсанлы картиналар— пейзаж, натюрморт.
портретлар авторы буларак билгеле Анын
очкычлар төзелеше тарихына багыш ланган ин зур
эшләрснен берсе КДТУ бинасын би гн Шулай да
рәссамнын ижатында мөһим урынны туган ягы—
Буа районы Килдураз авылы табигате, якташ
ларының портретлары алып тора Авыл темасына
кагылышлы хезмәтләр арасында
ташландык авыллар һәм аларда яшәүчеләр
хакында сөйләүче монсу картиналар да бар.
ХӘТЕР ЯКТЫСЫ
Язучыларның Тукай клубында олуг әдибебез—
Г Тукай бүләге лауреаты. Ка закъ - стан
Республикасының ин югары дәрәҗәле «Парасат»
ордены кавалеры Ибраһим Салаховныи тууына 90
ел тулуга багышланган «Хәтер яктысы» дигән кичә
үткәрелде Анда каләмдәшләре, аны якыннан күреп
белгән язучылар һәм шагыйрьләр, заманында ул
укыган Казан дәүләт педагогика институты (хәзер
КДПУ) студентлары. мөгаллимнәре катнашты.
Әдипнең тормышы һәм ижаты турында
диссертация яклаган филология фәннәре
кандидаты, галимә Ләйлә Әхмәдиева- Минһажева.
И. Салаховнын «Тайгак кичү» романын русчага
тәржемә иткән язучы Марсель Зарипов, шагыйрь
Мөдәррис Әгъләм, журналист Рәисә Яхина. Кави
Нәжминен улы Тансык Нәжметдинов һәм башкалар
Ибраһим Салахов турында истәлекләр сөйләделәр
Кичәне Шаһинур Мостафин алып барды.
«ГОМЕР МИЗГЕЛЛӘРЕ» ХАТИРӘЛӘРЕ
Шәриф Камал музееның әдәби-музыкаль
салонында Әлмәттә яшәп ижат итүче фронтовик
язучы Әдип Маликовнын шагыйрә Сажидә
Сөләйманова истәлегенә багышланган. «Рухият»
нәшриятында дөнья күргән «Гомер мизгелләре»
китабын тәкъдир итү мәжлесе үткәрелде Кичәдә
язучылардан Р Файзуллин. Р Мостафин. Л.
Ихсанова. К. Минлебаев, Ф Гыйззәтуллиналар
катнашты һәх< чыгыш ясадылар.
ТӘҮФИКЪ ӘЙДИ ИСТӘЛЕГЕНӘ
Язучы Тәүфикъ Әйди (ул озак еллар безнең
журналда проза бүлеге редакторы булып эшләде)
халкыбызнын тарихын, аның чит илләрдәге
күренекле шәхесләрен, төрки дөньяны барлау һәм
әдәби әсәрләрдә чагылдыру ягыннан зур эшчәнлек
күрсәтте, үзеннән бай әдәби мирас калдырды
Фидакарь каләм иясе алтмыш яше тулып KILT
тәндә генә якты дөньядан китеп барды Ноябрьдә
Мәскәүнен Асадуллаев йортында Тәүфикъ
Әйдинен 60 еллыгына багышланган кичә булды
Анда Русия башкаласында яшәүче татар
җәмәгатьчелеге вәкилләре. күренекле хәрби, фән.
сәнгать эшлеклеләре җыелды Әдипнен тормыш
юлы һәм ижаты турында Татарстан Язучылар
берлеге рәисе Фоат Галимуллин сөйләде. Кичәдә
шулай ук «Идел» журналының баш мөхәррире
Рашат Низамиев. Мәскәүдә яшәүче әдәбият
белгече Вил Ганиев. Татарстанның Русиядәге
вәкаләтле вәкиле Нәзиф Мириханов, язучының
хатыны Әлфия ханым, улы Айнур. Татарстанның
халык артисты Минтоп Галиев чыгыш ясады.
ҖЫРЧЫ. МИЛЛӘТПӘРВӘР, ОСТАЗ
Унике концертлар залыңда Казан дәүләт
педагогика университеты доценты. Татарстанның
халык артисты Мингол Галиевнен 60 яшьлек
юбилеена багышланган «Моңнар йөри жаннан-
жанга күчеп» дип аталган концерт-тантана булып
узды.
Мингол Галиев Казан дәүләт консер-
ваториясенең вокал факультетын тәмамлаган 20
елдан артык Казан дәүләт педагогика
университетының музыка факультетында эшли
Аның күп кенә укучылары халыкара, бөтенроссия.
төбәк, республика конкурсларында лауреат һәм
дипломант. ТРнын халык һәм атказанган артисты
исемнәренә лаек булдылар.
ЯНӘ БЕР ФӘН ДОКТОРЫ
Казан дәүләт университетының
диссертацияләр яклау советының чираттагы
утырышында Әнвар Шәрипов «VIH-XIV гасырларда
борынгы төрки һәм төрки- татар әдәбиятында
шигырь жанрлары системасы (барлыкка килүе,
үсеше һәм яшәеше)» дигән темага филология
фәннәре докторы дәрәҗәсенә диссертация яклады
Рәсми оппонентлары—филология фәннәре
докторлары, профессорлар Н. Хисамов. Р Ганиева.
Г Федоров (Чабаксар). шулай ук төп бәяләүче
оешма—Казан дәүләт педагогика университеты
галимнәре хезмәткә югары бәя бирделәр,
диссертация һәм диссертациянең авторефератына
карата Урта Азия. Башкортстан фәнни
үзәкләреннән, галимнәреннән дә уңай бәяләмәләр
к илгән
Фикер алышуларда күренекле галимнәр Ш
Абилов. М Бакиров. Т Галиуллин. 3. Шәрәфетдинов
һәм башкалар хезмәтне тирән анализлап, югары
бәяләделәр— докторлык дәрәҗәсенә куела торган
таләпләргә тулысынча җавап бирә дип таптылар.

Реклама