ЯҢА ЕЛДА ЯҢАРГАН УЙЛАР


Һәр яна адым—аякларнын бер-берсенә таянып алга ыргылганы кебек, һәр Яңа ел да—Искесенең алгарышка таба дәвамы ул. Яна елда, кичәге-бүгенге мәшәкатьләрдән онытылырга тырышып, матур киләчәк турында күпме генә хыяллансаң да. үткән ел гамәлләре сине барыбер ычкындырып бетерми, ихтыяримы-юкмы, аларны янә бер күңеленнән кичерәсен Үзгә бер алгысыну белән көтелгән, яна бәхет-шатлыкларга өмет ителгән Яна гасырнын беренче елы ничек үтте? Теләкләребез кабул кычындымы фаразлаганнар тормышка аштымы’’ Һәркем үзенчә жавап бирер Шулай да. галәми-гавәми фикер йөртсәк, болайрак әйтергә мәжбүрбез: шомлырак башланып кичте бу XXI гасыр дигәннәре. Бер кар китеп, икенче кар яткан аралыкта, бигрәк тә жәй-көз фасылларында, дөнья масштабындагы хәвефле, канлы вакыйгалар артыгы белән күп булды шул. «Глобаль катастрофалар булмагае* дигән шик күңелләргә үтеп керде. Өченче бөтендөнья сугышы башлану чигенә жителде (БМО мәгълүматларына караганда, жирдәге халык бер ел эчендә илле млн. чамасы кешегә арга икән. Димәк, жир тыгызлана, яшәү пространствосы кысыла, кояш астындагы урын өчен көрәш-дау көчәя, терсәккә терсәк ныграк тия. йөрәкләр ярсурак тибә!. ) Тулы бер кыйтгалар, системалар, диннәр арасында нәфрәт дивары пәйда булды Американын һәм Көнбатыш христиан илләренең мөселман дөньясына элек-электән килгән кырын карашы үткән ел үзенең апогеена житте Илбасар-атаман державалар «террорга каршы көрәш» сылтавы белән аерым бер халыкларны, дәүләтләрне юк игү гамәленә керештеләр. Сугыш, үлеш-кырылышлар. нигездә, диндәшләребез яшәгән жирләрдә бара. Ничә дистә елларга сузылган Әфганстандагы мәхшәр. Чечня-Ичкериядәге геноцид, наганнары «диннәр бишеге» булган фаләстыйнлылар язмышы. Шуна өстәп. Балкаңдагы албаннар. Кытайдагы уйгырлар, һинд стандагы кашмирлыларның аяныч хәлләре... һәр илнен. һәр халыкнын үзгә ярасы, үзгә фаҗигасе. Тик бер уртаклык: атышлы-орышлы сугыш хәлләре, нигездә, таулы илләрдә бара. Янар таулар... Яралы халыклар Янаучы йөрәкләр
Үз ватаныбыздагы үткән елгы вәзгыять-хәлләрнең дә күбесе күңелләргә бәлзәм булып ятты димәс идем Милли җанлы татар кешесенең дәртен сүндерерлек байтак акция-гамәлләргә, борчу-мәшәкатьләргә юлыктык. Моннан ун еллар элек күңелләребездә горур бөркет булып очкан мөстәкыйльлеккә бәйсезлеккә омтылыш хисе соңгы елларда күшегеп, бәләкәйләнеп. хәлсезләнеп калды. Татарстан күп дистә еллар буе СССРдагы союздаш республикалар хокукына дәгъва кылса (халыкара масштабта алар кая ыргылдылар да. без кайда калдык.. ). хәзер элеккеге автономия кысаларына (түбәнрәк булмаса!) тәмам әйләнеп кайтты бугай Халык ихтыяры һәм парламент кабул иткән. Конституциянең күп маддәләре (алар кырыктан артык) капылт үзгәртелсен хачта кайберләре мәхкәмәгә бирелсен әле! Хәтта Татарстандагы мәктәпләрдә чагар геле укыту мәсьәләсе дә суд залларында күтәрелде. Кыскасы. 90 елларда яулап алынган хокуклар кире тартып алынды, кануннар коллык психологиясенә гуры килә торган итеп тәмам «тәнгәлләштерелде* Татар халкын рәсми рәвештә, ачыктан-ачык төрче этник төркемнәргә ясалма бүлгәләү бара. Хәтта, нинди графикада язу-язмау кебек һәр халык фәкать үзе хәл игә горган мәсьәләләр дә «Ак патша» пайтәхете кулына күпте Кайбер
Һ
шовинистик сәясәтчеләр, үз башына ашкынган козгын кебек. Татарстанның республика булып яшәренә күп калмады инде дип тә каркылдыйлар...
Дөньяга һәркем үз оя-мөнбәреннән бага, биеклегенә карап офыкларны ачыклый, ихтыяҗына күрә максат-таләпләр куя. XXI гасырнын өермәле чатына чыгып җиткән татар язучысын, гомумән, каләм ияләрен ниләр борчый сон бүген, яна һәм алдагы еллардан ниләр өмет итә? Гомумән, язучының җәмгыятьтәге роле нинди дә хезмәтенең хаҗәте ни дәрәҗәдә? (без үскәндә «язучы булам!» дию—хәтта якын кешеңә дә әйтергә базылмый торган татлы хыял иде! Бармы хәзер андый хыялый үсмерләр?)
Язучы—асылда, елъязмачы ул. Язучы—үз халкының тарихын язарга тырыша, аны бүтән милләт-кавемнәрдән ким итеп күрмәскә тели. Әлбәттә, үзенен табигый миссиясен үтәү өчен аңа да, кәгазь-каләмнән тыш, тән-жан саулыгы, горур басып йөрерлек дәрман-барлык, һәм ахыр чиктә, киләчәккә ныклы ышаныч кирәк бит! Чын язучы милләт язмышы белән яши. Ә милләт кая бара? (Бәлкем, кеше дигән «homo sapiens» заты клонлаштырылган заманда бу төшенчә кемнәргәдер анохронизм булып яңгырыйдыр? Шулай да, кытай, немец, япон, гарәп, һинд, инглиз кебек кавемнәр үзләренең кан белән яратылган исемнәрен һич тә онытырга теләмиләр бугай!) Безнең өчен әлегә җавапсыз ин кыен сораудыр бу Ни өченме9 Гомум ил күләмендә үткәрелә торган кайбер реформа-акцияләрдән туа бу сораулар Әйтик, үткән ел федераль дәүләт төзелешенең асылын тәшкил иткән—Үзәк белән регионнар арасындагы демократик мөнәсәбәт күрсәткече—үзара шартнамәләр юкка чыгарылды диярлек. Федерация төзү үрнәген күрсәтә башлаган Татарстанның пионерлык әләме кыйшаеп авып кала язды... Янә бер факт: үткән ел Россиядә милли мәсьәләләр буенча министрлык (ул болай да күтәрәмгә калган, вәкаләтләре юк дәрәҗәдә булган идарә структурасы иде) бетерелде диярлек. Шомлы сигнал бу! Димәк, империя стратегиясенә андый идарә-мәшәкатьнең кирәге юк. Димәк, милли проблема да юк! Бүгенге Россиядә миллилеккә күпмедер дәгъва кылучылар кемнәр9 Әлбәттә, беренче чиратта, сан ягыннан икенче урында торучы татарлар... Өстәвенә, көтмәгән-уйламаганда, газет-журнал. басма-нәшрият әһелләрен аптырашта калдырып Татарстанның үзендә матбугат министрлыгы бетерелде. Безне, ягъни матбугат органнарын, аларда эшләүчеләрне элемтә министрлыгы карамагына тапшырдылар, авылдагыча әйтсәк, «пушта»га беркеттеләр Матбугат, ничек кенә димәсеннәр, иң әүвәл идеология, тәрбия үзәге, һәрхәлдә шулай булырга тиеш Матбугат—безнең шартларда дәүләтчелекнең нигезен тәшкил иткән милли идеяне формалаштыручы бер мөһим үзәк тә әле ул. Шуна күрә, элемтә, идеологияне үткәрүдә мөһим бер хуҗалык структурасы булса да, бу очракта, рухи әйдәүче ролен һич тә үти алмый
Хәер, бүгенге артык буталчык сәяси сәнәгать хәлләренә бик артык тирән кермичә, язучының төп хезмәт нәтиҗәсе булган китапка кайтыйк әле. Мәгълүм хакыйкать: китапсыз—язучы юк. Китапка мөнәсәбәт—язучыга мөнәсәбәт, һәм безнең шартларда тарихка мөнәсәбәт дигән сүз. Шөкер, теләгән кеше өчен бүген китап бар. Яхшылары да җитәрлек. Үткән ел, һәм классикадан булсын, һәм бүгенге әдипләр булсын, байтак яхшы китаплар дөнья күрде. Шулай да, китап дөньясындагы проблемалар кимемәде. Беренчедән, нигездә татар яшәгән жирдә—авылларда китап сәүдә системасының җимерелүе сәбәпле, китапларның укучыларга барып җитүе авырлашты. Икенчедән, китап дөньясы үзе бик чуарланды, художество-эстетик кыйммәте булмаган чүп-чар чын җәүһәрләр белән бер шүрлеккә менде (кыргый базар китапка килеп керде, җөмлә төзи беләме-юкмы, акчасы һәм амбициясе булган байтак адәм үзенен язмасын басма итеп тәкъдим итә башлады). Өченчедән, критерийларның югалуы, әдәби тәнкыйтьнең юк дәрәҗәсендә булуы, әдәбият белән кызыксынучыларны, бигрәк тә яшьләрне авыр хәлгә куйды. Өстәвенә, гомумтендениия—телевидение, компьютер системасы һәм башка замана могҗизалары китапны кысрыклавын да искә алсак, уйланырлык хәлләр күп Безнен өчен китапны югалту—милли генетик мирасны югалту, киләчәкне югалту дигән сүз ул. Безнең өчен һәр ел Китап Елы булырга тиеш, һәм
быелгы бу елыбыз да. «Без китаплы халык!» дибез үзебезне, әгәр ахырзаман килә торган булса, ахыргача китап белән бергә булыйк! Коръән сүрәсендәге сүзләр искә төшә -һәр халык үзенен китабы янына чакырылып китерелер -
Яңа Елда языла торган мондый башсүз-язмалар. гадәттә, «ел буена житәрлек» дәрт бирә торган оптимистик рухта була. Бәлки ул шулай кирәктер дә. Минеке күңелләргә беркадәр гамь-шом сала торганрак булып чыкты шикелле. Нишлисен, бүгенге халәтебез, вәзгыятебез, күрәсең, шулайрак. Әмма күңелләр төшенке үк димәс идем. «Көл күнел! Дөнья моны бер безгә генә мени'» Жанны беркадәр тынычландыра торган бер нәрсә—уртаклык. Ни булса да. ил белән. Дөнья белән хәзер Адәм балалары бер-берсе белән шул кадәр чәбәләнеп бәйләнеп беткән хәзер Дөньяның бер читендәге яра икенче бер полюстагыларнын ханнарында сызлау булып иңри (Чечнядагы сугыш бөтенроссияне яраламадымы9) Бүгенге заманнын тагын бер үзгә ягы күнелләребездәгене ачыктан-ачык әйтә-белдерә алабыз. Шул җөмләдән. халкыбыз язмышы гурында да. Әрни-әрни үзебезгә үзебезчә «диагноз» куя алабыз. Димәк, төзәлүгә, терелү-янаруга өмет бар дигән сүз (Ә безнең шартларда тулы бер буыннарга бөтенләй тәтемәгән ирек бит') Әйе. без һәммәбез дөньяга сыналыр өчен яратылган, һәр аерым затка гына түгел, милләт- халыкларза да карый бу. 2002 ел. һичшиксез, яна сынау-сыналулар елы булачак Җиңел булмастыр. Хәер, егылып-торып жиңәргә өйрәнгән халык бит без! Әнә. әле кайчан шна Казанның 800 еллыгы дигәннән күпсенеп үткәрмәскә каршы төшкәннәр иде. хәзер 1000 еллыгын үткәрергә әзерләнеп мәш киләбез! Моннан 20 еллар злек Кремль диварларыннан Колшәриф мәчете кебек гүзәл корылма күтәрелер дип кайсыбыз гына уйлый аллы икән' Быел бөтендөнья татарларының чираттагы Конгрессы булачак Бергә туплану, уртак максатларны барлауда мөһим бер этап булыр дигән ышаныч зур. Быел халык санын исәпкә алу да булачак бит әле Ничек кенә санамасыннар, жир йөзендә татар кимемәс ул.
Әдәби хуҗалыгыбызда да быел истәлекле бәйрәмнәр, зур юбилейлар, кинәш-оештыру җыеннары узачак Безнен өчен ин мөһим чараларнын берсе—ул «Казан утлары»ныи чыга башлавына 80 ел тулу юбилее. Бу дата милли матбугат үсешен күрсәтә торган зур бер әдәби-мәдәни бәйрәм булыр дип уйлыйбыз. Быел, шулай ук. татар азучыларының чираттагы корылтае узачак. Бу олуг җыенда да әдипләрнең әдәбият турында әдәпле фикер алышулары булыр, киләчәккә бару юллары ачыкланыр дип ышанасы килә Өстәп шуны да әйтеп узыйк, журнал үз укучыларын җуймыйча керде бу Яна елга. Киләчәктә әбүнөчеләребсзнен тагын да ишәюе насыйп булсын!
Кешене өмет яшәтә. Өмет ышанычны тудыра, ышаныч—хыялландыра Ә хыяллар тормышка ашса, бәхет шул инде ул. Ә бәхетле кеше илһамланып иҗтиһат игә. балалар тудыра, иген үстерә, йортлар төзи, үлемсез әсәрләр яза Адәм баласыиын яшәү мәгънәсе дә Үлемсезлеккә омтылышта бит' «Күңел һаман алгысына— Матурлыкның алгысына!»
Хәерле Яна еллар Сезгә, кадерле укучыларыбыз, хөрмәтле каләмдәшләребез'
Равил ФӘЙЗУЛЛИН

Реклама