ТАТАРНЫКЫМЫ, ӘЛЛӘ...


асыр ахырында татар әдәбият белеменә һәм анын мөстәкыйль тармакларын тәшкил
иткән әдәби тәнкыйтькә, әдәбият тарихына, әдәбият теориясенә кагылышлы җитди
хезмәтләр барлыкка килде Аерым алганда, филология фәннәре докторлары Фоат
Галимуллинның «Эстетика һәм социологизм» (Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 1998),
Фәрит Хатиповның шул ук нәшриятта дөнья күргән «Әдәбият теориясе» (2000 ел). Марсель
Бакировнын «Гомумтөрки поэзиясенең яралуы һәм иң борынгы формалары». Марсель
Әхмәтҗановның «Татар кулъязма китабы» исемле монографияләре татар әдәбият белемен
тагын да бер баскыч югары күтәрде. Шулар янына күптән түгел янә бер саллы хезмәт—Казан
дәүләт университеты доценты Дания Заһидуллинанын «Әдәбият кануннары һәм заман» дигән,
татар әдәбият теориясенең барлыкка килүен һәм үсеш баскычларын өйрәнүгә багышланган
китабы да (Казан. Татарстан китап нәшрияты. 2000ел; фәнни мөхәррире: филология
фәннәре докторы. академик Тәлгать Галиуллин) өстәлде.
Бу хезмәт—озак еллар дәвамында алып барылган эзләнүләр җимеше. Автор үзе
билгеләп киткәнчә, ул татар әдәбият нәзариясен (теориясен) бөтен килеш колачлап өйрәнә
торган беренче системалы тикшеренү. Яңалыгы—татар әдәбият теориясенең формалашу һәм
үсеш юлын гомумиләштереп анализлау һәм бәяләүдә. Галимә татар әдәбият нәзариясе
тарихын өч чорга бүлеп өйрәнә Беренче чор—әдәбият нәзариясе барлыкка килүгә әзерлек,
эзләнүләр вакыты; икенче чор—татар әдәбият нәзариясе барлыкка килү дәвере (ул үзе ике
баскычка: 1907-1913 һәм 1913-1916 елларга бүлеп карала); өченче чор—1920 еллардан
марксистик-ленинчыл мәктәп мәйданга чыгу, анын рәсми әдәбият теориясе итеп урнашу дәвере
Татар әдәбият нәзариясенен үсеш юлын шул рәвешле этапларга бүлү белән бергә автор XX йөз
башының иң кызыклы чор—мөстәкыйль фән барлыкка килү, милли нигехтәр. законнар һәм
закончалыклар табу вакыты икәнлеген раслый. Ул беренче чорга кыскача күзәтү ясау белән генә
чикләнүен искәртеп китсә дә, чор шактый тулы, фәнни югарылыкта өйрәнелгән, бу күзәтүләр
җирлегендә әһәмиятле гомумиләштерүләр, нәтиҗәләргә ирешелә, ачышлар ясала.
Г. Гобәйдуллин сүзләрен искә алсак, XX йөз башына кадәр татарларда яна «әдәбият
тудырырга зәмин (җирлек) булырлык иске көчләр йөзләрчә еллык икътисадый, сәяси вә рухани
изелү аркасында тапталганнар, юкка чыкканнар; татарның ижади куатенә бер зарбә (удар,
бәрелү) орылган; яңа әдәбият тудырырлык яна көчләр әле житешмәгәннәр һәм аларга мәдәни
зәмин дә юк иде». Д. Заһидуллина әлеге фикерне тагын да үстереп, XX йөз башына кадәр татар
әдәбиятының әкрен-әкрен үзгәрүен, кискен ыргылышлар ясамавы нәтиҗәсендә әдәби-нәзари
фикер үсешенең тоткарлануын дәлилләп күрсәтә: «Яна әдәби ачышлар күзәтелми икән, димәк,
теоретик эзләнүләр өчен җирлек, стимул да юк; яна әдәби кыйммәтләрне һәм табышларны
аңлату, нигезләү дә кирәкми, дигән сүз. Д. С. Лихачев фикеренчә. әдәбиятның алга баруы
тыенкы-әкрен булганда, теоретик эзләнүләр әһәмиятен җуя. Ләкин галим икенче закончалыкны
да күрсәтә: әдәбиятның.
Г
әдәби-нәзари фикернен озак вакытлар торгынлык кичерүе генә кискен алгарышлар әзерли ала.»
Татар әдәбияты теориясенең тарихи формалашу юлы тулысы белән әдәби үсешне
кабатлавын, шул ук вакытта дини-ижтимагый фикер яшәешенең үзенчәлекләренә бәйле булуын
да җитәрлек дәрәҗәдә фактик материаллар нигезендә исбатлануын әйтеп үтү кирәктер
«Татар әдәбият нәзариясе XX йөз башында фән буларак аерылып чыга. Бу дәвергә килү
ягыннан татар нәзари фикер үсеше рус. Ауропа әдәбият теориясенең беренче адымнарын
хәтерләткән кебек.—ди автор,— үзенен асылы һәм үсеш закончалыклары белән XX йөз
башындагы эзләнүләр, милли үзенчәлекләре, хасиятләр калку күренеп торса да. шул ук рус
әдәбияты теориясендәге XIX йөзнен беренче яртысындагы барышны хәтерләтә». Автор татар
нәзари фикере XX йөз башында Гареб юнәлешендә баручы милли нәзарияләрнен берсе булуын
күрсәтә. Мондый нәтиҗәләрне чор тенденцияләренә сукырларча иярмәүчән, фәнни нигезе
ныклы һәм объектив булган галим кеше генә чыгара ала.
Хезмәт белән танышкач, асылда, татар әдәбияты нәзариясенен гарәп- фарсы, төрек,
рус, Ауропа тәэсиренең шифасын тоеп формалашуына инанасын, төрле әдәби-нәзари
концепцияләр хакында бәхәсләшеп үз йөзен эзләвенә төшенәсең. Хезмәттә нәзари фәне
формалашуның милли һәм гомуммәдәни чыганаклары күп яктан янача ачыла, татар нәзари
мәктәпләренен үзенчәлекле позиция булдыруы, төрек йә исә рус нәзари контекстында үз
сукмагын табуы ышандырырлык дәлилләнә.
Г Сәгъдинең «Мохтасар кавагыйде әдәбиягә гыйлавә». «Әдәбият ысуллары», «Әдәбият
мөгаллиме», Г Батталнын «Нәзарияте әдәбия». Г. Ибраһимовның «Әдәбият дәресләре
(Әдәбият кануннары)» китаплары беренче мәртәбә тикшерелеп, бәя бирелә «Шура». «Ан»
журналларында. «Йолдыз». «Вакыт», «Кояш» гәзитләрендә басылган күп санлы мәкаләләр
әдәби- нәзари хәзинә итеп карала һәм фәнни югарылыктан торып тикшерелә «Җәмгыятьчеләр»
әдәби-нәзари мәктәбенең барлыкка килүе һәм үсеш баскычлары», «Рухиятчеләр» мәктәбе:
асылы, төп сыйфатлары һәм закончалыклары» кебек уникаль бүлекчәләрнең булуы китапмын
кыйммәтен тагын да арттыра
Үтә дә кызыклы һәм файдалы, күләмле хезмәт хакында шактый җәелеп сөйлисе килә дә
бит. эшне әлеге фундаменталь мәсьәләләр белән шөгыльләнүче галимнәргә калдырып,
авторны куәтлисе һәм китапнын «XX йөз башында татар нәзария фәне тулысынча башка
милләтләр эшләгән теоретик материалны тәрҗемә итеп, күчереп барлыкка килде, бездә милли
нәзария юк» дигән, моңа кадәр яшәп килгән карашны тамырдан кире кагуын, юкка чыгарырга
ярдәм итүен һәм галимәнен «милли әдәбият нәзариясе» төшенчәсенең үзен үк яна
закончалыклар җыелмасы, милли фәлсәфә, әдәбиятка караштан үсеп чыга торган өйрәтү
буларак анлатуынын гаять әһәмиятле икәнлеген ассызыклап китү белән чикләнәбез

Реклама