Логотип Казан Утлары
Шигърият

КАЯ БАКМА—ҖӘЙРӘП ЯТА ИРЕК...

Мин әле тумаган
Мин әле тумаган, мин әле Үрелеп бакмаган дөньяга.
Мин әле Мәңгелек иренендә Бөрегә төйнәлгән бер Дога.
Мин әле тумаган, әмма мин— Карында кайнаган бер Дәвам.
Кайдадыр җил булып исәм дә. Кайдадыр кар булып мин явам.
Мин әле тумаган, ишетәмсез Җанымда галәмнең гүләвен?
...Дулкыннар ияртеп киткәндер. Тибрәтеп минем ак биләвем.
Мин әле тумаган, ә инде, Ә инде... арылган яшәп тә.
Ничә кат туамдыр? Язмышым Күгендә гел тимер рәшәткә.
Бу дөнья гарасат мәйданы. Әллә соң яшәү дә—бер җәза?!
...Мин әле тумаган, ә инде Күкләрдә укыйлар җеназа. Ирек
Узып бара чегән арбалары.
Серле таңның саф тынлыгын сөзеп. Җирне түгел, әйтерсең лә жанны Ярып уза тәгәрмәчләр эзе.
Тәгәрмәчләр булып әйләнә дә. Кайтып төшә уйлар үз эзенә. Кайта уйлар...
Мин дә кайта-кайта Меңләп сорау бирәм үз-үземә.
Уза... уза... чегән арбалары. Кая бакма—җәйрәп ята Ирек!!! Ул Ирекне, таңгы тузганактай. Җилләр генә тараталмас өреп.
Минем Ирек?!.
Ерак офык кебек.
Барган саен чигенә бара һаман. Ирек-кошым, ватып читлекләрен, Иңнәремә килеп кунар сыман.
...Нинди төстә икән минем Ирек? Шанлы үткән, йөрәк, исеңдәме?! Шәһре Казанымда гөрләп аккан Бабамнарның каны төсендәме Минем ирек?
Инде ничә гасыр Татлы бер сүз булып тибри телдә. Ирек исен алып килми хәтта Көнләштереп искән иркә җил дә.
...Тукта...
Нинди җыру суздың чегән кызы?— Өнсез калды кинәт кырыс чынлык. Сискәнепләр уяндымы анда Әле беркем орынмаган тынлык?
Уяндымы хәлсез куллар кебек. Офыккача сузылып киткән юллар?.. Чыңрый-чыңрый арба эзләренә Тулып кала саркып таңгы сулар.
Әле җанда таңгы сулар сыман. Челтери-челтери якты өмет ага. Бир иркенлек. Тәңрем, хыялларга— Кабул, диләр, таңда кылган дога.
Җанда—тетрәү!
Нинди давыл кыйный Бертуктаусыз күңелем кыяларын?
...Катып калдым.
Арба эзе буйлап Йөгерә бары ярсу хыялларым.
Килеп чыктым мәллә көтмәгәндә
Язмышларның соңгы өзегенә?
Йөрәгемдә гөлләр туе дисәм, Йөрәгемдә...
богау эзе генә.
...Тынма әле! Җырла чегән кызы! - Сихри тараф синең алларыңда.
Ирек сорап зеңләп тартылганмы Гитараңның бәйсез кыллары да?
Күкләр—аяз. Нидер көтә күңел. Моң-зарлардан, бермәл, җан арына. Чегән кызы! Күкләремә бак та, Юрап китче Ирек татарыма.
...Уза... уза... чегән арбалары...
(Таңны уятып тагын кем йөресен). Кәрван-кәрван узган арбаларның Булсам иде мин дә, эх, бересе...
2000
Җитәр
Җитәр! Җитәр!!
Шомлы дулкын булып, төште пәрдә—
Җанда ярчыгы.
Сюжет—ялган.
Уен—фальш.
Минме режиссерның тере курчагы?
Җитәр!
Пәрдә!!
Сүндерегез утны!!!— тынды суфлер төче су коеп. Кайда дублер?
Бутафорлар кебек, нигә шулай калдыгыз оеп?
Уен—драма?
Дивардагы мылтык Бер атарга тиеш?
Үземне мишень итеп әләм,
Уеннын ич Finita La Comedia—резюме...
Кызыл күзле үлем бага һаман.
Элмәк ишеп шәрә уемнан. Җитәр! Җитәр! 1
Мин масканы салам һәм мәңгегә чыгам уеннан.
Мин масканы салам...
Аһ, сагындым, Кайтыйм инде, җитәр, үземә. Минме соң бу?
Аптырашта калды, Танымыйча тора көзге дә.
Минме соң бу?..
Әй, сез! Ник дәшмисез?
Кемнәр Шомбай монда, кем Яго? Дон Кихот кем?
Финал.
Геройларның
Кем карасы монда, кем агы?
Акылыннан шашып, туктый алмый Әй әйләнә сәхнә, ни уйлап? Сезнең күчәр сәхнә тирәсендә. Мин әйләнәм, әйе, җир буйлап.
Мин әйләнәм...
Сәхнә арты ачык.
Ил каршында безнең кемлекләр, һава җитми сезгә, канат җитми. Хыял өчен очар киңлекләр...
1997
Тәрәзә
Ачыгыз тәрәзәләрне Тәрәзәгез булса'
(Л ӘГЪЛӘМ
Тәрәзләр бар. ләкин ачылмыйлар; Рәшәткәле безнең тәрәзәләр. Кадакланган алар (озаккамы?!) Ачылмаслык итеп.
Күрәзәләр Безне бүтән алдый алмас инде. Үтте инде җаннан андый агым.
Уйлап куйдым әле мин, нигәдер, Тәрәзләрнең карындыклы чагын.
һәрбер уем күңел учагыма Өсти генә бара көчле ялкын. Сүрән карындыклар аша да бит Еракларга карый алган халкым. Дөрли-дөрли, озын төннәр буе. Йөрәгемдә күпме учак ягам?! Рәшәткәле тәрәзәләр аша Рәшәткәле рәшәләргә багам.
Багам рәшәткәле дөньялыкка. Читлектәге ерткыч җанвар сымак. Күпме була адәм җаннарында Бертуктаусыз тәҗрибәләр сынап?!
...Өсләремә рәшәткәләр ава. Якты хыялларны кыя-кыя. Ябыла бара күңел тәрәзләре, Е вропага тәрәз уя-уя...
2001
Вакыт!
Күтәр, әйдә, күтәр җилкәннәрне,— Сукты сәгать! Кузгалырга! Юлга! Гизеп чыгалмаслык котсыз дәръя, Уйга баткан Билгесезлек алда.
Чолгап алган җанны Бертөслелек,— Беркайда да нигә һичбер ямь юк? Киерелгән җилкән—соңгы өмет. Әллә оҗмах алда, әллә тәмуг?
Ни булса да, без китәргә тиеш! Кузгалырга тиеш бүгеннән үк! Вакыт—алтын. Арынып китеп булмый Үткәннәрнең авыр йөгеннән ник?
Кузгалырга! Әйдә, барыйк әле. Өметсезлек томаннарын сөзеп. Үксез Үткән белән (соң түгелдер!) Мәңгелеккә арабызны өзеп.
Тизрәк!.. Тизрәк!.. Алгысыта нидер. Соңарырбыз кебек. Менә... менә... Сыңар маймыч кына булса да, хет Эләгер бит хыял ятьмәсенә.
Нидер ымсындырып, су өстендә— (Җилләр язып киткән безнең уймы?)— Кояштанмы?.. Әллә безгә насыйп Алтын балыкныңмы нуры уйный?..
2001
Бер истәлек
Нигә мине һаман газаплыйдыр Еракта калган бер Истәлек? Күксел томан аша калка да ул Бертуктаусыз төшә искә ник?
Яфрак-яфрак очкан хәтирәләр Тора гына җанга өстәлеп.
Искә төшә... Инде онытылды дип. Уйлыйсын да, кабат янара.
Җилләр җан иңдергән учак кебек, Тотына ул кабат янарга.
Тотына ул узган яшьлегемнең Садә минутларын санарга.
Дәфтәр битен ачсам, ул Истәлек Килеп чыга кипкән гөл булып. Сулган сөю булып очып төшә, Тузгып оча сагыш-көл булып.
Көтмәгәндә кинәт Бүгенгемнән Үткәнемә төшәм убылып.
Үткән- үткән! Ятьмә кебек җанны Күпме генә аны теткәлә...
Ул карашлар... һаман үзәк өзеп, Еллар аша миңа текәлә.
Җилеп узган елларгамы хәзер. Язмышкамы әллә үпкәлә?
Тынгы бирми һаман ул истәлек, Тынгы бирми бер дә—кич, иртә... Ярты төндә кабызып утларымны Күңел тәрәзәмне ул чиртә.
Хәтирәләр ага ташкын булып, Ташкыннарга бармы соң киртә?
Шыбыр-шыбыр яңгыр елавы да Алын кайта аны Үткәннән.
Яфрак шавы, җилләр сулавы да— Барысы да, бар да ул көннән.
Ул көннәргә китеп югалсам да. Мин мәңге!ә, юк, юк үкенмәм.
«Кайтарыгыз Үткәннәрне!* диеп. Берәүдән дә инде үтенмәм.
...Үкенмәм!...