БОЛЫН ЧӘЧӘКЛӘРЕ КҮП БУЛСЫН


ГАЛИМҖАН ЛАТЫЙПНЫҢ ТУУЫНА 90 ЕЛ
XIX гасыр азагында. XX гасыр башында шулай булдымы икән, әллә 1905 елгы беренче
инкыйлаб тәэсирендә татар халкының уянып, ижтимагый- сәяси тормышка ургылып килеп керүе
сәбәпме, ул чорда туып-үскән дистәләрчә зыялыларыбыз халкыбызның асыл хәзинәсенә
бетмәс-төкәнмәс байлык-акыл һәм сәнгать байлыгы, рухи мирас калдырдылар. Журнал
укучылар игътибар иткәндер, соңгы елларда юбилейлар артык күбәеп китте кебек. Байтак
күренекле затларыбызнын йөз дә ун. йөз. туксан еллык юбилейлары билгеләп үтелә. Ләкин
моны һич кенә дә күпсенергә кирәкмидер. Чөнки аларның һәркаисынын рухи дөньябызга керткән
үз өлеше, әдәбиятта һәм сәнгатьтә үз тавышы бар. Иҗат җимешләрен еш кына бакчадагы
гөлләр белән чагыштыралар. Гөлләр гел бертөрле генә булмый. Бар зурлары, ачык якты
төстәгеләре, хуш исләре белән башны әйләндерерлек затлылары. бар күзгә-башка артык
бәрелеп тормаучы нәни генә болын чәчәкләре Ләкин алар табигать -анабызның кешелеккә бүләк
иткән хәзинәсендә бер дә артык түгел, һәркайсынын үз урыны, хәтта үз вазифасы бар. Шагыйрь
Галимхан Латыйпны да мин әнә шул сонгылары рәтенә кертер идем. Январь аенда әдәбият
сөючеләр аның 90 еллыгын билгеләп үтәчәк.
Галимхан Латыйп зурлар өчен дә, балалар өчен дә язган шагыйрьләребездән. Ихат
багахында лирик шигырьләр белән беррәггән балладалар, әкиятләр, поэмалар, кыска
шигырьләр, хыр текстлары да бар. Аның “Беренче тау”, “Тургайлар килде”. "Бомбалар кирәкми”,
“Тәгәрмәчләр”, “Безнен яшьлек”. "Чайкала иген кырлары”. “Акбүз атым”. "Бөтен гомергә" кебек
композиторлар тарафыннан көйгә салынган шигырьләре инде озак еллар концерт
репертуарларыннан төшмичә хырланып киләләр. Шагыйрь рус һәм чит илләр әдәбиятларыннан
Демьян Бедный, Сергей Михалков, Самуил Маршак. Александр Твардовский. Пабло Неруда.
Никола Вапцаровларнын поэтик әсәрләрен зур осталык белән татар теленә тәрхемә итте
Гомумән алганда. Галимхан Латыйп татар шигъриятендә туган ил. хезмәт, халыклар дуслыгы
һәм тынычлык турындагы әсәрләре белән үз сукмаган салган әдип.
Сүз башлаганда гасыр башындагы бер үзенчәлекне телгә алган идек. Аларнын тагын
берсен искә төшермичә мөмкин түгел. Хәзерге вакытта административ чикләр буенча
Агыйделнең һәм Ыкнын арьягында бүленеп калган милләттәшләребез татар әдәбиятына,
сәнгатенә, фәненә, гомумән, акыл хезмәте сорый торган тармакларга гаять дәрәхәдә шифалы
йогынты ясадылар һәм ясыйлар. Әдәбиятның алтын баганалары булган Галимхан Ибраһимов,
Мәхит Гафури, Нәкый Исәнбәт. Шәехзадә Бабич кебек исемнәрне генә телгә алу да күп нәрсә
турында сөйли. Галимхан Латыйп та әнә шул бәрәкәтле туфрактан. Ул 1912 елның 20
гыйнварында Уфа губернасының Яна Дөмәй авылында (хәзер Башкортстаннын Чакмагыш
районына керә) туган. Тормыш һәм хезмәт юлы да чордашларыныкы шикелле. Авылда
башлангыч белем ала, бүгенге укучыларга сәеррәк тоелучы "кызыл почмак” дигән культура-
агарту оешмасы мөдире, китапханәче булып эшли, соңрак налог жыючы, заем таратучы да була.
Комсомол активистына нинди генә эш йөкләмиләр Ләкин ханы-тәне белән әдәбиятка гашыйк
егетне бернәрсә дә туктата алмый. Ул татар әдәбиятының мәркәзе Казанга тартыла. Егерме
яшьлек егет 1932 елда Казанга килеп рабфакка керә, аннан сон финанс- экономика
институтында укый. Хәрби дингез флотында хезмәт итеп кайтканнан сон Татарстан радиосында
редактор вазифаларын башкара. 1941-1951 елга
кадәр Татарстан республикасы контроль органнарында инспектор -ревизор була. 1951-1960
елларда “Пионер" (хәзерге "Ялкын") журналында әдәбият - сәнгать бүлеген җитәкли. 1960 елдан
сомеренен сонгы көннәренә кадәр профессиональ язучы була.
Галимхан Латыйпның беренче шигырьләре 1932 елда "Коммуна" (хәзерге "Кызыл таң")
газетасында басылып чыга. Ул—татар һәм рус телләрендә барысы утыздан артык китап авторы.

Реклама