Логотип Казан Утлары
Роман

САТАШЫП АТКАН ТАҢ

ыш ахырларында «мәдрәсә», «Хөсәения» сүзләре студентлар теленнән бөтенләй төшеп калды. Татар гомер бакый сабак алучы жан иясен «шәкерт» дип атап йөртте. Бусы да яна хөкүмәткә ярап бетмәде. Студент! Килеп чыгышы, тамыры кайдандыр бу сүзнең, анысын уйлап торыш юк, тиз арада шәкертләр яңа атамага ияләнергә тиеш булдылар.Ияләнмиме сон адәм баласы, әллә нәрсәләргә ияләнә ул! Баштарак йөдәп беттеләр бетүен, әмма дөрес итеп әйтергә өйрәнделәр тәки. Әхмәтсафа, укучы башка яшьләр кебек үк, һәр яңалыкны дәррәү күтәреп алып, тиз арада гамәлгә кертеп җибәрү тарафдары булды. Иске атамалардан арыну— инкыйлабның җиңүле алга баруына дәлил иде. Мөгаллимнәре әйткәнчә, алар—яңа тормышның беренче карлыгачлары. Яшь сәвит иленең тоткасы булачак өр-яңа кадрлар булып җитешәчәкләр. Шушы уйлардан сөенеп, җан- фәрман тырышып, бар күңелләрен белем алуга салдылар. Февраль ахырлары... Бу якларда җәй эссе булган кебек, кыш та суык килә. Чатнама суыклар башланды. Мәдрәсәне тиешенчә җылыта алмыйлар, шуна күрә студентлар хәтта йоклаганда да өсләрендәге бишмәтләрен салмыйлар. Ай буе юынмыйча яшәделәр дисәң дә ярый. Төс-кыяфәтләр мактанырлык түгел. Студентлар әкренләп бер-берсенә охшап баралар—хөртиләнә эшләр, хөртиләнә...Хөкүмәт төрледән-төрле шигарь уйлап табарга оста булса да, хәерчелеккә тәгәрәгән илне бөтәйтерлек хәле юк иде. Анын каравы көн саен җыелыш яки кичә оештырыла. Анда ике сүзнең берендә «хәрби коммунизм», «яна икътисади сәясәт» дигән серле һәм ымсындыргыч гыйбарәләр еш яңгырый. Андый чакларда Саттар Әхмәтсафаның колагына пышылдый: —Дөрес...ләкин алай түгел ул... Халык хәерчеләнде Элекке бае, урта хәллесе эшсез-җирсез көн иткән сукбай хәленә төштеләр. Барысы да тигез хәзер—барысы да сәвит хөкүмәте үзенә бердәнбер таяныч итеп күргән ярлы-ябагай катлавына күчеп бетеп бара. Болай булса, дөнья революциясе дә ерак йөрмәс Салкын бүлмәдә Әхмәтсафа Иләк каласыннан килгән Зиннәт Ахыры Башы 8 санда. К Габдрәшитов исемле студентка хисаптан дәрес хәзерләргә булыша иде Зиннәт укуга ни сәбәптәндер сонга калып килде Җитмәсә, хисап кебек төп фәннән белеме чамалы икәнлеген белә торып, аны хәзерлек курсынын (шулай ук яна сүз!) икенче сыйныфына, ягъни Әхмәтсафалар укыган сыйныфка кертеп утырттылар Егет үзе тырыш болай. Башкалар эчләренә төшкән суыкны куарга теләп, бераз ял итеп, шаярып—күнел ачып алган чакларда ла. ул баш күтәрми дәрес хәзерләп утыра. Бу хәлне ин беренче Мәҗит килештермәде. Инсәсенә салган иске кайры туны якасына төрткән борынын кинәт өскә чөеп, тәкәббер тавыш белән Зиннәткә дәште. —Туган, күнелснә авыр алма, институт диләр моны, шәкертләр бет симертеп яткан сала мәдрәсәсе түгел Ышы гап-гади мәсьәләне дә чишә алмагач, нинди студент ди инде син? Булмый, булмый! Янәшәсенә озын чәчләре маңгаена сибелгән, күзен чепиләндереп. иренен кысып, теш арасыннан сөйләшергә яратучы Фатыйх Сәгыйтов килеп басуын күрел, тагын да зәһәрләнә —Казна ашын ник ышындый наданнарга әрәм итәләр микән?— диде ул һәм түшәмгә элеп куйган борынын кабат тун якасына кадап куйды Кем кем, әмма Мәҗитнең—хисаптан үз башы белән бер мәсьәлә чишә алмаган кешенең Зиннәттән көләргә маташуы үзе бер көлке булганга, бүлмәдәгеләр ана күтәрелеп тә карамадылар Фатыйх Сәгыйтов та ана тиз генә жавап бирмәде Әгәр янәшәдә башкалар күренмәсә. акыл сатып, гәп куертып торуны урынсызга саный ул. Үзен тыңлаучылар булмаса, кем дәшсә дә. жавап кайтарып тормастан. каты алымнар белән йә бүлмәдән үк чыгып китә, йә ятагына барып ава. Әгәр инде тыңлаучы табылса, шуны гына көтеп торган диярсең, үт суы кушылган бер-ике жөмлә атмый калмый. Бу юлы дәшми калу мөмкин түгел иде Бүлмә тулы кеше... —Татарны электән надан муллалар харап итте, хәзер аларга алмашка надан Зиннәтләрне әзерләп чыгарабыз. —«Зиннәтләр» дигән арада утлы карашы Әхмәтсафаны. Сәгыйтьне, шигырь язып мәшәләнүче Габдулла Амантайны. Саттарны. Әптерине. кыскасы—бүлмәдәге һәркемне өтеп чыгарга өлгерде. Бүлмәдәшләрен жай чыккан саен «мие кипкән тиле, надан» дип үртәүдән тәм тапкан Фатыйх Сәгыйтов. укуга омтылышы көчле булган Тозиле егете Зиннәтнең жанына кагылып китә алуына куанып, ләззәтле мизгелләр кичерә иде. Үзен наданлыкта, булдыксызлыкта гаепләгәндә Зиннәт колагына кадәр кызара. Кичке ашка да бармый, башын дәреслектән күтәрми утыра иде Шулай сонга калып килүенә сызланып, укуда иптәшләрен һаман куып тота алмавы өчен үзен битәрләп туя алмый иде кебек Беркөнне Сәгыйтовын чираттагы «мунчасыннан» сон. алдында яткан хисап дәреслегенә сеңеп бетәрдәй булып, газап кичерүче Зиннәт янына Әхмәтсафа килеп утырды. Зиннәтнең туя ашамаудан яңаклары эчкә суырылып кергән Керфекләренә яшь бөртеге эленгән Янына Әхмәтсафаның—уен-көлкегә һәвәс Каргалы егетенең килеп утыруына да артык әһәмият бирмәде Хәтта бөрешеп калган кебек тоелды: Мәҗит белән Фатыйхка иш табылды дип уйлады булса кирәк. Китабын бер читкә ташлап, урыныннан кузгалып китмәкче иде. нигәдер тыелып калды. Әхмәтсафа Зиннәтне тынычландырырга тырышып, ипле генә сүз башлады -Дустым, инде башка фәннәрдән безне куып җитеп киләсең, әфәрин Хисапка килгәндә без болай итик —Әхмәтсафа егеткә жан инә башлавын тоеп, ышанычлы тавыш белән дәвам итте—Мин сиңа хисаптан дәрес эшләр!ә булышам, ә син мина урыс теленнән ярдәм итәрссн Зиннәтнең йөзе балкып китте. Якты күзләре белән Әхмәтсафага күтәрелеп карады. Ирен читләрендә соңгы вакытларда сирәк күренгән елмаю пәйда булды Базык гәүдәле, киң күкрәкле зәнгәр күзле бу егетнең чын күңелдән ана ярдәм кулы сузарга җыенуын аңлап алган Зиннәт, үз- үзен белештермичә, сыйныфташын кочаклап алды —Риза, димәк?..—дип, егетне читкә этәрә төште Әхмәтсафа һәм аңа кулын сузды Зиннәтнең суыктан кызара төшкән кечкенә кулы Әхмәтсафаның зур учына кереп кенә чумды. —Мин синнән чын урыс ясыйм!—дип, шапырынып җибәргәнен дә сизми калды Зиннәт.—Мин бит гел урыс малайлары белән уйнап үстем Шөкер, урысчам сынатмады монда Зиннәт белән шулай тиз аңлаша алуы Әхмәтсафаның күңеленә хуш килде. Фатыйх ягына караш ташлады Тегесе ятагыннан күтәрелә төшеп, бу ике егетнең сөйләшүенә колак салып тора иде. Моны күргәч, тавышын күтәрә төшеп, килешүгә нокта куйды: —Әйдә, Зиннәт, шушы күркә муеннарга күрсәтик әле, кемнең кем икәнен. Берәүләр—тун бете,—ул Мәҗит ягына баш какты,—берәүләр— балак бете булганлыкларына куанып йөри бирсеннәр —Бу сүзләре белән Фатыйхны ятагына кузгалмаслык итеп беркетеп куйды —Без синең белән кешеләр булып калыйк. Яктыга, мәгърифәт үренә күтәрелик. Җыен әтрәк- әләм бездән көлү түгел, яныбызга килүдән шүрләп торсын. Бергә булыйк!— дип. Зиннәтнең алдында яткан хисап дәреслегенә үрелде.—Бүгеннән башлыйбыз. Көн дә кергән хисапның бер генә дәресен аңламый калу да ярый торган эш түгел, иптәшкәй. Шундый көннәрнең берсендә алар янына институт директорының сәяси эшләр буенча урынбасары Заһид Шәркый белән Гайшә Мөхәммә- дова (ул әдәби кичәләр үткәрү өчен җаваплы студентка) килеп бастылар. Алардан бераз арттарак беренче күрүдә үк егетнең йөрәгенә ут салып өлгергән Заһидә конгырт күзләрен елтыратып тора. Керүчеләрне күргәч, Әхмәтсафа урыныннан сикереп торуын сизми дә калды Бу кадәр каударлануының сәбәпчесе, әлбәттә. Заһидә иде. Ул башкалардан битәр. Заһидәгә дәшкән кебек, сөйләнгән булды: —Дәрес әзерлибез,—диде ул. Каушавын яшерергә тырышса да, барып чыкмады. Гайшә, ерылып китәргә генә торган авызын бар хутына җәеп, егетне үчекләп алды: —Ә без, тагын, кузна уйныйсыз дип торабыз...—Заһид Шәркыйга аңлатасы итте —Безнең Әхмәтсафа круглый отличнога гына укый. Әле тагын бер яктан ачылды—бер дигән мөгаллим икән үзе—Зиннәтгән математик ясый инде Кайчан гына койрыкта сөйрәлгән Зиннәт, безне ырып- ерып дигәндәй алга үрмәкли, әйеме Заһидә?! Заһидә авыз ачып сүз әйтергә өлгермәде, Заһид Шәркый, кулын Әхмәтсафаның иңсәсенә салды: —Афәрин, егет икәнсең Шулай, бер-берегезгә ярдәм итеп укуыгызга чын күңелдән куанам,—диде һәм рөхсәт сорап тормастан Зиннәтнең дәфтәрен алып актара башлады.—Катлаулы нәрсәләр бар монда...—дип, ул янә бер мәртәбә Әхмәтсафаның эшен хуплавын белдерде,—Афәрин, иптәш Дәүләтьяров, афәрин. «Иптәш» дип дәшү шул кадәрле ят һәм шул ук вакытта кешене үсендереп җибәрә икән, Әхмәтсафа бер баскыч югары күтәрелгәндәй булды Биеккә чөелгән арада күз чите белән генә Заһидәгә дә караш ташларга өлгерде Заһидә исә күзен аска төбәп, дәшми басып торуын белә иде. Заһид Шәркыйнын Әхмәтсафаны мактап алуы, озын колак Мәҗитнең кай җиренәдер ярамады. —Кем кемне өйрәтәдер бит әле,—диде, саңгырау тавыш белән — Зиннәт үзе башлы егег. Ярдәм итәм дип. маңгаеңны идәнгә бәрсәң дә булмый ул Булырдайнын нәмәсеннән билгеле, ди. Ышы бу дөньяда үзенә файдасы булмаса, кеше бармагын да селкетми Зиннәт Әхмәтсафаны урысчага өйрәтә Нишләп анысын искә алмыйсыз?— диде ул, борынын лыш-лыш тартып. —Дәүләтьяров. бу хакта үзе әйтергә тиеш иде дә, маладушничить итә —дип, сүзгә кушылды Фатыйх Сәгыйтов —Ә сез аны иптәш дисез...— диде ул, мыскыллы тавыш белән. • Моны юридик белеме булган Ленин дигән бәндә кухтануга керткән. •Иптәш» сүзен хөкем-мәхкәмә эшләрендә йөрүчеләр, бигрәк тә прокурор дигәннәре яратып куллана. Ленин шул прокурор булырга хыялланып та. була алмагач, бу сүз белән фиркадәшләрен атап йөртә башлый Прокурор гаепләүче. Иптәш сүзен яраткан икән, димәк ки. Ленин да башкалардан гаеп эзләп йөрүче инде», -дигән иде ул бервакыт Көтмәгәндә Фатыихнын ана бәйләнүеннән аптырап калган иде Бәхеткә, сүзгә Саттар кушылды Саттар Ишбулдин институтта ин көчле егетләрнең берсе. Яхшы укый, уку эшләре комиссиясенең актив әгъзасы иде — Нигә үзегез башта ярдәмгә килмәдегез Зиннәткә?!—диде ул кайнарланып Мәжит белән Фатыйх шундук тынып калдылар —Әхмәтсафа, гомумән, институтта беренче булып, артта калган сыйныфташларга ярдәм эше оештыруның инициаторы булды. Син. Мәжит. үзен урыс теленнән, хисаптан чеп-чи надан —«Надан» сүзен болаи маңгаена чәпеп әйткәч. Мәҗитнең күзе урыныннан кубып, колак артына тәгәрәп, кире оясына кайтып утыра алмый азапланды —Зиннәттән көлеп йөргәнче, аннан үзенә өстәмә дәрес бирүен үтенсән, яхшырак булыр иде Синен аркада сыйныфыгыз «ташбака» исеме алды. Мәжит. Саттарнын һөжүмен кире каккандай, сынар кулын канат сыман җилпеп алды да, ишеккә ташланды. Анын. —Харап, Каргал ыда икән укымышлылар.—дип. мыгырданып үткәнен Заһид Шәркый көлемсерәп карап калды Заһид Шәркый — патша армиясендә хезмәт иткән солдат Гражданнар сугышында да катнашкан. Өстенә һәрвакыт шинель киеп пәри, аягында, кайсы сугыштан калганы билгесез, башы тишелгән, шулай да. яхшы итеп каралтылган ботинка. Нәзек, озын буйлы әлеге мөгаллим барлык студентларның да яраткан укытучысы иде Анын төп вазифасы— институтта сәяси—агарту эшләрне оештыру булгач, дәресләрдән сон үткәрелә торган барлык чаралар өчен дә турыдан-туры жавап бирә иде Көтмәгәндә купкан бәхәс шулай көтмәгәндә басылып та калды Заһид монда керүләренең сәбәбен аңлатты —Сез, яшьләрнең яраткан шагыйре Такташ Оренбурдан китәргә җыена. Афзал Таһиров белән сөйләштек тә. институтта шагыйрьнең саубуллашу кичәсен үткәрергә булдык. Кызлар инде кичәнең сызмасын да төзеп куйганнар Анын белән танышып чыктым, күңелле генә үтәр сыман дигән фикер туды миндә—Ул үгезне мөгезеннән дигәнләи. Әхмәтсафа янындагы буш бүкәнгә килеп утырды да йомышын әйтеп салды - Кичәнен ярты уңышы— алып баручыларда Сиңа. Әхмәтсафа шушы эшне тапшырабыз. За һидә белән икегез ерып чыгарсыз дип уйлаштык Заһидәнең күзендә яшь чагылып китте, ул. артка борылып, борын тирәләрен җыештырып алды Гайшә кызны чын-чынлап шелтәләп тә ташлады: — Җитте. Заһидә! Ничә тапкыр әйтер!ә кирәк сиңа?! Такташ китә дип бөтен институт кызлары яшь түгә башласа—туфан калкыр Кичәне көймәләргә гөялеп, күз яшьләре диңгезендә үткәрергә туры киләчәк Такташ—әйбәт шагыйрь. Аны шуның өчен хөрмәт итәбез, яратабыз Бер син генә гүгел, барыбыз да!—дип. басым ясап әйтте ул Аннан шаяртуга күчте — Безнең егетләребез кимме шагыйрь Такташтан'*— Шул арада Әхмәтсафага күз кысып алырга өлгерде — Энеме. Әхмәтсафа! Гакташ өчен һһидәнен болаи үрсәләнүен күреп, егетнең йөрәге кысылып куйды. Шулай да. үз-үзен җиңеп, Заһид Шәркыидан кичәнен сызмасын аңлатуын үтенде. Аңышкач. көттереп кенә Нәрсә әйтергә дә белгән юк. —диде, кичәне тиешенчә алып барып чыгуына ышанып җитмичә —Минем ате мондый зур сәхнәгә чыкканым, кичәләр алып барганым юк. Куркыта Кара әле моны' Сәхнәдән куркам ди Кеше ышандырырсың Нәмә сөйләп торырга—чын артист инде ул!—дип. Гайшә егетнен салпы ягына салам кыстырды.—Такташның шигырьләренең ятлап, декламация сөйләп тә җибәрсә... —Дөрес,—дип, Гайшәне куәтләде Заһид Шәркый.—Аннан, гимнастик күнегүләр ясар дип тә ышанып торабыз. Афзал агай синең турникта кыланмышларыңны шаккатып сөйли әнә. Студентларны Һади Такташ дигән мишәр егете белән нәкъ менә Афзал Таһиров—физкультура укытучысы таныштырды да инде. Егетнен бүгенге татар дөньясында ин көчле, соклангыч шагыйрь икәнлеген дә кызып-кызып ул анлатты. Аеруча, Афзал абыйсы Әхмәтсафаны үз итә иде. Анын дөньяга карашын үзгәрткән, укуына зур йогынты ясаган кешеләрнең берсе—Афзал Таһиров иде Афзал Таһиров—утыз яшьне үтеп баручы, һәр нәрсәгә сәяси күзлектән карарга һәвәс кеше иде. Җинел адымнар белән барышыннан ук ниндидер ашкыну, тыелгысыз дәрт сизелә. Студентларны бөтенләй шаккатырганы— ул кышкы чатнама суыкларда да яланбаш йөри. Озын чәчле, ыспай гәүдәле, хәрбиләрчә шакаеп—гәүдәсен төп-төз тотып йөрергә ярата. Физик яктан да көчле укытучы иде. Аның янәшәсендә Такташ малай гына сыман. Яшь аермасы шактый булса да, күрәсең, бик дуслар, еш кына институтка да бергәләп киләләр. Аларны тагын якынайткан нәрсә—икесе дә «Юксыллар сүзе» дигән гәзитгә эшлиләр Афзал Таһиров—мөхәррир, ә Такташ шул ук гәзиттә җаваплы сәркәтип. Әхмәтсафа бу эшләрнең кайсы ни дәрәҗәдә җаваплы икәнлеген аерып әйтә алмаса да. кемнен—баш, кемнен түш икәнен яхшы белә. Шулай икәүләп сөйләшә-сөйләшә институт бинасына килеп керәләр алар. Гаҗәбе—моңарчы тыныч кына яшәп яткан бинага әллә нәрсә була—мизгел эчендә шау-гөр килеп тора башлый ул. Ин беренче күзгә ташланганы шул—Такташны кызлар сырып ала. һай яраталар, һай үз итәләр аны кызлар! Каян сүзен табып бетерәләр диген. Кыскасы, юкбар сораулар биреп шагыйрь егетне аптыратудан да шәп шөгыль бар микән алар өчен?!.. Һади күкнең җиденче катында. Аның үзенә бу хәл ошый, әгәр Афзал Таһиров җиңеннән эләктереп, мәҗбүриләп диярлек ияртеп алып китмәсә, яшь-җилкәнчек, бигрәк тә кызлар белән инде, дөньясын онытып сәгатьләр буе сөйләшеп торыр иде. Физкультура дәресләре махсус җиһазландырылган бүлмәдә үтә. Афзал абыйнын горурлыгы иде ул. Мактана төшеп кабатларга ярата: —Мондый бүлмә Оренбурда гына түгел, якын-тирә шәһәрләрдә дә юк әле. Снарядларны,—шушы сүзне ул аеруча басым ясап әйтә,—бөтен Рәсәй буйлап җыйдым. Үз кулларым белән көйләдем, беркеттем. Көчем әрәм китәр микән, дип, курыккан идем, шөкер, үземә эшләргә насыйп булды.—Әлеге сүзләрне Такташка да әйткән иде. Аңлатма биреп китәсе итте —Берара губерна мәгариф бүлеген җитәкләргә туры килде мина. Нургали Надиев, ул чагында мәдрәсә директоры, көн саен яныма килә дә, физкультура бүлмәсе ясарга хыяллануы хакында сөйли.Тел төбе аңлашыла— мондый зур эшне башкарып чыгу өчен таяныч кирәк. Мин якладым, булышырга сүз бирдем. Ахыргача үземә ерып чыгарга да туры килде. Шуна күрә, гәзитгә эшләсәм дә, физкультура дәресен кемгәдер бирәсем килмәде Бигрәк тә. менә шундый егетләр бар чакта,—дип, жай чыкса, Әхмәтсафаны үз ягына чакырып китерә. —Дәүләтьяров, әйдә әле тәннәренне язып ал. Күрсәт һөнәреңне!— дип, әмер бирә егеткә. Әхмәтсафага шул гына кирәк тә Көне буе шушы бүлмәдә бикләп яткырсалар да риза. Иң элек аякларын өскә күтәреп, кулы белән йөреп китә. «Эһ» тә итми бүлмә буйлап бер әйләнеш ясап чыга. Аннан мәтәлчек атып китә Берсендә һөнәрен Такташка да күрсәтергә туры килде Егетнен бу кадәр кылануына Такташның күнеле булып, килгән саен, Афзал агайдан узып, Әхмәтсафадан гимнастик күнегүләр ясавын үтенә. Үзе читтән карап, бу хәлгә хәйраннар калып, дөньясын оныта, кулларын уып, ара-тирә сөйләнеп ала: —Выт бит әй! Сөяге юк инде монын, сенердән генә тора бу... Такташнын юк кына нәрсәгә дә исе китүенә, чын күнеядән сөенә алуына Таһиров үзе дә куанып. Әхмәтсафаны дәртләндергәннән дәртләндерә: —Әй афәрин. Әй булдыра.. «Күпер» ясап та күрсәт Сальто дигәнен дә ясап җибәрсәң. һо-оп Менә мондый егетләр бар бездә!—ди ул ахырда. Әхмәтсафаның арырга исәбе күренми. Ял итеп тормыйча, әнә сыйныфташлары янына китеп, аларга күнегүләр ясарга булыша. Монысы да Таһировнын күнеленә хуш килә —Дәрескә килеп җитә алмый тоткарлансам, шушы егеткә ышаныч Тумыштан спортчы бу егет. Әле бокс, йодрык сугышы белән женләнде Институтта түгәрәк ачып йөри. Кулларын күр анын! Крестиян малае бит—көрәк кадәр бер-бер кулы. Яшьләр үсә,—ди ул, хискә бирелеп — Без яшьлекне патша окопларында исраф иттек, революция ялкынында яндырдык. Такташ аны тынычландырырга ашыга: —Алай димә. Афзал әзи. Кая әле сиңа картаю! Картлык—карт аю. синнән ерак йөри әле Җәһәннәмгә олаксын сиңа киләсе картлык,—ди ул. көлеп. Һади бер-икс кичәдә Әхмәтсафаның декламация сөйләвен дә ишетеп сокланды Егет үзе артык салмак холыклы булгангамы, алар танышып- дуслашып китә алмадылар. Шулай да Такташ аны үз итеп, якын итеп йөри, очрашканнарда да хәләхвәл сораша, укуы белән кызыксынмый китми иле Саубуллашу кичәсен Әхмәтсафаның алып баруын Афзал Таһировтан үзе үтенгән икән, һәм Заһид Шәркый бу үтенечне егетнен үзенә дә житкердс менә. Кичәгә бер атналап кына вакыт калып бара Озакка сузар чама юк Такташ үзе сорагач. Әхмәтсафа каршы килү хакында уйламады да Баштагы кыенсынып торуны онытып, шунда ук сызманы дикъкать белән карап чыктылар. Әхмәтсафа тәкъдиме белән студентлар оркестры чыгышы да программага кертелде Ул халык көйләре уйнарга тиеш булды. Оркестрга кушылып жырларлык җырчылары да бар. Аннан сүз шагыйрьнен үзенә бирелеп, әле «десерт» өчен генә берничә шигырен укып, сәхнәдән төшеп торачак. Төрле номерлар күрсәтеләчәк, студентлар Такташ шигырьләрен өйрәнеп, декламация сөйләячәкләр, соңыннан инде, сәхнә тулысы белән шагыйрь карамагында. Тамашачылар хушланганчы шигырьләрен укысын Алдагы көннәрдә янып-пешеп репетицияләр үткәргәндә. Әхмәтсафа үз янында Заһидә булуын тоеп, аеруча илһамланып йөрде Кыз үзе лә егеткә битараф түгел сыман, тик ниндидер көч анын хисләрен богаулап тота. Әхмәтсафа ятышсыз егет түгел, кайсы гына кызга тартылса да. моны теге кыз язмыш бүләге дип кабул итәр иде,һичшиксез, сөенә- сөенә егеткә дуслык кулын сузар иде Бу хакта ана Гайшә инде ун мәртәбә әйтте «Әгәр күңелемдә башка егет булмаса, ике дә уйламый шушы Әхмәтсафанын башын әйләндерер идем,»—дип тә ычкындырганы да бар Заһидә авыр сулап куйды ул чакта. Менә бит ничек, Гайшәнең күңеле күңел дә. Заһидәнекендә таш микәнни9 Күңел түрендә балкып янган йолды з—зәңгәр күзле, шаян табигатьле мишәр баласы—Такташ булуын белмиме ахирәте?!. Белә Имеш, шагыйрьгә, буй җитмәслек йолдызга үрелеп, кысыр хәсрәттән саргаеп кипкәнче, әнә—янында бәхет кошын, шуны эләктер, дип әйтәсе килүе аның. Их, күңелнең җилкенүен шулай, салкын акыл ихтыярына буйсындырып, яңадан мәңге кабынмаслык итен сүрелдереп булса иде дә Кызның уй-теләкләрен аңлаучы юк Аннан көләләр генә Хәер, нигә анда әллә кемнәр әллә ни сөйләми— тел сөяксез, мәхәббәт утында янган йөрәкнең берсендә дә эше юк— януы яну Көтмәгәндә дөрләп кабынган күңел утын сүндереп булмый икән Заһиденең уе—гел Такташ тирәсендә бөтерелә Шушы егет белән саташып, хыялланып бетә бугай инде Төннәрен Такташ дип мендәрен кысып кочаклап ята. Саташулы халәттә шыбыр тиргә батып уяна. янәшәсендә әле генә үзенә сыенып яткан «мәхәббәт төенчегенең» кинәт юкка чыгуына риза булмаган хыялы чынбарлык белән шактый озак тарткалаша әле. Мәхәббәттән иләсләнгән җан эчен җыя алмаган бәпкә белән бер икән ул. Бүген көндез баскычка абынып егылуы да Такташ аркасында. Нәкъ шушы мәлдә Һадинын тузган чәченә кунган җепшек кар бөртекләрен кагарга дип сак кына үрелгән иде. Тегесе зәнгәр күзләрен нурландырып, дәшми генә елмаеп тора. Хәерсезгә каршы, әлеге хыялый мизгел кызнын күнеленә баскычтан күтәрелеп барган чагында килеп керде шул. һәм Заһидәнең бөтен сыйныф алдында мәтәлеп китүе белән тәмамланды. Их син сөю, әх-ти мәхәббәт! Кайсы вакытта, кем күңелендә ни рәвешле кабынып китмисен син...Көтмәгәндә, уйламаганда кемнәрне утларга салып тилертмисең дә кемнәрне хыял офыгы аръягына илтеп ташламыйсың. Бераз гына, зәррә кадәре генә акылга буйсынсаң иде син! Болай ук булмас иден, яшь жанны зиһенсез-һушсыз калдырмас иден, хәсрәт-сагышлардан шаштырыр чиккә җиткермәс идең. Мәхәббәт— һәркем башына ишелеп төшәргә мөмкин булган ихтыярга буйсынмаучы йөгәнсез һәм дуамал хис; дөньяның иң оста табиблары да дәвалый алмый торган өянәк. Мәхәббәтне мәхәббәт белән генә дәвалап була. Югалту ачыларын, жәбер-золымнарны да вакыт оныттыра ала, мәхәббәт ялкынын гына сүрелдерә алмыйдыр ул. Ходайның ин зур җәзасы—адәм баласын зиһенсез калдыру. Җавапсыз мәхәббәттән акылдан язган кешеләр хакында да ишеткәне бар кызнын. Димәк ки, һич арттыру түгел, Заһидәне Ходай шушы сынауга дучар иткән. Ахыры хәерле бетсен Репетиция вакытларында Әхмәтсафа белән Заһидә бер-берсе каршында үзләрен жайсыз-уңайсыз хис ителәр. Әйтерсең, кызнын егет алдындамы, әллә егетнен кыз алдында ниндидер гаебе бар. һич кенә ачылып китә алмыйлар—сөйләгән сүзләре, кыланмышлары табигый килеп чыкмый Моны күреп торган Гайшә бер үртәлсә, мәсьәләнең төбен аңлаудан ерак булган Заһид Шәркый тәмам гаҗиз кала иде. ...Кичә көне ( кичә үтәчәк кич дисәк, дөрес булыр) килеп җитте. Ашханә (мондый тамаша-кичәләр беренче каттагы ашханәдә үтә иде) күз ачып йомганчы студентлар белән шыгрым тулды. Алгы рәттә, нәкъ Заһидәнең хыялыйдагыча, кояштай балкып шагыйрь үзе утыра. Ул, Афзал Таһировтан калышмаска теләпме, кыш көне яланбаш, өстенә җинелчә юка пәлтә киеп йөри. Пәлтә аңа шундый килешә, озын чабулары аяк йөзенә житә язгангамы, урта буйлы гәүдәсен шактый калку да күрсәтә әле. Шагыйрьгә самимилек, хөрлек төсмере өстәп муенында ак шарф ята. Күзләре исә диңгез зәңгәрлеген хәтерләткән шикелле, һәрхәлдә мондый чисталыкны йә биек күкләрдән, йә төпсез диңгездән генә табарга була торгандыр. Шагыйрь белән янәшә, әдәби түгәрәк җитәкчесе, йөзеннән беркайчан да басынкы елмаю китмәгән Шәриф Камал утыра. Алар белән беррәттән үзен дәрәҗәлерәк тотарга яраткан Афзал Таһиров, институтның башка мөгаллимнәре тезелешеп киткән. Сул яктан, гадәт буенча кызлар урын алды. Алар тилгәннән качып, әнкәләренең канат астына борын төртеп маташкан тавык чебиләре кебек, аз санлы мөгаллимәләр тирәсенә сырышалар. Болай карап торуга бик юаш, бичара вә мескен тоела алар. Янәшәдә укытучылар булса, тыныч кына үз алларына оеп, суфиланып утыралар. Тәүфыйк ияләре инде менә. Укытучы-мөгаллимнәр килеп җиткәнче бу чәчбиләр гайбәт сатып, шау- гөр килеп хәлдән тайгандыр дип бер генә кеше дә уйламас. Әгәр чит-ят кеше күреп тормаса. кызлар шактый бәйсез кыланалар, үзләрен үчекләп маташкан егет аламалары белән әрепләшеп алырга да күп сорамыйлар, һәрхәлдә, аңлашыла торгандыр, шушы рәвешле бер урынга дистәләгән кыз җыелган җирдә үзгә бер тормыш кабынып китә Егетләр яшәгән бүлмәгә ялгыш кына бер кыз килеп керсә дә, хиссият тиз үзгәреп китүчән бит. Шушы вәзгыятьне искә алганда, залда аерым күтәренкелек, аерым бер атмосфера хөкем сөрә. Залда утырган Такташ, Шәриф Камал. Афзал Таһиров сыман әдипләрнен булуы гына мона сәбәпче дисәк, хакыйкатькә хилафлык китерү булыр иле Мондый күтәренке рухнын сәбәбен ара-тирә сүзгә мавыгып, онытылып киткәләсәләр дә чыгырдан чыкмаган, мөгаллимәләрнең ачуларын китермәслек итеп сак кына көлешкән—чыркылдашкан кызлардан эзләсәк яхшырак булмас микән?!. Коннерт, алдан уйланганча, матур гына башланып китте. Оркестр «Каз канаты» көен уйнап, күңелләрдәге очынуларны баса төште, аннан «Ком бураны* көе уйналып, йөрәкләр тибешен шушы кичәгә кирәк кадәренчә ешлыкка җиткерде Монлану—сыктап, сыкрап утыру түгел, жаннын вакыты белән татлы, вакыты белән якты, вакыты белән тирән һәм серле халәт кичергән мәле. Оркестр уйнаганда күнел офыклары кинәеп китте, уй-хисләр тагын да җанлырак, нурлырак сыман тоелды, янәшәдә утырган кешеләр дә жанга якынрак, ягымлырак күренгән кебек Мондый күтәренкелек залны җылытып, кунаклар өс киемнәре белән утыруны килештермичә, пәлтәләрен салып, урындык артларына элеп куйдылар. Чыгыш арты чыгыш игълан ителеп, чират шагыйрьгә житге. Шагыйрь алкышлардан кыенсынган сыман салмак кына урыныннан күтәрелде, тыйнак кына башын иде. Салам шикелле сары чәчләреннән серле дулкын йөгерде Килешә, һай килешә иде шагыйрьгә бу рәвеше Шундук Такташнын йөзендә дәрт, тәвәкәллек хасил булды. Ул. күп уйлап тормастан, артык биек булмаган сәхнәгә жинел генә сикереп менде дә. йөзенә үк сибелеп төшкән чәчләрен учы белән артка сыпырып куйды Юри эшләгән кебек—кулын алуга чәчләр жайсыз гына янә таралып төште Шагыйрьнен исе лә китмәде. Булгач-булсын инде дигәндәи. башын кинәт артка чөеп, тыңлаусыз чәчләрен янә артка ташлады. Ни хикмәт, моңарчы бирешми, каруланып торган чәч көлтәсе, шушы кисәк хәрәкәтне генә көткән икән—баш түбәсенә ипле генә ятты да куйды Шушы тыңлаусыз чәчләре серле көчкә ия икән: атар белән мәш килеп, булашып алган арада Такташ залдагы кызларның күнелен яулап, аларны «аһ» иттерде дә куйды. Шагыйрь башта тамашачыларга яхшы таныш «Карангы төннәрдә». «Жил сөйли» кебек шигырьләрен укыды. Зал мәрткә киткән кебек тын да алмый тынлап утыра. Тамашачы шигырьдә эреп бетеп барганда, шагыйрь аларны уятып, жиргә төшерәсе итте. Ул сәхнә алдынарак килеп, беренче рәттә утырса да. моңарчы игътибардан читтән кала биргән, шигырьләр тәэсирендә йөзенә алсулык кабынган, шунын нәтиҗәсендә бигрәк тә чибәр күренгән кызга төбәп, берничә сүз әйтүне кирәк тапты —Җәмәгать, сөекле тамашачыларым, бүген мин сезнен янга бер кунак кызы алып килдем. Ул—сәяси курсларда белем алучы Гөлсем туташ... Бөтен зал. әлеге бәхетле туташның йөзен күрә алмаудан гаҗиз калып, алга тартылып куйды Гөлсем туташ кыю икән, гартының тормады, битенә кунган көләч елмаюын сүндермичә урыныннан күтәрелде Залга борыла төшеп, башын җинелчә иеп алды һәм кире урынына утырды Сул якка укмашкан кызлар дөньясы каш-керфек тибрәнешләре, йөзләреңдә уйнаклап алган сәер чалымнар, кисәк ташланган яндыргыч карашлар белән бу хәлнең гайре табигый булуын, хәтта ки гафу да ителмәскә мөмкин икәнлеген (Без оештырган кичәгә чит кызлар ияртеп киләләрмени, җүләр шагыйрь?! Без үзебез аннан кимме?.. Бу адымың белән безне пичекләр кимсеткәнеңне аңлыйсынмы син!?.) сәхнәдәге шагыйрьгә искәртеп маташты маташуын, әмма юкка гына тырыштылар, ахрысы Гакташны болай гына акылга китереп булмаганлыгын тиз аныштылар. Шагыйрьнен күзенә Гөлсем туташтан башка беркем дә күренми иде Институт кызлары ихтыярына буйсынудан үткән, «кулдан ычкынган» иле. Такташ бу үзгәрешләрне белендәй сизми, һаман Гөлсем туташка мөкиббән хәлдә торган килеш, кызларны урыннарына кузгатмас лык итеп беркетеп куйган янә ике-өч җөмлә ыргытты —Шушы көннәрдә генә «Тан кызы» дигән шигырь яздым. (Ул 2. >к. ы*« -шнырь» дип әйтә иде.) Бу шиырьне мин Гөлсем туташка багышладым. Хәзер бу әсәрне сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәм — Такташ Гөлсем туташка карап ягымлы елмайды, дустанә баш иеп алды. Такташ залда диварларны ватардай булып уйнап алган кара дулкынны тоеп алган иде инде. Үзенең ялгышлык, хата җибәрүен дә чамалады. Шигырьнең Гөлсем туташка багышлануын, бәлки, әйтмәскә дә кирәк булгандыр? Анысы мөмкин эш түгел, нәкъ шушы сүзләрне ишеттерү өчен чакырды бит ул әлеге кичәгә сөйкемле туташны. Шигырьне хәзер түгел, икенче бүлектә, иң ахырдан укырга кирәк булгандыр, бәлкем. Хисләр иркендә иде шул, уйлап җиткерә алмады, бигайбә, кызлар голәмәсе. һич тә сезгә карата явызлык булып чыгар димәгән иде лә... Сүз— чыпчык түгел, әйтте, авыздан чыгып ычкынды. Кире тотып алып, тел артына салып куеп булмый. Ул аеруча күтәренкелек һәм җилкенү белән, залда утыручы кызларга карап, укый башлады. Шигырьнең уртасына җиткәндә инде аңнар саташа, зиһеннәр менә-менә ычкынырга әзер сыман иде. Шагыйрь исә укый да укый: Таң кызы. Гөл, ник чыктың да юлларыма. Бәхет гөлен тотып нечкә кулларыңа. Маңгаемнан үбеп мине, ник югалдың. Тагын кире төренеп тан нурларына? Әсәрнен шигъри көче, шагыйрьнең уку осталыгы һәм үз-үзен сәхнәдә тотышы залны тәмам әсир иткән иде. Шушы мизгелләр эчендә, сөйләсәң, кеше ышанмас нәрсә булып алды—кызлар Такташны тулысынча гафу итеп өлгергәннәр иде инде. Чөнки Ул шигырьне озын керфекләре арасына үзе дә кереп югалыр хәлгә җитеп, башын түбән иеп, колакларына кадәр кызарып утырган кунак кызы—Гөлсем туташка түгел, ә нәкъ менә аларга, кызлар утырган якка карап укыды бит. Шигырьнең аларга. фәкать аларга гына төбәп укылуы институтта белем алучы кызларның барысына да көн кебек ачык иде. Шулай булуы алар арасыннан беркемне шикләндерми дә иде. Залга якты дулкын таралды. Теге чакта минут эчендә хәлсезләнеп аяк астына егылган яшьлек хисләре яңадан күтәрелеп, җан түрендә урын алдылар. Ул гына да түгел, кызларның һәммәсе шагыйрьгә теләктәш иде. Аның саф сөюдән шул кадәрле тилмерүен күз алларына китереп, хисләр ташкынына түзә алмыйча, яшь коеп утыралар иде. Шагыйрь кадәр шагыйрь шулай өзгәләнсен әле.. Ин изге хисләрен, мәхәббәтен, язмышын, гомерен шушы таш бәгырьле туташка тапшырып Такташ һич кенә дә дөрес эшләмәгән шул. Бер дә киңәш бирерлек дуслары, иптәшләре юк микәнни сон янында9 . Булса, ни карыйлар, нигә аны дөрес юлга күндермиләр, ә? Сөеп-сөелеп кенә яшәргә тиешле шушы изге җанның күкрәгенә сөю хәнҗәре батыр да, янадан егетне утка сал, күзләрен күгәртеп көттереп йөр. янына да килмә, имеш Харам бу туташка шагыйрьнең мәхәббәте. Лаек түгел ул ана. мыскал хәтле дә лаек түгел. Менә бит ничек—егетне сөю газапларына дучар ит тә. үзең шуннан тәм. ямь табып, качышлы уйнап йөр!.. Тамашачы кызларның барысында да Гөлсем туташка карата нәфрәт хисләре уянып өлгерде. «Кыланчык, мәгънәсез.. Шагыйрьнең хисләрен кадерсезләргә, анын белән шулай уйнарга ярыймы сон?...» Кызлар ара-тирә ачулы карашларын Гөлсем туташ ягына ыргыткалап алалар. Гөлсем туташның исә үз хәле хәл. Керфекләре эченә кереп йомылган ул, урындыгына бөтенләй сеңеп бетеп, тын да алмый утыра. Такташ шигырь укылып беткәнче үк үзенен «акланганлыгын» сизеп алды. Котырынып кул чабулар-алкышлар астында, баштагы мәлдәгечә уңайсызланган кыяфәт белән тамашачыларга башын иде Алкышлар көчәйде генә. Шагыйрь, кулын күкрәгенә куеп, бераз гына тын торды, янә баш иеп алды. Шунысы гажәп. салам чәчләре инде башына чат ябышканнар, һич кенә дә хуҗаны кыен хәлдә калдырып маңгайга ишелеп тормыйлар иде. Такташ сәхнәдән сикереп төште һәм күнелендә уйнаган тантаналы хисләр эчендә урынына барып утырды Утырган унаига. үз итеп Гөлсемнен кулына кагылгандай итте. Моны күреп алган берничә кыз әлеге хәрәкәтне «бик үк урынлы түгел» дип таптылар. Шулай да ана үпкә саклаучы беткән иде инде Бу минутларда Такташны кичерергә онытып, һаман һушсыз көе сәхнә артында басып торучы бер генә кыз заты калды—ул Заһидә иде. Шагыйрьдән соң да берничә номер башкарылды. Кыз һуш җыя алмый әле. Заһидәнен халәтен аңлаган Гайшә, кызнын җилкәсеннән тотып, җилтерәтеп алды: — Исенә кил, ахирәтем,—диде ул. Заһидәнен әллә кая төбәлгән төссез карашын күреп, Гайшәнен жаны куырылды —Сәхнәгә чыгасын хәзер. «Әхмәтсафа Дәүләтьяров Такташның «Үтерелгән пәйгамбәр» дигән шигырен укый,»—дип әйт Җитте!..—Ул чынчынлап ачулана башлады.— Концертны өзсәң, бел—Заһид Шәркый институтта бер көн тотмый сине! Шушы сүзләр тәэсиреннән булса кирәк. Заһидә айный төшеп сәхнә уртасына атлады. Тамагын кырып алуы сәер тоелды.Ул әллә нинди һавалы, ачулы һәм шул ук вакытта тормыш өчен бик тә мөһим нәрсәне мәнге табылмаслык югалткан чарасыз хәлдә залга карап торды да. батырланып авызын ачты: —Сөекле шагыйребез һакташ... Такташ —Шушы сүзләрдән соң. ни әйтергә икәнен оныткандай, туктап калды Беркайчан да сабырлыгын җуймаган Шәриф Камал Заһидәнен сүзләрен рифмага-көйгә салып, дәвам иткән булды Һакташ. Такташ. Син бит мина якташ Зал көлеп җибәрде Шушы хәл Заһидәне бөтенләй чыгырыннан чыгарды, «беткән баш беткән, ник җимерелми дөньясы» дигәндәй, залдагы көлешкән тавышларга битараф кына кулын селтәп, дәвам итте: —Сөекле шагыйребез... э-э. Кадалып китсен, оныттым Әхмәтсафа. Пәйгамбәр... э-э... Үзен әйт инде Торма күзенне шардай ачып ..— дип кычкырды да сәхнәдән чыгып йөгерде Әхмәтсафа чыккач, көлүләр тагын көчәйде Заһид Шәркый басып, залга ачулы караш ташлагач кына тынды студент халкы Тик эш узган иде инде Егет әсәрне укып китә алмый азапланды Афзал Таһировнын үзенә төбәлгән җылы карашын тотып алгач кына, жан иңде Әхмәтсафа ачык тавыш белән: — Һади Такташ «Үтерелгән пәйгамбәр.»—диде һәм шигырьне укый башлады. Әхмәтсафа, билгеле, Такташка караганда кайтыш укый иде. әмма шигырьне анлап, аның эченә кереп укуы тамашачыларга шулай ук әйбәт тәэсир итте. Инде шигырьнен Кояш—шаһит илем, иркем өчен Сугышып йөрдем, әнкәй, ул күрде' Зобанилар, явыз зобанилар. Алар. Алар мине үтерде — дигән юлларына җиткәндә күпләр тетрәнеп тешләрен кыскан иде Кайберәүләрнен күзендә энжедәй яшь елтырап, битләре буйлап аска тәгәрәде. Алар аны сөртергә уйламыйлар да. Беркем беркемнән кыенсынмый, барысы да Такташның кодрәтле шигыре тәэсирендә, барысы да икенче дөньяда—Такташнын шигъри дөньясына кереп югалган иделәр Шигырь укылып беткәч, гөрләтеп кул чаптылар Әхмәтсафа пәрдә артына кереп китәм дигәндә, шигырьдән үзе дә тәэсирләнгән Һади Такташ сәхнәгә кабат сикереп менде һәм Булдырдың, брат, рәхмәт,—дип. нык игеп егетнен кулын кысты Әхмәтсафа сәхнә артына чыккач та үзен кулга алырга тырышты Анын күңелен тырнап торган нәрсә—Заһидәнен сәхнәлЗ янышып, сәер хәлдә чыгып китүе иде Ул анын өчен борчыла, кызны юатасы. тынычландырасы килә. Ләкин Заһидә сәхнә артындагы кечкенә бүлмәдә юк иде. Сәхнәдә Такташ яна шигырьләрен укый, ана котырып кул чабалар. Заһидәнен залда булмавына иманы камил, ашханәнең тар коридорына чыгып йөрде. Анда да кызны таба алмады... Күңелсезләнеп, кире сәхнә артына әйләнеп кайтты. Заһидә юк икән, ана кичәне берүзе алып барып, төгәлләргә туры киләчәк инде. Ә сәхнәдән Такташ тавышы килә. Ул канатлана-канатлана шигырь укый иде. IX кыллы кеше беркайчан да революция ясамый!—моны Мифтах мөгаллим әйтте.—Бу эшкә, әгәр аны эш дип әйтергә яраса, йә наданнар алына, йә хөсет күнелле, явыз ниятле бәндәләр кулы белән ясала түнтәрелеш. Ин куркынычы—җанында кемнәндер ни өчендер үч алу тойгысы котырган иблисләр генә яскана инкыйлаб- фәлән дип. Акыллары томаланган бәндәләр саташа ул революция дигән нәмәрсә белән. —Безнен җәмгыять авыру иде. Патша Рәсәе дип аталган бина череп беткән иде. Сүтмичә, җимермичә мөмкин түгел иде,—дип. ана каршы төшүен дәвам итте губкомнан килгән вәкил,—Яна тормышны үз кулларыбыз белән төзергә тиеш без. Кемдер килеп рәхәт дөньяга чыгарыр дип уйлау—хата! Үзебезгә охшаганча, җаныбыз теләгәнчә төзелер ул тормыш. —Авыру иде дисең, вәкил туган. Авыру кешене кулын кулга, аягын аякка аерып ташламыйлар, ә түземлек, сабырлык белән дәвалыйлар, аякка бастыралар. Анлашылмый—кемгәдер нәрсәдер ошамый дип, булганны ват, туздыр, сүтеп ташла, җимер. Кем төзер кабаттан аларны?.. Ә бит төзергә, яңабаштан шушы ук нәрсәләрне корырга туры киләчәк. Кешеләрне аклар, кызыллар дип, төсләргә аерасыз. Яшелләр, каралар дип тә сөйләүчеләр табыла. Аңлы рәвештә болай халыкны аерымлаунын нәтиҗәсе аяныч булачак. Инде халыкның бәгыренә—дингә үреләсез. Монысы да гафу ителмәячәк! Рухыбызның көч алыр чишмәсе—диндә. Әгәр бу эшегездән туктамыйсыз икән, дин-иман юлында шәһит киткән меннәрчә батырларыбыз рухы сезне гафу итмәс!—Мифтах хәзрәт сәвит ызбасында утырган активка шелтәле караш ташлады Ишек төбендәге почмакта бер-берсенә сыланып утырган Әхмәтсафа, Саттар, Әптериләргә төбәп күңелендәге рәнҗүен әитмичә булдыра алмады —Сез, оланнар, ялгыш юлга кергәнсез. Әйе, заманында мин үзем дә Каргалыга яна тәртип урнаштыру нияте белән ашкынып килдем. Тик булганны ватып, җимереп түгел Монарчы авылда хөкем сөргән кадими тәртипләргә каршы көрәшнең бердәнбер вә дөрес юлы— балаларга җәдитчә белем бирү иле исәбем. Бу юлга өндәгән беренче кешеләрдән идем. Бәхетемә каршы, теләктәшләрем күп булып чыкты ул чакта. Чөнки минем әйткәннәрем, өйрәткәннәрем халыкка аңлаешлы иде. Әйе, тәгьлим-тәрбиядә яңалык, үзгәрешләр кирәк иде, әйе, балаларга дини белем белән беррәттән нигезле дөньяви белем бирү дә кирәк иде һәм мин кадимилек сазлыгына кереп баткан хәзрәт, имамнар белән тартыша-тартыша җәдитчә укытуны башлап җибәрдем. Сез минем иң беренче шәкертләрем булып, башыгыздан кичкән хәл-әхвәлләрнең барысына да шаһит булдыгыз. Безнен укыту бинасына ут төртергә маташтылар, мең бәлаләр белән юллап кайтарган әсбапларны туздырдылар, үземә, шәкертләремә кул күтәрүләр дә булды. Аталарыгызга кадимчеләр ниләр генә ишеттермәде... Түздек, тешне кысып түздек, күпме куркытсалар да, үгетләсәләр дә юлдан тайпылмадык. Халыкның күпчелеге янача укыту ягында булды, шул көч бирде безгә Әмма мин дингә, иманга тузан бөртеге кадәр дә кер төшермәдем Иман безнен калебтә, ул инде мен еллар буе ныгыган, алтынмәржәннәрдән дә асылрак А вә кыйммәтлерәк бер хәлгә килгән Изгеләрдән дә изге иманга кизәнәсез икән, бик нык ялгышасыз, ай-һай нык ялгышасыз Сак булыгыз оланнар' Әгәр дә ки хәзер туктап калмасагыз. киләчәктә башларыгызга күп бәлаләр китерәчәк бүген кылган гамәлләрегез Мифтах хәлфә чыгып киткәч, сәвит йортында тынлык урнашты Авыр хәлдә калган сыман хис иттеләр яшьләр Губком вәкиле генә сөенечен яшерә алмады: чакырусыз-нисез килеп, җыелышны тарата язган хәлфәгә ачуы чыккан иде анын Ярый әле чыгып китә белде Мифтах хәлфәнен авылда, бигрәк тә яшьләр арасында мөгаллим-остаз буларак, нинди абруйга ия булуын үз күзләре белән күрде ул бүген Шушы мөхтәрәм зат чыгып киткәч, вәкил монарчы кулдан ычкынган тезгенне тагын үз кулына эләктерде —Ничек әйләндерә башны, ә?—диде ул йөзен чытып —Белеп сөйли Совет хөкүмәтенен таянычы, алтын баганасы яшь көчләрдә икәнен анлый Күр син аны. шәрә артын умарта авызына китереп терәсе нәмә! Йә әйтегез, быелгы елны җәй буе янгыр яумыйча, игеннәрнең янып-көеп бетүендә сәвит хөкүмәтенен ни гаебе бар9 Ә бит корбан бәйрәмендә, ягъни-мәсәлән, гаеттә вәгазьчеләрнең һәркайсы сәвит хөкүмәтенә ябырылдылар, дини бәйрәмне коткы тарату, пропаганда өчен файдаландылар. Сез, кыю яшьләр,—вәкил дә ишек катында утырган яшьләргә мөрәҗәгать итте,—гаеткә каршы чаралар үткәреп дөрес эшләдегез Теләгегезгә ирештегез дә. Муллалар сезнен басымга чыдый алмадылар Унбер мәхәлләмен берсендә дә тыныч кына гает намазы укылмады, гаетгән файдаланып калырга ашыккан дошманнарга сәвиткә каршы корткычлык эшләре алып барырга ирек бирмәдегез Гак держать. Әхмәтсафа иптәш'— дип, үзенә якынрак утырган Әхмәтсафаның кулын кысты —Без өлкән буын.—губком вәкиленен үзен «өлкән буын» дип атавы бераз көлкерәк тоелды, чөнки кызыл гаскәрләр ягында бераз сугышып йөргән һәм яраланып шактый госпитальләрдә аунаган яшь кенә кеше иле әле ул,— сезнен белән горурланабыз Монарчы татар дөньясында «икенче Мәккә» дип атал1ан Кар!алы авылында кыю яшьләрнен дини хорфатларга беренчеләрдән булып каршы төшүләре, һөҗүмчән чаралар оештырулары губком тарафыннан игътибарсыз калмас! Урамга чыккач, егетләр озак кына сөйләшмичә бардылар Аздагы көннәрдәге күнслне кыздырып торган җилкенү, көрәш дәрте сүнгән, сүрелгән, жанда авыр бушлык кына иде. Көзнен сонгы ямьле көннәре үтеп бара, озакламый яңгырлар башланыр дип тә хафаланмый күңел. Сәбәбе шул: башка еллардан аермалы буларак, көзге кыр эшләре инде әллә кайчан төгәлләнде. Жәй буе җиргә өч-дүрт тамчы янгыр тамдымы, юкмы Илгә корылык килде Игеннәр матур гына тишелеп чыктылар ла. рәхимсез кыздырган эссе кояш нурларына түзә алмыйча саргаешып, кибеп беттеләр. Иң бәхетле дигән кешеләр лә. күп булса өч-дүрт капчык икмәк җыеп аллылар үз җирләреннән Хачыкны курку хисе басты—илгә шомлы алымнар белән шыр сөякле кулларын сузып ачлык дигән афәт килә Ачлык котылгысыз иле. Ара-тирә сәвит җитәкчесе Зарифнын «Өметсезлеккә бирелмик, үз кулларыбыз белән яулап алган сәвит хакимияте күрә торып халыкны ачтан үтермәс.»—дип. күңелләрдә ышаныч, дәрт уятырга тырышса ла. күпне күргән авыл мужигы моңа әллә-ни ышанмады Сәвит хөкүмәтенен ярләмгә килүе мантыйкка сыешлы түгел Башта -продразверстка» дип. аннан «продналог» дигән булып, халыкның амбарларындагы сонгы икмәген дә талап алып чыгып киткән хөкүмәткә кул селтәгән иде инде алар Революция дигәннәренә лә ышаныч бетгегә чут Дүрт еллап гомер үтте—һаман җимерү, һаман булганны тартып алу. халыкны талау. Төзегән бернәрсәләре күренми Мондый илнен үзенә дә, хөкүмәт башында торганнарга ла. әлбәттә, ышаныч юк Авыз ачып әйтүе генә ансат түгел—авылда гаскәр булмаган чак сирәк, әгәр эчендә генә асраган уй-фикерләреңне тышка чыгарып түксәң, дошман элемент дип. шәһәр төрмәсенә илтеп ябарга күп сорамаслар Кулга алулар булгалап тора, аннан кайткан кеше генә күренми. Бер япсалар, нык ябалар сәвит- некеләр Халыкка ни күрсәтер бу хөкүмәт, бер Ходай үзе белә. Халык дәшмәскә өйрәнә башлады. Бары дини йолаларны үтәгәндә—мәчеткә намазга җыелгач яки гает көннәрендә була торган вәгазьләрдә генә эчне пошырган хәлләр турында ачыктан-ачык сөйләргә мөмкин иде. Шушы хәлне истә тотып, губком, мәчетләрдә намаз укуларны чикләүче карарлар кабул итте. Урындагы фирка әгъзаларыннан, яшьләр оешмасында торучы комсомоллардан гаеткә каршы төрле чаралар үткәрүне тәлап итә башлады. Бу—Мәскәүдән үк бирелгән күрсәтмә иде. Диннең тамырына балта чабылса, иман корый. Имансыз халык белән теләсә нәрсә эшләргә мөмкин булуын коммунист түрәләр яхшы анлыйлар иде шул. Авыл өстендә шомлы тынлык. Үз тыкрыкларына борылып китә башлаган Әхмәтсафаны Саттарның тонык тавышы туктатты: —Иртәгә мастерскойга төшәсеңме? —Соңгы көн булыр инде, укырга китәбез бит... —Шушы хикмәтләр белән йөреп, уку истән дә чыгып киткән,— дигән булды Саттар. Быел жәй Әхмәтсафа көткәнчә булып чыкмады. Нигәдер Сакмар түрендәге урманнарны кисүдән тыйдылар. Гариф иртә яздан ук артельгә кешеләр туплап, агач хәзерләү нияте белән Урал ягына китеп барды. Ышанып көткән өйлек бүрәнәнең тәтемәячәген аңлап алган Мостафа агай, барлы-юклы акчаларын жыештырып, сәүдә эшенә тотынып карамакчы иде, беренче сәфәрендә үк уңышсызлыкка очрады. Орски ягыннан вак-төяк сатып алып, Оренбурга кайтып барганда, соңгы вакытта күбәеп киткән угрылар юлына каршы төшеп, әйберләрен талап алганнар. Үзен кыйнап, инде үлдегә санап бер чокырга ташлап киткәннәр. Ходайның рәхмәте беләндер инде, Мостафа агай аңына килеп, якындагы станцага барып житә алган. Миһербанлы бәндәләр очрап, аларнын ярдәме белән көч-хәл Оренбурга, Гомәр абзыйларына кайтып егылган иде ул. Озак кына, өендә кан төкереп ятты. Көзгә кергәндә Госманның Кырымда, Перекоп дигән жирдә үлеп калуы турында хәбәр китерделәр. Бу хәбәрдән Мостафа агай бөтенләй биреште. Шәмсия Госманныи үлү хәбәрен ишеткәч, нигәдер жилкенеп йөргән кебек иде. Әхмәтсафа беркөнне күреп алды, үги инәй лапаста үкси-үкси елый иде. Елады-елады да. үләне көеп беткән ишек алдында нидер эзләгән кыяфәттә бер әйләнде, ике әйләнде, өч әйләнде, аннан бер ни булмагандай башын туры күгәреп, авыз эченнән мөнәжәткә охшаган нәмәрсә көйләп өйгә кереп китте. Аңламассың бу хатын-кызны... Хәлфи исенә төштеме, әллә яшьли әрәм булган йомшак күңелле Госманны жәлләп елыймы, монысын инде Әхмәтсафа белә алмады. Әхмәтсафа белән Саттар, алдагы елда уку елына бераз мая туплап булмасмы дип. Каргалыда итек тегү мастерское оештырып җибәргәннәр иде. Әхмәтсафа, үзенең «каеш» кушаматына тугры булып, тире-күн эшенә оста булып чыкты. Белмәгәнен инде тернәкләнә башлаган әткәсеннән сорашты. Саттарның әтисе якын-тирәдә данлыклы итек тегүче оста иде. Үз осталыгын малаена да өйрәтеп өлгергән икән, эш шактый матур башланып китте. Үзләренә ярдәмгә тагын ике-өч егетне алдылар, алар арасында шактый үсеп, егеткә әйләнеп барган Әхмәтхан энесе дә бар иде. Башта, тәҗрибә өченгә үзебезнеке үзебезгә ярар дип, үзләренә итек тегеп киделәр. Тырыша торгач, ярыйсы килеп чыкты тагын. Итек-кәвеш эзләп шәһәргә йөрүдән туйган хәллерәк кешеләрнең дә егетләргә йомышлары төшә башлады. Аз-маз керем күренә башлагач, егетләрнең күңелләре күтәрелде, эш алга китте. Яшьләрнен артель оештырып, үз көннәрен үзләре күрергә омтылулары хуплауга лаек иде. Губкомның яшьләр бүлегеннән озын чәчле бер егет килеп, яз көне сәвит рәисе булып сайланган һәм фиркага да кереп алган Зариф абзый ярдәме белән авылда беренче яшьләр оешмасы—комсомол төзелде. Комсомолга керүчеләргә кызыл билетлар тапшырдылар. Бу оешмада торучыларның дингә каршы булып, үзләрен «Алласызлар оешмасы» дип тә җибәрүләрен ишеткәч. Шәмсия өйдә кара тавыш кубарды. Мостафа агай үзе дә улынын һөнәргә өйрәнеп йөргән җирдән Ходайга каршы баручы көфер бәндәләргә кушылуын хупламады Бөтен бәлане кызыл билеттан күреп. Шәмсия бер көнне Әхмәтсафаның сәке астындагы китаплар кәрҗиненнән егетнен билетын табып алып, мичкә ыргыткан иде. Мона каршы протест йөзеннән Әхмәтсафа бер ай чамасы өйгә кайтмый, мастерскойда кунып йөрде Протестка теләктәш булып Әхмәтхан да кушылды. Ул да озакламый комсомол булып ките. Боларны Мостафа агай авыр кичерде... Малайларның бөтенләй эздән чыгу куркынычы алга килеп баскач, уллары янына Бибкәйне йөгертте ул. Егетләр дә бу хәлдән матур итеп чыгу ягын уйлап, пошыналар иле. Бибкәй килеп: —Әткәй икегезне дә өйгә кайтсыннар, диде Кеше көлдереп йөрмәсеннән диде,— дип. такмаклап бетермәде. Әхмәтсафа сөенеченнән сенлесен кочагына ук күтәреп алды. Көттереп торыш юк. егетләр башларын түбән иеп. Таифә карчыкнын өенә кайтып керделәр. Әткәләре аякка басып, йорт арасында йөри башлаган иле. «Фетнәче» улларын күргәч «ә» димәде, «жә» димәде, аларга кырын карап, бер генә мәртәбә «аһ»ылдап алды да. өйгә кереп сәкегә менеп ятты Мифтах хәлфә мастерскойга итеген төзәттерергә биргән иде. Шуны алырга килгәч, комсомолга кергән егетләрнең күнел кылларын тартып карарга уйлады. Үзләренен ни кылганнарын беләме алар, егетләр белән ныклап сөйләшүче булганмы, үзләре бу хакта төптән уйлаганнармы'* Хәлфәне шулар кызыксындыра иле. —Оешмага кергән көннән сез инде кешеләр түгел, балакайлар — Кем сон без алайса?—Саттар үзе дә сизмәстән Мифтах хәлфәнен шелтәле сүзләренә сорау биреп ташлады —Сез инде, балакайлар—әгъзалар хәзер, һәркайсыгыз кәмсәмүл әгъзасы булып мутланасыз. Башкалардан аерым бер генә эш тә майтарырга тиеш түгелсез. Сүзегездән шуны аңладым. Гел бергә, гел торкем белән гамәл кылу. Бер-берегезгә кендек белән береккән кебек. Әле ул кылган гамәлне дә өстәгеләр кушуы буенча эшләргә тиеш буласыз Өер кануны шундый—үз белдеген белән нидер эшләргә маташу һәрвакыт гаеп санала. Андыиларны жәза көтә. Саттар Мифтах хәлфәнен сонгы сүзләрен килештерми, кистереп әйтеп куйды: —Өер түгел Оешма! Яна тормыш төзү өчен жанын да кызганмый торган яшьләр керә безнен комсомол оешмасына! Без ячейкада әгъза булуыбыз белән горурланабыз. Ә сез әгъза дисез.. —Өер—ни. оешма—ни. ике чабата—бер кием бу очракта Әгъза дими ни дисең—сез инде кәмсәмүл дигән хикмәтле организмнын аерым бер әгъзаларын тәшкил итәсез. Тик шунысын белеп торыгыз—сез бу организмның куллары, бармаклары, эчәкләре кебек кенә Башы да түгел, аягы ла Сез организмны яшәтү өчен ин шапшак эшләрне башкарырга тиеш Шунысыз яши алмый ул. Өстәгеләр исә шунын сезгә бөтенләй күренмәгән чистарак, матуррак өлеше барын да беләләр. Организмнын рәхәт, ләззәт чигә торган өлешләре дә була. Анысы инде сезгә карангы — Комсомолда демократия,—диде монарчы сүзгә кушылмаган Әхмәтсафа — Әгәр ул бозыла икән, безнең беркайчан да авыз ябып гормаячакбыз. —Саттар дөрес әйтте, сез оешмага кергәндә ант иттегез Жаныбыз да жәл түгел, дидегез. Хәзер ниндидер демократия дисез Жаныгызны демократия дигән серле нәрсәгә алыштыргансыз икән, ул демократия дигәннәре ни төслерәк була? Капшап, тотып караганыгыз бармы’ Мин таныш сезнең оешманың демократиясе белән. Акка кара белән язылган — азчылык күпчелеккә буйсына Өстәгеләрнең кушканы түбәндәгеләр өчен мәҗбүри диелгән. Шулай бит. Нәрсә килеп чыга? Ике төрле демократия бар икән. Берсе—өстәгеләр өчен, икенчесе—астагылар, ягъни түбәндәгеләр. сезнең кебекләр өчен. Өстәгеләр оешмасы мина да, сезгә дә карангы, балакайлар. Сез түбәндәгеләр оешмасы. Түбәнгә һәрвакыт ышанучан. әйткәнне үтәргә яратучылар җыела. Йомшак күнелле, ияреп китәргә яратучан кешеләр алар Оешмасы да зәгыйфь холыклы булып чыга аларнын Шулай булмаса, кемнедер яна тормышка чыгарам дип, җанны корбан итәргә җыенамы адәм баласы9 Кем өчен, ни өчен? Өстәгеләрнең сез баласы кебек— кушканны гына үтәп, тәүфыйкъле булып кына йөрергә тиеш буласыз. Һәр кылган гамәлегез өстәгеләр өчен анлаешлы һәм аларның мәсләгенә туры килсен. Менә нәрсә көтәләр алар сездән. Шулай булмаса, тыңлаусыз баланы шелек белән суктырган кебек, сезгә дә эләгә инде.. Шелек кенә булып калса ярый да. Сез бит әле җаннарыгызны бирергә дип атлыгып торасыз. —Мәгънәсез рәвештә гомер белән хушлашырга уйлаган юк анысы, —диде Әхмәтсафа уйчанланып —Халыкны яна тормышка чыгару, аларны бәхетле итү. анын хәсрәтен үзенә алу теләге начармыни, хәлфә абзый? —Анын бөтен хикмәте да шунда шул. Башкалар хәсрәтен үзеннеке итәргә җыену чик-чаманы югалту дигән сүздер, балакай. Халык зур төшенчә ул. Аның хәсрәт-кайгысы дәрьядыр. Кайсын үзегезгә аласыз? Шунысы да бар—кайсы хәсрәтен кеше сезгә бирер икән һәркайсы үтә шәхси була бит аның. Халык дип гомуми әйтү туры җаваптан качу өчен генә кирәк ул Хакимнәр халык дигәндә бервакытта да үзләрен истән чыгармыйлар. Киресе булса, алар тарафыннан эшләнгән ин зур ахмаклык булыр иде ул... Һәр гамәлне үз файдасына бора хакимнәр. Хаким ихтыяры—беренче, халык—икенче. Сез исә— халык беренче, дип. адарынып йөргән байгышлар. «Яна тормышка чыгарыгыз»,—дип гариза-үгенеч белән берәр кеше яныгызга килдеме әле? Мифтах хәлфәнең көтелмәгән соравыннан, Саттар югалып калды. —Кем алай йөрсен инде, —диде ул битараф тавыш белән. Мифтах хәлфәнең акыл сатуыннан туя башлаган иде ул. Губкомнан әллә никадәр эш кушып җибәрделәр, һәр көнне шулай гомер уздырып, Мифтах хәлфә кебекләрнең фәлсәфәләрен тынлап утыруга калса... —Мин дә шулай уйлыйм шул.—Мифтах хәлфә хәйләкәр көлеп куйды —Сезгә берәү дә гариза күтәреп килмәс Башкалар турында уйларга сезгә өстән кушалар. Шулай бит9 Вәт сез уйлыйсыз инде Кеше турында уйлап, кысыр хәсрәтләр белән йөргәнче, балакайларым, үзегез хакында күбрәк уйласагыз, һөнәрле, белекле кешеләр булып җитешсәгез, күбрәк файдалырак булмас микән? Милләткә дим. Сезненчә— халыкка дисәк тә ярый. Берүк, кеше рухына, кеше җанына саксыз кагыла күрмәгез. Акылы үзендә булган кеше анын турында уйлауга мохтаҗ түгел. Шуны анлагыз. Аһ. шәкерткәйләрем, кеше булып калсагыз иде сез, адәм баласы икәнлегегезне онытмасагыз иде —Сонгы сүзләрен хәлфә ничектер егетләрне якын итеп, ышаныч белән әйтте. Мифтах хәлфәнен сүзләре дөрес иде. Оешма булгач, ана күрсәтмә бирүчеләр күбәя икән. Саттарны, комсомол ячейкасы рәисе буларак, губкомга чакырып, корбан бәйрәменә каршы чаралар планы тоттырып җибәргәннәр әнә. Мона кадәр бер дә диниманга каршы килердәй гамәл кылмаган егетләр башта шик-шөбһәгә төштеләр. Бергә җыйналгач, күмәклекнең көче шундадыр да, бәлки, кыюрак, тәвәкәлрәк кыланучылар да табылды Аларга башкалар кушылды, шулай итеп гаеткә каршы кичтә яшьләр җыены үткәрергә карар кылдылар. Губком әлеге адымны ике куллап хуплады. Өстәгеләрнең мондый теләктәшлеге яшьләрне тагын да дәртләндерде. Ячейка әгъзалары арасында гаетне бөтенләй үгкәртгермәскә дигән фикер ягында торучылар да табылды. Әгәр Саттар белән Әхмәтсафа бу фикерне якласалар, күпчелек аларны яклар иде. Тик егетләр Мифтах хәлфә белән булган бәхәсне искә төшереп, артык кискен адымнан сакланырга сүз куешкан иделәр. Яшьләр үзләренчә мәш килделәр, җыенга ныклап хәзерләнделәр Мондый зур чараны беренче мәртәбә үткәргәч, хәстәрен күрми булмый шул. Гади чара гына түгел, гаеткә каршы чара ич... Авылдагы сәләтле, бу эштән шүрләмәгән яшьләрне жыеп. конперт әзерләделәр. Каравыл йортын клуб иттеләр, сәхнә ясадылар. Бәйрәм алды киче җитте Җыенга килүче булмас дип курыкканнар иде, яшьләр жыелды тагын. Әхмәтсафа, гадәттәгечә, үзенен гимнастик күнегүләрен ясап күрсәтте, декламация сөйләде. Кемдер җырлады, кемдер скрипкада уйнады. Ут чыгарып биеп тә җибәрделәр Кыскасы, яшьләр өчен менә дигән кичә булды Ахырда Саттар яшьләрне гаеткә бармаска үгетләде. Анысы да шома гына үтте. Ин сонгы кеше булып коммунист Зариф чыгыш ясады Ул инде яшьләрне үзләре бармау белән беррәттән. өйдәге өлкәннәрне дә гаеткә җибәрмәскә чакырды. Монысына да каршы әйтүче, ыгы-зыгы куптаручы табылмады Саттар белән Әхмәтсафа жыеннын шулай матур, шома гына үтеп китүенә сөенеп, өйләренә кайтып киттеләр Икенче көнне, гаеткә киткән җиреннән. Мостафа абзый яшьләренә тыгылып кайтып керде. Авыл картлары аны мәчет янына якын китермәгәннәр «Балаңны урыскөфер итгерден. иманны таларга ябышкан эт үстереп ятасын.»—дип. каһәрләп, каргыйкаргый таяк-таш атып кире өенә куып җибәргәннәр иде Дин әһелләренең әйтүенә караганда, комсомоллар төнлә мәчет ишекләренә аркылы такта кадаклап куйганнар, гыйбадәт кылып төн үткәрергә җыенган мәчет картларын кыйнап, урамга чыгарып ташлаганнар Барысын да исәпкә алсак, картларның ярсуы ни дәрәҗәдә икәнлеген аңлавы кыен түгел Мостафа абзый үзенен болай тиз кайтып керүенә аптырап калган Шәмсиягә бер сүз дәшмәде, сәке түренә намазлыгын җәеп, ялгызы гает намазына утырды. Әхмәтсафа белән Әхмәтхан лапастагы сәндерәдә яталар иде. Әгәр бу вакытта өйгә керсәләр, тетрәндергеч күренешкә тап булырлар иде Мостафа агайның төсен җуйган күзләреннән сытылып чыккан ачы яшьләр бите буйлап чал сакалына агып төшә. Алдындагы намазлыгы чыланып бетүенә дә игътибар итмәстән, намаз укуын да онытып, шушындый изге бәйрәмнең ямен җибәргән, иманнан җәяүләп качкан бәдбәхетләрне ләгьнәтли-каргый елый Имансыз кавем арасында, картлар әйткәнчә, улы Әхмәтсафаның да булуына шикләнми иде ул Дөньяны болгатучыларның башында Саттар белән Әхмәтсафаның йөрүе беркемгә дә сер түгел бит. нинди шик булсын ди Йөрәккә кара кан булып оешты әлеге тынгысыз көннәрнең шаукымы. Яшьләр бу эштә үзләренең катнашы булмавын исбат итәргә тырыштылар, картлар аның саен аларга каһәрләрен яудыра тордылар Мостафа хастага әйләнде. Аягына басып, ишек алдында мәрәләп йөри башлаган иде. хәбәре биш елга бер килгән Фәтхулла авылга кайтып төште Шәмсия бу хәбәрне ишетү белән һушсыз калды Тәвәккәлләп, беренче ире янына, биатасы йортына төшеп киткән иде, кара хәсрәт эчендә кайтып керде Фәтхулла аның белән сөйләшеп тә тормаган Хатынның шашынып, тилерә язып елавына да. туктаусыз Биккол адәме сөйләгәннәрне кабатлавына да игътибар итеп тормаган, ишеккә генә төртеп күрсәткән: —Бар. Шәмсия, йөрмә монда, ирен янына кайт!—дип бер генә ырылдаган, имеш. Шуннан соң Тайфә карчыкның өендә яшәүчеләргә җәһәннәм тормышы башланды Әхмәтсафа бу уку елына үзе белән Әхмәтханны да алып китәргә уйлаган иде Шәмсия кул арасына керердәй бердәнбер баланын да калага китүенә һич кенә дә риза булмавын сиздерде. Җай чыккан саен Мостафаның колак иген ашавын белде. — Кая җибәрмәкче буласын Әхмәтханны?—диде ул. бер көнне ысылдаулы тавыш белән—Өендә бер урыс булуы җитмәгәнме?.. Йорт арасында йөрергә, эшләргә кеше калмый Үзен билсез калдын Аркылы ятканны алып, торкылы сала алмыйсын. Ул малаеннан да язасын киләме? Мостафа бер сүз дә эндәшмәде. Әхмәтсафа белән Әхмәтхан Оренбурга китәсе кичне йокларга сон гына яттылар Үзләренә күрә, җитдиләнеп әзерләнделәр, сәфәр чыгар алдыннан барысын хәстәрләп, кат-кат күздән кичереп мәш килделәр. Башка вакытта сәндерәгә менеп кунаклагач та йокы бүсә башламыйча, әле озак кына сөйләшеп, киләчәк матур тормыш хакында әллә нинди хыяллар корып яталар иде. Бу юлы исә өйдә генә йокларга булдылар. Әткәләре сүзен тынлап инде Уллары кичке аштан сон сәндерәләренә чыгып шылмакчы иде, кисәк кенә әткәләре телгә килде: —Кырпак төшәр вакыт җиткәнче яттыгыз бит инде ул сәндерәгездә... Бүген өйдә, рәхәтләнеп җылыда йоклагыз... Әткәләре белән бәхәскә кереп торасы итмәделәр. Югыйсә, егетләр сәндерәне үз итеп өлгергәннәр иде. Өйдә күзгә йокы керми генә менә. Өй тынлыгын бозып, авыз ачып сүз әйтеп тә булмый. Әвен базарына китә алмыйча, әйләнеп-тулганып озак яттылар шулай... Тан туганда, йокымсырап китә алдымы Әхмәтсафа, юкмы, үги әнисенен инрәүле тавышыннан сискәнеп, сикереп үк торып утырды. —Әхмәтсафа, тор, ...әткәгез... Гайре табигый хәл булганлыгын анлап алырга өлгергән иде ул. Йөрәге күкрәк читлеген каерып атардай булып бәргәләнә башлады. Колак пәрдәләре ертылыр дәрәҗәдә колагы шаулап алды. Бер мәлгә берни ишетми торды. Сәер сыкрау авазлары чыгарып башы гүли. Дөнья тонык шауга күмелде. Ул таралып йоклап яткан Әхмәтханга эндәшеп тә тормастан. аягына итекләрен җәһәт кенә кигәндәй итте дә, әнкәсе артыннан чыгып йөгерде. Ишек алдында берәү дә юк. Тып-тын... Лапас ягыннан күнелне өтеп сыктау тавышы янгырап алды. Ул шунда атылды. Лапас капкасы, беркайчан булмаганча, киереп ачып ташланган. Үги әнкәсе, кемдер килеп үзен шушыннан кубарып алудан курыккан сыман, капка баганасын ике куллап кысып кочаклаган да, үксеп елый иде. Әхмәтсафа Шәмсия янына килеп басты. —Ни булды? Әткәй... кайда?—диде ул калтыранган тавыш белән Тан шәфәге дөньяга нурын чәчә башлаган мәл иде бу. Шушы сүрән яктылыкта Әхмәтсафа Шәмсиянен коточкыч йөзен күреп алды: —Атагыз... үзенә кул салган. Башына җиттегез... Бәдбәхетләр...— Шәмсия лапас эченә бер адым атлады да, кире чигенде. Куркуыннан дер-дер калтырый иде ул. Лапас эченә ишарәләп, пышылдап диярлек баягы боз салкыны бөркелгән сүзләренә ачыклык керткәндәй өстәп куйды.—Бау белән... Сәндерә астында... ...Әткәсен җирләгән көннәр кара төш кенә сыман. Анын үлеменә һич ышанасы килми Әхмәтсафаның Зиһенен җыя алмый байтак көннәр йөрде ул. Бәгырьне талкыган нәрсә шул—әткәсенең мондый аяныч үлемендә туган-тумача, күрше-тирә фәкать Әхмәтсафаның гаебен күрде Әгәр ул динсезләнеп, көферләнеп йөрмәсә Мәчет ишеген аркылы такта белән кадаклап куймаса Мәчет картларын кыйнамаса... Шушы хәлләр аркасында, Мостафа мәчеткә йөрүдән мәхрүм калмаса. Ул чакта җанын хурларлык сүзләрне күп ишетергә туры килде егеткә. Мондый хәлдә озак йөрү мөмкин түгел иде. Әхмәтханны укырга алып китү мөмкин түгел—ул Кәкре Бәдертдингә батрак булып ялланды. Әхмәтсафа исә сонара төшеп Оренбурга ялгызы гына укырга китеп барды. Әткәсенең кырыгын үткәреп, атнаун көн вакыт үткәч, авылга кайткан иде. Таифә карчыкнын бикле өе генә каршы алды аны. Карчык үзе. Хәлфетдин югалгач, Каргалыга кайтмый да диярлек, каладагы кызында тора иде Әхмәтсафа, аптырап, энесе янына йөгерде Әхмәтхан, нәкъ әткәсе шикелле, сабыр гына хәлне анлатып бирде Шәмсия әнкәләрен. Бибкәйне дә ияртеп. Фәтхулла үз янына алып киткән икән... Гөнаһасына кермик. Шәмсия башта бик каршы булган. Ирнен кайтып кергән көннәрдәге дуамаллыгы күңелен суытканмы, үзе генә белгән башка сәбәпләр дә булганмы, анысы инде безгә карангы. әмма Фәтхулла аны кире үз янына кайтырга үгетләргә килгәч. Шәмсия кырт кискән. «Ходай язганга күнәргә кирәк, өлешемә төшкәне шулдыр, балалар балигъ булмыйча, ике аягымнын берсен читкә атламыйм'»—дип. Фәтхулланы куып дигәндәй кайтарып җибәргән. Шәмсиянен үз өе дә унтугызынчы елгы янгында көлгә әйләнгән иде. Фәтхулла юк-бар сәбәп табып, тагын тавыш чыгара калса, бөтенләй йорт-жирсез калудан да курка иде. ахры Ничекләр сөйләшеп анлашканнардыр. үткән атнадан бирле Шәмсия Фәтхулла белән кире кушылганнар. Кабат никах янартып. бергә-бергә яши башлаганнар иле Әхмәтсафа, сенлесе Бибкәй өчен борчылып, аягы һич кенә дә тартмаса да. Фәтхулла өенә юл тотты. Шәмсия белән Фәтхулла алдан сөйләшеп куйганнар идеме, икесенен дә сүзе бер булды: «Бибкәй өчен борчылма. Безгә ул үз балабыз кебек якын Какмабыз, сукмабыз, кеше арасында ким-хур да итмәбез.*—дип. Әхмәтсафанын күнеленә җылы салдылар. Шәмсиядән* үзгәрешне күреп хәйран калырлык иде Йөзе яктырып киткән, күз карашы әүвәлгечә нурлы, ягымлы иде. Әхмәтсафага да каты кагылмады Кунакка сый-хөрмәт күрсәтергә тырышты. Үги инәй кат-кат әйтте —Берегезне дә чит итмибез. Аптырап, каңгырып йөрмәгез' Кайчан кайтып керәсегез килсә, шунда кайтыгыз. Ишек ачык, булганча сыен куярбыз. Үзегез дөнья көтә башлаганчы, сыйдырырбыз, иншалла.— диде ул. Анын тавышында ачу да. рәнҗү дә сизмәде Әхмәтсафа һәр сүзен Фәтхулла җөпләп торгангамы. Шәмсия бигрәк тә үз итеп сөйләде Сөенерлеге дә бар шул Шәмсиянен. Фәтхулла белән ике ара көйләнгән Хатынга соңгы елларда күрмәгән ир назы татыган, барлык аңлашылмауларга нокта куелган иде. Моның өчен Фәтхулла аз тырышмады Теге чакта Шәмсиянен башын әйләндереп, аны чарасыз калдырган, ягъни үлде хәбәрен ирештергән Биккол адәмен барып тапты солдат Күргән-кичсргәннәрен дә Шәмсиягә җентекләп сөйләп бирде Чыннан да алар Биккол кешесе белән бергә булганнар, чыннан да Фәтхулла яраланган булган. Яраларын ямап шактый вакыт госпитальдә аунаган «Үз аягым белән кайтып кергәч, барысын да аңлатырмын*.—дип. хат язуны кичектереп торган. Терелеп чыккач, кайтырга әзерләнеп йөргән көннәрдә революция башланган. Ата—улны, инә—кызны белми торган мәхшәр. Тагын фронт, тагын үлем белән йөзгә-йөз очрашулар Язасы хат һаман язылмый кала биргән, ирештергән хәбәрләреннән берәве генә килеп җиткән Биккол адәменә килгәндә, ул җанына шактый гөнаһ алган булып чыкты Аны. Фәтхулланы үлде дип. ялган хәбәр әйтергә күндерүче—Шәмсиягә күзе кызып йөргән Вәлкәи хаҗи булган икән Шәмсиянен барлык күргәннәренә дә шушы ялган хәбәр сәбәпче булганга, инде ялганны Фәтхулла үзе фаш иткәч, ирнен күнеле кисәк йомшап, ул Шәмсиянен аягына килеп егылды. Әхмәтсафа килеп кергән вакыт—ир белән хатынның тормыш иләгендә аяусыз иләнеп тә исән-имин кавышырга насыйп булуына тәмам ышанып бетеп барган чаклары, еллар үтеп тә сүрелмәгән мәхәббәт учагының кабат тернәкләнә башлаган мәле иде Декабрь айларында ачлык бөтен дәһшәте белән үзен сиздерә башлады Шәһәр урамнары хәер сорашып йөрүче бала-чага, сукбайлар белән тулды Кышкы салкын ирталәрдә урамнарда туңып үлгән кеше гәүдәләре күренә башлады Бөтен Идел. Урал буйларыннан халык Урта Азия якларына кузгалды Бу кузгалыш моңарчы күз күрмәгән, колак ишетмәгән һиҗрәткә тин иде Анда барып элгәшә алу—исән калу дигән сүт Анда, бары анда гына икмәк бар дип уйлыйлар иде Кызганычка каршы, бу бичараларның күпчелеге ярты юлга да барып җитә алмый. хәлсезләнеп Оренбурда төшеп калалар Бәхет эзләүчеләр торган саен арта, калада хәл торган саен мөшкелләнә бара. Ачлыкнын һөҗүмен туктатып калу мөмкин түгеллеген андау зиһеннәрне тагын да чуалта, жаннын жегәрен суыра иде Берзаман урамда яткан мәетләр яныннан тыныч кына үтеп китәргә ияләнә башладылар. Үлемгә, афәткә ияләнү үзе зур куркыныч Кешенен киләсе көннәргә өмете киселү, һәрнәрсәгә, һәркемгә ышанычы бетү дигәнне анлата иде мондый чарасыз битарафлык Әхмәтсафаның бердәнбер куанычы дип әйтикме, жан тынычлыгы дип әйтикме, энесе Әхмәтхан белән сенлесе Бибкәйнең чагыштырмача тук тормышта яшәүләре иде. Әхмәтханга килсәк, батрак тормышы жинелдән түгелдер, тик эше авыр булса да, ачлык галәмәтен күрми, хужа миһербанлы бәндә булып чыкты Ә Бибкәйнең хәлләре бигрәк тә әйбәт. Үги инәй белән үги әткәсе бу зәп-зәңгәр күзле, тузгак чәчле сөйкемле кызыйдан башка тормышларын күз алларына да китерә алмыйлар. Бибкәй—аларнын үз кызлары, үз сөйкемле сөякләре. Тегесе дә шулай бәләкәй көенчә, каян өйрәнгән диген, ярый да белә, үзен яраттыра да белә иде. Институт бинасы, күмер булмау сәбәпле, ягылудан туктады. Суык сөякләргә үтә. Дәресләр йокы бүлмәләрендә үткәрелә башлады, ашау ягы такы-токыланды. Өйдән ярдәм итәрлек булмаган студентларның кайберләре ачлыктан шешенеп, дәресләргә йөри алмас хәлгә килделәр Аларга аз гына ярдәм итү дә зур мәсьәләгә әйләнеп бара. Бүлмәләргә буржуйка мичләре куелды куелуын, тик ягар утын юк. Утын табу студентларның үзләренә йөкләнде. Бүлмәдәшләрнең берәрсе каяндыр ярма, бәрәңге кебек ризык таба калса, аны бергә пешереп, бергә ашап, бераз тамак ялгап— сипләп алган булалар. Оренбурда туган-тумачалары булганнарның да хәлләре шәптән түгел. Тамакны ныгытып булмаса, хет жылы өйдә төн чыгармын дип, Әхмәтсафа берике мәртәбә Гомәр абзыйларына барып караган иде, кунак шәкертне сыйлау, җылыту түгел, карт белән карчыкның үзләренең хәле мөшкел булып чыкты—ашарларына ризык, ягарга утыннары юк иде. Әхмәтсафа, үзеннән өзеп булса да. аларга аз-маз азык илткәли башлады, килсә утын хәстәрен дә күрә иде Шулай булса да, студентлар тормышында истә калырлык хәлләр булгалый. Беркөн, кич кенә Гомәр абзыйларыннан кайтып керсә, бүлмәләрендә җанлылык хөкем сөрә Курсташлары, моңарчы буш торган карават тирәсенә өелешкәннәр, нидер сөйләшәләр, көлешәләр. Әхмәтсафа, бу галәмәткә аптырабрак тора иде, Сәгыйть көр тавыш белән, аны үзләре янына чакырды: —Егет, ник туктап калдын? Каушама, түрдән уз, таныш, Муса килде бит!.. Әхмәтсафаның аяклары ирексездән, егетләр янына атлады Шәрә караватта күзләрен елтыратып утыручы бүлтәйгән иренле, чандыр гәүдәле егеткә караш ташларга өлгерде. Шушы буламыни инде Муса дигән шагыйрь?.. Шагыйрь сүзе ничектер серле яңгырый. Бу сүзнен иясе дә хикмәтле заттыр кебек тоела. «Шагыйрь сүзе—телнен таҗы!»—дияргә ярата иде Мифтах хәлфә. Сүтеп-сүтеп тә сер очын табып бетереп булмаган бер йомгак сыман күз алдына китерә иде шагыйрьләрне Әхмәтсафа. Мусаны исә шагыйрь дияргә дә тел әйләнми Ябык, кечкенә буйлы Каян килеп сер йомгагы булсын ул? Сер төенчеге дисәң генә инде Муса бик тере, хәрәкәтчән булып чыкты. Әхмәтсафа аягын өстерәп егетләр янына килеп җиткәнче, караватыннан очып кына төште дә, күрешергә дип кулын сузарга да өлгерде. Мусанын салкынча, арык кулын ныгытып кысарга да унайсыз. Әхмәтсафаның башыннан шундый уи сызылып үткәнне сизгән шикелле, Муса яна танышының кулын шатырдатып кысып алды —Әйдүк, туган, диде Муса. Егет үзен мондагы һәркемнән өлкән хис иткән кебек сөйләшә. Һәм бу шулай иде дә бугай.—Сәгыйть әйтеп өлгерде, Муса Жәлилов дигәннәре мин булам инде —Ис китмәгән рәвештә өстәп тә куйды.—Шигырьләр язам... Егетнен тавышы Әхмәтсафа күргән шагыйрьләрнекенә бер дә охшамаган. Әнә, Такташнын тавышы нинди матур яңгырашлы, үзе йомшак, шул ук вакытта көчле дә Мусанын исә тавыш дисән хәтерен калыр—юка гына Кабыгы әрчелмәгән бәрәнге кебек шома тавыш —Әхмәтсафа Дәүләтьяров —Беләм. ишеткән бар,—диде Муса көлемсерәп Ул янә караватына килеп утырды Менә шунда бугай хикмәт Ачык йөз белән елмаеп сөйләшүе, башкаларны игьтибар белән, көлемсери төшеп тыңлавы егетне ничектер өлкәнәйтеп җибәрә. башкаларга караганда бер башка өстен куя сыман иде. Ул үзен сырып алган егетләргә аңлаткандай, сөйләнеп алды —Авырып китмәсәм. мин дә сезнен кичәләрдә теләп катнышыр илем дә Озакка кереп ятарга туры килде. Госпитальдә чагында Гайшә килгәләп йөрде минем янга Шәп декламатор Дәүләтьяров белән читтән торып таныш инде мин Аннан үткән ел Мостафага—безнен авылга губкомнан иптәшләр еш киләләр иде Шәһәр тормышы. ТИНОдагы хәлләр белән таныштырып тордылар Шулай, белми дип уйламагыз, монда «шылт» итсәгез дә. ул хәбәр атна эчендә мина килеп ишетелде — Ул янә елмайды. Мусаны яхшы белгән, аны сагынып беткән иптәшләре күңелле шаулашып алдылар — Гайшә—синең магнитын инде Тикмәгә йөрмисен егет1 Шул магнит тартып китергәндер әле бүген дә монда үзенне,—диде Габдулла Амантай —Мостафада да тик ятмадың. Без дә күзсез-колаксыз түгел. Муса агай Бөтен губернага яхшы атын чыкты, данын таралды,—дип. көлә-көлә сөйләнде Сәгыйть. кунакнын салпы ягына салам кыстыргандай Сәгыйть. хәйләкәр төлке, ялгышмады Бу сүзләрне ишетү Мусанын үзенә дә бик күңелле иде. ул шул арада эшем иясенә әйләнеп, җитдиләнеп китте —Яшьләр, балалар белән эшләүне һәркайсыбызнын намус эше. бурычы дип саныйм. Мин генә түгел, губкомдагы иптәшләр дә шулай уйлый Иптәш Ленинның һәр чыгышы яшьләр, балалар тормышын янача үзгәртү рухы белән сугарылган Партиянең һәр адымы шуңа юнәлтелгән Без аларны кулланма итеп алып, тормышка ашыру юлында ару-талуны белмәскә тиешбез. —Сәяси курсларда укып, чын комиссарга әйләнгәнсең,—диде Фатыйх Сәгыйтов.—Ә ачлык хакында ни әйтә иптәш Ленин? Хапык кырылып бетмәсме? — Бетмәс.—диде Муса Сүзләре ышанычлы булсын дигән төсле, тып итеп идәнгә басты —Чит илләр, бигрәк тә Америка ярдәм күрсәтүне оештырды инде Без аны Оренбурда да сизәбез — Муса җитди эше исенә төшкән сыман, кашын җыерып бер мәлгә тын торды Чыннан да. китәргә җыена икән, ашыгып саубуллаша башлады — Ярый, егетләр, хушлашабыз Без—сәяси мәктәп курсантлары кулга мылтык тотып, төннәрен шәһәрне сакларга чыгабыз—Әхмәтсафа шуны күзәтеп алды—Муса үзенең һәр сүзенә, һәр гамәленә ышаныч белән карауларын тели иле Бу юлы да. шикләнергә урын калмасын дип. аныклый төште —Складларны, кибетләрне сакта тотарга туры килә Шәһәр тулы ышпана. угры Дошман элементларының күн булуын да истән чыгармаска кирәк, егетләр —Ул. «сине оныта язганмын, гафу ит. туган» дигән кебек, кисәк кенә Әхмәтсафага төбәп сөйли башлады —Шулай. Дәүләтьяров иптәш, көрәш бер генә минутка да тынмый илдә Сез дә читләшмәгез! Бу көрәштән читләшү— аңлы рәвештә дошман тегермәненә су кою белән бер Безнен иман, безнен инану бер—илдә социализм төзү Кирәк булса, яна тормыш өчен корбан да булырбыз Тик шуны хәтердә тотарга кирәк—ул корбаннар эзсез югалмаячак! Алар яна тормышнын беренче таш зары, кызыл кирпечләре булачак. Ә каһарманнардан аккан кан ул ташларны ябыштыра чак ип ныклы җилем булыр,—диде акыл биргәндәй Хәзер инде, бу сүзләрдән сон. каршыларында чандыр гәүдәле, йолкыш кыяфәтле үсмер түгел, бәлки әзмәвердәй Муса торганына беркем дә шикләнми иде бугай Корбаннар хакындагы ялкынлы сүзләреннән Мусанын күзенә яшьләр килгән иде. Әхмәтсафа үзәге өзелердәй булып аны ла, үзен дә жәлләп куйды. Ни өчен йөрәге урыныннан купты? . Бу минутта ул аны һич кенә дә аңлата алмас иде. Келт итеп исенә Мифтах хәлфәнен яна тормыш хакындагы сүзләре төште дә. аркасына салкын тир бәреп чыкты Сәер иде бу халәте Менә сиңа сер төенчеге! Күңелен әллә нишләтеп җибәрде бит кана! Муса. Әхмәтсафадагы үзгәрешне сизгән кебек, ана тагын бер мәртәбә сынаулы караш ташлады да, серле елмаеп, чыгу ягына кузгалды —Акыл бирү жинел лә ул. тамак ачыкса, күзгә әпәйдән башка бер нәрсә дә күренми.—диде Фатыйх инде чыгып киткән Муса белән бәхәскә кереп. Ул лыштырлыштыр атлап, буржуйка янына китте Бүген анын кизү көне икән. Төн җиткәнче ничә тапкыр бәхәскә керер: кемнедер тәнкыйть итәр, кем беләндер әрепләшергә өлгерер, әмма шунысы хак— бүлмәгә җылы төшүе икеле бүген. Кайчандыр бергә сабак алган иптәшләре Мусаны озата чыгып киттеләр Бүлмәдә ике-өч кенә студент калды. — Менә кем икән ул Муса...—диде Саттар зур яңалык ачкандай. Шушы аз гына булып алган очрашу Әхмәтсафа өчен дә эзсез үгмәде. Ул әле баягы уйларыннан арына алмый. Һәрхәлдә, күңеле урынына утыра алмый азаплана. Ниндидер сер. көч бар иде шушы арык, кечкенә гәүдәле үсмернең сүзләрендә. Ана тартылмыйча мөмкин түгел, аның һәр сүзендә мәгънә бар кебек. Һәр сүзе астында әлегә үзенә аңлашылып бетмәгән алдагы тормышның кануннарына ишарә бар иде сыман. Корбаннар . Таш-кирпечләр. Кан... Мифтах хәлфә әйтмешли, ул сөйләгәндә күзне кыса төшеп «Дөрес, ләкин алай түгел ул!»—диясе килә. Нинди шайтан котырта болай?.. Әхмәтсафа тәмам буталып бетте. Ә бит Муса ни хакында сөйләгәнен үзе яхшы белгән кебек... Башкаларның да шуңа төшенүен, белүен, үзләштерүен тели иде шикелле. Шул чагында гына ул сине үзенә иш итәр, синен белән эч серләрен уртаклашыр, очрашканда иптәшләрчә кулын сузар. Үзенә тулысынча ышанмаганнарга ул борылып та карамаячак. Әхмәтсафа ышанамы ана? Беренче күрүдән, беренче сөйләшүдән сон ук әйтүе кыен. Иң сәере шул—Муса яна танышының үзенә ышануын бик тели иде бугай. Кат-кат ана сынаулы караш ташлавында шушы мәгънәне, шушы ихтыярны тотып алды Әхмәтсафа... Соныннан. шагыйрьнең дусларыннан белде: Мусанын үткән ел әтисе үлеп киткән. Үзе озак кына авырып яткан. Укуын өзәргә туры килгән. Аннан туган авылында яшьләр оешмасы төзегән, шактый маһирлык күрсәтеп өлгергән егетне укытучыларның губерна съезды делегаты итеп сайлаганнар Быел җәй ачлыктан качып Оренбурга килгән булган. Шул ачлык аркасында аздан ышпаналарга ияреп китмәгән. Фатыйх дөрес сукалый, ачыкканда Ленин сүзләре тамак туйдырмый икән. Мусанын бәхетенә каршы, элекке хәлфәсе Нургали абый Надиев очратып, аны мен бәлаләр белән хәрбисәяси мәктәпкә курсант итеп урнаштыруга ирешкән. Монда нәкъ менә шагыйрьлеге ярдәм иткән, диделәр... Муса кулына корал тотып, ак бандаларга каршы көрәшеп йөргән. Сонгы айларда янә авырып китеп, госпитальдә яткан. Терелеп чыккач та. беренче эш итеп, үзенен сабакташлары янына килгән. Боларны ишеткәч, чыннан да, Муса Әхмәтсафа алдында ике-өч башка үсеп китте. Ана ихтирамы артты. Ышанырга була иде Мусага... Кыш урталарында мәгариф институтына җитәкче булып монарчы хәрби-сәяси курсларда мөгаллимлек иткән Нургали Надиев кайтты «Хөсәения» мәдрәсәсендә эшләп, шәкертләр арасында абруй казанган. Таләпчән, әмма миһербанлы шәхес География һәм хисап укыта иде. Институт директорының хәрби эшләре буенча урынбасары итеп Заһид Шәркый билгеләнде. Бу ике укытучы артыннан моңарчы хәрбисәяси курсларда укыган яшьләр дә институтка күчеп килделәр Алар арасында Муса да бар иде Муса тулай торакта бер генә кич кунды. —Монда озак түзеп булмас,—диде ул, кизү торган Әхмәтсафага Бүлтәебрәк торган, салынкы иреннәрен бөрештереп, башын югары күгәрә төшеп, һавага әкрен генә җылы тынын бөркеде Авыздан чыккан тын. аксыл пар-томанга әверелеп, сыек агым булып түшәмгә табан күтәрелә башлады Бу күренешкә мәгънәле итеп карап торгач, тагын кабатлады — Озакка түзмәм мин монда, туган. Әле авырудан терелеп тә җитмәгән мәхлук бит мин. Әхмәтсафа ни дип әйтергә дә белмәде. Соңгы вакытларда тулай торакны җылыту өчен утын табу бер бәла булса, озак вакытлар ачлы- туклы яшәү дә үзен нык сиздерә. Хәлле гаиләдән дигән студентларга да өйләреннән ярдәм килү өзелде. Авыллар ачыга иде Авылга карап торган шәһәрнсн хәле биш мәртәбә мөшкелрәккә әйләнде. Әле күптән түгел генә студентларның гомуми җыелышы булып, профсоюз комитетына сайлаулар үткәрделәр. Профком рәисе итеп оештыру эшләренә маһир Фатыйх Исхаков, ә анын урынбасары, хуҗалык эшләре өчен җаваплы итеп Әхмәтсафа Дәүләтьяров сайланды. Үзләре комитетка үтмәгәнгә эчләре пошып йөрүчеләр үткәндәсүткәндә бәйләнеп калалар: —Әй, комитетчик, кайчан җылыга тиендерерсез студентларны ’ Нигә утын ягын кайгыртмыйсын?!. Алайса ник сайлап куйдык сине профкомга? —Әхмәтсафа, ашханә эшен тикшерүне оештырырга кирәк. Көннән- көн шулпа сыегая бит... Әллә үзен дә поварлар белән әшнәләнеп киттеңме? Монысы инде ачыктан-ачык яла ягу. Бу сүзләрне ин сш кабатлаганы Мәҗит иде. Әмма үпкәләшеп, аңлашып вакыт үткәреп йөрисе юк. хәлләр җитди төс алды— ачлыктан котылу чарасына керешергә кирәк иде Профком җыелышы үтеп, ике көн үтүгә Әхмәтсафа «Орлес»ка (Оренбур агач эшкәртү заводы) барып, институттан алган кәгазе янына губкомнан яздырып алган белешмәне дә кушып, завод җитәкчеләре белән килешү төзеп кайтты Килешү буенча студентлар завод эшчеләренә культура—агарту хезмәте күрсәтүне үз өсләренә алдылар Кирәк чакта эшче көчләр белән дә тәэмин итәргә туры килер, ә завод үз чиратында гамәлгә ярамаган агач, такта кисәкләреннән институтка да өлеш чыгарырга ризалашты. Шулай итеп суыктан котылу мөмкинлеге табылды Бу Әхмәтсафаның җәмәгать эшчәнлегендә беренче җинүе иде Гомәр ага егетнең җәмәгать эше дип янып йөрүенә каршы килмәсә дә, бу хакта фәлсәфә куертып алды. Ул көнне Әхмәтсафа «Орлес»тан кайтышлый, шактый олыгаеп баручы агайның хәлен белешмәк булып, сугылып кына китмәкче иде Гомәр абзыйларга килеп кергәч үк гәүдәгә рәхәт җылылык сарылды «Май кебек өйләре»,—дияр иде берәү булса, суыктан мондый өйгә килеп кергәч. Агайның да кәефе күтәренке. Әхмәтсафаның керүенә сөенеп, карчыгына чәй куярга кушып, кунакны түр якка чакырды Соңгы вакытларда сирәк тиенгән мондый рәхәтлекнең сәбәбән дә әйтеп өлгерде: Ждек аръягындагы касабчы туганы бер олау утын китереп бушаткан, шактый гына ризык га калдырып киткән Агайның кат-кат сөенеп әйтүенчә, аларны җәннәт капкасы төбендә калдырып киткән икән Менә син, Әхмәтсафа энем, җәмәгать эшләре белән йөреш, дисең Бездән дә үтте ул дәвер Жәмәгать. милләт файдасына шактый игелекле гамәлләр кылынгандыр Кем исәпкә алган аларны? Жәмәгать файдасы диләр бит аны шунын өчен дә Жегәрен. дәртең ташып торганда нидер эшлисе килә, милләтне тәрәккый җибәрәсе килә. Вәт. эшләп тә куясын күңелеңә яткан бер гамәлне Аны кычкырып та йөреш юк. кеше күрсен дип тә уйламыйсың Кемдер рәхмәт әйтсә, сөенеч, билгеле Күбесе эзсез үгә инде андый эшнең Әйтәм бит, ул җәмәгать дигәнен андый нәрсәгә тиз ияләнә Сине һәрдаим шулай башкалар кайгысы белән көеп, алар хәсрәте белән янып яшәргә тиеш дип уйлый башлый Кылган гамәленә күз йома, сүлпәнләнсәң—ризасызлыгын белдереп сөрән сала. Эшне. энем. рәхмәт әйтсеннәр өчен эшләмиләр аны. Башкалар файдасына кылган гамәленә тау кадәр рәхмәт көтеп йөргән кеше—жүләр кеше ул. Иң зур жүләрлек шул. Игелек кыл да елгага сал. халык белмәсә, балык белер... Синен белән гәпләшә башлагач күңел кузгалып куйды. Гөрләп тора иде шул жәмәгать тормышы калада. Эш күрсәтүне егетлеккә саный торган идек. Жаның кушканга, вөҗданын әйдәкләгәнгә кылына андый гамәл. Ә син сайлап куйдылар, ышаныч күрсәттеләр дип, авыз ерып утырасың... —Дөресе шул булгач...—Әхмәтсафа Гомәр агайның тел төбен анлап бетерә алмый иде. Шуңа күрә тагын да ни дип әйтергә дә белми, туктап калды. —Хагын хак та, агын ак та, кара дияргә кушкач, кара дибез инде... Шулаймы?— Гомәр агай көлеп, егет алдына икмәк кисәге кунды —Әйдә, чәеңне эч әле. Мине тынлап утырсаң... Карт кешенең үткәннәрне исенә төшереп үтә гомере. Эт картайса—койрыгын сөйрәр, адәм картайса— үткән гомерен сөйләр, ди... Мин карап-күзәтеп барам, сәвит хөкүмәте халыкны бушка эшләтергә күнектермәкче була. Әле шимбә өмәсе дип пыр тузалар. Ул өмәләр атнага биш көн уза башлады бугай, һәркем жәмәгать эше дип чабулый, һәркем эшлекле, мин сиңа әйтим. Ил ачлыктан кырылып бетеп бара. —Шуның өчен дә йөрү бит инде, Гомәр абзый. Ничек тә бәндәләргә җиңеллек китереп булмас микән дию. Бүген «Орлес»ка барып, студентларга утын китерү мәсьәләсен хәл кылдым. Начар түгелдер бит? Мин йөрмәсәм кем йөрер? —һәй егет, мактанасын килә. Эш күрсәтергә маһир син. анысына сүзем юк. Кешеләр белән уртак тел таба алуың да әйбәт. Эчкерсез күңелле, булдыклы егет. Дәүләтьярныкы икәнлегең әллә каян күренеп тора. Мин шуны төшенеп бетә алмыйм— угын ягын кайгыртучы кеше бардыр бит мәдрәсәдә? Ул нишләп йөри бу вакытта? —Аның да эше җитәрлек. Монда минем сүз үтә, шуңа күрә мин йөрим.— Әхмәтсафа бу сүзләрне чын күңелдән әйтте.—Элекке чор түгел, Гомәр абзый. «Моны эшлим, монысын эшләмим,»—дип, үз көебезне көйләп йөрер вакытлар үтте инде. Яңа тормыш шулай гына төзелә ала. Ирекле, аңлы хезмәт... —Житте. энем, тирән керә төрәнең, көчлек килмәсен.—Гомәр агайның тавышына мыскыл кушылган иде.—Шуны гына әйт әле, син заводта утын кайгыртып йөргән вакытта башка шәкертләр кайда булдылар? —Кайда дип... Дәрестә инде... —Синен сабак калды инде болай булгач. Хәлфәң ни дияр? —Сүз әйтмәс, Гомәр абзый. Директорның махсус рөхсәте белән йөрим бит мин... Мөһим эш артыннан чапканны укытучылар андый. Начар билге куймаслар. —Менә ничек килеп чыга—башкалар белем ала, син жәмәгать эшендә. Монын өчен сиңа яхшы билге дә куялар. Шулай бит? —Шулайрак булып чыга. Хәзер заман шундый. Гомәр агай көйләп алды: —Заман кемнең заманы...’’Идегәй” батыр турында кыйссаны беләсеңме? Укыганың бармы? — Булмыйча! Мифтах хәлфә бикләтте дә әле.—Әхмәтсафа көтгереп тормыйча, кайчандыр күңеленә бикләгән юлларны яңартты: Илем өчен илсенеп, җирем өчен җирсенеп, Халыгым өчен яхшы уем. Күкрәк тулып җилсенеп, Көрәшкәнне халыгым Аңладымы—бел алмам! Аңламаса халыгым, Аңламастан үлалмам! Идегәй кебек шөһрәтле каһарманнар да халыкка хезмәт итеп, аның өчен тиешле әжерен аласы килгән бит. Гомәр абзый Һәрхәлдә, үзен аңлауларын, ил батыры итеп санлауларын теләгән, кылган гамәлләре өчен рәхмәт тә ишетәсе килгәндер Ил өчен, халык өчен хезмәт итү бүген генә килеп чыккан нәрсә түгел инде. Гомәр агай жавапны көттермәде — Бозгынлыкта калган ил— Анын көне кемгә охшар’’ Кичәге киткән атамнын Менгәне—кеше аты икән. Сауганы—кеше биясе, жиккәне—кеше дөясе Алты айлык агыр йортыннан Урын тапмый, атамнын Киселеп китте жөясе. Аның көне кемгә охшар’’ Шулай, энем Мин һич тә сине халык, ил мәнфәгате өчен гамәл кылма, димим Дөрес анда «Агач башын жил борыр, адәм башын сүз борыр.»—дигән ул кыйссада Үземнекен тукып, анышмыйча. сине эздән чыгарасым килми Кулыннан килгәч, сина бик күп өярләр әле ул жәмәгать эше дигәннәрен. Син эшләрсең, аннан башкалар файда күрер Тирәндә һәрвакыт бушбугазлар тулганыр, кылган гамәлләреннен әжере дә шуларга эләгер. Андыйлар—әрсез, шома, хөсет күнелле була. Мин Дәүләтьяр ыруының ин карт кешесе, үземнән сон жөянен—нәсел җебенең нык булып калуын телим. Шул чагында гына бу дөньядан тыныч күнел белән китә алам. Үзен дә анлап бетермәстән. төрле ызгышларга юлыгып, яшьтән жегәренне юк дауларга әрәм итмә. дим. Синең тирәдә шома кешеләр күп йөрер Булдыклы затларны ярата алар. Жәмәгать эшлеклесе дигән булып, укуыңны онытып, башкалар эшләргә тиешле эшне син майтарып йөреп, ахыр чиктә, надан калып, кеше хуры булып бетүеннән дә куркам Жәмәгать эше дигән нәрсә, әрсез-алабайларга киләчәктә түрәлеккә юл ача Белеменә, кулыңнан эш килгән асыл затлар түгел, сүз сөйләп шомарган фәхеш бәндәләр менеп атлана ияргә бу заманда. Синен кебек егетләрне сытып кына үтәчәк алар. Сак бул. энем, куркыныч дәвер килде сезгә... Нургали Нациев егетнең булсынга йөрүенә куанып, очрашканда бодай гына узып китми инде. Хужалык эшләренә караган мәсьәләләр хакында фикер уртаклашудан да тайчанмый Шундый ышаныч бар чагында сынатасы киләме сон' Аннан мондый вәзгыять егетнең үзенә дә ошый Башка студентларның төшләренә дә керми, син исә олы кешеләр— директор, аның урынбасарлары белән кул биреп исәнләшәсен, хәләхвәл сорашмый жибәрмиләр сине Зарланып тормыйсын, билгеле Хәлләр ничек кенә хөрт булса да. зур кешеләр янында егет булып каласын килә, зарланмыйсың Гомәр агай дөрес әйгкән. Әхмәтсафага эшне өеп кенә торалар Каян табып бетерәләр диген Егет исә тапшырылган һәр эшкә җаваплы карый, кушканны гына көтеп тормый, үзе оештыра, үзе таба Әхмәтсафа кайгырта башлаганнан сон утын дип хәсрәтләнәсе бегге менә Мондый булышчы табылуына директор сөенә иде Шулай җилкенеп йөргән көннәрдә тулай торакка кайтып кергән Мусаның нәкъ үзенә каран, бәйләнгән сымаграк. кат-кат «салкын монда, түзеп булмас.» дип сөйләнүен өнәп бетермәде Әхмәтсафа Хәзер тү зәргә булыр, әле атна-ун көн чамасы мондагы хәлне күрсәң Уйлары Әхмәтсафаның йөзенә чыккан иде. «Нәрсә эшләргә сон’* һәркем шулай сукранып, ыңгырашып утырса, кемдер китереп бирер дип уйласа, билгеле, түзеп булмас Бәген тулай торагын белән катып үләрсең» Әхмәтсафаның карашы шелтәле иле һәр нәрсәгә үтә сизгер, каршылыклы хәлләрдән оста итеп чыгарга өйрәнеп килүче Муса, Әхмәтсафаның карашын тиз тотып алды, зарлануыннан туган уңайсыз хәлне төзәп юлына басты: —Дустым, зарланып эш чыкмас.—диде ул, әле яна гына дөньясы җимерелгән кебек, сыктап торуын онытып.—Мин бүген үк кызлар белән сөйләшәм. Үзешчән сәнгатьтә катнашучы, әле мин белеп бетермәгән егетләр дә бардыр.—Ул инде Гайшәдән кемнең ниндирәк артистлык һөнәре барлыгы хакында белешкән иде. Гомумән, яшьләрне үз тирәсенә туплау өчен ана артык тырышлык та кирәк түгел иде сыман, ике-өч жөмлә әйтүгә тирәсендә кыз-кыркын бөтерелә башлый Кызлар янына егетләр тартыла. Муса үзе гел читтә калган шикелле тоела. Әмма егет беркайчан да дилбегәне кулыннан ычкындырмый. Яшь-җилкенчәкне кыздырып җибәрү осталыгына ия ул. моны яхшы андый, кирәк чакта бу осталыкны эшкә җигеп тә алгалый иде. Әле генә үзен шелтәләп торган Әхмәтсафага күз кысты —Үзең дә сәхнә йолдызына әйләнеп барасын икән. Синен кебек егетләр кирәк мина. Язган ике-өч пьесам бар. Мин монда укып йөргән элекке елларда сәхнәдә уйнаган идек. Сәгыйть яхшы белә инде,—«Пьеса» сүзе ишетелүгә алар янына елышкан Алишев, Мусаның сүзен раслап, дустанә баш селкеде —Менә бит егетләр әлдә онытмаганнар,—диде Муса, күңеле булып — Шул пьсаларымны яңадан карап чыгам, бәлки тагын эшкә ярарлар,—Ул җитди тонга күчте.— Шәһәрдә мәктәпләр, балалар йортлары, эшче коллективлары аз түгел, студентларның шефлык рейдлары оештырырбыз. Бәлки ашау ягын да кайгыртырга мөмкин булыр. Сәгыйтьнын аксыл йөзенә яктылык таралды. Мусаны хуплавын белдереп, күгәрчендәй гөрелдәп алды: —Шәп булыр ие ул, Муса. Әхмәтсафа бер үзе ике-өч әртисне алыштыра. Декламация дә сөйли, спортчы да... — Нинди шагыйрьләрнең әсәрләрен укыйсың,—дип кызыксынды Муса. Хәзер инде ул бая Әхмәтсафа каршысында шәлперәеп басып торган кызганыч кыяфәтле малай-шалай түгел. Дилбегә Муса кулында иде. Әхмәтсафа кинәт үзенен артистлык һөнәренә бәйләнә башлауларына кыенсынып кына җавап бирде: —Тукай... Сәгыйть Рәмиев... Дәрдмәнд... Санап үткән шагыйрьләрне авылдагы мөгаллимебез Мифтах хәлфә ярата иде. Безгә дә өйрәтте әсәрләрен. Корбан гаете алдыннан Мифтах хәлфәнең рәнҗешле сүзләрен искә төшереп, төртелеп калды. —Шәп, бу шагыйрьләр белән яшәргә була!—диде Муса белдекле кыяфәт белән —Тик алар иске бит инде. Искегә тисәң, исен китәр. Яңалар белән кызыксынмыйсыңмы? —Такташ ..—диде Әхмәтсафа көттереп кенә. Әле һаман колагында Мифтах хәлфәнең шелтәсе ишетелгән кебек иде: «Имансызланып йөрергә укыттыммы мин сезне? Шуңа өйрәттемме? Искелеккә каршы чыкканда, юлыгызда очраган һәр нәрсәне бетерегез, күмегез, яндырыгыз, дип үгетләдемме? йә әйтегез, халыкнын рәнҗеше, күз яшьләре өстендә яңаны төзеп булырмы? Һай акылсызлар, башсызлар..» —Такташ сезнең башларыгызны яхшы әйләндергән,—диде Муса, Әхмәтсафаны уйларыннан бүлеп —Кызганыч, әсәрләрен гәзитләрдән укысам да, үзе белән танышырга өлгермәдем. Мин Оренбурдан киткәндә, ул килеп җитмәгән иде булса кирәк; кабат килгәндә—ул юк иде инде. Такташ әлегә яната хезмәт итми. Карт шагыйрьләр эзеннән бара,—дип. Такташны бик өнәп бетермәвен сиздерде Муса —Бу хакта без Ченәкәй белән сөйләшкән идек. Ул да шушы фикердә —Ченәкәй Оренбурда билгеле шагыйрь. Күпләр аны зур шагыйрьгә саныйлар. Тик, нигәдер, Ченәкәй һәр кичәдә дип әйтерлек җилкенүле чыгышлар ясап та, студентлар каршында артык абруй казана алмый. Такташ катнашкан’бер кичәдә чыгыш ясап янды ул, шул чагында абруена көя төште Шуннан бирле Такташны сөйми, ахры. Күрәсен, Такташны өнәп бетермәвен Мусага да әйтеп өлгергән. Алар дуслар булса кирәк. Мусаның сүз сөреше үк Ченәкәйне хәтерләтә — Газраиллар, пәйгамбәрләр. Кабил, Һабил, күкләр, патшалар... Тан кызлары... Юк. безнен өчен түгел болар!—дип. кистереп үк әйтеп ташлады Муса. Әхмәтсафа, Мусанын Такташка ябырылуын килештерми, ана каршы төшәсе итте. —Такташны яраталар. Бигрәк тә яшьләр ярата... Шигырьләре дә әйбәт. Мусанын бәхәскә керергә исәбе юк иде. Әхмәтсафа белән икесе арасындагы киеренкелек йомшарырга өлгермәде, тагын бәхәсле мәсьәләгә килеп төртелделәр. Ул хәрби-сәяси курсларда укыган чакта бирелгән ярыйсы ук таушалган шинелен киеп, чыгып китәргә жыена башлады Шулай да. әнгәмәгә ноктаны үзе куярга тиешлеген искәрткән шикелле, акыл сатып алды: —Көрәш, бәхет җырлары кирәк безгә Яшьләрне шул рухта тәрбияләү лазем, Әхмәтсафа дустым Эшче сыйныфына хезмәт итәрлек әдәбият тудырырга тиешбез Менә кайда ул безнен юл! Яшьләрне революцион романтикадан биздерү җинаятькә тин. Утны су белән кушып булмаган кебек, иске вәзен, өслүб, мәүзуг та чүпкә очарга тиеш. Идея саташуларыннан туктарга вакыт, дускай... —Ул. сүзләренең башкаларга никадәр көчле тәэсир игүен тойган хәлдә, чыгу ягына борылды.—Мин бүгеннән Ченәкәй фатирында тора башлыйм. Мохтаҗлык кичерүче булса, ятакны башка берәүгә дә бирергә рөхсәт,—дип. авыр адымнар белән ишеккә табан атлады. Авыруыннан һаман терелеп җитә алмавы хак иде Мусанын. —Ченәкәй белән яшәргә була. Ул хәзер ашханә мөдире Акмаса да тама,—диде Фатыйх Сәгыйтов. Нинди сәбәп аркасында моңарчы бәхәскә кушылмый торгандыр, үзе лә аңлап җитми иде бугай, үкенгәндәй, Муса артыннан сөйләнеп калды. Кеше күзенә күренә белә Әле күптән түгел «Авыру комсомолец» шигырен губком съездында сөйләп, уныш казанган. Хәзер күкнең җиденче катында йөри Егет дөрес әйтте—ялан саен сәхнәгә сикереп менеп, иске шагыйрьләрнең әсәрләрен сөйләргә маташу—сәяси сукырлыкка тин —Ул Әхмәтсафага төртмәле караш ташлады Фатыйх үзе кичәләрдә чыгыш ясамый, башка чаралардан да читтәрәк йөрергә тырыша Ә инде эшкә йомгак ясаганда, ин беренче чәчрәп чыгып, башкалар өстенә тәнкыйть уты яудыручы ул иде Мондый чакта аны тыям димә. Аны хуплап сүзгә Мәҗит кушыла. Әлеге ике тәнкыйть остасы эшкә керешсә, эһ тә итми, теләсә нинди җыелышның астын өскә китереп ташлыйлар. Бу ике көч бергә кушылса, аларны җиңү турында уйлама да. Хакмы, нахакмы—уйлап тормыйча, тәнкыйть корбаны өстенә кара түгәләр генә. Яналан. ал арның хаксыз икәнлеге ачыклангач та. кыенсыну, вөҗдан газабы кичерү юк. «Карга карганып күзен чукымый».—дияләр дә. бетте -китте, вәссәлам шуның белән. Шушы ике студент аркасында чак кына бәлагә тарымады Әхмәтсафа. Күңел түрендә утырган үпкә юшкыны әле кубып та төшмәгән, шуңа күрә ул Фатыйхнын сүзләренә игътибар итмәгән сыман, үз эше белән мәшгуль булып, дәшми генә утыра бирде. Башкалар да сүзгә кушылмадылар Американын ачларга ярдәм итүче җәмгыяте, башка күп төбәкләрдә кебек үк, Оренбурда ашханә оештырды Мөдир итеп Төхфәт Ченәкәйне билгеләп куйдылар Шагыйрь буларак абруе артык зур булмаса да. яшьләр Ченәкәйне үз итәләр, очрашып, сөйләшеп йөриләр иде. Ашханәгә дә юлны тиз таптылар алар. Мөдирнең вак-төяк йомышларын үтәп, бераз гына гамак ялгап алырга жай да чыккалый иде Анысы өчен дә Ченәкәигә мен рәхмәт яудыра студент халкы. Бер көнне Әхмәтсафаны чакыртып кигерде Ченәкәй. Дәрес вакыты булса да (Гомәр агайның теге көнге сүзләре ярап куйды Егет хәзер дәресләрне калдырмаска тырыша). Ченәкәинең гозерен аяк аегына сатып булмый. Заһид Шәркыидан рөхсәт алып, кипе мөдир янына. Эш хәйран гына икән Ашханә почмагына тау булып өелгән буш капчыкларны ишек алдына алып чыгып, он тузаныннан кагарга, дистәләп-дистәләп санап, яхшылап төреп куярга кирәк. Әхмәтсафа эшкә карусыз, жан-фәрман тотынды. Беренче капчыкны селкеп җибәрүгә, үзен он тузаны күмеп китте. Тирә-якта ак тузан өермәсе, егетнең башында бер фикер бөтерелә: капчыкларнын һәркайсында аз гына булса да он калган икән, нигә аны болай исраф итәргә? Берәр җәймәгә сак кына кагып, жыеп алсаң, кич студентлар белән чумарлы аш пешеререлек он җыела түгелме сон? Һәм шулай эшләде дә. Ул тулай торакка кайтып кергәндә дәресләре бетмәгән иде әле Сыйныф кабинетлары суык булу сәбәпле, дәресләр тулай торак бүлмәсендәге почмакта үтә. Әхмәтсафа, башкаларның игътибарлы карашын күрмәмешкә салышып, үзенең караваты янына килеп чүмәште. Тумбочка эченнән күп укылудан таушалып беткән «Юксыллар сүзе» гәҗитен алып идәнгә җәеп салды һәм бишмәт кесәсеннән, барысын да биһуш калдырып, ап-ак он бушата башлады. Сыйныфтагыларнын укуда кайгысы китте, һәркайсынын миен бер сорай бораулый: бу кадәр онны каян, ничек юнәткән Әхмәтсафа?.. Егет үз эше белән мәшгуль Күңеленнән Ченәкәйгә рәхмәт укый. Ул Әхмәтсафаның он жыеп мәшәләнгәнен күрсә дә, күрмәмешкә салынды. Берәү булса, тавыш чыгарып та маташыр иде. Кесә бушап калгач, Әхмәтсафа, гадәтенчә, ашыкмый гына гәзитне төреп, карават астыннан кечкенә сандык тартып чыгарды. Онны шушы сандыкка салып, бикләп куйганчы сыйныфташларының күзе гел анда булды. Әйе, бу гамәлне барысы да күреп торды. Әхмәтсафаның исә аны яшерергә исәбе дә юк иде. Эшеннән сон. зур канәгатьләнү белән кулын чалбар балакларына сөрткәләп алган булды. Аннан зур эш кыруына тамчы да шикләнми, дәрес тынларга, үз урынына килеп утырды. Бу араларда чит илләрдән килгән ярдәм хисабына студентларның ашавы бераз яхшыра төшкән иде. Әхмәтсафа сандыктагы онга әлегә кагылмаска, бар чагында бүредәй, юк чагында шүредәй кыланган студентларның ризыклары такы-токыга калганчы сабыр итәргә булды. Әмма беркөнне бүлмәдә шау-шу китте. Фатыйх белән Мәҗит Әхмәтсафаны угрылыкта, ачлар өлешенә кул сузуда гаепләп комсомол комитетына шикаять язып керткәннәр икән. Комитет мондый сигналны колак читеннән генә үткәреп җибәрә алмый, хәлнен чорына күрә гадәттән тыш булуын исәпкә алып, югарырак оешмаларга дә хәбәр итеп өлгергән. Зур җыелыш уздырырга боерык бирделәр югарыдан. Көн тәртибендә бер генә мәсьәлә «Әхмәтсафа Дәүләтъяровнын җинаятен тикшерү». Суыктан качып, җыелыш Әхмәтсафа яшәгән бүлмәдә үткәрелде. Аны алып баруны Фатыйх Исхаковка тапшырдылар. Ул шикаятьне укып, аңлатма өчен сүзне Әхмәтсафага бирде. Бу хәлдән бөтенләй югалып калган егет кыюлыгын җуеп бетерә язган иде. Онның каян килеп чыгуын бәян итеп бетергәнче шыбыр тиргә батты. Бүлмәдәш егетләрнең барысы да оннын ни рәвешле Әхмәтсафаның кесәсенә «килеп кергәнен» беләләр иде Оннын һаман да сандыкта саклануын исбат итәргә теләгәндәй, йөгереп барып карават астыннан теге сандыкны җилтерәтеп өстерәп чыгарды, ачып, кечкенә төргәкне комитет әгъзаларына алдына алып салды, өстәл уртасынарак шудырды: —Сүз шушы он хакында бара. Угрылык турында исемә дә кереп чыкканы юк,— диде ул. акланырга теләп —Егетләр белә: бергәләп тотарга иде исәп... —Каргалыда туыл-үс тә, угры да булма,—диде Мәҗит, тавышына үт ачысы чыгарып.—Гомер-гомергә угрылар оясы бит ул авыл. Мәҗиткә кушылып Фатыйх Сәгыйтов та Әхмәтсафаны гаепләп маташты Шушы ике студентка түбән сыйныфта укучы авылдашы Кәрим Хәрәмуллин да кушылды. Әхмәтсафа өчен сәере шунда, моны студентларның күпчелеге онытмагандыр—Кәрим институт баскычына аяк басуга кире борылып кайтып китәргә тиеш иде. Керү имтиханының беренчесен үк бирә алмады. Әхмәтсафага килеп ялынды Аның тырышлыгы белән генә институтка кабул ителгән иде Этне ияртсән сукма, ди. бүгенге көнгә кадәр Әхмәтсафа аны читкә какмый, үз энеседәй якын күреп, ярдәм итеп йөри иде Тегесе дә шомарды, ни кирәк булса да. хәзер авылдашы янына йөгереп килеп житә Менә шушы Кәрим чәрелдек тавышы белән, гаепләпме гаепли Әхмәтсафаны: -Дәүләгьяровлар гомер бакый ярлы кешенен канын эчтеләр Каргал ыда. Сәүдәгәр нәселеленнән ул. Әхмәтсафаның әтисе Мостафа да байбәтчә иле. Сәвит хөкүмәтенә байлыгын бирмәс өчен үз-үзенә кул салды. Әхмәтсафаның йөзенә тимгелләр бәреп чыкты. Шушы минутта, әтисен.) тел тигезгән өчен Кәримне бугазлап атарга әзер иде Әтисенен фаҗигале үлемендә үзен гаепле сизеп йөргәнлектән, ана болаи да авыр, жанында кузгалмас авыр таш яткан шикелле Инде шушы хөрәсән, әти- әнисс олыгаеп барганда дөньяга килгәнгә авылда «бүлтерек» кушаматы тагылган Кәримне мәңге гафу итмәсен тоеп, алга укталлы. -Яп авызынны. «бүлтерек»!—Әхмәтсафаны мондый ярсулы рәвештә күргәннәре юк иде. барысы да тынып калдылар Кәримнен генә туктарга исәбе юк иде. чәрелдәвең белде: —Шулай инде ул. туры әйткән байбәтчәгә түгел, туганына да ярамый Байлар алар хезмәтчеләрен изеп өйрәнгән. Хезмәтченең кулы сынса, жин эчендә, башы ярылса, бүрек астында Авыз ачып сүз әйтә алмый Минем авызны томалый алмассың. Әхмәтсафа! Ул дәверләр үтте инде Без ярлы- ябагайга көн килде, иптәш Ленин дилбегәне безнен кулга тоттырды Әхмәтсафа күреп алды, Кәрим урынына чүгүгә, янында утырган Мәҗит аның кулын кармап алып, нык кына кысып куйды Тегесенең сөенечтән, авызы колагына җитте. Кәримнән соң сүзне Саттар алды. Ул Әхмәтсафаны яклап бер сүз дә әйтеп тормады, чөнки анын өчен дустының гаепсезлеге ике икең дүрт сыман. Мостафа абзыйның вафатыннан сон Әхмәтсафаның нинди рухи газаплар кичерүен дә яхшы белә, комсомол билеты белән булган хәл дә күпләр өчен таныш, шуңа күрә, ул Кәримгә төбәп сөйләде: — Кәрим.—диде ул. ачулы тавыш белән,—әгәр син тәмәке тартып маташкан булып, авылга ут салмасан. бүген ул кадәр үк мохтаҗлык кичермәс иле Каргалы халкы. Мостафа абзыйга тел тигерү түгел, анын рухы алдында тезләнергә кирәк сина Онытма, авыл дөрләп янганда олы абзыйлар сине эләктереп алып, утка ыргытмакчы булганда, кем аралап аллы үзенне. ә? Әгәр Мостафа агай килеп житешмәсә. синнән шул көндә көл-күмер генә кала иле Кәрим үзендә һичнинди гаеп күрми, урыныннан чәпчеп аллы —Синен атан эләктерде мине, ул башлады! Саттар сүзләрен теш арасыннан саркытып, дәвам итте —Инде, үткән җәй кем килеп егылды безнен мастерскойга'.’ Үзегезнең янга алыгыз. ачтан үләбез, дип, кем ялынды? Барыбыз да каршы төшкәндә кем сине яклады? Кем сине институтка укырга кертте9 — Харап икән —диде Фатыйх Сәгыитов Саттар китергән дәлилләр Әхмәтсафаның гаепсезлеген раславын күпләр шәйләп алган иде. Җыелыштагылар белән беррәттән. президиумда гыл ар ла Кәрим ягына яндыргыч караш ташлап алгаладылар. Алар инде Әхмәтсафага теләктәшлек күрсәтеп утыруларын яшермиләр иде Сәгыйтов кына монын белән килешмәвен белдерде — Бер ярлы малайга ярдәм күрсәткән дә, хәзер Әхмәтсафа Дәүләть- яров судан ак. сөттән пакь булып калган икән Ул башкаларга ярдәм кулы сузган булып, ин беренче үз ягын кайгырта Берәр гаеп эшләсә, аннан шуны калкан итеп куя Бүгенге кебек Мина да анын ярдәме зур булды.—дип сикереп торды Зиннәт Әблерәшитов Әхмәтсафа булмаса. ул укуда ярдәм итмәсә. мин бүгенге уку алдынгысы булмас идем, йә инде күптән институтны ташларга туры килер иде. Әхмәтсафа чын иптәш, чын дус ул! Эшнен үз файдасына борыла төшүен тоеп. Әхмәтсафаның тамак төбен нидер яндырып алды, күзләре дымланды. Нахак эштә гаепләнгән чакта да болай ук җебемәгән иде. иптәшләре дәррәү күтәрелеп, яхшы гамәлләрен саный башлагач, бөтенләй күңеле сыпылып, түземлеге сизерәгән чүпрәккә әйләнеп бара түгелме соң? Ул үз-үзен кулга алырга тырышып, урында таптанып алды. Аның һаман гаепләнүче сыйфатында басып торуына эче пошып. Фатыйх Исхаков президиумдагыларга сорау бирде: —Әллә иптәш Дәүләтъяровка утырырга рөхсәт итәбезме? Мәсьәлә ачык шикелле. Гаепләрлек хата эшләнмәгән. Шулай да, иптәш Дәүләть- яров, шул чакта барлык иптәшләреңә онны каян алуыңны әйтеп, аны олы сергә әйләндермәсән, имешмимешкә юл калмас иде. Безгә шикаять кергән икән, аны тикшерми кала алмыйбыз, һәр очракта дөрес карар кабул итеп, тиешле чарасын күрергә тиешбез,—дип. Әхмәтсафа урынына утырган арада, аклангандай сөйләнеп алды. Әхмәтсафаны яклап Ченәкәй, Муса Жәлилов сөйләделәр. Гайшә Мөхәммәдованын: —Әгәр Әхмәтсафа булмаса, тараканнар шикелле катып үләдериек. —диюенә, күңелле генә көлешеп тә алдылар. Шунысы ачык, Әхмәтсафа Дәүләтьяров, үзе дә сизмәстән, күпләр алдында абруйлы иптәшкә әверелгән, күпләргә ярдәм кулы сузарга өлгергән иде инде. Гаҗәпләндергәне шул булды, җыелыш беткәч, аның янына Кәрим килде. «Буржуйка» дип аталган тимер мич тирәсендә күп маташкангадыр инде, күмер-көл тузанына баткан, каралып беткән кулын Әхмәтсафага сузды: — Иптәшләрнең сине яклап, хатадан аралап алуларына сөенеп утырдым. Алгы көннәрдә мондый хәлләргә төшмә инде, парин. Авылдашыңны тикшерә башласалар, бигрәк кыен икән,—дип сөйләнгән бу.'шы. Әйтерсен. җыелыш Әхмәтсафаны гаепсез дип тапмаган, аны акламаган, фәкать кайбер студентларның яклаулары аркасында гына, Әхмәтсафа жәзадан котылып калган. Кәримнен тел төбендә шушы фикер ярылып ята иде. Әхмәтсафа Кәрим Хәрәмуллиннын кыланмышына үртәлсә дә, анын бу гамәлен тулысынча бәяләп бетерерлек хәлдә түгел иде. Алда әйтелгәнчә, шактый хисләнеп тә киткән иде егет, шуңа күрәдер Кәримнен үзенә сузылган кулына бармак очын тигереп алды Саттар белән Муса аны көтеп торалар иде. ашыгып алар янына китеп барды. Тегеләре исә, ул килеп җитүгә аны ике яктан култыклап алдылар. Муса нидер сөйләп. Әхмәтсафаны тынычландырырга тырышмакчы иде. Саттар Әхмәтсафаның Кәримгә кул биреп торуын килештерми, шелтәләп алды: —Беркатлы булма инде. Әхмәтсафа. Шул «Бүлтерек»кә кул биреп торасын. Бер саткан кеше мәңге сатачак, дустым. Бүгеннән мин ана тамчы да ышанмыйм. —Достоевскийнын князь Мышкины сыман без. —диде Әхмәтсафа уйлана төшеп —Кәрим кебекләр беркайчан да игелекнең кадерен белмәячәкләр. аларнын үз туксаны туксан Андыйлар башкаларны ишетү түгел, үз күңелләрен дә тынлап азапланмыйлар. Жаннары пычранган саен үзләрен дөньяда ышанычлы тоталар бит алар. Ә без һаман яхшылыкка, яктылыкка омтылабыз. Шулай гына яши алабыз. Тормыш кануннары кырыс, күңелләрендә мәрхәмәт тулып ашкан кешеләрне бөтереп кенә ала да, кирәгенчә файдалана, кирәге юк дип тапкач, таптый, сыта, изә,—Болар Гомәр агайнын сүзләре иде... —Шулай да шат мин,—диде Муса җилкенеп —Бүген ялганга, явызлыкка каршы тора алуыбызны күрсәттек бит. Димәк, көч, хаклык безнең якта. Әгәр дә Кәримгә, аны котыртучыларга үч саклап, яңа җәнҗаллар чыгарып йөрсәк, акылны, жегәрне юкка сарыф итү генә булыр иде Әхмәтсафа бик матур фикер әйтте Без йөрәк тавышына колак салырга өйрәнергә тиешбез. Заһидә.. Озынчарак аксыл йөзле, үз уйларына бикләнеп йөрергә ярата торган кыз Әхмәтсафанын бөтен күнелен биләп алды. Әгәр. Заһидә жир читендә берәр кичәдә катнаша, дисәләр. Әхмәтсафа шунда барып җитәргә дә ә гер иде Репитииия вакытларында Заһидә дөньясын онытып шаяра, көлә, бөтенләй ачылып китә. Андый чакта Әхмәтсафа чибәр кыздан күзен алмый, сихерләнгән сыман, гел ана карап тора Кызнын ачлы-туклы яшәүдән сулыгып калган йөзенә сизелер-сизелмәс алсулык та җәелә, күзләрендә очкын кабына. Ара-тирә егет ягына яндыргыч караш ташлап та алгалый Мизгел эчендә хыялы күккә чөелә, чәчәк ата. җимешләнер!ә дә өлгерә. Хыялы чынга күчсә, кызнын озын керфекләре арасына яшеренгән коңгырт күзләренә текәлеп озак, бик озак карап торыр иде ул. башында бөтерелеп тә. әле теле белән бер мәотәбә дә әйтеп карамаган әллә нинди нахты сүхтәр пышылдар иде.. Хыял кысыр өмет кенә булып ала шул. Кичәләр үтә дә китә, әйтеләсе сүзләргә чират җитми кала Институт коридорында кара-каршы очрашсалар. Заһидәне алыштырып куйган нармы ни—күрсә дә күрмәмешкә сабышыр, сүз катсаң, мәнге жавап кайтармас. Боек күңелле, сәер табигатьле бер кызга әйләнә дә куя Әйтерсен. кичә генә бер сәхнәдә янәшә тормаганнар, шаян такмаклар әйтешеп, тамашачыларны көлдермәгәннәр, җитәкләшеп пәрдә артына кереп китмәгәннәр, тынмас алкышлар астында кабат чыгып, куллары кулда килеш тамашачыларга килештереп баш иеп тормаганннар Кызып китү генә булды микәнни? Барысы җилгә очканмыни сон" Кызның, онытылып китеп, сәхнә артында бер мәл үзенә сыенып торуы да әкият иәки төш кенәме? Юк. төш түгел, өн иде бит Тәненен кайнарлыгы егетнен күкрәген һаман җылытып торган сыман, югыйсә Бүген инде Заһидә башка кыз. Башка кыз дию дөрес тә булмас, үз эзенә төшкән, кире үз халәтенә кайткан дисән хак булыр. Ул—Такташ белән саташкан Ул—мәхәббәт колы. Ул—җавапсыз мәхәббәте белән бәхетле. Кыз әле һаман да зәнгәр күзле шагыйрь егетнен каладан тиз генә, көтмәгәндә китеп баруын һичничек башына сыйдыра алмый Кайсы тарафларга китеп югалганын белсә. Такташ янына кош сыман очып китәргә әзер самими җанлы, үз хисләре, үз уйлары белән яшәүче шигъри күнелле кызга әйләнә дә куя Кызнын күңелендәге яшьлек үҗәтлеге тудырган хыял белән өретелгән хис-уйларын куып чыгарып, аны үзенеке генә итә алмавына Әхмәтсафа аз газапланмый Тик ничек, ни рәвәшле кызның күңелен яулап алырга’ Монысына ул һичбер җавап таба алмый Ике арада Такташ дигән кыя ята шул. аны алып ташларга егетнең кодрәтеннән килми Моны ул үзе дә. Заһидә дә яхшы төшенделәр булса кирәк. Мәхәббәт—пар канатлы булса гына бәхет китерә! Гашыйклар-ны ике канатында биек зәнгәр күкләр! ә күтәреп, әллә кайларга. жан ашкынган бәхет утравына алып китәргә сәләтле булмагач нинди мәхәббәт булсын инде ул Сыңар канатлы мәхәббәт кызганыч шул. бик кызганыч Оясын давыл туздырган, канатын кыяга бәреп имгәткән бөркетне генә күз алдыгызга китереп карагыз—Әхмәтсафанын хәле шул бөркетнекеннән җиңелрәк дисезме?. Сөю газабын ул яшерен генә, беркемгә сиздермәскә тырышып, ялгызы гына кичерә Ни хәл итәсең? Беренче мәхәббәт диләр шул аны Егет йөрәк мәсьәләсендә бөтенләй тәҗрибәсез. Укуда, хуҗалык эшләрендә күрсәткән елгырлыгын, тапкырлыгын һәм тырышлыгын бу өлкә!ә дә күчерә алса, кем белә, бәлки. Заһидәнен йөрәген яулап алыр!а мөмкин дә булыр иде Әмма егетнен күңеленә кем тарафыннан, кайчандыр әйтелгән: диндә вә мәхәббәттә көчләү юк. дигән сүзләр ныклап кереп утырганнар. Белә бит инде, бер генә халык та бер генә динне дә яуларсыз, көрәшләрсез кабул итмәгән. Хак мәхәббәткә ия буласың килә икән, күз ташларга иренмә—әнә Гаяз Исхакый хәзрәтләре «Тартышуда гына габарсын ү з хакынны!*—дип акка кара белән язып куйган Ни хәл итәсең, erei мәхәббәт өчен даулашырга әзер түгел иде. Бар күңелен, җанын • мәхәббәт итеп Такташка салган кызны хыялый уйлардан аралап алырга көчсез, чарасыз иде ул. Ә Мусага нәрсә9 Анын Гайшә белән борчагы пешә. Кичәләргә дә рәхәтләнеп бергә йөриләр, институтга очрашсалар авыз—авызда, каян сүз табып бетерә торганнардыр. Әхмәтсафа исе китә—ничек шулай кызлар белән озаклап-озаклап, тәмләп сөйләшергә мөмкин ’ Хәер. Муса сөйләргә оста инде анысы, үзен тынлаучы гына булсын Шуңа күрәдерме, дус итеп йөргән сабакташларыннан берәү каядыр барырга җыенса һәм моны Муса белеп алса, тегесе Муса белән барырга атлыгып торамы-юкмы— анысы артык әһәмиятле түгел, сабый баладай күзләрен мөлдерәтеп: —Дускай, мине дә алып бар әле!..—дип әйткәнен әллә тагын үзе сизми дә кала. Аннан, бу үтенеченең бик тә мөһим берәр вакыйга белән бәйләнгәнен искәрткән сыман, өстәп тә куя.—Ул якларда күптән булганым юк. —Әгәр барасы жир якын, көн саен үтепсүтеп йөргән юл өсте булса, Муса монда да жай таба, ияреп бару теләген кире какмалы түгел,— Бергәләп урам һавасын сулап, сөйләшеп барырбыз , —ди. Үзе яшәгән фатирга да кунаклар алып кайтырга ярата ул. Тулай торактан киткәч, шагыйрь һәм укытучы Төхфәт Ченәкәй торган ярым җир астындагы бүлмәгә күчкән иде Муса. Ченәкәй кызганып үзе чакырып китергән иде, ахры Бүлмә дисән. хәтерен калыр, подвал инде шунда. Менә шул подвалга көн дә кемнедер ияртеп кайтып керә ул Моңа Ченәкәй артык ачуланмый бугай, шуна күрә Муса үзен хуҗаларча тота, каралып беткән чәйнекне тимер мичкә кайнатырга утырта. Су шаулап чыккач, калай кружкадан авызларны пешерә-пешерә («чәй» дип атасаң бик үк дөрес булмас) сыек сары су шопыралар Кайчакта. кунагына карап. Ченәкәй үзенең «запасын»—ипи кисәкләрен дә чыгара Әхмәтсафаны Ченәкәй нигәдер үз итте, шуна мондый сый еш эләгә иде. Мусаны тыңлап баруы рәхәт. Урамга аяк басуга сүзгә керешә, анын кыйссахикәятләре бетәсе түгел, юл буе такылдый, үткән юлны сизми каласын Сөйләгәннәрен тынласан, исен китәр, әллә тагын илле ел гомер сөргән, дөньялар гизгән ил агасы! Кисәктән каршыларына суыктан бөрешеп, йөгерә-атлый килүче кыз-кыркын килеп чыкса. Муса шып туктап, Әхмәтсафаны жиненнән эләктереп ала һәм ана акыл бирә башлый: —Кызларны күрсәгез, ди. Ченәкәй. һич кенә дә битараф үткәреп җззбәрмәгез, ди. Туктап, йөзенә карагыз, йөзен күрергә тырышыгыз, ди. Йөзен күрсәтмәсә, берәр чарасын табарга тырышыгыз—йә сүз катыгыз, сак кына этеп жибәрегез, ди Артыннан да карап калыгыз: гәүдәләре ничек, атлаулары килешлеме? Һәр кызнын үзенә генә хас сөйкемле чалымнары була икән. Ченәкәй белми әйтми, кызлар мәсьәләсендә профессор дисән дә була. Ул мина әйтте, мин сиңа тапшырам. Зиһен сандыгына салып куярга тырыш син. егет. Бу дөньяга ике килмәгән лә... Кызлар үзләренә игътибар иткәнне бик яраталар, ә син —дип. Әхмәтсафага жинелчә генә төртеп ала Муса.— Заһидә. дип. кибеп-корып. озакламый аяк та сузарсын әле. Заһидә шәп кыз, борчагың пешми икән, акылынны җуйма. Кызлар күп булыр ул. ә син берәү генә, һәркайсы өчен акылдан язсан Кызлар мәсьәләсендә балыкчыдан үрнәк алу кирәк, дустым. Кармак сал да, тартып ал Эләксә—балык синеке, эләкмәсә— хафаланып утырма, кармагыңны жый да. башка күлгә күч...—Муса шундый оста сөйли, Әхмәтсафа ышанмый тора: Муса үз сүзен сөйлиме, әллә кызлар хакында ана Ченәкәй шулкадәр «дәрес»ләр биреп өлгергәнме9 !. Сөйләвенә караганда, инде Муса өчен бу мәсьәләдә бернинди сер юк, аны берничек эздән чыгара алмассың. Гайшә белән сөйләшкәндә дә Ченәкәй биргән сабакны истән чыгармый гына сөйләшә микән? Алай булса... Кая йөрәк, ин кадерле хисләр кая? Чын күңелдән кызлар белән сер уртаклашмагач сон Муса әйткәнчә, кармак салып йөрүче генә булсан, алдашу килеп чыга түгелме9 Юк, Муса шаярта гына торгандыр. Заһидә белән уртак тел таба алмавыннан, кыюлыгын җиңеп, кыз белән ачыктан- ачык сөйләшергә батырчылык итмәвеннән көлеп кенә сөйли бугай ул. Бүген дә шулай Мусаны тынлый-тынлый фатирларына килеп керергә өлгермәделәр. Ченәкәй яткан урыныннан сикереп торып, сәер хәлдә бүлмә буйлап йөренә башлады. Бүлмә салкынча. Ченәкәинен иңендә озын шинель, аягында иске штиблет ботинкалар. Ул өстәлдәге калай чәйнектән кружкага су агызып шопырдатып эчте дә. караватта янәшә утырган Муса белән Әхмәтсафага игътибар да итмәгән сыман, әрнүле тавыш белән шигырь укый башлады: Инде үтсен тормышымның төннәре, кыш көннәре. Инде гомеремне» кояшлы нурлы язын каршылыйм Күзләремнән нур түгелсен, сүзләремнән—энҗеләр. Мин дә балкыйм, нурланыйм бер—көн булыйм, бер яктырыйм Муса, өстен салып, чөйгә элеп куйды. Әхмәтсафа да караватта утыруын килештермичә, пәлтәсен мыштым гына салып, ишек катындагы бүкәнгә чүмәште. Төхфәт Ченәкәй—озынча йөзле, кыска иякле, кин маңгайлы чибәр генә кеше иде. Озын, нечкә муенына житү чәчле зур гына башны тотып тору җиңел түгел иле бугай. Ченәкәй башын түбән иеп. эре-эре атлап бүлмә буйлап тагын бер әйләнде дә, моңарчы җанында йөргән авыр уйларын берьюлы тышка бәреп чыгаргандай, инрәп алды: — Бармы дөньяда бәхет, егеткәйләрем? Бармы дөньяда безне аңлаучылар? Жир аегында сөрсеп ятудан кайчан туктарбыз да. якты дөньяга кайчан чыгарбыз без?— Ченәкәйнен күнеле төшенке чакларда кабатларга ярага торган әлеге сүлләрен Әхмәтсафа бер генә ишетмәде инде. Бу сүзләр Мусага ла яхшы таныш. Ул үзенә хас акыл бирүчән тавыш белән, Төхфәт абыйсын тынычландырырга кереште: —Килер, Төхфәт абый, килер ул вакытлар Кояш чыгар безнең баш өстендә. Көннәр җылыныр, агачлар яшәрер, орлыклар шытар Без яшәргә килгәнбез, ирек кояшы үзенекен итәчәк, салкын кыш үтәчәк ул. үтәчәк. Төхфәт Ченәкәй кашларын җыерып торды да. көлемсерәп. Мусага карап алды. Аннан карашын аның юлдашына күчерде —Ирек дисез инде ә?.. Бәхетле булу өчен күпме ирек кирәк кешегә, уйлап караганыгыз бармы? Бу сүзләрнең үзенә төбәлгәнен аңлап алган Әхмәтсафа юаш кына тамак кырды. — Ирек, хөрлекне бизмәнгә салып үлчәп, күпме кирәк, шунын кадәр алып буламыни инде. Кануннар тәэмин итәргә тиеш шәхес иреген Ченәкәй мыскыллы елмаеп, түшәмгә бакты —һи-и, егеткәем! Кануннарны кем чыгара сон безнең дәүләттә? Җыен жулик, төрмә каргасы, шымчы-жәсуслар хакимлектә Без исә шул кануннарның колы булып, салкын подвалда кандала туйдырып ятабыз. Ирскнсн тәмен яхшы татыйбыз. Ха-ха!. Бәхәскә катнашып киткәнсең икән, ярты юлда калып булмый инде. — Ирек—беренче нәүбәттә җаваплылык дигән сүз Бәлки иң мөһиме— үз алдыңда җаваплы булудыр да Максим Горькийны искә төшерик. Тулы иректә, азат хәлдә яшәргә дучар булуның коточкыч жәза икәнен раслап күрсәтә бит ул. Ларрага төшкән җәзалан Ходай сакласын Кешенең иреклек дәрәҗәсен мохит билгели -Ирскнсн чиге юк!—диде Муса, белдекле тавыш белән Төхфәт абыйсы башлап җибәргән бәхәс аңа ошап китте булса кирәк Аңа үз уйларын ачыктан-ачык әйтергә шүрләми иде егет. Муса өчен Оренбурда Төхфәт Ченәкәйдән якын кеше юк. Чибәр, буйсынына тел-теш тидерерлек түгел Төхфәт абыйсы аны ач үземнән йолып калды. Мусаның язган һәр шигыре өчен сөенеп, ана дәрт һәм куәт биреп торучы, иренмичә, әдәбиятта бар белгәнен шәкертен») гапшыручы—язу осталыгына өйрәтүче остаз ла Турысын әйтер!ә кирәк. Муса өчен Төхфәт Ченәкәй әтисе кебек якын бер кешегә әйләнгән мәрхәмәтле зат иде -Чикләүләрне бетерү өчен төзелә яна донья Тартышлар аша без чын иреккә киләчәкбез. Кан коелыр, жан кыелыр, әмма көрәшчеләр тоткан юлларыннан чигенмәсләр, шул чагында без чын ирекнең ни-нәрсә икәнен белербез. Әлегә. безнен бүгенге хәлне күздән кичерсәк, бу сүзләр көлке тоелыр, билгеле... Әмма хаклык кояшы чыкты инде. Бу салкын кышнын гомере озын калмады Ирек маршын җырлап азат көннәргә барачакбыз әле, барачакбыз, Төхфәт абый. —Бирсен Ходай!—диде Төхфәт баягы ярсуыннан сүрелә төшеп — Менә Әхмәтсафа кызык сүз әйтте бит әле Мохит һәм шәхес иреге мәсьәләсенә кагылып китте ул. Моның төбендә зур сер, хикмәт ята. Мохит, әйтик, түрәләр, бергә яшәгән, эшләгән кешеләр таләбенә буйсынасын икән, алар корган спектакльгә катнашасын икән, син кирәкле дип саналасын, буйсынмыйсын икән—синен беркемгә дә кирәген юк. Син тулы иректә, сине күрмиләр, танымыйлар, син артык кашыкка әйләнәсен. Тормыш ул—уен, егетләр. Кем моны аңлый, андыйларга яшәү рәхәт. Аңламаганнар өчен яшәү михнәткә әйләнә — Ченәкәй Мусаның күңелсезләнә төшүен күреп алды. Төхфәт абыйсынын Әхмәтсафа фикеренә генә колак салуын өнәп бетерми иде, ахры ул. Кычкырып сорап куйды: —Дөрес әйтәмме, Муса?.. Муса баш какты Көтмәгәндә башланып киткән бәхәс Төхфәткә кызык тоелды, дәвам итәсе килде: -Шунысы да бар, егетләр, ирек хакында төрлечә фикер йөртергә була. Уйлап караганыгыз бармы, ни өчендер «ирек» дигәч, кешеләрнең йөзләре яктырып, иреннәренә елмаю куна,—диде ул. Мусаның хисләреннән айный алмый торуын күреп, төбәп ана сүз катты —Менә син Муса, үзең «ирек» дип сөйлисен, ә эчендә ниндидер шайтан бар шикелле, гел кытыклап кына тора кебек. «Ирек» дигәндә, уйныйсын килә, шаярасын килә, мәтәлчек атасың килә, жанда гына түгел, акылда да жинеләю тоела. Бәс, шулай булгач, бу сүзнең асыл мәгънәсе астында көлкеле хыялый бер жилкенү— ирония ята түгелме сон? Сонгы вакытта мина шулай тоела башлады,—диде дә, янә шигырь юлларына күчте: Гөлләр елмайган, кырлар нурланган, Бөтен жир-күге нурга чорналган. . Шашам, ашкынам. Шатланам чиксез Азат мин. азат! Бәхетем офыксыз!. Шигырь Әхмәтсафага таныш, ул—Бабичның «Бәхетем» шигыре иде. —Аһ. Бабич, җан дустым!—диде Төхфәт абый. Күзләрендә яшь күренде анын.— Кая син, нигә килеп кермисен дөньямны нурландырып Кайсы иблиснең кулы күтәрелде сина, кемнәр һәлак итте сине,—дип өзгәләнде ул. Караватына утырды да, башын ике кулы белән кочып, сүзсез калды. Әхмәтсафага нигәдер күнелсез булып китте, тыны кысыла башлады, ул чыгу ягына кузгалды Ни сәбәптәндер, үзе үк ияртеп килгән сабакташына Муса бер сүз катмады, ишектән чыгып баручы егетне ниндидер битараф караш белән озатып калды... Ашханәдән чыгып, ашыга-ашыга тулай торакка күтәрелгәндә. Әхмәтсафаны Мусаның көр тавышы туктатты. —Дустым, кая чабасын, куып җитеп булмый,—диде ул. Әхмәтсафаның артыннан әллә чыннан да шактый йөгергән, еш-еш сулыш ала. шулай да күзләрендә көләч чаткылар уйный.—Бүген балалар йортында кич утыру була. Шәриф ага Камал Салих Сәйдәшне музыка уйнарга чакырган —Муса, мөһим хәбәр әйттем, инде үзең хәл ит. дигәндәй, беркавым сүзсез торды —Кем әйтте?—диде Әхмәтсафа аптырый төшеп. Тагын бер баскыч өскә күтәрелде.—Әллә кайларда, әллә нәрсәләр була торгандыр инде, дускай,—диде, Мусаның тел төбен аңлап бетермәвенә ишарә итеп. —Ченәкәй әйтте,—дип, Муса, гадәттәгечә, анын җиңен тартып куйды. —Әйдә, без дә барабыз. Үземә генә күнелсез булыр өлкәннәр арасында. Икәү булсак... — Безне анда чакыручы юк бит?—диде Әхмәтсафа чакырусыз-нисез олуг әдип Шәриф Камал каршысына килеп басуларын күз алдына китереп. Аннан ул Салих Сәидәшевне күргәне булса да. анын белән бөтенләй таныш түгел. Белгәне шул—Салих Сәйдәшев музыка мәктәбе директоры, музыка мәктәбе укучылары студентлар кичәсендә катнашса, ин алгы рәттә Сәйдәш тә (музыка мәктәбе шәкертләре яратып, аны «Сәйдәш* дип кенә атап йөртәләр иде) була. Музыка тактына башын кагып алулары, шәкертләре уйнаганда төгәлсезлек китсә, кинәт кулларын жәеп. уңайсызланган шикелле көлемсерәп куюын да күргәне бар. тик болай. Муса әйтте дип кенә, ул катнашкан кичәгә барып керү Ул, сәбәп табылганга куанып, Муса тәкъдименә каршы төште: —«Орлсс*ка чакыралар бүген. Эшче куллар житми икән, булышуыбызны сорадылар. Мусанын Әхмәтсафа белән дә. башкалар белән дә «Орлес»ка— Оренбур агач яру заводына берничә мәртәбә барганы бар Эшкә дисән. жебеп тора торганнардан түгел, башкаларга салынмый, иренми, тирләп- пешеп, янып эшли. Егетнең бу сыйфаты бары тик мактауга лаек Кайбер чакта Әхмәтсафа жәлләп тә куя аны арык кына, үсмерлектән яна чыгып килүче егет кисәге, кайда нинди чара үткәрелсә, шунда катнашырга тырыша; барысына өлгерергә омтыла, укуда булсын, эштә булсын һич кенә сынатасы килми: ниндидер серле көчләр йөрткән сыман тоела үзен Менә хәзер дә. Әхмәтсафаның «Орлес» ка барырга җыенуын белгәч. Муса, керфек кагып алганчы, бүгенге кичнең планын «төзеп» тә куйды: —Бик яхшы, дустым,—диде ул, тавышында канәгатьләнү төсмере дә чагылып кипе —Ин элек бергәләп балалар йортына кереп чыгарбыз Мин анда «Авыру комсомолец» шигырен укып алырмын, син балаларга гимнастик күнегүләр ясан күрсәтерсең. Шәриф абый бик яратып карын синен кыланганнарны Күрерсең, безнең чыгышларны ошатып кабул итәчәкләр. - диде. Әхмәтсафага кире чигенер урын калдырмыйча—Аннан «Орлес»ка китәбез —Сер әйткәндәй, тавышын баса төшеп өстәп тә куйды —Мин «Орлес» заводына багышлап поэма язарга йөрим әле. дусзым Башымда материал бар да сыман, шулай да утырып язарга әзерлек житми кебек Оренбурда эре завод-фабрикалар юк дәрәҗәдә. «Орлес»—алар арасында ин зурларыннан санала иде, шушы завод хакында Мусанын поэма язарга җыенуы Әхмәтсафага яңалык, күңелле яналык иле. Ул. Мусанын ниятен хуплавын белдереп, шагыйрь дустын кочаклап ук алды һәм алар күңелле сөйләшә-сөйләшә тулай торакка табан атладылар Муса суга караган тылсымчы шикелле булды: балалар йорты директоры Шәриф Камал аларны сөенеп каршы алды. Азар кичә барган бүлмәгә сак кына кереп, урыннарын алырга өлгермәделәр. Шәриф абый Мусанын колагына иелеп, программага алар килү сәбәпле, үзгәрешләр кертүен әйтте Әхмәтсафага карап елмаеп алды — Бу счет тә күнегүләр ясар бит инде,—диде ул —Мондагы балалар күргән нәрсә түгел, бәлки егеттән үрнәк алып, үзләре маймыллана башларлар —Тыенкы гына көлеп куйды балалар йорты директоры —Әле Сәйдәш уйный, аннан Ченәкәинен шигырьләрен тынлыибыз. аннан Мәҗит тә чыгыш ясап алыр —дип. ул, алгы рәткә, үз урынына китте Мәҗит Илдар—Оренбурнын шөһрәтле артисты икәнен яхшы белә Әхмәтсафа Мондый кешеләр янында чыгыш ясап, хур булып бстмәсәләр ярый инде Әхмәтсафа, игътибар белән сәхнәдә—бераз гына залдан күтәренке итен эшләнгән төштә пианино уйнаучы чибәр кешегә карап алды Тамашачылар музыка авазлары тәэсирендә иде. шылт итүче юк. Барысы да шушы гаять чибәр кешенен пианино клавишлары өстендә үтә бер жинеллек белән йөгерүче аксыл, нәфис бармакларына бакканнар да. сокланудан авылларын ачып, тыптын калганнар. Әхмәтсафа ла тан калды. Уйнаучының бармак хәрәкәтләрен ул. җәйге матур иртәдә, назлы жил иркендә Сакмар суында вак-вак дулкыннарның бер-берсен куышып, якты кояш нурларында уйнап-шаярып йөгерешкәненә генә тиңли ала иде. Бүлмәдәге һәркем—музыка әсире. . Моңарчы колак ишетмәгән әллә нинди серле көй уйный иде Сәйдәш абый. Озын коңгырт чәчләре мангаена сибелеп төшә дигәндә генә, ул башын артка чөеп ала. Мондый чакта аның йөзендә сизелер-сизелмәс уйнаган сихри нурлар, чәчләренең тыңлаусыз дулкынлануы да, гәүдәсенең музыка көенә тирбәлепсыгылып алуларына кадәр Такташны хәтерләтә иде. Хәтта күзләренең зәңгәрлеге дә тач Такташныкы. Бер мәл. онытылып китеп, пианино янында Заһидә басып торган сыман да хис итте егет... Заһидә исенә төшкәч, музыкант, ул уйнаган көйләр тагын да тәэсирлерәк тоелды. Заһидәне үзләре белән чакырмавына үкенеп тә куйды. Югыйсә, каршы очраган иде бит кыз, алар Муса белән кичәгә жыенып чыгып барганда. Хәтта ки, Мусаның шаяртып нидер әйтүенә колак салмастан, Әхмәтсафага карап сүз катмакчы да булган иде, егетнең, әллә бик тә мөһим эшкә сонга калудан курыккан сыман ашыгуданмы, әллә җавапсыз мәхәббәттән исәнгерәп йөрүенә чик куярга теләпме, кызга артык игътибар итмәстән, тәкәллефсез генә үз яныннан горур гына үтеп баруын күреп алгач, дәшми калган иде. «Их!..» дип. янә бер сызланды Әхмәтсафа. Азга гына тукталган булып, берике кәлимә сүз әйтешеп алсалар, ни булыр иде?! «Әйдә!»—дисә, бәлки килгән дә булыр иде. Шушы музыканы тынлап, күңеле юаныр, боек җаны ачылып китәр иде. Бәлки шушы кичә, нәкъ бүгенге кичә бер-берсенең күңеленә ачкыч табарга ярдәм итәр идс Егет, дөрестән дә, кызнын үзенә булган салкын карашын һаман үзгәртми йөрүенә үпкәли дә язган иде бугай инде, шул үпкәләвен җиңеп, бүген кызга дәшсә, дөньялар бөтенләй икенче төс алып китәр иде бәлки.. Хәзер үкенеп утыруда ни файда, Муса дөрес әйтә: кызларның чак кына керфек сирпел алуында да мең битлек китапка сыеп бетмәслек сер ята, андый гына белергә кирәк, ди ул. Кирәктер дә. менә Әхмәтсафа әлегә сыната шул. Заһидәнен күңеленә һичничек юл таба алмый.. Сәйдәш уйнаган музыка җанны актара Бер мәлдә, дәртле, кояшлы сыман. Икенче мәлдә күнелне шөбһә, сагыш аһәннәре күмеп китә Шушы сагышлы-дәртле мон астында анлатып булмаслык югалту ачылары бар сыман. Ә бармаклар йөгерә дә йөгерә. Андый нәфис, озын бармакларны беренче күрүе Әхмәтсафаның. Юк. кеше бармаклары болай ук хәрәкәтчән, тыңлаучан булмас, гайре табигый зат иядер аларга... Күңел һаман саен музыка әсирлегендә бәргәләнә. Хәзер инде Сакмар өстендәге дулкыннарның иртәнге назлы тибрәнүләрен яр буендагы камышларның чәбәләнеп өзгәләнүләре, талларның суга ятып бәргәләнүләре, акчарлакларның илереп елаулары алыштырды кебек. Дулкыннар агарып өскә күтәреләләр, бер генә тынга суга кунарга батырчылык иткән акчарлакларны әллә кайларга, офык аръягына чөеп җибәрәләр. Акчарлакларда кеше язмышы ачык төсмерләнә иде кебек. Әйе. Сәйдәшнең уйнавын яхшы гөшенә, Әхмәтсафа. Сәйдәш кеше күңеленең эзләнүләрен, үз-үзен табарга омтылып өзгәләнүләрен, шушы юлда кеше язмышына очраган бихисап яктылыклар, дулкынөермәләр хакында сөйли иде. Омтылышлар, юлда очраган киртәләр, табу-югалтулар, җинүләр. кире чигенүләр, мәхәббәт һәм нәфрәт, яшәүнең мәңгелеге, гомернең чикләнгәнлеге. Музыка аша шулкадәрле катлаулы нәрсәләр хакында сөйләргә, башкалар белән бәхәскә керергә, килешергә йә килешмәскә, үзеңнең карашларыңны расларга мөмкин икәнлеген егет моңарчы белми иде. Әлеге кичәгә алып килүе өчен Мусага мен рәхмәт әйтсән дә аз булыр. Инде көй сагышка чорналып сүндем, беттем, киселдем дигәндә, тагын кояш чыга, тагын көн яктыра, тагын яшисе килү теләге көчәя. Тормышка мәхәббәт тә бар бу көйлә. бер мәлдә күнел кубарылып куя, шом, дөньяга ләгънәт тә ачык чагылган кебек. Сәйдәшнен уинавы-уинау. бармак араларыннан агыла ла агыла мон Әйе, аксыл пианиноның кайсыдыр кыллары чиртелеп хасил булган кой түгел бу, нәкъ менә Сәйдәшнен җанында яралып, аның бармаклары аша тышка саркылган мон иде Башка чыгышларны да Әхмәтсафа шушы мон тәэсиреннән аерыла алмый карап утырды. Әнә Муса үзенен шигырен укын Монарчы йөрәгенә якын кабул итеп килгән «Авыру комсомолец» шигыре дә нигәдер ул кадәр үк тәэсир итмәде. Бу шигырьне Муса музыка мәктәбендә белем алучы Мәгыйзә исемле кызның пианинода ул чорда яшьләр арасында популяр булган «Титаникның һәлакәте» вальсын уйнавы астында укырга ярата иде Бүгенге кичәгә Мәгыйзә килгән, һәм. моны әлбәттә. Муса алдан ук белеп торган нәки алдан ук сөйләшеп куйганнар. Муса эшне пешереп бетерүне ярата, югыйсә шулкадәр ашкынып килмәс тә иде. Музыкасыз гына «Авыру комсомолеи»ны укуны ул башына да сыйдыра алмын.. Мусаның укуы залга киеренкелек өстәде, көрәш рухын яңартты, әмма Сәйдәш уйнавындагы табигыилек юк иде анын чыгышында. Дөресен әйтергә кирәк.чын күнелдән язган штырь, чын күңелдән укый, күздән яшьләр дә килә, әмма ни сәбәп, ул сине күкләргә алып менеп китми, фәкать җанны газаплый торган хисләр өермәсе генә күтәрелә, кызгану хисе көрәш рухын басып китә. «Менә безнең баштан нинди авырлыклар үтте, менә без нинди язмышка дучар булдык, менә ни рәвешле яна тормыш төзүгә үзебезне корбан кылдык Кызганыгыз безне' «—дигән сыманрак. Әхмәтсафаның игътибар иткәне бар—тамашачылар Мусанын шигырен мөкиббән китеп тыңласалар да, ул укып бетергәч, нигәдер зал җиңел сулап куя. Бүген дә шулай булды. Әхмәтсафа күнегүләр ясый башлагач, көтмәгәндә Сәйдәш пианино янына барып утырды да. башта уйнаган көен кабат уйнап җибәрде. Егет үзен күкнең җиденче катында итеп хис итте. Бу юлы көйдәге күләгәләр каядыр таралган, ул яктыра төшкән, дәртле һәм ашкынулы төсләр өстенлек итә иде Әхмәтсафа чыгышын тәмамлап, тамашачыларга баш игәндә генә исенә килде Монарчы татымаган гүзәл мизгелләр кичергән иле ул чыгышы вакытында; гәүдәсенең очышларын сизмәде, ә менә хәрәкәтләренең төгәл, җыйнак булуын тоеп, белеп торды Кичә тәмамланып, артистлар һәм шагыйрьләр бер-берсенең чыгышын хуплапмактап торганда, алар янына борчулы кыяфәт белән Шәриф Камал килеп басты —Станцалан хәбәр китерделәр, балалар йортына дип күмер кайтарганнар. Шушы төндә үк бушатып бетерергә кушалар Көндез булса бер хәл, эшчеләр табарга булыр иле дә. Төнгә каршы кемне табасын ’ Халык таралып бетте өенә.—Ул күңелсезләнүен яшерергә тырышып, тын калды. Шул чагында Муса үзенен булганлыгын янә бер мәртәбә раслады — Мин хәзер хәрби-сәяси курсларга иөгерәм,-диде ул Шул арада шинелен киеп тә өлгерле.—Син «Орлеока үзен генә барасын инде, дустым Күмерне куллан ычкындырып булмый, курсантларны күтәрергә кирәк.—диде үтә эшлекле тавыш белән Бу минутта чыннан ла ул барысына караганда ла бер башка өстен тоелды-Шәриф абын, стан пага барып, кәгазь эшләрен карый тор. без бер сәгатьтән килеп җитәрбез.-дип. җавап көтеп тормастан чыгып йөгерде — Шәп егет!—дип калды анын артыннан Шәриф Камал —Нинди эшкә алынса, шул килә кулыннан Шәп' Ничек барысына өлгерә, исем китә. , И—дип, шелтәләп туктаттылар Ул, бәхәс куертып тормастан, тыңлаучыларга «рәхмәт» әйтте дә. пәрдә артына ашыкты Кичәдә анын да катнашасы, авылдашларына «артист» булып та күренәсе бар иде. Пәрдәне бер якка тартып куйдылар. Кичәнен икенче өлеше башланды. Беренче булып сәхнәгә Муса килеп чыкты. «Бу кечкенә буйлы егет кисәге ни кырыр микән?»—дигәндәй, тамашачыларның кызыксынулы карашлары ана төбәлде. Бу карашларны Муса үзе дә сизде, ахры, сәхнә уртасында бер генә тын тукталып торды, аннан, ниндидер бер тәвәккәллек белән, тагын бер-ике адым атлап, сәхнәнең алдына, идәнгә тәгәрәшкән бала-чага янына ук килеп басты һәм үз хисләреннән айнымаган кыяфәттә, әллә кайдан, ерак үткәннәрдән дәшкәндәй әкрен 1енә «Авыру комсомолец» шигырен укый башлады. Тамашачылар анын «р» авазын әйтеп бетерә алмавына сәерсенеп утырсалар да. шагыирьнен сөйләү куәсенә тиз ияләштеләр. Тора-бара Мусаның тавышы ныгыды, сәхнәләрдә шигырь сөйләп, спектакль уйнап егет шактый остарган иде. тамашачылар анын һәр сүзен «йотып» кына барганына төшенгәч, йөзе алсуланып чыкты, ул инде сәхнә иркендә, үз стихиясендә, чын күңелдән, жаны-тәне белән бирелеп шшырь укый, уку дию генә чынлыкка туры килеп тә бетми торгандыр, ул кечкенә спектакль уйный, тамаша оештыра иде. Ызба- читальняда кем бар. хәтта сәхнә артындагы иптәшләре—бу шигырьне ничә мәртәбә ишеткән сабакташлары да сулыш алырга базмый Мусаны тынлый иделәр. Әхмәтсафа Муса шигырь укыганда Бибкәй сенлесе белән алда уйналачак спектакльнең сүзләрен кабатлап алмакчы иде дә, кая ул. уникенче яше белән бара TopiaH түгәрәк йөзле, сөйкемле кыз пәрдә артына яшеренә төшеп, мөкиббән китеп, Мусадан күзләрен ала алмый тора иде Әхмәтсафа шөбһәгә төшле Муса чыгышы тәмамалануга пәрдәне беразга гына ябалар да. Муса үзе үк язган -Варенье» дигән кечкенә тамаша күрсәтеп алырга әзерләнгән иделәр Тамашада өч бала катнаша— икс малай һәм бер кыз. Әле авылга жыенганда ук, кемнәр нинди рольләр уйнасы билгеле иде. Әхмәтсафа—йорт хуҗасының малае. Саттар—анын дусты, ә менә Әхмәтсафаның, ягъни хужа малаенын сенлесе ролен Пәрваз уйнарга тиеш иде Алар һәркаисы бу тамашаны дистәләрчә курен, үзләре дә уйнап, ятлап бетергәннәр иде. тик Пәрваз Каргалыга кайтмады, аны ялынып-ялварып ахирәте Заһидә үз авылларына утырмага алып кайтып киткән иде Монысына да хафаланмадылар, «сенелкәш» ролен чандыр, кечкенә буйлы Муса, яки Надир да бик әйбәт башкарып чыккан булыр иде, гик. Таифә карчыкның өенә кайтып кергәч. Муса башта нәкъ менә Әхмәтсафалар!а тукталырга булды, югыйсә Саттар. Надир, алардан өлкәнрәк сыйныфта укучы Кадыйр—Муса белән күптәнге дуслар» аны үзләренә чакырсалар да ул. елмая төшеп «рәхмәт» әйтеп, чакыруларны кире кайтара торды. Белә иде бит. югыйсә—Әхмәтсафаларда тамак я>ы да кысынкырак, кайтуын түземсезлек белән энесе белән сенлесеннән башка көтеп торучы да юк. Ятим кешенен хәле билгеле инде Шулай да Әхмәтсафа янында тукталырга булды Әхмәтсафа, бердән, башкаларга карата үтә сизгер һәм ихтирамлы булса, икенчелән, анын белән эч серләрен бүлешү рәхәт Дусты аны ярты сүздән андый. Мусанын ин сөймәгәне—фикерен тынлап бетермәстән аны бүлдерү, белдеклеләнеп, әнгәмәнен кызуын сүрелдерерлек сүз кыстырып кую Тисә—тиенгә, тимәсә—ботакка, шәкелендәге сөйләшүне Муса жен урынына күрә Әхмәтсафага ул жәһәттән тел-теш тидерерлек түгел, әңгәмәдәшен сабыр гына тынлап бетерә, аннан сон. өлкәннәрчә төпле итеп, үз сүзен әйтеп куя. Моңа Муса гажәпләнеп тә карый иде— әле унжидесе дә тулмаган егет, ә фикер йөртүе—нужа кичереп, дөнья куган авыл агаеныкы шикелле «Олпатлык җитми безнен милләткә», дигән сүзләрне ишеткәне бар иде элекке елларда. Әхмәтсафа ана үз ишләре арасында олпатлык өлгесе сыман тоела иде Монын шулай икәнен ятим калып, энекәше белән сеңлесенә бердәнбер терәк булуыннан: аларнын һәркайсын үзе укыган чорда ачлыктан, ялангачлыктан жәфа чикмәслек итеп авылнын хәллерәк кешеләренә урнаштырып, вакыты булган саен Каргалыга ашыгуыннан: үзенә тиешле студент паегыннан аларга өлеш калдырып, аратирә Оренбурда яшәүче Гомәр абзыйсы җибәреп торган күчтәнәчләрне дә күз карасыдай саклап авылга алып кайтуыннан: азга гына булса да туганнарының күңелләрен күреп, бер генә кичкә булса да Таифә карчык йортына аларны үз канаты астына жыеп. хәл-әхвәлләрен белешеп, сөйләшеп- гөрләшеп алырга жай табарга тырышуыннан да күрергә буладыр. Әйе, аны авылда дүрт күз белән көтеп торалар иле. Әхмәтсафа моны белеп тора, шуна күрә вакыт табып кайтып килә алса, атна буе туганнары белән очрашу тәэсире белән йөри, андый чакта ул аеруча кин күнеллегә. сүзчәнгә әйләнә, кәефе, кем әйтмешли, жырлап тора иде. Менә бүген дә Тайфә карчык өенә кайтып керүгә. Әхмәтсафа карчыкка ике-өч шакмак шикәр, кәгазьгә төреп, үтә саклык белән хәстәрләп алып кайтып җиткергән такта чәй кисәген биреп, шунын өчен карчыктан бетмәс-төкәнмәс рәхмәт сүзләре, догалар һәм теләкләр гөнжәләсе алырга өлгермәде, атылып Әхмәтхан килеп керде. Малай, инде аны авыз тутырып үсмер егет дип атасаң да ярый, ныгып килә, төпле, ышанычлы егет булачагы сөйләшүеннән, абыйсына ихтирамлы карашыннан сизелә иде. Ул арада Тайфә карчык чәй өлгертеп, аларны өстәл янына кыстый башлады һәм шул чагында, кечкенә өйнең ишеге ачылып китте дә. өйгә якты нурлар чәчеп, бер кызчык килеп керде һәм Әхмәтсафаны кочып алды. Үзе назлы тавыш белән сөйләнә: —Абый-жаным. сагынып беттем! Нишләп кайтышлый безгә кагылып, мине алып китмәдең?. Муса бер мәлгә сөйкеле баланы гүзәл пәри кызына тиңләпме, гелдән калды. Өй. әйтерсең, ниндидер ым ихтыярына буйсынып, зураеп, иркенәеп ките, кызнын бераз иркә, ягымлы тавышыннан түшәмнәр биегәеп каядыр чиксезлеккә омтылды кебек Тирәякта—нурлар балкышы, өй эче мизгел эчендә яктырып, икенче төс алды: барысының да карашлары үзгә хәзер—ягымлы, жылы иде. Кызчыкның килеп кергән унайга барысын ла үзенә каратып, үз ихтыярына буйсындыруы чыннан да гажәп иле Кызчыкның Әхмәтсафаның теленнән дә төшермәгән сенлесе Бибкәй икәнлеген Муса төшенеп өлгергән иде. Бибиҗамал исемле кечкәнтәй кызчыкка моннан дүрт-биш еллар элек «Бибкәй» дип комиссар Шамил Усманов, хәзер инде атаклы язучы эндәшкәнен дә белә ул Аның әсәрләрен Муса үзе дә йотлыгып укый. Шәриф Камал, Афзал Таһиров. Заһид Шәркыйны әйткән дә юк инде. Усмановны еш искә алалар, яңа әдәбиятыбызның нәкъ ул иҗат иткән юнәлештә үсәчәгенә шикләнмиләр иде Өйгә шаулап-гөрләп килеп кергән әлеге «пәри кызы»на килсәк. Шамил Усманов «исем куйган- көннән башлап кызга барысы да Бибкәй дип кенә дәшәләр, ул үзе дә шул исемен генә ярата. Бибиҗамал дип дәшә калсалар, хәзер авызын турсайта. Бибкәй, сайрар коштай тынып тормый, авызыннан тылсымлы сүзләр чәчә-сибә Әхмәтсафа тирәсендә бөтерелә. Абыйсы бу очрашудан чиксез кәнагать иде. сенлесенен сырмасын салдырып, табын янына утыртты һәм. бар дөньясын оныткан шикелле, «кунакларны» сыйлау хәстәрен күрә башлады. Бибкәй әле һаман үги әнисе белән Фәтхулла абзый йортында яши икән Үхтәренен балалары булмаганлыктан. Шәмсия түти белән Фәтхулла абзый инде Бибкәйне үз кызларыннан ким күрмиләр, хәтта Бибкәйнен абыйсы кайткан саен анын янына ашыгуына бераз көнләшеп тә карыйлар иде сыман Чәй эчеп, тамак ялгап алгач. Әхмәтхан—Әхмәтсафанын малайлыкка ялланып, тамак хисабына эшләүче энекәше, хуҗасы янына ашыкты, хәтта бүген булачак кичәгә дә килү-килмәве хакында тәгаен гына әйтә алмады ул Хәзер малларга күз-колак булунын ин кирәк чагы Бияләр колынлый, сыерлар бозаулый, сарыклар бәрәнли торган, ягъни мал-туарнын үрчем вакыты Үч иткәндәй, артым төнлә, яки танга табан була Төннәрен күз йомып алырга да туры килми икән көнлекче малайга Көн туса—бетмәстөкәнмәс башка эшләр. Әхмәтсафа энесен: «Түз инде, энекәш, бу авыр чорлар үтәр. Сабыр итик, безнен кешечә яшиселәр алда әле. Менә укып кына бетерим дә...» дип, үгет-нәсихәтләр биреп озатты. Мусанын башына кызык фикер килде—әгәр Бибкәйне тамашага катнаштырсак? Кыз бик чая. зирәк күренә Сәхнә артыннан әйтеп, ярдәм итеп торучы— суфлер барлыгын да искә алсан. Шунысы да бар бит әле: тамашадагы кыз. Бибкәйдән аермалы буларак, артык «сүзчән» түгел, күбрәк хәрәкәт, йөз уйнату-мимикалар аша аңлата әйтәсе фикерен. Моны Муса, әгәр рольдә уйнарга кызлар табылмыйча, малай кешегә уйнарга гуры килсә дип. махсус шулай эшләде. Әхмәтсафа сенлесен күндерә алса, тамаша бермә-бер отышлы чыгачак иле Бу фикерен ул Әхмәтсафанын колагына пышылдап кына әйткән иле. егетләрнең «сере» үзенә кагылганын сизеп алган Бибкәй, матур күзләрен зур ачып, әле абыйсына, әле Мусага карап аллы. Йөзеннән үпкәләү чалымнары йөгереп үтге Әхмәтсафа, эшне озакка сузмастан (сенлесе көйсезләнергә дә күп сорамый). Бибкәйне юмалау эшенә кереште — Бибкәй, үскәнем, синен бит тамашалар күргәнен бар. әйеме? Бибкәй аптырап калды. Бая гына зур булып ачылган күнәр, кысылып бетә язып, керфекләре челт-челт итеп уйнап, ач ы.тын-ябылып куйды. —Тамаша?.. Теге, апалар биеп, абыйлар җырлаган чакны әйтәсенме? Госман абыйны солдатка алгандагы төслеме’ —Әйе,—дип җанланып китте Әхмәтсафа Шул ук вакытта Госман абыйсы исенә төшеп, күкрәк турысында нәрсәгәдер сулкылдап куйды Абыйсы киткәннән бирле хәбәр бирмәде Кайда йөри, исәнме, юкмы, бер нәрсә дә билгеле түгел иде Үзен кулга алып. Әхмәтсафа сүзен дәвам итте —Бүген без тамаша күрсәтәбез халыкка, анда уйнарга бер кыз кирәк, син уйнап чыга алсан, әнә. Муса абыен киләсе кайтуда сина бик матур яулык жибәрәм. ди. минем арттан —Сүзен әйтеп бетермәстән. гаҗәпләнүдән авызы ачылып, ирене салына башлаган Мусага күз кысып алды. «Ни сөйләгәнемне беләм. янәсе, эшне бозып куя күрмә!» Моны анлап алган Муса инде Әхмәтсафанын үзеннән арттырып җибәрде: ' —Чынлап әйтәм, Бибкәй Ин матурын сайлап алам яулыкнын. Әле мин синен турында да тамаша язмакчы булып торам — Минем турында тамаша.—диде Бибкәй Ул югалып к.гла язды Шулай, тик торган кеше турында да тамаша уйнап буламы ’ Абыйлар әллә шаяртып, әллә чынлап сөйлиләр, анламассын. Бибкәйнен мәзәк рәвештә йөзе чытылып алды. —Тамаша шул —диде Муса, ул арада Әхмәтсафанын «Арттырып җибәрмә'» дшән кинаяле карашын тотып, ана «Хафаланма!»—дигәнне анлатып. күз кысарга да өлгерде —Бер бик тә чибәр ятимә кыз булган Нәкъ синен кебек Исеме Бибкән булган Ятимә булгач, аны кыерсыткан- нар. шул чагында бик матур бер егет аның шундый авыр яшәвен белеп алып, аны коткарырга дип, көрәшкә ташланган. Егет әллә нинди авырлыклар үткән, әмма кызны коткарам дигән вәгъдәсендә торган, аны золымнан аралап алган. Билгеле, синең турында ук булмый тамаша, тик сине күргәч башыма килде әлеге уй-ният. Димәк, языла калса, тамашаның сәбәпчесе син буласың. Бел, Бибкәй, игелек җирдә ятмый, яхшылык һәрвакыт явызлыкны җинә. Син бүген тамашага катнашсаң, бик зур игелек эшлисең безгә. Сүзгә Әхмәтсафа кушылды: —Каргал ыда сәхнәгә күтәрелгән беренче карлыгач буласың. Бусы да саваплы эш. сеңдем, бусы да җиңү. Яна тормыш менә шундый кечкенә һәм зур җиңүләрдән төзелә инде. Синең уеныңны күреп, сиңа башка кызлар иярер. Кечкенә нәрсә, ә мәгънәсе зур—яшь илебезнең нигез ташларын салышуга тиң ул. Без, сеңлем, үзебез төзегән илдә бик бәхетле яшәрбез. Монын өчен искедән килгән чарасызлыкка, һәртөрле тыюларга, чикләүләргә бик-йозак салырга кирәк. Яңа тормышка ияреп кермәсеннәр алар... Муса кашын җыерып куйды. Әхмәтсафа мондый чыгышларны «Орлес» заводы эшчеләре алдында күп ясады ясавын, әмма сеңлесе белән дә нәкъ шундый ук агарту эшләре алып баруы... Белмим, Бибкәйнең зиһене бу сүзләрне сыйдыра алырмы, әллә матур гына башланган сүзне бозып кына бетерерме? Әмма Бибкәй ул уйлаганга караганда зирәк булып чыкты. Моңа охшаш сөйләшүләр элек тә аз булмаганмы, һич тә югалып калмыйча, ачык тавыш белән ярып салды: —Миңа яулык та кирәкми, карлыгач та буласым килми, ә сәхнәгә чыгып, тамашада уйнасым килә. Мин бәләкәй кыз түгел инде, мәктәптә укыйм! Анда төрле тамашалар күрсәтәбез, әти-әниләр алдында чыгышлар да ясыйбыз. Бибкәйнең бу сүзләре егетләргә канат куйды. Алар кызга тамашаның эчтәлеген бәйнә-бәйнә сөйләп төшендерделәр. Кем нәрсә әйтергә тиеш, Бибкәйнең сүзләре нинди, ул аны кайчан әйтә, нәрсәләр эшләргә тиешлеге хакында җентекләп анлатып, тамашаның тәүге репетициясен дә ясап алдылар. Сөендергән шул иде—Бибкәйгә тамашанын эчтәлеге ошады, тик шунысы бар—Муса белән Әхмәтсафа «варенье» дип. шәһәрчәлән күпме кабатласалар да, кызый үҗәтләнә-үжәтләнә «вәринже» ди. Тегеләр ныклап үгетли башлагач. «Шәһәрчә әйтсәм, миңа беркем дә ышанмаячак»,—дип, егетләрне тәмам аптырашта калдырды. ..Тамаша башланды. Әхмәтсафа белән Саттарның очрашып сөйләшүләре, Әхмәтсафаның дустының өендә тәмле нәмәрсә булуы хакында сер чишүен, аннан атылып өйгә кайтулары, пыр тузып, вареньены эзләүләре, анысының биек шүрлектә икәнлеген күреп алгач, анда менә алмый иза чигүләр, инде альт, тәмлекәйдән авыз итәбез дигәндә генә, чыр-чыр килеп сеңелләре—Бибкәйнен килеп керүе, ике малайның, тотылмаска тырышып җан-фәрман кылануларын күреп тамашачылар эчләре катканчы көлделәр. Монын уен гына икәнен онытып, шау-гөр килеп, сәхнәдәгсләргә көч биреп утырдылар. Бу кадәр унышны Муса үзе дә көтмәгән иде. Уен беткәч, тамашачылар тагын бер мәртәбә уйнауны таләп итә башлагач кына исенә килде ул. Озакламый тагын киләчәкләре хакында антлар эчеп ышандыргач кына, җыелган халык тынычлана төште. Тамашачыларның таралырга ашыкмавын күреп. Муса «Ятим бала» дигән шигырен сөйләп, әле генә шау-гөр килеп утырган тамашачыларны күзләреннән яшьләр сөртергә мәҗбүр итте. Каргалыдан Әхмәтсафа—энесе, сеңлесе өчен сөенеп килсә—шөкер, исәнсаулар, Муса—тамаша өчен канатланып килде—татар дөньясына билгеле Каргалы авылы халкы алдында ижади имтихан тоткандай хис итте ул үзен Тамашачылар аны яраттылар, халыкка кирәкле эш майтаруына инанып кайтты. Аны тагын да зуррак ижат эшләренә илһамландырды бу сәфәр. «Бибкәй кыз» турындагы пьесаны һичшиксез язарга кирәк дип уйлады ул, юлдашларынын шаяртып сөйләшеп, көлешеп баруларына игътибар итмәстән Оренбурда ТИ НО шәкерте булып йөрү генә аны инде канәгатьләндерми. Мусаның киләчәк ижат планнары хакында сүз чыккач, бер әдәби түгәрәк утырышында. Әхмәтсафаның чишелеп китеп. Шәриф ага Камал алдында әйткәне бар: —Сина. Муса. Казанга бару кирәктер. Анда башка тормыш, башка сулыш. Юкка гына Тукай, ярыйсы гына тормышны ташлап. Җаектан Казанга юл тотмагандыр. Белем йортлары да, театрлар да. матбугат та Казанда. Оренбурны бөтенләй татар дөньясыннан читләштереп, күр инде. Казакъ иленен башкаласы итеп куйдылар бит Туганнарымны кешечә урнаштыра алсам, ике дә уйламый, укуымны дәвам итәргә Казан каласына китәчәкмен! Әхмәтсафаның сүзләрен Шәриф Камал тыныч кына тынлап утыра иде, түзмәде, егет белән килешкәнен белдереп, жәлләп куйды. — Казан башка.. Казан кайната да. чарлый да ул. Такташка да әйттем бу хакта. Ул инде Казанда чыныгу алып карады. Әлегә әзер түгел, әзи, ди. Ташкентка юл тотты. Вакытыңны юкка сарыф итәсен. дидем. Казан кайтарачак аны тагын, тартып кайтарачак. Муса Такташ турында сүз чыкса, кабынып китә, аны нигәдер хуплап бетермәвен сиздерергә ашыга иде. Бу юлы да әйтмичә түзмәде: —Такташ бит ул пролетариаттан ерак йөри. Бар язганы гел фәрештә дә, пәйгамбәр турында. Эшче, кристиян тормышын кем язар дип уйлый микән? Анын язганнары кемгә кирәк?. Шәриф ага Камал хәйләкәр елмайды. —Такташ инде хәзер үк зур шагыйрь саналыр!а хаклы. Әле ул әйтәчәк үз сүзен Шагыйрь ул мишәр егете, шагыйрь! Ә син әйткән пәйгамбәр, фәрештәләр турына килсәк, безгә үз динебезне ныклап белер! ә. кирәк булса әсәрләрдә кулланырга да кирәктер. Рухыбызның мен еллык мирасын бер селтәнүдә юкка чыгарырга ярамый. Яна иманга ышанып, үз иманыннан ваз кичү гафу ителмәслек ялгыштыр Рухи бушлыктан ла куркыныч нәрсә юк... Мусанын күңеле кытыкланып. Шәриф агасына чынлап рәнжеде бугай. Түгәрәк утырышы беткәнен көтеп, бүлмәнең аргы почмагында серләшеп утырган Гайшә белән Заһидәгә дә игътибар итмәстән, жәһәт атлап чыгып кипе. Моны күреп алган Гайшәнең йөзенә кызыл тимгелләр бәреп чыкты, керфеге яшькә чыланды. Мусаның болай үпкәләү дәрәжәсенә житкәнен берсенең дә күргәне юк иде әле. гомумән, аны үпкәли белми дип йөриләр иде, баксаң, аның ин нечкә жире—ижат мәсләгенә кагылышлы мәсьәләсе икән бит Әхмәтсафа язгы якты көндә. Оренбурга кайтканда, үз уйларына бирелеп атлаучы Мусага карап, шушы сөйләшүне искә төшерде Җитлегеп киләләр, дөньяга карашлары тамырлана. Сакмар урманнары артыңда күгелҗемләнгән биек калкулыклар аларга ерактан ук үрелеп карый, нәрсәдер кисәтә, нәрсәгәдәр өметләндерә, туктамаска, алга барырга рухландыра кебек Ә алда ниләр көтә сон.’ Шушы сорау юлдашларынын барысын да борчый, һәркайсы нәүмизләнеп. үз уйлары белән бергәбер калып шуна жавап эзли. Язгы көндә оеп утырган Сакмар урманы ла. аксыл томанга уралып беткән ераклыклар да дәшмиләр иде. Шунысы ачык, киләчәкнең ишекләрен беркем дә киереп ачып куйма!ан. яулыйсы үрләрне үзләренә яуларга, ирешәсе хыялларга үзләренә җитәргә туры киләчәк; ижтиһад итәргә, чигенмәскә, алда—кырыс тормыш һәм билгесезлек көтә аларны. XI ургали Надиев. институт директоры, кызып-кызып дәрес анлата иде, ишек шакыдылар. Кемнен ашыгыч йомышы төшкәндер, шакучы кабалана иде бугай, директор кадәр директорны болай саксыз рәвештә, ишекне күгәненнән кубарырдай итеп дөбердәтеп, дәресен өзәр дәрәҗәгә җиткереп чакырып чыгарган кеше юк иде әле. Нургали Надиев, гыйлем иясе, карап торуга йомшак, басынкы кеше сыман тоелса да. белем, тәрбия эшләренә килгәндә үтә дә таләпчән, хәтта бераз кырысрак та кеше иде. Кисәк булган әлеге хәлдән директорның чандыр гәүдәсе сискәнеп китте, бу хәлне шәкертләре сизеп торганын абайлап, кыенсынды да бугай, арыган йөзенә кызыл тимгелләр бәреп чыкты, ул «кем йөри анда, юк-бар эш белән борчып» дигәндәй, үтә ризасызлык белән ишеккә таба атлады. Әхмәтсафа тәрәзә аша мул нурларын яудырган язгы кояштан хозурланып утыра иде. хәтта дәрестә икәнен оныта язган иде. ишек дөбердәткән уңайга күз алдында бөтерелгән сурәтләр, манзаралар мизгел эчендә таралып, очып беттеләр. Егет үзе дә Нургали Надиевтан ким хафаланмады. Ләззәтле иде уйлары, яшәү ямен тойган кебек булган иде, менә сиңа мә, шапылдап шушы сыйныфыңа кире төшеп утыр инде. Ә егетнең хыял дөньясы шәпләп эшкә керешкән иде бит1 Имеш. Каргалыда алар гомер кичергән өй түрендәге алма бакчасы янып көлгә әйләнмәгән. Барысы да элеккечә тыныч, хозур, дөньяның үз җае белән агышы. Язгы ямьле көн икән, алмагачлар шау чәчәктә, менә киерелеп ишек алды капкасы ачылды, пар атка утырып чыгып киткән әтисе белән әнисе шәпләнеп калды Әнисе Әхмәтсафага табан борылып нидер әйтергә теләгән иде, «ярый инде, үзең беләсең» дигән сыман, яктырып елмайды да, саубуллашкан төсле кулын изәп кенә алды. Әтисе—күп сөйләшергә яратмый торган Мостафа агайның кулында каеш дилбегә. Кыяфәте җитди, чак кына дилбегәне бушатсаң, хәзер дулап чабып китәргә торган шәп атларны капкадан чыкканчы көч-хәл белән тыеп барды да, капкадан чыгуга дилбегәләрне бушатып та җибәрде. Әхмәтсафа, әүвәл, үзен яннарына алмауларына әткәсе белән әнкәсенә үпкәләгән сымаграк иде. инде алар шундый тизлек белән күздән югалгач, капка төбендә бераз торды да, бу аерылышуга ризалашкан кебек, җәһәт кенә капканы ябып куйды һәм баядан бирле күңелен ымсындырып торган якка—бакча ягына борылды Бакчага кереп шау чәчәккә күмелеп утырган алмагачларга сокланып карап тора иде. күзенә күренә дип тора бакча түреннән алмагачларның үзләрен көнләштерерлек ак күлмәктән, ап-ак нәфис өрфия шәл бөркәнгән гаҗәеп сөйкемле кыз килеп чыкты. Үтә килештереп, назландырып кулларын алга сузып торган кыз—Заһидә иде. Егет, бар дөньясын онытып. Заһидәгә табан томырылды, кай арада кыз янына барып җиткәндер, шул шәпкә кызның нәзек биленнән эләктереп алып, кавырсындай жинел гәүдәсен үзенең күкрәгенә кысты, алсу йөзләреннән, күзләреннән шашып-шашып үбәргә иде исәбе нәкъ шушы кадерле, кабатланмас хыялый мәлдә ишек шакыды да инде теге бәндә. Их, кем икәнен белергә.. Дәрестән соң чыгып арт сабагын укытасы иде үзенен. Әйс. мондый пырдымсызны тәпәләп алу һич тә начар гамәлгә чутланмас иде. Әхмәтсафа нәүмизләнгән җанында уйнаган әрнүле хисләрен тыя төшеп, ишек ягына карап алды Ишек артында Заһид Шәркыйның апты- раулы. гасабилы йөзе күренеп калды. Бу кеше тиккә йөрмәс, хәер, юк йомышын бар итеп йөргән булса да, аңа кул күтәрелмәс иде Директорга җиткерәсе хәбәре җитди булгандыр, болай сабырсыз кыланмас иде. Нургали Надиев сыйныф бүлмәсенә шактый вакыттан сон гына керде. Кызыпкызып дәрес биргән җирдән ашыгыч чакырып алынган директорның басынкыланып килеп керүеннән үк шәкертләр ниндидер көтелмәгән хәл булуын аңлап алганнар иде. Директорның какча йөзе Н тагын ла суырыла төшеп, иреннәре күгәреп кысылган Ул өстәл өстендә чәчелеп яткан әсбапларын җыеп маташкан булды, бик сиздерергә тырышмаса да. борчылуын һич баса алмый, сыйныф журналына үрелгән кулы хәйран калтырый иде. Дәрес бетәргә күп калмаган иде инде. Нургали Надиев арыган тавыш белән: —Дәрес бетү белән икенче катка төшәбез. Линейкага.. Дәүләтьяров. сыйныф синен жаваплылыкта кала,—дип. авыр адымнар белән бүлмәдән чыгып китте. Дәрес беткәнен хәбәр итеп кыңгырау шылтырады. Үзләрен нинди янадык көтүе белән үтә дә кызыксынган студентлар. Әхмәтсафаның ни булса да әйтүен көтеп тормастан. ишеккә ташландылар, мондый чакта була торган хәл—институт коридоры корт күчедәй гөжләп алды, барлык сыйныфлар да сөйләшә-көлешә. әлеге ашыгыч җыйналу хакында фаразлап- гөманлап икенче катка ашыгалар иде Сафларга тезелгән студентлар, бер читтәрәк торган гаять борчулы Нургали Надиевны. башка укытучыларны күреп, тиз арада тынычланып, җитдиләнеп калдылар. Ниндидер күңелсезлек булган, юкса бу кадәрле хафаланмаслар иде укытучылар Сафлар алдында әрле-бирле йөренгән Заһид Шәркый, кемнеңдер әйтүен котеп тормастан, урта бер җиргә басты, нидер әйтергә авыз ачкан иде. директордан узып эш йөртүен чамалап алды ахры, исенә килеп, «вакыт җитте, без әзер» дигәнне аңлаткандай. Нургали Надиев ягына карап, башын селкеп алды. Нургали ага сүз куертып тормады, «рөхсәт» дигәнне анлатып ым какты Заһид Шәркыинын арык куллары йодрыкланган, киеренкелектән бит мускуллары уйнаклап тора. Ул тирән тын алды, йөткереп куйганнан сон. тавышына четерекле хәбәр җиткергәндә генә була торган җитдилек төсмере чыгарып, шомлы буяулар өстәп сүз башлады: — Иптәшләр, шәкертләр, укытучылар, тәрбия фронты работниклары! Яшь совет власте жинү арты җиңү яулап, барлык фронтларда ла каршы көчләрне тар-мар итә-итә. буржуазия, капитализм калдыкларын җәһәннәмнең тирән базына чәнчелдерә барып яна. шанлы тормышка табан дөлдел атларда җилдереп бара —Әхмәтсафанын хәтерендә дәрес вакытында туган әкияти манзара янарды әткәсе белән әнкәсе нәкъ менә дөлдел атларда каядыр чыгып баралар иде бит Шәркыйнең калтыраулы тавышы егетне тиз кайтарды чынбарлыкка —Әйе. искелекне туздыру җиңел түгел. Безгә, эшчекрестьянга беркайчан да жинел булмады, бүгенге көндә дә шулай —Нотыкчы: «Алга табан да жинел булулары икеле»,—дип әйтергә теләгән иде бугай, сәяси хата китәчәген искәреп, төртелеп калды.—Без... ни. безнең бу көрәшләрдә түккән каннарыбыз эзсез югалмас, бәхетле киләчәкнең мен аршынлы колачлары офыкта инде бүген үк шәйләнә. ашкынулы адымнарыбызны тизләтеп, шунда табан барабыз. Безне алга барудан бер генә көч тә туктата алмас' Юлыбызны беркайчан да ялгыштырмабыз' Заһид Шәркый кереш сүзен тәмамлагач, «бу өлеше саллы гына килеп чыкты», дип уйлап, канәгать кенә тамак кырып алды Инде барысы да түземсезләнеп көткән төп мәсьәләгә күчте — Бүген,—диде ул. тавышын әкеренәйтә төшеп.—безгә бик күңелсез хәбәр җиткерделәр. Әйтүе авыр, әмма бу хәбәрне ирештерүне мина йөкләделәр — Заһид күзләренә чытылып чыккан яшьләрен йодрыгы белән җәһәт кенә сөртен алды —Әйе. дошманнар бетмәгән, бар әле дошман Алар усал, алар явыз. Бүген —Шәркыйнең тавышы үрсәләнеп-чиелдап алды,—губерна комсомол комитетыннан хәбәр китерделәр Безнең якын дустыбыз, сезнең яраткан укытучыгыз Габдулла Туишны. Чебенле авылы крестияннарына яңа тормыш төзүдә ярдәм итәргә киткән ару-галу белмәс тынгысыз комсомол иптәшебезне дошманнар үтереп ташлаганнар.. Студентлар сафы, киеренкелектән, аркандай тартылып куйды. Әхмәтсафа Чебенле авылында өч көн элек булып кайткан иде. Ачлык елдан сон бераз тернәкләнеп килгән авылда дошманнар яшеренеп ятуы, хәтта кемнеңдер гомерен өзәргә мөмкин икәнлекне күз алдына да китерә алмады Каравыл өендә, чаршау белән бүленеп алган иске тимер караватта төн куна иде Көн туса—авыл советында, йомышы төшкән кешеләргә ярдәм итеп, эш кәгазьләре тутырып мәш килде, кич яшьләр, комсомол ячейкасы әгъзалары белән уеннар оештырдылар. Дошман яки явыз ниятле кеше булырга мөмкинме Чебенледә? Әхмәтсафа ишетелгән хәбәрдән тетрәнеп, башында чәбәләнгән уйларын тәртипкә китерергә тырышты. Габдулла Туиш губкомнын яшьләр белән эшләү бүлегеннән килде. Көләч йөзле, гражданнар сугышында авыр яралануы билгесе—сул аягына аксап йөри, тарих укыта, шактый белемле, мәгълүматлы мөгаллим. Институтта түгәрәкләр көне житсә, кичәләр оештырылса кызлар янына елышып, аларны сөйләндерергә, көлдерергә бик һәвәс иде. Шул сәбәптәндер, Заһид Шәркый хәбәре ин беренче чиратта кызлар күңелен кузгатты, сафларда кызларның мышык- мышык борын тарткалаганы ешайганнан ешая иде. —Еламагыз...—диде Заһид Шәркый тешләрен кысып —Дошманнарга үч итеп еламагыз! —Ул тавышына тимер салкынлыгы чыгарырга тырышып, Габдулла Туишның кыскача гомер юлын сөйләп алды. Шәкертләрнең нинди яхшы мөгаллимне югалтуы хакында сөйләгәндә, институтның салкын таш стеналарына кадәр сызланды кебек — Әлегә Габдулла иптәшнең ни рәвешле, кемнәр тарафыннан һәм нәрсә өчен шәһит киткәнлеген белмибез. Әмма анын яшь гомерен дошманнар өзүе факт . Аның якты истәлеген, революциянең менләгән-миллионлаган корбаннарын яд итеп, «Матәм маршы»н җырларга тәкъдим итәм —Заһид Шәркыйнең яшьле күзләре Әхмәтсафа янәшәсендә торган Зиннәткә төбәлде. Зиннәт— институт күләмендә танылган җырчы санала, революция бәйрәмнәрендә, башка чакта күмәкләп җырларга туры килсә, ачык яңгыравыклы тавыш белән ул җыр башлап җибәрә, аны бүтәннәр күтәреп ала. Зиннәт үзенә төбәлгән күзләрнең ни әйтергә теләгәнен яхшы анлады, ярты адым алга атлады, күкрәген киерә төшеп тын алды да, җыр башлады. Әмма җыр гаҗәеп күтәренке рухта иде: Кузгал, уян, ләгънәт ителгән Коллар һәм ачлар дөньясы! Дошманнан үч алсын түгелгән Үксезләр, коллар күз яше. . Әхмәтсафа, шуны чамалап. Зиннәткә нык кына төртеп алды. Зиннәт шып туктап калды. «Матәм маршы» урынына Сәгыйть Сүнчәләй тәрҗемәсендә өйрәнгән «Бәйнәлмиләл» җырлый башлаган иде ул. Егетнен тигез җирдә абынуын өнәп җиткермәгән Заһид Шәркый көчсез тавышы белән «Матәм маршы»н үзе башлап җибәрергә мәҗбүр булды: Сез хак корбан булдыгыз шәриф юлда. Халык хакы өчен тартышканда, Туп. мылтыкка каршы торып үлдегез, Газиз халык өчен атышканда... Линейка тәмамлангач, укытучылар белән бергә институтның комсомол активистлары да Нургали Надиев бүлмәсенә җыйналып. Габдулла Туишны җирләү мәрәсиме өчен комиссия төзеделәр. Эшләр бүлештеләр. Төп вазыифа—күмүне оештыруга җитәкчелек профкомның хужалык эшләре рәисе Әхмәтсафа Дәүләтьяровка йөкләнде. Оештыру эшләре төгәлләнеп, ат алып Чебенле авылына бару хакында фикер алышканда, ишек киерелеп ачылды, аннан ачудан агарынган, күз бәбәкләре киерелгән Габдулла Туиш килеп керде. Ул, тәмам аптырашта калган, күзләрен челтмелт йомып торган җәмәгатьчелеккә көтелмәгәнчә кискен тавыш белән ике- өч кәлимә сүз ыргытты: —Сез. нәмә. анагызны корт чаккырлары. башка эшегез юкмы'* Исән кешене үтереп, күмеп куярга җыенасыз. нанимаешь! Каян чыккан сүз ул. Әнә. мине күргәч Пәрваз һушыннан язып егылды, «үлгән кеше кайтты», дип кенә әйткәнен ишетеп калдым Шунда әйттеләр, кызлар Нанимаешь Үләсегез бик килсә, үзегез карагыз, нанимаешь . Заһид Шәркый, дустын кочаклап алырга теләп, ана табан талпынып алды Габдулланың ачулы йөзеннән шүрләпме, ярты юлда туктап, авыз эченән мыгырданып куйды —Сон бит Галип хәбәр җибәрде Чебенле... Дошманнар үтергән, дип.. Менә әле линейка җыеп. «Матәм маршы» жырлап. —Дөресен әйткәндә, беренче мәлдә. Шәркый матур башланып, ямьле тәмамланган чаранын шулай көтмәгәндә көлкегә әйләнеп калуын өнәп тә бетерми иде. —Үлмәгәнсең икән,—диде ул салкын гына — Ни чыкмаса. синнән чыга Заһид,—диде Габдулла үртәлеп —Сон. Алла колы, мин бит кичә Сакмарга киттем, губком йомышы белән Каян барып чыгыйм ди Чебенлегә. Үзен озатып калдын бит. ә?—диде ул. өзгәләнгән кыяфәт белән —Бу цирктан сон мин шәкертләремнең күзенә ничек карыйм’ Мин дәрес биреп маташкан булырмын, алар көлеп утырырлар шунда. Нургали Надиев. Габдулла Туишның исән-имин әйләнеп кайтуына сөенсә дә. шундый кыен хәлдә калуларына уңайсызланып. Заһидка кырын караш ташлап, аклангандай итте — Минем истә иде лә ул Сакмарга китүен. Кинәт бит Көтелмәгән хәбәрдән исәнгерәп калдым Шулай була инде атай үлеп ята. көлеп эчләр ката — Кем уйлаган, кем уйлаган, -дип сөйләде Заһид Шәркый, һәм. кинәт, ишеккә ташланды —Әйдә. Габдулла, губкомга. Галин янына! Барып кайтыйк әле!.. Каян килеп шундый хәбәр тараткан ул. белешик, җавабын институт каршында үзе тотсын,—диде, кызуланып чыгып барышлый Әхмәтсафа син дә бар. шаһит будырсын, тиз генә киенеп чык. көтеп торабыз. —Әле шәһит, әле шаһит.—дип көлемсерәп сөйләнде Нургали Надиев — Гаеплене табып, чарасын күрү начар булмас иле Сабаклар өзелде, укунын рәте-чираты калмады Шулай булса да. дәресләргә, иптәшләр, дип.—дәртле атлап чыгып китте Габдулла Туишнын исән- имин кайту сөенече йөзенә бәреп чыккан иде анын ...Институт вәкилләренен килүен түземсезләнеп көтеп торганлыгы әллә каян күренеп юра Заһид Шәркыйнең башы ишектән кереп җитәргә өлгермәде, комсомолның губерна комитетында эшләүче Гадин эре тешләрен ыржайтып, шаркылдап көлеп җибәрде —Нәрсә, артына салам кыстырган кигәвендәй кыланасын. Шәркый?—диде ул. башкаларга игътибар итмәстән —Астыңа су җибәрдемме? Хи-хи. Галин нечкә тавышын хихылдап көләргә көйләп бетерә адмады. Габдулла, анын изүеннән эләктереп, көчле куллары белән стенага терәп куйды: —Синен эшенме Галин? Мине теге дөньяга озагуны оештырып йөрисен икән. Дус. иптәш дин йөргән мин жүләр Гадин бу кадәр җенләнеп ябышуын көтмәгән иде I абдулланын Яшькелт күзләрен шар ачып, ярдәм сорагандай Заһидка, аннан Әхмәтсафага каран алды, кочхәл белән иреннәрен кыймылдатып —Җибәр.. Син нәрсә, акылдан шаштыңмы? Буып үтерәсең -дин кенә әйтә алды. Габдулла суына төшеп, кулларын ычкындырды Гадин карчыгадан ычкынган чебеш сыман, түрдәге өстәл артына, үз урынына атылды > i инде үзен кулга алырга өлегргән иде. муенын боргалап алды ла чыраен сытын теш арасыннан гына —Утырыгыз, аңлашырбыз.—дигән булды Комачтай кызарган йөзен күрсәтмәскә тырышып, өстәл тартмасына иелеп, ниндидер кәгазьләр актаргандай итте, аннан сон гына сүз башлады: —Иптәш Туишев, беренче ишетүен түгел, мин губкомда яңа йолаларны гамәлгә кертү өчен җавап бирәм. Комиссия рәисе. Син моны яхшы беләсен, Габдулла иптәш!— диде ул рәсми тонда. Эрелек төсе чыгарып, астан әле Шәркыйгә, әле Туишка карап, хәйләкәр кыяфәттә сораган булды,—Бүген нинди көн әле? Габдулла белән Заһид бер-берсенә карашып алдылар да. җавап бир. мәгънәсендә Әхмәтсафага төбәлделәр. — Нинди көн?—дип кабатлап сораган булды Заһид Шәркый. —Беренче апрель,—диде Әхмәтсафа көттереп кенә. —Менә-менә...—дип куанды Галин, муен тирәсен ышкып алып.— Бу хакта, әлбәттә, губкомнан хәбәр көтеп ятарга тиеш түгел идегез. Беренче чиратта сез. Заһид иптәш, һәм., син. комсомол әгъзасы булган яшь иптәш. Искелекне бетерәбез дип лаф орабыз, ике сүзнең берендә яна йолалар, яна гадәтләр дибез, ә үзебез'.’.. Шушы матур, язгы көндә беренче апрель—алдау көне икәнлеген берегез дә уйлап та карамасын инде! Көлке бу, просто тавык көләрлек хәл. Кая комсомол ялкыны, кая монда яңалыкка омтылу, кая монда, канса да канис, көрәш рухы9 Юк. юк бит, иптәш Юсупов?—дип. Заһидның инде күптән онытылган үз фамилиясен искә төшерде Галин —Ә бит бу алдау көнен чын совет бәйрәме итеп үткәрергә булыр иде. Алдау-алданулар, бер-береңне шаяртып алулар. Шуның бик матур үрнәген мин сезгә үзем күрсәтергә мәҗбүр булдым, бигайбә. Күңелле түгелмени—үлгән дип уйлаган иптәшегез, революция солдаты сез матәм үткәргән минутта исән-имин үз аягы белән кайтып керсен әле! Хи-хи... Тагын нәстә кирәк сезгә, нинди үрнәк көтәсез? Үзегез оештыра белмәгәч Губкомнын ныклы контролендә булыр бу бәйрәм моннан сон. — Шәп иттең инде, иштең ишәк чумарын., —диде Габдулла үзе белән шулай усал шаяртуларына әрнүен яшерә алмыйча,—Мине нинди коега төртеп төшерүегезне аңламыйсың бугай, Галин Шәп казыгансың коены . ,Үлем белән шаяралармыни?! —Йә инде, бала-чага булма...—Галиннын тавышы үпкәле иде.—Кеше казыган коега төшү ул кадәр үк үкенечле түгел, үзен казыганга төшмә син. Революция ясап йөргәнсең, үзен печтек тә ан кермәгән кеше сыман сүл исен. Шаярту бу. просто дусларча шаярту... Адәм көлдереп йөрмәгез, барыгыз, кайтыгыз. Мин әйткәннәр хакында кат-кат уйлашыгыз... Заһид Шәркый исә, Галин әйтмешли, шундый «простой вопроста» сәяси сукырлык җибәрүенә, беренче мәртәбә ил-күләм үткәрелә торган совет бәйрәменә— алдашу көненә карата шундый да битарафлык, игътибарсызлык күрсәтүенә үкенеп, ишек катында тора иде. Башкалар артыннан ул да дәшми-тынмый кайтырга кузгалды. —Алдау көне Алдау көне...—дип сөйләнде Габдулла Туиш тынычлана алмый — Алдашу нинди бәйрәм булсын ди, ялган җитәрлек бу илдә болай да... —Җитте, тынычлан,—диде Заһид.—Үзең генә түгел монда, яшь кеше булуын да онытма!—Бусы: «Әхмәтсафа алдында теленә ни килде, шуны сөйләп барма!»—диюе иде, ахрысы.—Аптырыйм мин,—диде ул, як-ягына сәер каранып—Нәрсә булган инде— шаяртып алган иптәш. Шунын белән беткән-киткән, син һаман үпкәләп барасын. Ан җитми әле безгә, революцион аң, зирәклек җитми... XII лдагы елда Әхмәтсафага укырга туры килмәде. Ачлык галәмәте үтеп, халыкка бераз җан инә башлаган чор иле бу. Хәер. Әхмәтсафаны институтка тартып торучы серле жеп өзелде бит— укулар беткәч үк Заһидә. ничә курс тәмам итүе Ахакында белешмә алды да. Такташ артыннан Ташкентка китеп барды. Саубуллашып китте Сонгы көннәрнең берсендә институтның аулак почмагында Заһидә белән күзгә- күз очраштылар алар Заһидә үзенең Ташкентка китәргә җыенып йөрүен әйткәч, әллә институтның биек түшәме өстенә җимерелеп төште— Әхмәтсафанын аны томаланып, шактый вакыт зиһенен жыя алмын торды Кыз. Әхмәтсафанын тәмам бетәшкән төстә каршында торуына ачуы килепме, кырыс тавыш белән өстәп куйды: —Жегет булсан. жебеп торма! Теләсән. поездга озатып куярсын. Ә мин Такташны барыбер эзләп табачакмын Синен белән дуслар булып калырбыз. Әхмәтсафа, үзен кулга алып, ни өчендер, кызны бу хәвефле юлга чыкмаска үгетлисе итте: —Ашыкма. Заһидә. Укуынны бетер. Ташкентта, теге Такташын да качмас Бәлки бергә китәрбез ул чагында —Илдә чыпчык үлми.—диде Заһидә. Әхмәтсафанын «бергә китәрбез» дигән сүзләрен ишетмәмешкә салышып —Такташны һич кенә дә күнслемнән куып чыгара алмыйм, анын өчен мине битәрләмә, зинһар Ул минем җанымны, вөҗүдемне биләп аллы Матур жегет иле Татар тотып карамый ышанмый дигәндәй, менә минем дә шул матурлыкны тотып карыйсым килә —Кыз әллә чын сөйли, әллә, гадәтенчә, шаяртуга күчеп алды, егет анышып бетми тора иде. Заһидә сүзне икенчегә борлы,— Хәзер бөтен татар Ташкент ягына сыптыра Бу якта калып, ачлыктан кырылып бетәсе килми кешенен Быел җәй ничек булыр9 Барысы да Ходай кулында бит. Әхмәтсафа Кыз китәм дип хыялланган, аны бу уеннан кире кайтарып булмаячагы кон кебек ачык иде Әнә бит. ничек фәлсәфә сатарга тотынды Кычыткан чыпчыгы шикелле сикергәләп йөргән кызчык димәссен —Акылны Ходай юкка гына бирмәгән кешегә Бернәрсә дә юкка бирелмәгән Акыл булгач, уй дигән нәрсә дә бар Башка уй килеп кергән икән, инде анын да хуҗасы—Ходай дигән сүз. Ходай язмаган эш булмас, мин тәвәккәлләп юлга кузгалам, дустым — Заһидәнен керфек очында көмештәй яшь тамчысы елтырап китте —Барып урнашкач та кызларга хат язармын, алар хәбәремне җиткерерләр —Ул. җавап көтмәстән. йөгерәатлый беренче катка төшеп китте Әхмәтсафа кызны озатырга бармады Күңелендә үҗәтлекме, үпкә хисеме кузгалды, хәер, анысы артык мөһим түгел иде инде, ни булса да булды—кызнын китүен бик авыр кабул итте ул Заһидә киткән көннән бирле аягы институтка тартмый тек тартмый инде Күнелне юатырлык бер нәрсә бар—бу җәйдә, ниһаять, үзләре элек яшәгән Сакмар очындагы нигезләренә өй салып керергә җыена башладылар Бу эшне бигрәк Гомәрхан абыйсы ашыктырды Анын һич кенә дә Тайфә карчык йортында яшисе килми иде Үзе сугыштан кайтып керүгә үк хәллерәк кешеләрдә батрак булып ялланды, сонгы кышта Зариф, «башлы егет» дип. аны авыл советына секретарь итеп эшкә алды. Сәвит тирәсендә йөри торгач, бераз унга-сулга карый башлады. Утлар-сулар кичеп кайткан солдат йортсыз-нисез йөрсен инде Монын белән ничек килешмәк кирәк* Янып көлгә әйләнгән нигезләре, йөрәген әрнетеп, шул килеш таралып ята Язгы чәчүләр бетү белән Әхмәтсафа белән кинәште дә. Бәдертдин байда конлекче малай булып йөргән Әхмәтханны чакыртып алды Авыл советы сәркатибенә бай абзый карышырга батырчылык итмәде, үзләренең көннәре санаулы гына калып баруын ул чамалый иле инде Егетләр эшкә жан-фәрман тотындылар Ихата арасын яхшылап чистартып, янгыннан калган чүп-чарны Сакмарнын биек ярыннан аска түктеләр Абыйлары янына уникенче яшен тутырып килүче сөйкемле кыз Бибкәи дә килеп җитте Ул һаман да үги әнисеннән аерылмый. Шәмсия белән Фәтхулланың асрамага алган кызлары булып яши иде Атна дигәндә йортка нигез салынды Әхмәтсафа үткән ел яшьләр белән бергәләп оештырган итек тегү 60. мастерскоендагы эшне җанландырып җибәрде. Ана Саттар да килеп кушылды. Булышчылары да табылды, ин мөһиме, мастерскойны авыл советы рәисе Зариф абзый үз итә, үткәндә сүткәндә кереп чыга, кулыннан килгәнчә егетләргә булыша иде. Җәй урталары җиткәч: «Якын-тирәдә угрылар йөри, совет хакимиятенең дошманнары яңадан баш калкыта икән,»—дигән хәбәрләр ишетелә башлады. Авыл активистлары, коммунистлар Зариф абзый җитәкчелегендә ЧОН отряды төзеделәр. (ЧОН—«часть особого назначения» дигән сүзләрне кыскартып әйтү—җирле партия ячейкалары тарафыннан төбәктә контрреволюииягә каршы көрәшү, тәртип булдыру, дәүләт милкен саклау өчен төзелгән отряд). Отряд әгъзалары төннәрен авылны төрле угры-караклардан, дошманнардан саклау нияте белән кизү оештыра башладылар. Гомәрхан да өйгә мылтык күтәреп кайтып керде бер көнне. Әхмәтсафа мылтыкны күргәч, кызып китте, авылны саклаучылар сафында булмавына үкенеп тә куйды хәтта. Нинди гажәп хәлләр булмас дисең, ә ул, комсомол башы белән, төннәрен башын чикмән астына яшереп ятсын ди!.. Әлеге уйларын икенче көнне мастерскойга килгәч. Саттарга да сөйләде. —Авылның комсомол ячейкасы бар, алар нигәдер кымшанмыйлар бит,—диде Саттар Әхмәтсафаның кайнарланып сөйләвен бүлдереп — Өлкәннәр йөри дип Аларнын күпчелеге гражданнар сугышында булган, утны, суны кичеп кайтканнар. Бездә ни корал юк, ни әйткән кеше лә юк. —Кем әйтсен безгә?!—дип янә кызып китте Әхмәтсафа.—Ни өчен комсомол сон без, шундый эшләрдән читтә йөргәч? Мусадан үрнәк алырга кирәк безгә—мылтык күтәреп дошманнарга каршы йөргәндә, үзе дә мылтык буе гына иде. — Каян алабыз мылтык?—дип сорады Саттар,—Кулга таяк тотып чыгып булмый бит. Аннан барыбер яшьләрне күтәрергә кирәк. Комсомол ячейкасы ни уйлый'’ Шәһәрдә кыш буе таракан симертеп яттылар да. хәзер эшем ияләре булган булып, безнең эшкә кысылып йөриләр диюче габылмас дисеңме? —Димәсләр! Дөрес аңлату бездән тора. Үзебездән башларга кирәк,— диде Әхмәтсафа, ышанычлы тавыш белән —Мылтыкка килсәк. Гомәрханның мылтыгы өйдә тора, үзе төнлә авыл советында кунып йөри. Ана шундый фәрман бирелгән. Инде бер атна буладыр, өйгә көндезләрен генә кайтып китә. Мылтыгы хакында онытты да бугай инде Ана нәрсә, сәвитгә корал җитәрлек... — Бездә ау мылтыгы бар,—дип сүзгә кушылды Рәхим.—Әткәй чормага яшереп куйган иде, ике-өч ел тузан җыеп ята шунда, хәзер ауга йөрер чак түгел, алып төшеп чистартсаң... — Чынлап еласаң, сукыр күздән яшь чыга,—дип куанып сөйләнде Әхмәтсафа.— Ә син таяк дисен. Менә өчебезгә ике мылтык булды. Беребез, чыннан да таяк белән йөрер. Корал эшләр, ир мактаныр, сугыша белсән, таяк та корал. Караңгы төн. Сакмар ягыннан Каргалы очына табан тавыш тынсыз гына шәүләләр шуышкан кебек. Төнге күк йөзен алама болыт кисәкләре камап алган, шул әләм-сәләм болыт арасыннан сирәк кенә ай карап ала, ул чагында йөрәктәге шом тарала төшә, шәүләләр пышылдап кына, үзләренең кай тирәдә йөргәннәрен чамалап алалар, якын-тирәдә хәвеф- хәтәр булмавына ышангач тагын алга атлыйлар Болар Әхмәтсафа, Саттар, Рәхим—ягъни төнгә авылны дошманнардан сакларга чыккан яшьләр иле Шактый йөреп тә. шикләнерлек нәрсә күренмәгәч, егетләр тынычлана төштеләр, карангыга да ияләштеләр, аннан мылтыклар да яхшы иптәш, ышанычлы терәк, алар бар чагында курку чигә икән, егетләр кыюланып, нигә чыкканнарын оныта язып гәпләшеп баралар иде, зират тыкрыгыннан каршыларына әзмәвердәй карачкы килеп чыкты Егетләр, көтелмәгән хәлдән аптырап, телдән калдылар. Рәхимнен кулындагы мылтыгы төшеп китте —Кемнәр иөри? Кая бару әле?—диде кырыс тавыш. Анын Зариф абзый тавышы икәнен шәйләп алдылар. Әхмәтсафа тотлыгып, жавап бирде: — Ком комсомоллар без. Кизүдә. Зариф мыскыл иткәндәй көлеп куйды —Сүз әйтмәс борын комы коелып беткән комсомоллар икән әле.— Ул. жәһәт иелеп. Рәхимнен мылтыгын жирдән күтәреп алды.— Комсомоллар түгел сез— хәчтрүшләр! Нишләп кизү хакында авыл советы белми, теркәлми-нитми кем чыгарга кушты сезгә? Әхмәтсафа батыраеп китте: —Бөтен активистлар угры-дошманнарга каршы күтәрелде. Шундый чакта без яшьләр йоклап ятарга тиешме? Сөйләштек тә чыктык менә... — Кемнәр соң сез. балакайлар.—дип Зариф шырпы сызып жибәрде. Сүрән яктыда егетләрне төсмерләп, көлә төшеп санап алды —Әхмәтсафа. Саттар. Рәхим . бәй студентлар түгелме сон сез? Авыл комсомоллары үз белдекләре белән кизүгә чыккан дип торам тагын Аларга да задание бирелгән, аларнын эше башка. Ә син «Каеш»—молодей! Шулай да сак йөрегез, егетләр. Бүтән көннәрдә өлкәннәр белән җыйнаулашып чыгарсыз, каршыгызга очраган беренче кешене күрү белән мылтыгыгызны жиргә ташларлык булгач, чыкмасагыз да сүз юк Рәхим аклангандай сөйләнеп. Зариф кулындагы мылтыкка үрелде: — Бавы күгәреп беткән, каһәр төшкеренен Каршыга шәүлә килеп чыккач, җилкәдән тартып кына алыйм дигәнием Өзелде, шайтан Егетләр көлешеп алдылар. Зариф абзый ничек көтмәгәндә пәйда булса, шулай ук карангылык эченә кереп, юкка да чыкты Кизүчеләр авыл башына чыгып, озын сөзәк калкулык буйлап сузылган юл буенда тукталдылар. Тирә-юньне үзләренчә жентекләп күзәтеп торсалар да. шикшөбһә төшәрлек нәрсә дә булса сизелмәде. Төн танга авышкач, тәннәргә суык үрмәли башлады, керфекләргә мыскаллы йөк деканнармыни. ябылабы з-ябылабы з дип кенә торалар, тизрәк кайтып сәкегә авасы килә. Мастерскойга да төштән сон гына җыелырга сүз куешып, кайту ягына борылганнар иде. ерактан йомшак кына ат тоягы тавышы ишетелде. Иң гажәбе—шул арада аларнын өстенә үк диярлек бер җайдак килеп чыкты, егетләр үзләре дә сизмәстән, юл читендәге уйсу жиргә чүктеләр. Болай сонга калып килүче мосафир кем булыр? Зариф абзый белән очрашу чирканчык алдырган иде. бу юлы егетләр шактый кыю булырга тырышып, җайдак килгән якка текәлделәр Җайдак, һичшиксез, алар яныннан ук үтәчәк иде «Бәлки кем икәнен чамалап та булыр?»—дип уйлап алды Әхмәтсафа. Әмма ат. алар поскан җиргә йөз-йоз илле адым кала, юлны ташлап, бакча киртәләре буйлап Сакмарга табан төшеп китге Сәер, бик сәер иде бу хәл Егетләр алдан сүз куешкандай, җайдак артыннан кузгалдылар. Гаҗәп бит кеше дигәнен—әле генә үзләренең шәүләләреннән өркеп, шикләнеп йөргән кизүчеләр чын эшкә керешкәч, бөтенләй курку белмәс кешеләргә әйлдәнделәр дә куйдылар. Күкрәктә ашкынып типкән йөрәк тә куркып түгел, ә шушы сәер хәлне тизрәк ачыкларга, эшнең төбенә төшәргә ашыктырып җилкенә иде. Ахыр чиктә, уйласаң, егетләр гатлы йокыларын калдырып, ни дип михнәт чигеп йөрделәр? Дошман йә угры тотабыз дип. кайнарланып чыктылар бит кизүгә. Менә, бирим дигән колына, чыгарып куяр юлына, ди. шикле бер җайдак килеп чыкты Анын урамга кермичә, ниндидер яшерен нияте бар сыман, авыл читеннән < акмар ягына төшеп китүе көтелмәгән, әмма бу катлаулы көрәш чорында булырга бик тә мөмкин хәл иде Кем генә йөрмәс диген мондый болганчык чакта, кемдә нинди ният юктыр дисен? Шуңа күрә егетләрнең берсендә дә икеләнү-курку тойгысы калмады. Сак кына, җайдакның артыннан барып, анын кем икәнен, нинди ният белән килүен ачыкларга, моның өчен, ин кимендә, анын кемнең йортына кереп китүен чамалап калырга кирәк иде. Инде юлчы Сакмарны кичеп, аръякка китмәкче икән, бигайбә, егетләрдә мылтык бар, атып шау-шу кубарачаклар. Авылдагы ЧОН отряды йокы бүсеп ятмый торгандыр, күтәрелеп чыксалар, бу җайдакның эше хәл ителде дигән сүз. Аларда ат та бар, корал да җитәрлек. Сәер юлчы исә, әрәмә-урман арасында озак яшеренеп йөри алмас, егетләрнең белүенчә, анда да яшеренгән кизүчеләр бар. Тиз шәйләп алырлар. Жайдак бер дә ашыкмый төсле тоелды егетләргә. Алар, хәтта артык якынаеп, вакытыннан алдан үз-үзләрен ачмас өчен, адымнарын акрынайтырга мәҗбүр булдылар. Әйе. җайдакнын яшь-җилкенчәк кенә булмыйча, чандыр, озын гәүдәле икәнен дә искәреп була иде инде—дөньяга тан нурлары сирпелеп, күк түре күтәрелә төште. Бу хәл егетләрнең дә эшен кыенлаштырды. Жайдак исә, һич кенә дә Сакмар аръягына чыгып китү турында уйламый иде, бакча буен үтеп, аскы урамга борылды, бер ихата яныннан узганда, атны кинәт уңга борды да, лапас каралты артларына кереп юкка да чыкты. Егетләр адымнарын тизләттеләр. Юлчы ташландык йортның җимерек киртә арасыннан түр бакчага чыккан, анда исә берничә хуҗалык— каралты артлары аша үтеп, әллә алдан хәзерләнеп куелган, әллә анысы да җимерелеп беткән булган—аратасыз киртәлек аша аулак тыкрыктан чыгып каршы як урамга үткән. Озакламый аның үзен дә искәрделәр Жайдак үзенә генә таныш сукмаклар буйлап бара, анын бу авыл кешесе икәнлегенә шик калмаган иде инде. Ул икенче бер тыкрыктан Сакмар буендагы сонгы урамга чыгып барган җирдән, янә уңга каерып, бакча артына үтте, атыннан сикереп кенә төшеп, лапаснын арт капкасын ачып, атын эчкә үткәрде, үзе җиңел хәрәкәтләр белән гыкрык киртәсен рәткә китерде һәм ачык капкадан лапас эченә кереп сенде. Эчтә хатын-кыз тавышы ишетелеп калды, ана каршы тыенкы гына ир-ат нидер җавап кайтарды, шуннан башка ник бер тавыш әсәре булсын... Егетләр инде тыкрык ягына ук чыгып торган лапас янына килеп җиттеләр, тынланган булдылар, әллә җайдакны атыние белән җир йотты, шым иткән тавыш- фәлән юк иде.. Әхмәтсафа Саттарның колагына иелә төшеп: —Фәтхулла абый бит бу. Алар ихатасы,—дип пышылдады. —Беләм,—диде Саттар —Бездән ерак тормыйлар ич инде алар.— Тик Фәтхулла абыйның аты юк бит анын. Каян кайтып килеше микән болай? Рәхим, тынын кысып, ыслап алды: —Фәтхи атсыз торыр ди Аларнын нәселе ат карагы бит. Кәсепләре шул Димәк. Фәтхи янә шул шөгыленә керешкән, сугыштан кайткач —Нишлибез?—дип, аптырап сорап куйды Әхмәтсафа. Болай гына ихатага барып кереп булмый, аннары бит әле. сенлесе Бибкәй дә шушы йортта. Алар йорт хуҗасының шикле эшен фаш итәргә йөриләр, кызчык бер хәбәрсез йоклап ята торгандыр. —Тире җыеп, күн эшлибез,—диде Саттар, белдекле кыланып — Зариф абзыйны табарга кирәк, әллә кайда йөрми торганнардыр әле. Без үзебез ни эшли алабыз? Бар, Рәхим, урамны әйләнеп чык, кизүчеләр очраса, хәбәр салырсың. Без монда—лапас ышыгында көтеп торабыз. Мылтыкны калдыр мина, сиңа кирәге юк анын. Бер сәгатьләп вакыт үтте, инде тан атты, тирә-як яктырып, бөтен нәрсә уч төбендәгедәй күренә иде, арып-талып, өстерәлеп диярлек Рәхим кире алар янына килеп егылды: —Беркем юк урамнарда, хет бөтен авылынны талап алып китсеннәр. Хәтта авыл советы ишеге дә бикле. Шакып та карадым, ачучы юк,—диде ул зарланып. —Яктыра башлауга, таралышып беткәннәрдер Авыл мужигы бит алар. Тиздән көтү кузгала,—диде Саттар.—Монда таптанып торып булмый, әйт. Әхмәтсафа, нишлибез? - . Ни очен чыктык сон?—диде Әхмәтсафа, бәхәскә урын калдырмыйча Авылны дошманнардан, угрылардан сакларга дипме? Шикле нәрсә оар икән, белергә кирәк. Хәзер үк ишекләрен шакып уятабыз Фәтхулла абзыйны. Сорыйбыз, каян кайткан, кайда йөргән?. Рәхим каршы төште: “Фәтхулла абзый нинди дошман булсын инде һем Кеше бимазалап йөрмәек. Әйдәгез, кайтаек та ятаек. Болан да аяк атлар хәл калмады. Кайтасын килсә—кайт. Мин эшне өзми, ярты юлда калдырмаячакмын,—диде үҗәтләнеп Әхмәтсафа һәм урамга табан атлады. Ана Саттар белән Рәхим дә иярде. Капканын эшермәсен шудырып, эчкә үттеләр. Икеләнү, шөбһәләр юкка чыкты. Әхмәтсафа башта саграк. бераздан катырак итеп ишек шакыды. Өй эченә җан инде, кемдер нык басып өиалдына чыкты, ишекнен келәсен өскә чөйгән уңайга, егетләр һич көтмәгәнчә, хуҗа кеше дәшми- нитми, ишек катына кемнәр килүен дә белешеп тормастан, авыр ишекне шартлатып ачып га җибәрде. Егетләр, төн уртасында нәкъ Зариф абыйны очраткан чактагы кебек үк. үзләренә терәлә язып ак күлмәк-штаннан өрәктәй басып торган Фәтхулла!а карап, телсез калдылар Фәтхулла исә, исе дә китмәгән кыяфәт белән — Ни бар «Каеш», нигә кайтып ятмыйсын инде’—дип сорады Әйтерсен. егетләрнең кизү торуын да. артыннан сагалап төшүләрен дә яхшы белә иде ул. Әхмәтсафага җан керде: — Кизүдә без. —диде ул, шыр җибәрделәр дип уйламасын дигәндәй сүзләрен ачык һәм кычкырып әйтергә тырышып Фәтхулладан шүрләргә исәпләре юк икәнлеген белдерергә теләп, шул кимәлдә сүзен дәвам итте.—Менә сезнен ихатага бер атлы кеше кереп китте Шу на аптырап белешергә дип кердек —Атлы кеше?—дип. кайтарып сораган булды Фәтхулла. Мылтыклар тотып, бик мөһим эш башкарган кыяфәттә торучы кизүчеләргә бер тын карап торды да, киң күңеллеләнеп, аларны өйгә үтәргә кыстый башлады —Килгәнсез икән, керик инде, сөйләшербез, белешербез дигәндәй. Әхмәтсафа авыз ачып сүз әйткәнче, Рәхим җавап бирергә өлгерде —Кереп-нитеп тормыйбыз, Фәтхулла абый. Ат сезнен ихатага керде Юлчының кем икәнен әйтегез дә. без авыл советына барып, теркәтеп куябыз. Озаклап сөйләшеп торырга. вакыт юк Инде, озакламый көтү кузгала, ашьпабыз.—диде ул, сабырсызланган кыяфәт белән —Ун аякка итек кигәч, сул аякка чабата элеп йөрмиләр бит. энекәшләр, әйдә, килгәнсез икән, ишек төбендә туктап калмагыз Бездә тәртип шундый,—дип. Фәтхулла Әхмәтсафаның җин башыннан эләктерде дә, өйалды эченә суырып та алды. Аның артыннан, башын гүбән иеп. елан авызына ирексез кереп баручы куян баласы шикелле. Саттар кереп китте Рәхимнең башы эшләде, ул: — Минем вакыт юк, кайтышлый кереп, хәбәр салырсыз,—дип кырт борылды да. капкага йөгерде. Һәй. чикерткә,—дип калды анын артыннан Фәтхулла,—пәрисез шунда, ком иләп —Рәхимнең болан чыгып сызуына ачуы килде, ахры Егетләрнең эчләренә җылы йөгерде Өйгә үттеләр, Шәмсия аяк өстендә иде инде. Аптыраулы карашын Фәтхулла!а төбәп алды. Тегесе мәгънәле генә күз кысты — Карчык, егетләр килгән, бар әле. кар базыннан катык алып чык. төн буе кизү торып карыннары ачкандыр, минем дә тамак ялгап аласы килә Син кергәнче без гәп куерта торырбыз Шәмсия «ә» димәде, «жә» димәде, башындагы яулыгын әйбәтләп бәйләгәндәй итте, чөйдән бишмәтен эләктереп, мич аралыгына кереп кипе, кулына ташаяк күтәреп янә өстәл янына килеп тәрәзәгә күз салды, шуннан сон гына чыгып кипе —Түргә, өстәл янына үтегез,—диде Фәтхулла аптырашып торган егетләргә — Мылтыгыңны әнә почмакка куясынмы сон?—Бусы Әхмәтсафага гөбәп яшәшүе иде Әхмәтсафа, «юк» дигәндәй башын селкеп алды да, өстәл түренә кереп утырды. Мылтыгын бот арасына кыстырды. Саттар исә кыенсынып кына Әхмәтсафа янындагы бүкәнгә чүмәште. Фәтхулла егетләргә көлемсерәп карап торды да. аларнын каршыларына килеп утырды һәм җитди итеп сүз башлады. —Әй дөньялар —диде ул сызланган сыман —Бар иде заманалар, үтте— китте, юк инде... Әхмәтсафа каш астыннан Фәтхуллага карап алды. Фәтхулла озын пычак алып, йөзенә бармак тигезеп, үткенлеген тикшергәндәй итте, аннан җәһәт үрелеп, өстәл уртасында чигүле япма астыннан түгәрәк ипи эләктереп алды, бисмилласын әйтеп, күкрәгенә терәп ипи кисә башлады. Үзе сөйләнә бирде: —Бик ерак сәфәрдән кайттым, егетләр, ерак сәфәрдән. Ну уңышлы булды юл Инде күргәнсез икән, яшереп торыш юк. бер казакъ баенын нәселле чаптарын урлап кайттым .. Төн чыкканчы йөз чакрым гына юл үтелгәндер. Авылга кайтып кергәндә генә аруы сизелде, мәхлукның. —Ат урладың?—дип гаҗәпләнеп сорады Әхмәтсафа. —Нигә гаҗәпләнәсең, энекәш? Әллә беренче ишетүеңме? Бу кәсеп Каргалы белән бергә яралган бездә. Сәүдәгәрләр нигез салган кала бит бу Аны болай гына авыл-сала дип йөргән булалар. Тегенди-мондый калаларны орып бирә ул Каргалы. Каргалы да түгел әле ул. Кыр-кала дип аталган әүвәл. Аннан телгә кереп киткән Каргалы булып. Авыллары Каргалы, Бар да тимер арбалы. Каргалыдан үткән чакта Күлмәк-штан калмады,— дип зар елап җырлый торган булган элекке мөсафирлар. Угрылар күп булган монда. Ат каракларына тел тигезмәгез, алар икенче чутта. Теләсә кем эше түгел ул ат урлау. Менә шул, энекәшләр, кайда патша—шунда алдашу, кайда сәүдә—шунда урлашу һәр халыкның үз кәсебе. Менә урысларны ал—аларда юлбасарлык, башкортларда—кыз урлау матур гамәл, йола санала, каф тавы халкы—кеше урлап, кәсеп итә. Аларда иң үтемле мал—кеше Хайван урынына да күрмиләр кешене. Татарда исә—мондый кәсептән—ат урлау Шунысы бар—ат хуҗасы да зыянланмаска тиеш, урланган ат та исән-сау килеш башка кулларга тапшырылырга тиеш. Бу канун. Ат урлаганда кан түгелү булдыксыз бәндәләр гамәле. Кергән табышның да зәкате тиешенчә түләнергә тиеш Ятим карт-карчыкка. ятим-җилпегә. Буяктан. Аллага шөкер, ата-баба йоласына хилафлык китергән юк, инде ничә ел ятимнәргә ярдәм итеп, тамакларын туйдырып, өсбашларын карап торабыз,—дип, Әхмәтсафага карап елмайды —Шулаймы, Әхмәтсафа энекәш'’ Ачлык елны пар канатлы гаиләләр дә бала-чагаларын саклап кала алмадылар әнә. рәттән кырылып беттеләр. «Каеш»ныкылар. шөкер, барысы да исән, барысы да имин. Әхмәтсафа, бу сүзләрне кызышып тыңлап утырды Колакларына кадәр кызарды Йокы дигән нәрсә әллә кая качты, маңгаена тир бәреп чыкты Саттар да тавыш-тынсыз тынлып утыруын белә. Фәтхулла исә дәвам итте —Йорт башларга исәплисез икән Дөрес эшлисез. Тайфә карчыкнын тавык алачыгына сыеша алмыйсыз инде сез. Бик матур үсеп киләсез. Сеңлегезне дә үз яныгызга алырсыз Мин быелдан калмам. Хива ягына китәргә исәп. Анда туганнар бар. Иркен тормышта яшиләр. Монда нәрсә бар'’ Рәт бетеп бара яшәргә, жить итәргә. Әхмәтсафа, иртүк әзер булып торыгыз. Шәмсия җиңгән белән кызыл балчык, салам кайтара башлыйбыз, саман кирпече суга башларга кирәк. Болай йөрсәгез, быел кышка тагын өйсез каласыз. Без киткәч, белмим, сезгә ярдәм кулы сузучы булмас шикелле Сәвиттән эләккән эш юк. талау ягын шәп белә, ярдәм итү ягын кайгырта башласа гына эше кәяләп китә Шәмсия җингән. балалар үсеп җиткәнче, ташламыйм, дип. җан тартышканга гына, китүне кичектереп тордым — Фәтхулла бераз тын торгач, өстәп куйды — Иптәш егетләрен дә ярдәм итәрләр. Шулай бит. Саттар? Саттар «риза» дигәнне белдереп баш какты Ул арада Шәмсия килеп керде. Апак катык тулы ташаягын өстәлгә утыртып, сиздермичә генә Фәтхуллага кагылып алды да, түр якка кереп китте —Әйдәгез, энекәшләр, тамак ялгап алыйк,—дип кашыкка үрелде хужа. —Аннан лапаска кереп, атны карарбыз Ниндирәк нәмәрсә микән ул? Әхмәтсафаның зиһене тәмам таралган иде Менә бит. шушы ат карагы Фәтхулланың ярдәме белән көн күреп яткан бит алар. Үзе дә туганнары да. Начармы бу. яхшымы? Ул бигрәк тә Саттардан уңайсызлана. Ичмасам, анын алдында әйтмәскә иде. Комсомол диген Ат карагы—кәсеп, имеш Саттарның исә дустының башында чабышкан уйларда бер эше дә юк. сыпырта гына катык белән ипине Әллә тагын ел буе тамагына тәгам ризык капмаган. —Әйдә. әйдә, җебеп утырма, «Каеш», кашыкка үрел,—диде Фәтхулла. «Җебегән» сүзе аның күңеленә нык тия икән, башына шаулап кан йөгерде. Бу сүзне ана Заһидә әйткән иде, әллә сон. ул чыннан да бер җебегән, бәрәңге боламыгы? Бу очракта нәрсә эшләргә? Ә бит дөрес әйтә. Фәтхулла, әгәр ярдәм итүче булмаса. алар быел тагын өйсез калалар, тагын кайсы кая таралып кыш чыгачаклар Ул әкрен генә ипигә үрелде Ашап алганнан сон, ишек алдына чыктылар Каргалыдагы куп кешеләрнекеннән аермалы буларак. Фәтхулланың ишек аллы шактый кип. ихатасы төзек иде. Фәтхулла алдан, анын артыннан мылтык күтәргән Әхмәтсафа, иң арттан Саттар лапас эченә үттеләр Фәтхулла лапас бүлмәләренең әле берсен, әле икенчесен ачып күрсәтте, гаҗәпкә каршы, атнын эзе дә юк иле лапаста. Фәтхулла, аптыраган кыяфәттә, ике кулын җәеп җибәрде: —Ай күрде, кояш аллы, энекәшләр. Аттан җилләр искән икән инде. Бигайбә, күрсәтеп булмады,—дип. ат тире исе сеңеп калган лапаста үзләрен генә калдырып чыгып та китте. Чыгып барышлый, әйтеп кенә куйды —«Каеш» озак юанма. кояш күтәрелгәндә килеп җитәрбез Бүгеннән эшкә башлыйбыз. Тегенди-мондый сүз кузгатып та йөрмәгез Файдасыз сүздән дә кадерсез нәрсә юк дөньяда Үзегез шаһит, монда ат-фәлән кермәгән, ахры Сез күргән җайдак кем булгандыр-мина караңгы Анысын бер Алла белә. Минем бер катышым да юк ул эшкә — Ну иштек ишәк чумарын...—диде ачынып Әхмәтсафа,—Әйт. Саттар, син барысын да үз күзләрең белән күрдең, үз колакларын белән ишеттең Нишлибез хәзер? Саттар, юкка хафаланма, дигәндәй, кулын гына селтәп җибәрде. —Оясыннан егылган чәүкә баласы шикелле тыпырчынма, дустым. Беренчедән, мин бернәрсә дә ишетмәдем, икенчедән. Шәмсиятгәйнең катыгы бик шәп булды әле. шуңа күңелем булып тора, өченчедән, кайтышлый Рәхимгә керен чыгам, бераз йокы туйдырып алабыз да. сезгә өмә1ә киләбез. Фәтхулла абзый дөрес әйтә, быелдан да калырга ярамый, өй җиткерергә кирәк Ә ат мәсьәләсен оныт син Тотылмаган карак түгел Күреп торасын, без катык көтеп утырганда, Шәмсия абыстай аткарган чаптарны Кая. ничек, анысын үзләре генә белә. Шулай итеп, өй мәшәкатьләре белән көзгә дә килеп керделәр Кырпак кар яуган көннәрнең берсендә Фәтхулла абын белән Шәмсия Хина ягына кузгалдылар. Озаткан чагында Бибкәй Шәмсияне кочаклап үкси үкси елады Ана кушылып Шәмсия яшь түкте. Фәтхулланың да күзләре чыланды Авыр аерылышу булды 6v Әхмәтсафа исә кыш буе итек текте Кече туганнарын мәктәпкә бирде, ничек тә кеше арасына кертү, белемле игү иде исәбе Гомәрхан кон гон эштә, тормыш ярыйсы гына җайланып китте сыман бу елла XIII елемгә омтылуы көчле булгандыр инде Әхмәтсафаның, ел буе институтны, мөгаллимнәрне, сабакташ дусларын сагынып яшәде Көннәр көзгә авыша башлагач. Гомәрхан белән киңәштеләр дә. Әхмәтсафа укуын дәвам иттерергә булды. Институтка ул ашкынып килде. Бу зур бинаның һәр ташы аннан сорау ала кебек: «һәй, егет, ел буе кая югалып тордың?.. Яңа тормыш төзибез дип капларга гына барып, кемнәр алдында гына нотык сөйләп йөрмәдең. Ә үзен ни майтардың шушы бер ел эчендә9 Монда чакта бик актив идең, институтта һәркемгә таныш, һәркемнең йомышы төшәрлек шәкерткә әйләнеп баруыңа да шаһит без. Синен өчен куанып туймый идек, менә сина мә—суга төшкән сыман, юкка чыктын Синен бодай күздән югалуына барыбыз да пошаманга төшкән идек, әле дә ярый, менә янә ишекләрне ачып, белем йортына килеп керден. Рәхим ит. югалып торуына үпкә-сапкабыз бетте, нык холыклы бул. егет бул! Белем алу—инә белән кое казу, бирешмә, ижтиһад ит!» Өске катка күтәрелеп барганда каршысына таныш кызлар очрады Алар инде җиткән кызлар, сонгы курста укыйлар. Туктап, шаярта төшеп, хәл-әхвәлләрен сорашмакчы булды. —Миннән башка исән-имин яшәдегезме, кызлар? Ни хәлләр бар? Бу дөньяда яшәүләр ничек?—диде ул, уенын-чынын кушып. — Каршыла торма әле, бүкән,—дигән тупас сүзләр ишетте җавапка Әхмәтсафа. Аптырап, күзләрен зур ачып, кызларга карады да катып калды Ни булган боларга9 Шушы ике-өч баскыч үткән арада кызлар Әхмәтсафага төбәп тә, бер-берсенә дә нинди генә тупас, хәтта сүгенү сүзләре әйтеп бетермәделәр. Кая Нургали ага Надиев, Заһид Шәркый ни карый9 ! Мондый тупас сүзләрне тире фабрикасының сасы бүлемтәләрендә эшләүче ирләрдән дә ишетергә туры килмәде ана. Болар чыгырдан чыккан сыман кыланалар. Әхмәтсафа колаклары кызарганын тойды. Тулай торак бүлмәсенә керде. Күп сабакташлары юк иде инде. Муса Казанга китеп барган, бу хакта, әлбәттә, Әхмәтсафа белә иде, бергә сөйләшкән, серләшкән чакларда үзе үк Мусаны Казанга, Тукай әйтмешли театрлы, мәгърифәтле Казанга китәргә аз димләмәде. Гайшәгә хатлар язып торуын да белә. Казан Мусаны зурлап каршы алган. Рабфакта белем эсти, газета-журналлар белән элемтә тота, язучылар, зыялылар белән аралаша, китап чыгару артыннан йөри икән. Кыскасы, Мусаның хәлләре начар түгел. Дусты өчен сөенде Әхмәтсафа. Күп студентлар, Башкортстанныи пайтәхете Стәрлетамактан Уфага күчерелгәч, анда китеп барганнар. Сәгыйть Агишев та Уфага киткән. Бу самими дустын бик сагынган иде, күрешүләр насыйп булмаган икән. Дусларның кайсы кая таралып бетүен белгәч, егет бераз пошаманга төште Шулай да ин аптыратканы—кызларның сәер кыланышы иде. Авыз ачып сүз әйтеп өлгермисең, сина нинди генә әшәке сүзләр ишеттереп өлгерми алар. Алар өчен Әхмәтсафа ояла, үзләренең исләре дә китми. кисәтү1 ясап өлгермисең, начар сүзләр белән керендерәләр дә. мөһим бер эш башкарган кыяфәттә китеп баралар. «Болар белән төзерсең яна дөньяны Белем учагы саналган бинада, әдәп-әхлакның тоткасы— педагоглар әзерләүче мәркәз саналган җирдә сафлыкның, гүзәллекнең, инсафлыкның гәүдәләнеше саналырга тиешле татар кызлары шулай кылансын инде... Ул, форсат табып, бу хакта сыйныфташы Саимә белән сөйләшеп карамакчы иде, тегесе авызын гына ерды: —Исен китмәсен ишәк б... Беребез дә алтын к... төшмәгән. Туфрактан яралганбыз, туфракка китәсе, китап сүзе генә сөйләп яшәп булмас инде. Әнә минем әби илле ел «Йосыф» китабын көйләп йөргән-ние бар9 Намәсеннән башка бер нәмәсе дә калмаган карчыкның,—дип шаркылдап көлә-көлә Әхмәтсафаның касыгына нык кына төртеп,—һәйт, ...тиен бармы, егет9—дип шәрран ярды. Көтелмәгән бу хәлдән сәерсенеп читкә атылган Б Әхмәтсафаны эзәрлекләвең дәвам итеп, кыз куллары белән егеткә әллә нинди хәрәкәтләр күрсәтеп, үзенен шушы гамәленнән зерә дә күңеле булып, шаркылдый бирде Әхмәтсафа, ана сүз кушуына үкенеп, сыйныф бүлмәсенә кереп шылу Я1ын карады Яшереп торасы юк. яшь күнел һәркайда матурлык эзли, менә шушы сөрсегән сүзләрдән тәмам колагы тонып, жаны бәргәләнеп йөргән көннәрдә очратты ул матурлыкны. Очратты һәм... тәне эсселе- суыклы кызышып алды. Бу мизгелне ул инде беркайчан да онытмаячак! Саимә белән сөйләшеп торганда, аны сөйләшү дип әйтергә яраса, турыларыннан басынкы адымнар белән чандыр гәүдәле чибәр бер кыз үтеп китге. Ул кызый Саимәнең сүзләрен ишеттеме, юкмы, анысы егеткә карангы. әмма гәптәшенең авызын иләмсез ачып шаркылдап көлүенә оялып, керфекләрен аяк очына төбәп, тизрәк бу мәхшәрдән котылырга нае дигән кыяфәттә иреннәрен турсайта төшеп үтеп барышы егет игътибарыннан читтә калмады. Моны Саимә дә сизеп алды. — Чибәрме?—диде хәйләкәр елмаеп —Икенче сыйныфта укый. Атбасардан килгән. Бик харап инде, әле бер егеткә дә куз салганы юк Юашлыгын аркасында Заһидә белән дә борчагын пешмәде. Егет булса ут булсын, ут булмаса юк булсын Ирләр ул. егеткәем, нык куллы булырга тиеш, сугып ексын, тартып торгызсын Вәт шундыйларга тартыла кыллар Бу кызыкаи ипле күренә. Заһидә кебек кысыр өмет юллап йөрүче түгел. Сина нәкъ шундый кызлар кирәк тә бит Танышып кара, бәлки сине үз итәр чибәр туташ. Әй тәрбияле дә инде. Шундыйларны женем сөйми.— дип такылдап та алды. Кызларның бер-берсен уздырып ямьсезләнеп йөрүенә гарык булды Әхмәтсафа. Гажәбе, мона башка бер егет тә борчылмый кебек, кызлардан тупас сүз ишетсәләр, алардан өч-дүрт мәртәбә арттырып жавап кайтаралар Бу кадәр шакшы сөйләшүдән институтның затлы бинасы җирәнеп йөзен чытып тора, хәтта чарасызлыктан жиргә чүккән сыман иде Бер жай чыкканда. Зиннәттән бу хәлнен сәбәбен сорамый булдыра алмады. —Моның белән Нургали абзый Надиев та. башка мөгаллимнәр дә көрәшеп карадылар. Әле дәрестә сүгенә башлаганнар иде. бәхетен, ул хикмәтләрне күрмәден Мөгаллимнәр ничә мәртәбә дәрес өзделәр, ничә мәргәбә җыелыш җыйдылар, тыешлы гына булмады. Җыелышка губкомнан Галинны чакыртып китерергә өлгерәләр «сүгенү оешмасы» кызлары. Бушка тегермән тартырга Галинга куш инде Мөгаллимнәрне куркытып, аларны яман сүгеп, искелек калдыклары дип хәкәрәтләпкуркытып бетерә дә. губком исеменнән җыелышны оештыручыларга шелтә чәпи. Кулында власть булгач, нишләсә дә килешә, күпкә сузмый, җыелышны шунда ук ябып тарага һәм. зур эш кырган кыяфәттә, «сүгенү оешмасы» кызлары белән чыр-чу килеп кич үткәрә — Нинди «сүгенү оешмасы» ул тагын? — Кызлар Галиннын турыдан-туры җитәкчелегендә шундый оешма төзеделәр. Искелеккә каршы көрәшнең иң үтемле чарасы, имеш. Һәрхәлдә, шулай аклыйлар гамәлләрен. Ана каршы чыгып азапландык, билгеле I аишә. Пәрваз. тагың берничә кыз. егетләр мона каршы протест митингысы да оештырып каралык. Юк. үз туксаннары туксан, каһәрләрнең. Ә барысы да шул Галиннан. губкомнын шыр надан бәндәсеннән башланды Ул үткән ел институтта «яна совет йолаларын гамәлгә кертү» түгәрәге оештырды Беренче көнне үк яшьләргә ябырылды имеш, без дөрес сөйләшмибез, советча аралашмыйбыз, мәхәббәтне дөрес аңламыйбыз Бер-берен белән кешечә, матур итеп гәпләшү, аңлашу метанлык дип бәяләнде. «Бодай мулла кызлары кебек әдәпле аралашу-советча яшәү үрнәге була алмый».-дип кистереп әйтте. Гади һәм үтемле сөйләшер!ә өйрәник дип. яшьләрнең башларын әйләндер»» торгач, тәки үзенекенә иреште кызлар тупас һәм хәшәп сү зләр өйрәнеп алдылар—бу өлкәдә түгәрәк эшчәнлеге нәтижәле булды Егетләр кызларны ла уздыра башладылар. Хәтта әшәке сөйләшү буенча сыйныфлар арасында ярышлар да ачтылар. Шулай, дускай, башкаларга ияреп үзгәрсән- сине акыллыга саныйлар, үзгәрмәскә маташсан—шыр тилегә чутлыйлар. Сине әле акыллы дип әйтеп булмый, үзгәрергә уйламыйсын—Зиннәт көлеп куйды—Кызларның яннарыннан үтеп булмый, сүзләреннән генә түгел, үзләреннән тизәк исе килә башлады. Акыл җитми, авылдан җыелган инсафлы кызлар, егетләр «яна йола» дигән булып шундый түбәнлеккә төшсеннәр инде. Ата-аналары ишетсә, акылдан шашырлар. билләһи. — Болан булмый, егетләр,—диде Әхмәтсафа тәвәккәл тавыш белән.— Чыннан да, берничек тә әлеге гыйбрәтне тыя алмадыгызмы'.’—дип кайтарып сорады. —Дөресен әйтәм. без чарасыз идек. Галинны акылга утырта алмадык тәки. Губком исеменнән сөйли, кесәсендә—резолюция. Анда акка кара белән: «Яна совет йолаларына каршы төшүчеләрне институттан куарга»,—дип язылган Авызны ачсан. хәзер томалап куя Каршы килеп буламы губкомга? —Тапкан, совет йоласы, имеш Ул өйрәткән йола, гореф-гадәтләр белән барсак, ерак китәрбез инде. Озакка сузмыйча. Әхмәтсафа Гайшә белән Саимәне ияртеп комсомолнын губерна комитетына китте. Монда аны Оренбурда, Каргалыла яшьләр эшләрен оештыручы буларак яхшы беләләр иде, шуна күрә ачыктан- ачык сөйләште. Егет губком җитәкчеләренә институпта гына түгел, гомумән, яшьләр җыелган һәр җирдә Галиннын зарарлы «йолалары» тамыр җәюен, әгәр вакытында чик куелмаса, яшьләрнең көтелмәгән күңелсез хәлләргә тарып бетәчәкләре хакында дәлилләр китереп, кайнарланып аңлатып бирде. Җитәкчеләр эшнең тирәнгә киткәнлеген аңлап алдылар бугай, егет белән килештеләр, кичекмәстән мондый нәрсәләрне тыя башлау хакында карар кабул ителәчәгенә ышандырдылар. Әхмәтсафа карар кабул ителгәнне көтмәде. Институтка кайту белән Нургали Надиев янына кереп, институтның гомуми җыелышын җыйнарга рөхсәт алды. Җыелышта исә. мөгаллимнәр генә түгел, моңарчы башка фикердә булса да күпчелек тә Әхмәтсафаны яклады. Мондый сөмсезлек, тупаслыктан барысы да гарык булганнар Моңа кадәр Галинга каршы төшүчеләр булса да, эшне ахыргача җиткерүче булмаганга гына «яңа йола» шул дәрәҗәдә институтта тамыр җәеп өлгергән икән. Ахырда, җыелыш шундый карар кабул итте: I. «Шушы көннән сон Галинны институт бинасына кертмәскә. 2. «Сүгенүчеләр оешмасы»на кергән студентлар барлык мөгаллимнәрдән, сабакташларыннан гафу үтенеп, тупас мөгаммәләдән баш тартырга тиешләр. 3. Яңадан мондый фактлар кабатланса, андый студентларның алга табан институтта белем алуын махсус комиссия карарга тиеш » Сүз генә булып калмасын өчен шундук комиссия дә төзеп куйдылар. Комиссия составына. Гайшә, Зиннәт һәм моңарчы Әхмәтсафа күзенә бер генә күренеп калган Рабига Сарымсакова, ягъни чибәр һәм тыйнак Атбасар кызы да керде. Комиссия рәисе итеп Әхмәтсафа сайланды. Шул көннән башлап егетнең күңел түрендә якты йолдыз кабынды Бу йолдызның сүнмәс-сүрелмәс исеме—Рабига атлы иде Рабига да егетне бер күрүдә үз итте Шул көннән башлап ике яшь йөрәк бер-берсен уйлап типте, бер-берсен сөеп яшәде. XIV абига. Рабига. Әйе, Әхмәтсафаның күңелен биләп алган йолдыз ул Шушы кыз белән танышкан ике еллап вакыт эчендә егет ана шулкадәр ияләште, әгәр дә бер көн Рабиганы күрми торса, яшәүнен яме, ризыкның тәме китә, дөньясы асты-өскә килә, үзенә урын табалмый интегеп бетә. Җәйге каникул чорында абыйсы Гомәрхан белән хәллерәк кешеләргә ялланып печән чабуда эшләде, ә уе—Рабигада, кыз кайтып киткән Атбасар якларында йөрде Кояш та Атбасар ягыннан чыга төсле тоела иде, төи Р житеп, истә-оста юкта күк түрендә пәида булган чекрәеп янган йолдыз да Рабига яшәгән яктан һавага чөелгәндер, ул гына да түгел, анын жем-жем итеп янып торуы үзе үк Рабиганын якты карашы төсле тоела башлый Каяндыр. Жаек аръягыннан тәгәрәп чыккан түм-түгәрәк ай да. кызнын үзеннән нурлар җыйгандыр да. хәзер менә якты нурларын мул итеп Әхмәтсафа яшәгән Сакмар буйларына тарагадыр Егет үзенен нинди халәттә йөргәнен үзе дә анлап бетерә алмый. Дөньясы үзгәрде, монарчы яшәүнен ямен бөтенләй күрмәгән икән лә ул. кылган һәр эшендә, һәр гамәлендә Рабиганын ла катнашы бар сыман Егеткә тормыш гаме инде Гамьсез кеше—ямьсез кеше Мәхәббәт белән өретелгән гамь исә гүзәл гамь, егетне алга әйди, аны һаманһаман биеклекләргә җилкендереп тора иде Әхмәтсафа Рабига белән танышкан ике ел эчендә олыгаеп китте, һәр гамәлен, үзе янында булмаса да. Рабига күреп торадыр, сүзен ишетәдер, бәя бирәдер кебек. Ул сабырлана төште, кылган һәр эшен мәгънәле итәргә тырышты Яшереп торасы юк. егетнең йөрәгендә мәхәббәт уты кабынды Инде Әхмәтсафага Рабигадан башка тормыш юктыр шикелле тоела. Гаҗәбе шул— егет белән кызнын бер-берсенә ярату, мәхәббәт сүзләрен әйткәннәре юк иле әле. 1ик үзләре генә түгел, бөтен институт, хәтта бөтен кала белә кебек—алар бер-берсенә үлеп гашыйк, алар бер-берсеннән башка яши алмыйлар. Күпләрнен күз алдында туган, анлашу-газаплардан азат. саф. якты мәхәббәт иде ул. Бергәләп «әдәплелек кичәләре» үткәргәндә аралары тагын ла якынайды Ныклап танышулары ла шул кичәләрдә булды бугай Рабига, һәрхәлдә. Әхмәтсафа!а шулай тоелды, мандолинада искиткеч оста уйный икән. Кылларны чиртүче медиаторны кысып тоткан озынча, аксыл бармакларына, җылылык бөркелеп торган (егеткә шулай тоела) кулларына карын да. Әхмәтсафа дөньясын оныта. Менә Рабига «Салкын чишмә» көен уйный Егет үзен шунда ук урман аланында итеп хис итә. Алан читенә тезелешкән ямь-яшел гөләп куаклары, аллы-гөлле чәчәкләр, шул аланнын түрендә чикләвек куаклары каплап алган биек яр астыннан челтер-челтер агып яткан чишмә Бу илаһи күренешне мандолина кылларыннан түгелгән мон аерымачык күз алдына китереп бастыра: чишмә сулары көмештер, ул суынын салкынлыгы, сафлыгы, ул сунын иреккә чыгып йөгергән уенчак жан иясе шикелле горл и-гөрли шаярыпчабулап мул сулы инешкә табан ашыгулары, ул суын иренгә тигезгән уңайга җанның чистарып китүләре, күнелнен очынулары, яшәүнен мәңгелегенә инану, анын кабатланмас мизгелләрдән җыелган төс-манзараларын, ямен тою—кыз уйнаганда менә шулар уйга килә. Ул арада мон егетне үзе белән хыял дөньясына алып китә Менә Рабига чишмә суын учларына алып Әхмәтсафага эчертә, имеш Тешләре камаша Әхмәтсафаның, бөркүдән кысылган тыны кинәя. дөньясы яктыра Кыз ана карап тыенкы елмаеп тора, ә күзләрендә сихри нурлар уйный Әхмәтсафа үзендә тыелгысыз дәрт сизә, әллә нинди яхшы гамәлләр кыласы, илләрне, җирне үзенен матур эшләре белән сискәндерәсе килә Рабиганы ла гаҗәпләндереп, дөньяны яңгыратып кычкырасы иле әй. кешеләр, җирем, күгем, мин әле бик матур эшләр, гүзәл гамәлләр кылачакмын! Чөнки мине һәрдаим дәртләндереп, көч биреп торучы ran-гади жир кызы, җанымны яулап алган шаһинәм—Рабигам бар Их. сез анын гүзәллеген күрәсез микән, мин кичергән тойгыларны сию аласыз микән, гомумән, дөньяда ул яшәгәнне беләсез микән?! Юктыр, белеп бетермисездер, күрмисездер. мин янган сихри рәхәт утларда япмыйсыздыр, киресенчә булса, жир әйләнүдән туктап, ана мөкиббән калыр иде. кошлар сайраудан туктап Рабиганын уйнавын гына тынлар иле. бер мәлгә чишмәләр агуыннан туктап торыр иде. барысы ла кышың сихри моннарын.! әсир казырлар rue лә табигатьнең шушы илаһи затына гына табынын яши башларлар rue Яхшымы бу. әллә сәер, гайре табигый хәл булыр идеме, егет аны уйлап бетер,» алмый, анын җилкәсенә кемдер кагылып, колагына пышылдый Егет, лөньянны оныттың бит Рабиган уйнап бетерде чиратта сәхнәгә кем чыга? Халык көтә, чыгып әйт. син бит кичәнең хуҗасы' Гайшә икән. Татлы уйларыннан аерылып бетмәгән хәлдә Әхмәтсафа сәхнәгә, декламация сөйләргә чыгып китә... Институтта укыган соңгы елы шундый сихри халәттә үгге аның. Ленин үлгәч, комсомолның губерна комитеты тәкъдиме буенча. ТИ НО да укучы күп кенә яшьләр, комсомоллар инде, әлбәттә, «Ленин призывы» дигән хикмәтле исем астында коммунистлар партиясенә әгъзалыкка кандидат итеп кабул ителделәр. Әхмәтсафа Дәүләтьяров—унтугыз яшьлек егет бу адымының мөһимлеген, тормышында нинди урын тотачагын уйлап җиткердеме, юкмы, анысына үзе дә ныклап торып җавап бирә алмас иде. әмма гомуми шаукым аны үз эченә бөтереп алып кереп китте, ул инде шушы ташкын көченә тиң инанулар ихтыярында иде. Егет үзен һич икеләнүсез яна дөнья төзүчеләрнең ин алгы сафында баручы яшь көч дип уйлый, гаризасына да шулай дип язды: «Дөнья пролетариатының җиңүе, илебезнең чәчәк атуы өчен гомеремне дә кызганмам!». Бирә, һичшиксез бирәчәк гомерен Әхмәтсафа. Әгәр дөнья пролетариаты, ил фәкать аның гомере бәрабәренә иң гүзәл тормыш— коммунизм кора ала икән, нигә бирмәскә гомерне?! Билгеле, ул яңа, бәхетле Киләчәкне бергә-бергә төзеп, анда сөенеп-шатланып бергәләп яшәсәң яхшырак булыр иде дә, гариза укыганда әнә шул «гомеремне дә бирәм» дигән сүзләргә аеруча нык игътибар итәләр шул. Күрәсен, комиссия әгъзаларына ике дә уйламыйча гомерләрен фирка хисабына тапшыручылар кадерлерәк. Күп, бик күп кадерлелән кисәк кенә кадерсезгә әйләнгән гомерләр кирәк фиркага дөнья байгышларын рәхәткә чыгару өчен. Гомәр абзый егетнең үз гомере хисабына фиркага керүен өнәмичә чәпчеп алды алуын. —Шулай да фиркага керүеңнен асыл максатын ничек аңлатасың?— дип сорады ул Әхмәтсафадан, кискенрәк итеп. Моңарчы йомшак кына сөйләшә торган картның шулай зәһәрләнеп китүенә сәерсенә төшеп, егет җавап кайтарды: —Социализм төзү, халыкны рәхәт тормышка тиендерү... —Аннан ни кылмак буласыз бу «рәхәткә тиенгән» халык белән? —Коммунизм төзү... —Анысы ни-нәмәрсә була инде?.. —Анысымы’.. Ни инде—барлык кешеләр дә тигез, мул тормышта яшиләр. Дөньяда хәерчеләр, байлар дигән аерымлану булмаячак. Болай кешене җиде тиресен салдырып эшләтү, көчләү булмаячак, һәркемнең үз ихтыяры... —Һи жүләр баш, җүләр баш! һәркемнең үз ихтыяры белән эшләвенә калгач, нәмә булып чыга сон инде ул? Юк, татар холкына коммунизм дигән нәмә туры килми, һич кенә дә туры килми. Эше барның, ашы бар, ди татар. Татар беркайчан да кеше күзенә карап яшәмәгән, кулы эшкә ятып тора анын. Синнән әлегә эш вә гомер таләп ителә. Коммунизм дигән нәмә әкият ул. Тиле Иван турындагы әкиятне Лилин дигән бәндә икенче төрле итеп кенә язып биргән. Шул әкияткә ышанып йөрүче сезнең кебекләрнең булачагын алдан күреп язган ул аны. Ни генә әйтмә, акыллы, хәйләкәр бәндә ул. Ялганнын кеше ышанмастаена гына ышанганнарын белеп ут йөгертә... Әхмәтсафа шундый бөек төшенчәләрне көлке дәрәҗәсенә төшереп аңлатырга маташкан Гомәр абзыйга үпкәләр дәрәҗәдә чыгып китте ул чакта. Рабига, нигәдер, губком кыставына бирелмәде, «әле мин мондый зур эшкә өлгермәдем», дип, «Ленин призывы»ннан битараф рәвештә төшеп калды. Әмма Әхмәтсафанын партиягә керергә омтылышыңа каршы килмәде— «дөньясы шул инде» дию белән чикләнде. Партиягә керү уен-муен түгел, ин элек, бер ел дәвамында кандидатлык стажы үтү шарт иде, шушы чор эчендә үзеңнең партия эшенә тугрылыклы булуыңны расларга да тиешсең әле Моның өчен, һичшиксез, партия поручениеләрен үтәргә кирәк. Әхмәтсафаны тире-күн эшкәртү фабрикасы эшчеләренә партия, хөкүмәт карарларын аңлату бурычын йөкләделәр Килгән саен эшчеләр клубында концерт оештырырга кирәк, монда да алар гел Рабига белән бергә булдылар Клуб каршында «Татар бүлеге» оештырып, төрле бәйрәмнәрдә эшчеләр арасыннан сәләтлеләрен сайлап алып, концертлар, спектакльләр куя башладылар. Ару-талуны белмичә үтәде фирка кушканны Булачак яшь әгъзасы эшеннән партия канәгать булырлык иде. югыйсә, әмма алда тагын бер сынау кичәргә туры киләчәк икән әле Монысын башына да китереп карамады Әхмәтсафа—1925 елның апрель аенда, педагогия институтын тәмамлыйм, кулга диплом алып, зур тормыш юлына аяк басам дип йөргәндә, партиянен губерна комитеты юлламасы буенча яшь коммунистларны Урта Азиягә совет хакимияте урнаштыру эшенә ярдәм итү өчен җибәрергә дигән фәрман җиткерделәр. Исемлектә Әхмәтсафа да бар иде. Губком секретаре, калын күзлекле хәрби киемле кеше. Әхмәтсафа Дәүләтьяров, Саттар Ишбулдинга дивар янына тезеп куелган шактый йончылган урындыкларга утырырга ишарә ясап алгандай кыланды да. егетләрнең угыруутырмауларына да игътибар итмәстән, түшәмгә карап бераз торды. Сизелерлек тын алганнан соң, инде аларга кадәр дистәләрчә мәртәбә сөйләп, ятлап бетергән сүзләрен тезәргә кереште Иптәшләр, мөһим зш—партиянең җаваплы заданиесен үтәү йөзеннән чакырдым сезне. Белгәнегезчә, совет хөкүмәте Советлар иленең барлык почмакларында да ныклап аякка басты, бөтен илдә яна тормыш төзелә Халык Партиягә ышана, эшчеләр сафы ныгый, партия сафларына меңнәрчә яшь көрәшчеләр килә Ленинның васыятьләре соңгы иҗегенә кадәр үтәләчәк' Моңа хәзер беркемнең шиге юк. Бүгенге көндә хәлиткеч фронт—Урта Азиядә, иптәшләр. Аңлыйсыздыр, анда совет хакимиятен урнаштыру жинел булмады. Кызганычка каршы, милли республикаларда совет хөкүмәте ныклап аякка баса алмый. Анда дошманнар әле корал ташламадылар Алар мәкерле Алар әле һаман үзләрен көчле итеп сизәләр. Иң нык аяк чалган нәрсә халыкның наданлыгы, дошманнарга сукырларча иярүе Муллаларның, контрреволюцион көчләрнең, байларның һәм буржуаз милләтчеләрнең йогынтысы гаять көчле. Белемле кадрлар җитешми, бөтен Урга Азия буйлап басмачылар, бандитлар йөри, алар җирле халыкны кылыч йөзендә, наган мушкасында тоталар Авыр хәл. бик авыр, иптәшләр Ә Урга Азиясез совет хакимияте юк. дөнья пролетариатының жинүе юк Менә шундый шартларда үзәк комитет сезгә ышана, сезгә таяна. Урта Азиядә яшәүче миллионнарча үксезләр коммунистларга, ягъни сезгә (губком секретаре нигәдер «беи ә» димәде) мөрәҗәгать итәләр—«Килегез.—диләр алар.-төзеп бирегез яна тормыш, аң-бслем бирегез, өйрәтегез.—диләр —Аннан без өлгереп җиткәч, кире туган якларыгызга кайтырсыз, завод-фабрикаларда эшегезне дәвам итәрсез, укуларыгызны тәмамларсыз, безнең иксез-чиксез рәхмәтләребезне тоеп яшәрсез!»—диләр. Моңа ни дип җавап бир.» алабыз. Фәкать утверди тельно, иптәшләр! Фәкать эш белән генә жавап бирә алабыз Каршы килә алмыйбыз һәм моңа бүген хакыбыз да, хокукыбыз да юк Без бит партия солдатлары! Бу сөйләшү апрель аеңда булып, күп тә үтмәде Әхмәтсафага Хива өлкә комитеты карамагына җибәрелүе хакында белешмә тоттырдылар Егет юлга әзерләнә башлады Белешмәне күргәч. Рабига бер сүз дә дәшмәде, бары керфек очларына яшь тамчылары эленде Кызны мондый хәлдә беренче мәртәбә күргән Әхмәтсафаның җаны кузгалып куйды Хәзер инде ул Рабиганың ү зе өчен никадәр газиз, никадәр якын икәнен бөтен барлыгы белән тоеп алды, моңарчы гашыйк булып, иләсләнеп йөрүләре күнелнен очыну -җилкенүе якты хисләр кабынган мәлләр генә булган икән Чын хисләр эчтәрәк, һәм Рабиганың, һәм егетнең күңел түренә яшеренгән, бикләнгән булган Менә хәзер, аерылышу якынлашкан көннәрдә хисләр дулап өскә бәреп чыктылар, аларны яшереп торасы юк. Әхмәтсафаның нинди сәфәргә чыгасы билгеле. авыр, үтә куркыныч анын сәфәре Аулакта очрашкач. Рабига сүзсез генә егетнен муенына сарылды һәм мышкылдап елап җибәрде. Егет кызны юатырга тырышып, иннәреннән алып, сак кына күкрәгенә кысты, Рабига исә тыелырга уйламый да, елавы елау —Елама, Рабига,—диде Әхмәтсафа, күңелендәге авыр ташны кузгатырга теләгәндәй еш-еш тын азып—Исән-имин кайтырга, тагын күрешергә язсын — Ул беренче мәртәбә кызнын яшь чылаткан кайнар битләреннән үбеп алды — Көтәрсен бит? —Көтәрмен...—диде Рабига егеткә сыенып Китәр вакытлар зур тизлек белән якынлаша тора. Егетнен күңелендәге баштагы иләслек, ашкыну сүрелә төште Ул Рабиганы Ак абзыкай—Гомәр абзый белән таныштырырга да өлгерде. Аннан бер генә көнгә булса да Каргалыга кайтып килде. Монда барысы да исән-имин, йорт гөр килеп тора—Гомәрхан өйләнергә, туй итәргә җыена икән. Энесенең шундый вакытта ерак сәфәргә китеп баруына ул һич кенә дә риза булмый, тәртәгә тибеп азапланды: — Нәмә калган сиңа анда?—диде ул кайнарланып —Үзләре теләгән тормышны үзләре төзесен Менә мин ничә ел окопларда бет симертеп яттым Халыкны бәхетле итәм. имеш. Берәрсе килеп рәхмәт әйткәне бармы9 Шунда алган авырулардан берүзем саргаям менә Йөрмә дүнгәләк кебек, җил унаена себерелеп Кайт та эшли башла. Укуын җитәрлек, иншалла, югалмассың. Әхмәтсафа авырлык белән генә инде мәсьәләнең губерна җитәкчелеге дәрәҗәсендә хәл ителүен, кире уйларга юлның калмаганлыгын анлата алды. Абыйсы үз эше белән каядыр чыгып китте. Әхмәтхан белән Бибкәй сабактан кайтып җитмәгән иде. ул эче пошып, ян бакчадан әйләнеп керергә булды. Бакчаны тәртипкә китерергә өлгермәвенә үкенеп, күптәнге янгыннан кара көеп, тырпаеп утырган алмагач кәүсәләренә—кара кисәүләргә карап торды Күнеле тулды, күзләренә яшь тыгылды Шул чагында болытлы язгы көн ачылып, тирә-юнь яктырып китткән кебек булды Әхмәтсафа бакча түрендә бер алмагач кәүсәсенең тернәкләнеп килүен күреп алды. Яшел яфраклы ботак өскә үрмәләп маташа. Ботакта күз явын алырлык ап-ак чәчкә балкып утыра. Егет шуна сабыйларча сөенеп, чәчкәдән бик озак күзен ала алмый торды Икенче көнне тан белән юлга кузгалды ул. Бүген үк кич белән поездга өлгерергә кирәк. Аны Рабига озатып калырга тиеш. Болдырдан төшүгә игътибар итте—мул итеп иртәнге кырау төшкән, аяк өсте шакранлап каткан. Егетнен йөрәге тибүеннән туктап калды сыман, аяклары ирексездән бакча ягына атлады. Менә кичә генә сокланып торган алма агачы. . Алсу төстәге чәчәкләрне боз элпәсе каплап алган. Алар шул элпә аша сүрән иртәгә боек кына багалар кебек Юк. ачыргаланып кычкыралар, салкыннан, боздан аралап алуны үтенеп ялваралар, иңриләр кебек. Әхмәтсафа йөгереп барып кайнар тыны белән боз элпәсен эретеп төшерде Чәчәк таҗыннан җанны чеметтереп салкын тамчылар тәгәрәште. Әткәсе әйтергә яраткан сүзләр исенә килде: «Табигать ялгышмый ул, кешеләр ялгыша. Саташып тан атмый, бәндәләр саташа » Ул әкрен генә чыгу ягына борылды Табигать тә ялгыша, ахрысы Менә бит—шундый авырлыклар, газаплар аша терелергә, җимеш бирергә азаплана алмагач, ә... иртәсен кырау суккан чәчәген Табигать үзе тудырганны үзе һәлак итә, кешеләр дә аннан калышмый, һаман көрәш, һаман дау уйларында. Күпме уйланса да яшәешнен асылын аңлый алмый әле Әхмәтсафа... Беренче китап тамам