Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТИК БЕР ЮЛ ИЛТӘ ТӘҢРЕГӘ

Тарихи бәет Ерак мәшрикьтан мәгьрнбкә чаклы, Җәелеп-җәйрәп. боек ил ята. Җнр|ә бөркеттән төшкән күләгә Сузылып килә тарих буйлата. Татар галәме! Килгән күршеләр Хакимлек өчен фатиха сорап. Заманнар кичкәч. Мәскәүдән соңрак. Барын, без хәер сораган сымак. Гасырлар шаһит, шаһит кавемнәр: Таралган дәүләт, гүя сихердән. Үлгән бөркеттән калҗа, каурыйлар Йолкып, козгыннар ләззәт кичергән. Боек бөркеттән карачкы ясан. Үз күреп, шуны күккә чөйгәннәр. Кыйтгалар ката канатлар җәйгән Бөркетне, гүя. алар җиңгәннәр. Җиңелү рас та... сихер тик бүтән: Котырган чума, сәбәп шул икән. Әхсән Баян Мәгърнбкә чаклы килеп мәшрикьтан, Зәхмәти чума тантана иткән. Күзгә күренмәс җәя тартылган. Күзгә күренмәс уклар атылган. Берләшеп шулай дошманнар белән. Аерган чума илне халкыннан. Гайрәтен, дәүләт, төйнәп йодрыкка, Яу чаба чыкса, җиңәчәк булган. Кузгалган әмма яшертен чума, Илне үзәктән җимерә торган. Хөсет, көнчелек, өстенлек—афәт Дулаган илдә, мисле гарасат. Мисле баһадир йөргән сатлык ир, Ил башын җиңгән яман, кара чир. «Хөсет, үч, мәкер—иң явыз чума, Илнең, гавамның сулышын бума!»— Далада оран юктай югалган, Дәүләт таралган, ә чума ... калган. «Бетәр, туктармы ул берәр заман?!»— Яңгырый аваз гасырлар ката... Уйда, җиһанда—мәгьрибтән башлап Мәшрнкъка чаклы җәйрәп, ил ята. Урамдагы сабый кызга Киң урамда кояш бәйрәм итә, Аңа кушыла кызлар тавышы. Чәчәк сайлый кызлар, сөенечләре Челтер-челтер—гүя язгы су. Ә кибеттә алтын сайлый кызлар, Чәчәк кенә җитми, күрәсең. Меңнәр түли кызлар, байлык каян?— Гөнаһларга килми керәсем. Яннарында егет карчыгалар Уяу йөри—алыпсатарлар. Киштәләрдән коньяк, шәраб сайлый Яңа урыс, яңа татарлар. Карашлары балкый тантаналы, Рекламалар яна гүяки. Чакыралар кафе-рестораннар: «Кәеф-сафа кор син. безгә кил!» Ә урамны каплый күләгәләр. Тосләр сүнә, бәхет югала. Киң ишекнең тышкы тын төбендә, Кулын сузып, утыра кыз бала. И сабыем! Алчы, ал тиеннәр. Жал түгел дә, күбрәк калмаган Кичә генә юк идеи бит монда. Каян килдең, кайсы заманнан? Көзге яфрак төсле йөзләреңә Сызланмыйча ничек карыйм соң?! Иреннәрең сүзсез кыймылдыйлар— Кемне шулай, кемне каргыйсың? Иреннәрең сүзсез кыймылдыйлар— Бу дөньяга хак сүз әрәмдер... Нишлик, җаным, түзик: сабырлыклар Алтыннарга, бәлки, әйләнер. ? Томаннарны җилләр алып китә. Кон күтәреп ала төн чыгын. Кош коткара оча белмәс килеш Җиргә ялгыш төшкән кошчыгын. Мәхәббәтнең соңгы хатын гашыйк Ташласа да кичен ерткалан, Җил очырган сөю кисәкләрен Җыеп карый таңда ул кабат. Эзлә димим төнге караңгыда. Көндез—кояш балкып торг анда. Эзләмичә табу мөмкиндер ич. Кирәклеген бераз тойганда? Дәрья комлыгында яткан ташны Бер ниятсез ала кемнәрдер. Бсләм. илем, моңнарымны минем Күтәрерсең әле син дә бер... Шахтер кыз Ф г Еллар аны аямаган. Айкаган да чайкаган. Айкый-чайкый. кердәй юган Җаны чист, сау калган. Капланмаган, тапланмаган Яшьлегенең йөз агы. Кершән, сормә генә булган Ташкүмернең тузаны. Җир астында атлар җигеп, Ташлар ташып йөргәндә. Төшмәгән бер дә түбәнгә. Төшкән бары тирәнгә. Гомер үренә менгәндә. Күрдек— һич абынмады. Туган кыр киңлекләреннән Китсә дә— аерылмады. Теләгем кабул буласын Әйтәм бугай белеп тә: Уйлары калсын тирәндә, Ә юллары—биектә. Бәхет белән берлектә. Гомерем чишмәсе Әй, туган авылым чишмәсе. Тыйгысыз тибешеңнән Яратылган минем йөрәк, Холкы-фигыле—синнән. Җир йөзендә чишмәләр күп, Берсе дә тик син түгел. Син—минеке, башкасы ким Булмаса да, тиң түгел. Чишмә казып чыгарсам да, Җиде кат җир астыннан, Саф булса да, көч тапмадым Мин аның шифасыннан. Сулкылдыйсын, шук ургыйсың, Көләсең чылтыр-чылтыр. Миннән башка син булсаң да. Синнән башка мин юктыр. Башланган гомерем синнән, Синдә туган җыр башым. Мин киткәч тә: «Ул—бар, ул—бар!» — Дип чылтырар, чыңларсың. Тау чәчәге Ирәндектә үскән тау чәчәген бүләк иткән кыз—исемдә иртәсен дә, кичен дә. Таңда көлеп әйткән сүзләрен, һай. Саклый чәчәк зәңгәр төсендә. Арабызда инде урман-таулар. Араларның күпмелеген белми, сизми тик күңел. Күккә ашкан таулар, еллар да, һай, Безне аера торган чик түгел. Шул чаклардан килгән таңгы нурлар чәчәк төсле бизәп күкне, сөйли безнең берлекне. Уйларыбыз сыман уз чикне, һай, Чаңк-чаңк иткән Ирәйдек бөркете Картлык дустыма Шәмнәр кебек зифа иде. Төзек иде буй-сының. Тумыштан шулай тормышның Шау-шуына кушылдың. Мәйдан тоттың, җиңдең, оттың. Егылсаң, булмадың хур. Хәсрәтмихнәтләр чиккәндә, Калдың төз, калдың горур. Сулар ага, җилләр кага, Заманнар белми туктау. Кичкән елларың җыелып. Өелде аркаңда тау. Адәм угылы! Бөек сорау Билгесе инде сының. Күкрәкләрең—җиңү тулы... Вакытка тик буйсындың. Тик бер юл илтә Тәңрегә, Тармаклары юк аның. Моның өчен сине кем дә Гаепләмәс, туганым. Вакыт буйлап барганымны Яшәү диеп уйладым. Мин—бәндә ача алмадым Иң зур серен дөньяның. Ачышларым азмы-күпме Була язгандыр, беләм. Тик алар юк, чагыштырсаң Ачылмаган сер белән. Күпләрнең тыңлан сүзләрен, Күп мәзәкләр аңладым. Яшәлдеме. юкмы ләкин, Чынлап белә алмадым. Сөяләр дип алдандыммы. Әллә үзем алдадым. Мәхәббәтме, юкмы ләкин. Чынлап белә алмадым. Яшәүләрнең, бәндәләрнең Күрдем чынын, ялганын. Донья дигән табышмакның Җавабын табалмадым. Бир гомер. Тәңрем, тапканчы Хакыйкатьнең азагын! Аны белми китәргә мин: «Риза!*— дия алмамын.Ак каенга башлар куеп, икәү Сөйләшәләр яфрак телендә. Яфракларны хыял һәм хисләрне Саный белер, белсә, җил генә. Алар тойган, алар кичергәнне Тик йолдызлар аңлар, aiviaca. Беркем дә юк Җирдә, алар гына Галәм белән серләр алмаша... Садә җаннар уйлый шулай: тик без Ачтык диеп бөек серләрне. Тик беләбез: кабатлыйлар бары Без калдырып киткән сүзләрне. Бүген безнең ничек уйлаганны Белмәсеннәр әйдә. Аңлагач. Көлеп чайкарлар баш. зифа каен Ерак көздә калгач ялангач. 1996—2001