Логотип Казан Утлары
Публицистика

Коръән татар телендә

12—ЙОСЫФ (ЙОСЫФ) СҮРӘСЕ (Йосыф сүрәсе 111 аятьтән тора. Мәккә-н Мөкәррәмәдә иңгән. Сүрәнен башыннан ахырына кадәр Йосыф пәйгамбәребез турында сөйләнгәнгә күрә, шушы исемне алган.) Бисмилләһир-рахмәнир-рахим 1. Әлиф Ләм. Ра. Болар Китапның ап-ачык аятьләредер (2) Сез аңласын дип. Без аны гарәп телендә. Коръән буларак, иңдердек (3) (Ич. Мөхәммәд) Без сина бу Коръәнне вәхий итеп, яшәп узган кавемнәрнең хәлләре турында гүзәл сурәттә аңлатабыз. Шунысы хактыр ки. син моңа чаклы (башкалар кебек ук. аларның хәлләре турында) белми идең. 4. Бервакыт Йосыф атасына (Ягькубка) әйтте: —Атакаем, мин төшемдә унбер йолдыз белән Кояшны вә Айны күрдем Алар миңа сәждә итте. 5. —Углым-балам.—диде атасы—Сак бул! Төшеңне абыйларына сөйли күрмә Юкса, алар синнән көнләшерләр, сиңа тозак кора башларлар Чөнки шайтан (көнчелек) кешеләргә хәтәр дошман. (6) Болай булгач. Раббың сине сайлаячак, сина төш юрау хикмәтләре өйрәтәчәк һәм ике бабаң: Ибраһим белән Исхакка биргән нигъмәтләрен сина да биреп бетерәчәк икән Раббың барысын да бик яхшы белеп торучы хикмәт ияседер 7. Хактыр ки. Йосыф һәм аның абыйлары белән булган бу вакыйгада гыйбрәт-сабак алырга теләгәннәр өчен хикмәтләр бар (8) Абыйлары әйтте: -Йосыф белән төпчек энебезне (Бинияминне) атабыз бездән артык сөя Гәрчә, без күбрәк һәм көчле булсак та. Чынында атабыз бик нык ялгыша (ул безгә гадел түгел) (Йосыф белән Биниямин бер анадан, абыйлары бүтән анадан туган иде ) 9. —Йосыфны үтерергә кирәк яки аны ерак жиргә илтеп ташларга, адаштырырга кирәк Шуннан соң атабыз йөзе белән безгә генә карап торыр Ахырда (тәүбә итәрбез дә), игелекле кешеләр булып китәрбез 10. Арадан берсе: «Әгәр бу эшне башкарырга булсагыз, сез Йосыфны үтермәгез, коега ташлагыз Узып баручы (кәрвандагыларныц) берәрсе аны табып алыр».—диде. 11 Әйттеләр: —Ий. атабыз! Син ни өчен Йосыфны безгә ышанып тапшырмыйсын'’ Без ана бары тик игелек кенә телибез (12) — Иртәгә син аны безнең белән (сәхрәгә) жибәр: рәхәтләнеп (ашап-эчеп). уйнасын Шикләнмә, без аны (бәла-казадан күз карабыз кебек) сакларбыз,—диделәр (13) Ата кеше әйтте: —Аны алып китсәгез, мина читен булыр. Сез абайламаган чакта аны бүре ашап китсә, дип куркамын. (14) Әйттеләр: — Без куәтле жегетләр (шушы кадәрдәкүп кеше) була торып, аны бүре ашап Журнал өчен Рабмт БАТУЛЛА әзерләде китсә, әлбәттә, бу зур кимчелек булыр иле (ояты гына ни тора!) 15. Аны алып китеп, кое төбенә салырга карар кылганнан сон. Без Йосыфка вәхий күндердек: -һичшиксез, син кайчан да булса, аларга бу кылмышлары турында сөйләп бирерсен. ләкин алар сине танымас,—лилек (Күлмәген салдырып. абыйлары Йосыфны коега ташлый ) 16. Кич житкәч. елый-елый аталары янына кайттылар (17) Ии. атабыз.-диделәр - Бе з әйберләребезне Йосыф янында калдырдык та. ярышкаузышырга киттек (Әйләнеп килсәк. ни йазык ки) аны бүре ашап киткән Дөресен сөйләсәк тә син безгә ышанмассың инде 18. Йосыфның бүтән төрле канга буялган күлмәген ата кешегә тоттырдылар (Ягькуб канга буялган күлмәкне алып йөзенә каплады «Моңа чаклы шушындый да рәхимле бүрене күргәнем булмады Углымны ашаган, күлмәген ертмаган да-.—диде Алдаганнарын ул шуннан си зенде һәм әйтте) —Сезнен мәкерле нәфесегез яман эшне яхшы итеп күрсәткән Хәзер мина олпатлык белән сабыр игәргә генә кала. Сез миңа төшендереп бирдегез мина ярдәм (сезнен тарафтан түгел) бары тик Аллаһтан гына киләчәк 19. Бер кәрван туктады; су алып килергә хезмәтчене коега жибәрделәр Ул чиләген коега төшерде. Йосыфны күргәч —Сөенче! Менә сиңа бер углан'—диде Аны сатып жибәрер өчен, хәзинә кебек саклап алып киггеләр Аллаһ аларнын ни кылганын бик яхшы белә ңле (20) Аны арзан гына бәягә, берничә дирхәмгә сатып жибәрделәр Сатулашып тормадылар (21) Аны сатып алган Мисыр кешесе хатынына әйтте Моңа игътибарлы ул! Яхшылап бак!—диде.—Күңелем сизә, без аннан файда күрәчәкбез, һич югында без аны уллыкка алырбыз Менә шулай итеп. Без (Мысырда гаделлек белән идарә итсен өчен) төшендә күргәннәрне тормышка ашыру өчен, төш юрау хикмәтләрен өйрәтер өчен, аны шундый жиргә урнаштырдык Аллаһ үз әмерен жиренә җиткезеп үтәрдәй кодрәт иясе. Ләкин кешеләрнең күбесе бу турыда белми ( Ринаятзаәргә күрә, хәзрәти Йосыфны үзенә азган зат Кысырның war белән итү эшләренең башлыгы иде Ул Йосыфның зиһенле һәм сәләтле бала икәнен сизенә Азга таба ул аны дәүләт миләрендә файдаланырга уйлый иде Балалары булмау сәбәпле, сөйкемле Йосыфны бу гаиләдә бик сөеп каршылыйлар» Садретдин Гүмүш тәфсиреннән I 22. Балигъ булганына чаклы ана хөкем эшләрендә уныш казанырлык гыйлем бирдек Менә шулай итеп, Без гүзәл холыклыларны бүләклибез (23) Өйнең хужабикәсе нәфесен Йосыф белән канәгатьләндерергә теләп ишек капкаларны бикләтте һәм -Яныма кил,—диде Йосыф әйтте —Аллам сакласын!—диде.—Ирегез минем хужам Ул мина яхшылык кыллы Хактыр ки. көферлек кылганнар бәхеткә ирешмәс (24) Чатын тәкатьсез рәвештә Йосыфны тели иле Раббынын (зина КЫЛУНЫҢ зур гөнаһ икәнен) дәлилен күрмәгән булса, аны явызлык һәм нәжес гамәлләрдән коткарырга геләвен сизенмәгән булса, бәлки Йосыф та бу хатынны теләгән булыр иле Шик юк ки. ул ихлас колдарыбыздан иде (25) Икесе дә ишеккә таба йөгерде Хатын анын күлмәгенең арткы итәген ертып төшерде Ишек төбендә алар хатынның ире белән очрашты Хатын әйтте —Синең гаиләңә зыян салырга теләгән кешене нинди жәза көтә? Зинданмы, әллә чыдап булмас җәзамы’—диде 26. Йосыф Ул мине аздырырга теләде.-диде Хатынның туганнарыннан берсе шаһитлек итте —Әгәр анын күлмәге алгы яктан ертылган булса, хатын дөресен әйткән булыр Бусы исә ялганлаган булыр, диде (27) Әгәр күлмәк арткы яктан ертылган булса, хатын ялганлый Бусы исә дөресен әйтә (28) Күлмәкнең арткы гарафган ертылганын күргәч, (хаким) хатынына — Шик юк ки. бу сез хатыннарның мәкерле тозагыдыр. Чыннан да. сезнең тозак нн шәп каптыра юрганнардан була, диде (29) —Әй. Йосыф' Син моны башкаларга сөйләмә Ә син. хатын, гөнаһың өчен гафу үтен Чөнки син гөнаһлы булдын. (30) Шәһәр хатыннары әйтте: — Газизнең хатыны егетне аздырырга унлаган. Ул Йосыфка муеныннан гашыйк икән Ул, чыннан, да мәхәббәтеннән тилергәндер,—диделәр. (31) Шәһәр хатыннарынын гайбәтен ишетеп, хужабикә ал арны кунакка алдырды: янтаеп, (терсәкләр белән таянып) истирахәт кылыр өчен, ястыклар-мендәрләр әзерләтге. Аларнын һәрберсенә пычак бирдергге (Хатыннар пычак белән җимеш кисә башлауга ук, хуҗабикә Йосыфка): — Бар. алар янына чык!—дип боерды. Йосыфны күрүгә, хатыннар анын мәһабәт икәнен аңладылар. (Үзләрен белештерми) бармакларын турыйлар иде. һәм әйттеләр —Йа. Раббым, сөбханалла, бу адәми зат түгелдер, бу мәһабәт бер фәрештәдер,—диделәр. (32) Шуннан сон хужабикә әйтте: —Менә, шуның аркасында сез минем гайбәтемне саттыгыз. Әйе. мин нәфесемне аның илә канәгатьләндерергә уйлаган идем Ләкин ул бу эштән катгыян баш тартты. Әгәр дә ул минем теләгемне үтәмәсә. һичшиксез, зинданга атылачак, һәм, әлбәттә, мәсхәрә кылынып (сарайдан) сөреләчәк,—диде. (33)—Йа. Раббым,—диде Йосыф—Минем өчен зинадан зиндан яхшырак Әгәр дә алар корган хәйләләрдән мине коткармасан. мин аларга тартылып, акылдан (юлдан) язганнар арасында калырмын. (34) Раббы аның догасын кабул итте. Тегеләрнең хәйләсен жимерде. Аллаһ барысын да ишетеп, яхшы белеп тора. (35) (Гаепсез икәнен белсәләр дә. гайбәтчеләрнең авызын томалар өчен, хуҗабай хатынының күңеле булсынга. дип) Йосыфны вакытлыча зинданга ташларга булдылар. (36) Аның белән бергә зинданга тагын ике егетне утырттылар. Шуларнын берсе әйтте: — Мин төшемдә шәраб ясаганымны күрдем,—диде. —Мин баш очымда ипи күтәреп барам икән дим. Ипиемне кошлар чукый, имеш,—диде икенчесе—Төшебезне юрап бир. Без сине бик игелекле кеше, дип уйлыйбыз. (37) (Йосыф) әйтте: — Безгә һәр көнне китерелә торган аш килеп житкәнче, мин, һичшиксез, төшегезне юрармын.—диде —Бу—Раббымнын ойрәткәннәреннәндер Хактыр ки, мин Аллаһка ышанмаган халыктан еракка киттем Ахирәт көнен инкарь итүчеләр дә алар. (38) Бабаларым Ибраһим белән Исхак һәм атам Ягькуб тоткан динне тотамын һичбер нәрсәне, һичбер кемне Аллаһ белән тиң күрергә ярамый Бу—Аллаһнын безгә—инсаннарга биргән бәрәкәтедер. Тик кешеләрнең күбесе (Аллаһка) шөкер итми (39) Әй, зиндандашларым, төрле уйдырма тәңреләргә ышану яхшымы, әллә беркемнсн дә көче житәлмәс, бердәнбер Аллаһка инанумы9 (40) Аллаһтан башкаларга табынуыгыз сезнең аталарыгыз уйлап чыгарган берничә исем генә бит Аллаһ аларга бернинди дә вазифа бирмәде Хөкем бары тик «Аллаһ ихтыярында. Ул Аллаһтан башкасына гыйбадәт кылмаска әмер итте Менә, ин дөрес дин шул булыр. Ләкин инсаннарның күбесе моны белми (41) Әй, зиндандашларым (төшләрегез турында әйтим) берегез (баштагы кебек үк) хужабайга шәраб эчерәчәк; икенчегезне исә асып куячаклар һәм козгыннар анын башын чукып, тамак туйдырыр. Сораганнарыгызны юрау шушының белән тәмам булды. (42) Зинданнан котылачагына ул әйтте —Хуҗабаен янына кайткачтын, син мине исеңә төшер (бәлки ул мине зинданнан коткарыр).— диде. Ләкин шайтан (ул әйткәннәрне) оныттырды Шуңа күрә, Йосыф берничә елга зинданда кала бирде. 43. Бервакыт Мысыр падишасы әйтте: — Мин төшемдә жиде арык сыерның жиде симез сыерны ашаганын күрдем Аннан сон жиде яшел башак белән жиде коры башак күрдем Яраннарым, юрый алсагыз, төшемне юрап бирегез,— диде (44) (Юраучылар) әйтте: —Болар төш түгел, бары тик саташу гына,—диделәр—Без мондый буталчык төшләрне юрый алмыйбыз. («Өч төрле төш була икән Аллаһ тарафыннан җибәрелгән төш. киная, читләтеп кисәтү төше Нәфес теләге чакырган төшләр Шайтан тарафыннан тошкә кертелгән котырту, юлдан яздыру, саташулар» Садретдин Гүмүш тәфсиреннән.) 45. Зинданнан котылган кеше байтак вакыттан сон Йосыфны исенә төшереп әйтте: -Мин сезнең төшегезне юрата алам.-диде — Мине зинданга алып барыгыз. (46) (Зинданга кергәч, ул) әйтте: —Әй. Йосыф, син тугры сүзле кеше Жиде арык сыернын жиле симез сыерны ашавы турында, жиле яшел башак белән жиле коры башак турындагы төшне юрап бирсәнче,—диде — Юравынны кайтып кешеләргә сөйләрмен, бәлки, алар да (синең изге икәнеңне) анлар (47) Йосыф әйтте —Жиле ел тоташтан гадәттәгечә иген итегез Аз микъдарда гына ашап, калганын башакта (эскертларда) калдырыгыз. (48) Шуннан сон жиде ел рәттән ачлык булыр Эскертгәгс ашлыкны орлыклык кына калдырып, жиде ел буена ашагыз. (49) Шуннан сон тагын бер ел киләчәк, ул елда инсаннарга (Аллаһтан) мул янгыр явачак һәм ул елда (җимеш сутлары белән үсемлек мае) сыгып, (сыер, кәҗә. доя. сарыкларны) савыгыз (В Пороховада и будут выжимать (и масло, и вино себе на благо) И Крачковскиида они будут выжимать, дип кенә язылган Ш Ногманида җимешләр сыгып, шәраблар ясаршр Т Кочигит. X Караман тәфсирләрендә исә фәкать җимеш суты сыгу, ширбәт an турында гына әйтелә Мәүланә М Алидә давить виноград, диелгән. X. Чантаида киңрәк аңлатыла Без X. Чантаи тәфсирен мәгъкуль күрдек.) 50. Бу юраманы сөйләгәч, падишаһ әйтте —Аны минем янга алып килегез,—диде Йомышчы зинданга кергәч. Йосыф әйтте: —Падишаһ янына кайт бармакларын пычак белән турый башлаган хатыннарга ни булды?— дип сора Шик юк. Аллаһым аларнын хәйләсен бик яхшы белеп тора. (51) Падишаһ хатыннарга әйтте: — Йосыф белән ләззәт кичәргә теләгән чагыгызда сез нинди халәттә идегез'.’—диде. Хатыннар әйтте: —Аллам сакласын, без аннан һичбер яманлык күрмәдек,—диделәр Газизнең хатыны әйтте: -Бүген дөреслек уртага чыкты Мин аны аздырырга маташтым Шик юк ки, ул—гадел кеше,— диде. (52) Йосыф әйтте —Газиз өйдә юк чакта ана хыянәт итмәгәнемне вә Аллаһнын чын хаиннәр корган хәйләсен юкка чыгарачагын барысы да белеп торсын.-диде (53) (Хатын әйтте) — Мин үземне акларга тырышмыймын, чөнки нәфесеңне тыя алмау яманлыкка этәрә, әгәр дә Аллаһ сакламаса. Шик юк ки. Раббым ярлыкаучы, гафу кылучы (54) Падишаһ әйтте -Аны монда алып килегез,—диде—Мин аны үз яныма атамын Аның белән сөйләшкәч —Бүгеннән син янымда югары дәрәжәлс һәм ышаныч казанган вазифалы кеше саналырсың,—диде (55) Йосыф әйтте: Мине өлкәнен жир байлыкларына (иген басуларына) башлык ит Мин алармы яхшы саклармын, чөнки мин бу эшләрне яхшы белем.—диде (56) Менә шулай итеп. Без Йосыфны үзе теләгәнчә гамәл кылырлык вазифалы иттек. Үзебез ихтыяр иткән һәр кешегә рәхмәтебезне бирдек Игелек кылганнарның игелекләрен заяга чыгармыйбыз (57) Иман китереп, яманлыклардан сакланганнар өчен Ахирәт бүләге тагын да хәерлерәк. (58) (Ачлык еты Ягъкубның угыллары икмәк сорап. Мысырга килде) Йосыфның кардәшләре килеп, аның хозурына керле Йосыф аларны таныды. Атар аны танымады (59) Йөкләре төялеп беткәч Йосыф әйтте: Бер атадан туган энегезне минем янга алып килегез.-диде—Курен торасыз бит. мин сезгә дөрес үлчәтеп бирдем Мин кунакчылларның иң юмарты (60) Әгәр аны минем янга алып килмәсәгез. кабат мин сезгә бер үтчәм дә (ашлык) бирәчәк түгелмен Кабат килеп йөрисе булмагыз' (61) Әйттеләр -Аны атабыздан сорап алырга тырышырбыз. Әлбәттә, без моны эшләячәкбез.—диделәр (62) Йосыф буйсынар егетләренә әйтте -Ашлык өчен биргән тауарларын (акчаларын) йөкләре зченә яшереп куегыз. Өйләренә кайтып житкәч. .злар шул тауарларны табып алыр да. бәлки, яңадан (икмәк сатып алыр очен) монда килерләр,—диде (Тәрҗемәләрдә дә. тәфсирюрдә дә күбрәк • мин. •тагар» сүзекулланыла Ягъни. Ягьк\б балашры икмәккә алмаштырыр эчен Йосыфка акча урынына соңгы зиннәтле әйберзәрен алып к изгән Акча сүзе күчермә мәгънәдә генә йори булса кирәк ) 63. Ата кеше янына кайтып житкәч. әйттеләр —Ий, атабыз, икмәк алу юлы безгә ябылды Энебезне (Бинияминны) безгә ияртеп жибәрсәң генә, безгә икмәк бирерләр. Без аны яхшы сакларбыз,— диделәр. (64) Ягькуб әйтте —Моннан алда да кардәшегезне ышанып тапшырганым кебекме?—диде.— Монысын да шулай итеп сезгә ышанып тапшырыйммы0 (Мин аны фәкать Аллаһка гына ышанып тапшыра аламын ) Аллаһ ин ышанычлы саклаучы. Хәсрәттәге- ләргә иң мәрхәмәтле—Аллаһ. 65. Йөкләрен чишкәндә алар үзләренең тауарларын таптылар һәм әйттеләр: — Ий. атакаебыз, нишлибез? Тауарларыбыз кире үзебезгә ияреп кайткан Бу акчаларга тагын бер дөя йөге икмәк сатып алып кайтырбыз Алып кайткан икмәгебез бик тә аз микъдарда бит Энебезне саклап кына йөртербез,—диделәр. (66) Ягькуб әйтте: —Бәлагә юлыктырмаенча. аны сау-сәламәт килеш алып кайтачакбыз, дип. Аллаһ исеме белән ант итмәсәгез. мин аны сезгә биреп җибәрмәм,—диде. (Ул теләгәнчә) ант иттергәннән соң, тагын әйтте: —Безнең сөйләшүгә Аллаһ шаһит,—диде (67) Аннан өстәде —Угылларым, шәһәргә бөтенегез дә бер капкадан кермәгез Аерым-аерым, төрле капкалардан керегез! Юкса, мин сезне берничек тә Аллаһнын җәзасыннан коткара алмам Хөкем Аллаһтан башкага бирелмәгән. Шуңа күрә, мин бары тик Аңа гына ышанамын Тәвәккәл итүчеләр бары тик Аңа гына баш орсыннар. 68. Алар, аталары кушканча, төрлесе төрле капкадан керде. Ләкин бу (саклык чаралары) Аллаһтан киләчәкләрдән коткарып кадалмады Бу эш (төрле капкалардан керү) бары тик ата хәтере калмасын өчен генә башкарылды Чынлыкта, ул (Ягькуб) гыйлемгә ия кеше иле. Чөнки Без аны өйрәттек Ләкин кешеләрнең күбесе моны белми (69) Кардәшләре Йосыф янына кергәч тә, ул энесен үз хозурына алдырды. —Беләсеңме, мин синең кардәшен бит,—диде —Аларнын кылмышлары өчен син бик кайгырма. («Риватьләргә күрә. кардәшләрен сыйларга дип. хәзрәти Йосыф табын әзерләшә Аларны табын янына икешәр-икешәр итеп утырта Биниямин ялгызы—так кала да. елап җибәрә абыкаем Йосыф исән булса иде. без бергә утырган булыр идек,—диде Хәзрәти Йосыф аны уз табынына ала Ашап-зчкәннән соң. хәзрәти Йосыф кардәшләрен икешәр-икешәр итеп фатирларга урнаштыра Биниямин тагын ялгызы кала. -Сиңа пар юк. алайса, син минем янда калырсың»,—диде. Биниямин әйтте: -Синең кебек кардәшең булса иде ул. Ләкин бит сине атам Ягькуб белән анам Рәхилә тапмаган». Моны ишеткәч, хәзрәти Йосыф елый башлый Бинияминне кочаклап ала һәм: -Мин синең абыең»,—ди». Садретдин Гүмүш тәфсиреннән) 70. Йөк төягәндә (Йосыф) энесенең әйберләре арасына затлы савыт яшерде Юлга кузгалгач, Йосыфның йомышчысы —һәй. кәрванчылар, сез угрыларсыз!—дип кычкырды (71) (Кәрванчылар борылып): —Сез ни югалттыгыз?—дип сорадылар (72) Болары әйтте —Хакимебезнең ширбәт эчә торган затлы савытын эзлибез; аны табып китергән кешегә бер дөягә төярлек ашлык бирәчәкбез. Бу эшкә мин җаваплы,— диде йомышчы. 73.—Валлаһи, без угры түгел!—диделәр кәрванчылар.—Безнең гауга-фетнә чыгарырга килмәгәнебезне сез бик яхшы беләсез бит. (74) (Куа чыгучылар) Әйтте: —Ярар, алайса, ялганыгыз тотылса, ни булачак (сез шуны беләсезме)?— диделәр (75) Анын җәзасы, югалган кувшин кемнең йөгендә табылса, шул кеше үзе түләү булачак. Без гаделсезләрне шулай җәзалыйбыз. (-Карак, югалган әйбернең хуҗасына кол булып, бер ел хезмәт итәргә тиеш» Садретдин Гүмүш тәфсиреннән ) 76. Йосыф шуннан энесенең йөген түгел, башкаларныкын актара башлады Аннан сон гына энесенең йөгенә тотынды һәм югалган савытны тартып чыгарды Менә шулай итеп. Без Йосыфка бер хәйлә өйрәттек Юкса падишаһның кануннары буенча, ул энесен. Аллаһ рөхсәтеннән башка, алып кала алмаган булыр иде Кемгә ихтыяр итсәк. Без шул кешене дәрәҗәләргә күтәрәбез. Чөнки гыйлемгә ия һәр кешенең өстендә аннан да яхшырак Галим тора (77) (Кардәшләре) әйтте. Ул урлаган булуы да бик ихтимал. анын абыйсы да карак иде,—диделәр Йосыф һични сиздермәде, әмма эченнән генә уйлап куйды сез әле һаман да шундый ук яман затлар икәнсез Аллаһ сезнен ни сөйләгәнегезне бик яхшы ишетеп тора. (78) Әйттеләр: —Әй, Газиз, чыннан да. анын бик карт атасы бар (Топчеген югалтуга карт түзмәс) монын урынына безнен бсрәрсбезне алып кал. Чөнки без сине игелек кылучы, дип беләбез (79) Ул әйтте —Әйберебезне йотеннән тапкан кешедән башкасын алып калудан Аллам сакласын Шулай итсәк, без, чыннан да. гаделсезлек кылган булыр идек. 80. Өметләре өзелгәч, алар бераз читкә китеп киңәштеләр Олыракларыннан берсе (Яһүдә) әйтте: Атабыз безне Аллаһ исеме белән ант иттерде. Узганында да Йосыф белән ничек итеп гаделсезлек кылганыгызны оныттыгызмыни'’ Атабыз рөхсәт иткәнчегә чаклы яки Аллаһ үзе хөкем чыгарганга кадәр, бу жирдән китмәмен Аллаһ хокем чыгаручыларның ин гаделе. (81) Кайткач, атабызга әйтегез: ий. атакаебыз, шик юк ки. ул угрылык кылды Без күргәнебезгә генә шаһитлек итәбез Күрмәгәнебезне белмибез (82) Без булып кайткан шәһәргә барып, үзен белешә аласын Яки шуннан килә торган кәрванчылардан сораштыра атасын без дөресен сөйлибез, дип әйтегез, зинһар (83) Ага кеше (Ягькуб) әйтте Ышанмыйм'—диде — Нәфесегез сезне шушы яман эшкә (ялганга) этәргәндер Мина тагын сабыр итәргә генә кала Өмет игәмен ки. аларнын һәрберсен Аллаһ мина кайтарып бирер Аллаһ барысын да белүче хикмәтләр иясе (84) Алардан читкә борылды һәм әйзте: Аһ. Йосыфым' дип сызлана башлады Ул хәсрәтен көчкә тыеп тора иде Елый торгач, анын ике күзенә дә ак төште (85) (Угыллары) —Син әле һаман Йосыфны оныта алмыйсын Валлаһи, болай булса, сине бөтенләй чир басар яки кайгыннан үлеп тә китәрсең диделәр (86) (Ягькуб): —Дөрес, кайгымны бары тик Аллаһка гына сөйлимен. Сез белмәгәннәрне мин Аллаһтан килүче хәбәрләр аша беләм,—диде —(87) Ий. угылларым, барыгыз. Йосыф белән энесен яхшылап эзләгез Аллаһнын ярдәменнән өметегезне өзмәгез. Кяферләрдән башкалар Аллаһ ярдәменнән өметен өзмәс (Ягькуб угыллары тагын кәрван белән Мисырга. Йосыф янына киттеләр ) 88. Йосыф янына кергәч, әйттеләр: -Ий, бөек аксөяк, илебезгә кытлык килде Без аз гына акча белән килдек Тиешлебезне төзәл үлчәп бир. зинһар Безгә юмарт бул Шик юк ки. Аллаһ хәер биргәннәрне бүләкләр (89) Йосыф әйтте —Сез томаналыгыгыз аркасында. Йосыф белән энесен нишләткәнегезне беләсезме'’—диде. 90.—Син әллә, чыннан да. Йосыфмы’—диделәр. Ул да: —Әйе. мин Йосыф буламын,—диде—Монысы минем энем (Биниямин) Бер-беребез белән кавышуны Аллаһ хәзерләде Кем Аллаһ каршысында гөнаһ эшләүдән курка, кем сабыр итә. шул. һичшиксез Аллаһ тарафыннан бүләкләр алыр, игелек кылганнарның игелеге заяга китмәс (91) Әйттеләр —Валлаһи, чыннан да. Аллаһ Тәгалә сине бездән өстен куйды Хак. без зөнаһкяр булдык (92) Йосыф әйтте — Бүзен мин сезгә үпкәләмим инде, Аллаһ сезне гафу итсен иде Ул, миһербанлыларнын да миһсрбанлысыдыр (93) Минем шутиы күлмәгемне алызт кайтыгыз да атамнын йөзенә каплагыз, ул күр» башлар һәм бөтен гаиләгезне монда алып килегез, лззде (94) Кәрван Мисырдан киткәч, ата кеше әйтте Бу инде саташа башлаган, димәгез Әйтәмен ки. мин Йосыф утлымнын рухын сизом 95. Валлаһи, бу синең электән килгән саташуын гына. - диделәр өйдәзеләрс 96. Сөенечле хәбәр китерүче (Яһүдә) анын йөзенә күлмәкне каплауга ук. (Ягькубның) күзләре күрә башлады Ул —Мин сезгә: Аллаһ тарафыннан килгән хәбәрләр аша сез белмәганнәрнс беләм. дип әйттемме, юкмы'’—диде. 97. Әйттеләр —Ий. атабыз, безне гафу итсен дип. Аллаһка догалар укы. зинһар. Чөнки без, чыннан да. гөнаһлы булдык. 98. —Сезнен өчен Раббымнан ярлыкау сорап, ялварачакмын Аллаһ ярлыкаучы, гафу итүче.—диде Ягькуб. 99. (Йосыфның ата-анасы—бөтен кардәшләре Мисырга килә) Йосыф янына кергәч, ул атаанасын кочаклап алды: —Аллага тапшырып. Мисырга иминлек белән, төкле аягыгыз белән керегез.—диде. 100. Ата-анасын ул абруй тәхетенә утыртты, кавышу сөенеченнән аларнын барысы да (Йосыфның шөһрәте алдында) баш иде. намаз укыды. Йосыф әйтте — Ии. атакаем, менә бу эшләр әллә кайчан күргән төшемнең юралуы булыр,—диде — Раббым аны. ниһаять, тормышка ашырды Дөресе шул Аллаһ мина рәхмәтен яудырды. Мине зинданнан чыгарды Кардәшләрем белән минем араны шайтан бозганнан сон, сезне чүл аша имин чыгарды Шик юктыр ки. Раббым ихтыяр иткән колына мәрхәмәтле. Хактыр ки, Алла барысын да белеп торучы хикмәт иясе. (101) —Йа. Раббым. милкеңнән миңа (насыйбын) бирдең вә (төштә күрелгән) вакыйгаларның ничек юралачагын өйрәттең Ий. күкләрне һәм Җирне яралткан. Син дөньяда да. Ахирәттә дә минем остазым Мөселман булган хәлемдә жанымны ал. зинһар, һәм мине изгеләр рәтенә куй. («Риваятьләрдә сөйләнгәнчә, хәзрәти Ягькуб Мисырда, углы Йосыф янында 24 ел яшәп вафат була Васыятенә күрә, җәсәде Шамда. атасы Исхак янына җирләнә. Хәзрәти Йосыф та атасыннан соң 23 ел яши. 120 яшендә вафат була. Аның җәсәден Мисыр халкы мәрмәр сандыкка салып. Hui елгасына батыра Байтак еллар узгач, хәзрәти Муса сандыкны алып. Ягькуб (галәйһиссәлләм) янына җирли» Садретдин Гүмүш тәфсиреннән ) 102. (Мөхәммәд) менә сиңа таныш булмаган хәбәрләрдән Йосыф кыйссасы шушы булыр. Аны сиңа вәхий итәбез Алар фетнә эшләргә жыенганда син алар арасында түгел идең. (103) Син никадәр генә тырышсаң да. кешеләрнең күбесе иман китермәячәк. (104) Гәрчә, син бу эшләрең өчен алардан түләү сорамыйсың. Коръән халыклар өчен үгет-нәсихәттер. (105) Күкләрдә. Җирдә (Аллаһның барлыгына, берлегенә, гыйлеменә, кодрәтенә. Аның хикмәт иясе икәнлегенә) күпме дәлилләр бар. алар бу дәлилләрдән йөз чөереп китәләр (106) Аларнын күбесе Аллаһка гыйбадәт кылып та. Аллаһка тиңдәш итеп, әллә нәрсәләргә табыналар (107) Аллаһ тарафыннан убылып килә торган һәлакәттән яки абайламастан Кыямәт көне килүдән котылып калырбыз, дип өмет итәләрме икән алар? 108. (Ий. Мөхәммәд) әйт: —Менә бу—минем юлым,—диген—Мин сезне ачык күз белән Аллаһ тарафына чакырдым. Мин үзем һәм мина ияргәннәр якты юл табачакбыз. Әлхәмдүлиллә. мин мөшрикләр белән бергә түгелмен (Аллаһның тиңдәшләре юк).—пмпм. (109) Синнән элек тә (пәйгамбәр итеп) жибәргән илчеләребез (әллә кайдан түгел, уз араларындагы) шәһәр кешеләреннән сайланган иде. Шул ир кешеләргә вәхий күндергән идек. (Ни гаҗәптер) әллә сон (мөшрикләр) Җир йөзендә ил гизеп, дөнья күреп йөрмиләрме, үзләреннән әүвәл яшәгән (мөшрикләрнең) кара тәкъдиренең ничек тәмамланганын белмиләрме9 Ахирәт йорты (нәҗестән, гөнаһлардан) сакланганнар өчен, әлбәттә, ин яхшысы булыр. Сез әле һаман шуны анлап бетермисезмени сон? 110. һәй. пәйгамбәрләрем' Инде өмет киселде, безне ялганчыга чыгардылар, дигән вакытта сезгә ярдәмем килде вә Без теләгән кешебезне коткарып калдык Ләкин гөнаһлы халык өстеннән жәзабыз алынмас. 111. Хактыр ки. бу кыйссаларда акылы булганнар өчен бик күп гыйбрәтләр бар. Бу (Коръән) уйлап чыгарылган гына нәрсә түгел Аннан элек килгәнне (башка китапларны раслаучы) дөресләүче, һәр нәрсәне ачыклаучы (Китап буларак иңдерелде) Иман китергән халык өчен мәрхәмәтле һәм тугры юл күрсәтүче ул (Корьән-и Кәримдер).