Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖИҢҮ ҖИҢЕЛ ЯУЛАНМЫЙ

ТАТАРСТАННЫҢ БӘЙСЕЗЛЕГЕ ӨЧЕН КӨРӘШ СӘХИФӘЛӘРЕННӘН СССР юллар чатында СҮЗ БАШЫН, минемчә, Татарстан суверенлыгының дәүләт декларациясен кабул итүдән башлап китү кирәктер, чөнки кем генә ни генә сөйләмәсен, Татарстанның бүгенге сәяси халәте шул документтан үсеп чыкты СССР исән-имин булган дәвердә, татар халкының төп максаты—үз республикасын союздаш итү иде. Әлбәттә инде Союз үзе дә иске рәвештә яшәрлек түгел, ул искергән, тузган һәм инде чыннан да яшәү мөмкинлекләре тәмам беткән. СССРны исән калдыру максаты илдә өстенлек итә иде. Шулай итеп, аны чын мәгънәсендәге федератив дәүләт итү хаҗәте барлыкка килде. Союздаш республикалар, бигрәк тә Россия, аның илбашы Борис Ельцин, бу эшкә ныклап тотындылар. Борис Николаевичның гайрәтле чагы. Аның СССР президенты Михаил Сергеевич Горбачев белән бәрелешүләрен бөтен ил күзәтеп торды. СССРга нибары бер-ике вәкаләт калдырырга, калганнарның барысы да союздаш республикаларга күчәргә тиеш, ди иде Ельцин. Күпчелек союздаш республикаларның җитәкчеләре дә аның ягына авышты. Гомумән, ул вакытта хакимият башында утырган М. С. Горбачев өчен тарихи мөмкинлек туды СССР юллар чатында торганлыктан, аның исән калу һәм шулай ук бөтенләе белән юкка чыгу ихтималлыклары бергә буталды Аның кайсысы тормышка ашасы әлегө билгесез булганлыктан, ул субъектив факторга бәйләнгән иде КПСС Политбюросы, СССРны саклап калу ниятеннән чыгып, илдә референдум үткәрде һәм Индус ТАҺИРОВ (1936)—тарихчы, академик. Татарстанның атказанган фән зшлекмсе, Ботендонья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Казанда яши халыкның күпчелеге аның исән калуын яклап тавыш бирде. Аны чын мәгънәсендә диктатурадан азат ител, ихтыяри нигездә корылган демократик дәүләт итү мөмкинлеге барлыкка килде. Тик менә Горбачев моңа һич кенә дә әзер түгел булып чыкты. Аны Вильнюска Литва Компартиясенең сьездына чакыралар. Әлбәттә, ул анда нәрсә тикшерелергә тиешлеген яхшы белеп бара. Литва Компартиясе КПССтан бәйсез партия булу максатын куя. Гомумән, Литвада 1990—1991 елларда илнең бәйсезлеген кайтару хәрәкәте искиткеч зур колач ала. СССР Халык депутатлары съездының Литвадан сайланган депутатлары искиткеч активлык күрсәтә Республика галимнәре җиң сызганып бәйсезлек идеясен яклау эшенә керешәләр Шушы хәрәкәтне Мәскәү мәгълүмат чаралары «профессорлар заговоры» дип атады. Ә бит Литва Компартиясенең җитәкчелеге үз таләбен яки үзенең КПССтан бәйсез булуын компромисс рәвешендә генә алга куйган иде Бу гамәл Литваны СССР составында калдыру мөмкинлегенең иң соңгысы иде Ләкин Горбачев моны аңламады Ул Литва коммунистларын бу ниятләреннән баш тартырга өндәде Ә аңа болай диделәр «Михаил Сергеевич, СССР гимнының: -Союз нерушимый республик свободных навеки сплотила великая Русь»,—дигән юлларындагы һәр сүзне шәрехләгез әле Бу сезгә өйгә бирелгән эш булыр* Шушы «өй эше» белән Горбачев Мәскәүгә кайтып китте Әлбәттә инде, ул гимнның әлеге сүзләренә бернинди дә аңлатма бирә алмады Литва коммунистлары моңа мохтаҗ да түгел, алар бер генә империянең дә мәңгелек булмавын һәм халыкларның мәңгелек коллыкта калырга тиеш түгел икәнлеген яхшы беләләр иде Алар бу хакыйкатьне Горбачев та аңласын һәм СССРны демократик рәвештә үзгәртеп коруның тиешле чараларын күрсен иде, дигән теләктән чыгып кына эш иттеләр. Алай гына да түгел, бу—СССРны теге яки бу рәвештә саклап калырга тырышу иде Ә бит Литва халкының инде тулы бәйсезлекне торгызу юлына басканлыгын бик тиз үсә барган вакыйгалар тезмәсе раслый торды. Моны 1991 ел гыйнварының беренче яртысында булган вакыйгалар мисалында күреп була. Ул дәһшәтле көннәрдә дистәләгән мең литвалылар танклар белән урамга чыгарылган гаскәргә каршы тигез булмаган көрәшкә чыктылар Көрәш бәйсезлек символы булган Литва телевидениесен кулга төшерү өчен барды Кан коелды, үлүчеләр дә шактый булды. Әйе, республикалар, халыклар иреккә сусаган, алар искечә яшәргә теләми иделәр инде 1990 елның 12 июнендә РСФСР Советларының съезды Россиянең суверенлык декларациясен кабул итә Әгәр дә инде СССР составында Россиядә дә ирек җитмәгән икән, ул да азатлыкка сусаган икән, башкалар турында әйтеп торасы да юк. Әйе алар өчен дә бердәнбер мөмкинлек булып тик суверенлык декларациясе кабул итү генә калган иде Һәм бу шулай булды да Республикалар бер-бер артлы үз декларацияләрен кабул итә башлады Бу процессны -суверенитетлар парады» дип атадылар. Ә менә автономияле республикаларның хәле мөшкелләнде Аларга хокук бирергә кирәклеге турында бер генә союздаш республиканың җитәкчесе бер генә сүз әйтсә икән! Киресенчә, аларны элеккеге хокукларында калдырырга кирәк, дигән фикер шактый күп союздаш республикаларның җитәкчеләре тарафыннан әйтелде Татарлар өчен иң аянычлысы шунда иде, төрки республикаларның лидерлары да шул ук фикердә булдылар. Тугыз союздаш республика лидерлары һәм СССР президенты М С Горбачевның уртак белдерүендә бу позиция ачык чагылыш тапты. Бу документны «9+1» дип атадылар Горбачевның бу документка кушылуының сәбәбе аның шул вакытта Ельцин белән чәкәләшеп торуыннан килә иде Ул союздаш республикаларның җитәкчеләрен шушы көрәштә үзенә теләктәш итәргә тырышты Ә аңарга, киресенчә, автономияле республикаларга таянырга кирәк иде Шулай иткәндә ул Ельцинның мөмкинлекләрен йомшата ала иде Шунысы кызык мондый тәкъдимнәр аңа ясалды да Ни эшләтәсең бит. күңел күзе күрмөсә. маңгай күзе—ботак тишеге Ө союздаш республикаларның әлеге тугызы да бер кайда да китми иделәр. СССРны да бит алардан башка, сорап та тормастан таркаттылар. Ә татарлар исә Урта Азия республикаларының үсешенә гаять зур өлеш керттеләр һәм инде, һичшиксез, алардан тиешле рәхмәт хисләре көтәргә хаклылар иде Ләкин рәхмәт урынына тукмак алдылар. Менә шушы ризасызлык тойгылары бер төркем татар зыялыларының газетларда басылып чыккан мөрәҗәгатьләрендә дә чагылыш тапты Аларның текст авторы мин идем Документ русча язылган, шунлыктан Горбачевның автономияле республикаларга карата хыянәтенә бөя бирелгән урынын оригиналдагыча кабатлыйсым килә -Ельцин пошел только на некоторое продление пребывания у власти Горбачева и что. укрепив свой тыл. он пойдет тараном на Союзные власти и, прежде всего, на Президента и Генсека КПСС... Нет, не будет мира под оливами М. С. Горбачеву еще придется пожалеть, что он предал автономные республики» Һәм бу шулай булды да. Ул ГКЧП вакыйгалары вакытында хурлыклы рәвештә Фороста качып ятты һәм ярык тагарак янында ялгыз калды Ярый, Горбачев бер читтә торсын, ул безгә, урыс әйтмешли, -не брат, не сват- Татар зыялыларының төп үпкәләре тугандаш халыкларның җитәкчеләренә юнөлтелгөн иде. Акрынлап, бигрәк тә СССР таркалгач, бу җитәкчеләр позицияләрен үзгәрттеләр Моны мин Кыргызстан президенты Аскар Акаев мисалында күрсәтер идем. Без Беренче Бөтендөнья татар конгрессын үткәргәннән соң. башка төрки халыклар да шундый чаралар үткәрә башладылар Кыргызлар да читтә калмады: гомумкыргыз корылтае үткәрделәр Анда. БТК рәисе буларак, мин дә чакырылган идем Акаевка Татар конгрессы символикасы төшерелгән сәгатьне тапшырганда, су үткәрми һәм утта да янмый торган сәгать икәнлеген, татар-кыргыз дуслыгы да шулай ук утта янмас, суда батмас икәнлеген әйттем. Сүземне -Аскар Акаевич бу сәгатьне такканда аны дуслык вакытына куегыз ,—дип тәмамладым Ә инде кунакларны кабул итү мәҗлесендәге чыгышында ул мондый сүзләр әйтте: «Без бәйсезлек юлына бастык Без ялгыз түгел, безнең белән бергә шушы юлдан Үзбәкстан, Казакъстан. Төрекмәнстан. Таҗикстан. Азәрбайҗан, Татарстан һәм Башкортстан атлый —диде Ә Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев Минтимер Шаймиев белән булган бер әңгәмәсендә: -Минтимер, ашыкма, вакыты җиткәч, мин сине яклап чыгармын-,— дигән. Һәм ул үз сүзендә торды да Шаймиев Татарстан президенты булып сайлангач, аның инаугурациясендө катнашты Казакъстанда Татар Конгрессының ике күчмә утырышын үткәрүдә дә аның турыдан-туры катнашы булды. Гомумән. Казакъстанда татарларга ихтирамлы уңай караш яши Ә менә 1990—1991 елларда Татарстан, төрки республикаларның ярдәменә мохтаҗ булса да. шактый ялгыз иде Хәер, үткән эшкә салават, иртәгә дөнья бетмәс, әле алда да кыласы гамәлләр күл. Бердәм булу беркайчан да зарарга түгел. Ялгыз батырлык МИН ТАТАРСТАННЫҢ шушы авыр чордагы гамәлләрен ялгыз батырлык дип атар идем Аны союздаш республикалар да. автономиялелөре дә ачыктан-ачык яклап чыга алмады Татарстан җитәкчеләренә җиңел булмады Шуңа да карамастан, алар үз сүзләрен әйтә алдылар. Аларның тырышлыгы аркасында, автономияле республикалар да яңа союз договорын эшләү процессына кушылдылар. Ә инде 1991 елның 12 июнендә РСФСР үзенең дәүләт суверенлыгы турындагы декларациясен кабул иткәч, Татарстан автономияле республикаларның үз хокукларын суверен биеклеккә күтәрү эшен җитәкләде Әйе, союздаш республикага әверелүнең элеккеге мөмкинлеге, бу эшне өстән төшкән декретка таянып хәл итү мөмкинлеге беткән иде инде Моны тик Россия мисалына ияреп кенә гамәлләштереп була иде. Ул вакытта бит әле КПСС исән, ө Минтимер Шөймиев—КПССның Татарстан Өлкә комитеты беренче секретаре да Идеология эшләре буенча секретарь Рево Рамазанович Идиәтуллин Ул намуслы һәм халкына җаны-тәне белән бирелгән кеше. Көннәрнең берендә ул мине үз кабинетына чакырды һәм: «Татарстан өчен дә суверенлык декларациясе кирәк»,—диде Мин үземнең университеттагы кечкенә кабинетыма Татарстан Югары Суды рәисенең беренче урынбасары Минзөфәр Мәүләтшинны һәм филология факультеты деканы Җәмил Сафиуллинны чакырдым Алар минем дуслар, эшнең нидән гыйбарәт икәнлеген бик тиз аңладылар. Һәм без декларациянең беренче вариантын эшләдек тө Әллә ни күп вакыт үтмәде Минтимер Шаймиев Кремльдә иҗтимагый оешмаларның вәкилләрен җыеп, декларация кабул итү мәсьәләсен куйды Берничә проект 1әкьдим ителде Берсе Татарстан халык депутаты, университетның физфак доценты А В Штанинныкы иде Тагын кемнәрнеңдер вариантлары да бар иде. Штанин варианты буенча суверенитет Россия составында, ә безнең вариант кем составында икәнлекне күрсәтмәстән игълан ителергә тиеш иде. Тиздән Югары Советның Президиумы декларацияне рәсми рәвештә язып, аны Югары Совет сессиясенә әзерләү өчен эшче төркем төзеде. Аның составына мин дә кертелгән идем Газеталар декларация проектын бастырып чыгардылар Тик шунысы кызык, бу проектта Татарстан Россия составында итеп күрсәтелгән иде Күрәсең, Югары Совет Президиумы шуның белән ниндидер компромис булдырырга теләгәндер Бәлки бу үзенә күрә берәр маневр булгандыр, анысын әйтә алмыйм Бу 1990 елның август урталары иде. Билгеле булганча, Югары Совет сессиясе, шушы проектны бер атна буе тикшереп, ниһаять. 30 август көнне кабул итте Сессия эшлеген вакытта төрле вариантларны тикшерү өчен килештерү комиссиясе төзелде Аның рәисе Минтимер Шаймиев үзе иде Хәтерлим, комиссиянең беренче утырышында ук без бернинди бәхәссез республиканың исеменнән «советская социалистическая» дигән сүзләрне алып аттык Күпмедер вакыттан соң Минтимер Шөрипович керә һәм өстәлендәге инде өлгереп бетеп килә торган декларация вариантына күз төшерә дә аптырап кала «Советская социалистическая» сүзләрен кая куйдыгыз9—ди Башта ул «Әйтегез әле. социализмнан да яхшырак нәрсәне кешелек дөньясы булдыра алганмы?—дип безгә мөрәҗәгать итте Әлбәттә, ул беркемнән дә нинди дә булса җавап көтмәгәндер Социализм идеясенең йөзтүбән китүе күпләр өчен сер түгел. Эш бөтенләй башкада декларациянең кабул ителүе генә түгел, аңа Мәскөүнең дө күнүе кирәк иде Ә бит әле Мөскөүдө социалистик көчләр хөкем иткән чор «Сез декларацияне кабул итәрсез дө өйләрегезгә таралырсыз, ө миңа иртәгә Мөскөүгө барырга кирәк Ярар, вакыты җиткәч, без ул сүзләрне алып ташларбыз республикабыз бер генә исемле булып калыр»,—диде Шөймиеө Ике телне, татар һәм рус телләрен дәүләт телләре итеп игълан итү буенча зур бәхәсләр булып, ниһаять. Татарстанны Россия субъекты итеп күрсәтмәү бәрабәренә, шушы ике телне дә дәүләт телләре ител күрсәткән декларация проекты күпчелек тавыш белән кабул ителде Юстиция министрлыгында эшләүче, шулай ук килештерү комиссиясе әгъзасы Гаял Мортазинның: «Эх. телебезне саттык бит. егетләр»,—дип уфтануларын һич кенә дө онытасым юк. Шушы көннәрнең Минтимер Шөимиев өчен никадәр авыр булганлыгын ул тик үзе генә бөләдер. Ул. Мәскөүнең төрле кабинетларында декларациядән баш тарттыру таләпләрен ишетеп, аптырап беткәндер, дип уйларга кирәк. Ул беренчеләрдөн булып -Сез Россиядән чыгасызмыни9 - дигән сорауны ишеткән һәм аңа лаеклы җавап эзли башлаган шәхес Чөнки бөр генә автономияле республика да Татарстанныкына охшаш Декларация кабул итмәде Аларның барысы да үзләрен Россия субъекты итеп таныдылар Ә бит Татарстан артыннан бару аларның абруен гына арттырачак иде Татарстан исә теләктәшлек күрсәтүчеләрсез калды Шулай бервакыт КПССның реском бюросы утырышына сигезенче катка икәү лифтта менгәндә Минтимер Шөрипович Шөймиев автономияле республикаларның, бигрәк тө Башкортстанның безнекенә охшаш декларация кабул итмәүләренә уфтанды —Союзникларсыз калдык бит —Алар моның белән берни дә югалтмадылар. —Ничек югалтмасыннар, ди? —Шулай, алар заманында үзләренең Россиягә ирекле рәвештә керүләрен танып, шуның 400 еллык юбилейларын үткәреп, орден- медальлөр һәм төрле рәвештәге ташламалар алды —Ә без? —Ә без яуланган халык. Шунлыктан 1552 елдан соңгы 438 ел эчендә бер генә татарның да Россиягә ирекле рәвештә керү турындагы документка кул куйганы юк. —Беркайчан дамы, хәтта совет чорында дамы? —Әйе Беркайчан да Әгәр дә без үзебезне Россия составында икәнлегебезне күрсәткән Декларация кабул иткән булсак, бу беренче шундый документ булачак иде Сез, Минтимер Шәрипович, бәхетле кеше. Сезнең имзагыз тарихыбызга лаеклы документка куелды Шаймиев, хисләрен тирән яшерә белә торган кеше булса да, бу әңгәмә аны, минемчә, нык дулкынландырды. Ул көннәрне Татарстанны төрле рәвештә хурлаулар, куркытулар аз булмады Өстәвенә Казанның үзендәге безелдәвекләр республика газеталарына бертуктаусыз суверенитетка каршы материаллар ташып тордылар. Суверенитетны төрле рәвештә яклап килгән Рафаэль Хәкимовка каршы мәкаләләр дә басылды Февраль аенда «Советская Татария» газетасында аның «Азбука равноправия» исемле мәкаләсе чыккан иде Шуңа ябырылып, шушы ук газетада 170 кеше исеменнән, нигездә. Авиация институты фәнни коммунизм кафедрасы мөдире Владимир Беляев язган тагын бер материал чыкты Дәлилләре йомшак, фактлары сыек булса да, кешене бимазалау өчен җитә калган. Мин болай да газеталарда күп басыла идем. Ләкин шушы материал уңаеннан шул ук «Советская Татария»дә «На путях сохранения Союза. О дискуссиии на страницах «СТ» и не только о ней» исемле мәкаләмне язып чыгармый булдыра алмадым Шуннан соң бервакыт В Н. Лихачев телефоннан шалтыратып мине үзе янына чакырды Килеп керүгә үк ул: «Индус Ризакович яхшы мәкалә язгансыз Президент Мөскөүдөн кәефсез кайтты Әмма, Сезнең мәкаләне укыгач, җанланып китте, шатланды. Әйдә аңа керәбез»,—дип. мине Минтимер Шәриповичның кабинетына алып керде Президент чыннан да минем мәкаләмне укыган һәм аннан Мәскәү белән сөйләшүләр алыр бару өчен ныклы дәлилләр алганлыгын әйтте Шактый озак сөйләштек. Мин Минтимер Шәриповичның фәнгә таянып эш итәчәгенә инанып чыгып киттем. Менә шушы Декларация Татарстанның Союз договорына, Россия делегациясенә кермәстән, мөстәкыйль рәвештә кул куярга мөмкинлек алуына сәбәп булды Һәм шушы хакта махсус рәсми белдерү дә ясалды Мәскәү шактый вакыт тавыш бирми торды. Күрәсең, анда Татарстанның позициясенә нык борчылганнардыр. Ниһаять, 1991 елның август башында Татарстан белән аңлашырга кирәклеге бәхәссез мәҗбүрияткә әверелгән иде инде Чөнки Союз договорына кул куярга санаулы көннәр генә калып бара. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәктер. Бу көннәрдә, Татарстанның статусын билгеләү өчен референдум үткәрергә кирәк, дигән фикер киң таралды Кайберәүләр, республикада татарларның 48,6 процент кына булганлыгыннан чыгып, референдумда Татарстанның суверен статусына тискәре җавап булачагына ышанып эш иттеләр. Менә бер документ китерәм «ДОЛЖЕН ЛИ ТАТАРСТАН ОСТАВАТЬСЯ В СОСТАВЕ РСФСР?» Предложения группы представителей научной интеллигенции • Вечерняя Казань» 3 июня I99I г. Подписание Союзного договора задерживается в связи с особой позицией, занятой представителем Татарстана, и неготовностью всех остальных республик согласиться с этой позицией Какие тенденции по отношению к РСФСР преобладают в Татарстане— центробежные или центростремительные—на этот вопрос наиболее основательный и демократичный ответ может и должен дать только корректно проведенный референдум граждан Татарстана Вопрос выносимый на референдум, не должен быть тенденциозно сформулирован следует избегать также психологической неравновестности ответов -да» и -нет» Наиболее беспристрастная форма бюллетеня, на наш взгляд, могла быть такой: Я желаю, чтобы Татарстан вышел из состава РСФСР остался в составе РСФСР (Зачеркните ненужный прямоугольник) Каждый из нас может иметь свои взгляды по этому вопросу Нас всех объединяет готовность признать приоритет взглядов большинства граждан Татарстана перед нашим личным мнением У того, кто не боится, что голос большинства граждан разойдется с его мнением, нет серьезных оснований возражать против нашего предложения Если же кто-либо ценит свое мнение выше суждения большинства граждан республики, то можно ожидать, что он будет изыскивать поводы для отклонения идеи такого референдума Пусть сверенная с голосом большинства граждан подпись представителя суверенного Татарстана в составе РСФСР или вне ее появится под Союзным договором после итогов референдума. А если все остальные республики не захотят ждать исхода затягивающегося референдума в Татарстане, они могут подписать Союзный договор пока без подписи Татарстана. Профессора и доктора наук КГУ. КХТИ, КГМИ. физико-технического института АН СССР, биологического института, института им II Чеботарева А Александров. А Александровский, В Архиреев, II Ахметов. В Барабанов. М Ганеева, В Голенищев-Кутузов. Л Гордон II Гудин, II Гуревич К) Жигалко, Л Зиннер. В Иванов. Н Ильинскии. Р. Каидриков. О Кисилев. А Косарев, А Костерин. В Лозовая. О Маминов. Ю Молоконич В Москва. Г Мухаметзянов, АМутрисков. ИПоникаров, Г Поспелов. К) Пустовойт, Р Сабурова, Р Сайфуллин. II Светлаков В Скворцов. Э Скворцов. И Фаляхов, X. Харлампиди. Р Цейтлин. В Цивунин А Чекалин. Л Чибрикова, В Чиков. Е. Шешуков. К Шангареев. И Гарифуллин. II Мифтахова. Д Осокин, Т. Толпегина. Е. ШтырковИндус Гаһиров Федераль узах белән свиләшү килешү проиеч шрында актив катнашучыларның берсе Россия белән сөйләшүләрне башлыйбыз ДИМӘК, җәмгыятьтә Татарстанның суверенлыгына бер төрле генә караш хөкем сөрмәгән булып чыга Алай гына да түгел, яңа Союз договорына кул куелмый торуны Татарстанның махсус позициясе аркасында дип күрсәтергә тырышу сәясәте туды Татарстан һәм Россия җитәкчеләре бу мәсьәләгә ачыклык кертергә тиеш булып чыкты. 1991 елның 20 февралендә М Ш Шаймиев РСФСР Югары Советы рәисенә түбәндәге мөрәҗәгатьне җибәргән. •Товарищу Ельцину Б. Н. Уважаемый Борис Николаевич! Народные депутаты Татарской ССР единодушно отметали, что предложенный проект Договора противоречит декларации о государственном суверенитете Татарской ССР. Верховный Совет республики Татарстан в принятом постановлении (прилагается) поручил полномочной делегации республики подготовить проект Договора Татарской ССР с РСФСР, решил осуществить его заключение после подписания республикой Татарстан Союзного Договора* Шул ук вакытта РСФСР Югары Советы Президиумына түбәндәге телеграмма юлланды: • В связи с рассмотрением на третьем внеочередном Съезде народных депутатов РСФСР вопроса о порядке подписания Союзного Договора Президиум Верховного Совета Татарской ССР доводит до сведения Съезда народных депутатов РСФСР, что III сессия Верховного Совета Республики Татарстан, исходя из Декларации о государственном суверенитете Татарской ССР. Закона СССР от 26 апреля «О разграничении полномочий между Союзом ССР и субъектами Федерации», приняла решение о непосредственном и самостоятельном подписании Договора о Союзе суверенных республик и о последующем заключении Договора с РСФСР Президиум Верховного Совета Татарской ССР просит считать эту телеграмму официальным документом и огласить ее на Съезде Руководствуясь правом законодательной инициативы, которая принадлежит Республикам в соответствии со статьей ПО Конституции РСФСР, и принципами проекта Союзного Договора, Республика Татарстан предлагает в Постановлении Съезда о порядке подписания Союзного Договора закрепить возможность его непосредственного подписания Татарской ССР, а также предусмотреть за республиками РСФСР право выбора конкретной формы участия в Союзном Договоре» ОФИЦИАЛЬНОЕ ПИСЬМО Президента Республики Татарстан М Шаймиева Президенту Российской Федерации Б. Ельцину Уважаемый Борис Николаевич! Согласно договоренности с Вами направляю состав официальной делегации Татарской ССР для решения вопроса о порядке подписания Союзного Договора делегацией Татарской ССР и подготовки двустороннего Договора Республики Татарстан и РСФСР 1. Руководитель: Лихачев В Н—Вице-Президент Татарской ССР, доктор юридических наук, профессор. 2. Газизуллин Ф Р —зам. Премьер-министра Татарской ССР, кандидат экономических наук. 3. Железнов Б. Л.—доктор юридических наук, профессор, член Комитета конституционного надзора Татарской ССР 4. Хафизов Р Ш — председатель постоянной Комиссии Верховного Совета Татарской ССР, кандидат юридических наук. 5 Тагиров И. Р,—доктор исторических наук, профессор, декан исторического факультета Казанского госуниверситета Одновременно прошу после определения Вами соответствующей группы для этих пелен назначить время начала их работы Президент Татарской ССР М Шаймиев 30 июля 1991 г. Август башларында тагын Кремльгә Президент кабинетына чакырдылар Анда миннән башка вице-президент Василий Николаевич Лихачев, университет профессоры Борис Леонидович Железнов, Югары Советның комиссия рәисе Рөстәм Шамил улы Хафизов, вице-премьер Фәрит Рөфыйкь улы Газизуллин бар иде Президент безгә Ельцин тарафыннан Татарстанның Союз договорына ни рәвештә кул кую мәсьәләсен аныклау өчен сөйләшүләр үткәрү тәкъдиме булганлыгын әйтте Ике як та делегацияләр төзергә тиешлеген белдерде Алай гына да түгел, делегацияләрдә бишәр кеше булырга тиешлеген әйтте Чакырылган кешеләрнең барысы да делегациягә кертелгән икәнлекләрен белдерде -Делегациянең җитәкчесе Василий Николаевич Лихачев,—диде—Аның урынбасары итеп мин профессор Таһировны билгелим»,—дип өстәде Минем өчен бу көтелмәгән хәбәр иде Нәрсә әйтергә дә белмәстән, аптырап калдым. Чөнки безнең арада вице-премьер да. Югары Советның комиссия рәисе дә бар Хәтерлим. Фәрит Газизуллин үзенең кимсенүен яшерә алмады "Ничек була инде ул. мин вице- премьер гади делегация әгъзасы рәвешендә»,—дип уфтанды ул Мин бу хакта Президентка әйттем Тик Президент сүзне кыска тотты: «Нәрсә эшләгәнемне үзем белөм»,—диде Мин Президенттан делегация составына үз киңәшчесе Рафаэль Сибгат улы Хәкимовны һәм Югары Советның комиссия рәисе Фәндәс Сафиуллиннарны кертүен сорадым Ул моңа каршылыксыз риза булды. Бу шулай ук дөрес адым иде Ничек булса, шулай булсын дип. мин дә яңа ролемә керә башладым Фәрит Газизуллин исә сөйләшүләр вакытында зур активлык күрсәтте, һәрвакыт курыкмастан бәхәскә дә керде, эшлекле тәкъдимнәр кертте Без аның белән тиз дуслаштык Миңа ул үзенең эчкерсезлеге белән ошый иде. Мин бу көннәрнең көндәлеген алып бармадым Ләкин шулай да кайбер язуларым сакланган Аларның берсендә русча язган мондый сүзләр бар -Лихачев информировал нас о своей беседе с Бурбулисом У него хорошее впечатление Думаю, что это эйфория ложная» Чыннан да, сөйләшүләр җиңел булмады Ниһаять, 12 август көнне иртән сәгать унда без Мәскәүдә—Ак йортта идек Без Россия делегациясе белән танышабыз Аның җитәкчесе—РСФСРның дәүләт секретаре Геннадии Эдуардович Бурбулис Алда әле бу кеше турында сүз күп булыр Ләкин баштан ук аның Ельцин тарафыннан үзенә беренче ярдәмче итеп якташы булганы өчен генә түгел, аек акыллы кеше булганы өчен алынган икәнлеген аңлаганлыгыбызны ассызыклап үтәсем килә Делегация составында аннан башка Россия Президентының киңәшчеләре Сергей Михайлович Шахрай, Сергей Борисович Станкевич, Тышкы эшләр министры урынбасары Шелов Коведяев. ул вакытта Россия Юстиция министры, бүген Чуашстан президенты Николай Федоров, соңрак Куркынычсызлык Советы секретаре булган Олег Лобов һәм Россия Югары Советында Татарстан депутаты булган Юрий Михайлович Ворониннар бар иде Воронин сөйләшүләргә бер генә мәртәбә дә килмәде, күрәсең, үз республикасына каршы оппонент буласы килмәгәндер Федоров безнең белән күрешүгә үк. эчтән безнең яклы булганлыгын, ләкин ачыктан ачык безне яклый алмаячагын әйтте Тәнәфес вакытында ул үзенең Чуашстан Президенты булырга теләгәнлеген дә әйткән иде Станкевич соңарып килде һөм инде күп нәрсәләрдән артка калган иде. Ул үз иптәшләренә «Егетләр, сезгә нәрсә булды, без фикердәшләр түгелмени9 -, дигән ачынулы сүзләр дә ташлады Күрәсең бу егетләр баштан ук Татарстан делегациясе белән каты сөйләшергә сүз куешкан булсалар кирәк Ә ул килгәнче егетләр шактый ук күндәмлек юлына баскан иделәр инде Чыннан да. Станкевич, хатыны татар булуына да карамастан, Татарстанга карата шактый каты булды. Гомумән, бу кешедә һәрвакыт ниндидер катып калганлык сизелеп торды, безгә әллә нинди провокацион сораулар яудырды Шулай итеп, делегацияләр озын өстәлнең ике ягына утырыштылар. Сөйләшүләрне котлау сүзләре белән Бурбулис башлап җибәрде. Җавап сүзе белән Лихачев чыкты Бу кеше турында берике фикер белдерәсем килә Ул. һичшиксез, үзенең дипломатик сәләтләрен ныклап эшкә җикте Ә инде башка вакытта зур тапкырлык һәм эрудициясен күрсәтә килде. Ул бу көннәрне Татарстанга турылыклы хезмәт күрсәтә алды Без Татарстанның суверенлык декларациясе кабул иткәнлеген һәм шунлыктан Союз договорына мөстәкыйль рәвештә кул куярга теләгәнлегебезне белдердек. Безне баштан ук өзеп һәм кисеп куймакчы булдылар. Имештер, моңа безнең хакыбыз юк. Сезнең арттан башка автономияле республикалар да ияреп китәргә мөмкиннәр бит. Моңа безнең дәлилебез шактый кыска һәм катгый булды: -Беренчедән, бу—республикаларның үз эшләре һәм бу мәсьәләне сез. кирәк булса, аларның үзләре белән хәл итегез. Икенчедән, бу республикалар суверенлык декларацияләрендә үзләрен Россия составында итеп күрсәттеләр һәм шунлыктан алар мәсьәләне безнеңчә итеп куя алмыйлар. -Ярар, монысы да шулай булсын, ә союздаш республикаларга нәрсә дип әйтербез?». -Анысы да сезнең эш, чөнки без сөйләшүләрне гаделлек принципларыннан чыгып кына алып барабыз-. Бурбулис безнең декларациянең гадел һәм тирән эчтәлекле булуын да әйтеп үтте. Ләкин: «Әгәр дә сез шушы документ урынына референдум үткәреп, шуның нәтиҗәләре белән килгән булсагыз, бигрәк тә яхшы булган булыр иде-.—диде Шулай да ул бу турыда башкача сүз кузгатмады. Шушы елларны Татарстан язмышында шактый зур роль уйнаган Геннадий Эдуардович Бурбулис турында әйтеп үтми булдыра алмыйм. Ул Ельцинның якташы, фәнни коммунизм укытучысы булып эшләгән. Аны Ельцин юкка гына үзе белән Мәскәүгө алып килмәгән Акыллы, яңа идеяләрне бик тиз тотып ала, шул ук вакытта киләчәккә карап эш йөртә белә. Әңгәмәдәшен игътибар белән тыңлый. Энергиясе ташып тора. Каты куллы да була ала Егор Тимурович Гайдарның хөкүмәте тулаем аның җитәкчелегендә булды. Гомумән, бу кеше Россия җитәкчелегендә Ельциннан соң икенче кеше булып торды Әгәр дә әңгәмә вакытында дәлилләр өстенлек итә икән, бу аңа ошый. Ләкин инде дәлилсез дәгъвачылыкка җаны-тәне белән каршы. Нәкъ менә шуңа күрә аңар безнең белән сөйләшүләр алып бару бер яктан бик җиңел булды. Ул хәтта безнең шушы беренче очрашуыбызны фәнни семинар белән чагыштырды. Ике делегация бер-берсенө бик тиз ияләште. Эш җайга салына башлады Мин. сүз алып, үзебезнең декларациянең тулысы белән 1918 елда Бөтенроссия советларының III съезды кабул иткән Изелгән һәм эксплуатацияләнгән хезмәт ияләре декларациясе»нә ( Декларация прав трудящегося и эксплуатируемого народа-) корылган икәнлеген һәм шушы документның Россияне федерация итеп игълан иткән бердәнбер документ икәнлеген әйттем -Аллага шөкер, ул документларны да искә ала башладылар-.—дип. мине хуплап куйды Шахрай. Бу кеше бик үк гадиләрдән түгел Акылсызлардан да түгел Ләкин шулай да әле малайлыгы да чыгып бетмәгән. Ни эшләтәсең, ул да бит әле күптән түгел генә Мөскөү университетының юрфагында лаборатория мөдире булып эшләгән Ельцин хөкүмәтен «кече фәнни хезмәткәрләр хөкүмәте- дип атыйлар иде Шахрай да шундыйлардан Ул шушы фәнни хезмәткәрләрнең иң активларыннан. Соңрак ул Россия хөкүмәтенең Милләтләр эшләре буенча комитетын да җитәкләде, шул сыйфатында, десантниклар формасы киеп, Чечня кырларында танк өстендә Дудаев гаскәрләрен куып йөрде, дәүләт Думасында Президент вәкиле булып та торды Ләкин болары әле соңрак. Ә бүген исә безнең алда барын да яхшы аңлый торган итеп күренергә тырышкан яшь сәясәтче яралгысы Мин Шахрайны чын демократ, гаделлек принципларын алга сөрүче кеше, дип әйтә алмас идем Ул күп вакыт тик шундый булып кыланды гына. Чынбарлыкта исә, һәрвакыт безне аяктан егарга тырышты. Тик бу эш барып кына чыкмады Менә бер мисал Баштарак безгә «Сез Россиядән чыгасызмыни?—дип теңкәбезгә тияләр иде Беренче буларак бу сорауны безгә Шахрай бирде Аңа җавап урынына мин үзебезнең Президентыбыз белән булган әңгәмәмне искә төшердем Шуны сөйләп, мин Шахрайга. -Йәгез инде, бүген кайсы татар үз өстенә шундый җаваплылыкны ала алыр икән9".—дидем Ул, эшнең нәрсәдә икәнлеген аңлагандай булып, өстәл артыннан чыгып йөри башлады һәм безнең исемнән сөйләгәндәй итеп «Димәк без Россиядән чыкмыйбыз, әмма аңа кермибез дә-.—диде Мин аңа -Сергей Михайлович, сез безнең позицияне бик төгәл тотып алгансыз»,— дип әйттем Ул урынына утырды һәм шуннан соң безгә бу сорау шактый вакыт бирелми торды Әгәр дә тәҗрибәлерәк һәм инде сөйләшүләребезнең кайсы юнәлешкә кереп китәсен аңлап бетергән булса, ул бәлки болай әйтмәгән дә булыр иде Ә бит берничә минуттан ук аның үзенең дә бу документны ныклап белмәгәнлеге мәгълүм булды. Чөнки аның эчтәлегенең нидән гыйбарәт икәнлеген ачып бирә башлагач, оппонентларыбызга бу документ әллә ни ошамый да башлаган кебек булды Чыннан да шушы документ нигезендә Россия ирекле республикаларның ихтыяри союзы итеп игълан ителгән Минем кулымда шушы декларация басылып чыккан җыентык Башкаларда ул юк. Мин тиешле цитаталарны да үзем сайлап алып китерәм безгә файдалы булган урыннарына аларның игътибарларын җәлеп итем Сөйләшүләр башланган көннең икенче яртысында Россия делегациясе әгъзасы булган Сергей Борисович Станкевич килеп керде Ул теге «Декларацияне»: «Бу большевиклар гамәле генә, әйдәгез Русьның меңьеллык тарихына таянып эш итик»,—диде Әйтеп үтәргә кирәк. Станкевич тарихчы, шунлыктан үзен дә күрсөтмәкче булды Тик без аңарга «Меңьеллык тарихның башы—Киев Русе, билгеле булганча. «Повесть временных лет» «Откуда есть пошла земля русская—дип башлана. Ә җавабы бер: «Киевская Русь» Алай булгач, безгә бәлки сөйләшүләрне дәвам итү өчен Киевка ук китәргәдер, тик менә анда безне ничегрәк кабул итәрләр икән? Юк инде Сергей Борисович •Декларация»дөн. гомумән. Ill Бөтенроссия Советлар съездыннан башка бер кая да китеп булмый. «Большевистские штучки-лармы алар, түгелме. Россияне федерация итеп игълан иткән башка документлар юк,—дип җавап бирдек Риза булды бу кеше, булмый ни эшләсен, аның башка чарасы юк иде бит. Соңрак, сөйләшүләр башлануга бер ел үткәч. Россия делегациясенә башка кешеләр килгәч кенә «Вы выходите из России или нет?»,—дигән сорау тагын яңгырый башлады. Хәзер исә шушы сөйләшүләрнең ифрат уңышлы булуын билгеләп үтәсем килә. Алар нәтиҗәсендә кыска гына беркетмә—протокол кабул ителде Анда «Моннан соң ни генә булмасын. Россия белән Татарстанның үзара мөнәсәбәтләре тик ике яклы договор нигезенә корылырга тиеш-, диелгән Бу протоколны ике як та көне-төне эшләде Һәр як үз вариантын тәкъдим итте Вариант артыннан вариант юкка чыгарыла торды Бер вакыйганы искә төшерми булдыра алмыйм Сөйләшүләрнең икенче көнендә Геннадий Бурбулис ничектер -Татарстан хаклы»,-дигән сүзләрне ычкындырган иде Бу сүзләр, әлбәттә, безгә бик ошаган иде һәм без аларны беркетмәгә кертергә тырышып карадык Моның белән без Россия тарафыннан үзебезнең декларацияне танытуга ирешеп шуны кабул ителергә тиешле документта чагылдырырга тырышкан идек Кая анда, моңарчы сабырлык мисалы биреп торган Бурбулисны әйтерсең лө корт чакты Аны алыштырып куйдылар диярсең Ул кызарынды бүртенде шартлардай булды һәм үзе әйткән сүзләрдән баш тарткандай «Нинди хаклы, ди, сез Россия президентын сайлауларны өздегез, сез - дип тагын шунда әллә нәрсәләрдә гаепли башлады Без «артыграк җибәрдек бугай- дип шүрләп тә куйдык Чыннан да. никадәр эшләнгән эшнең юкка чыгу ихтималы бар иде бит Без чигендек һәм протоколга декларацияне тану сүзләре урынына аны ихтирам итү дигәннәре керде Безнең өчен монысы да бик яхшы иде инде 15 август көнне беркетмә кабул ителеп, ике як делегацияләренең һәммә әгъзасы тарафыннан имзаланды Менә беркетмәнең тулы эчтәлеге. ПРОТОКОЛ по итога.» консультаций делегации Российской Советской Федеративной Социалистической Республики и Республики Татарстан, состоявшихся 12-15 августа 1991 года в городе Москве В ходе консультаций состоялся обмен мнениями по широкому кругу вопросов политикоправовых и экономических отношении Российской Советской Федеративной Социалистической Республики с Республикой Татарстан. Принимая во внимание принципы Деклараций о государственном суверенитете Российской Советской Федеративной Социалистической Республики и Республики Татарстан. учитывая исторические, экономические, культурные и иные связи своих народов, исходя из понимания необходимости строить свои отношения на новых началах и стремясь к их дальнейшему развитию, делегации согласились о нижеследующем. 1 Понимая и уважая стремление Российской Советской Федеративной Социалистической Республики и Республики Татарстан как участников Договора о Союзе суверенных государств к обновлению и повышению их статуса, ориентироваться на использование договорных форм регулирования отношении Российской Советской Федеративной Социалистической Республики с Республикой Татарстан, учитывающих их приоритетные интересы без ущемления интересов других республик и Союза в целом. 2. Углублять и совершенствовать хозяйственные связи и взаимовыгодное сотрудничество на основе единого экономического пространства, развития рыночных отношении, стимулирования предпринимательства и социальной зашиты населения. 3. Гарантировать соблюдение и защиту прав и законных интересов граждан независимо от национальных, конфессиональных и иных различий. 4 Способствовать развитию национальных культур и языков. 5 Признать целесообразным продолжить консультации в городах Москве и Казани. В консультациях приняли участие: со стороны Российской Федерации О Лобов, С. Станкевич. И Федоров. С. Шахрай. Ф Шелов-Коведяев; со стороны Республики Татарстан Ф Газизуллин. Б Железнов. Ф Сафиуллин, И. Тагиров, Р Хакимов. Р Хафизов. Руководитель делегации Российской Федерации Г Бурбулис Руководитель делегации Республики Татарстан В Лихачев Шуннан соң кич белән Россия делегациясе безнең хөрмәткә банкет оештырды. Ә 16 август көнне без Казанга очтык. Сөйләшүләр нәтиж.әсендә 19 август көнне нәкъ сәгать 10 да Ак йортта Шаймиев белән Ельцин очрашырга тиешләр иде Ул көнне Шаймиев Ак йортка килә, ә очрашу булмый кала Һәм моның сәбәбе Шәймиевтә түгел иде. Иң әһәмиятлесе—шул көнне иртән ГКЧП вакыйгалары башлана. Хәтерлим. 1991 елның 21 августы көнне сәгать 12 белән 1 арасында мин Президентыбыз белән очрашу өчен аның кабул итү бүлмәсенә килдем Янында бер кем дә булмаса да. мин аның янына шундук үтә алмадым Ә инде кабинетына кергәч, аның Россия халык депутатлары съездының ачылуын игътибар белән көтеп торганлыгын күрдем Мин шуны аңладым, ул Россия һәм Союз ж,итәкчеләре белән нинди мөнәсәбәтләрдә булырга кирәклеген билгели иде Мин исәнләшүгә үк: - Инде бар да хәл ителде, тыңлап торасы юк»,—дидем Ул: •Ничек'’»,—диде -ГКЧП җиңелде, бетте. Россия җитәкчелеге белән мөнәсәбәтләрне яхшыртырга кирәк»,—дидем Ул моны миңа караганда яхшырак белгәндер белүен, ләкин минем әйтүем дә артык булмагандыр, дип уйлыйм Безнең сөйләшүнең асылы нәкъ шуңа нигезләнгән иде —Минтимер Шәрипович, сез ничек уйлыйсыз, астагы постта торган милиционерның сезне кулга алу мөмкинлеге бармы9 Аз гына уйлап торганнан соң ул —Бик мөмкин,—диде —Ә бит моны булдырырга ярамый МВД. Прокуратура. Суд республика карамагына күчәргә тиеш. Менә мондый сценарий булуы мөмкин МВД тик Мөскөүгө буйсынган, аннан сезне кулга алырга дигән әмер төшә Шул ук Мөскәүгө буйсынган Прокуратура сезгә карата җинаять эше башлый. Ә суд тиешле карар чыгара һәм шул ух милиция сезне чыгарып ата. Минтимер Шәрипович моңа да каршы килмәде Ләкин төгәл генә ждвап та бирмәде Әйе, без Президентыбызны сакларга, аның иминлеген тәэмин итәргә тиешбез Чөнки ул— башланган эшләребезнең гаранты, аны җитәкләүче Югары Суд рәисе Минзөфөр Мөүлөт улы Мәүләтшин белән шушы ук эчтәлектәге әңгәмә булды. Ул «Син үз яныңа Татарстан Эчке Эшләр министрының урынбасары Сафиуллинны чакыр аның белән сөйләш»,—диде. Мин дустыма «Мин бит тик университетның тарих факультеты деканы гына, ничек итеп аны үз яныма чакырыйм9»— дидем —Син чакыргач, ул килер. Чыннан да, билгеләнгән вакытта Сафиуллин минем яныма декан кабинетына керде Мин эшнең ни дәрәҗәдә куркыныч икәнлеген аңа сөйләдем Ул минем белән килеште —Президент тирәсендә, аның сагында ышанычлы, тик үзегезгә генә буйсына торган кешеләр булырга тиеш Бу намуслы, республикага тугрылыклы, аңа җаны-төне белән хезмәт итәргә әзер кеше Әгәр дә ул мин әйткәннәргә ышанган икән, димәк, бу чыннан да шулай. Шикләнүләр юкка булмаган. Дөресен әйтергә кирәк, шомлы көннәр иде ул Президентыбызны, Татарстан җитәкчелеген ГКЧПны яклауда гаепләүләр республиканың үзендә дә шактый көчле иде «Демократлар», яки нигездә суверенитетка каршы көчләр генә түгел, хәтта татар милли оешмаларының кайберләре дә бу кампаниядә актив катнаштылар Мин шул көннәрне радиодан Мөскәүдә булган сөйләшүләр хакында, шул исәптән, Шаймиевнең 19 август көнне, алдан сөйләшкәнчә, сәгать 10 да Ельцин белән очрашу өчен Ак йортка килеп, анда Борис Николаевичны очрата алмаганлыгын да әйткән идем Дөреслекне кабул итәргә теләмәгән кайбөрөүлөргө бу ошамаган Чөнки алар бит суверенитетны теләсә нинди юл белән буарга әзер иделәр «Вечерняя Казань» үзенең 27 август санында ниндидер бер Л Барминның -Как профессор Президента защищал» исемле репликасында болай дип язды «В минувшее воскресенье немногочисленные слушатели Казанского радио стали свидетелями весьма странного выступления профессора КГУ, декана исторического факультета И Тагирова, в котором он защищал Президента ТССР М Шаймиева от нападок со стороны демократических и национальных сил. Последние обвиняют Шаймиева в предательстве своего народа и демократии, а также требуют отставки всего руководства ТССР» Бу кешенең язуына ышансаң, тик Идел буе хәрби округы генералы А Макашов команда бирмәгәнгә генә, Шөимиев Казан урамнарына танклар чыгара алмаган булып чыта Ә бит бүген һәммә кешегә Макашовның кем икәнлеге мәгълүм Ул үзенең демократияне буарга әзер икәнлеген ачыктан ачык белдерде Бармин белербелмөс башы белән Ельцинны яклый ә Шаймиевне пычрата «Борис Николаевич в то время был занят несколько другими делами—защищал с народом демократию и свободу Ну. а Минтимер Шарипович встретившись с Г Янаевым поехал в Казань заниматься своими делами Какими-вы знаете- Ә бит чынбарлыкта Шаймиев Ах йортка вакытында килә. Ельцин анда булмый Юк. халык белән бергә урамда да түгел, ә үзенең дачасында Ул төнлә белән Казакъстаннан шактый йончып кайткан, Хасбулатовның әйтүенә караганда, хәтта пычранып та беткән була. Анысы дөрестерме, юктырмы—әйтеп булмый Әмма аны шушы көнне танкка меңгезеп, ГКЧП га каршы көрәш указын укыту өчен Г Бурбулиска шактый күп көч куярга туры килә. Бурбулис Ельцин дачасыннан Ак йортка шалтыратып Россия Президентының Шәймиев белән очрашырдай мөмкинлеге юклыгын хәбәр итә. Шуннан соң Мәскәүдәге вакыйгаларның нидән гыйбарәт икәнлеген белү өчен Шәймиев СССР җитәкчелеге белән очрашып. Казанга кайтып китә. Әйе. ул республикада тәртипсезлекләр булдырмауның чараларын күрергә мәҗбүр иде Ни эшләсен, ул—республика, һәм аның халкының иминлегенең гаранты Ә инде миңа килгәндә, Татарстан гражданы буларак, аның Президентын якларга бурычлымын. Әйе. ул көннәрне Татарстанның Россия җитәкчеләре белән мөнәсәбәтләре шактый кискенләште. Монда "Вечерняя Казань- кебек газеталарның өлеше дә зур иде. Генераль Прокуратура Шәймиевкә һәм КПСС рескомының Беренче секретаре Рево Рамазан улы Идиәтуллинга карата, аларны ГКЧПны яклап чыгуда гаепләп, җинаять эше кузгатты. Ә бит бу уен эш түгел Һәм ул төрлечә бетәргә мөмкин иде Соңрак бу эшләр туктатылды. Башта Шәймиевнеке. Шактый вакыттан соң Рево Рамазановичның эшен дә яптылар. Союз договорына кул кую мөмкинлеге юкка чыкса да. СССР таркалса да. Россия белән Татарстан арасын юридик рәвештә аныклау проблемасы кала бирә. Димәк, сөйләшүләрне дәвам итү ихтыяҗы сакланып кала. Ләкин аларны дәвам итү шактый кыенлаша Мөнәсәбәтләр кискенләшә, ә эш дәвам итә ГКЧП ВАКЫЙГАЛАРЫ сәбәпле, ике ара шактый катлауланса да. икътисади мөнәсәбәтләрне җайлау актуаль була килде Шунлыктан. Мәскәү һәм Казан арасында бу хакта сөйләшүләр башларга кирәк, дигән фикер ныгыды Һәм инде озак та үтмәде. Казанда зур икътисади сөйләшү проекты төзелде. Казан сөйләшүләрне шуның нигезендә алып барырга теләде. Ләкин. Хәер, анысы турында соңрак сүз булыр Бу сөйләшүләрне ике яктан да башка кешеләр алып барды Россия ягындагы делегациянең башында Егор Гайдар булса, безнең як делегациясен премьер-министр Мөхәммәт Сабиров җитәкләде Анда мине дә керттеләр Сөйләшүләр ноябрь ахырында элеккеге КПСС Үзәк Комитеты урнашкан бинада башланды. Мин соңарыбрак килгән идем. Эчкә үткәндә, инде сөйләшүләрнең пленар өлеше бетеп, тәнәфес игълан ителгән Коридорда тик Гайдар белән Сабиров кына сөйләшеп тора иде Аларның әйтүенчә, инде делегацияләр төрле төркемнәргә бүленгән икән Икътисади, нефть, финанс, банк, юллар һәм башка төркемнәр төзелгән булып чыкты. Алар иртәгәдән эшкә керешергә тиешләр. Кичен миңа пленар утырышның беркетмәсен бирделәр, ул әлегәчә миндә саклана Пленар утырыш Гайдар һәм Сабировның ныгышларыннан гына торган булып чыкты. Миңа ул чыгышларның берсе дә ошамады Гайдарның чыгышында Россия милек һәм башка хокуклар хуҗасы, ә Татарстан сораучы, теләнүче дәрәҗәсенә куелган иде Аның позициясе ••бердәм һәм бүленмәс Россия- принцибына корылган һәм ул катгый иде Без, ди ул. Татарстан өчен генә ниндидер ташламалар ясарга җыенмыйбыз Барлык республика һәм регионнар бер хокукта булырга тиеш Гайдарның позициясе аңлашыла, чөнки ул Россия җитәкчелегенең позициясе Ә менә М Сабировның позициясе миндә ни өчен ризасызлык тудырды9 Мин Казаннан алып киленгән килешү проектының тамырдан киселеп ташланганлыгын аңладым Сабировның чыгышы да шуны ук раслый Ул чыгышының бер урынында « без берсүзсез Россия белән» дип ычкындырган. -Сез нигә мондый белдерү ясадыгыз9»— ЖИИҮ ҖИҢЕЛ ЯУЛАНМЫЙ ]35 ДИП сорадым мин аңардан Ул миңа «Азрак төгәлсезлек киткән-,—дип аңлатты Шуннан соң мин аңардан делегациябезнең тулы составы алдында беренче көнге сөйләшү нәтиҗәләрен анализларга теләвемне белдердем Мөхәммәт Галләмович кирәк урында катылык һәм зур таләпчәнлек күрсәтә торган кеше Ләкин ул шул ук вакытта кешеләр белән йомшак һәм ягымлы сөйләшә белә торган шәхес Безнең ике ара мөнәсәбәтләр һәрвакыт шундый булып килде Минем тәкъдимгә ул тулы ризалык бирде Чөнки делегация әгъзалары Сабировның позициясен дөрес аңларга тиеш иделәр Чыгышымда «Делегацияләрнең кичәге утырышында ике позиция бер-берсе белән бәрелешкән—дидем—Аның берсе—Е Гайдар позициясе Ул Татарстанның мөстәкыйльлегенә каршы, икенчесе—Сабиров позициясе ул исә Татарстанның мөстәкыйльлеген яклый».—дидем Сабиров мәдәни рухи һәм икътисади бердәмлек турында сүз алып бара дип Сабировның әйткән сүзләренә уңайрак төс бирдем Нигездә ул шушы псзициядә тора да иде һәм. чыннан да, сүз ниндидер бер төгәлсезлек турында гына бара иде Мин делегация әгъзаларының кабул ителгән декларациябез һәм августта булып үткән сөйләшүләр беркетмәсенә таянып эш итүләрен сорадым «Без монда теләнергә түгел, үз хокукларыбыз белән килдек һәм аларны тануга корылган икътисади килешүне төзергә тиешбез -дидем Мин моны Мөхәммәт Сабировка карата ниндидер тискәре фикер белдерү йөзеннән әйтмим Беренчедән бу—дөреслек аны мин ялгыш күрсәтә алмыйм Икенчедән, бу кеше делегация составына мине шундый эшләрне алып бару өчен үзе керткән бит Шулай булгач, мин үз вазифаларымны дөрес башкарган булып чыгам Ә аның үз эше болай да муеныннан иде Тик менә ул һич кенә дә берәүгә дә бәрелмәде, кемнәрдер ниндидер хата җибәрсә, ул аларны йомшак итеп төзәтә белә. Аның фамилиясе холкына туры килә Ләкин шулай да баштарак безне, чыннан да. теләнүчеләр итеп кабул иттеләр Ике-өч көн буе безнең уртак төркемнәрдә эшләгән кешеләребез өйләнеп кайткан саен бернинди нәтиҗә юклыгын бәян итә тордылар Бер көнне минем яныма дәүләт милеге рәисе урынбасары Дамир Мансур улы Бикбов килде һәм милек төркеменә ярдәм итүемне сорады Мин. әлбәттә, риза булдым һөм икенче көнне аның белән төркемнең утырышына бардым Тик өченче дәрәҗәдәге Россия чиновнигының безнең белән сөйләшерлек бернинди хокукы юк икәнлеген күрдем Ул инструкция алган һөм шуның нигезендә эш итә Ул безгә берничә калын китап биреп -Әнә. сайлагыз үзегезгә кирәген Аннары сөйләшербез» — диде Бу китапларда Россиядәге предприятиеләрнең исемлеге булып аларның Татарстанда урнашканнары арасыннан безнең карамакка идарә итү хокукы белән кайсыларындыр сайларга мөмкин икәнлеге ачыкланды Тик теләсә нинди очракта милек Россия Федерациясенеке булып калырга тиеш була. Шул нигездә килешү төзү күз алдында тотыла икән Мин бу чиновникка «Сез безгә нинди ксерокопия күрсәтәсез без мондый документ түгел, ө тигез хокуклык нигезендә төзелгән документ булдыруны телибез»,—дидем Ул исә үзенә андый вәкаләтләр бирелмөгөнлеген әйтте Шунлыктан бу көн дә нәтиҗәсез үтте Бу кешенең соңрак милек бүлүдәге башбаштаклыклары өчен эшеннән алынганлыгы мәгълүм булды Икенче көнне сөйләшүләр нәтиҗәсендә кабул ителергә тиешле документның проектын төзү эше башланды Безнең яктан монда дәүләт икътисад комитеты рәисе вице премьер Филзө Гариф улы Хәмидуллин финанс министры Дмитрии Нагуман улы Нагуманов һәм инде телгә алынган Дамир Мансур улы Бикбов бар иде Россия ягыннан бу эшне икътисад министры урынбасары Андрей Шаповальянц алып барды Бу кеше минем хәтеремә тирән акыллы логикага таянып эш итүче шәхес буларак кереп калды Безнең икебезнең арада шундыйрак сөйләшү булып алды Мин аңа: —Сезнең белән җитди сөйләшүләр алып барып буламы7—дигән сорау бирдем —Сез безне кимсетәсез, без җитди кешеләр һәм безнең белән җитди сөйләшүләр алып барып була. —Яхшы, алай булгач, сез иңде сөйләшүләрдә варислык (преемственность) принцибын таныйсыздыр? —Әлбәттә. —Менә сезнең алдыгызда августта булып үткән сөйләшүләр нәтиҗәсендә кабул ителгән беркетмә ята. Аңа ничек карыйсыз? —Мин аны яхшы документ дип саныйм. —Алай булгач, әйдәгез әле аның эчтәлеген карап карыйк. —Яхшы. —Анда, ике як та үзләре кабул иткән дәүләт суверенлыгы декларацияләреннән чыгып эш итәләр, диелгән. —Әйе, шулай булырга тиеш тә. —Алай булгач, Татарстан декларациясендә, җир һәм андагы милек Татарстан һәм аның күпмилләтле халкыныкы, дип язылган. Шуны таныйсызмы? Бу кадәргә киткәч, аңа «таныйм» дип әйтүдән башка юл калмаган иде Мин исә аңа «Кабул ителергә тиешле документ та ике якның да үз милке бар. дигән принцип белән билгеләнергә тиеш Сезнеке ул—сезнеке, ә Татарстандагы барлык милек—«безнеке» Әйдәгез, шулай итеп язып та куйыйк»,—дидем мин. Ул риза булды. Шушы принцип документка теркәлде. Ул: —Беттеме?—дип сорады. —Юк, милекне безнеке икәнлекне тануның никадәр әһәмиятле булуына да карамастан, бу әле эшнең башы гына. Сөйләшүләрдә без шундый логикага таянабыз, әгәр кемнең дә булса милке бар икән, ул аннан үз файдасына салым җыя Башкалар өчен салым җыярга булгач, ул милекнең нигә кирәге бар? Шунлыктан без,—дип дәвам иттем мин,— бер каналлы мөстәкыйль республика салымын булдыруны алга сөрәбез. Салым ул—акча чыганагы. Димәк, безнең мөстәкыйль финанс системабыз, ягъни үзебезнең бюджетыбыз да булырга тиеш. —Беттеме? —Юк әле. Акчаң булгач, аны салырга кесә кирәк бит. Без Татарстанның милли банкы булуын телибез. Бу логика тулысы белән кабул ителде. Һәм моның өчен миңа нибары 5-7 минут җитте. Кичке аш вакытында финанс министры Нагуманов: «Индус Ризакович, сез бит тарихчы, ничек итеп шушы җиңүне булдыра алдыгыз?»—дип сорады. Бәлки, бу аңа гаҗәп тоелгандыр, ләкин бит монда эш синең кем булуыңнан тормый. Җавап гади без дәүләт суверенлыгы декларациясен төзегән вакытта ук анда ниләр булырга тиеш икәнлеген белеп эшләдек. Нәтиҗә үзен әлләни озак көттермәде. Икенче көнне кичен Нагуманов Сабировка «Россия мөстәкыйль бюджетка һәм банкка риза»,—дигән шатлыклы хәбәр алып кайтты. Нефть мәсьәләсе буенча сөйләшүләр аеруча авыр бара иде. Инде безнең шул төркемдә эшләгән М. Гыйниәтуллин дө кайтып «Нефтьнең дә безнеке икәнлеген таныйлар!»—диде. Ә тагын бер көннән нефтьнең яртысы Татарстан карамагына күчүе турында документ проекты төзелде Мин бу документның эчтәлегенә тукталып тормыйм. Чөнки ул басылып чыкты. Аңарга тик дөрес бөя бирү генә кирәк. Аның тик әнә шул, финанс, салым, банк мәсьәләләре кебек үк, милек мәсьәләсенә принципиальлек кертелгәннән соң гына кузгалып китеп, безгә уңай нәтиҗә биргәнлеген әйтеп үтәсем килә. Шушы сөйләшүләр вакытында соңгы вакыйганы сөйләмәсәм, ничектер дөрес булмас кебек тоела. Сүз соңгы пленар утырыш турында бара. Монысы да элеккеге КПСС Үзәк комитеты бинасында булды Политбюро утырышлары була торган бүлмәдә. Өстәлләрдә әле Политбюро әгъзаларының фамилияләре дә шул килеш тора иде Без утырышкач, Мөхәммәт Галләмович «Әйдәгез әле, без баштан безнең профессорны тыңлыйк»,— диде Гайдар каршы килмәде. Һәм миңа сүз бирелеп, мин үзебезнең декларациянең Россия ягыннан танылган икәнлеген һәм шушы сөйләшүләрдә аңа таянырга кирәк икәнлеген аңлаттым Гайдар, баштарак күрәсең, декларацияне әлләни әһәмияткә ия документ түгел, дип уйлаган булса кирәк Бу аның беренче пленар утырыштагы чыгышыннан да яхшы сизелә Ул «Сәясәтчеләр үзара аңлаша торган арада без икътисад мәсьәләләрен хәл итә торыйк».—дигән Тик менә атнадан артык үзара дагъваләшү мәсьәләнең нәкъ сәяси күзлектән карап хәл кылынырга тиешлеген исбатлады Шуның өчен булса кирәк минем сөйләгәнем шактый игътибар белән тыңланды. Мин исә, декларациябезнең нәрсә икәнлеген сөйләгәннән соң, Россия ягын шушы документы формаль рәвештә генә тануда гаепләдем —Сезнең бу тануыгыз кериндель тишеген тануны гына хәтерләтә Бу сүзләр Гайдарга ошамады —Ә сез нәрсә телисез соң? —Безнең милеккә хуҗа булуыбызны тануыгызны телибез. —Безгә килешмичә аерылышырга гына каламы? Мин бу егетнең бу кадәр кызганын күргәнем юк иде, шунлыктан шүрләп тә куйдым күрәсең минем аркада сөйләшүләр өзелергә дә мөмкин бит Ләкин ул тынычлана төште —Алыгыз нефтегезне, черек нефтехимиягезне,—дип дәвам итте — Ләкин сез аларны кая куярсыз?—дип өстәп куйды Бу исә иң киеренке мизгелләрнең үткәнлеген раслый торган сүзләр иде Безнең арадагы әңгәмәгә, ниһаять, Мөхәммәт Галләмович үзе кушылды: —Казан ханлыгы заманындагы шикелле, сезнең белән сәүдә итәрбез,—диде Ул шушы сүзләре белән киеренкелекне бөтенләй диярлек алып ташлый алды Сөйләшүләр нәтиҗәсендә төзелгән беркетмәнең проекты РСФСР Югары Советы рәисе Руслан Хасбулатовка җиткәч, ул зур ризасызлык белдереп, банк һәм бюджет мәсьәләсе тик Югары Совет вәкаләте генә булып тора, диеп, безнең документка бераз үзгәреш керткән Гомумән, бу мәсьәлә буенча ике якның да Югары Советлары делегацияләре үзара сөйләшүләр алып барырга тиеш булып чыкты Андый сөйләшүләр дә булып, анда кайбер уңышларга ирешелде Әбрар Кәримуллин мөнәсәбәте. Сөйләшүләрнең дәвамы БЕЗНЕҢ СӨЙЛӘШҮЛӘР хакында матбугатта кыскакыска гына мәгълүмат бирелә килеп тә. аларның эчтәлеге яки нәтиҗәләре турында бернинди хәбәр дә бирелми иде Бу аңлашыла да Чөнки ниндидер нәтиҗә турында сүз алып бару әле мөмкин түгел иде Ә инде әле булмаган эш хакында «булды» дип сөйләү шулай ук мөмкин нәрсә түгел Ә җәмәгатьчелек кызыксына Төрле имешмимешләр таратыла Бервакыт урамда миңа Әбрар ага Кәримуллин очрады Һәм сүзне шактый кырыс башлап җибәрде —Йә, сатып бетердегезме әле Татарстанны91 —Булмаган нәрсәне сатып буламы соң. Әбрар абый? —Ничек булмаган нәрсә булсын, ди' Без Декларация кабул иттек, барлык милек һәм хокукларны үзебезнеке итеп игълан иттек Тагын ни кирәк? Әбрар Кәримуллин турыга сөйли торган ихлас кеше иде Ул кайвакыт хәтта түземсез сабый баланы да хәтерләтә Шуның өчен аның белән сөйләшкәндә тик дөресен генә сөйләп котылып була иде —Әбрар абый Декларация бит ул тик ният бөлдерү документы гына Без шул ниятебездә бүгенгә кадәр милек һәм хокуклар хуҗасы булган Россия җитәкчелеген күндерергә тиешбез Ниятебезнең гаделлек принципларына һәм үткән тарихыбызга нигезләнгән икәнлегенә инандырырга тиешбез Абзый уйлана төште, шактый суынды Шуннан соң мин аңа сөйләшүләрнең ни рәвештә барганлыгы турында бәйнә-бәйнә сөйләп бирдем. —Нигә соң боларның барысын да халыкка җиткермисез? —Әбрар абый, алдан кычкырган күкенең башы авырта, диләр. Әле тиешле нәтиҗәгә җитмәстән. шапырынып йөрүләр кирәкме икән соң? Әгәр тиешле нәтиҗәгә ирешмәсәк. без халыкка нәрсә әйтербез? Ул минем белән килеште. Шуннан соң мин аңа һәрвакыт диярлек мөмкин булган кадәресен сөйли торган идем. Гомумән, ул бик милли җанлы, җыр-моңга гашыйк кеше иде. Бу изге җан арабыздан китте инде урыны оҗмахта булсын. Ләкин аның эшләгән эшләре, гыйльми хезмәтләре, ялкынлы публицистик язмалары аны һәрвакыт искә төшереп торыр. Бу елларда үзгәрүләрнең яшен тизлеге белән барган вакытлары да булды. Кайбер очракта кыска гына мизгелләр үз эчләренә айлар, хәтта елларны сыйдыра иде. Татарстанның статусын, аның Россия һәм башка дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрен билгеләргә тиешле референдум тарихы үзе ни тора! Республика ул референдумга барырга мәҗбүр иде Бер яктан, сул милли көчләр Татарстанның тулы бәйсезлеген игълан итүне таләп итсәләр, икенче яктан, шактый көчле агым, шул исәптән, зыялылар Татарстанның статусын билгеләү өчен референдум үткәрүне таләп итә иде Инде әйткәнемчә, Бурбулис та аның кирәклеген күрсәткән иде. Ничек кенә булмасын, референдум үткәрү турындагы карар Югары Совет тарафыннан кабул ителде. Мәгълүм ки. референдум алдыннан Татарстанга карата янау һәм кизәнүләр артканнан-арта барды РСФСР Югары Советының машиналары Татарстанны иңләп-буйлап референдумга каршы, ә инде ул була калса, анда куелган сорауга «юк- дип җавап бирергә өндәгән листовкалар һәм прокламацияләр таратып йөрделәр. Бигрәк тә РСФСР Югары Советы рәисе Руслан Хасбулатов котырды. Аның тарафыннан нинди генә уйдырмалар, янаулар әйтелмәде. Акылга утырмаса да. утырмый икән Бервакыт безнең Декларациягә каршы язган мәкаләсенә җавап ител, «Советская Россия газетасында минем Сабиров белән берлектә имзалаган «Позиция или недоразумение» исемле мәкаләм чыккач, ул бер гафу үтенгән иде. Ләкин бу тукран тәүбәсе генә булып чыкты Шул вакыттагы Россиянең вице-президенты Александр Руцкой да аңардан әллә ни калышмый иде. Ул, Россиянең Югары Советы белән Президенты арасында сугыш мөнәсәбәтләре барлыкка килгәч, Мәскәү өстендә очып йөргән хәрби самолетларга: «Кремльне бомбага тотыгыз!»— дип команда биргән булган. Әгәр дә хәрбиләр аны тыңлаган булса, бүген Кремль, гомумән. Мәскәү нинди булыр иде икән? Әйе. бу кеше һәрвакыт тынычлык вә иминлек дошманы булып килде Аның Татарстанга да каза китерүе ихтимал иде Тик, Аллага шөкер, Россиядә әле аек фикерле кешеләр дә бетмәгән. Форсаттан файдаланып, андыйларның берсе турында әйтеп китү кирәктер дип саныйм. Сүз Юрий Владимирович Скоков турында булачак. Татарстан өчен шомлы көннәрдә ул Россия иминлек Советы секретаре вазифаларын башкара иде Ельцинның Руцкойга охшаш киңәшчеләре Президентның колагына, Татарстанга гаскәр кертергә кирәк, дип пышылдап торалар. Үзләре хәрби булмасалар да. кайбер вакыт десантник формасын кияргә яраталар. Хәер, соңрак берсенең шул формада танк өстенә атланган рәвештә Чечня кырларында йөрүләрен телеэкраннарда еш кына күрергә мөмкин иде. Бәлки, алар Татарстанга да танкка атланып керергә ниятләгәннәрдер Тик менә Юрий Скоков боларның тәкъдимен катгый рәвештә кире кага. Россия Президентын мондый башбаштаклыкка барудан туктатып кала. Чыннан да референдум Россия белән мөнәсәбәтләрне аныклауның бердәнбер юлы булып калган иде. Билгеле булганча, республикада 1992 елның 21 мартында бу референдум үткәрелеп, анда катнашканнарның 61.4 проценты суверенлык статусын яклап тавыш бирде. 31 март көнне Мәскәүдә Россиянең федератив килешүен имзалау тантаналары булып үтте Татарстан, үзенең кабул ителгән дәүләт суверенлыгы Декларациясенә һәм аның бөтен халык референдумы нигезендә расланган махсус позициясенә таянып аңа кул куймаячагын белдергән иде Бу. әлбәттә. Россия җитәкчелеген бик нык борчыды Чөнки Татарстанга ияреп Саха һәм Башкортстан да килешүгә кул куймау ихтималын белдерделәр. Россия җитәкчелеге аларны Татарстаннан аерып алу максатын куйды Күрәсең, шуңа ирешү йөзеннәндер, алар Татарстан белән сөйләшүне дәвам иттерү көнен нәкъ шушы 31 мартка билгеләделәр Минемчә, аларга моның җисеме түгел, исеме генә кирәк иде. Алар шушы килешүгә кул куярга тиешле республикаларга Татарстанның ультиматив позициядә булмавын хәтта ничек тә булса, кайчан да булса, аңа кушылачагын исбат итү өчен һәм Татарстанга ияреп, башкалар да бу документны имзалаудан баш тартмасыннар дип курыкканга күрә сөйләшүне шушы көнгә билгеләгәннәр булса кирәк Менә сәгать 10 Г Бурбулис әле үз кабинетында утыра Ишек төбендә—Башкортстан җитәкчеләре. Мин аларны танымыйм Безнең вице президент В Лихачев миңа аларның кайсы кем икәнлеген аңлата. Ниһаять, без өстәл артында. Бурбулис безнең белән исәнләшә, уч төбе салкын тирдә Бу аның тыныч түгел икәнлеген күрсәтә Шулай булырлык та Россия җитәкчелеге кайбер республикаларның Татарстан артыннан ияреп барып, Федератив договорга кул куюдан баш тарту мөмкинлекләреннән нык шүрләгән Күрәсең. Бурбулисның безгә -Татарстан артыннан башкалар да бара»,—дигән сүзләре юкка гына әйтелмәгән Инде мәгълүм булганча, моңа кадәр Бурбулис Башкортстан делегациясе белән авыр сөйләшү үткәргән, ике хөкүмәт арасында килешү төзелеп ул Федератив договорга өстәмә документ итеп танылган Ә бит бу барып чыкмаска да мөмкин иде Әгәр дә кайбер республикалар, безнең шикелле үк. Федератив договорга кул куюдан баш тарткан булсалар, кем белә, вакыйгалар, бәлки бөтенләй башка юнәлеш алган булыр иде Безнең бу очрашу нинди дә булса уңай нәтиҗә бирмәде Шулай булырга тиеш тә булгандыр, шулай булмаса. беренче очрашудан соң ук Бурбулис үз урынына Россия Фәннәр Академиясенең Этнология институты директоры Россия хөкүмәтенең Милләтләр Эшләре буенча Дәүләт Комитеты рәисе Валерии Александрович Тишковны калдырып, үзе Федератив договорга кул кую эшләренә чуммаган булыр иде Ә бит Бурбулисның беренче очрашуда ук белдерелгән Татарстанда референдум үткәрү теләге тормышка ашкан Ричия бг.м/ Гатарипан аршыткны Шартнамол) *>j кую валыты М<мл.ц. Крем.1Ь 15 февраль, 1994 ei иде Мин Бурбулиска: «Сезнең теләгегез тормышка ашты, без сезнең яныгызга референдум нәтиҗәләре белән килдек»,—дидем Әлбәттә, ул моңа шатланмады һәм Россия Конституцион судының карары аларның кул-аягын бәйләгәнлегенә ишарә ясады Ничек булса да булган, бу очрашу вакытында аның урынына Тишков утырды Тишков зур белемгә ия профессор Шул ук вакытта, ул «бердәм һәм бүленмәс Россия» принцибын ныклап һәм нигезләп яклый белүче Әмма йомшак тавышлы ягымлы кеше. Аның белән аралашу кызык Бу очрашу вакытында да бер беркетмә кабул иттек. «Анда делегации согласились о нижеследующем 10 необходимости установить особые отношения Республики Татарстан в Российской Федерации» дигән сүзләр бар иде. Мин «в» хәрефен «с» хәрефенә алмаштыруны сорадым Тишков: «Ярар—диде—Тик Татарстанның тышкы эшләрдә катнашуы турындагы сүзләрне алып ташлыйбыз»,—диде Мин моңа риза булдым Һәм хәрефләр алыштырылды. Аңлашыла ки, бәхәс хәреф турында түгел, Татарстанның статусы турында барды. Моны бу очрашуда катнашкан һәр кеше сизеп торды. Бу утырышка Мөхәммәт Сабиров та килгән иде Ул утырыштан соң килеп, минем кулымны кысып рәхмәт әйтте, ә Василий Николаевич Лихачев, ачулы тавыш белән: «Индус Ризакович, сезнең аркада халыкара мөнәсәбәтләр хокукын югалттык»,—диде Тик безнең өчен Декларациябезнең төп эчтәлеген саклап калу күпкә әһәмиятле иде Ә инде халыкара мөнәсәбәтләр урнаштыру хокукы Федератив договор һәм Россия Конституциясе аша Федерациянең һәрбер субъектына бирелгән. Шушы урында тукталып, үземнең Василий Николаевич Лихачевка карата мөнәсәбәтемне белдермәсәм, бу һич кенә дә дөрес булмас иде. Бу кешегә карашлар төрлечә иде, мин, аның белән якыннан аралашкан кеше буларак, үз сүземне әйтергә кирәк дип саныйм Лихачев Казан университетының юридик факультетында төпле белем алып, юридик фәннәр докторы дәрәҗәсенә ирешкән кеше. Ул акыллы, сабыр һәм киң күңелле. Сүзгә оста. Кирәк вакытта фикерен ачык һәм аңлаешлы итеп белдерә КПСС исән-имин вакытта аны Өлкә комитетына хокукый һәм административ органнар бүлеге мөдире итеп алалар Ә инде соңрак ул Татарстанның беренче һәм соңгы вицепрезиденты була. Нәкъ менә шушы сыйфатында ул Россия—Татарстан сөйләшүләре вакытында делегациябезнең җитәкчесе булды. Сөйләшүләр вакытында ул искиткеч зур роль уйнады, чын мәгънәсендә Татарстанның лаеклы вәкиле була алды Хаталары да. ялгышлары да булмады түгел. Ләкин ул республикабыз тарихының соңгы чорында тиешле урынын алды. Ничек кенә булмасын, Татарстанның абруе артканнан-арта барды Минтимер Шәймиевнең исеме Россия һәм БДБ илләрендә генә түгел, дөньякүләм яңгыраш алды. Безне Мәскәү таный РЕФЕРЕНДУМНАН соң, 6 апрель көнне Россия халык депутатларының VI съезды ачылды Анда Татарстан Югары Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның чыгышы булырга тиеш иде Аның вазифасы Татарстанның яңа статусын һәм Россия белән мөнәсәбәтләренең нинди булырга тиешлеген аңлатудан гыйбарәт иде. Әлбәттә, үтә җаваплы вазифа иде бу Шунлыктан съездга Минтимер Шәймиев үзе дә барды Ә хөкүмәт җитәкчесе Мөхәммәт Сабиров, Россия халык депутаты булганлыктан, съездның эшендә турыдан-туры катнашты. Мин анда киңәшче рәвешендә катнаштым Безнең белән Әсгать Сәфәров та бар иде Безне академик Варга урамындагы бер таш койма белән уратылган биләмә эчендәге зур парктагы аерым йортка урнаштырдылар Менә дигән санаторий Затлы бүлмәләр, сауна Ашау-эчү искиткеч! Официантлар сержант дәрәҗәсендәге КГБ хезмәткәрләре икәнлеге ачыкланды Гомумән, бу объект шушы өч хәрефле органныкы булып чыкты Кайбер вакыт парктагы агачлар да безне тыңлап торадыр кебек тоела иде Манна бездән башка Удмуртия Югары Советы рәисе В К. Тубылов та урнашкан икән, без Фәрит Хәйрулловичның чыгышын кат-кат бергәләп тикшерә идек Тубыловны үз иттек, аннан серләребез булмады Сьездның беренче көннәрендә мин дә җитәкчеләр белән бергә көн саен Кремльгә Съездлар сараена бара идем Чөнки Мөхәммөтшинның чыгышында, һичшиксез, съездның сулышы чагылыш табарга тиеш. Беренче көнне баскыч төбенә килеп туктауга Саха президенты Николаев очрады Минтимер Шөрипович аны култыклап, читкәрәк алып китте һәм алар анда нәрсәләрдер турында сөйләшеп алдылар Көн артыннан көн үтте, ләкин Фәрит Хәйрулловичка һаман сүз бирмиләр. Бер атна үтүгә, Мөхәммөтшинның чыгышын көтә-көтә зарыкканнан соң, Президент кайтып китте. Мин дә аның белән идем Съездда исә. Фәрит Хәйруллович авырып китү сәбәпле, ул сөйлисе нотыкны Сабиров сөйләгән. Фәрит Хәйруллович -Иң яхшы чыгышымны Сабировка бирергә туры килде-.—дип уфтанып та йөрде Акрынлап Россия һәм Татарстан мөнәсәбәтләре шактый җайлашты Шул ук елның 3 август көнне безнең зур делегация Мәскәүгө килде Безне Тишков җитәкчелегендәге Россия хөкүмәте вәкилләре каршы алды. Безгә чәчәкләр тапшырдылар Тишков -Сез Россия Федерациясе хөкүмәтенең кунаклары-.—диде Безне почетлы эскорт озатуында Сталинның •Ближняя дача- дип аталган резиденциясенә китереп урнаштырдылар Сөйләшүләр төркемнәргә бүленү рәвешендә алып барылды Без Василий Николаевич Лихачев белән статус төркемендә идек Россия ягыннан бу төркемгә Тишков керде Бурбулис белән очрашу өчен Лихачев, Тишков һәм мин Кремльгә килдек Лифтта менәбез Коридор буйлап барганда Тишков «Индус Ризакович. сезгә бу бөеклек дәрәҗәсе басмыймы9».—ди Тишковның бу сүзләрне әйтүе өчен нигез юк түгел иде без моңарчы КПСС ның Генераль секретаре. СССР Президенты Горбачев утырган кабинетка килеп кердек Бурбулис безне бик җылы каршы алды Сөйләшүләр дә бик җылы мөнәсәбәттә үтте. Тик шулай да без Тишков белән бәрелешеп алдык Ул. ничектер, мин сөйләгәндә, мине бүлеп -Әйтегез әле. сез Россиядән чыгасызмы, әллә юкмы?»—дип сорады Иң беренче очрашу вакытында ул әле Россия делегациясендә түгел иде Шунлыктан, ул минем Шахрайның шушы соравына ничек җавап биргәнемне белми Мин Бурбулиска карап -Геннадий Эдуардович. бу сорауга җавап бирү кирәкме икән?»—дидем. Ул минем бу сорауга ничек җавап бирәчәгемне белә Шунлыктан, ачу белән -Әйдәгез. Татарстанга башка андый ахмак сораулар бирмик- —диде Аның үз чыгышы төпле һәм тирән эчтәлекле булды Миңа аның бигрәк тә «Татарстан белән сөйләшүләр алып барган бер ел эчендә без бик нык үзгәрдек һәм хәзер инде Россия конфедерация элементлары булган асимметрик федерация булырга тиеш дип исәплибез - — дигән сүзләре хуш килде Миңа гына түгел. Василий Николаевичка да Урамга чыккач без кул кысыштык Ул: «Индус Ризакович. әйдәгез бу тарихи көнне гомергә истә калдырыйк»,—диде Кич белән ике делегация очрашкач, Тишков -Индус Ризакович—чакматаш' — диде Шуңа күрәдер ул мине делегация составыннан чыгару өчен бик тырышты Моңарчы биргән бер интервьюсында ул ике яклы сөйләшүләрнең уңай баруын билгеләп -Тик Татарстан ягыннан сөйләшүләрдә нигәдер җәмәгать оешмасы вәкилләре дә катнаша-.—дигән Мин әлбәттә, бу ташның кем бакчасына ыргытылган икәнлеген яхшы аңладым Белмим, кем карары нигезендәдер, анысын миңа әйтүче булмады, тик мине сөйләшүләрдән читләштерделәр Тишковларның тырышлыгы юкка булмады, күрәсең Моның ничек булуын да белмәдем Миңа бер кеше дә бу турыда бер сүз әйтмәде Югыйсә үз вакытында ниндидер сәбәп аркасында Лихачевка Мәскәүгө бара алмаячагымны әйткәч Президент минем янга килеп, аркамнан кочаклап -Мин синең баруыңны бик үтенөм-. дип тә әйткәне бар иде Ә бу юлы—ләм мим Үпкәләү юк Әгәр дә эшләгән эшемнән Татарстанга файда булган икән, миңа шул җиткән Бу Шартнамә зур чигенү вө югалтулар нәтиҗәсендә барлыкка килгән булса да. искиткеч зур тарихи әһәмияткә ия Бу хакта да әле күп әйтелер һәм язылыр Шартнамәнең имзаланырга тиешле тексты мәгълүм булгач, без—аның бөтен тулылыгын булдырырга тырышып йөргән һәм инде Россия ягын конкрет рәвештә шуңа күндергән кешеләр—аптырашта калдык. Мин Президентны күреп, шулар турында әңгәмә кору нияте белән аның янына киттем. Кызганыч, ул урынында булмады Шунлыктан, мин Мөхәммәтшин янына килдем Ул минем һәрбер әйткәнемә риза иде. Чигенү мөмкин, ләкин аның чиге бар. Инде яуланган иң әһәмиятле үрләрдән төшү бернинди кысага да сыймый Безнең сөйлөшүөр нәтиҗәсендә Россиягә нибары 7-8 вәкаләт билгеләнгән булса, имзаланырга хәстәрләнгән текстта боларның саны 23кә җиткән иде Мин, әлбәттә, моның мөмкин түгел икәнлегенә басым ясадым. Тик менә Фәрит Хәйруллович мине җиргә төшәргә, бүгенге чынбарлыкка аек күз белән карарга өндәде Россия нефтьүткәргечләре безнең нефтьне кабул итми башлаганнар Шунлыктан безнең резервуарлар тулган, җир астыннан чыгарыла торган кара алтынга урын юк. Нәтиҗәдә промыселлар эшләрен туктата башлады Нефть районнарында зур тизлек белән эшсезлек артты. Шунысын да әйтергә кирәк. 1994 елның кышы үтә салкын килде Әгәр дә безгә килә торган газ торбаларының краннары бикләнсә, без нинди хәлдә калган булыр идек икән? Ә бит безнең электростанцияләребезнең күбесе газга көйләнгән. Менә шушы проблемалар хакында бер сәгатькә якын сүз барды Әйе, ни эшлисең, көчленеке замана Тик менә безнең сөйләшү Фәрит Хөйрулловичны шул кадәр кыздырган ки, Минтимер Шәриповичның әйтүенә караганда, алар икесе Мәскәүгө очкан вакытта юл буе бәхәсләшеп барганнар. Әйтергә тиешле сүзләремнең кайберләре Ә МИНЕМ исә Шартнамә һәм тагын кайбер сәяси вакыйгалар хакында әйтәсе сүзләрем әйтелми калды әле Сабан сөреп йөргән үгезне бимазалап торган чебен-черки кебек, бүген «мин дә сабан сөрдем", диючеләр күп Ә эш барып чыкмаган булса, төрле рәвештәге кискенлекләр туса, бөтен җаваплылык Президент өстенә төшсә, бу ■черкиләр- ни эшләрләр иде икән? Ләкин әле алда безне бик зур сынаулар көтә. Кемнең кем икәнлеген күрәселәребез әле алда. Сәхифәләремнең моңа кадәрге өлеше Ельцин президентлыгы чорында язылган иде. Шунлыктан, шушы урынга кире кайтып. Ельцин һәм Шаймиев мөнәсәбәтләре хакында фикеремне белдерәсем килә Бу ике кешенең тарих битләрендә үз тамгаларын калдырганлыгы бәхәссез Шунысы да мәгълүм, мондый шәхесләргә беркайчан да бер төрле генә бәя бирелгәне юк әле. Шулай да күзгә ташланганнарның берсе— Ельцин һәм Шөймиев арасындагы махсус мөнәсәбәт. Аларны алдан күрә белү, көчле сизүчөнлек, янаган куркынычны алдан ук тоеп гору сыйфатлары берләштерә булса кирәк Шул ук вакытта бу ике шәхеснең икесе ике төрле Аларның берсенә сөйләмдә һәм гамәлдә үлчәмлелек хас булса, икенчесенә кискен бәяләмәләр бирү, уйланып бетмәгән гамәлләр кылу хас. Шаймиев, теге яки бу эшне эшләгәнче, җиде кат үлчәр, ө Ельцин исә кисеп атканнан соң гына үлчәмгә ябышыр Шул вакыт аның үкенгәнлеге һәм самимилеге йөзенә чыгар. Ельцинның кайбер якыннары аны. Шөймиевтән курка, диләр иде Бу һич кенә дә дөреслеккә туры килми. Чөнки Ельцин гомумән батыр һәм тәвәккәл кеше. Һәм ул үзенең шушы сыйфатын һәрвакыт күрсәтеп торырга ярата Шәймиев исә хисләрен тирән яшерә белә торган кеше. Ельцин шапырынырга, мактангаларга яратса, Шәймиевтә бу сыйфат юк диярлек дәрәҗәдә Бүген Шөймиев элеккеге СССР җирлегендә иң танылган абруйлы шәхесләрнең берсе Аны дөнья җәмәгатьчелеге дә таный -Татарстан моделе» дигән термин халыкара хокук фәнен һәм практикасын баетты Европа әһелләре Косово проблемасын тикшергәндә Татарстан—Россия мөнәсәбәтләрен өлге итеп алганнар Чечня проблемасын хәл итәргә тырышучылар да нәкъ Татарстанны мисал итеп күрсәтәләр Әлбәттә бу эшләрнең һәрберсендә дә Минтимер Шаймиев сәләте күренә 1997 елның ноябрендә Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге делегацияне кабул иткән вакытта, Белоруссия Президенты Александр Лукашенко да —Мин Шәймиевкә ышанам. Ул бирелмәс,—дигән иде Моның шулай икәнлеген аның Ельцин белән булган мөнәсәбәтләре раслый. Ничек кенә булмасын, бу ике шәхес уртак тел тапканнар иде Һәм ул Татарстан белән Россия файдасына булды Инде Ельцин сәяси аренадан китте. Аның урынына яшь. энергияле Владимир Владимирович Путин килде Ни эшлисең, мәңгелек бер генә нәрсә дә юк. Заманалар үзгәрә. Заманалар белән бергә халык та. кешеләр дә үзгәрә. Ельцин хакимлек иткән чорның айлары, хәтта көннәре дә елларның, хәтта дистәләрчә елларга сыярлык вакыйгаларның шаһиты иде Чыннан да. кыска гына вакыт эчендә дөньякүләм коммунистик хәрәкәт, кызу кояшка чыгарып куелган боз кебек, эреде юкка чыкты Дөнья социалистик системасы да беркайчан да булмагандай таралды. Бөтен дөньяны дер селкетеп килгән сверхдержава» СССР да. дөньяның шактый өлешен үзенә инандырган КПСС та юкка чыкты. Шул ук вакытта Россиянең демократик үзгәрешләр, аның чын мәгънәсендә федерациягә әверелү юлына басуы шактый күп тискәре нәтиҗәләр дә бирде Моңарчы уртак саналган социалистик милек бетеп, ил малы гаделсез рәвештә аерым шәхесләр кулына күчте. Халыкның шактые хәерче калды. Өстәвенә җинаятьчелек моңарчы күрелмәгән күләмдә артты, Кешегә карата булган социаль гарантияләр бетте Аның физик исән иминлегенә дә ышаныч югалды. Менә бу үзгәрешләр кеше йөрәкләре аша үтеп, аларга шом салды Бу кадәр тиз барган үзгәрешләр Россияне дә чәлпәрәмә китермәсме икән? Бу кадәр гаделсезлекләргә чик кую кирәк түгелме икән7 Миләрне менә шуңа охшаш дистәләгән сорау биләп алды һәм илдә шуңа нигезләнгән империалистик менталитет җанланды Ул хакимияткә каты кул килүен, аның бөтен вәкаләтләрне үзенә бөтереп алуын таләп итте Иртәме соңмы мондый вәзгыять барлыкка килергә тиеш иде Һәм ул килде дә Социаль заказ рәвешендә чакырылган шәхеснең Путин булуы мәҗбүри түгел иде Бу кеше тик тиешле вакытта тиешле урында булып чыкты Әйе, менә Россиядә хакимият башына Путин килде Әлбәттә, бу кешенең илдә каты вертикаль хакимият урнаштырасы килә Аның эшчәнлегендө республикаларны өлкә һәм крайлар белән тигезләү максаты ярылып ята. Татарстанга карата ике төрле мөнәсәбәт Беренчедән, аның белән санашмау мөмкин түгел, моны Мәскәүдә яхшы аңлыйлар булса кирәк Икенчедән, аның реаль махсус статусы күпләрне борчый Шул статусны бетерү максаты да сукыр күзгә дә күренерлек Ничек булса да Шөймиевне хакимияттән читләштерәсе иде диючеләр Мәскәүдә дә. Казанның үзендә дә күбәйделәр. Минтимер Шөймиөвның өченче срокка Татарстан Президенты итеп сайлануы өчен барган көрәшнең нечкәлекләрен тәфсилләп сөйләп тормыйм Ул үзе мөстәкыйль бер мәкалә язуны сорый торган вакыйга Соңгы сүз итеп шуны гына *йскөртик 2001 елның 25 мартында булып үткән сайлауларда Татарстан халкының сиксән процентка якыны Минтимер Шәрип улы Шөймиевне яклап тавыш бирде Шулай итеп, ул өченче срокка—яңадан биш елга Илбашы—Президент итеп сайланды Алда—Мөскәү белән яңа көрәш еллары