Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕРЕНЧЕ КҮРГӘН «ТЕРЕ» ЯЗУЧЫМ...

гия училищесында укып йөргән чаклар Безнең, үзебезгә күрә әдәбият түгәрәгебез дә бар. Җитәкчебез—Мөхәммәт абый Гарифуллин Ул уз заманында, эле сугышка кадәрле үк. Казан дәүләт педагогия институтында Сибгат Хәкимнәр белән бергә укыган, аның белән тулай торакта бер бүлмәдә яшәгән, үзе дә шигырьләр язгалаган, әдәбиятка үлеп гашыйк кеше идКөннәрдән бер көнне ул класска гадәттәгедән дә артыграк елмаеп, балкып килеп керде Мөхәммәт абый кергәндә гел шулай елмаеп керә иде. ә бу юлы йөзендә ниндидер серлелек тә бар төсле тоелды Әлеге серен озак саклый алмады ул. өстәл янына килеп баскач, әйтеп салды: —Укучыларым, беләсезме. Минзәләгә «Яшь сталинчы» газеты хәбәрчесе шагыйрь Әдип Маликов килгән бит.— диде. Минем инде Минзәләнең «Ленин байрагы» газетында берничә хәбәрем, хәтта бер-ике шигырем дә басылган иде. Урынымнан ничек сикереп торганымны сизми дә калдым: — Мөхәммәт абый, чакырыйк аны түгәрәк утырышына.'—дип кычкырып җибәрдем. Мөхәммәт абый, гадәтенчә, сабыр гына е шаеп җавап бирде -Ә-ә, белам!Гали Хуҗиев синең бер хикәяңне «Ку юлы» альманахына тәкъдим итте. Көт. чыгар,——Ул кадәр каударланма. Шабаев. Чакырырбыз, килер... Килде Әдип абый безнең түгәрәк утырышына. Әллә ни калку булмаган, юкарак кына чәчле бер кеше икән Пинжәгенең күкрәк кесәсе өстендә бер орден-медаль планкасы да бар иде шикелле. Бәхеткә дигәндәй, ул сугышны Ерак Көнчыгышта—Сахалинда үткәргән. Японнарга каршы торган икән Мөхәммәт абый исемнәребезне әйтеп безне таныштырып чыкты Газиз Мөхәммәтшанга килеп җиткәч. Әдип абый:Без, әлбәттә. Газизгә кызыгып карап куйдык. Мин исә. исемемне әйткәч, торып бастым да бер шигырь укыдым бугай... Әдип абый безнең белән бик гади генә сөйләште, хатыны Саҗидә апаның Вахитов исемендәге урта мәктәптә тарих укытканын да әйтте. Мин. ничектер, аңа бераз көнләшеп карап утырдым: менә бит нинди бәхетле кеше, сугышлардан исән-сау әйләнеп кайткан, ә безнең әтиләр ятып калды, кайта алмады шул. Әтиемә багышланган «Сине эзлим» дигән поэмам күңелемдә шул чагында туа башлагандыр, мөгаен.. Әдип абый безгә юка гына «Атаудагы хисләр» дигән китабын да кыстырып килгән икән, шуннан берничә шигырен укыды. Сахалин... тайга. . японнар белән сугыш сулышы. Язучы Әдип Маликов белән танышу шулай башланып киткән иде. «Уза гомерләр, аккан су кебек. шагыйрь әйтмешли Без танышканда аңа әле утыз гына яшь булган икән! Ә хәзер—сиксән . Алар артыннан без дә картаеп киләбез.Эдип Маликов аннары Минзәләдән Әлмәткә күчеп китте Аңа кадәр әле ул. •Литературная газета*да Константин Симоновның Муса Җәлил турында мәкаләсе басылып чыккач, шагыйрьнең Минзәлә педучилищесы бинасында политруклар курсында укып иорүе. аның Мохәммәт абый Гарифуллин белән дус булуы, аларда кунгалап та калуы турында зур гына очерк та язып бастырган иде Ә мин—сугыш чорында әле авыз малае— Минзәләгә бер базарга килгәч, ничектер. Муса Җәлилне дә күреп калган идем Салкын кыш коне Базар яныннан чаңгыларда бер торкем сугышчылар үтеп китте Халык •Арттагысы Муса Җәлил.. Муса Җәлил •—дип пышылдашып калды Әдип Маликов күңелемә шулай бик иртә кереп, аннары Казанда очраша башлаганчы, әйбәт, кешелекле шәхес булып яшәде Аның сабырлыгы-тыйнаклыгы сокландыра иде Аның беренче мәхәббәте Саҗидә Селәйманова да талантлы шагыйрә булып танылды Без аны рус шагыйрәсе Анна Ахматовага тиңли идек Ни кызганыч, ул бик иртә вафат булды—нибарысы илле дүрт яшендә Ул вакытларда мин инде Татарстан китап нәшриятында баш мехәррир булып эшли идем Әдип абый Саҗидә Свләиманованың каты авыру килеш хастаханәдә язган соңгы әсәрен—• Голбадран* повестен күтәреп килде: •Чыгарыгыз инде. Марс-.—дип үтенде ул. Без ул повестьны шул елда ук чыгарып та куйдык Саҗидә Селәйманова бик талантлы шагыйрә иде Аның таланты Әдип Мази ковка да тәэсир итми калмагандыр Алар—ике иҗатчы—бер-берләренең әсәрләрен укышып, бер-берләренә ярдәм итешеп яшәделәр Әдип Маликов та -Яшьлек утравым» дигән повесть-истәлеге. -Туган як җиле* кебек шигырызәрпоэмалар китабы һәм башка әсәрләре белән үзен танытты Әдип Маликов һәрвакыт тыйнак, әмма үз дәрәҗәсен белеп, түбәнлеккә тишми торган язучы булды Ул синең күзеңә бер тутырып карый да. шуннан бетенесе дә аңлашыла Татарстанның атказанган мәдәният зшлеклесе. • Почет билгесе* орденлы язучы Әдип Маликовка сиксән яшь. дидек Лаеклы-мактаулы озын гомер бу.' Әдип ага. сине «Казан утлары» журналы хезмәткәрләре исеменнән чын күңелдән котлыйбыз һәм иҗатыңда яңа уңышлар телибез!