Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР КАЛЕНДАРЬЛАРЫ ТАРИХЫННАН

ТАТАР КАЛЕНДАРЕ ЧЫГА БАШЛАУГА 160 ЕЛ әзерге вакытта китап кибете киштәләренә күз салсаң, татар календарьларының күптөрлелеге игътибарны җәлеп итә: милли, мөселман, гаилә, сәламәтлек, балалар календарьлары һ. б. Ә элегрәк, ягъни 1917 елга кадәр татарда календарьчылык ни дәрәҗәдә булган? Бу һәм башка сорауларга әлегә кадәр тәфсилле җавап бирелмәгән. XX йөз башында ук күренекле тюрколог Н. Ф. Катанов татар басма календарьлары хакында язып чыга. Ул «Деятель» журналында махсус «Восточная библиография» рубрикасында татар басмаларына күзәтү ясый (Катанов Н. Ф. Обзор казанско-татарских отрывных календарей за последние 3 года (1902-1904) //Деятель: 1904.—N 6.—С. 228—237). Бу бүлекчәдә, нигездә, Казан университетының табыгьханәсендә нәшер ителгән китапларга аннотация белән беррәттән, өстәмә мәгълүматлар да биреп барыла. Алар арасында календарьлар да очрый, мәсәлән, мәгърифәтче К. Насыйри, язучы Ф. Халиди һ. б. төзеп бастырганнары да бар. Галим-энциклопедист татарлар арасында да календарь бастырып тарату эше җәелде, дип яза һәм аларга югары бәя бирә. Узган гасырның 20 елларында әдәбиятчы, галим Җамал Вәлиди (1887—1932) «переводно-календарьная литература» дигән терминны кулланып, календарьларның әһәмиятлеген һәм популярлыгын күрсәтә (Вали ди Дж. Очерк истории образованности и литературы татар.—М.; Пг., 1923.—С. 41-44). XIX йөз азагында—XX йөз башында календарьлар хакында вакытлы матбугат битләрендә кайбер язмалар дөнья күрә башлый. Эчтәлеге ягыннан аларны ике төргә бүлеп карарга мөмкин: беренчеләре—реклама характерында, мәсәлән Ш. Шәһидуллинның «Заман» календаре (1900—1917) хакында Исмәгыйль бәй Гаспралы үзенең «Тәрҗеман» гәзитәсендә зур булмаган игълан урнаштырып килә һ. б. (Дивари календарь // Тәрҗеман.— 1906. —1 декабрь; Календарь // Вакыт. —1907. —26 июль; Тәкъвим даими / /Дин вә мәгыйшәт. —1907. —N36. — 517б.; Сәүдәгәр календаре//Йолдыз. — 1911.—20 гыйнвар). Кайвакыт мөселман руханилары белән календарь бастыручы татар зыялылары арасында бәхәс тә чыга. Әлбәттә, руханилар өчен бу мөһим мәсьәләләрнең берсе була, чөнки Русия мөселманнарының дини бәйрәмнәрне татар календарьлары буенча үткәргәннәр. Мәсәлән, «Йолдыз», «Өлфәт», «Әхбар», «Дин вә мәгыйшәт» кебек гәзитә-журналларда мондый язмаларны очратырга мөмкин. Вакытлы матбугатта татар календарьларын төзеп бастыручыларны «календарьчылар* дип тә атау милли матбагачылыгыбыз өлкәсендәге бу тармакның асылда формалашып җитүен күрсәтүче кызыклы бер факт (Календарьчылар отчеты // Әхбар.—1908.—9 апрель.; Календарьчылар // Йолдыз.—1914.—5 февраль). Календарьларны фәнни нигездә тикшерү XX йөзнең 50 елларында язучы һәм галимархеограф Мостафа Ногманның, мәгърифәтче К. Насыйри Х кулъязмаларын тасвирлавыннан башлана (Каюм Насыйри кулъязмалары тасвирламасы. 3 чыгарылыш.—Казан, 1958.—47 б.). Бүгенге көндә ул кулъязмалар Казан дәүләт университетының Н. И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсендә саклана. Шулай ук археограф Альберт Фәтхиев тә язучы Ф. Халидинең кулъязма календарьларын тасвирлый (Фәтхиев А. Н. И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханә кулъязмаларынын тасвирламасы. 5 чыгарылыш. Татар әдипләре һәм галимнәренен кулъязмалары. Беренче бүлек.— Казан, I960.—49—55 бб.). Соңгы елларда Ф. Халидинең тормышын һәм иҗади мирасын өйрәнүче, әдәбият белгече 3. Мөхәммәтшин язучыбызның календарьларына да күзәтү ясый. Татар басма календарьларын өйрәнүдә академик Ә. Кәримуллинның хезмәтләре аерым урын алып тора. Галим гомерен татар басма китапларын өйрәнүгә багышлаганлыктан, күп кенә китапханә һәм архив фондларын энә күзеннән үткәрә. Бүгенге көндә билгеле булган беренче басма календаре хакында ул 1961 елда ук фәнни әдәбиятта язып чыга (Кәримуллин Ә. Г. 90 түгел, ә 120 ел Совет әдәбияты. — 1961.—N З.—Б. 154-155.; Кәримуллин Ә. Г. Беренче басма календарь Социалистик Татарстан.—1981.—30 гыйнвар). Соңрак Каюм Насыйриның басма календарьларын җентекләп өйрәнә (Кәримуллин Ә. Г. Каюм Насыйри календарьлары // Әйдә халыкка хезмәткә!—Казан, 1985.—11—26 бб.). Шулай ук журналист, язучы Исмәгыйль Рәмиевнең «Истәлекләр: Татарча басма сүз» исемле китабында да әлегә беренче булып санала торган календарь һәм аның төзүчесе турында кайбер мәгълүматлар урын алган. Календарьларны өйрәнү күп аспектлы темаларның берсе. Вакыт үлчәү берәмлекләрен тикшерү мәсьәләнең бер ягы булып тора. Бу юнәлештә эшләгән галим В. М. Беркутов хезмәтләре фән өчен мөһим роль уйный (Беркутов В. М. Народный календарь и метрология булгаро-татар. — Казань, 1987.— С. 95). Бүгенге көннәрдә дә татар календарьлары тарихы вакытлы матбугат битләрендә дә, аерым хезмәтләрдә дә чагылыш таба. Мәсәлән, М. Әхмәтҗанов татар кулъязма календарьларын өйрәнүгә аерым мәкалә багышлаган. Күптән түгел авторның «Татар кулъязма китабы» исемле хезмәте дә дөнья күрде (Әхмәтҗанов М. Татар кулъязма китабы.—Казан: Татар, китап нәшр., 2000 - 141-164 бб.). Анда сүз төрле характердагы татар кулъязмалары, шул исәптән календарьлар хакында да бара. Төрки-татар рухи мәдәниятен өйрәнүче Г. Дәүләтшин хезмәтендә дә халык арасында кулланышта йөргән вакыт үлчәү берәмлекләре тикшерелә (Дәүләтшин Г. Төрки-татар рухи мәдәнияте тарихы. - - Казан. 1999.— 169-180 66.). Әмма, татарда календарь төзү һәм бастырып тарату тарихы әлегә кадәр комплекслы рәвештә тикшерелмәгән. Барысы күпме календарь, нинди тираж белән нәшер ителгән, аларның нинди төрләре булган, полиграфик эшләнеше, эчтәлеге, күпме вакытка хисапланганы ягыннан нинди төркемнәргә бүләргә була—бу сорауларга әлегә кадәр төгәл җавап бирелмәгән. XX йөз башында татарлар арасында гына түгел, русларда да календарьларның тоткан урыны шактый югары булган. Үз чорының күренекле рус нашире И. Д. Сытин (1851—1934) әйткән сүзләр дә шуны раслый (Книга в России (1881—1895) Под общей ред. И. И Фроловой. - Санкт-Петербург: Российская национальная библиотека. 1997,— С. 83). Русларда беренче басма календарь 1709 елда Яков Вилимович Брюс (1670— 1735) тарафыннан төзелеп бастырылган (Всемирный биографический энциклопедический словарь Ред. кол.: В. И. Бородулин. Н. М. Кузнецов, Н. М. Лонда и др.— М.: Большая Российская энциклопедия. 2000.— С. 109.; Автор первого русского календаря Вечерняя Казань. 1980. —2 января). Ул чыгышы белән шотландияле, генерал-фельдмаршал, XVII-XVIII гасырларда Кырым һәм Азов походларында, Төньяк сугышында катнашкан. Мәскәү басмаханәсе белән җитәкчелек итә. математика, физика, астрономия, картография белән шөгыльләнә. Аның тарафыннан төзелгән «Календарь или месяцеслов» яңа граждан шрифты белән басылган беренче рус китапларыннан хисаплана. Ул, кеше гомеренең ел фасыллары алышуына бәйлелеген өйрәнеп. анын, үз закончалыкларын ачыкларга омтылган һәм шул хактагы күзәтүләрен календарь битләрендә чагылдырган. Мәгълүм булганча, Русия төрки-мөселманнары арасында татарлар беренчеләрдән китап басу эшенә керешкән халык. Матбагачылык, китап басу берничә тармактан тора: дәреслекләр, дини басмалар, фәнни хезмәтләр, әдәби әсәрләр, авыл хуҗалыгы буенча китаплар һ. б. XIX йөзнең икенче яртысында формалашып җиткән календарьлар бастыру да татар басмачылыгының бер тармагына әверелә. Татар вакытлы матбугаты Русия хөкүмәте тарафыннан тыелганлыктан, халык өчен төп информация чыганагы булып китап тора. Ләкин китап никадәр генә мөһим информация чыганагы булмасын, гәзитә-журналларга булган ихтыяҗны тулысынча канәгатьләндереп бетерә алмый. Шуңа күрә, татар зыялылары, бу проблеманы хәл итүнең башка юлларын эзлиләр. Шундый юлларның берсе—ул календарь төзеп бастыру һәм тарату. Татарда безгә билгеле булган беренче басма календарь 1841 елда дөнья күрә. Ул мәгърифәтче Рәхмәтулла Әмирханов тарафыннан 40 елга исәпләнеп төзелгән һәм «Горрәлек» дип атала. Бу басма хакында фәнни әдәбиятта 1961 елда ук билгеле була. Аны галим-академик Ә. Кәримуллин Казан дәүләт университетының Н. И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә таба һәм чыганак турында гәзитә битләрендә мәкалә бастырып киң җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим итә. 20 биттән торган календарьның һәр бите бер айга багышланган, һәр айның европача һәм гарәпчә исемнәре, татарча көн исемнәре, һәр көннең озынлыгы күрсәтелә. «Көн озынлыгы», «көн туу», «көн бату» вакытлары, сәгатьләре һәм минутлары белән бирелгән. Шунсы игътибарга лаек, анда көн озынлыгы, кояш чыгу һәм кояш бату Казан вакыты белән генә түгел, Әстерхан һәм Тобол вакытлары белән дә күрсәтелә. Кызганыч, инде фәнни әдәбиятта беренче татар календаре 1841 елда басылганлыгы исбат ителгән булса да кайбер хезмәтләрдә, хәтта энциклопедик характердагы белешмәлекләрдә бу хакта ялгыш мәгълүматлар бирелә. Мәсәлән, СанктПетербургта нәшер ителгән «Ислам на территории бывшей Российской империи» исемле басмада профессор Ә. Б. Халидов беренче татар басма календареның чыгу елын дөрес билгеләми (Ислам на территории бывшей Российской империи: Энциклопедический словарь. Вып. 1.—М.: Восточная лит-ра РАН, 1998. —С. 26). Русиядәге төрки-мөселман халыкларыннан беренчеләрдән булып календарь төзеп бастыру эшенә керешкән бабаларыбыз башка төрки халыкларга да бу эштә эчкерсез ярдәм итәләр. Мәсәлән, үзбәкләрдә 1871 елда беренче басма китап булып, үзбәк телендә 1872 ел өчен календарь нәшер ителә. Календарь 187 битле 500 тиражлы булып дөнья күрә. Аның авторы- төзүчесе татар эшлеклесе, Төркестан генерал- губернаторының тәрҗемәчесе, мәгърифәтче Шаһимәрдан Ибраһимов(1841 -1892) була. Ә кыргыз халкы үз телендә басма календарьлар булмаганлыктан татар басмаларыннан файдаланган. Беренче казакъ басма календаре бары тик 1923 елда гына дөнья күрә. Календарь басуның мәркәзе, әлбәттә, Казан шәһәре. Монда XX йөз башында 15 басмаханә, 1905 елда— 21, 1910 елда— 26, ә 1916 елда 24 басмаханә эшләп килгән. 1901 ел ечен календарь Алар арасында иң зурлары һәм мәшһүрләре булып Казан университеты һәм бертуган Кәримевләрнең басмаханәләре саналган. Шулай ук “Милләт”, “Өмет”. “Үрнәк" һ.б. матбагаларда да календарьлар бер-бер артлы дөнья күрә. Татар календарьларының, кайберләре рус хосусый табыгъханәләрендә дә нәшер ителә: И.Харитонов, В.Еремеев һәм А.Шашабрин, Г.Вечеслав, Н.Чижова. М.Чиркова басмаханәләрендә. Татар календарьларын бастыру белән Русиянең башка шәһәрләрендә дә шөгыльләнәләр. XX йөз башында Оренбург шундый үзәкләрнең берсенә әверелә. Биредәге иң зур басмаханәләрнең берсе күренекле мәгьрифәтче, язучы, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Фатыйх Кәрими җитәкчелегендә эшләп килгән. Ул берничә тапкыр исемен үзгәртеп, Ф.Кәрими басмаханәсе, “Кәримов, Хөсәенов һәм К”, “Хөсәенов һәм К" дип йөртелә. Шулай ук, XX йөзнең беренче чирегендә киң таралган һәм танылган “Заман” календаренең беренче өч саны Оренбургта урнашкан Бреслин матбагасында дөнья күрә. 1908 елда Уфа шәһәрендә “Кәримов. Хөсәенов һәм К" табыгьханәсенең “Шәрык матбагасы" исемле бүлекчәсе дә ачыла. Оренбург басмаханәләрендә өстәл һәм дивари өзмә календарьлар күп чыгарылган. Империянең башкаласы Санкт- Петербургта да берничә календарь басмасы дөнья күргән. 1894 елда шәһәрдә гарәп шрифты белән китап нәшер итүче Ильяс Бораганский басмаханәсенә нигез салына. Биредә “Русия мөселманнарының сәүдә- санагый календаре” татар һәм рус телләрендә басылып чыга. 1906 елда Санкт- Петербургта гарәп шрифты белән китап бастыручы тагын бер матбага ачыла. Календарь «Өлфәт» гәзитәсе исемен йөртә. Басмаханә һәм гәзитө күренекле публицист, җәмәгать һәм дин эшлеклесе Гәбдерәшит Ибраһимов (1857- 1944) кулында була. Бу матбагада нәшер ителгән «Кечек салнамә Өлфәт. 1907 елга» басмасының авторы да Рәшит казый. Шулай ук, бу матбагада Кәримов фамилияле кеше тарафыннан төзелгән һәм аның акчасына нәшер ителгән календарь да билгеле. Мәскөү шәһәрендә җәмәгать һәм дин эшлеклеләре, Агеевлар нәселеннән Мөхәммәдкәрим Агеев «Горрәи даими» (1895), ягъни мәңгелек календарь бастыра. Шулай итеп, XX йөз башында татарча календарь бастыру эше Русиянең төрле шәһәрләрендә—Казан, Оренбург, Санкт-Петербург, Уфа. Мәскәү, Стәрлетамакта җәелә. Календарьларның эчтәлегенә тукталганчы XIX йөз ахырында XX йөз башында бу өлкәдә кулланышта йөргән терминнарга күз салыйк. Татар календарьлары «горрәлек», «горрәнамә», «тәкъвим», «тәкъвимнамә», «салнамә* кебек гарәп-фарсы телләреннән кергән сүзләр белән аталган. «Календарь» сүзе латин теленнән «календа»—«айның беренче көне» дип тәрҗемә ителә, безнең мәгълүматларга караганда, бу терминны татар календарьчылары арасында беренчеләрдән булып Каюм Насыйри куллана 1877 елга хәтле галим үзенең календарьларын «Казан календаре» дип. ә 1878 елдан «Календарь» дип кенә күрсәтә. Полиграфик эшләнеше ягыннан календарьларны берничә төргә бүлеп карарга мөмкин: китап рәвешендәге, өстәл календаре; дивари өзмә календарь; дивари плакат-календарь; кесә календаре. Иң беренче басма календарьлар юка гына, якынча 20 битлек китапчык рәвешендә нәшер ителгәннәр. Мәсәлән, Р. Әмирханов. К. Насыйри, Ф. Халиди, Ш. Рәхмәтуллин календарьлары. 1900 елдан 1917 елга кадәр иң танылган «Заман» һәм алты ел дәвамында нәшер ителгән «Мөшавәрәт» календарьлары исә күп битлек журнал рәвешен алганнар. XIX йөз ахырында татар календарьларының яңа төрләре барлыкка килә. 1898 елда билгеле татар журналисты, тел белгече һәм җәмәгать эшлеклесе Әхмөдһади Максудн (1868- 1941) беренче дивари өзмә календарь төзеп нәшер итә. Басмаларның бу төрләрен кечкенә энциклопедиягә тиңләргә мөмкин. Шунысын искәртеп үтәргә кирәк, русларда дивари өзмә календарьлар 1865 елда нәшер ителә башлаган булса, казак телендә 1960 елдан, ә башкортларда исә бары тик 1986 елдан гына дөнья күрә. Календарьлар арасында кесәдә йөртә торган төрләре дә бар. Мәсәлән, Ш. Шәһидуллин (1909, 1910), Г. Ниязи (1909), Г. 170 ЛӘЙСӘН МИҢНУЛЛИНА Камалов (1911), «Иптәш» календаре (1913), 3. Касыйминың «Куен дәфтәре» (1914. 1915) календарьлары әнә шундыйлардан. Алар арасында тел белгече Гыйбадулла Алпаров (1888—1936) тарафыннан төзелгән, кесәдә йөртә торган «Мәңгелек календарь» 1911 елда Стәрлетамак шәһәрендә дөнья күрә. Әйтеп үткәнебезчә, календарьлар вакыт хисабын билгеләү өчен генә түгел, ә бәлки күп кенә кызыклы һәм мөһим мәгълүмат тарату чарасы да булып тора. Эчтәлеге ягыннан аларны берничә төргә бүлеп карарга мөмкин, мәсәлән: фәнни-санагый; әдәби; фәнни-әдәби; сәүдә; халык календаре. Халкыбызның милли-мәдәни үзаңы үсү һәм иҗтимагый-сәяси мәсьәләләргә кызыксынуы арту нәтиҗәсендә әдәби һәм фәнни-әдәби басмаларга ихтыяҗ көннән-көн зурая. XIX йөз ахырында иҗат иткән күренекле язучыбыз Фатыйх Халиди календарьларында татар әдәбияты тарихына зур игътибар бирелә. Шулай ук дини-дидактик, тәрбияви-әхлакый мәсьәләләр дә яктыртыла. Татар халык иҗаты үрнәкләренең берсе— мәкальләргә, күңел ачкычлары-латифәләргә, ягъни мәзәкләргә аеруча игътибар зур була. Календарьларда татар зыялыларының тәрҗемәи хәлләре дә яктыртыла. Календарьлар барлык төрки-мөселман басмалары шикелле үк рус цензура кысуын татыйлар. Мәсәлән, Фатыйх Халиди календарьларында бу күренеш күбрәк тарихка багышланган урыннарга яисә татар халкының аң- белемгә омтылышын тасвирлаган материалларга кагыла. Цензор В. Смирнов Шәрәфетдин Шәһидуллинның 1898 ел өчен төзелгән өстәл һәм өзмә календарьларын гомумән нәшер итүне тыя. XX гасыр башында татар сәүдәгәрләре, эшкуарлары аерым социаль катлау буларак формалашып җитәләр. Аларның ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен махсус календарьлар да бастырыла. Шуларның берсе күренекле нашир, татар рекламасына нигез салучы Шәрәфетдин Шәһидуллинның «Сәүдәгәр календаре» 1911 елда татар һәм рус телләрендә чыга. Ә. Сәйдәшевнең «Мәгълүмат» исемле сәүдә-санагый адрес-календаре дә шундыйлардан. Бу календарьга охшаган бер басма хакында китап белгече Ә. Кәримуллин хезмәтендә телгә алына, ул татар һәм рус телләрендә Санкт- Петербург шәһәренең И. Бораганский табыгъханәсендә басылган. Татар календарьлары арасында «Годәм календаре» дигән басма да бар. Авторытөзүчесе дин әһеле, тарихчы Касыйм Бикколов (1868—1937). Безнең уйлавыбызча, ул гомуми халык календаре, ягъни тормышның төрле өлкәләренә караган мәгълүматлар тупланган басма. Календарьларны куллану вакытына карап түбәндәге төрләргә бүлеп була: даими, ягъни мәңгелек; 40 елга; 25 елга; 12 елга; 1 елга; 1 айга. Белгәнебезчә, беренче татар басма календаре 40 елга төзелгән була. Язучы Фатыйх Халидинең күп санлы календарьлары арасында 25 елга исәпләнгәне дә бар. Ә 1888 елда тел белгече, фольклорчы Мөхәммәтшакир Салихов (?— 1929) 12 еллык календарь бастыра. Календарьларның иң киң таралганнары бер елга исәпләп төзелгәннәр. Мәсәлән, Ш. Рәхмәтуллин 1891—1900 елларда, X. Зәбири 1905 ел өчен календарь бастыралар. 1907 елга Г. Ибраһимов, К. Бикколов басмалары нәшер ителә, Ф. Әмирханов 1909 елга, М. Идрисов, 1910 елга төзеп бастыра һ. б. Мәңгелек календарьлар, элеккегечә әйткәндә ♦ горрәи даими»ләр дә халык арасында кулланышта була. Безгә билгеле булган, беренче «Горрәи даими» 1895 елда Мәскәүдә Мөхәммәдкәрим Агеев тарафыннан нәшер ителә. Шулай ук 1903 елда борәдарән Кәримиләрнең матбагасында бер «Горрәи даими» дөнья күрә. Казанда гына түгел, Оренбург шәһәрендә дә «Тәкъвим даими» (1907) бастырыла. Киң кырлы җәмәгать эшлеклесе Ш. Хәмидинең «Мәңгелек календаре»ндә вакыт хисабын күрсәтүче җәдвәлдән тыш, төрле мәгълүматлар урнаштырылган: ярминкәләр вакыты һәм урыны, бәйрәмнәр һ. б. 2001 елда татар календарьлары басыла башлауга 160 ел тулды. Татар календарьлары тарихын өйрәнү киләчәктә дә дәвам итәр дип ышанасы килә.