Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШАГЫЙРЬ ГАБДУЛЛА ТУКАЙ

Халык шагыйребез Габдулла Тукайнын үлүенә егерме биш ел тулу истәлекләрен үткәрергә хәзерләнгәндә без Тукайнын ижады хакында Җамалетдин Вәлидинен әсәренә башка күз унымызда һичбер житди бер әсәр күрә алмыйбыз. Анын үлүенә егерме биш ел тулып үткән булса да анын бүгенге истәлеге белән үлгәндән соңгы беренче-икенче еллары кебек мәгънәви бер бушлык белән каршыланабыз. Бу егерме биш ел бик җитәрлек мәдәт (вакыт, заман) булса да, Тукайнын ижады хакында бүгенге көнгә кадәр нә бер җентекләмә, нә бер тәнкыйть китабы язылганны без белмибез, күрмибез Халыкнын бу кадәр сөйгән, хәятынын, мәгънәви тормышының эченә кереп милләт белән бергә үреп, берләшеп киткән бер шагыйрьгә каршы эшләнгән бу хәрәкәтнең мәгънәсе нәрсә’’ Әгәр бу голәкасезлек (бер-берсенә бәйле булмаган) кебек күренгән әхвәлнен артында бик күп зур вакыйгалар булмаса иде, шөбһәсез бу эш һәммәбезнен йөзене кызартачак, һичбер вакыт гафу ителмәячәк милли бер гөнаһ булыр иде Ләкин илебездә булып үткән вакыйгалар Тукайнын хыялына керә алмаган, халкыбыздагы кайгы-хәсрәт. аңдагы бөтен милләтчеләргә каршы жисмәви вә мәгънәви ясалган каты гамәлләр, милләтебезнең бу эшлекле өлешене милли вазифасын үтәүдән тыеп калды Андагы яшьлегебез, Тукайның «И туган тел, и матур тел» белән авызы ачылган яшьлегебез ник соң моны эшләмәде’’ Илебездәге хаким большевик агымы бу яшьлегебезне милләтчелегеннән яздырыр, анын «И туган тел»ене оныттырыр өчен аны махсус ялган юлларга өстерәп үзенен халкының мәгънәви юлдан адаштырып калдырганга, ул да исерек кеше кебек мәлҗерәп калып, көнне төннән аера алмаснча, кирәкне дә. кирөкмәсне дә онытты Ул да табигый рәвештә үзенен вазифасыны үтәрлек дәрәҗәгә үсә алмады Мөһажрөткә чыккан яшьләребезнең, хосусән. Төркия дарелфөнүнендә әдәбият төркиятчелекне укучылары үзе кызык, үзе мәгънәле шул юлда бер эш эшләмәде’’ Ник шуларнын берсе генә дә үзенен докторлык тикшерүене Тукайга хәер итмәде (бер генә эшкә махсус тукталу) вә безгә Тукай хакында гыйльми үлчәүләр белән үлчәнгән бер гыйльми китап бирә алмады’’ Украина мөһаҗрәте Шсвченконын шигырьләре хакында бөтен Ауропа телләрендә докторлары өчен китаплар язганда, гөржиләр (грузиннар), мөселман булса да гөржичә язган Руставслине бөтен дөньяга, шагыйребез, дип танытканда, ник безнен мөһаҗрәт яшьләребездән берсе генә дә Тукай белән мәшгуль булмады? Монысына гөнаһны большевикларга сылтап кына үтәргә мөмкин түгелдер. Үзебезнең мөһаҗрөтебезнен җитешсеалегеннән килеп чыккан үз кимчелегебездер Ләкин монда да большевикларның роле юк түгелдер Төркиянен яшьлеге, большевик шаукымы кагылып, милли мәсьәләләрдә икеләнү дәверендәдер Анда мөхәлтөәссеф (үкенечле хәл) милләт, милли барлыкка иман гранит ташы кебек Бу мәкалә Берлинда чыккан «Яна милли юл» (1928—1939) журналында 1938 елда басылган Аны матбугатка филология фәннәре кандидаты Рои.шиа НУРУЛЛИНА әгрлаэс Х каты булып җирләшмәгәнгә, төрек яшьлеге жил кайдан килсә, шуннан ага торган, мода нинди булса, шуңарга иярә торган мескен бер хәлдәдер. Вә бу хаста мөхаят безнен мөһажир балаларыбызны да зәһәрләп, аларны да үзенең тугьры юлыннан яздырырга җитә каладыр Безнең милләтче булырга тиеш гәнежлегебезне (яшь егетләребезне) дә бу халәт төрле хата юлларга саптырып милләттән, милләтеннән озаклаштырырга (ераклаштырырга мәгънәсендә— Р Н) сәбәп булып киләдер. Шундый черек мохитта зәһәрләнгән (агуланган мәгънәсендә— Р Н ) милләтче бер милләтебезнең баласы—бер жегетебез үзенең музыкага булган кабилиятене үзенең табигый юлына куярга урын таба алмаенча. милләттәшләрнең милли музыкага ихтыяҗларын үтәшүне үзенә ваклык санап. Алманиядә нимесләрнен чиркәүләрендә бушлай музыка уйнап йөридер. Бу жегет үзенең урманга утын ташуыны никадәр көлкелегене аңламас дәрәжәдә ахмакмы9 Милли музыкасына сусаган милләттәшләренә бары-югы белән ярдәмгә килүнен ваклык түгел, кешелек икәнлеген аңламас дәрәжәдә әхлакый төшкәнме9 Юк. түгел, үзенен ялган тәрбия, янлыш мохитында үзенең милли арадасыны (фикерләрен) югалткан, су өстендәге чүп кебек дулкын кайдан килсә, шунда ага торган бер бәхетсез генәдер. Менә шундый черек мохит, монда бер жегетебезнен кабыйлиәте. милли музыкасы нигезендә эшләргә бирелеп шул юлда беренчелек шәрифене казануны Алманиянен бүген чиркәвендә, иртәгә кабагында, өченче көн урам почмагында уйнауга корбан иттерәдер Икенче бер жирдә берсене Тукайның шигыре, ижады хакында эшләүдән бүгенге модадагы бер шарлатан футуристның шарлатанлыгыны «ижад» дип газиз вакытыны әрәм иттерәдер. Нәтижәдә милли әдәбият, милли музыка халык әдәбияты мәйданларыбыз буш калып. Тукай кебек Тукайга бу көнгә кадәр бер җентекләмә язылмыйдыр. Ләкин бу үтешле, йогышлы чир белән яшь җилкенчәгебез аураганга карап безнең милли музыкабызның дәрәҗәсе төшәме? Тукай тукайлыгын югалтамы, югалтачакмы? Хәер. Тукайның бәхете шунда ки, ул үзенең бөтен үсүене. күгәрелүене халкыбызның үсүе, күтәрелүе белән бергә баглап алып барган. Ул үзенен бөтен ижалынын көч-куәтене халыкның көченнән алып, халыкның кайгы-хәсрәтене, сөенечене халкыбыз белән бергә җырлап, бергә көйләп халкыбыз эчендә үзенең ижад куәтен эретеп жибәреп халык белән берләшкән, үзенен бөтен иҗадиятенең тамырларын халыкның бу көненә генә түгел, кичәгесенә дә, аннан элеккесенә таба жибәреп. халыкның барлыгы белән бергә тамырланган, төпләнгән Халыкның баруы, яшәве белән Тукайның яшәве табигый рәвештә берләшдерелгән. Тукайның исән вакытында иҗадиның иң куәтле чакларында һәм дә Тукай чын мәгънәсендә халык шагыйре булып җиткәннең сунында. унберенче елларда, Тукайга каршы бер хәрәкәт башлана. Бу хәрәкәтнең бер канатында ихтилал дәверендә беренче кыручы-ватучы булса да, бүгенге көндә большевиклардан сөрелгән мөхәррир Галимҗан Ибраһимов торса, икенче канатында ул вакытта рус әдәбияты тәэсире астындагы большевик Хөсәен Ямашев янындагы бер груп (группа—Р. Н.) урын ала. Галимҗан Ибраһим Габдулла Тукайның үзен танымавындан бераз үпкәләп, тиз көндә шул кадәр сөелүвеннән бер көнчеләп. Тукайны үзенен дәрәҗәсеннән төшерергә маташа. Ул вакытның мәшһүр тәрәккыйпәрвәр байларыннан булган •Дәрдмәнд»нен күңелене алыр өчен аны беренче дәрәҗәгә күтәрергә тырыша. Икенче канат, андый вак мәнфәгатьләрдән озак торып, Тукайнын иҗадына каршы кулланачак үлчәүне алуда хата ясый. Бу груһ (төркем) үзенең рус зыялы мохитыннан алган, рус тормышына мөнасыйп булган, «сәнгать— сәнгать өчендер» дигән аршин белән Тукайга каршы чыга. Вә бу үлчәү белән ул вакытнын шагыйрьләре Сәгыйть Рәми белән Габдулла Тукай арасында чагыштырма ясый Вә Сәгыйть Рәминең мәшһүр «Мин» шигыре белән Тукайнын шигырьләрен үлчәүдән кичереп. Сәгыйть Рәми файдасына хөкемне чыгара. Тукайны такмакчы дәрәҗәсенә төшерергә маташа иде Шунысы гаҗәп ки. бу груп ул вакытнын төрек-татар матбугатында Тукайга гыйльми генә булса да каршы чыга беләчәк бер зәмин табыла алмыйча, үзенең бу фикерен рус матбугаты аша мәйданга ата. Русча укый белә торган яшьләрне мөхатиб (сүз сөйләрлек кеше) итеп ала вә алар арасындан үзенә якын бер груп да ясый иде1 Тукай боларга үзенен «Мөнтәкыйть» дигән шигыре белән җавап бирәдер2 Без монда боларнын күгәргән мәсьәләләрен яңадан мәйданга куярга теләмибез, ул вакытда бик күп сөйләнелгән, моназара ителгән Сәгыйть Рәми зур шагыйрьме, Габдулла Тукаймы зур икәнен яңартырга уйламыйбыз Ул вакытда да, хәзер дә бу мәсьәләнең болай куелуы хатадыр Ул вакытта Сәгыйть Рәми вә Габдулла Тукай тарафдарларының бу сөәлгә биргән җаваплары да хатадыр Сәгыйть Рәми белән Габдулла Тукай һич бер-берсе белән чагыштырылмый торган, чагыштырыла алмый торган ике мәктәбнен. ике мәсләкнең шәкертләредер Вә икесе дә үзләренең мәктәбләрендә, мәсләкләрендә, үз урыннарында зурлардыр Сәгыйть Рәми, «сәнгать—сәнгать өчен» мәктәбенең шәкерте булып, үзенен тирәюнендән, үзенен мохитыннан тәмамә читдә калып, үзенен үзлегенә фәнафи алла дәрәҗәсенә етешә торган индивидуалист бер шагыйрьдер Ул үзен мохиттан тәмамә тажрд итеп (аерылып): «Мин» димен мин, «мин» дисәм мин, Мина бер зур көч керә, Аллалар, шаһлар, канунлар Булалар бер чүп кенә...— дип яза алганга түгел, шул вакытда. шул игьтикадда (күңел биреп эшләү) була аладыр. Вә бонын шигърияте нә безнең милләт белән, нә халкыбызнын тормышы белән багланган түгелдер. Монда татарлык фәкать телдә генәдер Шуның өчен Сәгыйть Рәми бу шигырендә татарча язган космополит бер шагыйрьдер. Габдулла Тукай үзенен тойгыларын, фикерләрен, ыңгырашларын, үзенен тирә юнендән, бу көнге яшәдеге генә түгел, бабаларының бабалары яшәгән мохитдан аладыр. Алай гына да түгел, ул шул мохитның бер кисәге, шул тирә- юньнең күңеленең сыкравы белән генә сыкранучы, шунын монын гына көйләүче бер җырчыдыр. Шул мохитның эченә, минлегене эретеп үзлегене оныткан бер шагыйрьдер Анарда «Мин» юк, ул гомере буе тырышса да. Сәгыйть Рәминең «Мин» шигырене яза алачак түгелдер Анарда «Мин»лек «без» эченә кереп киткән вә шунда эрегән, беткәндер Ул «без»чедер, безне генә язадыр Вә һичбер вакыт тирә-юньдәге «без» дән югары да чыга алмыйдыр, түбән лә төшә алмыйдыр, тажрәд дә итә алмыйдыр Ул жаны-тәне, төбетамыры белән үз мохитына, үз халкына гына баглангандыр, шул халыкнын моңыны җырлыйдыр, дәрдене көйлидер, шул халыкнын үз шагыйре, үзәк шагыйредер Менә шунын өчендер ки гыйльми хәзерлеге урта, ятим, фәкыйрь егерме биш яшьлек Габдулла Тукай һичбер кемнен өндәве, димләвендән башка халкы тарафындан сөелеп җитеп кин халык катлавынын эченә, рухына сенеп. халык шагыйре булып өлгергәндер Менә шул милләтнең күңеленә манчып кына каләмеме тибрәткән өчендер ки Тукайның шигыре зыялыларыбыз мохитында гына булып калмаенча, авылга җитеп, урамга, кырга, басуга чыгып кин халык катлавыбызның малы булып өлгергәндер Вә бик кыска еллар эчендә анын ‘Сүз 1908 елда рус матбугатында, төгәлрәге «Волжско-Камская речь» газетасында А П Пинксвичнын «Очерки новейшей татарской литературы» исемле мәкаләсе белән башланып киткән бәхәс турында бара Бәхәстә тагын Касим Уралец, «Татарин», Фатих Әмирхан катнаша '«Мөнтәкыйть» 1912 елда басыла Тукайнын академик басмасын чыгаручылар ана мондый искәрмә бирәләр «Шигырь Тукай әсәрләрен урынсыз һәм буржуача тәнкыйть итүче Г. Ибраһимовка каршы юнәлдерелгән «Ялт-Йолт» журналының (1913, № 53) тышлыгында ат коерыгын тотып торучы берөүнен рәсеме төшерелә, рәсем эчендә •Габди» дип куела (Габди - Г. Ибраһимовнын псевдонимы), рәсем астына «Мөнтәкыйть» шигыренең Ул тота да ат коерыгын да. бу—озын сач дип куя Тик нигә башта түгел, тәнкыйтькә мохтаж дип куя. —дигән юллары басыла шигырьләре көйләп-көйләп. халык җырларыбыз белән ярышып, аларнын урынларын тота башлагандыр. Анын шигырьләренең зур бер өлеше мәдәниләшкән, әдәбиләшкән халык җырлары булып кына алынгандыр, мәдрәсәдән башлап шәһәрләрнең чәйханәсендә дәвам итдергән шигырьләренең бу кадәр кыска мадатдә (вакытта) киң халык арасына җәелеп, анда үзләшеп китүе, халыкның барлыгы эченә җирләшүе—бу бик күп шагыйрьгә насыйп булган бәхет түгелдер. Моның кыйммәте дә бик шәп иттереп энҗе төсле тутыкмый торган берничә шигырь язып та кечкенә бер зыялы мохитда булып калырга мәхкүм шагыйрьләрдән юксәкдер, киң катлаучылык өчен, бер милләт өчен беренчесе, мең мәртәбә файдалыдыр. Шул ук халыкчылык, халыкка файда итү. яшьлегенә тәрбия бирү ягындан караганда да Тукайның мөхалефтләренен (каршылары. дошманнары) күкләргә күтәргән Сәгыйть Рәми. Дәрдмәнднең шигырьләренең халык күз алдында кыйммәте ни кадәрдер? Моңарга да төрле зыялыларның сүз көрәштерүләренә карамаенча халык үзе кыйммәт биреп өлгергәндер. Бу ике шагыйрьнең шигырьләреннән фәкать берәрсене генә Сәгыйть Рәмидән «сызла, сызла, сызла күңелем»не, Дәрдемәнддән «Сәлим бабай»ны (кая ул көнләргә) үзләштергәндер, үз итеп үзенен йөрәк малы амбарына салып, үзенең күңел җимешләре арасына кушкандыр. Ләкин, шуны да онытмаска кирәк, бу ике шагыйрьнең бу ике шигырьләре үзләре дә мохитның тәэсиренә бирелеп, халыкның аһ вә зарын көйләү парчаларыдыр. Нә Сәгыйтьнең «Мин»ене, нә Дәрдмәнднең «Кораб»ыны халык нә таныйдыр, нә аңлыйдыр, нә аны көйлидер, нә җырлыйдыр. Тукайның шигырьләре белән бу көндә төрек-татар халкы һәм еглыйдыр, һәм көләдер, һәм моңаядыр, һәм уйныйдыр, киләчөкдә дә төрек-татар халкының кин катлавы бу шигырьләрдән әллә никадәр тәм табып, ләззәт алып аны укыячакдыр. җырлаячакдыр. анын көлкесеннән көләчәкдер. кайгысыннан күз яше агызачакдыр. Менә шуның өчен дә Тукай халык шагыйре булып өлгергәндер. Үзенен җиде-сигез еллык шагыйрьлек тормышында ни кадәре фәкыйрьлек, авырлыкда яшәсә дә үзенең халкының тәхетенә менеп җирләшә алгандыр вә аны анда кысырыклый торган әле мәйданда бер көндәш дә юкдыр Тукайның шул җиде-сигез елда баскыч-баскыч ничек үсүене. ниләр язганыны күзебез белән күреп торабыз. Ул үзенең беренче шагыйрьлек баскычыны Мөхәммәдиядән вә иске чыгатай әдәбиятыннан өлге алып язу дәверен бик тиз үтеп китде вә бу үтеше анын форма ягындан гына булмаенча. анын теленен җирләшүе, шигырьләренең халык җырларына якынлашуы җәһәтендән дә, мәгьнәнен үзгәрүе ягындан да зур бер үсү төсен аладыр. Ул. тарыйкатче (төрле рәвештәге) мистик диваналарның тәэсиреннән котылып, зәмин. заманның кушканынча халыкчылык, милләтчелек аның шигъриятенең үзәк урынын тотадыр. Шул мохит, шул ук мохитның эчке сәбекендә (узу. алга китешендә) бик зур урын тоткан үзебезнең хәлебезне төнкыйдь, аның искергән, черегән формаларыңдай көлү, аның белән көлә-көлә шикакъ (аерылышу) итү Тукайны бик тиз һөҗүчелеккә (көлү, юмор-сатира) таба үстерәдер. Ул да бу юлда зур уңышлык күрсәтеп бик мәгънәле һөҗу шигырьләрене мәйданга китерәдер. Идел буе матбугатының ул вакытта иң мөһим урынын тоткан көлке журналында' Тукай тиңдәшсез бер һөжүче—сатир язучы булып өлгерәдер. Ба Сахәдә (мәйданда) аның белән әзәрбәйжаннын Сабиры гына буй үлчәшә аладыр. Идел буе матбугатында Тукайдан сон бу урын бик озакка кадәр буш каладыр. Большевик дәверенең башларында бу урынны Бөдәйле бер тоташ башласа да. милләтчелек сылтавы белән ул да юк ителәдер Бу урын бу көнгә кадәр бушлыкда каладыр. Тукай—мулла баласы. Ул Кушлавыч авылының Гариф мулла белән Өчиле хәзрәтенең кызы Мәмдүдә остазбикә балалары гына түгелдер, ул халыкына хезмәт итеп килүне үзенен милли, дини бурычы дип уйлаган. Идел буеның гасырлар буе бик күп ауырлык күреп, шул вазифасы башында булынган муллалык, остазбикәлекнен шәргый (шәригатьчә) баласыдыр Шул муллалык, остазбикәлек хакыны тәрбия итү. яшь буынга тугьры юл күрсәтү, начарлыкдан саклау, үзенен зур бурычы дип ышанган, ул ышану Тукайның тамырына ук сеңгәнгә ул Казанга килеп мәктәп-мәдрәсә мәсьәләсенә якынлашкач да тәрбияче булып китәдер. Коръән китапларына, балалар якчысына (яклаучысы—Р Н.) '«Ялт-йолт». «Яшен« журналлары булырга тиеш. кирәкле әллә никадәр тәрбияви шигырьләр яза, дөньяга җәелгән әллә никадәр баснялар (мәсәлләр)не Идел буенча итдереп, бик тәмамиләндереп әйтеп бирә Вә бу юлда ул вакытның сусавын бастырырлык тәрбияви шигырьләр мохиты хәзерләп чыгадыр. Бу эшдә дә Тукай беренче җиргә бик тиз менә вә шул беренчелекне гомер буе саклап киләдер Тукайның үзенең шәхси тормышы юклык, ятимлектә үсүе. Казан кулдан киткәндән бирле юксыллык, үксезлеккә баткан милләтенең кайгысы, моны анын үзенең шәхси кайгы-хәсрэте төсене ала вә Тукай милләт моныны көйли торган, милләт бәхетсезлегене жылый торган әллә никадәр шигырьләр мәйданга китерә, милли моңны шигыренең эченә ташлый. Ләкин ул мескен булып моңланмый, өмидсезләнеп зарланмый. Халыкнын җырлаганын сөйләгән вә тагы җылатканнын соңында киләчәктә тагы безнең урамда да бәйрәм булачакны. безгә дә кояш чыгачакны белдереп, зур өмид биреп зафәрле (җиңеп чыгу, теләккә ирешү) киләчәкне булганы кебек күрсәтә. Вә зур бер өмидчеллек уятып яшь буыннын алдында киләчәктәге бай, мул үзлек эчендә үз тормышыны үз иленең үзенә кайтачагыны җанландырып, гәүдәләндереп бирә Тукай тормышынын ин бәрәкәтле чагында, үзенен кабилияте ачылып чәчәк атып өлгергән көннәрендә үзенең ярлы, ятим мохитындан алган үпкә авыруының эскәнҗәләре (авырлыклары) арасында кысыла башлый Табгый шад, өмидле бу жегеткә бу авыру ин гайре табигый төсдә ангкас (кире дүнү, бер нәрсәгә бәрелеп кире кайту) итеп, анын үзендә үз-үзенә каршы өмиден киметә, анарда үзенен тормышына каршы, үзенен теләкләренә каршы бер анксар (ватылу, сыну) хыял уята Ул «Өзелгән өмид» рухында шигырьләр язарга тотына Ләкин шәхси өмидсезлек анын шигъри кояшын зәгыйфьләндерми. билгакес (киресенчә) анын шигырьләренә монанчы сизелмәгән яна бер аһән биреп, анын мәгьнәсене тирөнләндерә, анын хасиятләрене нечкәләндерә. Мохитның бик чуалчык булуы меңләр, менләр мөридләр ясап өлгергән Тукайга вакытында үзен каратырлык, вакытында үзен даруландырырлык мадди имкян тудыра алмый Анын фәкыйрьлек, ятим-үксезлекдән килеп чыккан сабырсыхтыгы да моңарга кушыла да безнең әдәбиятыбызга бик яна җимешләр бирәчәк бу дәвере дә кыска дәвам итеп Тукайга И мөкатдәс монлы сазым. уйнадың син ник бик аз? Син сынасын, мин сүнәмен—аерылабыз ахрысы — ны җырлата Вә бик тиз вакытта хакыйкате Тукай сүнә. Анын бу кадәр бәрәкәтле уйнаган сазы сына Тукайнын ижадынын бу яна дәвере, үзенен сазының нечкә кылларында туйганчы уйнамаенча киселә Тукай вафат итә Шуның өчен. Тукайнын калдырган мирасы—«Тукай мәҗмугасы» Тукайнын халкына бирергә теләгән вә бирә беләчәк бүләкләренең бөтене түгелдер Алар табигый рәвешдә үсеп, киңәеп бара торган, аның ижадларынын ахырына килмәенчә. чишмәсенең суы бетмәенчә урта бер җирендә сонгый (ясалма рәвештә) киселеп калган өлеше генәдер Тукайнын тагы никадәр тирән мәгънәле әсәрләр бирә беләчәгенә җанлы шаһидлар гынадыр Бу әсәрләр нәрсәләр булыр иде. без аны белә алмасак да. боларнын ни төсдә. нинди тирәнлекдә булуын без әйтә алабыз. Болар да һаман шул халкыбызнын моны, дәрде белән халкының киләчәккә өмилендән торган әсәрләр булачак иде Боларны күрергә, боларны укырга язмыш безгә ирек бирмәде. Тукай аларны авырлык көенчә, күңелендәге нур көенчә үзе белән алып китте Шунарга халкыбызның кин катлавы Тукай үлү көйләрендә матәм тотканда Тукайнын ачы язмышы өчен генә җыламыйдыр Аның күңел сыныклыгының ярты жыры җырланса да, яртысы җырланып бетмәенчә өзелеп калганы өчен дә хәсрәт чигәдер, күз яше түгәдер. Тукайга милли вазнфасыны тулы көенчә үтәргә имкян бирмәгән мохитка рәнҗидер, сыкрыйдыр И мөкатдәс монлы сазым. уйнадын син ник бик аз... — ны күз яше белән кабатлыйдыр Варшава