Логотип Казан Утлары
Маҗаралы повесть

ҖЕПНЕҢ ОЧЫ

Калтыранма, чишен, әйдә! Менә күрерсең, барысы да әйбәт булыр'—дип Юрий өстеннән пальтосын сала башлады. Сергей һаман ишек төбендә кымшанмыйча басып тора иде —Бу эш өчен безгә рәхмәт әйтмәсләр, Коробок —дип ниһаять, ул телгә килде —Атарга да мөмкиннәр... Коробок эләргә җыенган пальтосын ачу белән идәнгә ташлады да, бер сикерүдә анын янына килеп, якасыннан эләктерде һәм ямьсез караш ташлап ысылдады: —Җиттеме сиңа, юкмы?! Теленә тилчә чыккыры! Әйтәләр бит сиңа: барысы да әйбәт булыр Тик телеңне тый! Эш эшләнгән, артка чигенү юк. Шыншып нервыны бозма! Ишеттеңме?! —Ишеттем, ишеттем. Җибәр яканы! Шаштыңмы әллә?! —Ишетсәң, бик яхшы! Бу турыда башка сүз катма! Чишен, барысын да онытырга тырыш! Хәзер тамак чылатып алырбыз... —Онытырга тырыш, имеш... Әйтүе генә ансат. Кеше тикле кешене үтер дә... —Хәзер дөньясы шул аның, Серый. Йә сине үтерәләр, йә син үтерәсең... —Мин аларны белмим дә ич! —Шуннан ни булган! Шеф кирәк дип тапкан икән, димәк, шулай кирәк булган,— диде Юрий һәм, пальтосын идәннән күтәреп, элеп куйды — Аннан сон миеңә шуны беркет, без бу эштә бары катнаштык кына. Анладынмы0 Кайчан ни эшләргә кирәклеген Шеф үзе белә. Өченчедән безне башта тотарга кирәк әле! Менә монысы милиция кулыннан да. прокуратура кулыннан да килердәй эш түгел. Хәзер көн саен үтереш, көн Әхәт САФИУЛЛИН (1936)—язучы. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. «Язларында ялгыз йөрсәң * (1982). «Онытылган вәгъдә* (1986), «Сер бирмәдек* (1997). «Тулгана дөнья* (2000) исемле китаплар авторы Казанда яши К саен жинаять—алар кая карарга да белми Ә монда черки дә борын тыга алмас. Курыкма! Юрии юан, кыска бармаклары белән күптән кайчы күрмәгән жирән чәчләрен сыпыргалый-сыпыргалый ишек катыннан бүлмәгә таба атлады. Аннары кухняга керде, савыт-саба шалтыраган тавышлар ишетелде —Давай!—дип килеп чыкты ул бераздан, нәрсәдер чәйни-чәйни.— Бераз йомшарырга кирәк безгә. Сергеи Без дә кеше бит. безнен дә нервылар бар. Өс-башын салып өлгергән Сергей да елмайгандай итте Утырыштылар. Иптәшләре арасында Коробок кушаматы белән йөргән Коробов ипи кисте, бер кисәк казылыкны урталай сындырып, яртысын Сергей алдына куйды. Аннары, шешәсен ачып, ике стаканга яртышар итеп аракы салды. —Әйдә. Серый, күнелсезлекләрне оныту өчен күтәрик ате'—диде дә ул, чәкештереп тә тормыйча, эчеп җибәрде Беравык ипи иснәде, аннары аны авызына капты —Тот. әйдә, тот' Нервыларны тынычландыра бу —Ул иптәше эчеп бетергәнче аннан күзен алмады Тегесе стаканын бушаткач, мона чын күңеленнән сөенгәндәй. Храммнын аркасына сугып куйды — Молодей! Менә хәзер бар мәхшәр дә онытылачак! —Белмим, онытылыр микән —Карале. Серый, онытылу өчен эчтек түгелме'.’! Җитәр бу турыда! Әйдә, капкала син, капкала! Ату йомшарасын • Аекны н—уенда. исерекнең—телендә», диләр.. Артык бер сүз дә ычкындырырга ярамый-эчтән тынудан яхшысы юк Аңладыңмы9 —Син нәрсә мина һаман акыл өйрәтәсен9 Аны гына үзем дә аңлыйм мин,—диде Сергей, казылык кабып —Тик Әйтәм бит. нәрсәдер гел күнелне тырнап тора. Эчтеләр. Шактый вакыт ипи. казылык һәм суган ашап утырдылар һәр икесенсн дә эчендә гасабилану сизелеп тора, тик аны менә хәзер ашау белән мавыккан булып, икесе дә тоймаска, үз-үзләреннән яшерергә тырыша иде. —Әйт әле. Коробок, ни өчен яратмый ул мине’—дип авыр тыңлыкны Сергей бозды - Нигә мина һаман кул күгәрә? Ә? — Кем9—Юрий. ашавыннан туктап, кысык күзләрен ана төбәде —«Кем. кем9» Кем булсын—Шеф' Мин малай-шалай түгел бит ана Миннән бер яшькә генә олы ул. Үзен әллә кемгә санагач та —Анын сина кул күгәргәнен бер лә хәтерләмим Барыбызга да тигез карый бугай ул.. —Ничек хәтерләмисен91—дип гаҗәпләнде Сергей, зәнгәр күзләрен зур ачып Инде ул шактый ук исерә дә төшкән иле Ничек хәтерләмисен9 ' Ә Җиңү бәйрәме алдыннан? Сигезенче май көнне9 Исенә төннеме’ —Ә-ә. син ана граната биргән көнне әйтәсеңмени?—дип көлде Юрий — Сон. ул чакта анын котын алдын ич' Кем инде гранатаны запалын куйган килеш тоттыра кешегә, ә?! — Кем белгән аны ничек кирәген Шулай яхшырак булыр дигән идем. —Син шулай дигәнсеңдер дә Ә ул у зен шартлатырга җыеналар дип курыкты,— диде Юрии һәм җинелчә генә анын иңбашына суккалап алды Исен китмәсен. Серый, шуна күрә Шеф дин йөрибез дә инде аны Сугарга да мөмкин, кыйнарга да. Былтыр минем физиономиягә дә менеп төште бит. Син моны белмисен—анда юк идеи -Ничек килеп чыкты?—дип кызыксынды Сергей, ана таба иелә төшеп — Бик очынып кына гаражга килеп чыкты бу Ашыгыч кына каядыр барырга жыена. Хәзер хәтерләмим инде машинасы ватык булганмьг у зен йөртә торганы каядыр киткәнме—минем янга килде «Әйдә, тиз генә барып киләсе жир бар».-ди Ә мин. үч иткән шикелле. кичтән бензин салын калдырмаган идем, бак буш! Менә шунда җанны көйдереп ала торган яшел күзләрен кысып бер генә карады да сул янагыма чалтыратып та җибәрде. Күземнән утлар очты. «Без һәрвакыт военное положениедә булырга тиеш!»—дип китеп барды аннары. Менә шулай, Серый Нишләтәсең, бер караганда, шунсыз булмый да. Ә тәртип юк икән, бер оешма да, бер коллектив та яши алмый. Ана ачу тотарга кирәкми Дөрес, холкы жинелдән түгел анысы... —Ул сина бер генә суккан... —Шуннан сон ник бер мәртәбә машинаны заправкасыз калдырыйм! Файдасы тиде...—дип эре тешләрен күрсәтеп көлеп алды Юрий —Берничә көн узгач, башны тишә язды бит әле тагын, —дип Сергей өстәлгә сугып куйды.—Пистолет түтәсе белән... Битне канатып бетерде, хәшәрәт! Сәбәбе булса иде... —Ни өчен? —Кибеткә дип чыккан идем. Карасам, анын машинасы! Шеф, машина ишеген ачып, мине эчкә суырып та алды! Өнгә килергә дә өлгермәдем. «Нишләп рөхсәтсез постынны ташладың?»—дип бәйләнде генә бит! Пистолетын чыгаргач, атып үтерә дип торам... —Нинди пост сон ул? —Беләсен ич инде: өен сакларга туры килә... Әйтерсен, өен урлап китәләр. Кибеткә барып килергә дә ярамый... —Син хаклы түгел. Серый. Туры әйтүем өчен гафу ит. ләкин һич тә хаклы түгел! Кем белә, бәлки, нәкъ менә син кибеттә чакта йорт-жирен яндырып яисә шартлатып китәрләр?! Безнен төркем белән «Борисково» төркеме арасындагы хәлләрне үзен беләсен.. Алардан теләсә кайсы вакытта теләсә нәрсә көтәргә була. Сакларга кушкан икән, син инде, кем әйтмешли, будь добр, сакла! Ышанычын акларга тырыш! —Ә нигә ул культ озайта? Аз сакладыммы мин анын өен? Әйткәч тә, мин дә кеше! Анын шикелле үк... —Аңлап бетермәдең. Син бит аның шәхси нигезен генә түгел, ә «Таулар»нын штабын да саклыйсын! Мәсьәләне әнә шулайрак куярга кирәк, жүләр булмасаң. Бу исә дисциплина сорый торган нәрсә. Ә син тоткансың да—кибеткә! Җавапсызлык бит бу! Шеф хаклы. —һаман аны яклыйсың син,—дип Сергей ачу белән йодрыгын йомарлады, тешләрен шыгырдатып куйды —Ул... ул хатының янына йөри диләр... Ә син шуны яклап утырасын. Аңламыйм, нәрсәсе... Сергей сүзен тәмамлый алмады, кинәт Юрий утырган урыныннан сикереп торды. Хәтта урындыгы атылып китте. Японнарныкы кебек кысык күзләре зур булып ачылды, чырае авызына агу капкан кешенекедәй сытылды. Ул көрәк сыман куллары белән шешәдәшенең якасыннан эләктереп, аны урыныннан йолкып алды. —Син нәрсә, бүген мине чыгырымнан чыгармакчы булдыңмы?—диде ул, Сергейның кечкенә, ябык гәүдәсен кулларында тоткан килеш.—Минем хатынга телтеш тидермәсән, башка сөйләр сүзен юкмы?! Әллә яшәүдән туйдыңмы, ә, сволочь?! Сергей мондый хәлне һич тә көтмәгән иде бугай, ул кинәт айнып киткәндәй булды Яшен тизлеге белән: «Әй, көч бу явызда!—дип куркынып уйлап алды —Иблис куәте бардыр монда! Бәндә түгел, ерткыч бу, валлаһи, күзләрендә иман әсәре юк! Мона кеше үтерү берни тормый. Теге егетне дә... Кеше түгел, ә үгез. Чын-чыннан үгез...» —Бетте, бетте. Коробок! Мин бит кеше әйткәнне генә...—диде ул, аякларын сел ки-сел ки—Гафу ит, ялгыш ычкынды Валлаһи, ялгышлык белән. Исердем бугай... —Кара аны, әгәр дә мәгәр кайчан да булса авызыңнан тагын шундый бер сүз ычкына икән, үзенне мәет дип сана!—дип сөзеп чыгарды Коробов эре, сары тешләре арасыннан. —Аңладым. Коробок. Аңлашылды,—диде мона каршы Сергей, күлмәк якасын рәтләп —Кая, сал әле бераз! —Күпкә китә! Болай да ни сөйләгәнеңне белмисен... Юрий тыныч күренергә тырышты, ләкин бу тыштан гына шулай иде. Ә эчтән... Ә эчендә, күнеле түрендә, әллә ниткән утлар кайнады Гәрчә хатыны турында андый имеш-мимешләрне инде байтактан ишеткәләргә туры килсә дә. моны ул һәрвакыт яна хәбәр кебек кабул итә. хыянәтне кабат-кабат кичерә Ә андый үзәк өзгеч хәбәрне әледән-әле ишетеп тору сукса тимер өзәрдәй ир-ат өчен күнелле хәлме әллә?! Монын коры имеш- мимеш кенә түгеллеген. Шефнын Лиза белән йөрүен ул үзе дә белә белүен ... Шулай бер мәртәбә аны кооператив машинасы белән Яшел Үзәнгә түбә калаена җибәргәннәр иде. Аккош күле янына да җитмәде, машинасы ватылды, шактый акча түләгәч, берсе, өстерәтеп. гаражларына кайтарып куйды. Шунда ук анын сүтәсе җирен сүтеп, төзәтергә үк кереште Үзе машинасын ремонтлый, ә үзенен күнеле һич тә урынында түгел. Нишләп ярсый бу күнел дигәнен9 Юрии аптырап калды Юк. күнеле эшкә ятмый гына бит! Юрий бераз кайнашкач, төштән сон, рәтләп бетерермен әле. дип «Жигули»ена утырды да өенә кайтып китте Йортлары янына килеп туктавы булды, карый, подъезд төбендә кооператив башлыгы (аны үзара Шеф дип йөртәләр) машинасы тора! Шундук күнелен ниндидер билгесез тынычсыхтык биләп алды '-Нишләп йөри икән бу монда91 Нинди йомышы калган безнен тирәдә? Әллә, чыннан да. теге күрше хаклымы9»—дип уйлап алды ул. ниндидер эчке бер борчылу белән Әйе. хатыны турындагы беренче шикне ана күршесе җиткергән иде Анда да бик сак кына. «Хәлләр шулайрак түгел микән, күрше, берничә мәртәбә бу кешенен фатирыгыздан чыкканын күрергә туры килде» дип кенә әйткән иде Якын итеп, дияргә була Монарчы күргән саен дусларча исәнләшеп-күрешеп йөргән күршесен өзгәләп атардай булган иде Юрии Ул көнне хатыны белән Юрий арасында шактый ук күңелсез сөйләшү булып алды. Лизасы башта анын шигенә көлеп кенә карады Янәсе, яраткан иренә ничек хыянәт итсен9 ! Янәсе, юкка җанымны ашама Ләкин, без капчыкта ятмый, диләр бит Мондый шик. имеш-мимешләр тагын да ишетелгәләп торгач, аргыннан мыскыллы елмаюлар сизелә башлагач, тормышлары күзгә күренеп бозылып китте гаиләдә тавыш-гауга ешайды, ир кеше исә хатыны турындагы чәнечкеле, кинаяле сүз-хәбәрләрне еш кына аракы белән «уздырып» җибәрә башлады Менә шундый көннәрнен берендә араларында зур гауга купкач. Лизасы—яратып өйләнгән, ышанычлы дип йөргән Лизасы'—кинәт күз яшьләре аша ярсый-ярсыи. аны тәмам өнсез калдырды: —Синен төрмә юлыннан башын чыкмый—инде өч мәртәбә утырдың Уйлап караганын булдымы ике бала белән ничек яшәргә тиеш идем мин9 Әйе. йөрдем' Чөнки ул мина син төрмәдә чакта ярдәм итеп килде, дип ни булса шул булыр, дигәндәй, ярып салды — Жүнле булсан. гаиләбезне саклап калырга булышканы өчен тавыш күтәрү түгел, рәхмәт әйтер илен син ана Ә син. идиот, көн саен тавыш күтәрәсең Моннан сон җанымны ашама безнен белән яшәргә теләмисен икән, чык та кит' Яшәрбез, үлмәбез Яраткан хатынынын шушы сүзләреннән сон Юрийнын уи-фикере тәмам чуалды. Ул кинәт, паралич суккан кеше сыман, бер мәлгә, нишләргә дә белмичә, баскан җирендә таш сындай катты да калды Әйтерсең, шушы мизгелдә дөньядагы бар сүз дә онытылды Ниндидер күренмәс көч муеныннан буа. суларына һава җитми иде Хатыны исә. ана айнырга да ирек бирмичә, бер башлагач барын да әйтеп калыйм, дигәндәй, елый-елый. ашыга-ашыга сүзен дәвам итте —Сине, төрмә юлыннан кайтып кермәгән сукбайны, эшкә кем урнаштырды да. кем алды дип беләсең9 Мин булмасам. бу кооперативка кем ала иде сине9 ! Менә шулар турында уйлап караганың бармы, ичмаса’ Хыянәт, ачы чынбарлык турында менә шулай хатынынын у з авызыннан ишеткән иде ул. Чыгып китмәде, әрләштеләр, тавышланды тар- тавышландылар да тынычланып калгандай булдылар Юрии бу вакытлар эчендә әллә нәрсәләр уйлап бетерде, әллә ниткән фикер каршылыклары кичерде Берара күнелен «Бәлки, атылып үләргәдер9» дигән шыксыз у и да биләп алган иде. ләкин бу ямьсез уен күнеле түреннән тиз кысрыклап чыгарды. Шунысы кызык, шушы ачы хакыйкатьне ишеткән көннән башлап— кешегә әйтсән. кеше ышанмаслык хәл!—эчүен ташлады. Юк. бөтенләй үк түгел, ләкин шунысы хак, хәзер көн саен эчми, чөнки Лизасы да кайчандыр «ялгышлык белән җибәрелгән бу хата»сын ташларга вәгъдә итте Ә аны ярата иде шул ул. Уйлар дингезенә чумып йөри торгач. Юрий хәтта вакыты- вакыты белән аны анлагандай да булды, хәленә керде дияргә була. Чыннан да. тормыш алып бару аңа да җинел булмагандыр. Ә ул, тормыш арбасына төптән җигелеп тартасы кеше, тормыш тотнагы булырга тиешле ир, өч мәртәбә төрмәдә утырды. Ә мондый очракта ике бала белән калган хатын нишләсен? Аннан сон, бер караганда, үзенең хәзерге эше дә начар түгел бит: Шефнын тырышлыгы аркасында үзенә яна машина бирделәр, акчасы да яхшы төшә. Хәер, бу мәсьәләдә кыенлык сизми алар: «Таулар» төркеме үзләре яшәгән микрорайонның күп кенә кибет, предприятие, кооперативларыннан шактый саллы ясак алып бара. Акмаса да. шуннан да өлеш чыгып тора... Сонгы вакытларда менә шулай яшәде ул. Куркып-куркып яшәде. Бер караганда, үзе теләсә кемне куркытырдай көч-куәткә ия ир-ат. икенче караганда, хатынына ялынучы көчсез ир, өченчедән, зурдан кубып бу турыда Шеф белән сөйләшә дә алмый торган, куркуыннан үз-үзенә хөрмәтен дә югалтырга әзер булган ихтыярсыз кеше Минминлеген югалта баручы зәгыйфь адәми зат. Менә хәзер Сергей күптәннән сызлап килгән ярасына кагылгач, Юрийнын күз алдыннан бер-бер артлы әнә шул күңелсез хәлләр узып китте. —Сал инде бераз. Колобок!—диде Сергей, ялынып. —Ярар, салам мин сина, салам. Тик менә нәрсә: эчүгә бераз ял итеп аласың. Килештекме, Серый?—дип Юрий суыткычтан икенче шешәне алып килде.—Шунсыз тамчы да бирмим! —Рәхмәт, Коробок, син мине һәрчак аңлыйсын. Теге егетне үтергәндә дә коткардың син мине. —Сергей сөйләнә-сөйләнә стаканына үрелде — Син булмасан, муеннан гөнаһка бата идем. Берүзем генә.. Беткән иде баш!.. —Тагын юк-барны исенә төшерүенме?!—диде Юрий, тона башлаган ачулы күзләре белән яшен атып.—Бу турыда бетердек бит инде. Тыныңны чыгарма! —Мин болай гына бит, Коробок. Рәхмәт әйтүем генә —дип мыгырданды Сергей.—Коткардың, диюем. —Җитте!— дип өстәлгә сукты Юрий, стаканындагы аракысын эчеп җибәргәннән сон.—Костыра башладың! Бетердек бу турыда. —Бетердек икән, бетердек,—дип мыгырданды Сергей, стаканын кулына алып —Мин болай гына...—Ул эчеп җибәрде дә ашыкмыйча гына авызына суган кисәге капты Аннары, рәхәт мизгел кичергәндәй, ун кулы белән күкрәк турысын угалап алды, шуннан сон ике кулы белән берьюлы берничә мәртәбә кыска, кара чәчләрен артка таба сыпыргалады — Кая, Коробок, теге егетнен муен чылбырын карыйк әле, ә! Казылык чәйнәп утырган Юрий кинәт дерт итеп сискәнеп китте. —Син нәрсә?!—диде ул, гаҗәпләнеп Анын кысык күзләре зур булып ачылды, калын, кара кашлары мангай уртасына сикерде —Тагын нәрсә уйлап ташын?! —Курыкма, карыйм гына. Чын алтыннан микән?—Сергей, ваемсыз бала сыман, инде аракыдан тоныкланган зәнгәр күзләрен Юрийга төбәде.— Алтын булса, машина бәясеннән дә артык торадыр ул... —Белмим,—диде тегесе төксе генә.—Бар, бераз ятып тор! Юк-бар нәрсә белән аптыратма... —Ничек юк-бар нәрсә булсын ул?!—дип тавышын күтәрә төште Сергей, ана гаҗәпләнеп карап алганнан сон.—Мин аны сина үз кулым белән бирдем ич! Мәет муеныннан өзелеп төшкәч... —Ярар, ярар, тынычлан!—диде бу юлы Юрий. сабырлана төшеп.— Бирмәден, димим ич мин. Ял итеп ал, дим. Торгач карарсың. Ашыгыч түгел... —Дөрес, Коробок. Чыннан да, кая ашыгырга?—дип мыгырданды Сергей борын астыннан һәм кәнәфигә барып ятты Исерүе житкән иде бугай, бераздан гырылдый ук башлады. «Бөтен нервыны какшатып бетерде бүтен бу адәм актыгы,—дип уйлап алды Юрий, Сергей ягына усал караш ташлап —Бодай калай әтәч шикелле кукраеп йөргән булса да, «эш*тә куркак икән Шыншый да шыңшый Мондыйлар сатарга да күп алмый: бераз кысуга ук кикрикләре шинә торган була мондый калай әтәчләрнең —Үзенен уйларыннан үзенә дә куркыныч булып китте һәм ул, ашыгып, эченнән: «Милиция кулына эләгүдән Ходай сакласын инде»,—дип куйды. Әйтерсең, Ходай аның үтенечен, һичшиксез, ишетергә, һичшиксез, хәленә керергә һәм. һичшиксез, аны милициягә эләгүдән, кулга алынудан саклап калырга тиеш иде Ул, урыныннан торып өстәл өстен җыештырды да. бераз ял итәргә теләп, караватка барып ятты. Ләкин күзенә йокы кермәде, күз атдыңда һаман бүгенге вакыйгалар бөтерелде. Әйе. аны бүгенге вакыйга—куркынычлыгы, зур җинаять икәнлеге әле менә хәзер генә миенә барып житә башлаган вакыйга—эзәрлекли иде Аннан, күзеңне йомып, яисә бер яктан икенчесенә әйләнеп ятып кына котылып булмый иде шул езмәттәшләре арасында Шеф кушаматы белән йөртелгән Владимир Илюхин урта мәктәпне көч-хәл белән генә ерып чыккан иде Бишенчедәме, әллә алтынчыдамы, хәтта ике ел утырды Нишләтәсен, укуга хиреслеге юк иде. гомумән, мәктәпкә, шулай кирәк булганга, ирексездән генә йөрде. Җитмәсә, ул тугызынчы класста укып Йөргәндә әтиләре, аларны ташлап, Казанга терәлеп торган шул ук Талмычы авылындагы бер хатынга йортка керде Кем белә, бәлки аларны ташлап чыгып китүе яхшы да булгандыр әле аның көн саен диярлек эчеп кайтып өйдә тавыш күтәрә, еш кына хатынын кыйный иде. Әнисен яклап араларына барып кергән Володяга да шактый кыен эләкте. Күз төпләре күгәреп, иптәшләреннән, классташларыннан оялып ничәмә-ничә тапкырлар мәктәпкә бармый калды ул. Аннары шундый тавыш-гауга арасында нинди дәрес әзерләү ди?! Дөресен генә әйткәндә, ул әтисен күралмыйча, ана нәфрәт Йотып үсте, һәр көн диярлек гаиләләрендә купкан давыл өчен дә. болай да бөрешкән сыман кечкенә гәүдәле, аз сүзле, һәрвакыт башы эштән чыкмаган әнисенә кул күтәргән, аны сүз белән рәнҗеткәннәре өчен дә ачулы иде ана. Көче житсә, үзен туйганчы тотып кыйнарга, моңарчы эченә җыелып килгән бар ачуын чыгарырлык итеп тукмарга теләгән вакытлары да аз булмады. Ләкин кая ул! Әтисе көрәшче пәһлевандай таза, көчле ир-ат иде Үзе әллә ни физик эш белән дә шөгыльләнми—шофер булып эшли. Күрәсен. нәселләре шундый булган Хәер, үсә-үсә Володя үзе дә көч. гәүдә ягыннан әтисенә тартты Унны бетергәч, институт турында уйларга да кыймады аттестатын тулы «өчлекләр белән кая инде вуз турында хыяллану! «Армиягә барып кайткач күз күрер» фәлсәфәсе белән яши бирде ул Ләкин армиягә түгел, көтмәгәндә генә суд эскәмиясенә, аннан исә төрмә сәндерәсенә эләкте Казанга дискотекага барган җиреннән, салмыш баштан бер кыз өчен сугышып, үзе шикелле яшүсмернең башын ярган, кулын сындырган иде Бу «батырлыгы»нын бәясе ике ел төрмә булды. Аннан кайткач, дүрг-биш ай да үтмәгәндер, ү-зара сүзгә килеп, берәүтә пәке белән кадады Ярый әле егет исән катды Бу юлы дүрт ел бирделәр Дөрес, ул утыруында аннан шактый ук акылга утырып, тәүбә итеп кайтты бугай, Казан автопредприятиеләренен берсенә слесарь булып урнашты, бераз сабырлана да төште сыман, кирәккә-кирәкмәскә көчен күрсәтмәскә тырышты, гаилә корып җибәрде, искерә барган Порт-җирләрен караштырды Ниһаять, малаеның акылга утыруына инде чәчләре вакытсыз агара башлаган Х әнисе шатланып туя алмады. Шулай матур гына яшәп ятканда, иреккә чыгуына дүрт ел тула дигәндә, янадан кулга алдылар: берәүнең машина тәгәрмәчен салдырган. Тагын төрмә... Өченче срогын тутырып кайтканда, ил үзгәртеп кору мәшәкатьләре белән яши иде инде. Володя, төрмәдән чыккач, бераз вакыт бу демократик тормышка гаҗәпләнеп йөрде. Элек машина турында хыяллана да алмаган дусларынын күбесе инде машиналы, элек бернинди һөнәре булмаган, ни кушсалар шуны эшләп «разнорабочий» исемен йөрткән кайберләре ниндидер кооператив, шәхси предприятие хуҗаларына әйләнеп беткәннәр, кайберләре киосклар ачып җибәргән. Шунысы гаҗәп: аларда үзләре сату итми, монын өчен чибәр-чибәр кызларны яллаганнар, ә үзләре товар юнәтү, китерү эше белән шөгыльләнә, «точка»ларына контрольлек итә Аларның эте-бетендә дә машина! Хәтта борын аслары кибеп җитмәгәннәре дә машинада җилдерә. —Сина да машина кирәктер инде, туган?—диде көннәрдән бер көнне тамак чылатып утырганда дусларының берсе, кыйммәтле чит ил сигаретын суыра-суыра.— Нигә дәшмисен, кирәкме, юкмы? —Көлүенме. Сашок?!—дип гаҗәпләнде Володя.—Нинди машина ди ул?! Башта берәр рәтлерәк эшкә урнашасы иде. Хәзер анысы да авыр икән—күпләр эшсез калган. Хатын, бала бар, аларны туйдырырга кирәк. Күп жүләрләндем—акылга утырырга вакыт... —Карале, Володя. бу юлы акылга җиңеләеп кайтмагансындыр ич? Мин сина конкрет сорау бирәм: машина кирәкме сиңа, юкмы? —Мин түгел, син җиңеләйгән ул акылга. Нинди машина ди монда?! Сукыр бер тиен акчам да юк ич минем! —Ай-ай күп сөйлисен син Горби шикелле, тәмам ораторга әйләнеп кайткансың! Бер сүз белән генә җавап бир: кирәкме, юкмы? —Кирәк түгел,—диде ул. сүзен кыскарта төшеп.—Хәзергә ана ерак әле. Кайчан да булса күз күрер анда... —Ә мин күзләреннән укыйм: кирәк сина машина! Бүген үк кирәк! —Житәр, Сашок, көлмә миннән! Муенындагы алтын муенчагына, иномаркана, ахыр килеп дус булуына да карамам, физиономияңне танымаслык итәрмен. Беләсең, мин бервакытта да үземнән көлдермәдем. Пычак белән чәнчесәм чәнчедем, ләкин көлдермәдем! Менә шулай, Сашок,— Ул рәнҗегән кыяфәттә урыныннан ук тора башлады —Ярый, сау бул! Сыен өчен рәхмәт —Тукта, җүләрләнмә! Кем көлгән синнән?! Утыр урыныңа! Көйсез кияү шикелле кыланасың. Ярар, бетердек, алайса, бу турыда. Башка вакытта сөйләшербез,—диде Александр. Алар тагын бераз юк-бар темага сөйләшеп утырдылар да саубуллаштылар. Берничә көн күрешмәделәр. Хәер, Владимирның анын белән очрашасы да килми иде. Иномаркалы булган да, үзен әллә кемгә саный башлаган, янәсе. Бер иртәдә йокысыннан торып ашап кына утыра иде, капка төпләрендә машина кычкырткан тавыш ишетелде. Володя тәрәзә янына килде. Караса, анда—ике машина, берсе янында Александр басып тора. Аны күрүгә, ул кулын күтәреп исәнләште дә тышка әйдәде. Ул, чәен дә эчеп тормыйча, ишеккә таба юнәлде. —Син кая, Володя’—дип сорады хатыны. —Мин хәзер, Нинуля...—Бу җавабы инде ишек артыннан ишетелде. —Сәлам! Утыр, әйдә, машинага!—дип каршы алды аны Александр,— Бер жиргә барып киләсе бар... Саша белән алар иномарканын арткы утыргычына кереп урнаштылар. Ике машинада да—бишәр кеше, таза егетләр... —Кая барабыз?—дип кызыксынды Владимир, бераз баргач. —Ауга, туган, ауга. —Александрның кызларныкыдай чибәр йөзен елмаю балкытып җибәрде —Бераз күнел ачып керик әле Өйдә яту туйдыра бит ул, Володя. Алар автомобиль базары янына килеп туктадылар. Машиналарның берсен бөтенләй читкә куйдылар да, чыгарга ашыкмыйча, урыннарында утыра бирделәр. Үзләре жыен юк-бар турында сөйләшә, кайсыдыр мәзәк сөйләп ала. Аннары Александр кулы белән шофернын инбашына кагылып —Бар, тегеләргә әйтеп кил. «бишле»не яисә «алтылы»ны карасыннар'— диде ул.—Исләренә төшер, шоферы ялгыз булсын Теге тиз әйләнеп килде. —Тәртип!—Ул алтын тешләрен ялтыратып елмайды да Александрга борылды —Музыка куйыйммы? —Кирәкми,—диде тегесе, катгый тавыш белән. «Кара син моны!—дип гаҗәпләнде Владимир —Кайчан гына кызлар сыман оялчан бер малай-шалай иде. хәзер нинди ир-егеткә әйләнгән! Урындагы «авторитетымы әллә югыйсә?» Төрле мәзәк хәлләр турында сөйләшә-сөйләшә ярты сәгатьләп вакыт узгандыр, мөгаен Шунда ваемсыз гына кыяфәт белән, шул ук чакта ашыгуы да әллә кайдан сизелеп торган бер яшь кенә егет—Владимир аны теге машинада күргән иде— килеп арткы ишекне ачты да Александрга —Обьект ачыкланды, Ефимыч,—диде —Нәкъ сез әйткәнчә —Яхшы. Хәзер нишли9—дип кызыксынды Александр. —Кибеткә кереп китте. Нәрсәдер караштырып йөри —Күздән югалтмагыз, урыннарыгызда булыгыз' Күпергә житәрәк чамаларсыз, —диде Александр егеткә —Яхшы, Ефимыч,—дип тегесе үз машиналары янына ашыкты —Ә син. Рябчик, әнә тегендә басып күзәтеп тор безнекеләр кузгалып китүгә сигнал бирерсең,—диде Ефимыч үзенен йомшак тавышы белән алда, шофер янында утырган таза егеткә — Кара аны, йоклап калма, юкса, башыңны борып алып култык астына кыстырырмын' —Барысын да о кей булыр, Ефимыч!—диде тегесе, ана да эш табылуына шатлангандай елмаеп һәм, машина ишеген ачып, тышка атлады —Сез дә уяу булыгыз, сигналны күрми калмагыз! —Бар, бар, эшендә бул! Бу сөйләшү дә, монда нидер көтеп утырулары да Владимирны кызыксындыра башлады: «Ни сагалый болар9 Нишләргә җыеналар9 Бу әзмәвердәй егетләргә Сашка кем була? Ни өчен алар анын һәр сүзен, һәр боерыгын бернинди карусыз башкаралар9» —Карале, Сашок, нишләп торабыз монда9—дип сорады ул, ана борылып.— Кемне көтәбез? —Без бик әһәмиятле операция үткәрәбез, туган,—диде Александр —Беләсенме, мин шундый бер «операция»дән соң күпме төрмә шулпасын чөмердем9 Житкән, башка утырасым килми!—Владимир, машинадан чыгарга омтылгандай, урынында хәрәкәтләнеп куйды —Дус булып йөргән буласын тагын —Тик кенә утыр!—диде ана дусты —Беркем дә, бернинди начар эшкә дә тартмый сине Ә тегендә утыруың—син моны яхшы беләсен'—башка нәрсә өчен бит. Нәрсә, без каракларга охшаганмыни9 —Мин алай димәдем,—дип мыгырданды Владимир —Булыр-булмас эштә катнашып тагын эләгәсем килми, диюем —Курыкма! Безнен белән булганда, беркая да эләкмәссең, туган Бу яктан тыныч бул! Без... Шулчак анын сүзе өзелде—шофер —Ефимыч, сигнал!—дигән хәбәр салды — Киттек,—диде Александр Кузгалдылар. Юл уңаеннан Рябчик кушаматлы теге егетне дә утырттылар. Алдагы машиналары «бишенче» -Жигули» артыннан бара иде. кинәт ул, тизлеген арттырып, аны узып китте һәм күпергә җитәрәк, Владимирны гаҗәпләндереп, тизлеген кинәт кенә киметеп бара башлады һәм кисәк кенә туктап калды Шунда әле генә узып киткән «Жигули» машинасы арттан аларга килеп бәрелде Бу шулкадәр тиз, кем әйтмешли, күз ачып йомганчы килеп чыкты —Нинди пешмәгән шофер утыра анда?!—диде ул Александрга, гаҗәпләнүдән күзләрен түгәрәкләндереп,—Узып та китте, шундук туктап та калды Кем шулай эшли инде?! Алар килеп җиткәндә егетләр, машинадан чыгып, «девятка*ларын карый иде Аларнын берсе, атлет гәүдәле шофер, бармагы белән әйдәп, «Жигули» шоферын чакырып чыгарды. Алар янында туктап, машинадан төштеләр. —Ни булды, егетләр?—дип сорады Александр йомшак кына тавыш белән, аларнын хәлен уртаклашкандай, һәм үзләренең машинасы янына килде.—О-о! Ярыйсы ук сылаганнар сезгә!.. —Ничек кенә әле! Карагыз моны, хет кузовны алыштыр...—диде шофер, машинасына ишарәләп —Доверенность буенча гына йөри идем, хәзер бу утильне ничек хуҗасына кайтарып бирим ’! Миннән әбизәтельни яна машина сораячак. — Аннары ул куркынган «Жигули» шоферына эндәште:—Йә, нишлибез? —Сон, үзең... үзегез бит... Кем узып китүгә машинасын кырт туктата инде?!—дип җавап бирде тегесе. —ГАИ чакырыгыз!—дип сүзгә Александр кушылды.—Үзем шаһит була алам. Күреп тордык. Син, абзый,—ул «Жигули» шоферына таба борылды,— бөтенләй йөри белмисен икән... Машина узганда кем шундый тизлек белән куа? Сине узып киткәндә тизлегеңне киметә төшәргә кирәк... —Мин тизлекне арттырмадым!—диде шофер, еларлык булып.—Мин, гомумән, әкрен йөрим, әле моны алганыма ай чамасы гына... —Әйтәм бит! Йөри белмисең, ә шундый юлга чыккансың. Ярар, анысы синен эш. Менә «девятка» тикле «девятка»ны яраксызга чыгаруын аяныч. Чыннан да, хәзер бу егет моны ни күзе белән хуҗасына кайтарып бирсен?! Кем алсын аны аннан?! —Моны төзәтеп була ич —диде кырык биш-илле яшьләрдәге «Жигули» шоферы, кулы белән ак чәчләрен сыпырып —Чак кына яньчелгән ич. Бер сәгатьлек эш... Үзем төзәтеп бирә алам... —Кирәкми мина төзәтергә,—диде үзләренең шоферы. Владимир сизде, болар хәзер шулай кылана, янәсе, «девятка» егетләре иномаркадагыларны белмиләр Янәсе, бу машина алар янында очраклы рәвештә генә туктаган. Төзәтелгән нәрсә барыбер төзәтелгән инде ул... Хуҗа миннән барыбер яңа машина таләп итәчәк. Син бөгештермә, турысын әйт, бу авария бәясен ничек, ни белән түлисен? —Сон, егетләр, ни ич... үзегез гаепле ич... Причем монда мин?!—диде гәүдәсе генә түгел, куллары да калтырый башлаган мескен шофер.—Үзегез ич... —Мин синнән, кем гаепле, дип сорыйммы? Әйт, сорадыммы?—диде ана әзмәвердәй «девятка» шоферы, якасыннан эләктереп.—Йә машинаңны ярты бәясенә мина сатасын, йә үзеңне дә, машинаңны да юк итәм! Сайла тизрәк, синен белән сүз көрәштерергә вакытыбыз юк. —Алай кирәк түгел, егетлә-ә-әр,—дигән булды Александр, борынын җыерып — Якалашудан кемгә файда? Машинага кереп утырыгыз да матур гына килешегез. Дөресен генә әйткәндә, авариянең бәясе ярты «Жигули» тора да тора инде анысы,— «девятка» ич бу!—дип ул үзләренең шоферына бер кәгазь кисәге сузды.—Монда минем һәм иптәшләремнең адреслары. Әгәр эш ГАИга яисә судка барып җитсә, кирәгебез чыкса, диюем, табарсыз. Күргәнне шаһитларбыз... —Бик зур рәхмәт инде сезгә,—дигән булды ана шофер егет —Яхшы кеше икәнсез.. Берәү булса, туктап та тормас иде. Чын күңелдән рәхмәт... —Мин дөреслекне яратам,—диде Александр,—Әгәр йөри белмәгән һәр шофер «девятка»ны бәрдерә башласа... Ярый, сау булыгыз! Ул, кырт борылып, бик эшлекле кыяфәт белән машинага таба атлап китте. Утырыштылар, кузгалдылар. —Менә «операция» тәмам, туган,—диде Александр, бераз җир киткәч.— Ә син курыккан идең... —Теге шофер хаклы бит, сезнеке гаепле,—дип куйды Владимир. —Хәзер, туган, кем көчсез, шул гаепле. Шуны хәтеренә сеңдереп куй!—дип елмайды дусты.—Замана бөтенләй башкача хәзер Көчлеләр заманасы' Ярар, монысын гына үзен дә аңларсың. Йә, әйт. теге «бишле» •Жигули» ошадымы сиңа? —Яхшы машина! Әле күптән түгел генә алдым, ди ич. —Кулдан алган, яна түгел. —Яна бугай? —Юк. Алай да, ярыйсы гына әле —Александр кулы белән Владимирнын инбашына каккалап алды.—Менә шул булыр синен беренче машинан Правана фотоларыңны әзерли тор! Ә эш турында ничек, кая кермәкче буласың? — Белмим әле,—дип иңбашларын җыерып куйды дусты —Ләкин болай эшсез йөрү килешмәс, каядыр урнашырга кирәк булыр —Үз эшеңне ачып җибәрергә кирәк сина, туган. Син бер елны кайдадыр шабашкада йөреп кайткан илен түгелме? —Бер районда ферма төзегән идек.. —Алайса, нишләп сина төзүчеләр кооперативы оештырып җибәрмәскә9 ! Әйтик, башта зур булмаган бригада тупладың ди —Син нәрсә Сашок9 ! Миннән нинди төзүче чыксын9—диде Владимир, анын сүзен бүлдереп —Мин шабашкада разнорабочий булып йөрдем Бу турыда уйлап та караганым юк —Ә син уйла! Хәзер слесарь-фәлән акчасына гына гаиләңне туйдыра алмассың. Заман башка, заман! Хәзер кемгәдер эшләү түгел, кемнәрнедер үзенә эшләтү заманы. Баштарак оештыру эшләре, заказлар табу буенча үзем булышырмын Ә аннары, әйтик, бер-ике айдан, үзен шундый кооператив башлыгы булып китәрсең, эшне киңәйтү юлларын эзли башларсын! Бер җаен алгач, үзеннән-үзе тәгәри ул. Хәзер бит гараж, коттеджлар күп салдыралар —Мин ташчы да, балта остасы да түгел ич. Сашок,—дип гаҗәпләнде Владимир —Кая инде миңа андый нәрсәләр салу?! —Ә кем сина, кулына кельма тотып кирпеч саласын, ди? Анысы ташчылар эше. Синең эш—оештыру! Җитәкчелек итү! —Белмим, белмим... Гомердә дә уйлап караган эшем түгел —Ә мин нәрсә, элек сәүдәдә эшләгән идеммени9 ! Хәзер әнә. Аллага шөкер, дүрт киоск тотам! Бер кибет салып куярга да исәп бар тагын Хәзер урын мәсьәләсен хәл итеп йөрим. Шунсыз булмый, туган Кергән акча тагын акча эшләргә тиеш! Менә шулай. Сөйләшүләре шунын белән өзелде—аны Талмычыга. өенә кайтарып куйдылар Александр анын янына нәкъ бер атнадан соң янадан килеп чыкты Тагын ике машина белән килгәннәр, тик бу юлы теге «девятка» түгел, ә «бишенче* «Жигули» Ул ниндидер серлелек белән елмая-елмая керде дә бик җылы, бик эшлекле кыяфәт белән күрешеп — Капкаңны ач, туган, машинаңны кертәбез, кабул итеп ал'-дип кесәсеннән кәгазьләр чыгарып ана сузды — Курыкма, законлы итеп синен исемгә теркәлгән, автомагазин аша сина сатылган Менә документлары —Син нәрсә, Сашок, син нәрсә?!—дип Владимир, бу хәлнең чынлыгына ышанырга да. ышанмаска да белмичә, бөтенләй каушап калды - Кирәк түгел мина машина! Хәзергә рәт юк. дип әйттем ич — Менә нәрсә, туган, күп сөйләшкәнне җенем сөйми,—дип бүлдерде аны дусты —Ташла шул сентиментальлегеңне! Синең шикелле әзмәвердәй, мәһабәт ир затына килешми ул. Шоферга әйтелгән, ул сине бер атна эчендә «Жигули»еңда уг уйнатып йөрергә өйрәтер. Шуннан сон праванны үзем рәтләп бирермен -Права алыр өчен курсларда укырга, аннан сон машина йөртү һәм урам кагыйдәләре буенча имтихан тапшырырга кирәк бит әле. Сашок Мин мотоцикл правасын алу өчен генә дә өч мәртәбә имтихан үттем. Анда кисәләр дә кисәләр. Ә монда—машина!. —Әйе. элек шулай иде Көчсезләр өчен хәзер дә шулай Тик бу безгә кагылмый, Володя. Теләсәм, бүген үк берничә права юнәтә алам. ГАИдан, законлы итеп! Чөнки дуслар бар. дуслар .—Александр, тын алгандай, беразга туктап калды, сүзен аннары гына дәвам итте —Менә нәрсә, туган, машинага утыруга, эчүне ташларга кирәк булыр. Юк. юк, бөтенләй димим, әлбәттә. Вакытын һәм кешесен белеп кенә, чама белән генә кабарга Әгәр кооператив та оештырып җибәрсән, бигрәк тә... Карале, ул мәсьәләдә эшне озакка сузма! Яхшы гына ташчылар бригадасы тупла, берничә, әйтик, дүрт-биш балта остасын чакыр.. Менә шуннан башланып китә инде ул эш дигәнең. Совхозыгыз җитәкчеләре белән сөйләш, машиналар паркыннанмы, гаражларыннанмы бер почмак бирсеннәр. Сөйләшә белсән, кирәк чагында машиналарыннан да файдаланып булыр. Бөтенесе дә үзеңнән тора. Бел, тәгәрмәчтәге тиен шикелле бөтерелергә туры киләчәк. Менә ни өчен кирәк сиңа машина! Шунсыз сине кешегә да санамыйлар хәзер! —Бу тәгәрмәч өчен кайчан, ничек түләрмен икән сон мин, ә, Сашок?—дип сорады Владимир, инде бераз йомшара төшеп.—Хәтта моны хатынга ничек аңлатырга да белмим Тагын ярамас юлга баскансың, дип елаячак. —Дуслар вакытлыча биреп торды, үз эшемне башлап җибәрергә җыенам, диген. Анламый калмас. Ә түләү мәсьәләсендә кайгырма, бераз аякка баскач анысы. Бер җае чыгар әле... ладимир Илюхин үзенең эшен дусты Александр Журавлев идеясе, анын турыдан-туры булышлыгы белән, курка-курка гына, кыюсыз гына башлап җибәргән иде. Ләкин барысы да нәкъ ул әйткәнчә килеп чыкты. Танышбелешләре аркылы тиз арада унике кешелек ташчылар бригадасы туплады, алты балта остасын эшкә алды. Дустына рәхмәт, йөз шәхси машиналык коллектив гараж төзелеше заказын табып бирде, хәтта килешү төзергә дә булышты. Инде дәүләт кул астындагы төзелеш оешмалары да әкренләп эшсез кала барган, эшчеләрен көннән-көн кыскартырга мәҗбүр булган бер вакытта мондый заказ алу зур уңыш иде. Тиздән тагын бер ташчылар бригадасы жыярга туры килде. Дусты дөрес әйткән: эшен башлап җибәрүенә ай ярым чамасы да үтмәде, ул бу эшенең асылына, төбенә үк төшеп җитте. Әйтерсең, уннарча ел төзелеш белән генә шөгыльләнгән! Баксаң, анын куркырлык нәрсәсе дә юк икән ләбаса! Заказчыны табасың, килешү төзисен, аннан бераз аванс акчасы аласың, заказчикны материаллар турында кысасың, һәрдаим хәтерләтеп торасын. Әгәр дә мәгәр аның гаебе белән эштә өзеклек килеп чыга икән, моның өчен аннан өстәмә акча каерасын... Шунын өчен килешүне бик акыллы итеп, һәр нәрсәне яктыртып, искә алып төзү бик мөһим. Дөрес, чабарга туры килә, шунсыз эш бармый. Тора-бара алдан күрергә дә өйрәнде: әле бер объекты бетеп җитмәгән, ә инде анын кесәсендә икенче төзелеш турында килешү ята. Тиздән тагын бер нәрсәне бөтен тирәнлеге белән аңлап алды: ин мөһиме— тәртип! Шул нәрсә юк икән, бу инде эшнен сыйфаты да юк дигән сүз. Шуна күрә ул тиздән, эшчеләр әйтмешли, ерткычка әйләнде. Эш вакытында берәрсен исерек хәлдә күрсә, аны шундук эшеннән куды. Алай гына да түгел, андыйларга кул күтәргән чаклары да булды. Анын Гулливерныкыдай гәүдәсе үк кешеләрдә курку хисе уята, ямьсез, төсен дә аерып булмый торган күзләре белән бер караса, котын ботына төшәр. Кызык хәл, кешеләр аннан курыккан саен, күнел төпкелендә ниндидер рәхәт хис уянды, үзен дөньяда бик көчлеләрнен берсе итеп сизә башлады, ә бу исә анда зур канәгатьләнү тудыра, кешеләрнең үзеннән куркып торуларын күрү ана яна көч өсти иде. Анынча. эшнен сыйфаты мәсьәләсендә дә чалбар төбе туздырып биш ел буе институтта укып йөрүнен дә кирәге юк икән. «Ошый», «ошамый», «яхшы», «начар»— болар анын сыйфат үлчәмнәре, эшкә бәясе «Ошамый», «начар» дип ничә ташчының яна салган стеналарын аягы белән тибеп җимергәне булды Шуннан сон барысы да «ошый», «яхшы» үлчәменә туры килерлек итеп эшләргә тырыша. Әлбәттә, көн саен тибеп стена җимерә В дигән сүз түгел, ләкин эшчеләр тугарылып китмәсен, эшләренен жаваплылыгын һәрдаим сизеп торсыннар өчен ул моны әледән-әле кабатлап тора иде. Кыскасы, кооператив көннән-көн ныгый барды, озын телләр әитмешли, Талмычыда «Илюхин хуҗалыгы» пәйда булды Дөресен әйтергә кирәк, бу кешедә ниндидер җитәкчелек таланты дигән нәрсә дә юк түгел иде эшнен асылын, нишләргә, нәрсәне ничек ерып чыгарга кирәклеген бик тиз төшенеп алды ул. Ни әйтсән дә. анда алдан күрә, нәтиҗәләр ясый белү, чагыштырып карау сәләте бар иде. Илюхин хәзерге заманнын тагын бер кырыс чынбарлыгын аңлады барысы да ала! Акча—кирәкле йомышыңны тиз башкарып чыгу инструменты. Кыштырдап торган әнә шул акчаны кирәкле жирдә кирәкле кешесенә төртмәсән, юк кына эшеңне ерып чыгу өчен дә чиновниклар катына аяк киемен тузганчы йөрергә мөмкин, ә шуны төрттеңме яисә аларнын кирәгенә колак салдыңмы, йомышыңны көне белән түгел, сәгате белән башкарып чыгалар! Кырыс та, кызык та хәзерге замана. Ел ярым дигәндә Илюхин үзенә ике катлы кирпеч йорт, гараж салдырып куйды, йорт-жирен биек кирпеч койма белән әйләндереп алды, яна машиналы булды Чит илдән кайткан, абруй-дәрәжәлек билгесе саналган иномарка иде монысы! Кооператив та үсте. Төзелеш материаллары сатуны, фатир, офислар ремонтлауны оештырып җибәрде. Яна йөк машинасы, автокран сатып алдылар. Менә шулай жай белән генә, матур гына эшләп-яшәп ятканда, көтмәгәндә генә бер күңелсезлек булып алды Борисково бистәсендә кирпеч йорт белән гараж салып яталар иде. Моны әллә ни зур күләмле эш дип булмый, моннан дүрт-биш мәртәбә күләмлерәкләре. бик ашыгыч кирәклеләре дә бар. Шуна күрә ул, берничә ташчыны аннан алып, әнә шул кирәклеләренең берсенә өстәгән иде Нәтижәдә бу объектны төзү сузыла төште, килешүдә күрсәтелгән вакыт өзелде. Заказчик, үзе шикелле үк әзмәвердәй, ләкин күпкә яшьрәк егет, тавыш куптарды. Бу, әлбәттә, үз-үэен хөрмәт иттерергә өйрәнеп житкән прорабка ошамады Сүз иярә сүз чыгып, алар бер-берсенен бакчасына шактый гына авыр ташлар аттылар —Телим икән, үзеңне ташчы итеп бастыра алам мин. кәжә!—дип җикеренде егет шундый сөйләшүләрнең берсендә—Алдымда шуышып йөрергә риза булырсың.. —Менә бу нәрсәмне тот!—диде моңа каршы үзе белән бу тонда сөйләшергә беркемнең дә кыймавына күнеккән прораб, ярсый төшеп, һәм оят җиренә төртеп күрсәтте —Күргәнең бармы шуны9 Булмаса, күрсәтермен мин сина, салага!.. Егет тә сүзгә дип кесәгә керә торганнардан түгел иде бугай -Нәрсә, сине бу дөньяда яшәү туйдырдымы әллә?—диде ул — Монысыннан туйсаң, тегесенә олактыра алам Иртәгә үк эшне жанпандырып җибәрмәсен, кара аны, кооператор, мин сүземне жилгә җибәрергә күнекмәгән Аннан соң инде сина кооперативың да кирәк булмас -Куркытма! Синен ише фраерларны күп күргән мин' Ачуны китерсәң, башта үзен китеп бармагаең анда Мин дә шаярырга яратмыйм Дөрес, ташчыларны кире кайтарырга, хәтта берничә кеше өстәргә дә туры килде -Апай гына да түгел, икенче көнне үк. теге егет янына килеп, гафу үтенергә дә мәҗбүр итте үзен Баксаң, ул «Борисково» төркеме лидерларының берсе икән ләбаса! Ярый әле бу турыда шул ук кичтә Александры сөйләгән иде Ана рәхмәт, теге әзмәвернең кемлеген ул төшендерде, өен дә. гаражын да тизрәк бастырып куярга кушты — Куркыныч фигура!—дип куйды Апександр сүз ахырында Аннары аңа бик тә әһәмиятле кисәтү ясады —Киләчәктә эшен гөрләсен дисәң, бервакытта ла заказчы белән сүзгә кермә' Дипломат бул! Яхшы репутацияне яулавы гына авыр, ә бер төшә башласа, көч белән дә тотып кала алмассың, туган Ышаныч дигән нәрсәне югалтудан курык! Һәрвакыт курык' Нишлисең, олы башын кече итеп егеттән гафу үтенергә мәҗбүр булды. Эшнен күплегенә, кешеләрнең җитмәвенә зарланып алды. Гафу иткәндерме аны бу «куркыныч фигура», юктырмы, ул бары тик: —Болар синен проблема. Ярар, аңладым мин. Әгәр дә мәгәр тагын юлларыбыз менә шулай очраша икән, миннән яхшылык көтмә, сытам!— дип Илюхинны ниндидер билгесезлек дәрьясына ташлап сүзен тәмамлады. Җитмәсә, бу турыда сөйләп биргәч. Александр да аны пошаманга салып: —Күрдеңме, туган, нинди ялгышлык җибәрдең. Ул бит бөтен бистәне дер селкетеп тора!—диде.—Сак бул, алдынны-артынны карап йөр! Аның өчен Илюхин дигән кооператор чебенгә дә тормый. Әллә ниләр көтәргә мөмкин ул бәндәдән. Тән сакчысы кирәк сиңа... —Анысы ниемә тагын?!—дип гаҗәпләнде Владимир һәм көлеп куйды,— Мина кем кагылсын? Андый адәм табылса, мин аны шушы уч төпләремдә порошокка әйләндерәм! —Хәзер бөтен бәла да шунда, туган, кагылып-сугылып тормыйча, почмактан гына аталар. Ә кешегә, ул нинди генә көч-куәткә ия булмасын, тугыз граммлы бер кургашын кисәге җитә.. Менә бит эш нәрсәдә. Син әйткәләшкән адәм үзенен ике көндәшен юк иткән дип сөйлиләр. Ике ел инде үзләрен дә, эзләрен дә таба алмыйлар! Ә син—порошок, имеш .— Александр сигарет кабызып, ашыкмыйча гына тирән итеп суырып алды,— Сак кирәк сиңа хәзер, кичекмәстән сак кирәк. Әлбәттә, безгә сыенырсың, без дә рәнҗетергә ирек бирмәбез... —Кемгә инде бу «безгә?»—дип сорады Илюхин, үгезнекедәй юан, кыска муенында утырган башын кинәт аңа борып. —Безнен егетләргә,—диде тегесе, нечкә, озын бармагы белән сигаретының көлен кагып.—Син аларнын берничәсен теге «операция» вакытында күрден. «Таулар» төркеме егетләре булыр алар. . —Әйт, Сашок, ә син... ә син шуларның лидеры, башлыгымы? Дөрес чамаладыммы?—диде Владимир, үзенен билгесез мәсьәләне чишүенә сөенгәндәй.— Шулаймы? —Шулай, шулай. Синнән яшереп булмас. Тик авызына май кап! —Әйтәм аны.. Синнән күпкә таза, озын буйлы егетләр дә алдында калтырап торалар. Мин моңа бик гаҗәпләнгән идем ул чакта. Сере бар икән... —О-о! Бездә дисциплина нык!—дип елмайды Александр.—Шунсыз ярамый, шунсыз бетген дигән сүз. Карале, туган, бер йомыш бар сина...— Ул, сүзләре ничек тәэсир итүен белергә теләгәндәй, кинәт кенә үзенең чем-кара күзләрен дустына төбәде, бераз пауза ясап алды. Сүзен шуннан сон ашыкмыйча гына дәвам итте — Берәүне куркытасы иде... —Ничек куркытасы?!—дип гаҗәпләнде Илюхин —Нигә куркытырга аны? —Бурычы бар Ә түләргә теләми, сволочь! Аңлыйсыңмы? —Ә монда минем ни эшем бар?!—дип кашларын җыерды Владимир.— Ул миңа бурычлы түгел ич, Сашок... —Шәхсән үземә дә тиешле түгел. Тик ул безнен бер танышыбызны төп башына утырткан. Кешегә ничек ярдәм итмисен? Бу дөнья шуның белән бара Кирәк чакта үзенә дә ярдәм кулы суздык бит, туган. Син курыкма, минем егетләр белән барасын —Ул Илюхиннын башыннан аягына хәтле күз йөртеп чыкты —Куркытырлык солидность бар синдә... —Мине карачкы урынына кулланмакчы буласынмы, Сашок?—дип көлде Владимир. —Син нәрсә инде?—Александр, үпкәләгәндәй, юка иреннәрен турсайтты.— Ярар, булышырга теләмисен икән, сина сүз катмадым дип сана. —Әллә үпкәләден? Сон, мин каршы түгел, Сашок... Булдыра алсам... Тик аңлат, нәрсә, ничек, кайда? —Менә бу икенче эш!—дип елмаеп куйды дусты —Менә хикмәт нидә... Ул аңа бәйнә-бәйнә эшнен асылын төшендерә башлады. Сөйләвенчә, танышлары берәүгә машина саткан. Теге кеше ярты бәясен алганда ук түләгән, ә калганын ГАИда рәсмиләштереп бетергәч бирергә килешкәннәр. Ләкин инде эшне бар яктан да законлаштырып куйганнан сон. бу машина алай ук тормый, дип калганынын бик азын гына бирмәкче булган. Әле анысын да инде биш ай буе бирми йөртә икән Ә үзе шактый ук хаъте кеше ди, кайдадыр күп акча алып эшләүче чиновник ди Шәһәр читендә коттедж салдырып ята. яхшы гына дачасы бар икән. Менә шул кешедән бурычын—инде күпкә арттырып!—түләттерергә кирәк икән Үзе генә ител, анын белән өч машинада тагын берничә егет барачак. Атександрнын сүзләренә караганда, ул кеше ял көнне дачасында була икән, шунда сөйләшү зарур. Билгеләнгән көнне өч машина теге кешенен дачасы янына килеп туктады. Хужа трусиктан гына бакчасында йөри иде —Шушы ул,—дип пышылдады Илюхинга Александр егетләренен берсе Хужа кеше, килеп туктаган машиналарга башта әллә ни игътибар итмәсә дә (азмыни монда ял итәргә килүчеләр!), көтелмәгән кунакларның аларга таба килүләрен күргәч, ниндидер эчке сиземләве белән монын яхшыга түгеллеген аңлап бугай, тынычсызланып куйды, әкрен генә өенә таба борылды. —Сәлам. Василий Иннокентьевич!—диде Илюхин, бакча капкасын тибеп ачып.—Көттегезме безне9 Каршы алыгыз! —Сәлам!—дип жавап кайтарды корсагы тезенә салынып төшкән, тәбәнәк гәүдәле, пеләш башлы хужа, кояштан саклангандай, уң кулын маңгаена куеп —Ләкин мин бернинди кунаклар да көтмим —Без чакырмыйча килә торган кунаклар,—диде Владимир, капкадан керүгә туктап —Чык әле' Сүз бар — Эш нәрсәдә? Нинди йомыш9—дип баскан жирендә катып калды дача хужасы. Анын тавышына курку төсмере сеңгән иде —Булышыгыз!—дип егетләргә ым какты Илюхин, аннары ир-атка мөрәҗәгать итте:—Начар ишетәсеңме әллә? Егетләр аңа таба атлады. Ул исә моны күреп, исенә килеп бугай —Мин хәзер.. Өскә генә киям дә...—дип мыгырданды — Киеп торма Нигә мәшәкатьләнергә9 Бодай гына сөйләшәбез Чыгып, уртадагы машинага утырдылар ике егет—алда, арткы утыргычта— ялангач Василий Иннокентьевич белән Илюхин —Хәтерлисездер, хөрмәтле Василий Иннокентьевич, өстегездә зур бурыч тора. Шуңа килдек,—диде Владимир бер дә ашыкмыйча, һәр сүзен.» басым ясап, янә «Сез»гә күчеп —Хәзерге заманда килешә торган нәрсә түгел бу Бурыч түләнүе белән яхшы, ди бит халык мәкале. — Мин сезгә берни дә тиеш түгел! Сезне беренче тапкыр күрүем,— диде «корсак* —Альберт Хөсәеновтан машина сатып алдыгызмы9—дип сорады Илюхин — Әллә инде бу турыда оныттыгызмы9 Менә шул бурычны юллап йөреш безнең, хөрмәтле Василий Иннокентьевич. Ә сез. тиеш түгел, лисез Тиеш икән бит, ә? —Ул машина килешкән бәя тормый —дип мыгырданды бурыч турында ишеткәннән сон ничектер кечерәеп, мескенләнеп калган ир — Ялгышканбыз —Сезгә аны ирексезләп такмаганнардыр ич. .имаска иде.—диде Илюхин. «Мальборо» сигареты кабызып Без сүз көрәштерергә килмәдек, хөрмәтле Василий Иннокентьевич Йә ике көн эчендә килешенгән сумманын калганын һәм плюс тагын шул хәтле акча түлисез,—чөнки вакытында түләмәгән өчен пенясы шулай артты!—йә ул машина малаегы з белән бергә авариягә эләгә Бездән булсын изгелек, тагын бер вариант бар дачагыз— ул болай ярыйсы гына икән—машина иясенә күчә. Законлаштырып, нотариус аркылы Йә —Ул ике кулын ике якка җәеп җибәрде Нһнда алда утырган егетләрнең берсе, кесәсеннән пистолет чыгарып, ашыкмыйча гына карагандай итенде дә аны кире салып куйды Сизелеп тора, ул моны бу кешене куркыту өчен эшләде Аннары ни инде Тиешле бурычыңны ла түли алмагач, дөньяда нигә яшәргә9—Владимир шофернын иңбашына кагылып алды. Кузгалдык! Шофер сигнал бирде, кулы белән алга әйдәде һәм машиналар кузгалып китте —Туктагыз әле, егетләр, туктагыз!—дип ялварды ир кеше,—Сөйләшеп бетермәдек бит әле. Уйларга ирек бирегез!.. —Бер ел вакыт эчендә әллә нәрсәләр уйларга мөмкин иде. Мин әйтәсемне әйттем,—диде Илюхин —Безнен—вакыт, сезнен намус юк. Күпме вакыт үтте, ә сез... Машиналар, «корсак» дачасын артта калдырып, урман янына якынлашты. Илюхин шоферга алдагы машинаны узарга кушты һәм узып бераз баргач, төп юлдан борылып, урман юлына керде, бер ачыклыкка килеп туктады. Василий Иннокентьевичтан башкалары барысы да машиналардан чыгып, кул-аякларын язып, саф һава суларга керештеләр. —Чыгыгыз, чык, Василий Иннокентьевич! Килеп җиттек... Монда һава саф, кошлар сайрый. Шуны әйтәм әле, яшәү дигән нәрсә ничек күңелле, шайтан алгыры!.. «Корсак» башта куркынып-шикләнеп торса да, теләмичә генә машинадан чыкты. Үзе калтырый, кыяфәте бөтенләй мескенләнгән, гәүдәсе бөрешеп калган иде —Мондый саф һавада уйлавы да җиңел,—дип елмайды Илюхин - Йә. хөрмәтле Василий Иннокентьевич, вариантларның кайсысын сайладыгыз? —Акча, егетләр, акча! Сез әйткәнчә... Тиененә тикле!—дип ашыга- ашыга әйтеп салды ир кеше. —Кайчан? —Өемдә юк. Сишәмбе көнне банктан алып бирәм! Үз кулларым белән . Әйдәгез, сәгать уннар тирәсендә банк янында очрашыйк. —Ю-у-ук,— дип сузды Владимир, елмаеп —Болай эшлибез: тиешле акчаны— әле генә сөйләшкәнчә, ике тапкыр арттырып!—Хөсәенов фатирына китерәсез. Нәкъ унбер сәгатьтә! Аңлашылдымы? Тик карагыз аны, әгәр дә мәгәр милиция-фәләнгә белгертәсез икән, шундук үзегезне мәет дип саный аласыз... Без шаяра торганнардан түгел... —Сез нәрсә инде, егетләр?!—диде калтыранган ир-ат. Әйткән сүз— аткан ук. Бурычымны вакытында кайтармавым өчен гафу үтенәм Чын күңелдән... Ялгышып киттем... Владимир Илюхинның «Таулар» төркеменә юлы менә шушы көннән, менә шушы «куркыту операциясе*ннән башланды. Бу яңа эш ана кызык булып тоелды. Ул үзе башкарган бу тәүге эшенең нәтиҗәсен түземсезлек белән көтте: «Сүзендә торырмы бу корсаклы ир заты, әллә тагын алдарга тырышырмы?» Шул ук вакытта бераз шөлләде дә. «Ә милициягә җиткерсә?» Үзенең шиге турында Александрга да әйтте. —Курыкма!—диде тегесе.—Аның һәр хәрәкәтен күзәтеп торучылар бар... Безгә һәр адымы билгеле... Василий Иннокентьевич дигәннәре, чыннан да, сүзендә торды (кемнен инде тик торганда гына үләсе килсен!), билгеләнгән көнне, килешкән сәгатьтә Хөсәенов яшәгән йорт янында сораган акчаны тулысы белән алар кулына тапшырды. Бу эштә төп рольне үтәгән Илюхинга акчанын шактый өлеше эләкте. Әйе, Александр аны машиналы итте, кооперативын оештырып җибәрергә, заказчылар табарга булышты Шуңа күрә анын әллә нигә бер чыккан йомышын үтәүдән баш тарту килешми генә түгел, дуслыкларына тап төшерү кебек нәрсә итеп кабул ителер иде. Тора-бара мондый йомышлар, мондый «операция»ләр күп тапкырлар кабатланды. Хәтта бу роль, бу «эш» аңа кызыклы булып тоела башлады. Аннары, ни әйтсәң дә, әҗерләре дә зур акчалар белән исәпләнә иде Шулай итеп, ул «Таулар» төркеме лидерларының берсенә әверелде Александр аны «штаб»ына тәкъдим итеп, көннәрнең берендә кыска гына, ләкин һәр сүзенә басым ясап: —Анын боерыгын минем боерык дип санагыз!—диде Бу зур ышаныч дигән сүз иде. Аны озын буйлы, тап-таза ике тән сакчысы озатып йөри башлады. Өендә дә сакчы тотты. Йә «Төзүче» кооперативы эшчеләре, йә «Таулар» төркеме әгъзалары иде алар. Бу эш барысыннан да күбрәк кооперативта сакчы булып эшләүче Серый кушаматлы Сергей Храмм җилкәсенә төште. Монын өчен ана көпшәсе киселгән ау мылтыгы—обрез бирелде Корал дигәннән, әле ел чамасы элек кенә моны кирәксез нәрсәгә санаган Илюхин сонгы вакытта бер-бер артлы «ТТ» һәм «Вальтер» пистолетлары, көпшәләре киселгән ау мылтыклары, берничә Ф-1 гранатасы сатып алды. Сәбәбен әйтүе кыен, ләкин шунысы хак, анда углы коралга карата ниндидер азарт уянды. Анын өчен корал көч символына әверелде. Дөрес, ул тиздән берәр көпшәле ике обрезын «Таулар» төркеме әгъзасына сатып җибәрде. Үзе исә «ТТ» пистолетын корылган килеш гел кесәсендә йөртә торган булды. Ул ана кагылып-кагылып алганда да бетмәс-төкәнмәс көч тоя иде шикелле. Тормыш үз чираты белән тәгәри, көн артыннан көн уза торды. Кооператив зур табыш китерде, төп эшләре сәүдә «нокта»ларыннан. төрле кооператив, фирма, шәхси предприятиеләрдән (җае чыкканда хәтта хөкүмәтнекеләрдән дә!) ясак җыю, икенче төрле әйткәндә, рэкет белән шөгыльләнү булган «Таулар» төркемендә дә гаҗәеп зур акчалар кулга керә торды. Илюхин хәзер көчлеләр заманы икәненә бөтен барлыгы белән инанды «Көч булса, патша шикелле яшәргә мөмкин икән ләбаса.'—дип горурланды, тормышының, ниһаять, кирәкле, тиешле эздән китүенә куанып —Сашокка рәхмәт, үз эшемне башларга беренче булып ул тәкъдим итте, зур булышлык та күрсәтте. Йөргән булыр идем тиеннәргә бил бөгеп ..» Ләкин, көннәр дә гел кояшлы булып тормаган кебек, тормыш та һаман без теләгәнчә генә бармый шул. Көннәрдән бер көнне «Таулар» белән «Борисково»лыларнын юлы кисеште... Зур гына кибет ачылды. «Ачылган—ачылган. Бик яхшы. Хәзер аны үз түбәбез астына алырга кирәк», дип уйлады «Таулар» төркеме лидерлары. Гади генә әйткәндә, төркем аны үз саклавына ала, ә кибет хуҗалары ай саен аларга билгеле бер сумманы түләп барырга тиешләр. Әгәр «түбә астына» керергә теләмәсәләр, ягъни акча түләп торудан баш тартсалар, ни буласы билгеле, йә анда янгын чыга, йә шартлый, йә хуҗасы физик көчләүгә тартыла Ә «Супермаркет» дигән бу яна кибеттән шактый акча каерып барырга мөмкин— зур да ул, халык күп йөри торган урында да урнашкан, кереме яхшы булырга охшый Инде кибет хуҗасы белән килешеп, бер айлык акчасын да алып аны «үзләренеке» дип саный башлагач кына анын •Борисково» төркемен дә кызыксындыруы билгеле булды Дөресрәге, алар да, кибет хуҗасы янына килеп, «түбә» тәкъдим иткәннәр икән —Сез нәрсә, егетләр?!—дип күзләрен түгәрәкләндергән тегесе—Без «түбә» астында инде!.. Кемнәр алар өлешенә кергән9 Кемнәр аларнын майлы калҗасына кул сузган? Бу кибет алар биләмәсенә туры килә ич' «Борисково» төркеме лидерлары чыгырларыннан чыгарлык дәрәҗәгә җитә Мондый «нокта»ны вакытында күрә, «эшкәртә» алмаган тиешле әгъзаларга да эләгә. Ачыклый торгач, монын «Таулар» төркеме эше икәнлеге беленә Александр Журавлев янына, мәсьәләне уртага салып сөйләшү өчен, яраннарын ияртеп. • Борисково» төркеме лидерларының берсе килеп чыга Алар килеп кергәндә Владимир Илюхин да шунда иде. Салкын гына күрештеләр Караса, лидер дигәне,—теге вакытта Александр дөрес әйткән икән,—«Төзүче» кооперативы өй белән гараж салып биргән, шул чакта сүзгә килгән егет! —Ә бу «төзүче* монда нишләп йөри9—дип сорады ул, күрешергә дип кулын сузган Илючинны танып, ләкин ана кулын бирмичә Күрәсен, теләге аны кимсетү иде — Бу бәндә кешечә сөйләшә дә белми —Ул безнен егет, Григорий туган Киләчәктә моны искә алуыңны сорыйм, ә хәзергә кул бирешегез'—диде Александр Шунда Григорий дигәне жинелчә генә елмаеп Илюхинга карап алды һәм күрешергә мәҗбүр булды Алай да, күзләреннән ниндидер салкынлык сизелә иде —Сөйләшү мәсьәләсендә дә ялгышасын, туган, теләсә кайсы ил дипломаты белән сүз йөртә алырлык ул! Беренче булып сүзне «Борисково» төркеме лидеры башлады Ашыкмыйча гына, һәр сүзен үлчәп кенә сөйләүчән икән. Читтән күзәткән кеше аны дипломат дип уйларга мөмкин, валлаһи. Мөлаем йөзенә, кыяфәтенә килешеп торган ап-ак күлмәк, бик пөхтә, зәвык белән бәйләнгән зәңгәрсу галстук, чем-кара, бераз бөдрәләнеп-дулкынланып торган чәч, кызларныкыдай дугаланып йөзенә ямь, ниндидер матурлык өстәүче кара каш. Кемгәдер, бу бер төркемнең башлыгы, дисән, гомергә дә ышанасы түгел. Аны табиб яисә укытучы дип уйларга мөмкин. —Нигә безгә үзара конфликтка керергә?—диде ул, затлы тәмәкесен суырасуыра.—Безнен—үз территориябез, сезнен—үзегезнеке. Маркет безнен биләмәдә урнашкан. Сезгә нигә анда барып керергә иде? Белеп торасыз, органнар безне болай да сөйми, хәтта күралмый. Үзара тавышланып алар игътибарын тарту кирәкле эш түгел, минемчә. Джентельменнарча гына килешергә кирәк, ул безнен түбә астында булырга тиеш. Дөреслек буенча Корал белән чишелергә тиешле нәрсә түгел бу. Әгәр телисез икән, ул чагыңда... Озын, нечкә бармаклары белән пианистка, бөтен кыяфәте, үз-үзен тотышы белән интеллигентка охшаган Александр да дипломаттан ким түгел иде. —Беренчедән, ул маркет, Григорий туган, безнен биләмәгә якынрак урнашкан. Икенчедән, анын белән беренче булып без контактка кердек. Ә бит кибет ачылуга ук йөгереп бармадык без аңа: көттек, тукта, бәлки аны сез үз яклавыгызга алырсыз дип уйладык.—Ул «сез» сүзенә мәгънәле басым ясап алды. Әлбәттә, көттек, диюе чеп-чи ялган иде —Ә хәзер, инде тиешле контакт урнаштыргач, юкны таләп итәбез. Егетләрчә түгел бу, Григорий туган Күрәм, тыныч кына, бер-беребезнен хокукларын хөрмәт итеп яшәү ошамый сезгә. Корал белән куркыту егетлек түгел. Корал бездә дә җитәрлек Аннан беребез дә отмый... Сөйләшү шактый озак барса да, тәгаен бер карарга килә алмадылар— һәр ике як та үзенә каерды, һәр ике якның да үз туксаны—туксан: «Үземнекен беркемгә дә бирмим!» Шуна күрә салкын гына аерылыштылар. Бәхәсле мәсьәлә хәл ителмәде, ике төркем арасындагы киеренкелек исә әүвәлгедән көчлерәк иде инде Моны барысы да яхшы анлады. Александр, эш «разборка»га житә-нитә калса, дип төркем әгъзалары арасында уяулыкны көчәйтергә боерык бирде. Кораллар барланды, кизү торучы сугышчан төркем төзелде, кирәк булган очракка дип машиналар билгеләнеп куелды. Вакыт үтә торды. «Борисково» төркеме ягыннан нинди дә булса зыянлы адым сизелмәде. Инде бу мәсьәлә онытыла да башлаган шикелле иде. Ләкин беркөнне,—ял көнне иде бугай,—Илюхин йортында сакта торучы Сергей Храмм өйгә, анын янына, йөгереп керде дә ашыгып: —Анда сиңа Борисководан кунаклар килгән. Сине сорыйлар. Шеф,— дип. көтелмәгән хәбәр җиткерде,—Ни дияргә? Кертергәме9 Бу сүзләрне ишетүгә Владимир коелып төшкәндәй булды, бер мәлгә хәтта кинәт баһадирдай гәүдәсе куырылып-кечерәеп калгандай тоелды. Ә башыннан яшен тизлеге белән: «Әллә разборкамы9 Үч алу өчен килгәннәрме9 Ни өчен мина, Ә Сашокка түгел?!»—дигән уй йөгереп үтте. —Ничә кеше? Ничә машина9—дип сорады ул тиз генә. —Бер генә машина, Шеф! Ике маңка малай-шалай шунда...—дип жавап бирде ана Сергей ваемсыз гына —Ләкин үзләре «девятка»да! —Тик берәм-берәм тикшереп керт—кораллары булмасын! Кара аны! — Аңлашылды, Шеф1—дип Сергей шундук ишегалдына атылды. Владимир, капка ягындагы тәрәзә янына килеп, пәрдә аша урамга күз салды Сергей капкадан чыгып машина янына килде, нәрсәдер әйтте Егетләрнен берсе анын белән бергә ишегалдына керде. Капка бикләнде Сергей тегене баштанаяк тентергә кереште. Егеткә бу гамәл ошамады бугай, сүгенгән тавышы ишетелде. —Бездә тәртип шулай,—диде аңа Храмм һәм «маңка малайлар»нын икенчесен дәшеп кертте Монысында да бернинди утлы корал да. пычак- мазар да юк иде Өчәүләшеп өйгә керделәр Сергей шундук кире чыгып китте. —Әйдәгез, түргә узыгыз!—дип каршы алды аларны Илюхин һәм, кул биреп күрешеп, танышып чыкты —Чишенегез! Без кунакларга һәрвакыт шат. Егетләрнен уртача буйлы, кара тутлы, яшел күзлесе «Борисково» төркеме лидерларының берсе Анатолий иде Илюхин аны таныды: теге юлы Григорий белән сөйләшүгә килгән иде ул Егетләрнен икенчесе, арык гәүдәле, тәбәнәгрәк буйлысы, анын иптәше, шик юк. төркем әгъзасы —«Кунаклар, кунаклар. .»—дип үчекләгәндәй итте Анатолий —Кем кунакларны кесә капшап каршылый?! Мыскыл итү бу! —Гафу... Мыскыл итү түгел, саклану чарасы гына,—диде Владимир, өстәл әзерләп —Йә, утырышыгыз! —Утырырга дип килмәдек без Ниләр уйладыгыз, нишләргә җыенасыз9—Моны өстеннән озын, кара пальтосын сала-сала Анатолий әйтте —Уйланырлык вакыт үтте —Туктагыз әле, егетлә-ә-әр!—дип сузды Владимир, тәлинкәгә банкадан кара уылдык салып —Кем чишенмәс борын эш турында сүз башлый инде, ә?!—Ул бөтен йөзен тутырып диярлек елмаеп куйды —Утырышыйк, очрашу хакына берәр рюмка жибәрик. Аннары сөйләшергә дә булыр Кая ашыгырга9 Көн безнеке бит... Кунаклар да капылт кына сүз башлауның урынсыз икәнен аңладылар булса кирәк, утырыштылар Өстәлгә эчемлекләрдән әрмән конъягы белән өч төрле аракы куелды. Кайсын телисез, шунысын эчегез, янәсе Төрле юк-барны сөйләшә-сөйләшә берәрне йотып куйдылар Аннары тагын берне, тагын, тагын Инде бераздан кунакларның башына да йөгерде, Владимирның да миенә үрмәләде. Дөрес, аны исертер өчен үзенә бер литр аракы кирәк! Ул тиз исерми, чөнки эчкәндә ашарга ярата Ишегалдында сакта торган Сергей әледән-әле өй тәрәзәләренә карап алгалый. Аннан торган саен тавышлар көчлерәк ишетелә, вакыты-вакыты белән алар кычкырышуга да охшаган, бәхәсләшәләр бугай Сәгатьтән артык утыра торгач, өчесе лә ишегалдына тартырга, саф һава суларга чыктылар Алар, өйдәге бәхәсләрен дәвам иткәндәй, сүгенү катыш сөйләнәсөйләнә чыктылар —Ни генә әйтсәгез дә. маркеттан китәргә тиеш сез! Немедленно!— диде Анатолий баскычтан төше шли — Ниткән эш ул башкалар өлешенә кул сузу?! Нәрсә, сезгә дөнья тармы әллә? —Ташлале, Толя, һаман бер балык башын чәйнисен! Җитте' Бу турыда сүз дә булырга мөмкин түгел! —Алланып кашка тәкәсе булып кыланма! Синен кикригеңне шиңдерер көч тә табылыр,—дип кинәт көтмәгәндә генә үзара көрәшә башладылар, икесе дә, аяклары таеп, берничә мәртәбә егылып та алдылар Ул Владимирга сагыз кебек ябышкан, һич тә кулын ычкындырырга теләми —Таза дигәч тә... Күренеп тора, Илюхин анын белән дустанә шаярып кына көрәшә, әгәр теләсә, инде ул аны күптән болгап аткан булыр иде Шулвакыт Сергей, капканы ачып, ишегалдына Владимирнын дусты Петр Сасулин дигән егетне кертте Илюхиннан машинасына тәгәрмәч сорарга килгән Анын артыннан ук диярлек Коробок кушаматы йөрткән кооператив шоферы Юрий Коробов килеп керде Анатолий Афанасьевның Сасулинны күрүе булды. Илюхиннан кулларын аллы да. мыскыллы елмаеп, ана табан килә башлады —Сәлам, дөньянын бөек әләкчесе!—диде ул ана. ун кулын күтәреп — Әйт але, әләкләрен өчен милиция күпме гүли сиңа? Ә9 Безне юкка чыгарасын киләме9 Юк. брат, юкка тырышасын, синен кулыннан килә торган эш түгел ул!—Былтыр ниндидер эш буенча кулга алынгач, Сасулин анда • Борисково» төркеменә кагылышлы мәгълүматлар биргән, дигән сүз йөргән иле Чын булгандырмы ул. юктырмы, тик шунысы хак Сасулин судан коры чыккан иде. Анатолийның шул турыда хәтерләтүе. Ул, якын ук килеп, анын киеменнән эләктерергә маташты —Сатлык җан исән, хәшәрәт! Петр аны сүзсез генә этеп җибәрде, Анатолий аягы таеп егылды. Шунда, йодрыкларын йомып, әле моңарчы берсүзсез тәмәке тартып торган Илгиз Хәйбуллин иптәшен якларга ташланды. Ул берничә мәртәбә Петрга сукмакчы булды, ләкин Сасулин аны да этеп җибәрде, тегесе исә берничә мәртәбә артына барып утырды. —Сез оятсыз булып чыктыгыз әле егетләр!—диде ачуыннан күзләрен кан баскан Владимир —Өемә килеп, мина, дусларыма кул күтәрәсезме? Кунакчыллыгыма рәхмәтегез шушымы, анагызны салып селкисе адәм калдыклары?—Ул кызганнан-кыза барды, шулай сөйләнә-сөйләнә яшен тизлеге белән борылды да Анатолийга сукты. Тукмактай йодрык төшүдән егет чайкалып китте һәм җиргә егылды. —Нигә терәлеп каттың? Из шуны. Коробок!—диде Илюхин ачу белән янында басып торган Коробовка. Анын башында: «Боларны моннан исән чыгарырга ярамый!»—дигән куркыныч уй туып өлгергән иде. Юрий ике-өч мәртәбә Афанасьевка тибеп алды. —Саллы гына бер арматура кисәге табып кил! Ә син, Серый, машиналарын ишегалдына керт! Юрий гараж яныннан озын гына юан арматура алып килде. Сергей, машиналарын ишегалдына кертеп, капканы яңадан бикләп куйды. —Лом тап!—дип боерды ана Владимир. Бу йортның һәр почмагын белгән Храмм, сарайдан лом алып чыгып, җиргә кадап куйды. Әле беркем дә Шефның нишләргә җыенуын белми иде. —Серый?! Ал ломыңны, тукма, әйдә! —Булмый миннән, Шеф... булдыра алмыйм... Минем көч белән...— дип мыгырданды Храмм, арткарак чигенеп. — Белоручки, мать вашу, —дип сүгенеп алды Илюхин, һәм Анатолийның башына сукмакчы булып, арматурасы белән кизәнде. Ләкин кулын Сасулин тотып калды. —Житәр. Володя, тынычлан!—диде ул сабыр гына һәм колагына:— Эшне зурга җибәрәсең түгелме? Ахырын уйла!—дип пышылдады.—Кара аны, монын өчен <- Борисково»ныкылар рәхмәт әйтмәс... Тик Владимир тәмам шашынган иде инде. —Гаражга алып керегез!—дип боерды ул, «әсир»ләргә күрсәтеп. Аяклары сынган Анатолий белән Илгизне өчәүләп гаражга алып керделәр. Монда бернинди тавыш да ишетелерлек түгел, тыныч иде. Шунда Владимир, Анатолийга күрсәтеп, Храммга: —Тиш шуны лом белән!—дип боерды. —Булмый миннән, Шеф,—диде ана Сергей, еларга җитешкән баладай — Булдыра алмыйм... Ярсыган Илюхин кан баскан күзләре белән як-ягына каранды да, тәгәрмәч дискасын күреп, аны кулына алды һәм шуның белән Хәйбуллиннын башына сукты. Тегесе утырган җиреннән бетон идәнгә сыгылып төште. Аннары, шул лисканы ашыгаашыга идәндә яткан Афанасьевның баш астына куеп, кулына балта алды. Муенын чабарга ниятләве иде бугай. Тик эшнең бөтенләй куркыныч төсмер алуын чамалаган Сасулин аның кулындагы балтасына килеп ябышты —Нишләвен, Володя?! Шашындыңмы әллә? Акылына кил!—диде ул.— Әйт, егетләрне минем машинага чыгарып салсыннар, Борисковога үзем илтеп кайтам. Шашындын бугай син... —Бетте, Петро, бетте,—дип тынычландырырга тырышты аны Илюхин, акылына килгәндәй.—Башка кагылмыйм! Бераз айнысыннар да, мин аларны үзем илттерәм —Кара аны, бармак белән дә чиертмә! Зур тавыш куптарасын... —Әйттем бит, җибәрәм, дип. Бераз хәл алсыннар да...—диде Владимир.— Тавыш-гауга мина да кирәк түгел... Ләкин Илюхин бу сүзләрне аны тынычландыру өчен генә әйтте, куркыныч уеннан баш тартуы түгел иде. Берничә минуттан Сасулин кирәкле тәгәрмәчен машинасына чыгарып салды да Казанга. Горки бистәсенә, кайтып китте. Ул кузгалып китүгә диярлек «Таулар» төркеме әгъзалары Станислав Льков белән Иван Старостин килеп керделәр. Илюхин шундук аларны тагын берничә кеше артыннан җибәрде Төркемдә тәртип каты куелган иде Тиздән тагын җиде «сугышчы» килеп җитте Илюхин аларга «Борисково» төркеменнән булган шушы ике «хәшәрәт»нен үз өендә аны үтерергә маташулары. Сасулинны мыскыл итүләре, зур тавыш-гауга күтәрүләре, бу төркемнең үзләрен күрә алмаулары турында ышандырырлык итеп сөйләп бирде. —Төнгегә машина кирәк! Чит машина , —диде Илюхин аннары Төркем әгъзаларына машинаны кулга төшергәч кая барырга, нишләргә кирәклеге хакында әйтелде һәм коралланган биш «сугышчы» «машина операциясе*нә кереште Талмычыга кайтышлый Бертуган Касыймовлар урамындагы АЗС янына житәрәк Скорбинын белән Мичугов утырган ВАЗ- 2109 машинасын туктаттылар һәм күз ачып йомганчы руль артындагы Семенны үз машиналарына күчерделәр, анын урынына үз кешеләре утырды Шундук «әсирләр»нен күзләрен бәйләп кузгалып та киттеләр Куркыту өчен юлда берсе ике мәртәбә пистолеттан атты Аларны «Казанский» совхозынын гаражы янындагы бушлыкка алып килеп, төрле сораулар белән тинтерәтә, кыйный башладылар Бер сәгать чамасы азаплагач, аларны РКБ янына алып чыгып, шунда ташлап калдырдылар Алар кичке сәгать алтылар тирәсендә Илюхин өенә кайтып керделәр. Алар артыннан ук диярлек үз араларында Доктор кушаматы белән йөртелгән Фомин да килеп керде. «Машина операциясе»нен уңышлы тәмамлануына бер сөенгән булса, аны күргән Илюхиннын авызы тагын колагына җитте: нәкъ вакытында, янәсе. Ул хастаханәдә медбрат булып эшләгән Фоминнын үзе белән үтергеч көчкә ия препарат йөртүен яхшы белә Афанасьевка үтергеч доза бирергә! Чыннан да. Доктор «даруын» ирексезләп Анатолийга эчертте Озакламый Афанасьев мәңгелек йокыга талды Монысы белән эшне бетергәч, котельнаяга керделәр. —Сөлге белән буып үтер шуны'—дип боерды Илюхин Храммга — Ышанмыйм мин ана: моннан чыгуга йә төркеменә, йә милициягә чабачак Храмм үзалдына нидер мыгырданып, почмактагы кульюгыч янында эленеп торган сөлгене барып алды да. идәндә яткан Илгизнең муенына ташлады. Хәлнен уен түгеллегенә тәмам ышанган егет жан ачысы белән — Нишләвегез, братва?! Зинһар, җибәрә күрегез!—дип ялварды —Балам хакына сорыйм. . Гомеремдә дә сүз чыгарасым юк!—Анын күзләреннән яшь бөртекләре тәгәрәде - Теләсә нинди йомышыгызны үтим —Тизрәк маташ!—диде Илюхин Сергейга ачу белән Аннары Коробовка дәште:—Булыш әле. Коробок, бу җебегәнгә! Тегеләр, сөлгене «әсир»нен муенына чолгап, икесе ике башыннан тартты. Фомин исә чәбәләнгән Хәйбуллиннын кулларыннан тотып торды. Гырылдау тавышы ишетелде һәм бераздан ул да тынды Ике мәетне машинанын арткы утыргычына урнаштырдылар Күп тә үтмәде, бу ике машина, фараларын яндырып, берсе артыннан берсе Казан—Чаллы юлы буйлап бара иде азан—Чаллы трассасының егерме икенче чакрымындагы жинаять эшенең авырлыгын, вәхшилеген истә тотып, аны ачу эшенә Эчке эшләр министрлыгы үзе алынды. Шул ук көнне җинаять эше кузгатылып, подполковник Равил Фәйзрахман улы Алтынбаев җитәкчелегендә махсус оператив төркем төзелде, ул исә үз чиратында Питрәч һәм Казан шәһәре милиция бүлекләренә аерым йомышлар җиткерде .пар хәтта вак- төяк дип саналган очраклар турында да хәбәр итеп торырга, уяулыкны К арттырырга тиешләр иде. Кем белә, бәлки, җинаятьчеләр ни белән булса да үзләрен күрсәтеп алырлар, бәлки, кемдер бу турыда сүз чыгарып куяр? Шуна күрә ресторан, сыраханәләр күз уңына алынды... Кыскасы, барысына да эш җитәрлек иде. Җинаять урынында җыелган мәгълүматлар, Алтынбаевта тупланды. «Хәзер ин мөһиме—янган машинаның кемнеке икәнен ачыклау»,— дип фикер йөртте подполковник. Телефон чылтырады. —Тынлыйм, тыңлыйм. Әйе, мин,—дип җанланып китте ул,—Энәдә утыргандай, сезнең хәбәрне көтәм Шулаймы? Язам: Дягилев Иван Михайлович Аңлашылды. Адресы? Яздым... Рәхмәт сезгә! Тик аннары миңа рәсми документ бирерсез. Ул, урыныннан торып, канәгатьләнүдән кулларын угалап, бүлмәсе буенча йөренергә тотынды. Кем икән сон бу Дягилов дигәннәре? Нишләп анын машинасы моннан егерме ике чакрым җиргә барып эләккән? Әллә мәетләрнең берсе шул машина хуҗасымы? Алай булуы да бик мөмкин бит Тизрәк ачыкларга кирәк, әгәр дә ул исән икән, аны тизрәк күрергә, күрергә... Этәргеч нокта менә шушы... Алтынбаев үзенен дүрт бармаклы уң кулы белән (бармагын ике ел элек бер җинаятьчене кулга алганда пуля өзгән иде) кайчандыр кара булып хәзер көмеш йөгергән кабарынкы чәчен сыпыргалап алды һәм өстәлендәге селектор төймәсенә басты. —Керегез әле, капитан!—диде ул. Шул ук секундта диярлек, әйтерсең ишек төбендә генә көтеп торган, бүлмәсенә яшь кенә капитан килеп керде. —Безнен «эш»тә беренче, ләкин бик тә кирәкле ГАИ мәгълүматы алынды: мотор һәм шасси номерлары буенча картотекаларыннан янган машинаның кемнеке икәнен ачыклаганнар,—дип тезеп китте ул, аңа урын да тәкъдим итмичә—Менә фамилиясе, менә адресы. Хәзер үк белергә кирәк: нинди кеше? исәнме ул? Исән булса, машинасы нинди юл белән— әйтик, урлаганнармы анда, әллә башкамы— җинаять урынына килеп чыккан? Бу кеше яшәгән район милициясе, кирәк икән, участок милиционеры белән дә бәйләнешкә керегез. —Аңладым, иптәш подполковник. Китәргә рөхсәт итегез! —Барыгыз, бар, капитан! Дягилев Иван Михайлович дигәннәре исән-сау булып чыкты. Кырык биш яшьлек бу ир заводта инженер булып эшли, үрнәк гаилә башлыгы, намуслы кеше. Утырмаган, тартынмаган. Машинасын, үзе әйтмешли, «гомер буе акча җыеп» моннан җиде ай элек кенә алган булган. Ләкин дүрт ай да йөрмәгән, авариягә эләккән. Дөресрәге, анын машинасын арттан килеп иске генә «Жигули» бәрдергән. Аннан чыккан әзмәвердәй дүрт егет авариядә аны гаепләгәннәр. —Ә нишләп ГАИ чакыртмадыгыз?—дип сорады аннан капитан.— Кем гаепле икәнен алар, шәт, дөрес ачыклаган булыр иде... —Алар мина сүз әйтергә дә ирек бирмәделәр,—диде Дягилев.—Кем гаепле икәне көн кебек ачык: мин туктап тора идем, мина килеп тә бәрелделәр. Юри бәрдергән шикелле булды ул. Аннары пистолет белән янап, ремонт хакы дигән булып дүрт ай машинамда йөреп торырга ышаныч кәгазе яздырдылар... Үләсе килми, язып бирергә туры килде... Ышаныч кәгазен Илгиз Хәйбуллин исеменә язган икән. Димәк, машинасы өч ай чамасы бандит кулында булган. Адресын хәтерләми (әллә куркып әйтми!), аны бүтән очратмаган Килешкән вакыттан соң машинаны анын капка төбенә китереп куярга вәгъдә иткәннәр, янәсе... Кат-кат тикшерә торгач—күрше-күлән, завод җитәкчеләре, участок милиционеры да калмады—Дягилевның, чыннан да, үз көче белән яшәүче намуслы кеше икәнлеге ачыкланды. Ул теге чакта үзе белән «күрешкән» егетләр турында белгәннәренен бөтенесен дә сөйләп бирде Бигрәк тә исендә калганы шул: берсенең астагы ике алгы теше алтыннан... Илгиз Хәйбуллин дигән кешене эзләү башланды. Казан районнарында яшәүче меңнәрчә кешеләр исемлеге энә күзеннән үтте һәм менә, ниһаять, эзләгән фамилия, эзләгән исем! Борисково бистәсендә яши икән, адресы күрсәтелгән Монысы инде Дягилевка рәхмәт, беренче булып бу фамилияне ул атады1 Подполковник бу эш белән шөгыльләнүче коллегаларын ашыгыч кинәшмәгә җыйды. Соңгы көннәрдә алынган мәгълүматларны аналихтарга, шулардан чыгып аларнын һәрберсе алдына яна бурыч, яна сораулар куярга кирәк иде. Башта ул шәһәрдәге бүгенге хәл белән таныштырып чыкты Игътибарны җәлеп итәрлек, бу эш белән бәйле күренгән нәрсә юк иде шикелле Алай да шулар арасыннан берсе үзенә игътибарны юнатгергә. ниндидер бер эчке сиземләү, интуиция белән сагаерга мәжбүр итте Борисково бистәсенең бер тыкрыгында ташлап калдырган ВАЗ-2109 машинасы табылган. Әлегә кемнеке икәнлеге ачыкланмаган, хәзер ГАИ сотруднигы шуның белән шөгыльләнә икән. «Безнен эшкә катнашы булуы ихтимал Моны бик җентекләп тикшерергә кирәк. Хужасы кем? Ничек анда килеп чыккан?» Жннаятьне ачу эше көне-төне барды Нәтиҗәләр. мәгълүматлар подполковник бүлмәсенә агылды. Ул аларны бер-берсе белән чагыштырып карады, төрле фаразлар төзеде, кайберләре расланмыйча төшеп кала бирде, кайберләре өмет уятты. Яналары туа торды Аны бигрәк тә Илгиз Хайбуллин һәм анын даирәсе, дуслары кызыксындырды. Ләкин әле боларны ачыкларга кирәк иде. Шуңа күрә түземсезлек белән яна хәбәрләр көтте. Башта өстәленә Борисково бистәсендә табылган машинаның инде ачыкланган хуҗасыннан һәм анын белән бергә булган дустыннан сорау алу беркетмәләре ятты. Нәкъ шушы машинанын җинаять эшенә катнашы булуы бик мөмкин' Беренчедән, ул хуҗасыннан егерменче декабрьдә, җинаять эшләнгән көндә талап алынган Ләкин ана бер нәрсә аңлашылмады кайдадыр Горки бистәсендәге Бертуган Касыймовлар урамындагы АЗС янында кулга төшерелгән машинаны ни өчен әле Борисково бистәсендә ташлап калдырганнар’ Хәйбуллин да шунда яши Бу җинаять «Борисково» төркеменең эше түгелме'.’ Подполковник Алтынбаев торган саен шушы фараз ягына авыша бара иде. Анда табылган машина Семен Скорбицынныкы Төнлә милициягә алып килеп сорау ала башлагач, башта ул «машинаны егерменче декабрьгә каршы төндә гараждан урладылар», дип барды — Нишләп бу турыда милициягә хәбәр итмәдегез'’ Ник бу вакыйганы йолып калмакчы булдыгыз?—дигән сораулар бирелде ана —Әйтеп ни файда? Барыбер тапмыйлар —дип жавап бирде Семен. Иртәгесен ул яшәгән Северный бистәсендәге күршеләреннән сораштырдылар. ләкин алар мондый хәбәрне ишетмәгәннәр дә икән Гараж йозагы ватылып машинасы урланса, бу турыда алар сәгате белән белерләр, ишетерләр иде Ишетмәгәннәр Алай гына да түгел, бер күршесе егерменче декабрь көнне инде төштән сон аңа Соцгородка тикле утырып баруын әйтте. —Янына килеп йөри торган дусты Олег белән иде алар.—диде ул Бу каршылык шик уятты Скорбицынга берсеннән-берсе күңелсезрәк сораулар тагын-тагын бирелде Ахырда ул машинасын кайчан, ничек алулары, кыйнаулары, куркытулары турында дөресен сөйләп бирергә мәҗбүр булды Олегның фамилиясен дә атады. Бүлеккә китерелгән дусты Олег Мичугов га аның сүзләрен жөпләде Тик алар үзләренә һөжүм итүчеләрнең берсен дә сурәтли алмадылар — Бу шундый тиз. күз ачып-йомганчы килеп чыкты,—диде алар, үзара сүз беркеткәндәй—Йөз-битләрен күрми дә калдык Аннары күзне бәйләп куйдылар. Берни күрә алмадык Ул арада Илгиз Хәйбуллинга кагылышлы мәгълүматлар да алынды Ләкин алар әллә ни сөенерлек гүгел иде Инженер Дягилев әйткән егет, чынлыкта ике бала атасы, егерме дүрт яшьлек ир. менә инде берничә көн өендә күренмәгән —Өйгә кайтмый калганы юк иде Егерменче декабрь көнне бер иптәше белән чыгып киткән иде. шуннан күренгәне булмады.—диде хатыны Галия - Белмим, нәрсә булгандыр —Ирегез кем булып, кайда эшли иде? —Бер заводта тәэминат бүлеге агенты булып, дия ие мина...—диде Галия жавабында. Ләкин белешә-ачыклый торгач, Илгизнең инде ике ел бернинди заводта да, гомумән, беркайда да эшләмәве беленде. Әле РТИ заводында эшләп йөргән вакытында ук «Борисково» төркеменен актив әгъзасы булып алган. Бу исә әлеге төркемнең җинаятькә катнашы барлыгына тагын бер дәлил сыман кабул ителде. Шуңа күрә ул көнне аның белән бергә чыгып киткән иптәшен эзләп табу, белү бик мөһим иде. Хәйбуллиннын хатыны тасвирлавы буенча анын фотороботын ясадылар. Кат-кат ана күрсәтә-күрсәтә, менә хәзер нәкъ үзе, диярлек хәлгә китерделәр. Дөрес, башта бәлки кемнеңдер юкка чыгуы хакында милициягә туганнары хәбәр итәрләр дип уйлаганнар иде дә, юк. андый хәбәр кермәгән. Бер яктан, бу аңлашыла да: әле фаҗигагә берничә генә көн үтте бит. Гадәттә милициягә юкка чыккан кешене эзләүләрен сорап айлар үткәч кенә мөрәҗәгать итәләр, чөнки туган-тумачалары һаман: «Менә кайтыр, менә кайтыр», дигән өмет белән яши бирә. Тулы бер көн Илгиз Хәйбуллиннын теге дустын ачыклауга китте «Борисково» төркеме лидерларының берсе—Афанасьев Анатолий булып чыкты ул. Анын да нәкъ Илгиз белән чыгып киткәннән бирле күренгәне юк икән... Суд-медицина экспертизасы материалларын Илгиз Хәйбуллин белән Анатолий Афанасьевлар беркетелгән, авырган чакларында мөрәҗәгать иткән үз поликлиникаларындагы медицина карточкаларындагы анализ нәтиҗәләре белән чагыштырып-тикшереп карагач, әлегә шартлы рәвештә «№1»,«№2» дип йөртелгән мәетләрнең алар икәнлеге һичнинди шик калдыргысыз итеп расланды. Шулай итеп, җинаять чылбырының тагын бер буыны сүтелде. Ләкин бу да ачыклык кертәсе урынга, күп санлы сораулар гына тудырды... «Ярар, җинаятьне «Борисково» төркеме эшләгән дип фараз кылыйк...— Подполковник Алтынбаев башын ике кулы белән кысып уйга калды.— Ләкин алар менә шулай үз әгъзаларын—җитмәсә, берсе төркем лидеры бит әле!—Тик торганда гына юк итәрләр идеме’! Юк, бу нәрсә логикага туры килми. Алар мондый җәзага үзләрен органнарга саткан кешеләргә карата гына кулланалар. Ә сонгы вакытларда андый очрак булмады...» «Борисково» төркеме әгъзаларын, аларга якын дип саналган яшь- җилкенчәкне энә күзеннән үткәрү башланды. Ләкин дистәләгән кешеләрнең бик күп вакытын алган бу эш җинаятьне ачуга берни дә өсти алмады. Ә бит, чыннан да, нинди четерекле эш башкарылды! Кемнең нинди сигарет, папирос тартуына хәтле кызыксындылар Бигрәк тә «Мальборо» сигаретын тартучылар аерым игътибар үзәгендә булды. Күпме «Мальборо» төпчеге генә җыйналып, җинаять урынында табылганы белән—ә ул төпчек цитологик экспертизага тартылган иде—чагыштырылды. Ул төпчекләрнең яшерен генә җыйналып—юнәлтелүен искә алсак, монын нинди четрекле эш икәнен күз алдына китерүе кыен түгел. Чөнки шундый сигарет тартып торган һәр кеше янына килеп: «Тартып бетергәч төпчегенне мина бирерсең, без ана цитологик экспертиза үткәрәчәкбез», димәссең ич! Ә кешеләрнең намуслымы, әллә шиклеме икәнен ачыклау гына да нинди көч. күпме вакыт сорый торган нәрсә! Ярый ла ул дистәләгән кешегә генә кагылса?! Ә монда берничә йөз ир-атны энә күзеннән үткәрергә кирәк иде... Ачыклау вакытында тагын бер нәрсәгә игътибар бирелде. Машинасы тартып алынган Скорбицын белән Мичугов үзләрен «әсир» иткән егетләрнең берсе, салкын тигән шикелле, карлыккан тавыш белән сөйләшә, дигәннәр иде Тикшерү вакытында андый ир-атнын булу-булмавы да искә алынды. Ләкин андый кеше очрамады... Анын каруы Скорбицын машинасының «һәр квадрат сантиметрын» тикшерә торгач, аннан бер пуля табылды! Ул, арткы утыргычның арка терәгечен тишеп чыгып, кузов калаенда тоткарланып калган иде. Анын нинди тип коралдан атылуын ачыклау өчен экспертизага бирделәр. Икенче көнне үк пулянын «Вальтер» пистолетыннан атылуы турында рәсми документ Алтынбаев өстәленә ятты «Җинаять эшлә дә. эз калмасын. имеш! Ничек кенә сак кыланырга тырышмасыннар, эз барыбер кала ул!—дип уйлап алды подполковник, нигәдер сөенгәндәй, ниндидер күнел күтәренкелеге белән. Әйтерсен. хәзер алдында ятучы шушы пуля—бу җинаятьне ачу юлындагы сонгы буын!—Тик эзләрнен кайсы өстә, күз алдында ук ята. кайберләре эчкә яшеренгән була... Туктале тукта, монын Гвардейская урамындагы вакыйгага катнашы юкмы?»—Ул ашыгып селектор төймәсенә басты. герменче декабрьдән сон Илюхин инде айнып, үзләренен нинди авыр җинаять эшләүләрен төшенүдән куркып йөрсә дә. берничә көннән тынычланып калгандай булды. Эшендә ул нәкъ элеккеге Владимир Михайлович. «Шеф», гаиләсендә хатынын яратучы, ике баласын сөюче әти булып калырга, шулай булып күренергә тырышты «Ярый әле теге машинаны Борисково бистәсенә илтеп калдырырга баш җитте!—дип ирен кырые белән елмаеп алды ул өенә төшке ашка кайтышлый —Менә хәзер милиция баш ватсын инде! Шик шундук «Борисково» төркеменә төшәчәк. Талкысыннар әле үзләрен! Бераз кикрикләре шинәр... Ә аннары, тырышып та эшләре пешмәсә. «Эш»не ябарга мәжбүр булырлар...» илиция бүлегендә утыз яшьлек егеттән сорау алу башланды. Подполковник Алтынбаев группасы бу кешенен карлыккан тавышына игътибар итте —Сезгә салкын тидеме әллә?—дип сорады капитан — Юк. минем тавыш гел шулай.—дип җавап бирде ана егет Шунда капитанның башыннан «Скорбицын машинасын тартып алучыларның берсе карлыккан тавыш белән сөйләшкән бит!—дигән уй йөгереп узды,—Бәлки, аны егетләргә күрсәтеп, тыңлатып караргадыр'* Кем белә . Кайчак ничәмә-ничә айлар берсеннән-берсе катлаулы, чиләнгән нәрсәләрне ачыклауга китә, ә баксаң, эзләгән җавабын, мәсьәләнең чишелеше өстә генә, хәтта бөтенләй көтмәгән, игътибар да итмәгән җирдә генә ята...» Икенче көнне егет милициягә тагын китерелде һәм шунда Семен Скорбицын белән Олег Мичугов та чакырылды Алар шикленен тавышына игътибар итәргә тиешләр иде Үзләренә һөҗ\м иткән, машиналарын тартып алганнарның берсе шушы түгелме’ Ләкин алар төгәл генә җавап бирә алмады Бер караганда, тавышы да. йөзе дә таныш кебек, икенче яктан, берничә секунд эчендә генә күреп калган кеше турында ничек кырт кистереп «Нәкь үзе!» дип әйтмәк кирәк"*! Әгәр ул бөтенләй гаепсез кеше булып чыкса?! Ничек кенә булмасын, бу кеше хәзергә шиклеләр исемлегендә кала бирде, күз унына алынды Вакыт уза торды. Яңа ел да җитте Подполковниктан да. район милициясеннән дә җинаятьне тизрәк ачу чараларын күрүне, эшләрне тизләтүне көннән-көн катгыйрак таләп итә башладылар Таләп итү—бер нәрсә, ә җинаятьне ачу—икенче нәрсә, әлбәттә. Болай да көне-төне эшлиләр бит инде югыйсә Шуна күрә тикшерүчеләрнең кәефләре күтәренке дип әйтеп булмый иде Тырышалар-тырышалар. ә эшләренең гөп. начальство таләп иткән нәтиҗәсе күренми Гәрчә инде шактый нәрсә ачыкланса да. җинаятьчеләрнең кемлеге әлегә билгесез, алар һаман иректә кала бирә Кыскасы, эшне тәмамлар өчен чылбырда ниндидер буыннар җитешеп бетми Равил Алтынбаев шулай төшенке күнел белән уйланып утырганда, анын алдына җинаятьләр турындагы көнлек мәгълүматларны—кайда нинди хәлләр булуы турындагы хәбәрләр җыйналмасын китереп салдылар Ул ана Е М әллә ни игътибар итмичә генә күз йөртеп алды. Кызыксындырырлык берни дә юк шикелле.. Кемнедер талаганнар, кемнендер фатирын басканнар. Фучик урамындагы 83 нче йорт янында бер этне атып үтергәннәр... Туктале, бу эт атып үтерелгән бит! Димәк, кемдер корал кулланган! Бәлки, анын «безнен* эшкә катнашы бардыр9 . » Ул тиз генә район милиция бүлегенә шылтыратып, эт мәсьәләсе белән тулырак таныштыруларын сорады... Егерме алтынчы гыйнварда Эмма Ледовских атлы хатын иртәнге җиделәр тирәсендә фатирыннан ике этен алып чыккан. Аларны йортыннан ерак түгел бер мәйданда йөрткәндә ике ир очраган. Ни турындадыр сөйләшә- сөйләшә баралар икән, шунда этләрнең берсе, өреп, аларга таба чапкан. —Ал этеңне, тешли бит!—дип кычкырган берсе хатынга. —Курыкмагыз, ул борынчаклы,—дигән Эмма ханым һәм этен үзенә чакыра башлаган. Эт шуннан соң ир-атлардан сигез-ун метрда туктап калган. Тегеләрнең берсе пальто эченнән ике көпшәле обрез чыгарган да ике мәртәбә эткә аткан, яралаган. —Их, Олег, Олег, махмырлан кулың калтырый, ахры, синең!—дигән шунда икенчесе —Менә кара, ничек атарга кирәк!—Ул ашыкмыйча гына куен кесәсеннән пистолет чыгарган да эткә атып җибәргән. Эт шундук тынган... —Ул пуляны җир астыннан булса да таба күрегез!—дип боерды подполковник бу хәлне сөйләп биргән милиция бүлеге хезмәткәренә.—Бу бик мөһим! Бу шул кадәр мөһим! Ә теге хатын аларнын йөз-кыяфәтләрен сурәтләп бирә алдымы соң? —Бик төгәл сурәтләде! Хәтере искиткеч икән! Хәзер аларны ачыклау өстендә эшлибез, иптәш подполковник. Икенче көнне, ягъни егерме җиденче гыйнварда, кичке сигезләр тирәсендә шул ук микрорайондагы Р Зорге һәм Ю Фучик урамнары чатында ике ир-ат, Мөхетдинов фамилияле берәүне пистолет белән куркытып, анын «Москвич—2140» машинасын тартып алганнар. «Тәмам йөгәнсезләнде, оятсызланды бу шакшы җаннар!—дип куйды подполковник, җинаятьләр турындагы җыйналманы караштырып —Көн саен корал куллана башладылар. Үз башларына кылана болар. Валлаһи, юкка түгел... «Москвич» хуҗасы да үзенә һөҗүм итүчеләрне шактый тулы, бөтен нечкәлекләре белән сурәтләп бирде. Аның тасвирламасын эте атып үтерелгән Эмма ханым сөйләгәннәр белән чагыштырып карагач, бу ике җинаятьне дә бер үк кешеләр кылган дигән нәтиҗә ясалды Инде «Таулар» төркеме әгъзалары турында шактый бай мәгълүмат туплаган милиция бүлеге тикшерүчеләренә аларны исәпләп чыгаруы бик авыр булмады: шул ук төндә, ягъни сонгы җинаятьләренә дүрт сәгать тә үтмәде, аларнын берсе— Владислав Никитин кулга алынды. Һәрвакыт үзе белән йөртә торган «Вальтер» пистолеты да кесәсендә иде. Кулга алуларына ул шул хәтле гаҗәпләнде ки. хәтта бер генә сүз дә әйтә алмады—әйтерсең, аны паралич сукты Ул мондый хәлне күз алдына да китермәгән, күрәсең. . Икенчесен, Олег Новиковны, тан алдыннан, йоклап яткан җиреннән «җылы килеш» алдылар. Тентү вакытында пальтосының эчке ягында махсус элмәкләр ярдәмендә йөртелә торган ике көпшәсе дә киселгән ау мылтыгы—обрез табылды. Аларны эт хуҗасы белән шофер да таныды. Ул арада эткә тигән пуляның да нәкъ Никитинның «Вальтер» пистолетыннан икәнлеген раслаган экспертиза нәтиҗәсе килде. Бу дәлилләрдән беркая да китеп булмый иде. Хәер, башта икесе дә кылган җинаятьләрен үз өсләренә алмыйча, һәр нәрсәне кире кагып маташканнар иде маташуын, ләкин коры сүз белән ышанычлы дәлилләргә каршы күпме торырга була? Аннан соң барысын да үзләре үк сөйләп бирергә ашыктылар. Янәсе, дөресен сөйләгәч, суд карары йомшаграк булыр... Тик иң кызыклысы, Казан—Чаллы юлындагы җинаятьне ачу чылбырының ин мөһим буыны алда иде әле... Подполковник Алтынбаев этнен гомерен өзгән коралның «Вальтер* пистолеты икәнен белеп, бу турыда трассолог ясаган нәтижә белән танышкач, үзендә дәлил буларак сакланучы пуляны да аларга тикшерергә бирде Аны тик бер генә сорау борчыды: эттән һәм Скорбииын машинасыннан алынган пулялар шушы «Вальтер* пистолетыннан атылмаганмы ’ Ул бу сорауга жавап бирерлек нәтиҗәне ниндидер бер өмет һәм эчке дулкынлан) белән көтте. Әгәр Скорбииын машинасын кулга төшерүдә катнашучы табылса. Казан— Чаллы трассасынын егерме икенче чакрымындагы җинаять эшен ачылды дип санарга була. Жинаять урынындагы тәгәрмәч эзе нәкъ шуныкы бит Димәк, инде хәзер көн кебек ачык: бу машина анда булган! Мөгаен, җинаятьчеләр, эзләрен югалту, тикшерүне башка юлдан җибәрү өчен бу машинаны махсус кулга төшергәннәрдер Алдан уйланып эшләнгән эш бу! Ниһаять, берничә көннән сон анын өстеннән тау төшкәндәй булды: трассолог ике пулянын дә нәкъ шушы «Вальтер»дан атылуын шик калдырмый торган төгәллек белән раслады Дәлилле итеп, яна техник җиһазлар кулланып! Бу инде алар шөгыльләнгән җинаять эше буыннарынын калганнарын чишәр өчен ин әһәмиятле ачкычы. Йокысыз үткән кү-пме төннәрнен матур нәтиҗәсе иде. Үзенә бу гаеп тә ташлангач. Никитин тәмам коелып төште Бөтен җинаять эшләре берләштерелде, шушы сонгы ачыш нәтиҗәсендә эш күптән көтелгән агым һәм зур тизлек белән бара башлады. Тикшерүчеләрнең «урак өсте» иде бу сорау алулар, күзгә-күз очраштырулар, урыннарга чыгу.. Борисково бистәсендә табылган Скорбииын машинасынын эзе «Төзүче» кооперативы прорабы, шул ук вакытта «Таулар» җинаятьчел төркеме лидерларының берсенә әйләнгән Владимир Илюхин яшәгән Талмычыга алып килде Бер төн эчендә ул һәм шушы ук кооператив шоферы Юрий Коробов, сакчы Сергей Храмм. «Доктор» Дмитрии Фомин һәм тагын берничә кеше кулга алынды, аларда тентү үткәрелде Коробов фатирыннан «ПМ«. Илюхинныкыннан «ТТ» пистолетлары, башкаларныкыннан да төрле утлы кораллар табылды... Баштарак үзләренә ташланган һәр гаепне кире кагып барган элеккеге дуслар тикшерү вакытында кылган җинаятьләре өчен тиешле жәзанын котылгысыз икәнен анлап һәм монда ничек тә үз «өлешен« кечерәйтергә теләп, тырыша-тырмаша берберсен батыра башладылар һәрберсенең аз җәза аласы килә иде ... Подполковник Алтынбаев тәрәзә янына килеп урамга карады Анда, кышкы урамда, машиналар чабыша, тиз-тиз атлап, берәм-сәрән кешеләр үтеп китә Юл буендагы агачлар исә шәп-шәрә булып, каралып калган. Алар шулай моңаеп, сагышланып язны көтәләр сыман Менә шунда инде—язга чыккач—алар яшеллеккә күмелер, кешеләр күзен иркәләр, аларда саф. изге, җылы хисләр уятыр... Ул янадан өстәле янына килеп утырды һәм алдындагы кәгазьләр өстенә иелде Аны инде хәзер бүтән төрле четерекле эшләр көтә иде.