Логотип Казан Утлары
Повесть

АЛТЫН ЯТЬМӘ

Сихри балкышта яшьләр бии Ак ефәктән киенгәннәр, күбәләктәй очынала^Аллы-гөлле нур тасмалары биючеләрнең нәзек-нәфис сыннарына урала, оркестрнын сихри моны күнелнен ин нечкә кылларын тибрәтә ‘'Бешен балалар чын балет артистларыннан шәбрәк бии түгелме?—дип. куанычын кая куярга белмичә, сәхнә артыннан карап тора Тәслимә —Кара, ничек остардылар' Мин өйрәттем бит аларны. мин!" Иҗат әһелләре, менә шушындый минутларны күрү хакына, очына очына, шашына-шаш ына^дөньянын башка төрле куаныч-ләззәтләреннән ваз кичеп, гомере буе тырыша бит Ярый ла кайчан да булса морадына ирешсәң! Ә менә Тәслимә ун еллык хезмәтенен нәтижәсен күреп юра. аннан бәхетле кеше юк бүген! Әнә. биючеләр сәхнә алдына тезелеп бастылар да. бердәм хәрәкәт белән, нәзакәтле итеп баш иделәр Ә зал халык белән шыгрым тулы, һәммәсе аягүрә торып алкышлый лар "Афәрин! Браво! Тәс—ли—мә! Тәс—ли—мә' Тәс -ли- мә!’ Аны чакыралар Ул чыга Әнә. бер чибәр апа. галәмәт зур чәчәк бәйләме күтәреп, ана таба килә Бәй. чәчәк түгел, торт икән ләбаса! Өсте аллы- гөлле чәчкәләр рәвешендә ясалган бик зур торт "Яртысын биючеләргә бүлеп бирсәм, яртысы гел үземә кала". -дип уйлый Тәслимә һәм ин өстәге татлы алсу чәчкәне иреннәре белән суырып алырга үре лә Ул шунда уянып китте Берни аңламыйча. колаклары чынлавын гына ишетеп, караңгыда шактый вакыт кыимшанмыи ягты Ниһаять, зиһене ачыла башлады Башка—авыр уйлар, күңелгә ачы сызлану әйләнеп кайтты Нинди концерт? Нинди алкышлар? Мәдәният сараен котсыз тынлык, караңгылык баскан, анда балалар да. аларнын ата-аналары да. Медин» МАЛИКОВА—я/гчы. «Кар сулары» (1975). »Янар та\лар яктысында» (3 та. гомер» (1982). • Бер күрүдә яраттым»! 1985), « Басып сайрар талы бар» «Фидая» (1991) һ б китаплар авторы Россиянең һом Татарстанның атка юнган ишһният xeiMomiopc. Я чашев иееменЛкге премия шуреаты Башнда яши С Тәслимәнең хезмәттәшләре дә күптән күренми бит инде. Штатларны кыскарттылар, түгәрәкләрне күптән тараттылар Ниткән торт ул тагын. Ак булканы туйганчы кайчан ашаганы да онытылган инде Күңел сызлавына ашказаны ачытуы килеп өстәлде Су эчеп куярга инде әллә? Тәслимә, ирен борчымаска, күрше бүлмәдәге улы белән кызын уятмаска тырышып, яланаяк тавышсыз гына басып, аш бүлмәсенә узды Ишек ачык иде. Ул ут төймәсенә басты. Өстәл янында чуар трусик кына кигән ун яшьлек улы Самат басып тора, кулында кара ипи телеме. Иртәнге чәй янына, дүртесенә тигез бүлеп ашарга дип исәпләнгән ярты кирпечтән юка итеп кисеп алынган. Малай, әллә уттан куркып, әллә әнисен күрергә теләмичә, күзләрен чытырдатып йомды, иреннәрен кысты. Анын ике янагы бүлтәеп чыккан, күрәсен, ул ипине комсызланып капкан иде. Атар икәү, ана белән бала, бер-берсенен йөрәк тибешен ишетерлек тынлыкта һәм күзләрне ертырлык яктылыкта, шактый вакыт кара-каршы басып тордылар. Малай кыймшанмады. күзен ачмады, тик шәрә иңбашлары гына тетрәнә, гүяки китереп органны көтә иде.. Ана улын бу газаплы хәлдә тота алмый, шул ук вакытта нишләргә, нинди сүзләр әйтергә дә белми иде. Ул малайнын сары чәчле башын күкрәгенә кысып: "Улым, балакаем, нинди көнгә калдык бит”,—дип сулкылдап елап җибәрүдән көчкә тыелып калды. Калтыранган тавыш белән: — Бар. балам, кереп ят,—диде. Малай, ипи кисәген култык астына яшерергә тырышып, чәйни башлап, стенага елыша төшеп, әнисе яныннан шуып узды. Тәслимә йоклый алмады. Әнисен искә төшерде. Берзаман шулай, гаилә белән дүртәүләшеп авылга кайткач, җәйге матур кичтә, көтү кайтыр алдыннан, болдырда сөйләшеп утыралар иде. Киленнәре Нәкыя ишегалды уртасында сыер чиләгенә буханка-буханка ипи ваклый. — И-и, килде дә мул заманалар!—дип исе киткәндәй башын чайкап куйды әниләре.—Без үскәндә алабута икмәген дә җиткерә алмаган чаклар бар иде. "Мич алдында көлгә күмгән бәрәңгеләр ята, шуларнын берсен алып бирегезсәнә!”—дип тилмереп үлгән кешеләр булды. Нинди бәрәнге булсын, кәлҗемәсе дә юк иде. Ул чакта әнкәйнен, элегрәк заманнарда бик мул тора идек, ипи катыларын сыерга ашата торган идек, дип сөйләгәненә хәйран кала идем. Әнә, хәзер, күр инде, ашап туймаслык ипиләрне кирпече-кирпече белән малга турыйлар Гөнаһ шомлыгы була күрмәсен инде, ходай ачлык күрсәтмәсен! Мул чак белән юк чакнын алышынып килә торган гадәте бар. Алла сакласын! Менә хәзер Тәслимәнең хәтерендә ул чакта Нәкыя кулында уаланган соры бодай ипиләре аермачык төсмерләнә. Шушы төннән атылып чыгып, моннан алты-җиде ел элек булган җәйге кичкә, авылга очып кына барып төшәр иде дә, ипине Нәкыя кулыннан тартып алып, умырып кабар иле. Әллә теге чакта әнисе әйткән заман— туклыкның ачлыкка алмашынган чорымы бу? /Апай дисәң, илдә муллык лабаса, кибетләрдә, базарларда азык-төлекнең, әйбер-караның исәбе-хисабы юк. Тик алар Тәслимә белән Инсаф гаиләсе өчен түгел. Сигез ай инде заводтан эш хакы түләмиләр. Акчаны айлыклап санап көн күрергә күнеккән кешеләр бит алар! Елга якын эш хакы алмыйча ничек яшәргә кирәк! Инсафның җан кебек күргән “Жигули”ен сатканнарына да өч ай инде. Кадерләп-төзәткәләп торганга тыштан ялтырап күренсә дә, күптәнге машина иде, арзанга китте шул. Тәслимә үзен ишексез, тәрәзәсез таш куышта калгандай хис итте, хәтта янында яткан ире дә бу кысынкылыктан коткара алмый, юаныч бирә алмый кебек иде. Хәзерге вакытта күп акча яисә мул ризык кына аны юата алыр, иркен сулыш алырга мөмкинлек бирер иде Инсаф каян алсын аларны? Тагын әнисе искә төште. Теге чакта, болдырда сөйләшеп утыоганда Тәслимә: —Ә шулай да. әни, ачлык килсә, гаиләдә ин беренче кем үлә?— дип сораган иде. АЛТЫН ятьма —Ин элек ир кеше бирешә, кызым,—дип җавап бирде әнисе.— Чөнки ул бөтен гаиләгә азык эзләп хәлдән тая. Буш кул белән кайта да. сузылып ятып жан бирә Намуслы гаиләдә, балаларны кызганып, өлешне тигез бүләләр, ләкин ир-атка жан асрар өчен бала белән тигез өлеш кенә җитми. Ә хатын-кыз казан тирәсендә ялманып та хәл ала. Бу сүзләр исенә төшкәч. Тәслимәгә кайнар су сиптеләрмени, тәне кызышты ул да сонгы вакытта, аш пешергәндә, тәмен татуны сылтау итеп, артыграк кабып куймыймы? Димәк, ул да. улы Самат кебек, урлаштыра? Кызы Рәсимәнен дә башкалар күрмәгәндә чемченгәләгәне сизелә бит Инсафка исә алдына китереп куйганы гына эләгә. Димәк, җитмәүчелек аларнын тәнен ябыктыру, хәлсезләндерү генә түгел, җаннарын суыта, вөҗданнарын керләндерә** Үз өйләрендә бер-берсеннән урлашучы карак ясый?.. Нишләргә9 Бүгенге көндә анын белеме бер тиен тормый, һөнәре шулай ук. тәҗрибәсе, хезмәте беркемгә дә кирәкми. "Әгәр минем үземне базарга чыгарып сатсалар, әйтик, бик борынгы заманнардагы кебек, кеше сата торган базарлар булса, ничә тәнкә бирерләр иде икән9 ”— дигән саташулы сорау килде анын кызган башына. Ләкин шундук сискәнеп кипе Әйе. кешеләр хәзер дә сатыла, дип сөйлиләр Тәннәрен сатуны кәсеп итеп алган хатын-кызлар бар, диләр. Ләкин, беренчедән, утыздан узган хатыннарнын ул базарда да бәясе өч тиендер Аннары анын кулыннан килми бит ул эш. Бик тырышса да булдыра алмаячак ул аны Башка заманда, бөтенләй бүтән тәрбия алган бит ул Шунда ул үз-үзенә нәфрәтләнеп куйды, карангыда саташа башлады, ахрысы Башына тузга язмаган уйлар килә. Иртәнге чәй янына утыргач, ул калган икмәкне дүрткә бүлде Улы белән кызының телемнәргә керфек тә какмый текәлгәнен бүген аеруча нык сизде Өлешләрнең берсен кечерәк итте ул Анысын үз чынаягы янына этәрде. Чәйдән сон Рәсимә үзе белән бергә бишенче классны тәмамлаган дус кызы янына, аскы каттагы квартирга төшеп китте Ул кызнын әти-әнисе икесе дә ит комбинатында эшлиләр, аш өстенә керсә. Рәсимәне дә табын янына утырталар Самат та каралган кроссовкасын кия башлады. —Ә син кая? —Иптәшләрем янына! Малай, иелгән килеш, әнисенә астан кистереп карап алды. Салкын тимер төсле күзләрендә җәберсенү, ачу ярылып ята. әнисе сүз әйтсә, кабынып китәчәге күренеп тора иде Ачнын ачуы яман' Балалар артыннан ишекне бикләп алгач. Тәслимә зур бүлмәгә кереп, совет чорыннан калган "Горизонт” телевизорын кабызды Мәскәү- дән бер олы яшьтәге юан хатын, эшсез, акчасыз калган халыкка вәгазь укып маташа. Бүгенге шартларда һәркем үз көченә генә таянырга тиеш, ди. Әнә. ди, бер карчык, ди. күршеләре көньякка киткәндә, аларнын гөлләренә су сибеп, мәчеләрен карап торырга ялланган Икенче бер карчык челтәр бәйләп, шуны базарда сатып кәсеп итү җаен тапкан Бер ир-ат ватык тимер-томырдан тормыш кирәк яраш әмәлләргә керешкән "Сөмсерегез коелып, үзүзегезне кызганып, йомылып гктездә утырмагыз! Хәрәкәтләнегез! Урамга чыгыгыз! Кая да булса барыгыз!”—дип тәмамлады хатын нотыгын Тәслимә ачу белән шалт итеп телевизорны сүндерде Ана калса. бу квартирда ин тынгысыз кеше Самат әнә' Көннәр буе капларда йөри торгандыр' Башында һаман шулдыр инде анын да—ничек тамак ялгарга! Ә андый гамь юньлегә илтмәс шул-йә грулпировкага өстерәп кертер, йә токсикоманлыкка (Атла сакласын') сәбәп булыр, яисә бурлыкка (Ходай күрсәтмәсен!) өйрәтер Нишләрсен шунда, нихәл итәрсен’ Кая сон әле бу Инсаф үзе9 Баксан, костюм-чалбарын кигән дә. җыймаган урын өстенә сузылып яткан икән Чыгып китәргә җыенган да кире уйлаган, күрәсен —Син нишләп ятасын9 —Күрмисенмени, тик ятам. Ял итәм! Тагын бер айга түләүсез ялга кудылар безне! —Шуннан? Көн-төн урын өстендә аунарга дигәнмени? —Урамда аунарга кушасыңмы әллә? —Юньле ата булсаң, малаеңны карар идең әнә!.. Инсаф торып утырды да, хатынына астан сөзеп карады. Боздай салкын күз карашы ачу һәм нәфрәт тулы... тагын бер-ике сүз әйтешсәләр, сикереп торып, бәреп җибәрергә дә күп сорамас. Тәслимә тынсыз калды: улы Самат күзләре бит бу! Мондый охшашлык аны салкын су сипкәндәй айнытып җибәрде. Туктарга кирәк. Башка хатыннар, ирем кыйнады, дип зарланса, акыл өйрәтергә бик оста иде бит үзе: "Беркайчан да ирегезне ярсытмагыз! Теләсә нинди чарасын табыгыз, ләкин үзегезгә суктырмагыз! Ирләрнен кулы бер ычкынса, тукмаудан биздереп бул-мый”,—ди торган иде. Иренен аңа сукканы юк, чөнки Тәслимә вакытында чигенә белә. Ана карап сүзе дә аста калмый, тынычлангач, үз теләгәнен җайлап үткәрә. Бу юлы да гадәте җинде. ни ярсыган булса да, чигенде. Ишекне ябып, алгы бүлмәгә чыкты. Анын бөтен вөҗүден үпкә, җәберләнү, үз-үзен кызгану хисләре биләп алган иде. Ни өчен ин якын кешеләре аны күрәлмый9 Ни гаебе бар анын ире каршында, балалары алдында? Кай җире ким аның башкалардан? Тәслимәнең күзләренә яшь тыгылды. Ул, үксүен тыярга тырышып, тәрәзә янына килде. Анда, август кояшының чамасыз эссесеннән хәлсезләнеп, җилсез һавада нечкә ботакларын аска салындырган карт каеннар ышыгында, эскәмияләрдә әби- сәбиләр тезелеп утыра, ике-өч яшь хатын бала арбасы этеп йөри иде. Малайлар исә күренмәде. Самат кайда йөри сон әле? Улы өчен борчылу Тәслимәнең үзен кызгану хисен күмеп китте. Ул ашыгып йокы бүлмәсеннән озын итәкле, вак бизәкле күлмәген алып чыкты. Ни дулкынланган булса да, көзге каршына басып, эре дулкынлы конгырт чәчен җентекләп тарады, лак сипте. Каш-керфекләрен, битен буяды. Күптән күнегелгән бу эшләрне ул уйлап та тормыйча башкарды. Биек үкчәле кызыл туфлиләрен киеп, түгәрәк йөзенә гамьсезлек галәмәте чыгарып, ишекне ачты. Монысы да һөнәре өйрәткән гадәт—эчендәге тышында булса, беркайчан да башкаларны матур биетә алмаячаксың. Урта буйлы гына булса да, биек үкчәләре, тездән югары ерылган озын итәге, нечкә сыны аны башкалардан калку, зифа итеп күрсәтә, урамнардан узганда, күпләрнең карашын үзенә җәлеп итә иде. Самат урам чатындагы кечкенә базар артында, 6yui әрҗәләр, катыргы кисәкләре аунап яткан тузанлы мәйданчыкта, үз ишләре белән уйный иде. Киноларда күргән шөгыль белән мәшгульләр. бер-берсенә аякларын чөеп тибенәләр. Әнисен күрүгә, бөтен тәне тартылып туктап калды, каш астыннан янә сагаюлы, салкын караш ташлады. "Өметен өзгән, бер әйбер дә алып бирә алмыйм шул”,—дип уйлады Тәслимә кимсенеп. Йомшак кына итеп: “Ерак китмә, улым”,—диде. Өйгә керәсе килми иде, базарга аркасы белән борылып, урам чатына таба китте. Шәһәр үзәгенә илтә торган автобуска утырды. Барыр җире юк иде, Бауман урамында әрле-бирле йөренде. Кыйбатлы тауар белән тулган затлы кибетләргә. “Макдоналдс” ашханәсендә чират торган яшьләргә, анда да. монда да күтәрелеп-төзелеп килгән биналарга анда җан-фәрман эшләп яткан төзүчеләргә хәйран калды. Тормыш кайный’ кешеләр эшли, ашый, матур киенә, яши. Тик Тәслимәнең генә бу яшәешкә катышы юк. бу дөнья белән бернинди алыш-биреше юк. Ничек алай килеп чыкты сон әле бу? Элек эше дә башыннан ашкан иде, кибетләргә керсә, күзе төшкәнне сатып алырлык чамасы да бар иде Дөрес мәдәният сараенда гомергә зур акча түләмәделәр, әмма Инсаф—заводта алтын куллы оста, станокларны көйләүче, бик башлы уйлап табучы да Читтән торып институт тәмамлады, тик, мин кеше көтүләргә яратмыйм дип җитәкче булудан баш тартты. Акчасы да инженерлардан күбрәк килә иде. Уйларына батып, кая барганын сизми дә калган, ишегалдына кереп баскан икән Каршында таныш ишек. Каракүзев дигән эшмәкәрнен эш урыны, заманча әйтсән. офисы” Әгәр аяклары Тәслимәне монда китергән икән, гаҗәп түгел: Каракүзевнен кызы бакча яшеннән, ике ел буена бию түгәрәгенә йөрде. Үзе Инсаф белән бер цехта мастер иде. әле машинаны сатканда да ярдәм итеште. Каракүзев—карачай белән марҗадан туган егет—кыяфәте белән, күрәсең, әтисенә тарткандыр, түгәрәк битле, кара чәчле, юантыграк адәм Тәслимәне ачык чырай белән каршыларга тырышты Әмма эше тыгыз, борчулары зур иде. күрәсен. зарланырга кереште — Берәүнен дә эшлисе килми! Ашарга гына авыхтарын ачып куйганнар! Эшлисе килми?! Шаккаткыч иде бу Эшсез халык белән урам тулган! Бик эшлиселәре килә—юк эш! Тәслимә үзе бик эшләр иле Ә Вадим Каракүзев ни рәвешле авыр хәлгә калганын сөйли иде: ул Нижгар заводынын машиналарын сату белән шөгыльләнә, хәзергечә әйткәндә, шул заводнын дилеры икән. Бу айда эшләр бик кызып киткән, чөнки Нижгардан бер зур кеше Мәскәүгә түрә булып күчкән дә. Рәсәидәге бөтен җитәкчеләргә чит ил машиналары белән йөрүне тыйган. Үз илеңдәге заводларны эшләтергә, үз личеләренә акча түләргә кирәк, ди икән Шул хакта хөкүмәтнең карарын да чыгарганнар. "Мерседес"ларда. Трандчероки”ларда кыланып йөрүчеләрне жавапка тартачаклар, имеш Хәзерге вакытта районнардагы түрәләр “Волга"ларга күчеп утырырга ажгыра Тик район казналарында акча юк Машинаны иткә, майга алыштырып алырга туры килә мескеннәргә Менә бүген дә бер районнан атланмай килергә тиеш Вадимның аны урнаштырып йөрергә вакыты юк. хәзер үк Нижгарга чыгып чабасы бар' Май сатарга кеше табып булмый, каһәр суккыры 1 Май Атланмай. Тәслимә, сиздермәскә тырышып, ялманып куйды Әллә кайчаннан бирле инде алар өендә атланмайның булганы юк Маргарины гына кере.» лә зур сөенеч Узган төнне күргән төше хәтеренә килде теге татлы торт күзгә күренде, ирененә тимәде бит —Мин урнаштырыйммы сон?— диде Тәслимә, май тирәсендә чуалса, бөтенләй буш калмасын уйлап Вадимның күзләре кабынып китте: —Чыннан ла. алыныгыз. Тәслимә Зиннуровна! Свежий май. заводтан бүген чыкканны төяп яталар анда' Мин сезгә килосын унике меңнән* бирәм. Унбишәр меңнән кулыгыздан тартып алачаклар Күпмедән бирәсез’—дип шаккатып сорады Тәслимә Атар янындагы кибеттә майның килосы егерме алты мен тора, якындагы базарда егерме меңнән саталар Ярты бәясенә булып чыга түгелме бу? —Унике меннән. Тәслимә Зиннуровна Колхоз базарында унсигез мең майнын бәясе Кибетләр унбишәр меннән кулыгыздан тартып алачаклар Күпме сон ул? - Күп тә түгел! Өч тонна ярым гына. Өч тонна ярым’ Күпме урын кирәк сон ана"’ Ләкин Тәслимә берни уйлап өлгермәде. Вадим, мәсьәләне хат кылынганга санап, урыныннан сикереп торды да ишеккә юнәлде —Әйдәгез, бухгалтер белән таныштырам, барысын да анлатыр. ярдәм итәр, дип зиһене таралыбрак торган Тәслимәне дуылдатып күрше бүлмәгә Бәяләр 19% елгы алып кереп китте Андагы карангы чырайлы арык хатынга —үзем кебек ышанычлы кеше, майны бүген ул ала. барсын анлат, ярдәм ит,—дип быдырдады _да, чалбар балагына ут капкандай чыгып та чапты—поездга сонга кала икән Роза белән,—бухгалтерның исеме шулай иде,—өстәл аша кара-каршы утыргач, анын сөмсере коелган кыяфәтен күргәч, Тәслимәнең эчен шик корты нык ук кимерергә тотынды. Гомерендә бер тапкыр да сату-алу белән шөгыльләнеп караганы юк, нишләр? Ул арада Роза телефонга ябышты, районга шылтыратты. —Китерегез майны, кабул итәбез,—диде —Аннары борылып:—Нинди май китерсеннәр—кисәкленеме. каплынымы?—дип сорады. —Анын аермасы нидә сон? Розаның соры күзләре сирәк керфекләре арасыннан атылып чыгардай булып киңәйделәр—ул шул хәтле гаҗәпләнде. —Май күргәнегез юкмы әллә? Кисәкле май кырыгар килограммлы тартмаларда була, каплысы—ваклап төргәне—икешәр йөз граммлы... Бизнес дигән өлкәдә Тәслимәнең үз өстенә тулы җаваплылык алып кабул иткән беренче карары иде бу. Мәсьәләне дөрес хәл кылганы соңрак ачыкланды. Әгәр шунда кисәклене алган булса, белмим, ерып чыга алыр иде микән? —Ваклап төргәнен,—диде ул. —Каплысын,—дип кабатлады Роза телефонга. Аннары трубканы колагыннан алып:—Сәгать өчләргә килеп җитәләр,—диде. —Кайда очрашасыз? Тәслимә белә: бу бик мөһим мәсьәлә. Балалар белән күп эшләгән кеше, фәлән җирдә, фәлән вакытта җыелабыз, дип бик нык тукыганнан сон да, анлап җиткермиләр, буталалар. Аймылыш булалар. Шуның аркасында чит клубларда, мәктәпләрдә концертларның өзелгән чаклары булды. Ул. телефонны Роза кулыннан алып, үзе сөйләште. Чаллы юлыннан киләчәкләр икән. Димәк. ГАИ постын узгач, андагы күпер астына кергәнче, туктап торсыннар. Шунда очрашырбыз. Машинаның номеры.. Роза җинел сулыш алды. Чырае да яктырып киткәндәй булды хәтта. —Бөтен шәһәрне майга гарык иткәннәр!—диде.—Ике көн тоташ шылтыратып утырам, ник бер база, ник бер кибет кабул итсен! Һәммәсе май белән шыплап тулган. Аллага шөкер, котылдым. Бу юлы Тәслимәнең күзе акайды. Ничек? Майны сатар урын юкмыни'’ Роза исә ана карамый, кәгазьләр актару белән мәшгуль иде. —Кая. бирегез реквизитларыгызны,—диде ул.—Договор төзик. —Нәрсә сон ул "реквизит”? Розанын чиктән тыш хәйран калган кыяфәтен тасвирлап бетерү мөмкин түгел иде. —Сез нәрсә, күктән төштегезме әллә? Предприятиегезнең исеме, адресы, банктагы счеты. Пичәтегез үзегез беләнме? Шуннан сон бу икәүнең, бер-берсен аңламаудан гаҗизләнеп, рәнҗүен һәм ярсуын көчкә тыеп, буталып сөйләшүе китте Ниһаять, Роза Тәслимәнең бу эшкә очраклы рәвештә килеп кергән томана хатын икәнен аңлады. Керфеген дә какмыйча, бүлмәнең почмагына күзен текәп озак кына уйланып утырды да, үзалдына: —Мина барыбер түгелмени?—диде —Хуҗа кушканны эшлим дә вәссәлам. Кайткач үзе теләсә нишләр тагын.—Аннары Тәслимәгә —Менә сезгә договорный без кул куйган нөсхәсе,—диде —Иртәгә кул куеп, пичәт басып китерерсез Майны кабул итеп алырга доверенность бирәм. Исегездә тотыгыз: без сезгә килосын унике меннән бирәбез. Акчаны расчетный счет аша күчерергә кирәк булыр. Зинһар, озакка сузмагыз, машина өчен түләргә кирәк Ул Тәслимәгә берничә бит кәгазь сузды да, сумкасын алып, урыныннан кузгалды. — Калганын хуҗа кайткач сөйләшерсез. Ми не налоговыйда көтәләр Бүлмәдән чыккач, бухгалтерның күнеле йомшарып китте — Хәзер вакыты җайсыз шул,—диде ул баскычтан янәшә төшеп барганда — Сентябрь башында майны "Суык’" комбинатына җыя башлаячаклар Анда инде май заводларына үзләре теләгәнчә сатарга рөхсәт булмаячак. Шуна хәзер сатып калырга ашыгалар да Кайсына акча кирәк, кайсына машина Җитмәсә майны чит илләрдән дә күп китергәннәр Бераздан хәл җиңеләячәк. "Суык” комбинаты көзгә әзерләнә, сакларга товар кабул итми Анда барып йөрмәгез. Саклар урын тапсагыз, берәр айдан маегыз егерме меннән китәчәк. Менә күрерсез Безгә шул кырык икс миллионны күчереп куйсагыз, сентябрьдә яхшы табыш алачаксыз. Кырык икс миллион әлләни күп акча түгел Кырык ике миллион9 Күп акча түгел?! Күп дигәне күпме була икән сон ул акчаның? БухгалтерГлыбыр-лыбыр килеп, надан юлдашына табыш алу серләрен анлаткан арада, трамвай тукталышына килеп җиткәннәрен сизми дә калдылар Роза трамвайга утырып китеп барды. Тәслимә әвәрә булып торып калды. Сәгатенә карады—унбер тулган иде Машина килергә нибары дүрт сәгать калган. Шул вакыт эчендә майны бушатырга җайлы урын табарга кирәк Юкса эш харап булачак. Ул тукталыштагы эскәмиягә утырды да. сумкасыннан язу кенәгәсен алды Бу яшькәчә мәгарәдә ятмадым лабаса. халык арасында көн иттем. Киңәшер кеше табылырга тиеш! '—дип уйлады Берәүләр—кәсепкә маһир, икенчеләр ижатка сәләтле була, анарда исә бу ике сыйфат берләшкән иде Берничә кешене тоташтырып, хәрәкәткә китерүдә ул ижат чалымнары күргәндәй булды, күнелендә рәхәт бер җилкенү тойды, авыз эченнән генә көйли башлады хәтта Учындагы язу кенәгәсен актара торгач. "Менә ул!"—дип тукталып калды Нуретдин Камилев— бер министрлыкта зур гына җитәкче Улы Нурулла биючеләр арасында асылташ иде/ Якында тына, трамвайда ике тукталыш кына барасы. Урынында булса гына ярар иде Юлы унды. Камилев үзендә икән Алгы бүлмәдәге компьютер каршында иелебрәк утырган кәпә кызый башта аны каранты чырай белән каршылады Башын да калкытмыйча, сәламен дә алмыйча тына исемен сорады, телефоннан хуҗасына шылтыратып, кем килгәнен әйтте һәм шундук, алыштырып куйдылармыни, тураеп утырды, елмаеп җибәрде: Нуретдин Исмәгыйлович сезне көтә,—диде Ничек "көтә"’ Кемне көтә? Бәлки, башка берәу белән бутагандыр’ Әмма секретарыпа ялгышмый: Камилев чыннан да аны көтә булып чыкты. Ишекне ачуга, зур бүлмәнен түреннән, ике кулын сузып, каршыга атлады: —Тәслимә Зиннуровна! Менә бәхет! Сезне борчудан кыенсынып, шылтыратмый тора идем! Рәхмәт килүегезгә! Селектордан секретарьга дәште: —Люция! Кофе! Гаҗәп иде бу. чөнки, кагыйдә буларак, зур кешеләрне генә шушылай олылап каршы алалар, ни эш урыны, ни берәр төрле байлыгы булмаган буш кесәле бәндәләрне гүгел. Әнә. хуҗа түргә, үзенен иркен кәнәфиенә дә урнашмады, зурлау йөзеннән, ян өстәл кырыена, кунакнын каршысына утырды. Тәслимә Камилевнын елмаюдан балкыган ак йөзеннән, сабыйларча эчкерсез зәңгәр күзләреннән үз соравына җавап эзләде. Нилектәндер йомышын әйтергә кыенсынып калган иде ул Секретарь кертеп биргән тәмле печеньены кабып, кайнар кофе эчкән арада, министрлыкның авыр хәле турында сөйләштеләр. Хөкүмәтнең һичнәрсәгә акчасы юк: мәгарифкә дә, мәдәнияткә дә, сәламәтлек саклауга да. Кая барып чыгарбыз болай дәвам итсә. Тәслимә өзек-төтек җөмләләр белән хуҗаның сүзен хупларга тырыша, эчтән исә үзен ничек тотарга белми аптырый иде. Бу рәвешле әнгәмә кору якын дуслар, яхшы танышлар, бертигез кешеләр арасында була гадәттә. Ләкин биредә алар ничек тигез булсын? Алай гына түгел, хәтта үзеннән югары куя кебек түгелме Нуретдин аны? Тәслимә кояш нурларын бераз йомшартып торган затлы челтәр пәрдәләргә караган, башында: “Мин өемә шундыйларны берәр заман элә алырмынмы икән?”— дигән көнчелекле уй чагылып уза: ‘‘Вакыт үгә бит! Майны кая куярмын!”— дигән борчу аны күнелдән пычак белән уеп алгандай итә иде. Хужа исә сүзне әкренләп мәдәният йортына, бию түгәрәгенә, үзенең Нурулласына күчерде. Ниһаять анлашыла башлады: улы аркасында хөрмәтли икән ул түгәрәк җитәкчесен. Баласының тәрбиячесен кайсы ата ихтирам итмәс? Бигрәк тә тәрбиячесе яхшы булса. Нуретдин исә Тәслимәне тырыш, талантлы, сәнгатькә бирелгән остаз дип белә. Нурулла унберенчегә күчте. Алдагыны хәзердән уйларга кирәк. Мәдәният институтына керсә, бик яхшы булыр иде. Менә шул эштә ярдәме кирәк икән. Й ноле к башка килгән уй шул булды: бигрәк әйбәт! Бәйрәм ашы каракаршы/Берәү егетне институтка кертергә ярдәм итә, икенчесе май сатуда булыша. Монда бернинди хилафлык та булмаячак, чөнки Нурулла конкурстан биеп кенә узачак—Ходай аңа сәләтне мул биргән. Ике-өч ел элек алар чит илләргә баргаладылар. Алманиядә. Болгариядә, Венгриядә балаларның биюен бик яраттылар, Нурулланы һәрвакыт аерым алып мактыйлар иде Институтка аны да алмагач, кемне алырлар тагын? Ләкин.. Ләкин хилафлык бар иде монда. Чөнки сүз янәшә кую мөмкин булмаган, чагыштырып булмый торган нәрсәләр турында барачак иде. Яки. авырлыкларны җиңеп, сайлаган якты юлына тугры каласын, меңнәргә жан азыгы бирүгә, аларның тормышын бизәүгә хезмәт итәсең; яки. ул юлдан тайпылып, караңгы ешлыкларда акча аулау кәсебенә биреләсен. Тәслимәнең май турында сүз башлавын Камилев, мөгаен, менә шулай кабул итәчәк, күңеленнән аны хилафлыкта гына түгел, хәтта хыянәттә гаепләячәк иде. Ләкин каршысында утырган хатыннын өстәлдәге кәнфитпрәннекләрне учлап-учлап авызына тутырудан чак кына тыелып калганын беләме сон ул? Балаларын туйганчы ашата алмавына бәгыре ничек телгәләнгәнен беләме? Каян белсен! Хөкүмәт түрәләрне ач тотмый торгандыр, шәт. Ачнын хәлен тук белмәс. Тәслимә төкереген йотты да: — Минем сезгә бер үтенечем бар иде,—диде.—Май сатарга кирәк миңа. Өч тонна май. Камилев миңгерәп киткәндәй булды. Ул дәүләт эшендәге кеше, Инсаф белән бер токымнан, алып-сату кәсебенә карашы да шундый иде. Тәслимә ана бутала-бутала, быдыр-быдыр машиналар, бартер, арзан май турында сөйләргә тотынды. Камилев урыныннан кузгалып, түр өстәл артындагы кәнәфиенә барып утырды. Иөзе сүрелде, карашы өстәлгә текәлде. Ул аптырашта иде. гүяки әле генә анын каршысында биегәеп торган гүзәл сын. кинәт кенә мәрмәр терәге уалып, жиргә мәтәлеп төште. Ана ничек карарга? Иякне чөепме, әллә каш астыннанмы? — Майга урын табылыр анысы,—диде сүрән тавыш белән. Һәм, тирән көрсенеп, телефонга үрелде:—Вәгыйзовка шылтыратыйк. Бер уңайдан хәлен дә белешермен. Танышы белән бер-ике авыз сүз алышкач, ярдәм итүен үтенеп сорады һәм телефон трубкасын Тәслимәнең үзенә сузды. Сыра заводы янындагы зур базанын директоры булып чыкты ул кеше. Тәслимә, форсаттан файдаланып, бәяне ана арттырыбрак килосы уналты мен. диде Гажәп. Вәгыйзов мона бик теләп риза булды, ике-өч көн эчендә хакын да түләрбез, акчабыз бар, диде. Камилевнын каш астыннан сынап текәлгән күз карашы астында харап эшем кешесе булып кыланды Тәслимә. Машина килеп житкәнче. база директорынын берәр кая чыгып китү ихтималын уйлап, шундук склад мөдире белән тоташтыруын үтенде, анын белән сөйләшеп куйды. Ул саубуллашып чыгып киткәндә, Камилев урыныннан күтәрелмәде Күнел гүрен нык сыдырдыбу, ачыттырды, аннан сон да искә төшеп борчый торган булып каллБГИәкин Тәслимә моны онытырга тырышты Мәшәкатьләре күп иде: һәммәсен алдан күреп, көйләп куярга кирәк, сәхнәдәге бию кебек, күпләрнен хәрәкәте бер-беренә ярашып, үрелеп барырлык булсын! Ләкин барыбер кәйсезлекләр бер-бер артлы туып кына торды Башта машина сонарып килде. Эсседә, тузанлы юл читенлә бензин сасысы сулап, сәгатьтән артык көтте Тәслимә, әллә күрми калдыммы, әллә бөтенләй килмәскә булганнармы, дип төрлесен уйлап, борчылып, тәмам аптырап бетте. Ниһаять, бер калтырча “КамАЗ”да көткән саннарны күргәч, үз күзләренә үзе ышанмый торды: шулхәтле иске, пычрак машинага азык салып йөртәләрме? Басуга тирес ташый торганнардыр монын белән! —Өч тонна ярымга көчкә тутырдык, заводтан чыкканын көтеп торырга туры килде,—диде шофер Аннары Казан читендәге котсыз урамнар буйлап шактый буталып йөрделәр— берсенең дә монарчы ул тирәгә барганы юк икән Склад мөдире, юантык бәдәнле, карлыккан тавышлы Рәйсә ачуланып каршы алды: эш көне бетеп килә, йөк ташучылар да киттеләр инде, диде Әмма, майлап җибәргәч, эш җайланды, Рәйсәнен дә тавышы йомшарды, йөк ташучылар да табылды, аскы катка, суыткычка төшерә торган лифт та хәрәкәткә килде "Менә бит, булдырам!”—дип эченнән куанды, үз-үзеннән бик канәгать иде Тәслимә Суыткыч лигән җирдә— идән астында ике градус җылы булып чыкты. Ул сөткаймак тотарга көйләнгән, май сакларга яраксыз иде Нихәл итәсен: "Вәгыйзов алам диде, үзе карар”,—дип юанырга калды. Машина әрҗәсенең алгы өлешендә май шактый җебегән, бер тартмасы хәтта нык кына аккан булып чыкты. Анысын складка кабул итмәделәр. Тәслимә үзе белән алып китәргә булды Тартмада май егерме дүрт кило иде—күгәреп йөртерлек түгел. Рәйсә икегә бүлеп төрергә, бәйләргә ярдәм итте Ике кулына уникешәр кило күтәрүгә сыгылып килде Тәслимә Чөнки, ире—алтын багана, үзе—иркә хатын, авыр ташудан һәм авыр эштән монарчы азат булды ул. Рәхмәт. Рәйсә бер тартманы алды да капкага юнәлде. —Атла, атла!— диде —Бик шәп эшкә тотынгансың, көчен артыр бер.ндан Дөнья өңрәю' Ьет лә синдәй сыл\. нәфис идек. i\ in 1әрнен дә синдәгедәй кәттәләрен киеп кенә, ирләрнең күзен кыздырып, йөрәк очларын чәнчеп чәнчеп алгандай итеп кенә, чиста асфальтларда тек-тек басып кына йөри идек. Ә хәзер лап-лап. җирне нык-нык таптап барабыз менә гомер буйлап Тәслимә анын юан, базык гәүдәсенә, кин кара чалбарына, таушалган кроссовкаларына гаҗәпләнеп карады. Булмас. Мөмкин түгел. Бу хатын туганда ук билсез, тупас булып тугандыр Автобустан төшкәч, Тәслимәгә тартмаларны үзенә сөйрәргә калды Ана авыр гына түгел, оят та иде. ул үзен шушы хәлендә танышлары күрер, дип курка иде. Үзләренең ишегалдына ничек кайтып керер, анда очраган таныш хатыннарның күзенә ничек күренер иде—Алла белсен. Я «мыш бу юлы да аны кызганды, трамвай юлы аша чак өстерәлеп барганда, чал чәчле бер ир кеше туктатып: Нишләвегез бу?—диде —Балериналарга авыр әйбер күтәрергә ярыймы? Сынарсыз! Кая. бирегез, бир' тынлап та тормыйча, ике тартманы кадәр китереп куйды. Базарда майның кабы өч мең биш йөз сум икән. Тәслимә күршеләренә өчәр меннән сатты. Нык эрегәнен үзенә калдырды. Ул көнне өйнен һавасы ук үзгәреп китге.Тәслимә кызы Рәсимә белән базардан ипи- сөт кенә түгел, сыр, колбаса, туңдырмалар, кыяр, помидор, алма да алып керделәр, икәүләшеп майда йөздереп бәрәнге кыздырдылар, коймак пешерделәр. Зал ягында кунак табыны корылды. Тәслимә чәчәкле халаты өстеннән ал алъяпкычын бәйләп, ал яулыгын чөеп куйды. Ал төс ана килешә, ә аның бүген бик-бик матур күренәсе килә иде. Ыгы-зыгы килеп табын әзерләгән арада, ул Инсафка елмаеп— көлеп кенә, җиңеләйтеп, ансатлаштырып кына бу байлыкның каян килгәнен сөйләде: имеш, ул һич көтмәгәндә Каракүзевне урамда очраткан. Вадим бу арада май саткан икән дә. шунын бер тартмасын Тәслимәгә акчасын соңрак түләү шарты белән биргән. —Машинасы белән ишек төбенә китереп куйды.—дип иренен күзенә карап ялганлады Тәслимә. Шундый ихлас елмаеп сөйләде, хәтта үз әкиятенә үзе ышана язды — Алдым, ник алмаска! Тирә-күршегә сатып бетерәм мин аны! Саткан өчен һәр кабыннан алтышар йөзе үзебезгә кала. Эчне тишмәс! Анын шаяруы-шуклануы артистланудан гына түгел, күңеле чыннан да куаныч белән тулган иде Бу бәхет ана балаларының йөзе алланудан, иренен күзләренә элекке җылы-йомшак зәнгәрлек иңүдән килә иде. Аннары шактыйдан онытылып торган гадәтләрен искә төшерделәр. Инсаф кулына баянын алып уйнап җибәрде, Тәслимә пианинога утырды. "Жомга”ны, “Күбәләгем”не җырлап җибәрделәр, Рәсимә гадәтенчә бии башлады, Самат кашыклар алып зыңгылдатты. Аннары Тәслимә үзе дә сикереп торды һәм балалары белән кулгакул тотынышып сикергәләргә кереште. Ә Инсаф үзе уйный, үзе көлә, үзе хатынын тыйгандай итенә: “Чаманны бел, абыстай! Артыгын шашма!”—ди. Ул төнне Тәслимә сөйгәненең кайнар тәненә кинәнеп сарылды, татлы сулышын эчеп исерде, бәхеттән исереп, ләззәттән эреп: “Инсафым, дөньянын ин сафы! Рәхмәт сиңа, рәхмәт, рәхмәт!”—дип пышылдады да пышылдады . Ярынын кочагы анын өчен оҗмах, башка берни дә кирәкми иде. Әйе, җитди сөйләшүне иртәнгә калдырган иде Тәслимә. Чәйдән сон. балалар аш бүлмәсеннән чыгып киткәч, Инсафның күздәренә елмаеп карап, шаяргандай итеп: —Карале, әтисе, бизнес яхшы нәрсә икән бит,—дип куйды —Арзанга аласын да кыйбатка сатасын. Әллә без дә бераз җилкенеп алыйкмы? — Белмәгән эшкә тотынсаң, барып чыгарсын,— диде Инсаф таркау гына. Ул бу сүзнен җитдилеген анламый, үз уйларына чумып утыра иде.—Алып-сату осталары беткәнме әллә шәһәрдә? Тәслимә тирән итеп көрсенде дә: —Ә мин өч тонна май саттым инде,—диде. Инсафнын күзләре унып киткәндәй булды, иреннәре кысылды. Ана дөресен сөйләми булмый иде. һәм Тәслимә мөмкин кадәр кыскача аңлатып бирде: тауар базага тапшырылган, акчасын күчерер өчен банкта счет кына кирәк. —Кире тапшыр,—диде Инсаф катгый итеп —Йә Каракүзев белән базаны тоташтыр да. үзләре хәл итсеннәр. Сиңа аяк ялы өчен түләсеннәр —Аллыйсынмы син, юкмы: килосыннан өчәр меннән, өч тоннага Каршы әйткәнне алды һәм ишек төбенә да тартып тугыз миллион акча кулга керәм дип тора бит! Кем шуны ычкындыра? Син аны ел буе лиләп тә ала алмыйсын! —Эшләмичә алып була дип уйлыйсынмы әллә! Тоттырырлар, бар! Булмастай эшкә тотынма! Анламаган анламый. Инсаф та дөнья хәлен аңлый алмады —Якын бара күрмә, квартирыңны сатып та котыла алмассың,— диде Инсаф курка калып,—Жулик алар! —Мин дә шуны уйлыйм, чит-ят белән бәйләнергә ярамый, ышанычлы кеше табарга кирәк. Карале, азмы андый оешмалар, предприятиеләр хәзер! Безнен заводта да арадашчылар тулып ята. диләр бит! Завод тирәсендә яңгырдан сон үскән чебен гөмбәләре кебек үрчеделәр, дип зарланалар. Инсаф көлеп жибәрде, өстәл аша үрелеп, хатынынын бармакларын сыйпады: —Шул-шул менә, агулы гөмбәләр! Эченә ярамас!.. Анын назы, жылы дулкын булып, беләкләр аша бөтен тәнгә тарала, йөрәккә барып ирешеп, хәлне бетерә иде. Тәслимә кискен хәрәкәт белән бармакларын иренен кайнар учыннан суырып алды да сүзен дәвам итте. Теле такылдаганда башына әйбәт фикерләр килә Тәслимәнең. Үзе дә көлеп: ‘ Җил тегермәнен жил эшләтә, минем башны тел эшләтә”,— дип куя кайчакта. Бу юлы да шулай булды: — Карале, теге сезнең Минвәлиев. цехнын профкомы, эшсез калган эшчеләрне оештырам, дип йөргән иде бит! Җыелышы яз көне безнен клубта булды. Минем түгәрәккә балаларын китергән ата-аналарны жыеп сөйләште Туктале, ул берне генә түгел, икене оештырды бугай бит' Әйе шул, мин дә кызыксынып кереп утырган идем Менә искә төште Күп балалы гаиләләр өчен аерым счет булдырабыз. ’Миһербан” дип атыйбыз, дигән иде. Тагын берсен ничек дип атаганнар иде әле9 Хәтерләмисенме? Минвәлиевтан да ышанычлы кеше юк бит инде' Әйдә, шунын белән сөйләшеп карыйбыз! Инсаф сикереп торды, артсыз урындыгы шапылдап ауды. —Мин андый күселәр белән эш итмим' Син дә кысылып йөрмә! — Китереп биргәннәрен көтеп, кул кушырып утырыйкмы әллә'.’ .. Тәслимә теленә килгәнне такылдый калды, Инсаф бүлмәдән чыгып китте Шалтыр-шолтыр чынаякларны юган арада, үз-үзен тынычландырырга тырышты Тәслим.» Ай алла, нәрсәгә дип ызгыш-талаш чыгарды сон әле ул? Минвәлиев белән үзе сөйләшсә ни булган? Сөйләшкән- кинәшкән өчен судка бирмиләр ләбаса Хәзер менә күршегә керергә дә. телефоннан эзләп табарга кирәк үзен. (Үзләренен телефонын акча түләмәгән өчен өзеп куйганнар иде ) Заводтадыр әле. ерак китмәгәндер. Эшчегә генә сан юк, начальствоны куып чыгара атмаслар. Дөрес уйлаган булып чыкты. Берәр сәгатьтән Тәслимә Рудольф Минвәлиевичны буш цехнын аргы башындагы майга каткан бүлмәдән эзләп тапты. Минвәлиев кечерәк буйлы, төеп тутыргандай нык бәдәнле, бераз бүлтәеп торган корсаклы, нечкә сары мыеклы адәм иде "Чыннан да күсегә охшаган ’.—дип уйлады Тәслимә Бухгалтер Роза биргән договорны жентекләп укып чыкты да Минвәлиев “Эшне конкрет башкарып чыгуны үз өстегегезгә алсагыз, безнен яктан каршылык булмаячак”,—дип. кул куеп, портфеленнән мөһер чыгарып, басып та бирде. Тәслимәне ин кызыктырганы шул мөһер булды Совет заманында бер инженер Италиягә барып эшләп кайткан иде. Шунын. кайткач, андагы хужасы турында хәйран калып сөйләгәне истә калган: “Бөтенесен үзе башкарып чыга, мөһере кесәсендә" Ничек инде алай, мөһер бит ул завод директорының сейфында гына саклана торган тылсымлы әйбер' Аны директор үзе дә шапылдатып куеп бирә алмый, анын кушуы буенча секретарь гына куя! Ә монда, тимерчеләр ышкылып йөри торган куышта, күсе!ә охшаган шушы адәмнең кыршылып беткән портфелендә- мөһер Шундый мөһере булмау аркасында ире белән ызгышты, кулына керергә торган тугыз миллион сумнан колак кага язды бит Тәслимә Менә нинди кодрәтле сихри әйбер бит ул мөһер! Андый нәрсә алтыннан коелган булырга, ялтырап торырга тиеш иде Ә ул үзе кечкенә, үзе. шул цехта аяк астында аунап яткан тимер кисәкләре кебек, кап- кара иде. Иә алла, нинди юк-бар әйберләргә бәйле була кайчак безнен язмышлар! Ни булса шул булды, ярты сәгатьтән "Ашкын" дигән оешманың исеме-адресы, банктагы счеты— теге Роза әйткән “реквизитлары” язылган кәгазьләр, мөһер сугылган договорлар Тәслимәнең кулында иде инде. Эшсезләр оешмасына “Ашкын” дип исем кушканнар иде. янәсе, завод хуҗаларының авызына карап, алардан көтеп кенә тормасыннар, үзләре ашкынсыннар, үз тамакларын үзләре туйдыру хасиятен күрсеннәр. Тәслимә шул бик кадерле кәгазьләрне күтәреп, тузанлы троллейбуста әлсерәп, тирләп-пешкән халык арасында кысылып, шәһәрнең бер башыннан икенче башына юнәлде. Юлы ерак, троллейбустан төшкәч, монысыннан да тыгын, иске, дынгырдык автобуста тагын ярты сәгать барырга кирәк иде әле. Реквизитларны бирергә дип туп-туры алу-сату бүлегенә юнәлде. Анда, директор сине көтә, диделәр. Вәгыйзов, илле яшьләрдәге киң җилкәле, шома чәчле кеше, өстәле артында утырмый, тәрәзә турында әрле-бирле йөренә иде. Ул Тәслимәгә утыр дигәнне аңлатып, ишек төбендәге урындыкны тәкъдим итте. Алгы бүлмәдәге секретарына каты итеп: — Нина Петровнаны чакыр!—дип кычкырды . Нина Петровна алу-сату бүлеге башлыгы икән. Урта яшьләрдәге җирән чәчле хатын күренүгә, директор бик усал итеп: —Сез ник ул майны кабул иттегез?—дип сорады. Әмма тегесе бер дә каушап калмады, хуҗасы кебек кычкырып: —Безгә кичә май кермәде,—диде —Бездә бернинди договор да, накладной да юк. —Без сезнен үзегез белән сөйләштек бит—дияргә талпынып карады гаҗәпләнүеннән өнсез калган Тәслимә.. Әмма Вәгыйзов шундук аның авызын томалады: —Без конкрет сөйләшеп бетермәдек. Мин сезгә әйттем бит, белешербез, уйлашырбыз, киңәшербез, аннары хәл итәрбез, дидем. Ә сез майны китереп тә тыккансыз. Склад мөдирен бик каты кисәттек, чарасын да күрербез. Ул нинди башбаштаклык!.. Тәслимә ү} колакларына үзе ышанмады, шаккатып директорның йөзенә текәлде Мондый икейөзлелекне, әйткән сүздән кире кайтуны, биргән вәгъдәне күз алдында аяк астына салып таптауны һәм. барыннан да бигрәк, моны шул хәтле үз-үзенә ышанып, тамчы да оялмыйча, кыенсынмыйча эшләүне беренче тапкыр күрүе иде. Кара чәчле, кара костюмлы, каты тавышлы бу кеше, тәрәзәдән төшкән кояш яктысын каплап, аның баш өстендә албасты кебек биегәеп тора иде. Тәслимәнең бу хәле бастырылу кебек иде. Ул үзенең котылгысыз һәлакәткә дучар булуын аңлады. Ж,ылы складта май бозылса, Каракүзевкә кырык ике миллион сумны каян алып түләр? Рәйсәне эштән кусалар, ана ничек ярдәм итәр.’ Бу куркыныч адәмгә каршы каты әйтеп тә булмый, чөнки тауар анын кулында. Тәслимәнең күзләреннән ихтыярсыздан яшь тамчылары ага башлады. Ул кулъяулыгы белән аларны сөртеп өлгерә алмый иде Вәгыйзов белән Нина Петровна каршыларында елап утырган хатынны юатырга тиешләр иде. әлбәттә. Елаганны урамдагы узгынчылар да кызгана, ярдәм итәргә тырыша. Ләкин болар узгынчы түгел эш кешеләре иде Шуна күрә алар Тәслимәнең кыланмышларына илтифат бирмәделәр. Андыйны гына күргәнме алар? — Күпме заказ җыя алдыгыз?—дип сорады директор Нина Петровнадан. —Унсигезәр меннән биш йөз илле кило җыйдык,—диде тегесе — Анда кызлар кибетләргә шылтыраталар әле. —Безгә егерме процент кирәк бит инде. Димәк, килосын уналты ллтын ятьма меннән алу турында сүз дә булу мөмкин түгел. Ин күп дигәндә килосына ундүрт меннән договор төзи алабыз. —Мин риза, риза.—диде мен рәхмәтләр укырга әзер Тәслимә. —Сез эшне туктатмагыз, закахзар җыегыз.—диде директор Нина Петровнага Аннары Тәслимәгә борылды:—Менә шул ундүртәр меннән бер тоннасын урнаштырырга тырышырбыз. Калганын, зинһар, алыгыз, озакка сузмагыз. Бозылса, безгә үпкәләрлек булмасын Бу минутта ул инде албасты булып түгел, мәрхәмәтле Алып батыр булып күренә иде Яхшылык кылу Вәгыйзовнын үзенә дә бик ошый иде булса кирәк, базанын авыр хәлен аңлатуны кирәк тапты: —Күптәннән май белән эш иткәнебез юк инде. он. шикәр белән генә шөгыльләнәбез Ике-өч тонна товар белән вакланмыйбыз да Украинадан. Краснодардан вагонлап кына ташыйбыз. Аңлашылды. Вәгыйзов һич тә начарлык теләмәгән, кичә сөйләшкәндә уйламыйчарак вәгъдә генә биреп ташлаган Шәһәрнен майга гарык икәнен ул каян белсен? Ә инде эш болай көйсез килеп чыккач, кайсы җитәкче гаепне үз өстенә алсын ди Димәк. Тәслимәгә ябырылу— җитәкчелек итү ысулы гына икән Шулай булгач, ничек ана үпкәлисен9 Тәслимә шуны аңлады: тонналаган май сасыса, гаепне фәкать анын өстенә генә өячәкләр. Яшь урынына кан агызып еласан да, кызганучы булмас. Ул складка йөгерде. Рәйсә белән кинәшеп. май тартмаларын салкынрак почмакка, бәс сарган юан торбаларга таба шудырырга керештеләр Кичке якта Нижгардан Каракүзев кайтып төште Майнын кайсы базага тапшырылганын ишеткәч —Без алар белән эш йөртмибез,—диде —Акча түләмиләр алар Мин берзаман алардан ун тонна оннын хакын ала алмыйча чиләнеп беттем Ярты ел артларыннан йөргәч, көчкә шикәр белән түләделәр Ул адәмне утыртып та куйганнар. дип -ишеткән идем. Чыгарганнар, димәк Тәслимәнең авызы кипте/ВәгыЙзовның телефоннан биргән тагын бер вәгъдәсе исенә төште?—*** —Ул мина акча бар. диде. Бер-ике көн эчендә күчерәбез, диде. — Шулай димәсә. ана кем тауар бирә'.’ Анын ише базалар таралып бетеп бара Шуңа күрә теләсә нәрсәгә ябышалар да. Тәслимәнен эченә тагын ут капты Дозада ул акча турында сорарга да оныгкан иде Ә Каракүзевнен үз хәле хәл. Усал кыяфәтле каратут чырайлы бер ир килеп керде дә. тезләрен аерып утырды һәм Вадимнын күзенә текәлеп, сез алдакчы, сез безнең майны үзләштердегез, дип тиргәргә кереште Минзәләдән үк булып чыкты бу адәм, ике ай элек май китереп биргәннәр икән дә. вәгъдә ителгән ”Волга"ны Вадимнан әлегәчә ала алмыйлар икән. Күрше бүлмәдә бухгалтер Роза да гадәттәгедән дә ныграк кара коелып утыра иде. —Әллә кайчан әйттем мин Вадимга, салым түләүне сузасын, яхшылыкка илтми ул гадәтен, дидем Иое миллион түләргә чыгарды тикшерү! Илле миллион! Банктагы счетка кыршау салдылар, хәзер кергән бер акчаны салым өчен сыдырып алып барачаклар Тәслимәнен күңеле катмаган иде әле. Районнан килгән адәм тиргәгәндә дә. Розанын зарларын тыңлаганда да ул Вадимны кызганды Үзе өчен гүгел. беренче чиратта анын өчен борчылу ана гайрәт өстәде Зиһене ачылып киткәндәй булды, план кора башлады Майны сатар өчен тау күчерергә әзер иде ул. Табыннан колбаса, сыр төшмәде, һәр кич итле ризык пешә торган булды. Бурычны түләп, телефонны тоташтырттылар. Ләкин Тәслимә бу муллыкның рәхәтен чигә алмады. Чөнки һәр көн эт булып арып кайтып егыла, төннәрен тыныч йоклый алмый, күпмегәдер онытылып тора да, тагын сискәнеп уяна иде. "Май мүкләнми микән? Тагын кая барып, кемгә тәкъдим итим икән? Каян машина табыйм икән?”—дип өтәләнә, төшләренә дә машина, май керә иде. “Их, ник без машинаны саттык икән?” Бу үкенүле уй Тәслимәнең кызган башыннан китмәде. Башта майны сумкаларга тутырып, автобус-трамвайларда йөртеп маташты. Ләкин эсседә май каплары тиз жеби, кадере китә, сатар җире калмый иде. Аннары машина яллый торган итте. Кыйбатка төшә, ләкин шунсыз булмый иде. Үзләренең тугыз катлы йортына, тышкы ишекләргә май сату хакында игълан чыгарып элде. Дүрт-биш капны өеннән сатты. Ләкин ул гына нәрсә! Май төяп, элек үзе эшләгән мәдәният йортына барды. Оятын яшерергә, битенә битлек кияргә туры килде. Көн буе чабып кайткач, кичләрен телефонда утырды. Түгәрәккә йөргән балаларның ата-аналарына май тәкъдим итте. Гаҗәпләнделәр. Ихтирам кимү сизелде, ләкин һичкайсы тупас сөйләшмәде. Ә менә базада исә ана мөнәсәбәт, киресенчә, яхшырды: тырышлыкны күрделәр. Тәслимә көмеш алкаларын базанын баш бухгалтерына бүләк итте. Тәэминат бүлегендә эшләүчеләргә зур торт алып барды. Рәйсәгә янә майдан өлеш чыгарды. Үзенә калькулятор сатып алды. Кичләрен кайткач язып, санап утыра торган булды. Акчаның шактые машинага китә, ашарга да алмый булмый, телефонга, калькуляторга, бүләк-күчтәнәчләргә. Калганын шундук Розага илтеп тапшырырга кирәк иде Чөнки,—Вадим хаклы булып чыкты,— база бөлеп килә, майны көн саен кибетләргә озатып торсалар да, баш бухгалтер ни тырышса да, акча “Ашкын'Та азлап-азлап кына җибәрелде. * * * Ниһаять, тырышлык җиңде, май сатылып бетте, Тәслимәнең суыткычы, үзенә дип калдырган ун кап майны санамаганда, бөтенләй бушап калды. “Ашкын"нын бухгалтеры Солтания белән очрашыр алдыннан, калькуляторында шык-шык итеп, санап чыгарды ул. Машина ялларга, бүләкләргә, өйгә тоткан чыгымнардан соң, җиде миллион чиста керем калырга тиеш икән. Димәк, анын җиде миллион сум акчасы банкта “Ашкын”нын счетында ята, дигән сүз. Минвәлиев белән бухгалтерга бераз калдырмый булмас. Ике миллионын алып калсалар да, биш миллионы кесәгә керәчәк бит әле. Алла боерса, бераз вакыт булса да нужасыз, иркенгәеп яшәп калырлар. Балаларны мәктәпкә әзерлисе бар, уку әсбаплары, өс-баш алырга кирәк, һәммәсенә җитәр. “Ашкын"нын бухгалтеры Солтания чын мәгънәсендә исеменә лаек мәһабәт кыяфәтле яшь хатын иде. Эре сөякле, нык бәдәнле куе кара чәчле,—ана һәрнәрсә мул бирелгән Шәһәр бистәсендә үскән иркә бала, пошмас, кабаланмас, гажәеп сөйкемле каратут йөзендә һәрвакыт канәгатьлек хисе чагыла, тырнаклары һәрчак буялган, кара бөдрәләре сонгы мода кушканча тарап, лак белән катырылган. Тәслимәдән тынгысызлык бәркелеп торса. Солтаниядән мөлаем гамьсезлек сирпелә иде. Ул югары белемле инженер, әмма бу заман килгәч югалып калмаган бухгалтерлар курсында укып чыккан да, “Ашкын” кебек килделе-киттеле биш-алты оешманың акчасын санарга ялланган. Зур оешмаларда эш бик тынгысыз, диләр. Хуҗалар күпләп урлый, аны капларга кирәк очы барыбер кала, тикшерү килә дә ин элек бухгалтерның якасыннан эләктереп АЛТЫН ЯТЬМӘ 19 ала. Алла сакласын. Ә монда акчасы да юк. борчуы да аз. Эш хакы килә тора үзе. дүрт-биш җирдән шактый җыела. Нәфесеңне тыя белсәң, тыныч яшәргә бик җитә. Үзәктәге бер кечкенә оешмада кысан гына бүлмәсе, сейфы, өстәле, килгәнкиткәнне утыртырга ике урындыгы бар икән Солтаниянең Керделәр, кара-каршы утырыштылар. —База акчаны күчереп бетерде.—диде Солтания гадәтенчә бик тыныч кына. Ә Тәслимәнең күңеленнән куаныч ташый иде. Нәрсә булса булды, тырмашты, чапты, гарьлеген эченә йотты, ире белән бозылышты, әмма ахырда морадына иреште! Менә хәзер Солтания акчаны сумкасыннан чыгарып бирер, банктан алып кайткандыр Әмма бухгалтер ашыкмады, сумкасын өстәл тартмасына ук тыгып куйды да. иркенәеп утырды, кәгазь алып, битенә җилпергә кереште. Тәслимә анын хәл алганын көтә иде Шактыйдан сон гына, тулы иреннәрен назлы тибрәтеп. Солтания: — Мин расчет ясап. Каракүзевка соңгы суманы күчердем, иртәгә барып җитәр, борчылмасыннар,—диде. Анннары урыныннан кузгала башлады:—Мин төшкене ашамаган әле. әйдәгез, барып киләбез. —Тиз генә исәп-хисап ясыйк. Акчаны алам да китәм мин. Солтаниянең монлы күзләре гаҗәпләнүдән зурайды —Нинди акча? —Ну безгә калган керем. Май ундүртәр меннән сатылды. Каракүзевка унике меннән түләдек. Минем санавым буенча, җиде миллион чамасы калырга тиеш анда. Солтания өстәл тартмасыннан зур калькулятор тартып чыгарды —Очын-очка ялгап санамадым әле мин,—диде калькулятор төймәләренә баскалап.— Шулайрак чыгадыр. Минем исәп буенча да шул чама. Тәслимәнең эченә җылы инде. —Сезгә мәшәкать өчен күпме кирәк булыр икән0 —Салымнарны түлибез башта.—Бухгалтерның җитез бармаклары калькулятор өстендә биешергә тотынды —НДС майдан егерме процент, юлга нуль өч процент — Нинди юлга? — Ну шундый салым бар. Чиста табыштан угыз биш процент НИОКР Тузган тораклар өчен. Соц-культ-быт Моңарчы ишетмәгән ят сүзләрдән Тәслимә аптырап китте —Безнен картотека да шактый иде.—дип дәвам итте Солтания саный биреп. —Анысы нәрсә тагын? —Түлисе бурычлар Апрельдән бирле яттылар. Устав язган өчен, регистрация өчен. Кәгазь-каләм алганның да хакын кайтарасы бар Күп түгел, бер миллион чамасы гына Аларын банк күчереп тә куйган инде --- ---- Тәслимәнең бугазын кайнар төер кыса башлагандай булды. Атай ла үзен тыныч тотарга тырышты ярый, ике миллионы китсен, тагын биш миллионы кала бит әле! Калганын кайчан алып була соң? —Соцналогларны күчермичә бирмиләр - Анысы нәрсә? —Эш хакыннан салымнар Пенсия фонды, социаль страхование, медицина кассасы, эшсезлек фонды Аларына шактый пеня да җыелгандыр әле Дүрт ай бит инде Иртәгә салымнарны күчереп бетерәм дә. шундук алырга да була. Пенясы йөз егерме ике көнгә, берәр проценттан ио> егерме ике процент. Ай саен йөз сиксәншәр меннән Нинди йөз сиксән мен сум сон ул? — Безнең соиналоглар шуннан артмый, зарплата аз бит, президент- нын өч йөз мен. баш бухгалтерның ике йөз илле мең генә. Апрельдән бирле начисление барды, счетка акча кермәде. Шуннан килеп чыга ул. —Сез апрель өчен эш хакын мин май саткан акчадан алмакчымыни? Солтания ана шаккатып карады. и —Апрельдән атда август өчен эш хакы алып булмый бит инде Закон рөхсәт итми. Башта апрельгә, аннары майга... Август өчен зарплата сентябрьдә бирелә. Банк белән договорда шулай куелган. Сезне акча ведомостенә кертеп тә булмый әле. Сез бездә эштә саналмыйсыз. Приказ бирелмәгән. Рудольф Минвәлиевич мина ул хакта берни әйтмәде. Сез сөйләшегез анын белән. Юкса кешене бушка эшләтергә бик остарган. —Акча кермәгәч, бухгалтерга нинди эш сон ул? Бу юлы Солтаниянең тирән күз төпләрендә ризасызлык шуып узгандай булды. —Тик торгызмыйлар,—диде..—Анын кайбер салымнары болай да бара. Милициягә түләү мәжбүри, мәсәлән. Тәслимәнең йөзенә карады да, аңлатуны кирәк тапты Солтания: —Муниципаль милициягә дигән аерым салым бар. Эш хакыннан түләнә. Эш хакын начислять иткәч... —Сезнен эш хакы алынмаган дидегез бит. —Алмасак ни, начислять иткәч, налогы да санала. Аны түләргә кирәк. Отчетларны налог испекциясенә биреп барырга кирәк. Рудольф Минвәлиевич үзе дә анда-монда чаптыра. Әле тегендә барып бәреләбез, әле монда, тулыгы гына юк. Авыз ачып йөрсәгез, август өчен зарплатасыз да калырсыз. —Минме? Шул хәтле акча кертепме? —Ә каян күренә аны сез керткәне? Документларда сезнен фамилия юк. Анда Рудольф Минвәлиевич белән мин кул куйдык. “Төшләремә дә кермәде болай буласыларым”,—дияргә генә калган иде Тәслимәгә. Кызган баштан бөтен ярсуын бухгалтер өстенә коюдан чак тыелып калды. Шушы арада күргәннәре аны бераз булса да тыелырга өйрәткән иде инде. Шунын өстенә эчке бер тавыш араларны бозарга ярамавын, бу хатынның әле кирәк булачагын кисәтә иде. Ул тизрәк чыгып китү ягын карады. Минвәлиевнен үзе белән сөйләшергә кирәк. Ни өчен әле аларга биш айлык хезмәт хакын Тәслимә табып бирергә тиеш? Бу акчаны табу өчен нишләделәр алар? Минвәлиев берничә тапкыр кәгазьгә мөһер сукты да, Солтания банкка баргалады. Аларнын шул аз-маз хәрәкәтләнүе Тәслимәнең күз яшьләре, кичергәннәре, көн-төн чабуы белән чагыштырырлыкмыни? Ул нинди салымнар тагын? Кеше эшләгәннең бөтенесен ала торган салым була микәнни? Алай булса, эшләгән кеше үз тамагын ничек туйдырсын да, балаларын ничек асрасын? Ә бит ишеткәне бар иде Тәслимәнең бу хакта. Салымнар эшләгәннен барысын алып бетерә, хәтта артыгын да суыра, дип гәзитгә укыганы да бар иде. Ышанмый иде. Үз башына төшмәгәч, бәгыренә үтмәгәч, каян беләсен? Минвәлиевне заводтан эзләп йөрергә сон иде инде. Тәслимә анын өенә китте. Фатир ишеге ямьсез көрәнсу төскә буялган, кырый ярыкларына, кышын жил кермәсен өчен, соры киез тасмалары кагылган иде. “Ишеген дә рәткә кертә алмаган адәмнән ни яхшылык көтәм, нишләп шәһәр буйлап анын артыннан чабып йөрим сон әле?’’—дип уйлады Тәслимә Ишек ачылып, анын каршында пәйда булган Минвәлиевне бу юлы чын-чынлап күсегә охшатты. Тегенен өстендәге иске күксел спорт костюмы юан биле, кечкенә күзләренең сагаюлы карашы шулай итә иле Тәслимә өйгә кереп тә тормады, шыксыз ишек янында, баскыч мәйданчыгында гына сөйләштеләр. Күренеп тора, Минвәлиев бухгалтериядә Тәслимә кебек үк томана, нинди салымнарны күпме түлисен белми иде. —Без сезгә алдагы айларда да эш көннәре язарбыз, шулай итеп тиешле акчаны әкренләп түләп бетерербез,—диде ул, бик зур яхшылык эшләгәндәй, корсагын тагын да бүлтәйтә төшеп. Ана ни дисен0 Апрельдән буе бер тиен акча таба алмаган, алдагы айларда каян тапсын ул? Ә дөньяда август аенын жылы, җилсез. тузанлы киче иде. Урамнарда халык тулгана, тик берәү дә ана игътибар итми, бәрелеп узганда да күтәрелеп карамыйлар. Тәслимә үзенен кыяфәтен күз алдына китерде дә, оялып куйды. Әле күптән дә түгел урамнарны балкытып узган хатын шушымы? Сонгы вакытта ул. күп йөрергә, авыр күтәрергә уңайлы булсын өчен, күксел футболка белән чалбардан йөри. Аягында Рәсимәнен мәктәптә кия торган сандалие. Чәченен дулкыннары да бетте—шома итеп тарап, баш артына кыстыргыч белән каптырып куя торган итте Битне җентекләп бизәүнен дә кирәге калмады—сатучыга артистлану-кылану килешмәгәнен белә ... Шулай итеп, ул урам халкы арасында, чүплектә кайнашкан чыпчыкларнын берсе кебек, бер иш булды да калды Ничек шул хәтле үзгәрде сон әле ул? Шөгыль' Шөгыль адәм баласын үз калыбына сала. Тәслимәнен үз шөгыле— халыкка бәйрәм ясый торган, бар карашларны үзенә жәлеп итә торган һөнәре бар иде. шуңа хас буларак, анын кыяфәте, рәвеше, йөреш- торышы да башкалардан аерылып тора, очраган кешеләргә бәйрәмнәрен искә төшерә иде. Бүгенге шөгыле исә кешеләрнең көндәлек мәшәкатьләре, җитмәүчелек, борчулар белән бәйле, кыяфәте дә шуна ярашкан Эчне бушатырга, уйларны уртаклашырга, юаныч табарга кешесе юк иде бу көнне Тәслимәнен. Дус хатыннар дачаларда яталар, бакчаларында казыналар. Балалары әле кечкенә, ире исә анын бу борчу-мәшәкатьләреннән читләшкән иде. Өйне караштырып, ашарга әзерләгәндә һаман уйланды да уйланды Тәслимә. Моннан бер генә ай элек берәрсе, алып сату кәсебенә керешерсең, дисә, ышанмаган булыр иде. Әле кайчан гына бу кәсеп "спекуляция" дип атала, хурлыклы шөгыль булып санала иде. Караклык белән тин куела иде ул. анын өчен төрмәгә утырталар иде Тәслимәнең туганнан туган бер абыйсы Можгада яши иде. аягына басмаган, артына утырмаган дүрт баласын калдырып, бик иртә үлеп китте Шул сабыйларның анасы кайчакта Казанга чүпрә сатарга килә, Тәслимәләрдә кунып чыга иде. Хәзер менә җиңгәсенең, авыр күтәренеп, эт булып арып килеп кергән чакларын исенә төшерде дә. үзалдына кызарынып чыкты Тәслимә: йөзенә бәреп әйтмәсә дә. гаепли иде ул җингәсен. кимсетеп карый иде аңа! Ә бит ул батыр хатын икән' Ул йөзгән агымга Тәслимә бер генә кереп карады, ә ничек шәбәреп чыкты менә! Теге елларда ул эш бигрәк афәтле, бигрәк куркыныч иде. бүгенге авырлыклар өстенә анда милиция дә эзәрлекли иде бит әле' Бирешмәде җиңгәсе, балаларын ач-ялангач итмәде. Дүрт баланы берүзе! Ә монда Тәслимә белән ире ике баланы мәктәпкә киендерә алмыйлар! Тирәннәнрәк уйлап карасаң, башка күпләргә дә гел яхшылык эшләп йөргән бит ул җинги. Можгада тир түгеп чүпрә ясаган хезмәт кешеләренә гадел эш хакын алырга булышкан, икенче яктан. Казанда яшәүчеләрне чүпрә белән тәэмин иткән Әгәр ул китереп бирмәсә. Тәслимә дә бәлеш пешерә алмас иде ләбаса, чөнки ул чакта сатуда чүпрә юк иде Бер танышы Тәслимәдән сорап алып. Магнитогорскидагы әнисенә җибәргән иде хәтта. "Изге юлда йөргән безнен ак күнелле җиңгәбез, ә мин аңгыралыгым, тәкәбберлегем аркасында гына ана эчтән каралып торганмын",—дип уйлады ул үкенеп Җингәсен искә төшерү Тәслимәнең уйларын бер эзгә салып җибәрде Ана менә хәзер нишләргә ’ Бөтен тырышлыгы җилгә очканны авыз ачып карап торыргамы’ Ул тапкан акча банкта ята. Ләкин банкка ул керә алмый, аны кая куйганнарын тикшереп тора алмый. Димәк, акчаны эшлисен икән, ул синен кулда булырга тиеш Нинди ахмак үз акчасын чит кеше кесәсенә сала'.’ Акча документларына Тәслимә кул куярга тиеш Мөһер, теге кодрәт тамгасы, шулай ук анын кулында булырга тиеш' Минвәлиевнен икенче оешмасы "Миһербан” дип атала, анысының да мөһере бар. анысында да Солтания бухгалтер икән.. "Баш катыргыч кына ул да,—диде Солтания,—бер тиен акча кергәне юк —"Бигрәк әйбәт”,—дип уйлады Тәслимә, һәм җәмгыять әгъзаларының исемлеген сорап алды. Арада Каракүзевнын хатыны, сөян агачыннан ясалгандай ак, юка гәүдәле, һәм сүзен кычкырып, туры әйтә торган Лена да бар икән. Тәслимәгә дәрт керде, ашарга пешергәндә, өй җыештырганда җырлый, хәтта ара-тирә биеп ала торган булып китте. Чөнки ул элекке шөгыле—спектакль кую дәрте белән янды Анда төп рольнең берсен — үзе. икенчесен Минвәлиев башкарырга тиеш. Спектакльнең исеме — “Алтын мөһер”, эчтәлеге— шул мөһерне дию кулыннан тартып алу иде. “Аерылмагыз, аерылмагыз, булса да сәбәпләре,—дип җырлады Тәслимә — җиткәндер алтын мөһерне кулга алу сәгатьләре”. Әйе. җыелыш җыярга да аны спектакльгә әйләндерергә. Шулай итмәсән, халык алдына чыгып: "Минвәлиев бу эшне булдыра алмый, аны куарга кирәк”, —дип дөресен сөйләсәң, моралына ирешә алмаячаксың, чөнки завод эшчеләре профсоюз җитәкчесенә каршы чыкмаячак. Димәк. Минвәлиевне бәреп төшерү өчен, аны башта чөеп җибәрергә кирәк. Күккә чөеп мактарга! "Хөрмәтле иптәшләр!—дип үзенә генә мәгълүм көйгә салып мырлады Тәслимә — Бүгенге җыелышта без Рудольф Минвәлиевичка чын күнелдән зур рәхмәтебезне белдерергә тиешбез". Бу урында озакка сузылган көчле алкышлар бик ярап куяр иде дә бит, җиде-сигез кеше арасында андый ук мәхлуклар булмас шул Ярый, алкышларсыз гына дәвам итәрбез. “ Ул шундый авыр заманда безне, балаларыбызны кайгыртып, берүзе ике оешма оештырды. Ярты ел буе аларнын эшен берүзе алып барды. Мин. аңа мактау грамотасы бирергә, бер айлык оклад күләмендә премия белән бүләкләргә тәкъдим итәм Минвәлиев, талантлы җитәкче буларак, эшне җайга салды. Хәзер дәвам итәргә кирәк. Ике оешманы алып бару анын берүзенә ифрат авыр. Шуна күрә мин “Ашкын’Та президент итеп үз кандидатурамны тәкъдим итәм Мин инде бу эшкә өлешемне дә керттем, оешмага алты миллион сум акча эшләп бирдем". Ә Минвәлиев нишләр икән? Акылы булса, ул да Тәслимәне мактарга тиеш. Шуннан сон Минвәлиевне аркасыннан сөеп кенә эшеннән алалар да. президент итеп Тәслимәне сайлап куялар. Спектакль тәмам. Уку башланган чак, ата-аналар барсы да өйләрендә, кирәкле сигез кеше Тәслимәне беләләр иде. Аларны җыю читен булмады. Каракүзева белән алдан ук сөйләшеп куйды Тәслимә. Башта һәммәсе анын планы буенча барды. Минвәлиевне мактау чыннан да һәммәсенең күнеленә хуш килде. Ә менә Минвәлиевнен үзенә акыл җитмәде. Тыелып кала алмады, Тәслимәгә ташланды ул: —Бу хатын намуслы кеше түгел, аферистка! Әзер оешманы кулына төшереп, акча үзләштерергә маташа! Анын. төкереген чәчә-чәчә, әле генә үзен күккә күтәреп мактаган кешене хурлавы тыңлаучыларга ошамады. Дөрес, дәгъвәгә дә кермәделәр. —Рудольф Минвәлиевич, сезгә ике оешма бик кирәкме инде?— диде Лена.— Эшләгез берсендә иркенләп! Шул сүз җитте, Минвәлиевне көйләп-җайлап кына урыныннан алдылар да, Тәслимәне сайлап куйдылар. Иң кызыгы шул булды: җыелыштан сон Рудольф, аның янына килеп, узган айлар өчен эш хакын бирүен үтенеп сорады. —Сезгә, әлбәттә, бүгенге көнне дә кертеп эш хакы түләнер һәм бер айлык премия бирелер,—диде Тәслимә. Ә эченнән: "Юк, мин болай түбәнсенмәс идем”,—дңП уйлады Менә ул кодрәт тамгасы—мөһер—ниһаять Тәслимәнең учында. Хәзер инде банкка акча керсә, фәкать аның кушуы, анын ризалыгы белән генә тотылачак. Ул һәр тиеннен кая киткәнен белеп торачак. Әмма бер нәрсә кәефне кырды: мөһергә ияреп акча килмәде. Солтания һәммәсен дөрес санаган булып чыкты. Минвәлиев белән расчет ясагач һәм бухгалтерга да эш хакын түләгәч, Тәслимәнен үзенә алыр нәрсә калмады да диярлек. Рәсимә белән Самат мәктәпкә былтыргы киемнәрен киеп киттеләр. Тагын май сатарга туры килсә, ничек эш итәргә белер иде инде Тәслимә! База директорыннан да алдатмас, мөһер юклыктан да каза күрмәс иде. Ләкин ярты хакына май сатучы юк иде шул инде. Сентябрь башыннан •‘Суык'' комбинаты эшкә тотынды, заводлардан чыккан барча майны кышка сакларга үзенен очсыз-кырыйсыз бозлы мәгарәләренә йотып кына тора башлады Районнарга майны үз белдекләре белән сату тыелды Азык-төлек биреп машина алу шаукымы узды. Вадимнын да эше комга барып терәлде. Тәслимә бераз вакыт кына булса да ашауны кысмыйча яшәп караган иде. Шунлыктан акча кысынкылыгын бу юлы аеруча авыр кабул итте, вакыт-вакыт тәнен нидер богаулый, сулышы кысыла кебек иде хәтта Фәкыйрьлеккә чыдый алмый торган, аннан котылу өчен чын-чынлап таш актара, жир читенә бара торган кешеләр бар дөньяда. Тәслимә шундыйлардан иде. Аны фәкать бер теләк, теләк кенә түгел ярсып ашкыну биләп алды: бу кыршаулардан ничек тә котылырга! Әнә. базарлар кайнап тора, нинди генә затлы ризыклр. зиннәтле товарлар юк. һәммәсе сатыла. Кемнәр ала? Нигә Тәслимә шул алучылар арасында түгел0 Ул кемнән ким? Май сатканда интеккәннәрен, кимсенгәннәрен уйламый, һәммәсенә риза, тик ике баланы туйганчы ашатырлык, кеше арасында ким-хур булмаслык итеп киендерерлек акча гына булсын! Ул көннәр буе базарларда йөрде, бихисап ларекларда чит ил кием- салымын күз алдыннан үткәрде һәм аларнын шактый зәвыксыз икәнлеген ачыклады. Ул мондый чүпрәк-чапракны очкычларга төяп, җәһәннәмнән ташып йөрмәс, нәрсә алып кайтырга икәнен белер иде! Тик ничек барасың анда9 Тагын Каракүзевка китте Вадимнын янында хәләл жефете Лена утыра иде. Тәслимә, мактанасы килеп, аларга мөһерне күрсәтте —Ташлагыз, чүп бит ул,—диде Лена гадәтенчә коры гына — Вадим ничек котылырга белми, ә сез мөһер, имеш, расчетный счет! Әнә. акыллы кешеләр Төркиядән дөнья кадәр тауар кайтарып саталар, банкка да чапмыйлар, салым инспекциясенә дә сәлам бирмиләр —Төркиягә барып житү өчен күпме акча кирәк бит -Кәсебенә керешсән. ныклап тәвәккәлләсәң, акчасы йөри-йөри туплана анын Әнә мин дә бер тиенсез башлаган идем. Вадимга предприятие ачып, машиналар белән сәүдә итәрлек булды Бетереп туктады әнә. мөһере генә калды. Хатынынын бу сүзләренә Вадим көлеп, башын чайкап кына куйды —Төркиягә барасы булсагыз. Ленадан гына сорагыз,—диде — һәммәсен өйрәтер, анын белән югалмассыз — Бер шарты белән: мина шундагы бәядән тун алып кайтып бирсәгез,—диде Лена. Әйтерсең. Тәслимәнең уйларын белеп торганнар, әйтерсен. аны гына көтеп утырганнар. —Төркия дигәндә мин пас.—диде Вадим,—үзегез сөйләшегез һәм бүлмәдән үк чыгып китте, ике хатын кинәшә калдылар. Эш бик гади икән. Хәзер менә көз. халык тун ала. Таныш-белеш. туган- тумачадан. тунны базардагыдан шактый арзанга алып кайту шарты белән. заказ җыясын. Базарда сатканнарның чыгымы күп анын: урын өчен түлисе, палаткасын аласы, рэкетирларга бирәсе, салымны да бөтенләй түләми котылып булмый Димәк, син тунны базардагыдан шактый арзанга сатсан да, керемен андагыдан ким булмаячак Алган кеше өчен дә яхшырак—туны башкаларныкы белән бертөрле булмый. Бу—бер. Икенчесе—үзеннән акча чыгару кирәкми —Истанбулда минем бик ышанычлы танышларым бар,—диде Лена.— Син унгасулга карама, мин әйткән җиргә туры бар. — Мин төрекчә белмим бит. Ничек аңлашырга'’ —Алар русча аңлый! Сина бигрәк җиңел, татарча гына сөйләшәсең. Төрек белән татар теле бик якын, диләр. Безнен белән барганнар рәхәтләнеп сөйләшә иде. Татарларга мөнәсәбәт тә яхшырак. Син кайчан китәсең? Тәслимә аптырап калды: —Чит ил паспортым да юк бит әле. —Анысын бер-ике көндә ясап бирәләр. Син заказлар җый. Миннән дә сорашып йөрүчеләр бар. Алайса бүген кич сөйләшәм мин алар белән, иртәгә акчасы булыр. Егерме тун алып кайтсан.. Безнен кызга да яна кирәк бит! Димәк, мина икене. Шундагы бәядән —Ә мина ни калыр сон?—дип сорады Тәслимә сагаеп.—Май белән булгандай килеп чыкса? —Анда син кеше белән бәйләнгәнсең. Акча тирәсенә ятларны якын китерәләрме? —Үзегез барырга уйламыйсызмы? —Сумка ташудан гарык,—диде Лена —Шунда йөри-йөри ике тапкыр корсак төшердем. Бусын саклыйм, табам барыбер. Вадим да, малай алып кайт, дип ялына. Акча убыр кебек ул, вакытында нәфесеңне тыя белмәсәң, чонгылга алып керә! —Бер барудан күпме калыр икән? —Мин әйткәнчә эшләсән. кырык процент үзеңә калачак. Ун проценты юл чыгымнарына. Утыз процент, дигән сүз. Ну мин бик аз алам. Күбрәк булырга тиеш. Егермене алып кайтсаң, икесе миңа, унсигезне өчкә бүл, димәк, алты тун хакы кесәңдә калырга тиеш. Шунсыз интегеп йөрергә дә кирәкми Шылтыратышырбыз, мин хәзер тоташ телефонда утырам. Диспетчер булдым. Ике машинабыз бар бит безнен, шуларны йөртәбез. Жанга тынгы юк-югын . тик тәнем тынычта, шунысы кадерле,— дип яссы корсагы турында сары күлмәген сыйпап куйды ул. Самолет Казанга кичке якта килеп төште, һәрберсе билдән биек дүрт сумкасын берәм-берәм сөйрәп азапланганда, Инсафны күреп алды Тәслимә Йөрәге сулкылдап куйды. Килгән! Җибәрергә риза булмаган иде. үпкәләп калган иде , барыбер каршы аласы иткән! Куаныч хисенең татлы дулкыны бөтен үпкә-сапкаларны юып алгандай итте. Әнә ул каршыга килә, зәнгәр күзләрендә ярату, ак йөзе шатлыктан нур сибә.. Тәслимә анын күптән күнегелгән^хуш исле кочагына керде дә,’башын күкрәгенә куеп, күзләрен йомды Иә Алла, бәхет анын сөенечтән балкыган йөзен күрүдә, йөрәк тибешен ишетүдә бит инде! Әле генә дүрт сумканы дуылдатып йөрткән Тәслимә кинәт көчсезләнде, берсен дә кузгата алмас булды, һәм кирәкми дә. Бетте ятлар арасында талкыну, бәргәләнү, бетте авыр күтәрү Инсаф борылып кемгәдер кул селтәде. Каракүзев! Менә кем әйткән Инсафка, менә кем алып килгән! Икесе сумкаларны дуылдатып алып чыгып та киттеләр Тәслимәгә алар артыннан теркелдәргә генә калды ‘ и ’ Истанбулнын тыгын урамнарыннан, мингерәйткеч базарларыннан аэропортлардагы ыгы-зыгыдан сон. Казанга илтә торган юл буйлап машинада бару татлы төш кебек иде Нинди иркенлек, тынычлык җанга ял бирә торган төсләр! Юл читендә каеннар көзнен алтынына манчылып баеп барган кояш яктысында балкып та. ямансулап та торалар, яшел чыршылар исә яшәешнен мәңгелеген раслыйлар кебек иде. Ә өйдә бәйрәм. Рәсимә белән Самат икесе ике яктан килеп уралдылар Ераклардан бер әйләнеп кайту бик файдалы, аерылышуның җиләс жиле шифалы канаты белән арадагы кер-тузанны сөртеп алгандай итте. Бу кичне ул парына сөекле яр. балаларына газиз ана булу бәхетенә коенды Шундук сумкасыннан бүләкләрен алып бирде. Рәсимәгә дубленка. Каракүзев кызы белән пардан. "Минем кызым аларныкыннан кимме әллә?” Саматка да тун. Инсафка күн пинжәк. Балалар этешә-төртешә көзге каршында бөтерелгәндә. Инсаф бүләкне „карамыйча да сумка өстенә куйды. —Иә, киеп кара инде син дә!—диде Тәслимә. —Соңыннан. Үзенә алдынмы сон? —Юк әле. Шулай диде дә Тәслимә, иренен күз карашы үзгәргәнен күреп, сискәнде. “Әле” дигәне ялгыш ычкынды, кирәкми иде. Алдагысына ишарә итәргә ярамый иде бүген Тик моны икесе дә шундук үткәреп җибәрделәр. Өидәгеләр бик матур итеп табын әзерләп куйганнар иде: Инсаф нык борычлап итле бәрәңге пешергән—ул аны “чахохбили" дип атый. Рәсимә ит белән дөгедән “керпе” ясаган. Самат та тик тормаган, помидор белән суган тураган. Торт та алганнар хәтта. Ә анысы каян? —Эш хакын бирделәр,—диде Инсаф —Рәсимәгә костюм алдык —Миңа кроссовка!—диде Самат әтисен бүлдереп. Монысы Тәслимәнең күңелен тырнап узгандай итте. Ни өчендер ул Инсафка акчаны тагын да бераз бирми торуларын тели иде. Шулай кулайрак булачак иде ана Әмма тыштан елмаерга тырышты, сөенгәндәй итенде: —Әйбәт булган, котлыйм,—диде. Әниләре кайту уңаеннан балаларга чын бәйрәм ясау, биеп-жырлап алу тиеш иде. Тик ни сәбәптәндер Инсафның баян уйныйсы килмәде Радионы тоташтырдылар, аннан бер ир затынын, анлаешсыз чит телдә, тамак төбе белән җикеренгәндәй җырлаганы ишетелде. Самат боргаланырга. тибенгәндәй хәрәкәтләр ясарга кереште. Тәслимә кызын җитәкләп аның янына чыкты Тик озакка түгел, нигәдер тиз туктадылар бу юлы Диванда монсу кыяфәттә утырган Инсафның җитди карашы биюгә дәртне сүрелдерде. Арага күләгә төшеп, анын әкренләп куера барганын икесе дә сизәләр иде. Икесе дә аны куарга, юк итәргә телиләр иде Икесе дә бер-берсен югалтудан куркалар иде. Шуна күрә бу төндә алар бер-берсенә бердәнбер икәнлекләрен аеруча нык тойдылар, беренче кавышкан чакларындагы кебек онытылып, назландылар. —Карчыгым, матурым! Әйдә, тагын бер малай алып кайтабыз! —Алып кайтыйк Малай булсын. Агалы-энеле булырлар. Ике ир туганга яшәү җиңелрәк, диләр.Самат сиңа ошаган. Бу юлы мина ошаганны алып кайтыйк. Әнисенә ошаган ир бала бәхетле була, диләр. Алып кайтыйк. Хәзер, бу көннәрдә ниятләр!ә иң унай вакыт Тәслимә бәхете тулып елмайды. Ул фәкать Инсаф теләгәнне тели, анын җаны кыйпылчыгын йөрәге астында йөртергә тели, акча да. мал да кирәкми, гомумән дөнья гаме көлке иде ана! Хатыннар нәкъ менә шушындый төннәрдә сәламәт, таза, дәртле улларнын анасы булырга беренче адымны ясыйлар да инде. Ленанын әйткәннәре расланды—туннарны саткач, алтысынын акчасы янга калды. Бу әле балаларына, иренә алган бүләкләрне исәпкә алмаганда Инсаф алып кайткан акча пүчтәк иде моның белән чагыштырганда Ул арада танышлары, бер-берсеннән ишетеп, тагын акча китерә башладылар. Инсаф аны җибәрергә риза түгел иде. Ләкин Тәслимә тыңламады. Соңгы тапкыр барам, диде һәм бу сүзе хак иде. Ул табигате белән чын хатын, андыйлар турында, ир заты итәгенә генә орынып үтсә дә буйга уза, диләр Ире кочагында эреп, тилереп, дөньясын онытып уздырган төннәре болай гына үтмәс, мөгаен Димәк, акча бик кирәк булачак иде әле. Тәслимә, ире эштә чакта, өстәлдә язу калдырып, китеп барды. Самолетка утырыр алдыннан ике сәгатьтән артык аэропортта тулганырга туры килә: әле монда чират торасы, әле тегендә көтеп утырасы. Уйларына мавыккан Тәслимә кемнеңдер аны күзәтеп йөргәнен сизмәде. Ә күзәтүче, сынап караучы булган. Озын төз сынлы, сары мыеклы, утыз бишләр тирәсендәге ир кеше юкка гына чиратта анын артына килеп басмаган һәм анын янәшәсенә эскәмиягә килеп утыруы да очраклы гына булмаган икән. Бу ниндидер ният белән эшләнә, дип уйларлык та түгел иде, чөнки ул адәм үзен бик әдәпле тотты— утырыр алдыннан ике арага, эскәмиягә зур зәңгәр сумкасын куйды. Авыз ачып беренче сораганы да юлдагылар өчен бик гадәти иде: —Гафу итегез, сезнең дә беренче баруыгызмы? Тавышы бик йомшак, күңелгә ятышлы иде. Тупас җавап биреп булмый, дәшми калу да яхшы түгел. —Икенчесе,—диде Тәслимә коры гына, читкә карап. Сүзне озайтасы килмәгәне анлаган кешегә анларлык иде. Әмма мыеклы әллә аңламады, әллә анламамышка салышты. Тирән итеп көрсенде дә, башын аска иеп: — Ә мин беренче тапкыр барам,—диде, һәм үзалдына сөйләгәндәй:— Кая барырга, нишләргә, бернәрсә белмим,—дип өстәде. —Халык кая барса, шунда барырсыз. Ялгышмассыз. —Сез дә шулай итәсезме? —Мин дә. Сүз өзелде. Икесе ике якка карап, дәшми-тынмый утырып тордылар шулай. Әмма самолетка чакыруны ишетү белән, мыеклы сикереп торды да: —Рөхсәт итегез,—дип Тәслимәнең сумкасын алды. Тарткалашып булмады— мондый чакта ир-атнын хатын-кызга ярдәм итүе табигый лабаса. Тәслимәгә сумкасы артыннан тыгыз-тыгыз теркелдәргә генә калды— мыеклынын адымнары үрчемле иде. Самолетка алар беренчеләрдән булып керделәр. Бу адәм, стюардесса белән сөйләшеп, Тәслимә белән янәшә утырды. Юл озын—өч сәгать ярым барасы Урыннар кысан—ике арага зур сумка кыстырып куярлык түгел. Кыймылдасаң, терсәкләр бәрелешә, кузгалып чыгам, дисән, тезләрен ышкылып китә. Әнә стюардесса эчәргә су өләшеп йөри, эчтәрәк утырган Тәслимәгә аны күршесе алып бирә. Озакламый поднослар белән ашарга китерделәр— бер-береңә игътибарлы булырга, ярдәмләшергә туры килә. Тәрбияле кеше андый чакта күршесенә төксе карап утырмас. Бер-ике генә авыз булса да сүз алышмый мөмкин түгел. Ә бу адәмнен сөйләшәсе бик килә иде. Таныштылар. “Алексей”,—диде ул башын ия төшеп. Сүзгә сүз ялганып китте. Ул да танышларыннан акча җыеп юлга чыккан икән. Әмма мондый кәсепкә күңеле ятмавын, бу юлга аны зур бер мәҗбүрият кузгатканын сиздерде. —“Челноклар” арасында очраклы бәндә инде мин, бер барып кайтсам, башка булдыра алмам,—диде акланырга теләгәндәй Анын кыенсынуы, яшькелт күзләре белән мөлдерәп каравы Тәслимәнең күңелен йомшартмый калмады Үзенен да болай талкынып йөрүе ирекле көннән түгел, ул да кыенсына! Аны да бу юлга мохтаҗлык дигән заман зәхмәте өереп алып чыгып китте түгелме? Карашларның, кичерешләрнең охшашлыгы тагын да ачылыбрак сөйләшергә җирлек тудырды. Алексейның хәле күпкә авыррак икән әле. Ул үзе архитектор, хатыны укытучы. Биш яшьлек уллары бар Моннан өч ай элек хатынында рак чире тапканнар. Операция ясаудан узган, дигәннәр. Хәзер хатыны көннән-көн ябыга, хәлсезләнә икән. Алексей ихлас карашын Тәслимәнең бәгыренә төбәп —Мондый хәлне сезгә Ходай күрсәтмәсен,—диде.—Мин анын йөзенә туры карый алмыйм, әйтер сүз таба алмыйм Ничекләр итеп юатыйм? Врачлар, дәва юк. диләр, без анын сызлануларын гына киметә алабыз, диләр Мин, ир кеше, ничек инде анын шулай әкренләп сүнә барганын карап тик утырыйм? Әле менә газетадан бер мәкалә табып укыдым. Петрозаводски да рактан янача дәвалый торган үзәк ачканнар. Күпләрне терелткәннәр икән Бик матур язганнар Аны укыгач, хатыныма хәл кереп китте Чыраена нур иңде, тамагына ашый башлады. Көчек түгел, чыгарып ташлап булмый' Юньле кеше этен дә ташламый андый чакта. Миллионнан бер шанс кына булса да. кулланып карарга кирәк Шуны да эшләмәсән. соныннан үкенеп туймассың. Петрозаводски га шылтыратып белештем, юл чыгымнары белән бергә өч миллион акча кирәк. Менә үзебезнен сабакташлар, танышлар акча җыйдылар, кемгә нәрсә кирәген язып бирделәр. Базардагы торгашларны баетканчы, сина ярдәм булсын, барып кайт, диделәр. Ә хатыныма әйттем мин сина тормыш алып кайтачакмын. Ирина, дидем. Моннан кайтуга Петрозаводски га китәргә туры киләчәк. Мин инде анда билет га алып куйдым Хатыннын янындагы өстәлдә ята. Көч бирсен аңа. дидем. Тәслимә Алексейның кыйссасын тетрәнеп тыңлады. Менә кайда ул фаҗига! Ярый ла Ирина дигән хатыннын ире шушындый фидакарь кеше, анын өчен мен мәшәкать кичерергә әзер тора!. Соныннан бу очрашуны үз гомерендә ясаган ин аяныч хатасы, иң зур гаебе итеп исенә төшергәндә. Тәслимә анын чыгынкы иягендә, әледән-әле кысылып куя торган юка иреннәрендә, тетрәнгәләп алган борын яфракларында гасабилану. күнел катылыгы ярылып ятканын сизгән кебек була иде. Анын башкалардан өстен булырга, һәрнәрсене үзенчә генә итәргә күнеккән кеше икәнен сизәргә була иде бит! Тукта, тагын нәрсәдер күңелне тырнап узган иде. Анын хатыны турындагы кыйссасын тынлаганда. кызгану аша ниндидер ризасызлык чагылып узган иде Тәслимә күнелендә. Тик ул моны анлап җиткермәде, башка тәэсоратлар дикъкатьне читкә юнәлтте Ахырдан гына, кайта-кайта уйланганда. Алексейның уйчан тавышы гүяки колак төбендә кат-кат кабатлый торган булды Көчек түгел, чыгарып ташлап булмый, көчек түгел көчек түгел...*’ Ул хатынын көчек белән чагыштырды Димәк, ул хуҗа. Кайгыртучан. миһербанлы, әмма барыбер хуҗа. Хатынының хуҗасы. Ә хатын—анын малы Ничек моны шул чакта аңламады икән Тәслимә? Хәер, аңлаган булса да. бу хакыйкатьне үз язмышына китереп бәйләргә ни сәбәп бар иде сон әле.’ Самолеттан төшкәч, бергә киттеләр Икесе өчен дә уңай иде бу. Алексейга әйбер-караны арзанга, ышанычлы урыннан алырга кирәк, ә Тәслимәгә ир кеше белән йөрү кулайрак иде Төрекләр урыс хатын- кызларына ымсынып карыйлар, чөнки үзләрендә фахишәлек закон белән тыелган. Рәсәидән исә тәнен сатып акча табу кәсебенә керешкән бик күп тәтәйләр килә Бәгьзеләре кибетчеләрдән товарны шул ысул белән алу җаен карыйлар, диләр. Шунлыктан, кибеткә кергән Рәсәи хатын- кызларын күрүгә, сатучыларның күзе кыза, аларны, яхшы товар күрсәтәбез, дигән сылтау белән арткы бүлмәгә алып кереп, калшаштырырга ла күп сорамыйлар. Янында ир кеше булганда, бу җәбердән котыласын Хода шаһит, очраклы юлдашы күнеленә ошаганга түгел, фәкать кибетләрдә йөрергә уңай булуын уйлап кына, кояшлы Истанбул урамнары буйлап Алексей белән янәшә китте ул. Башын югары чөйгән Алексей үзен чын хуҗаларча горур, хәтта шактый ук тәкәббер тота, аның хатынына (ә сатучылар шулай дип аңлады) керфек сирпел бер караш ташлау да мөмкин түгел иде Бар нәрсәне Алексей күтәреп йөри, төрекләрне чаптыра, кибет ишеге төбенә, урамга чыгарып куйган кечкенә өстәл янына җәелеп утырып, сатучы тәкъдим иткән чәйне нечкә билле нәни стаканнан тәмләп эчә 'Сыйлан, рәхәтен күреп кал,—ди Тәслимәгә —Бездә генә ул сатып алучыга эт кадере дә юк. Ә бирегә килгән акчалы кешеләрнең һәркайсы— кадерле кунак!” Базар кафесына кереп, үзе теләгән ризыкны алды һәм шундыйны ук юлдашына ашатты ул, зур сумкаларны аэропортка илтергә машина яллады. Тәслимәгә мәшәкать бетте, эше җиңеләйде. "ире” артыннан теркелдәргә генә калды. Көчек кебек тагылып йөрергә. Тик монын ахыры ни белән бетәсен һаман анлап җиткермәде ул. Хәер, аңласа нишләсен? Кит, дип куып җибәрсенме? Аңа ни сәбәп бар иде тагын? Төн кунарга ин арзан һәм ипсез бүлмәләрне түгел, уртача кунакханәне сайлау яхшы, дип өйрәтеп җибәргән иде Лена Чит илгә барып, фәкыйрьлегеңне флаг урынына күтәреп йөрергә ярамый, дәрәжәнне саклау тиеш. Аскы катта, тышкы ишек төбендә кизү торучы кызыл костюмлы яшь егетләрнен берсе Тәслимәне бормалы баскыч буйлап дүртенче катка озатып куйды. Әйберләрен /Алексей күтәреп менгезде. Кунакханәдә бүлмәләр ифрат кысан, ике ятак арасыннан узарлык кына ара калган, ишекнең бер ягында кечкенә өстәл, икенче ягында тумбочка. Алай да юыну бүлмәсе бар. Беренче төнен Тәслимә Вологдадан килгән бер хатын белән иде. Икенче төнгә ул ялгызы гына калды. Көн буе базарда йөреп чиксез арылган, иртүк торып, аэропортка китәргә кирәк иде. Тәслимә бүлмәсендә чәй кайнатып эчте дә, юынып алып, тизрәк яту ягын карады. Ул йокыга киткән генә иде, сак кына ишек шакыдылар. Тәслимә сискәнеп китте— кем шакыганын аңлады. Ишекне ачарга ярамый иде, билгеле. —Кем анда?.. —Бу мин, Алексей Дару кирәк иде, дару. Дару... Тәслимә, халатын киеп, өске лампаны кабызды, ишекне ачты да, төнге кунакны кертмәс өчен, аркылы басты. —Эчем авырта, һич чыдар хәл юк. Бу төрекләрнең ризыгы... Түзәргә тырыштым, үтәр, дидем... Гаҗәп түгел Төрекләрнең ногыт борчагы белән зәйтүн җимеше күпчелек урыснын эченә килешми. Юлда шуннан да яманы юк инде. Тәслимә үзе белән левомицетин дигән дару йөртә Ике төймәсен берьюлы капсан, шундук тынычландыра Бик ачы ачысын, су белән сиздермичә генә тамактан шудырып җибәрергә кирәк. Тәслимә коры тавыш белән кыска гына шуларны анлатгы да, яны белән борылып, иелә төшеп, ишек катындагы тумбочкадан сумкасын алырга үрелде. Сагайган иде ул, күнеленә шик күбәләге канатын җилпеп узгандай иткән иде. Ләкин, эче авырткан юлдашыннан бер-ике төймә дару кызганып буламыни? Алай да, бүлмәгә юлны киртәләп тотарга тырышты, сынар аягын ишек турыннан алмады. Ләкин, янгарак авышкач, гәүдәсенең бер генә мизгелгә тотрыксыз каласын уйлап җиткермәгән икән. Ул ни булганын сизми дә калды, Алексей аны биленнән тотып күтәрде дә, кискен хәрәкәт белән караватка ыргытты Тәслимәнең башы карават агачына бәрелде, күз алдында очкыннар сибелде Ул арада ут сүнде, ишектәге инглиз йозагы чылт итеп бикләнде Каты авыртудан һушын югалта язган хатыннын сыны каткан иде. каршы торырлык көче булмады. Каны кызган, аны- моны уйлап торудан узган ир анын хәлсезкөчсез чәбәләнүен кылану-кылчыклану дип кенә кабул иткәндер, бәлки. Кычкырырга кирәк булгандыр, каты тавыш куптарырга. Ләкин хәл калмаган иде. Хәлен булса да, ничек кычкырасын7 Ничек гауга күтәрәсең? Аскы катта, ишек төбендә утырган кызыл костюмлы ике төрек егете йөгереп килеп, ишекне каерып ачып керсеннәр, бер-берсенә укмашкан ике Рәсәй кешесен күрсеннәр өченме? Әйе, күп ирләр, хатын үзе теләмәсә, аны алып булмый дип ышандырырга тырыша. Чын ирләр микән алай сөйләүчеләр9 Ә менә бу Алексей дигән адәм самбо буенча беренче разрядлы спортчы булып чыкты. Миңгерәгән хатыннын тәненә генә хужа була белә иде инде ул. Тәслимә кичергән бердәнбер тойгы— сыхтану. буылу дәрәжәсенә житеп тыны кысылу булды. Ирнен авызыннан аракы һәм арзан тәмәке сасысы бөркелә, косасын китерә иде Бу газапнын ахыры- чиге булмас иде кебек. Ник шунда үлмәде икән Тәслимә, ник газиз жаны чыкмады икән? Менә, ниһаять, ул сулышы бераз иркенәйгәнен тойды, каты пышылдап әйтелгән сүзләр анына килеп житге: — Шешәне алып керергә башка килмәгән. Анда калган иде әле минем Икебезгә дә ярап куяр иде хәзер. —Чыгып кит. —Гафу ит үз-үземне белештермәдем. Ачуланма. Кеше бул. Син ир кешене анларга тиеш. Ничә ай буйдак хәлендә. Мин сәламәт ир кеше ләбаса! Теләсә кем янына бара алмыйм, жирәнәм. —Зинһар, кит. —Нәрсә болай кыланасын? Бер бәхетсезне бер төнгә бәхетле итә аласыңмы син? Без табигать балалары лабаса! Адәм баласы бәхетле минутлар кичерү өчен яши. Мен чакрымнар юл йөреп, ат урынына йөк ташу өчен түгел —Аннары бераз тынып торды да:—Ишекне үзен ачтын ич,—дип өстәде —Хатыннарның ирләрне төнлә бүлмәләренә ник керткәнен белмисен түгел. Тәслимә көчкә санын жыеп, урыныннан кузгалды да. юыну бүлмәсенә керде. Аңа чистарынырга, ничек тә булса тазарынырга кирәк иде. Бик озаклап, сөлгене кат-кат сабынлап тәнен ышкырга кереште Су тавышы аша ишек ачылып ябылганын ишеткәндәй булды "Кипе Бүтән күрмәсәм ярар иде...” Шулай дип уйлап та өлгермәде, юыну бүлмәсенең ишеге каерылып ачылды. Су агышы астында торган Тәслимә учлары белән капланырга омтылыш ясады. Ишектә Алексей тора, кулында тулы стакан иде. —Эч,—диде. Тәслимәнең чәченнән умырып башын артка каерды да авызына сыекчаны койды —Эч. жинел булыр Моннан яхшы даруның булганы юк. Тәнгә дә, жанга да. Тәслимә тончыга язып йотты да йотты Тамагы, бугазы көйде Менә шулай.—диде Алексей, ниһаять, анын башын ычкындырып Аннары стаканда калганны голт-голт үзе эчте. Тәслимә исә укшуын тыярга тырышып, өстән коелган суны учлап-учлап капты. Әкренләп тәненә хәлсезлек жәелгәнен. йөрәк ярсуы басылганын, уйлары буталганын тойды. Күңеле тулды, таш диварга капланып үкси башлады Алексей су агымы астына кереп, аны кочагына алды —Син нәрсә? Гыйффәтле кыз түгел ләбаса. Шушы яшенә житеп. бу заманда. Кайда яшәден соң син? Бу кадәр беркатлы дип кем уйлар Ул онытылып-шашып Тәслимәнең бөтен тәнен үбә башлады — Ела. Тася. ела. Елаганда син тагын да гүзәл Күз яшьләре Тәслимәнең бөтен хәлен алган, көчле, каты кулларда аның тәне чүпрәк булып калган иде Казан аэропортына кайтып төшүгә. Тәслимә халык арасыннан ирен эзләде Үзе як-ягына карангаланды. үзе: “Килмәгән булса ярар иде ",— дип уйлады. Аны каршы алучы юк иде. шөкер Алексей машина табып, сумкаларын урнаштырышты. "Мин шылтыратырмын".—дип хуҗаларча каты куллары белән аны үзенә тартып, яңагыннан үпте Көн кичкә авышкан, янгыр сибәләп тора, юл читендәге каеннарның күбесе инде шәрәләнеп калган, яфракларын салмаганнарының да төсе тоныкланган, коңгыртланып бозылган иде. Йә Алла, әле канчан гына дөнья да, Тәслимә дә бөтенләй башка, якты төсмерле, саф иделәр бит! Каеннар да ачы җилләрдән кыйналган, алар да керләнгән. Ул да. Ничек итеп күренер ул иренен, балаларының күзенә? Ишек ачып кергәндә, хәле-төсе юк иде. Рәсимә белән Самат икесе ике яктан кочаклап алдылар, Инсаф читтәнрәк текәлеп карады. —Ни булды? Авырыйсынмы әллә? —Егылдым. Башым бәрелде. Инсаф шундук бөтен үпкәләрен онытты. —Кайда? Ничек? —Төркиядә үк инде. Кунакханәдә. Ялгыш басып, баскычтан егылдым. Баскычлары тар, текә. Алай зарарлы сыман түгел иде. Үзем торып киттем. —Врачка күрендеңме9 Ник шылтыратмадың? Каршы алган булыр идек. Врач чакырырга кирәк! —Туктале, кичкә таба нинди врач. Инсаф аның курткасын, кроссовкаларын салдырды, җитәкләп эчке бүлмәгә алып керде, халатын алып бирде. Шундук ваннага су коярга, урын-җирне рәтләргә тотынды. Рәсимәгә чәй куярга кушты. Ә балалар, рәхмәт яусын аларнын гамьсезлегенә, сумкаларның ачылганын түземсезлек белән көтәләр иде. Кроссовкаларны. спорт костюмнарын, свитерларны күргәч, күзләрендә очкыннар кабынды, көзге каршында этешә-төртешә бөтерелә, сикерешә башладылар. Ана өчен балалардан да шифалырак җан дәвасы бармы? Берничә минутка булса да онытылды Тәслимә, елмаймыйча булдыра алмады. Бигрәк тә Рәсимәсе: —Әнием, рәхмәт, мондый костюм безнең класстагы бер кызда да юк!—дип ана сарылгач, жаны эреде. Ләкин ире каршында ул сырхау иде. Юынып, дарулар эчеп, урын өстенә барып ятты да, йокыга киткәнгә сабышты. Бар курыкканы— иренен орынуы иде. Ул чакта нишләр? Аны кабул итү мөмкин түгел, этеп җибәрү шулай ук. Нишләргә? Ярый, бәхеткә Инсаф аны чыннан да авыру һәм бик арган дип белде. Борчымаска тырышты, караватның кырынарак шуышты. Ярый читләште, югыйсә ул хатынының ут эчендә ятканын, аның тәне кызышып, сулышыннан эссе бөркелгәнен тоймый калмас иде. Төн буе эчтән дә, тыштан да кызышып чыкты Тәслимә. Ул хыянәтче. Хыянәтче иренә, антына хыянәт итте. Аңа беркайчан да ярлыкау булмаячак. Инсаф аны менә шушы минутта бәреп үтерсә дә хаклы булачак. Законда да бу каралган: хыянәтче хатыннарын үтергән ирләрне утыртмыйлар да бугай. Миен ялкын теле белән өткәндәй тагын бер уй бәреп керде: Алексейдан берәр начар чир алып кайткан булса? Ул кешенен кайларда, ни рәвешле себерелеп йөргәнен кем белә? Инсаф тагын бер малай булуын тели иде. Тәслимә аңа вәгъдә биргән иде Менә алып кайтты... Ләкин ул гаепле түгел бит' Әгәр берәр бандит аны имгәтеп ыргыткан булса, кем аны гаепләр иде? Имгәттеләр бит аны. тәнен генә түгел, җанын имгәтеп ыргыттылар. Башка берәүне гарипләсәләр, җинаятьчене тотып төрмәгә утыртырлар иде. Ә монда бөтен газабы Тәслимәгә. Шул рәвешле җаннын кыйналуы белән үтте ул төн. Иртән Инсаф балаларны мәктәпкә әзерләп озатты, Тәслимәнең, яхшы йокладым бүген хәлем әйбәт, дигән сүзләренә бик ышанып ук җитмәсә дә. сүзне озакка сузмады. Заводта яртышар көн генә эшлиләр икән, озак тормам, дип китеп барды. Дөнья кууның үз чирләренә үз дәвасы да бар. Ул дәва—тынгысызлык Сузылып яту мөмкин түгел иде. Алып кайткан әйберләрне ияләренә тапшырып, исәп-хисап ясыйсы, калганнарын базардагы сатучылар ашамы таныш-белешкәме сатасы. Рәсимә кул арасына керсә дә, өй мәшәкатьлә- реннән дә бөтенләй бушанып булмый: базарга чыгып керәсе, ашарга пешерәсе, юасы, үтүклисе бар Ленага шылтыратты—ул тагын бер тун белән күн курткага заказ биреп җибәргән иде Тапшырырга кирәк —Гафу ит. Вадим сине каршы ала алмады бу юлы.—диде Лена кабаланып — Сиңа Инсаф әйткәндер бит. без сезне кунакка көтәбез бутен. —Юк. әйтмәде. — Ну вот! Вадимнын туган көне, утыз өч яшь тула. Әйттем бит мин Инсафка, баянын белән кидерсен, дидем. Җиденче яртыда Вадим килеп җитәр машинасы белән, әзер торыгыз. Авырыйм, дияргә кирәк булгандыр. Кунакка йөрерлекме сон? Ләкин Инсаф вәгъдә биргән бит инде. Шулай булгач, бармау яхшы түгел. Ул Солтаниягә шылтыратты—ана да тун алып кайткан иде. Анысы, төштән сон үзем кереп чыгармын, диде. Эч пошканда өйдә тик ятудан да яманы юк. Үз-үзенне яканнан өстерәгәндәй итеп булса да урамга, иркенгә, халык арасына алып чыгып китәргә кирәк. “Тор хәзер үк!—диде Тәслимә үз-үзенә — Ки өстенә. Тот сумкаңны. Ач ишекне! Чык!” Кибет ишек төбендә гәзит-журнал саталар Үзе дә аңлап җиткермичә, ул шунда, витрина янына барып басты Моңарчы беркайчан да алар янында тукталганы юк иде. күз салуга кире борыла иде Чөнки ул журнал- гәзитләрдә ярым шәрә хатыннарның, авызын ерган ялангач ирләрнең сурәтләре ясалган. Узгынчыларның өлкәнрәкләре ул тарафка күз сирпергә дә ояла, кайсылары сукранып куя Тәслимә дә шулар кавеменнән. бу өлкәдә "бик тә артта калган"нарнын берсе иде. Оялудан да бигрәк, кызыксынуы юк иде. Бүген исә, нилектән икәнен үзе дә аңламыйча шулар янына тартылды Озаклап карап торды. Әлбәттә инде, бөтенләй үк томана түгел, сирәк-мирәк булса да кулында тотканы бар Культура сараенда бер-берсеннән алып торалар, укыйлар, көләләр, аптырыйлар, гаеплиләр иде. Ләкин бу юлы ул аларга бөтенләй башкача карады Ә нишләп әдәпсез? Нишләп пычрак? Бу гәзитләрне миллионлаган кешеләр ала. укый, аларнын һәммәсен пычрак дип санарга ни хокукы бар анын'’ Бәлки, менә бүген, үзенә җавапны Тәслимә шулардан табар? Ул “Спид-инфо” гәзитенен берничәсен сатып алды Өйгә кергәч, диванга сузылып ятты да актара башлады Авыл мохитында тәрбияләнгән, Әпсәләмов. Ибраһимов. Ахунов. Ибрай Гази әсәрләрен укып үскән бала буларак, үсә төшкәчрәк Тургенев, Пушкин. Толстой. Айтматов китапларын йотылып укыган студент буларак мәхәббәткә, гаиләгә, биргән антына карашы ачык, үз-үзенә таләпләре бик катгый иде анын Ә менә бу гәзитләрдә хатыннарнын. ирләрнең чит кешеләр белән уйнашлык итүе хыянәт дип аталмый, бер шаярып алу гына дип тасвирлана иде Ул гынамы' Каинана белән киявенең, оныгы белән бабасының җенси мөнәсәбәтләргә керүләре. Тын океандагы утрауларда, кайсыдыр кабиләләрдә “күмәкләшеп кавышу йолалары" турында тәфсилләп язганнар Менә бер яшь. чибәр кыз сурәте. Кыяфәтенә караганда, саф. гөнаһсыз бала. Озын күлмәк кигән дә. тезләрен кочаклап, уйланып утыра Ялан аягы очында ике бәллүр чәркә, ике алма салынган тәлинкә һәм язу "Яна партнерны көткәндә" Күпләрне күргән кызый, димәк, чираттагымы көтеп утыра һәм шуны уйлый:: "Мин чишенгәч, ана ошармын микән’ Ул ялангач калгач, ни төсле икән? Ләззәтне тулысыңча алып булырмы’” Карасана, ирләрне бер-бер артлы алыштырып торучыларның да эче буш түгел, аларнын да гамьнәре бар икән' Кара син. болай итеп моңланып көтеп утыру үзе бер матурлык, үзе бер хозурлык икән ләбаса! Менә бит ул ничек Табигать адәм баласын “полигамный" итеп, ягьни төрле кеше белән җенси мөнәсәбәткә керә торган итеп яраткан Бәс шулай булгач, бер-берсенә тугры калган гомерлек парлар табигатькә каршы килә, дигән сүз. Әгәр Инсаф башка берәүгә караса, моның өчен аңа рәнжергә кирәкми. Аңларга кирәк, гафу итәргә һәм Тәслимә гафу итәр беленсә. Белмәвең исә яхшырак икән Инсафның да белмәве әйбәт. Белдермәскә, сиздермәскә генә кирәк. Иреннең күңелен китмәскә... Анысын да өйрәткәннәр, аларын да укыды Тәслимә. Ә чир-чор? Булмаган нәрсә белән ник баш катырырга! Алексей— гаилә кешесе, чистадыр, мөгаен. Тәслимә, теге “яшь гүзәлгә” карап, алдагы кичтә ничек тә булса үз иренен күңелен күрү турында уйлады. Хыянәтеңне онытырга кирәк. Элеккечә булырга. Спектакль куя белә ләбаса, монда да спектакль уйнарга кирәк! Мавыгып киткән иде ул... Жаны да сызланудан тынып торган иде шикелле. Кинәт зыңгылдаган ишек кыңгыравы тавышыннан сискәнеп китте, гәзитләрне кабаланып диван астына шудырды. Солтания икән. Гадәттәгечә салмак, пошмас хәрәкәтләр, битараф, тыныч тавыш. Бу юлы Тәслимә аны бохар мәчесенә охшатты. Мәчеләр хуҗаларының жанын тынычландыра, авырткан жиргә терәлеп ятса, тәнгә дә сихәт бирә, диләр. Солтаниянең дә шундый дәвасы бардыр шикелле. Замша белән күн тасмаларын аралаштырып тегелгән озын көрән тунны киеп карады. Мондыйлар Казанда әлегә сирәк күренә. Тун Солтаниягә ифрат килешә, затлы-зыялы кыяфәт бирә иде. “Әгәр минем хәлдә калса, әгәр аны тотып көчләсәләр, нишләр иде икән?—дип уйлады Тәслимә.— Иренә сөйләр идеме, эченә йотар идеме? Юк, ул берсен дә эшләмәс иде”,—диде аннары үз-үзенә. Чөнки аның йөргән юлларында беркайчан да Алексейлар очрамаячак. Очраса да якын килә алмаячак. Якын килсә дә, Алексейга дигән дару анда булмаячак һәм шуңа күрә төнлә анын ишеге ачылмаячак. Чөнки тыныч кеше Солтания, уйлап эшли торган кеше, Тәслимәдәге тынгысызлык аны борчымый, беркатлы ышанучанлык шөбһәле хәлләргә куймый. Шулай уйлады Тәслимә һәм үзалдына кимсенде. Инде тунны әйбәтләп төреп, полиэтилен капчыгына тыгып куйдылар. Инде исәпхисапны ясадылар. Инде ишек төбенә барып бастылар. Ә Солтания элгечтән күн курткасын алырга ашыкмады, тукталып калды. Тәслимә, чәй белән сыйлаганны көтәдер, дип уйлап куйды. Аш бүлмәсенә кереп утырдылар.Чәйнек кайнап чыккан арада Солтания ияген учына куеп, моңлы күз карашын тәрәзәгә төбәде дә: —Безнең "Ашкын” нәрсә хисабына финансланыр икән?—дип сорады. Ә-ә, менә нәрсәдә икән хикмәт! “Ашкын”да житәкче бит әле Тәслимә! Мөһере бар бит аның. Ашкынып, тырышып, спектакльләр ясап алган мөһере. Каядыр шкафта ята. —Анда безнен тагын картотека җыела башлады,—диде Солтания.— Салымнар түлисе бар. Мин монда акча түләү документларын басып алып килдем. Мөһер сугып бирегез дә, банкка илтеп тапшырам. —Нинди акча түләү? Акчабыз юктыр ла безнең? —Булмаса да, салым түләү кәгазьләрен банкка вакытында илтеп тапшырырга кирәк Югыйсә безгә бик каты штраф салачаклар. Ә болай ул кәгазьләрне банк картотекага куя, счетка акча керү белән, җибәрә. —Ул нинди бетмәгән салым? Эш хакы начислять итәргә кирәк бит. Бухгалтерга. Президентка. —Нинди президентка? —Сезгә сон!.. Ерак юлларда кешелектән чыгып тапкан акчаны салымга бирергәме әллә тагын? —Аны кире Минвәлиевкә тапшырырга кирәк,—диде Тәслимә -Ул үзе сезгә әйтергә кушкан иде әле, "Миһербан”ны да алмас микән, дип. Район администрациясенә эшкә чакыралар икән, андагыларга бизнес белән шөгыльләнергә ярамый. —Ябарга кирәк алайса. —Ябу да зур мәшәкать. Анын өчен бөтен салымнарны, эш хакы буенча бурычларны түләп бетерергә кирәк башта Шуннан сон артыннан шактый йөрисе Анысына тагын кем бушка чабар икән? Кара син аны, бер каптырып алсалар, котылу да жинел түгел икән. Алтын мөһер дигәне корыч кармак булып чыкты түгелме? Солтания белән саубуллашканда, Тәслимә чарасын күрергә вәгъдә итеп калды. Ничек тә хәл итәргә кирәк иде моны. Авыр уйлары арткарак чигенде, чөнки, мөгаен, яна спектакль куярга кирәк булачак иде Теге вакытта, мөһерне кулга төшергәндәге кебек Тагын бер кат шулай уйнарга да, “Ашкын’ны берәрсенә сылап куярга Ике айлык салымнарны, бухгалтерга һәм ана—Тәслимәгә ике айлык эш хакын түләрлек итеп Әнә, ул үзе ай ярым элек кенә дүрт айлык салымнарны, эш хакларын түләде бит Тагын шундый берәр тиле табылмасмы9 Ул шунда, аңына килеп, башын чайкап куйды: ай-һай. андый ачык авыз булырмы тагын? Ә шулай да. нинди бәхетле булган ул! Акчасы югалу берни түгел, жаны тыныч, тәне чиста булган! Аннан зур бәхет бармы9 Шул чактагы үзен сагынудан Тәслимәнен күзләреннән яшь чәчрәп чыкты Ярый әле, Леналарга кунакка барасы булды Тагын хәрәкәт, ә хәрәкәттә, мәгълүм булганча, бәрәкәт Матурлап киенү, бер-беренне сыйпаштыру, кибеткә кереп чәчәк алу—бүләген Төркиядән кайткан товар арасыннан алып бардылар—һәммәсе бер-беренә якынайта иле Каракүзевлар яна районда квартир сатып алганнар Ишектән барып керүгә затлылык күзгә бәрелде: стеналарга кыйммәтле обойлар ябыштырылган, идәндә— паркет, ишекләр имәннән, юыну бүлмәләре чит ил плиткалары белән эчләнгән. краннары, юынгычлары—һәммәсе ялтырап тора Кул юарга дип кергән Тәслимә берничә минутка онытылып торды— бу чисталыкка, байлыкка, матурлыкка кызыкмый мөмкин түгел иде Хәзерге заманда үзен-үзе ихтирам иткән кешеләр өр-яна квартирга да “евроремонт" ясамый кермиләр шул. “Уңган кешенен торган жире менә шушындый була икән",—дип уйлады Тәслимә Кунаклар күп түгел, һәммәсе парлылар иде Арада берничәсе— таныш, ятсынып торасы булмады Беренче котлау сүзе әйтелгәч, Тәслимә шампан шәрабы тулы бокалны төбенәчә бушатты. Аннары тагын берне, тагын берне Сусаган иде, нәкъ менә шәрабка сусаган иде, иренен карашын тойса да. тыела алмады. Рәхәт, жинел булып китте Ә нәрсәгә эчне пошырырга? Ни булган әле9 Юк ул Алексей дигән адәм! Төркиясе дә юк! Менә елмаеп- көлеп, бер-берсен макташып утырган кунаклар, менә анын ире. менә татлы шәраб, тәмле ризык Тәслимә табын күркенә әверелде: Инсаф баян уйнаганда , бөтенесен җырлатты; мондый чакта һәммәсенен җырлыйсы килә, тик күбесе сүзләрен белми Ә менә Тәслимә җырларга да. җырлатырга да маһир Пианинода да уйнап алды, ә биюне әйткән дә юк. Бөтенесен булдыра, һәммәсенә көче җитә иде шикелле Аш бүлмәсендә савытсаба юышканда. “Ашкын" белән анын мөһере хакында да бер-ике авыз сүз алыштылар. —Сат син ул фирманы,—диде Лена гадәтенчә катгый итеп — Егерме процентын бирсән. алучы табам мин сина. —Аны сатып та буламыни? —Яна фирма ачу өчен күпме чабасы да күпме акча туздырасы9 Сатып алу җайлырак Тиз дә, арзан да Ике миллион чамасына ычкындырырга булыр Уставынмы китер, карап чыгарбыз Һәммәсен бик ансат хәл итә. баш ватып тормый Лена Әнә. акчаны да өеннән чыкмый гына таба. Ике машиналарына ике шофер яллаганнар, шулар белән йөк ташыйлар Гәзитгә игълан бастыралар, кирәк кеше шуннан карый ла шылтырата Диспетчер булып алган Лена Бала табарга җыена үзе Пычрандым дип үз тәненнән җирәнәсе дә. иренен күзенә 3. *к. У • м 7 туры карарга куркасы да юк. Нинди бәхетле! Ә менә Тәслимә буйга узган булса?! Шампан шәрабынын сөреме башка тиз бәрә, тиз чыга да. Кайтып кергәндә, яхшы гына айныган иде инде Тәслимә. Эчкә тагын сагыш саркый башлады. Уйнарга кирәк, теге гәзит өйрәткәнчә кыланырга, урын өстендә спектакль куярга!.. Акыл шулай диде. Әмма тән тамырларының үз хәтере бар. Тән куркып калган, ир заты якын килүгә, тартышып килә иде. Хәтта сөйгәненең татлы сулышын да тоя алмады Тәслимә. Үз ирен, үз ярын элеккечә кинәнеп, онытылып, ләззәт диңгезендә тирбәлеп кабул итә алмады. —Ашыктык, ахрысы,—диде Инсаф бераздан анын башын сыйпап. —Бигрәк нык күпкән шул, кайчан төзәлер. Врачка бармый булмас. Тәслимәнең исә күңелендә бер теләк, бер омтылыш янды: тизрәк өйдән чыгып китәргә. Аэропортлардагы, базарлардагы ыгы-зыгыда уйларыңны адаштырырга, меңләгән халык арасына кереп югалырга. Инсафның күз карашыннан, назларыннан, сүзләреннән котылып торырга. Ял көнне идән юганда Рәсимә диван астыннан гәзитләр тартып чыгарган да, ишек янындагы тумбочкага куйган. Юыну бүлмәсендә кер чайкап азапланган Тәслимә күрми калды Инсаф кибеткә чыккан иде, кайтып керүгә: —Кем куйды боларны?—дип сорады. —Мин,—диде бүлмәдән башын сузып, аны-моны аңламаган Рәсимә. —Син9 Каян алдын? Кем бирде? Тәслимә су тавышы белән ишетми торды, ул чыкканда ата белән кыз коридорда кара-каршы басып торалар, Инсаф ачулы, Рәсимә исә кызарынган-бүртенгән иде. Ул әнисенә өмет һәм ялвару белән карады: —Менә, диван астыннан килеп чыкты,—диде әтисе кулындагы гәзитләргә ымлап. —Кем куйды икән соң аларны?—диде Тәслимә гаҗәпләнгәндәй кыланып Ах, әгәр ул шунда кызының бәгырьгә кадалган карашын күрмәгән булса иде. Әнисенең бу беренче тапкыр ялганлавын Рәсимә онытмаячак иде. Әрнүдән, оялудан нишләргә белмәгән Тәслимә иренә ябырылды: —Нәрсә син юк белән баланың башын катырасың? Үзең тыгып куйгансыңдыр да оныткансыңдыр әле!. Инсаф аңа кистереп карады, дәшмәде. Әйе, иренә юл бирә торган зирәк хатын түгел иде инде бу! Тавышы бөереннән чыга. Сыйпаштырып та карады, ачыктан-ачык сөйләшергә омтылган чаклары да булды Инсафнын, тик аралар җайланмады. Инсаф моны үзенчә, хатыны акчаны күп тапканга азына, дип анлады. Гадәттә, тормышны мин алып барам, иремне мин туйдырам, дип уйлаган хатыннар шушындый явыз, башбирмәскә әверелә. Шулай уйлый иде Инсаф һәм кимсенә иде Хәлбуки сәбәп бөтенләй башкада—Тәслимә йөкле иде. Кем баласын йөртә ул карынында? Теге чакта фаҗигасен яшерде, хәзер инде бу хакта ире белән сүз кузгату мөмкин түгел иде. Яшереп кенә больницага кереп чыгарга кирәк, Тәслимә әлеге дә баягы шул Лена аша күндәм врач эзли. Түләү бәрабәренә эшен башкарсын да көнендә кайтарып җибәрсен, больницага салып азапламасын. Тик бу гамәлнең дә табигать куйган үз вакыты бар, бер-ике атна сабыр итәргә кирәк. Тәслимәнең исә күңеле болгана. Хәзер генә юлга да чыгып китә алмый. Бу хәлендә ул һәммәсенә ирен гаепли башлады. Әгәр дә Инсаф шул заводына ябышып ятмаса, гаилә башлыгы буларак, балаларын тәэмин итү жаен тапса, сумка тотып җәһәннәм тишегенә чыгып китәр идемени ул? Мондый газапларга дучар булыр идемени? Әнә, Тәслимәнен әнкәе нәрсә сөйләгән иде бит: ачлык вакытында әти кеше балаларына ризык эзләп чыгып китә, бөтен авырлыкны үз өстенә ала. дигән иде. Ә Инсаф нишләде? Баласы бер сынык ипи урлар чиккә җиткән, ә ул сузылып ята. йә гармун уйнап утыра иде! Тапкан! Әнә. шундый аталарнын балалары мәктәпләрдә ачтан һушын югалтып авалар да инде. Самат укый торган класста да булган андый хәл. Әгәр Тәслимә акча тапмаса. ин беренче егылган бала башка берәү дә түгел, Самат булыр иде! Әйе-әйе, афәтле юлларга чыгарга Инсаф мәҗбүр итте аны, ул. ул гына! Ул юлларга ялгыз чыккан хатынкызнын башы ни күрмәс? Чын ир булса, моны уйларга тиеш иде ул: “Барма, барма!”— дип кенә түгел, үзе мал табып, хатынын бу куркынычтан араларга тиеш иде. Хәзер әнә ниндидер гәзитләр өчен гауга куптарып маташкан була тагын. Табылган бер тәкъвә! Шунын тәкъвәлеге белән юанып, эт куышында яшә менә! Каракүзевләрдә булып кайтканнан сон. Тәслимә үзенен тормышын бик фәкыйрь итеп күрә башлады. Акшарланган түшәм, ак ишекләр. "Зөя” суыткычы, иске заманда алынган, күптән модасы чыккан шкафлар Элек Минвәлиевнен тышкы ишегенә булдыксызлык билгесе дип караган иде. Каракүзев кебек кешеләр бу фатирга килеп керсә, хуҗалар турында ни уйлый инде9 “Эт куышында яши икән болар”,—диярләр. Һаман шул Инсафнын булдыксызлыгы аркасында' Шулай уйлады Тәслимә, шул рәвешле үз намусы каршында акланырга тырышты Балаларын бал-майда гына йөздерүен, ал-гөлгә генә киендерүен уйлап үзүзен аклады, тагын-тагын юлга чыгып китәчәген уйлап юанды Шул рәвешле бер утларда янып, бер суларга чумып йөргән көннәрнең берендә Алексей шылтыратты. Теге чакта. Казан аэропортында салкын гына саубуллашканнан сон. ул икеме-өчме тапкыр шылтыратып караган иде. ләкин Тәслимә бик коры сөйләшкәч һәм бүтән борчымаска кушкач, дөньяда барлыгын сиздерми иде һәм менә кинәт анын тавышы. Бу юлы Тәслимә телефон трубкасын ташламады Исәнләштеләр. — Мин кичә хатынымны җирләдем,—диде ул. Юату сүзләре әйтергә кирәк иде “Урыны жәннәтгә булсын” ничек була сон әле русча? Тәслимәнең зиһене таралып китте. — Пусть земля будет пухом,—диде исенә төшереп.—Кайгыңны уртаклашам. —Ә син күземә карап уртаклаша алмыйсынмы минем кайгымны? — Вакытым юк. —Нәрсә, әллә тагын шунда барасынмы? —Анда да барылыр Челночница ич мин —Алайса бигрәк тә... Без очрашырга тиеш . —Мин алай дип санамыйм —Әгәр үлсәм, бәхилләшергә дә килмәс иденме? Тәслимә югалып калды Барыр иде микән9 Бәхил бул. дияр иде микән9 Ә бит барырга тиеш булыр иде Чөнки Алексей ана чит түгел Ул, бәлки. Тәслимәнең ин якын кешеседер бу дөньяда. Әгәр дә анын йөрәге астында яралган тормыш кыйпылчыгы Алексей каныннан булса Ул очрашудан баш тарта алмады. Автобус тукталышка килеп җиткәнче үк, тәрәзәдән күреп алды соры халык төркеме эченнән ул буе белән дә. муенындагы керсез ак кашнесы белән дә аерылып тора иде. Эш буенча очрашкан кешеләрдәй бик ачылып китмичә генә исәнләштеләр Күрше паркка кереп, шәрә каеннар төбендәге эскәмиягә утырдылар Араларында бераз урын калды, аннан салкын, дымлы җил исеп торды, күнелне гүяки салынкы болытларның авырлыгы изә иде -Ә син үзгәргәнсең,— диде Алексей. Тәслимә дәшмәде Ни дисен, үзгәргәнен үзе дә белә бит Ә менә ул үзгәрмәгән кебек Хәер, барыбер түгелмени Минем сина үтенечем бар,—диде Алексей бераз тынып торгач. — з* Мина бик күп уйланырга туры килде. Бик күп. Барысын да төзәтеп була. Үлемне генә төзәтү мөмкин түгел. Әгәр ул исән булса, әгәр терелтеп булса, һәммәсен төзәтеп булыр иде. Барма син. Тася. Төркиягә. Базар тирәләрендә йөрмә. Мин бер генә бардым. Башка ул юлга чыкмаячакмын. — Рәхмәт киңәшеңә.—диде Тәслимә читкә карап.—Ләкин мин бармый кала алмыйм. —Бер-береннең кадерен белергә кирәк исән чакта. Бер-берен янындарак булырга кирәк. Ахырдан үкенәсең, сон була. —Кызганыч, теге чакта әйтмәдең. Шул чакта, беренче күргәч үк, үгетләп, Казан аэропортыннан кире кайтарып җибәргән булсаң .. —Тынлаган булыр иденме? —Син теге чакта Петрозаводские бардынмы?—дип сүзне икенчегә борды Тәслимә. —Бардым. Ике олы сумка дару алып кайттым. Һәммәсен кулландык. —Шарлатаннар үлем хәлендә яткан кешеләрне дә талау жаен табалар, ә? Дарулары кыйммәттер әле. —Ә мин аларга рәнҗемим. Врачлар алдан ук әйттеләр, барып йөрмә, алар мошенниклар, диделәр. Ә мин, сез нәрсә тәкъдим итәсез сон, дип сорадым. Алар чарасыз иде Ә Петрозаводские Ерак көнчыгыштан килүчеләр бар хәтта. Газиз кешеләре өчен тырышалар. Ә мин үз хатыным өчен алардан кимрәк тырышыйммыни? Мин ана өмет чаткысы алып кайттым. Беразе гына булса да юаныч бирдем. Шуна күрә син “шарлатан” дигән кешеләрне гаепләмим. Рәхмәт кенә әйтәм. Тәслимә башын иеп тынлап утырды. Нинди сәер бу дөнья! Берәү, башкаларның бәхетсезлегеннән файдаланып, алдап-йолдап акча җыеп яткан аферистларга рәхмәт укый, ә үзе икенче берәүнең тормышын җимереп ташлаенын сизми дә. Ә бәлки, әйтергәдер? Хәер, хатын-кызнын мондый хәлен ир заты андыймы? Син генә түгел, барыгызда да бер хәл, аннан котылу проблема түгел, дип кенә җибәрер Инде килеп, аңласа да, кызганса да, аннан ни файда? Тәслимә аның үзенә орынып башыннан сыйпавын теләми. Теләми! Телефоннан сөйләшкәндә бер-берсенә якынрак кебекләр иде. Күзгә- күз очрашкач, араларында упкын тирәнлеге аерымачык күренде. Алар бер-берсен юата да алмыйлар иде. Сөләйман патшанын балдагында ин бөек хакыйкатьне аңлаткан сүзләр язып куелган, имеш. “Бар да үтә. Монысы да үтәр” Ләкин Тәслимә өчен үтмәде. Дөрес булып чыкмады Сөләйман патшанын гакыллы сүзләре. Алексей да шундыйрак сүзләр әйткән иде бит: “Исән чакта, барысын да төзәтеп була”,—дигән иде. Шулайдыр Төзәтеп буладыр. Әгәр исән-сау булсан. Ләкин Тәслимә исән-сау түгел иде шул. Миллионлаган хатыннарның башыннан кичкән хәлләр, миллион кешеләрне чирләткән кизү кебек: берәүләр терелә дә оныта, бик сирәкләре үлеп китә, ә кайсылары имгәнеп кала. Тәслимә дә менә шундый кайсыларын- нан. Ул эчтән имгәнеп калды Ул бит совет чорында үскән кеше. Күбрәк сәхнә түрендә әйләнде, тормышның карангы якларын күрергә туры килмәде, студент чакта ук Инсаф белән танышты, өч ел очрашып йөрделәр дә өйләнештеләр. Башка егетләр белән мавыгырга вакыты булмады. Шулай итеп, балачактан булдырылган таза үзәге тормыш итә башлагач ныгыган гына иде. Хәзер ул менә шушы үзәге сынганны белә.. Моны сиздермәс өчен ул битлек кияргә, икейөзләнергә мәҗбүр. Тик синен битлегеңне читләр чын йөзен дип кабул итсә дә, гомер иткән парыңны алдап булмый. Баштанаяк эш-мәшәкатькә күмелергә тырышты Тәслимә. Лена ярдәмендә “Ашкын”ны сатты. Акчасы салымнар түләргә дә, Солтаниягә эш хакы бирергә дә җитте. Хәтта бераз үзенә дә калды. Иренә белдерми генә йөгеннән котылды. Юлларны ярата башлады ул. Бетмәс тынгысызлык, үзгәреп торган мохит, очраклы танышлар, алар белән эч бушатып алулар —һәммәсе хәрәкәткә мөжбүр итә. бәгырь үзәгендә көйрәгән утлы кисәүне сүрелдереп тора, ардырып, хәлдән тайдырып, төннәрен изрәтеп йоклата иде. Акча кайгысы бетте. Рәсимә — аэробикага. Самат каратэга йөриләр. Түгәрәк өчен күпме кирәк—түлиләр, спорт костюмнарының бүтәннәрдә югын кияләр Инсаф каршы килүгә карамастан. Тәслимә өйдәге ишекләрне, ванна-юынгычларны алыштыртгы. йокы бүлмәсенә яна жиһаз алып куйды. Квартирны алыштырырга план кора башлады. Әмма мона Инсаф каршы иде. Заводта да акча биргәлиләр. тик мул тормышта ул сумнарның кайтканыкайтмаганы сизелерлек түгел иде Ир белән хатын бик аз, балаларга кагылышлы нәрсәләр турында гына сүз алышкалыйлар иде Инсаф буйдак кебек яши башлады: үз киемнәрен үзе юа. ризыкны үз акчасына алып кайтырга тырыша Зал ягындагы диванны жәеп. улы белән йоклый торган итте Рәсимә исә әнисе янына, йокы бүлмәсенә күчте. Тәслимә эшнең жаен алды: Төркиядән тауарны үзе сөйрәп йөрми. Андагы таныш кибетләрне рәттән йөреп кенә чыга, тегене, моны фәлән- фәлән хәтле төрегез дә озатыгыз, дип акчасын гына түли. Төрекләр үзләре самолетка төяп җибәрәләр Йөкне Казан аэропортыннан гына барып аласы. Әйберләрне сатар өчен базардан башта бер. аннары ике, аннары өч урын алырга, сатучылар ялларга кирәк булды Иртә белән аларга тауарны таратырга, кичкә таба жыеп алырга кирәк Баштарак машина яллап эш итте Тәслимә, ләкин санап карагач, үз машинан белән йөрү арзанракка тешәсен анлады Күңел түрендә ул. Инсаф машина ярата, шул уңайдан араны төзәтеп булмасмы, дип өметләнгән иде Ләкин Инсаф хатын акчасына алган машинада йөрергә дә, сату эшләрендә анын ялчысы булырга да теләмәде. Горур иде, чын ир иде чөнки —Синең акча, син ал,—гына диде Ярый ла дөнья жилләре бөдрә саченне тарап, башын сыйпап кына исә торган булса. Кайчак давыллары, туфаннары куба шул анын Андыйлары сыгылмаганны сындыра. Инсаф моны анлый алмады, бөгелергә теләмәде Төз каласы килде Әмма кесәң такыр булганда, бай хатынын янында тураеп калкынып торып буламы9 Ә менә Тәслимә исә мал табарга остарганнан остара барды. Анын кул астында өч сатучы эшли иде инде—берсе элекке медсестра, берсе укытучы, берсе инженер Инде килеп машина алырга ниятләгәч, шофер кирәк булды. Анысын табарга сатучымедсестра Гөлнар ярдәм итте Тәслимә әйбер-кара сакларга шәһәр үзәгендәге иске бер йортның аскы катында арендага бүлмә алган иде. Шофер белән шунда, базардан әйберләрне алып кайтып урнаштырганнан сон. очрашырга булдылар Көн кичкә авышып килә, бүлмәнең жир белән тигез кечкенә тәрәзәсеннән төшкән яктылык бик чамалы иде Шунлыктан, күрәсең, ишектән килеп кергән егет бик яшь күренде Юк икән, егерме җидесен тутырган икән инде Альмир, почмакка караган килеш, кыюсыз гына үзе турында сөйләде Арча районында туып үскән Армиягә киткәнче үк шоферлыкка укыган, җиңел машиналарда эшләгән Хәзерге вакытта Савин бистәсендәге абыйларында яши. алегә өйләнмәгән. Егетне эшкә алганда Тәслимә анын тәҗрибәсе булуын, абыйсынын ишегалдында машинаны тоту мөмкинлеген, Савин бистәсенең үз өенә якынлыгын исәпкә алды—трамвайда нибары бер тукталыш, кирәк чакта йөгереп барып җитәргә була. Ә калганы кешенен кемлеген бер күрүдә белеп буламыни? Беренче көннәрдә үк. базарда машина сайлап алганда. ГАИ юлларында йөргәндә . тиз якынаеп киттеләр Мона бер кызык әйбер—ак төлке койрыгы да сәбәп булды. Хикмәт шунда, машина алу белән, алдагы кечкенә көзге астына озын, йөнтәс койрык асып куйды шофер һәм. сез ничек карарсыз икән, дигән кебек, аксыл кашы астыннан Тәслимәгә балаларча шаян елмаеп карады. Соңыннан аңлашылды: егет Себердә хезмәт иткән, шунда ауга йөргәләгән. аучылар белән дуслашкан һәм истәлеккә Себер төлкесенең койрыгын алып кайткан. "Бөти урынына, афәттән сакларга",—диде ул. Машинага койрык асып йөргәнне моңарчы күргәне юк иде Тәслимәнең, алай да каршы әйтмәде. Шулай итеп, аларның ике арасында койрык болганып йөри торган булды. Игътибарны җәлеп итә иде бу. нәрсәгәдер ишарә кебек тә иде. Тик моны анлап җиткермәде Тәслимә. Базарда. ГАИ да бу икәүне, табигый, ирле-хатынлы дип кабул иттеләр. Егетнең ак йөзе баштарак алланып чыга, Тәслимә дә читенсенә иде. әмма тора-бара моны шаяруга сабыштыра торган булдылар.. Бәхеткә, егет бик җитез, хәрәкәтчән икән. Тиз арада эшнен күбесен үзе генә башкарып чыга торган булды. Иртән сигезгә Тәслимәнең өе янына килә, бергәләп складка баралар. Тауарны исә шофер базарга үзе генә илтә, кич үзе алып кайта. Язгы көн кичкә авышып килә иде. Альмир базардан әйберләрне алып кайтып, складка ташыды да чыгып китте. Тәслимә өстәле янына утырып, иртәгә кайсы сатучыга нәрсә чыгарырга икәнен язарга тотынды. Шул чакта ачык тәрәзәдән бер ир-атның: —Альмир, кил әле!—дип кычкырганы ишетелде. Тәслимә күтәрелеп тәрәзәгә карады, һәм сулышы киселеп киткәндәй булды. Тәрәзә турыннан Альмир узып бара иде. Ул аякларын аерып, җиргә ничектер рәхәт итеп, һәр адымыннан тәм табып атлый, ак йөзендә елмаю балкый. Бөтен йөреш- торышыннан, һәр хәрәкәтеннән самимилек. эчкерсезлек, гамьсезлек агыла иде. Аның өчен җирдә яшәү, сулау, атлау, көлү, сөйләшү генә дә үзе зур бәхет кебек иде. Аның сыгылмалы, ваемсыз хәрәкәтләре кыргый җәнлек балаларын, аларның тук чагын, кояшлы аланда шукланып шаярганын хәтерләтте. Күптән иңце җан тынычлыгы белмәгән Тәслимәгә бу күренеш нык тәэсир итте. Кызыктырды, сокландырды. Ул ишегалдына чыкканда егет машинаның тәрәзәсен сөртеп азаплана иде. —Альмир! —Ә-ә-ү-ү!—диде ул сузып һәм тураеп Тәслимәгә елмайды. Аның тавышында куаныч, күңел күтәренкелеге яңгырады, күзләреннән наз бөркелде. Тәслимәгә күптән, бик күптән инде мондый иркә тавыш белән, аны күрүгә чын күңелдән сөенеп, иркәләп “ә-ә-ү-ү” дип дәшкәннәре юк иде. Кечкенә чакта әнисе шулай җавап бирә торган иде. Күңеленә бәреп кергән назлы дулкыннан сүзсез калды Тәслимә, һәм Альмирның сөрмәле күзләрендә соклану, якын итү.чакыру күргәндәй булды. Алар буйга бер чама, күзләренә туры караган хәлдә шактый тордылар бугай. Болай ярамый иде, яхшы түгел иде, Тәслимә ашыгып машинага кереп утырды. Бу вәсвәсәлән үз вакытында котылырга кирәклеген белми идемени ул? Белми димени, аңламый димени. Эштән куарга кирәк шоферны. Тик бу Тәслимәнең көченнән килмәде. Бу егет анын кара төнгә әверелгән күңел түрендә тулган ай булып күтәрелә башлаган иде шул инде. Ул үзен шул айнын яктысыннан, "ә-ә-ү-ү!” дигән сүзне ишетүдән, егетнең ак йөзе белән балкып: "Рәхәт сезнен белән. Тәслимә апа-ай!"— дигәнен тыңлаудан мәхрүм итә алмады Үзе дә теләмәстән, аның белән машинада күбрәк йөрергә сылтау эзли башлады.. Хәер, җаен эзлисе дә юк. андый чакта ул үзе килеп чыга. Складта сатылмый калган әйбер-кара шактый күп җыелды. Кием-салымның модасы тиз уза. вакытында котылмасаң, аннары алмыйлар.Тәслимә танышлары аша Азнакайдагы бер сәүдәгәр белән килешеп, анда кайткалап йөри торган итте. Азнакайга илтә торган юллар озын, бормалы, урманлы. Май аеның дәртле яшеллегенә төренгән агачлар ешлыгыннан ак чәчәккә күмелгән шомырт агачлары сирәк-мирәк узган машиналарга сәлам биреп кала иде. —Альмир! -Әү-ү! — Туктале. бер-ике сабак чәчкә өзик әле Машинадан төшкәч, ана иярмәде, юк. ул бөтенләй юлнын икенче ягына чыгып, икенче агачларга юнәлде. Көн салкынча. болытлы, тыныч, жанга шундый рәхәт иде Менә Тәслимә ак чәчәк тәлгәшләре авырлыгыннан бөгелә төшкән шомырт агачы янында тора, хуш исле саф һаваны күкрәген тутырып сулый, яшь үләннен сыгылмалы йомшаклыгы аша жирнен ныклыгын тоя. Күкрәп яшәргән, биеклеккә ашкынган каеннарга, наратларга карап туя алмый Баш очында яшәү бәхетеннән онытылып кошлар сайрый Йә Алла, нигә кирәк үкенүләр, әрнүләр, рәнҗүләр? Гомер үзе менә шушындый мизгелләрдән тора лабаса! Тәслимә дә шушы яшәешнен. табигатьнең бер кисәкчеге бит! Нигә ана да үзен бәхетле тоймаска, нигә шушы агачлар, кошлар кебек ваемсыз, тыныч, канәгать булмаска9 Юк бернинди үткән гомер! Юк киләчәк-күрәчәк! Менә шушы мизгел генә бар һәм ул гүзәл, татлы! Машина эче шомырт исе белән тулды. Ерак юлга Тәслимә термос, азык-төлек ала. бу юлы да чәй эчтеләр Альмир жыр ярата торган булып чыкты, бигрәк тә хәзерге яшьләр башкаруында татар җырларын Анын күнеле булсын дип. Тәслимә кыйбатлы магнитола да алып куйган иде Сонгы вакытта танылып киткән жырчыларнын шундыйлары бар. алар турында күнел кылларын тибрәтәләр, дип әйтеп булмый Аларнын тавышы- моны тән тамырларына бәреп керә, канны кузгата, уйната шикелле “Күзләремә бер каравын җитә, бөтен кайгыларым югала. Әл дә син бар әле бәхетемә, әл дә син бар әле дөньяда" Машина эче нәни ресторан кебек, кайнар чәе. тәмле ризыгы, күнелгә хуш музыкасы, чәчәкләре—һәммәсе бар; шул ук вакытта рестораннан яхшырак, чөнки биредә ятлар юк. Альмирнын сөрмәле күзләре Тәслимәгә үз итеп, сокланып карыйлар, әмма аларда бернинди бүтән ишарә юк шикелле Яшәешнен язгы янарышын тыелгысыз тантана белән кичергән табигатьнең саф кисәкчекләре иде алар бу минутларда Ул кичне Тәслимәнен исәбе Чаллыга кайтып куну иде Азнакайда тоткарланырга туры килде, кайтыр юлга сонарып чыктылар, карангыга калдылар. Кичкә таба янгыр сибәли башлады Юлдагы чокырларга су җыелган, тәрәзәләргә пычрак чәчри иде Урманнан чыгып җитмәделәр, машина кинәт туктап калды Үткән- сүткән күренми, кемнәндер ярдәм көтеп булмый. Альмир янгыр астына чыкты да. капотны ачып, кечкенә лампочка яктысында казынырга тотынды Шунда Тәслимәнен күңел түрендә: “Төзәтә аямаса ярар иле —дигән теләк туды Һәм бу уеннан сискәнеп китте Юк-юк. алай була күрмәсен, монда, янгыр астында, машина эчендәге кысанлыкта икәүдән-икәү төн уздырырга туры килсә Юк. бу мөмкин түгел! Тәслимә коты очып курыкты һәм шушы каршылыклы теләкләр бәрелешеннән бер янып, бер тунып, хәлен юлдашына си здермәскә тырышып, тынын да чыгармыйча көтте дә көтте Ә Альмир бер капот астында казынып, бер эчтән машинасын кабызырга маташып, озак азапланды Менә, ниһаять, кереп утырды, тирән көрсенеп “Булмый,—диде. —Су кергән Кипкәнен көтәргә кирәк".— “Озакмы9 "—“Кем белә, бәлки, бер сәгать, бәлки берничә сәгать" Егетнен тавышы карлыгып киткән иде Туңганнандыр Тәслимә анын иненә орынды - курткасы манма су. "Кайнар чәй эчеп куйсан, комачауламас иде Шактый нык үтте бу янгыр "—диде егет Тавышында эчтән калтырану сизелде Ләкин термос буш. Чаллыга нибары ике генә сәгатьлек юл. шуна күрә Тәслимә Азнакайда чәйнен янасын салып тормаган иде “Суык тимәсен тагын,— диде ул. һәм багажнигында аракы барын исенә төшерде—Әнә. бер илле грамм аракы йотсан гына Сагыз бар. исен бетерер Бераз ыкмык килде егет, ялындыргандай итте Әмма ахырда килешми булдыра алмады Суынып өлгергән машина эчендә, караңгыда ыгы-зыгы китте Кирәк әйберләр багажникта иде—арткы утыргычка күчеп утырырга туры килде Альмир курткасын салып, җәймәгә төренде Шешәне табарга, капшанып стаканга салырга. Бер-берсенә ихтыярсыздан орындылар—егетнен бармаклары боздай, ә Тәслимәнен куллары кайнар иде. “Үзем генә эчмим",—диде егет. "Мин яратмыйм".—Ә мин яратканнан эчәмме? Сез бер йотмасагыз, эчмим",—диде ул иркәләнеп. Киек җанварларда гына була торган табигый сизгерлеге белән Тәслимәнең күңел йомшаклыгын тоеп алган иде инде Әйе. бу юлы аракыны Тәслимәнең авызына көчләп коярга туры килмәде—үзе эчте. Күңеле нык алгысаган иде. шуны басарга теләпме, үзе куйган чиктән—бер йотымнан арттырыбрак та җибәрде. Хәмер пары акылны томалады. Калганын табигать үзе эшләде. Ул фәкать буйсынды гына, каршы гына тора алмады. Егет мондый очракта да житез, хәрәкәтчән, көчле булып чыкты. Берәү туңган иде, икенченең тәне кайнар иде. Берәүне җылытырга кирәк иде, икенченең җылытасы килде. Тәслимәнең зиһенендә фәкать: "Без табигать балалары бит, табигать балалары",—дигән сүзләр генә кабатланды. Бу сүзләрне беренче тапкыр кемнән ишеткәнен ул инде хәтерләми, фәкать алар бу минутта аны аклый иде шикелле. Бераздан егет алга сузылып, бардачокны ачты да, тәмәке алып, көйрәтеп җибәрде Шул хәтле рәхәт итеп, тавышланып суырды, иркенәеп, башын артка ташлап утырды ки. Тәслимә кызыгып куйды —Бир әле мина да,—диде —Бәй. Ник аны әллә кайчан әйтмисен? Мә суыр, мондый чакта бигрәк тәмле. Тәслимә суырды. Машина судагы көймә кебек тирбәлә башлаган кебек булды, ә каршыда, болытлы төннең чак сизелерлек аксыллыгында, кап-кара булып төлке койрыгы болгана иде. Шул юлдан әйләнеп кайтканнан сон мөнәсәбәтләр нык үзгәрде. Тәслимә бу белемсез, гамьсез егеткә нык бәйле булып калганын тиз сизде Альмирның елмаюында инде беркатлы соклану гына түгел, түбәнсетү дә сизелә, “әү-ү!” дип дәшкән тавышында назлау гына түгел, баласыту да ишетелә иде. Ул машина эчендә җәелебрәк утыра, иртәнге якта сонаргалап та килә, сорап- нитеп тормыйча, машина белән авылга китеп бара иде Машинага хикмәтле фаралар, япмалар, шампуньнәр—кәттә егетләр телендә “прибамбасы” дип атала торган күп нәрсәләр алынды. Тәслимә ул сораган акчаны бирми кала алмый иде, өстәвенә егет әле авылга күчтәнәчкә, әле яна курткага акча сорап тора, ай ахырында эш хакын санаганда, аларны басып калып булмый, чөнки ул чакта шофер бөтенләй получкасыз калачак иде. Тәслимә үзенең томана, зәвыксыз бер бәндә тозагына эләккәнен акылы белән анлый иде инде, ләкин бу мөнәсәбәтләрне өзәргә үз-үзенә мен тапкыр ант итсә дә, Альмир учын анын тезенә куюга эреп төшә, зиһене чуала, ул ни дисә шуңа буйсына иде. Назга сусаган, кайнар, гөнаһлы тәне акылга буйсынмый, үз ихтыяры белән йөртә иде аны. Табигать баласы иде шул ул! Бу хурлыклы багланыш күпмегә сузылган булыр иде, бер вакыйга чик куйды. Дүшәмбедә базарлар эшләми, сатучылар ял итә. Шундый бер көнне районнан бер эшмәкәр килеп төште дә Тәслимәгә шылтыратты Яшь, уңган бу егет Ләззәт исемле икән, кибетләре, складлары, рестораны бар. Казанда да тамыр җибәрергә омтыла. Кемдер Тәслимәне тәкъдим иткән. Складта очрашырга килештеләр. Икесе дә шактый кыйналган, дөньянын рәтен беләләр, бухгалтерияне аңлыйлар икән. Эш кешеләре буларак, бер-берсен тиз анладылар, ошатып киттеләр хәтта. Шулай көлешә-көлешә сөйләшеп утыралар иде, кинәт ишек ачылып Альмир килеп керде. Мондый очрашуларны спектакльләрдә “сүзсез күренеш" дип атыйлар. Менә алар өчәү бер-берсенә карап калдылар Альмир сәлам дә бирмәде бугай, һәрхәлдә Тәслимә колаклары чыңлавы аша анын тавышын ишетмәде. Ләззәт сүзне тизрәк төгәлләп чыгып китәргә ашыга, шуна күрә вакытсыз килеп кергән кешегә сабырсыз, канәгатьсез караш белән текәлде Тәслимәнең исә күнел төбендә көйрәгән ризасызлыгы йөзенә бәреп чыкты, анда горурлык хисе уянды ничек әле бу манка малай ана хужа була алды9 Кем ул? Нишләп ул үз урынын. Тәслимәнең ялчысы гына икәнен, анын кулыннан ашаганын оныта? Әйе, надан иде Альмир, ләкин анда табигать биргән кыргый җәнлек сиземләве көчле иде. Ул һәммәсен анлады. бәлки әле артыгын да уйлагандыр Юка иреннәре күгәреп чыкты, йөзенә көл төсе керде, күз бәбәкләре кара бәрхет төсен алды. — Ни булды?—дип сорады Тәслимә коры гына. Ул егетләрне таныштырмады, бу үзе үк шоферны читләтү', аны урынына— хезмәтче итеп кую иле. Ә хезмәтчеләр берәр тапкыр хужа белән үзен тин итеп хис кылса, кире үз урыннарына төшергәнне беркайчан гафу итми. Аларнын үче ачы була. —Машинаның радиаторыннан су ага,—диде Альмир төксе генә. Ләззәт сораштырып алды: нинди радиатор, кай жире тишелгән. Төбендәге краны пластмассадан ясалган икән. Шул ярылган —Аны ямап булмый,—диде Ләззәт —Яна радиатор алырга кирәк. Башка чакта андый кыйбатлы запчастьләрне базардан икәү барып алалар иде. Әмма бу юлы Тәслимә сумкасыннан акча алды да Альмирга сузды. Ләззәт алдында үз дәрәжәсен саклау өчен, сөяркәсенә беренче мәртәбә үзенен өстенлеген, аннан бәйсезлеген сиздерү өчен шулай кирәк, дип санады. ...Сишәмбе көн иртән Альмир аны алырга килмәде Савиндагы туганнары, авылга китте, әле килеп җитмәде, диделәр Чәршәмбедә дә машина ялларга мәжбүр булды Тәслимә. Ике көн узгач, иртән складка килүенә, урам себерүче хатын: —Шоферыгыз килгән иде. мин эштән китәм. эзләп йөрмәсен, дип әйтергә кушты,—дип Тәслимәгә машинаның ачкычын һәм документларын тапшырды. "Жигули” ишегалдында тора иде. Тәслимә аны чак таныды Машина пычракка баткан, тәгәрмәчләре алыштырылган. кайсыберләренен. бүсере чыккандай, эчтәге резинасы бүлтәеп тора, кыйммәтле магнитола да. затлы япмалар да. термос та. сумка да. чит илдә эшләнгән инструментлар тартмасы да—барлык “прибамбас ”лар. хәтта машина алдында акаеп торган сары фаралар да юк иде Фәкать алгы көзгегә эленгән төлке койрыгы гына асылынып тора, ни сәбәптәндер аны алмаган иде Альмир Беренче омтылыш, тизрәк машина яллап авылга бару, аңлашырга, аңлатырга тырышу, ничек кенә булса да Альмирны кире кайтару иле Тәслимә, әлбәттә, шулай эшләячәк иде Егетнең табигать баласы икәнен андый бит ул. дәртен кузгата белә, ихтыярын сындыра ала. Минутлык үпкәләвен генә оныттыра ала!.. Очрашырга, орынырга гына кирәк! Башка берәүнең машинасы белән базарда сатучыларга тауар өләшкәндә, ул һаман шуны уйлады, егетнең үпкәле йөзенә ничек карасын, нинди сүзләр әйтәсен күз алдына китерде, аның назлы кулларына орынасын уйлап, тәне кызышты Тәслимә югында әйберләрне складка Гөлнар кайтара торган иде Бу юлы да ана сүз кушты Тәслимә. —Ярар.—диде Гөлнар.—Тик мин үзем дә иртәгә сорап китмәкче идем әле Авылга кайтып киләсе бар Чәкчәк пешерергә чакыралар. Туйга әзерләнәбез бит -Кемегез өйләнә? Әллә берәрсен кияүгә бирәсезме? —Альмир әйтмәдемени? Якшәмбедә туйлары була бит'—Тәслимәнең йөзе үзгәрде, ахрысы. Гөлнар керфеген дә какмый текәлеп карады Эштән ник китәм. диде соң’ Ну бу яшьләр, бигрәк мәнсез! Мәнсез булмасалар. бу көнгә кадәр сузмаслар да иде инде Кәләшнен корсагы борынына терәлергә тора, туй күлмәге кияргә оят Авылга кайтсам, елап килә, аптыраткан иде инде Жаным тынар ичмасам Ә нәрсә көткән иде Тәслимә? Ни өмет иткән иде? Ул табигать баласы булганны, башкалар табигать балалары түгелме әллә9 —Машинада койрыгын онытып киткән,—диде —Кайтарып бир. эзләп килмәсен. Андый очракларда "яхшылык теләүчеләр" табылып тора. Инсафка хатынының “мәхәббәт кыйссасы" барып иреште, билгеле. Әмма ире бу хакта сүз кузгатуга. Тәслимә иренең авызын томалады: —Сина барыбер түгелмени9 Асылда без аерылышкан бит инде. Судка бир әнә, хатыным хыянәт итте, дисәң, шундук аералар. Квартир өчен борчылма, мин сина бер бүлмәлене алып бирермен. Сонгысын Инсаф бик зур мыскыллау дип кабул итте. —Минем квартирым бар,—дип кырт кисте ул. Әйе. квартирны завод ана биргән иде шул. Тәслимәгә аерылу кәгазе нигә, бу арада гына кияүгә чыгасы юк. Инсафның исә балалар белән бергә буласы килә, шуңа күрә аерылышырга ашыкмый, чыгып китәргә уйламый иде. Алар шулай, икесе бер елгада, икесе ике ятьмәгә эләккән балыклар кебек, бер бәргәләнеп, бер хәлдән таеп, яши бирделәр. Инсаф яна заманны анлый алмады, кабул итмәде. Хатынының кәсебен ул "спекуляция" дип кенә белә, алып кайткан акчасын, малын хәрәмгә саный һәм аны ашауны үзе өчен гөнаһ дип исәпли иде. Хәтта үз хатынына сатылырга да сәләтсез булып чыкты ул. Заманында Совет иле башка мәмләкәтләрдән “тимер пәрдә" белән капланып яшәгән булса, ул пәрдә череп коелгач. Инсаф кебекләр дүрт якны кыйбла ясаган яңа заманнан үзләрен аерып куйдылар, гүяки тимер ятьмәгә төренгәндәй булдылар. Ә Тәслимә исә үзенә аерым ятьмәгә кереп уралган иде. Тик ятьмәсе башка— алтыннан иде анын. Мөмкинлек булса да, аннан чыкмаячак, элекке эшенә кире кайтмаячак иде инде, җан асрарлык хезмәт хакына биеп йөрергә риза булмаячак иде. Чөнки акчаны санамый туздырырга, ялланган шофер белән машинада үзе теләгәнчә йөрергә, берничә кешенең—сатучыларның гына булса да язмышын кулында тотарга күнеккән иде ул, ә мондый гадәтләрдән бизү бик авыр, күпләр өчен мөмкин түгел хәтта. Көн саен ул базарны әйләнеп, тауарларны карап, хакларын белешеп чыга. Ларекларда элекке укытучылар, галимнәр, экономистлар, инженерлар, офицер хатыннары әйбер сата. Ниләр кичергәннәр, ниләр уйлыйлар—Алла белә. Күбесе тәмәке тартырга өйрәнгән, бәгьзеләренең салып алганы да сизелә. Салкын вакытларда бигрәк тә. Эсседә дә. суыкта да. яңгырда да. җилдә дә котсыз тар куышларда, чүпрәк-чапрак, вак-төяк арасында кысылып басып торалар шулай. Арада карты-яше, чибәре-ямьсезе бар. әмма йөзләрендәге яшерен сагыш, монсу уйчанлык, эчке бер сызлану барысын бертөсле итә Озаграк монда эшләгәннәре больница юлын таптарга керешә— салкын тиюдән, аяклары шешүдән зарлана. Баштарак Тәслимә сатучыларны кызгана, күбрәк түләргә тырыша иде. Ләкин аларны һаман кызганса, үзенен кызганыч хәлгә каласын анлады. Хәзер башкалар белән бер чама—җан асрарлык кына бирә. Чөнки акча үзенә бик кирәк—шәһәр уртасында зур кибет ачу турында хыяллана ул. Эше бик тыгыз, тын алырга да вакыты юк. башы саннар, товарлар, планнар, хәйләләр белән тулы Тәслимәнең. Барысы да әйбәт. Төннәрен генә нигәдер бәгырьне сагыш талый. Яшьли сөйгән ярынын татлы сулышыннан эрегән чаклары исенә төшә. Нурга күмелгән сәхнә, биюче балалар төшенә кереп, үзәген өзә.