Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕР СОРАУГА-БЕР ҖАВАП

Җөмһүриятебездә әдәбият-сәнгать эшлеклеләренең мәнфәгатен кайгыртучы татар интеллектуаль милек агентлыгы (ТАИС) бар Бүген ул ни хәлдә' Бу сорауга анын директоры язучы Рәфкать Кәрами жавап бирә -Татар интеллектуаль милек агентлыгы (ТАИС) президентыбыз М Ш Шаймиевнең 1993 ел 2 июнь Указы нигезендә оештырылды Татарстан Респуйликасы Министрлар Кабинеты үзенең 1994 ел 22 март карары белән ТАИС турындагы Положениены раслады Бу документларда ТАИС ка йөкләнгән бурычлар, вазифалар һәм аңа бирелгән хокуклар күрсәтелгән Җиде елдан артык вакыт эчендә ТАИС ижат кешеләре турында чын-чынлап кайгыртучы дәүләт органына әверелде Безгә көн саен авторлар яки авторларның варислары киләләр. Аларның йомышлары төрлечә: китап чыгарганда килешү тезүдә киңәш-табыш итү. авторлык хокукы бозылган очракта ярдәм көтү, гонорар юллап алу. һ. б. Шунысын да басым ясап әйтү кирәктер: без авторларны профессионал яки үзешчәнгә дәрәжале яки исемсезгә аермыйбыз, безнең өчен барысы да бертигез Шуңа күрә берсе дә игътибардан читтә калмый. Бүгенге көндә ТАИСга теркәлгән авторлар саны сигез йөзгә якын ТАИС, нигездә театрлар, кониерт бригадалары, теле-радиотапшырулар компанияләре, тавыш язу студияләре белән эш итә Чөнки без алардан. авторларның әсәрләреннән файдаланган өчен, акча жыярга тиеш. Кызганыч, бөтенесе дә авторлык хокукына кагылышлы закон-нормативларны төгәл үтәми, кайчагында арбитраж судка да мөрәҗәгать итәргә туры килә Мәхкәмәгә барып җиткән дүрт процессны да ТАИС отты Шунысы да мәгълүм булсын без эчке эшләр министрлыгы, прокуратура, салым инспекциясе һәм салым полициясе белән дә кулга-кул тотынышып эшлибез. Мәгълүм ки. Мәскәүдә Русия авторлык җәмгыяте (РАО) эшләп килә 1995 елда без алар белән үзара хезмәттәшлек турында Килешү төзедек Ай саен авторлык гонорары алмашабыз, авторларны һәм аларның туганнарын барлауда бер-беребезгә булышабыз, хокуклары бозылса. бергәләп яклау ютларын эзлибез ТАИС. хәленнән килгәнчә реклама эшләре белән дә шөгыльләнә Химаячеләр табып, без җиде плакат чыгардык «Халык язучылары*. -Мәшһүр композиторлар-. «Күренекле рәссамнар». «Сәхнә осталары» (4 плакат) Боларнын һәммәсе дә мәктәпләргә һәм китапханәләргә бушлай өләшенде Әлбәттә ТАИС ка йөкләнгән төп функцияләрнең берсе—исән-сау авторларга һәм вафат булганнарының варисларына акча җыю. бүлү, тарату Мәгълүм ки. авторлык хокукы 50 ел саклана Узган ел. мәсәлән, республикада яшәүче авторларга 1 миллион 600 мең сум гонорар җибәрдек. Әдәби фондка-146 мең сум. Композиторлар берлегенә-132 мең сум. салым рәвешендә республика бюджетына 202 мең сум акча күчердек. Димәк. ТАИС бүгенге көндә үзенә йөкләнгән бурыч-вазифаларны эзлекле рәвештә башкарып килә