ЯҢА ҖИЛЛӘР ИСӘМЕ?

СОНГЫ EЛЛAP ӘДӘБИ ТӘНКЫЙТЕНӘ БЕР КАРАШ

Хәзер бездә әдәби тәнкыйтькә карата төртмәле һәм усал сүзләр шактый еш әйтелә. Мисал өчен сонгы ике елны гына алсак та. төрле басмаларда күренекле әдипләребезнен тәнкыйть турындагы кискен генә фикерләре дөнья күрде Айдар Хәлим «Барлы-юклы традицион тәнкыйтебез сүнеп калгандай булды* дип, Мансур Вәли «Нишләп сон без үзебездә булган рухи-эстетик байлыкны күрә, аны тиешенчә бәяли алмыйбыз?» дигән сүзләр белән. Миргазиян Юныс «Татар әдәби тәнкыйте жан тәслим кылган» дигән рәвештә. Зиннур Мансуров «Тәнкыйть әдәби күренешләрне артык гади аңлата, бу өлкәдә нисбәт үзешчәннәр ягына авыша башлады» дип һ. б язып чыктылар Равил Фәйзуллин да «Ориентир-маяклар күрсәтергә тиеш әдәби тәнкыйтебез бик зәгыйфь»—диде. Рифат Сверигин тәнкыйтьнен үз функцияләреннән читләшүен күрсәтте һәм ана оеганлык хас дип белдерде Башка әдипләр дә үзләренең чыгышларында һәм мәкаләләрендә әдәби тәнкыйтьнең чор. заман таләпләренә җавап бирмәвен билгеләп үттеләр Югарыда искә алынган авторларның һәм бүтән каләм ияләренен мәкаләләрендә әдәби тәнкыйтьнен соңгы елларда ни өчен торгынлык кичерүен аңлатучы кайсыбер сәбәпләрне ачыкларга тырышу да булды Менә аларнын кайберләре житмешенче-сиксәненче елларда әдәбиятка, шул исәптән тәнкыйтькә килүчеләрнең саны аз булу, буыннар арасында билгеле бер күләмдә бушлык туу; И Нуруллин. Ф Мнннуллин. Ф Зөлкарнайләрне югалту Иҗади яктан алганда тагын мондый сәбәпләрне күрсәтергә мөмкин иске стереотиплардан озак арыну, чорга бәйле янача күзаллаулар кирәклегенә акрын төшенү, тәнкыйть язмаларында бертөрлелеккә йөз тотып, әсәр яисә әдип ижаты турында гомуми сүзләр белән язу. купшы стиль өстеңлек итү. еш кына булмаганны бар итеп, күккә чөеп мактау һ. б •Авыруның сәбәпләрен белү һәм дөрес диагноз кую—ул инде дәвалый башлау» дигән гыйбарә бар Соңгы вакытта матбугатта шактый кин калач белән әдәби тәнкыйть турында җитди сүз алып баруны да шуңа тиңләргә мөмкин 1999 елда «Казан утлары» журналы оештырган «Туксанынчы еллар әдәбияты» □лфәт ЗАКИРЖАНОВ (1959)— мһ6иятги.1и.иеһа.итонкыитьче, педагогика фвннәре кандидаты әлсәфи-диалектик һәм поэтик алым шагыйрьгә табигать дөньясы, кеше рухы турында хакыйкатьне әйтергә мөмкинлек бирә дип саный тәнкыйтьче (•Москзни җомга». 2000. 11 апрель) Аерым китапка яисә әсәргә күзәтүләр арасында К Кәримовнын «Ком сәгате» турында Я Абдрәхимованын «Авыл кыйссасы» (»Ш К». 2000. 4февр.). Л Ихсанованын «Тулгак»нын тулган дөньясы» (•!!! К». 2000.13окт ). А. Юнысованын •Тоткасыз ишек» (Р Харис) хакында «Каләм коткарачак» (*ВТ* 2000, 21 гыин). Э. Шәрифуллинанын «Мәхәббәттән миндә күмер калды» (Б. Рахимова иҗаты • М Ж». 2000. 3 чарт) язмалары әйбәт тәэсир калдырды Д Заһидуллинанын Р. Зәйдулла китабы турындагы «Тәнре кылычы кайчан инә • (*МҖ». 2000. 18авг) мәкаләсенә дә игътибар итегез әле Монда хикәяләрнен сюжетын сөйләү дә. бик күпләребездә очрый торган кимчелек— тема һәм проблемаларның актуальлеген кат-кат искәртү дә (чынбарлыктан сайлап алынган вакыйга-күренешләрнен кайсы актуаль түгел!) юк Тәнкыйтьче Р Зәйдулла хикәяләренә генә хас үзенчәлекләрне ачуны максат итеп куя һәм әдипнен шигырьгә тартым образ- сурәтләр, символлар, әдәби детальләр белән оста эш итүен, шулар ярдәмендә кеше психологиясенә үтеп керә алуын, контексттагы эчке мәгънәне дә символларга йөклөвен билгели. Танылган публицист М Әхмәтжанов сонгы елларда нәтиҗәле эшли Мәкаләләре арасында Ә. Баянный «Кызыл ут» китабына бәяләмәсе («МД». 2000.4февр) аеруча уңышлы Әдипнен заманча фикерләвендә, тынгысыз җанында 7. .к у. м • укучыны битарафлыктан чыгара торган хис-тоигыларнын үзенчәлекле чагылышын таба тәнкыйтьче. Ә менә Т. Әйдинен «Иблискә ришвәт» китабы турындагы мәкаләсендә нишләптер («ВТ», 2000, 9 июнь) төрле мәгълүматлар бирү, сюжет эчтәлеген сөйләп чыту белән чикләнә. Китап күзәтү, яна чыккан әсәрләргә рецензия язу—тәнкыйтьнең бик кирәкле бер формасы. Әмма, тәнкыйтьнең торышын, әдәби процесстагы урынын күләмлерәк һәм аналитик анализга нигезләнгән жанр билгели. Бу очракта ижат портретларын, әдип ижатына бер карашны, аерым әдәби төрләргә күзәтүне һ. б. күздә тотабыз. Мона бәйле сүзне «Казан утлары» редколлегиясе утырышлары турындагы язмалардан башлыйк Ф Латыйфи 1999 ел прозасына әйбәт күзәтү ясап, бу төрнең төп үзенчәлекләрен, ягъни рациональ орлыкларын» билгеләп үтә Проза әсәрләренә куелган таләпләрне дә кистереп әйтә: кыскалык-жыйнаклык һәм фикри жегәре ачык булу. Быелгы 3 санда 2000 ел прозасына бәя биргәндә Ф Сафин да: «Яна гасыр укучысы чорга адекват әсәрләр көтә Җәмгыятьнең холык-халәтен белми торып, анын асылын аңламаган хәлдә язганыңны укучыга тәкъдим итү авыр булачак»,—дигән нәтижә ясый. Г. Гыйльмановнын әдәби тәнкыйть торышы, вазифалары турындагы фикерләре дә кызыклы. Ул татар әдәби тәнкыйте бар дип саный һәм анын яна чалымнарын да күрсәтә. Бу— тәнкыйтьтә публицистик аһәңнең көчәюе һәм ана академик фәннең, әдәбият гыйлеменең үтеп керүе. Чыннан да, бүген чиста тәнкыйть мәкаләсе аз очрый. Язмаларның күбесендә ижтимагыйсәяси, әхлакый- фәлсәфи мәсьәләләр турында уйланулар әсәр үзенчәлекләре белән тыгыз бәйләнештә бирелә. Әгәр без әдәби әсәрләрдә заман сулышы көчәюен, милләт язмышына, тарихка, телгә бәйле ижтимагый һәм публицистик пафосның артуын таныйбыз икән, тәнкыйтьтә дә алар чагылмыйча калмый. Билгеле, тәнкыйть һәм публицистика бер-берсеннән шактый аерыла. Әмма алар якынаеп, үзара баетышалар икән, моннан куркырга кирәкми. Соңгы вакытта дөнья күргән байтак публицистик язмаларда аерым әсәрләр, әдәби процесс хакында гаять кызыклы фикерләрне очратабыз. Л. Шагыйрьжаннын «Сүзләр, сүзләр..» («К.У». 1999—№ 7) язмасы, Ф Урманченын «Борынгы миф һәм бүгенге шигырь» хезмәте («К.У», 1999 ел, № 6-7) Г Гыйльмановнын Г Морат ижаты турындагы «Образ. Символ. Рухи кодлар* («К.У», 1999, № 4), Ф Зөлкарнәй турындагы «Ул минем язмышымда калды» (•Идел», 2000—№3) мәкаләләре. Р Юныснын Ә. Еники белән әңгәмәсе («Идел», 2000—№4) әдәбият белемен баетуга хезмәт итә. Игътибар юнәлтик, Л. Шагыйрьжан мәкаләсендә ниндидер әсәр яисә ижат кешесе турында сүз бармый. Әмма ул язма бөтен асылы белән эстетик зәвыклы укучы тәрбияләргә булыша. Сүзләр ярдәмендә сүзгә мәдхия укыла монда Автор татар теленең бай лексикасын, сүзнең күпмәгънәлелеген менә дигән итеп ача Теләсә кайсы язучы, Лена ханым әсәр теленә куйган таләпләргә минем ижатым жавап бирә микән дип, әлеге язманы кабат-кабат ачып укыячак. Тәнкыйтьнең төп максатларыннан берсе шул түгелме сон? Бу уңайдан Р Фәйзуллиннын «Китап гасыры китәме9» («К.У». 2000— № 1) публицистик язмасын да күрсәтергә мөмкин. Бу мәкалә сүз сәнгате, язучылык хезмәте, анын бүгенгесе һәм киләчәге, ягъни Галижанәп Китап турында Авторнын фәлсәфи уйланулары артында рухи һәм эстетик яктылык чыганагы булган әдәбиятыбыз алдына куелган бурыч-таләпләр дә ачык төсмерләнә. Соңгы елларда Р Сверигинның. спорт теле белән әйткәндә, икенче сулышы ачылды Аның аерым әдипкә, әдәби чорга, еллык күзәтүләргә бәйле хезмәтләрендә без зәвыклы укучыны, сүз сәнгатен тирәнтен аңлаучы таләпчән тәнкыйтьчене күрәбез. Р Свиригиннын «Үткән ел прозасына бер караш» дигән мәкаләсе, «Казан утлары» анкетасына биргән жаваплары да моны раслый. Тәнкыйтьче әсәрләргә бер-ике жөмлә белән, әмма төгәл һәм гадел бәя бирә, кирәк урында итагатьле генә саллы сүзен дә әйтә. Анын өчен авторитет- дәрәжәләрдән бигрәк, сәнгать әсәренең эчке хасиятен ачу мөһимрәк. Әлеге мәкаләсендә Р Сверигин безнен игътибарны әсәрләрнең жанр ачыклыгы мәсьәләсенә юнәлтә Бәя бирү кретерийлары итеп мавыктыргыч булуны, образлылыкны, фикер тирәнлеген ала һәм тәнкыйтьнең бурычларын да эстетик кыйммәтләрне ачыклауда күрә. Хәзерге татар әдәбиятының драматургия жанры әдәби тәнкыйть игътибарыннан читтәрәк калып килә. Спектакль премьераларына язылган рецензияләрдән башка махсус мәкаләләр юк диярлек. Шуна да журналда үткән ел басылган Ю Сафиуллиннын «Сәхнә әсәрләребез нинди9» (№ 2) һәм А. Әхмәдуллиннын «Эзләнүләр бәрәкәтлеме9» (№ 7) исемле мәкаләләре игътибарны жәлеп итте Ике автор да драматургиянең сонгы биш елдагы торышы турында сүз алып бара. Ю Сафиуллин язмасында драма әсәрләренең театр белән бәйләнеше, спектакль буларак тамашачыга житкерелүе турындагы фикерләр өстенлек ала Автор театрның (нигездә. Г. Камал театрынын) бүгенге хәлен, зчке халәтен шактый тулы ача. Пьесага куелган таләпләрне исә сәхнә әдәбияты кануннары белән бәйләнештә карый Язма бу вакыт аралыгында басылып чыккан яисә төрле театрларда куелган пьесалар, аларнын авторлары исемнәренә, һәртөр саннарга, фактларга бик бай Автор сәхнә әдәбиятындагы кимчелекләрне дә тоемлый Анын «Шундый чор килде, халык театрга кәмит карарга гына йөри, дип үз-үзебезне алдап ятсак, тамашачыны беркайчан да үз артыбыздан ияргә алмабыз,—дигән фикере белән кайсыбыз гына килешмәс икән Драматургиянең җәмгыятьтәге урыны, аны үстерү өчен кирәк булган шартлар, тамашачы зәвыгы турындагы фикер-карашларын автор Көнбатыш Аурупа. урыс сәхнә әдәбияты мисалларына таянып билгели. Әмма биш ел эчендәге драматургия турында сүз алып барабыз икән, анын бүгенге хәленә ачык, аңлаешлы бәя бирү, билгеле бер дәрәжәдә төп юнәлешләрен, үсеш перспективаларын билгеләү дә сорала Автор исә әлеге язмасында борчу тудырган мәсьәләләрнең күбесен читләтеп үтә Үз максатын билгеләп, ул: «Мин монда кемне дә булса мактарга да. хурларга да жыенмыйм. Теләгем—драматургиядә 79 каләм тибрәтүче хакында гап-гади сүз әйтү».—дип яза Әмма сүз бит кемне дә булса мактау яисә хурлау турында бармый Мәсьәлә халкыбызның рухи тормышында җитди роль уйнаган сәхнә әдәбиятының бүгенге хәлен ачыклауга кайтып кала. Белгәнебезчә, татар театрларына зәвыклы тамашачы белән бергә, әдәбият укымый торган, телен дә оныткан татарлар да. башка милләт вәкилләре дә күпләп йөри Ә драматурглар, режиссерлар, аларга нәрсә тәкъдим итә9 Спектакльләр халыкны битарафлык сазлыгыннан чыгарырга, матурлык-яхшылыкны аңларлык эстетик зәвык тәрбияләргә ярдәм итәме? Халыкны, гомумән, җәмгыятьне борчыган әхлакый һәм фәлсәфи мәсьәләләр нинди яссылыкта куела? Менә бит сүз нәрсә турында бара. Бу сорауларга өлешчә жавап А. Әхмәдуллин мәкаләсендә бар Тәнкыйтьче сонгы еллар драматургиясенә әтрафлы күзәтү ясый Сәхнә әдәбиятында булган табышларны автор тематика-мәүзугнын төрләнүендә, якындагы тарихыбызга мөрәжәгать итеп, кеше һәм җәмгыять каршылыкларын кыю рәвештә ачуда, заман проблемаларын сәхнәгә чыгаруда һәм әхлакый мәсьәләләрне гомумкешелек проблемалары белән бәйләп карауда күрә. Ә менә сәнгати як «күкрәк кагарлык түгел» икән Җитди кимчелекләр буларак, тәнкыйтьче сәхнә әсәрләрендәге конфликтларның артык гадилеген, җиңеллеген; сюжеттагы «үтә күренмәлелекне». ягъни аллан ук барысының да билгеле булуын; чор үзенчәлекләрен үзенә туплаган, милли характер дәрәҗәсенә күтәрелгән эре типлар булмауны күрсәтә Драматургия турындагы ике язма да фактларны билгеләү һәм. әйтергә кирәк, мактау белән күбрәк шөгыльләнә Монысы да кирәк билгеле Чөнки нигез дә бар гөп театрларыбыз тамашачыны җыя. башка төбәкләргә гастрольләр белән чыкканда да әйбәт бәя ала. Әнә Г Камал театры Төркиядән дә зур җннү белән кайткан, шатланмыйча мөмкин түгел. Әмма аерым ренензия-язмаларда театрларыбызнын еш кына түбән зәвыклы тамашачыга йөз тотуы, шау-шу. тамашаның күбәеп китүе, шул ук вакытта интеллектуаль пьесаларның, тамашачының җанын айкый торган, театр залыннан чыккач та озак вакытлар уйландырып, борчып тора торган спектакльләрнең азаюы турында борчулы фикерләр дә шактый А. Әхмәдуллин үзе дә «күпчелек әсәрләрне «клип драматургиясе» дияргә була», ди Д. Гыймранованын андыйларны «ширпотреб» дип. 3 Зәйнуллиннын «тегермәнне файдасызга әйләндерүче буш орлыклар» дип атавын беләбез Боларга гагын Г Ахунов фикерен өстисе килә «Мин бүген Татар дәүләт академия театры мәгънәгә, акыл сөрешенә корылган әсәрләрне куя алмый, аларга карага театрның мөнәсәбәте юк. дип әйтер идем Академия театры тамашага корылган әсәрләрне генә кую ятында тора Киләчәк буыннар алдында әлеге мөнәсәбәт өчен театр жавап бирергә тиеш булыр әле»,—дип яза ул («А'.У», 1998—N° 1). Күрәсез, булганны күрсәтү һәм мактау белән генә чикләнергә ярамый. Игътибар итик, Ю. Сафиуллин мәкаләсен «Сәхнә әсәрләребез нинди?» дип, А Әхмәдуллин «Эзләнүләр бәрәкәтлеме?» дип унышлы исем белән атаганнар. Әмма аңлашылганча, жавап биреп кенә бетермиләр, чөнки конкрет исемнәрне атарга, йомшак әсәрләрне, аларнын кимчелекле якларын ачыктан-ачык әйтеп сөйләшергә кирәк. Кемгә ничек, минемчә, Г. Камал театрында сонгы елларда куелган яки бара торган спектакльләрдән «Әлепле артистлары» (Аманулла). «Казан егетләре», «Тагын Казан егетләре (М. Гыйләжев), «Су төбендә сөйгәнем», «һинд биюе». «Килә ява. килә ява» (3. Хәким). «Йөрәк маем». «Гөргери кияүләре» (Т. Миннуллин), «Сөембикә егет сайлый» (Ф. Яруллин) кебекләре әлләни озын гомерле булмас кебек. Дөрес аңлагыз, әлеге спектакльләр куелмасын дигән сүз түгел бу. Башкасы булмагач, андыйлар куелды, куела һәм куелачак. Шулай да әлеге пьесаларның түбән зәвыклы тамашачыга гына исәп тотып язылуын дә әйтү кирәк. Ә Г. Камал театрының йөзен билгеләп, драматургия тарихында инде бүген үк классика дип аталырга хаклы «Әлдермештән Әлмәндәр» (Т. Миннуллин). «Әни килде» (Ш. Хөсәенов) һ. блар калачак. Боларга тагын «Әниләр һәм бәбиләр». «Шәжәрә» (Т. Миннуллин) өстәлергә лаеклы. Драматургиянең бүгенге хәлен мин бер урында таптану дип атар идем. Ә аннан инде яулаган үрләрдән чигенүгә дә күчәргә мөмкин. Сонгы вакытта әдәби тәнкыйть турында уйланусөйләшүне башлаган кебек, драматургия һәм театрның торышы да җитди сөйләшү сорала. Аерым әдипләрнең ижат портретын бирү һәм күзәтүләр арасында 3. Мансуров ижаты турында Ә Баянов, Р Гаташ мәкаләләрен («М.Ж», 2000, 14 июль һәм «КУ», 2000—№4), Р. Фәйзуллин шигъриятенә бәйле X. Бәдигый язмасын («Мирас», 2000—№6) билгеләп үтәсе килә. Л. Шагыйрьжаннын «Поэмалар заман героен сагына» («В.Т», 2000.28гыйн), Р. Сибатнын «Прозабыз Ахуны» («К.У», 2000—Ns 9), Г Ахуновның «Тел-стиль мәсьәләләре» («М.Җ», 2000, 29сешп.) дигән мәкаләләре дә әйбәт тәэсир калдырды. Тәнкыйть турында сүз барганда А. Хәлим эшчәнлегенә аерым тукталмый ярамас А. Хәлим—әдәби ижатнын барлык өлкәләрендә дә актив, нәтиҗәле эшләүче авторларыбызның берсе. Әсәрләре кебек, аның тәнкыйтенә дә битараф калып булмый (Гәрчә аның әдәби ижатын өйрәнеп, тиешле бәясен бирергә алынучы һаман юк әле—куркабыз!) Тәнкыйтьнең бүгенге мөшкел хәле турында да беренчеләрдән булып ул аваз салды, үзенең усал, туры сүзе белән, күбебез икеләнеп торган арада, акны акка, караны карага аерып куя барды. Анын тәнкыйте публицистик эчтәлек белән сугарылган, жанга ятышлы тел белән язылган. Г Афзал шигърияте турындагы «Яратам, нихәл итим?» язмасы исә («М.Җ», 2000, 18; 23 февр.) аерым игътибарга лаек. Монда Г Афзалның шигъри табигатен анлау, милли хиссиятен ачык тоемлау, иҗатына чын мәгънәсендә мөкиббән китү һәм бөтен барлыгы белән кабул итү, тирән хөрмәт һәм ярату— барсы да бар. Тәнкыйтьче шактый күптән чыккан шигырь җыентыгы мисалында төрле тематармаклардагы әсәрләрен бербөтен итеп карый һәм халыкчан, милли шагыйрьне укучы каршында өр-янадан ача. А. Хәлимнен «Ирексездән ирекле турында» трактаты («Мирас», 2000—NsNs 8, 9, 10) матбугатта бәхәс уятып та өлгерде. Тәнкыйтьченең ирекле шигырь, аның үсү-үзгәрү тарихы, аерым әдипләр ижатында чагылган үзенчәлекләре турындагы фикерләре әдәбият теориясе буенча дәреслекләрдә урын алырга хаклы. Шулай да әлеге язмадагы аерым фикер-карашлар бертөрле генә кабул ителми. Г Ибраһимовнын «Татар шагыйрьләре» хезмәтенә биргән бәясе, аңлатуы, һ Такташ фаҗигасе сәбәпләре турындагы фикерләре бәхәсле булып тоелды. К. Латыйпны «ирекле шигырь вәзенен байрак итеп күтәреп алга илткән» бердәнбер (!) шагыйрь дип күрергә теләве белән дә килешеп булмый. Әдәби процессны тулаем күзаллап язган мәкаләләрендәге фикер ачыклыгы, дәлиллек, исемгә карап түгел, жисемгә карап эш йөртүе белән Мансур Вәлиев сонгы елларда хөрмәт казанды. «Ватаным Татарстан»да «Әдәбият дөньясы: фикерләр, уйланулар» дигән яна рубрика алып баруы да бары яклауга лаек. Р Сибатнын «Ялгызак» романына бәяләмәсе («КУ», 2000— Ns 10) һәрвакытгагыча ЯҢА ҖИЛЛӘР ИСӘМЕ?101 фикри жегәрле М Вәлиев тәнкыйтенә бер үзенчәлек хас: ул күзәтелә торган китапнын ин әһәмиятле бер-ике компонентын аерып ала да. шулар аша әсәрнен асыл мәгънәсен ача. Әлеге мәкаләсендә ул романның йомшак якларын да ачык итеп әйтә, дәлилли. Газста-журналларда әдипләребсзнен юбилейлары унае белән чыккан язмалар шактый күп Арада әдәби тәнкыйтьне, гомумән, әдәбият белемен баета торган уйлану-эзләнүләр, табышлар да бар. Җәмәгатьчелек X. Туфаннын 100 еллыгы аеруча зурлап билгеләп үтте. Бу уңайдан басылып чыккан хезмәтләр арасында Волжскидан Илшат Вәлиулла язмасы игътибарга лаек. Ул X. Туфаннын фәлсәфи лирикасын тикшереп, шагыйрьнен тормыш-чынбарлык. яшәү һәм үлем турындагы уйлануларының эчке мәгънәләрен ачарга омтыла һәм, әйтергә кирәк, кеше тәне, җаны һәм мәнгелек арасындагы мөнәсәбәтләр турында X. Туфаннын шигъри фикерләренә ышандыра. Әлеге мәкалә тагын бер фикергә этәрә: без әдәбият тарихын Көнчыгыш һәм Көнбатыш фәлсәфи фикере һәм эстетикасы белән бәйләп карауга, тикшерүгә тиешле игътибар бирмибез икән Әгәр безнен язучылар, мисал өчен. урыс. Аурупа, төрек әдипләренең, фәлсәфәчеләренең хезмәтләрен махсус өйрәнәләр һәм беләләр икән (ә монын шулай икәнлеген А. Гыйләжевнен •Күңелем серләре» язмасында («КУ». 2000,—№ 11. 12) һәм Р Батулла, («К.У*. 2000.—№2). һ. Хәлим. (• Мирас*. 2000—№ 8. 9. 10) мәкаләләрендә телгә алынган исемнәр раслый), бу аларнын иҗатына да. бәхәссез, йогынты ясый Тәнкыйть исә әнә шул бәйләнешләрне дә ачарга бурычлы. Әгәр А. Гыйләжев күрсәтелгән хезмәтендә үзенен «Балта кем кулында» әсәре тиешенчә бәяләнмәде, тәнкыйть аңлата алмады дип борчыла икән, бу инде җитди уйланырлык мәсьәлә. Бер сәбәп—нәкъ әлеге фәлсәфи-эстетик якның ачылып җитмәве түгелме? Тәнкыйть әдәбият тарихы һәм теориясе белән тыгыз бәйләнештә яши Тәнкыйтьтәге гомумиләштерүләр әдәбият тарихына нигез булып торса, аларга хас үзенчәлекләр теоретик нәтиҗәләргә җирлек ролен үти Шуңа да Ф Хатиповнын «Әдәбият теориясе». Ә. Мәхмүдовнын «Матурлык тантанасы». 3. Рәмиевнен «XX йөз башы татар әдәбияты авторлык, төп текст һәм хронология мәсьәләләре». Д. Заһидуллинаның «Әдәбият кануннары һәм заман». «Тагар әдәбиятын мәктәптә укыту» китаплары кебек соңгы вакытта дөнья күргән теоретик һәм методик хезмәтләр бу өлкәдәге артта калуны беркадәр киметә һәм. аңлашылганча, әдәби тәнкыйтькә дә ярдәм итә. Әйе. әдәби тәнкыйтьтә соңгы елларда сан ягыннан шактый гына унай үзгәрешләр күзәтелә. Ә менә сыйфат ягы әлегә канәгатьләнерлек түгел. Мәкаләләрнең күбесенә тарлык, образлы әйткәндә «үз казанында гына кайнау, хас Әдәби әсәргә бәя биргәндә һаман да аның ниндидер «актуаль» темага язылган булуы үзәктә тора, ә язучының иҗат серләре, әсәрләренең сәнгати үзенчәлекләре читтә кала Икенче яктан, кызык хәл күзәтелә тәнкыйть мәкаләсендә теге яки бу әсәр яисә җыентык классика дәрәҗәсенә күтәреп мактала, ә бер-ике елдан аны телгә алучы да юк Билгеле, әсәрнен уңышлы яклары күрсәтелергә, ачылырга тиеш Р Сибатнын «Мин хурлаучы түгел—мактаучы, җимерүче түгел—төзүче, күз йомучы түгел—булганны күрүче. Без болай да күп күз йомабыз, күп җимерәбез инде. Җигәр' Айныр вакыт мактарга, төзергә, булганны күрергә» («К.У». 2000—М19),—дигән сүзләре белән кайсыбыз гына килешмәс икән Әмма, шул ук вакытта, шактый йомшак әсәрләрнен китап булып таралуын, театрларыбызнын репертуар кытлыгы кичерүен, әдәбиятыбызнын әлегә РәсәЙ күләмендә тиешле яңгыраш таба алмаганын таныйбыз икән, димәк, борчылырга, сәбәпләр турында уйланырга нигез бар. Ә бу исә тәнкыйтьнең төп бурычы Шуңа да кимчелек житешсезлекләребез турында авыз тутырып әйтә башларга кирәк. Тагын икенче бер мәсьәлә дә алга килеп баса—язучылар арасында нинди мохит хөкем сөрә’ Үзара таләпчәнлек бармы? Ахыр чиктә, үзебезгә карага әйтелгән тәнкыйть фикерен аек акыл белән кабул итә алабызмы0 Дөрес, тәнкыйтьче сүзенең ачык аңлаешлы, дәлилле, юк-бар бәхәсләргә урын калдырмый торган булуы да бик мөһим Ә монысы, үз чиратында, тәнкыйть өлкәсендә ипләүчеләрнең әдәби-эстстик һәм теоретик әзерлеге белән бәйле

Реклама