Логотип Казан Утлары
Хикәя

ТУГАН ҖИР ТУФРАГЫ

гәр Галәү бабайдан: «Дөньяда иң тәмле ашамлык нәрсә?»—дип сорасагыз, ул озын аксыл кашлары астыннан хәйләкәр генә карап куяр да: Көлгә күмеп пешергән бәрәңге,—дип җавап бирер. Бер Галәү бабай гына түгел, учак көлендә күмерләнеп пешкән бәрәңгене ат сакларга килгән малайлар да бик яраталар. Гатүф кенә борынын җыерган була. Әнисе биреп җибәргән майлы күмәч, эремчек кебек тәм-томнарын чыгара да, иптәшләреннән читкәрәк китеп, авызын чапылдата-чапылдата чәйнәргә керешә. Ләкин, бәрәңге пешеп җиткәч, ул да калышмый. Галәү бабай, чабып ташлаган покостан бер кочак печән алып килеп, учак янына сузыла. Ә Галәү бабай бик шаян кеше ул, бәрәңгене ничек эләкте шулай алырга рөхсәт итми. Иң элек малайларны санап чыга, аннары, кеше санына карап, бәрәңгене өемнәргә аера башлый. Җаен китереп, бер өемгә бәрәңгеләрнең күмерләнеп беткәннәрен генә сала. Бүлү эше төгәлләнгәч, аякларын бөкләп, җайлабрак утыра да Сәлимгә дәшә: — Йә, Сәлимгәрәй энем, йом күзеңне... Кипкең белән капла, гаделлек булсын... Бу күч кемгә? —Сиңа. —Бусы кемгә? —Әнвәргә. —Ә бусысы кемгә? Хәйләне алдан ук белеп торган Сәлим: «Гатүфкә!»—дип кычкыра. Шулай итеп, Гатүфкә гел начар бәрәңгеләр генә эләгә. Галәү бабай бүген дә, гадәтенчә шаяртырга уйлап, бәрәңге бүләргә утырган гына иде, болын ягыннан аяк тавышлары ишетеп, эшеннән бүленде. - Кем утыра, дисәм, үземнең авылдашлар икән. Исәнме, Галәү бабай! Малайлар, сискәнеп, тавыш килгән якка борылдылар. Алардан ике-өч адым гына читтә зур гәүдәле бер солдат басып тора иде. Учак яктысында егетнең хром итекләре һәм җиз төймәләре ялтырап китте. Галәү бабай, күзләрен кыса төшеп, бераз карап торды да. сөйләнә- сөйләнә, урыныннан кузгалды, кулларын егеткә сузды: -һи, Хәсәнҗан энем, син түгелме соң? Ничек әле болай көтмәгәндә? Менә авылга кайтып киләм. Пристаньда Ширмә машинасы очрады. Илтеп үк куям, дигән иде дә, борылмада төшеп калдым. Җәяү генә кайтырга булдым. Төне бик дымык. -Шулай шул, ие... Әйбәт иткәнсең. Нишләп аягүрә торабыз?! Әйдә, утыр әле. Мактап йөрисең икән! Кайнар бәрәңге ашап китәрсен. Каягыз. чыпчыклар, урын бирегез солдат абыегызга! Галәү бабай бүлгән бәрәңгеләрне бер өемгә кушты. Шакмаклы кызыл ашъяулык өстенө ипи кисеп куйды. Хәсән кыстатып тормады, аркасындагы юл капчыгын салып, гөләп куагы төбенә куйды да Галәү бабай янына килеп утырды. Малайлар да уртак табын тирәсенә җыелдылар. Киче әниең карчыкны күргән идем, кайтасыңны әйтмәде,—диде Галәү бабай Хәсәнгә. Отпускагадыр инде. Огпускага түгел, бөтенләйгә җибәрделәр. Бик тиз булды түгелме соң? Шулай өч ел узып та киттемени әле? Ә —Ике ел да тулмады. Указ бар, Галәү бабай. Армияне киметәләр. Мин генә түгел, күп егетләр кайта. —Ә, алай икән. Шундыйрак сүз ишеткән идем шул. Бик әйбәт иткәннәр. Ие... Әйдә, аша әле. Көйгәнен ташла, менә бусы бик әйбәт булып пешкән... Алар шактый озак утырдылар. Хәсән армиядә күргәннәре турында сөйләде. Галәү бабай Хәсәнне авыл хәлләре белән таныштырды. —Үзең ниндирәк ният белән кайтасың?—дип сорады ул.—Элгәргечә, тракторчы булыргамы исәп, башка эшкәме, дигәндәй? Хәсән бу сорауга ни өчендер теләр-теләмәс кенә җавап бирде. —Белгән юк әле, Галәү бабай,—диде ул.—Бер уйласам, читкә үк чыгып китәрмен. Авылда әллә ни майтарып булмас. Әнә, шәһәрдә урнашкан егетләрнең эшләре шәп, икешәр мең төшерәләр. —һи... Алай дисең икән... Галәү бабай тынып калды. Малайлар да ашауларыннан туктадылар. Алар Галәү бабайның гадәтен яхшы беләләр. Ул сакалын учладымы, авызыңны ачасы булма, үзәгеңә үтәрлек бер сүз белән томалап куяр. Җае чыккан саен мактанырга ярата торган Гатүф кенә түзмәде: —Минем абый да шәһәрдә калды. Ул безгә акча җибәреп тора,—дип масайды ул.— Үскәч, мин дә китәм. Авылга яңадан кайтмыйм... Галәү бабай, Гатүфкә мыскыллы карап усал итеп әйтеп куйды: —Беткән ди читтә синең кебек һава бозучылар. Учак тирәсендә пешәләнә-пешәләнә кайнар бәрәңге ашап утыручы малайлар пырхылдап көлеп җибәрделәр. Галәү бабай учактан утлы кисәү алып тәмәке кабызды. —Кайтырсың... Кайтмый хәлең юк,—диде ул йомшаграк тавыш белән.— Кеше генә түгел, хайван да туган җирен оныта алмый. Моннан күп еллар элек булган бер хәл бүгенгедәй хәтеремдә. Тыңлагыз, чыпчыклар, гыйбрәтле хәл. Китәргә ашыкмасаң, син дә тыңла, Хәсәнҗан энем... Малайлар Галәү бабайга елышып утырдылар. Бабай, утырган урыныннан гына кузгалмыйча борылып, коры утын өеменнән берничә чыбык-чабык алды, сындыргалап, учакка ташлады, аннары юеш печән өстенә җәйгән бишмәтенә терсәге белән таянды да, гадәтенчә, әкрен генә сөйли башлады: —Безнең әти гомере буе нужадан чыга алмады. Түбән очта, хәзер авыл Советы булган урында, Сираҗи исемле бик комсыз бер бай яши иде. Шуның атларын карады, ә үзе гомере буе ат күрмәде, мәрхүм, туфрагы җиңел булсын... Тик менә кайсы елны икәне төгәл хәтеремдә юк, иске мәчетнең түбәсе җимерелгән елда булса кирәк, ашлыклар бик уңган иде. Ташлы тау буендагы иманабызда арыш урак тыккысыз булды. Әтинең шатлыгы эченә сыймады. Ашлыкны сугып алу белән, ашарга да юньләп калдырмыйча, шәһәргә илтеп сатты да түгәрәк кенә бер бия алып кайтты... Ярлының авызы ашка тисә, борыны каный, дип дөрес әйткән булганнар икән: ике ел да тулмады, яңадан атсыз калдык. Казна бурычлары өчен алып чыгып киттеләр. Колыны бик кызганыч булды. Шешәдән сөт имезеп үстердем. Иртән торып чыгуымны баскыч төбендә көтеп ала торган иде бичара хайван... Тора-бара миңа шулкадәр ияләшеп китте—иптәшләрем белән җиләккә барсам да. Якты Күлгә кармак салырга төшсәм дә, артымнан калмый иде. Нишләтмәк кирәк аны... Галәү бабай кеткелдәп көлеп куйды. Аннары, кулындагы таягы белән кисәүләрне өяөя, сүзен дәвам итте: —Тәки карап үстердем шул колынны. Өч елдан көр генә тай булып җитте. Карап торуга Сираҗи атларыннан бер дә калышмый иде. Ай-Һай матур иде дә инде. Менә, Сәлимгәрәй энем, син тәрбияли торган кара айгырга тартымрак иде. Маңгаенда яңа туган айга охшаган кашкасы да бар иде. Шуңа карап, исемен дә Айдаш дип куштык. Галәү бабай, утка карап, бераз уйланып утырды. Бер килгән кешегә килә бит ул, каһәр,—дип куйды ул бераздан.— Тәки игелеген күреп булмады бит. Берничә авылда сабан туенда чабышып, яулыклар алып калдым. Шул булды бөтен кинәнү. Сәлим түземсезләнеп сорап куйды: —Айдашны да алып чыктылармыни, бабай? —Юк, тайны алып чыкмадылар чыгуын,—диде Галәү бабай.—Сатарга туры килде аны. Инде атлы булдык, дип кенә торганда, күршеләрдән ут чыгып, йорт-җиребез янды. Казыгыбыз да калмады. Дүрт бала белән урамда калгач, нишләсен инде әти, тайны бер Себер кешесенә сатып җибәрде. Барышникның арба артына бәйләп куйгач, Айдашымны муеныннан кочып, үкси-үкси елаганым хәтеремдә. Хайван сизми, дип уйламагыз сез, сизә ул. Башын җилкәмә салып, бик озак торды. Китәр алдыннан, үпкән кебек итеп, йомшак иреннәре белән маңгаемны кытыклап алды. Ә кузгалып киткәч, урам яңгыратып, кешнәп җибәрде... Әти мәрхүм дә йомшап калды, эшләпәсен күзенә үк басып киде, аннан соң, ак сакалын сыйпаштырган булып, зимләнкәбезгә кереп китте. Мин атлар артыннан йөгердем. Басу капкасын чыккач, куе арыш арасына кереп яттым да арыганчы еладым... Байтактан бирле кызып яткан коры агачлар кинәт кабынып киттеләр. Төн караңгылыгы берничә адым арткарак чигенде. Учак яктысы Хәсәннең уйчан йөзен, малайларның йомарга оныткан иреннәрен, Галәү бабайның җыерчыклы күз төпләрен яктыртты. Узган яшьлегенең истәлекләре Галәү бабайның күңелендә авыр тойгылар уяттылар. Ул тирән сулап куйды, болын ягыннан ишетелгән тартар тавышла рына, утлап йөргән колхоз атларының пошкыруларына колак салып торды: —Ярты еллап вакыт узгач. Себер кешесеннән хат килде. Атның югалуы турында язган. «Бүре-фәләнгә юлыккандыр инде»,—дип куйды әти. Шуннан соң ел ярым вакыт узгач, барыбызны да хәйран калдырган бер хәл булды. Әнә тегендә, Шәйми сыртында әти белән печән чаба идек. Бик эсселәгәч, коенып чыгыйм, дип яр буена төшсәм, ни күзем белән күрим: Идел аръягыннан бирге якка таба бер ат йөзеп килә. Әтине чакырдым... Ат ярга килеп чыккач, исебез китте. Әти бот чабып куйды. «Менә син агай, ә! һәй, бичара хайван, бичара хайван!»—ди. Күрәм, үзенең күзләре яшьләнеп китте. Гаҗәпләнмәслек тә түгел шул. Ел ярым буе туган ягын эзләп йөргән бит, мескенем. Могҗиза... Сөяк белән тирегә генә калган. Маңгаендагы айга охшаган кашкасыннан гына таныдык. Шулкадәр бетеп җиткән, хайванкай, яр өстенә аяклары белән күтәрелә алмады, тезләрендә шуып менде. Менеп җиткәч, иң элек җирне иснәде, аннары берничә бөртек үлән кабып алды, тик чәйнәмәде, сарут төпләре авызыннан күренгән килеш калдылар. Бик нык гаҗәпләнгән кебек. Якты Күл ярындагы озын камышларга, еракта күренгән авыл өянкеләренә карап торды. Аннан соң, хәлсезләнгән аякларын көч-хәл белән генә сөйрәп, авыл юлыннан китеп барды. Без кайтканда, Айдашыбыз янган сараебыз урынында басып тора иде. Капкадан кергәнемне күргәч, башын күтәреп, кешнәп куйды. Тик элекке кешнәү түгел иде инде бу. Әллә нинди хырылдавыклы, авыр ыңгырашуга охшаган авазлар гына чыкты. Янына килдем. Таныды хайванкай! Элеккечә башын җилкәмә салып бик озак торды. Өйгә кереп, икмәк кисәкләре алып чыктым, ашамады. Алдына солы салдым, иснәп тә карамады. Икенче көнне иртән торып чыкканда, үлгән иде инде... Башын күмер белән аралашкан туфрак өеме өстенә салган, авызыннан ямь-яшел сарут бөртекләре күренеп тора. Туган җирендә үскән шул бер учма үләнне эзләп кайткан, диярсең... Галәү бабай озак кына сүзсез торганнан соң. тирән сулап, барлык сөйләгәннәренә йомгак ясаган кебек итеп, әйтеп куйды: Кадерле ул туган як, кешегә генә түгел, хайванга да изге ул туган җир туфрагы... Бераздан соң, Галәү бабай, малайлар белән бергәләп, Идел ярындагы карама төбенә йокларга ятты. Иртән ат белән кайтырга булып, Хәсән дә алар янында куна калды. Болын җиле тәмле печән исе алып килде, караманың яфраклары ашыга ашыга нәрсәдер турында пышылдаштылар. Ялкау гына тулы ай күтәрелде. Ул. ботакларны аралап, йоклыйлармы икән, дигән кебек, кешеләргә күз төшереп алды. Ләкин Хәсән йокламый иде. Ул йолдызлар атылганын карап ята. Ә колак төбендә һаман да бер үк сүзләр яңгырый: Кадерле ул, изге ул туган җир туфрагы... Хнкаяне журналда бастыруга Мәгъсум ХУҖИН азерладе