Логотип Казан Утлары
Публицистика

Коръән татар телендә

10—ЮНЫС (ЮНЫС) СҮРӘСЕ (Юныс сүрәсе 109 аятьтән тора. Юныс кавеме турында сөйләнгәнлектән, сүрәгә шушы исем бирелгән. Мәккә халкы үз арасыннан пәйгамбәр чыгачагына ышанмый иде.) Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. 1. Әлиф. Ләм. Ра Менә болар хикмәтле Китапның аятьләре (Мәүланә Алидә: Мин-Аллаһ—барысын да күреп торучы.) 2. Араларыннан чыккан бер адәмгә (хәзрәти Мөхәммәдкә) — Кешеләрне кисәт, иман китергәннәргә Раббы катында югары дәрәжәләр биреләчәге турында әйтеп сөендер,—дип вәхий төшергәнебез кешеләргә шаккаткыч бер нәрсә булып күрендеме икәнни соң? Кяферләр: —Бу. шик юк ки. сихерче,—диделәр. (Соңгы җөмлә төрлечә аңлатыла И Крачковскийда Конечно, это—явный колдун.'.. X. Чан тайда: Бу. шиксез, шөбһәсез вә ап-ачык бер сихербаздыр.. В. Пороховада: Он—явный чародеи' Бу тәфсирчеләрнең шәрехләвендә кяферләр хәзрәти Мөхәммәд турында шулай әйтә Ш Ногманида гына фикер башкача: Әлбәттә, бу Коръән—ачык сихердер, диелә.) 3. Шөбһәсез ки, Раббыгыз күкләрне вә Җирне алты көндә яралтгы, соңра бөтен эшләре белән идарә иткән хәлдә Гарешкә (тәхеткә) җирләште Анын рөхсәтеннән башка беркем дә шәфкатьче була алмас. Менә шул Раббы сезнен Аллагыз булыр. Шуна күрә. Ана баш орыгыз Акылыгызга килерсез шәт9 (4) Хак вәгъдәсе буенча сез Аллаһка кайтарылачаксыз. Чөнки Аллаһ башта бар кылыр, соңра иман китереп, игелек кылганнарга гаделлек белән әжерен бирер өчен, аларны үтереп, янадан тергезеп, үз хозурына кайтарыр Кяферләр исә инкарь иткәннәренә күрә, шау-кайнар су эчәчәк вә хәтәр жәза алачаклар (5) Аллаһ Кояшны яктылык чыганагы итеп кабызды, Айны нурлы итеп яралтгы. елларның санын вә хисабын белер өчен ана (Айга) фасыллар тәгаенланды. Агтаһ боларны (тикмәгә генә түгел) Хакыйкать өчен яралтгы. Ул мәгьлуматлы кавемгә аятьләрен ачык анлата. (6) Төн белән көннен берсе артынна берсе озыная, кыскара, алмашынуында, күкләрдә вә Җирдә Аллаһ яралткан нәрсәләр (Күкләрдә— фәрештәләр. Ай, йолдызлар, җисемнәр, чиксез галәм, Жирдә—җәнлекләр, кош-кортлар, кешеләр, таулар, диңгезләр, елгалар, үсемлекләр) Аллаһ каршында гөнаһ эшләүдән курыкканнар өчен гыйбрәтләр һәм кисәтүләр бардыр (7) (Кыямәт көнендә) Безнең белән очрашуга ышанмыйча, дөнья тормышына разый булып, шуннан ләззәт алып яшәгәннәр һәм аятьләребезгә битараф булганнар арагызда юкмыни? (8) Менә шулар инде жыйган гөнаһлары аркасында ялкын эчендә үзләренә ятак табар. (9) Иман китереп, игелекле эшләр башкарганнарны, иманлы булганнарына күрә, Раббы нигъмәт тулы жәннәтләрдә. астыннан ермаклар агып торучы бакчаларга урнаштырыр. (10) Аларнын —Аллаһым. Синен кимчелекле сыйфатларын юк,—дигән сүзләре дога булыр Анда бер-берсе белән очрашканда әйтә торган сүзләре: «сәлам», булыр. Журнал өчен Рабит БАТУЛЛА әзерләде. Аларнын сәлам сонындагы догалары да: —Бары тик галәмнәрнең Раббысы Аллаһка гына мактау тиеш.—дигән сүз булыр. (И) Әгәр Аллаһ инсаннарга, ашыгыч бүләк теләгәннәре кебек, жәза бирүне дә ашыктырса, аларнын әжәле белән эш беткән будыр иде Безнен белән (Ахирәттә) кавышу көтмәүчеләрне Без азгынлыклары эчендә коенсыннар дип (үз ихтыярларына) буталып йөрергә калдырабыз («Кяферләр: йа. Аллаһ, әгәр Коръән Синең тарафтан иңдерелгән булса. Мөхәммәдие Пәйгамбәр итеп син җибәргән булсаң, боларга ышануыбызны теләсәң, күктән таш яудыр яки безгә хәзер үк бер җәза бир,—диделәр. Шуннан соң өстәге аять иңдерелде. Димәк ки. А/лаһ Тәгалә гөнаһлы колларына шундук җәза бирми, бәлки тәүбә итәрләр, кылмышларына үкенерләр, тугры юлга басарлар, дип җәзаны кичектерә икән. Тәүбә итмәгәннәргә ул тәкъдирләрендә язылганча гомер бирер, җәзаны ул аларга соңрак бу дөньяда ук бирер яки Ахирәт көненә калдырыр» Садретдин Гүмүш тәфсиреннән ) 12. Кыен хәлләрдә калган чакларда кеше кырын яткан килеш тә. утырып та. аягөсте дә Безгә (ялвара, бәладән коткаруыбызны өмет итеп) дога кыла; Безнен ярдәм белән бәла-каза узып киткәч, әйтерсең лә. ул ярдәм сорап Безгә ялвармаган Хәттин ашканнарга үз кылмышлары шулай яхшы гамал булып күренә. (13) Хактыр ки. үзләренә ап-ачык дәлилләр (аятьләр) китереп тә (аларны ялганга чыгарганнары, Аллаһка каршы өзлексез көфер иткәннәре аркасында). гаделсез булганнары, иманга килмәгәннәре өчен. Без сездән әүвәл яшәгән халыкларны һәлак иттек. Гөнаһлыларга Без әнә шундый әжер бирәбез (14) Соныннан алар урынына Жир йөзенә сезнең кавемне китердек, карап карыйк, сез ни кылырсыз икән? (15) Аятьләребезне дәлилләр белән ап-ачык итеп укыгач. (Ахирәттә) Безнен белән кавышырга теләмәгәннәр (мөшрикләр сиңа) — Юк! Безнен өчен син башка бер Коръән китер яки монысын (безнең файдага) үзгәрт.— диделәр. Әйт син: —Аны алыштыру яки үзгәртү минем көчемнән килә торган нәрсә түгел Мин вәхии булып килгәннән башкасына инанмам Әгәр дә Раббыма каршы баш күгәрсәм, шик юк ки. хәтәр Көннең (Кыямәтнең) газабыннан куркам.- диген (16) Әйт: —Әгәр Аллаһ ихтыяр итмәсә, аны сезгә укымаган булыр идем. Аллаһ аны (минем аша) сезгә белдермәс иде. Мин моннан әүвәл дә гомерем буе сезнең арада (кырык ел) яшәдем. Әле һаман акыл утыртмалыгызмыни? (Әле һаман минем намуслы, ялгансыз кеше икәнемә ышанмадыгызмы?) (17) Шулай булгач. Аллаһка каршы уйдырмалар (сөйләүче) яки Аның аятьләрен ялганга чыгаручылардан да залим (гаделсез, әхлаксыз) кем бар икән бу дөньяда? Хактыр ки. гаеплеләр беркайчан да (Аллаһ каршында) уңыш казанмас. (18) Аллаһны инкарь итеп, алар үзләренә зарар да, файда да эшли алмый торган нәрсәләргә табыналар һәм -Алар (безнең потларыбыз) Аллаһ катында безне яклап-саклап калачак.- диләр. Әйт: —Сез күкләрдә вә Җирдә Аллаһ белмәгән нәрсәләр турында хәбәр итәсезме? Сөбханалла, Ул аларнын тәңрегә санаган нәрсәләреннән ерак (өстен, югары) тора. 19. Кешеләр бер өммәт булып оешкан иде. ләкин аеры-чөере килеп беттеләр Әгәр дә Раббыннан бер сүз килмәгән булса иде. /ягъни, гөнаһлыларның бу дөньядагы җәзасын кичектерү турындагы сүзе булмаса иде) бәхәс чыганагы булган каршылыкларны бетергән булыр иде (ягъни аларны шундук һәлак иткән булыр иде) 20. Алар: -Апа (Мөхәммәдкә) Раббыдан бер могжиза иңдерелсен иде. (шуннан соң без аңа ышана башлар идек).— диләр. Әйт: -Яшерен нәрсәләр бары тик Аллаһ ихтыярында гына Көтегез, мин дә сезнең белән бергә көтәчәкмен, -диген (21) Зарар күргәннән сон кешеләргә муллык бирәсең, шуннан карыйсың да шаккатасын алар аятьләребезгә карата хәйлә-тозак корып ягалар. Әйт —Аллаһнын тозагы хәтәррәктер. Шик юк ки, илчеләребез (кятибиннәр) сез корган хәйлә-мәкерләрне язып бара,—диген. (»Бу аять Мәккә халкы турында. Аллаһ Тәгалә җиде ел буена яңгыр яудырмый Мәккәне корылык,кытлык, чир баса. Кешеләр, җанварлар кырыла Шуннан соң Аллаһ мул яңгыр яудыра башлый Мәмләкәт яңадан муллык вә бәрәкәткә ирешә Ләкин кяферләр бу бәрәкәтне Аыаһтан түгел, йолдызлар һәм потлар-сынымнардан килде, диләр. Амаһның аятьләрен ялганга чыгарырга тотындылар» Хәсән Чантай тәфсиреннән ) 22. Сезне коры җирдә, диңгезләрдә йөрткән Улдыр. Сез көймәдә чакта уңай, йомшак жил алып китеп барганда, эчегез тулы шатлык булыр Кинәт кенә каты давыл чыгып, һәр тарафтан куркыныч дулкыннар һөҗүм итә башласа, чолганышта һәлак булабыз, дип алар Аллаһка ихлас ышанып: —Әгәр дә безне бу гарасаттан коткарсаң, валлаһи, шөкер итәр идек,—дип ялвара башлаячак. (23) Ләкин Аллаһ аларны коткаргач, багыгыз сез. алар тагын Жир йөзендә урынсызга башбаштаклык кылалар. Әй, адәмнәр! Сезнең ул башбаштаклыгыгыз үз башыгызга булыр, дөньяда озак башбаштаклык кыла алмассыз. Ахырда хозурыма килерсез. Менә шул вакытта Без сезгә ни кылганнарыгыз турында әйтербез. (24) Дөньядагы тормыш Күктән яутан яңгырга охшаш. Шул янгыр кешеләр, җәнлекләр ашый торган үсемлекләр белән бергә аралаша Ниһаять, Жир йөзе шулай гүзәллек белән каплангач, кешеләр үзләрен шушы гүзәллекнең хуҗасы дип саный башладылар. Төн вакытындамы, көндезенме әмеребез (гарасат) килер, Жир йөзен, кичә генә бернинди дә гүзәллеге булмаган кебек, тамырыннан куптарып, хәрабәләр хәленә китерербез. Менә, Без зиһене булганнарга аятьләребезне шулай аңлатабыз. 25. Аллаһ Үзенен бәндәләрен иминлек йортына чакыра вә Ул теләгәннәрне тугры юлга күндерә (26) Игелек кылганнарга мулдан-мул игелек булыр Аларнын йөзенә кара тап та, хурлык та килмәс. Менә шулар җәннәттә яшәячәкләр дә инде, һәм алар анда мәңгегә калачак. 27. Яманлык кылганнар исә, яманлыклары кадәр җәзасын алыр. Алар рисвайга калыр. Аларны Аллаһтан (җәзасыннан) коткарырлык беркем дә булмас. Аларнын йөзе дөм караңгылык парчасы белән капланган кебек кара булыр. Менә шулар җәһәннәм кешеләредер. Алар анда мәңгегә калачак (28) Аларнын барысын да бер җиргә туплаячакбыз. Шунда Аллаһка тиң зат тапканнарга әйтербез —Үзегез дә, сыннарыгыз-потларыгыз да урыннарыгызда көтегез,—дип Шул көнне без аларны аерырбыз Шуннан соң аларнын табынганнары әйтер: —Сез безгә табынмадыгыз,—дип (29)—Бу мәсьәләдә безнең белән сезнең арада шаһит буларак Аллаһ җитәр Шик юк ки, безгә табынганыгызны белми идек. 30. Анда һәркем фани дөньядагы кылганнарына күрә әҗерен алыр. Алар хакыйкый Раббы булган Аллаһка кайтарылыр. Уйдырма тәңреләре аларны ташлар, юкка чыгар. (31) (Рәсүлем и Мөхәммәд) әйт: —Сезгә Күктән вә Җирдән кем ризык бирә? һәм дә кем (барысында) ишетеп, күреп торуга ия? Жансыздан жанлыны кем чыгара, терене кем үтерә ала'’ Бөтен эшләр белән кем идарә итә?—дип сора —Аллаһ! —диячәкләр. Әйт: —Алайса, ни өчен (гөнаһ эшләп тә) Аллаһтан курыкмыйсыз?—диген (32) Менә сезнең чын Раббыгыз булган Аллаһ шулдыр. Хактан гайре бозыклыктан башка ни калыр’’ Ни кадәр сез Аллаһтан ераклаштырылгансыз (33) Аллаһнын юлдан язганнар турындагы: —Алар беркайчан да инанмаячаклар,—дигән сүзе расланды (34) Әйт: —(Аллаһ дип) табына торганнарыгыз арасында иң беренче (яралтучы). юктан бар итүче (җансыздан җанлы ясаучы), соныннан юк итүче (җанын алучы) һәм (яңадан бар итүче) тергезүче берәрсе бармы9—диген. Әйт —Әүвәл яралтып (юктан бар ясап), аны (юк итеп) үтергәннән сон Аллаһ кына яңадан терелтә ала. Шулай булгач, ни өчен дөрес юлдан чыктыгыз?— диген. (35) Әйт: —Аллаһ урынына табына юрганнарыгыз арасында хак юлга илтүчеләр бармы?—диген. Әйт —Хакка бары тик Аллаһ кына илтә. Шулай булгач, хак юлга илтүче артыннан иярү яхшымы? Әллә ияртүче булмаса үзен-үзе дә йөртә алмаган мәхлукка иярүме? Сезгә ни булды9 Нишләп сез шулай ялгыш фикерлисез'’ (36) Аларнын күбесе фаразлардан башкага буйсынмас. Шик юктыр ки. Хакыйкатьтән фараз коткармас Аллаһ аларнын ни кылырга теләгәннәрен бик яхшы белеп тора. (37) Бу Коръән Аллаһтан башка бер зат тарафыннан уйлап чыгарылган нәрсә түгел. Ул бары тик үзеннән (Коръәннән) элек килгән башка китапларны раслаучы һәм дөресләүче, аңлатып бирүче Китап. Монда һичнинди шик-шөбһә булуы мөмкин түгел. Ул (Алла)—галәмнәрнең Раббысыдыр (38) Бәлки алар әйтер: —Аны ул (Мөхәммәд) үзе уйлап чыгарган,—диярләр. Әйт: -Әгәр дә сез әйткәннәр дөрес, дип уйласагыз, көчегездән килсә, Аллаһтан башкаларны ярдәмгә чакырыгыз да (Коръәндәге кебек гузал, мәгънәле) берәр сүрә китерегез,—диген. (39) Юк шул, үзләре аңламаган нәрсәләрне, үзләренә аңлатмасы да килмәгән көе. алар (Коръәнне) ялганга саный. Алардан әүвәлге өммәтләр дә (пәйгамбәрләрне, китапларны) шулай итеп, ялганга чыгардылар. Бакчы, ул залимнәрнен ахыры ни белән бетте? (Болары белән дә шул ук хәл кабатланачак) (40) Аларнын кайберләре ана (Коръәнгә) ышана, ышанмаганнары да бар Раббын бозыкчыларны яхшы белеп торучы. (41) (Рәсүлем) әгәр сине ялганчыга чыгарсалар, әйт: —Минем эшем үземә, сезнең эшегез үзегезгә. Мин эшләгәннәрдән сез ерак торасыз, сез эшләгәннәрдән мин ерак торам,—диген (•Хәзрәти Мөхәммәдиең вазифасы инсаннарны кисәтү, хәбәр бирүдән тора Кешеләрне иманга китерү аның кулыннан килми. Чөнки тугры юлга бастыру Лллаһның гамәле. Шуңа күрә, хәзрәти Мөхәммәд уз гамәлләре һәм адәмнәрне кисәтү өчен генә җавап тотачак Кисәтүләргә, өндәүләргә карамастан, иман китермәгәннәр үзләре өчен үзләре җавап бирәчәк Аларның иман китермәгәненә Пәйгамбәр җаваплы түгел» Садретдин Гүмүш тәфсиреннән.) 42. Алар арасында сине ишетүчеләр дә (тыңлаганга салышучылар да) бар Саңгырауларга (җитмәсә, аңгыра да булсалар, дөреслекне) син ничек аңлатырсың икән? (43) Алар арасында сиңа карап торучылар, сине күрүчеләр дә бар Ләкин алар Хакыйкатьне күрми. (Күңел күзләре тома) сукырларгамы син тугры юлны күрсәтерсең? (44) Шөбһә юктыр ки. Аллаһ инсаннарга һичничек тә золым итмәс. Ләкин инсаннар үзләренә үзләре золым китерә (45) Ул Көнне (Кыямәттә Аллаһ) барысын да бер урынга туплаячак. Алар фани дөньяда көндезнең бер сәгате кебек та тормагандай булырлар, бер-берләрен танырлар Аллаһ белән (Кыямәттә)очрашуны инкарь иткәннәр (ялгансанаганнар), тугры юлдан язганнар, һичшиксез, хәтәр зарар күрәчәк (46) Аларга вәгъдә иткәннәребезнең (биреләчәк җәзаларның) бер өлешен генә булса да сиңа күрсәтермен яки синең жанынны алырмын. Ләкин алар барыбер минем хозурыма кайтачак. Аллаһ аларнын ни кылачагына шаһитгер. 47. һәр өммәтнең үз пәйгамбәре бар. Рәсүлләре килгәч, алар арасында гаделлек белән хөкем йөртелер вә алар хаксызлыкка очрамаячак (48) —(Ий. Мөхәммәд) әгәр дә син сөйләгәннәр хак булса, вәгъдә иткәнегез (Кыямәт көнегез, биреләчәк җәзаларыгыз) кайчак булачак сон9—диярләр (49) Әйт син — Мин үземә Аллаһ әмереннән башка бер генә зыян да. бер генә файда да эшли алырлык көчкә ия түгелмен.—диген, һәр өммәтнен әжәле бар Әжәл килгәч, бер генә сәгатькә дә кадалмаслар, бер сәгатькә алдан да китмәсләр (50) Әйт син: -(Әй. мөшрикләр) Ни әйтерсез9 Аллаһнын жәзасы сезгә төнлә яки көндез килеп төшсә, нишләрсез? Гөнаһлылар шуларнын кайсысын ашыктыра алыр икән9 (51) Башыгызга бәла килгәннән сон гына Ана иман китерәчәксезме9 Әллә хәзер үкме? Сез (газап килүне) ашыктыра идегез (52) Ахырда золым итүчеләргә - Мәңгелек газапны татыгыз.—дип әйтелер (Фани дөньяда> үзегез жыйганнарыгызга (гөнаһларыгызга) күрә жәзасын аласызмы9 Кылмаган гөнаһларыгыз өчен җәзаланмыйсыздыр бит! (53) Кяферлар синнән сорый —Ул (җәзалар, чыннан да, киләчәкме) дөресме?—диләр. Әйт: —Әлбәттә. Раббым исеме белән ант итәмен ки. (валлаһи), чыннан да дөрес (ул газаплар киләчәк) һәм сез Аллаһны гажиз итә алмассыз,—диген. (54) (Фани дөньяда) гаделсезлек кылган һәркем, әгәр дә бөтен дөнья малына ия булып алса, (газаптан котылыр өчен) бөтен малын бирер иде. Әче газапны күргәч, аларның күңелендә яшеренгән үкенүләре өскә чыгар. Барысы да гадел хөкемгә тартылыр, тиешеннән артык жәза аларга бирелмәячәк. ( Тәфсирчеләр «әче газапны күргәч, аларның күңелендә яшеренгән үкенүләре өскә чыгар» җөмләсен төрлечә аңлата •газапны күргәч, хафага төштеләр», «газапны күргәч, эчтән яна башладылар», хәтта «газапны күргәч, кылган гөнаһларын яшерергә маташырлар» кебекләре дә бар.) 55. Ан булыгыз, күкләрдә вә Җирдә булган һәрнәрсә Аллаһныкы. Аллаһнын вәгъдәсе хактыр, ләкин бу турыда күбесе белми. (56) Ул жан өрүче дә, жан алучы да, бары тик Аның хозурына кайтачаксыз. (57) Әй, инсаннар, сезгә Раббыгыздан бер үгет (Коръән-и Кәрим), күңелләрегездә булганнардан (икеләнү, кайгы, имансызлык борчуларыннан) бер шифалы дәва, мөэминнәр өчен бер тугры юл вә рәхмәт килде. (58) Әйт: —Аллаһнын юмартлыгына һәм рәхмәтенә сөенсеннәр. Бу (Коръән күрсәткәнчә яшәү)— алар жыйганнан (дөнья байлыгыннан) хәерлерәк,—диген (59) Әйт: —Аллаһ сезгә иңдергән ризыкларның бер өлешен хәләл, бер өлешен харам иттегез, моңа ни әйтерсез икән?—диген. Әйт: —Аллаһ рөхсәт иттеме сезгә, әллә Аллаһ турында жыен юк-бар сөйләп йөрисезме? (60) Аллаһка каршы уйдырмалар чыгарганнарның Кыямәт көнендә күрәчәкләре турында ни уйлыйлар икән? Шик юк ки, Аллаһ инсаннарга мәрхәмәтле. Ләкин аларнын күбесе шөкер итмәс. (61) Син берәр эш белән мәшгуль булганда да. Коръәннән берәр аять укыганда да, берәр эшкә бирелеп, мавыгып китсән дә, һәрвакыт өстеңдә шаһит булып торырбыз. Кайда булса да. Күктәме, Җирдәме булсын, тузан бөртеге авырлыгындагы нәрсәләр дә Раббынын иркендә булыр (Аның игътибарыннан яшенереп калалмас). Тагын да кечерәге дә, зуррагы турында да (Ләүхел Мәхфүз дип аталган) изге Китапта язылган. (62) Әйе, шулай. Аллаһнын дусларына куркыныч юк; алар хәсрәттә калмаячак (63) Алар—иман китереп, тәкъвалыкка ирешкән кешеләр. (64) Дөньяда яшәгәндә дә, Ахирәттә дә аларга сөенеч бар. Аллаһнын сүзләрендә үзгәреш юк. Менә бу бөек котылышның үзедер. 65. (Ий. Рәсүлем) аларның (инкарьчыларның) сүзләре сине хафага салмасын. Бөтен гыйззәт (бөеклек) Аллаһтандыр. Ул ишетә, белә. 66. Яхшы белеп торыгыз, күкләрдә, Җирдә ни булса, барысы да Аллаһныкы. Аллаһтан башка ялган тәңреләргә табынганнар нәрсәгә иярә сон? Дөресе шул. алар уйдырмадан башка нәрсәгә иярмиләр, алар бары тик ялган сөйләүчеләр. (67) Ул (Аллаһ) караңгы төшкәч, ял итсеннәр дип, төнне, (эшләп ашарыгызөчен) көн яктылыгын яралтты. Шик юк ки, тыңлаганнар өчен (аңларга теләгәннәр өчен) монда гыйбрәтләр бар. (68) — Аллаһ бала атасы булды,—диделәр. Әстәгьфирулла! Ул мондый эштән азаттыр. Анын ихтыяжы юктыр Күкләрдә, Җирдә ни булса. Аныкыдыр. Бу мәсьәләдә кулыгызда бернинди дәлил дә юк. Аллаһ хакында белмәгәнегезне сөйлисез. (69) Әйт: —Аллаһ турысында ялган, уйдырмалар сөйләгәннәр (җәзадан) котыла алмас,—диген. (70) Фани дөньяда аз микъдарда рәхәт чиккәннән сон, алар безнең янга кайтыр. Инкарь иткәннәре өчен ахырда алар хәтәр жәзага тартылыр. 71. Аларга Нух турындагы хикәяне укы; уз халкына ул нәрсә диде: —Әй, кавемем, әгәр сезнең арада яшәвем һәм Аллаһнын аятьләрен исегезгә төшереп торуым ошамаса, мин бары тик Аллаһка гына тәвәккәл кылдым. Сез дә Аллаһка тиңдәш кылганнарыгызны жыеп һәм ни кылачакларыгыз турында карарланыгыз Ләкин аң булыгыз, соңыннан үз башыгызга булмасын. Ахырда мине теләсәгез нишләтегез, селкенергә дә форсат бирмәгез, (72) әгәр йөз чөерсәгез. Мин сездән әжер көтмимен Минем әжерем Аллаһ тарафыннан булыр, башкадан булмас, мина мөселман булу боерылган.-диде. (73) Ләкин алар (Нух пәйгамбәрнең) сүзләрен ялганга чыгардылар Без дә аны һәм дә анын якыннарын көймәгә утыртып, коткарып калдык. Аларны (Жиргәхуҗа) хәлифәләр иттек Аятьләребезне ялган дип атаучыларны суга батырдык Бакчы, (үгетләп тә) үгет аямаганнарның тәкъдире ничек булды? (74) Соныннан анын артыннан үз халкы арасына байтак кына пәйгамбәрләр юлладык. Атарга могҗизалар (аятьләр) китердек Ләкин алар элек тә ялган санаган нәрсәләргә ышанмадылар (иман китермәделәр) Хәттин ашканнарнын күңелләрен Без менә шулай итеп бикләп куябыз. 75. Аннан сон Без Муса белән Һарунны аятьләребез илә Фиргавен һәм анын яраннарына күндердек. Ләкин алар (мәшрикләр) йөз чөерделәр гөнаһкяр халык булдылар. (76) Безнен тарафтан Хакыйкать (аятьләр) килгәч алар —Бу. әлбәттә, күренеп торган сихерчелек,—диделәр 77. Муса: —Ничек итеп сез Хакыйкать өстенә шулай әйтә аласыз0 Моны сез сихер дип уйлыйсызмы? Сихерчеләр беркайчан да бәхеткә ирешәчәк түгел.-диде (78) Алар әйтте: —Сез (Муса белән Һарун) безне аталарыбыз тоткан диннән биздерер өчен һәм Жир йөзенә икегез генә баш булып калыр өчен килдегезме0 Без сезгә ышанмыйбыз,—диделәр. (79) Фиргавен әйтте —Бөтен мәшһүр сихерчеләрне монда китерегез.—диде (80) Сихерчеләр килгәч. Муса аларга: —Ыргытасы әйберегезне ыргытыгыз,—диде (81) Атар атасыларын аткач. Муса әйтте: —Сез кылганнар бары тик (күз буу) сихер генә Агтаһ сезне фаш итәчәк. Чөнки Агиаһ бозыкларның эшен хупламый.—диде (82) Гөнаһлыларнын һушына китмәсә дә, Хакыйкатьне Аллаһ Үз сүзләре белән раслар (83) Фиргавен һәм анын яраннарының үч алуыннан куркып, шул кавемнен берничә яшь кешесеннән башкасы иман китермәде. Чөнки Фиргавен Жир йөзендәге иң рәхимсез һәм хәттин ашкан (азгын) хөкемдарларның берсе иде (Фиргавен мин үзем Аиаһ. дип игълан иткән бәндә.) (84) Шуннан Муса әйтте: —Әй, кавемем, әгәр дә Аллаһка иман китереп. Ана баш органсыз икән, бары тик Ана гына буйсыныгыз,—диде (85) Атар да әйттеләр —Аллаһка тәвәккәлләдек Йа, Раббыбыз. безне залимнар кулы астындагы сынау әсбаплары итмә,— диделәр —(86) һәм рәхмәтен илә безне кя<|зерләр токымыннан коткар (87) Без дә (ягъни Аиаһ Үзе) Муса белән энесенә — Кавемегез өчен Мысырда өйләр җиткезегез, ул өйләр намаз укый торган гыйбадәтханәләргә әверелсен, намазларыгызны җиренә җиткезеп укыгыз (Ий. Муса) мөселманнардан сөенче ал (җәннәткә керәчәкләрен хәбәр ит).—дидек (88) Муса әйтте: —Йа. Раббыбыз. чынлыкта Син Фиргавенга һәм анын токымына фани дөньяда күпме зиннәт, күпме маллар бирден (аларныбаеттың) Йа. Раббыбыз алар (шул байлык белән кызыктырып) кешеләрне Синен тугры юлыннан яздырсын дипме (шул муллыкны бирдең?) Аларнын малын юк ит. җаннарына әрнү с.п шундый әрнеткеч җәзаларны күрмичә, алар иман китермәс —диде. (89) (Аиаһ әйтте) —Икегезнең дә (Муса белән Һарунның) догасы кабул булды Тугры юлда нык торыгыз һәм наданнарның юлына басмагыз.—диде (90) Без Исраил угылларын (Ягъкубтокымын) дингез аша кичтердек Фиргавен һәм анын гаскәре хәтәр дошманлык белән алар артыннан куа чыкты Ниһаять, (диңгездә) батып үләчәкләрен аңлагач. (Фиргавен) —Чыннан да. Исраил угыллары инанган Тәнредән башка гәнре булмаганына мин иман китердем Мин дә мөселман булдым.—диде 91. Хәзер иман китердеңме’ Гәрчә, моннан алда син гыйсъян күтәрдең һәм азгынлык таратучылардан идеи (Муса белән Һарунны куып барганда Фиргавен үзенең гаскәре оелән диңгезгә мрып керә һәм дулкыннар аны каплый. Фиргавен үлеме алдыннан иман китерә, юкин аның тәүбәсе кабул кызынмый ) 92. (Әй. Фиргавен) Синнән сон киләчәк буынга гыйбрәт булсын дип. бүген синең гәүдәңне коткарачакбыз. Тик кешеләрнең байтагы хак аятьләребездән хәбәрсез. (•Фиргавеннең гәүдәсен бәлзәмләп катыралар, бүген дә кешеләр Фиргавен гәүдәсен күреп гыйбрәт ала». Садретдин Гүмүш тәфсиреннән) 93. Хактыр ки. Без Исраил угылларын гүзәл бер йортка урнаштырдык вә аларга пакь нигъмәтләрдән ризык бирдек. Алар үзләренә гыйлем килгәнчегә кадәр үзара низаглашмадылар. Шик юк ки. Раббын Кыямәт көнне аларнын гаугалары турында нәтижә чыгарыр 94. (Рәсүлем) Әгәр сиңа иңдергәнебезгә шикләнеп карыйсың икән, сина кадәр ингән Китапны (Тәүратны) укыганнардан сорап бак. хактыр ки. Раббыннан сина Хакыйкать килде. Шикләнүчеләрдән булма. (95) Аллаһнын аятьләрен ялганга чыгаручы да булма. Соңыннан зыян күрерсең. (96) Хактыр ки: өсләренә Аллаһнын хак сүзе төшкәч тә. алар иман китермәс. (97) Хәтта алларына бөтен могҗизаларны (аятьләрне) китереп салсаң да. әрнетүле газапларны күрмичә, алар инанмаячак. (98) (Вәгъдә иткән мазаларыбыз килеп тоткач кына) иман китереп тә файда күргән берәр халык бармы икән'’ (Андый халык юк!) Бары тик Юныс токымы гына искәрмә булып тора, алар иман китергәч, фани дөньяда аларга биреләчәк мәсхәрәле җәзаларны кичектердек һәм аларга бераз вакытка (үлемнәренә чаклы) иркен тормыш бирдек. (Хәзрәти Юныс халкына әйтте: иман китермәсәгез. өч көн эчендә өстегезгә Ашһ Тәгалә җәза җибәрәчәк, диде Башта ышанмадылар Юныс аларны ташлап китеп барды Өч көн узганда. Күктә утлар уйный башлады Тегеләр куркып. Юнысны эзли киттеләр Тапмадылар. Хәтәр утлар якыная башлагач, барысы да иман китерде, тәүбә итте Аллаһ аларны газапламады.) 99. Әгәр Раббын ихтыяр итсә. Жир йөзендәге барча кешеләр дә иман китергән булыр иде. Шулай булгач, син мөселман ясыйм дип. кешеләрне ирексезләр иленме? (100) Аглаһнын рөхсәтеннән башка беркем дә иман китермәс Ул аңларга теләмәгән нәрне мордар (инкарьчы) ясар (җәза бирер). (101) Әйг —Күкләрдә. Җирдә ни бар. багыгыз да. (гыйбрәт алыгыз).—диген. Ләкин имансыз халык өчен дәлилләр дә (аятьләр дә), кисәтүләр дә файда бирмәс (102) Алар үзләреннән алда яшәп-киткән кавемнәр көненә калмакчы булалармы? (Шул мәсхәрәле мсәза көнен көтәләрме?) Әйт: — Көтегез. Шик юк ки. мин дә сезнең белән бергә көтәрмен.—диген (103) Соңыннан Без пәйгамбәрләребезне вә алар кебек үк иман китергәннәрне коткарачакбыз Иманлыларны коткару минем эш. бары тик минем вазифамдыр. (104) Әйт —Әй. инсаннар, минем динемә шикләнеп багасыз, (белеп торыгыз) мин Аллаһтан йөз чөереп, сез табынганнарга табынмам, мин бары тик сезнен җаныгызны алачак Аллаһка гына буйсынам Мина мөселман булу тәкъдир ителде,—диген (105)—Мина ханиф (Аллаһның берлеген танучы) булырга, йөземне тугры дингә борырга, мөшрик булмаска боерылды.—диген. (106) Аллаһны танымыйча, сина файда да. зарар да китерә алмаган нәрсәләргә табынма. Әгәр шулай эшләсәң (потларга табынсаң), син мотлак залимнәрнен берсе булачаксың. (107) Аллаһ синен башына берәр бәла җибәрсә. Аннан башка ул бәлане беркем дә ала алмас. Әгәр сина бер игелек килсә, аны да синнән тартып алалмаслар Ул Үзе ихтыяр иткән колларына игелек бирер. Вә ярлыкар, гафу итәр. (108) Әйт: —Әй. инсаннар, сезгә Раббыгыздан Хакыйкать (Коръән) килде Кем тугры юлга баса, бары тик үзе өчен файдалы. Кем тугры юлдан яза. үзе гаепле. Мин сезне җитәкләп йөрүче түгел,—диген 109. (Рәсүлем) син вәхий ителгәнгә (Коръәнгә) ияр вә Аллаһтан әмер килгәнчегә чаклы сабыр ит Ул хөкемдарларның ин игелеклеседер.